Логотип Казан Утлары
Повесть

АК БҮРЕК


ботан бакчасыннан империянең унбиш жанвары качты. Чәнечкеле коймалар, йозаклы читлекләрдән исән-имин котылу мөмкин түгел Бу җан ияләрен исерек каравылчы үзе азат итте, рәшәткә артыннан чыгаргач, җырлар җырлап олы капкадан озатып калды. Иреккә сусаган җанварлар тиз арада урманнарга, тауларга, чүлләргә, далаларга һәм диңгез буйларына таралып үрчи башладылар. Аларны, болытлардан биеккәрәк күтәрелеп, ике башлы бөркет сагалап йөри.
Бауның бер очы
Үзен яшәгән шәһәргә бөркет канат җәярлек биеклектән карасаң— түбә дә түбә генә... Бөтен тормыш түбә күләгәсендә.
Шәһәрдә кышкы төн. Кереп яшеренергә ышык җир тапмагандай, анда-санда йөк машиналары урын эзли; буш калай савыт тәгәрәгән тавышлар чыгарып, сонгы трамвай-троллейбуслар чабыша; тәүлекнең егерме дүртенче сәгате килеп терәлгәч кенә, исләренә төшкән йомышлар белән, кешеләр йөренгәли. Төн уртасы. Хәрәкәтнең ин аз чагы: тимер ишекләр бикле, рәшәткәле тәрәз пәрдәләре корулы, утлар сүнгән. Шәһәр тоташ зур күләгәгә әйләнгән дә йоклап ята, хәтта багана башындагы лампалар бәйләме дә, реклама утлары да ул күләгәне эретә алмый.
Урам буйлап Ансар килә. Жәяүлеләр сукмагыннан түгел, машиналар йөри торган ак сызыклы киң юлдан. Тыныч. Төннең шундый чагы бу— юлына кеше очраса кая барышың, дип, юри генә сорап кара. Өйгә кайтышым, дип җавап бирерләр. Ә менә безнең Ансар дигәнебез олы юлдан аерылып, таш коймалы урамга килеп керде «Каракүл» берләшмәсенең икенче сменасы өйләренә кайтырга әзерләнә. Ансар бераз алданрак
Камил КӘРИМОВ (1950)-прозаик •Ундүрт яшьтә-. -Бәхетле кеше-. -Вәгъдә-, - Күләгәдә толке бар-. • Үзеңне бел-. -Ком сәгате- китаплары авторы Казанда яши.
Б
килде Ул әле Венеранын кайсы капкадан чыгасын тәгаен белми, телефон номеры гына бар «Каракүл» берләшмәсе зур, анын бер тирәдә Венера кебек кызлар эшли торган фабрикалары гына да өчәү Ансарга хәзер таш койма буйлап атлап, каравылчылары, вахтерлары белән шыгрым тулы өч капканын берсенә барып чыгарга кирәк. Анда берләшмә фабрикаларына тоташкан телефоннан өч урынлы санны җыйнап шылтыратасын да—Венера кайсы капкада көтәргә кирәклеген үзе хәбәр итәчәк
Таш койма кырыендагы баганаларда балкырга тиешле лампалар көзен үк яфраклар белән бергә коелып беткәннәр Барлы-юклы ай яктысы да ялга чыгар көнен көтеп алҗыган мехчылар чырае төсле сүрән. Коймамын яшел төсе танырлык түгел.
Яна урамда, билгесез тыкрыкларда сизгерлек икеләтә арта икән һәр күләгәнең үз төлкесе була, дигәндәй Кинәт. Коиманын икенче ягында кыштырдаган тавыш ишетелде һәм Ансардан ике-өч адым алгарак, канатлы еландай уйнаклап, бер бау очып төште, дөресрәге җир белән күк арасында, үрелсән кул җитәрлек биеклектә эленеп калды. Ансарнын йөрәге биш тибешне бер итеп дөпелдәп куйды. Әллә куркудан, әллә кызыксынудан—Ансар бау очын ике куллап тотып кисәк тарткан иде, аяк очына ярты капчык чамасындагы биштәр шапылдап килеп төште.
Егетеңне шуннан эзлә...
Завод-фабрикаларда төнге сменада эшләүчеләр тирән йокыдан башкаларга караганда соңрак уяна ала. Тик Венера бүген зәнгәр күзләрен зур итеп ачып тизрәк таң аткайны көтте Йокы качты—төне буе кызга якын да килмәде. Карт кызлардан Ансар кебек сөйкемле егетләр генә түгел, төнге йокылар да кача микәнни?!
Кызларны сәер халык дип беләбез, алар үсмер чакта аймылышкан егетләрнең берәрсен гомер буе сагынып яшәр, аңа «тәүге мәхәббәтем» дигән яңгыравык исем кушар Озын-озак төннәрдә, язмыш сайлап биргән хәләл җефете белән үпкәләшеп ачуланышкан сәгатьләрдә, хәтер яңартырлык минутларда «тәүге мәхәббәт»ләр искә төшкәч, күпме мендәрләр дымлана торгандыр: «И, унҗиде яшьлек чагым, и тәүгем »
Яшьлек дигәнең үтә дә китә икән. Ул син йоклаганда ла, тукталышларда трамвай көткәндә дә. чәй эчеп телевизор карап утырганда, тулай торактагы иптәш кызларың янына килгән егетләр белән үртәшкәндә дә үтә тора. «Каракүл» капкасыннан эш сәгатенне жинеп чыкканда да сигез сәгате үгкән була инде ул яшьлекнең
Ансар белән танышкан көнне Венеранын унжиде яшь чагындагы көндәлекләре ягылып, стенадагы артистлар рәсеме бала-чагалы фотолар белән алышынып, яшь җилкенчәкләр яшәгән бүлмәләр белән ике арага межа төшә башлаган иде инде.
Тормышта киребеткән үҗәт һәм котылгысыз гап-гади бер канун бар—кеше гадәттә гел бер ияләнгән сукмактан йөри: эшенә бара, өенә кайта; эшенә бара да та1ын өенә кайта һәм көн саен шулай кабатлана торгач, бу сукмакка шул хәтле күнегәсең—айларны аванс белән получк- аларга, елларны туган көннәргә, гомерне яшьлек белән картлыкка гына бүлеп саный башлыйсын Таныш һәм такыр сукмакта ялгызаклар нык чиләнә, чөнки үзенә пар сайлыйм дисән башка сукмакларга ла аяк басарга кирәк Күпләрнең тормышы бер генә сукмаклы Шуна күрә врач—врачка, укытучы—укытучыга, эшче—эшчегә, начальник үзенең секре тартасына. министр министрлар кызына—кыскасы, бергә эшләгән- аралашкан кешесенә өйләнә, яки кияүгә чыга. Ә Венераның эш урынында йөз дә егерме хатын-кыз. Ирләр мәсьәләсенә килгәндә, хезмәт хакы алган көннәрдән сон тиз генә эшкә чыга алмый торган ике слесарь һәм дүрт йөк бушатучы гына, аларын да хатыннары килеп каршы ала
Димәк, «Каракүл» кызларына башка профессия кешеләренең сукмагына төшү зарури. Эзләнергә кирәк.
Зоопарктан юлбарыс качкан иде. Жәбраил зиратында эзләп табып атып үтерделәр. Шул җанвар яшәгән читлекне күрәсе килде кызнын...
Зоопаркка килде Венера. Иптәш кызлары көлеп калды: өйләнердәй егет, дөньясын онытып, буш читлек карап йөрмәс, танцыда булыр, зоопаркка түгел, төнге клубка барырга кирәк сина, диделәр. Венера сер бирмәде «Мин кияүгә чыгарга җыенмыйм! Гороскопка язылган хайваннарыбыз нихәл яшәп яталар икән, күреп кайтыйм...»
Венеранын аклануы җавапсыз калмады:
«Безгә дигән арсланнарны читлекләргә ябып бетергәннәрдер. Авылдан килгән бозауларны эләктерсәк кенә инде...»
Яшәешнен һәрбер үзгәрешен саннарга әйләндереп теркәүче галимнәр бер әйтерләр әле: кияүгә чыкмыйм дип йөргән кызларның туксан тугыз бөтен йөздән туксан тугыз проценты мин кияүгә чыкмыйм, дия-дия көтмәгәндә генә кияүгә чыгып китә.
Зоопаркта вәгъдәләшкән килеш, беренче «свидание» кичендә үк Ансар Венераны эштән каршы алырга килмәде. Кыз урамга чыгуга авыр сулап саф һава йотты да үз-үзенә ишетелерлек итеп кенә: «Килмәсә, шуннан ни...» дип куйды. Әйтерсең лә аның уйларын кемдер тыңлап бара да акланырга мәҗбүр итә. Адымнары әкренәйде, күзләр сүрелмәс өмет белән «Каракүл» берләшмәсе тирәсен айкады. Шаяртадыр әле, якында гынадыр Ансар, эшеңнән каршы алырга киләм дип бик ышандырып әйткән иде бит ул... Менә күрерсең, трамвай тукталышына җиткәндә каршыга килеп басар әле...
Ә Ансар юк га юк. Ашыктырып трамвае да килеп җитте, үч иткәндәй, кешесе дә әллә ни юк. Башка көннәрдә, төнге смена алышыныр чакка туры килсәң, трамвайларда тотынып барырлык та урын калмый торган иде. Утырды да китте Венера. Күңеленә килгән беренче тойгы—үртәлү булды: карасана, мин жүләрне, бер күрешүдә үк ышанып... Үзе дә бит, адресларына хәтле әйткән була, зоопаркта маймыл карап йөргән нәмәрсә— берәр хәсис, итәк җиледер әле, йә ике-өч хатын аерган кешедер. И, сайраганын күрсәң.. Венера тавис кош тирәсеннән китмичәрәк торганда килде дә кинәт: бу кош сезгә охшаган, диде. Венераның өстендә яшел пәлтә, пәлтә чабуыннан чуар күлмәк итәге чыгып тора, башына кызыллы- яшелле чәчәктән тукылган чуклы шәльяулык бөркәнгән. Венера Ансарнын үртәү сүзләрен елмаеп кабул итте. Тагын да сөйкемлерәк күренергә тырышыпмы, уч төбендәге түгәрәк көзгесенә күз салып өлгерде. Канатланып торган җинел һәм калын чәчләрен тузгытып җил исәр якка борылып басты Чәче—өлгереп, кишәнкәсенә сыймаган чикләвек төсендә дисәң, кызның күзләре яңгырга чыланган күгән җимеше зәңгәрлегендә иде. Ансар ирексездән кызга иярде. Әгәр, хәзер аннан калышмыйча гел тагылып йөрсән, бәхетнең нәкъ башкаласына ияртеп алып китәр төсле ул. Сөйләшми- нитми генә, җанвардан—киеккә, читлектән—читлеккә, пыяла түбәле ботан бакчасыннан кышкы фермага килделәр. Тау кәҗәсе үзенең туган ягын онытып, купшы сакалын җилпеп печән чәйни
—Менә бу кәҗәнен сакал селкетүе кемгәдер охшаган. Исемен әйтеп тормыйм, чөнки үзем дә белмим.—Венеранын елмаюы көлүгә тартым иде
Ансар як-ягына каранып алды. Алай, бу тирәдә сакаллы жан ияләре икәү генә: берсе тау кәҗәсе үзе, икенчесе Ансар. Курстагы егетләр белән бер чамадарак күреним дип, сонгы айда кырынмый башлаган иде ул очлы ияген сакал басты. Тора-бара сакал белән мыек бергә тоташты, кызыл ирене уртада чекерәеп калды.
—Рәхмәт,—диде Ансар,—маймыллар яныннан үткәндә дәшми калуыңа рәхмәт.
—Ә мин маймыллар турында бер анекдот беләм.
— Мин дә беләм. Сөйлимме?—диде Ансар, кызлар мәзәгенең беркатлырак икәнен чамалап
—Оятсыз булмаса сөйлә..
—Әдәпле итеп үзгәртәм алайса... Ир белән хатын аптыраганнан гына, зоопаркка килгәннәр Үпкәләшкәннәр бугай, хатын ирне үртәргә теләгән, маймыл читлеге янына килеп баскач изүен чишкән, итәген күтәреп ботларын күрсәткән. Ата маймыл түзмәгән, читлекне каерып хатынны агач башына алып менеп киткән дә көчли башлаган. Ир хатынына кычкыра икән. «Йә, йә, башым авырта, кәефем юк, эштән бик арып кайттым, дип, акланып кара инде мона»—дигән.
Венера көлмәде.
Шәһәр күленнән инде көз көне үк чайпалып кергән жыентык күлләвектә соскы борынын көчкә күгәргән пеликаннар яшәргә азаплана. Алар янына җиткәч Венера туктап калды. Нәрсәнедер исенә төшерә алмыйча интеккән кыяфәт белән аяк очына текатде. дөресрәге кыланды Чөнки зоопаркта бүтән карар нәрсә калмады, утыз тәнкәлек билетыңны ерта-ерта кайтыр юлынны эзләргә вакыт Әгәр егет белән танышып өлгермәсән, капкадан чыккач сон булырга мөмкин. Бәлки егетнен артык тагылып йөрергә исәбе юктыр, күнеленә өмет җылысы бөркисе бар
— Кемнәргә охшаганыбызны белдек, исемнәребезне дә әйтешсәк
—Мин Ансар атлы.
—Венера дип эндәшерсез.
— Юрфактан. Быел диплом бирсәләр адвокат булып баерга исәп —«Каракүл» берләшмәсеннән. Бүрекләр тегәм.
—Фатирант.
—Тулай торакта.
— Менә таныштык та,—диде Ансар, сөйләшүнең рәсми өлешен түгәрәкләп,—исемеңне сорый алмыйча зоопарк буйлап ике-өч әйләнеш ясауның кирәге калмады
Ә көн әйбәт Февраль аенын кәефе күтәренке чак. Кояшы күзгә күренмәсә дә шәһәр сөтсел пыяла аркылы яктыртылган төсле—ни иртә, ни кич икәнне белерлек түгел, гел бер төрле яктылык. Салкыны да парлылар бер-берсенә сыенып барсын өчен генә. Бозлы түбәләргә бәби сөңгеләр эленгән Авыл ягыннан җәяүләп кенә буран килә—кырда механизаторлар тота алмаган карлар шәһәр урамына кача.
Венера мулинә җепләр белән чигелгән ак йон бияләенә саф сулышын өрде Ансар аңласын дип инде. Шәһәрдә кул җылытырлык урын беткәнме9 Дистәләгән театр, биш культура сарае, юып капланган тәлинкәгә охшатып төзелгән тирән эчле цирк, планетарий, биш музей, киметеп кенә санаганда да уналты ресторан, егерме дүрт «Бистро» төнге клублар һәм башка җылы урыннар
Ансар Венераны «Чәй йортына» алып керде. Монда ни теләсәң шул бар ит белән төрелгән белен, шулпалы өчпочмак, мантый, лимонлы чәй һәм өч кашык туңдырмага бер кашык чия вареньесы тамызсан, чырага кадап урам буйлап суырып йөри торган «Пломбир»га «Кала утлары* дигән исем кушыла икән. Чират житеп. өстәл артына утыргач, колак төбендә музыкага бәхетле ярлар чөкердәшүе дә кушылгач, кыз күңелендәге шик-шөбһәләр бөтенләй онытылды Яна таныш иске дус булып тоела башлады. Эшем кешеләре өчен түгел икән бу ашауханә. Әллә ни җитди сүзләр сөйләшмәделәр Ансарның бер җөмләсе генә аеруча хәтердә калган «Мин сине иртәгә эшеңнән каршы алам! » Әйе, икенче көнне үк. һичшиксез күрешәчәкбез дип. туңдырма ялый-ялый вәгъдәләр биргән иде уз Ә үзе. бүген Венераны каршы алырга килмәде
Икенче көнне шимбә иртәсендә. әллә гарьлектән, әллә тынычлыгын җуйган күңелне юатыр өчен, Венераның башына бер уй килде Уй дигәннән бигрәк, кешелек яралганнан бирле, буыннан-буынга күчеп, хатын-кызлар арасында әле һаман көчәя генә барган зәгыйфь гадәт— ирләрнен ялганын фаш итү теләге иде ул. «Адресын дөрес әйткәнме? Буйдак кеше микән? Укыган урыны, исеме—үзенекеме9» Менә шушы
сораулар кичекмәстән жавап таләп итеп, Венерага горурлыгын җиңеп Ансар исемле кешене эзләп китәрдәй көч өстәде.
Иске универмаг артындагы Дегетле урамын бик тиз эзләп тапты ул. Тәрәзәләрен күлгә төбәп туңып калган ике катлы агач йорт ишегенә килеп җиткәч, ишек яңагындагы кызыл төймәгә үрелеп маташмады, борылып басты да ишек тактасын биек үкчәле итек табаны белән төйде.
Фатир хуҗасы ишекне болай дөбердәтүгә кисәк кенә аңгыраеп, ялан аягы белән баскыч басмаларын саный-саный, икенче каттан тыпырдап килеп тә төште. Тик, ишек шудырмасына кагылырга ашыкмады, такта аркылы гына кемнең кем икәнлеген ачыкларга кереште.
—Кем бар анда?
—Мин.
—Белмәгән кешегә ишек ачмыйбыз.
—Ансар янына килдем.
—Алып киттеләр аны.
-Кая?!
—Кая-кая?! «Сасы күл»гә, вәт кая.
—Кем алып китте?!
—Берни белмәгәндәй кылануын күр син аның... Карак ялгыз йөрми, бергәләшеп урлагансыздыр әле. Кач лутчы, сине дә эләктерерләр. Кит! Ату каравыл кычкырам!
Тагын әллә ниләр әйтә алыр иде бу фатир хуҗасы, әле ярый ялан тәпиләре февраль салкынын өнәми икән, бик тиз генә баскычыннан менеп шылды.
Венера сөенде дә көенде...
Адресын дөрес әйткән Ансар, алдамаган. Ә менә урлаганы өчен кулга алынуы күңелгә шом сала. Зоопаркта танышкан булып йөрүе Венераның бүрекләр тегә торган цехта эшләгәне өчен генә түгел микән?! Венера шуңа ышанып, өметләнеп, эштән соң сагынып күрешәбез дип көтеп торды... Хурлыгы ни тора... Гомереңә кияүгә чыкмаска антлар бирерсең... Бер ышанычлы егет калмады, таныштың исә, хушлашыр чак та җитә.
Монысы сержант, тегесе—майор...
Кеше дигәнен гомере буе маҗарага сусап яши: җирдә ялтыравык нәрсә аунап ятса иелеп карый; ботак тишеге күрсә бармагын тыга, чокыр-чакыр төбеннән нидер эзли; пышылдау ишетсә туктап кала; төркемгә юлыкса ерып-сугып кеше арасына керә, тизрәк вакыйганы беләсе, маҗараны башкалардан алданрак күрәсе, яңалыкны иң беренчеләрдән булып ишетәсе килә аның...
Ансар, каршысына шапылдап килеп төшкән биштәр яныннан гамьсез генә, серле табылдыкны чишми генә, маҗара аркылы атлап китә алмады. Бу минутта Венера да. беренче очрашу да онытылды, әлбәттә. Беренчедән, ул инде бүген-иртәгә закон сагына басасы яшь юрист; икенчедән, монысы әлбәттә иң зур сәбәпчесе—башкалар кебек үк ул да маҗарага сусап яши.
Төнге урамны аулакка санап кәперәеп йөрерлек түгел икән. Ансар биштәргә тыгылып, чәшке тиресеннән тегелгән бүрекләрне санарга да өлгермәде, әллә кайдан гына милиционер пәйда булды—якадан эләктереп тә алды...
Бүрек индустриясенең үз тарихы бар...
Бу дөньяда бүрегенә карап сәлам бирәләр. Ил башында агайлар утыра. Шуңа күрә сүз ирләр бүреге турында бара... Мавзолейдагы юлбашчыбыз сукно белән тышланган бүрек кигән, ул сарык тиресеннән тегелеп, зәнгәр төскә маныла һәм колакчасы төшерелеп бәйләнә... Атамыз Сталин, сукно бүрекләрне күн белән тышлатып, маңгаена кызыл йолдыз кадатты Аннан сон колакчасыз папаха кигән Кукуруз патша тәхеткә
килде. Гади халык ана охшамаска тырышып куян. бүре, кәжә, эт һәм төлке бүрек киде Генеральный секретаребыз су кондызыннан тегелгән йөнтәс бүреген егерме ел буе саклады. . Брежневтан сон бик күп бүрекләр идарә итте Шуна күрә түрәләр башында су эте, болан баласы, чәшке яисә ак төлке ише жәнлекләр буталып бетте.
Бүрек ул—санлы кешенен жәмгыятьтәге урынын билгели торган жылы символ, баштан-башка күчә торган жонлы валюта, адәм башына җитә торган купшы хәвеф.
Ансар тартып төшергән биштәрдә унбиш кешене башлы итәрлек бүрек иде Мондый очракларда бирелергә тиешле сорауларны яхшы белгәнгә күрә, җинаять процессы кагыйдәләренә туры китереп, алдан ук жавап кайтарды ул:
—Исемем—Ансар, фамилиям—Субаев, 1980 елгы, юрфакнын соңгы курсында укыйм. Вакытлыча Дегетле урамындагы сигезенче йортта яшим. Моңарчы хөкемгә тартылганым юк. Капчыктагы бүрекләр минеке түгел.
—Ачыкларбыз,—диде милиционер кесә фонарен төбәп
Җинаятьчене тоткан агайнедә бераз масаю сизелергә тиеш иде, ә бу никтер көчәнеп кенә сөйләшә. Ләкин тавышы таныш. Баядан бирле искә төшерергә азаплана Ансар, әгәр фонарьны үзенә каратып булса...
Шулчак тәртип сакчысы тәмәке кабызырга дип газлы зажигалкасын яндырды Ялгыш газы күбрәк ачылды бугай, бер карыш буе ялкын күтәрелде, анын яктысында Ансар сержантның йөзен танып өлгерде —Вәт сиңа, мә! Райнур! Тавышынны үзгәрткән булып
—Әйе, мин сержант Райнур Асланов. Ләкин безнен танышлыкка исәп тотма. Син. гражданин Субаев. җинаять өстендә тотылдың Бу бүрекләрне сиңа кем ыргытты? Шушы сорауга дөресрәк итеп җавабыңны әзерлә.
—Мин ялганлый белмәдем, хәтерлисендер. Райнур., авылдаш, классташ, сержант Асланов.
—Ышанасы килми, урлау ялгансыз булмый ул.
—Төлкегә дигән капкынга керпе дә эләгә.
—Җинаять өстендә тотылдын.
— Исбатлый алырсыңмы, иптәш сержант.’!
—Җинаятьчесе тотылгач җинаяте күп анын бездә—табылыр Менә дигән итеп исбатларбыз Субаев, дипломынны күрергә мәхрүм булырсың.
—Минем белән юанып. юкка вакыт әрәм итмә. Райнур, бавыннан тартып төшермәгән булсам, бүрекләрне эзләп чын угрылар үзләре килер иде. Тотасы кешегез шушы тирәдә безне күзәтеп торадыр әле.
— Гражданин Субаев, тот капчыгыңны! Киттек!
—Хәзер, капчык күтәреп йөрисем калган икән, үзеңнен аркана сал —Грубо сөйләшмә!
—Барыбер капчык минеке түгел
—Синеке шул, минеке диярсеңме әллә?
—Минеке түгел дим
—Минеке дә түгел..
Кинәт кенә, күктән төшкәндәй, ике егет килеп басты
—Берегезгә дә кирәкмәсә безгә бирегез —һәм егетләрнең берсе капчыкка килеп ябышты
—Шаяртмагыз,—дип кырт кисте сержант.—Сез хәзер шаһитләр. менә бу каракны,—диде ул, Ансарга төртеп,—кичекмәстән алып китәргә кирәк.
—Шаһитләр.. безме?! Сез кемнәр сон. каян килдегез? Бу шәһәрнең исеме ничек? Ни бүлешәсез? Күрмәдек, белмәдек Хуш иттек.
Ике егет тигез атлап, дөп-дөп басып китеп тә бардылар Сержант ни эшләргә белмичә аптырап калды Шаһитләрне куып китәр иде Ансар үзе генә кала, беләгеннән эләктереп тегеләрне куа китсәң капчык кала. Күзгә күренгән шаһитләрне югалталармы сон’! һәр ике як өчен дә бик кирәкле кешеләр алар
Ансар сержантка ярдәм йөзеннән, ике бармагын авызына кабып, милиционер сыбызгысы шикелле сызгыртып җибәрмәсенме!.. Шуны гына көткәндәй, агач өйләрнең берсеннән тәбәнәк, әмма юантык гәүдәле ир кеше очынып чыкты. Чыкты да йөгергән егетләрне караклардыр дип уйлап, аларга:
—Стой! Атам!—дип кычкырды.
Шаһитләр тукталып, тавыш килгән якка борылдылар. Чынлап та. ир кеше кулында мылтык иде. Шуннан сон алар бер-берсе белән пышылдашып киңәшеп алдылар һәм әкрен генә капчыклы Ансар янына килеп бастылар:
—Без шаһит булырга риза!
Шушы районда патрульдә йөрүче милиция «Жигули»е килеп туктагач, сержант экипажга рапорт биргәндәй итте:
— Иптәш майор, засаданың тагын бер корбанын эләктердем. Монысы да бүрекле капчыкны бавыннан тартып төшерде,—диде ул Ансарга баш бармагы белән төртеп.—Шаһитләр дә табылды, качып китмәкчеләр иде, менә бу агай ярдәм итте.
Майорның погонындагы йолдызы караңгы төндә дә уттай янып тора. Ул мылтык тоткан ир кеше янына кочагын жәеп дигәндәй килде:
—Рәхмәт, Гадигали агай, син барында бу тирәдә милициягә эш әзәя.
—Эш дип инде, шәһитләрне гына туктаттым.
—Кайчагында опергруппа белән тотарга туры килә әле аларны. Барыгыз. Гадигали агай. Тынычлап йоклагыз... Шәһитләрегез өчен тагын бер кат рәхмәт.
—Агайны җибәрәсез, ә мылтык тотарга рөхсәт язуы бар микән? Иске бистә Мари урманы түгел ул, ауга йөрер жир юк,—диде Ансар, боерулы тавыш белән.
Майор белән Гадигали агай шундый итеп көлделәр... Болай итеп бары тик агач мылтыктан гына көләргә мөмкин иде.
Гадигали агай аксый-аксый китеп барды.
—Тозакны да, шаһитләр белән Гадигали бабайны да алдан ук әзерләп куйдын инде син. әйеме, Райнур?
—Адайга киткәч, шаһитләр белән дә танышыйк. Фамилияң бармы?- диде сержант егетләрнең берсенә фонарь уты төбәп.
—Мирзин.
Мирзин дигәне минут саен чалбарын күтәреп ала. Төшми инде чалбары, тик гадәте—ике куллап чалбар путасына тотына да кисәк- кисәк йолыккалый. пәлтә төймәләре чишелгән. Нервлары какшаган, күрәсең. Гаепле кешеләрнең шуның ише берәр алама гадәте була, диләр иде психология дәресләрендә. Йә ул еш-еш тамак кыра, черт-черт күзен йома, көннәр буе жыр җырлап йөрергә мөмкин... Ә Мирзин чалбарын күтәреп-күгәреп куймаса, үз-үзенә урын таба алмый бугай.
—Байгушов.
Монысынын йөзе өчпочмакка охшаган: маңгае киң, яңаклары ябык, ияге очлы. Сөйләгәндә, коелган алгы теше урынына теле кысыла.
Ул арада махсус машина да килеп җитте.
Әгәр ара-тирә сирена үкертеп алсаң, йә түбәдәге ялт-йолт итә торган утны сүндермәсән, «Каракүл» берләшмәсеннән милициянең район бүлегенә кадәр араны «Жигули» ике минутта үтә ала. Ләкин сержант Асланов шоферга ашыкмаска кушты, чөнки ул бүген үзенә бирелгән рольне үтәр өчен барысын да ныклап, тагын бер кат яхшылап уйлап чыгарга тиеш иде. Ә Ансарның җене котыра...
