ГОМЕРЕМ ТАҢЫНДА
АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬ
I
өз кереп, салкыннар башлану белән өйдә мине сабакка бирү турында сөйләштергәли башладылар. Кечкенә идем әле: алтыда гына. Укысын, белем алсын дип түгел, ә өйдә, аяк астында буталып йөрмәсен, колагыбыз бераз тынып торсын дип кенә бирергә теләделәр булса кирәк.
Белмим, мине сабакка биреп кенә өйдәгеләрнен колаклары тынармы икән? Чөнки өйдә миннән башка да бала-чага җитәрлек. Икесе бишектә берсе сенлем, икенчесе дәү абый улы. Алар нигәдер алмаш-тилмәш елыйлар Берсе туктаса, икенчесе шундук, авызын бөрештереп, кычкырып елап җибәрә. Аларны имезлек каптырып кына туктатырга була, башка берничек тә тынычландыра алмыйлар. Елыйлар да, елыйлар. Хәер, алмаш- тилмәш кенә түгел, кайчак икәү бергә кычкырып елап җибәрәләр. Андый чакларда әбиебез, куллары белән колакларын томалап, ак якка, бабай янына чыгып китә. Без дә, аннан күреп, колакларыбызны томалаган булабыз, имеш, елаган тавышларына түзә алмыйбыз.
«Без» дигәнем—ике апам белән бер энем, бер сеңлем. Сенлем әле тәпи йөри генә башлаган Ул да бишектәге балалар хорына еш кына кушыла. Кайчак алар өчәүләп шундый тавыш күтәрәләр,—мондый вакытта инде әбием генә түгел, ян сәке буенда, тәрәзә каршында итек тегеп, итек ямап утыручы абыйлар да, бу тавышка түзә алмыйча, эшләрен ташлап өйдән чыгып китәләр. Кыскасы, минем сабакка йөрүем белән генә өй эче тынып торыр дип уйламыйм.
Кайчак бу «музыкантлар» аркасында әбиемнән әнигә дә, абҗингигә' дә эләгә:
—Балаларыгызны нигә елатасыз?! Нигә карамыйсыз?!—ди ул аларга. Моны ул шундый ачуланып әйтә, әни белән абҗинги телсез калалар Әйтерсең, алар елата. Гаҗәп, әбиебез шуны да белми. Күреп тора лабаса. Елаклар ич алар. Шуңа елыйлар. Кайчакларда төнлә дә, көндез дә өзлексез
'А б ж и н г и — абыз җиңги
К
елыйлар. Берәү дә тимәгәндә, тик торганда да, чәрелдәп елап җибәрәләр Езаклары бу кадәр каян чыга торгандыр!
Әни белән абҗиңгине кызганам мин. Бигрәк тә әнине кызганам Мескеннәр, бала тавышын ишетсәләр, кайда гына булмасыннар—тышта, терлек-туар тирәсендә йөриләрме, әллә почмакта, казан тирәсендә маташалармы, барыбер шундук кулларындагы эшләрен ташлап, алар янына йөгереп киләләр, юешләнгән булса, чүпрәкләрен алыштыралар, йә коры ягына әйләндереп салалар, тирбәтәләр, авызларыннан төшкән имезлек- ләрен төкереп каптыралар. Алай да тынычландыра алмасалар, кулларына алалар, имезәләр, юаталар, ягымлы сүзләр әйтәләр.
Бу елак капчыклары өчен әбидән безгә дә эләккәли. «Нигә карамыйсыз, нигә тирбәтмисез?»—ди ул безгә. Без еламасыннар, тавышлары чыкмасын дип, кабык бишекләрне бик тырышып тирбәтәбез. Әни белән абҗинги күрмәгәндә шулкадәр тырышабыз, шулкадәр каты тирбәтәбез, мескен бәбиләр бишектән чак егылып төшмиләр. Бусы инде ин соңгы чиктә, тәмам аптырагач, йөдәгәч, урамга чыгасыбыз бик килгәч. Еламасыннар, нигә елыйлар! Үзләре тәпи йөри белмиләр, урамга чыга алмыйлар икән, минем чыгасым, уйныйсым килмимени? Бу кадәр аңсыз да булырлар икән!
Ишегалдында инде мине әллә кайчаннан бирле Актырнак көтә.
Хәер, кайчакларда без бишектәге сеңелләребезне бик теләп тирбәтәбез. Моның өчен безгә абҗинги манный пешергән кружканы кырырга, яларга бирә. Чиратлап бирә ул аны безгә: бер көнне—бер апага, икенче көнне—икенче апага, ә өченче көнне—мина. Манные әллә ни күп калмый калуын. Шулай да бик тырышып кырсан, бер бал кашыгы чамасында чыга Төбе, ин тәмлесе.
Манный боткасын казан астындагы учакта, калай кружкада пешерәләр. Ярмасын, бик кадерләп, кашык очы белән генә салалар. Бик кадерле ул манный ярмасы. Аны, акча биреп, сатып алырга кирәк Кечкенә чакта миңа дөньяда манный боткасыннан да тәмле нәрсә юктыр шикелле тоела иде. Хәлле булсак та, безгә бала чагыбызда манный боткасын пешереп ашатканнарын хәтерләмим.
Сабакка мине, барыннан бигрәк, әбинен йөртәсе килә:
— Йөрсен, күнегә торсын,—ди.—Укырга иртә кергән бала тырыш була.
Бабайның ул чаклы рөхсәт бирәсе килми
—Алтыда гына бит әле,—ди ул минем турыда.—Нигә шулкадәр иртә миен чертергә? Бераз үссен.. Аннары да өлгерер
Мин әле ми чертүнең ни икәнен аңламыйм. Ми дигән нәрсәне күргәнем юк.
Әни инде киндер кисәгеннән букча да тегеп куйды. Дөрес, яңа киндердән түгел, иске киндердән. Элек алъяпкыч булганмы шунда, сөлгеме—белмим. Кыскасы, тотылган киндердән. Миңа дигән букчаны иске киндердән теккәнгә бераз чәбәләнеп, тыпырчынып карасам да. үпкәләвемнең урынсыз икәнен бик тиз төшендем Әни миңа букчамны бик мактады:
—Иске киндердән теккән букча белән йөргән бала сабагын яхшы бел ә,-диде.-Аны хәлфәсе дә ярата. Суктырмый да. кыйнамый да.
Әнинең сүзе дөрес булса кирәк Безнең әни беркайчан ялганламый, һәрвакыт дөресен сөйли
Әтинең иң кече энесе Галәтдин абыйга, ягъни Кечкенә абыйга, һәр елны яна киндердән букча тегәләр. Шуңа күрә ул сабагын белми Зурлар аны еш кына орышалар:
—Нигә бу кадәр миңгерәү булдың икән син?!— диләр —Нигә сабагыңны белмисең, нигә тырышмыйсың икән?! Күрмисеңмени, яшьтәшләреңнең һәммәсе «Коръән»не су урынына эчәләр Ә син «Ясин» белән •Тәбарәк» сүрәләрен дә ятлап бетерә алмыйсың. Ничә ел инде шулардан уза алмыйсын Йә Алла, бу кадәр миңгерәү сарык булырсың икән!
Сарык?. Абый нигә сарык булсын Кеше ич ул абый, кеше! Яхшы кеше!
Бигрәк тә аны табын янында, ашаганда орышалар. Белмим, нигә табын янында орыша торганнардыр9! Әллә инде аш белән бергә аңа акыл кертергә дә уйлыйлармы икән? Хәер, анын өчен түгелдер. Башка вакыт орышсалар, абый аларны тынлап тормый, бишмәте белән бүреген ала да урамга чыгып китә. Моңа өйдәгеләрнен ачулары бик килә. Ул чыгып киткәч тә орышуларыннан туктамыйлар Нихәтле орышсалар да, абый аларнын сүзләрен ишетми, ишегалдында Актырнак белән уйный, аны төрле һөнәргә өйрәтә.
Табын янында орышканда исә абый урыныннан кузгала алмый Ул. аякларын ипләп кенә бөкләп, түр башына, тәрәзә янына менеп утырган, кулында бизәге кырылган китек агач кашык, ә табын уртасында- зур аш табагы. Аңардан бөркелеп, хуш ис таратып пар чыгып тора. Абый кулындагы кашыгын табак белән авызы арасында бик тиз йөртә, чумарның иң зурларын, тәмлеләрен эләктерә, табак төбе күренмичә, аш ашалып бетмичә, урыныннан кузгалмый. Кузгалса, табындагы чумардан бер нәрсә калмый. Башкалар аны шундук ашап бетерәләр Менә шуңа күрә ул, ашны ташлап, ишегалдына чыгып китә алмый, бер сүз дә әйтмичә, карышмыйча, ашый бирә.
Кай көннәрдә абый мәдрәсәдән бик күңелсезләнеп кайта, беркем белән сөйләшми, кашларын җыерып тик йөри, хәтта мәче белән дә уйнамый. Шундый көннәрнең берендә ул әни янына почмакка керде дә. күк киндер күлмәген күтәреп, аркасын ачып күрсәтте. Аркасында камчы эзләре, кара янып, буй-буй сузылып ята иде. Әни, моны күреп, кызгануыннан:
—Ай, Аллам! Нишләттеләр сине?!—дип кычкырып жибәрлс. кулындагы эшен дә куйды.—Баланы шулай суктырырга ярыймыни?! Әй. аларны... Кансыз да булырлар икән!..
Аны сабагын белмәгән өчен дә, намазга бармаган өчен дә суктырганнар икән. Ул көнне хәлфәнең нигәдер кәефе киткән булган, шуңа күрә жомга намазына бармаган әллә никадәр баланы яткырып камчы белән суктырган. Әни тыштан каз мае алып керде дә, башкалар ишетмәсен дип, авыз эченнән генә пышылдап юата-юата, анын ярасына сөртте. Әни кызгана аны, бик кызгана. Һәрвакыт яклый, ана сүз әйттермәскә тырыша. Кызганмаса, абый ана аркасын ачып күрсәтмәс иде. Башкаларга күрсәтми ул, хәтта әбигә дә.
Бу юлы да аркасы турында абый берәүгә дә әйтмәскә кушты
Камчы эзләрен күргәч, минем дә йөрәгем «жу» итеп китте, хәтта аркам да сызлый башлады кебек. Мин дә бит тиздән шул мәдрәсәгә барасы малай. Кем белә, бәлки, мине дә шулай суктырырлар.
Әни мине тынычландыра:
—Сине суктырмаслар,—ди.—Хәтта сиңа чәнчә бармак белән дә чиртмәсләр, сабагыңны белерсең син, яхшы укырсың,—ди.
Белермен шул. Әни бит мина букчаны иске киндердән текте. Иске киндердән теккән букча белән йөрүче балалар сабакларын яхшы укыйлар
Әни абыйны да юата, тынычландырырга тели:
—Хәлфә суккан жир тәмугта янмый,—ди.
Димәк, абыйның аркасы тәмуг утында беркайчан янмаячак! Моны белми идем әле мин. Алайса, суктырсалар да ярый икән Шулай да суктыртасым килми, берәүдән дә—мулладан да, әтидән дә суктырасым килми минем. Тәмуг әле ул еракта, әллә кайда, теге дөньяда, ә аркам монда, күлмәк астында гына. Тәмуг әллә бар, әллә юк Әти шулай, ди
Сабагын белмәсә дә, абыемның кулыннан эш килә. Уенчыклар ясарга оста ул. Кулына берәр такта кисәге эләксә, шуннан хәзер бер уенчык ясап ташлый: сука да. чана да, арба да ясый. Әмма мина барыннан да бигрәк, ул ясаган жил тегермәне ошый. Андый-мондый гына түгел, әкәмәт тегермән. Такта яручылары да бар Җил чыгып, тегермән канатлары
әйләнә башлау белән үк.бүрекле-чикмәнле ике кеше хәрәкәткә килә: кулларын бер күгәреп, бер төшереп, аркылы пычкы белән такта ярырга тотыналар, жил көчәйгән саен, кызурак эшлиләр.
Шундый тегермәннең берсе—капка башында. Ана узган-барганнар кызыксынып карыйлар:
—Тәмам кеше сыман бит,—диләр,—бүрекләре дә, чикмәннәре дә бар. Әкәмәт!..
Җәй көннәрендә ул мина да жил тегермәне ясап бирә. Такта яручылары булган тегермән түгел,—мондыйны гына, кечкенәне генә. Аны күтәреп, йә ишегалдында, йә урамда чабып йөрим. Чабам, ә таяк башындагы тегермән канатлары шылтыр-шылтыр килә, әйләнә, бөтерелә, тоташ бер түгәрәккә әверелә
Абый мәче белән этне дә төрле һөнәргә өйрәтә.
Актырнак атлы этебез бар безнең. Ялтырап торган куе кара йонлы, чыннан да, ак тырнаклы эт. Абый аны бик ярата. Ишегалдына чыкса, гел шунын белән уйный. Эт, аны күрү белән атылып, чабып килә дә анын янында бөтерелергә, сикергәләргә тотына, кулын ялаштыргалап ала, ә кайчак, алгы аякларын абый күкрәгенә куеп, битен дә ялый. Абый ачуланмый, көлә генә. Аннары абый, башыннан мескен бүреген салып, каерылып, аны бер читкә ыргыта. Актырнак шундук, атылып барып, бүрекне алып килеп бирә. Шуннан соң абый кулын кесәсенә тыга, нәрсәдер эзләгән сыман була. Эт, моны күргәч, алгы аякларын күтәреп, арткы аякларына баса, колакларын торгыза, күзләре уттай яна. Шатлыгыннан бер-ике тапкыр өреп тә куя. Абый ана ипи кисәге яисә берәр сөяк бирә. Ипине эт шундук чәйнәп йота да, тагын бирмәсме икән дип, койрыгын селкеп, карап тора, ә сөякне, бер читкә алып китеп кимерә. Кыш көннәрендә абый аны җигеп тә йөри. Тау шуа торган чанага жигә ул аны. Актырнак, абыйны тартып, ишек алдының бер башыннан икенче башына чаба. Без дә, бала-чагалар, анын артыннан калышмаска тырышып, йөгерәбез. Яхшы ул безнең абый, утырта, чанасын кызганмый.
Эт җигелгән чанага утырып йөрүдән дә кызык, рәхәт нәрсә бармы икән дөньяда! Чанага сузылып ятасың да, кулларың белән үрәчәгә чатырдатып ябышасын. Абый эткә сызгырып җибәрә. Актырнак, аның сүзен тыңлап, сөяк яисә ипи бирер дип өметләнеп, чананы тарткан килеш ишек алдының аргы башыннан чабып әйләнеп кайта. Шулкадәр каты чаба ул, юл өстендә җим эзләп, актарынып йөргән тавыклар, куркып, пырылдашып, бер читкә очалар, канат җилләре биткә килеп бәрелә. Сарыклар бер өемгә тупланып, башларын күтәргән килеш сиңа гаҗәпләнеп карап калалар, хәтта акбаш тана да гаҗәпләнеп карый, тик сыерның гына исе китми, салам өстенә яткан килеш күшәвен белә. Актырнак исә, бернәрсәгә карамыйча, сине җилдәй очыртып алып бара.
Рәхәт тә соң этле чанага утырып йөрүе!
Сабактан кайтканнан соң, абый кайчак өйдә мәче белән уйный, аны бергә кушырып тоткан ике кул аша да, идәннән берничә карыш югары күтәреп тоткан таяк аша да сикереп чыгарга өйрәтә. Сикермәсә, колагына чиртә. Мәченең бер дә колагына чирттерәсе килми, абый сүзен тыңлый, таяк өстеннән дә, кыршау сыман итеп кушырып тоткан куллары өстеннән дә сикереп чыга.
Миңа барыннан да бигрәк, мәчебезнең «кар көрәргә чыгуы» ошый. Мин анын бу һөнәрен һәр юлы бик кызыксынып карап торам, көләм.
Абый шүрлектән ипи пычагын ала да теп-текә итеп идәнгә кадый. Шуннан сон, мәчене тотып килеп, пычак янына бастыра, аңа ачуланып бармак яный. Мәче, куркып, бик шикләнеп, абыйга карап ала да, анын кыйнамый, ә бары яный гына икәнен күргәч, ярар инде алайса, синеңчә булсын дигән сыман, алгы аякларының берсен пычак киртенә, икенчесен пычак сабы өстенә куеп, тынып кала, ияге белән таяна, берникадәр вакыт шулай урыныннан кузгалмый тора.
Абый, аңа көлеп карап:
—Гапсаттар абзый кар көрәргә чыккан,—ди.
Без дә анын артыннан бу сүзне кабатлыйбыз, көләбез.
Чыннан да, ул нәрсәсе беләндер Гапсаттар абзыйны хәтерләтә, дөресрәге, без абый әйткән сүзгә ышанып, бала акылыбыз белән аны шулай итеп күзалдына китерәбез.
Гапсаттар абзый—безнең күрше, Насыйх исемле дустымның әтисе, абыйларның әйтүләренә караганда, авылдагы иң аз сүзле кешеләрнең берсе. Кыш көннәрендә ул кар яуса да, яумаса да һәр көнне иртән, көрәге белән себеркесен күтәреп, урамга чыга да капка төбен бик пөхтәләп себерә, ә кар яуган булса, ашыкмыйча гына көри, бер читкә тау шикелле итеп өеп куя, аннары, эшен тәмамлагач, арып булса кирәк, ике кулы белән көрәгенә таянып, ияген куллары өстенә куеп, уйланып басып тора. Узган-барганнар ана сәлам бирәләр, эндәшеп китәләр, ул барысының да сәламен ала, берсен дә алмый калдырмый. Кычкырып түгел, ә чал кергән сакалын селкетеп кенә ала.
Мәчебезнең пычакка таянып, уйланып басып торышы да ана охшый кебек. Бәлки, охшамый да торгандыр, бәлки, безгә генә шулай тоеладыр Ничек кенә булмасын, безгә кызык, без чыркылдашып көләбез.
