ЯҢАДАН ТАНЫШУ ЯКИ ФИДАКАРЬ ХӘЙРИЯЧЕЛӘРЕБЕЗ ХАКЫНДА
1959 елның 23 ноябрендә уздырылган бер әдәби кичә хәтеремдә нык уелып калган.
СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы конференц-залында (Лобачевский бакчасы янындагы бинада) булган иде ул кичә. Тыштагы җепшек, салкынча көзге һавадан соң монда әллә ничек ягымлы җылылык хөкем сөрә иде. Әйтерсең лә, шыксыз һавалы көннәр артта калган да, алда исә шушы шыгрым тулы зал кебек якты, нурлы, җылы киләчәк көтә...
Кичәгә җыелган халык та үзенчә аерылып тора иде: бәйрәмчә киенгән зыялы кыяфәтле агайлар, ханымнар: олыгайган, чал чәчле олпат картлар, апалар—моннан 40-50 еллар элек үк иҗтимагый тормышка, әдәби хәрәкәткә катнаша башлаган кешеләр иде алар.
Нигездә әдипләрдән, галим-голәмә һәм артистлардан, кыскасы, интеллигенциядән, шулай ук беркадәре студентлардан тупланган халыкта бәйрәмчә хис хөкем сөрә: таныш кешеләр бер-берсе белән кул алышып күрешәләр, котлашалар. Олы яшьтәгеләре мәгънәле рәвештә ым кагышып елмаеп куялар. Тыгыз итеп тезелгән кәнәфиләргә барып утыралар. Кайбер олы яшьтәге кешеләрнең үз оныкларын да алып килгәнлеге күренеп тора: әби-бабайлары янында әле генә буй җиткергән кызлар, мыеклары төртә башлаган үсмер егетләр шәйләнә. Залга соңрак керүчеләрне алданрак урын алучылар кул изәп сәламлиләр; якын тирәдә буш урын булса, ишарәләп яннарына чакыралар, һәрхәлдә, теләктәшлек һәм чын бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә монда...
Ул кичәдә туган, дөресрәге, хәтеремдә оешып калган тәэсирләр хакында хәзер төптәнрәк уйлап карасам, андый атмосфера урнашуның җитди сәбәпләре, зур иҗтимагый мәгънәсе булган икән. Мәшһүр егерменче съезддан соң туган (бүген ни өчендер “Хрущев җепшеклеге" дип авыз кыйшатыбрак әйтелә торган, чынлыкта күпләр өчен сүнеп барган өметләргә яңа рух өргән) мәгълүм
елларның берсендә уздырылган һәм чын мәгънәсендәге олы вакыйга булган икән ул кичә. “Халык дошманнары" дип тамгаланган, төрмәләрдә утырып тап алган Галимҗан Ибраһимовлар. Кәрим Тинчуриннар әле генә “кайтарылган" еллар бит. Бу кичә исә татар халкының иң күренекле шагыйрьләреннән берсе булган Дәрдмәнднең—күп еллар буена “буржуаз эстет”, гади халыкны изүче “миллионер” сыйфатында сүгенеп кенә телгә алына торган Закир Рәмиевнең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш иде. Дөресрәге, элек гел читкә тибәрелгән, хәтта хурланган иҗатның әдәби һәм мәдәни хәятыбызга яңадан кайтарылуын рәсмиләштерә торган тарихи вакыйга!
Сәхнә түрендә затлы кыяфәтле шагыйрьнең фотосыннан эшләнгән зур сурәт тора. Докладны ул чакта әдәбият буенча бердәнбер профессор булган Мөхәммәт ага Гайнуллин укый. Зал тып-тын: докладны йотлыгып тыңлыйлар. Кешеләр гүяки докладчының һәр сүзен, хәтта һәр авазын да отып калырга телиләр...
...Бүген исә, әлеге кичәдә яңгыраган докладны, дөресрәге, аның басылып чыккан тулырак текстларын укысаң, сәер генә хисләр туарга мөмкин. Бер яктан, тирән фикерле шагыйрьнең гаҗәеп осталыгы, намуслыгы хакында шактый җылы сүзләр әйтелгән; икенче тарафтан аның дөньяга карашы, тоткан юлы “буржуазлыкта" һәм ниндидер аңлаешсыз “чикләнгәнлектә” гаепләнә. Аның “Вакыт" гәзитәсе. “Шура” журналын чыгарудагы эшчәнлеген. тырышлыгын да кыскача беләбез. Ә чын буржуйның һәм иҗтимагый аңы чикләнгән кешенең күп еллар дәвамында андый басмалар өчен үз акчасын түгеп ятуы—моның сәбәпләре аңлашылмый кала. Мин үзем Дәрдмәнд дигән бер шагыйрьнең “Кораб” исемле шигырен элек тә яттан белә идем (мин туып үскән якларда аны җыр итеп тә башкаралар иде бугай...). Ләкин ул шигырьдә тирән мәгънә, чишелмәс “каршылык" булуы хакында ишетмәгән идем әле. һәрхәлдә, әлеге кичә минем өчен үзенә күрә бер ачыш—билгеле дип исәпләнгән шагыйрь белән яңадан танышу булды.
Соңрак уйлап карасам, ул кичә совет чорында дөньяга килгән яки шул заманда тәрбия алган урта һәм кечерәк яшьләрдәге буын вәкилләре өчен, хәтта илленче еллар ахырындагы әдәби, мәдәни тормыштан азмы-күпме дәрәҗәдә хәбәрдар булган киң җәмәгатьчелек өчен дә Дәрдмәнд дигән олы шагыйрь белән яңадан танышуның бер рәсми акты булган икән.
Мөхәммәт ага Гайнуллинның. уңга-сулга карый-карый дигәндәй ташламалар ясап, саклык белән язган доклады, аның “Совет әдәбияты” журналында һәм шагыйрьнең 1959 елда чыккан “Сайланма әсәрләр"ендә кереш мәкалә буларак басылган текстлары—алардан бүген нинди генә кимчелекләр эзләп тапсаң да—үз вакыты өчен билгеле дәрәҗәдә кыюлык, актуаль яңалык булган лабаса. Гомумән. Мөхәммәт аганың ул елларда һәм аннан соңрак та 1917 елга кадәр иҗат иткән әдипләрнең исемнәрен кайтару юлындагы эшчәнлеге, әгәр төптәнрәк уйласаң, үзенә күрә бер фидакарьлек тә иде. Әлбәттә, ул елларда тоталитар хәлдә хөкем сөргән рәсми идеологияне, аңа хезмәт итүче “чын партияле" тәнкыйтьчеләрнең арка терәкләре (дирижерлары) ныклыгын, Йосыф Акчура. Риза Фәхретдин. Фатыйх Кәрими ише зыялыларның исемнәре генә дә аталуның “зур политик хата", дип игълан ителүен исәпкә алганда...
Әйе. беркадәрле соңрак без. яшьрәк каләм ияләре. М. Гайнуллин хезмәтләренә хасрак “өстән-өстәнлекләр” күреп, аның үзеннән дә “каршы-лыклар һәм “чикләнгәнлекләр” эзләсәк тә (хәтта олы кешенең рус телендә үзенчәлекле сөйләшүеннән көлебрәк йөрсәк тә). 50 еллар ахырында аның зур кыюлык, хәтта фидакарьлек күрсәткән шәхес булуында хәзер минем бернинди шигем юк. Чөнки аның белән чагыштырганда, “теоретик җәһәттән" күпкә әзерлеклерәк, күпкә кыюрак, дип исәпләсәң, иң мөһиме, “партия өчен ышанычлырак" дип саналган тәнкыйтьчеләрнең һаман ажгырып торган чаклары иде. Алар тагын күп еллар дәвамында Дәрдмәндне “символист” булуда, буржуаз ’эстетлыкта” гаепләүләрен дәвам иттерделәр.
Фидакарьлек хакында сүз чыккан икән, тагын бер мәсьәләгә махсус тукталу кирәк булыр дип исәплим. Бер иҗат хакында кыю сүз әйтүне
фидакарьлек дип бәяләп, әмма шул иҗатның үзе турында шома гына узып китү бик үк дөрес булмас иде, әлбәттә. Чөнки зур иҗатлар хакында авыр шартларда дөреслекне ярып әйтүчеләр берләтә батырлык күрсәткән булсалар, андый мирас калдырган шагыйрьләрнең үз фидакарьлекләре, һичшиксез, икеләтә, өчләтә кыйммәткә иядер. Мәсәлән, теге яки бу иҗат хакында әйтелгән теләсә нинди кыю фикер вакыт узу белән үзгәрергә, ягъни киңәйтелергә, үстерелергә яки төзәтелергә—иүз урынына” утыртылырга мөмкин. Дәрдмәнд иҗатына карата әйтелгән күп фикерләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Әмма аның үз әсәрләре—заманында әдәби хәрәкәтебезгә керткән бәхәссез өлеше, соңрак чор эстетик фикеребезгә ясаган тәэсире—үзгәрмичә яши бирә, һаман тәэсирен арттырганнан арттыра бара. Башка олы шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән дә шундый ук хәл. Мисал кирәк икән, аның Кол Гали мирасы. Гаяз Исхакый иҗаты һәм төрле елларда аларга карата булган мөнәсәбәтләрнең язмышлары.
