Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАНАТЛЫ АЛМАЛАР


♦Түгел, түгел тирәктә,- үзем китсәм,
үзем үлсәм, җаным калыр шигърияттә».— Күңел шулай әйтә.
Шигьрият-оҗмах-җәннәт тә, шигърият-тәмуг-кыямәт тә. Шигырь язганда, җәзаланганда шуны мин белдем: бер мизгел—мин рәхәттә, мен мизгел—мин михнәттә...
Ишелеп-ишелеп кар ява... Ал-ак кар.
Ак дөнья, пакь дөнья бар. Күңел сорый яр! Саф, пакь күңеллене.
Кышкы ак көннәр, кышкы төннәр, безгә—чистарыну, пакьләнү өчен килде түгелме?..
Корбаннар, туганнар, сугыш кырында ятып калганнар,- сезләрне без онытмадык. Киләчәктә дә онытмабыз.
... Алар истәлегенә, Аллаһыбыз, без-исәннәрнең күңелендә Үзең ут кабыз.
Сүнмәс ут кабыз!
©
Без-маңкортлар, маңкортлык безне кыл өстендә тота. Кандаладай сыта, еландай йота.
Маңкортлыгыбыз аркасында тираннарга баш нябез. Кулларын үбәбез, юлларына гөлчәчәкләр сибәбез. д үзебез канлы яшь түгәбез. Әйтербез күк:
«Күз яшьләре өчен булса да, тиеннәр түләгез...
Тереләй җиргә күммәгез!»
©
«Курск» атом су көймәсенең батуы Чечня өчен Аллаһыныңдыр каргышы. Шулдыр
«Без—бөек дерҗава!»—дип масайган, мактанган Русня язмышы.
Шәхсән мин шулай уйлыймын. Ә үзем-үлүчеләр өчен зар елыймын.
©
Җәйге челлә бигрәкләр дә хәтәр тәэсир итте: Җан җегәрлеге дә, тән җегәрлеге дә бетте. Тәмам талдым.
Кыл өзә алмаслык хәлгә калдым.
Җиһан дигәне дә гүя таш капчык. Бәреләм-сугылам бер почмактан икенче почмакка. Ташланмасам гына иде- төнге күбәләктәй-учакка.
Канатлы алмалар
Биек алмагачта алмалар канатлы кошлар сыман очарга торалар...
Алмалар, алмалар, алмалар- җанымдагы җыр алар.
©
һәрнәрсәне эшләргә кирәк тирән уйлап, алга карап, китмәсен дисәк су астына Нл-Кораб!
О
Мәскәүләрдә шартлаталар, Казаннарда шаккаталар Геннадийлар, Гаталар...
0
Курай моңнары- тургай моңнары, тугай моңнары. Сәйдәш, Тукай моңнары... Олы бер бәхет курай тыңлавы. Мәхәббәтем курайга бер мизгел дә суынмады. Суынмас та: ул моңнарны курайчы әнием гүрдә тыңлап ята...
0
Шигърият корбаны мин: Шәрекъ вә Гаребкә догалар кылганмын мин.
0
Гомер буе кайнадым мин татар казанында— Казан казанында.
Шунда булыр азагым да, соңгы азаным да.
0
Югалган кон табылмас, ул бердәнбер, аңа юк алмаш.
Югалган көн елап китәр. «Бәхил!*-диеп касә күтәр!
0
Чал чәчле дип тормыйлар, картларның түземлелеген сыныйлар. Әмма сулар кичкән, утлар үткән агайлар сынмыйлар.
Сынаучыларга үч итеп, авыр халәттә дә, фронттагыча, алар- үз өсләренә ут ачуны, туптан атуны сорыйлар...