—Син мине беләсен, Райнур, ун ел бергә укыдык, кеше әйберенә кызыга торган гадәтем юк. Кеше ярлары дисәләр кызларга да күңел салмыйм хәтта. Теләсәм Алсу җанашыннан коры калдыра ала идем мин сине. Безнен авылда кыз урлау мәртәбәгә санала...
—Монда дәүләт милке турында сүз бара, Субаев!
—Кыз бала хосусый милек түгел ич. Син урлап өйләнден ана, сержант!
—Яратмаган кызлар урлатмый, Ансар. Без хәзер егерме беренче гасырда яшибез. Йолалар, традицияләр, дин һәм әхлак янара торган чорда. Гел кирегә сукалап утырасын.
— Бу минутта, караклык турында бәхәс куптарырлык сәбәп бар дип исәпләмим мин.
—Алай түгел шул. Кеше кесәсенә керүне караклыкка саныйбыз, ә дәүләт милкен кесәгә салып та, күгәреп тә, машинага төяп тә ташыйбыз... Шартын туры китереп, өй саен рәттән тикшереп чыксан—ин намуслы, ин акыллы, ин гадел дигән хужанын да чәлдергән яки эштән болай гына «шып кайткан, һичьюгы бушлай кергән берәр әйберсе табылыр. Без бит миллион кешеле шәһәрдә яшибез: миллион авыз, ике миллион кул, ким дигәндә биш-алты миллион кесә...
—Артыгын аңлатасы юк, биш ел буе дәресләрдә сөйләнгән болар... Бәхәсле әйбер. Кемдер ярты капчык бүрек урларга җыенган икән, ана карап бөтен ил халкына «урлыйсыз!» дип кычкырыргамы9 Әгәр кешен заводта-фабрикада эшләмәсә?! Әйтик, интеллигенция үзенен эш урыныннан нәрсә ташый ала? Безнең кафедра мөдирен генә алыйк, чык бөртеге төсле саф күңелле... Университетта, белгәнеңчә, кирпеч измиләр, бензин кумыйлар, мануфактура цехлары ачылмаган әле... Аннан нәрсә күтәреп кайтмак кирәк?
Райнурга үз сүзен өскә чыгармыйча ярамый. Ни дисәң дә ул сержант кеше, ә рульдә кичә генә эшкә алынган рядовой «салага». Авторитет бәхәсләрдә яулана ул.
— Мөдирең үз йорты белән яшиме, Субаев?
—Ундүрт катлыда.
— Машинасы нинди маркалы?
—Жыелма велосипеды бар бугай.
—Туганнары олы урындамы?
—Детдомда үскән ул... Иә, әйтерен беттеме?
—Дачасы бармы?
—Кешечә инде. Дачасызлар юк ул хәзер.
—Вәт, күрдеңме,—диде Райнур, үзе шофернын җилкәсенә төртеп, мин хаклы—дача төзегән агай-энедә житәрлек инде ул чәлдергән материал!. Шунысы кызганыч, безнен балаларга урларлык нәрсә калмый, алар үсеп җиткәнче дөньяны талап бетерәләр инде...
—Сержант дәрәҗәсенә хәтле ничек үсте микән бу. дип, баш ватам тагы, грамотныйланган син
— Пагонны бушлай өләшмиләр. Димәк, кирәк чакта җанымны кызганып тормаганмын. Сина сөйләп торасы юк, тәвәккәллегемне хәтерлисендер?!
—Авылга кунакка кайткач, танцыга чыкмаганы өчен Алсунын күкрәгенә пистолет терәгәнеңне әйтәсеңме? Батырлыгыңа клубтагы бөтен яшьләр шаккаткан иде шул.
—Уенчык пистолет бит ул, теге, утыз ике тәңкәлек. Клубка корал күтәреп чыгарга, әллә башыма тай типкәнме? Синен кебек студентларны биш бармагым белән дә каптыра алам мин Нәрсә трамвайга ияреп барасың,—диде Райнур кинәт шоферга җикеренеп,—тизрәк отделга кайтасы бар.
Милиция бүлегенә кайтып кергәч, сержант белән майор анлашкан арада Ансар янына бер агай килеп басты. Күрер күзгә җан этәргеч кешедәй тоелса да яна чупланган бура исе килә үзеннән.
—Сине кем тотты?—диде ул Ансарга, үз итеп
—Әнә, сержант.
— Мине дә. Юк белән яндым Мебель фабрикасыннан мин. Диван аягы апчыгып бара идем, апаем, дүрт штукны кесәгә тыгып. Охранникнын исе дә китмәде, ә урамда сиздермичә генә болар качып торган. Нәмәкәйгә
дип шушы проходнойга килгәнмен, белмим апаем? Безнең цехныкылар юкса, гел койма ярыгыннан йөри. Эшкә килгәндә генә проходнойдан керәбез. Каравылчыга күңелсез булмасын дип капкага килгән идем... юк белән яндым.
—Үзең әйтмешли, нәмәкәеңә кирәк иде инде ул таяклар? Лутчы диванын гына күтәреп кайткан булсаң...
—Бәй, апаем! Анысы зур караклыкка керә бит аның!
—Болай да диван урлагансың диярләр...
—Китче, исәр .. Күрәсең ич, салмыш мин, аңгырайган башкаем белән тәктомалдан, ялгыш ияреп чыккан дип нык торачакмын. Иртән штрафлап озатырлар. Үзен нәмә белән каптың?
—Бүрек белән, чәшке тиресе.
—Белдем, «Каракүл» берләшмәсенә алыш-биреш эшем төшкәне бар. Бәй, апаем, син дә исереккә сабыш. Икебезне бер «КПД»га ябарлар
—«КПЗ» гамы?
—Без миндәләлеләргә барыбер ул, апаем.. Бер «КПД»га ябарлар... Иртән дус булып аерылырбыз Тик кара аны, сержантларга каршы дәшә күрмә, авыр сүз әйтмә, «әйе, әйе!»—дип кенә тор. Майордан курыкма, беләм мин аны. Анын генераллары да берни түгел, ә менә сержантлары...
Агайнын фикере бүленде. Ансарны күрше бүлмәгә дәштеләр. Сержант Асланов берничә бит чиста кәгазь куеп анлатма язарга кушты:
—Яз әйдә. Почмагында буш урын калдыр. Начальник исеменә яз.
—Беләм, беләм,—диде Ансар,—өйрәтмә!
Венера белән күрешергә дип ашкынулар, капчыктагы бүрекләр, классташ Райнур белән бәхәсләшүләр—барысы-барысы ярты бит кәгазьгә сыйды да бетте.
—Тәк...— Аңлатманы укып чыккач сержант Аслановнын беренче сүзе шул булды —Син монда көн кебек ачык хәлләрне генә язгансың. Биш ел буе нәрсәгә генә укыттылар соң сине?
—Анлатма дидең, әкият язарга кушмадың ласа.
—Ә син версияләреңне әйтеп кара. Бүрекләр биштәрдә тумагандыр бит, койма башына да жил белән менмәгәндер?! Свиданиегә барам дигәнсең, ул кызның исеме юк.
—Причем монда ул кыз?! Мин аны әле үзем дә бер генә тапкыр күрдем, зоопаркта. Исемен белмим.
Кеше дөресен сөйләргә теләмәсә, мәжбүр итмәгез, юкса, ул барыбер ялганларга керешәчәк. Дөреслекне сөйләп бирсә ул кемнедер югалтырга тиешле була. Гомер буе дөреслекне сөйләп йөрүчеләр һаман саен кемне дә булса югалта барып, ахыр чиктә бер үзе, япа-ялгызы кала. Ансар Венераны югалтырга теләми. Сержантка турысын әйтеп бетермәвенең сәбәбе шул.
— Гражданин Субаев, исемен белмәгән кызны төнге унбердә эзләп киләләрме?!
—Чибәр кызлар төн уртасында да таныла ул... Ни, иптәш сержант, колак очыма телефон номеры чалынды: 3-52 бугай. Проходнойдан шылтыратасы.
—Ә син, причем дисен! 3-52 номеры берләшмәнең унынчы фабрикасы бит инде. Әлеге бүрекләр шунда тегелә.
—Чынлап мәллә?!—Ансар аптырашка калды.
—Белмәгәнгә сабышма. Болайга киткәч, каптың инде, Субаев. Йә бүрекләрне үз өстенә аласың, йә безгә булышасын!
Сержантны инспектор ашыктырды.
—Ашыксак та ярый, Субаевнын торган жиренә барып җиткәнче, тентү ясаганчы, таң ата.
һәр эшнен үз тәртибе бар.
Заводта яки фабрикада берәр карак тотылса, җинаять кодексы нигезендә, урлаучының өенә кичекмәстән тентү ясалырга тиеш. Ягъни, өендә урланган мал сакланмыймы—шуны белер өчен. Дөрес, әлеге
маддәнең бер почмагында: инспекторны проходнойда торучы каравылчы чакырырга тиеш, диелгән Моны ничек анларга?. Хикәябезгә кагылышлы булмаган бер мисал китерик. Әйтик, бер шаян ханым, үзенен нечкә биленә урап эшкәртелгән тире алып чыгып карамакчы иде ди. «Күбәләк канаты» аркылы үткәндә каравылчы дәдән, сизгер куллары белән ханымны капшап, әлеге тирене күпертмә койрыгыннан тартып чыгара, шул мизгелдә «Күбәләк канаты» шартлап бикләнә. Тавышка каравылчылар начальнигы йөгереп килеп җитә һәм нечкә билле ханымны тәмәке төтененнән ысланган кечкенә бүлмәгә ябып та куя. Карышып-нитеп маташунын хаҗәте юк, җиңәрләр, сменада берьюлы дүртәүләп саклый алар Ханымның тән җылысы сеңгән тун өлгесен минималь хезмәт хакы белән бәяләп, акт төзелә дә шундук инспекторга хәбәр ителә. Ләкин, ни хикмәттер, инспектордан алдан цех начальнигы килеп өлгерә (белмим, кем җиткергәндер ана?!). Ул тиз генә акт кәгазен кесәсенә салып куя һәм инспекторга ияреп ханымның фатирына тикшерергә бара, пүнәтәй рәвешендә. Ханымнын өендә имгә дисән дә затлы мех әйбер табылмый: туны ясалма тиредән, көзге пәлтәсе—якасыз ясалма замша, бүреге— Чебурашка курчаклары тегә торган йонлач тукымадан әвәләнгән, чит кешеләрне күрсә эт булып өрергә әзер торган кара песи генә натуральный тунын кабартып аяк астында буталып йөри... Димәк, әлеге хатын гомер буе купшы тауар янында эшләп тә беренче тапкыр гына шаярган. Бәлки анын нечкә биле туна башлагандыр... Артык гауга куптарырлык сәбәп юк... Акт кәгазе цех начальнигы кесәсендә кала, ханымның «эше» халык судына барып җитми. Ак чәчәкнен дә күләгәсе бар, ханымнын башыннан сыйпап рәхмәт әйтмәсләр, әлбәттә, цех җыелышында аягүрә бастырып оялтырлар. Өч минималь хезмәт хакы күләмендә штраф түләтерләр, бәлки әле ике генә айга арзанрак эшкә дә күчереп торырлар Тик хөкемгә гарттыру кирәкми. Ханымга да, цех начальнигына да кирәкми ул суд. Ни өченме?
Шәһәрнен яшәү гаме бүреклеләр ярышына корылган җыеннары— бәйге тотып, уңыш бәйрәмнәре—сүз куешып, атлары—чабышып, машиналары—узышып куандырыр Бүрек тегүчеләр үзләре дә ярышып яши «Каракүл» берләшмәсенең һәр ун фабрикасы арасында сыйнфый көрәш бара. Продукциянең сыйфаты, эшкә мөнәсәбәт, вакытны дөрес фазшалану. чималны янга калдыру, эш урынындагы тәртип кебек мөһим күрсәткечләрне чагыштыргач ел ахырында кайсы цех начальнигының күбрәк премия аласы ачыклана...
Сержант Асланов «капчыклы бурны» койманың урам ягында тотып алды, шуңа күрә дә әлеге вакыйганы проходноидагы каравылчыларга сиздереп мәшәкатьләнмәде. Иртәгә белерләр алар бу турыда, ә бүген вакыйгага Асланов үзе хуҗа.
Шәһәр күленә саф һава суларга чыга торган чаклар, калын боз тынчыган суны томалап куйган. Ансар урнашкан фатир—ике катлы агач йорт. Дегетле урамының теге башында, алгы тәрәзәләре белән шәһәр күленә акаеп тора. Фатир хуҗасы, түләү мәсьәләсенә килгәндә, студентлардан акчаны ел фасылына карап ала тәрәзәләр ачылыр чакта, тирләп- пешкән шәһәр күле боз астыннан чыккач, бер айга ун доллар, ә тәрәзәләр ябылып кышка пластилин белән сылап куелгач унбишне сорый
Челт-мелт лампалы милиция машинасы килеп тукта!ач. келәт хуҗасыннан өреккән ата мәчеләр шикелле, подъезд ишегеннән бер кабилә малай-шалай ишелеп төште.
— һай! һоп! Уһ!—дип бармак янап калды сержант, вакыт кына юк. мин сезне өерегез белән бергә
Яр буендагы әлеге ике катлы агач йорт затонга качкан йөзмә пристаньга охшаган иде. Тәрәзәләре күп күбен, ләкин ишеге бер генә икән Ишек яңагына уелган төймәгә баскач әллә кайдан гына сангырау гавыш ишетелде.
—Ыхтутам?
—Без.
—Апа, мин эле бу,—диде Ансар, сержант тавышына ишекнең ачылмаячагын белеп,—дуслар белән.
—Шушы вакытка хәтле йөргәч, таң атканны көтсәң ни булган. Тәмле йокыны әрәм итеп... Студент халкын фатирга кертерлекме соң.. Эштән арып кайтсалар йокы кадерен белерләр иде,—дигән зарлануларга кушылып эчке яктан ишек шудырмасы ыңгырашып куйды. Ишек ачылып китсә дә каршы алучы күренмәде. Сержант кесә фонаре кабызып болдырны айкаган иде, ишек шудырмасына бәйләнгән озын бау күзгә чалынды— бауны икенче каттан торып кына тарталар икән Такта баскычтан икенче катка менгәч каршыга тагын ишек килеп басты,—үзе зур, үзе калай белән тышланган. Берәм-берәм йозаклар келтерәде, келәләр шалтырады
—Фатирантларны шәп саклый апагыз,—дип көлемсерәде сержант,— мал кадерен белә!
Пүнәтәйләр эзләп урамга чыгасы юк икән, янәшәдә генә тагын бер калай ишек бар. Күршедән карт белән карчык килеп керделәр.
Хужа кеше, биш ел фатирда торган Ансарны танымагандай, усал карап куйды. Төнге «кунаклар» белән мазасызлап йөрүен өнәмәде. Шулай да милициянең күрше-тирәләр жалобасы буенча түгел, ә Ансарны тикшерер өчен килгәннәрен белгәч үзен тыныч тотты.
Тентү беркетмә кәгазе өчен генә кирәк иде, сержант өметләнгән нәтижә күз алдында.
Инспектор сержант белән, ник килгәненә үкенгәндәй, йорт эчендәге җиһазларга: ян-ягы фанерадан түгәрәкләп бөгелгән кием шкафына, рамнарына кара жимеш төшләре ябыштырып, кулдан эшләнгән нәзек озын сервантка, агач эшкәртү остаханәләрендә өйрәнчекләр әтмәлләгән дүрт кырлы такта утыргычларга, үз гомерендә әллә ничә кат буяу күргән тимер караватларга тагын бер карап куйды да фатир хуҗасыннан гафу үтенеп чыгып китте.
Фатир хужасы, пунәтәй күршеләренә һәм сержантка яхшы күренергә теләп, Ансарның бар мөлкәтен—китаплары белән кием-салымын ишек төбенә өя башлады. Ансар уңайсызланудан күз карашын кая яшерергә белмичә интекте, аптырагач түшәмгә текәлде Анда олы бер үрмәкүч, яшәүдән туйган җан ияседәй, матча тирәли «бау» күтәреп йөри... Бауның бер очы—ауда...
—Апа, китапларга кагылмагыз, аларның гаебе юк. Берүк идәнгә чәчә күрмәгез! Иртәгә көндез өегезне бушатырмын—бу Ансарның сонгы сүзе иде.
Баскычтан йөгереп диярлек төшсә дә Ансарның ашыгырлык урыны юк.
«Жигули» тагын милиция бүлегенә юнәлде.
—Ансар, туганнарыңамы, дусларыңамы—кайсысына илтеп куйыйк сон үзеңне9—диде Райнур. Ул инде хәзер баягы кырыс сержант түгел. Масаюы сизелми, тавышында кинаяләү тоны да юк.
—Рәхмәт, классташ. Фатирымнан кудырттың, инде туганнарым йөз чөерсен дисеңме?
—Алайса, әйдә безгә!
—Ы-һы!. —Ансарның бу ымлыгы: шушы хәтле кәмитләреннән сон өеңә чакырырга ничек телең әйләнә, дигәнне аңлатса кирәк..
—Алсу да сөенер. Чынлап, Ансар, әйдә!
—Уйларымны бүлдермә әле, Райнур...
—Менә син. Ансар, бүген авыр хәлдә калдың, фатир хужасы алдында дим.. Ә миңа киресенчә жинел булып китте.
—Үч алгачмы?
—Нинди үч? Бүлешер малыбыз юк ла... Минем урында булсан син үзен дә нәкъ шулай эш итәр идең бүген.
—Шушы тирәдә туганнарым бар, төшеп калыйм әле мин.
—Үпкәләмә, Ансар,—диде Райнур, «Жигули» туктагач,—егет бул!
— Бик тиз үсәрсен, классташ, мин өйгә кайтып җиткәнче өлкән сержант итеп куярлар үзенне.
—Үпкәләсән үпкәлә, тик бүрек каракларын тотарга булыш. Шундый шәп план корып куйдым, шаккатарсын. Синен белемен дә. ярдәмен дә бик кирәк безгә, Ансар Диплом алгач сине милиция эшенә жигеп булмас Адвокатлар алар өстәл артына утырып кына безгә караганда да күбрәк акча алалар. Без гаеплеләрне эзлибез, куабыз, тотабыз, кан коябыз... Ә син менә аларны яклап яшәрсен, гаепле түгел дип аклап, кире жибәрерсен.
— Конституция бөтен кешене якларга куша.
—Ашыкмый тор. Ансар Киләчәк турында зурдан кубып сөйләшмик. Син әүвәл үзенне якларга өйрән әле—менә булырсын адвокат!
—Укуны ташлап хулиганнар куып йөрергә кушасынмы?
—Ташлама! Жден тап Яз житкәч, кар астыннан тукталыш саен бишәр-алтышар буш акча янчыгы килеп чыга Без инде трамвай- троллейбуслардагы кесә каракларын җинаятьчегә дә санамыйбыз—шук куллы малайлар гына дибез. Бүрек салдыручылар, машина талаучыларны да күрмәмешкә сабышабыз. Вакыт юк безнен вак-төяк эшләр белән йөрергә. Бер миллион карак төрмәдә утыра, әле тотасылары күпме?! Бүреге зуррак булган саен кулга алуы кыенрак
—Беләм,—диде Ансар, соңгы яңалыклар турында хәбәрдарлыгын сиздерергә теләп,—каракны хәерче чагында тотып калсаң гына, баегач тоттырмыйлар алар...
—Мине аңлавын өчен рәхмәт!—диде сержант саубуллашып.
«Рәхмәт» сүзен әллә ничә төрле мәгънә белән әйтеп була икән.
Йокың ничә сум тора?
Калын-калын кодексларны рәттән укып чыксан. рөхсәт ителә, ярый, мактаулы эш, хокукын бар кебек сүзләрне бик аз очратырсын. Анын каравы: катгый тыела, җинаять санала, мәҗбүри, мәхрүм ителә, ярамый һәм башка шул мәгънәдәге сүзләрнен исәбенә чыгарлык түгел Сабыймы син, үсмерме, яшь иптәшме, олы яки өлкән яшьтәме—барыбер синен өчен «ярый»га караганда «ярамый» күбрәк. Ярый-ярамый. белә-белми, җинә-җинелә, сөя-сөйми, табыла-югала. Табуга караганда югалтулар күбрәк. Бер бәхетенне эзләп табу өчен күпме югалту кичерергә кирәк.
Ансар урамда калды Дегетле урамыннан куылгач, бүген инде барып сыенырлык кеше калмаган иде. Төн уртасында кемнен кемгә кирәге бар?
Кышның бик мактанчык чагы, атналап-атналап салкыннар гайрәтләнә. Тик торган җирдә бигрәк кыен—түмрәннәренне чатнатырлык үткер суык. Җәйге төн булса тан атканчы урамда йөрер иден, кышкы төн кешене сөйми, урамнан бик тиз куып кертә.
Рельслар буйлап атлый торгач, каршыга дежур трамвай килеп чыкты Йөртүчесе ялгызлыктан туеп пассажирлар эзләп йөри мәллә—шундук ишеген ачып тукталды. Уйлап-икеләнеп торырга вакыт юк, салкын дигәнен ашыктыргач Ансар тимер баскычлардан очып кына менде. Бу кадәр буш урынны күргәне юк иде әле егетнең. Ике вагонлы трамвайга бер пассажиры бар—анысы да кайтыр юлын югалтып гырлап йоклап яга, сәләмә бүреге аяк астына төшкән Маршрут буйлап тик әйләнсен, дип. йөртүче кыз аны уятмаска тырышадыр, буш йөргәнче пассажир булыр шунда.
Ансар үзен суыткыч эчендә бикләнеп калган малай-шалай кебек хис итте Ләкин башка чара юк, вокзал тукталышына җиткәнче түзәргә кирәк Ә анда җылы... Анда тан атканчы рәхәтләнеп черем итеп алырга була.
Төн шул вокзалның танырлыгы калмаган. Көндезге мәхшәр
сүрелгән, залдагы халык тыныч: килгән-киткән поездларга ис китүче юк, уяулары ярты тавыш белән генә сөйләшә. Көнозын ике аяклы ларек сыман шәһәр буйлап чабып арган базар хатыннары да бер күчкә өелеп, сатылмый калган тауарлары өстенә сөялгән килеш йоклап ягалар... Аларга ярый, әмма Ансар урындыкка сузылып ятса, башка урынсызлар аны шундук төрткәләп уятырлар иде әле. Их, йокла идең шулар кебек рәхәтләнеп!
Диктор, саташып уянгандай, йокы аралаш кемнәрнедер, ниндидер поездга утырырга үгетләп карый. Залдагылар ана колак салмый, әллә ышанмыйлар, әллә пассажир буласылары килми. Утырып^ йоклар өчен махсус күнегергә кирәк. Ансарның ул яктан тәҗрибәсе юк. Йокы дигәнен керфекләреннән тотты инде үзен Муенның баш күтәрерлек хәле юк. Ансарны күргәч дружинниклар да тыныч кына үтеп китә алмадылар.
—Гражданин, йоклап калмагыз, 111 нче поезд китәр чак җитә,— диделәр алар, яттан шигырь сөйләгәндәй кистереп кенә.
—Поезд?!—Гаҗәпләнүдән бигрәк, Ансар сөенгән иде, чынлап та ял итәр өчен поезд шәп нәрсә бит, әй!—Рәхмәт, егетләр, әле ярый искә төшердегез.
Ансар кассага йөгерде. Билетны ул күрше шәһәргә кадәр генә алды, биш сәгатьлек юл җитәр, кайтканда тагын биш сәгать үтәр. Барып кайтырга ун сәгать—бу кадәр йокы бәйрәм көннәрне генә тәти ул студент кешегә Йокысы да әллә ни кыйммәткә төшми, бару-кайтуы белән ярты стипендия хакы. «Русия» кунакханәсендә бер төн уздырган өчен дә өч айлык стипендияңнән колак кагарга кирәк. Йокы иң арзан ризык, димәссең, түбәнне югалтсаң.
Поезд кузгалганчы Ансарга юешләп төрелгән соры урын-җир китерделәр. Өстәге сәндерәдә тыныч иде. Салкын җәймәгә тән җылысы үтеп керү белән йокы дигәнең изрәтеп егетне өнсез калдырды. Тик, ләззәтле йокыны кыска-кыска төшләр бүлгәләде. Ул төшләрнең төп үзәгендә гел проводник хатын гына. Студентлар җәйге каникулда төзелешкә кия торган яшькелт-соры куртканы тәненә ябыштырган да әллә кем булып йөри, җаны теләгән кешегә җаны теләгән сүзен әйтә: «Сыер», «йокы чүлмәге», «капчык» дигән сүзләрне аеруча күп куллана. Ансар ана: «Институтыңны ташлап бик дөрес эшләгәнсең, синнән рәтле педагог чыкмасые!»—дип әйтергә тели теләвен, ләкин уянып китүдән куркып дәшми кала. Ә төш дәвам итә... Менә проводник хатын милиционер ияртеп килгән, сәндерәдә аның башы гына күренеп тора, аяк очына басып үрелә-үрелә Ансарны күзәтә ул, Райнурга охшаган бу милиционер— борыны бөтен битенә җәелгән, калын кашлары бергә тоташкан—күз өстенә мыек чыккан кебек. Имеш, Ансардан сорау алалар.
«Кая киттең?»
«Йокыга».
«Эзләп тапмас дип белдеңме, алдана торган Райнур түгел мин».
«Әйтерием, фуражкаңнан оялам...»
«Иртәгә розыск белән кайтарам».
«Тыныч йокы, сержант Асланов! Ха-ха-ха, хы-хы-хы, хыр-хыррр...» Төшләрнең дәвамы юмористик пландарак иде... Алары эротик күренешләр белән алышынды. Урыны-урыны белән оятсызрак мизгелләре дә булмады түгел. Тик ул төшләр, уянгач станция исеменә күз салуга ук, онытылып бетәрләр.
Ун минут чират торырга иренмичә билет алып, Ансар кебек икенче каттагы сәндерәгә менеп ятсаң, икенче ягына борылганда урта яшьләрдәге бер станциягә жителгән булыр. Поезд тәрәзәсенә ябырылып карасаң, бу станциянең ярты гәүдәсе агач авыл, икенче яртысы көймә бүрекле кукуруз патша заманында салынган эре панельле—тиз өелешле йортлар тезмәсеннән торган шәһәр икән.
Юлга чыкканда кулың буш булса рәхәт тә соң! Пәлтәсе белән сарык йоныннан эрләп бәйләнгән баш киемен эләктереп вагоннан чыкты
Ансар. Озак та үтмәде, кайтучы поездга дигән билетын учына кысып, янә сәндерәгә—бу юлысы инде өченче катка ук менеп ятты ул.
Ансарны поезд баскычларындагы бозны вата торган кисәү белән төртеп уяттылар. Өченче катта вагон тәрәзәсе юк, тәбәнәк түшәм генә. Вагон эченең бушап калуыннан чамалап, поезднын миллионер шәһәргә кайтып туктаганлыгын абайларга була иде
Кичәге борчулардан качып, йокы туйдырып йөргән арада, көннен чырае яктырган Ак эскәтергә йоккан лимон табы кебек кенә кояш беленеп тора, аның түгәрәклеге югалган, чит-читләре тузгыган—тануы кыен Кояштыр инде, шәт, сөтсел болыт каплаган шәһәр күгендә тагын ни булсын?! Үзәк мәйданга юл күрсәтеп торучы ялангач юкәләрне ап-ак бәс сарган, ерактан караганда алар ялтыравык кәгазьгә төрелгән ясалма чыршы кебек җемелдәп балкыйлар.
Тарих сакчысы
Ханкала стенасы тирәсендәге чокырларга калын кар өелгән. Кыш уртасында ул кар тарих җәрәхәтенә яңа каплаган мамык кебек ап-ак булып тора.
Җәен-көзен әллә кайдан ук акшарланып балкып торган таш диварлар кышкы аклыкка бик хинел кушылдылар Кышын мондагы һәр манара, һәр бина кардан өелгән текә тау төсле, алардан салкынлык бөркелеп торуы да шуннан бугай. Манараларның берсе. «Ханбикә» атлысы. җәй дә. кыш та төсен алыштырмый—гел кызыл төстә. Аны акшарламыйлар, алтынга манмыйлар, тарихны кимсетергә теләмиләр.
