Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘЙГЕ ХАКЫ


Баеп баручы кояшның кып-кызыл итәге инде офыкка кагылды.
Зариф уйнап торган яхшы атта, тояк күмәрлек тузанлы юлдан кара тиргә батып, җан-фәрман офыкка табан чаба да чаба. Ничек тә куып тотарга кояшны, якынаерга тиеш ул ана Кояш анын саен тизрәк түбәнәя, кайнар хәнҗәр баткан май кебек шуып иңә бара. Менә аны уратып алган алтынсу-сары балкыш куелана, кара кан төсенә керә.
Никадәр шәбрәк чабарга тырышмасын, ниндидер куәтле көч аны туктатырга тырыша, бар авырлыгы белән ат күкрәгенә, иңсәләренә баса, күзгә күренмәс көч аны кирегә тарта, аты-ние белән артка каера. Зариф ике яктан үскән куакларга, агач кәүсәләренә тотынып алга ыргылырга азаплана. Аты бар куәтенә омтыла, ләкин көче җитми. Йөрәк дөп-дөп килә.
Менә кояшның яртысы офыкка инде, менә ул чирек кенә, аннан урак нечкәлеге генә калды, Зариф никадәр чапмасын, җитешә алмый кояшка, ул якыная барган саен офык арткарак чигенә. Бу бәйге мәңге бетмәс кебек, гаҗизлектән, көчсепектән анын сулышы кысыла...
Зариф кара тиргә батып уянып китте Тагын шул бер үк төш. Үз гомерендә бу төшне ул әллә ничә тапкыр күрде инде.
Зал түрендәге пианино өстендә электрон сәгатьнең яшел утлары төнге өчне күрсәтә Фатирда кабер тынлыгы Альбина әле кайтмаган. «Банкет бетмәгәндер»,-дип уйлап куйды Зариф, шулай дип үзен юатырга тырышты. Тик күпне күргән, үз гомерендә күп премьералар, күп банкетлар үткәргән карт режиссер бу вакытта инде мәжлесләрнен таралганын белә, белсә дә күнел төбендәге шигенә, көнләшүенә ирек бирмәскә, горурлыгын, мин-минлеген алдарга тырыша.
Халисә МӨДӘРРИСОВА—шагыйрә, башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән шигырь китаплары авторы Башкортстанда яши.
Б
---------------------------------------------------------------------------------------------------- ---
VH кябки күзләрен йомды Йокы һәм уяулык арасындагы битараф халәтне ,,„°ырга астынлагы астыртын сызлау акрынлап уяулык ягына авыштыра оашлады.
Авырту мәкерле ерткыч кебек акрын гына, шуышып кына башта аркасына, аннары сыртына, аннары күкрәгенә якынлаша. Ул тере жанвар кеоек башта йомарланып һәм салмак якыная, аннары торган саен оятсызрак һәм рәхимсезрәк була бара, аннары көчле һәм озын тешләрен бавырына батыра, умыра, чәйни, аяусыз рәвештә тәндәге һәр әгъзага, һәр күзәнәккә күчә, ул гына да түгел, мәрхәмәтсез рәвештә жанны ботарлый башлый.
«Уколның көче бетте»,-дип уйлады Зариф Танга кадәр әле озак. Ул, көч-хәл белән генә үрелеп, тумбочка өстендәге төнге лампанын төймәсенә басты. Күзләрне камаштырып ялтлап ут янды. Авыртуны баса торган даруын сәрмәнеп тапты, су эчәргә теләп чынаякка үрелде, савыт буш иде.
Зариф, коры сөяккә калган аякларын көч-хәл белән идәнгә төшереп, йомшак башмакларын киде, калтыранып торып басты, стеналарга тотына- тотына кухня ягына юнәлде. «Рәт бөтенләй беткән бит»,-дигән ачы уй миен сызып үтте. Ерагайды шул залдагы диваны белән КУХНЯ аралары, бетмәс-төкәнмәс чиксез юл кебек.
Их, хәзер янында жәлләүчесе, күңел тынычландыручысы, юатучы кешесе булсын иде анын. Шушы даруны йотып җибәрерлек хуш исле үләннәрдән пешергән төнәтмә бирсен иде ана берәрсе
«Зарифкаем, ят, нигә тордың, сина сакланырга, ял итәргә кирәк, хәзер үзем дару бирәм»,-дип әйтүче, култык астыннан тотып акрын гына бәдрәфкә илтүче, аннан сон йомшак түшәккә салучы, чуалып бетсә дә һаман әле куелыгын югалтмаган, кайчандыр дөм кара, хәзер ап-ак булган дулкынлы чәчләреннән сыйпап юатучы, иң мөһиме-аны яратучы кешесе булса иде яннарында. Юк шул, юк. Ул көч-хәл белән генә урынына килеп ятты.
Ул эчкә баткан күзләрен карангы түшәмгә юнәлдерде. Гажәп, авыруы көчәя барган саен анын күрү сәләте дә сизү сәләте дә көчәя бара иде Йокысыз, сызланулы төннәрдә, ул уты сүнгән карангы бүлмәдә, һәр әйберне күрә, ә карангы түшәмнен һәр сызыгын яттан белә. Бу караңгылыкны жинә ала торган ак түшәм үзе бер дөнья икән бит Ин яхшы рәссам дә шулай төгәл, тоташ бер дөнья, гажәп образлар тудыра алмас гади түшәмдә Текәлеп караганда алар бер төрле, икенче караганда икенче төрле. Менә салмак, сыгылмалы гажәп камил эшләнгән сылу кыз сурәте, менә чабып килгән чаптарлар, аларнын җилгә тузган яллары шулкадәр нечкәлек белән эшләнгән.
Тышкы ишекнең өч йозагы да шалтыр-шолтыр ачылды. Өйгә ияреп кергән затлы хушбуй исләре арасыннан Зарифның сизгер борынына ят ирләр исе дә килеп бәрелде.
«Әминә булса, шулай озакка берүземне калдырып китәр иде микән?»-дип аянды Зариф. Кереп хәлен белүен, премьераның, банкетный ничек үтүен, күргән-ишеткәннәрен сөйләп чыгуын өметләнде Зариф яшь хатыннын. Ләкин ваннадан чыгу белән йомшак халатка төренгән Альбина, зал ягына башын тыгып кына карады да, үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде Зарифның күңеленә, утлы дулкын булып. Альбинага карата рәнжү хисе килеп бәрелде.
Каты авырып түшәккә егылуына елдан артык вакыт үтте анын Альбинага ул һич көтелмәгән бәхетсезлек булып төште Диагноз ачыклангач, бер кайгысыз, мәшәкатьсез яшәргә өйрәнгән яшь хатын югалып калды. Иренен киң күкрәге артында жил-янгырдан сакланып, байлыкка, дан-шөһрәткә күмелеп, затлы балдакның асыл кашы булып яшәгән Альбина үзен кин сәхрәдә япа-ялгыз калган бала хәлендә хис итте.
Анын ире-халык артисты, атаклы режиссер, үз илендә генә түгел.
бар терки дөньясы сәхнәләрендә шөһрәт казанган, әллә ничә дистә спектакльләр сәхнәләштергән, сәнгать дөньясында гына түгел, республикамын бар булган сәяси форумнарында президиумның алгы рәтендә утырган, чит илләргә баручы рәсми делегацияләр составында, ин дәрәжәле даирәләрдә һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Зариф шундый яман чиргә юлыксын әле!.. Альбина моны башына сыйдыра алмады Нәрсә булыр хәзер анын белән? Жәннәтгә яшәп өйрәнгән хатын иреннән бигрәк, үзен жәлләп елады.
Яшь аралары зур булуга карамастан, җиде ел бергә яшәп, ул аңа өйрәнгән иде инде. Яхшы фатир, чит ил машинасы, затлы киемнәр, иң шәп курортлар, яшь егетләрнең игътибары белән беррәттән карт ире дә Альбинаның аерылгысыз чолганышына әйләнгән иде.
Зариф хатыны булганы өчен генә дә бар булган тылсымлы «сим- сим» ишекләрнең ачылуы, байлык белән шөһрәт янына яшьлек һәм матурлыкның килеп кушылуы нинди көчкә ия булганын инде аңлап өлгергән Альбина өчен бу көтелмәгән сынау иде.
Бар булган танышлыклар аша дәрәжәле табиблар, тәжрибәле профессорлар карады, төрле-төрле консилиумнар үткәрелде. Ил башлыклары чит илгә чыгарып операция ясау турында да фикерләр әйттеләр. Ләкин Ходай биргән чир кеше кодрәте белән генә китә торган нәрсә түгел иде. «Метастазалар киткән, операциягә сон инде,»—диделәр. Зариф берничә ай больница койкаларында аунаганнан соң. өенә, сөекле Альбинасы янына кайтырга теләк белдерде. «Үз кешем, үз ярым бәлки аякка бастырыр әле. Алла боерса,»-дип өметләнде ул. Ләкин эшләр башкачарак килеп чыкты. Башта яхшы гына тәрбияләде Альбина ирен. Үзебезнен һәм чит ил даруларыннан файда булмагач, халык табиблары, өшкерүче-төкерүчеләргә чират җитте.
Ләкин «чир кочаклап керә, мыскаллап чыга»-дигәннәре дә Зарифка туры килмәде-хәле алга түгел, гел артка китте. Нәрсә генә эшләп карамадылар, бернәрсә дә файда бирмәде. Альбина моның ни белән бетәчәген аңлаган иде инде. Ай ярым өйдә ирен караганнан сон, янадан эшкә чыкты. Репетицияләр, спектакльләр китте, ул торган саен өйдә азрак була, сонрак кайта башлады, Яктырак та күңеллерәк тә булыр, дип урын-жирен үзләренең йокы бүлмәсеннән залга-диванга күчерде. Баштарак, сонга калып кайтуы өчен акланса, аңлатырга, алдашырга тырышса, Зарифның хәле начарлана барган саен, моны кирәк, дип тә исәпләмәде. Ашамлыгын пешереп плитә өстенә, яки суыткычка куя да чыгып китә торган булды.
Көндезләрен әле ул ялгызлыкны бик тоймады Урам шау-шуы, машина тавышларын тынлап ятты, сирәк-мирәк, бик сызланганда телевизорын да кабызгалады, радиодан концерт тынлады. Еш кына дус- ишләре, бергә эшләгән иптәшләре кереп хәл белеште, үзе дә акрын гына торып бүлмә буйлап йөрештерде, телефон аша да хәлен белүчеләр, кинәш-фәләнен биреп, нинди дару, нинди үләннен үтә дә шифалы икәнен өйрәтүчеләр күп булды. Бигрәк тә аскы катта яшәгән яшьлек дусты Бари анын күңелен күтәрергә тырышты. Карт артист, пенсиядә булуына карамастан, әле берничә спектакльдә уйный иде. Анын кергәнен Зариф түземсезлек белән көтә, бу дөньяда аннан да якын дусты калмаганын аңлый иде.
Бари театрда, республикадагы яңалыкларны, артист халкы арасындагы гайбәт-мазарны да кереп сөйләп чыга Труппадагыларның: «Атаклы режиссер, театр патриархы Зариф Хәсәнович әле бер генә спектакль куеп шатландырмас халыкны»,-дигән сәламе Зарифның күңелен күтәрергә тырышу гына иде.
Ә бит заманында халыкны тан калдырып ул-Хәлил, Бари-Исмә- гыйль рольләрен ничек башкаралар иде. Аларнын үзара барган монологларын вакытлы матбугат тәнкыйтьчеләре урысчалатып: «Великолепный дуэт двух будущих гениев»,—дип язып чыккан чаклар да булды.
