Логотип Казан Утлары
Роман

САТАШЫП АТКАН ТАҢ


ИКЕНЧЕ КИТАП

I
...1930 елның салкын гыйнвар иртәсе...
Чулман өсләп сыек рәшә сыман томан күтәрелә Яңа ел башына кадәр ишле карлар явып, көннәр буранлап торды да, кинәт кенә җылытып, җепшетеп җибәрде Атна чамасы шулай булды. Карлар чын-чынлап эри башлады дигәндә, кыш үзенен бар ихтыярын, бар гайрәтен үз кулына алды, ахры, сансызланып маташкан идегез, менә күрегез инде алайса дигәндәй, янә буран котырды, аннан чатнама суыклар башланды
Чаллыдан чыкканга чирек сәгать вакыт үтмәде, туры айгырнын сырты ак бәскә төренеп өлгерде. Юл бозлы, шуңа күрә олаучы, кашсыз бүрек кигән олы яшьләрдәге чандыр гәүдәле агай, атын бик куаламаска тырыша-ат хөкүмәтнеке, кантон кәнүшниеннән бирелгән, аяк-тоягын имгәтеп кайтсан, көт тә тор. мәхкәмәсез-нисез Минзәлә төрмәсендә ике-өч ай яткырып, сохари кимертеп чыгарырлар. Яна блачнын талканы коры. Казан кунагына ике дөнья бер морҗа, чыптага төренеп, печәнгә күмелеп утырган да, дәшми-тынмый, үз уйларына йомылып тик бара Керпе кебек. Болай үзе, кала кешесе булса да, кышкы юлга чыкканын белгән тагын, калын киенгән, аягында да шәп олтанлы киез итек Казаннан килгән вәкилләрне күргәне бар агайнын. кайберсе бигрәк юка киенеп килә: әллә кышкы юлга чыккан, әллә сәхрәгә сәйранга җыенган Чанага менеп утыруга тотына тынгысы зланырга, тотына боргаланырга-шул арада моңа суык бабай ике куллап чытырдап ябышырга да өлгергән димәк ки Бичара мосафир чәнчеп-чәнчеп ямчыга да карап ала Әйтерсен, аны юлга җыйнап-төйнәп ул чыгарып җибәргән Андый чакта ямчы кая
Факил САФИН (1954)-прозаик. шагыйрь, публицист “Сонгы көз" Тузганак чәчәге". ■Тачжнһан " һ. б китаплар авпзры
†Романнын беренче китабы журналнын 2001 елгы 8-9 саннарында басылып чыккан иде * >
керер тишек тапмый, үзен карасынмы, олауны кайгыртсынмы, әллә вәкилне катырып үтермәс өчен чара күрсенме-валлаһи. якты дөньяга бүген туган сабый шикелле көйләтмәкче үзләрен кайбер вәкил дигәннәре. Эшен ямчылык кылу булгач, берни эшләр хәл юк, һәммәсен дә кайгыртырга туры килә. Атына утырткансың икән, адәм баласын исән- имин тиешле урынга илтеп җиткерү өчен ул. ямчы жавап бирә бит. Кыюлык та. тәвәккәллек тә. осталык та кирәк әлеге эштә Үткән дәвердә ямчы аты куганнар өчен какшамас канун булган әлеге хакыйкать бүген дә үзгәрмәгән, киләчәктә дә үзгәрергә тиеш түгел. Агай иркенрәк тын алды, бу егет, бодай яшь күренсә дә. җитди кешегә охшаган, көйләтеп, юкка-барга чәпчеп жанны жәфаламас шикелле.