Заманында һәр таш кисәге саен гаскәри мәргән беркетелгән Ханкала стенасын бүген бер үзе саклый Газигали агай. Саклый дигәч тә, кулында мылтыгы йә дудуры мазар юк. Йөнтәс бүрекле абзыйларнын берсенә корал сорап кергән иде ул. Тыңламадылар.
Юньсез кеше генә утлы корал йөртә, синен кебек изгеләргә беркем тими, диделәр. Корал ул угрыларга халык нәфрәтеннән сакланыр өчен бирелә икән, ват... Кемнең күпме урлаганын коралына, тән сакчысына, «иномаркасына» һәм коттеджына карап белеп була, ди Тән сакчысы— «текә» агайнеләр өчен уйлап табылган заманча «конвой» гына, имеш Корал ышанып тапшыра алмыйбыз, ханкалада каравылчы штаты буш түгел диделәр. Министр абзаннар эш сәгатен төгәлләп өйләренә таралышкач монда инде урланыр нәрсәләр калмый бугай
Гадигали агай элек-электән ханбикәләргә гашыйк. Каравыл киченнән җилләнеп кайтып кергәч Сөембикә җиңгәгез җылытып куйган кайнар юрган эченә чумасы бар әле аның. Гадигали агайнын буш вакыты тарих һавасында үтә, өйдә аяк астында чуалып йөрми Хезмәт хакы сорап интектермәгәч күргән-белгәннәр каршы төшми
һәр тәрбияле гражданинның ике эше булырга тиеш: берсе, әлбәттә, акчага әйләнә торганы, ә икенчесе бушлай гына—җәмәгать эше диләр аны Беренче эш мәсьәләсенә килгәндә, Гадигали агай хезмәт срогын тиешенчә «утырган» пенсионер, сугыштан сон, ул кырык ел буе уналтынчы завод капкасында каравылчы булып утырды Әлеге икенчесе—җәмәгать тәртибендә тарих сакчысы булып йөрүе Дөрес, баштагы мәлдә ул пенсия кенәгәсенә кимсенеп, акча түли алырдай бер оешмага тагын каравылчы булып урнашып караган иде, балавыздан ясалма умарта кәрәзләре эшләү заводына. Бик тынгысыз җиргә эләкте. Янәшәдә генә шәраб заводы ис куа, анын тирәсендә, төне буе ач күселәр төсле, ирләр йөгерешә Стакан мазар яки кабарга берәр сынык ипи сорап туктаусыз капка дөбердәтәләр Иртәнге якта ишекләрдәге йозакка чәпәлгән балавыз пломбаларның исәнлеген тикшереп журналга кул куясын да күрше шәраб заводыннан йөзеңне яшереп кайтып китәсең. Ә бер көнне, йозак өстенә исерек чыпчык кунып, йозактагы балавызны чукыган Шуннан китте ревизия
ясаулар... Урларлык әйберсе булса иде ичмасам, складлары тулы иске балавыз да сумала!
Өйгә кайткач Сөембикә җанашы тиргәде сон үзен: пенсияңне әзсенеп завод капкасыннан чыпчыклар куып йөрүе ничу!.. Әнә, вакытыңны кая куярга белмәсән тарихны каравылла, дип, бушлай эшләү урынын әйтеп тә бирде.
Баштагы мәлне Ханкала тирәсендә борчулы уйлар белән йөрде Гадигали агай, Кызыл манарасы ава башлаган дип үзәккә үттеләр. Көне- төне белән өенә кайтмыйча манара саклап кунган чаклары да булды абзагызнын, ауганын күреп калыр өчен түгел, күңеленнән генә, әллә нинди терәүләр куярга планнар корды. Яшәсен иде әле ул. Борынгыдан калган хәзинә ләса. Кирәксенмәсәләр чит илдән килгән туристлар сырып алмаслар иде аны. Ханымнар алдында кылтайган сыман, фотоаппаратларын аркылы-торкылы тотып фотога төшерәләр, нигезен колачлап үлчиләр, гидлары күрмәгән арада кирпечләрен кырып карыйлар, иснәп тә китәләр.. Бүгенге төзүчеләребез салдырган, эченә керсән чыгасы килмәслек мәһабәт йортлар, сарайлар бар Юк, туристларга тарихны давай! Инде тарих серләренә төшенәбез дип, Ханкала стенасының казылмаган төшен калдырмадылар. Актаралар гына тарихны Түзә ул, тарих. Ханбикә манарасы да түзә. Аумаячак ул, нигез өлешенә кыйгач скважиналар бораулап, бетон измә тутырып ныгыттылар аны.
Кояш шәһәр өстеннән китеп көнбатышка авышкач, чиркәүләрнең арзанлы алтын ягылган гөмбәзләре яктырып кала. Кояш баешының кызыл нурлары, аларнын бәясен күтәргәндәй, борынгы алтын төсенә кертә, вакытлыча гына...
Ак диварлар буйлап бер әйләнеш ясап, бер мен жиде йөз илле адым юл үтә дә Гадигали агай, археологлар жәйдән үк казып калдырган тирән эчле сандыксыман шакмаклы чокырлар янында туктап кала. Кар өсте шул килеш—димәк, тыныч! Кеше килмәгән, казымаган. Бу сандыкларда әллә нинди табылмаган хәзинәләр ятадыр әле. Сизмичәрәк калсан, кибет баскан кебек кенә итәрләр. Кремль стенасының нигезенә көрәк төрткән саен хәзинә ияреп чыга. Кая жыялар ул табылдыкларны, кемнәр хужа аларга хәзер, исәбе алынамы? Димәк, тарихка каравылчы кирәк Әле дә инде, монарчы начар каравыллаганнар. Әнә, урта гасырларда манаралар саны унөч булган диләр. Бүгенгесе көнгә сигезе генә исән калган Адәм рәтлерәк саклардай каравылчысы табылмаган, күрәсең. Гадигали ага килеп житү белән иң әүвәл манараларны санап чыга.. Ике башлы бөркет күргәнче сигез манаралы «Хан Шагыйрь» мәчетен күтәреп өлгерерләрме?..
Кемлегеңне белеп йөр...
Ашыкма син...
Ашыксаң бөтен нәрсә үчегер үзенә.
Әгәр, йокы поезды бер сәгатькә сонарып килмәгән булса, әгәр туксан тугызынчы шәһәр поездыннан төшкән пассажирларны каршылаучылар арба-чанадар сөйрәп перронны каплап алмаса, әгәр тукталыштагы саилче агайнын уч төбенә салырга хәер эзләп вакыт әрәм итмәсә, әгәр трамвай көтмичә уку йортына чаклы жәяү генә килгән булса, әгәр унсигез катлы корпусның өч лифты да жирнен тарту көчен жинәлмичә беренче катта ук туктап калмаган булса. Ансар икенче лекциягә өлгерә ала иде әле.
Ул соңгы лекциягә генә килеп җитте.
Егетне гажәпкә калдырганы шул—курсташ дуслары аны көлешә- көлешә каршы алдылар. Хәтта, бүген иртәнге җидедән бирле елмаеп карамаган педагог—кафедра мөдире дә студентларына хас эчкерсезлек белән елмаеп азапланды һәм елмаюын сакларга тырышып, криминалистика
өлкәсендәге яна техник казанышлар турындагы плакаттан аерылгач, кулындагы эбонит таягын Ансарга төбәде.
—Сезнең каршыда сирәк очрый торган, әмма типик күренеш Районный эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенә караганда. Ансар Субаев гафу ителмәслек җинаять эшләгән. Менә-менә диплом алам дип торганда, булачак юрист кеше дәүләт милкенә кул сузган. Алибиен бармы. Субаев’’
—Юк.
—Алиби юк. Ишеттегезме, бернинди дә алибие юк! Иптәшләренең ышанычы гына бар. Алар Субаевны гөнаһсыз, самими һәм вөҗданлы егет дип теләсә кемгә расларга әзер торалар. Гражданин Субаев. гаебеңне таныйсынмы?
—Юк гаепне ничек танымак кирәк?!. Хужа Насретдин мәзәгендәге хәл бу. Бау урлап кына харап булдым, дигән Хуҗа, бауның икенче башына сыер бәйләнгәндер дип кем уйлаган. Мин дә шулай, бау гына тарткан идем, ярты капчык бүрек килеп төште. Ант әгәр, һич гаебем юк.
—Эчке эшләр бүлеге мөһерле кәгазь җибәрсә синең антыннан көчлерәк булыр, шулай бит, Субаев?
—Әйе. Ләкин Шуна карамастан... ничектер... белмим кыскасы, гаебем юк.
—Җинаять өстендә тотылуын фактмы?
—Анысы чынлап та факт кебек килеп чыга...
—Димәк, үзенне акларлык дәлилләрең юк. Гаебенне танырга туры килә. Башка чара калмый.
—Бар. Чара бар!!!
— Нинди?
—Мин чын каракларны үзем эзләп табарга тиеш!
—Менә бу фикерендә яшь юрист авазы бар! Диплом эшеннен темасын үзгәртәбез. Әгәр практикан беткәнче үз-үзеннс шушы адәм көлкесеннән йолып ала алсаң, диплом эшеңә «5»ле дип исәплә. Инде каракларны тотып китермәсән... ул чагында синең эшеңне башкалар яклар...
—Бик дөрес.
—Диплом эшеннен җитәкчесе булып үзем калам. Ә хәзер бар, утыр,—диде кафедра мөдире эбонит таягы белән буш партага таба юл күрсәтеп
Кафедра мөдире үзенең мәртәбәсе белән теләсә кайсы районный халык судьясына «син» дип кенә дәшә алырлык кеше. Шуңа күрә, аның «утыр!» дигән сүзеннән аерым мәгънә эзләп, студент егетләр дәррәү күтәрелеп көлешеп алдылар.
Ансар дәресләр бетүгә студентлар арасыннан кинәт юкка чыкты— иярмәүләре хәерлерәк, киңәшләреннән туйган. Әгәр алар сүзенә колак салсаң, алар уйлап чыгарган версияләр буенча эзләнергә тотынсаң—бу инде диплом эшен күрше партада утыручы дустыңнан күчереп алу белән бер. Ансарга әйтеп торучы кирәкми
Кичке аш вакыты.
Бензин имәргә дип колонкалар тирәсенә машиналар тезелешеп яткан Эш сәгатеннән котылган хатыннар сумка күгәреп базар санап йөриләр. Халыкның, кышлаудан чыккан чагы, кайда яшел үлән күрсә, шунда барып ябырылырга әзер тора. Яшелчә кибетенә кергәннәре беләкләренә кыярга охшаган озынча яшел «уклау» салып чыга. Азар арасында салат яфраклары да күренә Ниһаять, кибетләргә яшел төс керде, авитаминозга каршы көрәш башланды. Кибет яныңта башы белән капчыкка чумган ат та солысын ялмарга онытып, кыяр күтәргән хатыннарга ияреп китәр!ә тора Аяклар үзләреннән-үзләре «Чәй йорты» ягына атлады, әйтерсең лә шул тирәдә Ансарны Венера эзләп йөри
Өчпочмак буына килеп кергәч, бөтен мәшәкатьләр онытылды Кайнар өчпочмак—ит әйбере талонлап бүленгән чорларда да исән калып сокландырган тагам, шәһәрнең милли горурлыгы!
Өчпочмак чираты тиз үтә. чөнки сайлана торган товар түгел, микродулкынлы мичтә җылынып өлгергәнен эләктерәсен дә рәхмәтеңне әйтәсен.
Кеше тикшерү дигән алама чир чиратларда яралган булса кирәк Ак калфаклы ханым, алтын-көмеш балдаклардан салмакланган симез бармаклары белән вак акча санап тилмерә. Чиратнын тиз узуы анын акча санау тизлегенә бәйле. Чиратгагылар эш юктан гына бер-берсен күзәтә башлый, һәр профессия кешесе күршесен үзенчә күрә, үзенчә бәяли. Әйтик, чираттагыларнын берсе «Руслан» ательесында тегүче ди Ул өчпочмак сорап тезелгән сафның кием-салымын күздән кичерә дә чыраен сытып читкә борыла, йә бөтенләй китеп үк бара; ләвкә тирәсендәге идәнне таптап биеп торган читекләрне барлап торучысы—аяк киемнәре берләшмәсенең фирменный кибетендәге дизайнердыр; бу чиратка чәч китәрүчеләр дә эләгәдер—тузгыган чәчләрегезне яшерегез; чиратсыз кергәннәрнең якасына ябышырдай булып педагог карап тора; тимер акча санаучы бармакларның шулпалы өчпочмакка батып керүен врач абзан түзеп карап тора алмый—теге «Руслан» тегүчесенә ияреп китеп бара.
Ансар чиратның «койрыгына» китереп басты һәм әлбәттә, чират ялт итеп ана текәлде Үз нәүбәтендә Ансар да алдагы кешеләрне гражданлык һәм җинаять кодексы статьяларына сыйдырып карады. Чиратта күпме кеше бар—һәммәсенә өлеш тия, һәркемнең үз статьясы. Ник дигәндә, закон күзлегеннән карасаң, бу фани дөньяның һәр фигыле, һәр сыйфаты, эзләнү-табышлары, ачыш-югалтулары, сөенеч-көенечләре һәм барча-барча вак-төякләре билгеле бер рәвешкә туры китереп, кодекслаштырылган һәм кешенең бөтен тормышы статьяларга таркатылган. Кодекс-статьялар синең бәхетеңне бөтен килеш сакларга тиеш.
Чират койрыгы Ансардан сон да сузылды. Янәшәгә туры килгән күзлексез агай кай ягы беләндер игътибарны үзенә жәлеп итеп тора, күз карашларының танышлыгы белән, ахры. Бер ноктага төбәлсә, ул шул ноктада бик күп нәрсәләрне күрә бугай, карашының җитдилеге, уйларының ераклыгы белән шулай тоела.
Ансар кайнар өчпочмакны кулдан-кулга күчереп үзе дә сизмәстән күзлексез агайга иярде. Бер аягына катырак баса икән—атлаган саен, сай чокырга туры килгәндәй, чүгеп-чүгеп ала. Максатлы кешегә охшаган, юкка-барга игътибар итеп тормый—алга карап туп-туры һәм тиз атлый. Шигырь ятлаган мәктәп баласы шикелле авыз эченнән сөйләнә үзе. Ансар эндәшмичә түзмәде, чөнки таныды ул аны. Сон, әлбәттә, бу бит теге шәһитләрне агач мылтык белән куып тоткан Гадигали агай.
—Гадигали агай, сезнең берәр хәсрәтегез бар мәллә?
—Дөньяда хәсрәтсез кеше—шамакай гына. Минем яшькә җиткәнче хәзер үк бер нәрсәне анлап куй—кеше сабый чактан ук үзен каравылчы итеп тоярга тиеш. Кая карама байлык...
—Нинди байлык, Гадигали агай?
—Син үзеңне кем диден әле?—Гадигали колакка катырак бугай, теге сорауны ишетмәде.
—Ансар атлы мин, студент...
—Шулай Көндез пенсиядә, кичен җил куам... Сугышып йөргән өчен пенсия түлиләр. Биш ел сугыштым, һичнинди пуля тимәде. Буй кечкенә булгач исән калдым. Озын егетләрне снайпер чүпләп бетерде. Жинеп кайтучылар арасында калкулары бик сирәк. Иртәгә җинәбез, дигәндә генә яныма снаряд төшеп шушы аягымны йөз дә сиксән градуска—кайту ягына таба борып куйды. Врачлар бик нык изаландылар Баштарак бик борчылганыем. мәйтәм, бер аягым алга, бер аягым артка таба йөри торган булып калса нишләрмен?
Гадигали агайга, хөрмәт йөзеннән ниндидер жылы сүз әйтәсе килде Ансарның.
—Алайса, сез әле заманында Җир шарын исән-имин саклап
калгансыз икән?!—Бу юлысы Ансар ишетелерлек итеп дәште.
—Әйе, энем. Җир шарына һаман каравылчылар кирәк, олы каравылчылар...
Ансар Гадигали агайны калдырып китәргә ашыкмады, дөресен генә әйткәндә, ашыгыр урыны юк иде анын. Бүтен кайдагы мендәргә баш куясын белгән юк әле. Курсташ егетләр янына елышырга туры килерме, әллә тагын поездга утырып, тәгәрмәчле «кунакханә» көненә калырмы?!.
—Әгәр, мең дә җиде йөз илле адым атларга иренмәсән ак диварлар тирәли бер әйләнеп киләбез, кем, энем?!
—Ансар мин, Гадигали агай... Сез мине беләсез, ярты капчык бүрекне хәтерләсәгез. .
—Ә-ә... Син шаһитләрнен берсемени?
—Юк шул...
—Алай ук мыни?! Каз ауларга чыккан төлке шәһәргә керми, монда таш арасында нишләп йөрисен, бар «Каракүл»енә.
—Уйланып йөрим. Гадигали агай, чын каракларны ничек тотарга микән, дим.
—Алай ук мыни?! Әйтәм җирле, андыйга охшамагансың үзең.
Байлыкка табынып яшәүче, хөсетле һәм эчкерле кешеләр бер кул белән генә күрешергә тырышыр—икенче кулын кесәсеннән чыгармас. Күрешү—холык көзгесе. Берәү—ришвәт биргән шәе генә кул суза; йөрәксез һәм кансыз кешеләр авырттырып кысарга тырыша, гамьсез кеше гүя биш салкын сөяк тотгыра. Ярлы куштан—билен бөгеп, бай куштан аркадан сөеп күрешер. Гадигали кушучлап күреште, ләкин колакка катырак кеше булганга, башлаган сүзен бетермичә Ансарның кулын җибәрми торды.
—Әгәр каракларны тота алмасам Фагирдан кудылар, инде университеттан да куарлар.
—Алама хозяикага туры килгәнсеңдер, юкса анлар иде
—Кеше гаепләп торасы юк, үзем гаепле...
—Юньсез кеше бервакытта ла: мин юньсез, дип әйтә алмый, димәк, ничава егеттер син. Әйдә, безгә кайтабыз, Сөембикә җингән дә сөенер. Тик берүк, минем урамда өчпочмак алып ашаганны җиткерә күрмә. Юкса, мина көн бетә. Гомер бакый яшәп шулпалы өчпочмак пешерергә өйрәнә алмады, бахыр.
«Йолдызлар арасында...»
Әгәр самолет тәрәзәсеннән башыңны тыгып карарга рөхсәт итсәләр остәл-өстәл сыман тезелеп яткан түбәләрне генә күрерсез Бөтен шәһәр: завод-фабрикалары. мәктәп-бакчалары, барча кешеләре түбә астында, һәр түбәнен каравылчысы, бәлки вахтеры яки лифтеры бар. Алар үзләренә беркетелгән түбәнең иминлеген саклыйлар
Гадигали агайларга күчеп яши башлагач Ансар ныклы бер карарга килде: диплом практикасы чорында төнге каравылчы булып эшкә урнашырга, кемлегеңне сиздермичә генә «Каракүл» берләшмәсенең эчен- тышын яхшылап өйрәнергә
Уку йортыннан бирелгән белешмә дүрт почмаклы кәгазьгә язылса да каравылчылар начальнигы аны әйләндереп-әйләндереп укыды, мөһере түгәрәк иде, шуңадыр инде Бу оешманың йорты эчке эшләр бүлеге бинасына өстән салынган Чөнки, әлеге оешмаларның әти-әниләре бертуган Җитәкчеләре лә бертөрле киенә—бөтенесе фуражкалы, погоннарына йолдызлар сибелгән
Каравылчылар начальнигының өч йолдызы бар—өчесе дә олы-олы булып бүрткән Урынбасары—чырае белән начальниктан олырак булып күренсә лә погонында бер йол ты з кимрәк Замполитка бер зур йолдыз эләккән Йортның кысан булуы сәбәпле бөтен җитәкчеләр бер бүлмәдә Шуңа күрә. Ансар йолдызлар арасында иде
Белешмә, кулдан-кулга күчеп, замполит кулына барып җитте. —Төнлә сакта торулар шүрләтмәсме?
—Студентның куркырлыгы юк, байлыгы күп кеше генә куркак була,—дип рас җавап кайтарды Ансар.
—Алайса, милиционерларның нидән батыр икәнен анлыйсын инде. Окладын күпме булачагын чамалыйсыңмы?
—Студент кешегә җитә.
—Ә безгә каравылчылар кирәкне каян белден?
—Күңелем сизде. Яхшы каравылчылар гел кирәк.
Ансарның бу сүзләреннән соң тәрәзәдән төшкән кояш нурында йолдызлар җемелдәште.
—Студент та студент дисең... Әгәр студент булмасан без синең белән сөйләшеп тә тормас идек. Каравылда йоклап ятырга студент белән пенсионердан гайреләрне алмыйбыз... Бер төн эшләп, ике төн ял итәсе, дигәч, буш вакыт ярата торган гайрәтле ирләр күп урнашты инде безгә. Сакка куйгач графиклары үзгәрде—бер ел эшлиләр, ике елга утыралар... Мин сине резерв бригадасына кушам. Вазифаң бик гади. Кичке алтыга өлкән дежурный янына җыеласы. Кайсы объектта пост ачык кала— шунда илтеп куярлар. Аңлашылдымы?
—Без, студентлар, күп нәрсәне соңрак аңлыйбыз...
Ансарның беренче эш төненә ничек әзерләнгәнен чамалар өчен Сабантуй мәйданына җинү алып кайтып килүче чаптарны күз алдына китерү җитә. Көне буе теләктә йөрде ул. «Каракүл» мехчыларының берәр каравылчысы эшенә чыкмый калса иде; балыкка киткән җиреннән табышлырак урынга эләксен; сәгатьләре тукталсын; оныкларын куяр өчен урын тапмыйча өеннән чыга алмыйча ятсын; берәр маҗаралы вакыйгага тап булып көнен шәһитлектә үткәрсен, һичьюгы. күршесенең «Лотто-миллиоига» акча отканлыгы турында хәбәр ишетеп, эчүгә сабышсын... тик графигы буенча каравылга эшкә чыкмасын!.. Аннан, каравылчылар оешмасына өлкән бригадирдан хәбәр килсен: «103 нче пост ачык. Резерв җибәрүегезне сорыйм. » һәм Ансарны төн чыкканчы сакларга дип «Каракүл» берләшмәсенә куярлар.
Кулындагы көмеш сәгате ике минутка бер генә кыймылдый төсле тоелды Ансарга, еш караганга, еш тыңлагангамы, акрын йөри кебек... Билгеләнгән вакыттан йөз егерме минут алдан эшкә килгән студентны күреп, өлкән дежурный күкрәгендәге медальләрен челтерәтеп көлеп куйды.
—Беренче вахтаңны матур көндә башлыйсың. Иртәгә получка биреләсе, шуңа күрә эшкә чыкмый калган каравылчылар булмас. Иртәгә акча аласы дигәндә, прогульшиклар юк ул бездә... Сиңа бүген минем белән контор саклап кына утырырга туры килер. Борчылма, монда күңелсез түгел Әйдә, «йокы чүлмәге», танышыйк, мин Язит абыең булам.
—Мин Ансар, Субаев.
— Көндезен укып, кичен эшләргә дисен инде... Ә берәүләр, киресенчә, көндез эшли, кичен укый. Тик шунысы бар: көндез эшләгән кеше кичен авыр укый, көндез укыган кеше кичен начар эшли, ягъни, йоклый.
—Замполитыгыз шундыйрак фикер әйткән иде инде. —Хакыйкатьне беләбез.
—Белә торып биш йөз каравылчыны йоклатып яткырасызмы?
—Уятып йөрер өчен махсус «Проверящийлар» бар. Тик менә, биш йөз постны йөреп чыгар өчен аларга бер төн генә җитми.
—Язит абый, үзегез дә йокы аралаш эшлисездер әле?!
— Мин көндез укымыйм, постымда уяу торырга тиешле кеше,—дип әйтүе булды Язит абыйның, шуннан тотынды телефон чәрелдәргә...
«Алло. Язит абый, бишенче бригада әле бу. Постагыларның фамилияләрен язып алыгыз. Прогульшиклар юк!»
«Алло! Отдел! Егерменче бригаданың рапортын язып куегыз: прогульшиклар юк»!
•Алло! Телефоныгыз гел «занято», көчкә туры китердем. Постлар ябык. Ниме. Язит абый, иртәгә получка булыр микән?»
Ул арада өстәлдәге бәләкәй тартмадан, оператор кызнын куркынган тавышы ишетелде.
--Я зит Язилевич. бишенче супермаркетнын контроль уты кабынды, пультка куйганнарына ярты гына сәгать иде әле!
Язит Язилевич кулындагы телефон трубкасын күкрәк кесәсенә тыкты да селекторга үрелде.
—«259»... «259»... <-259»... элемтәгә керегез.
—«Волга»... «Волга» Мин «259» Ни булды?
—Тиз генә бишенче объектны тикшерегез. Әгәр, реле-фәләне эшләмәсә. электрик килгәнче шул тирәдән китмәгез. Аңладыгызмы?
—Әйе!
«259» нчы номерлы МПГ (милициянең патруль группасы). «Кибетне пультка тапшырдык, директоры өй ачкычларын онытып калдырган, шуна ачып кергән, инде бар да тыныч»,—дип рапорт биргәндә, Ансарның көмеш сәгате белән ун минутлап кына вакыт үткән иде әле.
Ниһаять, бригадирлар шылтыратудан туктап, кадерле объеклар пультка куелып беткәч, дежурный бүлмәсендә кыска гомерле тынлык урнашты. Язит Язилевич зур кулъяулыгын куш учына жәеп маңгай тирен сөртте. Аш ташый торган олы термосны авыштырып ике стакан чәй агызды.
—Әйдә, студент, сугарылыйк, чәй икебезгә дә җитәрлек. Хәзер, тирләп-пешеп оперативниклар кайтып житәр. Чәйне алар өчен дип күп йөртәм.
«Каракүл» капкасына сакка куярлар әле, дигән өмет мае беткән шәм кебек сүнде. Бүген Ансар, артык солдат булып резервта ята. Өметсез- лектән йокы басты, хәтта Язит Язилевичнын мәтрүшкәле каты чәе дә ул төшенкелек халәтен куып тарата алмады. Ансар, эч пошканнан гына «кызыл почмакка» кереп, президиум өстәленә менеп яткан иде. ялгыш йокыга китте...
Авыл җирендә әхлакый кодекска әверелгән ырымнар бар. Әйтик, бусагага утырырга ярамый, мал чалган урынга төкермә, өй эчендә сызгырма, зыярат өстеннән җиләк өзмә, чүплеккә икмәк ташлама, кош оясына тимә, мунчада йоклама ише нәсихәтләрне бозсан зур гөнаһ булачак икән. Әлбәттә, «гөнаһ» сүзен балалар «зыян киләчәк» дип анларга тиешләр Президиум өстәленә менеп ятма, сәяси төшләр саташтырыр, дигән юрамышлы ырымны белми иде әле Ансар. Психиатрларның раславынча, төш—өндәге уйларның дәвамы, әйтергә кыймыйча йөргән сүзләрнең яңгырашы, чынга ашмый калган хыялларның гәүдәләнүе һәм курку хисенең йөгәннән ычкынуы икән.. Менә безнең Ансар, җыелыш саен дәрәҗәле йодрыклар белән төелгән кызыл постаулы президиум өстәленә чалкан ятып, үзе яшәгән шәһәрнең Баш бүреге белән сөйләшә
«Бер миллион карак төрмәдә утыра, ә җинаять кимеми, киресенчә арта гына. Милиция гаеплеләрне конвейердан бушатып атгерә алмый, судтагы эшләр әрдәнәләп өелгән, адвокатларга чират Юрфакта бер урынга йөз абитуриент килә. Илгә тимер ишекләр җиткереп булмый, йозак бизнесы чәчәк ата. Сез. йөнтәс бүреклеләр, җавап бирергә уйлыйсызмы'.’»> «Син чәпчемә, җинаять ул—базар вирусы Бәяләр арткан саен җинаять артачак, чөнки урлаган кешенең дә чыгымнары арта»
«Сез шулар яклы Хәрәм байлыклары кесәгә сыйсын өчен акчаларның нульләрен кистегез, ришвәт биргәндә долларлар сыйсын өчен конвертларны озынайттыгыз, яшерен маллар сыйсын өчен банкларны күбәйттегез...»
