Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЙНЫҢ ТУГАН ТУМАЧАСЫ ЮК


Теге китте. Сөт машинасына утырып Райүзәккә, судка, дип. Ул калды. Кузгалып китәм дигәндә генә, машинадан сикереп төште дә. капка төбендә үскән кәкре агач артына ышыкланды. «Районга нишләп бу хәерче киемнән барырга тиеш әле мин!-дип, сукранды ул үзалдына - Өстендәгесе матур бит. үзе барсын! Аерылышу кәгазен дә үзе алып кайтсын!» Сорады бит иртә белән: «Яна күлмәк-ыштан әзерләп бир».-диде. Ждвапка «Аерыласы хатыннан кием сорамыйлар! Яшь хатынын табып бирер, җәме!»-дип кенә кычкырды.
Ул. аягын көчкә сөйрәп, түбән очтан югарыга-өенә таба атлады Шулчак кылт итеп башына мондый фикер килде: яз көне аерылышу килешәме сон ул? Ахыры хәерле булырмы9 Шуны Хәбибә карчыктан кереп сораса? Әнә генә бит анын йорты! Ул өшкереп имләгән чатын бәбигә уза. кысыр сыер бозау алып кайта, дип юкка гына сөйләмиләрдер?
«Кермим әле! Муртымамы соң?! Яз көне аерылыштың ни дә. кыш көне ни барыбер күңелле нәрсә түгел инде».-дип кире уйлады да. иренеп кенә өенә таба атлады. Уйлары аякларына чолгана, шуларга менә-менә сөртенеп егылыр төсле Авыл урамында эт тә юк» Бик иртә әле. Хуҗалык сөтен сәгать биштә үк җыеп озаталар Урамда-уйлар гына. Уйлар басуга җим эзләп очкан каргаларга ияргән, алар ерганаклар булып агалар, алар капка төбендәге шәрә агач ботакларына эленгән, беришесе сөт машинасына төялеп китте Кичәге, бүгенге көн турындагы уйлар Ә иртәгә? Аерылышкач ничек булыр икән сон. ә?..
Бала-чагалары юк-югын да Армиядән сон дүрт ел өйләнмәскә кушканнар иде ана Хезмәтен тутыргач, каты итеп, кисәтеп әйттеләр дүрт елсыз өйләнмә, балаларын гарип туачак! «Туачак! Тумаячак!»-дип сөйләнә- сөйләнә ул капка келәсенә басты
Фәгыйлә-армиягә озатып калган күрше кызы-йә әйләнәсен, йә мин <нннур ХӨСНИЯР 11961)-прозаик. • Таң ата да киябу.ш». • Тәгәри китте язчышлар» һәм башка китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать зшмклесе. Казанда яши
Т
башкага чыгам, дигәч кенә, солдаттан кайтуына өч ел дигәндә генә кушылганнар иде алар. Беренче балаларын Аллаһы Тәгалә ничек бирсә, шул рәвешле үз катына алып та куйды.
Икенчесенә үзләре жөръәт итмәделәр. Көтәргә булганнар иде. Хәер, армиядән кайтканына дүрт ел да ике ай була икән бит инде. Күрәсең, аларга бәби язмагандыр. Инде менә аерылышуга да барып җиттеләр...
Чү. нидән чыкты сон әле алар арасындагы бу ызгыш? Юк. юк, үзеннән гаеп эзләргә, яисә акланырга түгел иде анын исәбе. Бодай гына... Уйлар өермәсе алып кереп китте аны бу тарафларга. Чынлап та, нидән килеп чыкты соң әле бу хәлләр?
Бая. хатынының бертуган апасы яшәгән йорт яныннан узганда, аякларын көзән җыера язды, әйтерсең, баганалары тимер торбадан утыртылган бизәкле капкадан бозау кадәрле, саллы колаклы астыртын эт чыгар да. аңа ташланыр күк иде. Тизрәк, тизрәк! Җәһәтрәк инде!
Монда хатынның апасы яшәп ята. Гаиләсе белән.Гаилә дигәнең: хатын да-ир. тракторда эшләүче исерек малайлары гына.
Тимер баганалы капканын келәсе «чык» итте дә, аннан чуар яулыклы бер баш күренде. «Кая чабасың бу хәтле? Сөртенеп егыласың бит инде! Ташка егылып тез капкачыңны ярсаң! Бульнискә эләксәң!..»
Хатынының апасы Фатыйма бу. Өйрәтә. Яшәргә өйрәтә. Ни ашарга, ничек йокларга... Кияүгә чыкканына байтак булса да, сенлесе бала тапмый. Баланы каян аласын гына өйрәтеп җиткерә алмый Фатыйма. Ирек куйсаң, урталарына кереп ятарга да күп сорамас иде кана...
