26—ШӨГАРӘ (ШАГЫЙРЬЛӘР) СҮРӘСЕ
Шөгарә сүрәсе 227 аятьтән тора. Бер өлеше Мәккәдә, икенче бер өлеше Мәдинәдә иңгән. 224 нче аятьтә шагыйрьләр турында, ягъни мөшрикләр әйткәнчә, Коръән-и Кәримнең ниндидер бер шагыйрь яки шагыйрьләр тарафыннан түгел, бәлки дә Аллаһ тарафыннан хасил ителгәнлеге турында сөйләнгәнгә күрә, сүрәгә шул исем бирелгән. Бәкара сүрәсеннән кала Коръәннең иң озын сүрәсе.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Та. Син. Мим. (2) Болар хакны (һәмнахакны) ачыклаучы Китапнын аятьләредер.
3. (Ий, Мөхәммәд) алар иманга килми дип, син үзенне харап итәр дәрәжәдә кайгырасын. (4) Әгәр Без ихтыяр итсәк, аларнын башына Күктән бер могжиза иңдергән булыр идек, аларнын муены аска килгән булыр иде (яки: ирексезләп дингә кертердәй бер бәла төшереп, алар муен бөгеп, баш иеп, сәҗдә иткән булыр иде). (5) Чиксез мәрхәмәтле Аллаһтан тагын аятьләр инсә дә. алар барыбер йөз чөерәчәк (иманкитермәячәк) (6) Хактыр ки. алар (Коръәнне) ялганга чыгарды. Аларнын шулай мәсхәрәле көлүләренең нәтижәсе озакламый киләчәк. (7) Әллә сон алар жир өстенә бакмыйлармы, күрмиләрме? Анда һәрнәрсәне төрле-төрле, парлы-парлы итеп үстердек. (8) Хактыр ки, бу эшләрнең гыйбрәте дә бардыр ки. Ләкин аларнын күбесе иманга килә торган түгел. (9) Шик юктыр ки, синең Раббын—мотлак жиңүче, чиксез мәрхәмәтледер.
10. Раббын Мусага әйтте:
—Бар син залимнәргә, (II) Фиргәвен токымы янына кит Әле моннан сон да алар Аллаһтан курыкмаслармы, (гөнаһ гамәлләрен ташлап, иманга килмәсләр микәнни)'!—диде.
12. Ул (Муса) әйтте
—Раббым, алар мине ялганчыга чыгарыр, дип куркамын. (13) күкрәгем кысылыр, телем әйләнмәс. Шуна күрә, ярдәмче итеп, зинһар. Һарунны күндер (аңа да пәйгамбәрлек бир). (14) Аннан сон алар каршында минем бер гаебем бар. Шул сәбәпле, алар мине үтермәгәе, дип тә куркамын,—диде
(«Яһүдләрне каты рәнҗеткән Фиргавеннең кыптый токымыннан булган бер кешенең аеруча рәхимсез кыланганына түзеп тора алмастан. үсмер Муса шул җәлладны үтерә-
Хәсән Члнтай тәфсиреннән )
15. Аллаһ әйтте:
—Юк-юк, (үтермәсләр) икегез дә аятьләремне алып барыгыз Шик юк ки. Мин сезнен белән янәшә булырмын. Барысын да ишетеп торырмын,— Диле. (16) —Барыгыз, Фиргавен янына китегез, һам әйтегез: без-галамнарнен
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
Раббысы тарафыннан күндерелгән пәйгамбәрләр булабыз. (17) Син Исраил угылларын безгә биреп җибәр, дип хәбәр итегез.
18. Ләкин Фиргавен әйтте:
—Без сине сабый чагыңнан алып, бүгенгә чаклы үз арабызда тәрбияләп үстермәдекме’’ Син гомереңнең елларын безнең арада узгармадынмы ’ (19) Кыласы явыз эшеңне дә кылдың (бер кешене үтердең), шуннан сон да син безгә рәхмәтле түгелсен (оятсыз).