я1нял^еР нтакханәдә. бер бүлмәдә яшәделәр, бер икмәкне икегә бүлеп апти ЛаР’ дРИ ЯШЬ чагында сәхнәдә Зарифка караганда өметлерәк артист иде. Аларның студент еллары иде Театрнын гастрольгә китү көне
Жл?ӘЧ’ Исмәгыйль ролен башкаручы ике артист та кинәт кенә авырып больницага эләкте Театрнын башка чарасы калмагач, рольне ьарига тәкъдим иттеләр. Әй шатланды Бари. Иртәгә юлга, ләкин кесәдә бер тиен акча да юк.
Таныш-туган тиешле кешеләренә акча юллап Зариф шәһәрнен бер башына чыгып китте, ә Бари икенче якка чапты Кичкә кирәк кадәр диде Зариф*” ИНЛе “^рЬ|й- беРәР бүләк алып кайтырмын үзенә»,—
Чыннан да гастрольдән ул Зарифка Әстерхан чикләвеге зурлыгындагы яшел эмальгә гарәпчә хәрефләр белән язылган бик матур медатьон алып кайтып бирде «Һе. диде. Зариф, эчтән генә, берәр китап-фәлән атып кайтсаң, лутчы буласы иде.»
—Бик кыйммәтле медальон ул. дускаем, мин аны базардан бер ак сакаллы, чалмалы карттан алдым Бу медальон кешегә бәхет китерә әгәр югалса, бәхете дә югала, анда бик кирәкле дога язылган, югалтма.~ диде Бари медальонны Зарифнын муенына кидергәндә. Зариф бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәде, медальонны киеп куйды да онытты комачауламагач, йөри шунда эленеп.
Кухня краны ябылып бетмәгән күрәсең, тып та тып. тып та тып су тама. Их. бер генә тамчы гөлҗимеш төнәтмәсе йотарга иде. бәлки ут булып янган эчләренә хәл керер, ялкыны басылыр иде Әминәсе—яшьли кавышкан, бергә картайган хатыны булса икән янында. Ул кайгыртыр иде аны. Терсәк якын да тешләп булмый шул. Ул авырлык белән генә торып салкын чәй йотты, чак-чак атлап барып кранны япты һәм тагын урынына килеп ятты. Көчле дару үзенекен итте Бөтенләй басылып бетмәсә дә авырту ераккарак чигенде. Сырхау дигән «ерткыч» йомарланып күзләрен зәһәр ялтыратып, өненә посты. Зарифнын зиһенен томан каплады, төш дисән төш. өн дисәң өнгә охшамаган уйлар өермәсе аны үз кочагына суырды.
Бердәнбер бала булды ул гаиләдә. Әтисе авыл Советы рәисе, әнисе фельдшер иде. Үзсүзле, чая егет булып үсте Үскәндә үк. әтисе биләгән вазифаның кешеләр өстеннән нинди хокук һәм хакимлек биргәнен күреп тоеп үсте ул. Әнисе сабыр һәм басынкы, сизгер күңелле гади хатын иде Зариф әтисе кебек ихтыярлы булырга теләсә дә. әнисенә сыена төшә иде Шул йомшаклыгын сиздермәскә тырышып ул үзен дорфалык һәм кирәгеннән артык чаярак тотарга тырышты
Ходай аңа тарих китапларында сурәтләнгән борынгы грек Аллаларын хәтерләткән килеш-килбәт, мөлаем йөз биргән иде Атлетларча буй-сын. кара дулкын куе чәч. кап-кара зур күзләр, куе кара керфекләр, ак текә маңгай, каракучкыл сыгылмалы тән-болар барысы да сәхнә өчен генә яратылган кебек Җитмәсә Ходай аны матур тавыш белән дә бүләкләгән иде Артист булыр бу. диләр иде авылдашлары Әнисенең аны юрист яки инженер итәсе килсә дә ул урта мәктәпне тәмамлагач сәхнә юлын сайлады. Башкалага килеп укырга керде Чибәр, талантлы егетне тиг күреп алдылар Укуы белән бергә ул театр сәхнәсендә рольләр дә уйный башлады. Башта массовкалар, аннары эпизодлар, аннары дублер, герой сөяркә рольләре лә бирә башладылар Халык, бигрәк тә кызлар аны күрер өчен генә йөри иде театрга Ул тудырган обраигар йөрәкнең түрләренә үтеп кереп күңелнең ин нечкә кылларын тибрәтә, елата һәм көлдерә, уйландыра һәм юата, нәфрәтләндерә һәм сокландыра иде.
Чыгарылыш елында, диплом спектакле итеп. «Галиябану» белән туган районына кайтып төштеләр алар. Менә-менә печән өсте башланырга тора Колхоз үзенен машина-трактор, чапкычларын барлый Агай эне ел буе* якты дөнья күрмәгән «ватык» дип йөртелгән «муравей», «матай». «сәпит»ләрен такта гаражлардан чыгара, арба-мазарын тазарта, чалгы
яный, тырма саплый, гомумән мәш килә; ә авыл, күнелләр чабыш аты шикелле ярсу булуына карамастан, зур бәйге алдыннан гына була торган киеренке тынлыкка чумган.
Менә-менә старт бирелер дә халык алны-артны. уңны-сулны күрми яуга ташланыр... Һава кызган тимер кебек, ник бер жил иссен. Хәтта күк йөзе дә куе зәнгәр түгел, кояшта унган аксыл-зәнгәр пәрдә төсендә.
Авыл халкы күләгәдәрәк. һавада ялан-болыннарда—яна чәчәк ата башлаган мәтрүшкә, кыргый кәнәфер. клевер исләре. Үзләренең зур мәшәкатьләре белән, беркемгә игътибар итмичә, урман-болын белән авыл арасында эшлекле кыяфәттә бал кортлары оча. Бакча артындагы көмешсу елгасы чирәмлегендә яна язылган сары май йомарлагы шикелле бәбкәләрен ияртеп, аталы-инәле усал казлар хәтәр ысылдашып, үлән чемчи. Күктә, бик биектә, шырпы башы кадәр генә тилгән каз саклаган малай-шалайнын тизрәк салкын суга чумганын көтә.
Артистларны йортларга бүлеп алырга теләүчеләр күп булса да. кая ул. Зариф барысын да ияртеп әти- әнисе йортына кайтып төште. Артистлар верандага, жәйге йортка, өйгә урнаштылар. Әтисе печән өстенә тәгаенләп аерып ашаткан ажгырып торган тәкәне иртә таңнан егып суйды да. эшенә китте.
Йокылары туюдан бигрәк, туяр-туймас ризыкланып йөргән артист халкын тәмле шулпа исе уятты.
«Хәлил. Галиябануын үзенә булсын, әниең бер тәлинкә шулпа ашатса, дип Бари-Исмәгыйль. Зариф—Хәлилнең кабыргасына төртте. Зариф көлеп жибәрде. сикереп торып казанлыкта булышкан әнисе янына килде.
«Улым, иптәшләреңне уят. торсыннар, юынсыннар, хәзер ашарга әзер була».-диде әнисе.
«Тагын аз гына йокласыннар инде. әни. артист халкы сон ята. соң тора ул».—дип. өстәл башындагы урындыкка утырды Зариф Сагынган иде Зариф әти-әнисен. сирәк каитыла шул туган якка. Әле
«КАЗАН УТЛАРЫ»НА 80 ЕЛ «QAZAN UTLARbNA 80 YIL
Ислам Әхмәтҗанов,
«Идел-Пресс» Дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры
ТОРМЫШ КИТАБЫ
Гасырга якын дәвер эчендә «Казан утлары» журналы халкыбызның рухи көзгесенә, әдәби- мәдәни энциклопедиясенә әверелде, дисәм, хакыйкатькә һич кенә дә хилафлык китермә- бит, бүгенгесе көндә
Мәскәүдә бөтен Рәсәй өчен урыс телендә чыгарыла торган калын журналларның тиражы 5-6 меңнән артмый, ә шул ук вакытта мәркәзебездә «Казан утлары» журналы 9-10 мең тираж белән чыгып ята. Бу. минемчә, халыкның үз журналына, мәдәни энциклопедиясенә ихтирамы ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Бүген бөтен җирдә дә тормыш гөрли-чәчәк ата, дип әйтә алмыйбыз. Икътисадтагы, сәясәттәге авырлыклар яшәү рәвешебезгә китереп суга, әмма шуңа да карамастан, татар халкы укымышлы халык, ничә гасырлар дәвамында китаптан аерылмаган халык, авызыннан өзеп булса да, акчасын җәлләмичә (хәер, «Казан утлары» әбунә бәясе иң арзан .журналлардан санала), яраткан басмасына язылырга тырыша. Ул шул рәвешле рухи ихтыяҗына азык таба.
Мин журналны даими рәвештә алтмышынчы еллар азагында укый башладым. «Казан утлары» белән кызыксынып китүемнең үзенә күрә бер тарихы да бар. Казан дәүләт университетында укыган дәвердә
менә Мәскәүгә ГИТИСка укырга җибәрү турында сүзләр бар, димәк Мәскәүгә китсә, тагын да сирәгрәк кайтачак ул.
Нинди рәхәт туган өйдә, кадерле әнисенен җитез хәрәкәтләр белән аш-су әзерләгәнен карап утыру нинди күнелле...
Ләкин күнелен нәрсәдер айкап тора иде Зарифнын. Ниндидер тынгысызлык, шом, сагаю бар иде күнел төбендә. Зариф үткән һәм булачак көннәрдәге вакыйгаларны барлап, чамалап чыкты. Юк, алай- болай күңелсезлек сизелми кебек Кинәт «шылт» итеп хәтеренә төште анын: төш. бүген күргән сәер төш- баеп баручы кып-кызыл кояшны куып атта чаба да чаба, чаба да чаба ул.
Кояшны куып җитешүгә бик күп нәрсә бәйле анын тормышында, нәрсәләр икәнен тезеп-тезеп әйтә алмый, тик бу-бик әһәмиятле юрау. Ниндидер күзгә күренмәгән көч артка тарта иде аны. тик ул үҗәтләнеп алга барырга тырыша, бар көчен биреп алга ыргыла, кояш анын саен ерагая, байый бара, байый бара иде.
Ул төшен әнисенә сөйләде. Әнисе шомланып китте. Улы янына килеп утырды. Куллары белән ике яңагыннан тотып күзләренә карады һәм шомлануын сиздермәскә тырышып: «Дөнья алдаткыч ул улым, булдыра алмаганыңны булдырырга, туктата алмаганыңны куып җитәргә тырышма, булганына канәгатьләнеп, кадерен белеп яшәргә тырыш, төшенне хәерлегә юра. ни юрасан шул була».-диде.
Хафалану катыш яратып, улы- нын сөйкемле йөзенә, баһадирдай ныклы гәүдәсенә горурланып карады ул. «Әтисенең яшь чагы»,—дип уйлап алды, улы өчен сөенеп, юньле кешеләргә очрасын, бәхетле булсын иде улы-бердәнбере.
Нинди хәбәрләр бар авылда әни. нинди яналыклар?—дип сораша башлады Зариф.
—Яналыклар. Үрге оч Мө-хәммәтзариф бабан гүр иясе булды, үткән җомга җирләдек, урыны җәннәттә булсын Кәҗә урам Нәкыя апан ире үлеп бер ел торгач, күрше Сары күл авылына бер тол иргә кияүгә чыккан иде. торалмады. сабакташым Эдуард Мостафин безән бергә журнал редакциясенә аның шигырьләрен китергән идек. Эдуард миңа журнал хезмәткәрләренең исемнәрен әйтә, таныштыра, ә мин исә: «Карале син, ә, шушындый кеше шушы микәнни инде ул?!» дип, исемнәре дөньяга танылган олпат шагыйрь, әдипләрне күреп, эчемнән генә тел шартлатып куям. Соңрак безнең тулай торак булмәсе үзе дә шагыйрьләр бүлмәсенә әверелде. Журналның соңгы санында донья күргән әсәрләр хакында һәм, гомумән, әдәбият тирәсендә бәхәсләр дә куба торган иде.