«Фатыйматын-тайбатын-минем әни бай хатын», дип мыгырданды Хәмит, капкада хатынның апасы күренгәч.
— Кая болай чабасын, дим бит! Ни булды?-дип төпченде Фатыйма
Хәмитнең анын белән сөйләшеп торырга<ни теләге, ни кәефе юк иде. Әмма сорау шундый итеп бирелде ки, һич кенә дә жавапсыз калу мөмкин хәл түгел иде. Кияүнең гәүдәсе бишек сиртмәсе кебек җыерылды, тамак төбенә вак бәрәнге сыман төер тыгылды. Барыннан да бигрәк анын үз-үзенә, җавапсыз торуына ачуы килде һәм, ниһаять, әлеге хис тамактагы төерне этеп төшерде дә. акылы белән киңәшеп тә тормастан, хәерсез теле:
—Фәгыйләне районга илтеп куйдым. Бәби апкайтырга!-дигән яңалык әйләндереп чыгарды.
Капылт кузгалудан Фатыйма чайкалып китте, җәһәт кенә капка баганасына ябышты.
—Нинди бәби булсын ди! .------------------------------ .
Үз ялганы үзенә дә ошап китте Хәмитнен. (Хатыны белән ачула.- нышканнан бирле ягылмаган тимер мич шикелле суык жанына җылы йөгерде, —Корсагы да беленми ие бит әле аның!? Шул арадамы9 Бигрәй тиз бит!?.
—Тиз шул! Космос гасырында яшәгәнеңне белмисеңмени?
Күрәсең. Фатыйма һушына килеп өлгергән иде инде.
—Кай җирендә йөрткән ул аны! Алдыйсындыр ла! Мина әйткән булыр ие!
—Төнлә участкауайны алып кайтканыем инде мин. Икәү булырга тиеш. ди. Игезәк! Берсе-кыз...
Хәмит телен тешдәде. Арттыра бит! Артыгын шыттырып җибәрсә, мәнге ышанмаячак теге! Бу рәвешле хатынның апасыннан үч алуы рәхәт, җан рәхәте иде. «Мокыт!-дип уйлады ул, авызын колакларына тиклем җәйде.-Атлаган саен акыл саткан була. Яшәргә өйрәтә. Үзе шуңа да ышанды тагын! Мокыт Бәби дә алып кайтмаган килеш. Фәгыйлә синең аркада гына китә! Сон, бала тапкач кына китсә? Малаем яки кызым ятим үссә?..»
Чү!.. Кызулык белән., ачуланышу кайнарлыгы белән уйлап та, уйланып та караганы булмаган икән ич—хатынсыз ничекләр итеп яшәр икән сон ул? Монарчы алай талашып тормалы ич алар. Яшь, матур хатынның итәк җиле кагылып узганда да каны шундук кайнарлана, ана буйсынырга теләмәгән
чуар күңеле һәм дуамал башы «Нигә яшим?» дигән мәңгелек сорауга гади генә жавабын табып, урынына кире утыра торган иде
һаман да шул Фатыйма: «Бәби апкайтмыйсыз!»—дип тинтерәтә торгач, алар икесе бер авыздан: «Балалар өчен яшәргә өлгерербез! Әүвәл үзебез өчен яшәп калыйк».-диярләр иде
Фатыйманың бертуктаусыз өйрәтүеннән, тормышларына кысылуыннан гарык булган Хәмит кияү көннәрдән беркөнне: «Синен дә балан берәү генә. Нигә тагын апкайтмыйсыз!»-дип үртәгән иде, ана мәчегә таптанган эт кебек ябышты. Бераз сүрелә төшкәч, аклангандаймы, әллә үз-үзен юатырга теләпме: «Көтү көткәндә яр буенда утырып салкын тигезде бит бажан! »- дип. башка балалары юклыгын әллә ире өстенә, әллә язмышка аударып калдырган иде. Шулчак беренче мәртәбә кызганып куйган иде Хәмит хатынынын бертуган апасын. Адәм баласының күңелендәге кызгануны шундук зглеК хисе алыштырды «Нәрсә, чыбыркысы шартламый башладымы әллә?» Бу ямьсез сөйләшү Хәмитләрнең ишегалдында бара иде Әлеге сүзләрдән сон Фатыйма түтиебез бер агарды, бер күгәрде дә. нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде-сүзе чыкмады, аннан анлаешсыз ымлыклар гына коелды. Гаярь хатыннын мона тагын да ачуы килде һәм ул. Хәмитләрнең салпы колаклы ялкау эте арт аягын койма култыксасына күгәреп кире төшергәнче, жәһәт кенә өенә кайтып, аннан иренен иске чыбыркысын өстерәп килде. «Нәрсә! Шартламыймы9! Хәзер шартлатып күрсәтәм мин сина!»