САДРИЕВЧА СӨРҮ
АВЫЛ ХАЛКЫ телендәге -сөрү- сүзенең ике-өч төрле мәгънәсе бар. Беренчесе—сабан сөрү, җир эшкәртү булса, икенчесе—әйтергә дә куркыныч!—сөргенгә сөрү, ә өченчесе—язучылар телендә һәм башка очракларда да әйтелә торганы—«менә, сөреп чыктым әле», ягъни ниндидер эшне майтардым дигән мәгънәдәрәк булыр.
Әлбәттә, борын-борыннан авыл халкы җир сөргән-чәчкән, иген үстергән һәм -Садриевча сөрү-нең бер яңалыгы да юк кебек. Әмма Буа районындагы иң беренче фермерларның берсе Фәрит Садриев яз-көздә генә җир сөреп калмый, ә, маңгай тирен түгеп, елның өч йөз алтмыш биш көнен “сөреп»-эшлөп тора. Менә инде ун ел буена шулай: ял көннәре дә. санаторий-курортларга барулары да юк аның. Ирекле фермерның өлешенә тигән көмеше шул—син ял итүдән азат! Эш хәтта хезмәткә сарыф ителгән вакытта да түгел, алай булса, борынгы грек мифларындагы Сизифның гомере буе бер үк ташны тау башына тәгәрәтеп менгерүе шикелле, файдасыз гамәл генә булыр иде ул.
Ярар, җир кешесе—авыл халкының хезмәтләре турында соңрак тәфсилләп язарбыз. Ә хәзер илдә фермерлык хәрәкәте турында бераз сүз йөртеп алыйк. Кайдан килеп керде соң бу «фермер» сүзе безгә? Алар Рәсөйдә ничек барлыкка килде дә, аларның тир түккән хезмәтеннән халыкка файда бармы? Ил-халыкны фермерлар гына икмәккә-иткә-сөткә һ. б. туйдыра алырмы?
Фермер-капиталистик илләрдә, иң беренче чиратта. Америкада—шул ук крестьян инде ул. Колхозлашмаган ялгызак крестьян. Совет елларында алар -аерым хуҗалык» дип, -ялгызак» дип бик каһәрләнеп йөртелгән, берән-сәрән генә була иделәр
Бер унбиш-унҗиде еллар элек. Рөсөй дәүләте—юк ла!—ул вакытта әле СССР дәүләте башына Михаил Горбачев килеп, илдә -үзгәртеп кору чоры» башланганнан соң, авыл халкының иң эшчән, иң кыю ир-атлары, колхозлардан аерылып чыгып, шушы фермерлык эшенә алынды Бик сирәкләр генә алынды! Шуннан китте инде кем күпме гектар җир алып (бушлай!), күпме эшкәртә ала—рәхим итсен! Әмма шул ук елларда кичәге дус-күршелөре андыйларны күрәлмый, аларга зыян сала башлады йә каралты-курасына ут тәртәләр, йө трактор-фөлөнен урлап китәләр, йө үзен үк үтереп ташлыйлар
Әйе. хуш.. СССР дигән ил дә. аның беренче президенты М Горбачев та юкка чыкты Ә иң үҗәт, булдыклы фермерлар җиргә ябышып калды!
Җир турында, аны кемгә ничек бирү турында кайнар бәхәсләр исә. инде ил буенча закон кабул ителүгә дә карамастан, һаман дәвам итә Янәмәсе. җирне сатуга куйсаң, чит ил байлары безне ач-ялангач калдырачак. Бушлай бүлеп бирсәң, үзебездә -яңа кулаклар- барлыкка киләчәк һ. б Һ. б. Өч-дүрт ел буе Дәүләт думасы -Крестьяннарга җирне арендага—ягъни файдаланып торырга биреп, үзеннән соң балалары- оныкларына да мирас итеп калдырыйк яки ирекле сатуга куйыйк»,—дип тарткалашканнан соң, ниһаять, «сатарга- дигән закон кабул итте. Әмма бу ике фикер дә шәһәр асфальтында үскән, авыл тормышын телевизор экраннарыннан гына күреп, -ак күмәчләр агачларда үсә, ә депутатлар буфетына бифштекс-котлет ишеләрне туп-туры шул әлеге дә баягы фермер хуҗалыкларыннан китерәләр- дип йөрүче депутатларыбыз фикере генә иде.
Аларны Ходай хөкеменә калдырыйк та. яңадан авылга—җир кешесе янына әйләнеп кайтыйк әле Җир кешесе фермерлыкка ничек карый? Аны хуплыймы, әллә кире кагамы? Ялгызак, аерым хуҗалык хезмәте файдалыракмы, әллә күнегелгән колхозларныкымы? Аны хәзер, утызынчы еллар башындагы кебек, «күмәк хуҗалыклар» дип атыйлар. Ягъни -колхоз» түгел, ә -күмхуҗ»..
Буа районының фермер һәм крестьян хуҗалыклары берләшмәсе (ассоциациясе) рәисе Фатих Гаязов әйтүенчә, 1991 елда районда өч фермер булган, хәзер исә—утыз алты—күренеп тора: фермерлар саны унике мәртәбә арткан Хәл-әхвәл болайрак икән: фермерлыкка берәүне дә көчләп куып кертмиләр (элекке заманнардагы колхоз түгел ул сиңа!), шул ук вакытта теләгәннәргә төрле каршылык-киртөлөр дә куймыйлар! Әнә шул утыз алты фермер кулында дүрт мең сигез йөз гектар җир бар икән Районның нибары дүрт процент чәчүлек җире Ике меңенче елда җитмеш дүрт мең центнер иген җыеп алганнар, район буенча бу ике генә процент тәшкил итә. Әмма алар арасында бик елгыр вә өлгер кешеләр дә бар Мәсәлән, Фәргать Ибәтулловның җире ике йөз ун гектар. Фәнил Көримовныкы—йөз гектар, Расих Мифтахетдиновныкы—алты йөз гектар...