20. Муса әйтте:
—Мин аны белештермичә үтердем. (21) Сездән куркып, качып киттем Ниһаять. Раббым миңа хөкем (гыйлем. хикмәт) бирде вә мине (сезгә) пәйгамбәр итеп җибәрде. (22) Син мине шелтәли торган ул вакыйга (минем кеше үтерүем)нын сәбәбе дә синең Исраил угылларын кол итеп, җәбердә тотуын иде.
23. Фиргавен әйтте:
—Кем инде ул синең «галәмнәрнең Раббысы» дигән нәстән?
24. — Күкләрнең. Җирнең вә алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы— Аллаһ Тәгалә. Әгәр дә сез хакыйкатьне белергә теләсәгез (Аллаһка иман китерегез).—диде Муса. (25) (Фиргәвен) яраннарына:
—Ишеттегезме?—диде.
26. —Ул сезнең дә. әүвәлге аталарыгызның ла Раббысы,—диде Муса.
27. —Сезгә илче итеп җибәрелгән бу Мусаны мотлак җен алыштыргандыр,—диде Фиргәвен. (28) Муса әйтте:
—Әгәр дә башыгыз(до миегез) булса, сез Аның Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында булган бар нәрсәнең дә хуҗасы икәнен (әллә кайчан) аңлаган булыр идегез инде
29. Фиргәвен:
—Ант итеп әйтәмен ки. миннән башка берәүне Илаһ итеп алгансың икән, мин сине зинданга аттырам,—диде. (30) Муса;
—Сиңа ап-ачык аңлаешлы, дөрес дәлил китергән булсамдамы?—диде.
(31) -Тугры сөйләгәнлегенә (пәйгамбәрлегеңә) дәлил китер,—диде Фиргавен
(32) Шунда Муса карышкысын җиргә аггы, ул еланга әверелде. (33) Шуннан сон ул кулын чыгарды, анын кулы тамашачыларга ап-ак (нур) булып балкый иде.
34. (Фиргәвен) якыннарына әйтте:
-Шик юктыр ки. бу, мотлак, бик оста күз буучы, (35) ул сезне сихере белән йортыгыздан куып чыгарырга дип килгән. Хәзер нишләтәбез инде моны?—диде. (36)
—Анын үзен һәм дә энесен тоткарлап тор да, (сихерчеләрне) җыярга кешеләреңне юлла,—диделәр киңәшчеләре. (37)—Алар иң оста сихерчеләрне синең янга алып килсен.
38. Шулай итеп, (олугбәйрәм көнендә) билгеләнгән вакытка бөтен сихерчеләр бер җиргә җыелган иде.
39. —Барыгыз да җыелып беттеме?—дип сорадылар халыктан.
40. Әгәр дә (сихерчеләр) жинсә, бәлки, без аларга иярербез,—диделәр кешеләр.
41. Ниһаять, барысы да килеп беткәч, сихерчеләр Фиргәвенгә әйтте:
—Атарны (Муса белән Һарунны) җиңгәч, безгә әҗере булырмы соң?— диделәр.
42. —Әлбәттә,—диде Фиргәвен —(Сез җиңгән) тәкъдирдә сез минем ин якыннарымнан булырсыз. (43) Муса аларга әйтте:
Башта сез ташлыйсы нәстәләрегезне уртага ташлагыз,—диде. (44) Тегеләр бауларын, таякларын җиргә атып:
Фиргәвеннең кодрәте илә. һичшиксез, без җиңәчәкбез.—диделәр.
45. Муса да шундук карышкысын җиргә ташлады. Ни күзләре белән күрсеннәр, карышкы таяк күз ачып йомганчы, тегеләрнең ясалма еланнарын йотып бетерде. (46) Сихерчеләр (моны күргәч) шундук сәҗдәгә егылды. (47) һәм әйттеләр:
—Без галәмнәрнең, Муса белән Һарунның хуҗасы булган (48) бер Аллаһка иман китердек,—диделәр.
49. Фиргавен әйтте:
—Минем рөхсәтемнән башка сез аңа иман китердегез. Әлбәттә, ул сездән остарак булып чыкты, сез дә аннан өйрәндегез. Ләкин сез озакламый белерсез: мин сезнең кул-аякларыгызны аркылы-торкылы чаптырачакмын, һичшиксез, сезнең барыгызны да аркылы агачка (хачка) кадаклатачакмын.— диде.