«Кесәнә күпләп акча кергәч фәлсәфәң үзгәрер әле. Базар ул—акча өчен яшәү Бөтен эшне акча гына эшли ала. Акча ул—тәрбияче, акча— җиңүче, акча—азатлык, акча—яшьлек, акча—акыл »
«Алайса, сезнең акылыгыз—кесәгездәме?!»
«Безне сайлап куйдылар».
«Сайлау—урлаучыларның урыннарын алыштыру гына түгел микән"1 Нократ ярында тотылса. Сез аларны министрлыкка куясыз, министрлыкта азынгач Чулман аръягына Хан итеп җибәрәсез. Шуңа күрә мандат өчен көрәш, саклану өчен көрәш баталиясенә әверелә...»
«Әй, студент, ярлы белән бай бәхәсләшә алмый. Синең алда акланырга җыенмыйм. Шуны бел—Яна йортка күчкәндә иске нигездә чүп-чар өелеп кала. Син белгән нәрсәләр әнә шул социализм нигезендә өелеп калган чүп-чарлар гына. Якты киләчәккә барып җиткәч ул чүп- чарлардан котылырбыз».
«Русияне караклык эпидемиясеннән дәваламыйча торып якты киләчәккә чыгу мөмкин түгел! Караклык сүзенең синонимнары бик күп урлау, талау, хосусыйлаштыру, мәхрүм итү, үзләштерү, дефолт ясау, рөхсәтсез алу, ришвәт бирү, сугыш ачу, илләрне яулау.. Бөтен җинаятьнең нигезендә караклык ята!..»
«Сугыш ачу—илләрне урлау дип әйтергә телисенме?»
«Әлбәттә! һәм ул ил өстендә сугышып Империя казнасыннан күпме акча талана! Безне сугышлар белән таласыннар өчен үзебез налог түлибез! Чит илләр котыла алмаган бүгенге караңгылыкны без үзебезгә якты киләчәк итеп куярга тиешме?»
«Студент! Акыллы сүз тиз туйдыра! Югал күземнән!..»
Ансар шабыр тиргә батып уянып китте. Төшендәге әңгәмәдән сон гәүдәсе авырайган иде анын Ләкин, студентларча уяулык белән, үзенен эш урынында икәнлеген абайлап ул тиз генә президиум өстәленнән төште. Талымсыз йокысы белән көрәшеп йөргән арада бишенче супермаркеттан тагын хәбәр килгән булган.
Өченче тапкыр хәбәр алгач, оператор кыз Язит Язилевич янына үзе йөгереп керде:
—Тагын бишенче... Контрольна кабынды.
Селектордан диалоглар чәчелде.
—«259», кай тирәдә сез хәзер?!
—Отделга җитәбез. Капкабыз күренә инде.
—Срочно борылыгыз. Бишенче маркетка! Никтер, тагын шылтырады Теге директор түгел микән... Кунарга урыным юк дигән иде Бәлки борчып тормабыз?!
—Бернинди ни-ни! Кибет гостиница түгел ул! Ишетсен колагыгыз! Хәзер үк объектка китегез! Хәбәрләшеп торыгыз!
—«Волга», «Волга!» Мин «259». Бишенче суперны басканнар. Тәрәзәсен ватып кергәннәр. Берсен эләктердек. Икесе качты. Куып киттек.
—«259»!!! Объектный иминлеге өчен без җавап бирәбез. Берсе эләккәч калганнары тотылыр. Кибет яныннан китмәгез!
—Ватык тәрәзә саклап төн чыгаргамыни инде?
—Мин сезгә резерв каравылчымны җибәрәм.
— Минме? Язит абый?!—дип гаҗәпләнде Ансар. Дөресен генә әйткәндә анын өлкән дежурныйдан: «Юк!» сүзе ишетәсе килгән иде.
—Әйе. Субаев. Такси илтеп куяр үзеңне.
—Шаярталардыр әле. директоры ачкандыр да...
—Юк инде, студент иптәш! Эфирдан ялган сөйләшергә ярамый. Безнен сөйләшү шәһәрнен бөтен постларында ишетелеп тора. Менә хәзер проверяющий дәдәң килеп җитәр.
— Барыбер ялган «тревога» бу. Бер сәгать эчендә, бер җирдән өч хәбәр килсен дә. ышан имеш..
—Практикада әллә ниләр бар, Субаев. Әйтик, әлеге кибет ишеге яңагындагы кыңгырау күрше урамнарга ишетелерлек итеп ике тапкыр чынлады ди. Ике тапкырында да милиция килде, ә «ЧП» дигән нәрсә юк. Димәк, кынгырау өченче тапкыр чынласа милиция әүвәлге кебек чатыр-чабып килми дигән сүз. Урларга ниятләнгән кешегә шул гына кирәк тә: тәрәзәне вата, кынгырау чынлый башлый, милиция ашыкмый.
шул арада кибетне чистартып та өлгерәләр... Ә син. Субаев, ышанмыйм дисен. Бер объект төн чыкканчы ун тапкыр «тревога» күгәрсә егетләрне ун тапкыр җибәрәчәкмен!..
Ансарны ватык тәрәзә янындагы йомшак кар өстенә бастырып куйгач экипаж аңа хәерле төн теләде:
—Студент! Әбиеңә сәлам әйтикме, бәлки тун китерер?!
Каравылчыны кем саклый?
Беренче эш төне Ансар теләгәнчә килеп чыкмады. Бәлки бүген, икенче төнендә юл унар?! «Каракүл» капкасына өстәмә сакчы итеп куярлармы, тагын бөтенләй башка объектка җибәрерләрме9 Сабырлыкны йолыккалап диплом практикасының сакаулы көннәре үтә.
Язит Язилевич Ансарны ишектән керә-керешли үк эшкә кодалый башлады.
—Получкадан соң дөньяның асты өскә килә. Бүген резервны төткәр генә Кая телисең—шунда жибәрәм! «Росбакалея» базасына кеше кирәк, буладыр бер. «Коопторг» складында урын бар—ике Алты винзаводнын өчесе каравылчы сорап «каравыл1- кычкыра—өч!.. Кәрәз эшләү заводы— дүрт. Мебельләр эшләү фабрикасы икенче капкага кеше сорый, менә сиңа биш. Промбаза ягындагы гаражга, галантерея әйберләре базасына. «Исле гөл» фабрикасына кыскасы, санап бетергесез. Ә синен кебек запас егетләрем өчәү генә. Шуннан чамала инде калганын
—Өч постка безне куярсыз куюын, ә калганнары нишли?
—Нишләсен, тора шул килеш Каравылчылары юкны белмәсәләр. тора Капка биек, йозак зур, эт өрә
—Мин үзем рядовой каравылчы чагымда Идел ярындагы причалда төзелеш материаллары саклап кунгалый идем. Навигация ачылуга, дәү- дәү баржалар яр читенә Себер наратларын китереп аудара, саны-хисабы юк, тау-тау өелә Шунда ук анын тактасын ярдыралар, идән-түшәмлек итәләр, ишекләр, тәрәзә рамнары ясап төрле төзелеш оешмаларына озаталар. Идел ярында көндез тыныч Ә менә төнлә, җитмәсә, бер ялгызың калгач., моторлы көймәләр «һөҗүм» итә башлый. Йөзеп киләләр дә әрдәнәдән ике-өч наратны бау белән тагып алып китәләр. Мин бит инде аларның артларыннан су өсләтеп куып йөри алмыйм. Яр читенә басып Идел өстенә йодрык селкеп озатып калам Анысы ярый. Себер наратының бетәсе юк, тик урласыннар Мәгәр, эшкәртелгән, юнылган, читләтелгән такталарны саклый алмасан эш харап! Сакта торам шулай бервакыт. Утыз кубометр юнылган юка тактаны оеп. өстеннән яшел буяу белән сызып тамгалаганнар, яшел пута бәйләгән төсле Күчтәге берәр тактаны суырып алсан буяулы пута өзелә дә иртән смена алышынганда ревизия ясарга туры килә Каравылчының айлык хезмәт хакы шул тактаның кубометрын түләргә дә җитми Такталар өстенә менеп утырдым, мин сиңа әйтим, кулга ботаклы такта башын кысып тоттым—корал янәсе Тан атканчы Идел өстен күзәттем Белмим, кай арада гына күз йомылгандыр, уянсам—йә Раббым. ун тактадан җилләр искән Ничек үземне күгәреп китмәгәннәр9! Коелдым да төштем, такта күче белән Ярый әле. иртән алмашка килүче каравылчы хәлемә керде, әллә кайдан гына банкылы яшел буяу табып, яна такталар өстенә сызды ла куйды Борчылма, ди бу мине юатып, мал югалган саен кесәгә тыгыла башласаң, каравылчыга гел бушлай эшләп йөрергә кала, пенсияң дә. стипендияң дә кулыңа эләкмәс ди Менә шулай. Ансар туганым Вәт Менә шулай итеп мин сине яна урынга әзерләдем Кайсы объектка барасым килә дисең әле9 Росбакалеягамы. базагамы, причалгамы?
—«Каракүл» берләшмәсенә җибәрсәгез иде. Язит Язилевич
—Бара тор!
Язит Язилевич үртәгән сыманрак итеп елмаеп калды, ни хикмәттер.
элеккеге студентлар тире исеннән җирәнеп «Каракүл»гә бармас өчен җан талашалар иде, ә бу егет үзе үк ашкынып тора.
Кич әллә нинди бүген, кояшы бар—җылытмый, болыты күренми- зимагур кар бөртекләре очып йөри. Язгы җилләрне сизенгән тупыллар кай якка авышырга белмичә аптырап торалар... Бәйдәге этләр өй тирәсенә килгән бәйсез этләргә өреп кала.
Жәяүле бураннан бераз гына өстәрәк, каршы яктан тагын бер җил исә—анысы чана шуасыны китереп, кызыктырып торган карлы түбәләрне себереп йөри. Аяк асты ялтыравык боз гына—машиналар егылам-егылам дигәндәй, таеп-таеп китә. Яз исе, сөт комбинатына йортка кергән солидол заводы исе белән алышына, ул да булмый: РТИ заводыннан ияреп килгән кыздырылган каеш исен яңа кыркылудан чыккан сарык көтүе исе күмеп китә. Димәк, «Каракүл» берләшмәсе ерак түгел.
Ансар яшел таш коймага җиткәч теге—капчыклы бау эленеп торган урында тукталмакчы иде, тыелып калды. Йә тагын Райнур сагалап йөридер. Сизмәве хәерлерәк.
Каравылчы кенәгәсендәге фото кисәген чын йөзе белән янәшә куеп карагач кына якты чырай күрсәттеләр Ансарга, юкса каравыл начальнигы бик кырыс кешегә охшаган.
—Ярыйсы,—диде ул Ансарнын иңбашына сугып,—безгә бергәләп сакта торасы. Икенче смена бетеп өченчеләре кергәндә эш кызулана. Чамалыйсындыр инде, цехлардан чыккан берсен тикшереп калырга кирәк.
—Тентепме?
—һушлы егет икәнсең... Әйдә, кунак бүлмәсе белән таныштырам. Теләгән чакта алмаш-тилмәш ял итәрбез.
«Кунакханә» аракы әрҗәсе хәтле генә бер бүлмә иде. Стенаны янган кирпечтән өяргә кушалар, сулый диләр, ә бу бүлмәнең стеналары тәмәкеле төтеннән тончыгып, күптән сулаудан туктагандыр инде. Утырган килеш йоклар өчен баскычлап кагылган сәке һәм мамык түшәвен хәзинә эзләүчеләр ботарлаган тирән эчле утыргычтан гайре һичбер җиһаз сыймаган.
— Бераз җилләнеп керим әле, юкса чебеннәр уяныр,—диде Ансар, елмайганга сабышып.
—Бар, койма эчен айкап кил. Ашыгып йөрмә, смена алышынырга иртәрәк әле.
«Каракүл» берләшмәсенең һәр алачыгы таш коймага терәп салынган. Ансар йөри торгач, цех ишегенә килеп төртелде. Керергәме—юкмы? Әгәр шушы цехта Венера очраса, ни дип сүз башлыйсын да белми иде әле ул.
Бер көтү сарыктан туналган тире төяп электр арбасы килеп туктаган иде, Ансар ана ишек ачып торды. Тик арбаның ничек күздән югалганын хәтерләми калды, чөнки цех эченнән үтәли җил алып килгән авыр истән куркып ул авызын-борынын гына түгел, ялгыш күзләрен дә каплаган иде. Бу исне күз алдына китерер өчен: сабынлы йон исенә көйгән йон исен кушарга, пешкән йон исенә кипкән тире исен өстәргә һәм шул тирәдә мичкәсе-мичкәсе белән формалин түгәргә кирәк... Теге җил Ансарны җилтерәтеп урамга куып чыгарды, цех эчендә ниләр барын күрәсе бар иде. Ул, күкрәк читлеген урам һавасы белән кабартып, үҗәтләнеп цех уртасына ыргылды.
Урамнан алып кергән һавасы җиткәнче генә цех эчен күзәтеп өлгерде ул. Электр арбасына төялгән тиреләрне олы ванналарга бушатып торалар Ике агай, трусик белән майка өстенә капланган каеш алъяпкычларын шыгырдатып, олау чаклы мичкә авызыннан—баркастан озын кисәү белән тире чүпли. Ике станок очкыннар очырып тиренең йонын тигезләп кыркып бара. Түрдәге, юк, анысын күрергә Ансарнын сулышы җитмәде. Ул яңадан урамга йөгереп чыкты. Шәһәр күлендә тончыккан чабак су өстенә сикергән кебек, йотлыгып-йотлыгып һава сулады, янә цехка керде. Тик бу юлысы тагын да тизрәк борылып чыкты. Түрдәрәк—центрифугалар
тире сыккан арада әбәткә утырган ханымнарның кулында арчылган йомырка белән ипи сыныгы күргәч, Ансарнын өченче көн ашаган ризыклары өскә күтәрелә башлады. Тизрәк икенче ишек эзләргә кирәк иде.
Монысы буяу цехы иде, ахрысы. Анилин пары әчеггереп-әчеттереп күзне кисә. Эшчеләр кулында зәнгәр, көрән, кара төстәге тиреләр уйнаша Ләкин боларны инде тире дип әйтү килешмәс. Боерык кәгазьләренә теркәүгә мех дип исем кушарлар аларга. Матурлык тусын өчен жирдә корбаннар кирәк. Колхоз базарына килсәгез, чәчәк сатучы ханымның мутон тунына күз салыгыз әле—өстендә көмеш дулкыннар бии... бу тунны—кайчандыр тигәнәккә батып, көтү тузаныннан ютәлләп һәм жәй буе эче китүдән интеккән корчаңгы сарык ябынып йөргәндер дип кем уйлар?!
Тагын бер ишек.
—Егетем, унынчы цехка чит кешеләр кертелми!
Ансарнын юлына аркылы төшкән кеше—тавышына, басып торышына. киеменә караганда, һичшиксез остаз булырга тиеш, һәрхәлдә Ансарга шулай тоелды.
—Мин сезнең кеше,—диде Ансар каравылчы кенәгәсен күрсәтеп,— Венераның эш урынын күрсәтегез.
—Кайсы Венерадыр бит, бездә өчәү алар
Бу нехнын үзенчәлеге шунда: жиһазлар-станоклар бәләкәйрәк. эшчеләрнең өстендә ак халат, кая карама чиста—әле генә бәйрәм өмәсе үткәрелгән диярсен Ә тиреләре чәшкенеке, кулдан-кулга гына йөртәләр Венераларның берсе тире кыручы
Икенче Венера әзер мехны өлгеләп кисеп тора.
Өченче Венера тегелгән бүрекләрне ундүртәрләп тартмаларга тезә Әйе, өченче Венера Ансар эзләгән кыз иде
—Исәнме. Венера?
—Исәнмесез. Әнә мастер, әнә цех начальнигы.
—Мина син кирәк.
— Гафу итегез, мин кияүдә инде —һәм Венера көчәнеп кенә елмайгандай итте. Их, елмаймаса ни булган инде, болай да Ансарнын күңеле китек.
—Бу мин бит. Ансар, хәтерлисенме, зоопаркта...
—Хәтерләмим, сезнен ишеләргә бернинди катышым да юк?
Әйтер сүз булмаса да авыз ачылып калган чаклар була икән ул Китте Ансар. Аллашырга—ятлар бар, гафу үтенергә вакыт тар Венерага үпкәләргә иртәрәк әле.
И чибәр кыз...
Әгәр, кыр чәчәкләре арасында берәр роза үсеп утырса, аны озак тотмаслар, өзәрләр шул, өзәрләр
Әгәр, кеше юл башында салкын чишмә очратса, сусаудан интекмәсә дә барыбер аның суына иреннәрен чылатыр
Әгәр, иртәнге кояшны үзенә сыйдырган чык бөртеге сина карап торса, шул чык бөртеген учыңа аласың килер
Әгәр, болында кеше күзеннән яшеренеп сусылланып пешкән ж.ир җиләге тапсаң, авыз итмичә түзәрсеңме’
Әгәр, әгәр, әгәр
И чибәр кыз—кыр чәчәкләре арасындагы ялгыз роза, ымсындырып торган салкын чишмә, кояшлы чык бөртеге, сусылланып пешкән җир җиләге бит син.
Венера чибәр кызларга хас язмыш кешесе Ансарга кул селтәргә тырышуы, танышу шатлыгын нәфрәткә алыштыруы, әйтелмичә калган сүзләрне тыеп, киресенчә дорфа сөйләшүе—болар барысы язмыш кайтавазы гына.
Тулай торакларда кызлар кияүгә чыкмасын өчен бөтен шартлары килгән. Кер юарга өйрәтмәс өчен кабул итү пунктларын торакка терәп салганнар. Сазамыклар блогында елак балалар тавышы чыгарырга рөхсәт юк, балан туса—почмак эзләп китәсең. Берүк, ашарга пешерә күрмәгез дигәндәй, тулай торакның аскы катына урам ягыннан ишек уеп, «Бистро» ачтылар, үзалдына зарланып йөргәндә күңел юатыр өчен телевизор бар Тән җылысы кирәксә—төне буе «Бистро» ирләре ишек шакып йөри Ләкин, инвентарь саны сугылган җиһазга әверелгән кызлар гел кияүгә чыгу турында хыялланып яши. Ник дисәң, тулай торак әсирлегеннән бары тик никах кына коткара ала...
Яшьлеген унсигезгә җиткереп, шәһәр урамнарына адашып килеп кергән мәлне, Венера бер егеткә юлыкты. Атнага җиде тапкыр килә. Ыспай киенгән, галстугы тагулы, чәче открыткадагы шаһзадәләрнекедәй пөхтә итеп алынган, сөйләшүләре магнит тасмасына язылган кебек- һичбер ялгышсыз. Кыз күңелен тәмам алгысытты, гел балкып кына тора. Унбиш көн үтте дигәндә, унбишенче тапкыр килүендә, кызларның бүлмә идәнен юып чыккан чагы иде. Гөлләргә су сибелгән, урын-жирләр алыштырылган. Ишек бусагасыннан түрдәге плинтуска хәтле тулай торакларда сирәк очрый торган киң палас җәелгән. Егеткә туфлиен салып керергә туры килде. Аяк савытыннан чыккан үкчәдә биш тиенлек иске акча кадәр оек ертыгы күренеп калды. Бетте... Унбишенче очрашудан соң Венера егеткә борылып та карамады.
Унтугыз яшь тулып узганда...
Венераның алтынчы трамвайда йөри торган айлык билеты тулай торакта онытылып калган иде. Ай ахыры. Ишекләренә КРС (контрольноревизионная служба) дип язылган машиналар чат саен. Венераның беләгеннән тотып алдылар. «Билетсыз йөрүче»не каптыргач, ревизор агай сөенеченнән икенче беләгенә дә кызыл тасма бәйләп куйды, үз эшенен тәмен белә, сөйкемсез. Венераның «Проездноем бар, өйдә калган», дигән сүзләреннән ревизорга кушылып пассажирлар да көлә башлады Көтмәгәндә арада баш түбәсенә түбәтәй каплаган озын буйлы егет килеп чыкты да Венера өчен билетын күрсәтте.
—Ә үзен куян тиресен бөркәнәсеңме?—дип бәйләнделәр егеткә.
Егет үзе штраф түләде.
—Безнең якларда КРС дип сыер фермасының капкасына гына язалар иде. ревизорлар түгел, рэкетирлар болар дип аклана башлады Венера егет алдында,—билетым бар, өйдә генә калган, билләһи, ант әгәр Ышанмасагыз, әйдә, тулай торакка кайтабыз, күрсәтермен,—дигәнен сизми дә калды.
Ә егет?
—Ышанам ич инде, ышанам. Андый хәлләр була ул,—дия-дия, тәмам тагылды.
Танышып, «Мәхәббәттә гөнаһ юк» сериалының өчесен карап өлгерделәр. Ләкин ни хикмәттер, егет урамда йөрсә дә, өйгә керсә дә, өстәл артында утырса да түбәтәен салмый гына бит. Түзмәде Венера:
—Гел түбәтәйдән йөргәч колхоз базарында җиләк-җимеш сатучы танышларын күптер,—диде ул, башта шаяртып. Егетнең җавабы әзер иде.
—Әгәр эшләпә кисәм буем тагын бер карышка арта.
—Бу түбәтәй башыңа ябышмагандыр ич?—диде Венера, бу юлысы инде үпкәләвен яшермичә.
—Ә мин аны сизмим, әллә бар, әллә юк. Кайчак йокларга ятканда да салырга онытам.
—Түбәтәйле колга күргәнем бар ла...
һәм Венера сериалның калган өлешләрен үзе генә карарга булды.
Ә бер көнне аңа егерме яшь тулды. Йоласына туры китереп, шушы түгәрәк санны билгеләп, бүлмәдәш кызлар белән цәйлүн чәе эчеп утырганда, чакырылмаган кунак килеп керде. Буе—сикерсә дә ишек
кашагасына башы тимәс, шөкер, түбәтәйле колга түгел. Бәдәне—һава белән өреп тутырылган пинжәк кигән төсле. Күзләре—яна гына калыккан йолдызларын көнләшерлек Исән калган чәчләрен төзәткәләде. баш кагып кына күреште.
—Мин йортлар идарәсенең дежур электригы, сезнен чакыру буенча килдем.
—Ә безнен беркемне дә чакырганыбыз юк,—дип гаҗәпләнде кызлар,—бөтен җиһазлар тәртиптә, ут чыгарлык түгел.
—Йөз чөерергә ашыкмагыз, кызлар, бүлмәгездә мина эш җитәрлек әле. Әйтик, үтүгегезнең регуляторы эшләми, электр плитәгездән янган каеш исе чыга, телевизорыгыз чытыр-чытыр итә. Шулаймы9
—Әйе шул, каян белдегез?!—кызлар аптырашка калдылар.
—Белми ни. бүлмә саен бер үк ватык инде ул.
—Алайса, бәйрәмебезне сизеп кергәнсездер,—диде Венера, дусларын тынычландырырга теләп,—рәхим итегез, ватык-мотыкларыбыз бик күп. Без күңел ачыйк, ә сез вакытыгызны әрәм итмичә эшкә тотыныгыз. Җырлагыз, кызлар!
—Юк, юк, җырлаганчы паспортын тикшерик.
Электрик егет кызлар керфек каккан арада күкрәк кесәсеннән паспортын чыгарып өлгерде.
—Кулыгызга бирмим, менә, сезне кызыксындырган битләрен актарам Күрәсезме, артык пичәтләре юк, балалар исемен яза торган урыны чиста. Ә сезнең, сул күзегезнең уннан җиденче керфеге коелып, сөрмәгезгә кунып калган,—диде электрик һәм паспорт белән Венеранын борын төбендә җил уйнатып алды. Паспортыннан «шипр» исе килә иде Венера аның бер сөйкемле гадәтенә игътибар итте матур итеп көлә белә ул. чукынчык, авызын ерып битенә җыерчык чәчми, күзләре белән генә елмая бугай.
Кайда ничектер, тулай торакта чәйне электр чәйнеге белән үлчәп сөйлиләр. Кыллар ике чәйнек бушатканда үтүк төзәлгән иде инде
—Калган эшләрегезне иртәгә күрсәтерсез, берьюлы төгәлләсәм тагын килер өчен сәбәп калмый,—дигән булып чыгып китте электрик.
Венера уйга калды
Икенче көнне телевизор төзәлде. Венера ныграк уйга калды. Өченче көнне күмерләнеп беткән розеткалар алышынды Венера тынычлыгын югалтты... Ә дүртенче көнне, ишек төбендә адымнарын ишетү белән үк кызый елмаюдан тыела алмады. Бишенче көнне электрик күренмәде Сөйләшенгән вакытка Венера каршысына түм-түгәрәк гәүдәле яшь хатын килеп басты Әүвәл эндәшмичәрәк торды Аннан соң.
—Венера дигәннәре синме?!!
«Әйе!» дигән бер сүзгә ялганып киткән җөмләләрне кабатлап торуның кирәге юктыр Ирен югалтудан курыккан йөкле хатын тарафыннан көндәшкә ни әйтелергә тиеш дип исәпләнсә, барысы да әйтелде. Хәер, Венера артыгын ишетмәде, ин кирәклесен генә отып калды: «Туймас җан ул. Әтәч булып кына туасы калган ана. Кулыннан бөтен эш килә, шуңа масая. Паспортының никах пичәте сугылган битен алып куйган Өйдән чыгуга балдагын кесәсенә сала. »
Тәмам йомылды Венера. Кибетләрдә йөрмәс булды. Шәһәр транспортларында янәшәсендә ирләр туры килсә икенче утыргычка күчеп утырды. Күршеләр сөйләштермәсен өчен кулына китап тотты Берара, шулай боегып көн итә торгач, егерме бер яшь тә тулып китте.
Күп уйлаган кешене «унөченче хезмәт хакы»ннан мәхрүм итәләр
Көзге төн ай-һай озын, уйланырга уен җитмәс Венера йокыны уйга алыштырды Тырыш җил тәрәзә артындагы өрәңгенең соңгы яфракларын өзә Өзә лә. Венерага санап барырга кушкандай, өлгенен кин пыяласына алып килә Өрәңгенең ин очындагы нечкә чыбыклары җилне тарап кыз бала елаган тавыш чыгара һәм Венераның, кайнар юрган астыннан чыгып, шул елак җилне бишеккә салып юатасы килә. Көз
ахыры—квартал ахыры, ел ахыры, ә өзеләсе яфраклар бар әле. Шуңа күрә жил икешәр-ечәр смена буена тынмый, шәһәр Советы графигына сыешырга теләгәндәй, ашыгып-ашыгып туктаусыз яфрак өзә, якынлашучы кышка урын әзерли.
Өзелгән яфракларны саный-саный төннең иң тыныч чагы җитә Тулай торакта ул тынлык иртәнге өч белән биш арасына туры килә. Аннан сон инде, беренче сменага ашыгучылар уяна башлый. Кухняда чәйнекләр дөбердәшә, табалар чыжлый, шабырдап су ага, ишек ярыкларыннан янган май исләре бәреп керә.
Көн яктысын уянгач кына абайлап өлгерде Венера, кичә тәки йокыга кителгән икән. Ләкин баскычларда үкчәләр тыпырдашудан һәм шуна өстәп пружиналы ишекнен еш-еш итеп бәргәләнүен исәпкә алсан, инде трамвай тукталышында басып торыр чак җиткән. Өлгермәсәң- эшкә соңарасың, соңарсаң—проходнойдан кертмиләр, «прогул» куйсалар унөченче зарплатага зыян килә...
Венера утырырга тиешле трамвайның йөртүчесенә дә егерме бер тулды микән, никтер күренми?! Тукталыштагы халыкны сыйдырыр өчен ким дигәндә, ике катлы ике трамвай кирәк хәзер, әле башка тукталыш- тагылар да өстәлер. Өч тыкрык читкәрәк китеп олы урамдагы машиналарга ялынырга туры килә. Машиналар тыз да быз йөреп тора. Венера кулын күтәргән килеш гел өметләнде. Иртәнге йөгерешкә чыккан өлгер егет ише генә, бер зәңгәр «Волга» үтеп киткән иде, кисәк туктап кирегә чигенде. Ишеге ачылуга Венера кереп тә утырды.
—Троллейбуска кадәр генә алып баралам.
—Җидегә чаклы табельныйга килеп өлгермәсәм...
—Унөченче зарплатаң түг-тү-үт!
