Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЕК ТЕЛЕ АША- ЗУР ТӨРКИ ДӨНЬЯГА


Төркиләр борынгы заманнарда ук үз дәүләт оешмаларын һәм югары
мәдәниятләрен тудыруга ирешкәннәр. Бигрәк тә ал арның авыз иҗаты
һәм язма әдәбият әсәрләре ифрат бай. гүзәл булулары белән башка
халыкларның да игътибарын җәлеп иткән, еш кына алар өчен дә рухи
азык, иҗади өлге булып торган Элек-электән үк төркичә әсәрләрне башка
телләргә тәрҗемә итү киң таралган күренеш булган.
Әлбәттә, төрки телләрдәге әдәбият хәзинапәре бүгенге көндә дә
дөнья мәдәниятенең зур һәм кыйммәтле өлешен тәшкил ита Аларны башка
халыкларның да рухи казанышына әверелдерү хәзер дә үзенең актуальлеген
саклап килә Бу чит милләтләр өчен генә түгел, хәтта төркиләрнең үзләре өчен
дә шулай. Чөнки дөньяда кырыктан артык төрки халык исәпләнә һәм аерым
очракларда аларның телләре бер-берләренекеннән шактый ук аерылып тора.
Менә шул даими ихтыяҗны истә тотып,
узган XX йөзнең туксанынчы еллары башында
Төр- киянең мәдәният министрлыгы төрки
халыклар фольклорының һәм язма әдәбиятының
иң яхшы үрнәкләрен туплаган 40 томлык
Антология төзеп бастыру эшенә кереште.
Томнарда материалны урнаштыруның мондый
ысулы кулланыла: һәр сәхифә ике баганага
бүленә. Сул якта, латин хәрефләренә күчерелеп,
теге яки бу төрки телдәге әсәрнең оригиналь
тексты басыла, ә янәшә баганада исә аның
төрекчәгә тәрҗемәсе китерелә Монда «Ни өчен
төрек теле?» дигән сорау тумыйдыр дип
уйлыйбыз. Чөнки, беренчедән, бу Антолошя
төрек әдипләре, галимнәре, педагоглары, шәкерт-
студентлары өчен, аларны Төркиядән тыштагы
башка төрки халыкларның әдәбият хәзинәләре
белән таныштыру максатында чыгарыла. Икенче
яктан карасак, гасырлар буе мөстәкыйль дәүләт
булып яшәүче, иҗтимагый, сәяси, икътисадый
һәм мәдәни яктан зур алгарышка ирешкән Төркия җөмһүрияте төрки дөньяның
бәхәссез лидеры булып тора, ә төрек теле исә барлык төркиләр өчен бер-
берләренең һәм башка халыкларның әдәби байлыклары белән танышуда
арадашчы тел булып хезмәт ита Әйтик. XIX гасырда һәм XX йөз башында татар
язучыларынын иҗатында Көнчыгыш кына түгел, бәлки Европа (бигрәк тә
француз) әдәбиятыннан төрекчәгә тәрҗемәләр мөһим роль уйнады. К.
Насыйринын «Әбүгалисина». "Галрөх вәКәмаржан»нары нәкъ менә төрекчәдән
ирекле тәрҗемәләр булып торалар...
Антология проектын гамәлгә ашыручы генераль редактор итеп танылган
тюрколог Нәүзәт Көсоглу. ә баш киңәшче вазифасына доктор-профессор Әхмәт
Эрҗиласун билгеләнү эшнең уңышлы башланып китүенә зур этәргеч бирле.
Татар халык иҗатының һәм әдәбиятының гаять бай һәм күпкырлы булуын
исәпкә алып, алар безгә Антологиянең өч томын тәгаенләделәр. Бу томнарга
җитәкчелек итү Төрек тел корумының шәрәфле әгъзасы, академик Мирфатих
Зәкиевкә тапшырылды.
Казанда уздырылган сөйләшү-кинәшүләр нәтиҗәсендә әлеге өч томның
берсен
Т
тулысы белән фольклорга. икесен язма әдәбиятка багышларга дигән карар кабул
ителде. Беренче томны әзерләү эшенә күренекле фольклорчы профессор Фатих
Урманче. ә икенче, өченче томнарны төзүгә әдәбиятыбызның зур белгече.
Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Нил Юзиев алындылар.
Мирфатих Зәкиев иса гомуми «итәкчелек итү белән бергә татар халкы турында
зур кереш мәкалә язарга да тиеш булды. Эш шактый кызу тотылды: 1993 ел
азагында өч томный да материаллары Антология редакциясенә барып
и рештеләр.