Кичә, кояш баер алдыннан. Чаллы кантуны каршына килеп туктап, ис җыярга өлгермәде, каршысында шушы егет пәйда булды. Минзәләдән үзен алырга килгән ямчы икәнен белгәч, елмаеп, ике куллап күреште дә. төнне Чаллыда үткәрергә туры киләсен әйтеп, эш-мәшәкать дилбегәсен үз кулына алды: агайның атын-тунын кантуң кәнүшниендә калдырып, үзен кунакханәгә урнаштырып мәш килде. Йокы бүсәргә һәвәс түгел икән, агай уянырга өлгермәде, егет иртүк агай артыннан килеп тә җитте, бергәләп чәйләп алдылар, аннан инде сәфәргә жыена башладылар: атны идарә каршына туктатып, чана башына китаптыр-мазардыр төяп азапландылар. Бодай булса, чанада үзләренә урын да калмас. Минзәләгә кадәр алмашлап жәяү кайтырга туры килмәгәе дип курка да башлаган иде. бәхетенә. Казан кунагының йөге төялеп беттеме, әллә ямчынын уйларын аңлап, төяү эшләрен үзе үк туктаттымы-жинелчә агач чемодан тотып, канткомның ярым түгәрәк ишегеннән үзе килеп чыкты, ямчы аты белән мәшәләнгән чакта, урын көйләштереп, чанага менеп тә утырды
Юлга иртүк кузгалу ярый ул, кичкә. Ходай юлны ун кылсын, кайтып та керерләр өяз каласына. Ямчы. олыгаеп килүче агай, электән ишеткәләгәне булса да. һич кенә дә "кантун" дигән сүзгә күнегә алмый, ияләнгән "өяз" сүзе жанына ничектер якын сыман тоела иде. Егерменче елны бугай. Татарстан җөмһүрияте төзелгәч, өяз сүзен кангунга алыштырдылар да куйдылар. Хәер, элекке өязне дә чәчкәләп, таратып бетерделәр. Мәскәү кушкан диделәр. Ул күп йөрде, күп күрде, күп ишетте, акны карадан әйбәт аера, әмма шунсын гына анлап җиткермәде агай-хөррият алдык дип и шапырындылар, и кабарындылар заманында Минзәләдә яна блачнын хужалары булып алган Сәгыйдуллин кебек елгыр бәлшәвикләр. Үзебезнен дәүләтебез булды дип лаф ордылар, үзебезгә үзебез хуҗа дип тә җибәрәләр иде. Митинглар оештырып, башны күп әйләндерделәр инде Шул бер “өяз" сүзен дә калдыра алмагач нинди хуҗа син илгә?.. Һә. бик хуҗа булырыен да, кулында көч-гаскәр юк бит синен, ие бит Сәгыйдуллин кулында да юк иде. Байчурин да буш кул белән килеп, буш кул белән китте Дөнья йөзендә гаскәре булмаган нинди дәүләт, нинди җөмһүрият бар ди9! Болай үзләре шәп егетләр иде болай. Тик тел белән тегермән тартып хөррият яулап булмый шул. Күп теленә салынсаң да килешми. Ижау ягыннан егерме мылтыклы солдат килсә, бетген диген инде, һавага бер гөрселдәтсәләр, минут эчендә дәүләтең дә юк. җөмһүриятен дә юк. телен дә кыскарып калыр. Шул мылтыклы егерме солдат блач була да куячак бөтен өязенә. Мәскәүнен сүзе Минзәлә өчен дә. Казан өчен дә канун. Күп шыбырдый алмассын. иеме. вәкил иптәш? Кычкырып сорарга тел кычыта да. килешеп бетмәс шул. килешеп бетмәс Кайтып кергәч ГПУ га җиткерсә... Ул ГПУ дигән нәмәрсә туры Мәскәүгә карый ди бит. Әле каршы әйтмәсен дә... советка каршы элемент, дип. авылы-авылы белән төяп китерәләр халыкны Минзәлә төрмәсенә Кайберәүләрен шунда ук чыгарып аталар да икән. Инна лиллаһи вә инна иләйһи ражигун. Бичараларның ни гаепләре булгандыр яңа блач каршында. Юкса, үтә череп чыккан байлар Колчакка ияреп әллә кайчан бу яклардан эзләрен суыттылар. Хәер, бай кеше, акчалы кеше беркайчан, бер җирдә аптырамас ул. Ямчы агаен да чегән
арбасыннан төшеп калган дегет чиләге түгел, егеткәем, күрмәде түгел, күрде-бу дөньяда акыл алдан йөрми, акча алдыра, ул башлап сүз әйтә Шулай да байлар белән сөйләшү, эш йөртү җиңелрәк иде. Менә шулар хакында рәхәтләнеп гәпләшеп кайтасы иде дә Юл кыскарыр иде ичмаса. Ярап бетмәс шул Казан вәкиленә ташыган уйларыңны чыгарып түгү, килештермәс.