-дип. ишегалды буйлап Хәмитне куып йөри башлады Ире белән апасының дорфа сөйләшүеннән кәефе киткән Фәгыйлә, моны күреп, эчен тота-тота көләргә кереште Апасы белән ире ишегалды буйлап куышуларын дәвам иттеләр Ишегалды хәйран зур булса да. качып котылыр урын юк иде. Фатыйма шарт та шорт чыбыркы шартлата. Коты табан астына тәгәрәгән кияү балакай качарга урын эзли, үзе: «Кара, ничек шәп шартлата икән!»- дип уйлый «Шартламыймы! Шартламыймы! Менә сиңа, менә сина. мә!» Бер-ике мәртәбә чыбыркы очы кияүнең колак яныннан да сызгырып узды инде Ул чарасызлыктан лапаска чумды. Печәнлеккә качып котылу иде исәбе
Тегесе Хәмит артыннан үрмәләде. Бәхеткә, печәнлектә чыбыркы шартлатып булмый иде Шулай да Фатыйманың ачуы һаман да яман иде әле Ул абынып печән өстенә ауган Хәмиткә ташланды Буып үтерергә борынын тешләп өзәргә диптер инде. «Борынсыз калсам, бетте баш!» дигән уй Хәмитнең миен көйдереп узды, һәм ул өстенә ауган Фатыйманы, тыпырчынмаслык итеп, үзенә таба тартты Хатыннын кайнар сулышы битенә бәрелде, дәү имиләре күкрәген басты «Йа. бу хәтле булса да булыр икән!- дип уйлады ул хатынынын апасын кочаклаган килеш.-Нәкъ Фәгыйлә' Кайнар сулышына тиклем! Имиләре генә бушрак. Ишегалды буйлап чаба- чаба тирләгән үзе Фәгыйлә исе килә! Йа. Раббым. булса да булыр икән' •дип. уйлап ятгы ул аста килеш
Эшнен болай килеп чыгуына Фатыйма үзе дә аптырап, хәтта каушап калды. Бу рәвешле кияү өстендә ятуына Jpоялдыvи уңайсызланды хатын Әмма хатын-кызнын эчтәге зәһәрлеге көчлерәк булып чыктымы, йә инде әлеге хәленнән котылуның бердәнбер юлы. чарасы диптерме «Каяле. каяле! Синең чыбыркың шартлыймы икән! Тикшереп карыйм әле!—дип. тез башы белән жинелчә генә бот арасына төртеп алуга, үзен салам көлтәсе астында калгандай хис иткән Хәмит, жәһәт кенә кочагын бушатып, «чүмәлә» астыннан шуышып чыгып, аска сикерде.
Печәнлектә кичергән иләс-миләс хисләр икенче көнне үк юкка чыкты Икенче көнне үк Фатыйма тагын килеп, аларны янә яшәргә өйрәтә башлады Инде берничә ел бергә яшәп. Хәмит белән Фәгыйлә бер-берсенен гадәт-холыкларына тәмам ияләшеп бетә яздылар, әмма кияү балакай хатыны апасынын «диктатурасын* күнеле белән дә. акылы белән дә кабул итеп, килешә алмады.
Беркөн шулай Хәмит такта ярдырып кайтты да. ишегалдына бушатты Мунчаны бәрәңге бакчасына табарак дәвам иттереп, шунда ян корылма
төзү иде исәбе. Бәлкем, келәт булыр. Ишегалдындагы тактага Фатыйма да игътибар итте.
—Келәтегез бик тузгание. янасын саласынмы әллә?-диде ул эссе каккан тавыш белән.
«Барысын да каян белеп тора бу, (зә£мәт!»г-дип сукранды Хәмит.
— Нинди келәт! Нәрсәгә кирәге бар~анЫң! Бассейн төзим!-диде ул киреләнеп.
—Бассейн?! Авыл җирендәме? Мунчан була торыпмы?
—Мунча үз урынына, бассейн үзенә!
Шулай иттереп, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, келәт урынына бассейн пәйда булды.
