Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КАЗАНГА—ЮНЕСКО БҮЛӘГЕ
18 мартта Марракеш (Марокко) шәһәрендә
ЮНЕСКОның 2000-2001 елларга «Шәһәрләр-
тынычлык өчен» мактау дипломнары һәм
премияләр тапшыру тантанасы булды. 5
дипломант арасында Татарстан башкаласы Казан
да бар. Ул йөзгә якын милләт вәкиле яшәгән
җирдә иҗтимагый татулык оештыруда мөһим
өлеш керткән өчен ЮНЕСКОнын мактаулы
дипломына лаек.
Премия алу өчен 76 шәһәр үз канди-
датурасын тәкъдим иткән Халыкара жюри
тәкъдиме буенча. ЮНЕСКО генераль директоры
карары белән, аларнын бары Юсы гына лауреат
һәм дипломант булды 1996 елда оештырылган
ЮНЕСКО премиясе гомум- кешелек идеалларын
һәм кеше хокукларын хөрмәт итү, шәһәр
кешеләре арасында ышаныч тудырган өчен
бирелә.
• БӨЕК ИДЕЛ ЮЛЫ»
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих
институтында «Бөек Идел юлы» дип аталган
журналны тәкъдирләү булды. Журнал нигездә
Бөек Идел сәүдә һәм хезмәттәшлек юлынын
янадан тууы турында әйтелгән фикерләрне һәм
шул унайдан башкарылган эшләрне үз эченә ала.
Анда бүгенге көндә мөһим дип саналган тарихи,
мәдәни һәм икътисади мәсьәләләр күтәрелә.
Былтыр Казаннан Әстерханга юл тоткан
теплоходтагы халыкара конференций дә шул
темага багышланган иле. «Россияне аякка
бастыру өчен Бөек Идел юлынын да ныклы үсеше
кирәк».-диде Тарих институты директоры Рафаил
Хәкимов
Идел ярлары буенда урнашкан татар
халкының тарихын чагылдырган мәкаләләрдән
тыш. журналда Татарстан Республикасының
бүгенгесе, анын зур предприятиеләре турында
язмалар ла урын алган «Ангио-Каспий» Англия
нәшрият йортында бастырылган яна журнал
реклама басмасы булып санала. Ул эшлекле
даирәләргә инвестор, чит ил эшкуарлары,
икътисад өлкәсендә хезмәт итүчеләргә
тәгаенләнгән.
БТИҮ КОРЫЛТАЕ
15 апрельдә Г Камал театры бинасында
bmmar.ip нжичагиП V
буллы Ул умнен еч еллык эшена Ппмгак ясады,
киләчәккә үзенен эш юнәлешләрен билгеләде.
Корылтайда Татар ижтимагый үзәге рәисе
Рәшит Ягъфәров хисап доклады белән чыкты
ТИҮ рәисе урынбасарлары Гаял Мортазин. Илдус
Садыйков. Юныс Камалетдинов өстәмә
докладлар ясадылар Тарих фәннәре докторы
Дамир Исхаков чыгышы халык санын алу һәм
анын сәяси ягын ачыклауга багышланды Фикер
алышулар булды.
Корылтайда катнашучылар югары хөкүмәт
органнары исеменә татар халкы яшәешенең төрле
якларына кагылышлы егермегә якын мөрәҗәгать
кабул иттеләр
Бөтентатар ижтимагый үзәгенең VII
корылтаенда «Россиянен колониаль сәясәте
кискенләшкән шартларда БТИҮ эшчән- легенен
төп принциплары турында» резолюция кабул
ителде
Корылтайда Татарстан Республикасының
һәм Россия Федерациясенең татарлар яши торган
барлык төбәкләреннән килгән делегатлар
катнашты.
Эш ахырындагы пленум җыелышында 5 елга
вәкаләт белән БТИҮ рәисе итеп янадан Рәшит
Ягъфәров сайланды Илдус Садыйков. Гаял
Мортазин, Инсаф Хамитов. Ринат Нургалиев.
Юныс Камалетдинов анын урынбасарлары
булдылар
«ЕВРОПА—АЗИЯ» ФЕСТИВАЛЕ
Март ахырында Казанда «Европа—Азия»
дип исемләнгән музыка фестивале булып узды.