—Аңлавыгызга рәхмәт, буш итмәм.
—Мине дә шеф-директор—нәкъ җидегә көтә. Сине илтсәм үзем өлгермим.
—Алайса, төшереп калдырыгыз мине.
—Такси тотасыңмы? Ха-ха-ха!—дип көләргә теләге барлыгын аңлатты егет,—таксиларның нәкъ смена алыштырган чагы... Йә, ярар инде, синдәй кызлар өчен унөченче зарплатам жәл түгел.
һәм зәнгәр «Волга» «Каракүл» берләшмәсе ягына борылды.
Эштән кайтышлый Венера, яшел коймага борынын терәп торган таныш «Волга»ны күргәч, юри генә якынайган иде, егетнең авызы ерылды. Тагын кабина ишеге ачылды.
—Әгәр директорың күрсә, рульсез дә калырсың әле.
—Директор төшке ашта.
—Сәгать дүрттәме?
—Аларнын шулайрак көйләнгән, иртәнге ашлары унбердә, төшкесе дүрттә...
—Ә кичкесе?
—Кичкене ашамыйлар, тазарудан куркалар... Буш вакытта—машина үз кулымда, шулай килешенгән. Юкса, ике мең тәңкәгә кайсы шофер ризалашсын’! Буш вакытларда «ундүртенче зарплата»га эшлим...
—Мин сезгә күпме тиеш инде? Иртәнгесе өчен дә...
Егет кинәт тормозга басты.
—Төшереп калдырам...
Венера, директорларга охшарга тырышып, утыргычка ныграк чумды.
Көн саен диярлек, егет килеп ала, китереп куя. Вакыты иркенрәк чакта шәһәр буенча йөртә. Гел юлда...
Директорлары диңгез буена өч көнлек симпозиумга киткәч, Венерага өч көнлек программа тәкъдим ителде. Беренче көн. Җомга. Көндез урамга, кич аулак урындагы «Башак» ресторанына. Икенче көн. Шимбә. Иртән Аккош күленә, көндез «Алтын дага» ресторанына, кич дус тиешле танышларда банкет. Өченче көн. Якшәмбе. Көндез «Нарат» ресторанына, кич наратлыктагы дачага...
Эштән кайтуга Вснеранын жавабы әзер булырга тиеш. Әлбәттә, «юк» дигән җавап шул мизгелдә үк әзер иде. ләкин Венера дәшмәде. Бу шоферның кемлеген ахырынача ачыклар өчен ике арада сынаулы тынлык кирәк.
Егет мондый тынлыкларны авыр кичерә икән.
—Беләсеңме, Венера туташ, ирләр гадәттә ике төрлегә бүленәләр: бер ишләре өйләнеп газиз хатыны белән гомер буе яши Аерылышу турында ләм-мим, авыз да ачтырмый Ә үзе гомер буе сөяркәләр белән типтерә. Икенче берәүләр, киресенчә, сөяркәләр турында ишетергә дә теләми Анын каравы, хатыннарын еш алыштыра. Син шулармын кайсысын яклыйсын? Беренчесенме, әллә икенчесенме?
—Өченчесен!
—Ниндиен?..
—Бердәнбер хатынына гына табынып яшәүчесен.
—Мәхәббәт яклы.
—Әйе шул. Юкса яшәүдән ни мәгънә?!
—Мәхәббәт килә дә китә ул, Венера туташ, ә хатын кала.
—Димәк, син, <-Волга»лы егет, беренче төркемдәгеләрдән икән. Хатының бер, сөяркәләрең мен дә бер
— Бик мөмкин, Венера туташ, бәлки, мөгаен белмим тагы Күпме китап укыганым бар, академиклар, зур җитәкчеләр, врачлар, педагоглар. . бөек кешеләр турында. Кайсын гына алма, бөек кешебез хатыныннан туйган, аңа сөяркә кирәк. Кызык өчен, телевизордагы чит ил фильмнарын рәттән карап барганда да төп геройлар сөяркәләр хәзер.. Һәм мин дә бөек кешеләр каныннан яралган, ахрысы
—Туктат әле машинаңны, никтер күңел болгана башлады...
Венера соңгы сүзен тротуарга аяк баскач кына әйтә алды.
—Бигайбә, сөяркәң булалмадым инде.
Ансар белән танышканда Венерага егерме бер яшь тулып, егерме икенченең бер-ике оч ае кимеп өлгергән иде инде. Бер күрүдә үк кызның күңеленә хуш килде ул егет. Зоопаркта чакта, тоткындагы жәнлек- жанварларны кызганып, кош-кортларны юатып, ябылудагы чәчәкләргә соклана белүе өчен үз итте ул аны Моңарчы очраган кешеләр арасында Ансар кебеге юк иде сыман. Ә баксаң исә Ансары да шул бер үк иш икән!.. Кемгә генә ышанырга соң бу дөньяда?' Дөньясы ике генә көнлек бит—аның да бер көне яшәлгән
Тулай торакка елап кайтырга ярамый, кайткач та еларга ярамый. Анда яше егермедән узган кызлар бер Венера гына түгел
Ул ярты сәгать чамасы тукталып ак каен кәүсәсен сыйпап торды
«Гыйшыклы тегүче»
Фабрикада бүрек тегүчеләрнең эш сәгате бетүгә, каравылчыларның кызу эш сәгате башлана Эш бетте дип исәпләнсә дә. эшчеләр проходнойга күчләре белән оерелеп килмиләр. Кеше робот гүгел. сәгате суккач сүндереп куеп булмый Күпчелек халык зш киемен салу белән душка керә, анда инде су буе чират, җитмәсә юынү-киенү дигәндә һәркемнең җитезлеге төрлечә Планны арттырып үтәү белән мавыгып душка сонга калучылар да бар Шуна күрә, смена алышынганда бер сәгать буена капка аркылы халык әрле-бирле йөренә.
«Каракүл»дә куна калучылар да юк түгел Икенче катка күтәрелсәң, йон жыйгыч камераларда ким дигәндә өчәр кеше очрый Урын-жир йомшак, вентилятор ион суыргыч торбалардан мамыклы жылы һава өрә Таң атканчы өч кешегә яр1Ы чиләк «шулпа» (су кушылган спиртның эшчеләр арасындагы атамасы) җитә.
Әгәр «Каракүл»нен бөтен эшчесе, бер булып җыйналып, капкага ябырылса аларны тентеп чыгару мөмкин булмас rue Ә тентергә кирәк
з. .к. у. J*o
Чөнки алар затлы мех арасында кайнашалар, бераз эш урынына күнексән. затлы нәрсә кулга иярә башлый, нәфесне азындыра. Күп бит ул, бакчы, бихисап.
—Әй, студент, урыныңа бас!—дип әмер бирде каравыл начальнигы,- оялып нитеп маташма, теләсәң кайсын тот та тенти башла Мина ярамый, унсигез ел шушында эшләгәч бөтенесе үземнең балаларым төсле, тентергә кулым күтәрелми. Резервка дип каравылчыларны шуңа сорыйбыз инде без Кара аны. берсен дә тәк кенә җибәрмә, кыюрак бул!
—Бәлки шиклеләрен генә тентергәдер. Урлаган кеше әллә каян күренә ул.
—Каракның бүреге янмый, ышанма син мәзәккә. Каравылчы өчен шиксез кешеләр юк.
Жәй көне булса бер хәер, өстә артык кием йөрмәс, сыланып торган джинсы чалбар белән кысан күлмәк эченә егетләр һәм кызларның үз гәүдәләреннән гайре артык берни сыймас. Күлмәкләре дә күчергеч кәгазь кебек, эчендәге-тышында. мех яшереп чыгам димә. Ә менә кыш көне калын-калын киемнәр аркылы кеше капшау өчен көч кирәк икән.
—Күбрәк бил тирәсен тикшер, башка җиргә яшерә алмаслар.-дип өйрәтеп торалар Ансарны.
Иң әүвәл Ансар өч егет каршысына килеп басты Егетләр, сүз әйткәнне дә көтмичә, алдан ук төймәләре чишелгән пәлтәнең колачын җәеп, ян-якларын да күрсәтер өчен дигәндәй, баскан җирләрендә бөтерелеп алдылар, кәефләре шәп. өйрәтелгәннәр болар Ясалма мех якалы плаш-пәлтә кигән бер кыз алымын акрынайтты, ул путасын шулкадәр нык будырып бәйләгән ки—биле муены чаклы гына, юк-юк, чәч толымы калынлыгы гына калган. Ансарның тентергә көче җитмәде. Шуннан сон кызый ин башына асылган озын буйлы сумкасын ачып күрсәтте. Ярар, бусы да үтеп китте Шундук юан бер ханым килеп басты Баягы нечкә билле кызны шушы ханым сурәтенә китерим дисән. анын биленә, ким дигәндә биш җиде, унике сарыкның тиресен урап куярга кирәк. Сырма кигән яланбаш ирне Ансар жиненнән тартып туктатты, тыңламаска маташа теге. Тәки күзгә чекрәеп карап тора. Әллә монарчы бер дә тентемәгәннәр үзен?! Усал агайдыр әле. Бәлки урамда әшнәләре көтеп торадыр, шуна масаядыр. Билләһи, мех чәлдергән кешегә охшый, бил тирәсе төзек формасын югалткан. Ансар сабырсызланып анын сырма төймәләрен чиште дә, пинжәк аркылы чеметеп карады һәм мыймылдап торган симез корсак тирәсеннән чирканып, кулын тиз генә тартып алды (Каравыл начальнигы кая югалды сон әле?!).
— Гафу итегез, инструкция кушуы...—дип авыз ачкан иде Ансар, тегесе сорау белән бәрелде.
—Фамилияң бармы9
—Субаев Резерв.
—Жәл. Менә дигән каравылчы чыгар иде синнән.
Телогрейкалы ир үтеп киткәч каравыл начальнигы пәйда булды.
-Фабрика директоры ул... Шәп иттең, кирәген бирдең! Юри дәшми тордым. Кызык ич. Унсигез ел буе эшләп бер тентисем килә иде үзен. Безнең карамакта тагын өч фабрика Инде ике генә директорны капшыйсың калды «Каракүл» берләшмәсенең директорлары күп лә ул...
-Булса ни, әллә директорларның кулы юкмы?—дип акланса да Ансарның күңелендә авыр юшкын калды.
—Директорлар берәм-сәрәнгә кызыкмый Кыюлыгын җитсә, капкадан чыкканда җинел машиналарын тикшерерсең. Ха-ха-ха...
Каравнл начальнигы көлә-көлә егылыр дәрәҗәгә җиткәндә Ансар каршысына Венера килеп басты.
Судта очратса шаккатмас, тик менә шушы урында очратырмын дип уйламаган иде кыз. Әллә керфекләре кашына тиле Венеранын. аптыраудан аның күзләре киптергечкә тамган ике тамчы язу карасы төсле җәелделәр бугай. Ә бит бу күзләрнең өлгереп пешкән күгән җимеше
төсле чаклары да бар иде. Венера шаккаткан килеш ишеккә юнәлде, ләкин Ансар уяу иде, чөнки ул бу очрашуга әллә кайчан әзер. Тормоз ледаленсн дөбердәвеннән күбәләк канатлы тимер рәшәткә кызнын юлын бүлде. Үзенә таба сузылган кулларны күргәч Венеранын күзләре янә үз хәленә кайтты. Өлгереп пешкән күгән җимешенә охшаса да, карашы шулкадәр үткен, әгәр егет бер мизгелдә йөзен читкә борып өлгермәсә, электр дугасына белештермичә карап торган ке шел әрнекедәй өч көн буе кадап-кадап, сулкылдап-сулкылдап, кан савып күзләре авыртасы иде анын.
Ул арада чират үсте. Каравыл начальнигы икенче коридорны ачарга мәҗбүр булды. Зур чиратта мут хатыннар да табыла.
— Мин бу бабайга тентетеп тормам инде, яшь егет кулларыннан кытыкланасым килә.
—Студент чиратына кем ахыргы?!
—Гыйшыклы тегүче диген син аны...
Юл ябык. Венера таш сын гүя Ансар кулларын яшерергә урын табалмый. Ике арадагы тынлык киеренкелеккә әверелде Кем-кемне җинәр икән? Венеранын горурлыгымы, әллә Ансарнын үҗәтлегеме? Йөрәк ныклыгы менә шушындый тынлыкларда сынала инде Венера җинелде, чөнки әлеге көтелмәгән очрашудан анын кинәт хәле китте. Ул куенын ачты.
—Тенте, давай, эзлә!..
Кызыл пәлтә канат җәйде., кызыл бәрхет күлмәк, кызыл челтәрле бәби итәк, кызыл җиң, кызыл түш Ансар ике куллап, бар көче белән Венеранын биленнән кысып үзенә якынайтты.
—Син дә мине аңламагач, Венера!
—Анлаучылар табылыр.
Ансарга да җиңелер чак җитте.. Куллар тыңламады.
Венера, кып-кызыл ялкынсыман, җилфер-җилфер дөрләп, карлы төн эченә кереп югалды. Янып бетәрме бүген? Ялкын Кызыл чәчәк..
Күз алдындагы кызыл томан таралып өлгермәде, бер егет үтеп китте —Әй, коллега, буразнада тугарылган ат шикелле бик онытылма әле син анда!—Каравылчылар начальнигы тавышы бу. ~
Дөрестән дә әлеге егет шома гына чыгып сызды түгелме? Йөзе дә таныш. Карасана: маңгае кин, яңаклары ябык, ияге очлы—өчпочмаклы йөз. Таныш, бик тә таныш. Хәтер дигәнен вак-төякләр белән әллә ни күмелеп өлгермәгән. Капчык тапкан төндә Ансарлар янында бөтерелгән шәһитләрнең берсе—Байгушов ич бу!
Ансар тиз генә урамга йөгереп чыкты Ләкин урамда өчпочмакка охшаш берни дә күренмәде, җилләр генә исә..
Гут бай, мадам!
Мәхәббәт сүзен шагыйрьләр уйлап чыгарган Яңгырашлы, аһәңле бу сүз башкалар күңеленә дә хуш килгән—отып алганнар, кабатлаганнар.. Хәзер инде бөтен җир шары, хәтта шагыйрьләр үзләре дә шушы—уйлап чыгарылган газаптан интегә. Мәхәббәтнең үзенә генә хас чирләре бар Әйтик, физик чирләр Йөрәк сызлый, күзләр тоныклана, үгет-нәсихәтләргә каршы колак саңгыраулана, буыннар йомшара, гәүдә җиңеләя, сагыну дәрәҗәсенә карап ябыгуы сизелә. Психик чирләре дә җитәрлек Гашыйк кеше ялгыз минутларда кулына каләм ала, мәхәббәт теориясен баета, шагыйрьләр белән очраша, үз-үзе белән сөйләшеп йөри башлый Гашыйк кешенең зиһене чуала, хәтере начарлана, аппетиты бетә Без әкренләп физиологик чирләрне санауга күчәбез Ул кеше ашаудан калырга мөмкин. Көнчелек уты кабына, күңеле нечкәрә, бала-чага турында хыяллана башлый Төшләренең сюжеты катлаулана, төне-төне белән гыйшыклы төшләр борчый Колагында туктаусыз кемнеңдер исеме шаулап тора яисә берәр җырның өзеге чатнаган патефон тәлинкәсе кебек кабат- кабат мыгырдандыра, телгә күчә Бик күп ул чирләр һәм ул чирләрне
дәвалый алырдай бер генә табип та тумаган, тумады, тумас та... Бу чирләр вакыты житкәч әкренләп үзеннән-үзе бетә Вакыты җиткәч- кавышкач... Шунысы сәер, без һәммәбез дә мәхәббәт сырхавына сабышырга теләсә кайчан әзер...
Ай ахыры, беренче квартал ахыры. Маллар кышлауда. «Каракүл» берләшмәсенә чимал җитми. Ә чимал дигәнен—чи тире Суеласы сугымлыклар беткән. Җәнлек хужалыкларында үрчү чоры. Чит илдән кергән чималны көтеп атналар заяга үтә. Ләкин акционер Венераның ул проблемаларга исе китми. Ул эшеннән җәяү кайтып бара. Анын газиз башкайлары шагыйрьләр уйлап чыгарган газап белән тулы. Әллә кайдан гына, кылт итеп, сабыйлар жыры искә төште, уйларны бүлдерә дә кайтып-кайтып кабатлана.
Чоландагы ак майга, ияләште күселәр...
Әле генә Ансарны кулга алынды дип фараз кылдык, бактың исә. ул мал арасында сакта тора.
Мияу-мияу, пескәем, хыянәтче икәнсең...
Шушы җыр юньләп уйларга да ирек бирми, килә дә яңгырый, килә дә яңгырый... Димәк, тәти егетебезнең минем белән танышуы яратудан түгел, бүрек чәлдерү ниятеннән генә. Димәк, ул мине алдан ук күзәтеп йөргән, әзер продукция складында эшләвемне белгәч танышырга сәбәп эзләгән.
Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр...
Нияте тормышка ашмады егетнең, милиция комачаулады.. Ә ник сон андый кешене каравылчы итеп куйганнар?! Алдап-юмалап котылдымы икән? Әллә бөтенесе бер мафия микән?
Мияу-мияу, пескәем, хыянәтче икәнсең...
Карале син аны, тасма телне, тыйнак, сабыр, тәртипле булып кылана. Оста караклар гел шундыйдыр инде ул. «Каракүл»нен үзендә генә аз иде ди синең ишеләр?! Товарыбызның ун проценты, күзгә күренмәс бүрек шикелле, әллә кая юкка чыга. Бүрек нәрсә ул. Менә тунны әйт син. Фирменный кибетләребездән тун сатып алган кешене күрмәссең дә. Бактын исә, мутон тун кигән хатын-кызлар адым саен. Каян алалармы? Әнә шул—«ун процент» Ансар кебекләр аркылы тарала торгандыр.. Нәтиҗәдә... Экономияләнгән материалны экономияләргә туры килә. Бүрекләрнең, үзкыйммәте арта, туннарның размеры кечерәя, киеп карамыйча ни яраганын белер хәл юк...
Саклый торган маеңны үзен ашап киткәнсең...
Яхшы гына егет кебек үзе, бәлки тәрбияләргә соң түгелдер әле. Тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Тик бүген үк түгел, иртәгә. Мактыйсы кешеңне бүген макта, гаепле кешеңне иртәгә орыш... Ашыкмаска, тагын берәр тапкыр күзгә-күз очрашырга, бәлки сүз катып карарга кирәктер?!
Икенче дежурствога Ансар килмәде, анын урынына култык астына немеича-русча сүзлек кыстырган «керпе» чәчле—икенче бер студентны җибәргәннәр. Тентеп чыгарганда немецча кылана. «Хэндехох!» дип кулларны күтәртә. «Гут! Гут!» дип билләрне капшый. Соңыннан «Гут бай, мадам!» дип саубуллашып кала. Беренче курс студенты булса кирәк, бөтен кеше белгән сүзләрдән гайресен отып өлгермәгән. Ичмасам, «Гут бай, мадам!» дип кычкырып калмаса сон! Егетләр куенында сөелеп карамаган кыз бала «мадам» була диме?! Үртәлде: кимсенде Венера... Ансар да студент бит. тик ул болай ук дорфа түгел. .
Гафу итегез...
Ә Ансарны бу кичтә, ай-ваена карамыйча, ашханәгә куйдылар. Үз каравылчылары, эшкә килеп житкәч кенә, ишек төбендәге бозлыкка
таеп егылган да бүтән тормаган.. Авыр туфрагы жинел булсын
Директордан башлап идән юучысына кадәр күмәкләшеп. Ансар килгәнне көтеп торалар иде.
— Гафу итегез, без, килгән кешенен дукаментын тикшереп тормыйбыз, сине кем җибәрде, шуны гына әйт тә?—дип дәшүчесе хуҗаларыдыр, ахрысы.
—Язит Язилевич кушты
—Ә-ә... Алайса ышанычлы кеше икәнсен. Әйдә, ин мөһим урыннарны күрсәтеп чыгыйм. Ин-ин-ин главные—менә шушы суыткыч Бүген кич ит белән май китерделәр, пломбасын күз карасыдай сакла, яме! Он склады, йозагына мөһерле кәгазь ябыштырылган, ачкыч белән төртә күрмә.
Җаваплы «нокталар» белән таныштырганда, бөтенесе ияреп йөрде
— Җиләк-жимеш склады,—дип дәвам итте хуҗа,—шунда ук консервлар саклана. Бишенче складта вак-төяк нәрсәләр Ашханәгә тәрәзә ватмыйча керерлек түгел, үзең анда инде, төне буе йокламыйча, тәрәзә санап йөрергә туры килер Мәчене дә урамга чыгарасы түгел, ишекне үзебез ачып керәбез. Төнлә ачыксаң складларда актарынып йөрмә, әнә плитәдә калган аш, калҗалар, чәй дә бар Без киттек Ишегеңне тыштан биклибез, ә син эчтән ныгытып биклә. Иртән берәм-сәрәмгә ачма. Бөтен кешеләребез җыелып беткәч кенә кертерсең безне
—Ник алай?—вакытны сузарга теләде Ансар, анын бүген ашханәдә каласы килми иде.
—Акционерлаштык без. ЗАО—«Токмач» булдык Бары—уртак, югы— бергә! Бер генә пешекчебез дә склад тирәсендә ялгызы иснәнеп йөрергә тиеш түгел.
— Контроль дигәнегез бер-берегезгә ышанмау икән.
—Устав кушкан нәрсә...
—Уставмы? Бик дорес әйтәсез. Гафу итегез, безненчә инструкция дип атала ул Мин сезнең сумкаларыгызны тикшереп чыгарырга тиеш Хәзер үк каршыма тезеп куегыз.
Башкалар үзара күз атышып торган арада, бер тәвәккәле бәпкә чыгарган каз шикелле җиңел сумкасын Ансар алдына китереп тә куйды. Савыт-саба юучы булып эшли торгандыр, ахрысы. Үзе кәй, үзе чандыр, бармаклары каезлап киптерелгән юкә чыбыклар сымак кына.
«Селтеле суда юылып беткән бу апа!»—дип уйлап куйды Ансар, аны кызганып.
—Дөрес эшлисен, энем,—диде ул хуҗага таба борылып
Хуҗа ике айлык сәяхәткә чыгарга дип тутырылган юл капчыгы кадәр сумкасының бавын кысыбрак тотты
— Ниткән хурлык бу! Шушы гомер эшләп, мондый кимсетүгә түзәргә. —Ул шундук телефон янына күчеп утырды —Алло, Язит Язилевич! Эх, Язит абый. Язит абый, гафу итегез, ну синнән мондый этлекне көтмәгәнием. Каравылчы дигән булып тикшерүче җибәргәнсең ич... Нәрсә дисен7 Студент кынамыни ” Рәхмәт, Язит абый, дөрес итәсен. икенчесен җибәр. Монысынмы.’ Хуҗа ханым телефон трубкасын йөрәгенә кысты - Бар, җанкисәгем, каян килден-шунда олак!
—Язит Язилевич янынамы?! Рәхмәт!
—Тиле, мәкинә баш. шалапай, котырган,—һәм шунын ише калдык- постык сүзләр белән озатып калдылар Ансарны
«Ур-ра!» кычкырып кайтып керүен ошатмады Язит Язилевич. аны янына утыртты да бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште
— Шатланырлык нәрсә күрмим Ашханә дип, көлеп карама, алар безнен заказчиклар Ел саен даими рәвештә акча күчереп торалар Шул акчага без каравылчылар яллыйбыз, синең кебек студентларны асрыйбыз, килешми, игелекле оешмалардан көлү бер дә килешми Заказчыкның зарланганын яратмыйлар бездә. Сумка актару, кызлар тенту ошап китсә мин сине янә «Каракүл»гә җибәрә алам, үзенә үпкәлә Бар. сыпыр!
«Каракүл» дигәч Ансар тагын «Ур-ра!» кычкыра язды.
—Әй, студент, кара аны, әгәр берләшмәдән дә жалу килсә... замполитка синен хакта рапорт язам, әйтте диярсең!..
—Гафу итегез, Язит Язилевич, сүзегездән чыкмам.
«Каракүл» берләшмәсенә житәрәк, Ансар урам таксофоны табып, кафедра мөдиренен өенә шалтыратты.
—Алломы?
—Әйе! Өегезгә шалтыратуым өчен гафу итегез, кафедрага килгәнегезне көтеп торырлык сабырлыгым калмады. Вакыт юк, эшкә ашыгам. Өметле бер очрашуга әзерләнәм. Алдан ук сезнең белән кинәшәсе иде.. Шәһитләрнең берсе—Байгушов, берләшмәдә эшли икән...
—Алло, егетем, Иске бистәнең ярты халкы «Каракүл»дә эшли, моның ни яңалыгы бар.
—Туры килүе сәер шул. Төн уртасында аяк астыннан шаһит булып калкып чыккач та шикләнгән идем.
—Ә син соң, Субаев, ул кичне төн уртасында мехчылар тирәсенә үзең каян килеп чыктың? Аптыраган икәнсең. Байгушов та яшь кеше, нигә әле ул да синен кебек кызлар куып йөрмәскә тиеш? Шикләнәм дип, төнлә очраган һәр кешене кулга алыргамы? Сүзең беттеме?
—Юк, бетмәде...
—Алло, егетем, шәһитләрнең кемлеген каян белдең?
—Хәтер шәп минем... Райнур Асланов—теге сержант, беркетмәгә кул куйдырганда хәтерләп калган идем.
—Шуннан, егетем?
—Шул. Белештем. Байгушов әзер продукцияләр складында йөк төяүче. Товарга әйләнгән бүрекләрне бәйләме-бәйләме белән генә кулдан уздыра. Бер урында озак эшләгән кеше үзләштерү алымнарына жиңел өйрәнә ул.
—Аңлашылды. Хуплыйм. Сорауларым өчен гафу, Субаев, версияңнең ныклыгын сынамакчы идем.
—Рәхмәт.
—Диплом эшеңнең чиреге язылды дип исәплик.
—Тагын бер кат рәхмәт. Зинһар өчен, өегезгә шалтыратканга ачуланмагыз. Гафу итегез.
Эш урынына, яшенә карап үзеңнән күпкә олы кеше белән сөйләшкәндә: рәхмәт, гафу итегез, зинһар өчен... кебек йомшак сүзләрне кызганмаска кирәк. Бу—дипломатик мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
«Каракүл»гә барып җиткәнче юл буе «Ур-ра!» кычкырып барды Ансар, яңгыратып түгел, сөенечен тыеп кына. Ләкин урамда очраган узган-барганнарга аның «Ур-ра! дигәне «Урла! Урла!» дип ишетелде бугай...
Яшьлек дустың милиционер булгач
Райнур өнгә охшаш детектив төшләреннән көч-хәл белән арынып күзләрен ачты. Вакчыл кайната төсле санап кына йоклатырга күнеккән будильник, шылтырарга онытып, колак төбендәгесе тукталып йокыга талган Әле ярый төгәллек дигән гадәт сизгерлеккә өйрәткән—патрульгә чыгар чак җитүгә күзләр ачыла, йокы кинәт кенә туеп китә. Башка сәгатьләр уята башлаганчы аякка басасың.
Әгәр беренче көнне үк чакырылган уңайга Райнурларга килеп керсә, өйнен зал ягында бихисап күп сәгать күреп аптырашка калган булыр иде Ансар. Телевизор өстендә—мәрмәр плитәгә уеп ясалган сәгать, серванттагы савыт-сабалар арасында шырпы тартмасы хәтле генә электрон сәгать. Стенада герлесе, күкелесе, чанлысы, агач тартмалысы Райнурнын нәчәлствосы тынгысыз һәм дә ки кайгыртучан полковник. Эшкә төгәл йөрүчеләрне бик, ә иртәрәк килүчеләрне аеруча ярата. ПТуня күрә бәйрәм саен сәгать өләшә. Ә бәйрәмнәр күп... Ял һәм бәйрәм көннәренең саны
ел әйләнәсендә йөз тәүлектән арта Аннан сон. милиция хезмәткәренен эше дә мактаулы, патрульдән исән-имин кайткан саен сәгать өләшерлек. Райнурнын уйларын хуплап бүлмәдәге сәгать йөрешләре көчәйгәндәй булды. Вакыт' Кин юрганнын икенче яртысы суынган—хатыны Алсу, инде әллә кайчан торып кухняда кайнаша Райнур ике мендәр арасына кысылган башын күтәреп, кәккүген көчкә тыеп торган сәгатькә карады Вакыт! Хәзер биш минуттан нәни тәрәзәдән кәккүк бәрелеп-сугылып килеп чыгар да хужасын уятырга оныткан будильник өчен, чанлы-чансыз, көйле-көйсез сәгатьләр өчен үрнәк булып кычкыра башлар Вак-кыт!. Көн саен шулай
—Хатын!—дип өзгәләнеп кычкыруга, камырлы куллары белән нәрсәгә тотынырга белмичә беркавым аптырап торгач. Алсу кире кухняга кереп китте.