Шәхсән үзем дә, дистә еллар ж;урналистикада эшләү дәверендә, тел-стиль җәһәтеннәэз уй-фикер. зәр- не гади һәм төгәл итеп укучыларга җиткерүдә Г. Бәширов, Ә. Еники, С. Хәким, М. Мәһдиев, Г. Ахунов кебек олкән әдипләребездән күп нәрсәгә өйрәндем. Алар иҗаты минем өчен үзенчәлекле зур бер мәктәп булды.
«Казан утлары» журналы үзенә кайсы ягы, сыйфаты белән җәлеп итә соң? Әлбәттә, бу сорауга кистереп кенә җавап бирү мөмкин дә түгелдер. Минемчә, безнең бу журналыбыз үзенә күрә бер Тормыш Китабы ролен үти. Анда дөнья күргән әсәрләр безне азга күз ату-фаразлары аша, бәхәсләре аша яшәргә өйрәтә. Ул бит сине: «тегеләй, яисә болай бул.'»—дип өйрәтми. Әсәрдәге язмыш борылышларын күздән, күңелдән үткәреп, гыйбрәт алып, аназиз ясап, әсәр каһарманнары кичергән халәтне үзең аша кичереп, чагыштырып өйрәнәсең бу тормыш китабыннан!
һәр санны түземсезләнеп көтеп азуымның янә бер сере-хикмәте бар: журнал яңа авторлар белән таныштыра. Алар исә һич көтмәгән җирдәзз чишмә кебек тибеп чыга, дөньяга аваз саза. Әнә шул чишмә башында аркылы ятказз авыр тиш. зарны азып, чишмәне карап-чистартып, тәрбияләп торучы 80 яшьлек нык, таза бадәнле ил агасы- авыз аксакалы белән чагыизтырам мин татар әдәбияты чишмәсе сагында торучы олпат «Казан утзарыхн. Соңгы елларда журнал үзенчәлекле әдип Р. Сибатны ачты; һич көтмәгәндә Т. Ахунҗановның (әдәби тәхәллүсе Т. Таһиров. заманында зур түрә-өлкә комитеты секретаре булган бу кешенең изундый каләме бардыр дип.
кайтты, бичара. Тын алулары, исләре чит. үз Хәмзәмнең өемдә.исләре сенеп калган, шуларны булса да иснәп яшим, ди бакыр. Урман башы Жәннәт әбинең үткән шимбәдә мунчасы янып китте. Бик кызу яга иде шул мунчасын, чабынырга ярата иде. Авылда күңелсез хәбәрләр йөреп тора әле улым. Фатыйма әбиеннен оныгы-дивана Зәбирә кемнәндер ашанып. кыз бала тапты. Кайсы явызы шул бахыр Ходай бәндәсенә бәгыре җитеп кул сузды икән°!-диде. әнисе авыр сулап.
Зариф дертләп китте. Үзе дә сизмәстән:
—Кемнән икән?—диде.
—И-и-и. улым, акылы тулы түгел бит анын. бичараның, жит- мәсә теле юк. ни сөйләсен, дәшми. Баласы тугач үзе гел елмая, нарасыен күкрәгенә кысып алга-артка бәвелеп тик утыра иде. диләр.
Тагын шуны сөйлиләр: имештер. Зәбирә бахыркайны, теге йөзе кара ир. бәдбәхет, бер муен чылбырына алдатып алган имеш, диләр Карт нәнәсенен үзенен бер аягы җирдә, берсе гүрдә, бу кайгыга түзелмичә түшәккә егылды, районнан килеп Зәбирәнең баласын балалар йортына алып киттеләр.
Бик тарткалашты диләр, бик дулады, ди. Зәбирә, телсез авызы белән өч көн әллә елады, әллә улады, безгә чаклы ишетелеп торды тавышы, бахырнын.
Баланы алырга килгән шәфкать туташы, жәлләп, инәсе муенындагы чылбырны баласына алып кидергән, бәлки берзаман. миһербаны килеп, атасы үз нарасыен килеп алыр, билге булсын дип әйткән, ди.
Өч көннән сон. тагын да хәле начарая башлагач. Зәбирәне диваналар портына озаттык. Бөтен авыл елап калды.
Зариф башына таш ишелеп төшкәндәй хис итте үзен. Эчке халәте тышка чыкты, тамак төбенә йодрык хәтле төен килеп тыгылды, күз аллары караңгыланды. Ул тиз- тиз атлап бәрәнге бакчасы аша елгага төшеп китте.
Чынмы бу? Булырга мөмкин- ме? Бер мизгелдә мен сорау үтеп китте башыннан... халыкчан телгә ия, дип уйламаган идем) журнал аша шәп әсәре укучыларга барып иреште. Факил Сафин романнарын да кызыксынып укып барам.
Кайчак, донья булгач, точе. ялтыравыклы сүзләр дә сөйләргә туры килә. Ә «Казан утлары» хакында суз чыкса, һич кенә дә ялтыравык суз түгел. ә бәлки күңелең түреннән чыккан ихлас сүзне сөйлисең. «Казан утларынның иң тәүге, иң беренче укучылары-безнең «Идел-Пресс» басмаханәсе хезмәткәрләре! Әле басылып кына килә торган, яңа «табадан төшкән» журнал битләрен (аны әле кисәргә дә, төпләргә дә өлгермәгәннәр, йә ул берәр повесть, поз- ма йә хикәянең бер кисәге була) станок артында ук укып торалар. Журналга, туган телебезгә булган мөнәсәбәтне ап-ачык күрсәтүче күренеш бу. «Болай булгач, яшибез, милләт буларак яшибез!»-дигән сүз бу!
«Казан у т лары »-м өх т әрәм журнал, аны бар итүчеләр дә- мөхтәрәм коллектив. Биредә зшләүче хезмәткәрләрнең һәркайсының тормышта, әдәбиятта уз урыны бар, яшьме ул, инде буын ныгытканмы, йә булмаса аксакал булып киләме, «Казан утлары» дигән олуг исемне, символны үз җилкәсендә йөртә торган олпат затлар, каләм осталары алар. Журнал янә бик куп еллар халкыбызга хезмәт итсен, яңа иҗат җимешләре белән сөендерсен, Тормыш мәктәбе. Тормыш Китабы дигән исемгә киләчәктә дә лаек булып калсын, бәрхеткә төрен йөртерлек журналыбыз ул!
Былтыр, гастрольдән сон, берничә көнгә ялга кайткан иде ул.
Җәй ахыры, тик көз башы түгел әле. Дөнья-бала тапканнан сон рәхәтләнеп йокымсырап изрәп ял итүче ана шикелле. Сулар тын инде, тыныч, ләкин җып-җылы. Агачларга бераз сары иңгән, тик табигать әле яшьлеген югалтмаган. Анда-санда куакларда кара, кызыл бөрлегән шаян кыз шикелле күз кысып үзенә чакыра, инде таҗдарына тимгел төшә башлаган ромашкалар, кыргый клевер чәчәкләре рәхәт ял итә. сукмак читләп бар куәтен, җанын биреп шайтан таяклары йодрык хәтле ал чәчәкләрен «менә мин нинди», дигән төсле масаеп кояшка сузган. Көмешсу өстендә буй җиткән каз-үрдәк канат кагына, кырчын таш арасында энә буе вак балыклар җил чемчи.
Зариф тынычланып ял итәр өчен икенче ярга йөзеп чыкты Әнисе дә: «Шунда елгага якын гына гөлҗимеш куаклары бар иде. иренмәсән әзрәк җимешен җыеп алып кайт әле, улым, кыш көне үзе бер дару ул»,- дип әйтеп калды. Зариф ялангач тәнен кояшка куеп, комга күмелеп, рәхәт изрәп озак ятты.
Җылы, алтынсыман елга комы анын кайнар тәнен рәхәт иркәләп аякларыннан, янбашларыннан, күкрәкләреннән, эченнән җиргә коела. Күңел әллә нинди тауларны җимереп, кыялар актарырлык дәрт һәм киеренкелек белән каядыр ашкына, тынычсызлана, талпына иде
Бу халәттән аны кинәт су чәчрәгән тавыш уятып жибәрде. Ул башын күтәреп аргы якка карады Елга аша кемдер бу ярга йөзә иде.
Зариф аптырап калды, җәй ахырында аннан башка тагын кем җөрьәт итеп су керә икән? Бала-чага түгел, колачы кин. ныклы беләкләре су өстендә ялтлап-ялтлап китә, ялангач янбашлары, ныклы аяклары хәрәкәт уңаена ак балык сырты шикелле янып-янып су өстендә чагылып ала. м
Йөзүче бу якка чыкты, яр буена аяк басты. Бу шәп-шәрә хатын- кыз иде. Хәзер генә танып алды Зариф аны Зәбирә Дивана Зәбирә, әпә Зәбирә дип тә йөртәләр иде аны авылда. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, Фатыйма әбисе кулында тәрбияләнгән бу кыз, бала чакта телсез дә, исәр дә түгел иде.
Зарифтан өч сыйныфка түбәнрәк укыды ул. Шулай да олырак егетләр ана игътибар итәләр иде инде
Дулкын-дулкын булып иңнәренә таралган җитен төсле чәчләре, кара куе керфекләр белән уратылган күкчәчәкләр шикелле зур зәнгәр күзләре, яшь булса да инде билгеләнеп килгән зифа буе күпләрне жәлеп итәчәк иде, үсеп җиткәч.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич унмас, дигәннәр Бәхетсезлек аяк астында икән шул Көз көне мәктәп балалары колхоз бәрәңгесен чыгарырга барганда, «Беларусь» кинәт тарттырып җибәрә һәм арбага төялгән балалар арасыннан Зәбирә егылып төшеп анын югалта. „
Озак ятты ул район һәм шәһәр хастаханәләрендә. Кайтканда ул элеккеге Зәбирә түгел иде, әйтерсең, алыштырып куйганнар Ул телдән язды, хәтерен югалтты, сөйләшмәс һәм кеше белән аралашмас булды, алмашына башлады.
Шул Зәбирә йөзеп чыкты елганын бу ярына һәм ул шәп-шәрә иде Зариф торып басты. Матур иде кыз, ап-ак шикәр шикелле зифа тәненнән энже-энҗе тамчылар тәгәрәп аяк астындагы алтын комга төшеп югала Бәллүр шикелле ике тамчы тулы күкрәгенең пешкән чия төсле бүртеп торган очларына кунган, чәчләре дулкын-дулкын чуалып ачык иңнәрендә ята «Горгона» кебек, дип, ирексездән соклануын яшерми уйлап алды Зариф.
Кыз башта куркып киткән кебек булды, ләкин аның игътибарын шунда ук Зариф муенындагы медальон җәлеп итте. Ул тартынмый-нитми якын* ҮК килеп шул медальонга үрелде Зарифка әйтерсең ут капты, анын тыны кысылды, йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөп-
дөп тибә башлады. Ул бер кулы белән кызны биленнән кочып алып үзенә тартты.
<Ошыймы?-дип сорады Зариф аннан, калтыранган тавыш белән,- миңа гөлҗимеш жыешсан. бүләк итәм үзенә».
Кыз су буен яңгыратып көлеп җибәрде, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй өн ишеттерде. Зариф аны биленнән кочаклап урман арасына алып кереп китте...
Икенче көнне Зариф, ашыгыч эшем бар, дип, ялы беткәнне дә көтмичә, тиз генә җыенды да иртә таннан шәһәренә тайды.