Тора-бара боларнын аралары тәмам бозылышу чигенә җитте. Кияү хатынның апасын өнәмәс булды. Моны Фатыйма, күрәсең, үзе дә сизенеп йөрде микән, беркөнне ул аларны кунакка дәште. Итләре бетте. Ат алып суярга булдылар. «Килегез!» дип, бажа үзе чакырып китте. Фатыйманың бусагасыннан атлап керергә бер дә күнеле тартмаса да, баҗасы килеп әйткәч, карышырга яхшысынмады.
Ат дигәннәре айгыр өммәтеннән иде. Аны чалырга күрше-тирәнен бар ир-аты җыйналды. Гадәт буенча, Фатыйма сугымчы ир-атларга кинәш- табыш итәргә үзе алынмакчы иде. арадан берәү ярым чын. ярым шаяртып:
—Монда йөрмә инде син, Фатыйма килен. Жә балан гарип туар,- дигәч тә исе китмәгән иде. Ә төп сугымчы Гарәфи карт:~Йөрмә дигәч, йөрмә инде, килен. Борчылма, әгъзасын сиңа кисеп бирербез.-дигәч кенә, оялып, өйгә кереп китте.
Ир-ат тыныч кына, медер-медер сөйләшә-сөйләшә үз эшен эшләде. Нәрсәгә тотынса, кулыннан шул шөгыль килә торган күрше Гарәфи- алтмыш яшьләрдәге, колгадай озын буйлы, чандыр кеше-сүзнең тәмен белеп, сөйләр урынын белеп сөйли.
—Берзаман шулай күрше мари авылында Үзәкәйгә тәкә суйдым. Урманда агач тарттыра идек. Трактор ватылды да, бер көн ял бирделәр. Иптәшләр өйләренә кайтып китте. Мин кайтмадым. Гәүһәр апагыз белән дә талашып чыгып киткән ием. Сагынсын әле. мин әйтәм, кайтмыйм. Икенче көнне тагын билдән кар җырып кире киләсе бар, мин әйтәм. Үзәкәйнен ире, Иваннын дим, чыбыркысы шартламый ди бит. «Трайной» эчеп янган да. . Химия бит инде. Нефтедән эшләнгән.
Шулай кичтән Иван белән самагун чөмердск-чөмердек тә. чирмешем өстәл астына ук тәгәрәде. Тере кешеләрдән Үзәкәй белән икәү генә. Мин дә үз урыныма барып яттым инде.
Хикәянең нәкъ шушы төшенә җиткәч кенә Фатыйманың бертуган энесе-колхознын бердәнбер «КамАЗ»ында шофер булып эшләп, салган баштан күптән түгел идарә каршындагы баганаларны рәттән кырган өчен эштән чыгарылган Хатыйп, салкын тигән юеш тавышы белән:
—Үзәкәй янына чумдым, диген инде, ичмасам,-дип, Гарәфи абзыйны «төзәтәсе» итте.
—Син нәрсә, энекәш! Кеше хатынына кул саламмы сон!~диде тегесе ачу белән.
—Үзәкәйнен шәп чаклары барые бит, дип кенә әйтүем.
Хатыйпның ялгыш сүзләре өчен үкенүе булдымы бу. аклануымы, әмма ул барыбер үчекләвен дәвам иттерде.
—Кеше хатынының йөзенә туры караганым да юк минем, энекәш! Үзәкәй яныма үзе килеп ятты беләсең килсә!..
Гарәфи сөйләвеннән капылт кына туктап калды. Сүзнең ин кызык җирендә генә өзде дә куйды, хәйләкәр. Хатыйпнын борынына яңадан су җыелган иде, ул тыңкыш тавышы белән:
—Әйттем бит, әйттем бит!—дип кабатлады.
—Әйттен пычагым! Беләсен килсә, арканы куйдым да яттым. Һаман китми әкәен. Шуннан юри киерелгән булдым да, артны туңкайттым, караватта урын калмагач. Үзәкәй лап итеп идәнгә егылды да төште.
Иртәсен үлеп баш авырта гына бит. Үзәкәен самагунын җәһәннәм тишегенә үк яшереп куйган. Бирми. Иван эзләп тә карады. Үч ала янәсе Әүвәл тәкәне суеп бир. аннан сон бирермен, может, ди. Нишлим инде? Тәкәсен чалдым. Кулына табак тотып Үзәкәи басып тора. Канын шушы табакка агыз әле. ди. Минем ишеткән барие инде-алар свежий канны куырып ашый икән Ярар, мин әйтәм. китер табагынны Үзәкәи кереп киткәч, аяк тотып торырга да ярамаган Иван үзе мина күз кыса, үзе тәкәнен жомыркасын йолкый. «Моны да табакка салырсын әле. бүтәкә дип әйтерсең».-ди. «Кит. мин әйтәм. ул жирен бездә килмешәк этләргә генә ташлыйлар», дим. «Жук. жук! Турап сал инде табакка!-ди.-Хатын- кыз шуны ашаса, дәрте кузгала ди. Андый хатын үлгән кешене дә терелтә алырлык гайрәтле була».-ди. «Синен хатын болаи да кимен куймый бит инде».-дип әйтеп булмый ич инде чирмешкә. Ялына гына бит «Утын әрдәнәсендә яшереп куйган бер чирек самагуным бар. шуны алып чыгарыем».-ди. Дустын гозерен аяк астына салып булмый бит инде. Шулай эшләдек тә.
