Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮҖӘТ ЯУГИР, САМИМИ ШАГЫЙРЬ


КАВИ ЛАТЫЙПКА 75 ЯШЬ
Кави Таһир улы Латыйпов-Кави Латыйп-малай гына көе сугыш җәһәннәменә кереп тә, аннан-кырык үлем күреп, ысланып, мең тетрәнү кичереп, әмма чын ир-егет булып чыга алган милләттәшебез. Димәк, исән-сау калган, чыныккан яугир буларак ил- халык, зур максатлар өчен янып, озак «яшәргә хөкем ителгән* кешедер. бәлки Уйласаң, шагыйрь Наҗар Нәҗми әйткәнчә, «җитмеш биш яшь яши алган кеше-болай да бит бөек. үлемсез»дер. Шулайдыр ул.
Күрше Чувашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында туып (1927ел. I май) үсә ул. Педучилище тәмамлап, укытучы була Аннан-сугыш; 1944 елдан махсус гаскәрләр сафында хезмәт итә Полесье сазлыкларың кичеп. Карпат тауларын үтеп, әле сугыш беткәч тә. махсус батальонда диверсантларга каршы сугыша бу турыда әдип, журналыбызда дөнья күргән « Үр арты үр» (2000) исемле автобиографик повестында сурәтли. (Укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан җылы каршыланды бу әсәр-монсын да әйтү урынсыз булмастыр. ) Язмышлар документы ул.' Хәрби училищеда укып, офицер булгач, чит илдә тышкы разведкада хезмәт итә Аннан-Казанда хезмәт Ниһаять, хәрби дөнья белән саубуллашып. 1955 елдан журналист. педагоглык эше тезевидение. мәгариф министрлыгы, фәнни институт, газета мәйданнарында сыналу Инде чын- чынлап иҗат, язу белән янып яшәү юлы Беренче китабында әле (I960 елда басылган шигырьләр җыентыгы)-шул ук «Солдат эзләре» Аннан-башка эзләр. эзләнүләр Шигырь һәм проза китаплары Азар инде-унбиштән артык Урысча да басылды Чуваш телендә дөнья күргәннәре дә бар (Космонавт А Николаев турында повесть, шигырь китаплары) Кави Латыйп Чувашстанның И Яковлев исемендәге милли премиясе лауреаты да әле. Әдип эзләнүдән һич туктамый, армый Бигрәк тә шигырьдә. Сиксәненче - туксанынчы елларда ирекле ритмлы, ак яки нәсергә якын торган үзенчәлекле формалы шигырьләр иҗат итә башлады К Латыйп « Вакыт канатында» (1983). «Хәтер йомгагы» (1987). «Иркен сулыш» (1991). «Иман кәрваны» (1997) исемле китаплары әнә шундый тәҗрибәләр һәм табышларны эченә ала Аларда рухы белән оптимист, шат. самими хисле, садә рухлы, өлкән яшьтә булуын да сизмәгән, яшьлек омтылышларына тугры шагыйрьнең бай күңел дөньясы кызыклы, кайчак сәер, сискәндерә торган, әмма һичшиксез үзенчәлекле дөнья Аның бу чор иҗатын хуплап, байтак каләмдәшләре язып чыкты И Юзеев. Г. Рәхим. Р Мингалим. Зөлфәт һ б Р Мостафин да русча, татарча мәкаләләр бастырды Р Фәйзуллин исә «һәркем җирдә бер бизәк» исемле шактый әтрафлы эссе- портретын журналыбызда чыгара (1997. май саны). A Хазим Кави Латыйп шигъриятен бездәге ирекле шигырь тарихы, аның эволюциясе белән бәйләп. аңа зур күләмле эссе- трактатын багышлады («Мирас» журналы, 2000ел) Шулай ук шагыйрь иҗатын, бигрәк тә аның ирекле шигырьдә эзләнүләрен танымаган, яки тәнкыйть иткән чыгышлар да булгалады-әдәби процесста бусы да табигый күренеш иде Әмма К Латыйп үзенең иҗат активлыгын арттыра бара соңгы елларда гына Сөембикә ханбикәгә багышлап язган поэмаларын бастырды ул. кызыклы истәлекләрен дөньяга чыгарды Инде яңа XXI гасырда яшибез Сугышта, узган XX йөзнең, шагыйребез әйткәнчә. «Бөек Афәт»ендә катнашкан әдипләребез дә бармак белән генә санарлык инде хәзер. Кадерләре дә арта булыр а. зарның
Котлыйбыз. Кави абый '