Атнын бер жайга юыртуына ияләшкән Әхмәтсафа Дәүләтьяров исә үз уйлары белән мәшгуль. Әле ул Минзәләдә ниләр эшләргә тиешлеген чамалап та бетерми. Декабрь урталарында Татар коммунистик универе и* тетынын сонгы курсында укучы студентларны жыеп алдылар да. үзләренен ел башыннан урыннарда һаман да ныгып житә алмаган совет хакимиятенә булышлык күрсәтү өчен егерме бишменчеләр сыйфатында кантоннарга китәчәкләре турында әйттеләр. Студентларның бу эшкә теләге бармы, юкмы—анысын сорап торыш юк. Өлкә комитетының чәнчә бармак очы кайда төртеп күрсәтсә, коммунистның арты шунда барып чүмәшергә тиеш. Бәхәскә урын кала димени9 Университетта белем эстәүче яшь балалы хатыннарга кадәр "иреклеләр" исемлегенә кертелгәннәр иде Бер-ике хатын, әлеге карарга каршы төшмәкче булып, чәпчеп тә маташкан иде. кая ул. икенче көнне үк партия ячейкасы җыелышы жыеп. пешерделәр генә үзләрен Теге хатыннар ник бала табуларына үкенә башладылар ахырда. Шулай булмый сон. илдә социализм тулысынча җиңми торып, ни йөзен белән имчәк баласын сылтау итеп гомумпартия эшеннән читтә калырга мөмкин булсын ди?' Сөйләшү каты булды, теге тавыш күтәрергә батырчылык иткән бичәкәйләр социализм тулысынча жинми торып, яңадан бала тапмаска ант иткәч тә әле тынычлана алмады ячейка жыелышындагылар. Тагын да нәрсәдер житеп бетми иде тулы ышаныч өчен Коммунистик тәрбиянен алымнары үтемле шул анын. Балалар, башлыча, "ирекле мәхәббәттән" туган яшь совет гражданнары иделәр, каты сөйләшүдән сон “ан“ кергән әниләре, артык авырыксынмыйча, һәрхәлдә фиркадашларына шулай тоелды, кантоннарга киткәндә нарасыйларын балалар йортына тапшырачаклары хакында язмача раслама бирделәр. Шуннан сон гына җыелыш жинел сулап куйды гаять мөһим мәсьәлә ин дөрес чишелеш тапты тәки. Монын шулай икәнененә имчәк баласы булган яшь совет гражданнарыннан башка һәммәсе дә аңлаганнар иде Яшь гражданнарның ан керәсе еллары алда әле. аларнын авылда барган күмәкләшү эшендә кайгылары юк.
Партия ячейкасы бюросы әгъзасы буларак. Әхмәтсафа әлеге эшләрнең уртасында кайнады, студентларны кантоннарга бүлгәндә Казан тирәсендә калырга жае бар иде-исемлекне үз куллары белән төзеде, әмма ин ерак кантонга-"Минзәләгә".-дип язып куйды Дәүләтьяров фамилиясе турысына. Ул мизгелдә күңелендә бер генә уй тулганып алды, укуны тәмамлап, диплом алырга ярты еллап вакыт калып бара, бераз гына сабыр итсәләр булыр иде югарыда утыручы түрәләргә, югары белемле һөнәрмән булып эшкә башлау кулайрак та булыр иде гамәли якны исәпләгәндә, әмма сәяси вәзгыять шуны таләп иткәч, нишлисен9
П
талин күзен кыса төшеп дача тәрәзәсеннән бакчага карап торды Нәрсә тота аны тәрәзә каршында болай озаклап, һич кенә дә андый алмый Югыйсә, сәркатип кертеп биргән почтанын әле чиреген дә карап чыга алмады Көн инде кичкә авыша башлаган, хәл итәргә тиешле көндәлек мәшәкатьләр хәттин ашкан
Татарстаннан килгән телеграмманы укыгач, дәрте сүрелде анын Беренче карашка, өлкә комитеты сәркатибе Разумовнын телеграммасына ул сөенергә генә тиеш иде-Разумов республиканың барлык кантоннарында да егермебишменчеләрнен ныклап эшкә керешүләрен хәбәр итеп, даһи юлбашчы Сталин дөрес һәм гадел күрсәткәнчә, быелгы язны Татарстанның
С
йөз процент күмәкләшкән хәлдә каршы алачагына катгый ышандыра. Телеграммадагы. "Сталинның, партиянең установкасын тулысыңча үтәү- өлкә комитетының намус эше һәм бу мәсьләдә бернинди чигенү дә булмас!"—дигән сүзләрне нигәдер ошатмады ул. Соңгы вакытта аңа күмәкләштерү эшендәге бөгелешләр хакында да хәбәрләр килеп ирешә башлады. Сталин үзенә килеп ирешкән хәбәрләрнең никадәр нечкә иләктән иләнгәнен аңламаслык хәлдә түгел. Инде күмәкләшү урындагы надан, күрәкараучы җитәкчеләр аркасында гарип форма алган икән, нишләп бу эш Сталин исеме белән бәйләнә? Шул ук Татарстан партия оешмасы кылган гамәлләрнең барысы да ал да гөлме? Ә бит һәр эш юлбашчы исеменнән башкарыла: Сталин күрсәткәнчә. Сталин установкасы Бер гөрәнкә уңыштан да башлары әйләнгән бу наданнарның телен тешләтәсе иде... Тулысынча җинү булгач кына дөреслек, гаделлек дип авыз чайкарга мөмкин булачак. Ниндидер хәстәрлек күрмичә ярамый, һәрнәрсәдә өлгерлек күрсәтү кирәк. Разумовнын телеграммасы шундый зирәк фикергә китерде: тиз арада "Правда’Та мәкалә хәзерләп бирергә кирәк. Исеме дә шәп: "Унышлардан баш әйләнү." Разумов та. башкалар да дөрес эш алып баралар: йөз процент күмәкләштерү мүжбүри. Тик акцентларны үзгәртә төшеп...
