Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЗ. ШИГЪРИЯТ. ТУКАЙ
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайнын туган
көненә багышланган Шигърият бәйрәме, һәр
елдагыча, республика күләмендә зурлап үткәрелде
Опера һәм балет театры бинасы янындагы төп
тантананы сәламләү сүзе белән Язучылар берлеге
рәисе Фоат Галимуллин ачып жибәрле һәм ул 2002
елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү
турында Татарстан Президенты Указын игълан
итте. Аннары яна лауреатлардан рәссам Искәндәр
Рафиков. Дәүләт квартеты исеменнән Шамил
Монасыйпов сүз әйтте, квартет башкаруында
тантаналы көйләр янгыралы
Шигъри митингта шагыйрьләр Равил
Файзуллин, Роберт Әхмәтжан, Кави Латыйп, Лена
Шагыйрьҗан. Мөдәррис Әгъләмов, Роза
Кожевникова. Флера Тарханова. Илсояр
Иксанова. Айдар Хәлим. Резеда Вәлиена, Ркаил
Зәйдулла, Резелә Әхтәмова, Фәүзия Солтан,
яшьләрләп Луиза Янсуар, Гөлназ Вәлиева.
Альбина Әпсәләмова һ б чыгыш ясады
Шигырьләр жыр-музыка белән аралашып торды
Җырчылардан Башкорт дәүләт опера һәм балет
театры солисты Марат Шәриповнын «Пар ат»ны
башкаруын тамашачылар аеруча яратып тыңлады.
Быелгы шигырь бәйрәмен шагыйрь Рәдиф
Гаташ алып барды
Сонгы елларда Г. Тукайнын туган көне Балтач
районында ла билгеләп үтелә башлалы Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин житәкчелегендә
бер төркем әдипләр бөек шагыйребезнен әнисе
Биби- мәмдүдә абыстайнын жәсәле яткан Саена
Пучинкәсенә сәфәр тоттылар. Ә ана барышлый
кунаклар Балтач районы үзәгендә һәм Субаш
авылы мәдәният йортында үткәрелгән
тантаналарда катнаштылар Балтачлылар алдында
каләм осталарыннан Туфан Миннул- лин,
Мөсәгыйт Хәбибуллнн. Бикә Рахимова. Фирая
Зыятдинова, Зиннур Мансуров, Галимҗан
Гыйльман. Рәдиф Сәгъди, Асия Юнысова һ. б.
чыгыш ясады Атарны Балтач районы хакимияте
башлыгы урынбасары шагыйрь Гарифҗан
Мөхәммәтшин озатып йөрде Ә Субашта
кунакларны Г Тукай исемен йөртүче хуҗалык
рәисе Нурулла Сәгълиев кабул итте.
Күп еллардан килә торган күркәм гадәт
буенча. Шигърият бәйрәме эстафетасын Габдулла
Тукайнын туган төбәге—Арча районы кабул итте
Арча сәнгать мәктәбе каршында һәм шагыйрьнең
Тукай-Кырлай- дагы музее алдында үткәрелгән
әләби-музы каль тантаналарда Илдар Юзеев,
Шәүкәт Галиев. Фоат Галимуллин. Мәгъсүм
Насый- буллин. Радик Фәизов. Флера Гыйззә-
туллина. Резеда Вәлиева, Галимҗан Гыйльман,
Гарифҗан Мөхәммәтшин. Тукай җәмгыяте рәисе
Хатип Миңнегулов, шулай ук Тукай бүләгенең
быелгы лауреаты рәссам Искәндәр Рафиков,
Башкортстаннан килгән бер төркем укытучылар
һәм укучылар катнашты Кунаклар Кушлавычтагы
музейда да булдылар, шагыйрь әтисенең каберен
зиярәт кылдылар Тантаналарда катнашучыларны
Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров
озатып йөрде
Шигърият бәйрәмнәре шулай ук респуб-
ликабызның Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама.