Хатыйпнын борынына бу юлы су бик тиз җыелды, авызын ачып, сүз әйтә алмады. Беренче булып Хәмитнен бажасы телгә килде:
—Алайса, айгырныкының да көче бардыр бит инде? Кемгә ашатыйк икән?..
Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кулына жылы су салынган комган күтәреп Фатыйма күренде. Икенче кулында зур сары табак иде Күрәсен, аларнын сөйләшүен дә ишеткән...
Ул комганны кар өстенә утыртып, кул сөртергә дигән тастымалын айгыр түшкәсен асарга әзерләгән киштәнен ботагына элде дә. жаен туры китереп. Хәмит янына килде. Фатыйманың йөзе гадәттәгечә түгел иде. тавышы да йомшак, үзен беренче көнне кияү куенына керергә әзерләнгән яшь бичә кебек тота, оялчан, кыюсыз. Бит очлары-салкыннан түгел, жылы өйдән генә чыгып килеше бит—алсуланган, күзләре утлы күмер кебек яна
«Хатын-кызның холкы юк дип әйтмәс идем, бар аларнын холкы, тик ул көн саен үзгәреп кенә тора».-дигән бер шагыйрь. Фатыиманын да моңарчы ала-колалы чуар холкы бүген үзгәргән, йомшарган, үзе тыйнак кына бер мөлаем хатынга әверелгән дә куйган!.. «Хәерлегә булсын!»-дип шомланып уйлады Хәмит. Хәер, вәсвәсәсе юкка булган. Фатыиманын кияү балакайга үтенече бар икән.
—Хәмит, дим. энем-жаным. кеше күрмәгәндә шыпырт кына ат жомыркасын менә шушы табакка салырсын әле. пожалысты!
Тегесе, аптырап, күзләрен шарландырды:
—Ә-ә?..
Фатыйманың тавышы сүнеп бетә язды.
—Беләсең бит инде, баҗаена, бажаена . -диде ул ярым пышылдауга күчеп -Пешереп ашатмакчы булганыем. Чыбыркысы бит
Хәмитнен аптырау-гаҗәпләнүдән оешып каткан йөзе яктырып китте.
— Була ул! Айн-моменр
Кичен Фатыйма суП-имчыларны. авылдагы якын-ерак туган-тумачасын. күршеләрен кунакка чакырды Сыйландылар, бик күңелле утырдылар. Төнгә чаклы дәвам итте бәйрәм «Ат чалу шәп нәрсә икән'» дип уйлады Хәмит кияү Өйләренә төн уртасында гына кайтып яттылар. Авыл күгендәге ялгыз ай аларны капка төбенә кадәр озата барды. «Айнын туган-тумачасы да юк. Бешен кебек кунакка да йөри алмый, бахыр .» Башына әллә ниткән фәлсәфи уйлар килә Хатын белән тору зур тормыш мәктәбе ул. ир-ат шул мәктәптә ran-гади бер укучы гына «Әйтелеп бетмәгән бу. фикер китек әлегесен. Өстәргә кирәк моңа: «Ул мәктәптә хатын-кыз да укый Ир арткы napr.ua. хатын ин алда утыра»
Хәмит, колак төбендә безелдәгән черкине кутандай итеп селтәнде дә: • Нәрсә. (|>әйләсүфләнгән булам соң әле! Вакытымыни!»-дип. үз-үэен жинелчә генә шелтәләп алганнан соң. шартлатып, өйалды ишеген бикләп куйды
Хатыны инде юрган астына ук чумарга өлгергән Кич буе кешесез
торгач, өй эче суына төшкән: күлмәкне -салуга чытайтып жибәрде. Ул. киемнәрен аннан-моннан гына урындык өстенә өеп. тизрәк юрган астына, хатынының жылы кочагына ашыкты.