өн тынычлыгын тынлап ятудан да серлерәк, гажәбрәк нәрсә бар микән авыру кеше өчен бу дөньяда.
Менә ул-син яшәгән, яраткан, нәфрәтләнгән, шатланган, кайгырган, өметләнгән һәм өметләреңне җимергән, ләкин бик кадерле булган дөнья. Ул якын гына кебек, синең күз алдында гына, синең янында гына, сине уратып алган, сиңа таныш та, үз дә, ләкин шул ук вакытта инде ул читтә, ифрат еракта, ул инде сиңа ят та, дошман да, сиңа битараф та, салкын да кебек. Бу дөнья үлем түшәгендә ятканнарга бөтенләй икенче үлчәүләрдә үлчәнә, икенче яссылыкта ята икән.
Ә монысы хәзергесе-ач күзләре белән сине үтәдән-үтә тишеп караучысы, очлы озын тырнакларын күкрәгеңә батырырга әзер торганы дәһшәтле дә. шул ук вакытта серле дә иде. Ул аяусыз һәм куркыныч, шул ук вакытта аны анларга, төшенергә тырышу, тиздән, бик тиздән үзеннен инде аныкы булачагыңны тою хисе кире этәрә, һәм шул ук вакытта котылгысыз рәвештә үзенә тарта. Зариф, авыртулары вакытлыча булса да поскан арада, эчке бер кызыксыну белән бу ике халәт—ике дөнья арасындагы аермалылыкны аңларга тырышты.
Менә аның куллары, кайчандыр җимертеп эш эшләрлек булган ныклы мускуллары, күпме хезмәт иткән-язган, исәпләгән, аш-су җыйган, күпме гүзәл хатын-кыз тәненә, чәчләренә кагылуын калтыранып көткән озын көчле бармаклары... Беләкләре хәзер тиресе бушап-буш оек кебек сәлперәеп калган, сары, зәңгәр тырнаклары тырпайган, бармаклары кадаклар кебек шыксыз һәм кансыз...
Тегесе—исән-сау чактагысы—ваемсызлык, мәгънәсез максатлар артыннан чабу. дан. шөһрәт, байлык, казанышлар эзләү, үз фикерләреңнең дөреслегенә инанырга тырышу һәм башкаларга да шуны исбатларга омтылу, вак күңел ачулар белән урап алынган, сонгы чиктә өч тиенлек дөнья мәшәкатьләре эчендә эрү, юкка чыгу, көлгә әйләнү. Бик кирәкле нәрсәләргә юлыгып аймылышта калмады микән, күрмичә, сизмичә үтеп китмәде микән ул аларны, кул сузымы арада гына калмадымы икән ул яшәү мәгънәсе дигән нәрсә Зариф өчен?
Нигә монысы-бу халәте, бу дөньясы, ягъни әҗәл якасындагысы шомлы әйдәү, серле пышылдау, кайдадыр каерылып, газапланып ашкыну, алгысу һәм гаҗизлек белән тулы?
Ул күзләрен зур ачып. Европа стилендә эшләнгән затлы йорт җиһазлары өстендә тәрәзә аша төшкән тәүге нурлар яктысында акрын гына, сизелер-сизелмәс балкыш булып тибрәлгән тузан бөртекләрен, мен тапкыр күреп тә игътибар итмәгән тәрәзә төбендә балкып чәчкә аткан кактус гөлен, нигәдер кыш уртасында уянган чебеннең пыялага бәргәләнүен, ябылып бетмәгән краннан тамган сунын яшәүне исбат итеп тып та тып, тып та тып тамуын—кинәт бар күзәнәкләре белән тойды. Нәкъ менә шушылар яшәү сере, яшәү мәгънәсе икән! Менә нәрсәләрне ишетергә, күрергә вакыт җитмәгән... Һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк булган... Мәңгелек алдында барыбыз да тузан гына... Уйлары аны яналан хатирәләрен барларга, һәрберсенә соңлап булса да үз бәясен бирергә чакырды.
Т
Әминәгә ашыгып өйләнде ул Зәбирә белән булган хәлдән сон. нык курыкты егет, вөҗданы җәзалады, нигә кагылды ул ана. нигә Ходай колын-гөнаһсыз кызны нәфесен тыя алмый файдаланды9 Мәскәүгә укырга китәр алдыннан, психик авыруларны дәвалау больницасына барып. Зәбирәне эзләп табарга булды ул. аны вөждан газабыннан бигрәк тә бу хәлгә ышанмау этәрде Дежурда торучы шәфкать туташы журналдан карап Зәбирәнен ничәнче палатада икәнен әйтте: «Буйный түгел. очраштыра алабыз».-диделәр. Ерак туганы дип таныштырды ул үзен
Төрмәдәге кебек рәшәткәле һәм тимер ишекле кысан гына бүлмәгә керттеләр Зарифны Артыннан шалтыр-шолтыр ишек бикләнде. Күп тә үтми әзмәвердәй санитар чандыр гәүдәле, ап-ак йөзле. Зәбирәгә бер жире белән дә охшамаган кызны алып килде. Өстендә соры килешсез халат, дулкынланып иннәренә таралган чәчләре урынына кырып алдырылган такыр баш. Кочагына тастымалдан бәби шикелле нәрсә төреп күтәргән.
Зариф куркып китте, танып килеп ябышса? Санитар Зәбирәне Зариф каршындагы урындыкка алып килеп утыртты -Менә бу. синен брат. Забирочка».-диде ул ана. «Ныклабрак кара әле. таныйсынмы?» Зәбирә күзләрен күтәреп Зарифка карады Йә. Хода, шул ук күхтәр. ләкин алар буп-буш. Аларда котып салкынлыгы, алар хиссез һәм хәрәкәтсез. Күзләр Зарифка бактылар, бер генә мизгелгә аларда нидер уянгандай булды, ниндидер киеренкелек белән күз каралары кинәйде Ләкин шул ук секундта алар тагын сүнде, тагын куенындагы төргәккә юнәлде. Зәбирә алга-артка чайкала-чайкала «бала тибрәтә» башлады Санитар: «Сезне таныдымы? Бахыр көне-төне шушы төргәкне бала урынына тибрәтә, кулыннан да төшерми, юньләп ашамый да. эчми дә. хәле бер дә яхшыру ягына түгел».-диде.
Зариф, алып килгән күчтәнәчләрен калдырып, авыр күнел белән чыгып китте. Артыннан тимер рәшәткәле авыр ишек шалтор-шолтыр ябылып Зәбирәне мәңгелеккә үзенә йотты.
Кайгысын һәм үкенүен басар өчен эчеп тә карады Зариф, ләкин файдасы тимәде. Күз алдында боз шикелле хәрәкәтсез күзләр генә иде Колагында гел шалтырап ябылган ишек тавышы чынлады
Мәскәүгә китәргә бер атна калуга ул Әминәне очратты Китапханәчеләр әзерли торган техникумда укый иде кыз. Үзеннән ике яшькә генә кече. Басынкы авыл кызы, үскән чагында чама белән дөнья көтүче тәртипле гади колхозчы гаиләсендә гөнаһ һәм савап, яхшы һәм яман, бар һәм юкнын нәрсә икәнен анлап үскән кыз иде. Бер күрүдә ошатты аны Зариф Жыйнак кына урта буйлы, тотышы гади һәм оялчан. Инде күп кызларны күреп, аларга үз бәясен биреп өйрәнгән егет. Әминәдән яхшы хатын һәм кайгыртучан ана чыгасын чамалады
Зәбирә хакындагы газаплы уйлар да ераграк яшеренгән шикелле булды. Алар ашыктырып кына ЗАГСка керделәр, кызнын әниләренә кайтып тиз генә никах укытып алдылар. Әминә укуын дәвам итеп калды. Зариф Мәскәүгә очты
Мәскәүдәге уку Зарифка күп нәрсә бирде, зур киңлекләр ачты, кызыклы шәхесләр, өр-яңа дөнья белән таныштырды Фикер һәм хис офыклары кинәйде. белем сандыгы баеды
Ул арада Әминә Азат исемле малай табып үстерә торды Мәскәү матур һәм шаукымлы дөнья, ул үзенә әйди. йота, күзләрне камаштыра, кыйблаларны саташтыра. Әз-мәз «шаярулары» булмады түгел Зарифның Мәскәүдә ләкин Зәбирә белән булган хәл аның баш очында утлы кисәү кебек гел кисәтеп торды. «Шашма», «шашма», «шашма»
Укудан сон үз шәһәре аны көтеп һәм кин колач жәеп каршы алды ТҮЛӘ абзыйлар да ана зур игътибар бирделәр, ярдәмнәрен жәлләмәделәр, чөнки Зарифка зур өметләр багланган иде. милли театрны дөнья киңлегенә MI иапыпга кирәк иде Үзе дә әллә яшьлеге, әллә тәвәккәллелеге аркасында моңарчы КУЛ «юнылмаган сәнгать ысулларын, яңалыкларын кулланып.
кыю экспериментлар кертеп, иске сәхнә әсәрләренең дә миллилеген һәм халыкчанлыгын югалтмыйча тамашачыга янача ачты, көтелмәгәнчә эзләнүләр белән көне-төне эшләде Тәүлегенең унбиш-егерме сәгать вакыты эш белән үтте.
Инде картаеп, катып, теше-тырнагы белән яңалыкка карышкан «иске гвардия»нен күбесеннән жайлап-майлап. исем-фәлән, персональ пенсия-мазар бирдереп. бенефисларын үткәреп котылырга тырышты Театр труппасына күбрәк яшьләрне жалеп итәргә омтылды. Анын девизы «Сәхнә—яшьлек өчен!», «Картлык чама белән, яшьлек чамасызлыгы белән шәп!»-иде. Күп тә үтмәде ана театрның баш режиссеры вазифасын йөкләделәр. Ат кебек эшләүләр һәм республика житәкчелегенен ярдәме белән театр ил күләмендә игътибар казана башлады. Бигрәк тә төрки дөньяда даны күтәрелде. Эш булгач аны күрсәтә белергә дә кирәк иде, катлаулы декорация, кыйммәткә төшкән костюмнар дип тормадылар (хөкүмәт алар өчен акча жәлләмәде), бөтен Урта Азия, Себер. Кавказ, хәтта Балтыйк буе шәһәрләренә дә гастрольләргә йөрделәр. Шулай театрның бәһасе күтәрелде, республиканың даны артты. Зариф өстәлендә мактау грамоталары, дипломнар, күкрәгендә медаль-орденнар, яхшы һәм иркен фатир, кыйммәтле йорт җиһазлары артты
Тик бәхет дигән нәрсә генә баеган саен кими барды. Гаилә учагы сүрелә. Әминә белән аралар салкыная төште. Уллары Азат әтисе тәрбиясенә түгел, подъезд дуслары карамагына күчә барды. Зариф күп вакытларын эштә, командировкаларда, гастрольләрдә үткәргәнгә, ялгызлыктан газапланган Әминә бар назын малаена бирергә тырышты, тик «Ана күнеле балада, бала күңеле—далада»,—дип халык юкка әйтмәгән шул. Иркә һәм үзсүзле булып үсте уллары. Мәктәпне тәмамлагач, нефтьчеләр әзерләү институтына керде, дуслары артты, эчкәләп кайта башлады.
Инде куып чыгарабыз, дигәндә әтисе аркасында тагын укуында торып калды Наркотиклар куллана башлады Азат. Гаилә һәлакәткә табан тәгәрәде. Ике арага эремәслек салкынлык керде Әминәнен сарыф ителмәгән мәхәббәте, күнел җылысы аяусыз ут кебек сиздермичә эчтән генә үзен-үзе ашады. Җыелган байлык та, туклык, дан да инде аны кызыксындыра алмады Чамадан тыш кулланылган наркотиктан соң уллары бу дөньядан китеп өч ай үтүгә, өендәге бернигә дә кагылмыйча, бер тиенгә дә тимичә, бары тик өс киемнәрен генә алып, инде пенсия яшендәге Әминә, авылына— картаеп барган ялгыз әнисен карарга кайтып китте. «Мине эзләп йөрмә, безнең арада берни дә калмады. Мина синнән берни дә кирәкми, пенсиям җитә, аерылышу гаризасын язып киттем»,- дигән иде ул соңгы язуында.