Авылыбыздагы мәдрәсә көз көне, аяк асты каткач, салкыннар башлангач ачыла. Ана кадәр ул тәрәзәләре кадакланган, ишеге бикләнгән килеш мулла абзыйлар тыкрыгында япа-ялгыз моңсу гына, күнелсез генә булып утыра. Коймасы-фәләне юк, болдыры туп-туры тыкрыкка чыга. Әйләнә-тирәсендәге алабуталар, кычытканнар, тигәнәкләр арасында тирә-күрше тавыклары чүпләнеп йөри, басмалары җимерелгән, чалшайган болдырында кояшлы көннәрдә хәйләкәр кәҗәләр кабыргаларын җылытып яталар, ашыкмый гына, эре генә нәрсәдер күшиләр, узган-барганнарга күз кырыйлары белән генә карап калалар. Урыннары тыныч. Мәдрәсә ачылганчы, болдырга алар хуҗа, алар баш. Берәү дә аларны аннан кумый, тик хуҗалары куып кайтырга килгәч кенә, яисә инде үзләре: «җитәр инде, күп яттык, өйгә кайтып күренергә дә кирәк ләбаса»,—дигән шикелле урыннарыннан ялкау гына торалар, киереләләр һәм, болдыр идәненә кара «чикләвекләрен» сибеп калдырып, тоякларын шыртлатып баса-баса тыкрык буйлап горур гына китәләр.
Мәдрәсә ишеге ачылганчы укучы балалар иректә. Зурлары йорт һәм ындыр тирәсендә әти-әниләренә булышалар, ә кечкенәләре иртәдән алып кичкә кадәр урамда уйнап йөриләр... Хәер, кечкенәләргә дә эш җитәрлек, йомышка йөгерү, бала тирбәтү, терлекләрне, тавык-чебешләрне караганда булышу, йә тегесен, йә бусын алып килү, кул астына керү. Барысы да эш.
Хәзергә әле абый мәдрәсәгә үзе генә йөри. Мине кар яугач үзе белән бергә алып барачак Шуңа күрә мин һәр көнне кар яуганны көтәм, йокымнан уяну белән үк тәрәзә янына барам, урамга карыйм Инде җир каткан, көннәр салкынайган: яфракларын койган шәрә агачлар, ачы җилләргә түзә алмыйча, сыгылалар, бөгеләләр, аннары, гайрәтләнеп, көч җыеп, яңадан үз хәлләренә кайталар. Җил ыжгырып, сызгырып, янадан килеп бәрелә, яңадан сыга... Ә кар һаман яумый. Мин әнине дә. абыйны да аптыратам:
—Кайчан кар ява инде?!. Нигә яумый ул?.. Әллә быел бөтенләй яумаска булганмы?..—дим.
Минем дә дәү малайлар шикелле букча күтәреп, мәдрәсәгә йөрисем, шәкерт буласым килә. Шәкерт булу—зур булу белән бер иде мина. Ә минем зур буласым бик килә иде.
II
иһаять, бер көнне мин йокыдан уянганда кар яуган, бөтен дөньяны каплаган иде. Урам да, ишек алды да, өй түбәләре дә, каралты башлары да ап-ак.
Н
Моны күреп, мин шатлыгымнан кычкырып җибәрдем:
—Кар яуган, кар!.. Мәдрәсәгә барам!..
Өстемә киенеп тормыйча, башыма кәлләне1 эләктереп, шунда ук ишек алдына яланаяк йөгереп чыгып киттем, шатлыгымнан кычкыра- кычкыра, кар ерып, чабып йөгерергә, сикерергә, биергә тотындым. Ишек алдында шулай туйганчы чабып йөргәннән соң, урамга чыгып, тиз генә мәдрәсә яныннан да әйләнеп кайтырга уйлаган идем, шул ният белән бәләкәй капканы да ача башлаган идем, ләкин, кызганычка каршы, ак өйдән бабай карап тора икән. Ул, бик ачуланып, тәрәзәне шакылдатты, нәрсәдер әйтеп, бармак янады. Бабайны яхшы беләм мин. Анын сүзен тыңламыйча ярамый! Сүз тыңламаганны бер дә яратмый ул... Кесәсендә пәкесе бар анын. Ак сөяк саплы, үткен пәке. Ә урамда, капка төбендә, яшь өянкеләр үсеп тора, һәр өянкедә әллә никадәр ботак, әллә никадәр чыбык. Бабай кесәсеннән әлеге ак саплы, үткен пәкесен чыгара да шул чыбыкларның берсен, бик иплесен кисеп ала... Юк, бабайның сүзен тынламыйча ярамый, һич тә ярамый!.. Мин тиз генә өйгә кердем дә, берәүгә бер сүз әйтмичә, эндәшмичә, мәче шикелле, шыпырт кына мич башына менеп киттем, киптерергә куйган итекләр, утын пүләннәре артына постым. Бабай күрмәсен!
Мич башы җылы, рәхәт. Аякларым ут кебек яна.
Кечкенә абый мине шул көнне үк мәдрәсәгә алып китте.
Мәдрәсәгә минем беренче баруым түгел. Моңа чаклы анда Кечкенә абый белән дә, күрше малайлары белән дә барганым бар. Әмма сабак укырга баруым беренче тапкыр.
Авылыбызда ике мәхәллә иде безнең: карт мулла һәм яшь мулла мәхәлләсе. Икесендә дә мәдрәсә бар. Икесендә дә кадимчә укыталар.
Безнен йорт карт мулла мәхәлләсендә. Шулай булгач, мин дә карт мулла мәхәлләсендә укырга тиеш.
Безнең мулла—Вафа Минкин—кырык яшенә кадәр Бохарада укыган, ул заман теле белән әйткәндә, гыйлем тәхсил иткән. Тирә-якта бик атаклы мулла, авыл халкының әйтүенә караганда, гарәпчәне дә, фарсычаны да су урынына эчә. Мулла гына түгел, ишан1 2 да. Утыз-кырык мөрите3 4 бар. Күбесе читтән, Кыр ягыннан. Авылыбыздан берничә генә кеше мөрит.
Мөритләр һәр кече атна көнне авылыбызга хәтемгә3 җыелалар, ишан хәзрәткә сәдака төяп киләләр: бодай оны, ит, ярма, май, сарык, бозау һәм башка шуның кебек әйберләр. Кыш көннәрендә мөритләр аеруча күп җыела, бөтен мәчет әйләнәсе атлы чаналар белән тула.
Мин менә шул хәзрәт мәдрәсәсендә укырга тиеш булам.
Мәдрәсәгә мине бик тырышып әзерләделәр. Комган янына алып барып, битемне җылы су белән сабынлап юарга, борынымны яхшылап сөртергә куштылар, өстемә шул елны гына тегелгән бишмәт, башыма Кечкенә абыйның иске кырпулы бүреген кидерттеләр. Иске булса да, җылы иде ул, мех эчле иде.
Кайчакларда мин, аның эчен әйләндереп киеп, йә почмактан, йә сәке астыннан мүкәләп чыгып, энемне куркыта идем. Куркынычрак булсын өчен, тавышымны мөмкин чаклы калынрак чыгарырга тырышып, улаган, ырылдаган була идем. Энем, куркып, елап җибәрә иде. Моның өчен миңа кайчак апалардан шактый эләгә иде.
Менә шул бүрекне минем өчен сәндерәдән махсус алып төштеләр дә, тузанын, эчендәге чүп-чарларын бик әйбәтләп кагып, чистартып, бөтенләйгә мина бирделәр, кидертеп караганнан соң, үзеңә тегелгән
'Кәл лә—кәләпүш. 2И шан—үзен Алланын җирдәге вәкиле итеп санаучы дин башлыгы.
’Мөрит—ишанга кул биргән, ягъни, гомере буе аңа буйсынырга, ул кушканча яшәргә ант иткән кеше.
4Хэте м—Коръән уку, ишанның вәгазь-нәсихәтләрен ишетү өчен җыелган гыйбадәт мәҗлесе.
шикелле таман, шунын өстенә, бик килешә дә икән дип, мактап та алдылар. Тик Кечкенә абый гына, аларга карап, нигәдер көлемсерәп куйды, әбием дә нигәдер ана күз кысты һәм йодрык күрсәтте. Нигә көлемсерәделәр дә, нигә күз кыстылар? Берсе белән дә кызыксынмадым, вакытым юк иде, мәдрәсәгә ашыга идем, аннары әни. бик матур итеп елмаеп карап, аркамнан сөя-сөя, мине киендерә, мәктәпкә әзерли иде
Бу бүрекнен үзенә күрә кечкенә генә тарихы бар иде. Башта аны, яңа чакта, әти кигән. Аннары ул, бераз туза төшкәч, калыпсызлангач. бабайга калган. Бабайдан сон аны Кечкенә абый киеп йөргән. Бабай күпме кигәндер, белмим, әмма әнинең әйтүенә караганда, абый аны бары ике ел гына кигән икән. Хәзер инде ул миңа булды. Иске булган өчен түгел, ә бик зур булганга кимәскә чәбәләнеп караган идем дә. мине бик тиз күндерделәр, оялттылар:
—Ничек инде ул, әтиен кигән бүрекне кияргә теләмисең? Әтиеңә яраган, ә сиңа ярамый, имеш! Оят түгелме, кеп-кечкенә бит әле син, борын астың да кибеп җитмәгән,—диделәр. Мин шундук борынымны җин очым белән тиз генә сөртеп алдым да бүрегемне басып кидем, карышмадым
Бүрегем бик «таман» иде, ахры, мин аңа колакларым белән генә түгел, борыным белән дә кереп чумдым.
Нигә чәбәләнергә, нигә борчылырга? Зур булса, кышкы салкыннарда, бураннарда җылы булыр, борыныма хәтле батырып, рәхәтләнеп киеп йөрермен, бөтен малайлар кызыгыр. Аннары, башым да бит әле гел бер килеш тормас, үсәр, зураер, бүрегем бөтенләй кеп-кечкенә булып калыр
Төрле эшкә ярый торган чыдам бүрек иде ул. Кыш көннәрендә генә түгел, соңгы елларда, абый киеп ташлаганнан соң, җәй көне дә хезмәт итә иде. Аңа әле генә йомыркадан чыккан чебиләрне салып асрыйлар. Эче мехлы, жылы. Чебиләргә рәхәт анда. Туңмыйлар. Дөрес, бераз пычраталар пычратуын, нәжеслиләр, әмма угач, каккач, сабынлап югач бернәрсәсе калмый, яна шикелле чип-чиста була. Аннары, чебешләр гөнаһсыз мәхлуклар алар, нигә алардан чирканырга5 Бүрекне кидерткәндә әни шулай диде, моны бик ышандырырлык итеп әйтте. Әни дөрес әйтә безнен. Мин ана ышанам, ышанмыйча булдыра алмыйм.
Кулыма «Иман шарты»н тыккан букчаны бирделәр. Мин аны, олы шәкертләрчә, күкрәгемә кысып тотып, чыгып киттем. Капка төбенә кадәр озата чыккан әни артымнан кычкырып калды:
—Онытма аны, мәдрәсә бусагасыннан, әгүзе-бисмиллаңны әйтеп, ун аягын белән атлап кер! Аны кара, сул аягын белән атлыйсы булма!
Мин әнигә бертөрле дә жавап бирмәдем, хәтта борылып та карамадым. Борылсам, «таман» бүрегем шундук башымнан атылып төшәр шикелле иде. Болай да башымда чак тора: йә күземне томалый, йә бөтенләй артка китә, һич тә бер килеш тормый.
Абый мине юл буе үгетләп, батыр булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска өйрәтеп барды:
—Мәдрәсәгә укырга килгән малайны беренче көнне сынап карыйлар,—диде—Сынауны үтсәң, мәдрәсәгә алалар, үтмәсән—алмыйлар.
Бу турыда ишеткәнем юк иде әле. Мин, бик кызыксынып, сораша башладым:
—Ничек сыныйлар?
—Ничек дип, төрлечә сыныйлар. Үзен кебек малайлар белән көрәштереп, сугыштырып карыйлар. Сөзештерәләр дә.
Болар миңа әллә ни куркыныч булып тоелмады. Көрәшергә дә, сугышырга да була. Көрәшмәгән, сугышмаганмыни! Сөзешергә дә мөмкин. Тик маңгай гына чыдасын.
—Тагын ничек сыныйлар?
'«Иман шарты •—мәктәптә укучы балага «Әлифба» урынына бирелә торган беренче китап, беренче дәреслек. Ул 1875 елда Казанда, Кукубин матбагасында басылган.
—Бәлки, нәләт камыты кидертеп, мичне бер урыннан икенче урынга күчертерләр.
Нәләт камыты? Мондый камытның дөньяда барлыгын ишеткәнем юк иде әле. Тай камыты, сука камыты, бурлы алаша камытларының барлыгын беләм, әмма нәләт камытының нинди икәнен белмим. Абый да аңлатып бирмәде:
—Баргач, күрерсең,—дию белән генә чикләнде —Тик шуны онытма, ни кушсалар да эшлә. Бернәрсәдән дә курыкма. Курыкмаган малай барысын да булдыра.
Куркалар диме соң! Нигә куркырга!
Мулла абзыйлар тыкрыгына борылу белән үк, мәдрәсәдәге тавышлар гөрләп ишетелә башлады.
—Кечкенәләр генә калган икән. Зур шәкертләр ашарга кайтып киткәннәр булса кирәк,—диде абый.
Мин аңа гаҗәпләнеп карадым:
—Күрмичә торып, каян беләсең?
—Ник белмәскә? Күрәсең ич, ул кадәр шауламыйлар. Зурлар булса, шау-шу болай гына булыр идемени
Белмим тагы, башка вакытларда ничектер. Ләкин бүген мәдрәсә, бөтен тыкрыкны тутырып, шау килеп, гөрләп тора. Алты ташлы тегермән диярсең!
Мәдрәсәбез иске һәм кечкенә. Такта башлы, алты тәрәзәле, тәбәнәк, шыксыз. Нигез бүрәнәләре чери төшкән булса кирәк, бер ягы белән сәждәгә китеп бара
Болдырына менгәч, җилләр уйнап торган чоланга керәсең, аннары чыпталы шалама ишекне шыгырдатып ачасын. Бусаганы атлап керү белән үк әчелек1. Идәне һәрвакыт кара, чүпле, ярыклары шомлы булып ыржаеп тора. Бөтен җирендә шәкертләрнең салып ташлаган чабаталары, киез каталары, башмаклары тәртипсез сибелеп ята. Шунда ук стенадагы чөйләргә бишмәтләре, сары туннары эленгән
Мәдрәсәгә килеп керү белән борынга ниндидер авыр, әче ис килеп бәрелә. Мондый авыр, тынчу ис авылыбызның бер өендә дә юк.
Әчелекнең уң ягында кайчандыр агартылган, инде акбуры кырылып, кызыл кирпечләре чыккан, шуның аркасында шалама ала сыер төсенә кергән, авызы төтенләнеп, каралып беткән зур мич Аңа әйләнә-тирәли кызыл башлы, киҗеле сөлгеләр, шакмаклы тастымаллар, сөлгегә охшашлы тагын ниндидер киндер чүпрәкләр эленгән. Шәкертләр аларны юынганнан, тәһарәт алганнан соң киптерергә элгәннәр.
Шунда ук, идәндә, калҗайган зур ләгән белән бик күп дөнья күргән, шунын аркасында бәрелеп, сугылып, яньчелеп беткән, капкачсыз бакыр комган тора.
Түрне әчелектән калын имән такта белән бүлгәннәр. Такта, кабыргасы белән куелганлыктан, аның аша, бусаганы атлап үткән шикелле аякны күтәреп, атлап үтәргә кирәк. Берәүнең дә, аяк киеме салмыйча торып, бу тактаны атлап үтәргә хакы юк Чөнки тактанын аргы ягы— түр, мәдрәсә түре. Анда шәкертләр тезләнеп утыралар, сабак укыйлар, сабак тыңлаталар Мәдрәсәгә кереп, сабак биргән чакларда хәзрәт тә. хәлфә дә шунда утыра. Дөрес, алар, шәкертләр кебек, коры идәнгә утырмыйлар, ә мендәр өстенә утыралар. Мендәрне аларның дәрәҗәләренә карап салалар: муллага өч-дүрт мендәр, ә хәлфәгә—бер, яисә ике
Түрдә, бүгенге мәктәпләрдәге шикелле, кара такта да, парталар да, өстәлләр дә, урындыклар да, хәтта эскәмияләр дә юк. Түр шәп-шәрә диярлек. Анда бары тәрәзәләр өстендә сәндерә сыман киң шүрлекләр бар да, аннары стена буйлап тезелгән, төрле зурлыктагы, төрле төстәге кечкенә сандыклар бар.
Шүрлекләрдә тыгызлап тутырылган мендәрләр, киезләр, юрганнар.
’Әчелек—мәдрәсәләрдә аяк киемнәрен салып керә торган урын
ябынып ятыр өчен алып килгән иске чикмәннәр, бишмәтләр. Болар барысы да мәдрәсәдә кунып укучы шәкертләрнеке, аларнын урын-жирләре Төнлә алар аны идәнгә жәеп. тезелешеп яталар, ә көндез жыеп, шул киң шүрлекләргә тыгызлап тутырып куялар.
Сандыкларда шәкертләрнең китаплары. Кара шешәләре, карандашлары һәм каурый каләмнәре.
Сандыклар йозаклы. Шәкертләр аларны ычкырларына гаккан ачкыч белән ачалар, кирәк әйберләрен алганнан сон, яңадан бикләп куялар. Бу сандыклар мәдрәсәдә кунып-ятып укучы өлкәнрәк шәкертләрнеке
Кечкенә абыемның да сандыгы бар анда. Яшел сандык. Быел жәй ул аны үзе ясады, каяндыр буяу табып, бик тырышып буяды, кояшта киптерде. Сандыгы башта котсыз гына иде, буягач, шундый матурланып китте, аның кебек матур сандык берәүдә дә юктыр Хәер, белмим тагы
Кечкенә абый сандыгының эче дә бик матур. Ул ана бөртекле чәй, кәнфит һәм исле сабын кәгазьләре ябыштырды. Алар сандык капкачын ачу белән үк ялтырап күренәләр Бу кәгазьләрне карарга бик яратам мин. Андый сурәтләрне беренче тапкыр күрәм. Анда әллә нинди озын чәчле, озын мыеклы, зонтиклы кеше сурәтләре дә, эт, мәче, арыслан сурәтләре дә бар. Хәтта ике кыз сурәте дә бар. Берсенең башын гына ясаганнар, икенчесен биленә хәтле. Йкесе дә яланбаш, икесе дә чәчләрен, бүрек сыман итеп, башларына өйгәннәр. Икесе дә абыйга елмаеп карап тора. Хәер, мин карасам, мина да елмаеп карый алар. Елмайган итеп ясаганнар аларны. Берсе дә безнең авыл кызларына охшамый..
Кызлардан бигрәк, мине озын мыеклы кешеләр гажәпләндерә. Үзләре мыеклы, үзләре чәчләрен хатын-кызлар кебек үргәннәр. Абый әйтә: кытайлар алар, ди. кытайлар чәчләрен шулай үреп йөриләр икән, ди. Кытай дигән кешеләрне әле мин беренче тапкыр ишетәм. Менә бит ул ничек! Дөньяда әллә ниләр, әллә нинди кешеләр бар!