Тагын бер кат басыхз ясап әйтергә кирәк. Төркия галимнәренә һәм
нәширләренә гаять күләмле һәм катлаулы эш йөкли бу Антология. Күз алдына
китерегез: һәркайсы 50 басма табактан торган 40 том! Төрле телләрдә һәм
алфавитларда язылган 2000 басма табак текст дигән сүз бит бу. Аларны латин
алфавитына күчерергә төрекчәгә тәрҗемә итәргә җыярга, макетларга салырга
һәм. ахыр чиктә полиграфик яктан бик зиннәтле итеп башкарылган зур
форматлы калын- калын китапларга әверелдерергә кирәк, һәм менә бу эш инде
үзенен экваторын узып бара: Анкарада Антологиянең 20 томы дөнья күрергә
атгерде Шулардан 17.
18. 19 санлылары—татар әдәбияты томнары. Алар өстәмә рәвештә I. П. Ill дип
тә билгеләнгән. Болары инде китапларның үзебезгә генә кагылган эчке
бүленеше.
Алдан шуны искәртеп үтик: зур булмаган бу күзәтүдә томнарның
эчтәлеген анализлау түгел, ә журнал укучыларны аларда нинди материаллар,
кайсы авторларның нинди әсәрләре урын алуы белән таныштыру максаты гына
күздә тотыла
Унҗиденче том академик М. Зәкисвнең татар халкы турындагы зур
мәкаләсе белән ачыла. Аның беренче бүлекчәсе «Әдәбият, тел һәм тарих» дип
исемләнгән һәм ул бөтен тикшеренүнең үзәк проблематикасын билгели. Автор
төрки дөньяны татар халкының исем-атамалары һәм аларның этимологиясе,
татарларның тарихи яшәү урыннары. Идел-Уралдагы җирле тамырлары,
дәүләтчелек тарихлары (бигрәк тә Идел Болгарстаны. Алтын Урда. Казан
ханлыгы чорлары) белән таныштырып үтә Әлбәттә галим халкыбызның килеп
чыгышы мәсьәләләрен гомумтөрки яссылыкта аңлата, бик борынгы чорларга
караган язма чыганакларга таянып, скифсарматлар. алан-аслар, хуннар.
хазарлар, кыпчаклар, болгарлар һ. б. кавем-кабиләләрне тоташтыра торган
тарихи бер чылбыр төзеп күрсәтә Мәкаләдә татар халкының Русия
империясендәге. Совет дәүләте чорындагы тормышын, милли бәйсезлек өчен
көрәшен чагылдыруга да урын бирелә
Татар халкының фольклор һәм язма әдәби телләре тууын, үсешен М
Зәкиев шулай ук киң тарихи планда. V—VIII гасырлардагы Орхон-Енисей
ташъязмаларында ук кулланылган борынгы төрки әдәби тел белән бәйләнештә
яктырта, бүгенге татар теленең функциональ кулланылышы хакында сөйли. Бу
күп планлы кереш мәкалә һичшиксез, безнең фольклор һәм әдәбият
хәзинәләребезне тел. тарих җәһәтеннән тирәнрәк аңлау өчен дә үзенчәлекле
ачкыч ролен үги. Әлеге томнарга төзүчеләр язган кереш мәкаләләргә органик
рәвештә ялганып тора ул
Том «Татар халык әдәбияты» дип атала. Бу—халык авыз иҗатының бездә
Тукайлар заманында кулланылган төп исеме. Төрекләрдә ул хәзер дә саклана.
«Халык әдәбияты - дию фольклорның язма әдәбияттан күпкә борынгырак
булуына ишарә итә Фатих Урманче үзенең кереш мәкаләсендә фольклорның,
һәрхәлдә анын кайбер жанрларының, мәҗүсилек заманнарында, мифологик
карашлардан үсеп чыгуы хакында яза. Томда материалларны урнаштыруда да
ул шушы хронологик тәртипне саклый: аларны мәҗүсилек һәм борынгы чор
шигъри сүз үрнәкләре белән башлап җибәрә Монда «Зыяндаш теле*. «Очан
теле». «Зәхмәт теле». -Бизгәк теле». «Ут теле-. «Елан теле- кебек ырым-арбаулар
китерелә Алар артыннан ел фасыллары белән бәйле булган нәүрүз, нардуган
такмаклары. -Кояш, шаһит бул- -Яңгыркаем, яу. яу. яу». «Җир. жир. көчем бир»
кебек келәүләр. сөрән салулар килә Бу текстлар барысы да «Йола һәм уен
җырлары» исемле зур бүлектә урын алганнар Татар халкының кайбер этник
төркемнәрендә (бигрәк тә мишәрләрдә) XX йөз башларына кадәр актив яшәештә
булган «Яучы такмаклары». -Кыз елату». «Тудыкайлар». Ишек бавы Яр- яр»
җырлары, туй мәҗлесе вакытында кодаларны, яшьләрне мактау-макташу («Без
туганыйны сезгә бирдек». -Ямьнәр керсен кода йортына». - Берегез алтын булса,
берегез көмеш»), бирнә сорау, килен төшерү җырлары татар халкының бик
уникаль гореф гадәтләрен гәүдәләндергән. нигездә инде язмада гына саклана
торган гүзәл шигъри хәзинә тәшкил итәләр. Бу бүлек безнең көннәрдә дә
репертуардан төшмәгән «Ак калач». «Күгәрчен». «Җимчәчәк». «Сөясеңме,
сөймисенме». -Челтәр дидем читәнгә-
Фольклор прозасы әсәрләренең икенче зур төркемен риваятьләр,
легендалар һәм мифологик хикәятләр тәшкил итә Томда без аларның да иң
яхшы үрнәкләре белән танышабыз. Анда бигрәк тә риваятьләр зур урын
алып тора. Алар «Болгар чоры». «Казан ханлыгы чоры». «Социаль һәм
милли изүгә каршы көрәш». «Татар мәгърифәтчеләре». -Себер татарлары
тарихы». «Авыл тарихлары». «Топонимик риваятьләр». «Көнкүреш
риваятьләре» дигән бүлекчәләрдә бирелгәннәр.
Бер генә фольклор антологиясенең дә афористик жанрлардан башка
дөнья күргәне юк шикелле Мәкальләр һәм бүтән хикмәтле сүзләр гомер-
гомергә халык өчен акыллы киңәшче, үгет-нәсихәт бирүче ролен үтәп
киләләр. Табигый ки. бу Антологиядә дә халык афоризмнарына җитди
игътибар күрсәтелгән. /\лар соңгы вакыттагы яңа бүленеш буенча
(мәкальләр, әйтемнәр, алкышлар, каргышлар, антлар, әзер җаваплар,
сынамышлар. ышанулар яки юраулар, табышмаклар) урнашканнар
Безнен фольклорыбызның төп компонентларыннан берсе-халык
эпосы. Ф Урманче үзенең томында бу төр иҗатка хаклы рәвештә зур урын
бирә дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләрнең югары сәнгать дәрәҗәсендәге
үрнәкләре белән таныштыра («Түләк». «Идегәй- «Җик Мәргән». -Чура
батыр». «Таһир илә Зөһрә». «Шәһре Болгар бәетләре». «Казан бәете». «Урта
Тигәнәле бәете». «Суга баткан Гайшә бәете». «Сак-Сок бәетләре» һ. б.. һ. б.).
Тема-эчталек. шигъри төзелеш җәһәтеннән бәет-мөнәҗәтләргә тарихи
җырлар бик якын тора Бу жанр бездә әле соңгы елларда гына (һәм ни гездә
Ф. Урманче хезмәтләрендә) мөстәкыйль төстә карала башлады. Төзүче
томда да мондый әсәрләрне аерым бирә: алар җырлар бүлеген ачып
җибәрәләр («Болгар иленең кызлары», «Шәһре Кашан» -Тоткын Сөембикә җыруы», 1812
елгы Ватан сугышы турындагы җырлар, «Хәмидулла качкын» һ. б.).
Татар халык иҗатының тирән фәлсәфи уйлануларга, хис-
кичерешләрга дәрт- моңга, шигъри бизәкләргә иң бай өлкәсе-лирик җырлар,
һәм аларда тормыш- яшәешнең нинди генә яклары искә алынмый: туган ил,
туган як; социаль тормыш, хәсрәтле дөнья, чит җирләрдә бәхет эзләү, гомер
агышы, яшәү кадере: хатын-кыз язмышы: мәхәббәт, дуслык, туганлык һ. б..
һ. б. Шушы темалары буенча гына да Антологиядәге җырларыбызда гаять
зур рухи хәзинә шигърият тупланган булуын ачык күзаллап була.
Халык иҗаты томы мәзәкләр белән тәмамлана. Бу хронологик
тәртипкә һич тә каршы килми, чөнки мәзәк бүгенге көннең бик актив жанры
булып тора. Бер кызыклы факт: китапның иң ахырында-Хужа Насретдин
мәзәкләре Бу персонаж исеме белән бәйләп сөйләнелә торган мәзәкләр безгә
нәкъ менә төрек әдәбияты аша килеп керде. 1845 елда Казанда, төрек
теленнән тәрҗемә ителеп. «Лэтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде» дигән
җыентык дөнья кура 124ләтифаны (мәзәкне) эченә алган оу китап 1881, 1890
елларда тагын ике мәртәбә басыла, андагы әсәрләр тиз арада
фольклорлашып китап әр. Бүген. 160 елга якын вакыт узганнан соң. алар
яңадан төрек укучысына әйләнеп кайтты.
Инде искәртелгәнча Антологиянең 18 һәм 19 томнары язма әдәбият
әсәрләреннән төзелгән Алар-ХШ-ХХ йөзләрдә ягъни 800 ел вакыт
дәвамында ижат Хазина,пәр Томнарның беренчесе нигездә Урта гасырлар
ядкарьләрен JKC£S* м’жа'1әсенлөНил Юзиев Болгар дәүләте. Алтын Урла. Казан
JX ™ г” Урталары әдәбиятына тирән һәм
тәфсилле анализ бирә Текстларны ул атаклы шагыйребез Кол Галинең Идел
буе болгартатар әдәбиятының чишмә башы санала торган «Кыйссаи Йосыф»
кебек уен җырлары. шулай ук «Әпипә». «Әнисә». «Бас. бас эзенә» һ б. ш.
популяр бию такмаклары белән тәмамлана.
Томнын нәүбәттәге бүлеген халык прозасы-әкиятләр алып тора.
Үзенең алда телгә алынган кереш мәкаләсендә Ф Урманче татар халык
иҗатының генетик тамырлары, борынгы һәм бүгенге заманнардагы
функцияләре, тематик һәм шигъри үзенчәлекләре хакында шактый
тәфсилле яза Ә инде аерым бүлекләрне ачып җибәргәндә ул теге яки бу
жанрга конкретрак характеристика биреп үтә текстлар алынган
чыганакларны күрсәтә Мондый өстәмә мәгълүматлар әкиятләр буенча да
китерелгән Текстлар бүгенге фәндә кабул ителгән төркемләү нигезендә
«Хайваннар турындагы әкиятләр». «Тылсымлы әкиятләр». «Гыйбрәтле
әкиятләр» дигән бүлекчәләрдә урын алганнар. Арада халкыбызның «Ак
бүре». «Ак елан». «Елан патшасы Шаһмара». «Зөлкарнәйн патша» кебек
бик үзенчәлекле һәм популяр әкиятләре дә булуын канәгатьләнү белән
билгеләп үтәсе килә
поэмасы
белән ачып җибәрә Аннан хронологик тәртиптә Сөләйман Бакыргани.
Рабгузи. Котб. Мәхмүд Болгари. Хәрәзми. Хөсәм Кятиб. Сәйф Сарай. Кол
Шәриф. Саяди. Суфи Аллаһияр. Габди һ б. авторларның әсәрләре китерелә
Мөхәммәдьяр. Мәүлә Колый. Габдерәхим Утыз-Имәни кебек зур
шагыйрьләр ижаты томда шактый ук тулы күрсәтелгән. Төзүче һәр авторның
тәрҗемәи хәле, ижаты турында кыскача мәгълүматлар да биреп барган.
Әлегә кадәр атап үтелгән әдипләр һәм аларнын әсәрләреннән шул ачык
күренә: безнең борынгы әдәбиятыбызның төп асылын, төп казанышларын
күренекле шагыйрьләр ижаты билгели. Саф чәчмәдә генә язылган әсәрләрнең
җитди үрнәкләрен, мөгаен. Мәхмүд Болгариның «Нәһжел-фәрадис»е һәм
Рабгузинын • Кыйссасел-әнбия»се (»Пәйгамбәрләр тарихы») белән чикләп
буладыр. (Әмма соңгы автор узе Антологиягә шагыйрь буларак кергән.)