—Яна мәллә!
—Сонга калам, бүген политуку көне. Тиз ..
Ул арада Алсу ике кулына ике электробритва тотып аны көтеп тора иде инде. Райнурның утыз ике теше сумса турый, ике янагынд<з ике бритва «камыл чаба». Бу мәшәкать ир белән хатын арасында шулкадәр килешенеп башкарыла ки. хәтта, читтән күзәтеп торучы булса, мондый хәлләр көн саен кабатлана бугай, күнеккәннәр,—дияр иде
Гаиләдәге ызгышлар иә акча күплектән, йә акча юклыктан чыга. Иренен каршы дәшәргә чарасы юклыгыннан файдаланып, Алсу ике бритва гүләвен җиңәрлек итеп кенә тезеп китте:
—Туйдым бу эшеннән. Юньле-башлы ялын юк. Исән-имин кайтырмы бүген, дип, көн саен утка төшеп көтәргә кирәк. Таптын һөнәр.. Хезмәтенә күрә акчасын түләсәләрие ичмасам! Әнә, күршен. уналтынчы заводта токарь гына, йөзлекләрне ай саен башланмаган пачкасы белән алып кайта, акцияләренең бәясе күтәрелә башлаган ди. Ялы-ял, ашы- аш, эше-эш ичмасам
Иртәнге ашка кушып нотык сөйләсәләр тамак тиз туя икән. Райнур кабыл-тибел әзерләнеп чыгып китү ягын каралы. Башка вакытта, политуку буласы көннәрдә ул бер кат фатир стенасын күздән кичерә иде Чөнки, ике бүлмәле фатирының бер стенасы гадәттәгечә чәчәкле кәгазь белән эчләнмәгән, ә соңгы айлардагы докладлар, вәгъдәләр, карарлар. Указлар игълан ителгән газеталар белән тоташтан ябыштырылган иде Эшкә китәр алдыннан бер кат танышып чыксан, политукуларда бик җиңел була Мәгәр, генерал булырга теләгән сержант моның өчен, ким дигәндә, ике-өч сәгать иртәрәк уянырга тиеш Бүген Райнурның стенадан газета укып торырлык вакыты калмады
Ир бусагага утырып аяк чолгавын жәеп салды Казна итеген киеп өйдән чыгып киткәнче әйтеләсе сүзләр бар иде әле ана Алсу Райнур каршысына килеп басты, ашыгырга исәбе, юкса анын шәхси милиционеры бу итекләргә шулкадәр тиз кереп баса, «Уф!» дип көрсенергә дә өлгермисен
’ —Уф! Кичә син алып кайткан зарплатаны квитанцияләргә алыштырып йөрдем. Квартплата түләдем, баланың яслесенә дә түләр чак җиткән иде, язгы пәлтәннен тышлыгын әйләндерергә бирдем, җир участогы өчен взнос тапшырдым, йорт әйберләрен страховать итәргә килделәр, коттеджлар идарәсенә барып ссуданың бер өлешеннән котылдым
—Яхшы булган,—дип җөпләде Райнур
—Яхшы булмый ни. минем акчага яшәргә калгач
— Минем акчаны бик азга чыгарма әле син Бушлай кием бирәләр Ел саен кәчтүнен, күлмәген, ботинкасын, итеген дигәндәй Аларны кушып сана Сатып ала катсаң арзан түгел
— Мундирың белән мактанма, театрларга киеп барырга да ярамагач Эш киеме генә ул сезнең өчен Завод эшчесенә дә комбинезон бирәләр ул...
Озын җөмлә ишеккә кысылып калды
Әрләшкәндә кешенең йөзеннән нуры сүнеп тора Хәер Райнур
эштән кайтканчы Алсунын йөзе тагын нурлана үзе. Аның пыр тузынып йөрүен гаиләдә берәр вакыйга якынлаша дип юрарга кирәк. Гелән шулай ул, иртән иртүк күчәреннән ычкынган көпчәк шикелле, атылып-бәрелеп бөтерелә дә кичен Райнур эштән кайтуга,„ менә сиңа сюрприз! Йә танышкан көннәре, йә кавышкан төннәре Йә улларының туган көне, йә үзенеке. Райнур шушы бәйрәмнәрне барлап куен дәфтәренә теркәгән иде Ачып караса, бүген Алсуның туган көне. Эш белән мавыгып онытыла күрмәсен, кибеткә кереп бүләк юнәтәсе булыр.
Көн әйбәт бүген, кояшка бер карап алсаң кәеф күтәрелә. Вак болытлар, итәкләренә капкан утны сүндерә алмыйча, Идел өсләтеп ачык бәке эзләп йөриләр. Ашык-пошык очып килгән каргалар, үз ояларын өнәмичәрәк, тополь ботагына яна планнар корырга тезелгәннәр, кайберләре үзләрен бик «важный» тота—авылга кайтып китәселәредер инде Шул каргалар төсендәге бер мәче, капка өстенә менгәч, як-ягына каранып алды да, этләр уянганчы дигәндәй, күрше мәчеләрнең ишек алдына
кешеләр дә шәүлә ияртеп йөрмиләр.
Игътибар итегез, милиционер утырган машинаның бөтен тәрәзәләре чиста булыр. Тирә-юньдәге тәртипне җентекләп карап барыр өчен кин экранлы телевизор кебек ул тәрәзәләр. Шәһәрнең тигез ритмлы чагы ашыгасы кешеләр урыннарына барып җиткән, завод-фабри кал арда тыгыз эш сәгате Маршрутлы таксилар җилкенчәк кенә, трамвай-троллейбуслар да пассажирларны кабаландырмыйча салмак йөренәләр. Урамда күренгән җан иясе йә пенсионер, йә студенттыр шунда. Күзгә төртерлек артык үзгәреш сиздеңме—димәк, ритм бозылган, димәк, ниндидер тәртипсезлек дигән сүз.
—Стоп!—дип имән бармагын тырпайткан иде Райнур, шофер егет шундук анлап алды һәм бизәнү әйберләре кибете янындагы чуалышка таба руль тотты.
Ишек төбендә чират Студентлар-пенсионерлар түгел, ә бернинди иҗтимагый һәм сәяси үлчәмгә дә сыймый торган ирләр өере.
—Фу. тройной одеколон саталар. Хәзер дефицит нәрсә ул, әллә хатынның туган көненә бер-ике шешә аласы инде?
—Өстәвенә Парижда чыкканы да булса,—диде шофер егет Райнурны үртәп.
—Өендә берәр шешә хушбуй тотунын зыяны юк, дару урынына булыр, алып килим әле. Озак тормам,—дип, тәвәккәлләгән иде, киредән утыргычка утырды.
—Кемне күзлисен?
—Авылдашымны күрдем, Ансар Субаевны.
—Студент кешегә дә кирәк нәрсә ул, «тройной».
—Сәер төлке. Әнә кара, бер шешә алды инде, ә үзе тагын чиратка тыгылып маташа.
сикерде.
Замполитнын рапортына өстәп «Пионерская правда» газетасындагы яна мәкалә буенча фикер алышкач, профком председателенең паспортлар алыштыру турындагы белешмәсен тынлап, кичке мәктәпкә йөрүче һәм йөрмәүче бердәнбер егеткә бармак белән төрттереп тә күрсәткәч,
политукучылар эш урыннарына таралды.
Урам—милиционерның эш урыны.
Райнурларның «зәңгәр» билле, аксыл «Жңгули»е, киң елгага чыккан җилкәнсез көймә кебек, шәһәр агымына иярде. Язгы көннең холкын аңламассың. Политуку беткәнче, кояш инде болытларга үпкәләп әллә кая китеп барган Күк йөзе күгәргән. Көн тоташ күләгәгә әверелгәч сузан-сузан йортларның, киң бәдәнле агачларның күләгәсе югала икән.
Сержант Райнур, шыпырт кына килеп, Ансарны култыклап алгач, кайберәүләр чиратны ташлап китү ягын карады.
A(ir якташ, артыннан күзәтеп йөри икән дип уйлама тагын,
Алсунын туган көненә бүләк эзләп килүем иде.
—Минем исемнән дә тәбрикләргә онытма.
—Маңгай почмагын үбәрмен инде: «Ансар өчен!»—диярмен.
—Хет теләсәң кайсы жирен үп, минем хакта искәрергә генә онытма.
—Үпкәләү килешми сина, Ансар.
—Кем үпкәләгән? Минме9
—Яшьлек дустым милиционер булгач караклар куып йөрим дип зарланасындыр.
—Үзем сайлаган һөнәр Бүген булмаса иртәгә дигәндәй, барыбер җинаятьчеләрне киметер өчен укылган Шәп практика бу минем өчен, рәхмәт сина..
—Үзеңә дә рәхмәт, Ансар.
—Анысы ни өчен тагын?!
—Теге кичне үҗәтләнеп беркетмәләр төзетеп маташмаган булсаммы? Син тынычлап кайтып йоклар иден дә, вәссәлам Ә мин ни эшләргә тиеш? Минем өстә бер «Каракүл» берләшмәсе генә түгел лә.
—Беләсеңме, Райнур, ни өчен безнен илдә җинаятьне киметеп булмый? Беләсеңме9
—Иркенләп җавап бирерлек вакытым юк.
—Алайса үзем әйтәм. Җинаятьчеләрне сержантлар белән студентлар куып йөри, ә олыраклар шуларны санап утыра.
—Оста икәнсен, бик тирәнгә кермә. Бүген бу чуалышта берәмләп- берәмләп тройной одеколон алып маташуыңның серен белмәс дисенме9 Лотокка кибет эченнән әрҗәләп товар ташып торучы ике егетне мин дә таныдым, шәһитләребез. Берсе—Байгушов. икенчесе—Мирзин Мирзин кибетләргә товар ташучы автохуҗалыкта шофер, әнә теге «Москвич» рефрежираторы аныкы. Ә Байгушов ана ярдәм итеп йөри, вакыты иркен, ул бүген икенче сменага бара. Бу ике егет арасында бәйләнеш барлыгы көн кебек ачык. Болайга киткәч, эзләренә төшәрсең, Ансар' Ярый, комачауламыйм, эшеңә тыкшынмыйм
Алар очраклы рәвештә күрешкән кешеләр сыман гына кул биреп саубуллаштылар. Ләкин Райнур китәргә ашыкмады
—Ансар, әгәр Алсуның туган сәгатенә икәүләшеп кайтып керсәк, ә?! Их, сөенер иде карчык! Классташларны бик сагына ул. Әллә тәвәккәллибезме, якташ?!
—Мина ни, мәҗлесегездә ятим бала кебек утырырмын шунда...
—Ниткән мәжлес, алай зурлап үткәрмибез, юбилей түгел лә. Ятим дигәннән, теге кызын белән бергә килегез Бәйрәм көнне кунак сыя ул.
—Венера белән арабыз бозылды
—Минем аркада
—Бәлки аңлашыр да идек, сөйләшергә теләми
—Гаепле икәнмен, үзем җайлармын. Бүген кич Венера белән икегезне табыныбызның түр башында күрмәсәм исемем Райнур булмасын . Тәк, кичке алтыда нәкъ шушы урында очрашабыз. Пока'
Райнур алтынчы ярты тирәсендә тулай торакка килеп керде Козырегы матчага текәлгән фуражкалы сержантны күргәч, яшьләр арасында «кайнана» дигән кушаматы телдән-телгә күчкән вахтерша ханым аягүрә басты. Сөенеченнән солдатларча сәлам бирергә дә уйлаган иде. кулбаш соягенен тамыры сузылыр дип курыкты
—Сержант Асланов! Махсус задание белән йөрим Менә таныклыгым,—дип Райнур куен кесәсенә тыгылып өлгермәде, вахтер анын кулына асылынды.
—Син үзен тере дукамент бит. жаным Милиционер күрсәләр безнекеләр шым булалар, җаным Юкса бик кыен урынга эләктем Сулъякта кызлар яши, ун якта ирләр блогы Ә төн уртасында, кайсы ягын ун ла. кайсы ягың сул икәнен аяларлык түгел Әллә ни рәвешле тулганышып бетәләр Менә шуңа күрә әйтәм. жаным. әгәр буйдак милиционер дусларың артса монда «шып кил. кәләшле итәрбез үзләрен Хет гозер дип аңла моны, жяным, хет теләк дип кабул ит
—Тырышырбыз.—дип кырт кисте Райнур, сүз куертырга вакыты юклыгын аңлатырга теләп,—«212» бүлмәне генә әйтегез дә...
— Ирләребез сулга йөри дидем, баскычтан икенче катка менгәч тә сулга борыл, жаным. Уңга китә күрмә, анда ирләр...
Бүлмә ишеге нык ябылган, тартып карыйм әле, дип. тоткага ябышкан иде Райнур, кәгазь төргәген култыклап, бәби итәкләре белән җил чыгарып, бер активист кыз үтеп китте:
—Катырак шакыгыз, иптәш милиция, карт кызлар колакка катырак булалар.
Тәки ачылды ишек дигәннәре. Бүлмәдә йозак саен бер кыз. Ансар- нын тасвирлавыннан чамалап Райнур дүрт кыз арасыннан Венераны бик тиз танып алды.
—Исәнмесез, Венера?!
Җавап урынына Венераның кырыс тавышы яңгырады:
—Кызлар, кайсыгыз милиция чакыртты?!!
Дүрт кыз бик нык көләселәре килгән кешеләр сыман хихылдаган булдылар.
—Венера, бүген минем эш сәгатем бетте инде, формадан килеп керүем өчен ачуланмагыз. Срочно сезнең ярдәмегез кирәк,—диде Райнур, кызларның ерык авызлары ябылачагын алдан ук сизеп,—икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзләр бар иде.
Өч кыз, әйткәнне дә көтмичә, аякларындагы җиңел чүәкләрне урам киеменә алыштырдылар.
—Юк. юк,—дип, аркылы төште аларга Райнур,—безнең үзебезгә урамга чыгып сөйләшергә кирәк, кеше ишетмәсен.
Чыгып барышлый гына искәрде Райнур, коридор буйлап атласаң, бүлмә саен бәрәңге исе килә икән кыздырылган, томалап пешерелгән, бөтен килеш көйдерелгән, шулпалы бәрәнге исе аңкып, ашыйсыны китереп тора Әйе шул. армиягә киткәнче Райнур да Алсулар торагына «чикмәнле бавырсак» ашарга еш килә иде. Дөньяда гел бәрәнге белән генә яши ала торган ике төр тереклек бар: берсе анын—тулай торак буйдак-сазамыклары, икенчесе—Колорадо коңгызы...
Әгәр Венера янында Райнур урынына Ансар булса ул әүвәл урамдагы пейзажны күздән кичереп телгә күчерер иде. Ишек төбенә җыелган тамчыларның кичке салкыннан шүрләп каядыр югалуларын, сыерчыклар кайтасыны алдан ук сизеп нервылары какшаган чыпчыкларның урам малайларыдай усал сызгырышуларын, машина көпчәкләре астында ярмаланып уалган иске кар шыгырдавын һәм тагын әллә ничаклы үзгәрешләрне сизгән булыр иде Ансар. Венера да бу үзгәрешләрнең һәммәсен тоеп- күреп торды.
—Синен ярдәмеңнән башка эш бармый. «Каракүл» берләшмәсендә безне кызыксындырырлык бер гражданин бар, беләсең син аны, бергә эшлисез.
—Әгәр Ансар исемле студент дисәгез... Анын белән безнен арада берни юк
—Берни дә юкмыни, Венера?!
Райнурның елмаеплар торып, тавышларын йомшартып, күзгә текәлеп каравына Венера ачылырга мәҗбүр булды.
—Мин бит аны җүнле кеше дип уйлаган идем,—иптәш сержант,- юрфакны тәмамлап киләм дигәние үзе.
—Уйларың дөрес, гел шулай уйла.
—Ничек инде?!
—Ансар кебек егетләр күбрәк тусын иде әле! Күңеле саф, кулы чиста, сүзе хак анын. Әйбәт кешене күп итеп мактап булмый, кыскасы рәнжеткәнсен син аны. Венера. Мәсьәләнең асылына төшенмичә торып егеттән йөз чөерәләрмени?!
Рәнҗеткән дип. йөзенә төкермәгән лә, укасы коелмас.
—Ансар махсус эш белән йөри... Ни, диплом практикасы үтә.
Профессиясе сәеррәк анын, аңлыйсындыр...
—Ник сон үзе шулай аңлатып бирмәде9
—Тыңларга теләмәгәнсендер Яраткан кешене аны—бер күрүдә үк аңларга кирәк. Фатир хужасынын каһәрләвенә ышанып, нинди мировой кияүдән коры кала язгансың
—Язган гынамы, югалттым инде, хәзер ул мине гафу итмәс
—Бик теләсәң кавыштыра алам мин сезне. Әгәр, һәр сүземне тынлап, мин кушканны үтәп, киреләнмичә, артык эреләнмичә түзсәң, бүген үк, хәзер үк очраштырам. Ризамы9
—Риза...
—Тәк. Әнә, теге «Жигули»ны күрәсеңме9 Арткы утыргычына кереп утыр. Мин киосктан газеталар алып киләм. яна Указлар игълан ителмәде микән?
Венера зәңгәр билдәмәле «Жигули»нын герб сурәте төшерелгән ишеген ачып җибәрүгә Ансарны күреп «Аһ!» итте Ансарның «Исәнме, Венера?!» дип ялынуына һичьюгы «Сәлам!» дип кенә булса да жавап бирергә кирәк иде, ә ул биш минут буена телсез калды.
—Яшьлек дустын милиционер булгач рәхәт, ә?!—диде Венера, ниһаять, хәлне аңлап.
—Алам дигәннен авызы яман.
Райнур килгәндә Ансар белән Венера ингә-ин терәлеп, нәрсә турындадыр хыялланып утыралар иде. Сөйләшкән сүзләре ишетелмәсә дә йөзләренә караганда аларнын һичшиксез мәхәббәт хакында андашкан минутлары икәнлеге күренеп тора.
—Бик беләсегез килсә, бу машинада мәхәббәт сүзләре яңгыраганы юк. Әйдә, сайрашыгыз. Ә машина сезне-безне хәзер Аслановлар гаиләсенә алып кайтыр.
— Кая, кая?
— Райнурларга, Венера. Райнур минем якташ, классташ, хезмәттәш тә.
—Ай-Һай, шома егетләр дә сон сез.
—Без дигәнчә барып чыкса... ялгышмадык дип исәпләрбез.
—Әгәр барып чыкмаса..
—Ул чагында, —дип җөмләсен уртага бүлде Ансар.—мине утырталар
Венера аптыраудан аягүрә сикереп тормакчы иде «Жигули» түшәменә башы бәрелеп кире утырды
—Абау, нык авыртты
— Көньяк халыклары башлары белән сулы чүлмәк күтәреп йөри алалар. Вәт, ташбаштыр алар’!
-Баш чүлмәк ташыр өчен түгел ул Шаяртмагыз. Райнур Ничек инде Ансарны утырталар? Ни өчен9 Тәки гаебе бармы9 Ник миннән яшерәсез? Ышанмыйсыз икән, сөйләргә теләмисез икән Юлларыбыз аймыл, туктатыгыз машинагызны, төшеп калам.
—Кызма әле, кызый, кеше юатып арган инде, болай да -диде Райнур тизлекне арттырып — Йә. Ансар, кайсыбыз сөйләп бирә, синме, әллә минме?
—Син сөйләп кара, Райнур!
—Тында, Венера Ансарның синен янга килеше булган, ялгышмасам. эштән каршы алырга
—һәм беренче тапкыр...
— Бүлдермә, Венера. Әйе. вәт. Ансар сине көткән арада «Каракүл» тирәли вакыт уздырып йөри Шулчак ул запас капка янындарак таш койма өстеннән зленеп калган бау очын күреп ала һәм бала-чага кебек аны тартып карый Баунын икенче очына ярты капчык бүрек бәйләнгән икән, Ансар алдына килә дә төшә Без гадәттәгечә, мех берләшмәсен башкаларга караганда күбрәк күзәтәбез.
—Тик торгандамы?
— Юк, Венера, «Каракүл»дән күпләп мех югала дигән сигналлар
ешайды, күзәтүне көчәйтергә диелде. Ул көнне мин булмасам барыбер Ансарны кем дә булса эләктерәсе иде. Чөнки бау турында шылтыратканнар иде инде.
Бу юлысы Ансар түзмәде.
— Күрү белән сезгә шылтыратканнар, бауны тартып карамаган нармы?
—Алар да шул. Ансар, синен кебек түзмичә капчыкны сөйрәп төшергәннәр. Без, тизрәк «табылдык»ны үз урынына куеп, бауны яңадан ыргыттык. Чын угрыларның алырга киләсе бардыр дидек. Ансар килеп тагын бөтен эшне бозды. Аның юрфакны тәмамлап маташуын бөтен авылыбыз белә. Тукта, мин әйтәм, гөнаһсыз Ансарны эзләнүгә җипҗ әле, укымышлы кешенең белеме ярап куяр, дим. Күреп торасыз, дөрес иткәнмен Инде бүгенге көн тәртибенә килгәндә, эш сәгате тәмам Хатынымнын туган көне икәнен онытмагыз! Белеп тор, Венера, минем Алсу Ансарның яшьлек мәхәббәте.
Шулаймы, дигәндәй, Венера Ансарга текәлде.
— Райнур гомер буена дуслык белән мәхәббәтне бутады. Мин мәхәббәтен югалтып йөрүчеләрдән түгел, яраткан кешемне беркемгә бирмәм —Һәм Ансар дустына сиздерми генә Венераның җылымса кулын кысты.
Чәчәк сатучыларны куандырып яз килә...
Райнурларга кайтасы юл чәчәк сатучылар яныннан үтә. Кул җылысына алгысынып, авыз ачмасыннар дип, лалә таҗларын тегәрҗеп белән бәйләп куйганнар, кояш баеп көн сүрелгәч ул җепләрне сүтә башладылар. Төнгә каршы чәчәк үзе дә йомыла. Сатылып бетмичә калганнарын иртәгә тагын бәйләрләр. Яз кеше гомерендә бик кадерле чор, аның ашыктырып үстерелгән чәчәкләре дә бик кадерле... Сатучы кулындагы яшел чиләктән Ансарның бер айлык стипендиясенә торырлык бәйләм алынды. Өч кеше кулына өчәр чәчәк тиде...
Алсу ишекне ачып җибәрүгә, нәрсәгә сокланырга кирәген онытып, исен-акылын җыя алмыйча торды. Әле, аңа дип үрелгән өч бәйләм чәчәккә омтылды, әле мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрмәгән классташына сарылды, хәтта Ансарга ияреп килгән сөйкемле кызга- Венерага да елмаеп өлгерде.
Әгәр, килгән кунакларны җәлеп итәрлек ялтыравык җиһазларын, алтынга манылган савыт-сабаларың, чәчәкле-чуклы китапларың, һичьюгы тыелган видиотасмаларың да булмаса, чәй кайнаган арада кунакларыңны алдарлык шаян малай үстер.
Райнур бердәнбер (төпчек түгел) улына Садир дими, иркәләбрәк яңгырасын өчен «Садик» дип дәшә.
—Садик, эзлә, өй эчендә шоколад бар!
Райнур үзенең Садирын милиционер итәргә тели. Биш яшьлек тиктормас тәмле тамакның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып көн саен күнегүләр үткәрә.
—Садик, эзлә! Өй эчендә шоколад бар.
Райнур шоколадны үз куллары белән яшереп куя да улынын эзли-эзли әлсерәгәнен күзәтеп сөенә: «Югалган әйбер эзли торган җирдә ятмый», «Син гел бер урыннан эзлисең», «Шоколадны табуы җиңелрәк...». <-Көндез өй эчен игътибар белән күзәтеп йөрергә иде»,—кебек күрсәтмәләре белән нәни «милиционер»га эзләргә булыша. Әтисе яшенә җиткәндә Садир, ким дигәндә, милиция капитаны дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Райнур шулай тели, династия дигән сүзне шулай гына кабул итә ала ул.
Ниһаять, яшерелгән шоколад табылгач, чәчәк бәйләме тирәли табынга чакырдылар. Кулыңа кашык-чәнечке тоткач сөйләшүдән туктасак, ашап-эчәргә генә килгән икән дип уйларлар. Бүген Алсуның бәйрәме, хатирәләр өч кеше арасында: «Хәтерлисенме?», «Исендәме», «Теге чакны», дип башланып китә. Дүртенче кеше—Венера, кайсын тыңларга белми. Садир да шул хәлдә икән:
—Әни, синең туган көнен ничәдә бетә? Аннары Ансар абый белән Венера апаның туен башларыек.
Искә алулар шушы минутта кырт өзелде. Венераның тел өстендә калган бер йотым сөтле чәе эремчекләнеп тамак төбенә утырды... Соңгы бишьеллыкта болай каты итеп тамак кырган кешене ишеткәне юк иде әле Райнурның.
— Һи, якшәмбе көн яралган нәмәрсә. аланны әнә, теленнән яздырдың. Бүген-иртәгә кулга алынырга торган Ансарга кияүгә чыгып тулай торактагы җәннәтеннән колак каксынмыни ул?!.
—Минем алай дигәнем юк...
—Ә нәрсә дигәниен?
—Әйтмәдем...
Ике чиләк ислемай
Кем сүзедер, имеш шәһәрләрнен берсендә эксперимент үткәргәннәр ди: сизмәгәндә генә барлык каравылчыларны тәүлек буена эшкә чыгармаганнар. Статистлар шундук хисаплап өлгергәннәр—каравылчысыз төндә дәүләт милкен әзрәк урлаганнар ди Әле. каравылчыларның үзләренә түләнә торган хезмәт хакын да кушып санасалар югалтуларның күплегеннән компьютерлар телсез калыр иле. санамаганнардыр
Каравылчы белән йозак арасында охшашлык бар, алар икесе дә мөлкәт саклар өчен. Аермалары да шунда ук, йозак салкын тимер кисәге, ә каравылчының җаны бар: берәр жылы сүз әйтсән, йозак кебек йомарланып тормас, хәзер йөзе ачылыр. Каравылчы янындагы кайбер ишекләргә йозак эләләр.
Язит Язилевич, мине бүген «Исле гөл»гә җибәрегез әле.
—Кызык кеше син, Субаев, башка резервныйлар кая җибәрсәң шунда атлыгып торалар. Ә син Әле мех берләшмәсенә җибәр дип ялвара иден, инде «Исле гөл» фабригына телисен! Ислемай иснисен килдеме9 Күп иснәсәң туйдыра ул Нәрсә калган анда сиңа?
—Өйләнәсе елым быел, сайланып калырга кирәк.
—«Исле гөл» фабрикасы дигәч тә әллә кызлары хуш иследер дип уйлыйсыңмы?
—Язит Язилевич, җибәрегез инде, күреп кайтыйм
—Бар. Тик кара аны. Язит абыегызга берәр хушбуй җибәрәм дип кыстарлар, ала күрмә'
Кыш белән яз әбәкле уйный Куыша торгач, көн уртасындарак яз кышның эзенә баса һәм кар астыннан гөрләвекләр йөгереп чыга, тал бөреләренә гыйшык керә, купшы кызларның җиңел пәлтә чабуыннан күренеп торган юка күлмәк итәкләренә тамчылар чәчри, малайларның чалбар балаклары җеби. Ә кайвакыт, бу тирәдә йөрмичәрәк торсана, дигәндәй, кыш төн уртасында язны куып тота да кирәген бирә, һәм гөрләвекләр, ерак сәфәрдән гайрәтләре чигеп, бозга әверелә, тал бөреләре кысыла, кызлар җинел пәлтәне салып якалысын кия. ә тамчылар— җиргә төшәргә куркып түбәдәге сөңгеләргә ябышып кала.