Шулай итеп, 1959 елда уздырылган әлеге кичә Дәрдмәнд белән яңадан чын чынлап танышу акты булды, дөресрәге, аның әдәби тормышыбыз кочагына кайтуы рәсми рәвештә гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә, аның мирасына карата игътибар көчәйгәннән-көчәйде. Әгәр 1966 ел башында, Уфада Диния нәзаратында беренчеләрдән булып Ризаэтдин Фәхретдин архивы, “Асар”ның кулъязма томнары белән танышкан чагымда, төп игътибарны андагы Дәрдмәнд биографиясенә караган материалларга, аның моңарчы билгесез булган шигырьләренә юнәлткән булсам (“Казан утлары", 1966, 7 сан, 118—123 б.). моның өчен мин, һичшиксез, әлеге 23 ноябрь кичәсендә алган тәэсирләремә бурычлы мы н.
Өр-яңа чор шигъриятебездә советча шома такмазалар урынына мәгънәле кыска шигырьләрнең активлашуы да (әйтик, Р. Фәйзуллин, Р. Харис һ. б. иҗатларында) шулай ук Дәрдмәнд мирасының тәэсире иде. Әдәбият белгечләреннән Н. Хисамовның зәвык белән язылган мәкаләләре барлыкка килү, Р. Даутов тарафыннан сыйфатлы итеп “Исә җилләр" җыентыгы төзелү дә (1980) шул ук тәэсирнең дәвамы. Ниһаять, иң характерлы совет чоры тәнкыйтьчесе булган Гали Халитның элекке социологизм схемаларыннан баш тартып, шагыйрь иҗатына яңача бәя бирергә омтылуы да. шагыйрь эстетикасының тантанасы булган кебек, тәнкыйтьченең дә гражданнарча батырлыгы—фидакарьлеге иде.
Ләкин мин бу урында Дәрдмәнд поэзиясенең кабатланмас әһәмияте һәм аның иҗаттагы гражданлык дәрәҗәсе хакында артык сөйләп тормастан (бу турыда без бүген кичәгегә караганда күбрәк беләбез инде), шагыйрьнең зур фидакарьлектән гыйбарәт булган икенче бер сыйфаты хакында махсус әйтүне кирәк табам. Сүз Дәрдмәнднең, дөресрәге, бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең хәйриячелек, химаячелек, хәтта олы меценатлык юнәлешендә күрсәткән бәхәссез зур фидакарьлеге хакында булыр.
ХӘЙРИЯЧЕЛЕК, меценатлык турында сүз чыккач, бу төшенчәләр хакында, теманы киңәйтебрәк дигәндәй, мәсьәләгә төрле яктан карап, махсус аңлатмалар бирү кирәк булыр Мондый төпченүгә, тәфсиллеккә җитди ихтыяж. бар Чөнки коммунистик идеологиянең большевистик варианты хөкем сөргән тоталитар совет чынбарлыгында хәйрия эше. хәйриячелек дигән күренеш "буржуаз мәкерлек" сыйфатында тулаем кире кагылган, хәтта каһәрләнгән иде Мәсәлән, хәйриячелек хакында махсус гыйльми эзләнүләр булмау, бу күренешкә обьектив бәя бирелмәү бер яктан, бәлки шул чорда рус телендә чыккан төрле характердагы сүзлекләрдә әлеге атаманың эквиваленты булган "благотворительность" сүзе йө бөтенләй юк. яки гаделсез рәвештә иске буржуаз тормышының зарарлы галәмәте сыйфатында аңлатыла килде Хәтта С. И. Ожеговның сәясәт белән әллә ни бәйләнмәскә тиешле (шундый хокукка хаклы) булган ran гади максатлы "Словарь русского языка" исемле лингвистик сүзлегендә дә аңа "одно из средств маскировки эксплуататорской
природы буржуазии' дип. үтергеч, ләкин яла табигатьле хөкем чыгарылган
Татар теленең өчтомлы аңлатмалы сүзлегендә (1981) хәйриячелек, химаячелекнең берсе дә юк. Мәгәр "хәерче, хәер-сөдака, хәер-фатиха" ише тар мәгънәле төшенчәләр бар. Әмма 1966 елда Мәскәүдө чыккан татарча- русча сүзлектә "хәйрия, җәмгыяте хәйрия" төшенчәләре, мәгънәләре махсус ачылмаган хәлдә, кыскача гына теркәлгән Ниһаять. Меценат дигән тарихи кеше исемен белсәк тә. шул исемнән ясалып, төгәл бер иҗтимагый күренешне белдергән меценатлык хакында да сүзлекләрдә ләм-мим.
Мондый хәлнең килеп чыгуы, минемчә, тарихи чынбарлыкка концептуаль мөнәсәбәт белән бәйле Мәсәлән, ул хосусый, ягъни, русча әйтсәк, частный милекнең табигыйлеген танудан баш тартуга, хәтта аның барлыкка килүе, урнашуы кануный (бүгенгечә әйтсәк, легитим) икәнлеген инкяр итүгә барып тоташа.
Ярар, шул концепциягә таянып, милек ияләренең мохтаҗ кешеләргә яисә җәмгыять хаҗәтенә үз ихтыярлары белән ярдәм итүләрен инкяр иттек, ди. Әмма шул милекне көч белән тартып-талап алуны, ахыр чиктә әрәм-шәрәм итүне гаделрәк гамәл дип әйтеп буламы? Моның өчен, дөресен әйткәндә, бездән язмыш бүген "кычкырып көлде" бөтен XX йөз буена диярлек хосусый милекчелек белән көрәшкән, большевистик шартларда туып үскән, тәрбияләнгән җитәкчеләребез, шул гасырның ахырында ук. яңа битлек кигән хәлдә (янәсе "демократлашкан рәвештә'), өскә караган уч төпләрен алга суза-суза Җир шары буенча хәер соранып йөрделәр бит!
Әлбәттә, мондый хәлнең идеологик банкротлык нәтиҗәсе икәнлеге, аның хурлыклы күренеш булуы ап-ачык иде. Шуңа күрә, хурлыкны үз- үзеңнән яшерү чарасы буларак, "благотворительность", ягъни "изге эш эшләү' дигән гап-гади. җиңел аңлаешлы сүз урынына "бөек һәм кодрәтле рус телендә" спонсор ише серлерәк яңгыраган чит сүз дә кулланыла башлады. (Мәсәлән. 1989 елда чыккан "Словарь иностранных слов' сүзлегендә аны табып булмас.)
Хәйриячелекне буржуаз эксплуатациянең мәкерле төре, явыз коралы, дип расларга маташкан коммунист җитәкчеләребез үзләре дә. яшерен- батырын түгел, халыкны социаль, икътисади изүчеләр катламына әверелеп беткән иде Ил-дәүләт 'хуҗасы' саналган колхозчылар бушка дигәндәй эшләгән, эшчеләр исә сөт-катык, икмәк, арзанлы 'чөй' колбасасы өчен чират торган шартларда, түрәләребез, үз дәрәҗәләренә карап, конвертларда исәпкә керми торган өстәмә акча алып яттылар, кибетләрнең арткы ишекләреннән кереп, чит илләрдән китерелгән затлы сервилат колбасасы һәм кош-корт итен ташыдылар, ягъни бал белән майда йөзделәр. Әллә мондый хәлләр булмадымы бездә?. Булган булса, аны өстенге катлам тарафыннан оештырылган эксплуатация төре димичә, ничек атарга? Яки үз халкы авызыннан тартып алынган милекне бүтәннәргә (чит ил баш күтәрүчеләренә, социализм төзибез дигән яланбот африкалыларга, коммунистлыкны дәгъва кылучы башка ил сепаратистларына) "интернациональ ярдәм", дип бушлай һәм үз халкыннан яшерен рәвештә өләшүләре белән совет җитәкчеләре үзләре үк төпсез һәм законсыз хәйриячелек эше белән шөгыльләнмәделәрме соң?.. Яисә үз илендәге халыкларның милли, рухи ихтыяҗларына кирәкле чыгымны бөтен ил милкен талап алып үзләштергән Мәскөү һәм җирле түрәләренең, кул сузып, үтенеп сорагач кына, тамчылап-тамызып дигәндәй 'бүлеп' бирүләре шул ук хәйриячелек күренешенең бер төре булмадымы икән?!