Инде XVIII һәм бигрәк тәХ1Х йөзләргә килсәк, бу чорларда
әдәбиятыбызның, реалистик юнәлештә зур үсеш кичерү белән бергә жанрлар
ягыннан да шактый ук төрләнүен күрәбез. Дөрес, әйдәп баручы ролен поэзия
һаман саклап килә Антологиядә Әбелмәних Каргалый. Һибәтулла Салихов.
Габделжаббар Кандалый. Шәмсетдин Зәки. Мифтахетдин Акмуллалар
шигъриятенә тиешле игътибар күрсәтелгән Бу бүлеккә төзүче тарафыннан
язылган «Яна дәвер татар әдәбияты (XVIII-XIX йөзләр аралыгы )»исемле
керештә дә әлеге шагыйрьләрнең ижаты югары бәя тапкан. Хәлбуки бүлекнең
эчтәлеген «Каһарман китабы-. «Мәҗмугыл хикәят». «Исмәгыйль ага
сәяхәтнамәсе». Батырша -Гарызнамә»се. Каюм Насыириның «Кырык вәзир*.
Фатих Халидинен «Мең дә бер сәхәр*. Габдрахман Ильясинын «Бичара кыз»ы.
Заһир Бигиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичәме кебек әсәрләр (төгәлрәге алардан
китерелгән өзекләр) бик нык баеталар. Соңгы ике әсәр татар әдәбиятында драма
һәм роман жанрларының уңышлы башлангычы булып тора
18 томның соңгы элешендә Гаяз Исхакыйның «Шәкерт абый* хикәясе
белән XX йөз әдәбиятына күчеш ясала. Монда укучылар Шәриф Камал. Фатих
Әмирхан. Мәхмүт Галәү. Галимҗан Ибраһимов. Гали Рәхим. Шамил Усманов.
Кави Нәжми. Афзал Шамов. Гомәр Бәширов. Гадел Кутуй. Әхмәт Фәйзи.
Ибраһим Гази. Фатих Хөсни. Габдрахман Әпсәләмов. Ибраһим Салахов кебек
күренекле проза осталарының ижат үрнәкләре белән танышалар.
Шуннан соң XX йөз әдәбияты Антологиянең 19 томында дәвам иттерела
Төзүче Нил Юзиев гасыр башы һәм совет соры әдәби процессларын -Яңа
заманда яңа әдәбият* дигән кереш мәкаләсендә күп төрле яклардан анализлап
чыга. Аннан мәйдан авторларның үзләренә бирала Менә Дәрдмәнд: -
Шагыйрьгә». -Кораб». -Без». «Бүзләрем маналмадым». «Яз». «Видаг»һ. 6.
шигырьләре; ГазизәСәмитова: «Син елама, яшь туташ»; Галиәсгар Камал
«Беренче театр» (өзек) Шушы рәвешчә байтак сәхифәләрдә шигырь һәм драма
нәүбәтләшеп кила Сәгыйть Вэмиев. Мәҗит Гафури. Нәҗип Думави. Кәрим
Тинчурин. Зариф Бәшири. Гыйффәт Туташ. Шәехзада Бабич. Мирхәйдәр Фәйзи
Иң зур урын, албәтта Тукайга бирелгән: 18 бит.41 шигырь. Өстәвенәаның
иҗатына Нил Юзиев кереш мәкаләдә дә байтак туктала. Шул рәвешчә
шагыйрьнең бөеклеге Антология укучылары алдында шактый тулы булып
ачыла
19 томның күпчелек сәхифәләрен совет чоры әдәбияты алып тора
Күренекле исемнәр бик күп монда. Шагыйрьләр Һади Такташ. Хәсән Туфан.
Муса Җәлил. Фатих Кәрим. Сибгат Хәким. Нури Арсланов,
СаҗидәСаләймановалар. драматурглар Таҗи Гыйззәт. Фәтхи Бурнаш. Нәкый
Исәнбәт. Хәй Вахитләр Прозаикларыбызнын зур гына өлеше 18 томда урын
алуын әйткән идек инде Бу томда аларга тагын Әмирхан Еники. Рафаил
Төхфэтуллин. Гариф Ахунов.Аяз Гыйләжев. Мөхәммәт Мәһдиев һ б исемнәр
өстәлгән Ә менә бүгенге әдәби процессыбызның үзәгендә торып иҗат итүче
авторларыбыз: Гамил Афзал. Шәүкәт Галиев. Нурихан Фәттах. Илдар Юзеев.
Равил Файзуллин. Роберт Әхмәтжанов. Туфан Миңнуллин. Ренат Харис. Фәнис
Яруллин. Мөдәррис Әгъләмов. Зөлфәт. Роберт Миңнуллин. Зиннур Мансуров.
Разил Валиев. Рәдиф Гаташ. Флүс Латыйфи һ б. һ. б. лар.
Җыйнап әйткәндә ике томда иң өлкән Кол Галидән алып иң яшь Ркаил
Зәйдуллага кадәр булган 136 авторның ижат үрнәкләре урын алган Дөрес,
бүтенге танылган каләм әһелләребез арасында Ркаилдән яшьрәкләре дә бар.
әмма Антологиягә материаллар моннан 9-10 ел элек үк тупланганлыгын
онытмыйк Томнарның авторлар составы турында тагын берничә сүз Безнең
әдәбият хәзинәләребез шул кадәр бай ки. аларны ике түгел ун томга да сыйдыру
кыен булыр иде Материаллар сайлауның никадәр четерекле булуын Нил Гафур
улы үзе генә
белгәндер. (Авыр туфрагы җиңел булсын, ул бу хезмәтен басмада күрергә әлгермичә
арабыздан китеп барды ) Шунсы бәхәссез: тезүче, антология таләпләрен истә тотып
томнарда, мөмкин булган дәрәҗәдә һәр гасырны, чорны, этапны, юнәтешне,
жанрны чагылдырырга омтылган. Ул яңарак табылган яки алегәчә архивларда
гына яткан кайбер кыйммәтле ядкарьләрне дә зур дөньяга чыгарырга тырышкан,
репрессия корбаннары булган әдипләрнең иҗатына аерым бер игътибар
күрсәткән Әсәрләреннән үрнәкләр китерелмәгән байтак язучыларның
исемнәрен кереш мәкаләләрендә искә алып үткән.
Кыскача йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: галимнәребез Фатих
Урманчс һәм Нил Юзиев хәзер күзәтеп үтелгән томнарга татар
фольклорының һәм язма әдәбиятының ин яхшы һәм үзенчәлекле әсәрләрен
туплаганнар, алар турында тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр язганнар,
фәнни белешмәләр биргәннәр. Томнарны төзүнең житәкче-оештыручысы.
халкыбыз һәм телебез тарихы буенча киң мәгълүматлы мәкаләавторы
академик Мирфатих Зәкиевнең. татарча материалларны латин алфавитына
күчергән һәм төрек теленә тәрҗемә иткән, күбесенең исемнәре
тюркологиядә яхшы мәгълүм булган Мостафа Өнәр, һаяти Дәвале. Фатма
Өзкән. Исмаил Түркоглу. Орһан Сөйләмәз. Мостафа Төкәр. Айрат Җәләл
(Теркиндә аспирантурада укучы Казан егете). Фәхри Тәмизүрәк. Хакан Акҗа.
Төксел Акжа, Нури Дурсун, Хатижә Ширин, Җанәр Кәримоглуларның
хезмәтләре шулай ук югары бәяләүгә лаек
Татар фольклоры һәм язма әдәбияты дөньяда шактый киң танылу
тапкан. Русча тәрҗемәләрдә Европа. Азия халыклары телләрендә алар
буенча йөзләгән китаплар чыгарылган. 200 томлык -Всемирная литература»
сериясендә дә безгә шактый урын бирелгән иде. һәм менә Анкара
Антологиясе татар әдәбияты белән төрекләрне һәм төрек теле аша башка
төркиләрне таныштыру юлында зур адым булып тора Моның әһәмиятен
тулырак күзаллау өчен, бүген дөньяда 7 бәйсез төрки дәүләт яшәвен.
төркиләрнең гомуми саны 150 миллион тирәсе булуын искә төшерергә
мөмкин.
Томнарның безнен өчен «эчке» кыйммәте дә зур. Бигрәк тә тел.
әдәбият галимнәре, тәрҗемәчеләр өчен. Аннан соң тагын шул: Татарстанда
бик күбәүләр уку йортларында яки үзлекләреннән төрек теле өйрәнә Әлеге
басмаларда исә латин алфавитына күчерелгән татар текстлары һәм аларның
төрекчә тәрҗемәләре тупланган Шулар нигезендә мәсәлән, төрле
җыентыклар, хрестоматияләр, сүзлекләр, уку-укыту әсбаплары әзерләп
була. Ләкин, аңлашыла ки. Антология томнары Казанга бик чикләнгән санда
гына кайтачак. Аларны зуррак китапханәләрдә, уку йортларында, фән-ижат
оешмаларында булдырасы иде.