Заман музыкасына багышланган мондый жыен
Татарстанда инде 10 нчы мәртәбә уздырыла
Фестивальдә. Россия регионнары вәкилләреннән
тыш. АКШ. Швеция. Франция һәм башка
илләрдән килгән музыкантлар катнашты
Фестиваль кысаларында узган концертларда татар
композиторлары А Монасыйпов. Р Калимуллин. Р
Ахиярова. Ш Тимербулатов- ларнын әсәрләре
янгырады
Бу фестивальне оештыруга Татарстан
Мәдәният министрлыгы. Композиторлар берлеге.
Татарстан Республикасының Россия
Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге. Казан
дәүләт консерваториясе, шулай ук Россиянен
Композиторлар берлеге. Мәскәү- нен Француз
мәдәни үзәге. Бөгелмә. Түбән Кама. Яшел Үзән
шәһәрләренең администрацияләре зур өлеш керпе
тормышыбыздан
САРЫТАУДА ТАТАР РУХЫ
21-30 мартта Сарытауда татар мәдәнияте
көннәре булып үтте Анда Татарстан Респуб-
ликасыннан Бөтендөнья Татар Конгрессы
башкарма комитеты һәм Федераль милли- мәдәни
мехтәрнят Советы рәисе Индус Таһиров, һәм
Татарстан мәгариф министры- нын беренче
урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендәге
делегация катнашты
Мәдәният коне кысаларында Русиянен
егермедән артык төбәге татар мәктәпләре
җитәкчеләре катнашында милли мәгариф буенча
фәнни-гамәли конференция уздырылды. Төбәк
милли-мәдәни мөхтәрияте. башка җәмәгать
оешмалары һәм җирле хакимият органнары белән
бергәләп эшләсә дә. зур тәҗрибә туплаган
Сарытау татар гимназиясенең 10 е.ттыгын бәйрәм
итү-конферен- циядә үзәк вакыйга иле
Биредә шулай ук Алтын Урданын терәк
шәһәрләренең берсе-Үкәк каласы төзелүнең 700
еллыгына багышланган төбәкара фәнни- гамали
конференция булды
ТАТАРСТАНЛЫЛАР МӘСКӘҮДӘ
Мәскәүнен Чайковский исемендәге Концерт
залында Татарстан Дәүләт халык музыка
кораллары оркестры (житәкчесе- Россиянен һәм
Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тукай премиясе лауреа- ты-Анатолий Шутиков)
концерты булып узды Өч сәгатьлек концерт
барышында татар халкынын танылган
композиторлары Н Жиһанов. Ф Яруллин. Р Яхин.
А. Монасый- пов. шулай ук рус һәм чит ил
классикларының да әсәрләре яңгырады
Мәскәүлеләр Илһам Шакиров. Михаил Казаков,
Рөстәм Маликов. Георгий Ибушев. Айдар
Фәйзрах- манов. Резидә Галимова чыгышларын
аеруча җылы кабул итте
Россия Федерациясендәге Татарстан
Республикасының вәкаләтле вәкиле Назиф
Мириханов залда утырган тамашачылар
исеменнән Анатолий Шутиковка. коллективка
һәм артистларга чын күнелдән рәхмәтен белдерде
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
Татарстан Язучылар берлеге. ТР Мәгариф
министрлыгы. Яшьләр белән эшләү һәм Спорт
министрлыгы белән бергәләп, шушы елнын 26-28
март көннәрендә республи- какүләм яшь каләм
ияләре семинары үткәрде Анда Казан. Чаллы.
Түбән Кама. Әлмәт шәһәрләреннән. Чүпрәле.
Яшел Үзән. Кама Тамагы Мамадыш. Мөслим. Яна
Чишмә. Саба. Чирмешән. Чистай. Балык Бистәсе.
Биектау. Әгерже. Лаеш районнарыннан 30 лап
югары сыйныфларда укучы мәктәп балалары һәм
студентлар катнашты
Семинар ике көн дәвамында 4 нче номерлы
татар-төрек линее бинасында барды Беренче
көнне яшь иҗатчылар Татарстан Язучылар
берлеге җитәкчеләре һәм күренекле
язучыларыбыз Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев.
Равил Файзуллин. Әхсән Баян. Мөсәгыйт
Хәбибуллин. Гөлшат Зәйнашева. Мәдинә
Маликова һ б белән очраштылар.
Икенче көнне яшьләр Зиннур Мансуров һәм
Солтан Шәмси җитәкләгән Шигърият һәм Проза
остаханАтәрендә шөгыльләнделәр, остаз
язучылар хозурына үзләренең иҗат үрнәкләрен
күрсәттеләр
Казаннан Гөлназ Вәлисва. Мамадыштан
Ләйсән Мөгътәсимова. Түбән Камалан Эссана
Мождабаева. Динар Гаязов. Яна Чишмәдән
Индира Гатина. Сабадан Нәркис Хантимерова.
