Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Диңгез булган җирдә таулар булыр. Таулы җирдә кыя-таш булыр. Чыбык төртсәң, тарантас үскән җылы кояш җирдә аш булыр.
Судан чыгып, ташка баскан ир зат күкләр белән бертоташ булыр. Сулы, ташлы, ашлы, рухлы халык үз җирендә үзе баш булыр.
Фараз һәм чынлык
•Егерме елдан коммунизм була!» (Н. Хрущев)
«Егерме елдан сон татар теле бетәчәк ул...»
(Ф Табеев. Язучылар белән очрашудагы чыгышыннан)
Егерме ел үтте. Күбрәк тә үтте... Коммунизм килмәде... Килде—СПИД. Эфьюнчылык атты чәчәк...
Шулай да, шагыйрьләребез туган телдә шигырьләр яза. Эшләп килә татарча гимназияләр. Чын тарих ачылып килә чак-чак... Ни әйтер киләчәк?..
Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943)- Татарстанның халык шагыйре (1999). Төрле телләрдә басылган кырыктан артык китап, шулардай—биш томлык «Сайланма әсәрләр» (1992—200!) авторы. Казанда яши.
р
•Милләтләр әкренләп бетәчәк, бердәм совет халкы калачак. • (КПСС программасыннан I
Кырык еллап үтте. Хәтта күбрәк...
СССР таркалды. Аерылып ишәйде дәүләтләр. Көчәйде җинаять.
Җәмгыять бүленде: байга. ярлыга.
Шулай да, азанлы манаралар күккә ашты. Намазга баскан сабыйлар ничаклы. Йа Хода.
без гөнаһлыларны ярлыка!
е
Ай заман' Вай заман'
Күл өстендә черки аулый энә карагы.
Шәхси вертолетта оча казна карагы.
Энә бурын улым япкан капка, «шап!» итеп... Казна бурын сайлаганнар депутат итеп.
Г
Талантын да. буй-сынын да жәлләмичә ишеп биргән.
Ефәктән түгел, каештан Язмышын да ишеп биргән ...Бәхет дигән кулъяулыктан бер чеметем кисеп биргән.
Күпсенмә, Ходаем!..
Ижатым бар. балаларым }га'. Бәйрәм түгелмени б> тормыш' Бәхет түгелмени б\ яшәү'
Җуймадым әле -
Аш тәмен.
Эш тәмен.
Тән тәмен!
Яшим тоеп
Дөньяның
күп гамен.
күп ямен...
Өстәвенә— яна Каләмем!
Кирәкми
Язмышның бүтәне!
Татарник
«Хаҗиморат» кыйссасында Толстой герое ул!
«Шайтан таягы», яки «Татарник» диләр.
Идерә алмый аны давыллы җилләр!
Татар үзе шыңшый: шул ук «Зиләйлүк...» Сөялгәнсең чатта...» Әллә илең юк?..
Килде бу көн...
Килер бер көн— хәерчеләр йөрер төркем-төркем
Килер бер көн
мөтәгалим- "академиклар" йөрер төркем-төркем.
Гамәлләрен аңламас беркем.
Милләтнең күбәер "ата-аналар"ы.
Туган телдә сөйләшмәс балалары.
Идарәгә менәр угрылар - алдап җыйган малга тугрылар.
Закон өстендә законнар булыр. Указ өстенә указлар.
берсен-берсе бетерешеп бугазларлар.
Зур галимнәр акчага ялланырлар.
Клонлаштырмакчылар Алланы да.
Җиһандагы вакханалия-хаоска шаккатыр иде Нострадамус та!
...Ахырзаман килеп барсы килер вәйран.
Кояш кадәр кояш калыр хәйран.
Ак ТӨШ
Күктә—акчарлак. Суда—ак чабак. Дулкын өстендә— күбектә ак ат!
Каршыма минем томырылып килә! Җайдак соң үзе күренми нигә?
Җилфер ялларда әллә ак хәбәр?
Ут—тоякларда әллә ят хәбәр?
Җаным, тынычлан, янма ул кадәр!
...Сүзем хак булды, төшем ак булды!
Каршыма килгән— хыялымдагы акбүз ат булды!
Күктә ак болыт. Җирдә—ак канат. Сабый чагыма кайтылды кабат.
Иртәнге махмыр
Шешә төбендә «ак» калган.
Идәндә гөлләр тапталган...
Кичә кем кемгә ят калган...
Җанда ниндидер тап калган...
Димәк, әле бераз оят калган.
е
Беренче саф хисне булмас та яңартып, шулай да мендәрне иплә әле кабартып!
Әйдә, кемдер йөрсен гайбәтләр таратып...
Саулыкта сөелү - байлыктан мең артык!
Тырышсаң, буладыр караны агартып. Кояшны, Сөюне булмый ул каралтып!
Берәүгә
Тузган кош оясын жәлләп язган ул инша.
Күздән яшьләр китерерлек, әгәр укысак.
