Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШУЛ БЕР ГОМЕР ЭЧЕНДӘ

Килер буын сүз кузгата калса Мин яшәгән дәвер хакында. Белегез сез, кайгы күлен кичеп, Күрсәтмәдем зарның затын да,— Шул бер гомер эчендә.
Атсагыз да, ассагыз да риза. Мин гөнаһлы Вакыт каршында: Җаһил булып тумасам да җиргә. «Җиттем җиде патша башына»,— Шул бер гомер эчендә.
Кояшларың сүнсә, хәсрәтләрең Сүрәнәйми икән кичен дә: Мин яшәдем яуда янган әткәм. Суга баткан улым өчен дә,- Шул бер гомер эчендә.
Шул бер гомер эчендә.- Тәүдә-дәһри, соңра диндар итте. Керпе заман төрле сурәткә. Фанилыкта тәмуг утын татып. Юл яралмый калдым җәннәткә.
Әрвахларым-дуслар. туганнарым. Сезне дәшеп, кордым зур табын: Рухыгызга атап яздым менә Бу гасырның сагыш китабын.- Шул бер гомер эчендә.
Булсачы...
Бәхетне без умырып тотар идек. Тик кайда соң аның кулчасы? Җырлап кына яшәр идек тә бит. Җырлап кына яшәп булсачы! Нигә шулай ис-төтенгә тула Ак дөньяның кара мунчасы? Елап кына яшәр идек тә бит. Елап кына яшәп булсачы!
Их, кояшта җылынмый да калдык. Җитеп беткән әнә кичләр дә; Өннәрендә рәхәт күрмәгәннәр Ләззәт кичерсеннәр төшләрдә!
Без. бәндәне, нинди омтылыш соң Алга әйди, алдап көн-төнен? Челпәрәмә килгән өмет белән Бәхетләрнең көтә бөтенен.
Елап туйгач, кинәт җырлый башлый, Башкалардан кимен куймый ла. Теткәләнгән йөрәк типкән чакта Яшәүләрдән беркем туймый ла!
Баемаган кояш, җырлыйк әле, Елап кына яшәп булмый ла!
Гомер тоташ хушлашудан тора
Сагыш йөзе таныш түгел чакта Туган ягым белән хушлаштым, һәм каланың салкын ташларына Тузган чабатадан мин бастым.
«Хуш!» дидем мин зәңгәр күзле кызга. Җиңнәремә сөртеп яшемне, (Их. кайсыбыз гына булды икән Тәүге мәхәббәттә бәхетле.)
Яшәп көйгән әнкәм белән салкын
Кабер өсләрендә хушлаштым: Ыңгырашкан зират капкасын да, Шатлык капкасын да шап яптым.
Түз йөрәгем!—аһ, нинди терәгем!— Күмелде лә калды чоңгылда.
Син яшисең кебек, улым, кичер, һаман хушлашалмыйм чынында.
Бик вакытлы, бик вакытсыз киткән Күпме җан дус белән хушлаштым, Бар гомерем хушлашудан торгач, Кадерләрен беләм сау башның.
Әйт, нәрсә ул яшәү?—безнең язмыш— Соңгы шәме сүнгән мәгарә;
Үзем белән үз аңымда чакта Хушлаштырсын Ходай Тәгалә!
Кайткан кошлар белән сөйләшү
«Кайттыгызмы тагын ил-ояга, Кичеп чүлләр, кочып диңгезләр? Нишләп әле канат җилпегәндә Көек исе килә сезләрдән?»
«Җир өстендә ялкын, шәйләү кыен. Ул үлеме, әллә тереме?
Ут-очкыннан канатыбыз көеп, Күзебезгә тулды сөреме;
Томан булып Җирне кайгы сарган. Йөрәк җитми ярсып сайрарга...*
«Күкләрдән күп нәрсә күренгәндер, Сугышлар соң дөрли кайларда?»
«Бәндәгә хас-мәңге бетмәс бәхәс: Кайсы кавем, кай дин нн өстен?- Аешалмый шуны кан коеша Яһүдиләр илә фәләстин».
«Раббым бәндәсенә* нн җитми?!* «Күккә күчәр өчен җир җитми*.
«Канатыгыз талган, кыйтгаларның Төягәнсез, ахры, аһ-зарын, Сулышыгыз капмадымы,-кыеп Очкан чакта Кавказ сыртларын?*
«Биек таулар боек күренделәр. Күз яшедәй ачы кар суы— Үксеп ага-ага үзәннәрдә.
Хасил иткән хәсрәт дәрьясы.
Чечен иле-Кавказ итәгенә Җәеп салган канлы намазлык.
Иблис әйтер күрсә: «Кодрәтемнән Килмәс минем мондый явызлык!»
«Чеченына тагын ни җитми дә Урысына анда ни җитми?!»
«Берәүсенә-ярымайлы ирек, Берәүсенә-майлы җир1 җитми*.
«Туган җиргә кайтып җиттегез бит, Аһ-зарыгыз, кошлар, ник бетми. Сез бит гелән күктә, гел иректә. Йә, сезләргә тагын ни җитми?!»
«О. кешеләр, безгә күп җитми,— Җирдә барган зәһәр алышлардан Каралмаган зәңгәр күк җитми!»
Майлы ж и р - нефтьле жнр күз унында тотыла 9*
Грозный хәрабәләре өстендә гәп
Урам-урам күмер йортлар Пыскып утыра: Ике чукрак чечен карты Кайнар гәп кора.
«.Ай-вай, кар мул диләр, кордаш.
Быел Аргында».
«Әйе. бахыр, булып калдык Кяфер алдында».
♦Сугыш посты, ахры, кордаш. Салкын тауларга».
♦ Китте урыс танк менеп Бүре ауларга».
«Күче белән күсе үрчи. Үлә сабыйлар».
♦ Русьне басып алалмастыр. Ай-вай. Шамилләр».
♦Тере микән, ишетелми Терек шарлавы».
♦ Ичкер-Камыр баһадирның Чәнчә бармагы».
♦ Җәен тагын сугыш җиле Төшәр үзәнгә».
♦Кайчан басар әсир Кавказ Богау өзәргә?» ♦Каф тау...»—ауды гәптәш нокта Куймый сүзенә;
Карап катты сукыр пуля Тишкән күзенә (Ятим карт).
Аптыраганнан язылган шигырь
Сөеклеләргә
Наиналарны барлап чыктым бүген Дәверләрдән, барча илләрдән: Сугышлар ул шуңа тынмыйдыр да,- Бит патшалар гел дә ирләрдән.
Тәхетләргә чат ябышкан алар, Берсе-исәр. берсе-башкисәр,- Җанлы курчакмыни! Арт санына Шәпләп типсәң генә ул төшәр.
Ә шулай да тәртип-кагыйдәдә Булмый калмас бер-бер искәрмә: (Искәрмәне искә ал да—тубал Башларыңны ташка бик бәрмә).
Әнә ерак, әнә якын тарих,— Әби патша. Тэтчер, башкалар... Исләп торсаң, шулар хакимендә Күп хыяллар чынга ашканнар.
Кызыл йөзле әрсез узаманнар Тәхет өчен һаман өзешә;
Әнә шуңа ирлек горурлыгы.
Күрәсездер, көннән-көн төшә.
Исми яңа җилләр, шүңа тынчу Без яшәгән тап-тар бу читлек. ... Юл бирик без Әби патшаларга, Күрсәтикче. ирләр, егетлек