Балык Бистәсеннән Рөстәм Исхаков ижатлары
уңышлы дип табылды.
ПЕН-ҮЗӘК УТЫРЫШЫ
21 мартта Ш Камал музеенда Халыкара ПЕН-
клубы Татар үзәгенен күчмә утырышы булды.
Көн тәртибенә мөһим мәсьәләләр куелган иле
ПЕН-үзәк быел Россиядә узачак халык санын алу
унаеннан татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты
Язучылар милләттәшләребезне бу мәсьәләгә зур
җаваплылык белән карарга һәм халкыбызны тулы
һәм бүлгәләнми саклау өчен мөмкин булганнын
барысын да эшләргә чакыра.
ПЕН-үзәк. татар алфавитын латин графикасы
нигезендә торгызуны яклап, быел язучыларнын
Македониядә узачак Бөтендөнья конгрессы өчен
резолюция проекты кабул итте
• Восточный экспресс» газетасында басылган
мәкаләсе өчен Татарстан прокурату- расынын
Тәлгат Бариевка карата кузгатылган җинаять
эшенә килгәндә. Татар ПЕН-үзәге инде үзенең
икенче утырышында да. Гражданлык кодексына
кагылган эшкә җинаять эше ачу хокукый нормага
сыймый, дип белдерә Бу эш буенча язучыларның
җәмәгать яклаучысы итеп Татар ПЕН-үзә- генен
башкаручы директоры Әхәт Мушин- скийны
билгеләде
Утырышта Т Миннуллин, Р Вәлиев. Р.
Мостафин. М Хәбибуллин. М Госманов. 3.
Мансуров. Н Гыйматдинова. М Галиев. Г Морат
катнашты һәм чыгыш ясады.
• ИЛҺАМ ЧИШМӘЛӘРЕ» САЕКМАСЫН
Март ахырында Башкортстаннын Бәлә- бәй
шәһәрендә яшь шагыйрьләрнең «Илһам
чишмәләре» дигән шигърият фестивале узды
Анда Башкортстан. Татарстан һәм Чуваш-
станнын шигъри сүз осталары катнашты
Мондый фестиваль биредә инде алтынчы
тапкыр уздырыла. Яшь талантларны барлауда
әлеге чаранын әһәмияте бик зур Татар телендә
ижат итүче Наилә Миннеханова. Нур Шәфиков.
Нәсимә Йосыпова. Әхнәф Манзаров. Фәнил
Арсаев. Рәзиф Зөбәер. Зәйфә Салиховаларнын
ижатлары күпләргә ошады, өлкән әдипләр аларга
уңышлар теләделәр Шушы ук фестиваль
көннәрендә танылган татар шагыйре Роберт
Миннул- линга, патриотизм идеяләрен, татар
халкынын асыл сыйфатларын һәм туган як
табигатенен гүзәллеген данлаган әсәрләре өчен.
Фатих Кәрим исемендәге төбәкара
әдәби премия тапшырылды. Үткән елларда бу
бүләккә Татарстаннан шагыйрьләр Ренат Харис,
Әхмәт Гадел. Рәдиф Гаташ. Зәет Мәжитовлар лаек
булган иле
Безнен республикадан Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин, мәдәният
министры урынбасары Илфак Ибра- һимов һәм
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты
рәисе урынбасары Римзил Вәлиевләрнен Бәләбәй
шәһәрендә һәм районында яшәүчеләр белән ижат
очрашулары да булды
ОНЫТЫЛМАС ӘДИП
25 мартта Г Ибраһимов исемендәге тел,
әдәбият һәм сәнгать институтында татар
әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать
эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовнын тууына 115
ел тулуга багышланган республика фәнни
конференциясе үткәрелде.
Конференииянен пленар утырышын кереш
сүз белән ТӘҺСИнен директоры Н Хисамов ачып
җибәрде Ул үзенен чыгышында Г Ибраһимовнын
бүгенге көндәге кыйммәте, анын әдәбият
тарихында тоткан урыны хакында сөйләде Ф
Мусин исә әдәбиятыбыз классигынын иҗатын
янача өйрәнү мәсьәләләренә тукталды Пленар
утырышта шулай ук Татарстан Язучылар берлеге
рәисе галим Ф Галимуллин да чыгыш ясады.