Тәрәзәдән өй эченә үтеп кергән ялгыз ай күпме генә тырышып күзәтсә дә. караваттагы икенче кешене һич кенә дә эзләп таба алмады, кат-кат женгекләп исәпләсә-санаса да. очына чыгарлык түгел, юрган астында бер генә кеше ятадыр сыман иде. Хисап дигән фәнне каян белсен инде ул мескен ай! Санаган була тагын...
Иртәгесен кибет артында бажасы белән күрешкәч, тегесе барлык шартын туры китереп, ат ите кысылган саргылт тешләрендә сынык шырпы белән казына-чокына:
—Ну, ничек сун?-дип куйды.
Үзе чабатадай авызын тагын да жәя төшкән, куе сары кашлары арасына яшерелгән бәләкәй күзләре ниндидер сер белгәндәй тәмам кысылып беткән Ут чыбыгында тезелешеп утырган чыпчыкларның һәммәсен берьюлы бажанын авызына җыеп тутырасы килде Хәмитнең—чүпләнсеннәр иде рәхәтләнеп. Сүзен әйткәндә дә шырпысын теш арасыннан алып тора алмый, ичмаса.
—Нәрсә, ничек сун?
Сары каш астындагы күзләр урынында ике нечкә сызык кына калды, алар тагын да озынайдылар һәм колакка тиклем сузылып, нәкъ шул урыныннан бу баш бүреге-ние белән кырт киселеп төшәр күк тоелды. Киселер, пычагым! Бажа кеше, әнә, рәхәтләнеп ыржая. Ө нигә дип ыржая соң әле? Ул һаман анламый. яна капкага кайтып кергән сарык бәрәнедәй тик аптырап карап тора Баҗасының карт алаша ите кебек кызыл йөзендә баягы серле-сәер тантана ничек тиз кабынган булса, шулай ук сүрелде дә; шырпы сыныгын чиртеп җибәреп, башын чайкап куйды.
—У-уу! Фатыйма апагыз... ат күкәен генә түгел... хәленнән килсә. Бертуган сеңелемнең кияве дип тормасые!..
Бажалар тиз аңлаштылар, чөнки Хәмит тә ана кичәге серне чишеп ташлады. Әлбәттә, бу хәлгә бажаларнын бик тә ачулары килде. Гарьләнделәр, хурландылар. Икесе дә чыгырларыннан чыктылар. Әмма күтәрелеп бәрелмәделәр, икесе ике якка—өйләренә ашыктылар
Кайткач та, бажасынын лапаста маллар карап йөргән Фатыйматтәйне шунда ук салам чүмәләсе өстенә төртеп екканын Хәмит бажа күрмәде, әлбәттә. Мона кикриге өшесә дә, әле бик гаярь булган кызыл читекле әтәч кенә шаһит булды. Әмма бу хакта ул кунакчада бөрешеп утырган тавыкларына да сөйләмәде. Әтәч кенә булса, да сер тота белә икән тагын үзе...
Хәмит бажа нишләде дисезме? Ин башта урам капкасын инсәсе белән генә төртеп ачты, аннары тибеп япты да ишегалдына аяк басуга: «Фәгыйлә! Анаңны!..»-дип кычкырмакчы, аны үз янына чакырып чәчеп- туздырып ташламакчы иде, дынк иттереп капка ябылган тавыш ис-һушына китерде бугай, бермәлгә туктап калды: үзе еш-еш сулый, буылган кеше кебек әледән-әле изүләрен тарткалый. Беравыктан суына төште. Шулай итми нишләсен, ул хәтта хатынына нәрсә дип әйтергә кирәклеген дә. башлап ни дип авыз ачасын да белми, белү генә түгел, башына да китерә алмый Чарасызлыктан интегүе әллә каян күренеп тора. Шулай шул: апан мина айгыр жомыркасы кыздырып ашаткан, дип әйтеп булмый бит инде!.
Дуамалланып кайтып килүче ирен Фәгыйлә тәрәзәдән үк күреп, болдырга чыкты. Әнә шулай каршысына чыгып басуы белән Хәмитне «аяктан екты» да инде. Әүвәл тез аслары хәлсезләнеп, аннары теле көрмәкләнде-сүзен әйтә алмас булды. Яшь хатыннын иннек-кершән белән каешланмаган, табигый төсен җуярга өлгермәгән ак, чиста йөзе, аптыраулы гөнаһсыз коңгырт күзләре Хәмитне каушатты.
—Хәми-и-ит! Ни булды-ы?—диде яшь хатын чак кына сузып.
Тавышының мөлаемлылыгы, күңелгә ятышлылыгы ирне икенче мәртәбә җиргә чүктерде. Ләкин җанындагы үпкә-ачу алай гына басылырлык түгел иде. һай. түгел иде шул.
