Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕБЕР ЯГЫ—МОҢ ЯГЫ

Тәүде, Тубыл, Тура, Иртеш ярларында Учак ягып бераз ятканым бар. Дулкыннардан, камышлардан, яфраклардан Ишеттем мин бер үк ачы моң-зар.
Гарлегемнән туфрак чәйнәп, йөрәк кысып. Ярларында корттай бөгәрләндем.
Куе томан эчләреннән олы көчме, Нндер көтә-көтә юләрләндем.
Газиз халкым язмышының шаһите—Ай Ннк елмайсын шунда юри генә. Боекланган, моңсуланган, буйсынып ул Ачы хакыйкатьнең ирегенә.
Учагымның очкыннары югарыга Талпына да менми—чыртлап сүнә. Карый белсәң: күк йөзейдә акылсызлык! 11 Гөрли, ыжгыра ул—ничек кенә!
Моң-зарларны тыңлыйм да мин. күңел елый: Ия түгелмен күк үз-үземә.
Дан җырларга гына кала Себер Татарының мәэюс түземенә.
Тәүде, Тубыл. Тура. Иртеш ярларында Учак ягып бераз ятканым бар. Сүлпән булды, ахры, учакларым— Өермәләр килеп капмадылар.Сукмактагы кортны изсәң. Җиңү хисе киләме?
Йоклан яткан эткә типсәң. Җиңү хисе киләме?
Себер татарым, кинаям Җаныңа хуш киләме?
Урманнарың, күлләрең—син Теләгән киңлектәме?
Тартар
Иртә, кичен яра иде: —Алла саклар!
Алла саклар!
Инде менә ишетелми,— Нигә тынды безнең тартар?
Әллә бер үк авазларны Кабатлаудан туйдымы ул? Әллә мине юатырга Яңа аваз уйлыймы ул?
Сирәгәя башлады бит Дусларым, безнең дә сафлар. Кайда тартар? Ник батмый: —Алла саклар! Алла саклар!
Камышка камыш ышкыла, Җилсез-ннсез ышкыла.
Әйтерсең, яшеренеп яткан Ат табуны пошкыра.
Шып туктый кайчак очкан кош— Гүя укка сугыла.
Тозак кылыдай кылтырап
Кояш нуры суына.
Сизә күңелем, әйе, сизә:
Ята монда хәзинә.
Күчемнеңме? Кайсы ханның?
Әйтә алмыйм хәзергә.
Сизсәм дә кайда ятканын. Теләмим кагылырга: Иректән мәхрүм халыкның Ирексез алтыны да.
Корыган агач
Ботаксыз, чыбык-чабыксыз. Кунмый кош-кара.
.Авыр суламакчы булып
Көчәнеп тора.
Тоям да шул көчәнешне—
Тетрәнеп куям.
Кәүсәне каезлап, тырнап, Череген коям.
Күктән каен тузыдай ак
Болытлар уза.
Гүя коргаксыган дөнья
Каплары туза.
Башын чуртан судан сонган.
Шулчак бәке никтер туцган
Чуртан ярым чыгып калган.
Чуммый калган. Ник алданган?
Күгенә бак: анда кояш
Нәкъ бер йотма инде, йотма.
Кемне кызыктырып, әйдәп.
Кемне аллап җирдә тота.
V
Менә монда болан ауган— Ята-ята усак булган. Әнә анда куян яткан— Ята-ята куак булган.
Үсә каен, нарат, балан, Күрәм тагын эт шомыртын. Агач кочып уйланамын: «Мин, егылсам, ни булырмын?»
Кайчагында карурманда
Шундый татлы ингеримен: Гүя оҗмах белән тәмуг Арасында мин йөримен.
Балыкчы хатын
Яшь егет һәм яшь хатын— Икәү без бер чанада. Вак усаклык, яшь таллык Бәсләнә ян-яннарда.
Көндә шундый яктылык! Җирдә шундый саф аклык! Язгы хисләр гыйнварга Керде, ахры, адашып.
Кинәт хатын, дерелдәп. Мине тартты үзенә. Иреннәре ашыгып Тыпырчынды йөземдә.
Шар ачты ул изүен: —Кил курыкма, кечегәм...
Каты итеп коч мине. Туңам, җаным, күшегәм...
Ике «ак кыр тавыгы* Калкып чыкты изүдән: И, Аллам, нинди сынау Бәрдең минем йөземә!
Куркытты мөкатдәс сер, Көтмәгәндә чишелеп,— Дилбегәгә орынды Йөрәгемнең тибеше.
Ыргылды ат: туң күлне Барабанлап чабабыз. Кайсыбызны үчекләп Ыңгыраша чанабыз?
Яшь таллар—нәзек таллар Оялгандай болгана.
Өстә очкан саескан Кунмак була дугага.
Кал саескан, сәбәп юк Гайбәтләр таратырга:
Туң балык, дип, яшь хатын Каты төртте артыма.
... Инде менә картаям
Гаеп тоеп үземдә.
Карый алмыйм туп-туры Хатын-кызлар күзенә.
Бармы ирләр?
Күк томан эчендә «дөп» тә дөп», Тышаулы елкы-елгырлар килә күк. Ятып та, басып та мин карыйм: Күрмәмме аларның сыртларын?
Күрмәмме шунда мин берәр ат Иярле, кылычлы, чукмарлы... Җилфердән килмәсме сөңгедә Күчемнең ак кыллы бунчагы?
♦Дөп» тә «дөп» инде ул бик якын! Чынлап та ат булса, нишләрмен? Ничек мин. туктатып, тотармын? Ничек мин тышавын чишәрмен?
Болгана каршымда күк томан. Белмимен: артымы, алдымы? Атларны чүктереп, атланыр Берәр ир Себердә калдымы?