Бу фермер хуҗалыклары отышлымы-түгелме? Кәгазьгә язып күрсәткәндә, шактый отышлы шикелле, әмма чынбарлыкта бик алай куанырлык та түгел икән әле Барысы да кешеләрнең үз тырышлыкларыннан тора Җир алгансың икән—көне-төне эшлә! Йоклап ятма уйлан, теге яки бу хәлләрдән ничек чыгарга икәнен исәплә Ә бит үз җиреңдә үзең нәрсә игәргә ирекле булсаң да, заман кырыс, хәтта шәфкатьсез. Җир эше уен- муен гына түгел ул. Сиңа җир биргәннәр икән, димәк, югары уңыш, ахыр чиктә уртача уңыш булса да ал. Әгәр, ялкауланып, җиреңне чүп үлән басса, көт тә тор—аны синнән тартып алачаклар Җир һәрвакыт эштә- әйләнештә булырга тиеш. Авыл халкы шулай уйлый һәм шулай эшли дә Мисалга. Харис Исмәгыйловның йөз гектарын да кире кайтарып алганнар, бик әтәчләнеп ике йөз кырык гектарга өметен сузган Шамил Җәлиловка да нибары алтмыш гектар гына калдырганнар Әле тагын Равил Гатауллинның да йөз гектар җирен алырга җыеналар Өстәл янында яки диванда кырын ятып кына хыяллану бер хәл. ә тормыш кануннары бөтенләй башкача—кырыс ул.
Шунысы кызык: тормышта булсын, фәндө-фөләндә булсын—мең кире нәтиҗәгә бер уңае булса да, соңгысына ышанасың Әгәр дә беренче уңышсызлыктан соң ук диңгезчеләр Һиндстанга иң кыска юлны эзләүдән туктасалар, кем белә кешелек әле һаман да Америка кыйтгасын ачмаган булыр иде Монысы көлебрәк әйтелде, әлбәттә Әмма шунысы хак: хәзерге заманда аерым хуҗалыклы фермер булып яшәве-эшләве карурманда сукмак таба алмыйча, адашып йөрү шикеллерәк бер гамәлдер Аннан чыгар юлны да таба алмавың бик мөмкин. Шуңа күрә җир кешесе—
крестьянны буш вәгъдәләр, юк табышлар белән ымсындырмаска кирәктер Хикмәт бит сиңа җир бирүдә түгел, аны ничек файдалана белүеңдә! Менә шунда килеп төртелә дә инде мәсьәлә. Сыйфатлы, арзанлы мул уңыш алу һәм аны әйбәтләп сату өчен фермер нәрсәләр эшләргә тиеш? Үз җирең булгач, көн үтсенгә генә йөри алмыйсың шул инде
Өметләрен өзеп, җирдән баш тартучылар булса да, ике меңенче елда Буа районында тагын ун хуҗалык фермерлык эшенә алынган икән, димәк, моңа игътибар итәргә, аларның эш-хезмәтләрен күңелдә тотарга кирәктер
Фермерлыктагы ун ел бик аз вакыт әле Аның артында күпме ачылмаган мөмкинлекләр, район түрәләре тарафыннан күпме киртә- тоткарлыклар ясау ята! Ә бит. чынлыкта, фермерларга икътисади һәм әхлакый яктан да ярдәм итәргә кирәк. Монысы инде бу фидакарь хезмәтчәннәргә берәүнең язгы май аедай елмаеп карауларыннан, икенчеләренең, караңгы көз көнендәгечә. каш җыерып торуларыннан киләдер. Ә хакыйкать һәрвакыт уртада була: йә син фермер хуҗалыкларына хәерхаһ бул. йә. хөсетләнеп, аларны кире как. Кире кагасың икән—үзең яхшы итеп эшләп күрсәт
Буа районында берсүзсез үрнәк итеп куярлык бердәнбер фермер Расих Мифтахетдиновтыр. мөгаен Ул үзенең крестьян хуҗалыгын «Очкын» дип атаган. Расих җирдән файдалануның кызыклы ысулын да тапкан, нәтиҗәләре дә куандырырлык-өметле икән Р Мифтахетдинов җирле «Искра» колхозында агроном булып эшләгән, бердәнбер хуҗасына—колхоз рәисенә киңәшләрен биреп торган. Көннәрдән бер көнне тоткан да ирекле крестьян хуҗалыгына алынган үзе—баш. үзе—муен ул хәзер Уңган кеше Р Мифтахетдинов—аның һәр кишәрлек җире күз уңында, иң файдалы-уңдырышлы игеннәрне генә игә ул. Хуҗалык итү алымнарын үзе теләгәнчә башкарган, кайда, кайчан, нәрсә чәчәргә кирәклеген дә белә, аның башында әллә ничә яңа уй-ниятләр туа. ул шуларны тормышка ашырырга ашкына. Бүгенгесен төгәл исәпләп, иртәгәге көненә ышаныч белән караганга күрә, аның башлаган эшләрендә уңышсызлык юк дәрәҗәсендә, уңышлары күбрәк икән Аның хуҗалыгы очын-очка ялгап кына яшәми, ә үсә-киңәя. Максаты—игеннәрне үстерү генә түгел, ә үстергәнен эшкәртеп, азык-төлек итү. Расих Мифтахетдинов җыеп алган уңышын үз тегермәнендә