БӘХЕТЛЕЛӘР ҺӘМ БӘХЕТСЕЗЛӘР
оат Садриевнен «Бәхетсезләр бәхете» исемле романы башта «Казан утлары»нла басылган иде (2001 ел, 4-5саннар). Аерым өзекләре «Аргамак» журналында һәм «Мәдәни жомга»да булды Хәзер роман аерым китап булып дөньяга чыкты. Күләме 23 табак чамасы, тиражы 3 мен данә.
«Бәхетсехтәр бәхете» Баштан ук әйтим—исеме унышлы түгел. Ниндидер мескенлеккә ишарә бар һәрхәлдә, укучы күнелен тартып, жәлеп итеп тормый, минемчә.
Әдәби эшләнеше ягыннан да романны бик үк югары дәрәжәдә дип әйтмәс илем Әсәр шактый сузынкы, «мускуллары» йомшаграк. Автор вакыйгаларга ияреп бара, очраган бер кешене тасвирлау, анын үгкәнен-бүгенгесен сөйләү белән артык мавыга Шуна күрә романның сюжеты ла шактый сүлпән, укучыны әсәр эченә тиз алып кереп китми. Баштагы өлешләре бигрәк тә.
Шулай да бу әсәрдә кырыс чынбарлык бар. Роман уйландыра, үткән тормышыбызга башкача карарга, аны тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Райком секретарьлары ничек яшәде?
Үз вакытында әдәбиятыбызда партия хезмәткәрләре турында шактый күп языллы. Гариф Ахунов, Барлас Камалов әсәрләрен генә искә алу да житә. Аларда партия вәкиле һәрвакыт диярлек алдынгы идеаллар белән яшәүче унай герой итеп күрсәтелде Ф Садриев исә партия хезмәткәрләрен бөтенләй башкача тасвирлый Менә Баллы Төбәк райкомының беренче секретаре Минзаһит Усманович Арсланов. Иң элек аның яшәү рәвешенә күз ташлыйк.
Районда бер булган йорт—коттедж. Бу өйне райком секретаре ин яхшы төзүчеләрдән, ин шәп осталардан эшләткән. Башта район халкы яна балалар бакчасы салалар, дип уйлый. Тик соңыннан гына хакыйкать ачыла Зур-зур жиле бүлмә Һәркаисы эчтән кыйммәтле такталар белән эшләнгән. Нарат идән, нарат түшәм Такталар шундый итеп тезелгән—ярыкларын кул белән сыпырып карасан да сизәрлек түгел.
Ванна бүлмәсе дә кара кафель плитә белән әйләндерелгән Башта акны куеп карыйлар Секретарь анысын ошатмый, карасын эзләтә. Коммуналь хужалык башлыгы андый затлы плитәләрне бөтен дөнья бетереп юллап. Ялтадан алып кайта.
Стеналарда һәм идәннәрдә лә затлы келәмнәр, кайберләре хәтта чит илдә эшләнгән Чит илдән алып кайткан җиһазлар Озын һәм биек стенкада жем-жем итеп торучы алтын-көмеш йөгертелгән савыт-саба... Ә ишегалдына чыксан—баш әйләнерлек. Яшелчә, алма бакчаларына нечкә торбалар ярдәмендә су җибәрелгән Ишегалдында яшел чирәм, чәчәкләр үсә. Пыяладан зур теплииа эшләнгән, ана җылылык үткәрелгән...
Бер карасан. гаҗәпләнерлек әллә ни юк сыман. Кеше шулай матур итеп
Ф
яши ала икән-яшәсен. Райком секретаре дә яшәмәгәч. Әмма романның тагы берничә битен уку белән без гади колхозчылар, хезмәт кешеләренең ничек яшәвен күрәбез.
Кырбаш авылы турындагы сәхифәләрне тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Кайчандыр зур булган авылда нибары егерме йорт калган. Егерме хуҗалыкка— биш сыер. Аларны да халык беравыздан: «Сатабыз, сатабыз»,—дип торалар. Чөнки сауган сөтләрен савып бетерү белән бик арзан бәягә алып китәләр, үзләренә чәйлек кенә, бер литр чамасы гына кала, ә башкасын дәүләткә тапшыралар.
Чүп үләне баскан буш өй урыннарынын исәбе-хисабы юк. Авылда койма дигән нәрсә калмаган. Ихаталар киртә йә булмаса утыртма читән белән әйләндерелгән. Өйләр иске, кыйшайган, кайберләрендә түбәләренең шиферы череп, ватылып беткән. Бөтен авылда эшкә яраклы сигез-тугыз кеше бар, алар да инде пенсия яшенә якынлашып килә. Шулай да биш чакрымдагы колхоз үзәгенә фермага эшкә йөриләр әле...