50. (Иман китергәннәр) әйтте:
—Зарар юк, без инде Аллаһны таптык. (51) (Фиргәвеннекеләр арасында) ин беренче иман китергән кешеләр буларак: Раббыбыз безнең (элеккеге) гөнаһларыбызны ярлыкар, дип өмет итәбез.—диделәр
52. Мусага вәхий аша әмер иттек:
—Бәндәләрем белән бергәләп төнен юлга чык. Артыгыздан куа чыгачаклар,—дидек.
53. Ул арада Фиргавен дә (гаскәр тупларга) чапкыннарын шәһәрләргә җибәрде.
54. — Аларның (Исраил угылларының, яһүдләрнең) гаскәре бик аз. (55) Алар безнең ачуны кабартты (56) Безләр исә һәрвакыт уяу (сугышка әзер торабыз),—диделәр.
57. Без аларны (Фиргавен токымын) бакчаларын, чишмәләрен, (58) хәзинәләрен һәм уңдырышлы туфракларын ташлап чыгарга мәҗбүр иттек.
59. Без ул байлыкларга Исраил угылларын варис кылдык. Без аларны (Фиргәвен халкын) шулай кызык иттек. (60) Тан атканда алар (Фиргавен токымы Муса белән Һарун җитәкчелегендәге иман китергәннәр артыннан) куа чыктылар. (61) Ниһаять, ике гаскәр (Исраил угыллары белән Фиргәвен гаскәре) бер-берсен күргәч, Мусага иярә чыкканнар әйтте:
—Менә, ниһаять, без тотылдык,—диделәр.
62. —Юк.—диде Муса.—Әлбәттә. Аллаһ минем белән бергәдер. Ул миңа котылу юлын күрсәтәчәк, иншаэллаһ. (63) Шуннан сон Без Мусага:
—Карышкы таягыңны диңгезгә ор,—дип вәхий иттек
Диңгез шундук урталай ярылды, галәмәт биек ике су тавы хасил булды.
64. Шуннан сон тегеләрне дә (куа чыкканнарны) монда китердек. (65) Мусаны һәм аның әмерендә булганнарны коткардык. (66) Аннан сон тегеләрне (гаскәре белән Фиргәвенне) суга батырлык (67) Монда, әлбәттә. (аңлаганнар өчен) гыйбрәт бар. Ләкин аларның күбесе иман китермәде (68) Шунысы хактыр ки, чыннан да. синен Раббың-жинүче һәм ярлыкаучы.
69. Аларга (гарәп мөшриклэренә) Ибраһимның гыйбрәтле хикәясен дә укы. (70) Ул атасына вә халкына әйтте:
—Сез ни-нәрсәгә табынасыз?—диде. (71) (Тегеләре) әйтте
-Потларга табынабыз.-диделәр -Без аларга көне-төне гыйбадәт кылачакбыз.
72 _Сез ялварганда алар сезне ишетәме?-диде Ибраһим. (73)—Яки алар сезгә ярдәм итәме, әллә зыян эшлиме
74. —Юк,—диделәр.—Безнең бабаларыбыз шулай табына иде, (шуңа күрә, без дә пошарга табынабыз)
75. —Менә хәзер аңладыгызмы инде, (76) аталарыгыз һәм үзегезнең (булдыксыз) ни-нәрсәләргә табынганыгызны9 (77) Алар (пошар, сынымнар. ташлар) минем чын дошманнарым булыр. Ләкин галәмнәрнең Раббысы алай түгел. (78) Раббым мине яралтты һәм тугры юлны күрсәтүче дә—Ул. (79) Мине ашатучы, сусынымны бастыручы да—Ул. (80) Хасталанган чагымда мина шифа биргән дә—Ул. (81) Ул мине жансыз калдырачак, соңыннан мине терелтәчәк (82) Жәза көнендә хаталарымны ярлыкаячак, дип өмет иткәнем дә—Ул. (83) Раббым, мина хикмәтләр гыйлеме бир. мине саф мөселманнардан кыл (84) (Миннән соң) килгән буыннар мине яхшылык белән телгә алсыннар иде. (85) Мине нигъмәт жәннәтенен варисларыннан әйләсәң иде (86) Атамны да ярлыка, зинһар Кызганыч ки. ул дөрес юлда түгел иде (87) Бәндәләреңнең кабердән кубарылачак Көнендә мине рисвай итмә (88) Ул Көнне мат да. угыллар да файда китермәс (89) Әмма ләкин Аллаһка саф күнел белән инанганнар (ул Көнне) бәхетле булыр. (90) (Ул Көнне) саф мөселманнар гына җәннәткә якынлаштырылыр (91) Жәһәннәм исә азгыннарга ачылыр.