Шулай итеп төптән һәм әтрафлырак рәвештә уйлап карасак, эксплуатацияне бетерү дигән талпынышның тормышка ашмый торган, һәрхәлдә бездә чынбарлыкка аша алмаган буш хыял—утопия, ә хәйриячелек дигән нәрсәнең исә реаль милек хөкем сөргән шартларда котылгысыз күренеш икәнлеген белербез. Теләсәк тә. телөмәсәк тә Шулай булгач, элекке милекле кешеләрне, аларның хәйрия юлындагы гамәлләрен кире кагуның яки хосусый хәйриялекнең әһәмиятен күрмәмешкә салынуның үзе үк тормышчан һәм тарихи гаделсезлекнең бер чагылышы дөресрәге демагогик алдашуы була икән
Ике чордагы ике төр (дөүләти һем хосусый) хәйриялек арасында уртаклык бар, һичшиксез. Ул бер нәрсәгә—кешеләр һәм халыклар эшләп тапкан милектән, байлыктан "башкаларга" өлеш чыгаруга кайтып кала. Аерма да бар, әлбәттә Хакимият ияләре, хөкүмәт вәкилләре, ягъни чиновник-түрәлөр законлы (тиешле һәм гадел күләмдә салым җыю). яисә законсыз, ягъни экспроприация юлы белән тартып-талап алу юлы белән тупланган байлыктан күп очракта үз өстенлеклөреннән. үз кәнәфиләреннән колак какмас өчен генә милексез калган, "хәерчелектә тигезләнгән" халыкка мәҗбүри рәвештә, тамчылап-тамызып дигәндәй, "сәдака" бүлү белән шөгыльләнгән. Җылы урыныннан "очу", яки "өстән" шелтә алу куркынычы булмаса. гадөти чиновник халык ихтыяҗына бармак аша карый, хәтта төкерә генә аңа! (Дәүләтнеке дип исемләнгән байлыкның зур өлеше, безнең тарихта йөз биргәнчә, иң элек түрәләр катламын туендыруга, сугыш кораллары ясауга, яки. югарыда бер әйтелгәнчә, "интернациональ ярдәмгә" китеп бетә иде)
Ниһаять, чиновник түрәләрнең, шулардан торган хөкүмөт-дөүлөт аппаратының халыкның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларына бик өстән карауларын аларны сәяси һәм идеологик мәнфәгатьләргә буйсындыруларын, кирәге чыкса, корбан итүләрен татар тарихы яхшы белә Әйтик, без тарыган, тәмен мул татыган "дәүләт хәйриячелеге" булмаса, бер гасыр эчендә ике-өч тапкыр язу алмаштыру ише фаҗигагә дучар булырмы идек9 Яки XVIII—XIX гасырларда татарларның үзләре тарафыннан андый "геростратлыклар" башкарылу мөмкинме иде? Димәк, чиновник түрәләр матди байлыкны гына түгел, рухи-мөдөни хәзинәне дә туздырырга сәләтле икән Чөнки алар бер нәрсәгә дә чын хуҗа түгел Алар вакытлы арадашчылар гына
Хосусый милек ияләре, чиновниклардан башка буларак, үзләре тырышып-тырмашып, әлбәттә, башкаларны да эшләтеп, ягъни эксплуатацияләп туплаган, яки аталарыннан мирас итеп калган, мәгәр Нух пәйгамбәр заманыннан бирле законлы дип исәпләнгән үз милегеннән аерым мохтаҗ кешеләр яки җөмөгать-халык ихтыяҗы өчен үз ихтыярлары белән өлеш чыгарып торган. (Эксплуатация мәсьәләсенә төртеп, "мәгънәле" авыз ермыйк, совет чорында да. күргәнебезчә, ул күренеш гамәлдә булган иде.) Әлбәттә, монда да чама хисе хөкем сөргән Ләкин эш урыныннан, түрәлек өстенлегеннән колак кагу куркынычы астында түгел, бәлки яхшылык эшлим әле" дигән ихтыяри теләкләр белән 'үз авызыннан" бүлеп бирелгән. Димәк, хосусый һәм шәхси хәйриячелек дөүләти һәм рәсми кайгыртучанлыктан. әхлак җәһәтеннән караганда, бер башка биегрәк, өстенрәк булып чыга.
Дөрес, милекне кешеләр, байлар дөньясында, кем әйтмешли, котсыз сараннар, оятсыз жуликлар, гомумән, намуссыз бәндәләр җитәрлек булган шикелле, түрә чиновниклар арасында да ихлас күңелле халык-кавем, кешеләр мәнфәгате алдында үз бурычларына тугърылыклы игелекле затлар очрап торгалаган. Шулай ук. соңгыларында күпчелекне мәкерле карьеристлар, туң йөрәк формалистлар тәшкил иткән кебек, байлардан да башкаларга карата рәхим-шәфкатьле һәм юмарт, үз кавеменә ихлас теләктәш, аның мәнфәгате өчен яныпкөйгөн асыл затлар, затлы нәселләр дә чыкканлыгы бәхәссез
Бу юлларны күздән кичергән укучыда шундый сорауның тууы ихтимал гап-гади хакыйкатьне раслар (әйтик, байлар арасында да әйбәт кешеләр булгалый, дип әйтер) өчен нигә шулкадәр уңнан-сулдан мисаллар китәреп, бер теманы тәфсилләп торырга9
Хикмәт шунда ки. мәсьәләнең күп очракта без уйлап җиткерми торган катлаулырак яклары да бар. Мәсәлән, без иң элек хәйриялекне, хәйриячеләрне күрәбез һәм аларга бөя бирәбез Ләкин үзебезне яхшылап белеп, үзебезнең аларга карата булган мөнәсәбәтләребезне объектив рәвештә бәяли алдыкмы, алабызмы9 Әгәр беләбез дисәк, безнең узган тарихыбызда күпме эре хәйрияче, меценат булган, аларның саннарын, конкрет эшләрен, исемнәрен төгәл атый алабызмы? Ниһаять, хосусый хәйриячелек дигән күренешнең иҗтимагый җәһәттән төп эчтәлеге, фәлсәфи асылы, әһәмияте һәм кыйммәте нәрсәдән гыйбарәт9!
меценатлык көтә.
Чынлыкта чиновник-түрәләр сүзнең төп мәгънәсендәге хәйриячеләр булмадылар, була да алмыйлар. Алар бары дәүләт кулында тупланган милек белән халык ихтыяҗы арасындагы арадашчылар гына (зур хәйрияче байларның да шундый ук функцияне үти торган махсус хезмәтчеләре булган).
Яңа байларга килсәк, аларның да зур күпчелеге өчен хәйриялек— кул җитмәслек биеклектәге серле төшенчә. Аларда. байлыкны эшләп һәм эшләтеп тапмыйча, бары Ельцин—Гайдар, Чубайс—Кириенколар уздырган реформалар", дефолтлар чорында финанс махинациясе яисә дәүләтнекен юк бәягә үзләштерү юлы яки аракы сәүдәсе белән кинәт баеп калган кешеләрдә һәм. иң мөһиме, үзләре туйса да. күзләре һаман туймаган рухи люмпеннарда—хәйриячелек дигән күренешнең фәлсәфи мәгънәсен, иҗтимагый әһәмиятен аңларлык зиһен, интеллект, эчке культура җитеп бетми әлегә. Бик азлары гына, караңгыда капшанып дигәндәй, әлеге биеклеккә таба елышырга тырыша.. Монысына да шөкер итик...
Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда бездә гамәлгә азлап-азлап керә башлаган хәйриячелек фактларына карата болай икелерәк бәя бирүнең үз сәбәбе бар. Әйтик, төрле авылларда, аерым шәһәрләрдә
мәчеткә исем кую шарт булса, тере чиновникларның түгел бәлки завод фабриканың исемен бирү дөресрәк булыр иде Соңгы вакытларда кайбер зур. икътисади көчле предприятияләрнең махсус ярдәм фондлары оештыруы, аңа битарафрак рухлы исем куюлары гаделрәк, дөресрәк алым. Икенчедән, бөтен җәмәгатьнең, төгәл бер мәхәлләнең иман йорты булган урынга аерым бер, кайбер очракта шөбһәле шәхеснең исеме бирелү, дөресен әйткәндә, мөкруһ (начар, кире кагыла торган) күренеш. Мисал китереп маташмыйк: ’Мәрҗани мәчете". "Әҗем мәчете" ише исемнәр, соңрак, мәчетләр күбәйгән чакта стихияле рәвештә барлыкка килгән тарихи исемнәр Ниһаять, өченчедән, гыйлем һәм уку йортларына, завод-фабрикаларга исем кую гадәте иң элек Алманиядә барлыкка килгән, аннары Русиядә, бигрәк тә СССРда киң таралган, күп очракта мәгънәсезлеккә китерә торган гадәт (бездәге һәр егерме-утыз ел саен исем алмаштыру "бизгәгенә" игътибар итегез).
Сорауларның беренчесенә карата шуны әйтергә мөмкин Безнең хәзерге җәмгыятебездә хәйриялеккә һәм гомумән милекле кешеләргә карата шактый каршылыклы мөнәсәбәт яшәп килә. Бер ишебез бай кешеләрне гомумән яратмый, күрә алмый һәм элекке түрәләрнең "гаделлекләрен" сагынып яши, (тик хәзерге яңа байларның күп очракта шул ук түрәләрнең үзләре яки якыннары, балалары икәнлеген уйлап тормый!. Икенчеләребез исә һәр "яңа урыс" белән "яңа татардан" әллә нәрсәләр өмет итә. аларның барысыннан да киң юмартлык, гализат
яңа мәчетләр салыну, моңа киң җәмәгатьчелекнең катнашу фактларын алыйк. Ярдәмгә кайбер оешмаларның, зур предприятияләрнең җитәкчеләре дә катнашуы мәгълүм. Болар, һичшиксез, күңелле күренеш. Әмма ләкин мәчет, салынып беткәч, аңа фабрика яки башка бер икътисади кодрәтле оешманың тере җитәкчесенең—түрәнең исеме бирелүе (әйтик, "Альберт мәчете". "Хәйрулла мәчете" ише) гаҗөбрәк күренеш. Беренчедән, ул җитәкчеләр мәчет салдырыр өчен үз акчаларын түгел, бәлки оешма-
предприятие милкеңдәге кирпеч, цемент һәм такта ише материалларны җибәртеп, хәтта төп эш урыннары шунда булган эшчеләрне күндереп ярдәм иткәннәр Димәк, авылдагы ялгыз
Закир Рлмиев
Гомумән, хосусый милекчелек гадәти хәл булып исәпләнгән элекке чорларда да. чын хәйриячеләр, дәвамлы меценатлар саннары буенча әллә ни куп булмаган Бу әйтелгәннәрнең дөреслеген татар чынбарлыгы тулысынча раслый. Мәсәлән, XVIII йөзнең икенче яртысыннан, ягъни татарларга үз диннәрен тоту, сәүдә итү, эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен чикләнгән хокук бирелгән чордан алып. XX гасырның башына кадәр безнең халыкта меңләгән дип әйтерлек хәлле, милекле кешеләр яшәп узган. Ләкин алар арасыннан чыккан хәйриячеләр, дөресрәге шундый шәхесләрнең иң күренеклеләре бик аз иде (русларда да шундый ук хәл).