Соныннан конференция үзенен эшен
секцияләргә бүленеп дәвам итте
КЫРЫМТАТАР ТЕАТРЫНА 100 ЕЛ
Күптән түгел Кырымнын Симферополь
(Акмәчет) шәһәрендә кырымтатар театрының 100
еллыгына багышланган тантаналы кичә узды
Кичәдә тамашачылар Украина һәм Кырым
мәдәният министрлары. Милли Мәҗлес
җитәкчелеге, дәүләт вәкилләре катнашты.
Бу тантаналы кичәдә Татарстаннан махсус
килгән кунаклар—Татарстан Дәүләт советы рәисе
урынбасары Роберт Миннул лин, мәдәният
министры Илдус Тарханов та бар иде Алар
кырымтатар театрын олуг юбилей белән
котладылар
Татарстан кунаклары Кырымдагы татар-
башкорт федерациясе рәисе Марат Мөсә- лимов
белән күрешеп. Кырымдагы милләт-
тәшләребезнен проблемалары хакында да
сөйләштеләр Кырым һәм Татарстан мәдәният
министрлары 2002 елнын җәендә Казанда
уздырылачак кырымтатар мәдәнияте көннәренә
әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
УНИВЕРСИТЕТТА ЯНА РЕКТОР
Мәшһүр Казан университетында ике ел буе
тулы вәкаләтле ректор булмый торды Ниһаять,
озакка сузылган сайлау-сайлану- лардан сон яна
ректорнын исеме мәгълүм буиы Ул-51 яшьлек
Мәгъсүм Хәлимулла Есалахо». физик, профессор.
хезмәтләре $ит и"л»Р«. « ««■““ “’™”М Г""М
•Оптика» белгечлеге буенча гыйльми совет рәисе.
АКШ. Югославия. Италия. Голландия һәм
Япониядә фәнни эшләр белән шөгыльләнгән М.
Салахов—чыгышы белән Ульян каласыннан
Университет ректорын сайлау үтә киеренке
шартларда узды. Яшерен тавыш нәтиҗәләре
түбәндәгечә: М Салахов өчен сайлауда катнашкан
347 кешенен 181 яклап тавыш биргән
(көндәшләре В Галкинны яклап биргән тавышлар
саны—99. В Чугуновныкы-49. С. Насыйровны-
16) Шулай итеп. Мәгъсүм Салахов XXI гасырга
чыккач Казан университетының беренче ректоры
итеп сайланды Ул-200 еллык тарихы булган
университетның 33 нче ректоры, ә татарлардан—
өченче Ана кадәр 1930-31 елларда Гыймаз
Баһауглинов, 193537 елларда Гыйлем Камай
эшләп алган
МАРАТ КӘРИМОВ КИЧӘСЕ
Мәгълүм булганча, милләттәшләребезнен
бик күп өлеше хәзерге Башкортстан терри-
ториясендә яши. Әдәбият-сәнгать дөньясында,
табигый, татардан чыккан шәхесләр бик күп.
Шуларнын берсе Уфада яшәүче тагар шагыйре
Марат Кәримов. Ул-Башкорт- стандагы татар
телендә ижат итүче язучыларның җитәкчесе,
егермеләп китап авторы, атказанган мәдәният
хезмәткәре, үз вакытында журналистикада
ждваплы вазифалар башкарган кеше
Г Камал театрында анын авторлык кичәсе
булып узды Кичә бәйрәми төстә бик жанлы үле
Кунак шагыйрьне И Юзеев. Т Миннуллин, Ш
Галиев. Р Миннуллин. Ф Галимуллин, Р Гаташ һ
б котлады Артистларыбыз Р Тажетдинов, Н
Ихсанова. Д. Нурлы. И Баһманов, X Жәләй. Р
Сәләхов анын шигырьләрен укыдылар, Р Закиров.