92. Һәм аларга әйтерләр:
— Кайда сезнең табынганнарыгыз9 (93) Аллаһтан башка алар сезгә ярдәм итәме? Алар үзләренә үзләре ярдәм итә аламы? (94) Һәм алар да (пошар, сыннар да), һәм азгыннар да (95) һәм Иблис өере дә җәһәннәмгә ташланыр. (96) Шунда алар бер-берсе белән ызгышып әйтер: (97)
— Валлаһи, без, чыннан да, адашкан булганбыз икән,—диярләр. (98)— Чөнки сезне (потларны) галәмнәрнең хуҗасы Аллаһка тиңләштердек. (99) Безне азгыннар гына адаштырды (100) Хәзер безне яклаучы юк. (101) Чын дустыбыз да юк. (102) Их, дөньяга кире кайтарылсак иде дә, без мөэмин булып яшәр идек.
103. Шик юктыр ки. монда гыйбрәтләр бар. Ләкин аларнын күбесе иман китермәде (104) Синен Раббын, хактыр ки. һәрвакыт җиңүче һәм чиксез мәрхәмәтле.
105. Нух кавеме дә (Безнең тарафтан) күндерелгән пәйгамбәрне ялганчыга чыгарды (106) Нух үзенен кардәшләренә әйтте:
—Аллаһтан курыкмыйсызмы?—диде— (107) Шик юк ки, мин сезгә күндерелгән пәйгамбәр буламын. (108) Инде Аллаһтан куркыгыз һәм миңа иярегез (109) Бу эшләрем өчен мин сездән түләү сорамыймын. Мина дигән бүләк бары тик Аллаһ хозурында гына. (110) Шулай булгач. Аллаһның җәзасыннан куркыгыз һәм миңа иярегез.
111. Әйттеләр:
—Сиңа ияргәннәр нәселсез, малсыз бәндәләр, без дә шулар кебек сиңа иярикме? (Бу була торган зш түгел!)—диделәр.
112. Нух әйтте:
—Мин аларнын әүвәл ни белән шөгыльләнгәннәрен белмимен,—диде.
(113) —Яхшылап уйласагыз: аларнын хисабы бары тик Аллаһ хозурында гына.
(114) һәм мин ул мөэминнәрне (никадәр генә фәкыйрь булсалар да, сезнең күңелегез булсын дип) үз янымнан куачак түгелмен (115) (Сезне гөнаһ кылудан) кисәтүче булудан башка минем вазифам юк.
116. Тегеләр әйтте:
—Әй, Нух, әгәр дә бу эшеннән кайтмасаң, без сине таш атып үтерәчәкбез.
117. —Йа. Раббым. үз халкым мине ялганчыга чыгарды,—диде Нух. (118)—Зинһар, безне хөкем ит, мине дә, мина ияргәннәрне дә (таш җәзасыннан) коткар.
119. Шуннан сон без аны да, иярченнәрен дә көймәгә утыртып.
коткарып калдык (120) Аннан сон (ярда) калганнарны суга батырып үтердек (121) Шик юк ки, монда (акылы башында булганнар өчен) гыибрәттәр бар. Ләкин аларның күбесе иман китермәде. (122) Шик юк ки. синең Раббың. әлбәттә, һәрвакыт җиңүче, чиксез мәрхәмәтле.