Тарихыбызда менә шундый бармак белән санарлык хәйрияче һәм тагын да азрак сандагы меценатларыбыз арасында беренче бишлеккә керүчеләр исәбеннән бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлөрне атарга кирәк. Ләкин бу мөхтәрәм затларның хәйрия-химаяче буларак башкарган эшләрен, өдөп-әхлак җәһәтеннән бөеклекләрен чын-чынлап аңлар, объектив рәвештә бөяләр өчен тарихыбызның башка сәхифәләренә дә күз салып узу зарур.
МОХТАҖ КЕШЕЛӘРГӘ, ярлыларга, ятим-толларга һәм авыру зәгыйфьләргә хәйриялек юлы белән рухи һәм матди ярдәм күрсәтү гамәле фикер вә идея буларак, бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән Кешелек җәмгыяте цивилизацияле тәрәккыят, үсү юлына баскач, бигрәк тә китаби диннәр оешып киң таралгач, хәйриялек идеясе дә билгеле бер әхлакый норма, дини тәгълимат күренешенә әверелгән Кайсы гына диннең өйрәтүләренә мөрәҗәгать итсәк тә. ярдәмчелекнең, ягъни химая-хөйрия эшенең изгелек, иманлылык галәмәте, хәтта хәлле кешеләр тарафыннан эшләнүе зарури бурыч сыйфатында тәкъдим ителүен күрербез Кайбер дини тәгълиматларда хәйриячелектән баш тарткан сараннарга, каруннарга төрле куркыныч җәзалар вәгъдә ителүе дә диннәрнең шул мәсьәләгә зур әһәмият бирүен күрсәтсә кирәк.
Гомум тәгълиматы, конкрет мәсьәләләр буенча өйрәтүләре бик җентекләп, төрле яклап, тәфсилләп эшкәртелгән Ислам дине дә хәйриячелекне шул диннең үтәлүе һичшиксез тиешле, зарур бер таләбе дәрәҗәсенә күтәргән Моңа "зөкят" дигән бик борынгылыктан килә торган махсус исем беркетелгән Милекле мөселманнар (бары мөселманнар гына) мондый бурычтан качмасын өчен зөкятка в а җ и б, ягъни үтәлүе һичшиксез тиеш дигән, фарыздан кала икенче урында тора торган дәрәҗәдә бирелгән Бары зөкят дөрес һәм тиешле кешеләренә ягъни ярлыларга, тол ятимнәргә, мохтаҗ илгизәрләргә һәм гариб-горабаларга бирелгән очракта гына мөселманнар өчен милек һәм аннан килгән конкрет керем 'пакьланган, аруланган", ягъни хәләл дип исәпләнгән
Зәкятның кагыйдәләре барлык нечкәлекләре белән бик җентекләп эшкәртелүе, соңгырак чорларда кайбер мөселман илләрендә зәкятның дәүләт файдасына җыела торган мәҗбүри салымга әверелүе аның башта җәмгыять тормышында мөһим функция үтәү көченә ия булганлыгын күрсәтә (дәүләт файдасына алына торган башка төр салымнар—г о ш е р. хөрөҗ һ. б да булган, әлбәттә). Шулай ук татарларда зөкятка карата ■фарзы сәдака" төшенчәсенең кулланылуы, ягъни дәрәҗәсе күтәрелүе, әлеге фикерне тагын да куәтли төшә Ниһаять, зөкят аның фытыр зөкяте" дип атала торган бер төре елның билгеле бер вакытыңда (рамазан гаете алдыннан) милек һәм керемнең мәгълүм бер күләме (мәсәлән, уннан яки егермедән бер өлеше) бүленеп бирелә торган хәйрия чарасын аңлата. Гадәти сәдака исә күләмен һәм вакытын күрсәтү мәҗбүри булмаган, ягъни теләсә кайчан һәм күпме күләмдә ихтыяри рәвештә бирелә торган хәйрия актын белдергән
Хәйрия эшләренең дини тәгълиматка кертелеп, җитди контроль астына алынуы аларның җәмгыять тормышындагы функциясен көчәйтә Милекле гади кешеләр генә түгел, бәлки эш-дөүлөт башыңда торган хакимият вәкилләре дә. үз милегеннән зөкят һәм башка рәсми
салымнарны түләүдән тыш, хосусый хәйриячелек, ягъни үз милегендәге байлыктан мохтаҗлар һәм җәмгыять файдасына ихтыяри өлеш чыгару бигрәк тә галим-голәмәгә, шагыйрь һәм әдипләргә, рәссам һәм музыкантларга меценатлык ярдәмен күрсәтү белән актив шөгыльләнгәннәр. Хәтта бу юнәлештә үзара ярыш та оештырганнар. Мондый күренешнең заманында шактый киң таралган булу фактларын төрле мөселман илләре тарихында күргән кебек. Болгар дәүләте. Жучи Олысы империясе һәм Казан ханлыгы чорларына караган язма истәлекләрдән, бигрәк тә әдәби әсәрләрдән мул табарга мөмкин. Мәсәлән, мөчет-мәдрәсәләр салыну, әдәби әсәрләр иҗат ителү, галим-голәмәләр тәрбияләү фактлары. Шулай ук дәүләткә бернинди салым түләми торган вакыф милегенең киң таралган күренеш булуы да характерлы. Вакыфларның бары хәйрия юлы белән шәхесләрдән җыелган милек нигезендә генә барлыкка килгәнлеген, яши алганлыгын онытмыйк. (Бездәге вакыфлар тарихы үз алдына мөстәкыйль тема.)
Әмма Казан ханлыгы яулап алынгач, мөчет-мәдрәсәләр җимерелеп, татар вакыфлары туздырылгач, социаль тормышта шәригать кануннары Русия дәүләте законнары белән алмашынгач, ниһаять, ике-өч гасыр дәвамында татарның милекле өлеше, ягъни аксөяк катламнары, җир биләүчеләре кырып-себереп дигәндәй юк ителгән иде. Мондый шартларда, вак-төяк сәдака бирүләрне исәпкә алмаганда, дәвамлы һәм күләмле хәйрия эшләре белән шөгыльләнү турында уйларга да урын һәм мөмкинлек калмаган иде. Бары XVIII гасырның икенче яртысыннан алып, дөресрәге "Әби патша" чорында. Русиядә элекке кыргыйлыктан китәргә омтылып, аурупача цивилизацияле идарә итү алымнары күренә башлагач, җөмләдән татарларга дин тотуда, икътисади тормышта да беркадәре ирек бирелгәч, хәйриячелекнең кайбер күренешләре барлыкка килә башлый. Әйтик, байлардан җыелган иганә исәбенә яңа мәчетләр салыну, алар янында ачыктан-ачык эшли торган мәдрәсәләр тәрбия ителү фактлары. Бу күренеш, әлбәттә, иң элек сәүдәгәрләр катламы оешып, халыкның бер өлешендә хосусый милек—капитал барлыкка килүнең, шуннан хәйриялек максатына өлеш чыгарылуның нәтиҗәсе иде.
Татар сәүдәгәрләрендә милли капиталның барлыкка килүе, үсүе иң элек руслар үтеп керә алмый торган Шөрекътөге мөселман регионнарына юл ачылу белән бәйле иде Шөрекъ илләре белән сәүдә эшләрен җайга салу өчен татарлардан файдалану мөмкинлеге идеясен XVIII йөзнең урталарында патша хөкүмәте дә танырга мәҗбүр була. Оренбург янында махсус Сәгыйт бистәсе салыну, кайбер салым төрләреннән азат ителгән татар сәүдәгәрләренең казакъ сахраларына, "кяферлар" өчен ябык Урта Азия ханлыкларына, "серле* Шәркый Төркестан шәһәрләренә, ерак Иран. Әфганстан. хәтта Һиндстан җирләренә дә үтеп керә башлау фактлары, тәфсилләп өйрәнелмәгән булса да, фәндә яхшы ук мәгълүм.
Русиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең урнаша башлау процессында татарларда тукымачылык, тире эшкәртү (күнчелек), сабын кайнату, шәм кою, милли кием-салымнар тегү ише җиңел сәнәгать төрләренең яралгылары, кайбер очракларда куәтле генә учаклары барлыкка килгән иде. Бу процесс та милли капитал үсүдә, ныгуда мөһим роль уйнаган иде. әлбәттә.
Татарда милли капиталның чын-чынлап оешкан, ныгый барган чоры Русиядә крепостнойлык (ярым коллык!) системасының җимерелүенә туры килүе бездә электән үк аерым фикер рәвешендә яшәп килгән мәгърифәтчелек идеясенең иҗтимагый хәрәкәт дәрәҗәсенә күтәрелүен тәэмин иткән иде. Татар мәгърифәтчелегенең дәвамы, югары этабы булган җәдитчелек хәрәкәтенең киң колач җәюе, кайбер сыйфатлары белән милләтне оештыручы, хәтта аны "яңадан тудыручы" кодрәтле көчкә әверелүе дә. әгәр төптән уйлап карасак, шул милли капитал—татарның хосусый милеге химаясендә (ярдәмендә, канаты астында!) тормышка ашкан казаныш иде.
Әгәр егерме-утыз ел эчендә генә Русиядәге татарлар яшәгән төрле җирләрдә иөзлөгән-йөзлөгән яңа типтагы яки яңартылган мәктәп-мәдрәсәлөр
хәзинәсе иде.