Календарьга карасаң кыш өчен күңел әрни, язның өченче аена кердек Сыерчыклар, алып кайткан җырларын җырлап бетереп, авыл хуҗалыгы эшләренә керешерләр—берәр атнадан. Кеше өстендәге кием- салымга карап та ел фасылының җылыга авышуын тоясын Бүрек сатучыларга сезон ябыла «Каракүл»некеләр урламыйчарак торырлар микән? Угрының кулы тик тормас шул... «Табышсыз кайткан көннәрендә ничек түзәсең?»— дип сораганнар бурдан «Яна күн итегемне күршемнең ишегалдына атам да сиздермичә урлап алып чыгам, шунсыз йоклый алмыйм»,— дип җавап биргән теге. Бүреккә кызыгучылар туктамаслар, тавык фермасына ияләшкән төлке шикелле, жае чыккан саен ояларына ташырлар
Ике капка урам аркылы күзгә-күз карашып тора: берсе—»Каракүл»,
икенчесе «Исле гөл» фабрикасы. Һәр ике капка да игезәкләр сыман охшаш Бары тик әрдәнәләп өелгән бихисап күп һәм төрле фасондагы ислемай шешәләре өеменнән чамалап кына кайсы капканын кемнеке икәнен белеп була. Ул шешә өемен күз алдына китерер өчен иллеләп вагон йөкне бер күчкә өеп, бер-ике вагонын чәчеп, өч-дүрт вагонын ватып сибәргә кирәктер.
Зур тимер ишекнең ачылышына борынга йөз төрле хушбуй исе килеп бәрелде. Хуш истән күнел сөенә хәтта.
—Аромат, нинди аромат!—дип берөзлексез кабатлады Ансар —Төне буе, туйганчы иснә, акча сораучы юк.
Спирт белән эш итүче урыннарда каравылчы итеп хатын-кызларны куялар. «Исле гөл»нен каравылчыбикәсе Ансарны күргәч, сыерчык оясы хәтле генә пыяла бүлмәсеннән чыкты, биленә таянып басты: аяклары бер-берсе алкынсу буасына каккан субайлар кебек, җиңе сызганылган. беләкләре каезланган сөян төсле—үзе ак, үзе ялтырый, куллары бокс бияләен учына сыйдырырлык.
—Субаевмы?!
Мондый тавыш белән сорасалар фамилияң Чуртов булса да Субасв диярсең.
—Шылтыратты Язит Язилевич. сезгә каравылны ныгыту өчен җитез егет жибәрәм диде. Бүген, кичкырын ишек алдына цистерна китерделәр- алтмыш биш мең литр спирт! Бушатып өлгермәделәр. Сиңа башка эш йөкләмәм. Шул мичкәне тан атканчы исән-имин саклап чыксаң... Мин монда, телефон төбендә утырырмын. Ник дисәң, «проверяшийлар» килүе бар. Шиклерәк нәрсә сизсәң, цистернага тимер белән сук, тавышына очып килеп житәрмен. минем кулга эләксәләр. Сорауларың бармы1’ Ярый, ишек алдын өйрәнә тор. Сәгать унбергә хәтле цехлар эшли, тыныч
—Ишек алдыгызда адашмам микән?
—Капка каравылчысына ияреп йөр, аның барыбер эше юк.
Капка каравылчысы—алтмышны үткән, җитмешкә җитмәгән агай иде—Ансарны күрү белән күзлеген алыштырды.
—Абый, мине кечкенәгә санавыгызмы, нык зурайта торган күзлегегезне кидегез?!
—Һай, энем, һай, берүк көлдерә күрмә, юкса бума ютәлем кузгала. Кичә генә, Мирзинның анекдотыннан көләргә тотынган идем, ютәлдән тукталыр хәл юк, тәки «скорый» чакыртып укол кадатырга туры килде Син студентмы?
—Әйе, абый.
—Яшәртеп дәшкән буласың, рәхмәт инде. Бу күзлегемә аптырама, бик җаваплы минутларда гына киям мин аны.
—Кешеләр белән танышкандамы?
—һәм капкадан кереп-чыгып йөргән машиналарның боерык кәгазьләрен тикшергәндә. Әйдә, фабриканы кабул ит, энем.. Менә бу цехта пар белән эш итәләр, ислемай шешәләрен пешеклиләр. Алга барабыз. Монысы лаборатория, әнә тегендә ишегалды калай мичкәләр белән тулганмы? Ул мичкәләрдәге сыеклыкны композиция дип атыйлар. Бер мичкәгә «Ландыш» композициясе дип язылган, димәк, ландыш исе килеп торган ислемайлар, хушбуйлар ясарга китә дигән сүз. Әнә— «Сабантуи», «Тройной», «Сирень» композицияләре Мичкәләрнең барысы да лаборатория аркылы үтә.
—Теге цехта нәрсә?
—Әкренрәк атла, мин өченче-дүртенче тизлекләрдә йөри алмыйм Аяклар сызлый. Элек Берлинга хәтле җәяү йөри идек. Хәзер шулар чыга торгандыр инде... Теге цехта композицияләр спирт белән бутала
—Әзер продукцияләр цехы кайда?
—Менә ул—эче тулы ислемай, чиләге-чиләге белән агызып алырга була. Бездә ике сменалы эш. Төнге унбердән соң бу цехның ишегенә бозау хәтле йозак эленә.
«Исле гөл»гә килгәч хуш исле җилләрдән күнел сөенгән иде, инде туйдыра башлады.
—Сина ике кинәшем бар, энем. Каравылда торганда угрыларга юлыксаң икегез дә куркып калырсыз: син дә, угры да. Мондый мизгел озакка сузылмый, ике куркакнын берсенә йөрәк керә—батырая. Алданрак йөрәклән, чөнки дөреслек синен якта Икенче кинәшем... Угры күрсән куып кына чыгар, тота күрмә... Куян шәп йөгерә, бик теләсә төлкене куып җитә ала. Ләкин минем әле төлке тоткан куянны, генералын кулга алган сержантны күргәнем юк
—Абый, сезгә ничә яшь хәзер!
—Яшьнең күплеге белән мактанмыйлар. Атлаганда уфылдап, сулаганда гыжылдап, бөкре күләгә ияртеп йөрүчеләрнең барысы да минем яшьтә, кем, энем. Ярый, пост сәгатем тулды Кичке алтыдан сон капка аркылы транспорт йөрми, иртәнге тугызларда килеп җитәрмен
—Абый, абый, теге машина фабриканыкымы ул?
—«Москвич»ны әйтәсеңме? Сәүдә гаражыннан. Мирзинныкы. Машинасын күрсәм дә көләсем килә. Бик җор егет. Ремонт белән чиләнә. Еш ватыла. Ватылгач калдырып кайтып китә Иртән иртүк запас часть алып килер ул, тумблерын алыштырасы диде. Капканы ачып чыгарырсың шунда. Ну, Мирзин, искә төшсә көләсе килә. Ә мин көлгәндә машиналарның сигнализацияләре эшли башлый...
Һәм бабай бума ютәлен тыя алмыйча китеп барды.
Икенче смена таралышыр алдыннан әйләнеп керде Ансар. Керсә, каравылчыбикә көтеп тора икән үзен
—Җиннәренне сызган, студент, эшкә тотынабыз Әнә берәүсе килә дә, эшен иртә бетергән...—Каравылчыбикә ул эшчене ике кулын сузып каршы алды.—Кая әле, бәгырькәем, куен кесәңә тыгылып карыйм. Әһә, шампунь «Особый». Әгәр икенче кесәңнән лә кулыма ияреп чыкса, студент акт яза тора. Әһә, бәхетең икән, калган кесәләрен буш Тагын эләксәң, кызганыр димә. Бар, юлында бул!
—Тентергә бик нык өйрәнеп китеп, трамвайларда ялгыш кына кеше кесәсенә керә күрмә тагы. Шампуньны бир инде, үзеннеке мәллә?!
—Әле син, рәхмәт әйтәсе урында... китер әле. пропусканны!
—Ярый, ярый, апа, рәхмәт, ачуланма, гаеп итмә, үпкәләмә.
—Күптән шулай диләр аны. Чәчеңне кер сабыны белән юарга өйрән.
—Ә синен фетр эшләпән ник бүлтәйгән’—дип каршы алды ул икенче эшчене —һи, «Наташа»ны шунда яшерәләрмени9 Кулына гына тотып чыгарлар...
Өченче эшче каравылчыбикәнсн күзгә карап кесәләрне күрә торган карашларыннан шинеп төште.
—Нәрсә, туймас җаным. «Бүләк»нсн бөтен наборын берьюлы алып чыгыйм дип тырыштыңмы? Кешеләр, әнә, берәмләп кенә урлый Бизәкле тартмага салмасаң бу ислемайларның хакы бер гиен. тартмасы кая? Яле, бу кесәнә бигрәк калын дәфтәр кыстыргансың, стена газетасы журналисты түгелсендер ич?.. Сүгелеп җыела торган булгач рәхәт шул, бөклисең дә кесәгә саласың... Бар, күземә күренмә!
Күп еллар буе бер урында каравылда торганнарга сабырлык бирсен, дип шаккатып тора Ансар. Болай тентү өчен йөрәк кирәк Ә бу каравыл чыбикә җитез, үз эшен бигрәк яратып башкара. Бер кешене дә кул тидермичә үткәрми.
-Кил тизрәк, вакытны алма, оялып торма. Синең җиң эчендә гел берәр шешә эликсир була торганые. Сулышыңны өрмә зинһар, туйган ул спирт исеннән.
-Ташладым мин ул гадәтне Ышанмасан, менә кара җиңнәрем буш.
—Авызымдагы тешләремә дә ышанмыйм мин, тәмлерәк ризык капсам телемне тешли Дөрес, җиң эчең буш.. Һи. җитмеш сумлык эликсир өчен җитмеш долларлык итегеннен кунычын бозгансың.
Ә колакчасын ияк астыннан бәйләгән бәләкәй иргә кул да тимәде.
—Чыгарып сал!
—Буш кул белән чыгып барам.
—Ату мин сине белмим ди. Чыгар диләр, чалбар төбенә җирәнмичә кул тыгар хәлем юк. Сина әй-тәм!
—«Памперс» бит ул...
—Алыштыр...
Теге ир читкә борылды да бер шешә «Геракл» хушбуе чыгарды.
Кыскасы, сонгы кеше итеп цех начальниклары да чыгып киткәч. өстәлгә тау чаклы хуш исле товар өелеп калды.
—Уф!—дип тирән итеп авыр сулап куйды каравылчыбикә.
Ансар анын авыр сулышы җи-ңеләйгәнен көтеп торды.
—Инде боларны кая куябыз?
Каравылчыбикә әүвәл елмаюын сиздерде, аннан җәһәт кенә җитдиләнде.
—Башта исәбен белергә кирәк.
—Санап тордым, сиксән дүрт флакон.
—Жөп сан икән... Мин үз эшемне эшләдем, акт язу синнән. Икешәр данәдән сиксән сигез акт.
—Тотылган кешеләрне кайтарып җибәргәч, ничек төзисен ди ул актны, ичмасам таныклыкларын алып калмадыгыз?!.
—Вәт. Тезеп куясы шушында сиксән дүрт кешене, төне буе сорау алып акт язып утырасы Ә фабриканың ишек алдын, мичкәдәге спиртны кем саклар?
—Белмим шул...
—Син белмәсәң—мин беләм, китер портфелеңне. Сиксән сигез икегә төгәл бүленә ул
һәм каравылчыбикә тентеп җыйган байлыкны ком чүмәләсе кебек итеп кенә беләге белән ике өемгә аерды.
—Хәзер артың белән борылып бас. Бу күч кемгә?
—Икесе дә сезгә,—диде Ансар ачуын сиздермәскә тырышып.
—Мина кеше өлеше кирәкми. Эше дә. ашы да уртак тиеш.— ишлим ди мин шушы хәтле ислемай белән, чәч китәргәндә дә сибәргә яратмыйм.. Кырынгач сөртенмим.
— Иптәшләренә өләшерсен. Каян алганыңны әйтмә.
—Фатирга алып кайтыйммы?
—Хужана бир. сатып керсен, стипендияңә өстәлер.
—Кирәге юк.
— Кибеткә тапшыр Ярты бәягә, кайсы сатучы да ала.
— Кирәге юк.
—Нинди отказ ди ул! Тот сумкаңны!
Ансар теләсә-теләмәсә дә өлешенә тигәнне портфеленә тутырырга мәжбүр булды. Соңыннан хәл ителер әле. Каравылчыбикәнен мондый гадәтләре төзәтелер. Ләкин бүген түгел. Бүген теге машинаның серенә төшенәсе бар...
Ул урам салкынына ашыкты. Вагон мичкәсе алтмыш биш мен литр сыйдырышлы булса да сөялеп торырлык урыны юк. тимер салкыны пәлтә аркылы бик тиз үтеп керә. Ирексездән йөренергә туры килә. Доресен генә әйткәндә, биск- биек коймалар, чәнечкеле тимер чыбыклар аркылы үтеп, бу тирәне белмәгән кемнәрнеңдер завод- фабрика мөлкәтен урлауларына ышанмый Ансар. Әгәр урлыйлар икән, бауның икенче очын, һичшиксез. завод-фабриканын үзеннән эзләргә кирәк.
Ансар машина янына килде. Бу «Москвич»нын номеры таныш иде аңа. Бизәнү әйберләре сата торган кибет янында күргәне бар. Юрфак студентын төрле техника белән эш итәргә, йөртергә, хәтта сүтәргә өйрәтәләр, әз-мәзләп. әмма кирәгенчә.. Ныклап өйрәнәсе килгәннәргә тормыш дигән мөгаллим үзе өйрәтер диләр.
Күпме азапланып кабина ишеген ача алмады Ансар—ачкыч белән бикләнгән (монысы өчен юрист белеме генә җитми, машиналар чәлдерүче булу кирәк ) Китәсе килми бит «Москвич» яныннан. Шокер, кузовның ике яклы ишеге җиңел ачылды Тыштан кечкенә шкаф кебек кенә күренсә дә эче ярыйсы ук биек икән тагы, бөкрәергә иренмәсән йөреп тә була. Киң әдибебез Г. Исхакый әсәрләренең журналда басылуы аның киң халык массаларына яңадан кайтуы иде.
«Казан утлары»н яратуым юкка гына түгел. Журналның абруен күтәрүдә аның хезмәткәрләре армый- талмый зшләп киләләр. ачылган ишек аша баганадагы көчле лампа нуры яктырып тора: артык нәрсә күренми, тузан да тузан гына. Тузан белән сөремләгән егерме литрлы канистраны абайлап алды Ансар. Запас бензин йөртәләр микән9 Кызыксыну дигән нәрсә өметне куалап тора. Ансар канистраны күтәрде—буш. Бөкесен ачып иснәп карады... Уйга калды... тагын иснә-де. тагын, тагын... Хушбуй исен бензин исеннән аерыр өчен дегустатор булу кирәкми. Әллә. Мирзин дигәннәре «Москвич»ка бензин урынына хушбуй гына саламы?. Машинасы да ватык түгелдер әле. логика буенча шулаерак килеп чыга.
Ансар үзен бүгенге төннен хуждсы итеп тойды. Ишек алдында башка кеше юк. Димәк, серле билгесезлек Ансарга буйсынырга тиешле Ян тәрәзәнен кыек өлгесен каера торгач, тупсалы пыяла бигеннән ычкынды. Инде кулны тыгып кабина ишеген эчке яктан ачасы гына. Аккумуляторы яналырмы, суынып майлары куерса да двигатель тиз кабынды, бер-ике тапкыр төчкереп күрсәткәч, тигез, күнелле гөрелте белән эшләп китте Артыгы кирәкми. Ансар двигательне сүндереп, ишекләрне элеккегечә бикләп калдырды Димәк, цехларда беренче смена башланганчы, капка сакчысы постка басканчы Мирзин иртән иртүк килә. Аны монда беләләр, үз итәләр. Каравылчыбикә шикләнми үзеннән. Канистраны хушбуй белән ничек тутыра соң ул9 Көндез үк цехтан алып чыгып яшереп куямы9 Ә инде иртүк килгәч, канистрага бушатып—өйгә... Иртән цехлар ачык булмагач каравылчы бикә машинаны тикшереп чыгаруны кирәк дип тапмый Юк. Мирзин канистраны иртән килгәч тутыра... Ачкыч яратып цехка керә, бер тәнкә көмеш юанлыгы торбадан кирәгенчә агызып ала. Янәшәсендә генә ‘Консул*. «Командор», «Геракл» кебек кыйммәтле хушбуйлар булыр. Ләкин Мирзин барыбер «Тройной»ны сайлап алыр Ни өченме? Арзан товар үтемлерәк була. Кибетләрдә хушбуйны чүмечләп сатмыйлар, ул сыра түгел. «Исле гөл» фабрикасының капка төбендә теләсәң күпме буш шешә әржәсе- бызга караган рәсемнәр журналчы кулга алырга теләк уяталар.
Журнал әдәби телебезнең ха.1ыкчан- лыгы юнәлешен саклап килде, аны үстерүдә, баетуда, яшәтүдә зур рап уйнады. Әдәби телебезгә багышланган махсус мәкаләләр әрҗәсе белән аунап ята, кирәгенчә күгәреп кит. бушлай ул. Канистраны вак шешәләргә бүлеп салырга өйдәгеләр булыша ала. Вак эш әлбәттә, шырпы сыярлык кына гурласыннан тамызып ике йөз граммлы флаконны тутырып кара әле син!.. Ләкин. Мирзин кебекләр анын чарасын табар: аптекадан ике йөз грамм сыешлы шприц сатып алырлар да шешә саен кадарлар. Куен кесәсенә салып алып чыккан этикетка кәгазьләрен ябыштырсаң—эше бетте, тауарга әйләнә, кибетче дусларыңа илт тә бир...
Ансар әзер продукцияләр цехынын ике канатлы зур ишегенә сокланып карап торды—бу кадәр авырлыкны тупсалары ничек күтәрә аладыр?! Ил нужасы ишекләрдә. Ишекләр тыгыз ябылган, идән белән ике арада күсе йөрерлек тә ярык юк. Ишек канатларын алкалы йозак тыеп тора. Мондый ярты потлы йозаклар сатылуда беткәннән бирле кибетләрдә ике-өч буын сатучы алышынгандыр инде.
Җентекләбрәк карый башлагач тагын бер нәрсә сизелде—йозакны җыеп торучы кендекләр заводта эшләнгәнчә түгел, кулдан чүкелгән. Димәк, бу йозак күптән түгел генә төзәтелгән. Ачкычын югалткач сүтеп яңадан җыйганнар. Алкалы йозакларга ачкыч ясау өчен аны сүгеп җыярга туры килә. Ачкычы чынлап югалганмы? Ачкыч бервакытта да югалмый, җиргә төшсә төшәр, суга батар, яшергән җирдә онытылыр, мәгәр юкка чыкмас, кулдан-кулга гына күчәр. Югалган ачкыч—Мирзин кулында булыр!..
Ансар үз-үзеннән имтихан алгандай, вакыт-вакыт бер сорауга җавап эзләде: ике чиләк ислемай белән ярты капчык бүрек арасында, Байгушов белән Мирзин арасында уртаклык бармы? Бар! Алар икесе ике төрле җирдә эшләсәләр дә чынлыкта исә юллары бер. Димәк, Мирзиннын эзенә төшү—ул Байгушовның сукмагына чыгу дигән сүз. Бүген инде аз гына нәрсәгә ирешәсе калды. «Исле гөл» капкасыннан чыккан чакта, инструкциягә туры китереп Мирзиннын «Москвич»ын тикшерергә. Ул машинаны «төзәтергә» иртәнге дүртләрдә килеп җитә диделәр, ә Ансарның әле эш сәгате сигезгә кадәр, вакыт җитәрлек...
Төннең бер җирендә, теләсә нинди сакчыңны да егып салырлык йокы китергеч минутлар бар. Җылынып чыгыйм дип кергән чакта, кара- вылчыбикәнең күз алдында, көймә мичкә арка терәгән килеш Ансар йокыга изрәгәнен сизми калды. Хәер, йокы дип әйтү артык зурлау һәм чамасыз янгыравык булыр, бәлки саташу—уяна алмыйча интегү дип кенә әйтергәдер... Күзен йомганын көтеп тордылар да Мирзин машинасының калай әрҗәсенә бикләп алып киттеләр. Әй, баралар болар, әй алып баралар Ансарны.. Ниһаять, туктатып агач авылның киртә капкасы янында төшерделәр. Урамдагы кешеләрнең һәммәсе Алпамша кеби икән...
Мирзин Ансарны авыл эченә алып керде дә:
—Менә, иптәш дипломсыз адвокат, без шушы авылда торабыз инде, йортларыбыз «Русский лес» белән буралап, түбәләре «Шипр» белән ябылган. Син безне якларга тиеш!
Әллә төшке аш вакыты җиткән, авылныкылар кайтып киләләр. И Раббым, бу Алпамшаларны туйдырырга да.. Нинди әзмәверләр!.. Пило- рамнан кайтучыларның балта очына ияргән чумарасы бүрәнә хәтле! Печән өючеләренең сәнәк очына эләгеп кайткан печән өеме кибән чаклы. Ә амбардан икмәк җилләтеп кайтучы ханымнарның билләренә күгәреп бәйләнгән алъяпкыч итәкләре бер капчык бодай сыйдырган. Комбайннан бөртек ташучы машиналар автоүлчәүдән чыгуга туп-туры үз өйләренең имән капкасыннан кереп югалалар, имеш Ансар кайсысының якасына барып ябышырга белмичә тик тора. Кычкыра башлаган иде. «сарыкма- херский»га алып керделәр. Чукмар беләкче, уклау бармаклы түгкән йон кыркый торган кайчы белән Ансарның чәчен алып атты. Шуннан, чәчтән котылган такыр башка бер чүмеч «Тройной» сиптеләр.
—Сипмәгез, кирәкми, мин «Исле гөл»дә бүген туйган хуш истән! Бүрегемне бирегез!..—дип кычкырган минутында аны каравылчыбикә уятты.
—Тор, йокы чүлмәге, күп яггын Син бит эшкә килгән кеше!..
Ансар бәрелеп-сугылып дигәндәй, ишек алдына йөгереп чыкты
Чыкса—мичкәле вагон урынында тора, ә менә Мирзин машинасыннан хуш исле җилләр искән... Нишләргә?! Сактагыларны бастырып әлеге «Москвич»ны эзләтергәме? Көләрләр Ярый ла Мирзин бүген «чумара, алган булса... Әгәр, күңеле сизенеп, буш кул белән чыгып китсә?! Йокы, йокы! Иң арзан ризык!
Ансар ислемайлар тулы сумкасын күтәреп килеп кергәндә Райнур дежурга чыгар алдыннан соңгы сәгатьләрен йоклап ята иде. Алсу Ансарга ияреп кергән хуш искә аптырап иңбашларын җыерып куйды.
—Одеколон эчтең мәллә, бөтенләй якын килерлек түгел?!
—Кондитер фабрикасыннан кайтсам конфет исе килә, дияр идегез әле... Уянган булсаң, тор, Райнур!—һәм Ансар сумкадагы байлыкны идәнгә бушатты.
Алсу «Аһ!» итеп идәнгә утырды да ислемай шешәләренә үрелде Юрган астыннан чыккан килеш басып торган Райнурга ишарәләп:
—Менә, кеше иртә таңнан мал таба белә. Ә син, йоклап ятасың!
—Райнур түгел, мин йоклап калдым әле монда. Кул астыннан шуып чыгып качты, инеш балыгы шикелле.
—Кем качты? Кем йоклаган? Кемнекеләр бу?
—Урланган нәрсәләр болар. Акт төзеп исәбен алыйк та кирәге чыкканчы саклап торыйк. Ә калганы турында юлда аңлатырмын, киен әйдә.
Кояш—кышкы ялкау кояш түгел, иртүк торып офыкның иреннәрен кызылга буяп куйган. Талларның сыек чыбыгына тезелгән тук бөреләр шул якка таба борылдылар. Сагынып кайткан кара каргалар тимер юл читендәге тупылдарга сарылып иртәнге нәрәткә җыелганнар, үзләре, «кайтасыларыбыз кайтып бетте микән дигәндәй, станциягә иренеп килеп кергән һәр поездны күздән кичерәләр.
—Ислемай сипкән кешеләр очрамаса ярар иде,—дип төгәлләде Ансар, төнге маҗаралар турындагы сүзен.
—Бәлки «Исле гөл»дә каравылчыларны кисәтеп куяргадыр? Мирзин* нын машинасын тикшергәләсеннәр..
—Каравылчыбикәләргә ышанмаска хакым бар. Атна үтәр, ай үтсә үтәр, әмма ул Мирзиннын машинасын үзем эләктерермен.
—Бүгенге шикеллеме?!.
Яратырга вакыт юк
Ансар кайтып кергәндә Гадигали агай җиз самавырга кушылып, жырлап утыра иде. Ул үзенә генә билгеле эш сәгатен төгәлләп, чәй эчә. Сөембикәсе өстәл артында, йокы аралаш, картның күңелен күрер өчен, теләсә-теләмәсә дә чәй чөмерә. Самавыр яңа кайнап чыккан, ахрысы, чынаяк тәлинкәсенә бик еш өрәләр.
Ансарны күрү белән Гадигали агай чынаяк тоткан кулын селкетми генә сынар куллап яна чәй агызды Вак көмеш чыбыктан үрелгән кәрҗиннән бер шакмак шикәр алып бирде. Сөембикә карчык утыргыч шудырды. Бабайның кәефе юк, дип уйлап куйды Ансар, чәйне көлешә- көлешә эчә торганнарые.
—Гадигали агай...
—Әйт шуны.
—Әллә чирләбрәк торасың инде?
—Миңа дигән чирнен исемен белмиләр ди әле.
—Бабакаеңның шүрлеген сүтә башлаганнар,—дип сүзгә кушылды әби кеше, үртәүле кеткелдәү белән. Үзе кеткелди, үзенең кулындагы чынаягында чәй дулкыннары лепердәшә.
—Авызыңны ерма, чәен түгелер,—дип кырт кисте хуҗа кеше,- әллә синеңчә урлау түгелме-» Аякка бастырабыз дигән булып иске диварны сүттеләр дә яна кирпечтән өйделәр. Ә үз кирпече—изге ташлар, чүп-чар
өеменә әверелде, чокырга илтеп саласылар ди. Йөнтәс бүреклеләр шуны авыз ерып карап тора.
—Таш урынына таш ярамаган тагы,—дип каршы дәште карчык.
—Акыллы сүзгә кушылмыйча, «әйе», дип кенә утырсан, исәрлегеңне күрсәтми калырсың шул.
— Берәү ,омеР буе кешегә акыл саткан да үзе акылсыз калган ди..
— Минем турыда түгел бу сүз Манаралар тирәсендә йөрүемне гел юләрлеккә санадын Өйдә эшсез ятсам, сугышып бетәр идек без синен белән. Көне-төне самавыр янында утырып... Пенсиягә чыкканыма биш ел—биш ел буе самавыр сыгам, инде буыннарымны мүк баса.
—Әнә, акчалы эшкә кер. ичмасам, бушлай йөргәнче
— Нишлим артык акча белән, бары җиткән?! Акча—урлашучыларнын эшен җиңеләйтү өчен уйлап табылган зәхмәт ул. Күтәрә ал.мастай мөлкәтне акчага әйләндереп ташыйлар. Кулдан-кулга, кесәдән-кесәгә, илдән-илгә йөреп никадәр халыкны талап чыга ул акча!
—Акча бер тирәгә жыйнала торган нәрсә ул, күбәеп китсә кассага салырбыз. Яшьләрчә күкрәк кагып яшәрмен дисеңме? Картаерсың бер. пенсияңне даруга әйләндерер чак җитәр, әйткәние диярсен.
Яшь дип үстереп әйтүен ошатты әле Гадигали агай, тиз күнде хәләл кәе сүзенә.
—Кем алсын мине эшкә?
—Мин сине «Исле гөл» фабрикасына урнаштырам, Гадигали агай, син анда бик кирәкле кеше.
—Кулыңнан килсә—рәхмәт!
