ЯҢАЛЫКЛАР
КОНСТИТУЦИЯДӘГЕ ҮЗГӘРЕШЛӘР
Февраль ахырынла Татарстан Дәүләт Советы
нын X пленар сессиясенең чираттагы утырышы
үткәрелде Утырышта каралган •Татарстан
Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм
өстәмәләр кертү турында» икон проектын
республикабызда яшәүчеләр, бигрәк тә татар халкы
шактый борчу белән каршылады Конституциянен
яна редакциясендә Татарстанның суверенлыгы ни
дәрәжәдә сакланыр'* Конституциябез киләчәктә
дәүләтчелегебезне ныгытуга ярдәм итә алырмы?
Сессия утырышында ин башта республиканың
бүгенге хәле һәм 2002 елда сониаль-икьтисааи
сәясәтнен төп юнәлешләре турында Президент
Минтимер Шәймисвнен Дәүләт Советына
юлламасы тыңланды
Аннары «Татарстан Республикасы
Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү
турында» закон проекты тикшерелде Президент
җитәкчелегендә эшләгән комиссия тарафыннан
тәкъдим ителгән үзгәрешләр Конституциянен
барлык бүлекләренә кагыла Тулаем алганда.
Конституция шактый үзгәргән һәм юкара төшкән.
Конституциянен нигезен тәшкил итүче малләләр
федераль хокук белгечләре белән килештерслгән
Сессиядә доклад белән Конституциянен яна
редакциясе проектын әзерләү буенча эшче төркем
җитәкчесе Марат Галиев чыкты
Докладта билгеләп үтелгәнчә. Татарстанның
элек-электән рейтингы югары Россия субъектлары
арасында һәр өлкәдә алдынгы урыннарда тора
Татарстан Республикасының статусы I нче маддәдә
ачык чагыла «Татарстан Республикасы Россия
Федерациясе белән Россия Федерациясе
Конституциясе. Татарстан Республикасы
Конституциясе һәм «Россия Федерациясе дәүләт
хакимияте органнары белән Татарстан
Республикасы дәүләт хакимияте органнары
арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр
алмашу турында» Россия Федерациясе һәм
Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә
берләшкән һәм Россия Федерациясенең тулы
хокуклы субъекты булган демократик, хокукый,
социаль дәүләт Татарстан Республикасы
суверенлы!ы Россия Федерациясе карамагындагы
эшләр чикләреннән һәм Россия Федерациясе белән
Татарстан Республикасының уртак карамагындагы
эшләр буенча Россия Федерациясе
вәкаләтләреннән тыш. дәүләт хакимиятенең (закон
чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия
булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының
аерылгысыз хасияте була
Татарстан Республикасы статусы Татарстан
Республикасының һәм Россия Федерациясенең
үзара килешүеннән башка үзгәртелә алмый
Татарстан Республикасы чикләре анын
ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый Татарстан
Республикасы үз вәкаләтләре кысаларында
халыкара һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләрдә
мөстәкыйль катнаша*
Төп канундагы үзгәрешләр депутатлар
арасында каршылыклы төрле фикерләр уятты
Депутат язучыларыбыз да бу сессиядә актив
булдылар, кискен, әмма гадел үз сүхләрен әйттеләр
Разил Вәлиев. мәсәлән, федераль үзәкнен милли
республикаларны бетерү сәясәте алып баруын
белдерде Туфан Миннуллин Татарстан
Конституциясенең референдум юлы белән кабул
ителүен, шунлыктан төп маддәләрнен үзгәрешсез
калырга тиешлеген искә төшерде
Парламент «Татарстан Республикасы
Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү
турында» закон проектын беренче укылышта кабул
итте Ул рәсми гаммави мәгълүмат чараларында
бастырылачак, халык депутатлары Советлары
сессияләрендә тикшереләчәк Барлык тәкъдимнәр
гомумиләштерелгәч. проект Дәүләт Советына
икенче укылышка чыгарылачак
ДАТАЛАР АЧЫКЛАНДЫ
Февраль азагында Татарстан Язучылар
берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булып
узды Идарә рәисе Фоат Галимуглин Татарстан
язучыларынын быел үтәчәк XIV Корылтаена
әзерлек мәсьәләләре турында сөйләде Идарә
әгъзалары Корылтайны май ахырыңда, ягъни 31
майда, җомга көнне уздырырга дигән уртак фикергә
килделәр Утырышта шулай ук «Казан утлары»
журналының быел узачак 80 еллык юбилее турында
журналның баш мөхәррире Равил Фәйзуллиннын
белдерүе тыңланды Журнал юбилее тантаналары
август ахырында Бөтендөнья татар конгрессы
көннәрендә үтәчәк
АКСАКАЛЛАР СҮЗЕ
Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы
Бөтенроссия халык санын алу унаеннан татар
халкына мөрәҗәгать белән чыкты
Өндәмәдән күренгәнчә, «2002 елгы
Бөтенроссия халык санын алу материалларын
эшкәртү өчен милләтләр исемлеге» һәм •
Милләтләрнең һәм телләрнең системалы сүзлеге»
аксакалларда борчу һәм хәвеф тудыра
Бу документлар татар милләтен диалектлар
буенча—мишәрләр, дин буенча—керәшеннәр,
территория буенча—Себер, Әстерхан һәм башка
татарлар, сословие-катлаулар буенча—
ногайбәкләргә бүлүне күздә тота Мондый билгеләү
Россия Федерациясенең башка милләтләре
арасында татар милләте санын киметү омтылышы
булып тора.
Татарстанның Аксакаллар шурасы татар
халкын 2002 елгы халык санын алганда үз милләтен
«татар» дигән графада билгеләргә өнди
КҮПМИЛЛӘТЛЕ ХАЛЫК БУЛМЫЙ
Россия татарларының милли мәдәният
мохтәрияте рәисе. Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров Мәскәүдә
булып кайтты. Ул анда милли мәдәният
мохтәриятләре вәкилләренең Дәүләт Думасы рәисе
Геннадий Селезнев белән очрашуында катнашты.
Индус Таһиров үз чыгышында Россиядә
булачак халык санын алу белән бәйле
мәсьәләләрнең фәнни юл белән чишелергә
тиешлегенә басым ясады һәм татарларны берничә
милләткә бүләргә тырышуны бик шөбһәле эш дип
атады
ЖАНГА УЕЛГАН ХӘТЕР
Татарстанның «Сәяси репрессия корбаннары»
турындагы «Хәтер китабы»нын 5 нче томы дөнья
күрде. Андагы менләгән фамилия арасында
каһарман-шагыйрь Муса Жәлилнен бертуган апасы
һәм Россиянен беренче президенты Борис
Ельцинның әтисе дә бар Китапка «Е». «Ж» һәм «3»
хәрефләренә башланган барлыгы 3500 гә якын
фамилия кергән Алар «советка каршы эшчәнлек,
пропаганда һәм агитация алып барганнары өчен»
1918—1983 елларда кулга алынган, Татарстанда
туган һәм яшәгән кешеләр, шулай ук безнен
республикада тоткынлыкта атып үтерелгән һәм
үлгән кешеләр.
ЯНӘ БЕР ИСЕМЛЕ БУЛДЫ
Күренекле шагыйрь. Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның
Чабаксарда ижат кичәсе үтте Чуаш һәм татар
халыклары арасындагы мәдәни багланышларны
ныгытуга керткән хезмәте өчен Р Хариска «Чуаш
республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде Ижат
кичәсендә чуаш шагыйрьләре Юрий Семендер.