Зариф аптырап калды. Бу анын өчен яңалык иде. Әминә!? Әллә читтә күңел ачулары, хатын-кызлар белән шаяргалауларын белгәнме ул?! Хәер, белмәгән дип уйларга мөмкин түгел иде, чөнки ул алардан әллә ни сер ясамады, чөнки боларнын берсе дә чын нәрсә түгел икәнен үзе дә. Әминә дә анлый дип уйлый иде ул. Әминә беркайчан да әр яки битәрләү сүзе катмады ана. бигрәк тә соңгы елларда шуклыкларын күрмәмешкә салышты. Үзенең инде Зариф өчен карт икәнен анлый иде ул Сәнгать дөньясында, сихри әкият дөньясында яшәгән Зарифның күнеле мут икәнен белсә дә әрнүләрен сиздермәде. Гомер буе икәү яшәп тә. ялгызлыктан көл булган күнел төбендәге сонгы кузлар уллары үлү белән бөтенләй сүнде. Улын күмеп кайткач бер генә сүз әйтте Әминә ана: «Син гаепле!». Кайгыдан бөгелеп төшкән Зариф дәшмәде. Атар бөтенләй сөйләшмәс булдылар. Бары эштә генә юаныч таба иде Зариф Көне-төне эштә янды, кайгысын шунда басты.
Бүлмә җыештыручы, какча буйлы, ап-ак, чирләшкәгә охшаган идән юучы кыз Зарифнын башын тотып, бертуктаусыз тәмәке көйрәткән чагында кереп, сүзсез генә юыштырып-җыештырып йөри дә, ишек төбендә тукталып озак-озак карап тора иде.
Театрда Зарифнын кайгысын барысы да беләләр. Хатыны киткәч
аГыи** ТӘ авь|р икәнен анлап торалар иле Идән юучынын «Зариф а ь _• се»ен өчен нәрсәдер эшләргә түгелме, бәлки берәр ярдәм кирәктер.» дигән сүзенә Зариф башын күтәрде. Ул сигаретын көл савытына басты да: «Кем сез, ә, әйе бит әле. юк, сенлем. кирәкми, рәхмәт, менә көл савытын гына юыгыз да...» Ул урыныннан торып көл савытын кызга сузды. Зәп-зәнгәр күкне хәтерләткән күзләр-бу ап-ак яоык оиттә ике зөбәрҗәт кебек күзләр генә яна иде Яулыкны күтәреп колак яныннан бер дулкын кара чәчләре килеп чыккан Бик таныш һәм оик якын кебек тоелды Зарифка бу күзләр. «Чирләмәсә. чибәр генә буласы икән бу бала»,-дип уйлап алды ул.
«Сез кайчаннан бирле эшлисез биредә, сенлем. мин сезне беренче күрәм, исемегез ничек?
«Әи. Зариф абый, мин бит инде театрда ярты ел эшлим, Нәҗибә минем исемем, сезнен бүлмәне җыештыручы хатын декретка киткәч, мина юарга куштылар. Иренмим, җыештырам, акчасы күбрәк булыр. Сезнең бүлмәне мин инде ике атна юам, сез генә гел эш белән мавыгып, мине күрмисез, чүп савытын аягыгыз белән генә этеп куясыз. Шуна күрә бүлмәгезне, йә сез кайтып киткәч, йә сез килгәнче иртән юып алам.»
«Алай икән, гафу ит сенлем, бик мәшәкатьле чагым, кайгылы вакытым. Улымны җирләдем, хатыным миннән китте.»
Аның бу кызның күкрәгенә сыенып туйганчы елыйсы килде Ирексездән күзләренә килгән яшьләрне сиздермәскә тырышты.
Зариф тукталып калды, ни өчен әйтте әле ул кайгысын беренче күргән кешегә?
«Абый, хәлегезне аңлыйм, авыр икәнен беләм. Ходай ярдәм бирсен, бик бетеренмәгез. Коръән күп еларга кушмаган, күп еласаң мәет су эчендә ята, ди иде минем Галимә апам Мәчеткә барып хәер бирегез, кайгыгыз басылыр.»
Бу инде күпләр кебек күңел булсынга әйтү генә түгел, чын йөрәктән әйтелгән, гади генә, кешеләрчә юату сүзләре иде.
«Ярый, сеңлем, барыгыз, ишекне ябып чыгыгыз», диде Зариф һәм берүзе калып, улын җирләп, хатыны киткәннән сон беренче тапкыр ана кешеләрчә якты, җылы итеп дәшүдән күнеле тулып, елау урынына яралы ерткыч кебек ыңгырашып өстәлгә капланды.
Ничек болай булды соң бу? Кайда хата җибәрде ул? Бердәнбер улынын фаҗигасендә дә, Әминә әйтмешли, ул гына гаепле микәнни9 Ә гаилә җимерелүгә?
Дөресен генә әйткәндә, артык яратып яшәмәде ул Әминәне Ләкин күнеле тыныч иде. Гаилә, кайтып керер өй. өйдә сине көтүче кемдер бар, җитмимени шул? Җитмәгән икән шул. Ул роль алыр өчен, зур сәхнәгә аяк басар өчен барысына да әзер иде Яшь артисткалар белән рестораннарда, су буйларында, сауналарда типтергәндә, анын гаиләсе, иң якын кешеләре фаҗига кичергән Әминәсе барысын да белеп, анлап торган, бала атасыз үскән. Анын җылысы җитмәгән ин якын кешеләренә. Димәк, ул гаепле булып чыга
Икенче көнне ул хатынын алырга авылга кайтып китте. Бәбкә үләне баскан ихата, ап-ак итеп кырып юылган күтәрмәдә ак ситсы күлмәктән бәләкәй генә калган әбисе утыра Әминә анын ап-ак чәчләрен тарап үрә иде. Ничә еллар ялгыз калган әбисен дә кайтып күргәне, игътибар биргәне юк икән бит анын.
Әминәсе дә әнисенә ошап бара икән. Кайгыдан бәләкәй генә калган, бөрешкән Ул күзләрен күтәреп Зарифка карады Сүзсез дә барысы аңлашыла иде Чакматаш кебек каткан иде Әминәнен күңеле Ике генә сүз әйтте ул: «Юк! Йөрмә!» Бу ике сүздә тыгызланып йомарланган тау шикелле рәнҗеш тә. үпкә дә. нәфрәт тә бар иде
Авыр уйлар белән кайтты Зариф шәһәргә. Ул туры театрга китте Сәхнәдә спектакль бара Театрда спектакль барган чакта гына була торган
киеренке тынлык, ул бүлмәсенә үтте. Бүлмә ачык иде. Нәҗибә бүлмә идәнен юа. һәрбер хәрәкәте, гәүдә йөреше эшенә шулкадәр тач туры килә, ул бер дә кирәксез һәм артык хәрәкәт ясамый, «лентяйка* биюче җитехтеге белән бүлмә почмакларында, кәнәфи, өстәл асларында «биеп* ала да, чиләк тулы суга чума. Өйрәнеп беткән оста куллар җәһәт кенә чүпрәкне чайкап боралар да яңадан эшкә тотыналар. «Чын мәгънәсендә һәр эшнен остасы булырга кирәк, ул үзенчә бәхетле».-дип уйлап алды Зариф Нәҗибәгә сокланып. Ана бу дөньяда җан кыеп көрәшергә, җәмгыятьтә үз-үзеңне, вазифанны. дәрәҗәңне югалтмас өчен бар көчеңне биреп эшләргә, теш-тырнак, терсәк белән төртешергә, интригалар белән шөгыльләнергә, «зур» абзыйларга ярарга тырышырга кирәкми. Аның тормышында, эшендә яман да. мәкер дә, алдау һәм алдану ачысы да юк, дип ирексездән көнләшеп куйды Зариф.
Нәҗибә чүпрәк борган җиреннән башын күтәрде, турайды: «Зариф абый, кайттыгызмы, ничек?»
«Берничек тә түгел, сеңлем, апаң кире кайтмады.»
«Яхшы түгел, алай олыгайган ирне ташлап китү, менә минем якын кешем булса, мәнгегә дә ташламас идем. Сез кайгырмагыз, әгәр кирәк икән мин сезнен йортыгызны җыештырырмын, ашарга пешерермен, керегезне юармын, мина бу эшләр һич кенә дә авыр түгел, көндез мин барыбер бушмын».-диде Нәҗибә чын күңелдән.
«Рәхмәт, сеңлем, гаиләгездә ачуланырлар бит?»
«Минем беркемем дә юк. абын, мин бит детдом баласы. Әнием үлгән, әтием бөтенләй булмаган, мине башта күкрәк балалары йортында асраганнар, аннары үсә төшкәч, детдомнан детдомга күчереп йөрттеләр. Бер генә якын кешем бар иде минем, тәрбияче Галимә апай. Мәктәпне тәмамлагач һөнәр училищесында пешекчелеккә укытып чыгарды, аннары үзенен бәләкәй генә коммуналка фатирына пропискага кертте. Олыгайган иде инде, беркеме дә юк. авырый иде. һөнәрем буенча эш булмады, урам себерүче булып эшкә урнаштым, көндезләрен-төннәрен авыру Галимә апаны карадым, иртәле-кич урам себердем, подъездларны юдым. Галимә апа дөнья куйгач, үзем дә кар көрәп, суыкларда урам себереп сәламәт-легемне югалта яздым, шуннан сон бәхеткә каршы, шушы матур, җылы театрга эшкә урнаша алдым.
Әй. матур да инде монда, әкият дөньясы кебек, их минем дә әтием-әнием булса, мине укытып чыгарган булсалар, мин шушындый сәхнәләрдә уйный алсам... Юк шул, андый бәхет мина эләкмәде. Нинди каты бәгырьле әти мине ташлап киткәндер инде, нигә әнием үлеп калгандыр, нигә әтием мине эзләп тапмаган икән, кем икән ул? Бик зур генерал микән, начальник микән'.’ Яхшы кеше булса, мине ташламас иде, әллә берәр эчкече, я берәр бомждыр әле. и
Мин барыбер ялгыз түгел, абый, өемдә песием бар, «Йомшак» атлы, бик акыллы, паласны пычратмый, тартма белән ком куям да, мин өйдә юкта, шунда утыра, ә кайткач тышка чыгып керә, шулай булгач мин ялгыз түгел. Менә хәзер сез бар. сезне тәрбиялим. Тартуны ташларга кирәк сезгә Беләсезме, сезгә витамин җитми, мин сезгә үләннәр кайнатып алып килермен, бу «Боржоми»-фәлән агу гына ул, аларны эчмәгез башка»
Зарифнын күнеленә инде олыгаеп барган Нәжибәнен бала кебек беркатлы самими такылдавы сары май кебек рәхәтлек бирә, тынычландыра, юата, кадерле әнисе кебек иркәли, кайгырта сыман тоелды ана.
Тормыш үзенекен итте. Яралар төзәлә, югалтулар әкренләп онытыла барды. Дүрт айдан сон алар Әзәрбаижанга гастрольләргә очтылар. Шунда танышты якыннан Зариф Альбина белән. Сәнгать училишесын яна бетереп, массовкаларда уйнаучы кыз үтә дә үткер һәм чая иде. Ә көлүе чишмә чылтыравы шикелле. Ирексездән шул көлүе җәлеп итте Зарифны. Талант ягы чамалы булса да буй-сыны зифа иде Альбинанын. Альбинага ул үлеп гашыйк булды.
