Логотип Казан Утлары
Публицистика

БТИҮ МӨРӘҖӘГАТЕ


КАЗАН ХАНЛЫГЫ ҖИМЕРЕЛҮГӘ 450 ЕЛ
ТУЛУ УҢАЕННАН
Хөрмәтле милләттәшләр!
Быел татар халкының дәүләте җимерелүгә 450 ел тула. Моннан 450 ел элек,
1552 елның октябрендә Ватаныбыз өстенә олы афәт килгән. Баскынчылар
тарафыннан татар халкының дәүләте—Казан ханлыгы җимерелгән. Каһарман
бабаларыбыз үз илләрен саклап, соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп, шәһит
киткәннәр. Казан алынгач, татарнын башка дәүләтләре—Әстерхан, Себер. Кырым
ханлыклары да шул ук ачы язмышка дучар ителгән.
Бу вакыйга шул ягы белән дә фаҗигале: Казаннын алынуы Ауразия
киңлекләрендә йөзәрләгән милләтләрне инкыйразга яки коллыкта яшәүгә дучар иткән
һәм хәзергәчә күп халыкларга бәла-каза, җәбер-золым ясап торучы олы империянең
төзелүенә сәбәпче булган. Шуның өчен бу елны Россия империясенең колониаль
сәясәтеннән җәбер-золым күргән барлык милләтләр дә билгеләп үтәргә тиешләр дип
саныйбыз. Ул. шовинистик даирәләр тарихи чынбарлыкны яшереп күрсәткәнчә,
халыкларның ирекле рәвештә Россиягә кушылып һәм цивилизациягә ирешү бәйрәме
итеп түгел, ә тарихтагы фаҗигаләрдән гыйбрәт алу чарасы буларак билгеләп үтелсен.
Быелгы ел бәйсезлек өчен тигезсез көрәштә шәһит киткән бабаларыбыз
алдындагы изге бурычларыбызны үтәү, күңелләребезне пакьләндерү, рухыбызны
яңарту чоры булсын! Милләттәшләребез яшәгән тарихи урыннар пакьлән- дерелссн,
дәүләтебез тарихына багышланган кичәләр уздырылсын, матәм җыеннары
үткәрелсен. Хуҗалыкларга, мәктәпләргә, гимназияләргә Кол Шәриф. Япанчы,
Сөембикә кебек данлы шәхесләр исеме бирелү тантаналары булсын.
Ел дәвамында күмәк мәгълүмат чараларында бу датага багышланган махсус
рубрикалар алып барылсын. Быел Казанны саклап шәһит киткәннәргә һәйкәл
куелсын, Казан фаҗигасенә багышланган көн рәсми рәвештә «Хәтер көне» итеп
билгеләнсен.
Без бу көнне шулай ук Идсл-Урал җирендә күп гасырлар бергә яшәүче урыс,
башкорт, чуваш, удмурт, мари, мукшы халыкларының да теләктәшлегенә өмет итәбез.
Аларнын да бу вакыйгаларны уртак җиребездә тарихи дөреслеккә, гаделлеккә, саф
әхлакка нигезләнгән чын дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уздырыла торган
чаралар итеп кабул кылуларын һәм безнең белән бергә булуларын телибез. Кыскасы,
быелгы ел барча халыкларның тарихи гаделлекне торгызу, милләтара гаделлек
урнаштыру, тарихтан гыйбрәт-сабак алу, дуслык-туганлыкны ныгыту чоры да булсын
иде.
Быелгы фаҗигале дата Россия хакимиятенең Татарстанның дәүләт
мөстәкыйльлеге турындагы Декларациясен, референдум нәтиҗәләрен санга
сукмыйча, анын Конституциясен дә Россиянеке белән тәңгәлләштерүен кабат
тоталитар тәртипләргә кайту, гомумән, рус булмаган халыкларны дискриминацияләү
процессы көчәеп киткән авыр чорга гуры килде. Бу уңайдан, без үзебезнең
дәүләтчелегебезне торгызуда теләктәшлек һәм ярдәм сорап, дөнья халыкларына,
халыкара хокук саклау оешмаларына, дәүләт парламент ларына мөрәҗәгать итәбез.
Безнең дәүләтебезне торгызу юлындагы омтылышыбыз изге һәм
гамәлләребез халыкара хокук нормаларына таянып эшләнә.
Дөньядагы бер империя дә мәңгелек түгел. Күңелебезне төшермик, рухыбызны
ныгытыйк! Татар халкы һичшиксез колониаль изүдән котылачак' Безнен дәүләтебез
булган һәм булачак!