Порфирий Афанасьев. Валерий Тургай. Раиса
Сарби, Светлана Азамат, Татарстаннан—Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин. «Мәдәни җомга»
газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров
катнашты
КАЮМ НАСЫЙРИ МУЗЕЕ
Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри—
татар тарихына нык уелган шәхес, чын дәрәжәсендә
милли энциклопедик галим. Ул үзеннән сон 40 ка
якын басма китап һәм басылып өлгермәгән бик күп
кулъязма хезмәтләр калдырды, төрле гуманитар
фәннәрнең нигезләрен эшкәртте Мәгърифәтче,
хәзерге татар әдәби теленә нигез салучы, татар
теленең беренче аңлатмалы сүзлеген, икетелле
сүзлекләрне, фәнни яктан эшкәртелгән беренче
татар грамматикасы «Нәхү китабы»н («Синтаксис»),
математика, география, табигать белеме буенча
татар телендәге беренче дәреслекләрне төзүче,
халыкта киң таралыш алган календарьлар нәшер
итүче. Аның «Китап әт-тәрбия», «Буш вакыт»
хезмәтләре—татар балалар әдәбиятының чишмә
башы санала.
К. Насыйриның тормышы һәм иҗади
эшчәнлеге Казан белән тыгыз бәйләнгән. 1841
елдан башлап вафатына кадәр (1902) ул биредә
яшәгән Шуңа күрә мәркәзебездә бу олуг шәхеснең
музее яңадан торгызылмау (ул яшәгән музей-йорт
1979 елда янып вәйран булган иде)
җәмәгатьчелекне борчып килде Ниһаять, февраль
башында К Насыйриның музее яңадан эшли
башлады. Тантананы Татарстанның мәдәният
министры И Тарханов ачты һәм алып барды Музей
ачу церемониясендә Дәүләт Советы депутатлары,
язучылар Р Миннуллин, Р Вәлиев. галимнәр X.
Миннегулов, Р. Ганиева, Вахитов районы хакимияте
башлыгы Р Борһанов, К Насыйриның якташлары—
Яшел Үзән шәһәре һәм районы хакимияте
вәкилләре. К Насыйри премиясе лауреатлары
катнашты Соңрак музей директоры Р Хөснетдинова
жыелган халыкны музей экспонатлары белән
таныштырды.
Музейның адресы Казан. Париж Коммунасы
урамы, 35 йорт.
КҮЛЛЕ КИМЕ—ШАГЫЙРЬ БИШЕГЕ
Үткән елның декабрендә Татарстаннын халык
шагыйре Сибгат Хәкимнең 90 еллыгы республикада
һәм татарлар яши торган кайбер төбәкләрдә киң
билгеләп үтелде Кыш фасылының соңгы
көннәрендә шагыйрьнең туган авылы Күлле Кимедә
дә зурлап искә алулар булып узды. Шагыйрьнең
туган жиренә Татарстан Язучылар берлеге рәисе
Фоат Галимуллин, халык шагыйрьләре Илдар
Юзеев, Шәүкәт Галиев, язучылар Әхсән Баян.
Галимжан Гыйльманов, шагыйрьләр Харрас Әюп.
Бикә Рахимова белән Фирая Зыятдинова,
«Татарстан» радиосы режиссеры Госман
Әхмәтжанов, язучы Әхәт Сафиуллин составындагы
төркем дә Сибгат Хәкимне искә алырга, аны
юксынып утырган өянкеләренә баш ияргә килделәр.
Бу тантанага шагыйрьнен
улы-Татарстан Президенты кинәшчесе. Фәннәр
академиясенең Тарих институты директоры Рафаил
Хәкимов та килгән иде
Кунаклар иң башта моннан егерме ел элек
мәктәптә оештырылган С Хәким музеенда
булдылар Экспонатлар белән музей мөдире Луиза
Шәмсиева таныштырды Музейны караганнан сон
язучылар. Күлле Киме мәктәп укытучылары һәм
укучылары коллективы белән очрашып. С. Хәкимне
зурлап искә алдылар.
Күлле Кимедән сон кунаклар район үзәгендә—
Г Тукай исемен йөрткән авыл хуҗалыгы
техникумында—Сибгат Хәкимгә багышланган
кичәдә катнаштылар
«САНДУГАЧ КЕРДЕ КҮҢЕЛГӘ.