Анын йөзендә сизелер-сизелмәс яктылык уйнап алды. Бакча түрендәге миләш агачы һаман кызыл җимешләре белән тулышып тора. Гадәттә, бу вакытта җимешләрдән җилләр искән була, игътибар иткәне бар- декабрь башларындагы дымык бер иртәдә каяндыр көтүе белән миләш чыпчыгы килеп чыга да, кып-кызыл җимеш сырып алган агачны минут эчендә “чишендереп" тә куялар. Сталин "төн кошы", иртәләрен йоклап үткәрә, ә менә нәкъ шушы көнне иртүк аяк өстендә була һәм ин сәере- шушы әрсез, талымсыз кошлар өеренен бакчада минутлык вәйран чигүенә аерым ләззәтләнү белән карап тора. Ни өчен икәнен үзе дә анлата алмый. Быел исә нигәдер соңладылар кошлар. Әллә исәпләре бөтенләй килмәскәме? Гыйнвар үтеп бара түгелме сон инде? Ул шулай уйлап бетермәде, миләш агачын кызыл түшле кош чирүе сырып та алды...
Ана нигәдер җиңел булып китте. Юк. дөнья күчәренең әйләнешен үзгәртер көч юк жир йөзендә, һәр пешкән җимеш өзеп алынырга тиеш, хәтта вакыт үтә төшсә дә. Җәмгыять үсешендә, иҗтимагый фикердә “күмәкләшү" дигән татлы җимеш күпләрнең күзен кыздыргандыр кыздыруын, әмма бу җимешнен өлгерүен көткән меңләгән әрсез өер. йолкыш чирү барлыгын бер генә минутка да онытырга ярамый шул. Күз ачып йомганчы илеңне туздырып атачак бу өер. Ил белән үзенне дә. Тир түкмичә бәхеткә, муллыкка ирешү хыялыннан да мәгънәсез омтылыш юк. Менә шушы куркынычка юл куймаска кирәк, өерләрне ачыкларга, әйдәүчеләрен эзләп табарга һәм берәм-берәм мәйданнан алып атарга кирәк. Ерактан балкып торган миләш җимеше кебек—бар иде. мизгел эчендә юкка чыксын. Ин мөһиме шунда, моны беркем дә белми дә калсын. Анын үзеннән башка...
Разумовны Татарстанга җибәреп дөрес эшләде ул. Татарлар хәтәр халык. Акыллы, еракка карап эш йөртүчән. бер-берсенә юл куймый торган үзсүзле, үҗәт халык. Шушы сыйфатлары аркасында Милләт эшләре халык комиссариатын җитәкләгәндә анын канына аз тоз салмады бу кавем кешеләре. Күз алдына үз-үзләренә гаҗәеп ышанган Солтангалиев. Вахитов сурәте пәйда булды. Жанын туктаусыз нидер кимергән кыяфәттә йөрүче Ибраһимовнын үртәгеч карашын янә тоеп, тәненә салкын йөгерде. Тагын бер егет истә калган—анысы мөселман полклары төзим дип хыяллана иде. Тиктормас, революция идеаллары белән тәмам адарынган егет иде ул. Әмма ул чакта ук Сталин сизеп алды, егет шулай ук еракка карап эш йөртә иде бит—әгәр Ленин, ахмак Троцкий коткысына бирелеп, татарлардан гына торган мөселман гаскәрләре төзергә ирек бирсә, ни белән төгәлләнер иде микән революция дигәннәре! Ярый әле бу хәлне вакытында туктатып кала алды Сталин, анын тарафыннан Ленинга тиешле сирәк
рәхмәтләрнең берсе дә шуның өчен иде: Усмановнын. менә бит ничек, хәтта фамилиясе хәтердән китми нәләт егетнен. нинди ният белән йөрүен аңлатып биргәч. Ленин үзе дә урыныннан сикереп торып, зыр килеп бүлмәсен әйләнеп чыкты Татарларга үз кулларын белән гаскәр төзеп бир. дәүләт бир Аннан нәрсә9 Шул сәгатьтә үк төзелә башлаган мөселман полкын фронтка җибәрүне таләп итеп Фрунзе га телеграмма сукты һәм шунын белән идеягә нокта куелды. Әйе. татарлар белән тезген һәрчак кыска булырга тиеш. Ул чакта да шулай фикер йөртте Сталин, хәзер исә бигрәк тә Көчле халык, рухи тамыры сәламәт сакланган халык. Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора. Чүпләп кенә өлгер-күзне, зиһенне алдап янып торган ачы җимешләрне.