тарттыра да онга әйләндерә, ә оныннан, билгеле инде, икмәк пешертә Ипиләрен авылда һәм район үзәгендә генә сатып калмый ул. Ульяновск базарларына да барып җитә. Кесәгә өстәмә табыш керәме—керә Аның җирләрендә яшелчә бакчаларына да урын табылган: суган, кәбестә, кыяр, кишер, помидорлар белән янәшә буй- буй кабыклы карбызлары да, сап-сары кавыннары да гөрләп үсә Басуларында безгә таныш арыш-бодай, солы-борчак кына түгел, рапс һәм карабодай да игелә. Бу соңгы икесенең уңышы яхшы серкәләндерүгә бәйле. Шуңа күрә алар янәшәсендә төрле төскә буялган умарталар тезелеп тора, бал кортларының гөжләве көннең көнендә тынмый Фермер гектарыннан егермешәр центнер орлык ала Алтын бәясенә торырлык орлык! Ә балы тагын? Һәммәсе дә акча, табыш бит
Әйтәм ич. Расихның башында әллә нинди уйлар кайный. Хәтта кеше ышанмаслыклары да була аларның Бервакыт Мифтахетдинов кайдандыр өкияти-могҗизаи үсемлек турында укый—расторопша Исегездә калдырыгыз рас-то-роп-ша! Менә шул әкәмәт үсемлекнең орлыклары гаҗәеп сәләтләргә ия икән—бавырны да дәвалый, үт куыгын да. хәтта махмырдан да файдасы бар, имеш. Кайдандыр юнәтә моны Мифтахетдинов «Әй. булса—булыр, булмаса—юк!»—дип, ун гектар җиргә чәчеп тә куя. Чәчәр алдыннан расторопша орлыкларын кемгә сатарга икәнен дә чамалый. Эзләнә торгач, үзебезнең Татарстанда алучы табылмаса да. күрше Ульяновск өлкәсендә табыла. Көзен егерме тонна шул дару-дәва орлыгын һәр тоннасын егермешәр меңнән сатып та җибәрә Бу бит бодайга караганда ун тапкыр кыйммәтрәк дигән сүз1
Расих Мифтахетдинов үзе трактор-комбайннарны сирәк йөртә, аның эше_гомуми җитәкчелек итү. алдагы бурычларны ачыклау, аларны үтәү алымнарының иң нәтиҗәлеләрен сайлау Ә гадәти крестьян эшен даими
рәвештә унике кеше башкара. Алар яхшы белә: айга биш мең сум хезмәт хакы күктән төшми, ул сыйфатлы эшләп, мул уңыш җыеп алуга бәйле Шуннан инде дәртләнеп-тырышып эшли алар Нәтиҗәсе дә күз алдында корылык булган елларда уңыш гектарыннан утыз центнер җыеп алынса, ел уңай-әйбәт килгәндә—җитмешәр центнер. Мондый уңыш белән күп гасырлар фермерлык иткән көнбатыш крестьяннары алдында да йөз кызарырлык түгел.
Фермер Расих Мифтахетдинов эшен бер йөз гектар җир алып башлый. Елдан-ел эш нәтиҗәләре яхшыра барган саен ул җирен дә арттыра бара—хәзер аның алты йөз гектар кыр-басулары бар. Бу инде аерым хуҗалыклы ялгызак кына түгел, ө иң югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә торырлык хезмәт
Ә менә фермер Фәрит Садриев, дөньяда ашарга яраклы нинди үсемлек бар—һәммәсен дә үстереп карарга атлыгып тора торган Расих Мифтахетдиновтан аермалы буларак, берне генә сөючөн шәхес. Аның кыр-басуларында төп урынны язгы һәм көзге бодай алып тора. Ул инде җир эшкәртүнең бөтен алымнарын энәсеннән җебенә кадәр белә, техниканың барлык төрләрен—комбайнын, тракторын, автомобилен, чәчкечен, электр двигательләрен, эретеп ябыштыру аппаратларын, металл эшкәртү станокларын биш бармагы белән капшап үзләштергән.
Фәрит Садриевның хуҗалыгы гадәти гаиләнеке каникул вакытларында әтисе белән бергә аның улы—авыл хуҗалыгы академиясе студенты Рөстәм эшли, бухгалтер хезмәтен район хастаханәсендә экономист булып эшләүче хатыны Венера башкарып килә. Бухгалтерияләрдәге кәгазь тауларын күргәнегез бардыр, аларны махсус әзерлексез ерып чыгышлы да түгел. Минемчә, күп кенә фермерлар әнә шул тау-тау кәгазьләр тутырудан куркып та үз эшләреннән баш тарталар булса кирәк. Һәртөрле салым җыючылар, финанс хезмәткәрләре, конторларда өстәл биләп утыручы эреле-ваклы башка түрәләр крестьяннар-фермерлар аларны туйдыру өчен генә яшиләр-эшлилөр дип уйлый шикелле килеп чыга Түрәләр теләсә кайсы режимда да үрчегәннәр, һаман да үрчи торалар—алар нәкъ кандала тараканнар кебек!