Тик, нигәдер, Кечкенә абый, сандыгын мәдрәсәгә алып китәр алдыннан, ул сурәтләрне ак кәгазь белән бик тырышып каплап, ябыштырып куйды. Ябыштырды дигәч тә, сурәтләргә зарар килмәслек итеп ябыштырды. Теләсә, абый ак кәгазьне ертып алачак та, әлеге кешеләр, этләр, мәчеләр янадан күренәчәк.
Абый сынлыгындагы ак кәгазь астында шундый сурәтләр барлыгын берәү дә белми. Тик абый үзе белә дә, мин беләм. Белсәм дә, бу турыда берәүгә дә, хәтта әнигә дә әйтмим. Абый аны берәүгә дә әйтмәскә кушты.
Сурәтләрне каплаганнан соң, сандык күңелсезләнеп, котсызланып китте. Башта мин аның сурәтләр өстенә ак кәгазь ябыштыруына, аларны кеше күрмәслек итүенә гаҗәпләнгән идем. Соңыннан аңладым: мәдрәсәгә, мәдрәсәгә генә түгел, өйгә дә сурәтле кәгазьләр алып керергә ярамый икән. Андый сурәтләр кыямәт көнне жанынны сорыйлар икән
Кечкенә абый кыямәт көнне аларга жанын бирүдән курыкмый булса кирәк. Курыкса, сандыгына ябыштырмас иде Ул бары мулла абзыйдан гына курка. Чөнки мулла абзый мәдрәсәгә сурәтле кәгазьләр алып керергә рөхсәт итми. Әгәр белсә, моның өчен суктырачак аны Абый камчыны бер дә яратмый. Хәер, кем яратсын аны! Күлмәгеңне салдырып, идәнгә сузып салсыннар да, каеш камчы белән чаж-чож каезласыннар әле. Яратырсың, бар!
Абый сандыгы эчендә кечкенә генә ике бүлем бар Берсе унда, икенчесе сулда. Абый анын берсенә карандашы белән каурый каләмен салса, икенчесенә кара шешәсен бик шәпләп ныгытып куя Үзе юк чакта кайберәүләр, үч итеп, аның сандыгын никадәр типкәләп йөртсәләр дә, карасы түгелерлек түгел. Аныкы кебек яхшы, ялтыравык кара башка шәкертләрдә бармы икән? Юктыр, мөгаен. Чөнки караны ул теш карасыннан үзе ясый, аңа чеметеп кенә шикәр сала, сәмих' сала, аннары
'С ә м и х —кайбер агачлардан, мәсәлән, чия-слива ишеләрнен ярылган кабыкла-рыннан агып чыгып каткан сок.
шешәсен утта, мич алдында тотып җылыта, тагын нәрсәдер эшли һәм ялтырап торган кара килеп чыга.
Китапларын да, кәгазьләрен дә, өйдә тотарга теләмәгән әйберләрен дә, хәтта ашарга алып килгән ипиен дә сандыгында саклый ул. Ачкычы ычкырында. Аны беркайчан да үзеннән калдырмый, бик саклап йөртә.
Мәдрәсә түрендә тагын бер нәрсә бар: өч җәпле каеш камчы. Гади камчы түгел, тимер очлы камчы. Мәдрәсә бусагасын атлап керү белән үк күзеңә ташлана,—ике тәрәзә арасында агулы елан сыман эленеп тора. Беренче тапкыр күргән чакта, мин бер мәлгә катып калдым, котым очты: «Укырга йөри башлагач, мине дә шуның белән суктырырлармы икән?»—дип уйладым, йөрәгем «жу» итеп китте.
Юк, бер дә суктырыласым килми.
III
ез, мәдрәсәнең чыпталы ишеген шыгырдатып ачып, барып кергәндә, анда өлкән яшьтәге шәкертләр, иртәнге сабакларын бетереп өйләренә ашарга кайтып киткәннәр, бары сабаклары соңрак башланырга тиешле кече яшьтәге малайлар һәм аларны укытучы берничә олы шәкерт кенә калган иде. Шуңа карамастан, мәдрәсә, тынгысыз корт оясы кебек, шаулап, гөрләп тора. Идәнгә, төрлесе төрле урынга тезләнеп утырган балалар сабакларын бар хәлләренә кычкырып укыйлар. Аларга карап идән уртасында басып торган күк күлмәкле, алача ыштанлы, тула оеклы, унбиш-уналты яшьләреңдәге бер малай, Җиһанша Керпе Гарифулласы, безнең кебек кечкенә малайлар әйткәнчә, Гарый абый, ачуланып, бармак янап, нәрсәдер әйтә иде: кычкырыбрак укырга куша иде булса кирәк.
Балалар, ишек ачылу белән үк, безгә таба борылып карадылар һәм нигәдер шундук укуларыннан шып туктадылар, Гарый абый да бармагы белән янаган хәлдә тынып калды.
Гарый абыйны беләм мин, өйләре бездән ерак түгел. Салам түбәле өй. Капка төпләрендә өч өянке үсеп тора. Юан, карт өянкеләр. Берсенә дә колач җитәрлек түгел, хәтта зурлар колачы да җитми. Өянке башларында карга оялары бик күп.
Гарый абый—зур шәкерт. Ул үзе дә укый, кечкенә малайларны да укыта. Шулай да көрәшкәндә Кечкенә абыйны җиңә алмый. Абый аны бөтереп кенә сала.
Гарый абый безгә таба борылды, яныбызга килде, бер Кечкенә абыйга, бер миңа таба караштыргалап торгач, нигәдер елмаеп:
—Йә, нихәл, Әбзәлтин?—диде.—Укыргамы әллә?
Минем өчен Кечкенә абый җавап бирде:
—Әйе, укырга.
—«Иман шарты»ң бармы соң?
Мин күкрәгемә кысып тоткан букчамны күрсәттем.
—Алайса, бик шәп!—диде Гарый абый.—Әйдә, өстеңне сал, әчелектә басып торма. Чын шәкерт бул.
Мин чын шәкерт булырга, алар кебек кычкырып укырга бик тели идем.
Гарый абый, нигәдер, тагын елмаеп. Кечкенә абыйдан сорады: —Ничек уйлыйсын, Галәттин, Әбзәлтинне сынарга кирәктер бит? Кечкенә абыйның дәрәҗәсе минем каршыда тагын да күтәрелә төште: монда аның белән киңәшмичә берни эшләмиләр икән. Менә нинди ул минем абый!
Кечкенә абый башта миңа көлемсерәп карап алды, тик шуннан соң гына җавап бирде:
—Сынамыйча булмый торгандыр. Гадәте шундый ич.
Мин гадәткә каршы түгел идем.
Гарый абый кисеп әйтеп куйды:
—Сынауны узмаган малай—малай түгел! Шәкерт була алмый ул!
7. «К. У.» № в
Б
Укырга керсә дә. сабагын белмәячәк... Әлифне таяк дип тә белмәячәк.
Болай булгач, теләсә нинди сынауны узарга әзер идем мин Сабакны белерлек кенә булсын!
Ул арада безнең янга бөтен малайлар җыелды. Алар Гарый абый белән Кечкенә абыйнын сөйләшкәнен кызыксынып тынлап тора башладылар. Берсе, кызыл кәләпүшле, алача ыштанлы, миннән бераз зуррак малай, Кечкенә абый күрмәгәндә мина йодрыгын күрсәтеп алды. Мин дә күрсәткән булыр идем дә аңа, бурычлы булып калмас идем, тик кулларым буш түгел иде шул, букчамны күкрәгемә кысып тоткан идем Әбием дә, әни дә шулай кушты: «Букчаны кендектән түбән төшереп тотма, гөнаһы була»,—диделәр. Бик зур гөнаһы була икән. Ә минем бер дә гөнаһлы буласым, тәмугта янасым килми.
Әлеге кызыл кәләпүшле малай миңа һаман күзләрен акайтып карап тора. Мин аның яныма килүен, башымнан бүрегемне алып чөюен сизми дә калдым. Мескен бүрегем башта түшәмгә барып бәрелде, аннары атылып, стена буендагы вак сандыклар артына барып төште. Малай аны тагын алып ыргытырга, һавага чөеп, уйнарга теләде, бүрегемә таба козгын шикелле ташланды. Мин тиз генә Кечкенә абыйга карап алдым. Ул, юньсез малайга ишарә итеп, миңа күзен кысты: «Нигә авыз ачып торасын? Бир үзенә кирәген!»—диюе иде аның.
Шундук мин, букчамны ташлап, әлеге малай артыннан йөгердем Күз ачып йомганчы янына атылып барып җиттем. Бик җайлы туры килде, сандыклар артыннан бүрегемне алырга маташканда өстенә мендем дә яттым, кыймылдарлык хәле калмады. Кайсыдыр шунда, колак төбемдә, әллә инде Гарый абый, әллә үземнең абый:
—Икмәк шүрлегенә менеп төш берне! Кеше бүрегенә сузылмасын,- диде.
Мин, үзем дә сизмичә, алар сүзен тынлап, тегенең чигәсенә ике- өч тапкыр менеп төштем. Бүреккә кагылмасын! Нигә кагыла? Әти кигән бүрек ич ул. Андый-мондый бүрек булса иде.
Безне аердылар, сугышырга ирек бирмәделәр. Кечкенә абый иңбашымнан тартып торгызды, Гарый абый теге малайны эләктереп алды. Кулымнан тотмаган булсалар, билләһи, бирәдер идем бит мин ул салма авызга. Бәхете!
Мин торганда инде бөтен шәкертләр яныма җыелганнар, шаулаша лар. көлешәләр, мине дә, әлеге кызыл кәләпүшне дә сугышырга дәртләндерәләр, котырталар иде Гарый абый орышмады, шулай да шелтәләп алды:
—Сабаклы букчаны идәнгә ташларга ярамый. Гөнаһы була. Алла сүзе язылган анда. «Иман шарты»нда.
Нинди Алла сүзе булсын анда?! Әкәмәт тә инде бу Гарый абый! Балаларны укытам дигәч тә, әллә ниләр сөйли.
Шелтәсе бетмәгән икән әле аның:
—Аннары,—диде ул,—итегеңне әчелеккә салып калдырырга кирәк иде. Түргә аяк киеме белән узарга ярамый. Мәдрәсә бит бу! Идәне пакь булырга тиеш анын. Намаз укыйлар анда.
Укысалар сон? Укый бирсеннәр. Анда минем ни эшем бар? Әйтмәгәч, итекне салырга икәнен каян белим мин? Аннары башыңнан бүрегеңне алып ыргытсын да, сине мыскыл итсен дә, син башта итегеңне сал, имеш, аннары гына артыннан йөгер. Көтәмени ул сине? Итегенне салганчы бүрегеңне эт итәр, киярлеген калдырмас. Өйгә кайткач, әнигә ни әйтермен мин? Кара син аны. Керпене, итегеңне сал, дигән була
Чишенгәннән, букчамны бер кырыйга куйганнан соң, мине сынарга керештеләр. Күңелем күтәренке иде Ни әйтсәң дә, әлеге кызыл кәләпүшне җиңдем.
—Ничек сыныйбыз?—диде Гарый абый, зуррак малайларга карап
Малайлар бераз уйга калдылар. Ниһаять, арадан берсе мичне түргә, тәрәзә янынарак күчереп куярга кирәк тапты. Авызы караңгы якта икән, аны яктыга, тәрәзәгә каратырга кирәк икән.
Мин әлеге, бик күптән акбур күрмәгән, төтенләп каралып беткән мичкә куркып карап алдым. Күчереп булырмы икән? Бик дәү бит. Ай- һай, көчем җитәр микән?
Кечкенә абыем карашымны сизде булса кирәк, шундук мине дәртләндерә башлады:
—Күчерәсең син аны. Берни түгел! Былтыр әле синнән дә кечерәк малай аны ишекле-түрле тартып йөрде.
—Кем малае?
—Кем малае дип... Нигъмәт Тукранбаш малае. Кәримулла. Беләсеңдер бит?
Белмәгән кая, беләм. Бездән ерак түгел алар, һи, ул күчергәнне мин күчермимме соң! Алайса, берни түгел ул миңа!
Гарый абый идән астыннан нәләт камытын алып чыгарга кушты.
Малайларның берсе, бик җитезе, ике әйттереп тормады, идән асты капкачын ачып, түбәнгә сикерде, бары ялангач кара тәпиләре генә күренеп калды.
Нәләт камыты дигәннәре—ярып-ярып та, ярылып бетмәгән, чыннан да камытка охшаган ике япьле карама пүлән калдыгы булып чыкты. Мин аны тагы чын камыт дип торам. Түгел икән.
Нәләт камытын муеныма кидерделәр. Бераз авыррак булса да, чыдарлык. Үзе бер дә камыттан ким түгел, муенда яхшы утыра, тиз генә салып булмый.
Шәкертләр дә, олылар да, кечеләре дә, бик рухланып, чамадан тыш күңеллеләнеп китеп, көлешеп, киҗеле сөлгеләр белән мине мичкә җиктеләр. Ике сөлгене дилбегә итеп тактылар. Җиккән ат дилбегәсез буламыни сон, диделәр. Чыннан да, җигелгән атның дилбегәсез булуын күргәнем юк минем. Гарый абый шул ук мич тирәли эленеп торган сөлгеләр арасыннан бер таррагын сайлап алды да чыбыркы кебек итеп иште.
Кечкенә абыем колагыма пышылдавыннан туктамады:
—Курыкма, курыкма, черәшебрәк тарт... Черәшсәң, күчерәсең аны... Берни түгел!.. Нигъмәтҗан Тукранбаш малае күчерде... Шундый җиңел күчерде, «эһ» тә итмәде...
Гарый абый, ишкән сөлгесен һавада болгап:
—На, малкай!—дип, атка чөңгергән шикелле, мина чөңгереп җибәрде, «дилбегәмне» дә җиңелчә генә тартып куйды.
Мин, бөтен көчем белән тырышып, тырышсам күчерә алам дип чын күңелемнән ышанып, килбәтсез мичне тәрәзәгә таба өстери башладым. Шулкадәр тырышып тарттым, нәләт камыты белән бергә муеным өзелеп чыга дип торам, сулуым капты, хәтта телем салынды.
Балалар, шаулашып көлешә-көлешә, бердәм кычкырып җибәрделәр.
—Кузгалды, кузгалды!. Бара, бара... Тырышыбрак тарт!..
Бармыйча соң! Бу кадәр көчәнеп тарткач, нигә кузгалмасын! Тукранбаш малаеннан киммени мин! Мин аны бөтереп кенә салам.
Гарый абый кулындагы сөлгесе белән аркама да тамызып алды:
—На, малкай! На! Яле, тагын бераз!.. Дүрт аякланып, дүрт аякланып! Абаланып тарт! Алай җиңелрәк..
Башка вакыт булса, аркамның сызлавыннан елаган да булыр идем, ләкин хәзер, мич урыныннан кузгалгач, шуның өстенә тагы бөтен малайлар көч биреп торгач, кайберләре куллары, инбашлары белән мичне этешеп, булышып та торгач, елауны кирәк тапмадым. Авыр булса да, ике-өч адым алга киттем. Күчерәм, тәрәзәгә күп калмады инде..
Малайлар да, хәтта Кечкенә абый да:
—Китте, китте!.. Бара, бара, тәрәзәгә күп калмады,—дип кычкыралар, шаулашалар, көлешәләр, ә мин бөтен көчем белән тырышам, абаланып тартам. . Абалангач, җиңелрәк бара икән. Инде тәрәзәгә күп калмады. Күп дисәң, ике адым Шуннан артык булмас
Бервакыт йөгем бөтенләй җиңеләеп китте, үзем стенага барып бәрелдем. Артыма әйләнеп карасам, ни күрим, каһәр төшкән мич һаман
урынында, бер карыш та кузгалмаган! Тик шәкертләр генә шаркылдап көләләр. Нигә көләләр, нигә авызларын ералар? Көләрлек нәрсә бар?. Кузгалды дигән булдылар. Ялганчылар!
Гарый абыйга рәхмәт! Эчен тотып шаркылдап көлсә дә, мактап алды:
—Сөлгеләр чыдамады, өзелде. Чыдаса, билләһи, күчерә идең. Маладис, Әбзәлтин!
Көлешеп туйганнан соң, көрәш башланды. Шәкертләр идәнгә тирәли тезелешеп утырдылар. Мәдрәсәдәге иң кечкенә малайларның берсе мәйданга чыгып басты, киндер күлмәк итәген ыштан бөрмәсе эченә җыеп кыстырды да кырыйлары сүтелә башлаган, коймактай җәлпәк кәлләсен басыбрак киде, учларына бер-ике тапкыр төкерде Гәрчә бу малай миннән берничә яшькә олы һәм зур булса да, сыналасы булгач, артык киреләнеп тормадым, чыгарга, көрәшергә булдым. Хәзергә мәдрәсәдә шуннан да кечерәк малай юк, диделәр. Булмагач, каян аласын аны! Сынауны үтмәсәң, укырга алмыйлар. Шуның өстенә Кечкенә абый да, аркама төрткәләп:
—Чык, чык, җиңәсең аны, җиңәсең,—дип котыртып тора.
Чыктым, учларымны төкерекләп, малайның ыштан бөрмәсеннән чатырдатып тоттым. Ул да билемнән кысып алды. Мондыйларны күрмәгәнмени мин! Жәй буе көрәшәм. Кечкенә абый мине үзем кебек малайлар белән һаман көрәштерә, көрәшергә өйрәтә.
Мәйданда, ярыклары ыржаеп торган идәндә, күпмедер вакыт әйләнгәләп йөрдек... һәм бервакыт, идәнгә чалкан килеп төшкәнемне сизми дә калдым. Мин малай астыннан чыгарга теләп тыпырчынганда, балалар шаулашалар, көлешәләр, ә түшәмгә эленгән унлы лампа әллә шәкертләр шаулаганга, әллә инде болай гына селкенә, тирбәлә иде.
Гарый абыйга тагын бер кат рәхмәт! Егылсам да, мактады:
— Көрәшә беләсең икән. Сынауның бусын да үттең,—диде.
Белмәскә соң! Көрәшә дә белмәгәч, ни була ул! Әгәр минем белән көрәшкән малай аяк чалмаган булса, мин аны...
Кечкенә абый да егылуымны гаеп итеп санамады, хәтта сәбәбен дә тапты:
—Бүген бәрәңгене аз ашады ул. Күбрәк ашаса, җиңми калмый иде,—диде.
—Ничәне ашадың соң?—дип сорады Гарый абый миннән.