25 <|зеврапь көнне Г Камал исемендәге
тагар дәүләт академия театрында күренекле
шагыйрь Рәшит Әхмәтжановны (1941 — 1995) искә
алу кичәсе будды Язучылар берлеге һәм Г Камал
театры инициативасы белән оештырылган бу
кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, жырлары. үзе
исән чакта язып алынган чыгышлары яңгырады
Замандаш каләмдәшләреннән Роберт Әхмәтхан. М
Әгъләм. Зөлфәт Рәшиткә багышланган
шигырьләрен укыдылар, җырчылар К
Хәйретдинова. Р Ибраһимова. А. Фәйзрахманов
шагыйрь сүзләренә язылган җырларны
башкардылар Шагыйрьнең бертуган энесе. Г Тукай
премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов
башкаруында яңгыраган шигырьләр аеруча
тәэсирле булды. Кичәнен сценарий авторы—Р.
Батулла. режиссеры И Хайруллин.
«БЕЗ—ИСӘН!»
26 февральдә Тинчурин театрында
күренекле шагыйрь, публицист Айдар Хәлимгә 60
яшь тулуга багышланган әдәби- музыкаль кичә
булды Милләтпәрвәр юбилярны җырчылар И
Шакиров. Р Үзбәкова. Р Баһадур. Р Маликов
котлады, артистлар А Арсланов. И Әхмәтжанов. X.
Жәләй. Ә Шакиров шагыйрьнең шигырьләрен
укыды Татарстан Президенты М Шәймиевнен Айдар
Хәлимгә юллаган котлау хатын Язучылар берлеге
рәисе Ф Галимуллин ирештерде
Айдар Хәлимнең ижат бәйрәме Мәскәү һәм
Чаллы шәһәрләрендә дә зурлап уздырылды
МУЗЕЙДА КУНАКТА
М. Жәлилнен квартира-музеенда
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеютесе.
шагыйрь Әхмәт Гаделнең 60 яшьлек юбилее
уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды
Шагыйрь иҗаты турында галим язучы Т Галиуллин
сөйләде Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Э
Жәләлетдинов. М Галиев. С Сабирова һ. 6
башкарды
ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ШАГЫЙРӘ
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Башкортстаннын Нариман районында яшәп ижат
итүче шагыйрә Халисә Мөдәррисова Казанда булып
китте Укучыларыбызга ул шигырь китаплары.
«Утыртмалың атларына- •Балан». «Сагынам
сөйгәнемне» кебек популяр жырлар авторы буларак
билгеле Язучыларның Тукай клубында шагыйрә
белән очрашу булды Кунак шагыйрә үзенен
шигырьләрен укыды. Башкортстандагы
азучыларыбыз турында сөйләде, сорауларга жавап
бирде Очрашуда шагыйрьләр И Юзеев. Р
Файзуллин. М Әгыәмов һ б катнашты Язучылар
берлеге рәисе Ф Галимуллин ла шагыйрә турында
җылы сүзләр әйтте Шагыйрә белән очрашу
яшьләрнең «Шәрык, клубында да үткәрелде
КЛУБ КАВЫШТЫРДЫ
•Казан утлары» журналы программисты
Альбина Әхмәтова белән Касыйм морзаларының
нәсел дәвамчысы. Бөтентатар интернет-форумы
һәм внргуаль татар тарихи интернет клубы хуҗасы
мәскәүле Айнур Сибгатуллиннын никахы булды
«Шәрык» клубы активисты Гамил Гыйбадуллин
әйтүенчә, алар җәй көне шушы клубта очрашканнар
Хәзер клуб алеге матур гадәтне дәвам итеп, төрле
шәһәрләрдән ялгыз йөрәкләрне кавыштырырга
ниятли «Шәрык» Санкт-Петербургның берничә
клубы белән элемтәдә тора
КОТЛЫЙБЫЗ'
Татарстан Президенты Указы белән Татарстан
радиосының аләбият-сәнгать һәм музыкаль
тапшырулар дирекциясе директоры Жәүдәт Харис
улы Дәрзамановка •Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде