РУХИ КУӘТ
АЗАТ ГАНИЕВКӘ—60 ЯШЬ
Моннан 31 ел элек халкыбызның олы әдибе
Мөхәммәт Мәһдиев журналыбызда яшь язучы
Азат Ганиев иҗатына багышлап «Чишелеш...
нульгә бетми» исемле кызыклы мәкалә
бастырган иде. Өлешчә алганда анда менә
мондый юллар бар: «Яшь язучының
персонажлары—мәҗнүн кешеләр Боларны
романтик шәхесләр дип тә атап булыр иде кебек.
Бу шәхесләр «Янәшә»дә генә түгел. «Өмет уты
сүнмәсә», «Студент Әсгать», «Тагын күченәбез»
һәм башка хикәяләрендә дә очрый. Авторның
барлык хикәяләрендә дә төп образ итеп яшьләр
алына. Төп герой нинди дә булса бер хирескә
(рәсем сәнгатенә, ил гизүгә, үзен ил өчен ин
файдалы эшкә сарыф итү юлларын эзләүгә һ. б.)
бирелгән була.» («Казанутлары». 1971ел, 7сан.)
Күренекле әдип бу сүзләрен Азат Ганиевнен 1969
елда дөнья күргән «Тагын күченәбез» исемле беренче китабын укып
чыкканнан сон яза. Ул үзенең мәкаләсен «А. Ганиев—бүгенге яшь
прозаиклар арасында иң өметлесе» дигән сүзләр белән төгәлли.
һәм күп тә үтми «Казан утлары» журналы 1972 елгы тәүге санын менә
шушы яшь язучының «Сүзсез жыр» исемле повесте белән ачып җибәрә.
Биредә укучы тагын да үзенчәлеклерәк образлар белән очраша.
Математикадан мәсьәлә чишеп утырганда өлкән сыйныфта укучы Хәят
исемле кыз урыныннан тора да. •Чишелеш нульгә бетә» дип чыгып китә.
Хәятны авылда авыруга саный башлыйлар—ул укымый да. эшләми дә
Әсәрнең икенче бер герое Габделхак белән алар урак вакытында, басуда
очраша. Бөтен тормышка, яшәешкә битараф шушы сәер кызны бераз күзәтеп
торганнан сон Габделхак менә мондый сүзләр әйтә:
—Хәят, син әйтәсең, бөтен нәрсә аяк астындагы таш кебек гади, мине
гаҗәпләндерә алырлык бер нәрсә дә юк. дисең! Алайса әйтеп кара: менә бу
кап- кара җирдән ничек итеп ап-ак чәчәкләр, зәңгәр, кызыл, сары чәчәкләр
үсеп чыга ала'’ Менә бу бөжәк нигә тере9 Без бер-беребезне ничек күрә
алабыз? Бу могҗиза түгелме9 Аяк астындагы таш кебек гади дисен. Бу таш
гади түгел. Моның эчендә, беләсеңме, нинди серләр бар?
—Йә. әйтеп кара Нинди серләр бар ул таш эчендә?—диде Хәят,
елмаеп...» Әнә шулай итеп яшь Хәят күңелендә әкренләп кызыксыну уяна.
Тора- бара яшьләр арасында мәхәббәт тә туа. әмма ул бәхетсез булып чыга—
Хәят бу дөньяны бик иртә калдыра. .
Менә шушындый үзенчалекле эчтәлеккә ия булган «Сүзсез жыр»
повесте җитмешенче елларда шактый зур резонанс алды: анын турында
матбугатта да. язучыларның әдәби ел йомгакларына багышланган
җыелышларда да байтак җылы сүхтәр әйтелде 1977 елда яшь язучы үзе дә
Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
1984 елда Азат Ганиев «Габделхак* исемле кызыклы повестен «Казан
утлары» журналында (5 нче сан) бастырды. Бу әсәр хәзер бигрәк тә
актуальләшкән яшь
lubileylar
'билейлар
гаилә проблемасына—ир белән хатын мөнәсәбәтләренә багышланган булуы
белән ул чорда аеруча яна һәм үзенчәлекле эчтәлеккә ия иде.
Шуннан сонгы елларда язучынын ижади тормышында күпмедер ел
тәнәфес булып алды кебек. Ә бәлки бу чор Азат Ганиевнен яна бер ижади
сикереш, ыргым ясау өчен мая туплавы, көч жыюы булгандыр? Аннан сон.
