Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАУЛАРГА КАРАП


Заманалар тиз үзгәртә безне, Алмашына хәтта кыйблалар. Таулар гына һаман беркемгә дә Баш имичә горур торалар.
Кылыч кисәр диеп куркабыз шул Башкайларны түбән имәсәң.
Донья ныграк бөгә барган саен Шул таулардан күбрәк көнләшәм.
Авылга кайткач
Исән-саумы, туган Кызыльярым, Исәнмесез, дуслар, якташлар. Сез дә инде әби буласыздыр. Безне сөйгән кызлар-туташлар.
Язмыш чәчте безне төрле якка.
Тамыр жәйдек төрле җирләрдә. Тугай җирдән өстен булып булмый. Әверелсәк тә әллә кемнәргә.
Авыл безнең күзебезне ачты. Тел ачкычы бирде кулларга.
Югалмадык, адашмадык жир дә Шул тылсымлы ачкыч булганга.
Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым. Яшә шулай үсеп, яңарып.
Урамыңда бала-чага чапсын. Ипи пешсен мичтә кабарып.
Яңа матур йортлар калкып чыксын Көндәш булып биек тауларга. Авыл кирәк безнең үткәннәрне Киләчәккә илтеп ялгарга.
Киткәннәргә рәнҗемә син, авылым. Агым кирәк һәрбер елгага.
Ерак очыш кирәк кошларга да. Биеклекләр кирәк җырга да.
Гөлләр шиңә өзүләрен көтеп, Сабагында шиңә, тамырда. Ярдәм итә алмый назлы кояш, Ярдәм итә алмый яңгыр да.
Вакыт узган, ак күлмәкләр тузган, Гөлләр карашында моң, үпкә. Керфекләргә кунган чык суларын Кул аркасы белән җил сөртә.
Терәүсез дә тора биеклек
Урманнарга керсәң, никадәрле Корыган агачларның кәүсәсе. Үрә катып басып тора алар Сукмакларга сузып шәүләсен.
Шул шәүләләр, кара күләгәләр- Алардан тик калган шул гына.
Яфрак ярмый, хәтта чыпчыклар да Кунып сайрамыйлар очына.
Элек «кагылгысыз» булгангамы. Утынга да кисми бер кеше.
Пеләш түбәләрен әкрен-әкрен Ашап килә кояш эссесе.
Без күкләрнең баганасы диеп Саный алар һаман үзләрен.
Күрми алар җиргә сузылып яткан Үзләренең кара эзләрен.
Ә күккә бит терәү кирәк түгел. Терәүсез дә тора биеклек.
Яши бу агачлар-бер-берсенең Авып төшүенә сөенеп...
Тамыры белән йолкып атты давыл Тау өстендә үскән имәнне. Тау булып тау түбәнәеп калды. Тау булып тау хәтта имгәнде.
Нинди генә ачуы булды икән Давылларның мәгьрүр имәндә. Көнләштеме әллә җил-давыллар Имән биек тауда үскәнгә?
Табигать тә бәлки беэнен кебек Үчләшәдер күнеле тарлыктан. Хәтта яшен агачларның биеген Эзләп йөри Болыт арасыннан, ярыктан.
Ярларның да биекләрен ишә Елгаларның ярсу дулкыны. Текә ярлар ишелеп кенә төшсен. Колач җәеп тора упкыны.
Җирдә мәңге шундый көрәш бара. Бу көрәшнең юктыр ахыры. Мәкер-үчнең, зурлык-биеклекнең Бер үк җирдә яши тамыры.
I6
Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр. Бик тә рәхимсез шул бу дөнья. Көлә-көлә йөгереп барган чакта Үсеп чыга юлга зур кыя.
Башың белән килеп бәреләсең. Челпәрәмә килә өметләр. Өметеңнең ватыкларын хәтта Таптап китә усал көчекләр.
Кайда соң сез ватык хыялларны Ялгый белә торган кешеләр? Миңа гына нигә очрый, дисең Үзләре зур. җаны кечеләр.
Әллә миңа бәхет чишмәсеннән Ятып су эчүләр хәраммы? Кайсы агачлардан яфрак өзим Каплар өчен канлы ярамны?
Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр. Бик усал шул бездә кешеләр. Үч сакламыйк ләкин без аларга. Көчле була алмый үчлеләр.
Copay билгесе
Син барасың, мин барамын, Йөрәк яна. көн эссе. Икебезнең арабызда Бик зур сорау билгесе.
Сиңа карый—син дәшмисең. Миңа карый—мин телсез. Аралар якын булса да Сүзсез бару күңелсез.
Икебездән җавап көтә Олы сорау билгесе. Баш очыннан выжлап үтте Кызган сөю сөңгесе.
Үзем дә аңламыйм бугай
«Сагындым» дигән сүзең
Җаным дөньядан сүрелеп, Нуры сүнгәндә йөзнең— Канат куеп өметләргә, Күтәрә мине күкләргә «Сагындым» дигән сүзең.
Соңгы пәрәвезен җилләр Өзеп киткәндә көзнең- Бер тал була тотынырга, Упкыннардан котылырга «Сагындым» дигән сүзең.
Арага гөнаһ кермәгән. Күңелләр чиста безнең— Йөрермен бәхеткә юрап Кабатлансын гына ешрак «Сагындым» дигән сүзең.
Әйтәләр: ул бит шаяра, Ышанма шул сүзләргә. Ышанам әле чыннан да Соң түгел бит беркайчан да Өметләрне өзәргә.
Истә әле үкенечләр. Аем урланган кичләр, Иясез калган мәхәббәт. Җиргә тапталган хисләр.
Истә өзелгән өметләр. Ялгызым түккән яшьләр.
Ничек онытылсын, мең тапкыр Өн дип алданган төшләр.
Истә—чәчәксез язларым. Истә җимешсез көзләр. Истә—керфек очларымда Боз булып каткан сүзләр.
Ә бит һаман «син» дип яна Мең кат өтелгән йөрәк.
Күрәсең минем йөрәккә һаман алдану кирәк.
Әллә шушы алданулар Бирәме миңа ләззәт? Ачы язмыш калачымны Кимерәм әзләп-әзләп.
Канатларымны көйдереп Ташланам утка һаман. Үзем дә аңламыйм бугай, Нәрсә-чын, нәрсә-ялган.
Хыялым белән бутадым Мин, ахры, сине үзем: Йөрәк сиңа бәрелеп каный, Хыялны күрә күзем...