..Егерменче еллар дәвамында Татарстан хөкүмәте җитәкчелеге Мәскәү басымына каршы кискен көрәш алып барды Бу көрәш ни белән тәмамланыр иде. фараз итүе авыр, әмма Мәскәү өчен шунысы әһәмиятле иде-җитәкчеләрнен үзләре арасында да фикер каршылыгы чыга торды, төркемнәр барлыкка килде. Һәр төркем каршы якны фаш итеп. Мәскәүгә хат артыннан хат юллады. Сталин татарларның абруй алдында гына баш иеп. "и’Тә килә торган халык икәнлеген аңлаган иде инде. Татарстанда барган фикер көрәше, үчегү-бәхәсләр, әгәр дә ки ул үз куллары белән Солтангалиевне юлдан алып ташламаса. булмас та иде. чөнки Мирсәет көчле шәхес, акыллы һәм зирәк, абруйлы җитәкче, татарлар ана һичшиксез буйсыначак, хәтта күзенә генә карап торырлар иде. Мона бәлки Сталинның артык исе дә китмәс иде Совет властен ын тәүге елларында милли республикалардагы тынычлык Мәскәү өчен үтә мөһим нәрсә иде. Әмма ин куркынычы да шунда-Солтангалиевнен күзенә карап торучы бер татарлар гына түгел шул Милли сәясәт өлкәсендә илдәге төрки халыклар алдында Солтангалиевнен абруе шулкадәр үсте, хәтта берзаман Сталин үзен дә ул халыклар алдында Солтангалиевнен күләгәсе сыман гына хис итә башлады Мона юл кую-дилбегәне кулдан ычкындыруга бәрабәр һәм ул. бар зиһенен җыеп. Мирсәеткә каршы җәтмә үрә башлады, җаен китереп, фирка исеме белән Солтангалиевне юлдан чөеп ыргытуга иреште дә. Авыр булды Мирсәеткә каршы көрәшкә чыгу, әмма фирка, халыклар, ил алдында сәяси яктан гына түгел, хәтта җисмән яктан да үзенне саклап калунын башка юлын күрмәде ул. Сталин көрәшнен ин хәйләкәр әмәлләрен эзләп тапты, тозакнын ин шәпләрен ташлады Солтангалиев юлына һәм тегесе, татарларга хас ышанучан зат, килеп капты да. Мирсәетне үз абруен үстерү өчен йөз процентка файдаландым дип исәпли ул, шуна эчтән генә сөенә Татарстанга исә Белорусиядән сыналган большевик Мендель Маркович Хатаевичны җибәрде. Хәйләкәр яһүд зшкә авырыксынып керешсә дә татарларны тиз кулга алды, куандырганы шул-Солтангалиевкә каршы куя аиы ул татар коммунистларын Сталин ялгышмады. Хатаевичнын абруе тәэсирле булды өлкә комитетында тора-бара чагыштырмача тынычлык урнашты, милләтчелек учагы сүрелде Үзәк комитетка яла. әләкләрнең Татарстаннан аз килә башлавы шуңа ишарә идә. Татарлар сәер халык, берсе чак кына өскә үрмәли башласа, хәзер буза куптаралар. Теге бәхетсезне урыныннан тартып төшереп, тизәктә аунатмыйча тынычланмыйлар, монын өчен вакыт та. көч тә кызганмыйлар Татарнын ин яраткан эше-әләк язу Мәскәү гомер гомергә бу халыкның тар күңелле булуыннан файдаланып эш йөртте Итәк астыннан ут йөгертү өчен ин кулай мочит-таларнын акыллы башлары арасында. Татарнын булдыклы егетләре бер-берсен таптый. изә Үзләре үк бумаклап үтергән улларын күз яшьләре белән юып ләхеткә иңдерә Ахырдан югалган кавемдәшләрен кызганып нәгьрәләр ора. аһ итә. чәчен йолкыйлар... Татарнын акылы төштән сон Сталин менә шундый халыкта асыл егетләр-зирәк сәясәтчеләр, икътисадчылар, язучы-каләм осталары үсеп чыга алуына чынлап аптырый иле Ул үзе Татарстанда булып үткән һәр нәрсәне җентекләп күзәтеп
HL
барды, кирәк тапса, кичекмәстән юнәлеш бирә килде.