Фәрит Садриев хуҗалыгында бер генә -кимчелек» күзгә ташлана— аның аты юк. Ә атсыз крестьян нинди крестьян инде ул, бер аксөяктер шунда, дип фикерләргә безне Россия телевизион каналлары өйрәтте Аларда фермерны парлап җигелгән атта йөри, йә фермасында сәнәк белән тирес чистарта, малларга чилөк-чиләк фураж ташый итеп күрсәтәләр. Шуны истә тотып, мин дә Садриевтан: «Нишләп атларың юк?»—дип сорадым
Минем соравым аңа гаҗөбрәк тоелды шикелле, фермер шулай да сер бирмәде Бармакларын бөгә-бөгө санап китте: -Атларым юк. ат эшен минем ике җиңел автомобилем башкара, бүтән эшләрне дә машиналар көче белән алып барабыз Атлар белән, көрәк-сәнәк белән генә бик күп майтара алмассың, андый ысуллар фермерлар өчен оят булырга тиеш— ул бит үзеңә зыянга эшләү генә булып чыга, димәк, мәгънәсезлек».—дип сүзен тәмамлады Фәрит Садриев
Аның хуҗалыгындагы ике йөз гектар җирдә ике -Дон- комбайны, өч трактор бензинын-соляркасын салып торучы станция махсус трансформатор подстанциясе һәм тагын әле әллә ничәмә-ничә төрле техника эшли. Станоклары гына да биш-алты, орлык җилгәрү комплексы -петкус»ны да электр эшләтә Орлык склады да элекке крестьян амбары түгел Һәммәсе механикалаштырылган, ул склад капкасыннан КамАЗ машиналары кереп йөри, агач ларлар урынына вентиляцияле биек-биек тугыз бункер тора Басудан кайткан икмәкне өнә шул бункерларга бушаталар, шундук компрессор эшли башлый, һава агымы орлыкларның дымлылыгын тиешле унике процентка кадәр киптереп-җиллөтеп тә бирә Шуның белән— вәссәлам* Сатар вакыт килеп җитмичә, уңышка башка кагылдым юк Ә Фәрит Садриевның «сатар вакыты- икмәк бөяләре төшкән август-сентябрь айларында булмас, бары тик алдагы яз-җөй айларында—бөяләрне инде товарның үз хуҗасы билгеләгән вакытта булыр. Садриевның товары югары сыйфатлы, калибрланган, иң яхшы орлыклар гына чәчеп үстереп
алынган һәм зур генетик мөмкинлекле бодай бит—сатып алучылар аңа чират тора. Аның бодаен фуражга алмыйлар, юк, күмөч-калачлар пешерү өчен дә түгел, ә орлыкка, ягъни, авылча әйтсәк, «симәнөгә» алалар
Дөрес, Фәрит Садриевның да хуҗалыгында һәммәсе дә ал да гөл түгел әле. Шактый төзисе бар. Мәшәкатьләр муеннан, кирәкнең чиге юк. Техникасын саклар өчен җылытылган, түбәле бина кирәк. Садриевлар гаиләсе әле район үзәгендә яши, аңа ул квартирны Буа шикәр заводында^ баш инженер булып эшләгән чагында биргәннәр. Кырга-басуга эшләп кайтыр өчен генә килеп йөриләр. Үз сызым-проекты буенча бер юньлерәк йорт та салып керәсе иде дә бит, һаман акча җиткереп булмый, бар тапканы агымдагы чыгымнарга тотылып бетә бара Әмма шунысы куанычлы: Садриевның хуҗалыгы мөстәкыйль яши ала
Аның төп байлыгы хуҗалыгын торгызырга алган кредит акчасы да түгел, акча—чүп ул, аны эшләп табуга караганда җилгә очырту җиңелрәк тә. Бөтен техникаң булып та, аны эшләтә белмәсәң, анысы да тимер- томыр тавы гына булып калачак. Садриевның төп байлыгы—аның алтын куллары, уйлый-фикерли белә торган башы.
Сталин заманнарында крестьяннарны колхозга куып-көчләп бик тиз арада керткән булсалар, ул колхозларны әзерлексез, ашык-пошык тарату аннан да тизрәк эшләнде. Фермерлыкка кемнәр омтылды0 Колхоз- совхозларның хәерчелегеннән җык күреп яшәгән җир сөючән эшчәннәр. Алар югарыдагы хакимиятнең алтын таулары вәгъдә итүенә, озакламый үзләре дә көнбатыштагыча яшәвенә ышанып алданды. Имеш, җир хуҗасы күрсәтмәләр биреп кенә яшәячәк: җиргә кайчан һәм күпме ашлама кертергә, кайчан сөрергә-чәчәргә, урып-җыеп алырга—һәммәсе дә нәкъ чуртан кушуынча булачак—гаризаңны гына бир, хезмәт күрсәтү оешмалары шундук килеп җитәчәк Техникаң-фәлән ватылдымы, бер генә шылтырат— ремонтчылар да шундук килеп ремонтлаячак. Җыеп алган уңышыңны да икмәк биржаларында кочак җәеп көтеп торырлар, акчасын да сәгате- минуты белән түләрләр. Кыскасы, «о кей!» булачак.
Булды ди сиңа, тот капчыгыңны! Хыял бик татлы да бит, өметсез күз яшьләре бик әче...