ианино өстендәге сәгать иртәнге алтыны күрсәтә. Зариф дарунын көче бетә башлаганын тойды. «Ерткыч» өнендә кыбырдый, үрсәләнә башлады Менә анын өн авызыннан ин беренче йонлач аяклары белән озын кәкре тырнаклары күренде, менә әкренләп жанвар дисән жанвар түгел, куркыныч тәмуг женнәре шикелле ямьсез борыны, ыржаеп торган тешләре күренә башлады.
Зариф көч-хәл белән күтәрелеп чираттагы даруын капты. Йокылы- уяулы халәт аны акрын гына тагын томанга урый башлады.
Кинәт телефон шылтыравы аны уятып жибәрде Күзләрен ачуга тан яктылыгы сызылып кына тәрәзә аша бүлмәгә үгә башлаган иде Тән берни дә сизми Чирнен көн-төн буе котыргыч эшеннән арып-алжып торган иртәнге ял вакыты иде
Тагын телефон чынлады Зариф авыр гына үрелеп янындагы тумбочка өстеннән трубканы алды Ул арада күрше йокы бүлмәсендә Альбина да трубканы күтәрде Зариф трубканы кире салырга теләде, ләкин телефонның икенче башында ир-ат тавышы ишетеп сөйләшүгә колак салды
—Привет.
—Привет.-диде Альбина.-нигә өйгә шалтыратасын, мин бит сина үзем хәбәр бирермен, дидем, нәрсә булды?
—Дорогая, поездканы тизләтергә кирәк, дача хуҗалары бүген кич юлга кузгалырга булганнар, ниндидер ашыгыч эш бугай Сәгать өчтә сөйләшенгән урында бул Мин сине шуннан алып китәрмен
—Нигә алай, син бит икенче атнада барабыз, дигән иден Мин бит теге картны больницага урнаштырып китәргә тиеш идем Нәрсә эшләргә сон?—диде Альбина.
—Берни дә булмас әле үл үләтенә бер атна эчендә, калдыр да кит. ашарына хәстәрлә дә. Әле үз аягында йөри булса кирәк бит
—Шулаен-шулай да...
—Ярар, пока, жду. целую
— Бу атнада нотариусны чакыртып завешаниесен дә алдырырга иде бит әле. Әллә үлеп китәр . Теге карчыгы судлаша башласа?!
— Ну ладно, икенче атнада эшләтерсең әле. аңынчы гына үлмәс, витаминнар бир
Зариф бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән иде Бу-үзе укытып, үзе артист ясаган, герой образларын уйнаучы егет иде. Ул акрын гына трубканы куйды.
Картлыкны алдатып, батып барган кояшны куып тотарга тырышып, ашкына-ашкына яратты бит ул бу кызны Бар булган чәчел ми-түгел ми калган хисләрен, җылылыгын, сонгы ин мөкатдәс гыйшкын биреп яратты ул аны. Сонгы юанычым, аккош җырым, син. дия иде ул ана
Яшьлегендә үз хатынына, баласына бирә алмаган назны, хәстәрлекне биреп бетерәсе килде анын Альбинага Анын сыгылмалы назлы кайнар тәне озын нечкә куллары кагылу белән эреп китә иде ул Шуна да берни дә жәлләмәде ул аннан Ин беренче итеп Альбинадан театрның примадоннасы ясады Чибәр иде кыз. ә талант урынына режиссер осталыгы үз-үзе өстендә эшләү, ирнен даны, шөһрәте дә килеп кушылгач егерме биш яшьлек сылудан менә дигән сәхнә гүзәле килеп чыкты
Танылган режиссерның һәм артистның яшь хатыны булып сый- хөрмәттә яшәү бик ошады Альбинага Ин беренче итеп ул ЗАГСка керү мәсьәләсен КУЙДЫ. Зариф бу хәтлесен үк көтмәгән иде.
«Яшәп карыйк әле. гүзәлем, мин бит синен өчен карт инде, бераз көтик» -дисә дә. ай-ваена карамыйча. Әминә белән аерып, үзе белән никах теркәде Ин якын дусты булган Бари гына
«Зариф дус. ашыкма әле. бу Чибәркәен чабыш аты кебек уйнаклап тора тәртәгә кертә алмассың моны тиз генә, өйрәт, үзе дә ияләшсен».- диде.
П
Халык әйтә: «Төнге кәккүк көндезге кәккүктән уздырып жи- бәрә».-ди. Альбина барыбер үзенекен итте Хатыны китеп, ярты ел үтүгә, өйгә япь-яшь. янып торган хатын кереп хужабикә булды. Ләззәтле иле төннәр, таннар балкып ата. кичләр сызылып үзенә чакыра иде. ялкынлы, шул ук вакытта күнел тынычлыгы бирә торган мәхәббәткә сусаган иде Зариф.
«Мин дә яшәгәнмен хатын белән».-дип уйлый иде ул Әминә турында. Гомер буе тәне тартынды, оялчан. кыюсыз булды шул Әминә Зариф арттырып җибәрә башласа, шундук бөрешеп, куркып, оялып кала иде. «Тун тәпәч»,—дип сүгә иде Зариф аны эченнән генә. Шуна да аны тәртәләре еш кына читкә каерды Чит кызлар кыю. оста, усал иделәр. Ләкин алар белән Зариф бушану сизсә дә күнел тутырырлык хисләр таба алмады.
Менә, ниһаять, таптым, дип уйлады ул Альбина турында. Олыгайган көнемдә Ходай мина олы итеп бәхет бирде, барлык бушка үткән елларын, юкка янган хисләрен өчен мә сина. мәхәббәт, дип, китереп тоттырды. Ин затлы туннар. бизәнү әйберләре, кыйммәтле йөзек, алка, беләзекләр алып кидерде. күлмәк-костюмнарын шәһәрнен ин яхшы тегүчеләрендә генә тектерде Кеше арасында Альбинанын үзен култыклап узуы, уйнаса-сәх- нәдә. башкалар уйнаса-янында. затлы яшь хатын белән спектакль премьераларында бергә утыру Зарифка искиткеч горурлык, күңеленә канәгатьлек бирә иде Мин-минлеген назлый иде Кулуарларда Зарифка бертөрле елмаеп, артыннан мыскыллы ыржаеп калган яшь артистларның Альбина тирәсендә бөтерелгәннәрен дә күрмәде түгел, күрде, ләкин игътибарга алырга тырышмады, ышана иде ул хатынына Нәҗибә генә яратмады Альбинаны Аларнын өйләнешкәнен ишеткәч, өйләренә дә килмәс булды. Зарифка арты беләнрәк борылып җыештыра башлады бүлмәсен дә.
«Нәрсә булды. Нәжибә сеңлем. ни өчен үпкәләдең мина, хәлләреңне дә сөйләмисен, песиен
«КАЗАН УТЛАРЫ»НА 80 ЕЛ «QAZAN UTLARI»NA 80 YIL
Фатих Сибагатуллин,
Нурлат районы Лач шәһәренең хакимият башлыгы. Татарстанның халык депутаты
МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗЕК КАШЫ Мин шәхсән үзем "Казан утлары»н алтмышынчы еллардан ук, әле ул «Совет әдәбияты» дип аталган чордан ук даими укып барам. Әмирхан Еники. Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев,
Мохәммәт Мәһдиев кебек әдәбия-тыбызның алтын баганалары белән, изарның әсәрләре белән мин иң әүвәл шушы журнал аша таныштым. Нәкъ менә «Рәшә» кебек. «Өч аршын җир» кебек кызыксынып укыла торган, яңалыкка, фәлсәфи тирәнлеккә, әдәби кыйммәткә ия әсәрләр җитенкерәми хәзер. Детектив белән генә әлләни ерак китеп булмый. Әхлакый-тәрбияви мәсләкне дә күз уңыннан ычкындырмаска иде. Һәрхәлдә, мин «Казан утлары» битләрендә яңа заман, яңа чорның чагылышын да кәшәм. Бүгенге көндә. ни кызганыч, татар язучысының матди хәле, язган әсәрләре очен түләнә торган каләм хакы бер дә мактанырлык түгел. Матди этәргеч булмаса, кызыксыну тумаса әдипнең язу стимулы да шактый кечерәя. Күп миллионлы татар очен «Казан утлары»ныз< 10 меңгә якын гына данәдә таралуы да милли җанлы һәр җитәкчене борчый торган күренеш, дип исәплим. Гомумән, хөкүмәтнең әдәбиятка, милли матбугатка булган карашы тамырдан үзгәрергә тиеш.
Тиздән олуг юбилеен уздырырга җыенучы яраткан журналым — «Казан утлары»ның укучылары күп булуын телим.
ничек9 Әллә гөлҗимешен беттеме, күптән эчергәнен юк».-диде ул. елмаеп, ни өчен Нәҗибәнең үпкәләгәнен чамалап
«Яшь хатыныгыз эчерсен әнә. сез инде ятим дә. бахыр да түгел, алтын баганагыз бар».-диде ул Альбинага ишарәләп.
Нәҗибәнен бу сүзләреннән Зариф көлеп җибәрде.
«Нәҗибәкәй, сенлем. хатын-хатын урынында, син бит минем дустым, серләремне сина гына сөйлим бит. ташлама олы абыеңны».— диде ул уены-чыны белән.
Уйлар-уилар. Менә анын бар ышанычы, күнел юанычы булган җиде ел бергә гомер кичергән хатыны Чит ирләр белән сөйләшә, кайдадыр барырга сүз куеша икән, димәк, инде эшләр еракка кергән.
Зариф янаклары авыртып чыкканчы тешләрен кысты, эчкә баткан күзләреннән ике бөртек рәнҗү яшьләре сакал-мыек баскан ач яңакларына тәгәрәп төште Күрше бүлмәдә Альбина утны кабызды, ефәк халатларын кыштырдатып юыну бүлмәсенә үтеп китте, кранны ачып дүрт кеше сыярлык «джакузи*га су агыза башлады. Ярым ачык ишектән ваннага салган хуш исле өстәмәләрнен исе Зариф яткан бүлмәгә үк җитеп борынына килеп бәрелде. Ул ап-ачык итеп хатынының сылу сыгылмалы тәненең ничек итеп кайнар ванна кочагына чумуын, югалуын күз алдына китерде, йөрәге әрнеп алды. Үзәкләргә үтәрлек ялгызлыктан, эч пошуыннан ул ыңгырашып куйды.
Нигә Ходай ана һаман үлем бирми икән, нәрсә өчен аны шулкадәр каһәрләде икән, нинди гөнаһлары өчен’’ һәм анын алдына аермачык булып тагын бер ялангач сын пәйда булды-Зәбирә-сабый Зәбирә.
Ул алдады бичара Зәбирәне. Зариф һәлак итте бахыр кызны. Ташкенттан кайткан яшел медальонга алыштырып алды ул анын яшьлеген Яшьлеген генә түгел, гомерен дә алды Бер генә гомерме әле. ә анын кызы? Яна туган сабые'.’ Димәк. Зарифнын да сабые, балада анын да каны ага түгелме сон? Тагын кемнеке булсын Август киче, гөлҗимеш кызарган вакыт Май аенда Зәбирәнен кызчыгы дөньяга килә, вакыт шуңа ишарәли Зәбирә үзе ике айдан тилеләр шифаханәсендә, бала сагышына түзә алмый, чире көчәеп һәлак була
«Нинди кеше булдым сон мин.-дип уйлап куйды Зариф-Мин әзмәвердәй, хатын-кызнын һушын алырдай егет, үз илемнен горурлыгы, сүзе дә. зиһене дә үткен сәнгать арсланы. театр йолдызы-үземне яраткан бер генә кешене дә бәхетле итә алмадым9!.*
Кемгә тисәм, кемгә кагылсам да миннән сон учак урыннары, бер уч көл генә кала дип ачынып уйланды ул. Зәбирә. Әминә, улы. менә хәзер Альбина Үзе гаепле түгелме сон Альбинаның шулай булуына9 Кайда үрелде ул олы башы белән Яшь аермасын белми идемени?*
Кайнар ваннада рәхәтләнеп ятты Альбина һич кенә дә шушы ваннадан, инде кабер исе килеп торган карт ире кырына чыгасы, икесе өчен дә ялган булган кәмитне уйныйсы, дәвам иттерәсе килми иде анын Иргә әле. тагын ярты сәгать вакыт бар. дип. вакытны сузды ул.