1927 елны ноябрь аенда партиянең унөченче өлкә конференциясе “буржуаз милләтчеләргә һәм группаларга каршы көрәш" шигаре астында үтеп, әлегәчә милли хисләр йогынтысыннан арына алмаган татар зыяларын янә беркат туздырып атты. Күпчелеген илдән үк сөрделәр. Рәхимсез кыландылар татарлар. Татар дөньясы умарта оясыдай гөжләп алды да, тынып калды. Сталинның күңеленә шик йөгерде. Шикне раслап. Казан ягыннан янә әләкләр ява башлады. Ныклап барлый башлагач, шул билгеле булды—революциягә кадәр җитлеккән татар зыялыларының зур күпчелеге исән-имин генә яшәп яталар икән. Куылганнар, туздырылганнар, таптал-ганнар, изелгәннәр, әмма исәннәр! Идел буенда, Уралда, Себердә, Урта Азиядә генә түгел. Мәскәү. Ленинградта да җитәрлек иде алар. Нинди яшәүчән халык!.. Шулар баш күтәреп, тирә-юньгә күз салганнар да, бераз өскә калка башлаган кавемдәшләрен батыру эшенә керешеп киләләр икән. Димәк, тамырлар исән, куркыныч үтмәгән, әле катылык, тәвәкәллек җитми . Сталин мондый мәсьәләдә башлаган эшне ярты юлда калдыра торганнардан түгел, хәйләкәррәк һәм сакланыбрак эш йөрткән Хатаевичны Самарага күчереп, аның урынына Казанга Михаил Осипович Разумовны җибәрде. Эшчеләр арасында чарланып өлгергән, дуамал холыклы, бераз кылтык та, әмма ВКП(б) үзәк комитеты алдында гаять абруйлы Разумовнын, Сталин алдында йөзен җиргә бәрмәс өчен барысын да эшләргә хәзер икәнлегенә иманы камил иде юлбашчының.
III
әзгыятьтән чыгып, дөресен әйтик. Хатаевичнын Татарстанга килүенең файдасы булмады түгел—ызгышып ятудан туктап, киләчәк хакында уйлый башлау кирәк, татарлар өчен берәү дә килеп эшләмәс, оҗмах төзеп бирмәс, дигән карашны җирле җитәкчеләргә яхшылап сеңдереп өлгерде ул. Татарлар торган саен яңа тормыш йөген ныграк тарталар, элекке кебек, юк кына эш өчен дә Мәскәүдән ярдәм сорап, шаулап, чан сугып йөрмиләр, һәр нәрсәне урында хәл итәргә омтылалар. Иң мөһиме-үзара бугазлашып ятудан башканы белмәгән, күпчелеге революциядә, гражданнар сугышында катнашып, ат өстендә кылыч болгап йөргән чакта кылган каһарманлыклары һәм. шулар өстенә, кайбер оештыру сыйфатлары чагылып киткән өчен генә җитәкчелеккә үрмәләгән дистәләрчә надан коммунистлар урынына яңа чорда тәрбияләнгән, белемле кадрлар хәзерләү эше юлга салынды. Казан— югары уку йортларына кытлык кичерми, аларда татар студентларының саны сизелерлек артты, техникумнар, һөнәри-техник белем бирү мәктәпләре ачылды. Төрле өлкәләрдә сибелеп көн күргән өметле татар яшьләре Казанга тартыла башлады, хәзерлекле татарларны җитәкчелек эшенә яки тагын да алга табан белем эстәргә чакырып китерү колач җәйде.
Шушы әйбәт шаукымга Әхмәтсафа Дәүләтьяров та килеп эләкте, партиянең Хорезм өлкә комитетында җаваплы инструктор булып эшләгән егерме бер яшьлек егетне, үз гаризасы нигезендә, Казанга, Татар коммунистик университетына чакырып кайтардылар.
Әхмәтсафа уйларыннан аерылып, йөзен чытып куйды. Көтмәгәндә, көйле генә барган уку өзелеп куйсын инде, ә?.. Пошмас җирдән пошар эчен...
Әмма партия карарын санга сукмаска хакы юк анын. Яшь кадрларны авылларга җибәреп, сыйнфый көрәш шартларында чыныктырып алу турындагы фикер яңа булмаса да, бөтен кискенлеге белән ВКП(б)ның унбишенче съездында көн тәртибенә килеп басканын яхшы белә ул, әлбәттә.
1927 елнын декабрендә Мәскәүдә үткән бу съезд илнең крестьян
В
тормышын тамырдан үзгәртүгә нигез салды. Сьездда аерым хуҗалыкларны бетереп, кулакны сыйныф буларак юкка чыгару, авыл хуҗалыгын коллек- тивлаштыру турында карарлар кабул ителде һәм шул карарларны үтәу йөзеннән авылларда нинди генә гамәлләр кылынмыи да. нинди генә хикмәтләр эшләнми шушы ике ел эчендә Әхмәтсафа ишетеп тора-бу гамәлләр арасында хилафлары да җитәрлек иде. Ямчы агайнын ара-тирә авыр сулап алуының сәбәбе нәкъ шушы сәяси хәлләр аркасында түгел микән? Ялыкты авыл туктаусыз куалау-ашыктырулардан. Бу хакта универ-ситетта Разумовский. Ишков кебек профессорлар да әйткән иде Артык каударлану беркайчан да жүнлегә китерми китерүен дә Разумов һаман риза түгел, эшне кызу тотарга куша, утызынчы елнын язын авыл тоташ коллективлашкан хәлдә каршы алырга тиеш дип ашыктыра һәм һәр чыгышында монын партия. Сталин установкасы икәнлеген искәртеп, үзенен бу хакта юлбашчыга партия вәгъдәсе бирүен дә әйтеп, чигенергә юл юклыгын да сиздереп куя.