123. Гад халкы ла күндерелгәннәрне (пәйгамбәрләрне) ялганчыга чыгарды (124) һуд үзенең кардәшләренә әйтте:
—(Аллаһ алдында гөнаһ кылудан) курыкмыйсызмы?—диде. (125)—Хактыр ки. мин сезгә күндерелгән тугры пәйгамбәр буламын. (126) Инде Аллаһтан куркыгыз һәм миңа иярегез. (127) Бу эшем өчен мин сездән һичбер нинди түләү сорамыймын. Миңа дигән бүләк бары тик галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһ хозурында гына. (128) Сез калку урыннарда галәмәт зур биналар (пирамидалар, төрбәләр) корып (килеп-киткәннәр белән) күңел ачасызмы? (129) Мәңге яшәргә уйлап, сез шундый ышанычлы биналар корасызмы? (130) (Бичараларны) хөкем иткән чакта сез рәхимсез кыланасыз. (131) Инде Аллаһтан куркыгыз һәм миңа иярегез. (132) Сезгә мәгълүм нигъмәтләрне биргән. (133) сезгә мал-туар, угыллар биргән. (134) бакчалар, чишмәләр биргән Аллаһның газабыннан куркыгыз. (135) Мин сезнең өстегезгә хәтәр җәза көне килер дип куркам.—диде.
136. Әйттеләр:
—Безгә барыбер, үгетләдең ни, үгетләмәдең ни. (137) Бу әүвәлгеләрнең уйдырмасыннан башка нәрсә түгел. (138) Безгә җәза бирелмәячәк.
139. Шулай итеп, алар аны ялганчы дип атадылар һәм Без аларны һәлак иттек. Шик юк ки. (башында акылы булганнар өчен) монда кайбер гыйбрәтләр бар. Ләкин аларның күбесе иман китермәде. (140) Хактыр ки. синең Раббың—мотлак җиңүче һәм чиксез мәрхәмәтле.
141. Сәмуд (халкы да) пәйгамбәрне (Салихны) ялганчы дип атады. (142) Салих үз халкына әйтте:
—Аллаһтан курыкмыйсызмыни?—диде. (143)—Белеп торыгыз, мин сезгә җибәрелгән ышанычлы Пәйгамбәр буламын. (144)—Инде Аллаһның җәзасыннан куркыгыз һәм миңа иярегез. (145) Бу эшем өчен мин сездән һичбер түләү сорамыймын. Миңа дигән бүләк бары тик галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһ хозурындадыр. (146) Сез монда куркынычсыз иминлек эчендә яшәячәкбез, дип өмет итәсезме? (147) Бакчаларыгыз, чишмә-коеларыгыз янында. (148) Игеннәрегез вә җимешләре йомшак, татлы хөрмә агачлары хозурында. (149) Тау битләрендә чокып-чокып үзегезгә кулай өйләр ясыйсыз (150) Инде хәзер Аллаһтан куркыр вакыт җитте һәм мина иярегез. (151) Хәттин ашкан мөшрикләрнең әмеренә буйсынмагыз. (152) Чөнки алар Жир йөзендә фетнә чыгаручы һәм игелек кылмаучылардыр.—диде.
153. Әйттеләр:
—Син тилергәнсең,—диделәр. (154)—Син үзен дә әллә кем түгел, безнең кебек үк гап-гади бәндәсен. (Мин-Аллаһның илчесе, дигән) сүхтәренне раслар өчен син бер могҗиза эшләп күрсәт (шуннан соң без сиңа ышанырбыз).
155. (Таш эченнән тере дөя чыгаргач) Салих әйтте:
—Менә, сезгә ана дөя. (Чишмәдән) бер көнне ул су эчәр, икенче көнне—сез. (156) Аңа бер дә яманлык эшләмәгез. (Юкса) соңыннан, бөек Көн килгәч, сезне хәтәр жәза тотар.
157. Шуңа да карамастан, алар дөяне суйды. Ләкин соңыннан бик нык үкенделәр. (158) Чөнки алар җәзасын алды. Шик юктыр ки. монда гыйбрәт бар. Ләкин аларның күбесе иман китермәде. (159) Хактыр ки. синең Раббың—һәрвакыт җиңүче һәм чиксез мәрхәмәтле.