безнен беребез дә күктә түгел, ә җир тормышы белән яши һәм анын котылгысыз
рәвештә алга килеп баса торган берсеннән-берсе үткен һәм житди мәсьәләләрен
дә хәл итәргә мәжбүр бит әле
һәм менә 1993 елда Татарстан китап нәшрияты Азат Ганиевнен «Адашкан
жаннар» исемле яңа китабын бастырып чыгарды. Ана укучылар өчен беренче
китаптан ук таныш булган кайбер хикәяләр белән бергә «Күнел күзе», «Сөмбел»
дигән күләмле әсәрләр дә кертелгән. Ә элегрәк журналда басылган «Сүзсез
җыр» повесте исә «Габделхак» әсәре белән берләштерелгән һәм шактый нык
үзгәртелгән.
Ике китап арасында ун ел гомер... Әнә шул вакыт аралыгында язучынын
рухи дөньясы нинди үзгәрешләр кичерде икән сон?
Әсәрләрне укыганда шундук күзгә ташлана торган иң зур үзенчәлек: бу
китапта фәлсәфилек бик тә арткан Әлбәттә, язучынын баштагы әсәрләренә дә
әлеге сыйфат ят түгел иде. ләкин «Адашкан жаннар» да инде ул китапның йөзен
билгеләүче иң төп билгегә әверелгән дисәк тә ялгыш булмас. Биредәге геройлар
инде җир тормышы белән генә канәгать түгел, алар инде тулаем галәми-космик
проблемалар белән: аерым алганда «галәм күләмендә караганда кеше гомере,
кеше тормышы, кеше язмышы нәрсә ул?» дигән үтә житди сораулар белән баш
ваталар.
Бу китапка кергән «Сөмбел» повестенең тарихи эчтәлеккә ия булуын ла
әйтеп үтү кирәк. Анда татарларны чукындыру күренешләре, шул максат белән
кулланылган нечкә һәм астыртын хәйләләр ачып салына.
Ә инде «Күнел күзе» әсәрен авторның фантастика жанрындагы ижат
җимеше дип тә карарга була. Әмма, тышкы рәвеше шундый булса да, анда
бүгенге чорнын житди проблемалары күтәрелә Геройларның һәм авторның бик
күп уйланулары «очраклылык» төшенчәсе белән бәйле—әсәрнен ул өлешләрен
үзләштерү өчен укучыдан түземлек тә, әзерлек тә сорала.
... Әйе, Азат Ганиев күп яза торган автор түгел. Ул кайберәүләр кебек
роман-повестьларны «коеп кына» тормый, ә бәлки үзе реаль тормышта
яшәгәнне- кичергәнне кат-кат зиһен үлчәвеннән үткәргәннән сон гына, аларнын
фәлсәфи һәм рухи асылына төшенгәч кенә, вакыйга-күренешләрне бер жепкә
тезә, бер системага сала алгач кына—әнә шул чагында гына әдәби әсәр язарга
алына Икенче төрле итеп әйткәндә: хәзер инде Азат Ганиев язучыдан бигрәк
философка әверелеп беткән дияргә дә була.
Әйбәтме бу, әллә начармы?
Ничек кенә булса да хәзер инде бу хәл безнен алга чынбарлык факты
рәвешендә килеп баскан—авторның укучыны тирән уйларга алып керә торган
ярым әдәби, ярым фәлсәфи әсәрләре инде безнең кулда Азар галәм киңлегенә
һаман кыюрак үтә баручы җир улларының XX гасыр азагындагы уй-
кичерешләре буларак тарихка кереп калачак.
Ләкин.. Ләкин шулай да бүген безнен күңелләр чәчмә әсәрләр остасы
булып танылган Азат Ганиевне күбрәк юксына Аныкы сыман мәгънәви яктан
үтә саллы һәм тыгыз «мускуллы» җөмләләр, аз гына сүзләр, чаралар белән дә
тулы бер күренешне укучы күз алдына китереп бастыра алу таланты,
хикәяләүнең жанлылыгы-хәрәкәтчәнлеге Менә болар барысы да безнең хәзерге
прозага бик тә тансык бит!
Талантлы язучы Азат Ганиевне 60 яшь тулу уңае белән ихлас котлап, шул
ук вакытта без аңа үзебезнең әнә шундый теләкләребезне дә җиткерергә телибез