Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Карл Маркс
Скрипкачы
Скрипка ярсый, шаша, көлә, Бөдрәләре төшкән күзләренә.
Бер ягында кылыч, бер ягына Аткан бөкләп кара плащын да.
«Ни көнлисең вәхши скрипкаңда,
Сагышлы күз ташлап тирә-юньгә?
Ярсу каннанмы бу ут ярчыгы?
Тукта! Түзмәс моңа смычогың*.
«Ни көйлимме? Кыяларга—кара! —
Дулкын арты дулкын чабып бара!
Күкрәк читлегемне ачар өчен, Җәһәннәмгә җанны ташлар өчен».
«Гөнаһланма, көлмә, җырчы кеше
Алланың ул һәрчак сөеклесе.
Күтәрел син шул җыр канатында
Йолдызларга, зәңгәр күк катына*.
«Ни сөйлисең? Җәннәт җыры, димсең, Кылыч белән китерермен исең.
Алла җырлар белми—ул ачулы,
Җыр ул—җәһәннәмнәр саташуы.
Җан акылдан язган бер чагында
Иблис әйтте моны колагыма.
Ул һәр көйне алай-болай итә. Минем смычоклы кулны йөртә.
Йөрәк, кыллар, смычок—бик аздан!
Шартлап үлү -анысы сезгә язган*.
Скрипка ярсый, шаша, көлә,
Бөдрәләре төшкән күзләренә,
Бер ягында кылыч, бер ягында
Бөгәрләнгән кара плащ кына.
Фридрих Энгельс
Кич
Иртәгә дә көн булыр!
Шелли
Мин—бакчада. Үткән көн көяшы Кинәт кенә чумды дулкыннарга. Фәкать соңгы чаткылары гына Шатланышып бии болыт барга.
Ямансулап күзен йомды гөлләр— Көндезге нур сүнде алар өчен; Куаклыкта гамьсез кошлар гына Шат жыр суза ямен мактап кичнең.
Океан кичеп килгән пароходлар Сиртмәсендә суның туктап калган; Җәяүлеләр арган—күпер чыгып Югалалар кереп томаннарга.
Бокалымда шәраб күбекләнгән, Алда—Кальдеронның1 шигъри хисе; Ә мин шәраб вә сүз кодрәтеннән Үземә көч-куәт табам төсле.
Иосиф
Джугашвили (Сталин)
Ак балкышы белән кинәттән ай Бар җир йөзен нурга төргәндә, һәм яктысы ерак тарафларда Тонык зәңгәр төскә кергәндә. Зәңгәрләнгән урман өсләренә Сандугачлар моңнар сипкәндә, Назлы авазларын саламури2
'Кальдерон, Серафин-Эстебан (1801 —1867)—испан язучысы 2Курайнын бер төре
Бар хәятка бүләк иткәндә, Бер мизгелгә тынып, өр-яңадан Чишмәләре тауның чыңласа, һәм уянып төнге кара урман Назлы җилләр сүзен тыңласа, Аяк басса качкын янә бер кат Хәсрәт тулы туган илләргә, Дөм караңгы көннәр артта калып, Кинәт кенә кояш күргәндә. Күңелдәге кара болытлар да Таралгандай була як-якка. Көчле аваз булып өмет шул чак Йөрәгемне кабат уята. Шагыйрь җаны ыргый биеклеккә— Кем соң тыяр ашкын йөрәкне; Беләм, беләм: өмет минем өчен Игелекле, изге теләкле.
Анатолий Луначарский
V
Гомер азагында килә сырхау, Шыр сөякле үлем шәүләсе күк. Йөрәк тибә туктыйм-туктыйм диеп— Үткәннәр юк гүя, киләчәк юк. Ә нәрсәгә? Билгеле ич инде— Тузган машинадан какшау нигез. Офык димсез?—ә ул күптән аста— Биеклек һәм үзән бердәй тигез. Коточкыч ул шәүлә—кискен, катгый, һәм бәяли гел үзенчә сине: Учакларга аз-маз җылындыңмы, Шәрабларга ирен тидердеңме— һәм китәсең... Кая? Юк дөньяга, Синең арттан китәр башкалар да, Җан буш хыял белән көн күргән ич— Нигә алдау?—соң бит инде бары да. Ләкин менә үлем кире чигә— Нигә диеп бу мәгънәсез шөгыль? Нуль кебек буш, колга кебек коры. Карусыз һәм хәтта явыз түгел. Кинәт җанда, җәннәттәге кебек. Соңгы көз гөлләре чәчәк ата, ♦Үлем берни түгел, яшәү көчен Ни җиңсен?!»—дип җырлар яңгырата. Таша-таша чыңлый көмеш аваз, Таша яшәү көче шома гына. Изге эшләр, балкып, уралалар Мәңгелекнең серле йомгагына. ♦Яшәлмәгән» сыман көннәреңдә
Үлем белән яшәү сыный сине. Дөньялыкның асыл мәгънәсе дә Шушы ике сүздә түгелмени?!
Юрий Андропов
Дөнья—фани, яшәү—фәкать мизгел, Мәңге түгел—чери бәдәннәр.
Тәгәри Җир шары галәм буйлап— Яши... һәм юк була адәмнәр.
Ә асылы, гәрчә караңгыда Туса да, таң эзли юлында. Эстафета итеп яшәешне Алга илтә һәммә буын да.
Мао Цзедун
Уналтышар сүзле өч шигырь
Таулар!
Мнн иярдә, камчы кулда, атым чаба куган җайдан.
Өскә карап—
Зәңгәр киңлекләрне күзләп калам хәйран.
Таулар!
Диңгез дулкыннары сыман ул дулкыннар катлам-катлам.
Ә киртләчләр—
Яулардан соң гүя атлар туктап калган.
Таулар!
Түбәләре зәңгәр күккә ашкач, шундый гүзәл икән!
Күк егылыр иде,
Ләкин ул тауларга таянасы иткән.
Аюпаньшань
Анда—ак бәстәй болыттан өстә Казлар каңгылдап көньякка китә. Егерме мең ли—безнең үткән юл— Бөек Стенага кем алдан җитә, Батырлар данын яулар бары шул.
Күккә баш сузган очлы Люпаныпань, Безнең байраклар яна ялкынлан.
Уйлар да бер үк. сүзләр дә бер үк— Гыйфритнең башын өзү хакында.
Хо Ши Мин
«ТӨРМӘ КӨНДӘЛЕГЕ» КИТАБЫННАН
sj?
Төрмәдә тән газап чиксә чиксен, Җаным очсын азат киңлек аша;
Максат ачык, юлым туры минем— Мин ир булып калам ахыргача.
Эңгер - меңгердә
Урманына кайткан арыган кош, Болыт инде офык читен кочкан, Авылда бер кызый ваклый маис, Уйнап оча мичтән алсу очкын.
Ирен күрергә килгәч...
Хатын һәм ир янәшәләр дә бит— Корыч рәшәткәле ике ара;
Өстән күзлимени җир йөзен күк— Очрашу юк хәтта карашларга. Ул карашлар нидер әйтмәкче дә, Мөлдерәмә ләкин яшьле күзләр— Күреп хатын хәлен, кем соң түзәр?!
Әхмәт Рәшит тәрҗемәләре