Нәкъ шушы урында укучыларның бер сорау куюы ихтимал кемнәр соң ул йөзләгән мәктөп-мәдрәсәләрне тәрбияләп, әлеге чагыштырмача аз тиражлы, димәк, файда китерми торган гәзит журналлар чыгаруга матди җирлек тудырган фидакарь затлар?
Дөресен әйткәндә, бу сорауга без бүген (бәлки хәзергә) барлык төгәллекләре белән, эшчәнлекнең төрле якларын чагылдырган хәлдә, тулы җавап бирә алмыйбыз. Нибары шул юнәлешләрдә актив һәм эзлекле рәвештә эшләгән бер уч фамилияне генә атый алырбыз Образлы итеп әйткәндә, хәзергәчә үзебез анык белгән олы затларның фамилияләрен санап чыгар өчен дә бер кешедәге кул-аяк бармаклары артыгы белән җитәр иде Мәсәлән: Алкиннар. Апанаевлар. Акчуриннар. Баяэитоалар. Борнаеалар, Галиевлөр, Дибирдиевләр. Кәримевләр. Насыйровлар. Нигъмәтуллиннар. Рөмиевләр. Сөйдөшевләр.
X Хөсәеновләр. Юнысовлар. Яушевлар
ц W4 Тагын күпме исем өстәп булыр боларга9
Ә инде һәр авыл саен диярлек үз ’ чыгымнары белән мәчет мәдрәсәләр салдырган
дәвамлы рәвештә аларны тәрбияләгән яки мәхәллә инициативасы белән җәмәгатьчелектән 1 хәл кадөри һәм чамалы гына акча җыелган
Ц шундый эшләр, ә үчләреннән чур член.
кергән урга ку' •• -у;
I исемнәрен ио.чдан унын .ын.. оут.а да санап чыга ,ш.к>ычмы Ю». Би.рй»
" тә аерым аерым рәвештә фин р иоргрп
Hr бер-ике кешенең хәтер янчыгында" гына казынган чакта.
Элекке чор химая-хөйриячеләребез хакында бүген шулай аз белүебезнең объектив Шакир Римиев сәбәпләр дә бар, билгеле Шулардан берсе,
югарыда күрсәтелгәнчә, совет чорында хәйриялек идеясен тулаем кире кагудан, хәйриячеләрнең үзләрен исә мөкерлөлектө гаепләүдән гыйбарәт иде Әйтик, татар әдәбияты белемендә китап чыгаручы наширлөрне. мөхәррирләрне урыны килгән-килмөгөн саен эксплуататор сыйфатында тамгалау гадәткә кергән иде Хәтта зур хезмәт хакы, шигырьләре өчен төшке керми торган гонорар вәгъдә итеп, Габдулла Тукайны Оренбургка эшкә чакырганы өчен Рәмиевлөрнең гайбәте дә шактый чәйнәлде 1920—1930 еллардагы иҗтимагый агым тупас социологизм шаукымына бирелгән Мәҗит Гафуриның "Шагыйрьнең алтын приискасында" исемле,
барлыкка килүен җентекләп тикшерсәк, алар арасында Мөхәммәдия" Хөсөения". "Мәрҗәния". "Госмания". Талия", "Касыймия". "Әмирхания". ‘Рәсулия’ "Мотыйгия" кебек шәһәр уку йортларын, шулай ук Иж-Буби Кышкар. Каргалы. Эстәрлебаш, Бәрәскө шикелле бер-берсенә охшамаган дистәләгән- дистәлөгөн авыл мөктәп мәдрәсәләренең тарихларын өйрәнә башласак, без күпләгән химаячеләр, хәйриячеләр белән очрашыр идек
Әгәр "Тәрҗеман" гәзитенең ничек, кемнәрнең идеясе һәм матди ярдәмнәре белән чыгу, озак яшәү фактларын барлап 1918 елга кадәр чыккан башка дистәләгән татарча гәзит журналларыбыз язмышларында да актарынсак, тагын милли хөйриячеләребезнең исемнәрен телгә алыр идек
Игътибар итик: боларның барысы дүрт йөз елга якын дәүләткә барлык салымнарны түләп килгән, солдатка газиз балаларын биргән /башта һәммә җир милекләре дә ‘казнага күчкән"), ләкин үзенең рухи, мәдәни ихтыяҗлары өчен шул дәүләттән бер тиен дә алмаган ала алмаган татарларның үз омтылышлары, үз аң-белемнәре. үз тырышлыклары, үз матди көчләре белән барлыкка китерелгән казанышлары—милли
нигездә саерак фикерле язмасы мәктәп дөрес леклөрендө урын алып килде Шул рәвешчә "миллионер шагыйрь"
Дәрдмөнднең—Закир Рөмиевнең—зур эксплуататорлардан булуы хакындагы фикер яшьтән үк башка сеңдерелде
ЭКСПЛУАТАЦИЯ мәсьәләсе кузгатылган икән, ул чакта бу күренешне тулаем кире кагу идеясен гел алга сөргән. СССРда аны 'бөтенләй бетердек дип игълан кылган совет чынбарлыгына да мөрәҗәгать итеп карыйк Ләкин мин бу урында халыкның хосусый милеге тартып алынуы яки туздырылуы, игенче халыкның бушлайга диярлек эшләве, завод фабрика эшчеләренең ачка үлмәслек хәлдә генә хезмәт хакы алулары, ачтан үлүчеләрнең сөякләре өстендә Беломор каналны, ГЭСлар. Магнитогорск, Чиләбе комбинатлары ише башка йөзлөгөн-меңлөгән 'гигантлар' төзелүе хакында махсус сөйләп тормыйм Шулай ук 'башкача социализм төзеп булмый иде' дип, ул социаль изүләрне, чын эксплуатацияне, ягъни яңартылган крепостнойлык шартлары белән килешкән, матур вәгъдәләр хакына аларны акларга теләүче кол психологияле люмпеннарга да җавап биреп торуны кирәк тапмыйм Мин бары конкрет кешеләрнең, бигрәк тә иҗат ияләренең конкрет хезмәтләре өчен нинди бөя. 'әҗер” бирелүне күрсәтә торган бер-ике хосусый мисалны китерү белән чиклөнәм. Тик рубльдә бирелә торган гонорарның да күләменә, реаль кыйммәтенә кагылмыйча, чөнки ’күпме бирә', кем әйтмешли, бу 'хуҗаның үз ихтыяры' Мин бары совет кешеләренә чит илләрдә сирәк эләккөләгән премия һәм гонорарлар тарихыннан гына фактлар китерәм.
Беренче мисал. XX гасырның 60 еллары ахырында. Иран дәүләтенең ике мең еллык юбилеен уздырган чакта, совет галимнәреннән Эрмитаж музееның ул чактагы директоры, атаклы археолог Б. Б. Пиотровскийга (хәзерге директорның әтисенә) һәм Ташкенттан иранчы галим Шаһислам Шаһмурадоөка Шөрекъ илләренең тарихлары, мәдәниятләрен өйрәнүгә керткән зур өлешләре өчен Фирдәүси исемендәге премияләр бирелә Һәр бүләкнең күләме 150 мең туман тәшкил итә. Бик зур сумма! Ике галим кичен кунакханәдә бу кадәре акчаны илгә ничек алып кайтырга, ничек тотып бетерергә, дип баш ваталар. Шаһислам агай 'Волга'
Сәламәтлекләрен җимерү исәбенә халыкара ярышларда беренчелекне, икенчелекне яулаган совет спортчыларының гонорарларыннан җиңү казанучыларның үз кулларына күпме тию фактларын саный башласаң, сүз артык сузылып, әңгәмәбез дә төп темадан читкәрөк китәр иде Ләкин
машинасын сатып алу ниятенең тормышка ашуы хакында хыяллана. Тик акчаның артып калганын кая куеп бетерергә, дип борчыла ул. Әмма юкка гына була бу җәфаланулар Мәсьәлә гаять җиңел хәл ителә: иртәгесен аларны совет илчелегенә чакырып алалар да. премия акчаларын СССРдагы фәлән-фөлән шәһәрләрдә салыначак музыка мәктәпләре өчен бүләк итәбез, дип гариза язарга кушалар. Үзләре ихтыяри язмасалар, партбилетларын чыгарып салырга кирәк буласын да белдерәләр Дөрес үз илләренә кайтып җитәр өчен бераз сумма бүлеп бирәләр Ачуы чыккан лауреат. Ташкентка кайткач, бурычка алып булса да, бер иске 'Москвич' сатып ала алуын (Бу вакыйга хакында Шаһислам өкөдөн хикәятне үзе ишеткән Җ Зөйнуллин сөйләде; аның үзенең дә Гыйракта шундыйрак хәлгә эләккәне булган икән.)