1929 елнын көзендә ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты кантоннардагы партия һәм совет органнарының җитәкчеләрен җыйнап махсус киңәшмә үткәрде. Кинәшмә барышында ике сүзнен берендә урыннарда кадрлар мәсьәләсенең катлаулы булуы телгә алынды ВКП(б) үзәк комитетынын ноябрь пленумы карары нигезендә авылларга шәһәр эшчеләре. интеллигенция арасыннан “егермебишменче"ләр жибәрунен мәҗбүрилеген искә алып, угызынчы елнын башында ук Татарстан авылларына дүрт йөзләп кеше җибәрергә тиеш дип табылды Әхмәтсафаның шушы "егермебишменче“ нен берсе сыйфатында Минзәләгә барышы да инде Менә бусы Әжмәкәй дигән авыл була инде диде ямчы агай.
зур гына авылның урамына барып кергәч
Әхмәтсафа, уйларыннан арынып, читәннәрен кар көртләре күмеп китә язган тар ypaMia күз ташлады Ике атлы кара-каршы килсә ничек юл сабыша торгандыр, анысын олаучылар үаләре генә белә Кар көрте аша да сизелеп тора: өйләр ниндидер шомлы хәл буласын көтеп торгандай куырылып, җиргә сенеп үк утыралар. Салам түбә, түбәне тишеп чыккан моржа башларына төпсез балчык чүлмәк кигертелгән, морҗалардан сүрән генә аксыл төтен саркыла. Тешкә сылаша торган төче төтен Яшереп торасы юк. жанга тансык ис анкый төтеннән Әхмәтсафа туып үскән моннан ерак-ерактагы Оренбур ягындагы Каргалы авылында да шундый ук ис тарала иде дөньяга-кизәк, салам яккан якларда шундый ис була
Авылда әле һаман тормыш көтүләре жинелдән түгел бугай .диде көттереп кенә Әхмәтсафа-Мин бу якларда беренче мәртәбә Танышлыгым юк. шулай да чамаларга була. Үзем дә сала малае
Ямчы рәнжегән төсле, теш арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды -Хәерче, алама инде безнен яклар, туган-Аннан күнелдәгесен нигә яшереп торам сон әле дигәндәй, тавышын күтәрә төшеп, тезеп китте.-Яна тормыш дигән булалар... Янасы кайчан төзелер, белгән юк. әлегә булганын җимерү дә туздыру Яшь чагында никрутлар Ват. җимер коймасын, юл өстендә тормасын" дип җырлыйлар иде Яшь җилкенчәк ни җырламас, чынга алучы юк ие аларнын сүлләрен Ә бу хөкүмәт чынлап тотынды туздырырга, ни кыланганын ан.лап бетереп булмый, туган Ямчы агайнын бүәсе ерылды, зарланыпмы зарлана -Awn чигә халык, бә-әк интегеп жан асырый. Чистый, киямал йөрәккә төштеләр, һаман тынгылык юк халыкка...
Кангунда ни хәлләр бар сон ’ Нигә тыныч түгел халык ’
Ямчы. әллә айдан егылып төштеңме дигәндәй, сәер генә Әхмәтсафага карап алды Чынлап сорый, ахрысы, чыраенда төчеләнеп маташу билгесе юк.
Ни бит, туганкай, әйтсәң-сүз. төртсәң-күз дигәндәй, хөкүмәт иман тоткасы булган хәзрәтләргә юл бирми башлады Халыкны диннән, иманнан яздырып нәрсә күрмәкчеләрдер Инде зур хәзрәтләрне җыеп бетерделәр, хәзер мәчет картларына тотындылар Халык бә-әк рәнҗи
мона. апай.—Минзәлә ягында үзләреннән кече кешегә “апай” дип дәшкәннәрен ишеткәне бар иде Әхмәтсафаның. Ул көлемсерәп куйды. Әмма агайнын сүзе җитди нәрсә хакында бара иде.-Ә бит сәвит үзе урлашырга, таларга өйрәтә халыкны, шуна юл куя. Мал-мөлкәтле бәндәләрне җыеп төрмәгә ябалар да куялар. Милке кая китә аларның? Совет тирәсенә елышкан җыен әтрәк-әләм йома малны. Хәзрәт үзе төрмәдә, гаиләсен өйдән куып чыгарып, ихатасына аркылыны торкылы салырга иренгән хөрәсәннәр кереп оялый анын төзек йортына. Шул да булдымы дөреслек?
—Халык белән киңәшләшеп эшләнмимени болар? Партия бит башбаштаклыкка юл куймаска куша.