—Фатыймаң бүтән монда аяк басмаячак!
Хәмитнен кызган күкрәгеннән әнә шул җөмлә генә сытылып чыкты.
Кем әйтмешли, хатын-кыз ир-аттан акыллырак, чөнки алар азрак белә, ә күбрәк андый. Фәгыйлә дә иренә каршы капылт кына сугылып бәрелмәде, сәбәбен дә сорашмады-апасы белән ире арасында игълан ителмәгән сугыш барганын күреп тора, ләкин ана һич кенә дә игътибар итми, бу аяк астында буталып йөргән вак-төяк ызгышлар дип кенә уйлый иде Шулай да ул бу юлы:
—Нигә? Тагын нәрсә булды инде?—дип сорап куйды.
Мондый сорау һич кенә дә кирәкми иде Хәмиткә: Нәрсә дип жавап бирсен сон ул ана? «Ярар» дип мыгырданды ул авыз эченнән генә һәм лапас алдына «кикрикүк1- дип аваз салган ак әтәчкә хатынынын көтү куа торган юан таягын алып тондырды.
бүген алар аерылышалар. Фагыйлә район үзәгенә гариза илтә китте. Судка икесе барырга тиешләр иде дә бит... Ул качып калды, кузгалам дигәндә машинадан сикереп төште Хатын- кыз алай сикереп иөри алмый бит Хәмит төшеп калгач, яшь хатыннын ачуы отыры кузгалган иде Юл шактый сикәлтәле, сөт бидоннары төягән машина әрҗәсендә дөбер-шатыр сикерә торгач, тынычланды тагын үзе
Дөресен генә әйткәндә, хатын белән аерылышу жинел эш түгел икән. Хәмитнен жаны уйный башлады. Шуны басар өчен диптер инде, ул кибеттән аракы алып кайтырга уйлады.
Аракы-арыш мае.
Эч әле. карышмале.
Бушат калын кесәне.
Жанга дәва булале.
Әй. аракы, аракы..
Ул. каяндыр ишеткән әлеге такмакны көйләп, урамга чыкты Баш комбайн кебек эшли, җан уйнаклый, күнел әсәренә «Усад аракысы усал хатыннан яхшырак!»—дип сөйләнде ул үзалдына. Уйлап тапкан шәпкә әлеге тапкыр жөмләсе бик акыллы, үткен булып тоелса да. кибет янына якынлашкан саен, ул бу сүзләрнен үзенә һәм хатынына бик үк туры килеп бетмәгәнлеген чамалады. Усал түгел бит анын хатыны Тик нигә аерылышырга җыенганнарын аңлатып кына бирә алмый ул. Беркөнне.-ат суйганнан сон атна да узмагандыр.-Фатыйма килеп киткән. Хәмит шуна дулады. «Сезнен нәсел белән араны өзәм!»~дип җикеренде ул хатынына. «Өзәм!»-«Өз!» И шуннан бетте-китте, вәссәлам!..
Кибет алдында җигүле ат тора Ат хәтта бәйләнмәгән дә. тезгене чишелгән, ул, башын төрле якка йөртә-йөртә. кар өстеннән азык эзләгәндәй итә. борыны үз нәжесенә төртелгәч, чирканып, кинәт башын күтәрә, арткарак чигенә. Аннары кибет алдындагы рәшәткә башына таба сузыла. Кимереп алырга исәбе. Ул шатыр-шотыр агач кимерергә керешкәч, кайдадыр чән- чән эт өргәне ишетелде. Хәмит шуннан сон гына чанадагы салам арасыннан этнең башын күреп алды. Колхоз электригы Ярулла абзый кибеткә тукталган икән. Бар тирә-юнь белә; Ярулла абзый дөм исерек хаадә чанасында йокласа да. нинди генә буранда яки ерак юлда калмасыннар-бу кызгылт ат белән Бурзай кушаматлы нечкә сыйраклы чәнгелдек эт хужа кешене капка төбенә хәтле алып кайтып җиткерәчәкләр
Кибет эченнән тавыш-гауга ишетелә Ниндидер шәп тауар кайтып, шунын өчен ызгышалар кебек. Баксан, анда, кибетче Солтан кызы. Ярулла абзый белән хатыны Мөштифәдән гайре эт тә юк. Мөштифә ун кулындагы бер чәки аракыны баш өстенә күтәргән, икенчесе белән үзенә ташланырга әзер торган Яруллага кизәнә.
- Тагын бер генә адым атлап кара менә! Атлап кына кара, бәрәм дә ватам! Ике дә уйлап тормыйм менә!