Мамадыш. Чистай шәһәрләрендә, башка район
үзәкләрендә, татарлар күпләп яши торган чит
өлкәләрдә дә оештырылды
ХЕЛЬСИНКИДӘ КАЗАН КӨННӘРЕ
Финляндия башкаласы Хельсинкидә «Казан
көннәре» булып узды Тантана Норденшелдинкату
урамындагы I иче йортта урнашкан Русия фән һәм
мәдәният үзәгендә ачылды Анда күп кунаклар
катнашты Делегация җитәкчесе, Казан хакимияте
башлыгы урынбасары Ф Ишмаков тантанага
җыелган барча кешене тәбрик итте Аннары
Татарстан артистлары зур концерт бирде
Тамашачылар Россиянең халык артисты Венера
Ганиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле
һ.б чыгышларын алкышларга күмде. Россия фән
һәм мәдәният үзәге залларында «Казанга—1000
ел. Тарих. Мәдәният Традицияләр» һәм
«Казаннын сәнәгать предприятиеләре Тауарлар.
Тәкъдимнәр Ихтыяҗ» дигән тематик күргәзмәләр
ачылган иле Форумда шулай ук Хельсинкинең
татар диаспорасы вәкилләре белән очрашулар,
Финляндиянең эшлекле даирәләре вәкилләре
катнашында «түгәрәк өстәл»ләр узды
H
ШӘҺӘРЛӘР БЕРЛЕГЕ
Петербург шәһәрендә губернатор В Яковлев
һәм Казан мэры Камил Исхаков -Санкт-
Петербургнын 300 еллыгына һәм Казаннын 1000
еллыгына бәйле үзара чараларны үгкәрү турында»
Санкт- Петербург һәм Казан хакимиятләре
арасындагы беркетмәгә кул куйдылар.
Документ юбилей тантаналары кысаларында
күп кенә уртак чаралар үткәрүне күздә тота Болар
«Бөек Идел юлы» уртак фәнни- гамәли
конференциясен уздыру. «Санкт- Петербург
татарлары». «Ике шәһәр—ике язмыш»
китапларын бастырып чыгару, сәнгать
күргәзмәләре уздыру, ике шәһәрнен сәнгать
осталары концертларын оештырудан гыйбарәт
ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ-БАШ
РЕЖИССЕР
Г Камал исемендәге татар дәүләт академия
театрына яна баш режиссер билгеләнде.
Ул—әлеге театр режиссеры, Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе, Г Тукай исемендәге
дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев.
ЭЛЕКТРОН ГАЗЕТАБЫЗ БАР
Бөтендөнья интернет челтәрендә Татарстан
яналыклары һәм бөтендөньяга сибелеп яшәүче
татар халкы тормышы белән таныштыручы яңа
мәгълүмати сәхифә ачылды Март аеннан башлап
Жир шарының компьютер аша бөтендөнья
мәгълүмат челтәренә тоташкан теләсә кайсы
почмагында www.intertat.ni адресы аша Казанда
тупланган яңалыклар белән танышырга була. Рес-
публиканың intertat. nt электрон газетасы
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән
гамәлгә куелды.
Электрон газетаның төп максаты: Татарстан
һәм гомумән татар дөньясы тормышы турында зур
тизлек белән дөрес мәгълүмат тарату Интернет
челтәренең моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар
Электрон газета өч—татар (хәзер гамәлдәге
кириллица һәм латин хәрефләрендә), рус һәм
инглиз телләрендә чыга. Бу газета әһәмиятле һәм
кызыклы яңалыкларны, дәүләт җитәкчеләре,
хөкүмәт вәкилләре, депутатлар, сәнәгать-
хужалык, әдәбият- сәнгать һәм башка өлкәләрдә
танылган абруйлы шәхесләрнең фикерләрен, җәм-
гыятьне борчыган мөһим мәсьәләләрне күтәрүче
мәкаләләрне үз укучыларына даими тәкъдим итеп
барачак
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ КОМПЬЮТЕР
Татарстан Фәннәр академиясендә •Милли
телләр һәм мәгълүмати технологияләр» дигән
темага республика фәнни- гамәли конференциясе
булып узды.