—Икене. Берсе кечкенә генә иде.
—Әй, Әбзәлтин, Әбзәлтин, күбрәк ашыйлар аны. Кимендә дүртне ашарга кирәк иде. Жингән булыр идең.
Белгән булсам, дүртне генә түгел, бишне, алтыны, хәтта табактагы бөтен бәрәңгене ашап бетергән булыр идем. Каян беләсең бит аны!
Сынауның соңгысы итеп, мине Зариф исемле малай белән сөзеш- тереп карадылар. Тубал башлы бу малай да миннән зуррак, олырак иде.
Сөзешә белә идем мин. Дүрт аякланып басасың да, усал үгез шикелле муеныңны бөгеп, тамак төбе белән куркынычлы үкереп, сөзәргә килүче малайга каршы барасың, аякларыңны, кулларыңны җиргә каты итеп терәп, маңгаеңны мангайга китереп сөзәсең. Тик ерактан йөгереп килеп сөзәргә генә ярамый, алай сөзешсәң, күздән утлар чәчри, маңгай авырта.
Абый мине җәй көннәрендә, капка төбендә җыелышып утырганда, күрше-тирәдәге үз ишләрем белән еш кына сөзештерә иде. Җиңә идем мин аларны. Шуна күрә мине көлеп, мактап, Шиһабетдин үгезе дип атыйлар иде (әтием Шиһабетдин исемле булганга шулай атыйлйр).
Зариф миннән олы булса да, зур булса да, сөзешә белми икән. Каян белсен соң ул! Аның минеке кебек абые бармыни! Каян килсен ана андый абый!
Ул, мин сөзә башлаганны көтмичә, ашыгып, дүрт аякланып йөгереп килде дә тубалдай башы белән маңгаема шундый каты килеп бәрелде, сөзмәде, ә бәрелде, күзләремнән утлар чәчелде, мангаем ярылды, күзләрем
атылып чыкты дип торам. Шөкер, берни булмаган икән әле, тик елак капчыгы гына, үзем дә сизмәстән, чишелеп китә язды. Тиз генә әчелеккә йөгереп барып, итегемне кидем дә, бүрегемне, бишмәтемне, букчамны кочаклап, урамга атылып чыгып киттем. Артымнан Гарый абый нәрсәдер кычкырып калды, ләкин ана әйләнеп та карамадым.
Нигә карыйм? Сөзешә белмәгән малайны нигә чыгара? Шулай сөзештерәләрмени? Керпе шул, керпе! Кеше булса иде!
Аңа да. Кечкенә абыйга да әрнүем, үпкәм чамасыз иде. Елыйсым килә иде. Тик урамда елавы оят. Малайлар күрсәләр, көләрләр, күзеңне ачтырмаслар.
Чатны борылгач кына, бишмәтемне, бүрегемне кидем. Кечкенә абый артымнан куып җитте, кулында—кәләпүш. Карасам, минем кәләпүш.
—Нигә ташлап калдырдың?—ди. Кем ташласын аны9 Кәләпүш ташлап калдырырга җүләрмени мин? Үзе төшеп калган. Кечкенә абый кулыннан аны бер сүз дәшмичә генә тартып алдым.
—Нигә үпкәлисең миңа?—диде абый —Мин сөзмәдем ич.
Шул гына җитмәгән! Син сөзәр идең тагы. Бар. мир үгезе белән сөзеш. Мөгезләре белән күзләреңне актарып чыгарсын!
Бераз баргач ул, үз-үзенә эндәшкәндәй, авыз эченнән генә мыгырдап куйды:
—Зарифның, мескеннең, маңгаена йодрык хәтле шеш чыккан. Бик каты сөзгәнсең үзен дә, ул чаклы кирәкмәс иде... Үкереп елап калды..
Чынны әйтәме икән, алдамыймы икән дип. Кечкенә абыйга күтәрелеп карадым. Чынны әйтә булса кирәк, көлми дә, елмаймый да. Эчемә җылы кергәндәй булды, маңгаем да ул кадәр сызламый башлады: «Шул кирәк аңа, тубал башка! Әллә каян, ерактан йөгереп килеп сөзмәсен». Шулай да Кечкенә абый белән сөйләшергә теләмәдем.
Өйгә кайтып, әнине күргәч кенә, күзләремнән яшь атылып чыкты. Ни булгандыр миңа, үзем дә белмим. Берәр җирдә кыерсытсалар, кыйнасалар, суксалар, күз яшьләрем ул кадәр чыкмый, бары бер-ике тамчы гына тама. Ләкин өйгә кайткач, әнине күргәч... Йә, нигә сөйләп торыйм аны.
Мәдрәсә бусагасын ун аягым белән атлап кермәвем, бисмилла әйтмәвем кич белән йокларга яткач кына исемә төште. Менә бит ул! Хәер, барыбер мичне урыныннан кузгата алмас идем. Бик зур шул!
Әни әйтте:
—Мәдрәсәдә малайлар синең белән шаярганнар гына, мичне юри тарттырып караганнар,—ди.—Аны син түгел, әтиең кебек зурлар да урыныннан кузгата алмый, ун кеше дә кузгата алмый,—ди.
Кара син аларны! Мине кызык итмәкче булганнар икән. Әх, белгән булсам... Юк. анда мине генә түгел, беренче килгән бөтен малайларны шулай кызык итәләр икән. Гадәт шундый.
Гадәт шундый булгач, нишлисең! Буйсынмыйча булмый.
Иртәгесен мине Кечкенә абый белән бергә мәдрәсәгә җибәрергә никадәр тырышсалар да, бармадым.
Берничә көннән соң Гарый абый мине урамда очратты, малайлар белән куышып уйнап йөргәндә, көтмәгәндә, уйламаганда мәдрәсә тыкрыгыннан килеп чыкты да, көлеп, шаярып, тотып алды. Әгәр аны алданрак күргән булсам, өйгә йөгергән, качкан булыр идем, чөнки үпкәм бетмәгән иде әле. Маңгаемның сызлавы бетсә дә, үпкәм саклана иде.
— Нигә мәдрәсәгә килмисең?—диде ул мина.—Сынауны үттең ич. Бик яхшы үттең. Башкалар елап чыгып качалар. Ә син еламадың, бернәрсәдән дә курыкмадың, әйткәнен берен эшләдең. Маладис малай икәнсең. Кил, үзем укытырмын. Берәүдән дә кыйнатмам, тырнак белән дә чирттермәм,—диде.
Шундук аңа булган үпкәм каядыр китте, бетте. Бер уйласаң, Гарый абый яхшы малай ул. Нигә үпкәләргә ана? Аны мин «Керпе» дип тә атамас идем. Бер дә керпегә охшамаган.
Шулай да мин ул елны мәдрәсәгә бармадым. Алаларыма ияреп, сабакка мәзин өенә йөри башладым. Анда рәхәт, ичмаса. Мичне дә күчертмиләр, сөзештермиләр дә, көрәштермиләр дә. Хәер, көрәштерсәләр, шәп булыр иде. Кыхзар көрәшә белмиләр. Батыр калыр идем.
IV
әзин өенә сабакка көненә ике тапкыр бара идек. Берсе иртә белән, яктырып килгәндә, икенчесе—кич белән, кояш батар алдыннан.
Иртә белән дә, кич тә, укуга караганда, хезмәт «дәресләре» күбрәк була иде Апаларым һәм алар яшендәге кызлар тышта эшлиләр: ишек алдындагы, капка төбендәге карны көриләр, себерәләр, терлек асларын җыештыралар, аларга ашарга салган саламнарны җыеп, көлтә итеп бәйлиләр, урам коесыннан су ташыйлар, мал-туар эчертәләр, өйгә дә су ташып куялар; ә мин, үзем шикелле кечкенә малайлар, кечкенә кызлар белән бергә, өйдә, җылыда, идәнгә тезләнеп утырып, казларга, тавыкларга ипи турыйм. Дөресрәге, зур кызлар кисеп биргән телемнәрне алдымдагы таш табакка чәйнәп салам. Казлар да, тавыклар да чәйнәп биргән ипине яратыбрак ашыйлар икән. Хәлфә апа шулай ди. Без. төкерекләребезне күбрәк, мулрак чыгарырга теләп, ярышып чәйнибез, бер-беребездән уздырырга тырышабыз.
Мәзиннен казлары күп. Эре казлар. Тамак аслары зур булып салынып торган кытай казлары, ә Кадер киче1 ипиләре аннан да күбрәк. Келәттә, чормада тау кебек өелеп тора. Күптәнге ипиләр, таш кебек катып беткәннәр. Чәйнәве читен, тешләребез чак үтә, авызыбыз кибә, төкерекләребез җитми. Авызыбызны чылатыр өчен, яныбызда чүмеч белән су тора. Мәзин хатыны—безнен хәлфә апа—авызыбыз кипкәч, шушы суны эчәргә куша. Без исә, эчүгә караганда, кулыбыздагы телемнәрне суга манып алырга, тик шуннан сон гына чәйнәргә яратабыз. Хәлфә апа күрмәгәндә шулай итәбез дә. Хәйләбезне күрсә, ул безгә:
—Бик каткан телемнәрне суга манчытырга каршы булмас идем дә мин, бәпкәчләр,—ди ул бик ягымлы тел белән,—тик алай тураганны казларым өнәп бетермиләр шул.
Казлар өнәмәгәч, чыннан да. нигә суга манчырга? Без анын сүзенә ышанабыз һәм нәни кулларыбыздагы телемнәрне, коры, каты булса да. бик тырышып, хәтта ярсып кимерергә, чәйнәргә керешәбез. Тик казлар гына ашасын! /Хлар гына өнәсен!
Безне тагын да дәртләндерергә теләп, хәлфә апа эшебезне макташ- тыргалап ала. Хәер, мәзин үзе дә салпы ягыбызга салам кыстыра белә:
—Кара әле, сина әйтәм, бик тырыш шәкертләр булып чыктылар бит әле болар,—ди ул.—Нинди әйбәт турыйлар. Тагын да чәйнирәк төшсәләр, бөтенләй яхшы булачак бит бу.
Без чәйнирәк төшәбез, тырышабыз. Мактасыннар гына!
Мәзинне без, олылап, ихтирам итеп, хәлфә абый дибез, ә хатынын хәлфә апа дип тә, тәтәй дип тә атыйбыз. Икесенең дә исемнәре бар. билгеле. Хәлфә абый Шаһвәли Сәмитов, авылыбыздагыча гади итеп әйткәндә, Шәвәли мәзин, ә хәлфә апабыз—Гайникамал. Баласыз-чагасыз. картаеп бара торган кешеләр. Иген чәчәләр, урак уралар, мәзин вазифасын үтиләр, кыш көннәрендә мәхәлләбездәге кыз балаларны укыталар. Укытучылык итүләренә карамастан, икесенен дә белемнәре юк. Мәзин авылыбызда гына укыган, бабай сүзләре белән әйткәндә, шунда «ми черткән». Балалар кулында дәреслек булып йөри торган китапларны таный, «Коръән» сүрәләрен, төрле догаларны, ватып-җимереп булса да.
'Кадер киче—ураза аендагы дини бәйрәмнәрнең берсе. Ул көнне авыл халкы, сәдака итеп, мулла-мәзингә пешкән ипи илтә торган иде. Хәллерәк кешеләр, гаиләләрендә ничә жан булса, шуның санынча илтәләр иде.
М
күңеленнән белә, кирәк урында, бер дә тотлыкмыйча, туктамыйча кычкырып укый, биш вакыт намазны калдырмый, азанын бөтен мәхәллә халкы ишетерлек итеп, кычкырып әйтә. Шулай да тавышы икенче мәхәлләдәге Садри мәзиннекеннән калыша. Садри мәзиннең көчле һәм көр тавышы үз мәхәлләсенә генә түгел, безнең мәхәлләгә дә ишетелә, хәтта җәйге тын кичләрдә еракка, басуларга чаклы ишетелә икән. Халыкның әйтүенә караганда, күкрәге киң, тавышы моңлы. Аның азан әйтүен ишеткәч, кешеләр, туктап, тынып калалар, уйга чумалар. Шундый көчле, монлы тавышлы ул. Тирә-якта андый көчле тавышлы мәзин бер авылда да юк икән.
Хәлфә абый да аңардан калышмаска тырыша, азанны бөтен көче белән әйтә, тик аңа ул кадәр каты кычкырырга ярамый, тамагы карлыга, шуннан соң ул атналар буе азан әйтми, манарага менми. Кайвакытларда хәлфә абыебызның тавышы шулкадәр карлыга, азан әйткәндә генә түгел, сөйләшкәндә дә кәҗә тавышы чыга башлый. Шуңа күрәме, әллә башкагамы, авыл халкы аны Шәвәли Кәҗә дип атый.
Хәлфә абыебыз кәҗәне бер дә яратмый, хәтта кәҗә дигән сүзне дә яратмый. Әнием сабакка баруымның беренче көнендә үк колагыма бик нык тукыды:
—Кара аны, онытма, алар өендә кәҗә дигән сүзне әйтәсе булма,— диде.
—Ник?—дип сорадым мин аңардан, кызыксынып.
—Ник икәне сиңа кирәк түгел,—диде әни коры гына.—Колагын ишетсен: ул сүзне анда теленә аласы булма.
Әнинең сүзе кызыксынуымны гына арттырды. Нигә аларнын өендә кәҗә дип әйтергә ярамый икән? Әгәр әйтсәм, кәҗә дисәм, ни була? Нишләтерләр икән? Түрдә эленеп торган камчы белән суктырырлармы икән?.. Юк, минем бер дә суктыртасым килми. Ул камчы болай да күңелемә шом салып тора.
Мин «Кәҗә такмагы»нын берничә юлын күңелемнән беләм. Үз ишләрем белән без аны, кәҗә күргән саен, бөтен урамны яңгыратып такмаклыйбыз.
Кәҗә, кәҗә, Мәкәрҗә.
Кермә минем бакчага;
Керсәң минем бакчага, Утыртырмын бүкәнгә. Суктырырмын Иванга.
Иван—безнең авыл тимерчесе. Аның алачыгында сөремләнеп, каралып беткән зур имән бүкән бар. Аңа тимер сандал беркетелгән Иван абзый учактан әле генә алган, уттай янган тимерне шул сандалга сала да кулындагы зур чүкеч белән бик каты кыйный, бөгә, нәрсәдер ясый, бөтен алачык эченә җемелдәвек утлар сибелә. Бакчага кергән кәҗәне, тотып, чәрелдәтеп өстерәп барып, менә шул бүкәнгә утырталар да Иван абзыйдан суктыралар шикелле тоела иде миңа.
Мин үз-үземне аңламыйм, аларнын биш тәрәзәле, тар, кысан өйләренә, идәнне тутырып чабып йөргән бәрәннәр арасына барып керүем белән үк, нигәдер, «кәҗә, кәжә. Мәкәрҗә...» дип такмаклыйсым килә Алай гына да түгел, дүрт аякланып, бәрәннәр арасында кәҗә бәтие кебек кычкырып, ишекле-түрле чабып йөрисем дә килә.
Әгәр шулай чабып йөрсәң, кызык та булыр иде. Кызлар да, малайлар да туйганчы көләрләр иде. Ә хәлфә абый белән хәлфә апа нишләр иде икән?.. Кайчакларда үземне чак тыеп торам. Шулай да, түзмим, мич арасына кереп, берәүгә дә ишеттермичә, авыз эченнән генә «кәҗә, кәҗә, Мәкәрҗә» дип такмаклыйм.
Мәзинебезнең тавышы никадәр карлыкмасын, кайчакларда чәрелдәп чыкмасын, мәхәллә халкы аңардан канәгать. Нигә канәгать булмасын? Мәчет мичләрен яга, идәнен себерә, сукмактагы карны көри, мәетләрне
юа, күмешә, кирәк чакта «Ясин» чыга. Коръән укый, дога кыла, авыруларны өшкерә-төкерә, сулышы «шифалы», җитмеш җиде чирне «юк итә» торган догалар белә, аларны тотлыкмыйча, уйлап тормыйча укый, эшкә йөри, чакырган җирдән калмый, кыз балаларны укыта, бераз яза-сыза белә, хат яздырырга килгән кешеләрне кире кайтармый, матчага кыстырган каурый каләмен ала да, тәрәзә төбендәге чебенле кара савытына мана-мана, шунда ук язып бирә. Кешеләрнең әйтүләренә караганда, анын боргалап-сырлап язган хатын башкалар чак укысалар да. үзе яхшы таный.
Тәлинкәләрен күтәреп килгән кешеләргә ул зәгъфран белән исме- әгьзам догасын1 да язып бирә. Тәлинкәгә язылган бу «шифалы» доганы, җылы су белән юып, бисмилла әйтеп, авыруга эчерәләр. Шундый җитмеш җиде төрле «һөнәре» булган мәзиннән мәхәллә халкы нигә канәгать булмасын икән? Канәгать булганнардыр дип уйлыйм.
Озын буйлы, какча гәүдәле, чал кереп барган коңгырт сакаллы мәзинебез дә үзенең хезмәтеннән канәгать иде булса кирәк. Килгән сәдакаларны бик кәефләнеп кабул итә. кулларын күтәреп, озаклап дога кыла. Догасын кылганнан соң. учларын тиз генә битеннән алмый, ә шәригатьчә җыйнак итеп алдырган, чал кереп барган коңгырт сакалын яратып сыйпап тора. Доганы ул бик матур, бик оста кыла. Кем белә, авылыбызда анын кебек оста дога кылучы кеше булмагандыр да.
Мәчеткә дә, ашка да, хәтта мәетләрне күмәргә дә бик риза булып йөри ул. Намазга тантаналы төс белән бик мәһабәт бара. Башында кызгылт кәләпүшкә ураган, зур да, кечкенә дә булмаган чалма, өстендә, җәй булса, шактый туза төшкән, терсәк тирәләре ямалган соры җилән, кыш көннәрендә кемнәндер фидия га килгән камалы тун, кулында яшел башлы озын таяк. Ул, зур-зур атлап, кулындагы таягын адым саен селтәп җибәрә-җибәрә, эре генә бара. Юлда очраган, үзеннән олырак яшьтә булган кешеләргә ерактан ук сәлам бирә, аларның исәнлекләрен- саулыкларын сораша, хәлләрен белешә. Үзеннән кечерәкләрнең сәламнәрен дә бөтен кагыйдәсенә туры китереп ала. Гомумән, сәламне бирә дә, ала да белә ул. Кемгә ничек бирергә һәм аны ничек алырга кирәк икәнен тагын да яхшырак белә.