Бүгенге Россия хакимияте башындагы түрәләр дә, элекке өстәл биләп утыручылар шикелле, эшлексез һәм буш куык булып чыкты. Алар вәгъдә иткән алтын таулары, чынлыкта, чеп-чи ялган, демагогия генә икән ул! Инде ничәнче кат крестьянны яңадан төп башына утыртып калдырдылар. Кичәге татлы хыялларыннан арынган фермерлар, түрәләрне һәм үз язмышларын каргый-каргый, җирләрен ташлап янә тарала-кача башлады
Хәлбуки, безнең сүзебез фермер Фәрит Садриев турында иде Ни өчен аны ирекле фермерлык кызыктырган соң? Шул мең төрле авырлыклар белән көрәшеп яшәр өченме? Һич юк. Хәтта байлык-муллык артыннан да кумаган ул: шикәр заводының баш инженеры хезмәт хакы тормыш алып барырга җитәрлек булган. Фәрит Садриевны җир тәме ирекле крестьян хезмәте мавыктырган! Ул бит авыл баласы. Кечкенәдән кыр-басуда зурларга булышып йөргән, төнгелектә атлар көткән, печән чапкан, ә беренче мәртәбә тракторга утырып тәүге буразнаңны сызулар, комбайн штурвалын тотып, дулкынланып торган бодай басуын беренче
мәртәбә урдырып түгәрәк өйләнүләр! Болар һәммәсе дә яшүсмер
күңелендә маңгай тирләре, кулга чыккан сөялләре белән түгел, ә файдалы авыл хезмәтеннән алган шатлык-куанычлары белән исендә калган. Шуңа күрә дә Фәрит Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик бүлегенә укырга барып кергән Югары белем алып чыккач, колхозда үз һөнәре буенча эшләгән, тырыш егетне бик тиз шәйләп алганнар: район авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә чакырганнар Димәк, аның җиргә әйләнеп кайтуы очраклы түгел, шикәр заводында ун ел эшләве генә очраклы бер хәл булып чыга _
Фәрит Садриевның фермерлык язмышы әнә шулай башлана Үз җиреңдә үзең хуҗа булып яшәүгә нәрсә җитә' Бу бит инде кемгәдер ялланып эшләү түгел, бурычыңны һәм җаваплылыгыңны тоеп, чын ир^т булып, җилкәңә шундый йөк күтәрү дигән сүз. Менә шуңа да ул җиргә ябышып ята, хуҗалыгын үстерә, үз хезмәтеннән тәм таба
Фермерның вакыты бүген һөм иртәге, язын һәм көзен, килесе елга һәм аннан да алдагы елларда майтарып чыгасы эшләре белән хисаплана. Аннары, иң мөһиме шул—бер сумыңны да тиешле-тиешсез җилгә очырма, һәр тиенеңне кичектергесез хаҗәтләреңә тот! Фәрит Садриевның кулыннан килмәгән эш юк. дипломлы инженер-механик барысын да булдыра, һәр техниканы күз йомып та сүтеп-җыеп бирә ала—кыскасы, алтын куллы оста УЛ.
Хәзерге крестьян китмән-көрәккә, сабан-тырмага гына калмаган, аның хәзер трактор-комбайннары, машиналары, башка төрле техникасы бар. Ә техника дигәнең ватылмый тормый, әйтик, шул ук комбайнны гына ал— уттай кызу урак өстендә җимерелә дә куя, берәр сәгатькә генә ремонтчыларны ябыштыру аппаратлары-ниләре белән чакыртып кара әле (тиз генә килеп җитәрләрме-юкмы, анысы да бар)—бу сиңа ничә сумнарга төшәчәк, ә?! Башка фермерлар әнә шул -техник хезмәт күрсәтү- дигән нәрсәгә меңнәрен чыгарып салганда. Фәрит Садриев бер тиенен дә югалтмый. Ул төрле уйлап табуларга да бик һәвәс, кулына ни-нәрсә генә килеп кермәсен иң әүвәл ул аңа шикләнебрәк карый: әйбәт ясалганмы, яхшыртып булмыймы? Сүзне озынга сузмый, шуны гына әйтергә мөмкин— Фәрит Садриев үз гомерендә меңләп төрле рационализаторлык тәкъдимнәре керткән, аларның кайберләренә. уйлап табучы буларак, авторлык патенты да алган.
Фермерлар хезмәтендә һәрнәрсә бер-берсе белән бәйләнгән, бер уңышлы эш икенчеләренә юл яра һәм киресенчә—бер уйланып җитмәгән очраклылык башка югалтуларга китерә -Корал эшләр, кул мактаныр»,— дигән мәкаль бар халыкта. Уйлап таба белүе, теге яки бу әйберне камилләштерүе Фәрит Садриевка кыр эшләрен башкалардан иртәрәк бетерергә, күбрәк файда алырга мөмкинлек бирә. Тырышып тырышып та уңышны вакытында җыеп ала алмаучы фермерлар да аз түгел. Ә Садриев беркайчан да соңламый. Юк, тырышу хикмәте генә була алмый аның хезмәте, ул башкача сөрә, башкача чәчә Ничек?
Иң четереклесе дә менә шул -ничек?» инде аның.
Юкса, җир эшенең уйланмаган, хәл ителмәгән бер генә ысул-алымы калмагандыр кебек. Ничәмә-ничә галимнәр бу өлкәдә ни-нәрсәләр генә уйлап чыгармаган. Ел саен—берәр яңалык. Йә аркылыга-буйга чәчү, йә квадрат-оялап утырту, йә бәрәңгене буразна өеменең түбәсенә үк күмеп үстерү, йә камылны күп калдырып җир сөрү .. Ул бик отышлы культиваторлар, яңа тракторлар. «Дон» комбайннары дисеңме?! Өйрәнеп-үзлөштереп кенә өлгер дә. инструкциясендә язылганнардан бер адым да тайпылма!
Әгәр дә кешеләр, көн саен бер үк эшне башкарып, бер дә уйланмыйча, кичәге көненнән канәгать булып яшәсә, гадәти-күнегелгөн нәрсәләрне ничектер башкачарак, яхшырак итәргә тырышмаса, җәмгыятьнең алгарыш-тәрәккыят арбасы гасырдан-гасырга һаман шул бер салган юлдан тәгәри барыр иде Әле кем белә, тәгәрәргә көпчәге дә булмас, сөйрәлеп кенә йөрер иде.