Ә
Ярулла абзый бик ярсулы, шулай да үзен тыеп тора, күрәсең, хатынының холкын күптән өйрәнеп бетергән: чәкине ваттырасы, әрәм иттерәсе, «зәм-зәм» суыннан колак кагасы килми. Солтан кызы, кайсысын якларга да белмичә, аптырап, үлчәү артына поскан да, шуннан тыныч кына күзәтә.
—Ватып кына кара менә! Бакча җимеше түгел ул сиңа, акча җимеше!
— Бер генә адым атлап кара менә! Ике дә уйламыйм, белдеңме!
Солтан кызы, яңа гына кияүгә чыгып, ир куенында берәр атна чамасы гына төн уздырган бала, кайсысын якларга да белми. Дөресрәге, бу мизгелләрдә болар урынына ире белән үзен куеп карап, шуннан нәтиҗә чыгарырга азаплана бугай. Ләкин бернинди дә нәтиҗә чыкмый. Чөнки тормыш тәҗрибәсе бик сай әле. чыпчык тезеннән генә. «Вата бит хәзер, Мөштифә апа! Батырлыгы җитмәячәк! Кара, Ярулла абзыйнын кыяфәтен, котырган үгез кебек!» Кызнын уенда әнә шундый ике фикер тарткалаша- ярыша.
—Ватып кына кара менә! Мин сине бүген үк аерып җибәрәм!
һай, Ярулла абзый! Шушы сүзеңне әйтмәгән булсанчы, хатын-кызның холкын белмәгән кеше кебек! «Аһ, син шулаймы! Аерасынмы! Сина аракы кадерлерәкме’!» Чәки ишек төбендә торган ябык кильки мичкәсе кырына очты һәм чык иткән тавыш кына ишетелде. Мөштифә үз кыюлыгыннан үзе дә коелып төшеп, аптырап-югалып калды һәм котырган аю кебек алпан-тилпән өстенә килә башлаган иреннән качып, ишеккә йөгерде. Анын артыннан-Ярулла абзый...
Кибет эче тынып калды, урамда ярсып-ярсып эт өргәне генә ишетелде. Солтан кызы да, Хәмит тә жинел сулап куйдылар. Икесе дә белә: чәки өчен генә аерылыша торган гаилә түгел инде болар. Өйгә кайтуга, Ярулла абзыйны әзмәвердәй ике малае караватка бәйләп салачак, ә иртәгесен Мөштифә Ярулласына—махмырлан интегеп яткан иренә, сөтле аш пешереп, аны кашыклап үзе ашатачак. Авылда белмәгән кеше юк: электрик Ярулланың сөтле аштан сон эче йомшарып, махмыры да юып алгандай юкка чыга. Ә кичен алар атка утырып, парлашып, күрше авылга һинд киносы карарга барачаклар. Монын шулай буласын авыл белеп тора. Чөнки беренче мәртәбә генә түгел Өстәвенә Ярулла абзыйнын олы кызы килеп, кибет идәнен дә юып-себереп китәчәк әле. Төштән сон. Моны кибетче Солтан кызы да белә. Шуна күрә хәзергесе вакытта почмакта таралып яткан шешә ватыкларына тамчы да исе китми аның. Кибет эченә таралып өлгергән аракы исе генә күнелне болгатып, күзләрне әчеттерә.
Хәмит тә. Солтан кызы да, тегеләр чыгып киткәч, бу хакта бер сүз дә алышмадылар. Кибет түренә нәрсәдер алып кайтып өйгәннәр. Хәмит, аракы дип авыз ачасы урынга, ияге белән шунда таба ымлады.
—Әллә мебель апкайтгынмы?
Әлеге сүзләрдән Солтан кызы җанланып китте.
—Ие шул, Хәмит абый, сафа ул. Двухспальный карават. Агачтан, мендәрләре дә бик йомшак.
Хәмит әүвәл караватның бар җирен җентекләп тикшереп чыкты, аннан сон кибетчегә күтәрелеп карады. Анын ни әйткәнен дә көтмәстән, Солтан кызы кызу-кызу тезеп китте:
— Без үзебез дә районнан яна гына кайттык әле. Сина хәбәр салырга өлгермәгәнием Фәгыйлә апа белән районда күрешкәниек. Бульнискә кереп барадырие Күренергә килдем, ди. Хәмит абыена әйттер, карават безгә бик кирәк, дигән ие. Менә хәзер берәрсен сиңа йөгертергә дип торадырыем
—Ие шул, ие.—дип мыгырданды Хәмит.—Алам мин моны Ошады бу. Карават кирәк безгә. Бик кирәк...