Без анын сәламне ничек бирүенә түгел, шулай ук аның зур-зур атлап баруына да түгел, ә яшел башлы таягына кызыгабыз. Безнең дә, шул таякны тотып, селтәп-селтәп җибәреп йөрисебез килә.
Хәлфә апага—тәтәйгә килгәндә, ул, киресенчә, кыска буйлы, тулы, йомры гәүдәле, ачык чырайлы, йомшак телле хатын иде Үзеннән кечеләргә, бигрәк тә безгә, укучы балаларга «бәпкәч» дип кенә эндәшә. Эш кушканда яисә алып килгән сәдаканы кулыбыздан алганда, аеруча тәмле теллеләнә иде.
Ул авылда иң оста өшкерүчеләрнең берсе иле. Карчыкларның әйтүләренә караганда, сулышы бик шифалы икән.
Авыруларны өшкерергә барганда, анын беркайчан да үзеннән калдырмый торган куян тәпие бар иде Ш\нын белән ул авырып ятучы кешенең сызлый торган жирен сыйпый-сыйпый өшкерә, авыз эченнән медер-мелер килеп нәрсәдер укый, пышылдый, өшкерүен һәр юлы «бик авыртсын, тиз бетсен» дигән тылсымлы көчле сүзләр белән тәмамлый. Аннары, учларын кушырып, амин тота, күпереп торган йомшак иреннәрен еш-еш тибрәтеп, авыз эченнән генә тагын нәрсәдер укый, күзләрен ярым йомып, укуы җаена бөтен гәүдәсе белән бер алга, бер артка таба берникадәр вакыт чайкалып тора, тик шуннан сон гына битен сыйпый. Хәлфә абый кебек, колачларын кин итеп җәеп, шаулап, гөрләп амин итми, тыныч кына, ашыкмый гына битен сыйпый Анын бөтен хәрәкәтендә, йөрешендә- торышында, хәтта вак-вак атлавында да ниндидер, күнелне тынычландыргыч 'Исме-әгъзам догасы—динчеләр фикеренчә, җитмеш җиде төрле авыруны дәвалый торган дога.
ягымлылык, йомшаклык бар. Авырып, сызланып ятучылар аның өшкерү- төкренүләреннән генә түгел, ә жан эреткеч шул ягымлылыгыннан, мөлаемлегеннән дә шифа өмет иткәннәрдер дип уйлыйм.
Күпне күргән, кулда йөри-йөри, инде карала, йоннары кыршыла башлаган куян тәпие шифалы дәва булып чыкмаса, авыруны терелтмәсә, аны ятагыннан торгызмаса, хәлфә апабыз өмстсезлеккә бирелми, үзенең «врачлык» багажындагы башка чараларны куллана. Йөгерек аяклы малайлар ана койма башыннан яисә өй кыегыннан чыпчык тизәге жыеп төшеп бирәләр Кырык данә чыпчык тизәге кирәк аңа. Тәтәй аларны. берәмләп санап (Алла үзе сакласын, кырыктан артмасын да, кимемәсен дә!), тәлинкәгә сала да эреп соргылт төскә кергән суны тондырганнан соң, хәлфә апабыз аны бик әйбәтләп өшкереп-төкереп, аның шифалы икәненә чын күңелдән ышанып, авыруга эчертә һәм. яңадан иреннәрен кыймыл- дата-кыймылдата, бик озаклап дога кыла.
Беркатлы тәтәебез уенча, дөньяда чыпчык тизәгеннән дә шифалы, файдалы дәва юк. Җәен-кышын өй кыекларында, койма башларында, тәрәзә каршындагы агач ботакларында чыркылдашып, сикергәләп йөрүче чыпчыклар Алланың иң гөнаһсыз мәхлуклары икән һәм шуна күрә тизәкләре шифалы икән аларның.
Әгәр инде тәтәйнең күп мәртәбәләр «сыналган, тикшерелгән» бу «дәвасы» да авыруны терелтмәсә, ярдәм итмәсә. ул бик гажәпләнә һәм бераз аптырап кала, шулай да өметсезлеккә бирелми, өметсезлек аның холкына туры килми. Анын һәр авыруга үз догасы, үз «шифасы», үз «дәвасы» бар.
Берничә көннән сон ул авыруны яңача, иң соңгы, иң ышанычлы итеп дәваларга керешә. Иске чабатага өеп туфрак тутырып керергә куша. Боерыгын шунда ук үтиләр. Җәй булса, туфракны урамнан алып керәләр. Кыш көне исә, идән астыннан алып чыгалар. Идән асты туфрагы бигрәк тә яхшы. Өйдәге кешеләргә күнеккән туфрак! Шуннан соң тәтәй, әгузе- бисмилла әйтеп, лакан янындагы себеркедән кырык чыбык сындырып ала. Бу да кырык булырга тиеш Артык та. ким дә булмасын! Чыбыклар озын түгел, һәркайсы бер карыш Башта ул аларны. итәгенә салып, бик тырышып өшкерә-төкерә. күзен йомып, башын бераз югары күтәреп, аралаштыра. Шуннан сон ул чыбыкларны, берәм-берәм кулына алып, йомшак иреннәрен кыймылдатудан һәм өшкерүеннән туктамыйча, хастаның сызлый торган урынына берничә мәртәбә төртә дә туфракка кадый, төртә дә туфракка кадый, явыз чирне авырып ятучы кешедән туфракка, чабатага «күчерә».
Чыбыкларны туфракка кадап бетергәч, кайберләренә авырып ятучының иске күлмәгеннән ертып алган кечкенә-кечкенә чүпрәкләр дә таккач, ышанычлырак булсын өчен тагын бер кат өшкергәч, дога кылгач, чабатаны барлык туфрагы, чыбыклары, чүпрәкләре белән бергә авылдан алып чыгып китәләр дә жиде юл чатына илтеп куялар. Шунда ул, каһәр төшкән авыру, имеш, әледән-әле узгалап торучы юлчыларның берәрсенә ияреп китә икән. Шуннан сон хаста кеше «тереләчәк», үзен анадан туган кебек хис итәчәк.
Бу чара да авыруны аякка бастырмаса, тәтәебез бөтен гаепне женгә- пәригә сылтый, жеи зәхмәте булган аңа, ди Моны бары Коръән чыгып кына «терелтеп» була икән. Кызганычка каршы, тәтәебез «Коръән»не укый белми Белсә, Коръән чыгар, иренмәс иде. сәдакасы килер иде— корсакны тишмәс иде.
Миңа тел ачкычы бирергә тиеш булган беренче хәлфәмнең шундый һөнәрләре бар иде, тик белеме генә юк иде. Ул бары «Иман шарты» белән «Бәдәвам»1 гына укыта иде.
'«Бәдәвам» —көйле, дини-әхлакый әсәр
V
әлфә апа минем шикелле борын аслары кибеп җитмәгән бала- чагаларны укыта. Анын «классы» почмакта.
Бөтен өйне тутырып торган ипи миче һәм такта белән бүленгән почмак тар. тыгыз Савыт-саба, чүлмәкләр, чиләкләр, куна тактасы, кисәү, пумала һәм түр якка чыгарырга ярамаган башка шунын кебек әйберләр барысы да шунда: йә идәндә, йә сәкедә, йә киштәдә. Почмакта һәм мич арасында аз гына буш урын бар. Без менә шул бушлыкта, бишмәтләребезне, бүрекләребезне салмаган килеш (кызлар яулыктан, шәлдән), тыгызланып, бер-беребезгә төртелешеп басып торабыз. Кулларыбызда китап. Беребездән беребез уздырырга тырышып, кычкырып укыйбыз.
Почмакта без генә түгел, тынгысыз бәрәннәр дә бар. Язга таба, сыер бозаулагач, безгә «сабакташ» итеп бозауны да алып керәләр. Ул мич арасында, муенчакта яши Безгә зур, матур һәм моңсу күзләре белән гаҗәпләнеп карый. Яратабыз без бозауны, анын муенын, колак артын, мөгез урынын рәхәтләнеп кашыйбыз. Бозау да безне ярата, сыена, ышкына, кытыршы теле белән кулларыбызны, битләребезне ялаштыргалап ала. Яларга ирек бирсәк, бишмәтләребезне дә ялый, аеруча, борыныбызны сөртә-сөртә беләү сыман шомарган, ялтыраган җиңнәребезне яларга ярата.
Кайчакларда мин өйдән, әнигә күрсәтмичә генә кесәмә тыгып, бераз тоз алып киләм. Берәүгә дә сиздермичә (сизсәләр, эш харап! Тоз— изге ризык), аны төкрекле кулым белән сылап алам да бозауга сузам. Ул, ләззәтләнеп, койрыгын селки-селки, учымны бик тырышып, яратып ялый. Балалар гаҗәпләнәләр. «Нигә Әбзәлтин учын бу кадәр яратып ялый сон ул?!»—диләр.
Бәрәннәрне дә яратабыз без. Алар да безнең арада айкалалар. Кайчак аларны тотып, сәке астына ябып куялар. Шулай да аннан чыгу хәйләсен табалар.
Хәлфә апабыз гаҗәпләнә:
—Әле генә ипләп япкан идем бит. Ничек чыгалар сон алар?—ди. Без. Насыйх исемле дус малай белән икәү, эчебездән генә көләбез, хәлфә апага күтәрелеп карарга куркабыз. Күтәрелеп карасак, сизәр кебек. Чөнки ул күрмәгән арала без сәке астын каплап куйган тактаны аякларыбыз белән төртеп ачабыз. Безгә бәрәннәр белән күңеллерәк. «Балалар нигә сабак укыйлар9 Нигә бәрәннәр белән генә уйнап йөрмиләр икән?»—дип уйлыйбыз.
Бозаулаганнан бирле сыерны да көненә ике-өч тапкыр өйгә кертәләр. Аңа, ишек төбендәге лаканга салып, күп итеп он сибеп, башак бутап бирәләр, ашаталар-эчертәләр, бозавын имезәләр, калган сөтен савалар.
Бозауны, бәрәннәрне яратабыз без, сыерны яратмыйбыз, анын белән дуслаша алмыйбыз, дуслашырга да теләмибез. Мөгезләре бик зур, шунын өстенә хәлфә апа да һаман әйткәләп тора:
—Бәпкәчләр, бәпкәчләр, сак булыгыз, якын бара күрмәгез! Мөгезе белән чөеп ыргытмасын. Бик усал ул...—ди.
Китапларны ла аның тирәсендә калдырмаска куша ул. Хәлфә апанын әйтүенә караганда, китапны бик ярата икән. Хәер, без моны үзебез дә беләбез. Китап белән килеп тә, китапсыз елап кайтып киткән кызлар моны тагын да яхшырак беләләр.
Бер почмакка, сыер керә алмаслык җиргә кысылабыз, тик ул чыгып киткәч кенә түр ягына аяк атларга батырчылык итәбез. Кызлар ул калдырган эзләрне ашыгып-ашыгып сөртәләр, юалар.
Юк. сыерны яратмыйбыз без. ул безгә «сабакташ» була алмый.
Тыштагы һәм өйдәге эшләр беткәч кенә кызлар, кулларын юып, бисмилла әйтеп, букчаларыннан китапларын чыгаралар, сабакларын тыңлаталар, яна сабак алалар. Өй эче язгы ташкын сыман шауларга, гөрләргә тотына...
Хәлфә абзый зуррак кызларны укыта. Алар «Һәфтияк», «Коръән»,
Х
«Тәкый гаҗәп», «Сабит алма», «Фәзаилеш-шөһүр», «Йосыф китабы» кебек китаплар укыйлар.
...«һәфтияк» дигәне «Коръән»нен бер кисәге, җидедән бер өлеше. Аны иҗекләп, көйләп тә укыйлар. Бу китапка керү өчен башта «Иман шарты» дигән дәреслекне укырга, хәреф танырга, иҗекне үзләштерергә кирәк. Шунсыз «һәфтияк»кә керешмиләр.
Югарыда исемнәре телгә алынган китапларның өчесе «Тәкый гаҗәп», «Сабит алма», «Йосыф китабы» көйле китаплар. Шулай ук хәлфә апа укыта торган «Бәдәвам» да көйле китап. Аларны көйләп укыйлар, шуңа күрә көйле китап дип атыйлар да. «Фәзаилеш-шөһүр» исә кыска-кыска дини хикәяләрдән торган китап..
«Йосыф китабы» аерата якын мина. Апаларым аны сагышлы, моңсу тавышлары белән көйләп укыганда, тыныч кына тыңлый алмыйм. Йосыфны абыйлары, юмалап, иркәләп, без сине яратабыз, сиңа бик матур җирләрне күрсәтеп кайтыйк әле дигән булып, сәхрага күтәреп чыгып киткәннәр дә төпсез коега ташлаганнар. Бер дә яратмаганнар, әтисеннән көнләгәннәр аны, дошман күргәннәр. Дошман күрмәсәләр, нигә дип ул мескен кечкенә малайны, үзләренең энеләрен, ачы сулы коега, мыжлап торган еланнар, чаяннар, хәшәрәтләр янына ташларлар икән? Җитмәсә, үзләре, ялганлап, елагандай булып, әтиләре янына кайтканнар да:
—Йосыфны бүре ашады, менә күлмәге генә калды,—дип, ана канлы күлмәк күрсәткәннәр. Күлмәкне юри кәҗә бәтие канына буяганнар.
Иртәгесен исә, шул ук явыз абыйлары аны, елатып, үкертеп, ялынуына, ялваруына карамастан, кәрван белән үтеп баручы чит-ят бер кешегә кол итеп сатып җибәргәннәр.
Апаларым көйләп укый торган «Йосыф китабы»н мин шулай анлыйм, бала акылым белән шулай күз алдына китерәм. Шуның белән бергә, бу дәһшәтле вакыйга безнен авылда, яисә әти белән бергә баргач, күрергә туры килгән күрше авылларның берсендә булгандыр шикелле тоела иде Сәхра да, төпсез кое да, хәтта кәрваннар узып йөри торган олы юл да әллә кайда түгел, ә шундадыр шикелле иде. Минем карашта әле дөньяның чиге дә әллә кайда еракта түгел, ә шул ук күрше авыллар артында, офык итәкләре янында иде.
Кол итеп сатылуның ни икәнен белми идем мин. Апаларым да белмәгәннәрдер дип уйлыйм. Шулай да инде мин, кешеләрне булмаса да, терлек-туарны сатуның ни икәнен белә идем.
Быел җәй көне безнең күрше Сөнгат абзый үзенең бик матур таен сатып җибәрде. Таен сатарга җыена икәнен ишеткәч, без бөтен тирә- күрше малайлар, алар капкасы төбенә җыелдык. Зуррак малайлар ишек алдына ук кереп киттеләр, мин бары капка ярыгыннан гына карап тордым. Ишек алды уртасында озын буйлы, җирән сакаллы, бик явыз кыяфәтле бер ят кеше, мескен тайны җиргә егып салып, бармак юанлыгындагы бау белән аның аякларын бәйләп маташа иде. Тайның бер дә бәйләтәсе килми, чәбәләнә, тыпырчына, урыныннан торырга азаплана, елагандай кешнәп, әнисен чакыра, башын җиргә бәреп-бәреп ала, Жирән сакал тайны үзе генә бәйли алмады, бер читтә монсу гына басып торган Сөнгат абзыйга, нәрсәдер әйтеп, кычкырып салды. Сөнгат абзый, сискәнеп киткәндәй куркып, тай янына килеп иелде. Аннары алар аны әлеге кешенең арбасына күтәреп салдылар. Тай, арбага салгач та. тыпырчынуыннан туктамады.
Капканы ачтылар, мин бер читкә тайпылдым. Җирән сакаллы явыз кеше, аякларын салындырып, арбага менеп утырды да алашасына чөңгереп җибәрде, арба кузгалды Мескен тай, нигә бәйләдегез мине, ни гаебем бар, дигәндәй, һаман тыпырчына, башын күтәрә, чәбәләнеп, зур кара күзләре белән кешеләргә карый, коткаруларын сорый, аннары, хәлсезләнеп, башын арбага сала һәм шунда ук, яңадан күтәреп, тыпырчынырга. каты кысып бәйләгән баудан ычкынырга, котылырга тели.
Арба урам буйлап китте. Без. күрше-тирә малайлары, бөтенебез бергә өерелеп, аның артыннан иярдек Урамда чабып уйнап йөргән, яисә, бу хәбәрне ишетеп, өйләреннән йөгереп чыккан башка малайлар да безгә килеп кушылдылар. Сөнгат абзый да. таеннан аерылырга теләмичә, бер кулы белән арба үрәчәсенә тотынып, икенче кулын адымы җаена селкеп жибәрә-җибәрә. берәүгә бер сүз әйтмичә, тик ара-тирә күлмәк җиңе белән күз яшьләрен генә сөрткәләп алып, кыр капкасын чыкканчы озата барды Капканы чыккач, Җирән сакалга нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, бер ана. бер тайга караштыргалап алды, ләкин бернәрсә әйтмәде, әйтеп ни файда дип уйлады булса кирәк, кулын гына селтәде, аннары, кинәт борылып, ындырлар арасына кереп китте. Сөнгат абзыйның бүгенгедәй башын түбән иеп, бөкресен чыгарып йөргәнен беркайчан да күргәнем юк иде. Тай артыннан өзлексез елап барган малайлары (ике малай, икесе дә миннән зур) аның ындырлар арасына кереп китүен күрсәләр дә, артыннан иярмәделәр, безнең белән баруларын дәвам иттеләр. Тайны саткан өчен алар әтиләренә бик каты үпкәләгәннәр иде. Ничек үпкәләмәскә! Мин дә үпкәләр идем. Шундый матур, шундый акыллы тайны күрмәгән-белмәгән кешегә сатып җибәрсен әле.
Сөнгат абзый ындырлар арасына кереп киткәч, әлеге җирән сакаллы кеше, безгә чыбыркысын селтәп, ачуланып:
— Нигә иярдегез сез?! Ни калган сезгә?. Бар, кайтып китегез, маңкалар! Югыйсә, мин сезне!..—дип. берничә тапкыр янаса да. курыкмадык, чәпчүенә, орышуына карамадык, арбадан бераз калышып булса да, тай артыннан баруыбызда булдык. Гәбенә күперен чыгып, бераз баргач кына, туктадык. Туктагач та әле тиз генә борылып кайтып китмәдек, юл өстенә өелешеп баскан килеш мескен тайны күзләребез белән озатып калдык. Арба ераклашканнан-ераклашты, бераздан карамчык булып кына күренә башлады, аннары бөтенләй күздән югалды. Тик шуннан сон гына авылга таба борылдык.
Гәбенә елгасына җиткәч, арабыздан кайсыдыр:
—Әйдәгез, су коенабыз,—дигән иде дә, көн эссе булуга карамастан, берәү дә коенырга теләмәде, мин дә теләмәдем, чөнки кайгыбыз зур иде, күңелләребез һаман әрнеп, сыкрап тора, елыйсыбыз килә иде.
Җитмәсә, кайсы малайдыр шунда:
—Ул кешене беләм мин, итче ул. Суярга алып китте ул аны,—дип әйтеп куйды.
Моны ишеткәч, котыбыз чыкты, катып калдык. Сөнгат абзыйнын кече улы. Гарифулла абый, күз яшьләрен тыя алмыйча, юл буе шыңшып килгән иде, бу сүзләрдән сон түзмәде, кычкырып елап, җиргә йөзтүбән капланды Өлкәнрәк малайлар аны юатырга, көйләргә керештеләр, әлеге эт авызнын сүзе дөрес түгеллеген, ялган икәнен әйттеләр. Гарифулла абыйны җирдән күтәреп торгызсалар да, тынычландыра алмадылар, сыгылып-сыгылып үксүен дәвам итте.
Малайларның теге эт авызга каннары бик кызды, кирәкмәгән сүз сөйләгән өчен, аны бик ачуланып, орышып, арабыздан куып җибәрделәр, хәтта кайберәүләр артыннан таш ыргытып та калдылар. Юкны сөйләмәсен, лыгырдамасын Авызыннан җил алсын иде аның сүзләрен!.. Шундый матур, шундый акыллы тайны суялармыни! Ана ничек кул күтәрелсен. Әгәр суйса, җир йотар үзен, аяз көнне яшен сугар!
Малайнын сүзенә ышануын ышанмадык, ялганлый торган гадәте бар иде анын. шулай да сүзе күңелебезгә шом салмыйча калмады, йөрәгебезне өтеп алды.
Бу кайгыны без тиз генә оныта алмадык. Мескен тай кайчак төшемә дә керә иде Мин аны җирән сакалдан качып кайткан итеп күрә идем. Күрәсен, качып кайтуын бик теләгәнмен. Имеш, ул качып кайткан да, урамда. Сөнгат абзыйлар өе тирәсендә елагандай кешнәп, өтәләнеп чабып йөри, бер капкага килә, бер читкә китә. Тик нигәдер капканы ачмыйлар, ишегалдына кертмиләр... Яисә мин аны аларның ишегалдында итеп
күрәм. Аяклары бәйләнгән, җирдә ята, тыпырчына Мин аны чишмәкче, коткармакчы булам. Чишә алмыйм, шулкадәр чиләп бәйләгәннәр, көчем җитми, тешләрем белән ябышам да, алай да булдыра алмыйм... Ишегалды буп-буш. Беркем юк. Урамнан малайлар тавышы ишетелә. Аларны ярдәмгә чакырам, кычкырам, кычкырам... ләкин тавышым чыкмый, хәтта үз тавышымны үзем дә ишетмим, бары гыжлыйм гына... Куркып, уянып китәм, як-ягыма гаҗәпсенеп карыйм: тай юк, Сөнгат абзыйлар ишегалдында да түгелмен, ә өйдә, идәндә, энем белән янәшә ятам, бөтен тәнем шабыр тир. Күнелем буш. Моңсу. Елыйсым килә..
Бик ияләшкән идем мин аңа, бик ярата идем мин аны. Ничек ияләшмәскә, ничек яратмаска кирәк аны? Бик матур иде ул. Күрше- тирә малайлары белән бергә мин, кайчакларда Сөнгат абзыйлар ишегалдына кереп, аның тирәсендә шактый вакыт әйләнгәләп йөри идем, кулымдагы ипи кисәген сузып, аны муеныннан да, аркасыннан да сыйпаштыргалый идем. Ипи алып кергән көннәрдә Сөнгат абзый малайлары миңа аның янына барырга, аны сыйпарга рөхсәт итәләр иде. Аны сыйпау, ана кулым белән орыну бик күңелле, бик рәхәт иде. Атларыбыз булса да, таебыз юк иде безнең.
Кем белә, бәлки, аның кебек матур тай бөтен тирә-яктә булмагандыр. Күзләре зур, кара, ялы тырпаеп тора, койрыгы кыска, бераз бөдрә. Хәер, ялы да бөдрә сыман. Аяклары нечкә, озын, бәкәлләре ак, ә үзе туры айгыр буласы Кояшлы көннәрдә йоны җем-җем итә. Бер караганда кызгылтсу, икенче караганда көрәнрәк булып күренә. Кыскасы, әйтәсе юк, матур тай!
м Тай кайгысы күңелемдә озак сакланды—бик кызганыч иде ул. Ләкин Йосыф аңа караганда да кызганычрак иде. Ни әйтсән дә, кеше баласы ул. Абыйлары кол итеп сатканнан сон. аны да шулай, кулларын-аякларын бәйләп, елавына, тыпырчынуына карамастан, арбага салып алып киткәннәрдер шикелле тоела иде. Аны бәйләп алып китүчеләрне дә мин, нигәдер, әлеге җирән сакаллы кеше төсле котсыз, явыз кыяфәтле итеп күз алдына китерә идем. Апаларым Йосыфның кол ителеп сатылу турындагы юлларны укыганда күз яшемне тыя алмый идем.
...Без үскән елларда халык арасында бик таралган китап иде ул. Хатын-кызлар анын күп кенә сәхифәләрен яттан беләләр иде, иң кимендә, берничә юлын гына булса да яттан укыйлар иде. Әбием белән әнием дә укый иде ул китапны. Ул ипи шүрлегендә, бик кадерле урында саклана иде. Кайчакларда әнием, ир-зат өйдә булмаганда, кич белән без йокларга яткач, яныбызга килеп утырып, безгә аның кайбер урыннарын күңеленнән көйләп укый иде...
Апаларым шигырь белән язылган китапларның барысын да көйләп укыйлар иде. Гәрчә андагы сүзләрнең күбесен анламасам да, эчтәлеген төшенеп бетермәсәм дә, көйләп укуларын яратам. Монлы да, сагышлы да итеп укыйлар. Бер тыңлаганда, кайгырып җырлаган шикелле, икенче тыңлаганда, әрнеп, көеп елаган шикелле тоела иде миңа. Бирелгән сабакларын укып бетергәннән соң, тирән сулап, көрсенеп куялар. Алар да Нөнкир- Мөнкирләрдән. зобаныйлардан, тәмуглардан, андагы җәзалардан, янулардан куркалар иде Берәүнең дә янасы килми—аларнын да, минем дә. Тагын мин «Фәзаилеш-шөһүр»дәге әкиятләрне тыңларга яратам. Дөрес, аларнын берсе дә моңача миңа урамда, капка төбендә җыелышып утырганда тыңларга, ишетергә туры килгән әкиятләргә охшамыйлар. Бу китапта хәйләкәр тазлар да, җиде башлы еланнар, аждаһалар белән сугышып, аларны җиңеп, патша кызларын коткарып кайтучы батыр егетләр дә юк, шулай да андагы әкиятләрне тынлап утыру кызык һәм күңелле.
...Бер заман ач шайтан белән тук шайтан юлда очрашалар Тук шайтан зур, таза гәүдәле, кызыл чырайлы. Ач шайтан исә, ябык, хәлсез, аягына чак басып тора. Тук шайтанны күргәч, ул бик гаҗәпләнә һәм аңардан сорый:
—Син әле күптән түгел генә минем кебек ябык идең. Бу кадәр тиз ничек тазардын? Нәрсә ашап торасын?—ди.
Тук шайтан үзенен нигә болай таза икәнен анлатып бирә:
—Тамагым тук минем,—ди—Хужам бисмилла әйтмичә ашый. Анын азыгын ашыйм, шуңа тазарам. Кешеләргә ул үзе ашаган булып күренә, ә дөресе, анын урынына мин ашыйм,—ди.
—Хуҗаң тазамы соң?—дип сорый анардан ач шайтан.
—Нигә таза булсын ул, азыгын мин ашап баргач. Ябык Көннән- көн ябыга,—дип жавап бирә тук шайтан һәм ач шайтаннан сорый:—Ә син нигә болай ябык?
—Нигә ябык булмыйм. Хужам табын янына утыру белән үк бисмилла әйтә, ашарга ирек бирми. Шуңа күрә һаман ач йөрим, ябыгам,—дип зарлана ана ач шайтан...
Шайтаннар барысы да усал алар. Кешеләрне бозарга, тугьры юлдан яздырырга гына торалар. Апалар укый торган китапларда шайтан мәлгуньнәр турында шулай язалар.
Мин, шайтаннар артыннан куып йөреп, бераз читкә киттем. Яңадан мәзин өенә, «мәктәбебезгә», бозаулар, тынгысыз бәрәннәр арасына кайтыйк
Хәлфә абый түр ягында зуррак кызларны укыта. Зур дигәч тә монда унике-унөч яшьтән олы кыз юк. Бу унөч яшьтән узган кызлар, йә өйдә генә утыралар, йә, тагын да «белемнәрен» арттырырга теләп, мулла өенә йөри башлыйлар, остабикәдән сабак алалар. Анда да шундый ук китапларны укыталар. Тик аерма шунда: мулла абзыйларның өйләре зуррак та, матуррак та. Түбәсе дә. мәзиннеке кебек такта белән түгел, ә калай белән ябылган, яшел төскә буялган.
VI
инем урыным почмакта, бәрәннәр арасында. Кулымда «Иман шарты».
Халык телендә «Иман шарты» дип аталган бу «дәреслек»—уналты битле, кечкенә бер китап. Тышына гарәп хәрефләре белән «Шәриатыл- иман» дип язылган. Татарчага әйләндереп әйтсәң, «иман шартлары» дигән сүз...
...Иртә белән дә, кич тә кызлар, өй тулы бәрәннәрне имезергә дип, тыштан сарыкларны алып керәләр... Алар бөтен өйне тутыралар, безгә басып торырлык та урын калмый. Без стена буйларына кысылабыз, сәке өсләренә менәбез. Менә шул вакыт, дөньянны онытып, хыялга бирелеп, китабыңны бер читкә куйсаң, хәлфә апа сүзе белән әйткәндә, авызынны ачып торсаң, берәр явыз сарык шунда ук аны теле белән ялмап ала да чәйнәргә керешә, син еларга өлгергәнче, йотып та жибәрә. Бәрәннәр исә, һәрвакыт диярлек, нәни авызлары белән «Иман шарты»на үреләләр. Аларнын бу гадәтләре безгә дә кызык. Без «Иман шарты» битләрен бәрәннәргә ялатабыз, аларны, кызыктырып, артыбыздан ияртеп йөрибез.
Сабакка озатканда әни һәрвакыт диярлек колагыма тукып жибәрә иде:
— Кара аны. китабынны сарыклар, бәрәннәр ашый күрмәсен Сарыкларны керткәч, сак бул, китабынны кулыңнан төшермә,—ди иде. Әни бәгърем колагыма ничек тукыса да сак була алмадым. Беренче кышны каһәр төшкән сарыклар ике «Иман шарты»н харап иттеләр. Берсен ак сарык, сәке өстендә калдырган җирдән алып, күз ачып йомганчы чәйнәп йотты, кычкырырга да, еларга да өлгермәдем. Икенчесен кара сарык ашады.
v Язгы кояшлы көннәрнен берсе иде. Тышта инде кар эри башлаган. Өй түбәсеннән тамчылар тама, тәрәзә каршындагы ялангач шомырт ботакларына кунган чыпчыклар канатларын кага-кага, чыркылдый- чыркылдый, нәрсә турындадыр сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. 111унла ук
М
бик житеJ бер песнәк, ботактан ботакка оча-куна, нәрсәдер эзли, карана. .
Мин, дөньямны онытып, тәрәзә янында шуларга кызыгып карап торганда, кызларның сарыкларны өйгә кертүләрен, бәрәннәрне имезә башлауларын сизми дә калганмын. Бары кулымдагы «Иман шарты»н янымдагы явыз кара сарык тартып алгач кына аңыма килдем Ләкин югалып калмадым, шунда ук, елан чаккандай, чәрелдәп кычкырып, сарык өстенә ташландым, йонына ябыштым. Сарык, үз гаебен сизеп һәм китабымны бирмәскә теләп, мине почмактан түр ягына өстерәп алып чыгып китте. Аннары башка сарыкларны, бәрәннәрне өркетеп, айкалып бераз йөргәннән сон, яңадан почмакка килеп керде, шулай да авызыннан китабымны ычкындырмады, ашыгып-ашыгып чәйнәвендә булды.
Ул котылырга тели, кача, ә мин аның куе йоныннан кулларымны ычкындырмыйм, кычкырам, башкаларны ярдәмгә чакырам, китабымны аның авызыннан алырга азапланам. Әгәр шул вакыт олырак кызлар ярдәмгә килмәгән булсалар, почмаклы-түрле сәяхәтебез шактый дәвам иткән булыр иде. Сарык зур, көчле иде, мине җилтерәтеп кенә йөри иде.
Барыбыз бергә җыйнаулашып тартыша торгач, каһәр төшкән сарыкның авызыннан мескен «Иман шарты»н коткардык. . Ләкин, кызганычка каршы, анын чиреге генә калган, ул да сарык селәгәе белән укмашып, изелеп беткән иде.
Китабымның бу калдыгы өстендә мин ул көнне күз яшемне аз түкмәдем. Шуннан соң, ике тапкыр авызым пешкәч, сак булдым, бер китабымны да ашатмадым. Анын каравы, үзем ике «Иман шарты»ның башына җиттем. Берсен югалттым, берсен, бик тырышып укый-укый, тетеп, туздырып бетердем...
..Бер көнне без, туңып, өшеп, үзебездән дә зуррак салкын ияртеп, мәзин өенә барып кергәндә, тан атып килә иде әле Йокыбыз да туймаган, укыйсыбыз да килми иде. Хәлфәм безнең, бигрәк минем укыйсым, мәгънәсез иҗекне кабатлыйсым килмәгәнне белми иде, билгеле. Апалар тышка, терлекләр карарга, ишегалдын себерергә, су ташырга чыгып киткәч, хәлфә апа мине:
—Кил әле, бәпкәч, кил әле,—дип, асылмалы лампа янына чакырып алды.—Сабагыңны тыңлатыйм әле. Ятлагансың инде, белә торгансың.
Мин, бишмәтемне дә, бүрегемне дә салмыйча, китабымны тотып, хәлфә апа янына барып бастым. Ул дөрес әйтә, чыннан да ятлаган идем мин Хәтта, ятлый-ятлый туеп беткән идем. Чөнки иҗегемнән бернәрсә аңлашылмый, ә минем аны аңлашырлык итәсе килә иде. Ятлый торгач, тырыша „торгач, аңлашырлык булып чыкты шикелле.
—Йә әле, бәпкәч, укып кара әле,—диде хәлфә апам, бик ягымлы итеп. Кайчак ул шулай бик ягымлы эндәшә иде. Баласыз хатын иде ул һәм безне, кечкенәләрне ярата, ире өйдә булмаган чакларда, янына утыртып, «бәпкәч» дип әйтә-әйтә, аркабыздан сөя, башыбыздан сыйпый иде
Мин инде иҗегемнең «кәлимәтен таййибәтен» дигән ике сүзен беләм. Бу мина җитә калды. Бер нәрсә аңлатмый торган мәгънәсез иҗекне кабатлый-кабатлый тәмам туйгач, шул заманда балалар арасында таралган такмакны бик рәхәтләнеп, яратып такылдый башладым:
Кәлимәтен таебәтен.
Минем әни бай хатын;
Изүе тулы тәңкә.
Борыны тулы маңка.
Моның икенче варианты да бар. Анын өченче-дүртенче юллары:
Маңгаенда ука-чук.
Сандыгында б.. та юк,
дигән сүзләр белән тәмамлана.
Әни турында мондый сүзләрне такмаклавы яхшы булмаса да, мин аны күңелемнән үз әнием итеп түгел, ә башка, мин белмәгән малайның
әнисе итеп күз алдына китерә идем, шуның белән күңелемне тынычландыра идем Бөтен өйне тутырып торган шау-гөр арасында такмагым янымдагы иптәшләремә генә ишетелә иде. Хәлфә апам исә, авызым кыймылдаганны күреп, мине укый дип уйлый иде...
VII
л көннәрдә, «Иман шарты* күтәреп сабакка йөргәндә, мина дөньяда хәлфә апамнан да галим, анардан да зуррак укыган кеше юктыр шикелле булып тоела иде. Мин ана, анын галимлегенә чын күңелдән ышана идем.
Кайчак абыйларым өйдә хәлфә апам турында үзара бик гаҗәпләнеп сөйләшәләр иде.
—Ничек укыта икән ул? Чеп-чи надан бит. Әлифне таяктан аера белми,—диләр иде.
Мин әлифне таяктан аеруның ни икәнен белмәсәм дә. аларнын минем кадерле хәлфә апамнан көлүләрен, аны хурлауларын төшенеп, чын күнелдән әрни идем, хәтта күз яшьләремне дә кызганмый идем.
Хәлфә апамның «күзе шәйләмәве» өчен кайгырмый идем мин. бары шатлана гына идем. Чөнки соңрак, берәр сүзләп ижекли-ижекли, китапның уртасына житкәч, сабагымны белмәгән чакларда мин. анын күзләре «шәйләмәвеннән» файдаланып, ул төртеп күрсәткән сүз урынына бөтенләй икенче сүзне ижекли идем. Ансатрак ижекләсәм. телем-телгә йокмаса, ышана иде ул Шулай итеп, мин аны. мескен карчыкны, күрәләтә алдалый идем. Рәхмәт яусын аңа, шуның өстенә ул мине мактап та куя, башымнан да сыйпаштыргалый иде. Яшерми әйтәм: кайчакларда ул, алдавымны сизеп:
—Тукта, тукта әле, бәпкәч, дөрес укымыйсын шикелле. Алдыйсын бугай.—дип, колагымнан эләктереп ала иде.
Миһербанлы хәлфә апам колагымнан тотса да, йолкымый, бормын, тик бераз тарткалый гына иде. Мондый тартуларга үпкәләми идек без. Сабый бала булсак та, колакларыбыз күпне күргән иде инде. Мескен колакка тынгылык юк иде ул заманда Аны тиешлегә дә, тиешсезгә дә тотып боралар, йолкыйлар, тарталар, хәтта кайберәүләрне, усал малайларны, билгеле, колагыннан тотып, типкәләп, өстерәп тә йөриләр иде Кайчакларда колакларыбызнын кып-кызыл булып, ут шикелле янып торуына берәү дә гажәпләнми иде.
