«ШИГЫРЬ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН» РӘССАМ
Хәмит Латыйпов (1949 елда туган) исемен әлегә журналыбыз укучылары очратмаганнардыр. шаять.
Тормышның ачысын-төчесен татыган милләттәшебез УЛ.
һөнәре буенча—рәссам, агачка кисеп сурәт ясау остасы; /рафика һәм керамика төрләрендә дә эшли, сынлы сәнгать һәм скульптура белән дә мавыга—кыскасы, чын мәгънәсендә сәнгать кешесе. Әмма ул шагыйрь дә: күңеле белән, милли жаны белән генә түгел, инде кәгазьгә төшереп, төрле басмаларда («Аргамак», «Идел» журналларында һ. б.), көндәлек матбугатта күренеп килгән каләм иясе. «Җир һәм Күк» исемле китабы (1997 елда Башкортстанда—Туйча зыда басылган) да дөнья күрде— тәкъдим ителгән дүртюллык шигырьләренә дә махсус декоратив агач тәлинкәләргә уеп эшләнгән сурәтләр эскизларын ясап китерде Кыскасы, ул-рәссач-шагыйрь. төсләрне, буяуларны җанлы, афористик сүз. фикер белән кушып, бер яна сәнгатьчә синтезга омтылган ижат бу Күз салыйк әле без ана, яна каләм иясенә, хөрмәтле укучыларыбыз!
Рәдиф Гаташ
Хәмит Латыйпов
ӨШЕГӘН ЙОЛДЫЗЛАР ЯКТЫСЫ
Күңелемдә—галәмнәр киңлеге, Өшегән йолдызлар яктысы... Ярсыган җилләрдә өметләр Булыр күк—җанымның сакчысы...
Гаҗәпләнү
Үзгәрүчән бу дөньяда яшим үзем.
Аңлый алмыйм һич кенә дә дөнья серен. Гаҗәпләнеп гаҗиз калам һәр мизгелгә, Шуңарданмы—нурлана күк күңел күзем.
r-Aana isemnar
У1иа исемнәр
ана карата әдип Айдар Хәлим, хуплап, әтрафлы мәкалә дә язып чыкты. Хәзер Хәмит икенче китабын Казанда чыгарырга әзерли. Шигырьләрен (китапларын да!) үз рәсемнәре, эскиз-этюдлар белән дә бизәп күрсәтә ул Журналыбызга
Ара
Ак хыяллар... Ак аргамак җиктем. Биек таулар—ерак арасы...
Офыкларны иңләп киңлек ята, Сукыр томан аша барасы.
Аваз
Җир авазы—чишмә агышында, Чәчәкләрнең якты сагышында, Былбыл, тургайларның тавышында... Искән җилләр... яфрак кагышында!
Капка
Кемнәр кергән, кемнәр чыккан бу капкадан. Китеп читкә, кемнәр кайткан, кем кайтмаган... Язмыш җиле хәбәр ташый чит яклардан Кемнәр тапкан бәхетләрен, кем тапмаган...
Яра
Соңгы сулышында уйлагандыр Үксез кала диеп балаларым: Инде ничә еллар җанда сызлый Әтиемнең сугыш яралары...
Аһ, бу моңнар
Аһ, бу моңнар, аһ. бу көй-җырулар Кузгаттылар тагын йөрәкне.
Кара төннән саркып борынгы җыр Җанкаемны тагын көйрәтте!
Теләк
Синнән башка үтте бу гомерләр. Язмышларны үтте вакыт күмеп. Үз көенчә калсын барысы да... Тик өметләр бетмәсеннәр сүнеп.
Балачак истәлеге
Авыл капкасыннан атлар узды.
Атлар белән китте абыйлар.
Читән башларыннан карап калды. Кулын болгап, үксез сабыйлар.
fr
Кар-бураннар аша алга таба Атлап барам, үткән артта кала. Адым саен җанда арта яра. Мәңгелеккә ара—кими бара...
Эзләнү
Бу дөньядан киткәч—калыр бер чак Чыкка әйләнеп бу дөньяның яме. Рух омтылган кадер почмакларын Бу җан тагын-тагын эзләр әле.
Ятимлек
Балачакның хыял чәчкәләре Шарран күңелемә чәчелгән. Ачы үксезлекне бәгыремә Иртә килгән көзләр яшергән.
Бер уч җылы
Алтын кебек көннәр үтә, Сабый күк алданыпмы?
... Бер уч җылы биреп киттең, Үзеңнән калганынмы?
Ут капкан күк
Күк гөмбәзе утка күмелеп, Кояш офык артына күчте. Дөрләп янган кичке күкләрдән Күңелемә очкын-моң төште.
Хәтерләү
Гомер үткән инде, талган йөрәк— Үткәннәрдән кайткан юлчыдай. Күз алдымда шул вакытымны күрәм— Үз нәкышен тоткан сынчыдай...