Конференция «Татарстан Республикасы
халыклары телләре турында» Закон кабул ителүгә
һәм Татарстан Фәннәр академиясе төзелүгә 10 ел
тулуга багышланды
Күренекле галимнәр Ш Чабдаров. Р Бохараев.
Ж Сөләйманов. М Каюмов һәм башкаларның
чыгышында татар телен компьютерга кертү
мәсьәләләре тикшерелде, туган телебездәге
программалар өлкәсендә кайбер эшләнмәләр,
аерым алганда драйвер, корректор, электрон
сүзлекләр, татар сөйләме синтезаторы һәм
башкалар барлыгы әйтелде Аларнын максаты
кириллица һәм латин графикасы нигезендә татар
телендә документлар белән эшләү, текстлардагы
хәреф хаталарын төзәтү, аларны тавышлы итү.
телебезне интернет челтәренә тоташтырудан
гыйбарәт
АРХИВЧЫЛАР КИЛӘЧӘККӘ КАРЫЙ
Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе
коллегиясенең кинәителгән утырышы булды
Сонгы бер ел эчендә архивчылар өчен мөһим
вакыйгалар аз булмады Шуларнын берничәсе:
«Татарстан Республикасы архив законнарын
бозган өчен административ җаваплылык
турында»гы Татарстан Республикасы Законын
кабул итү. Истанбулда Татарстан һәм Төркиянен
архив хезмәтләре арасында хезмәттәшлек итү
турындагы Беркетмәгә кул кую, республиканың
милли архивына Али Акышнын шәхси архивын
тапшыру һ. б.
Коллегиядә әһәмиятле мәсьәләләрне
анализлауга һәм аларнын чишелеш юлларына зур
игътибар бирелде. Архивчыларны бетерелгән
оешмаларның, аеруча эре пред- приятие-
банкротларнын шәхси составы буенча
документларны саклау мәсьәләсе борчый.
Киләчәктә Татарстан Республикасының
Архив фондын формалаштыруда архивларны
электрон документлар белән тулыландыру
бурычы тора.
«ТАТКНИ ГА»—ЖИ НҮЧ Е
«Таткнига» Татарстанның республика китап
сәүдәсе берләшмәсе коллективы 2001 елгы эш
йомгаклары буенча РФ Матбугат эшләре,
телералиотапшырулар һәм массакү- ләм
коммуникация чаралары министрлыгы. Бәйсез
дәүләтләрнең китап таратучылар ассоциациясе
тарафыннан оештырылган Бөтенроссия китап
сәүдәсе предприятиеләре конкурсында җиңүче
булды
ТР Президенты М Шаймиев исеменә
ассоциация президенты М Каменева котлау хаты
җибәрде Анда республика хакимияте
органнарының китап сәүдәсе предприятиеләренә
ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерелә.
ИСТАНБУЛ—КАЗАН
Күптән түген «Татарстан» дәүләт тел ера-
диокомпаниясе оркестры (җитәкчесе-Рөстәм
Үтәй, директоры—Әзһәр Хөсәенов) һәм популяр
артистларыбыз Римма Ибраһимова. Разия
Үзбәкова. Айдар Фәйзрахманов. Равил Харисов
Төркиядә төрки халыкларның музыка
фестивалендә булып кайттылар
Истанбул шәһәренең Таһим мәйданында
урнашкан Жамал Рәшит-Рэй исемендәге концерт
салонында Татарстан артистларының концертын
тамашачы йотылып карады Истанбулнын
мәдәният идарәсе башлыгы Шенол Демироз
концерт алдыннан безнең җырчыларны бик җылы
итеп тамашачыга тәкъдим итте
—Без барлык төрки халыкларның музы-
касын. сәнгатен хөрмәт итәбез, ә татар сәнгатенә
игътибарыбыз аеруча зур.—диде ул.
Татарстан артистлары концертында Русия
Федерациясенең Истанбулдагы генераль консулы
Сергей Величкин катнашты Концерт «Туган тел»
җырын тамашачылар белән бергәләп башкару
белән тәмамланды.