Шулай да колакларыбызны һәр нәрсәдән кадерләбрәк саклый идек без. Урамда берәрсе колакка үрелсә яисә, колагыңны кисим әле дип, кесәсендәге пәкесен капшый башласа, шундук бер читкә сыза идек. Барыннан да бигрәк, бабачыдан, анын күпне күргән чалгы пәкесеннән курка идек без. Андый чакларда өйгә таба үкчә күтәрүне, капка астыннан жәлт итеп кереп китеп, берәр аулаграк урында посып утыруны яхшырак саный идек. Башка вакытларда эт белән кусалар да, капка астыннан болай ансат һәм тиз шуып керә алмас идек.
Өйгә кайткач, сабагымны ара-тирә тыңлаталар яисә тыңлатырга тырышалар иде. Шуңа күрә мин хәлфә апамнан алган бер авыз ижекне бөтен күнелем белән бирелеп ятларга тырыша идем. Шулай да өйдә сабагымны тыңлатасы килми иде. Апаларым тыңлатсалар, ижегемнән һәр юлы хата табалар, хата тапкан саен, йә чеметәләр, йә колагымны эләктереп алалар иде. Чеметкәч тә, колакны да йолкыгач, нигә тыңлатыйм мин аларга! Әнием сукмый, кыйнамый, рәнжетми, бары яхшырак укырга гына үгетли иде.
Әтием сабагымны сирәк тынлата иде—вакыты юк иде. Ул, базардан- базарга йөреп, сату итә, өйгә төн урталарында гына тунып кайтып керә һәм без йокыдан торганчы яңадан чыгып китә—атнага бер-ике генә көн өйдә була иде Шулай да ул беркөнне сабагымны тыңлатмакчы булды һәм тан белән «мәктәпкә» чыгып китәр алдыннан әйтеп куйды:
—Сабагыңны белеп кайт, тыңлатам,—диде.
У
Ул көнне мина хәлфә апам «вәләктебе» дигән сүзне ижекләргә бирде Бу сүзне бик ошаттым мин. Аның татарчага тартымы бар иде. Алла сүзен бозмыйча, аны, шаярып, вәләк төбе дип тә, яңак төбе дип тә әйтеп була. Әтигә тыңлатасы көнне шундый ансат сүзнең туры килүенә бик шатландым һәм аны чын күңелдән бирелеп ятларга керештем, мич арасында кысылып басып торган килеш өзлексез кабатладым. Бәрәннәр белән дә, бозау белән дә уйнамадым. Нигә вакыт әрәм итәргә! Әтигә сабагымны тыңлатасы бар..
..Иҗекнең «вәләк, вәләкте, вәләктөбе» дигән өлешләрен бик ансат ятладым. Чөнки ул миңа «бәләк» булып ишетелә иде. Өйдә бәләгебез бар иде. Сабагымны кабатлаганда ул һаман күз алдымда торды. Кер чаба-чаба ашалып, шомарып беткән имән бәләк иде ул. Еш кына аяк астында аунап йөргән, моңарчы игътибарымны берничек тә жәлеп итмәгән менә шул авыр, салмак бәләк бүген, алган сабагым белән бергә уралып, жанланып, нурланып китте, алтын сыман ялтырап торган саргылтсу төсе, очып барган үрдәккә охшаган килбәте белән күңелем күгендә йөзә башлады. Ниһаять, китабымнан татарча сүз чыкканга шатланып, рухланып, ижегемнен ахырын йә «вәләктөбе», йә «яңак төбе» дип кычкырып- кычкырып, хәтта ашкынып тәмамлавымда дәвам иттем.
Бик яхшы ятладым, өйрәнеп җиттем дип уйлагач, өйгә иртәрәк кайтырга булдым, апаларымның ишек алдында эшләре беткәнен көтмәдем. Нигә көтим? Әтигә сабагымны тыңлатасы бар. Онытылганчы кайтып житим.
Сабагымны яхшы өйрәндем, беләм, әти мактамый калмас дигән уйда идем мин. Яшермим, макталырга тели идем.
Көн кояшлы, салкын. Шулай да борынны өшетерлек түгел. Салкын булса да, туңмыйм. Өстемдә бишмәт, аягымда үкчәсенә күн салган киез итек (мина кадәр аны апаларым киеп-киеп тә туздыра алмаганнар), башымда әлеге, күпне күргән, бабамнан калган тирән эчле, кырпулы бүрек. Аңа мин борыным, колакларым белән кереп чумганмын. Кулларымда киндер тышлы зур бияләй. Әллә ни зур түгел, учлап тотсаң, кулдан төшми.
Рәхәт. Күңелем күтәренке. Нигә күтәренке булмасын? Сабагымны беләм, әтигә тыңлатырга кайтам. Кеше кебек, юлдан түгел, ә кичә яуган йомшак карны сөреп кайтам, бернәрсәгә дә, койма башларындагы чәүкәләргә дә, чыпчыкларга да карамыйм, аларны санап та тормыйм, сабагымны кабатлыйм. Онытыла күрмәсен!
—Ваусенвә, ләмсенвәлә, кәпкәсәкен вәләк...
Шулай бик тырышып, бөтен күңелем белән бирелеп, ижекли-ижекли өйгә кайтып барганда, көтмәгәндә каяндыр, Камалулла капка астыннан булса кирәк, шалама бер этнең, атылып чыгып, сикерә-сикерә миңа өрә башлавын сизми дә калдым һәм, куркуымнан чәрелдәп кычкырып җибәреп, йөгерергә тотындым. Биш-алты адым да атлый алмадым, тирән көрткә йөзтүбән капландым.
Безнен тирәдә мондый явыз, мондый шалама эт юк иде бит! Каян килеп чыкты сон бу каһәр төш кере.
Әле рәхмәт, урамнан узып баручы Камалулла бабай кулындагы таягы белән этне куып җибәрде дә мине, юатып, иркәләп күтәреп торгызды, көрт өстенә сибелгән итегемне, бүрегемне, бияләйләремне жыеп бирде, хәтта букчамны да кулыма тоттырды. Букчамны тоттыруын тоттырды, юлга да чыгарды, өс-башымны да какты, еламасын дип, жылы сүзләр дә әйтте, ләкин шулай да хәтеремнән чыгып качкан ижекне табып бирә алмалы. Егылган җиремнән торганда инде сабагымның бары «вәләк, вәләк төбе» дигән сүзләре генә исемдә иде. Хәер, «яңак төбе» дип шаярып әйткән сүз дә күңелемдә сакланган икән.
Бик күңелсезләнеп, куркып, өйгә кайтып кердем. Әле ярый әти өйдә булмады Шулай да. кайтып кереп, сабагымны тынлата күрмәсен дип, тиз генә мич башына менеп постым. Чөнки иҗегемне инде оныткан
8. «к. у.. м в
идем, ә «вәләк төбе, яңак төбе» дигән сүзләрне тыңлатасым килми иде Сабый чагыбызда яңакларыбызга болай да, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә эләккәли иде.
VIII
рты кыш үтеп бара.
«Мәктәпкә» тәмам күнегеп җиттем, сарыклар, бәрәннәр белән дуслаштым, гадәтләрен беләм: китабымны ашатмыйм.
Зәһәр салкыннарда да сабагыбызны калдырмыйбыз, иртә белән дә, кич белән дә барабыз. Бармыйча калырга ярамый,—мәзиннең терлекләрен, казларын, тавыкларын карарга, ашатырга-эчертергә, асларын чистартырга, аннан чыккан тиресне өеп куярга, яисә бакчага чыгарып түгәргә кирәк. Ишек алдын да җыештырасы, себерәсе бар. Кар-бураннар әледән-әле булгалап тора, кайбер көннәрне авылыбызның кечерәк өйләрен күмеп китә. Мәзиннең дә өе зур түгел. Җитмәсә, авыл читендәрәк. Буран аны да, мәзин дип, балалар укыта, хәлфә дип. кызганып тормый, күмә. Андый көннәрдә без таң белән алар ишек алдына көч-хәл белән кар ерып керәбез. Апаларым һәм алар яшендәге кызлар букчаларын өйгә кертеп чыгалар да кулларына көрәк белән себерке алалар. Кар бик күп булып, хәлфә абый ат белән тарттырса, аңа булышалар, тартгырмаса, үзләре көрәп, төяп, чана белән урамга чыгарып аударалар, ишек алдын да, капка төбен дә себерәләр, ялт иттерәләр.
Апаларга өйдә дә эш бетмәгән: идән юалар, тузан сөртәләр, кер уалар, аны Гөбенәгә алып барып, чайкап кайталар, хәтта йон да эрлиләр, оек та бәйлиләр, бәйләмәсләр иде, хәлфә апаның күзе «шәйләп» бетерми
Безнең кебек кечкенәләргә дә эш җитәрлек—Кадер киче ипиләре әле бетмәгән. Гәрчә инде казлар суелган, каз өмәләре күптән узган булса да, асрарга калдырганнары бар, аннары тавыклары да аз түгел. Башмак танага да кирәк. Аларнын да без чәйнәгән ипине ашыйсылары килә.
Мин сабакка йөрим, иртә белән дә, кич белән дә барам, ә менә Кечкенә абыйга нәрсәдер булды, соңгы көннәрдә ул мәдрәсәгә теләр- теләмәс кенә йөри башлады. Көндез баргаласа да, төнлә анда кунмый Әй, мин Кечкенә абый кебек зур булсам, гел шунда кунар идем! Рәхәт анда. Төнгә каршы шәкертләр үзләре генә калалар, туйганчы уйныйлар, көрәшәләр, мендәр белән сугышалар, тычкан тоталар, тотканын-берен тәрәзә арасына ябалар, йә, коерыкларына тегәр җеп бәйләп, туйганчы уйныйлар. Төн уртасында урам егетләре җылынырга керәләр, төрле кызык нәрсәләр сөйлиләр,—әкият дисенме, башларыннан үткән әкәмәт вакыйгалар дисеңме,—барысын да сөйлиләр.. Юк, Кечкенә абый урынында булсам, мин бер дә мәдрәсәдән кайтмас идем. Өйдә аңардан:
—Әйт, нигә мәдрәсәдә кунарга теләмисең? Ни булды?—дигән сорауга каршы ул, башын иеп, мыгырдап кына жавап бирә:
—Ни булсын?.. Берни булмады Анда кунасым килми, бары шул гына...
Бик төпченә, йөдәтә торгач, кунарга бармавының сәбәбен болай аңлатты:
—Ватык тәрәзә янында ятам мин, туңам. Шуңа күрә анда кунасым килми...—диде.
Кечкенә абый дөрес әйтә. Тәрәзәдән жил өреп торгач, кар бөртекләре дә кергәч, туңдыргач, нигә кунсын ул анда. Юләрмени ул! Андый урында мин дә кунмас идем. Тәрәзә пыяласын куйгач, барыр, кунар, куганны көтеп тормас.
Монда, сәндерәдә, урыны җылы аның. Дөрес, сәндерә аның өчен кыскарагын бераз кыскарак та. шулай да аяк бөкләп яткач, сыярлык.
Кечкенә абый мәдрәсәгә кунарга бармаса да, сабакка йөри, иртә белән дә, кич белән дә, букчасын күтәреп чыгып китә. Тик, нигәдер, ул
Я
ГОМЕРЕМ ТАҢЫНДА Ц5 хәзер сабактан иртәрәк кайта Мин моны әнидән ишетеп әйтәм. Әни шулай ди. Аннары ул соңгы көннәрдә бик туңып кайта. Моны да әни әйтә. Аның каравы, хәзер ул бабайның да. әбинең дә, әнинең дә сүзен тыңлый, хәтта абҗингинен дә сүзен тынлый. Элек ул, үтерсәң дә, абжинги сүзен тыңламый иде. Хәзер ана эш кушып өлгерә алмыйлар, барысына да чаба. Эш дигән булып, кайчак сабакка да бармый кала. Әллә инде юри бармый кала?
Әни әйтә:
—Ни булды бу Галәтдингә?—ди.—Бик тә эш тыңлаучан булып китте,—ди.—Андый-мондый хәл юкмы икән?—ди, шикләнә.
Нәрсә булсын? Тындый. Бары шул гына. Мин дә үскәч, аның кебек сүз тыңлаучан булырмын әле. Хәер, мин хәзер дә тыңлыйм. Тик кайчак, нигәдер, кушканны бер дә эшлисем килми, ирендерә. Шундый чакларда мин зурларга гаҗәпләнәм: каян йомыш табып бетерәләр алар? Тегендә бар да, монда бар! Тегене эшлә дә, моны эшлә! Эшләмәсән, ярамый. Ялкау, диләр. Ә минем бер дә ялкау исемен күтәрәсем килми.
Кечкенә абыйны әйтәм әле, мәдрәсәгә бөтенләй йөрмәгән икән ләбаса. Кунарга гына түгел, хәтта көндезләрен дә бармаган. Укырга барам дип, букчасын күтәреп чыгып китүе алдау гына булган икән. Мәдрәсәгә барырга теләмәгән үзе кебек башка малайлар белән бергә эт куып йөргән икән. Бабай шулай ди, йә төрле аулак урыннарда, суынып бетмәгән мунчаларда посып яткан икән. Ялганы тиз ачылды.
Әй, Кечкенә абый. Кечкенә абый, үзең шундый зур малай, ә үзең алдыйсың! Алдарга, ялганларга ярыймыни сон! Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр ич. Беленде, беленми калмады. Кырык ел түгел, кырык көн дә үтмәде хәтта.
Бер көнне кич белән, өйдәге бөтен бала-чага бергә җыелып, түрдә сәкедә уйнап утыра идек. Әни белән абжинги дә шунда. Берсе жеп эрли, икенчесе бияләй тышлый.
Кечкенә абый сәндерәдә ята. Ул, төрле кыяфәткә кереп, сәндерә рәшәткәсе арасыннан башын чыгара да безне көлдерә: йә бүреген тиреле ягы белән әйләндереп кия. авызын-борынын чалшайта, күзләрен акайта, тешләрен ыржайта, әллә нинди тавышлар чыгара; йә, битенә корым белән сызып, сакал-мыек ясый да шамакай булып кылана... Ә без эчебез катканчы шыркылдап көләбез. Безгә көлке. Хәтта әни белән абжинги дә түзә алмыйлар, алар да көләләр..
Шундый минутларның берендә чолан ишегенең ачылып ябылганы ишетелде,—бабай ястү намазыннан кайтып килә иде. Гадәттә бабай, мәчеттән кайткач, яшел башлы таягын чоланда калдырып, ак өйгә—үзе тора торган якка кереп китә иде. Өстен-башын салып, бераз җылынгач кына, безнең якка чыга иде. Бу юлы ул, нигәдер, аш ишеге янына туп- туры килде һәм. керәчәген белдереп, ике тапкыр тамак кырды. Әни белән абжингигә сигнал иде бу: «Мин керәм. Киленнәр, түрдә булсагыз, почмакка кереп китегез»,—дигән сүзе иде анын. Гадәте буенча ул, тамагын кырганнан сон, ишекне бераз ачмый торырга, киленнәргә почмакка кереп качарга мөмкинлек бирергә тиеш иде. Бу юлы ул гадәтен сакламады, шундук ишекне зур итеп ачып җибәрде. Әни белән абжинги, урыннарыннан торып, тиз генә ана аркалары белән борылдылар, яулыклары белән йөзләрен каплап, мескенләнеп, бераз бөгелә төшеп, баскан җирләрендә катып калдылар Бабай ишектән кереп килгәндә, алар инде почмакка кереп китә алмыйлар иде. Юл «ябык». Тик бабай, тыштан алып кергән салкынны бөркеп, түргә узгач кына, алар йөзләрен һаман да каплаган килеш, кыерсытылган кешеләрдәй, бераз иннәрен җыера төшеп, почмакка кереп киттеләр. Бабайдан алар тел яшерәләр, аңа беркайчан да йөзләрен күрсәтмиләр.
Без бабайның ачулы икәнен бик тиз сизеп алдык. Чөнки ул ачулы чакта гына ишекне шулай тупсасына хәтле каерып ача да каты итеп яба.
Андый чакта без генә түгел, түшәмдәге җиделе лампа да куркуыннан калтыранып куя. Бу юлы да ул ишекне каты япты, лампа да куркуыннан булса кирәк, сүнәм, сүнәм дигәндәй, ике-өч тапкыр күзен йомып алды Без тынып калдык.
Бабай түргә узды һәм. як-ягына каранып:
—Галәтдин кайда?—дип сорады.
Ана җавап бирүче булмады, абый да эндәшмәде. Ул, бабайның тамак кырганын ишеткәч үк, сәндерәгә чумган иде. Ә без куркып калдык, чөнки бабай ачуланса, курка идек. Әни белән абжиңги исә, аңардан тел яшергәнгә, җавап бирмиләр иде. Тел ачып, җавап бирсәләр, бик зур әдәпсезлек булыр иде.
Бераз җавап көткәннән сон, бабай апалардан кайтарып сорады:
—Нигә әйтмисез? Теге җирбит кайда? Почмактамы, әллә урамда эт куып йөриме?—диде.
Бу инде бабайның бик ачулы икәнен күрсәтә иде, чөнки ул шундый чакта гына кешене «җирбит» дип атый. Димәк, Кечкенә абый хәзер анын күзенә чалынса, ана чыбыктан яисә чыбыркыдан котылмак юк. Хәер, абый моны бездән яхшырак белә, шуна күрә сәндерәдә тынын да чыгармый.
Билгеле, Кечкенә абый почмактамы икән, юкмы икән дип. бабай үзе дә кереп карый алыр иде дә, хәзер ана анда керергә ярамый—анда киленнәре утыра. Әгәр керсә, бабай тарафыннан бу да зур әдәпсезлек эшләнгән була. Безнең бабай андый түгел.
Апалар җавап биреп өлгергәнче, энем, мәми авыз, юмаланган булып, сәлпе теле белән лыгырдап ташлады:
—Баба, баба, ул әнә анда... тәндерәдә ята...
Сәндерәдә ятамы? Бабай гына чыгып китсен, Кечкенә абый күрсәтер әле сина сәндерәне, яңакларыннан ут чыгарыр.
Ул арада әнинең почмактан пышылдап кына әйткән сүзләре ишетелде: w
—Кызым, Һаҗәр, әткәйгә әйт: Кечкенә абыең өйдә. Йоклый. Бабай бу сүзләрне ишетсә дә, апа аларны шундук кабатлады: —Бабай, әни әйтә: Кечкенә абый өйдә. ди. Йоклаган, ди.
Чыннан да. Кечкенә абыйның тавышы-тыны ишетелми,—юри йоклаган булып ята булса кирәк.