160. Лутнын халкы да пәйгамбәрне ялганчы дип атады. (161) Лут үз туганнарына әйтте:
-Аллаһтан курыкмыйсызмыни?-диде. (162)-Хактыр ки. мин сезгә тугры пәйгамбәр буларак күндерелгән кешемен (163) Инде Атлаһтан куркыгыз
Һәм мина иярегез. (164) Бу эшем өчен мин сездән һичбер түләү сорамыймын Миңа
дигән бүләк бары тик Аллаһ хозурында гына (165, 166) Раббыгыз сезнен өчен
яралткан хатыннарыгызны (нәүмиз) калдырып, сез (җенси ихтыяҗыгызны
канәгатьләндерер эчен) ирләр янына йөрисезме * Хактыр ки, сез (хәләлне ташлап, харамга
күчүче) азгын халык икән.
167. Әйттеләр:
—Әй. Лут. син бу эшеннән ваз кичмәсән. һичшиксез, сине ватаныбыздан
куачакбыз, —диделәр.
168. Лут әйтте: „
—Шушы кыланмышларыгыз өчен сезгә нәфрәтләнәм,—диде. (169)—Иа,
Раббым. мине һәм минем халкымны бу кылмышларыннан коткар,—диде Лут.
170. Шуннан сон Без аны һәм (иман китергән) бөтен гаиләсен коткарып калдык.
(171) Иман китермәгәннәр (һәлак булганнар) арасында анын хатыны да бар иде (172)
Аннан сон калганнарның барысын да һәлак иттек
(173) Өсләренә шундый (хәтәр давыллы, дәһшәтле ташлы) яңгыр койдырдык ки.
кисәтелгәннәр (әмма иман китермәгәннәр) өчен бик тә хәтәр янгыр иде ул.
(174) Шик юктыр ки. монда гыйбрәт бар Ләкин аларнын күбесе иман китерми (175)
Хактыр ки. синен Раббын һәрвакыт җиңүче һәм чиксез мәрхәмәтле.
176. Айкә (дигәнурман) халкы да пәйгамбәрне (Шөгаебне) ялганчы дип атады
(177) Шөгаеб аларга әйтте:
—Аллаһтан курыкмыйсызмыни?— диде (178)—Хактыр ки. мин (сезгә
күндерелгән) тугры пәйгамбәр буламын. (179) Инде Аллаһның җәзасыннан куркыр
вакытыгыз җитте һәм мина иярегез. (180) Бу эшем өчен мин сездән бернинди дә түләү
сорамыймын, мина дигән бүләк бары тик галәмнәрнең хужасы булган Аллаһ
хозурында гына. (181) Үлчәүдә төгәл үлчәгез. Ким үлчәмәгез (кеше хакы ашамагыз)
(182) Дорес бизмән белән үлчәгез. (183) Кеше хакына кермәгез. Жир йөзендә
бозыклык (гаделсезлек) таратмагыз. (184) Сезне һәм килеп-киткән нәселләрне яралткан
Аллаһның җәзасыннан куркыгыз,—диде.
185. Әйттеләр:
—Син (сихерләрдән) тилергән кеше икәнсең,—диделәр. (186)—Син үзең дә (әллә
кем түгел), безнең кебек үк гап-гади бәндә икәнсең. Без сине, чыннан да. ялганчы, дип
уйлыйбыз. (187) Әгәр сүзен дөрес булса (пәйгамбәрлегеңә ышандырасың килсә),
өстебезгә бер кисәк Күкне иңдер. (188) Шөгаеб әйтте
—Сезнен кылмышларыгызны Аллаһ яхшы белеп тора,—диде.
189. Шулай да алар аны ялганчы диделәр һәм аларга җәза иреште. (Кояшны
каплаган) күләгәле, болытлы көнне аларга газап килде.
190. Шик юктыр ки. монда гыйбрәт бар. Ләкин аларнын күбесе иман
китермәде. (191) Хактыр ки. синең Раббын һәрчак җиңүчедер һәм чиксез
мәрхәмәтледер.