Романнын төп герое, район газетасы редакторы Ирек сугыш ветераны яшәгән өйгә кереп карый. - Такталары әле бер урыннан, әле икенче урыннан ашалып, киртләчләнеп, кайбер җирләрендә бөтенләй зур уентылар ясалып беткән баскычтан Ирек курка-курка гына күтәрелде. Такталар баскан саен шыгырдый, сыгыла иде. Өйалдына кергәч, ул башта өй ишегенең кайда икәнен күрә алмыйча аптырап торды Аннан соң гына әллә нинди чүпрәкләр, киезләр, сырган фуфайка жиннәре, тире калдыклары кадакланган ишекне абайлады. Анын тоткасын таба алмады, кармалана торгач, көч-хәл белән эләктереп, үзенә тартты Ишек әллә нинди шомлы тавышлар чыгарып, шыгырдап ачылды Атлап кергәндә, тупса өстенә өеп куелган ниндидер иске әйберләргә аягы эләгеп, абынып егыла язды. Пәлтәгә охшаган бу нәрсә тупсага бозланып каткан иде. Ул үзен базга килеп кергән кебек хис итте, чөнки дүрт тәрәзәнең икесе салам тутырып, такта белән томаланган булып чыкты».
Хәзер инде яңадан райком секретарена әйләнеп кайтыйк Арсланов үз сәламәтлеген кайгырта белә! Көн саен иртәнге күнегү ясый. Көненә ике мәртәбә душ коена Кышын чангыда йөри Кара һәм кызыл икра, лимон, апельсин, мандарин кебек җимешләрне ел дәвамында кайтартып тора. Район аптекаларыннан да. Казаннан да женьшень, алтын тамыр кебек дефицит даруларны таптыра. Ялгышып томау төшкән очракка дип квари, УВЧ аппаратларын өендә тота. Ел саен ин яхшы вакытта көньякка санаторийга бара, кап-кара булып кызынып, еллык энергия җыеп кайта. Ниндидер авыру сизсә, Казанга, өлкә комитеты шифаханәсенә юл тота, күпме кирәк шул кадәр дәвалана. Кыскасы, үзен кайгырта белә!
Әйдә, кайгыртсын... Тик шул ук вакытта ул гади колхозчылар тормышы турында да әзрәк булса да уйлансын иде. . Әнә, сугышта бер аягын, берничә бармагын өздереп кайткан Сиражи ага, әллә ни карт булмаса да. көч-хәл белән генә яши. Өе салкын, утыны булмаганга ул мичкә өч көнгә бер генә яга. Бик салкын көннәрне генә ике көнгә бер яга.
Авылга ипине бик сирәк китерәләр, шуңа күрә Сираҗи балалар хәжәтен үтәү өчен ясалган эмальле савытта бөртек килеш кенә бодай пешереп ашый, аныңча әйткәндә-җүрна. Чәйне дә шул ук савытта кайната, чөнки чәйнүге тишелгән Аның ит күрмәгәненә дә биш былтыр. Әнә, ферма сыеры чирләп, үлгәндә генә суеп өлгергәннәр. Сираҗига шул сыердан калган үпкәсен һәм эчәкләрен биргәннәр. Ул шуңа да шат «Болай булгач, бүген ит ашыйм. Аллаһы боерса»,—дип куана ул.
Ә бит ул сугышны үткән, җинүче булып кайткан кеше Кайтса-хатынын ач балаларына бер кесә арыш алып кайткан өчен төрмәгә утыртканнар Ул шунда югалып, кайдадыр үлеп калган. Әнисе һәм өч баласы септик ангинадан үлгәннәр Менә ни өчен ул хәзер берьялгызы калган Агач аяк, гарип кул белән шулай азапланып яши бирә, чана белән урманнан угын ташый, ерак чишмәдән чиләкләп су китерә Үз көнен, үз хәсрәтен үзе күрә Ә бит ул, җитмәсә, партия әгъзасы да—аны партияга фронтта алганнар.
Ләкин Сираҗи зарланмый-үз хәлен түзәрлек дип исәпли Аның әле электр
плитәсе бар. Ә күршеләре айдан артык электрсыз утыралар. «Нәрсә булган.’»—дип сорауга: «Минем күрше алай курка торганнардан түгел. Җыелышта нидер сөйләгән бугай Минимумы да үтәлмәгән булган Килгәннәр дә өзгәннәр»,—дип аңлата.
«—Сиражи ага, сез бит инде олы гомер юлы үткән кеше. Тормыш хакында ни уйлыйсыз соң?»—дип сорый аңардан Ирек. Сиражи ага бодай дип җавап бирә:
«—Карачкыны ябалак, ябалакны чыпчык алган замандыр инде бу. Үзем генә булсам, төкереп тә бирмәс идем Сылтар идем әле шунда йә Аллага, йә язмышка, йә бүтәнгә. Кавеме белән бит . Гомере буе эшләгән әдәм баласының тамагы туя алмый икән, нидер дөрес түгел... Тарайганнан тарая гына бара. Нечкә тишек аша карыйсың—бер яктылык та күренми...»
Ирек аның турында газетага язарга жыена. Әмма Сиражи аганың моңардан коты оча: «Берүк харап итә күрмәгез! Аннан соң миңа көн бетәчәк». Аныңча, хәтта ташланган сыер эчәкләре өчен дә судка тарта алалар. Чөнки ул аларны яздырып алмаган, аңа акча да түләмәгән.
Автор соңгы сүзендә әйтеп киткәнчә, әсәрнең баштагы, күңелендә генә йөрткән исеме «Партиягә кабер ташы» булган. Чыннан да, роман шул рухта язылган, төп фикере дә партия алымнарын фаш итүгә кайтып кала.
Менә, әйтик, өлкә комитетының беренче секретарен каршылау эпизоды. Арслановның кушуы буенча бөтен район дәррәү аякка бастырыла. Ул барасы колхоз-совхохтарда сыерлар, симертүле маллар, бозаулар, дуңгызлар кер порошогы белән әйбәтләп юыла. «Дуңгызларның борынына помада тидереп, битләренә иннек сөртәсе генә калды»,—дип шаярталар колхозчылар.
Казан кунагының яраткан ризыклары, эчемлекләре—бөтенесе дә алдан ачыклана. Кунакның күңеленә хуш килердәй иң чибәр, иң сылу кызлар кат-кат тикшерелгәннән соң, сайлап алына. Арслановның «Беренче» алдынгы ялагайлануы әсәрдә шундый ышандырырлык, калку итеп күрсәтелгән—һич онытырлык түгел. Әйе, ул халыкка түгел, шул «Беренчегә» генә ярарга тырыша. Аның авызына гына карап тора, ул кушканны гына үги. Сираҗиларның аңа бер кирәге дә. юк.
Райондагы бөтен партия эше әнә шундый әшнәлеккә корылган. Син— мина, мин—сиңа, дигәндәй. Менә романның тагы бер персонажы—авыл советы рәисе Кәбиров. Тыштан караганда игътибарны бөтенләй җәлеп итмәүче, юк кына кеше сыман. Чынлыкта исә ул бик елгыр. Райкомның икенче секретаре Шәвәлиевне ул әле урман эчендәге шалашларда, әле умарталык йортларында, әле елга буендагы палаткаларда ашата-эчертә, авылның «хур кызлары» белән йоклата. Үз чиратында Шәвәлиев тә Кәбировны гел яклап килә, теш-тел тидертми, һаман югарырак урыннарга күтәрә. Аның белән төн үткәргән «хур кызларын» да онытмый. Кайсын Кәбиров ярдәме белән, кайсын үзе төрле җылы урыннарга урнаштыра, кайберсен укырга җибәрә Укып кайтканнарын тагын әйбәт кенә акчасы булган эш урынына куя. Әлбәттә, ул боларнын берсен дә үз кулы белән башкармый. Ләкин теге кызлар моның кем кулы белән эшләнгәнен бик яхшы айлап, белеп торалар.
Райком эш алымнарын фаш итә торган тагы бер эпизодка тукталып китәргә кирәк дип уйлыйм. Райкомның бюро әгъзасы, колхоз рәисе Гайсә Батгалов, ачуы килеп, кызмача килеш бер колхозчыны үтергәнче диярлек кыйный. Өч кабыргасын сындыра, бавырын яралый, баш миен селкетә. Аны үлемнән чак-чак кына алып калалар. Ә бит әлеге колхозчы абзый алтмышны куып бара торган өлкән кеше. Кыйнаучысы башка кеше булса, берсүзсез хөкем итәрләр, тиешле җәзасын бирерләр иде. Әмма Батгалов өлкә комитетының беренче секретаре белән әшнә-дус булып йөри. Аның колхозындагы нарат урманы эчендә югары кунаклар өчен махсус төзелгән мәһабәт йорт бар. Шунда ук бик шәп мунчасы да. «Беренче» әледән-әле монда килеп мунча керә, мәтрүшкәле себерке белән чабына, елгага чума, коньяк белән сыйлана, «хур кызлары» белән типтерә. Шулай булгач, ничек мондый затны хөкемгә тартасын?!
Йомып кына калырлар иде. кемдер өлкәгә шикаять язган, өстән бу эшне җентекләп тикшерергә кушалар. Менә шуннан инде бу эшкә райкомның шактый шомарган, «әпчүк» (овсюг) кушаматлы кешесе Кәрәм Нәҗмиев алына. Килү белән Нәжмиевне әлеге наратлык эчендәге йортка алып киләләр. Өстәлдә
кыздырып куелган эре-эре карп балыклары. Зур хрусталь бокалларга ак аракы тутырылган. Ашап-эчеп, рәхәтләнеп ял итеп алганнан соң. алар Баггалов белән икәүләшеп бәладән котылу планын коралар. Колхоз коммунистларын берәм- берәм чакыртып, үз якларына аударалар. Каршыларын исә командировкага- мазарга җибәрәләр.
Ә кыйналган кешегә юл таба алмыйча озак кына маташалар. Әлеге кеше алар белән сөйләшергә дә теләми, судка бирүне таләп итә. Шуннан махсус кеше җибәреп, кыйналган кешене ләх исергәнче эчерәләр. Һәм исереп җиткәч кенә партия җыелышына алып киләләр! Ә кыйнауның бердәнбер шаһиты булган кешене, әллә ниләр вәгъдә итеп, үз якларына аударалар. Менә шулай итеп колхозның партия җыелышы кешегә кул күтәргән рәисне яклап чыга, кыйналучыны исә «үзе гаепле» дип, партия җәзасына тарта.
Мондый эпизодлар әсәрдә аз түгел. Автор райкомда хакимлек иткән алдашу, ялагайлану, күз буяу кебек яман чирләрне фаш итә. Моңача әдәбиятта күренмәгән кискен моментларны бик тәэсирле итеп күрсәтә. Романның иң көчле ягы—ачы хакыйкатьне тирән һәм үтемле итеп ачып бирүдә.
Автор белән бәхәс
Әсәрнең төп герое Ирек—марксизм-ленинизм тәгълиматына чын күңелдән ышанган, партиягә жаны-тәне белән бирелгән кеше. Монысы ышандыра, чөнки ул шул чор кешесе, социализм шартларында үскән, пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнгән. Әмма автор әсәрнең героена караганда югарырак торырга, тормышны тирәнрәк аңларга, күбрәкне күрергә тиеш Ф Садриев исә романның соңгы сүзе итеп бирелгән өстәмәдә болай дип яза: «Мин марксизм тәгълиматының дөреслегенә, коммунистик җәмгыятьнең беренче фазасы булган социализмның өстенлекләренә элек тә инанган, хәзер дә инанучы кеше»
Автор шулай дип әйтә. Ләкин романның эчке логикасы бөтенләй киресен раслый КПСС тормышында урнашкан тәртипне һәм генераль секретарьдан алып райком секретарена кадәр тезелеп килгән культларны автор шактый оста итеп тотып алган һәм күрсәтә дә белгән. Әмма очраклы хәлме бу? Бөтен бәла дә шунда шул! Марксизм ул теория буларак шактый матур, кызыктыргыч. Ләкин аны тормышта куллану бик ямьсез нәтиҗәләргә китерә. Бездә генә булса—бер хәл иде. Әнә бит: егермеләп ил безнең юл белән барып карады—барысында да шул ук хәл кабатланды. Менә ни өчен мин авторның коммунистлар партиясе турында: «гадел, игелекле максатлардан» чыгып, «кешелекле идеологиягә» таянып эш иткән дигән сүзләре белән һич тә килешә алмыйм. Автор әйтергә теләгән фикер мондый: Коммунистлар партиясенең максатлары изге булган, нигездә ул халык мәнфәгатьләрен кайгырткан. Ләкин Арсланов. Шәвәлиев сыман карьеристлар бу изге максатлардан читкә тайпылганнар. Үз-үзләрен генә кайгыртканнар, халыкны бөлгенлеккә төшергәннәр. Автор әйтүенчә, «хикмәт аның (партиянең) барлык изге ниятләрен харап итүче эш алымнарында, эчке тормышында, картлар йортына әверелгән Кремлендә, эгоистик максатлардан чыгып эш итүче җитәкчеләрендә»
Ә бәлки киресеңчәдер? Эш изге максатларны начар кешеләр бозуда түгелдер, ә бәлки тормыштан ерак, черек идеологиянең үз тирәсенә шундый ук бозык, череп таркалган кешеләрне туплаудадыр?
Автор өч кисәктән торырга тиешле роман-эпопеянен әлегә беренче кисәген генә тәмамлаган. Әсәрнең алдагы өлешләренә тотынганчы уйланып алырга, күп нәрсәгә башкачарак күз ташларга мөмкин әле...