Энем бабайга тагын нәрсәдер әйтергә маташа иде,—беләм мин аны. Кечкенә абыйның йокламаган икәнен әйтмәкче була ул. Шуна ачуым килеп, тиз генә ботыннан каты итеп чеметеп алдым. Тик кенә торсын, аннан сорамыйлар! Шундук ул, чәрелдәп, елак капчыгын чишеп җибәрде. Еларга дисәң, булдыра инде ул!
Бабай күреп торган икән ләбаса, башымнан түбәтәемне шап иттереп бәреп төшерде:
—Нигә тиясен аңа?! Мин сине!..
Елыйсым килсә дә, еламадым. Шул булыр инде—бабай һаман энемне яклый. Нигә яклый торгандыр аны? Тукта әле, бабай гына чыгып китсен, күрсәтермен әле мин ана. Елакны! Чебен тими чер иткән нәрсә!..
Бабайнын яхшы гадәте бар, беркайчан да ул безнең алда әтинен яисә әнинең сүзен аска калдырмый. Бу юлы да ул әнинең сүзен дөрескә чыгарды: әгәр әни: «Кечкенә абыегыз йоклаган»,—ди икән, димәк, йоклаган булып чыга.
Бабай ишеккә таба борылды.
—Уянгач, ул җирбиткә әйтегез, иртәгә иртүк мәдрәсәгә барсын,— диде.—Бармаса. миннән шәфкать көтмәсен. Күлмәген салдырып, ярырмын.
Бабай чыгып китте, өй эче яңадан тынып калды.
Әни белән абжиңги дә почмактан түргә чыктылар, абыйның да сәндерәдән башы күренде. Мин аны сикереп төшәр дә энемне янаклар дип көткән идем. Яңакламады, хәтта орышмады да. Мин дә ана тимәскә булдым. Иә тагын черелди башлар. Зурлар нигәдер гел аны яклыйлар.
—Сабакка йөрмисеңмени син?—дип сорады әни абыйдан —Нигә йөрмисең?
Кечкенә абый җавап бирмәде.
—Нигә йөрмисен соң? Нигә әйтмисен?.. Әллә тагын суктырдылармы9 —Юк,—диде абый борын астыннан гына —Суктырмакчы булганнар иде дә... качып чыгып киттем
— Нигә суктырмакчылар иде соң?
Нигә икәнен әйтәсе килми иде Кечкенә абыйның. Әни төпченеп, йөдәтеп интектермәде, бары киңәш кенә итте:
—Сабагыңа йөр син, Галәтдин. Йөрергә кирәк, укырга кирәк. Укымавын өчен соңыннан бик үкенерсең. Вакыт узган булыр.
Кечкенә абый яхшы иткән, суктыртмаган. Нигә суктыртырга? Анда бит, күлмәкне салдырып, идәнгә яткырып, бик каты суктыралар. Кечкенә абый моны яхшы белә, аркасындагы кутыр әле дә бетмәгән. Шулай да нигә суктырырга теләгәннәр икән аны? Беләсе иде.
Иртәгесен барысы да мәгълүм булды.
Бер көнне Кечкенә абый мәдрәсәдән өйгә ашарга кайтып киткәч, хәлфә, ачкыч яратып, аның сандыгын ачкан, нәрсә бар икән дип актарган. Сандык эченнән кеше башлары чыккан. Берничә кеше башы! Бабай шулай диде, кеше башлары, диде.
Моны ишеткәч, башта мин аптырап калдым: «Шундый кечкенә сандыкка берничә кеше башы ничек сыйды икән?—дип уйладым,—Каян алды икән ул кеше башларын?»
Моны уйлагач, йөрәгем «жу» итеп китте. Алла сакласын!.. Шулай да кеше башларын күрми калуым өчен бик үкендем. Вакытында әйтмәделәр бит. Әйткән булсалар, барып караган булыр идем... Аннары кылт итеп исемә төште: кеше башлары түгел бит, ә сурәтләр генә! Шулай да хәлфә аны яткырып суктырмакчы булган. Гажәп, сурәтле кәгазь өчен нигә суктыралар икән? Башта аларнын үзләрен суктырып карарга иде. Камчының нинди «татлы» икәнен белерләр иде!
Ястү намазында хәзрәт безнен бабайга әйткән: кеше сурәтен өйгә дә, мәдрәсәгә дә кертергә ярамый, дигән, кыямәт көнне ул жан сорый, дигән. Имеш, әлеге сурәтләр Кечкенә абый жанын сораячаклар. Сорасыннар, бирер абый аларга жан! Тотсыннар!
Әти көлә:
—Кәгазь генә бит алар. Ничек жан сорасыннар?—ди.—Аннары, кыямәт дигән нәрсә бармы икән әле? Күргән кеше юк бит аны,—ди.
Бу сүзләрне ишеткәч, әни куркып китте:
—Теленнән җил алсын! Тәүбә, тәүбә, әстәгьфирулла дип әйт,— диде.
Әти елмайды гына, тәүбә дип әйтергә теләмәде:
—Теге дөньядан кайткан кеше юк бит әле. Терелеп кайтып, сөйләсәләр, кем белә, бәлки, ышаныр да идем,—дип кенә жавап бирде.
Әни кыямәтнен барлыгына ышанса да, кәнфит кәгазьләрендәге сурәтләрнең кыямәт көнне жан сораячаклары на ышанмый.
Әти шул көнне үк, мәдрәсәгә барып, мулла белән дә, хәлфә белән дә сөйләшеп кайтты Кечкенә абыйны суктырмаска булганнар, гафу иткәннәр. Шулай да мәдрәсәгә икенче тапкыр сурәтле кәгазь алып килмәскә кушканнар.
Әти Кечкенә абыйга әйтте:
—Андый кәгазьләрең булса, өйдә генә сакла. Мәдрәсәгә алып барасы булма,—диде —Белмәссең ул чалмалы башларны, суктырырлар, оялмаслар...
Кечкенә абый инде белә, башка алып бармас.
Гажәп, мулла абзый белән мәдрәсәдәге хәлфә кеше сурәтеннән нигә бу кадәр куркалар икән?
Икенче көнне Кечкенә абый мине ишек алдында туктатты да бик төпченеп сорашты:
—Син мина дөресен әйт: сандыгымда сурәтле кәгазьләр барлыгын берәр малайга әйтмәдеңме?—диде.
—Әйтмәдем.
—Берәүгә дәме?
—Берәүгә дә.
Абый ышанмады, ант итәргә кушты. Мин, жирдә яткан саламны алып, бугазыма куеп китереп өздем дә:
—Менә!—дидем —Әйткән булсам, ипи йөзен күрмим!
Шуннан соң ышанды. Ялганларга, юләрмени мин!
Абый уйга калды. Миннән тагын сорады:
—Синеңчә, ничек: сандыгымда сурәтле кәгазьләр барлыгын хәлфәгә кем әйтте икән?
Мин дә, кызыксынып, аның үзеннән сорадым:
—Нигә сон ул сина?
—Белсәм, бәреп үтерер идем мин аны,—диде.
Мин куркып киттем: кеше үтерергә ярыймыни соң! Абый да курыкканымны сизде булса кирәк, төзәтеп әйтеп куйды:
—Үтерүен үтермәс идем, шулай да муенын борыр идем мин анын. Гомергә кәкре муенлы итеп калдырыр идем...
«Бусы ярый,—дип уйладым мин эчемнән,—Әләкләп йөрмәсен! Шул кирәк ана!»
Шуннан сон мин урамда булсын, мәдрәсә яныннан узганда булсын, кәкре муенлы берәр малай очрамасмы икән дип, кызыксынып караштыр- галый башладым Абый әләкчене тапмаган булса кирәк—кәкре муенлы бер малайны да очратмадым.
IX
тыздан артык укучының берсеннән дә ак кәгазь кисәге, карандаш сыныгы таба алмассың. Аның каравы, мәзиннең түр сәкесе янында, стенада безнең нәни йөрәкләребезне шомландырып, куркытып, каеш камчы эленеп тора. Почмак якта, өйнен хәлфә апа дәрес бирә торган өлешендә, камчы түгел, ә бары тал чыбык кына.
...Алар кайчакларда дәрәҗәләрен күтәрү, яисә хәлфә икәнлекләрен белдерү өчен генә, кырыс чырай күрсәтсәләр дә, бервакытта да мине һәм башка балаларны камчы белән суктырмадылар, рәхмәт аларга, бары селкетеп, ачулы кыяфәт белән минем һәм минем кебек сабыйларның баш очларыннан чыжылдатып, сызгыртып алу белән генә чикләнделәр. Бу да житә иде безгә, каһәр төшкән камчыны яисә чыбыкны хәлфәләребезнең кулында күрү белән үк коелып төшә идек. Идәнгә сеңә идек, йөрәкләребез, күкрәгебезгә сыеша алмыйча, тыпырчына, атылып чыгарга житә иде. Соңыннан аны тынычландыра алмыйча азаплана идек.
Без утырып түгел, ә аяк өстендә баскан килеш укый идек. Өсләребезне салмыйбыз, бары итекләребезне, чабаталарыбызны гына салабыз.
Барыбыз да кычкырып укыйбыз, дәресләребезне ятлыйбыз, өй эче яңгырап, шаулап тора, кайчак тәрәзәләр зыңлый.
Эчтән генә уку—укуга саналмый. Сабагыңны белсәң дә, белмәсән дә, кычкырып укы Кабатла. Ике-өч кат кына түгел, ун кат, йөз кат кабатла.
Укымавыңны, тик кенә басып торуыңны хәлфә абый да, хәлфә апа да, казый вазыйфасын үтәүче кыз да бик тиз күреп ала. Казыеннан курыкмыйбыз, ул бернәрсә эшләтә алмый, колактан тарта, ә менә хәлфә абыйнын кулы шундук камчыга сузыла, яисә ул бармагы белән ана ишарә итә. Бу ишарәне яхшы анлыйбыз һәм шундук кинәт бөтен көчебез белән кычкырып укый башлыйбыз.
Мондый шау-шуда, бака күлендә, кемнең нәрсә укуын, нинди
У
Г0М8РВМ ТАҢЫНДА цд сүзләрне кабатлавын берәү дә белми, төшенми, төшенерлек, ишетелерлек түгел.
Кайчакларда мин сабак итеп бирелгән бер авыз сүзне ижекли- ижекли туеп бетәм, мәгьнәсезлегеннән, миңа бернәрсә дә аңлашылмавыннан туям, өй эчендәге шау-шудан, гөрләшүдән файдаланып, үзем белгән, телемә килгән такмазаларын кабатларга тотынам
Ясин, такта чиләк ясыйм. Бүген бетерәм, Иртәгә китерәм.
«Ясин»—Коръән сүрәсе Апаларым уку башлаганнан бирле шуны кабатлыйлар, яттан өйрәнәләр, ә мин шундый сүзләр белән аларны үчеклим. Моның өчен алар мина суккалап та алалар, хәлфә абыйга әйтү белән дә куркыталар, шулай да мин такмаклавымнан туктамыйм, үч итеп такмаклыйм. Бусыннан туйсам, икенчесенә күчәм.
Әби бара мунчага.
Бер кулында мунчала; Барып керсә мунчага, Ике пәри кул чаба.
Болар сабакка караганда, кызыграк та, күңеллерәк тә. Мәгънәле дә. Андый такмазаларым күп минем
Безгә ник шундый такмазалар гына укытмыйлар икән? Ансат та, кызык та, ятлавы җиңел.
Такмазалар әйтүемне хәлфәм ишетми, белми. Иреннәрем кыймылдыймы?—Кыймылдый. Шул житкән! Димәк, укыйм. Аннары хәлфәләребез ул кадәр күзәтеп тә тормыйлар Үз эшләре дә муеннан. Хәлфә апа безнең кебек сабыйларга сабак бирә, үзе казан янында, мич тирәсендә маташа, аш-су әзерли, тик ара-тирә генә, безнең якка борылгалап карап:
—Нигә тынып калдыгыз7. Укыгыз, укыгыз!—дип әйткәләп ала.
Без кычкырыбрак укыйбыз, урамнан узып баручылар укыганыбызны ишетсеннәр дип укыйбыз. Ишетсәләр, хәлфә апанын күңеле була: ни әйтсән дә, тикмәгә генә мәзин хатыны булып тормый, нинди кычкыртып укыта!
Хәлфә абыйнын да эше күп. Укучыларның сабакларын берәм-берәм тыңлатып, аларга яна сабак биргәч, үз эшенә китә. Аның биш вакыт намазга барасы, азан әйтәсе, мәчет сукмакларындагы карны көрисе, идәнен себерәсе, мичләренә ягасы, лампаларына керосин саласы, куыкларын чистартасы бар... Бетмәгәнмени эш! Балалар укытам дип, өйдә генә тормас тагы! Анын атнага бер булса да базарга, төрле йомыш белән күрше авылларга да барасы бар Аннары авылыбызда үлем-житем дә булгалый. Бу кайгылы, күз яшьле эш беркайчан да мәзинсез башкарылмый. Шунын өстенә хәлфә абыегыз чакырылган жиргә ашка барырга да тиештер бит'.’ Нигә бармасын ул анда? Аннан калырга ярыймыни! Тамагын туеп кайту дисенме, аз булса да, кесәнә кереп торган сәдакасы дисеңме,—барысы да ярып тора хәлфә абыйга. Күрәсез, эше нинди күп. Муеннан, бугаздан. Балаларны укытырга вакыты да калмый. Шуңа күрә кай атналарда без хәлфә абыебызны берике генә күрә идек.
Аның өйдә булуына, булмавына, ягъни укытмавына, сабак бирмәвенә карамастан, апаларым «сабакка» тәртипле рәвештә йөриләр, көненә ике тапкыр баралар. Мин дә, букчамны түшемә кысып тотып, алар белән бергә барам, бергә кайтам. Бармыйча ярамый, хәлфә абыйларга булышырга кирәк. Хәлфә бит!..
Шулай да хәлфә абыебыз кече атна көнне өйдә булмыйча калмый Ул көнне без ана сәдака бирәбез, һәркем хәле-хәленчә. ягъни, әти- әниләре күпме бирсә, шуны алып килә бер тиен, ике тиен, өч тиен, хәтта хәллерәкләр биш тиен дә алып киләләр. Хәлфә абыебыз сәдаканың күләменә, бәясенә карап дога кыла Бер тиен өчен ике кулын агарып
барган сакалы тирәсендә иренеп кенә селкеп ала. борынын җыерып, иреннәрен дә кыймылдатмый. Ике тиен бирсәк, иреннәре бераз кыймылдый. амин итәргә дип. кулларын авызына кадәр күтәрә. Әгәр инде сәдакабыз өч тиен, бигрәк тә биш тиен булса, ул чакта хәлфә абыебыз доганы кызганмый, иреннәрен тиз-тиз кыймылдатып, кулларын кин итеп җәеп, шахлап, гөрләп дога кыла, битен маңгаеннан алып иягенә кадәр сыйпый, хәтта, бик канәгатьләнеп, сакалын да учлап тора.
Моннан тыш, әниләребез дә аларга, безне укыткан, шулкадәр «гыйлем» биргән өчен чын күңелләреннән риза булып, рәхмәтләр әйтеп, сәдака китергәлиләр: он, ярма, яна пешкән тәмле әйберләр, сугым суйган чакларда—ит Шунын өстенә хәлфә абый белән хәлфә апаның икесен бергә, парлап ашка чакыргалыйлар. кайчакларда мунча ягып та чакыралар. Хәлфә абый да, хәлфә апа да канәгать: барысы да бер кесәгә, бер корсакка керә.
Бу «мәктәп»тә берәүне дә язарга өйрәтмиләр. Кызларның каләм тота, язу яза белүләреннән Алла сакласын! Яза белсәләр, буйга җиткәч, егетләргә хат язулары мөмкин дип уйлыйлар. Аннары, имеш, хатын- кызларга язу-сызу белү нигә кирәк9 Мин дә, бу «мәктәп»кә эләккән мескен малай, баш исәбеннән санаганда, кызлар белән бер рәттән йөрим Шулай булгач, минем дә язу яза белүем мәҗбүри түгел. Хәер, мәҗбүри булса да, мине язуга өйрәтерлек кеше юк иде монда. Хәлфә апам үзе яза белми, ә хәлфә абыйга килгәндә, ул минем кебек кечкенәләрне укытмый Әгәр укытса да. язу язарга өйрәтмәс иде ул. Үзе дә чак тырнаштыргалый
Яз җитте, өй кырпуларыннан, сарай түбәләреннән тамчылар тама, койма буйларында, урамнарда, тыкрыкларда беренче гөрләвекләр күренә башлады, кара каргалар, сыерчыклар килде..
Ниһаять, ачык урыннарда калын кар астыннан анда-санда кара җир чыкты Чирәмле җир, хуш исле җир! Шунын белән бергә ялан тәпиләребез исәпсез-хисапсыз чебиләр белән чуарланды. Әни мескен кичләрен, безне юата-юата, иркәли-иркәли, кайчакларда орышкалап. тирги-тирги, язгы пычрак белән каралып, катып, ярылып беткән аякларыбызны. сыйракларыбызны ачы катык белән уа.
Каргалар, сыерчыклар килгәч, тыкрыкларда, урамнарда чирәмле җир күренә башлагач, ничек итеп «мәктәпкә» йөрергә, укырга кирәк?
«•Иман шарты»м укылып бетми калды, никадәр тырышсам да, чит- ят телдә язылган, бер сүзе дә аңлашылмый торган бу китапнын сонгы битләренә житә алмадым, бер хәрефен дә үзләштермәдем. Чөнки мина хәреф күрсәтүче, бу фәлән хәреф, бу төгән хәреф дип өйрәтүче, кулыма каләм тоттыручы кеше булмады Хәлфәм яза белмәгәч, нишлисен! Хәреф танымасам да, күңелемнән ятлаган алфавитны су урынына эчә идем, төнлә уятып сорасалар, төнлә дә, кулыма китабымны тотмыйча, битләрен ачып карамыйча, шартлатып укып бирә алыр идем.
Киләсе кыш бу китапны укырмынмы, юкмы,—белмим. Укысам да анын керләнгән, нәни бармакларым белән өзлексез уганга тишелеп, ертылып беткән, күз яшьләрем белән сугарылган алдагы битләрен, андагы сүзләрне танырлык түгел иде. Кем белә, бу китапны хәзер әлеге, явыз кара сарыкка бирсән, бәлки, ул да ашамас. Шундый мескен хәлдә иде УЛ-
1972 ел.
Редакциядән: А Шамовнын (1901-1990) архивында сакланып калган бу әсәрен безгә анын кызы Әлфия ШАМОВА әзерләп китерде. Әсәр кайбер кыскартулар белән басылды.