Мөстәкыйль, ирекле хуҗа буларак, фермер Фәрит Садриев беренче елында җирен сөреп, агротехник чараларны җиренә җиткереп үтәгәч, тиешле ашламаларын керткәч, тырмалап, чәчүен аркылыга-буйга үткәргәч, уйга кала: «Бу чәчкечне нинди кыек куллы конструкторлар эшләде икән, нинди кыек куллы осталар ясап, безгә саталар икән?»—ди Аның уйлап табучыга хас сәләте тагын баш калкыта, нәрсәләрнедер үзгәртәсе, камилләштерәсе, башкача ясап карыйсы килә.
Фәрит Садриев—эш-гамөл кешесе. Гел генә яңалыкларга ашкынган тынгысыз холкы аны Казан авыл хуҗалыгы академиясе галимнәренең ишеген шакырга өнди Бара фермер академиянең механизация кафедрасына һәм үзен борчыган сорауларын әйтеп сала: -Җирне бер дә башкача, яңарак ысуллар белән, тизрәк һөм файдалырак, мулрак уңыш алырлык итеп эшкәртеп булмыймы соң?»—ди. Әлбәттә, җавап билгеле әйе, андый мәсьәлә көн тәртибендә тора, әмма фикер алышу-бөхөслөшү җиңел, ләкин аны чишүе бик авыр. Галимнәргә фермерның дәгъвасе бик урынлы, тик шунысы да бар—сәләте булган һәр кеше җир эшендә үзен сынап карый ала Бернинди тыю-фәлөннөр юк ич. Әгәр дә инде фермер Фәрит
Садриев шундый башлы икән, бирегә килеп дәгъва белдереп кенә
йөрмәсен, үзе җигелеп тартып та карасын, бәлки, алгарыш-тәрәккыят арбасы аның да ярдәме белән тизрәк тәгәри башлар
Шулай итеп, авыл хуҗалыгы академиясендә тагын бер тынгысыз җан арта, үзе уйлап табучы Кулибин яки җир остасы Мальцев үк булмаса да. Фәрит Садриев авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен ясарга алына. Әле комбайн, тракторларның чираты җитәр көннәр алдадыр, фермер үзенең эчен пошырган чәчкечне камилләштерергә керешә.
Басуга орлык чәчү, бер уйласаң, бик гади гамәл кебек, бабайлар тубалдан гына да чәчеп йөргәннәр әле, алган уңышлары да үзләренә ярап торган—бер чәчкәнен алты-җиде итеп кайтарып алганнар, ягъни, хәзергечә әйткәндә, гектарыннан алты-җиде центнер уңыш дигән сүз. Көлкеме? Юк, бер дә көлке түгел! Чәчү эше бик четерекле һәм катлаулы гамәл ул. Бер гектар җирдә биш-биш ярым миллион үсемлек тишелеп чыгарга һәм үсәргә тиеш—фән шулай өйрәтә Орлыкларны шулай төгәл итеп чәчәргә кирәк ки, бер үсенте икенчесенә комачауламасын, һәркайсына кояш яктысы-җылысы да, яңгыры-дымы да, җир мәйданы да
җитәрлек булсын. Башкача зур уңыш алырга өмет тә итәсе юк. Бездәге
чәчкечләр бу эшкә яртылаш кына әзер әле: орлыкны җиргә, рәт
араларын унбишәр миллиметркалдырып, тасма итеп буйга чәчәләр.
Рәтендә—куе. аралары—буш! Шуңа күрә игенче чәчүне аркылыга-буйга үткәрергә мәҗбүр. Димәк, бер кат чәчкән мәйданыңны икенче кат чәчеп чыгарга туры килә Күпме вакыт әрәм, ягулык әрәм, көч түгү әрәм?!
Фәрит Садриев менә шул җитди кимчелекне ничек бетерү турында баш вата Уйлана торгач, җае табыла икән—ул бөтенләй яңа чәчкеч ясап чыгара Чәчкеч комбайн!
Мин бу башлы фермерның ни-нәрсөләр ясаганын, нинди тәҗрибәләр үткәргәнен белеп тә бетермимдер, тәртипләрен бутасам, Фәрит Садриев гафу итәр, шәт. Башта чәчкечкә культиватор аякларымы-кулымы (ничек әйтергә дә белмим!) ясый ул, алар чәчкән чакта бер үк вакытта җирне тырмалап та бара. Аннары чәчә торган детальләр үзгәртеп эшләнә, акыллы машина орлыкны рәт-рөт кенә итеп чәчми хәзер, ә җилпәзәләп сибеп-сибеп, әмма тигез сибеп җибәрә. Кара әле, бабайларның тубалдан учлап-учлап сипкәне шикеллерәк була түгелме соң?! Басуыңны икенче кат аркылыга чәчеп йөрүнең кирәге калмый. Шуннан соң Фәрит Садриев чәчкечендә ашлама сибү, җирне тыгызлау, өске катын яңадан йомшарту җайланмалары пөйда була. Комбайн бик авыр килеп чыга. Фермер аны икешәр метрлы биш мөстәкыйль кисәккә бүлә Хәзер бу чәчкечне көпчәкле -Беларусь» тракторы да тартып йөри ала инде. Фәрит Садриевның әлеге техник революциясенең нәтиҗәсе мондый: башкалар чәчү вакытында басулары өстеннән биш-алты мәртәбә үтеп йөргәндә, Фәрит Садриев шул ук эшләрне бер үтүдә башкарып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, ул җирен дә үзенчә—Садриевча сөрә Гадәттә, тракторлар сабанны басу буйлап тартып, басу башына җиткәч, кирәкмәгән аркылы йөреш ясап, янә буй-буй буразналар сыза бара. Никадәр файдасыз гамәл! Садриев исә шома сөрә торган сабан файдалана, басу башында әйләнешләр ясап тормый Әлбәттә, мондый технология катлаулырак Ә бит файдасы да күп! Ягулык өч мәртәбә кимрәк сарыф ителә, хезмәт җитештерүчөнлеге ике мәртәбә арта, вакыт отыла!
Сөйләгәндә һәммәсе дә ничек җиңел, ничек тиз эшләнә кебек, ә бит фермер һәм уйлап табучы Фәрит Садриев үзенең улы. булачак инженер-механик Рөстәм белән бергәләп әлеге чәчкечне шулай үзгәртеп ясауга ун ел гомер сарыф иткән! Ун ел буе чәчеп, яңалыгын сынап карый барган, бары тик берсенең уңышлы икәненә ышангач кына, кышларын икенчесен көйләргә тотынган Төрле кирәкле тимер-томырны, детальләрне сатып алырга да никадәр акча салынган Бер электродларны гына да өем-өем яндырган алар. Әнә шулай кышның кышында үз мастерскойларында мәш киләләр: чүкиләр, ябыштыралар, игәүлиләр, ялгыйлар Эшләгәннәрен күрсәтеп хисап бирергә, киңәш алырга авыл хуҗалыгы академиясенә килеп китәргә дә тартынып тормыйлар. Ун ел эчендә аталы-уллы Садриевлар башкарып чыккан конструкторлык эшенең күләмен
бергә җыйсаң, яңа техника уйлап табу белән шөгыльләнүче тулы бер махсус бюроның сызымчыларына, көйләүчеләренә һәм башкаларына җитәрлек булыр иде Сүз уңаеннан әйтеп үтик: авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре дә Садриев басуларына сукмак сала, гел генә килеп тора, яңа чәчкеч комбайнның ничек эшләгәнен күзәтә-өйрәнө.
Ә ул арада телгә үткен авыл агайлары шундый имеш-мимешләр сөйли башлый: имеш, тынгы белмәс Садриев җир эшкәртә торган ниндидер космик ракета ясый икән. имеш, әллә Марс планетасына, әллә Айга менеп, әллә алмагачлар утыртырга, әллә өрәңге агачында чикләвек үстерергә җыенамы, ди, шунда Ләкин Фәрит Садриев басуларындагы уңышның елдан-ел арта баруы мондый имеш-мимешлөрне дә киметә тора Садриев басуларына -юл уңайдан, болай гына» килеп карап китүчеләр күбәя, гомер күрелмәгән чәчкеч комбайнны тотып-капшап та. селкеткәләп-күтәреп тә карый алар Шаулап, тигез матур дулкынланып утырган бодай басуыннан күзләрен ала алмый торалар -һе. кара син аны, гап-гади фермер берьюлы ничә төрле эшне башкара торган машина ясаган диген, ө. Менә баш!»—диләр.
Фәрит Садриевның бу хикмәтләре турында мин дә ишеткән идем инде, әмма, дөресен әйтим, ышанып җитмәдем, озак кына шикләнеп йөрдем. Азмы дөньяда шундый үзешчән уйлап табучылар! Берәүләре үзләре ясаган җилкәнле чанада кар өстеннән җилдерә, икенчеләре автомобиль, өченчеләре мини-трактор, дүртенчеләре очкыч, бишенчеләре тагын әллә ниләр ясый—үзләренең һәр буш минутын яраткан шөгыленә багышлый. Ә тагын әле, даһи ук булмаса, талантсыз да түгел күпме шундый эшләр, завод конвейерларына керә алмыйча, ил-халыкка, дөньяга файда китермичә, югалып каладыр?1 Әнә бит, инженер Гарин гиперболоидын беренче булып академик Александр Прохоров уйлап тапмаган, ә язучы- фантаст Алексей Толстой тапкан, хыялый повесть итеп язып та чыккан Галим исә аның әдәби хыялын тормышка ашырган—лазер нурларын ачкан һәм шуның өчен атаклы-абруйлы Нобель премиясен алган Бәлки, Садриев басуларында да җирне эшкәртүнең, игенче хезмәтенең әлегәчә күрелмәгән яңа ысул-алымнары сыналадыр? Кешеләрнең хыялын, иҗади илһамлануын тыярга-сүндерергә ярыймы соң? Һич юк!
Узган җәйдә Фәрит Садриевның кыр станына Казаннан рәсми рәвештә республикабызның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Таһир Һадиев килеп төшә. Андагы хикмәти яңалыкларны күрептанышып йөргәннән соң, шунда галимнәр, конструкторлар, игенчеләр һәм башкаларны чакыра да зур киңәшмә үткәрә. Сөйләшү җитди һәм катгый, әмма бик эшлекле, матур килеп чыга. Аннары Фәрит Садриевны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзе кабул итә. Министр белән фермер ни-нөрсәлөр турында сөйләшкәндер—анысын тәгаен генә әйтә алмыйм. Ә нәтиҗәсе мондый була үзенең җир сөрә-сөрә кулларына сөялләр чыгып беткәнен министр онытмаган. күрәсең—Садриев комбайнының нинди файдалы булачагын бик тиз аңлап ала һәм. шундый ук чәчкеч комбайн ясар өчен дип, өч миллион сум акча бирергә фәрман чыгара Ул машиналарны республика заводлары бер кыш эчендә ясап бирергә тиеш була. Язга чыккач, аларны бер басуда гына түгел, ә Татарстанның ун районында рәсми рәвештә сынап карарга ниятлиләр. Хәзер инде ул сынауларның нинди нәтиҗә бирүен көтәргә генә кала. Фәрит Садриевның өметләре акланырмы-юкмы? Әллә аны бөтенләй кире кагарлармы9
Басуларда хезмәт гөрелтесе тынгач, сөрелгән буразналар өстендә җылы якларга очып китәргә җыенган каргалар гына йөренгән бер мәлдә, яңгырлы кара көздә дип әйтик, мин Фәрит Садриевның кыр станында төн үткәрдем Безнең аның белән беренче очрашуыбыз гына түгел. Мин бирегә аларның фермер хуҗалыгы оешып кына килгән, әле барлык уй- ниятләре. өмет хыяллары алдан әйтеп булмастай бер томан эчендә генә чагында килгән идем инде Ул вакытта Фәрит Садриев менә шушы вагоны эчендә сарык тиреләре эшкәртеп, кичектергесез хаҗәтләренә тотар өчен «акча сугып- утыра иде Бу килүемдә, әлбәттә, истәлекләргә кереп киттек, ул вакыттагы борчу-мәшәкатьләрне бүгенгелөре белән чагыштырып, көлешеп тә алдык. Аннан соң ул шушында—басу читендә
салыначак йортына газ кертү өчен экскаватор белән траншея казылып куелганын да әйтеп алды. Үзе тиздән җир эшкәртүнең яңа ысуллары турында фән кандидатлыгына диссертация якларга җыена икән. Мин аның әле башкаларга билгеле булмаган тагын бер яңа машинасы белән дә кызыксындым: «Аны эшләрләрме, камилләштерәсең дә бармы әле9— дип сорадым.