Р Шәрәфиевалар популяр җырлар башкардылар
Уфалылар үзләре дә бер иҗади төркем булып
килгәннәр иде Язучы С Сафуанов. күренекле
артистлар-Н Кадый- рова, Ф Салихов, Ф
Сиражетдинова
«Казан-читтә яшәүче татарларнын кыйб-
ласы, изге мәркәзе ул' Без сезгә тартылып,
сагынып яшибез Казанда мондый кичә уздыру
күптәнге хыялым иде» -диде шагыйрь үзенен
чыгышында
Кичә «Казан» милли мәдәният үзәге һәм
Камал театры (директорлары-бертуган Шамил
һәм Ренат Закировлар) инициативасы белән
оештырылды
ФАТИХ ХӨСНИ АВЫЛЫНДА
Елнын ин яхшы хикәясе өчен бирелә торган
Фатих Хөсни премиясенә быел язучы Зиннур
Хөснияр лаек булды
Олы Мәтәскә язучынын туган көне 3
февральдә кунаклар кабул итте Халык я
зучысынын туган авылына бу юлы язучылар
Мөсәгыйт Хәбибуллин. Кыям Минлебаев. Илсөяр
Иксанова, Фәйрүзә Мөслимовалар килгән иде
.Алар мәктәптә, авыл мәдәният йортында,
язучынын музеенда оештырылган очрашуларда
катнаштылар
Килгән кунаклар һәм Фатих Хөсни музее
директоры Гөлнирә Имамиева язучы ижаты
турында сөйләделәр, аткән укытучы Тәскирә
Бибарсова истәлекләре белән уртаклашты Кичә
авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары әзерләгән
концерт белән төгәлләнде
РАФАЭЛЬ СИБАТ БӘЙРӘМЕ
Киров аткәсенен Нократ Аланы райо-
нындагы Түбән Шөн авылында яшәүче танылган
прозаик, роман һәм повестьлар, әдәби портретлар
һәм эсселар, поэма һәм шигырьләр авторы
Рафаэль Сибатка 55 яшь тулды. Татарстан китап
нәшриятында язу- чынын китабы басылып чыгу
да шул көннәргә туры килде. Әсәрләре шактый
булса да (байтак әсәртәре безнен журналда донья
күрде), авторнын басылып чыккан беренче
китабы әле бу Кзпапка -Ялгызак» романы һәм -
Яулар кичкән кулъяулык- повесте кертелгән.
Татарстан Язучылары берлеге идарәсенен
сонгы утырышларынын берсендә Рафаэль
Сибатка Г Исхакый премиясе бирелүен игълан
итте Бу гамәл Р Сибат ижатын жәмәгатьчелскнен
тануы дигән сүз.
КУП КЫРЛЫ ИЖАТЧЫ
Әлмәттә шагыйрь, композитор, педагог
Разим Вәлнуллнннын 60 яше унаеннан әдәби-
музыкаль кичә уздырылды Үзенен күп кырлы
талантка ия булуын ул тагын бер мәртәбә раслады
кичәдә катнашучылар Ра зим Вәлнуллнннын
шигырьләрен дә. жзлрларын да. рояльдә уйнавын
ла рәхәтләнеп тыңладылар Юбилярны Татарстан
Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин
котлады Шулай ук аны каләмдәшләре, туган ягы
Зәйдән. Лениногорскидан һ б район нардан
килгән жәмәгатьчелск вәкилләре кайнар
тәбрикләделәр
ИГЪТИБАР: КОНКУРС!
«Татарстан Республикасы халыклары телләре
турында». -Латин графикасы нигезендә татар
алфавитын торгызу турында» Татарстан
Республикасы законнарын гамәлгә ашыру
кысаларында Татарстан Республикасы Элемтә
министрлыгы түбәндәге мәсьәләләрне яктыртуга
кагылышлы нн яхшы материалга матбугат
чаралары һәм авторлар арасында конкурс игълан
итә:
Татарстан Республикасы халыклары телләрен
саклап калу, өйрәнү һәм үстерү; татар телен латин
графикасына күчерү
Конкурста катнашу өчен матбугат
чараларына (аларнын оештырылу-хокукый
рәвешенә һәм кайсы ведомствоныкы булуына
карамастан) һәм авторларга 2002 елнын I маена
хәтле Татарстан Республикасы Элемтә
министрлыгының матбугат чараларына
булышлык күрсәтү бүлегенә гариза һәм 2002
елнын II кварталына жентекле эшләнгән план-
проект тапшырырга тәкъдим ителә Анда
концепннянен сценарие. бастырып чыгару
этаплары, автор (авторлар) һәм материалнын
эчтәлеге турында кыскача мәгълүмат булырга
тиеш
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Президенты Указы белән Г
Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать
институтының халык ижаты бүлеге мөдире
Урманчнев Фатыйх Ибраһимов улы Татарстан
Республикасының Мактау грамотасы белән
бүләкләнде.
Татарстан Язучылар берлегенең Жамал
Вәлиди исемендәге бүләгенә әдәби тәнкыйть
өлкәсендә озак еллар дәвамында нәтижәле
эшчәнлеге өчен Казан дәүләт педагогия
университетының әдәбият кафедрасы доценты
Рифат Свернгнзз лаек булды.