Үз гаиләсен ташлап качкан.
Сабыйлары—юксыл...
Гаҗәпләнмим, бисмилла әйтеп, әгәр чукынса.
Бер нәрсә юк...
«Җир йөзендә бер нәрсә юк Яшьлектән кадерлерәк!»
Гомерлеккә сөйгәнеңнең ирененнән тәмлерәк!
Сабыеңның күзеңә карап көлүеннән ямьлерәк!
Р. истәлегенә
Әллә ничек сәер генә үтте-китте бу гомер!.
Бу юл(ы) юньләп яшәлмәде...
Яшәрбез киләсендә!
Беләм. минем бу сүзләрдән кемнеңдер келәсен дә.
Кем-нәрсә булырмын икән киләсе яшәүләрдә?
Бәлки, әйләнермен чыкка, ә, бәлки, рәшәләргә...
Бәлки, мильон еллар үткәч әйләнермен металлга?
Йә бер кош булып сайрармын канат кагып бер талда?..
...Ходай язмасын йөрергә бер имгәктә сыр булып. Ә хәзергә яшик әле берәр йөз ел җыр булып!
Дүртьюллык iap
Алтын кайчы ал кисә. Көмеш кайчы гөл кисә. Кылны ярып жил искәндә угьры патша Ил кисә...
*
Канунсызлык канун икән— булмас Кеше кадере. Исереклек—фетнә башы. Аракы ил кабере.
е
Ыргыла агымга каршы уылдык чәчәргә балыклар.
...Вакыт агымында коела тарихи картайган халыклар.
Яшьлек—тиз yr<ip *чнр».
Алма битләрдән артык көнләшмә. Хөкемдар Вакыт үз эшен белә! Матурлык хакын кайтару көне бүген килмәсә, иртәгә килә.
г
Ршелн н властвуИ-
Атомны таркаткан кебек.
Татарны таркаталар...
...Стратегик чимал кирәк «Русь» дигән «ракетана.
Аңлашыла...
Тиршрни
Тпарня-
Гитарспш
«Стан» өчен генә китте күнме халык җегәре! «Мөстәкыйль Татар Илонә күпме җелек кирәге...!
г
Керфекләр тирәли картлыгың рәшәсе...
Бирсен сиңа ходай толлык дәрәҗәсен.
*
«Хатын-кыз кем? Елан? Алиһә?
Тик... Кеше түгел!* диде берәү. Сагайды күңел.
е
«Без—бар! Без—мәңгелек!» Тавышымның яңгыравы кайта: «Юк!..»
... Төпсез тәхеттән—«Ә мин бар!» дип көлеп тора КартАю.
Беләсеңдер, җил шәп иссә- яфрак күбрәк коелганын. Сүз мулрак булган саен, гөнаһ күбрәк җыелганын.
е
Бюджеттан аракы исе килә.
Дәүләткә—эчсеннәр генә...
Табышын шуңа корган. Халык—сәрхүш. Ил—махмырда. Саулыкка— «тишек юрган »...
Г
Каргавын карга башына Карга синен башыңда!
Кем белә бит, кара кайгыларның кайчан килеп җанны айкасын... Кайнар сумалалы канат булып, каргышларың үзеңә кайтмасын!
Күпме генә казганса да, һәр теләгән Алып булмас. Җанда ялкын көчәйсә дә. янган кадәр янып булмас...
е
Төкереп бир кемсәләрнен өерелеп өрүенә!
Тормый алар сабыеңның бер ертык көлүенә!
е
Уртаклашкан кайгы—ярты кайгы Уртаклашкан шатлык-ике шатлык. Кайгы-хәсрәтне үрчетмәсенгә шатлык чәчмәк оулып угълан таптык.
Идиллия
Куй өстендә тургай күкәй сала.
Дөньяның бар солдаты җыйнаулашып корал сүтә.
Бодай көшелләре өстендә мәтәлчекләр ата сабыйлар.
е
Каркылдый карга ашыкмый гына...
Очына күбәләк онытылып! ...Үлеп киткән йөрәге тотып утыз яшьлек геронтолог*.
Бер үк көнне
«Армия көне—бәйрәм!» дип ир-атларны тәбрик итте ...Улын солдаттан йолсынга бер түрәгә ришвәт илтте.
Геронтолог-кеше гомерен озынайту фәне буенча белгеч
*
Ага су. Әйләнә чарык.
Тегермән тарта тора.
Бабай акылы чыга тора, оныкның—арта тора.
Сары йортта «Наполеон*нар, «Ленин»нар нотык тота! «Мин—Тукай!» дип йөрүчеләр очрыйлар Шнгырь-Иортта...
Шахта өсләрен каплаган көзге сары яфрак Өстә микән, аста микән безгә язган туфрак ?
(Шахтер җырларыннан)
Күмер базларында күмелеп калган күпме татар моңы, күпме сүз!.. ...Күгең булса гына җирдә казган. Күккә күмелгәннәр генә үлемсез!