—Мең рәхмәт!—дип тезеп китте Сөембикә карчык.—Ансар, улым, аргансыңдыр, төнге каравылдан кайткач. Әнә, ястыкны идәнгә ыргыт та рәхәтләнеп тәгәрә...
—Көпә-көндез урын өстендә аунасам килешерме сон?
—Төнлә генә йокларга дигән закон юк ул, йокы үз вакыты белән килә.
—Дөрес!—дип. җанашкаеның сүзләренә мөһер сукты Гадигали.
—Йокы алдыннан Венераны күрәсе бар, иртәнчәрәк кенә свиданиегә барып килермен, барыбер йокы качты.
Ансар белән Венера кебекләр нишләргә тиеш сон1* Кыз, беренче сменада чагында, эштән кайтып бизәнеп-ясанып өлгергәнче кичке алты тула. Ләкин алтыда Ансарның каравылга китәсе бар Ярый. Венераның икенче сменага чыгуын көттек ди. Көндезге өчтән төнге унбергә чаклы эштә ул. Ансар белән кайчан күрешәсе9 Төнге унбердән кафе-рестораннар эчтән бикле, паркларда ут юк, урам әйләнер идеи—арылган Димәк, Венераны өченче сменага җибәрдек, төнге унбердән иртәнге җидегә чаклы аяк өстендә ул. Тизрәк кайтып мендәргә капланасын, юкса төнге смена хәзер килеп җитә...
Аңлавыбызча, Ансарның хәле бик үк мактанырлык түгел.
Гашыйкларны иртән иртүк очрашудан тыйган кеше юк
Егетләрнең паспорт эчтәлеген журналга теркәп торырга тиешле вахтер апа Ансарны күрмәде дә. ниһаять, төнне исән-имин үткәрү шатлыгыннан, өстәлгә башын куеп, утырган килеш, гырылдап йоклап яга
Ишек шакыдылар. Баштагы мәлне бу тавыш Венерага күрше йорттан ишетелгән кебек тоелды. Аннан күрше бүлмәдән ишетелгәндәй булды Соңрак, гүя караватны селкетәләр иде Ишекне ачып, эчке күлмәктән килеш, Ансарга килеп бәрелгәч кенә уянып китте кызый
—Абау!
Ишек яңадан ябылды Ләкин эчке яктан бикләнергә тиешле йозак кыймылдамады Шулай итеп, ишекнен ике ягында ике йөрәк калды Теге якта да, бу якта да тынлык Мәхәббәттә күп кенә мөнәсәбәтләрне тынлык фаш игә, мизгелләр хәл итә. Әгәр, шушы тынлыкны кичекмәстән җинеп, бусага аркылы атламасаң, Венераның юрган җылысы сеңгән тәненә язгы пәлтә бөркәләсс иде...
Бүлмә эчендә яз. Форточкадан бүлмәгә җитәрлек кенә язгы җад кереп тора. Өстәлдәге ашъяулыкка кояш бөгәрләнеп яткан Тәрәза төбендәге гөлләр чәчәк атарга әзер...
Шәһәр читендәге авылларның кайберләрендә егет белән кызнын янәшә йоклау йоласы яшәгән, элегрәк әлбәттә.. Ягъни, кавышасы кешенен тән җылысын, уяулыгын, тәрбияви ягын, сабырлыгын һәм шуның кебек аеруча кирәкле сыйфатларын сыныйсын. Мондый элеккеге йоланы бүгенге яшьләрнен кайберләре сынап карый каравын, әмма сынаталар шул...
Вахтер сонгы дүрт-биш сәгать эчендә тулай торактан чыгучы ирләрне күрмәде Хәер, ул бит әле иртәнге йокы белән булышып. Ансарнын килгәнен дә сизми калган иде.
«Тот, машинаны!»
Көннәр кабатлана, айлар, еллар кабатлана, ләкин бер-берсенә охшап түгел, һәркайсы үзгә... Вакыйгалар да шулай...
Теге көнне «Исле гөл»дә мичкәле вагон саклап Ансар һич көтмәгәндә генә Мирзин машинасының күләгәсенә баскан иде. Инде менә айга якын вакыт узды, ә бу вакыйга һич кабатланырга теләми. Еш кына, Ансарны башка объектларга җибәрделәр, бәлки шул арада Мирзин әллә ничә чиләк ислемай алып чыккандыр. Бервакыт, «Исле гөл»гә килеп. Мирзин машинасын кабат очраткан иде ул, тик теге канистра юк иде Урланган малын озатып бетермичә көн саен канистра күтәреп килми, күрәсең Язит Язилевич Ансарны күрүгә җайлы урын тәкъдим итте.
—Беләм инде, «Исле гөл»дәге кызың янына барасың килә... Ләкин, нишләмәк кирәк, өстәмә каравылчы сорамадылар, буш урын юк диләр Түлке борыныңны салындырма, килешми «Исле гөл» янындагы заводка жибәрәм мин сине, сакчылары ремонтка туктаган—больницага кергән Капкалары кара-каршы гына, ислемайчы кызыннын хәлен белеп чыгарсын.
Язит Язилевич кешенең күзенә карап сөйләргә яратмый, шулай да аның тавышында Ансарга ярдәм итәргә теләү сизелә. Ничек дип айларга моны9 Эшне тизрәк тотарга иде дип, кафедрадан берәр педагог шылтыратканмы? Язит Язилевич Ансарның нинди студент икәнлеген белә ләбаса! Монда эшкә урнашкан чакта бик җентекләп тикшерәләр: пенсионер гынамы, студент кынамы?! Әгәр бүрек каракларын үзем тотам дигән уен белсәләрме Юк-бар сәбәпләр табып, Ансарны якын китермәсләр иде Каравылчы икәнсен—каравылла! Эзәрлекләүнең үз кешеләре бар...
—Хатынны бик авыр сайлыйсың, Ансар энем...
Язит Язилевичнын шулай дип озатып калуы Ансарның күңелендәге сорауны сызып ташлады.
Ансар әлеге уйларыннан арынганчы ук «Исле гөл» каршындагы завод капкасына килеп басты.
Күршен бай булсын: «Мә!» дип күтәреп килмәсә дә «Бир!» дип соранып кермәс Бу ике капка арасында әрле-бирле килеп, тегене эшлә, монысын тап. дип йөренүчеләр юк. Ике капка—ике җәмгыятькә, ике бүреккә буйсына «Исле гөл»—җинел, ә завод—авыр сәнәгатьнеке. «Исле гөл»нен җитештергәне шулкадәр җиңел, озаграк саклап ятсаң парга оча башлый Ә завод чыгарган әйберләрне вакытында алып китмәсәләр капка төбендә күгәрепләр ятса да югаласы юк.
Ансарга йокларга ярамый бүген. Ул бер капкада торып, икенче капканы күзәтә.
Ин авыр эш—эшсез утыру икән..
Бер ноктага текәлеп, сигез сәгать буе тик утырасы бар, ялгызын гына, телевизор карамыйча, китап укымыйча. Ә уяулык кирәк. Эшсез- лектән сүрелеп, вазифаларыңны онытып күңелсезлектән йокымсырасам да сизгерлек сакта торырга тиеш.
Каравылчы йортының көл төсендәге бүлмәсендә утырып алҗыгач. Ансар завод ишегалдына чыкты, «Исле гөл» капкасына текәлде. Койма
55 ярыгыннан гел бер төрле генә сурәт күренсә дә Ансарда тан атканчы мавыгып күзәтерлек көч бар
Йолдызлы тымызык төн Чалт аяз күк йөзендә галәм төсе. Йолдызлары җемелдәгән күк капусынын чиксезлеге алгысыта. Һәм шунысы кызык, ул чиксезлсктә бер карак та. урларлык нәрсә дә юк...
Кешегә чир генә әйләнеп кайта, ә үткән вакыйга кире әйләнеп кайтмас, дисәләр, Ансар ышанмас иде. «Исле гөл» капкасыннан чыккан кеше Мирзин иде. Ике капка арасында машиналар кара-каршы узыша алырлык ара бар. Мирзиннын йөзен таныр өчен бер карау да житә. Ул үзе генә, урамда көтеп торучысы юк. эшлекле кыяфәт белән трамвай тукталышына ашыкты Ниһаять, менә ул Ансар көткән төн! Мирзиннын машинасы «Исле гөл»нен ишек алдында, ул иртүк әйләнеп киләчәк. Бүген Ансарга йоклап калырга ярамый! '
Ялгызлыктан интеккән тутый кошнын кеше телендә сөйләшергә мәҗбүр булганын белә Ансар Ләкин ул бүгенге ялгызлыкның шушындый буш, борчулы һәм авыр тынлык белән килүен теләмәгән иде Венерага шылтыратырга кирәк, икенче сменада ул, эшеннән чыгуга туп-туры монда килсен.
Венера белән чүкердәшеп утыра торгач эшсезлек икегә бүленде, сәгатьләр икеләтә кызу йөри башлады, ялгызлык уртак, сүзләр парлы, хисләр кайнар. . Диплом практикасының әле тагын бер ай чамасы вакыты бар. Венераның да отпуска алырлык җае бар икән Бактын исә, бербереңнең авылларына кайтып, туган-тумачаларга мәшәкать чыгарырга шәп мөмкинлек бу Төне буе сөйләнгән сүзләр күбесенчә, әнә шул бер айлык ял тирәсендә бөтерелде
Завод вакыты белән иртәнге бишләр тирәсендә капкага шакыдылар, җитмәсә, аяк белән дөбердәтә үк башладылар. Ансар. Венераны кая яшерергә белмичә, дүрт квадрат метрлы каравыл йортында арлы-бирле йөренергә тотынды. Бары тик Венеранын тыныч, сабыр һәм самими карашы белән күзгә-күз очрашкач кына, ниһаять, кыз алдыңда үзен-үзе кулга алырлык хәлгә килде
Ансар капканы ачты, Венера Райнурга шылтыратыр өчен телефонга үрелде.
Бәрелеп-сугылып дигәндәй, буш погонлы бер милиционер килеп керде. Ана хатын-кыз ияргән иде
Кеше ышанмаслык хәлләр: милиционер Ансардан сорау ала башлады
— Менә бу кешене таныйсызмы?—диде ул ияртеп кергән хатынга күрсәтеп.
—Күргәнем юк—диде Ансар исе китмичә генә.
—Ә сез, гражданка, таныйсызмы.’
Әлеге хатын милиционерның җиңеннән тартты.
—Әйдә киттек, абый, бу кеше ул кеше түгел.
—Ашыкма, апаем, хәзер ачыкларбыз.
—Мәгънәсезлек күрсәм җенем котыра, тизрәк аңлатып бирегез, ни булды?—диде Ансар тәмам сабырсызланып.
—Сөйләп бир!
Күрер күзгә генә олы күренә, болай бөтенләй яшь икән әле милиционерның сенелкәше Тавышында балаларча яңгыравык бар. Өстендәге мамык курткасы кабарып олыгайтып тора. Башындагы куян бүреге, кайчандыр яңгыр астына эләгеп, үз җанвары төсенә кергән.
—Кичә генәк, төнлә эштән кантын килгәндә, мин гел шушы урамнан йөрим бер адәм туктатты Буйга озын, озын буйлылар озынча яңаклы булалар иде ә бу адәм түм-түгәрәк йөзле Кыллар шикелле-түгәрәк йөз йомыры ияк. хәтта үзенә килешми дә кебек Вәт, ул каршыма килде дә индийский чәй кирәкме, ике кило, ярты бәясенә ди. Кирәкмичә соң сөенә-соенә алдым, хәпа акчамнан сдача да кайтарып бирде Мина кеше өлеше кирәкми, ди Шул кадәрле лә инсафлы, гадел, беркатлы кешегә охшаганыс. Минәитәм. туры килгәндә шулай саткала мина, күбрәк тапсан и шу ла яхшы, авылга күчтәнәч итеп алып кайтырмын.
LK БҮРЕК
56.
дим. Теге әйтә, теләсәң я щиты белән табып бирәм, ди. Минәйтәм кирәкмичә сок, әйдә.. Теге әйтә, иртәгә эшеңнән кайтышлый шушында көт. төгәл мен тәңкәлек чәй китерәм ди. Сөйләшкән вакытка килсәм- чынлап та тора теге. Озак көттердең, ди. Товарны койма эченә яшердек, дуслар саклап тора, давай сумкаң белән акчаңны, ди. Бозау сыярдай сумкага өстәп мең тәңкәмне тоттырдым... Кереп китте бу коймадагы бер тактаны кубарып. Көтәм дә көтәм. Ике сәгать үткәч кычкырып та карадым... Аннан соң инде менә...
—Милиционер абыегызны алып килдегезме?
—Әйе.
—Аферист койма тактасын кубарып сезнең заводка кереп качкан Ә сез, Субаев, каравылда торасыз, кемгә сылтарга соң тагы? Җитмәсә, сак торасы урында... хатын-кызлар белән кәеф-сафа корып ятасыз.
Венера бер Ансарга, бер милиционерга карап, ни әйтергә белмичә, телсез калды. Ансарның кәефе кырылды.
—Син, энекәш, кызлар алдында теленне чамалап ач. Мундирын хакына булса да башкаларны хөрмәт итә бел.
Дөрес, Ансар әлеге егет белән якалашып маташмас иде анысы, алай да бу минутта Райнурның килеп керүе бик урынлы булды. Райнурга: «чыгып тор әле», дип әйтергә милиционер егетнен погоннары такыррак иде
Хәлне сөйләп күрсәткәч, дүрт квадрат метрлы бүлмәдә тәгәри- тәгәри көлде Райнур:
—Диплом эшемне алданрак бетереп, калган вакытымны ял итәрмен дигән идең. Күрәсеңме, Ансар, профессияң нинди—бер эше бетсә икенчесе туарга тора. Коллега,—дип, олылап дәште Райнур милиционерга,—сезнен алдыгызда юрфакнын соңгы курсы студенты Субаев! Ул махсус эш белән йөри.
—Алайдыр да, тик менә фактны актлаштырасы иде.
Ансар кул селтәде:
—Акты, дисвителни факты: Мамадыштан кайткан чакта, Бер шешә аракыбызны Ат типте дә ватты...
—Яз беркетмәңне, кул куям.
Беркетмә язылган арада тынлык урнашкан иде.
Кинәт, күршедәге «Исле гөл» капкасының тупсалары чыелдаган тавышка Ансар «үрә» катты:
—Райнур, чыгып бара теге машина. Тагын ычкына...—Сонгы «а» авазы әйтелеп беткәнче Райнур белән теге милиционер егет урамга чыгып басканнар иде инде.
Капка бөтенләй ачылып беткәнне дә көтмичә кызыл төстәге «Москвич» урам ягына ашыкты.
Каршысында пәйда булган Райнурны күргәч, Мирзин кисәк тормозга баскан булды. Моңа ышанып, Райнур кабина ишегенә таба килә башлады Ләкин шул минутта машина бөтен булган көченә үкереп алга ыргылды Ишек тоткасын эләктереп өлгергән Райнур, мәтәлеп дигәндәй, читкә атылды. Алай да өч сүз әйтеп өлгерде:
—Ансар, тот машинаны!
Каушабрак калгандыр инде, теге милиционер егет читгәрәк тора иде, Раинурнын Ансарга эндәшүе аңа кискен адым ясарга этәргеч булды һгет «Москвич»нын капот өстенә сикереп менде һәм менгән килешкә үк алгы тәрәзәгә китереп типте. Күзенә пыяла валчыклары керүдән шүрләптер, Мирзин ике кулы белән йөзен каплады. Милиционер егет шул форсаттан файдаланып, ачкычны тартып алган иде инде. Машина тауга каршы атылган тәгәрмәч төсле, озак баралмыйча тукталып калды
'-'Ү3 оелән язып аңлаткач күпкә китте, ләкин чынбарлыкта исә. әлеге көрәш йолдыз атылган мизгелгә сыйды да бетте
Венерадан алда теге кыз йөгереп килде.
~^У?ь,ем’ aj,MaM’ берәр жирен имгәнмәдеме?!—диде ул өзгәләнеп.
—Юк, апаем, мондый шалапайлар өчен яраланып торырга. Бәреп- сугып машина куган була бит әле. Урлый белмәгәненә без гаепле диярсен. һәр карак машина белән милиционер таптата башласа фуражка кияргә кеше калмас.
Райнур белән Ансар килә килешкә үк кузов ишеген ачып каралылар: канистрадан гайре берни юк. Анысын Мирзиннын үзеннән ачтырдылар. Мирзин, гадәтенчә, ике куллап чалбарын күтәреп куйды да капкачны каерды.
—«Тройной» гына икән,—диде егет канистрадагы сыеклыкны иснәгәч.
—Мондыйларга күбрәк ирек бирсән вагонлап урлый башларлар
—Ирекнсн кадерен белә торган кеше түгел бу,—диде Ансар Райнурның сүзен жөпләп,—әзер продукция цехынын икенче ачкычын бир монда..
Мирзин, уч төбенә чак сыярлык бер ачкыч сузды.
Закон кушканча, хәзер кичекмәстән Мирзиннын өенә тентү ясарга кирәк иде.
Мирзиннын күршесеннән ике агайны уятып, пүнәтәйләр исемлегенә теркәгәндә урамдагы лампалар, көн яктысыннан оялып, рәте-рәте белән сүнә башлаганнар иде инде. Пүнәтәйләр тәмле йокыларын бүлдерүчеләргә офтанмадылар һәм күршеләренә тентү килүгә һич аптырамадылар, киресенчә, пүнәтәй булып керергә әллә кайчан әзер инде без дигәндәй, йокламыйча көтеп ятканнар бугай.
Йокыннан уятып тентү килеп төшсә ин пошынмас жаннар да каушар. Мәгәр, Мирзиннын хатыны такмаклый-такмаклый шашынып елаган икән— бу каушаудан түгел, ә ир өчен үзен гаепле санаудан гына иде
—Әйттем, ахыры юньле бетмәс дидем. Тыңламадың! Дус, дип йөргән Байгуш кына харап итте сине Ичмасам, өйдән куып чыгаргач та ташлап китәлмәдең, бу хурлыкны күрәсе кеше түгел идем мин Әле ярый, сина ышанып бала тапмадым...
Бер бүлмәле булса да фатир биш стеналы иде: дүртесе, бетон белән тышланып эчтән чәчәкле кәгазь ябыштырылган. Ә бишенче стена «германский» дип телгә кергән көзгеле-көзгесез, ябылулы-ишексез, шифоньер, сервант, ангресоль һәм сандыклардан өелгән чит ил жиһазы «Кызганыч,— дип уйлап куйды Райнур, ә бит бу затлы жиһазны конфискацияләргә мөмкиннәр. Кем белә, бәлки әле хәләл акчага алынгандыр...» Бу «герман- скийонын тартмалары шулкадәр күп, хәтта ана өйдәге әйберләр генә түгел, читтән кергәннәре дә сыйган. Берсеннән, өчәр литрлап тутырылган ике банка хушбуй чыкты. Райнур аларны пүнәтәйләргә иснәтеп карады.
— Болары н сатып өлгермәгән, тагын канистра күтәреп чыккансың?
— Күптәннән, кирәк-яракка дип тотам, иптәш сержант—Мирзин күршеләренә туры карамаска тырышты
—Әллә кырынгач башыннан коясынмы шулхәтле”
Ансарның бу сөйләшүләргә исе китмәде Ул башка нәрсә эзли— башка нәрсә! Мирзиннын Хушбуй урлавы исбатланган инде Ләкин анын «Каракүл» берләшмәсе белән элемтәсен исбатлар дәлилләр юк әле
Тартмаларны капшый-кармалый торгач, зур целлофан капчыкка кулы тиюгә, Ансар күбәләк тоткан сабый төсле чак кычкырып жибәрмәде Әлеге минутларның кем өчендер бик зур хәсрәт икәнен белгәнгә күрә генә тыелып калды ул. Үтә күренмәле капчыктагы бүрекләр без бик күп дигәндәй, күзгә төртелеп торалар иде.
— Бүрекләр чөйдә торырга тиеш. Мирзин!—диде Ансар, тавышын көчкә тыеп.
—Сезон бетте бит инде, көя төшмәсен дип төреп куйдым
— Мирзин,—диде Ансар, бишек янында әкият сөйләгән әтиләрдәй әкрен генә,—каян алдын боларны’
-Иптәш малай китерде, кирәк кеше табылса, сатарсын диде
—Кем ул?
—Сез белмисез аны.
—Белербез.
—Мин дусларны исемләп сатмыйм.
—Сатмый имеш,—диде Райнур үртәлеп,—аның ише дусларны сап гына аз, аяк-кулларын бәйләп тапшырырга кирәк.
—Байгуш ул. Байгушов!—дип төзәтте Мирзиннын хатыны.
—Беләбез, үз авызыннан әйттерәсе килгән иде,—Ансарның тавышында җиңүчеләргә хас көрлек сизелә...
Мирзиннар өендәге сонгы сөйләшү анын хатыны белән Ансар арасында булды.
—Минекенең эше зурга китәме инде?
—Җинаятьнең зурысы, кечкенәсе юк. Законны бозган кешегә жәза тиеш.
—Ана карап илдә урлашу бетәр дисезме?
—Бераз тынып торырлар әле... Әгәр инде законның барлыгын шулай сиздереп тормасак, җәмгыятьне ике көндә өйләренә ташып бетерә болар
Бетте, дигәндә генә...
Сөембикә карчык сумкага ризык тутыра—Гадигалиен төнге каравылга әзерли.
—Ак бүрегеңне ки. Синен өчен яз җитмәгән әле.
—Карчык дим, мавыкма шул хәтле ашау әзерләп, әрмиягә китмим ич!
—Алай димә, карт, яңа урында беренче көнен айдан да озаграк тоелыр әле. Эчен пошкан саен тамак ялгарсың. Бәлки тәмле ризыкларымнан күңелен йомшарып, «Исле гөл»дән ярты гына шешә ислемай алып каптырсын, артык кыйммәтлесен димим, ярый миңа ниндие дә...
—Чынлап мәллә?
—Ихластыр.
—Ансар, Ансар, чык әле...
— Нәрсә бар?—дип, күрше бүлмәдән Ансар йөгереп чыкты.
—Сөембикә түткәңә штраф сал, мине дәүләт милкен урларга котырта —Ярар, ярар, бүләк сораган өчен бинават такма...
— Бүләк дисән, беренче получкадан, миннән калмас.
-Гадигали абый, мине көт, трамвайга хәтле бергә барабыз.
—Әллә Венера көтәме?
—Көтә. Эштән сон автовокзалга килә.
Ансар кулына юл сумкасы тотып чыгып басты.
— Венераны бозлы фонтан янында атналап көтәргә җыенмыйсындыр, сумкан бик дәү күренә.
—Авылга кайтабыз, икәүләшеп. Безнең якка. Таныша торсын, минем әти-әни дә бар бит әле...
—Бардыр шул, әти-әниең булмаса юрфакларга укырга керә алма- сыен Ярый алайса, хәерле юл,—дип теләк теләүдән гайре эш калмады Сөембикә карчыкка.
Апрель киче. Кояш гөрләвекләргә алтын буяу булып кушылган Дингез буеннан кайткан түрәләр сыман, ботак саен сыерчыклар кәпрәеп утыра. Урамда хуш ис—ислемай шешәләренә сыймаслык тупыл бөреләре исе. Урам себерүчеләр, кыштан тизрәк котылырга теләгәндәй, ашыгып- ашыгып кар чәчә, һәм ярмалы кар, гөрләвектә эреп киң Иделгә ашкына.
Шәһәр үсеп, яна аэропорт салынгач, искесен якын-тирә авылларга йөрүче автобуслар өчен зур тукталыш иттеләр. Якташларыңны, сабакташларыңны бик сагынсаң шушында гына кил.
Ансар ике айдан бирле авылга кайта алмады. Венера белән икесен оергә күргәч, туган якларда күптәннән югалып торуын өйләнү мәшәкатенә юрарлар, борчуларын бар идеме, төнге эшкә урнашкан иден мени, дип төпченеп тормаслар.
^мга көн кичкә, гадәттәгечә, кайтырга теләүче кунаклар хәтсез күбәя. Венераны көткән арада Ансар инде чират кичеп ике билет алып
өлгерм. Ярты бәягә рөхсәт итә торган таныклыгын күрсәтергә хурланды егет. Беренчедән, күргән-белгәннәр алдында вакланып торасы килмәде, аннан соң шушы ике ай эчендә отыры олгаеп, инде студент итеп түгел, ә яшь белгеч итеп тойды ул үзен. Касса төбендәге этеш-төртешне уенга санап, Ансарнын һәр фигылен энә күзеннән үткәргәндәй күзәтеп торучы авыл кызлары да сизә иде моны... Ансар ботинка үкчәсенә тиеп торырдай озын кара пәлтә кигән. Муенында юка ак шарф. Башында чәшке мехыннан тегелгән купшы бүрек. Сдачага тигән кәгазь акчаларны санап та тормыйча тышкы кесәсенә бөгәрләп салды. Атлаганда, авыр сумкасын читкә тотып, пәлтә чабуына тидермәскә тырыша. Үзе. әле сәгатькә карый, әле шәһәр ягыннан килгән троллейбусларны күздән кичерә.
Автобус кузгалырга ун минутлап кына калган иде инде Венера, килә килешкә үк, Ансарны култыклап читкә алып китте «Кайта алмый микән? Ник алайса, юл сумкасын дөмбәсләп тутырып чыккан?»—дип уйлап өлгерде Ансар.
—Соңга кала яздың бит, Венера!
—Мин синең фатирыңа сугылдым.
— Ник?! Шушында очрашабыз дип сөйләштек ләбаса...
—Сөембикә әбине күреп сөйләшкәч кенә эчемә җылы керде — һәм Венера, кесәсеннән чәчәкле ак кулъяулыгын алып өлгермәде, керфекләре арасыннан күз яше саркып чыкты
—Сине елатырлык нәрсә булды сон, Венера?! Тукта, зинһар, кешеләр әллә нәрсә уйлар...
—Кешедә минем эшем юк, үз хәлем хат Бүген теге Байгушовны күрдем. Берни булмагандай, складта эшләп йөри. Смена беткәнче башларыма уй капты, тизрәк синен хәлне беләсем килде.
— Менә бит инде мин, Венера, янында исән-сау килеш басып торам. Борчылырлык сәбәп күрмим
— Минем күз алдымда кулларына богау салып озаттыгыз ич сез аларны. Ә бүген ул иректә йөри Йөри генәме, шул ук бүрекләр складында эшләп йөри!.. Байгушовны яба алмагач син гаепле булып каласын түгелме?.
—Алай түгел ул, Венера. Байгушов белән Мирзиннын гаебе расланды — Ник иректә соң алар?!
— Венера!—Ансар, дәресен өйрәнмичә килгән мәктәп баласы шикелле, күз карашларын төбәрдәй нокта эзләп, аяк очына текәлде — Байгушовны яклап Ханкаланын бер йөнтәс бүреклесе шылтыраткан. Берләшмәгез мактап характеристика җибәргән
— Байгушовның хатыны, ике баласын җитәкләп, безнен ашханәдә имза җыеп йөрде Әтиләренең эше зурга китсә бу хәерче ятимнәрне ничек үстерермен, дип, үкереп елый.
— Имза куйдыңмы сон?
— Кызганыч шул. Бөтен цех яклап күтәрелгәндә мин генә читтә калсам. Бер имза каян килеп кая китмәгән.
— Менә, күрдеңме9 Хөкем карарын үзегез чыгарып та куйгансыз инде. Байгушовка күп дигәндә өч ел бирерләр, анысы да шартлы рәвештә генә. Син эштә яклаган, мин аны судта яклармын.
—Син?!
—Мин түгел, минем кебек башка берәү. Барыбер шул ук мәрәкә
ИНДС УЛ „ I/ т «
—Урлый. Тотыла. Хөкем ителә. Котыла. Тагын урлый
—һәм бүтән тоттырмый... Ә син беләсеңме. Венера, караклыкка каршы бер генә чара бар.
—Нинди чара?..
—Урлатма!..
Ун минутка сузылган әлеге кискен сөйләшүне читтән күзәтеп торучы авылдашлар «Болар әрләштеләр!—дип. ялгыш нәтиҗә ясамасын өчен. Ансар белән Венерага юл буе елмаешып кайтырга туры килде..
1985-2002 еллар