Икенче мисал Татар әдибе Җәвад Тәрҗемановның "Шуктуган’ исемле кечкенә генә китабы, белгәнебезчә, бик күп телләргә тәрҗемә ителгән Бельгиядә чыккан басмасы өчен автор исеменә ике мең доллар чамасы кыйммәткә ия әллә ничә мең франк гонорар килеп төшә Мәскәүгә. әлбәттә Гонорарны алыр өчен чакырталар үзен Ичмасам, пенсиягә генә тилмермичә яшәп, иркенләп бер иҗат итәрмен дип хыялланган Җәвад аганың кулына Мәскөүдө, барлык 'законлы исәп- хисапны' күрсәткәч, 186 рубль тоттыралар. (Бу хакта автор миңа үзе сөйләгән иде Әсәрләре чит илләрдә еш басыла торган кайбер мәскәүле язучыларның гонорар исе чыгуга үзләре шунда барып, акчаларының бер димэк*)8 буЛСӘ ДЭ’ киенеп кайтУлары гадәткә керүе очраклы булмаган.
| мәсьәләсенә
. эшкәртү җәмгыятен котылгысыз, һәм булачак, тарафыннан үзләштерелүе, ягъни эксплуатация
эш мәйданын булдыручының, анда мөмкинлек
. . . тырышлыгы,
түгелме соң? Әллә хосусый милек иясе аз эшләгән кешегә күп хак биреп, җыелган милекне туздырырга тиешме, һәм шундый "тәртип" урнашканда гомумән милек җыелып, халык, ил-дөүлөт байлыгы барлыкка килеп, аннан башкалар өчен өлеш чыгар идеме Әгәр Рөмиевлөрнең еллар дәвамында тырышып оештырылган алтын приискалары. анда күпләгән эшчеләр эшләве булмаганда, ун-унөч ел дәвамында өзлексез чыгып торган, узгандагы мәдәни тарихыбызның йөзек кашларын тәшкил иткән "Вакыт" гөзите. "Шура" журналы барлыкка килерме иде9 Ниһаять, шул ияләре зарар .. .
ниндирәк җавап бирелү ул конкрет шәхеснең иҗтимагый культурасы белән интеллектуаль ихтыяҗларына бәйле булса кирәк Дөрес, кешеләр арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрдә эксплуатациянең кыргый, оятсыз төрләренә чик куя торган чараларга да ихтыяҗ булды, бар һәм булачак. Әмма аны экспроприацияләр оештыруның, кылуның" яраксыз, ялгыш гамәл булганлыгы тулысынча расланды Дөньядагы иң бай илләрнең ' , гомум ярлылыкта яшәве ("хәерчелектә тигез" булганы өчен үзен "бай" дип исәпләргә, алданырга күнегүе..), ниһаять, "явызлык империясе" булган, иң кодрәтле илләрдән саналган милитаристик дәүләтнең бер Әфган сугышы нәтиҗәсендә тезләнүе, шартлап җимерелүе, хәтта бөтен социалистик
китерелгән хәтле һәм җитди, һәм көлкеле мисаллардан да шул нәрсә яхшы күренә совет чорындагы безнең элекке эксплуататорларны гаепләвебез угрының күз буяу, башкаларны ялгыштыру өчен акырып каравыл кычкыруына охшаган икән, ләбаса!
Эксплуатация матди җитештерү, сөргән, кешелек шартларда аның » Ул булган, бар I икенче кешеләр нәрсә ахыр чиктә тәртипләр урнаштыручыларның шул оештыру, оештыра белү, оештыра алу хезмәтләре өчен эш хакы алуыннан гыйбарәт бит Киресенчә булса, оештыру дәрәҗәсе, хезмәт буларак тиешлечө югары бөяләнмөсә. завод-фабрика, колхоз-совхоз җитәкчеләре, төрле мөдир-директорлар гади эшче, гади хезмәтче белән гадөти колхозчыдан түбәнрәк эш хакы алган булырлар иде. Ә менә милек иясенең оештыру сәләте, белеме хезмәт
җитдирәк мөнәсәбәт белән карасак, һәм эшләп чыгару мөнәсәбәтләре хөкем хайванат дөньясыннан аерып тора торган хәтта зарури күренеш икәнлеге бәхәссез Чөнки хезмәт нәтиҗәсенең бер өлеше ягъни эксплуатация дигән һәм
гөзит журналдан ахыр чиктә татар халкы, аның, хезмәт күрдеме, әллә файда алдымы?' Мондый сорауларга ' " аңына, эчке
хәл итәр өчен башкаларны талауның, ягъни мәсьәләне бер кизәнүдә "хәл
\ . инде
беренчесе булган СССРдагы халыкның
•Вакыт» мзитасенең титул бите
лагерьның таркалуы моны артыгы белән раслады
Димәк, яңадан утопиягә бирелмөсөк. хезмәт өчен гадел рәвештә түләү мәсьәләсе, бүген дә актуаль булганы кебек, киләчәктә дә үз көчендә калачак. Минемчә, гаделлек мәсьәләсе бары чама хисе һәм законлылык таләпләре белән билгеләнеп, аның урнашу юлы чагыштырмача дәрәҗәдә генә хәл кылыначак. Шулай икән, киләчәктә дә (әгәр ул киләчәк гомумән реаль нәрсә булса) халык, милләт тормышының, рухи һәм мәдәни ихтыяҗның күп мәсьәләләре милек ияләренең аңнарына, конкрет гамәлләренә бәйле булачак. Чөнки нормаль хәлдә яшәп, нормаль рәвештә тәрәккый итә торган социаль-иҗтимагый шартларда халык, милләт үз ихтыяҗлары өчен үзе эшләргә, үзенең киләчәген үзө кайгыртырга тиеш Ә "үзе" булып
беренче планга, кырыс тарих кат-кат күрсәтә килгәнчә, милек ияләре ягъни мөмкинлекләре булган кешеләр чыга икән. XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасырның башында, ягъни "үз буржуйларыбыз' аякларында нык басып торган чорда, халкыбыз ирешкән рухи-мөдәни казанышлар моны артыгы белән раслады. Бөек фикер иясе атаклы галимебез Ризаэддин Фәхретдин хәзрәтләре кат-кат әйткәнчә, халык милләт буларак нормаль яшәсен, нормаль тәрәккый итсен өчен, ул бай булырга тиеш
Милләт байлыгын исә җыеп алып, бер җиргә өеп куйган, шуннан булдыра алган теләсә кем ‘чәлдереп", ягъни урлап-ташып әрәм-шәрәм итә торган конкрет хуҗасыз “уртак мал” түгел, бәлки аерым шәхесләр, традициягә ия нәселләр кулында бөртекләп җыелудан тупланган, яхшы саклануы, үстерелүе тәэмин ителә торган хосусый милек—хосусый капитал тәшкил итә Мондый байлыкның ничек җыелуын һәм ничек әрәм-шәрәм ителү ихтималын үзенең бер шигъри парчасында Дөрдмөнд дә образлы итеп тасвирлаган:
Әгәр илгә таратсаң бер хәзинә.
Бер акчадан төшәр һәр өй беренә Бер акчадан әгәр алсаң алардан, Булыр һәр көн дә хасил бер хәзинә
Димәк, эш оештыра белүләре белән ‘һәр өйдән' (эшләгән кешедән) берәр тәңкәдән файда алып капитал туплаган Рөмиевлөр Тамыры’ белән халыкныкы булган шул капиталны, миллионнар килеш халыкның үзенә кайтарган булып чыга. Шулай булгач. Рөмиевлөр башкарган хәйриячелек иҗтимагый аңлылык нәтиҗәсе булган икән.
Шул ук вакытта, киләчәк өметләр бары милек ияләрендә, аларның хәйриялек эшендә дигәч тә. башкаларга ярдәм итүнең кирәкле гамәл икәнлеген аңлаган белемле, юмарт бер байга утыз-кырык аңсыз, ачкүз саран бәндәләрнең туры килүен дә онытмаска кирәк. Халык, милләт мәнфәгатен тирән аңлаган, үз кавеменең гомум тәрәккыяте өчен гомер буе хезмәт иткән олы хәйриячеләр, чын меценатлар тагын да азрак очрый Шулай булгач, бертуган Рөмиевлөр—үз замандашлары булган Хөсөеневләр. Нигъмәтуллиннар, Акчуриннар кебек үк—сирәкләрнең сирәкләреннән булган икән.
Әмма ләкин Рөмиевләрнең хәйриялек өлкәсендәге эшчәнлеге кинәт туган вә кыска вакыт кына гамәлдә булган гадөти юмартлык галәмәте дә булмаган. Дәрдмәнднең бертуган агасы Шакирның 1881 елда Истанбулда укып яткан энесе Закирга язган бер хатыннан күренгәнчә, ул яшьтән үк халык өчен кирәкле китаплар чыгару, басмаханә, ягъни нәшрият булдыру идеясе белән яшәгән, үз ана телендә гәзит-журнал чыгару хакында да хыял иткән. Башка чыганаклардан беленгәнчә, аның Гыйльман ахун Көримигә нәшрият оештыруга, Исмәгыйль Гаспралыга "Тәрҗеман' гәзитен чыгаруга матди ярдәм күрсәтүе мәгълүм Шулай ук аның үз акчасыннан татар мәдрәсәләрендә, рус мәктәпләрендә укучы яшьләргә даими стипендияләр биреп торуы, берничә шәһәрдәге хәйрия җәмгыятьләрендә гамәли яки шәрәфле әгъза булып, аларга да дәвамлы рәвештә матди ярдәм күрсәтүе дә билгеле.
Димәк кайчандыр олы бабалары нәселле морзалардан булган, соңрак буыннарда сәүдәгәргә әверелгән Габделкәрим Рәминең уллары бертуган Шакир һәм Закир Рөмиевләрнең "Вакыт”, "Шура'ларны өзлексез чыгарып ятулары аларның гомум хәйриялек эшчәнлегенең бер конкрет өлеше генә булган икән Без моңарчы. Дәрдмәнднең әдәби мирасы хакында бераз белгәнебез хәлдә, аның туганы Шакирның әхлакый йөзен, кешелек сыйфатын, кыскасы, сирәк очрый торган асыл кеше булуын, кызганычка каршы, җүнләп аңлый, бәяли алмадык, күрсәтә дә белмәдек Бу җәһәттән без заманында Риза казый Фөхреддин ирешкән әхлакый биеклектән күпкә түбән тәгәрәп төштек...