—Әлбәттә, анысы да эшләнәчәк,—дип җавап бирде Фәрит Садриев — Башкалар өчен гадәти булмаса да, минем чәчкеч комбайным белән җир эшкәртергө-чөчөргә мөмкин. Мин инде шунсыз яши дә алмыйм Камилләштерүгә килгәндә, билгеле инде, аның чиге юк, бу варианты да соңгысы булмас Әллә бүгенге трактор-комбайннар, автомобильләр беренчеләре шикелле генәме? Хәзерге авыл хуҗалыгы техникасы да тулысынча яңартылырга, яхшыртылырга тиеш. Әле шундый башлы кешеләр дә табылыр, комбайн игенне урып-сугып алганда ук җирен дә сөреп барырлык булыр. Бирсен генә Ходай!
Аннары фермерлык хәрәкәтенең үзе турында сөйләшүгә күчтек. Нишләп бетәр ул? Сүнеп-сүрелеп калырмы, әллә тернәкләнеп китәрме? Бездә ничек тә, тегеләрдә ничек? «Бездә» дигәнебез—Рәсәйдә, «тегеләрдә» дигәнебез—Көнбатыш илләрендә. Көнбатышта авыл хуҗалыгы алга киткән шундый илләр бар, анда фермер чыгымнарының яртысына кадәрен дәүләт күтәрә икән. Ә Фәрит Садриев, ун ел фермерлык итеп, дәүләттән сукыр бер тиен дә алмаган. Киресенчә әле. өстенлекле шартларда хуҗалык итүгә билгеләнгән вакыт бетүгә үк, аның үзен юкә тунаган күк туный-чишендерә башлаганнар. Россия Федерациясенең 2002 елның 30 гыйнварында көченә кергән салымнар кодексында нинди генә салымнар саналмаган! Ул салымнарны аерым укып-санап чыкканда да башларың әйләнерлек. Бары тик шунысын әйтү генә дә җитәдер—алар хуҗалыкның барлык чыгымнарының биштән бер өлешен тәшкил итә. Сызгырырсың, кодагый!
—Фермерлык хәрәкәтенең язмышы аңа ил-дәүләт тарафыннан нинди мөнәсәбәт булуга бәйле. Сораулар күп, чишелмәгән мәсьәләләр—бихисап! Җиргә мин хуҗа булсам да, Алла ук түгел бит. Сиңа өстән ничек булышалар, хезмәтеңә уңай карыйлармы? Әллә инде, каһәрле заманнардагы кулаклар шикелле итеп, сөрергә үк җыеналармы? Тьфү, тьфү. тьфү— әйттем исә кайттым!—дип, әңгәмәбезне йомгаклап, ачынып-әрнеп сөйли башлады Фәрит Садриев.—Әгәр һәммәсе дә хәзергечә калса, бюрократ түрәләр көн күрсәтмичә, техникага, ягулыкка, ашамлыкларга буй җитмәс бәяләр һаман да арта торса, үз икмәгеңне үз бәяңнән сата алмыйча интексәң—дәүләт сине гел чикләп торса,—ай-һай!—белмим Бары тик шуны гына әйтә алам: фермерлык хәрәкәте таркалса-таралса да, аның иң соңгы могиканы мин булырмын, мөгаен!
Буа районыңда күргөн-ишеткәннәремнән ялкынланып, Расих Мифтахетдинов белән Фәрит Садриевның уңышларына куанып йөргәннән соң, бөтен илгә ишетелерлек итеп кычкырасы, чаң сугасы килә башлады: әйдәгез, фермерларча хуҗалык итүне киңрәк җәелдерик! Ләкин Мифтахетдинов белән Садриев шикелле уңган-булган, искиткеч сәләтле хуҗаларны кайдан җыеп бетермөк кирәк?! Алар бит дистөлөр-йөзлөр генә түгел, ә меңнәр- йөз меңнәр кирәк. Аннары шунысы да бар, әле бит күмәк хуҗалык булып яшөүче-эшлөүче һәм, әйтергә кирәк, әйбәт итеп эшләүче күпчелек крестьяннар да бар. Берөүләрен мактап, икенчеләрен рәнҗетергә дә ярамыйдыр, мөгаен.
Хәер, бүгенге күмәк хуҗалыклар турында башка вакытта сөйләргә калдырыйк. Чөнки анысы бөтенләй икенче җыр инде