Безнен артистлар Истанбулнын Үзәк
зиратында Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура
каберен дә зиярәт кылдылар.
ОЛУГ ЯЗУЧЫГА БАГЫШЛАП
Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар милли-
мәдәни мохтәриятләре. «Фатиха» хәйрия фонды
һәм Татарстан Республикасының Русия
Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге
бергәләшеп күренекле татар язучысы Кави
Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган
юбилей кичәсе оештырдылар
Кичәгә Мәскәүдәге танылган татар
зыялылары жыелды һәм бу чара Әсәдуллаев
йортында үтте
Искә алу кичәсендә язучының улы Тансык
Нәҗметдинов. якташы—«Татарстан»
журналының баш мөхәррире Рифат Фәтга- хов,
шагыйрь Вил Ганиев, язучының туган
авылындагы урта мәктәп директоры Рифкать
Алимов, журналист Әнвәр Баһаветдинов.
Мәскәүнен Жәмигь мәчете каршындагы мәдрәсә
директоры Жәгьфәр Фәйзрахманов. вәкиллекнең
җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге мөдире
Зөһрә Минлеханова һ б катнашты Алар К
Нәҗминең тормышы һәм ижат юлы турында
гыйбрәтле чыгышлар ясадылар.
ӘСТЕРХАН КУНАКЛАРЫ
27 апрель көнне Камал театры бинасында
Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәш-
ләребсзнен зур концерты булып узды. Бу
тамашада өлкәнен «Мирас». «Нур», «Ялкын».
«Сандугачлар оясы». «Капель» ансамбльләре һәм
татар халык драма-комедия театры катнашты 80
нән артык сәнгатькяр катнашкан бу концерт-
тамашаны сәхнәгә куючы— Румия Һидиятуллина
Казаннын 1000 еллыгына багышланган бу бай
программа Әстерхан шәһәренең «Дуслык» милли-
мәдәният җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде
Жәмгыятьнен бүгенге житәкчесе- Әнвәр Алмаев
СӘҮДӘГӘРЛЕКНЕҢ АЛТЫН
СӘХИФӘЛӘРЕ
«Яңалиф» нәшриятында 3 мен тираж белән
дөнья күргән 2 томлы китап әнә шулай дип атала.
Анда Татарстан җирендә X гасырдан алып
бүгенге көнгә кадәр сәүдә һәм эшкуарлыкның
формалашуы, үсеш тарихы яктыртыла 3 бүлектән
торган тарихи-биографик басмала болгар
тәңкәләреннән алып «үзгәртеп кору»
кооперативлары, бүгенге индустрия гигантлары
һәм кече эшкуарлык предприятиеләре—яшәешнең
барлык чорларын чагылдыручы бай материал
тупланган
Китапта Апанаев. Әжемов. Алафузов.
Борнаев. Шамов кебек танылган 58 фамилия бар
Моннан тыш. республиканың эре сәнәгать. кече
һәм урта эшкуарлык предприятиеләре. алар
җитештергән продукция турында ла тулы
мәгълүмат табарга була.
Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә
нәшер ителгән.
АЧЫ ЯЗМЫШ ТУРЫНДА
Башкалабыздагы Журналистлар йортында
журналист Венера Якупованың «Крымские
татары, или Привет от Сталина» дигән китабын
җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булды Китап
ТР Хөкүмәтенең кече һәм урта эшмәкәрлеккә
булышу һәм үстерү департаменты генераль
директоры Нури Амли улы Мостафаевнын матди
ярдәмендә нәшер ителгән. «Әлеге гамәлем бу
дөньялыкта халкыма эшләгән төп эшемдер әле»,—
диде ул үзенең чыгышында Журналист- язучы
Венера Якупованын бу китабы турында язучы-
шагыйркләр Т Миннуллин. Р Файзуллин. Р
Вәлиев. Д Вәлиев. М Зарипов һ б югары
фикерләрен белдерделәр Очрашу. тәкъдим итү
кичәсен Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р
Ратникова алып барды