Кияүгә чыгып, театр йолдызы булып, бар хыяллары тормышка ашу белән. Альбина үзенен ялгышканын аклады. Карт иде аның ире. төнлә йоклаганда авыр итеп тын алулары, чыңгылдап йөткерүләре. Альбинага кызык һәм күңелле булган табын, яшьләр арасында күнел ачышларда ачыктан-ачык эч пошулары, кайнар тәнле, ярсу йөрәкле, уйнап торган яшь хатынның нәфесен баса алмавы, җитмәсә, ярарга, ошарга тырышып килешсез, корсаклы гәүдәсенә яшьләрчә модный футболка, джинсы киеп куюлары аны тагын да көлкерәк. кызганычрак итеп күрсәтә иде.
Альбинага күз ташлаучылар күп булды Башлап сәхнәгә аяк оаскан. герой любовник образын тудырырга ашкынучы, аннан да бигрәк Альбина аша режиссерның үзенә тезген салырга теләүче кешеләр дә аз булмады. Кайберләре теләгенә дә иреште
Ә тезген бушау һич көтмәгәндә, бөтенләй көтелмәгәнчә булды
Бергә яши башлауларына ике ел узуга Зарифнын алтмыш яшьлек юбилеен бөтен республика бәйрәменә әйләндерергә булдылар.
Театр труппасы кичәгә әзерләнә башлады. Иң беренче Альбина катнашындагы спектакльләрдән өзекләр әзерләнде, соңыннан калган спектакльләргә чират житте. кичәнең сценарие төзелде, афишалар, чакыру кәгазьләре басылды Зарифнын тормыш юлын, иҗатын чагылдыручы буклетлар. «Театр һәм режиссер» дигән төсле фотолар белән альбомнар эшләнде, ил җитәкчеләре, күрше республикалардан күренекле шәхесләр, якын дуслар, хезмәттәшләр кунакка чакырылды.
Кичә грандиоз итеп әзерләнде, көтелгәнгә караганда да мәртәбәлерәк үтте. Зарифны чәчәк бәйләмнәре. Почет грамоталары күмеп килте, хәтта «Халыклар дуслыгы» ордены белән дә бүләкләнде. Һәр килгән кунак, берсеннән-берсе арттырырга тырышып. Зарифны мактады. Затлыдан затлы бүләкләр биргәндә «Хөрмәтле хәләл җефетегез белән буш вакытта укырсыз, яки. хатыныгыз—гүзәл Альбина ханым белән кара-каршы утырып чәй эчкәндә...»—дип котлау сүзләре язылган папкалар, затлы сервизлар, тун-бүрекләр, ат бүләк итәбез, дип асыл бизәкләр белән нәкышләнгән йөгәннәр чыгарып бирделәр
Зарифтан бигрәк Альбина арыды. Чөнки ирен котлыйлар, ә аннан күзләрен дә алмыйлар. Асылташ кебек үзенә жәлеп итә иде шул күпләрне Альбина.
Тик ул сер бирергә тырышмады. Ниһаять, алар сонгы кунакны- Ташкент театрынын режиссерын аэропортка кадәр озатып, самолетка утыртып җибәргәннән сон кайтып ял итәргә булдылар. Өйдә Альбина ваннага су агызды, ә Зариф бардан алып бәллүр рюмкаларга затлы коньяк салды.
«Матурым, әйдә, бу жинү хөрмәтенә берәрне эчеп куйыйк та ятып ял итик.»
Алар эчеп куйдылар, арыган тәнгә рәхәт җылы йөгерде. Кунак озата-озата шактый йомшарган Зариф тагын берәрне салды.
«Житәр. җаным, күп була, мин хәзер, ванна кереп чыгам да, синен янга чумам, кара аны. йоклама»,—дип Альбина ваннага кереп китте Зариф чайкала-чайкала йокы бүлмәсенә юнәлде.
Хуш исләр бөркеп Альбина ваннадан чыгуга, ире берни белми йоклый иде инде. Альбина аны иркәләп уятырга тырышты, тарткалап, селкеткәләп карады, ә Зариф, чалкан төшеп, ачык авызы аша авыр тын алып берни белми, сизми йоклап ята иде.
«Нинди ямьсез һәм карт син»,—дип уйлап алды ул.
Альбинаның күзләренә яшьләр килде. Аның дәртле, яшь, кайнар тәне дер-дер калтырана, йөрәге ярсып-ярсып тибә, рәнҗегән һәм үпкәләгән жаны өзгәләнә иде
«Нишләдем мин. нигә кирәк булды бу карт мина. Әнә тигез парлар күнел ачалар, дис коте кал арда бииләр, тиргәшә-талашалар, аннары кочаклашып яратышалар, балалар үстерәләр. Ә бу. хөрәсән, ичмасам, бер бала да таптыра алмады»,-дип өзгәләнде ул.
Авыр уйларыннан аны ишек кыңгыравы айнытып җибәрде. Ул шәрә тәненә кыска ефәк халатын элеп билбау белән генә бәйләде дә ишеккә юнәлде. Ишек тишегеннән ана ак тешләрен күрсәтеп елмаеп, инде бер ай буена котлау телеграммалары ташучы егет карап тора иде.
Альбина ишекне ачты. Егет елмаеп:
—Сезгә тагын телеграмма,—диде.
Альбина егетне өйгә чакырды.
Егет:
— Менә шушында кул тамгагызны салыгыз»,—дип, каләм сузды.
Ул язмый иде. Альбина елмаеп куйганын сизми дә калды:
—Ах, карасы беткән бит монын, әйдәгез кухня ягына үтәбез, көн бик эссе, бәлки сусагансыздыр?!
Егет кыюсыз гына хужабикә артыннан иярде Ирексездән Африка
кызлары шикелле кояшта янган, ялтырап торган озын аякларга, йомры янбашларга, атлаган саен сыгылып торган нечкә билләргә, дулкынланып иңнәренә төшкән куе бакыр төсендәге чәчләргә, шома матур беләкләргә күзе төште. «Нинди гүзәллек, иблис ич бу хатын»,-дип уйлап куйды егет.
—Уз, үскәнем, исемең ничек була, утыр азрак, арыгансыңдыр.
Альбина суыткычтан «Боржоми» алып, нечкә бармаклары белән нәзакәтле тотып, су тулы бокалны егеткә сузды.
— Радик булам мин, ягъни Родион чын исемем, рәхмәт!-диде егет.- Студент мин, каникул вакытында телеграммалар ташып акча эшлим. Альбина телеграммага игътибарсыз гына күз йөгертте дә өстәлгә ыргытты
Чибәр иде егет, яшь иде, унтугыз-егерме яшьләр тирәсе генә. Ап- ак шома маңгай, «ежик» стилендә алынган көлсу чәчләр, зәп-зәнгәр күзләр, елмайган чакта алсу иреннәре арасыннан тезелеп торган ап-ак тешләре күзгә ташлана. Тәненә сыланган ак футболка аша ныклы тыгыз мускуллары кабарып тора.
Альбинаның кинәт башы әйләнеп китте, бу егет алдында үзен бик бәләкәй, көчсез, яклауга мохтаж кеше итеп сизде. Шушы мускулларга сыенасы, башны шушы яшь күкрәккә куеп берегеп йоклыйсы, ныклы мускулларның көчен тоясы килү теләге биләп алды аны.
—Радион, телисезме, бераз коньяк бар?-Ул жавап та көтмичә йокы бүлмәсенә коньяк алырга юнәлде.
Зариф, берни тоймыйча, гыр-гыр килеп йоклап ята иде. Альбина йокы бүлмәсенең ишеген ныклап ябып кухняга узды. Чайкатып та тормыйча рюмкаларга коньяк салды. Хатынның үзенә чакырып торган гәүдәсеннән гажиз булып калган егет бер сүз дә әйтмичә коньякны эчте. Альбина ана якын ук килеп басты, халатының билбавын сүтеп җибәрде, аяк астына елан кебек бөтерелеп ефәк халат шуып төште. Кайнар иреннәр, тотып тыялмаслык теләк, чакыру аларны үз упкынына суырып алды
Альбина егеткә елышкан җиреннән, шәрә ботын егетнен янбашы аша сузып, аяк очы белән кухня ишеген дә ябып куйды.
айнар ваннадан сон Альбинаның салкын душ астында коенганын ишетеп, аның һәр хәрәкәтен белеп-тоеп ятты Зариф. Тик аның күзләрен ачасы килмәде, телефон аша таңгы сөйләшү анын миен айкый, йөрәген кискәли иде. Хәгга тән сызлавын да басып китте бу газап,
Зариф Альбинаны кайчандыр югалтасын белеп тора. Тик болай ук тиз, үзенен күз алдында булыр дип һич кенә дә уйламый иде ул. Үзе үлгәч Альбина аны жәлләр, сагыныр, оныталмас, газапланыр, бик озак еллар үткәч кенә кемне дә булса табар, тик үзен барыбер оныталмас, дип уйлый иде ул.
Ә дөнья-бөтенләй башка, дөнья шулкадәр көтелмәгән, шулкадәр шәфкатьсез, мәрхәмәтсез икән.
—Хәлләрең ничек,-дип янына килеп утырды Альбина Зарифның,- врачлар кичә укол кадап киттеләрме сиңа? Мин хәзер профессор Аскат Нуриевичка шалтыратам, бүген үк сине дәваханәгә салып бераз дәвалап алсын, авыртуларын басылыр-дип «гөрләде» ул ире янында берни дә булмагандай.
«Оятсыз».—дип уйлады Зариф эчтән генә. Тик үзе:
—Юк. минем хәлем яхшы, мин беркая да бармыйм, беркая да!- диде, күзләрен ачмый гына. Күзләрен ачса, Альбина барысын ла аңлар, дип курыкты ул Иң курыкканы үзенең йомшаклыгын күрсәтү иде ана
—Но. Зариф, син бит инде бала-чага түгел, лечиться итәргә кирәк ич, бәлки терелеп тә кайтырсың!
К
—Юк. кирәкми, мин үземне яхшы хис итәм, юкка тырышма мине больницага салырга!
Альбина гаҗәпләнеп калды, аскы иренен тешләп ачуын көч-хәл белән басты:
—Миңа, берничә көнгә авылга кайтырга, әниләрнең хәлен белергә кирәк, гел сине генә саклап ята алмыйм бит инде мин.
—Бар. теләсә кая кит, мин сине тотмыйм, хәлем әйбәт, минем өчен хафалана күрмә...
Альбина кулына тоткан чәйле бокалны бармак очлары агарганчы жан ачуы белән кысты.
—Ярый алайса, үзеңә кара, мин сина яхшылык теләп кенә...
— Рәхмәт. Тик бер үтенечем бар, минем эш бүлмәсен җыештыручы кыз Нәжибәне театрга кереп эзләп тап, монда килергә куш, бер данә ишек ачкычларын аңа бир. Шул булыр миңа синнән зур ярдәм..