ЧЫН ХӘЙРИЯЧЕ олы затларның аз булуыннан гаҗәпләнмик. Монда үзенә күрә бер закончалык хөкем сөрә Әнә бит *халык властенең’ гәүдәләнешенә, гомумән гаделлекнең "соңгы инстанциясенә" дәгъва иткән совет чорында да ачык бюджеттан халыкның мәдәни ихтыяҗына бүленеп бирелә торган өлеш өч-дүрт проценттан артмый иде Әмма дәүләт бюджетының җәмәгатьчелеккә игълан ителмичә (хәрби һәм сәяси ихтыяҗлар өчен аерым тотылган) яшерен тармакларын да кушып исәпләсәң, әлеге өч дүрт процентның гомум чыгымга нисбәтен тагын да азрак булганлыгы беленә Шул ук вакытта совет власте чорында рухи- дини ихтыяҗлар өчен бер тиен дә бирелмәвен, мәгәр гыйбадәт йортларыннан салым алынуын да яхшы беләбез..
Һәрхәлдә, минем кара исәбем (бәлки капшанып кына ясаган фаразым) буенча, реаль хәйрия эше белән шөгыльләнүчеләр хәлле милек ияләре катламының, ягъни бай кешеләрнең дүрт-биш процентын гына тәшкил иткәнгә охшый. Ләкин шул дүрт-биш 'бөртекнең' фидакарьлеге аркасында XX йөз башында татар мәдәниятенең нинди казанышларга ирешүен, шул казанышның соңгы чор язмышыбызга да нинди тәэсир ясавын күрүе артык кыен булмаса кирәк. Әлбәттә, болай раслаганда, мин күңел күзләре ачык реаль белемле кешеләрне күз уңында тотып фикер йөртөм
Җыеп әйткәндә, аңлылык һәм эчке культура байлыгына химая хәйриячеләрнең барлыкка килүе ул очраклылык галәмәте яки примитив юмартлык күренеше генә түгел Бәлки ул хәйриячелек эше милек җәһәтеннән мөмкинлекләре булган шәхесләрнең, олы затларның, үзләрен конкрет бер халыкның, милләтнең аерылгысыз өлеше икәнлеген аңлаган хәлдә, шул бөтеннең дә. өлешнең дә хаҗәтләрен бергә үз өстөнө алып, үз җилкәсендә күтәрүеннән гыйбарәт Дөрдмөнднең 'Аһ. туган каумем газиз!"—дип гомумиләштереп ялкынлы көрсенүе очраклылык түгел иде. Димәк, чын хәйрия эше формасы буенча аерым кешеләрнең игелек гамәле булса, эчтәлеге, функциясе ягыннан ул халыкның миллөт-кавемнең төрөккыять юлындагы үзенчәлеге икән Ә мондый үзенчәлек җәмгыятьтә гражданлык мөнәсәбәтләренең яки аның элементлары барлыкка килүнең күрсәткече иде XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасыр башында, ягъни җәдитчелек чорында безнең тормышта чыннан да гражданлык җәмгыятенең кайбер сыйфатлары гамәлгә керә башлаган иде Шунысы да мәгълүм булсын гражданлык мөнәсәбәтләре бары кешеләрдә—милеклелеккө халыкта исә милли байлыкка хокук булганда гына мөмкин. Белгәнебезчә. 1917 елдан соң мондый шартлар Русиядә тамырдан юк ителде. 20 елларның икенче яртысыннан соң исә үзе хакында кайгырта, тырыша ала торган милләт урынына ата баладан курыккан, бала атасыннан йөз чөергән, шәхси һәм хосусый милек түгел, хәтта шәхси фикергә дә хокукы булмаган—к ү п ч е л е к к ә буйсынган- яшөүчеләр. җан асраучылар барлыкка килгән иде
Күренекле хәйриячеләрнең төрле ярдәм, хәйрия җәмгыятьләре ятимнәр һәм картлар йорты, хастаханәләр, китапханәләр оештыруга якыннан катнашулары мәгълүм (Бездә бу мөһим күренешнең тарихы һич тө өйрәнелмәгән, гәрчә ул бик актуаль, зарур мәсьәлә) Ниһаять, милли азатлык хәрәкә генә, иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр оештыруга хәйриячелек эшләре белән мәгълүм затларның актив катнашулары да әлеге милли үзешчәнлек хакындагы фикерне артыгы белән куәтли Бәс. шулай булгач, хәйриялекне гомумән һәм тулаем кире кагу—ул халык—кавем тарафыннан күрсәтелә торган инициативаны, аның үз ихтыяҗларын үзе канәгатьләндерү юлындагы үзешчәнлеген ниһаять, бер кавемнең шундый гамәл вә хокукка, ягъни гражданлык хокукына ия икәнлеген инкяр итү булып чыга
Миллимөдөни мәнфәгатьләрне кайгырту юлында халыкның үзешчәнлеген булдыру өчен хосусый милекнең әһәмиятен күрсәтә торган тагын бер гыйбрәтле мисалга мөрәҗәгать итик Шәркый Төркестанда. дөресрәге андагы Голҗа һәм башка шәһәрләрдә яшәгән татарлар тормышына
революциясе- хөкем сөрде...
2000 елның көзендә, ягъни кырык биш елдан соң, миңа Өремче һәм Голҗа шәһәрләренә барып кайту, татар кешеләре белән аралашу насыйп булды. Урамда һәм эштә генә түгел, хәтта гаиләдә дә үзара ата- бабалары телендә нормаль сөйләшә торган яшьләрне күрергә туры килмәде диярлек. Берәүләре уйгырча гәпләшә, икенчеләре казакъча сөйләшә, өченчеләре исә үз яшьләрендәге милләттәшләре белән дө кытайча аңлашуны өстенрәк күрә. Милли мәктәп турында хыял итү дә мөмкин түгел. Биш меңнән артык кешедән торган зур гына кавемгә. Ә элек илле-алтмыш баланың башы кушыла алган җирдә дө кавемнең үз мәктәбе барлыкка килә иде...
Бары олы яшьләрдәге кешеләр генә, утның карая башлаган куз- күмерләренә өрә-өрә дигәндәй, сүнеп бара торган учакның очкын-өметен сакларга телиләр сыман...
Шулай, хосусый милек бетү белән кешеләрдә үзләренең рухи-
кеше буларак мөстәкыйльлеген сакларлык ихтыяр көче дә калмый икән.
мөһим роль уйнаганлыгы бәхәссез булган халык—милләтнең үзешчәнлеге, аның җәмгыять тормышындагы активлык тарихын моңарчы без. кызганычка каршы, җүнлөп өйрәнмәдек, яхшылап белмәдек, белә алмадык. Бәлки "сыйнфыйлык" дигән булып, социаль табигый катламнарның берсен генә мактау, икенчеләрен таптау, иң киме хурлау белән шөгыльләндек. Сыйнфыйлык дигән фәнни, танып-белү өчен кирәкле принципның асылда җәмгыятьтәге һәр катламның табигатен, функциясен махсус өйрәнү, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, табигый каршылыкларны күрә белү, аңлау өчен кирәкле гыйльми алым икәнлеген онытып бетерә яздык—бер яккарак. дөресрәге шөбһәле тарафкарак чалулап киттек. Нәтиҗәдә вульгар социологизм сазлыгына баттык. Һәм хәзер бу гамәлнең кайтарып суккан җәзасын алып ятабыз.
Җәмгыять нормаль яшәсен өчен элек
Шулай да кыенлыкларның күлемен һем табигатен аңлаган хелде. мондый ямьсез авыр күренешләрнең вакытлы икәнлегеннән өмет итәргә кала Икееч буын алмашынгач ягъни аталарының ертлачлык, жуликлык юлы белән баюларын белмәгән, лекин аларга караганда белемлерәк тербиялерак
багышланган 'Ябылмаган китап' исемле әсәремдә мин андагы хосусый милеккә ия татарларның чит ил. ят җирләрдә дә үз көчләре белән озак еллар буе алдынгы рухтагы мәктәп-мәдрәсәләр ачып, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, мәчет-зиратлар тәрбияли алуларын беркадәре тасвирлаган идем Балалар яшьләр үз ана телләрендә укып, белемле һәм нормаль рухлы кешеләр булып үсәләр иде.
XX гасырның урталарына. Кытайда коммунистлар хакимияте урнашканга кадәр Аннары, мәгълүм булганча, хосусый милекне бетерү «культура
мәдәни ихтияҗларын канәгатьләндерерлек мөмкинлекләр дө юкка чыга.
Узган чор социаль-иҗтимагый хәятыбызда
көч белән юк ителгән сыйныфларны - Шура- журналының титул бите кайтарабыз дип, ашык-пошык кылану нәтиҗәсендә дәүләт һәм кеше малын талауга, шул юлда кан коюга сәләтле бандитлар өерен барлыкка китердек, аларны бөтен ил буйлап диярлек таратып җибәрдек. Үзебездә исә өметсезләнгән, пассивлашкан күпчелек белән бергә сөт-икмөк алырга да акчалары җитмәгән, бушаган шешә җыярга мәҗбүр ителгән миллионлаган картлар урамга сөрелгән ятимнәр, сөрхушлыкка сабышкан гарип-горабалар утырып калды. "Юрганны- башка тартсаң, аяк ачыла, ертыкны җөйләсәң, тишек ыржая дигәндәй...
инсафлырак булган яңа буыннар үсеп чыккач, ихтимал.