192. Ул (Коръән), һич ялгансыз, галәмнәрнең хужасы Раббыдан иңдерелде.
(193) Анын белән бергә имин рух (Җәбраил фәрештә) иңде (194) (Аллаһның каиарын)
кисәтүче (үгетче) булсын дип. синен күңелеңә (Коръән) иңдерелде (195) (Җиңег
аңлашылырлык булсын дип) гарәпчә ачык итеп иңдерелде (196) Хакыйкатән. (Коръән
турында хәбәрләр) моннан элек килгән китапларда да бар.
197. Исраил токымы арасындагы галимнәрнең (Мехәммәд һәм Коръән турында)
белгәннәре аларга дәлил була алмынмыни? (198) Без аны башка кавемнән булган
кешегә иңдергән булса идек. (199) шуннан ул аны халыкка (ана тегендә) укыса иде,
барыбер алар иман китермәгән булыр иде. (200) Шулай итеп. Без гөнаһлыларнын
күңеленә көферлек керттек (201) Хәтәр җәзаны үз күзләре белән күрмичә алар иман
китермәс (202) Газап аларга абайламастан килер (203) Шулчак алар:
—(Газапны) кичектереп булмасмы?—дип ялварыр. (204) Алар тизрәк жәза
килүен (бу дөньяда ук) телимени?
205. Син әйтеп бир (ий. Мөхәммәд): озак еллар дәвамында Без аларга нигъмәт
бирсәк, (206) соныннан алар өстенә вәгъдәбез (хәтәр газап) төшсә, (207) дөньядагы
файдалы маллары аларны коткарып калыр идеме?
208. Иң башта кисәтмичә (пәйгамбәр җибәрмичә). Без бер генә халыкны да харап
итмәдек (209) Без беркайчан да гаделсез булмадык, (нахакка җәза бирмәдек) (210) Ул
(Коръән) шайтаннар тарафыннан иңдерелмәде. (211) Бу аларнын кулыннан килә
торган эш түгел, аларнын андый куәсе юк. (212) Шик юктыр ки, алар—(фәрештәләрнең
сүзен) ишетүдән мәхрүм калган затлар (213) Шуна күрә, сак бул, Аллаһка тиң дип,
башка бер илаһ чакырма. Соныннан газапларга дучар булырсың. (214) Якын
туганнарыңны да (гөнаһ кылганнарны Аллаһның каты җәзасы көтә дип) кисәтеп куй. (215)
Сиңа ияргән мөэминнәргә (игелекле ярдәм) канатыңны жәй. (216) Әгәр алар инкарь
юлына басып, гыйсъян күтәрсә, әйт:
—Мин сезнең бу эшләрегездән ерак торамын,—диген
217. Син һәрчак жинүче һәм ярлыкаучыга (Аллаһка) сыен (218, 219) Ул намаз
вакытында башка бик күп гыйбадәт кылучылар арасында синен нишләгәнеңне күреп
тора. (220) Ул барысын да ишетеп, күреп торучы.
221. (һәй, мөшрикләр) шайтаннарның кем янына ингәннәрен сезгә әйтеп
биримме? (222) Алар гөнаһ кылучылар, ялганчылар башына төшә. (223) Алар
(гөнаһлылар, ялганчылар шайтанны) тыңлыйлар вә аларнын күбесе ата ялганчы.
224. Шагыйрьләргә килгәндә, эш болай тора. Аларга да адашканнар иярә. (225)
Күрмисеңмени, алар ни кылганнарын белмичә (тилереп), болыннар буйлап йөри (226)
һәм тормышка ашмастай хыялый сүзләр сөйләнәләр. (Үзләре булдыра алмаган эшкә
башкаларны өндиләр.)
227. Бары тик иман китереп, игелек кылганнар, Аллаһны онытмаганнар вә
үзләренә гаделсезлек кылганнардан үзләрен яклый алганнар, алар (Хакка каршы
шигырь язган хаин шигырьчеләр) рәтендә түгел. Гаделсезлек кылган залимнәр
үзләренең кая барачакларын озакламый белерләр.