—Ну, Зариф, ничек итеп чит кешегә өй ачкычын бирмәк кирәк?
—Бир, мин әйткәч, курыкма, урларга һәм урлатырга бур йә тауар булырга кирәк, ә ул-кеше!
Альбина бер сәгать эчендә киенеп, төзәнеп-ясанып. хуш исләр чәчеп чыгып китте. Артыннан авыр корыч ишек өч йозак белән дөбер- шатыр килеп бикләнде.
Зарифны хатирәләр дөньясы тагын үз эченә алып китте. Менә улы Азатның тугыз яшь вакыты. Улы әтисенә: «Әти, мине «Луна-паркка» алып бар әле. анда карусельләр бар, минем шуларда йөрисем килә»,- диде беркөнне.
Зариф ял көне паркка альт барырга вәгъдә бирде. Шимбә көнне репетицияләрдән сон район башлыгы урман өендә мунча ягып кунак итәргә чакырган иде. Анда, билгеле инде, эчемлекләр, кызлар, шашлык, уха, мунча. Зариф ял көне, кичке унберләрдә генә ушына килеп, өенә кайтып керде Ишектән кергәч кенә ул бүген улын ял паркына алып барырга вәгъдә иткәнен исенә төшерде. Азат йоклый иде инде.
—Сине көтә-көтә йоклап китте,—диде, үпкәле һәм рәнҗү катыш тавыш белән Әминә.
—Эш бит, эш,-дигән булды ул.—Икенче атнада барырбыз инде.
Атракционнын бүген соңгы көне иде,-диде Әминә һәм сүзсез генә үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде.
Мәктәпне тәмамлагач улының чыгарылыш кичәсенә дә килә алмады ул. Чираттагы командировкасыннан «кайтып җитешергә тырышырмын» дисә дә тагын нәрсәгәдер сонлады.
Азатнын күзе аттестат кәгазе алганчы актлар залынын ишегендә булды. Унышларын атасына күрсәтәсе, атасының үзе белән горурлануын тоясы килде анын. Тик бу юлы да әти кеше өлгермәде.
Ах, ул ялгышларны төзәтеп булса икән?! Нигә кирәк булды миңа бу дан, бу байлык, бу шөһрәт, үлем якасында әргәдә бер якын җан иясе дә булмагач, дип әченеп уйланды ул. Театрда инде яна кешеләр, үзе исән чакта да үкчәгә басып, колак артында кычкырып тын алып торучы яшь режиссер. Яшьләр заманы хәзер бу дөньяда. Аларнын үз дөньясы, үз репертуарлары, үз актрисалары, үз тәкәбберлекләре, үз көрәшләре.
Зариф кебек тешсез патриархларны инде алар чынга кабул итмиләр Театрга килгән чакта ихтирам йөзеннән генә игътибар һәм нәзакәтлелек күрсәткән булалар да, берәр сәбәп табып, тизрәк алар яныннан таю ягын карыйлар. Озак авыргач, дуслар, танышлар башта хәл белергә килгәләделәр, аннан алар да онытты. Шулай, гомер сүнә, гомер дәвам итә, дип ачынып уйланды Зариф.
Җилгә очкан еллар, көлгә калган гомер. Бу гомернен театр гына икәнен аңласа иде кеше яшь вакытында. Кулыннан килсә Зариф та яшьлек танына барыр, шул иртәнге чык бөртеге шикелле чиста, гөнаһсыз, әпә, дивана Зәбирәне үзенен яры итәр, кадерләп дәвалар, карар, аннан туган кызчыгын карап үстерер, тәрбияләр, кеше итәр, кияүгә бирер.
оныкларын тәрбияләшер иде Хәзер кызы яки оныгы ана су эчерер, дару бирер, гузгыган чәчләрен тарар, бәлки ваннага салып юындырыр да иде әле Кеше күтәрәлмәс газаплардан арынган тәне дә. жаны да чистарыну, пакьлек сорый иде Зарифнын.
Наркотиклы көчле препаратлар да бик азга баса иде инде анын газапларын, дару алып эчкәннән сон Зариф, тагын күзен йомып, тынгысыз йокыга талды «Кеше гомере тузан гына, җилләргә туза гына».
Зариф төшендә әнисен күрде, менә ул ап-ак алъяпкычын киеп, ак яулыгын чөеп бәйләп ап-ак мичтән кабарып алсуланып пешкән пәрәмәчләр чыгара имеш. Пәрәмәчләрдән чыккан ис анын борынын кытыклый, тәме авызга сизелә, төкерекләр китерә, хуш исе җаннарга чаклы үтеп керә кебек.
Зариф күзләрен ачты, кухнядан чыннан да тәмле булып пәрәмәч исе килә иде. Альбина ялгышын аңлагандыр, кире кайткандыр. Зарифнын гафу итүен телидер, дигән уй яшен кебек өмет уятты анын зиһенендә.
Кухнядан ак яулыгын чөеп бәйләп, поднос тотып Нәжибә килеп чыкты. Кызарып-алсуланып пешкән бәрәнге пәрәмәчләре иде подноста.
—Зариф абый, йоклап та карыйсыз икән әй. мин кергәнне дә. дөбер-шатыр йөргәнне дә ишетмәдегез! Саумысыз. әйдәгез әле. калкыныгыз, йомшак пәрәмәчләр ашап, гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп җибәрегез, чиргә бик килешә ул,-дия-дия. диван янындагы бәләкәй өстәлгә табын әзерләде.
—Хатыныгыз эшемә килеп. Сез чакыра, дигәч, кибеттән кереп әзер камыр гына алдым да монда чаптым. Сез йоклаган арада пешеп тә чыкты.
—Рәхмәт. Нәҗибә сеңлем, менә гөлҗимеш суын сагындырды, шу на чакырырга булдым.—диде Зариф һәм авырлык белән генә урыныннан күтәрелде. Чыннан да тәмле иде пәрәмәч, ярты пәрәмәч ашап бетерә язды ул. Тәмендә балачак, үсмер, яшьлекнең гади нигъмәтләре, әнисе сауган җылы сөт. төйгән бәрәнгенен ләззәтле тәме бар иде. Мона кадәр гомер буе ашаган кызыл-кара уылдыклар, затлы ашамлыклар, кыйммәтле балыклар, кырлап-сырлап эшләнгән салатлар берни булмаган икән, алар бернигә дә тормый иде бу пәрәмәчләр алдында. Кеше үләр алдыннан гына яшәүнен чын мәгънәсен, анын асыл бәясен анлый икән, дип уйлады Зариф
Нәҗибә ялт итеп тиз генә идәннәрне юып чыгарды, тәрәзәләрдәге кормаларны ачып җибәрде Форточканы ачты, мебельләрдәге тузаннарны сөртте. Үзе бертуктаусыз сөйләнде:
—Зариф абый, сезгә бирешергә ярамый, сез бит талант иясе, бөек шәхес, сез әле яна спектакльләр иҗат итәргә тиешсез. Нәрсә ул хәзерге яшь режиссерлар?! Ни куйганнары да. нәрсә әйтергә теләгәннәре дә анлашылмый. Җитмәсә гел урысча гына сөйләшәләр. Артистлары да сәхнәдә Голливудныкылар кебек бөтен кеше алдында чат-чот үбешәләр, кочаклашалар, кочаклашалар да үбешәләр, оят. прәме.
«Галиябану»да сез беркемне дә үбештермәдегез дә. барыбер Хәлил белән үлгәнче яратышулары аңлашыла иде.
Зариф Нәжибәнен беркатлы тыкылдавын рәхәт изрәп тыңлап ятты «Бәхетле ата булган булыр иде Нәжибәнен атасы кызын ташлап китмәсә»,- дип уйлады ул.
Зариф абый, сезнен урын-җирне алыштырырга кирәк, үзегезне юындырырга да. кырындырырга да вакыт җиткән.—диде Нәҗибә
Шулаен шулай да сон. сеңлем. Бари абыен янына кереп чыксан. ул ярдәм итмәс микән мина юынырга’-диде Зариф хәлсез гавыш белән
Ничава. Зариф абый, сез минем атам яшендәге кешесез, эчке ыштаныгызны салдырмый гына әйбәтләп үзем юындырам мин сезне Һич кенә дә тартынып тормагыз, аркаларыгызны ышкырмын, чәчләрегезне юармын, калган җирләрегезне үзегез дә юасыз иңле
Кыен бит әле. Нәҗибә сеңлем
—Бер дә кыенсынмагыз. Минем әти булып, малайлары булмаса, мин аны да шулай юындырган булыр идем,—диде Нәжибә.
Зарифны ипләп кенә култыклап тотып ванна бүлмәсенә алып килде Зариф чишенгәч Нәжибә коты очып куркып китте. Кайчандыр баһадир гәүдәле ир. өстенә тиресе эленгән сөяктән генә тора иде Ул. Зариф үзен-үзе күрмәсен дип, гәүдәсе белән көзгене каплап басарга тырышты Күзләренә яшьләр килде Сабынлап юганда тәненә кагылып та булмый, авырта иде Зарифның Нәжибә ничек кенә булса да йомшаграк кагылырга тырышты. Аннары сабынлап сакал-мыекларын кырды, чәчләрен юды. коендырды, алмаш киемнәрен бирде. Саклык белән генә ваннадан чыгарып чиста урын-жиренә яткырды.
—Рәхмәт, кызым, үз балан да болай кадерләмәс, бәхетле бул.-диде Зариф.
—Бәхетле мин Зариф абый, болай да бәхетле! Бәләкәй генә фатирым бар, Аллага шөкер, эшләп торырга эшем бар. Кияүгә чыгып булмады булуын, алмадылар мине егетләр, матур булмагач, ләкин минем янда тере җан иясе песием «Йомшагым» бар, картаюын-картая инде, ләкин тугры дус, мине ташламый.
Чынлап та, бәхет өчен күп кирәкми, шул да житә бит, шөкранә итә белгән кешегә, дип. бу гади хакыйкатькә бар булмышы белән төшенде Зариф.
Нәжибә диван янында идәнгә төшкән сөлгене алырга дип иелде. Шулчак анын гади генә итеп тегелгән күлмәге изүеннән Әстерхан чикләвеге зурлыгында эмальле медальон шуып чыгып муенында асылынып калды. Зариф «аһ!» итте. Анын Зәбирәгә кидергән медальоны иде бу... Ак йөзенә кинәт кан йөгерде, күзләре зур булып ачылды.
—Зариф абый, нәрсә булды сезгә, ни булды, хәлегез начармы әллә?-дип өзгәләнергә тотынды Нәжибә.
— Бу, бу, медальон кайдан синдә?
Нәжибә аптырап калды.
—Медальон? Белмим, ул туганнан бирле минем белән. Тәрбияче Галимә апа әйтүе буенча, ул әнинеке булырга тиеш. Мине детдомнан детдомга күчереп йөрткәндә тәрбияче апалар бу медальонны мина кушып җибәрә торган булганнар, үскәч бәлки ярдәме тияр, бәлки берәр сере бардыр, бәлки кем дә булса шуның аша эзләп табар үзен дигәннәрдер инде. Аны бер дә муенымнан салмадым. Мина бәхет китерә ул медальон
Зарифнын күзләреннән ике бөртек эре яшь агып төште
—Кызым!-диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә.
Ләкин Нәжибә анын сүзләрен анламады, тиз генә 03 не жыиды. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә Зариф анын югалткан иде инде
Үләр алдыннан Зарифка шул ук күренешләр, төшләр керде зур алма кебек кояшнын кып-кызыл итәге офыкка төшә, якыная, сүнә бара. Зариф кояш артыннан атта чаба да чаба, чаба да чаба. Кояш анын саен тизрәк югала, жәһәтрәк офыкка күмелә, инә бара, инә бара иде.