вәзгыять беркадәре үзгәрер, дип уйларга урын бар. Чөнки матди мөмкинлекләрнең аң-белем үсүгә, мәдәният төрәккыять итүгә җирлек тудыруга сәләтле икәнлеге мәгълүм факт
Белемлелек, тәрбиялелек төшенчәләре хакында сүз чыккач, андый сыйфатларга ирешү өчен нинди чаралар кирәклеге хакында да уйлану зарур. Күп төрле чаралар арасында, минемчә, тарихны объектив яктырту, җәмәгатьчелекне узган тормышыбызның гыйбрәтле фактлары—һәм казанышлары, һәм югалтулары белән якыннанрак таныштыру да үз урынын алырга тиеш. Узгандагы хөйриячеләребезнең эшчәнлекләрен барлау аларга объектив бәһа бирү киләчәк бурычларыбызның берсе булырга тиеш Чөнки без алар алдында һәрвакыт бурычлы
Сүзне шагыйрь Дөрдмөнднең мирасы белән яңадан танышу фактыннан башлап, бертуган Рөмиевлөрнең хәйриячелек юнәлешендәге конкрет эшчөнлеклөренө тукталудан бигрәк, гомум мәсьәләне төрле яктан ачыклый- ачыклый фикер йөртүем, узган тормыш сәхифәләрен мул актаруым шундый тарих белән танышуның бер юлы. чарасы дип исәплим Һәрхәлдә, хосусый милеккә, элекке чорларыбызга хас булганча, хәйриялек эшенә күз йомудан тормыш чынбарлыгына кырын карау гадәтеннән арына башларга вакыт инде безгә.
Бу мәсьәләгә, сүзне кабатлап дигәндәй, махсус игътибар итүнең үз сәбәбе бар. Соңгы елларда ашык-пошык башкарылган вульгар реформалар һәм дәүләт милеген талаудан барлыкка килгән капиталны чит илләргә чыгару нәтиҗәсендә, әле генә әйтелгәнчә, халыкның зур өлеше икътисади җәһәттән авыр хәлдә калды. Мондый аптырашка дучар булучыларның зур өлеше, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр, узганындагы чагыштырмача тотрыклырак тормыш шартларын сагыналар Аларны аңлап була бөтен гомере совет чорында узган, башкача яшәү шартларын күрмәгән, белмәгән картлар асылда узганның бетмәс-төкәнмәс чиратларын, хәерчелектәге Тигезлекләрен' сагынмыйлар (үткәннең начарлыклары тиз онытылучан була, гадәттә) Алар, бәлки, үзләренең сәламәт яшьлек һәм киләчәктән өметле чакларын, шулай ук нәрсәгәдер ышанып яшәгән, ышанып эшләгән, ягъни иманлы булган елларын да сагыналар. Димәк, аларның сугышчан рәвештә кирегә—совет чорына кайтырга чакырулары, реальлеге чамалы булса да. табигый һәм аңлаешлы күренеш икән
Әмма соңгы вакытларда Сталин сурәтләрен күтәргән шундый сугышчан картлар арасында яшьләрнең дә арта баруы очраклы булмаса кирәк Шәхесе булмаса да. шәхес культына таба елышу фактлары. Чечнядагы хәлләргә карата. 30 еллардагы репрессияләрне аклаган кебек, агрессив теләктәшлек барлыкка килүе дә шомландыра. Мондый процессның, әгәр Русиядө реформаларны гел контрреформалар белән алыштырылу гадәтен исәпкә алсаң, шактый реакцион нәтиҗәләргә китерүе ихтимал Нәкъ шушы урында укучының 'Социализм идеясеннән баш тарту, капитализмга кире кайту үзе үк реакцион күренеш түгелме соң?!—дип соравы табигый
Әйе. XX гасырның беренче яртысында башкарылган талаулар өстенә тагын яңа (икенче төр) талаулар барлыкка килде, халыкның зур күпчелеге әйтеп бетергесез авыр хәлгә тарыды. Болар Ельцин—Гайдар—Чубайсларның икътисади 'реформаларының' формасы буенча реакцион булуын раслый Ләкин эчтәлеге һәм максаты буенча түгел. Чөнки социализм төзү эксперименты СССР җәмгыятен алды ябык тыкрыкка—тупикка китереп терәгәнлектән, артка чигенү, киләчәге ачык "урамга' чыгарга юл эзләү котылгысыз һәм прогрессив омтылыш иде Әгәр кайберәүләр өмет иткәнчә, яңадан социалистик юнәлешкә борылсак, минемчә, күнегелә язган кыенлыклардан көтелмәгән катастрофаларга барып керәчәкбез
Чөнки тарихи процесс дигән хикмәт иске юлны кабатлаганны белми, һичвакытта да андый чигенүләрне кабул итми
. Һәрхәлдә, яхшыдан өмет итик Киләчәктә хосусый милеккә, гомумән милекчелеккә карата реалистик мөнәсәбәтләр урнашкан нормаль җәмгыять.
гражданлык жәмгыяте оешуны да беркадәре өмет итәргә мөмкинлек бирә торган дәлилләр бар кебек. Болай уйларга хәйриячелекнең безнең шартлар өчен хәзергә иң мөмкин, иң дөрес булган яңа формалары барлыкка килүе нигез бирә Мәсәлән, берәр икътисади көчле хуҗалык, оешма һәм предприятие каршында шуларның керемнәреннән рәсми рәвештә бүлеп бирелә торган акча исәбенә эшли торган махсус фондлар—үзенә күрә цивилизацияле яңа заман вакыфлары оешып эшли башлау фактлары Нәселдән килә торган байлыкка ия кешеләребез әлегө бөтенләй юк булган, яңа байлар исә интеллектуаль җәһәттән ’өлгереп җитмәгән' хәзерге каршылыклы чорыбыз өчен мондый махсус үзәкләрнең эшчәнлеге. әһәмияте аерата кыйммәткә ия Татнефть каршында оештырылган хәзергәчә берничә юнәлештә ярыйсы гына актив эшләп килә торган ’Рухият’ фондының шундый яңа һәм өметле үзәкләрнең берсе булуы миндә шик тудырмый Мондый күптармаклы фондлар ишлерәк булып, дәвамлырак эшләсәләр, алар үрнәгендә хосусый хәйрия эшенең икенче буыннар килгәндә яңадан җанланып китүе, мәдәни-рухи тормышыбызда ’яңа сулыш ачылып, өметле киләчәк барлыкка килүе ихтималдан ерак түгел
Икенчерәк итеп әйткәндә, һәр халык, һәр милли кавем үз ихтыяҗын үзе хәл кылырга, үз киләчәген гомум үзешчәнлек юлы белән үзе тәэмин итәргә тиеш.
Халыкның мәдәни-рухи тормышында шундый үзешчәнлек башлангычы бар һәм көчле булганда гына культура гомуммилли, димәк, чын мәгънәсендә халыкчанлык дәрәҗәсенә күтәрелә ала.
Бары шулай актив эшләгән халыкның гына киләчәге өметле.
Бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләргө—шагыйрь Дәрдмәнд белен агасы Шакирның хәйриячелек эшчәнлекләренә багышланган мәкаләдә еш- еш конкрет темадан читкәрөк китеп, гомумирак мәсьәләләргә тукталу бер дә гаҗәп түгел. Болай эшләүнең үз сәбәбе бар.
Беренчедән, безнең элекке тормышыбызда (һәм гомумән һәр аерым этнос-халык. һәр милләт хөятында) хәйриячелек кебек халык-кавемнең үзешчәнлеге, тоткан урынын, аның әһәмиятен, нормаль тәрөккыять өчен зарурлыгын искә төшерү теләге. Октябрь инкыйлабына кадәр хәйриялек юлында зур активлык күрсәткән Рәмиевләр эшчәнлеге. аның эчтәлеге, интеллектуаль дәрәҗәсе, тарихи әһәмияте шундый теләккә иң әйбәт, иң ышанычлы мисал, үрнәк булып хезмәт итә
Икенчедән, хәйриячелек хакында авыз ачып, бары Рөмиевлөрнең генә эшчәнлекләре хакында кыскача сөйләү яки мәгълүм материалларның эчтәлекләрен кабатлау белән чикләнсәм, ягъни әлеге күренешнең асылына кереп, фәлсәфәсенә киңрәк тукталмасам, Рәмиевләр башкарган олы эшләрнең дә чын кыйммәте—иҗтимагый әһәмияте тулырак ачылмас, калкурак күренмәс иде Бәлки аерым очраклы "яхшы кешеләрнең" игелекле эшләре кебек кенә тәэсир ясар иде. Шул ук вакытта Рөмиевлөрнең иганәчелек, меценатлык гамәлләренең тарихы да хәзергә җентекләп өйрәнелүгә мохтаҗ
Өченчедән, безнең алда торган иң зур бурыч — ул элекке мәдәни- рухи тормышыбыз тәрәккыятенә зур өлеш керткән хәйриячелек хәрәкәтен тулаем өйрәнү башка күренекле шәхесләребезнең дә тормыш юлларын, игелекле гамәлләрен тулырак, төгәлрәк яктырту. Әйтик, шундый ук махсус хатирәгә, алфавит буенча санап чыксак, Акчуриннардан. Апанаевлардан алып, Хөсәеневләр белән Юнусовларга кадәрге атаклы фамилияләрнең, аларның күренекле вәкилләренең — барысының да бәхәссез хаклары бар.
Киләчәктә нормаль яшәү һәм алга таба үсүне теләсәк, яңадан-яңа хәйриячеләребез чын меценатларыбыз җитлегеп торуын өмет итсәк, узган тарихыбызда халык, милләт мәнфәгатен иңнәренә күтәргән ил агалары алдында булган изге бурычларны онытмаска тиешбез