—Бер дә рәт чыгардай түгел синнән—китап сүзләре сөйләргә һәвәс икәнсен, туганкай. Нинди партия кайгысы булсын ул хәчтрүшләрдә, кулга гомердә күрмәгән мал килеп эләккәч соң... Халыкны кем искә ала хәзер? Элек тә искә алу юк ие анысы. Анлап җиткермисең, яшь шул әле син. Башыңа төшмәсен мондый бәла, балакай, һай кылана хөкүмәт кыланчыклары, күрсәтә дә соң халыкка. Афәт ишелде өскә, афәт...- Ямчы кызып китте—Ленин бабай үлеп барганда, Сталин сорый икән: “Иптәш Ленин, инде җан тәслим кыласын, син үлгәч, илне ничек алып барыйк9"—дип әйткән, күз яшьләрен агызып. Ленин, авызын чалшайтып: “Аннан-моннан, ялган-молган...“-дигән дә, үлеп тә киткән. Менә шул Ленин кушканча алып бара да инде Сталин. Хәер-фатыйхасы шул булган. Шундый илдә угрылык булмыйча, нәрсә булсын, ачуым бер килмәгәе. Сталин үзе дә урлашып, келәт басып, төрмәләрдә яткан ди бит.
Агай чаманы онытып җибәрде.
-Саграк, абзый. Юлбашчыга тел тидерү ярамас,-диде Әхмәтсафа, тәмам кызып, бар куәтенә кычкырып сөйләнеп барган ямчыны тыярга теләп. Урамда кеше-фәлән күренми күренүен. . Шулай да абзыйның бу кадәр ачыктан-ачык үзе төптән белмәгән, анлап бетермәгән нәрсәләр хакында теленә ни килсә, шуны такылдап баруын өнәмәде. Ни әйтсәң дә, ул бит әле өлкәдән килгән вәкил, халыкны агартырга, урыннарда надан халыкка агымдагы хәлне фирка күзлегеннән чыгып аңлату өчен җибәрелгән кеше.
Ямчы көтелмәгән үҗәтлек күрсәтте: Казаннан килүче мосафирдан шикләнмәскә мөмкин икәнлеген, аның кеше сатмаячагын абайлап өлгергән иде булса кирәк, үз туксаны туксан:
-Йөрәк яна шул,-диде ул ачынып.-Минем куркыр чаклар үткән инде. Уемдагы—телемдә. Баткан аяк чылана дигәндәй, ярты сүз әйтмәс борын авызны томаларга ашыкма, апай. Үзең халыктан сорарга дисен...- Әхмәтсафа чамалап алганча, агай һич тә надан бер сала мажигы түгел иде.-Минзәлә кантунына караган Иркәнәш дигән авылдан мин үзем. Узган атнада туганнарымны җыеп алдылар да, “кулак" дип, төрмәгә китереп япканнар. Мине Алла саклады, олауда калдым. Авылга кайтырга да шикләндерә, кайтып керсәм, ни булыр тагын. Нинди кулак булыйк без? Һәркайсыбыз үз хуҗалыгында үз көче белән көн күрәбез, җитеш тормышта яши идек. Шул гына... Имеш, күмхужга каршы без. Кем “күмхуҗ” дип йөри? Җыен суыгаяк, сәлкәү, ялкау. Алар кереп оялады сәвиткә. Без тир түгәргә тиеш, тегеләр ашарга. Ашамый торсыннар әле, иеме, бахбай ..—Ямчы нәрсәдәндер өркеп, читкә каерырга маташкан атына дилбегә кагып алды.-На-а, малкай, үтеп барабыз Әҗмәкәен дә...
—Бу авыл мина таныш,—диде Әхмәтсафа, нидер исенә төшеп.
-Безнең якларда булганым юк, дисең үзең...
-Булганым юк, анысы хак сүз. Татарстанда гражданнар сугышы тарихын өйрәнгәндә укыган идем. Бу авыл тирәсендә зур сугышлар булган акларга каршы.
—Китапка язалардыр инде. Безгә анысы караңгы,—диде ямчы теләмичә генә.
—Алда тагын нинди авыллар бар?
—Калмыя, Малтабар, Күзкәй, Югары Байлар...—дип тезеп китте
ямчы.
-Кызык исемнәр Мин туып-үскән Оренбур ягында да авылларның исеме матур Биккол. Нәүрүз. Йөзекәи. Мостафа. Сакмар һәр егерме- егерме бит чакрым саен татар авыллары Тезеп чыккан кебек. Үзем- Каргалыдан.-дип. туган авылын янә бер мәртәбә искә аласы итте
-Ишеткәнем бар Ямчы авыллары Яшь чагында күп йөрелде, сезнен якка да барып чыктым Бохарасына кадәр барып җиттем Кызыл мал ташыдым мин Фәттах байга Якын тирәдә бер бай иде. Ул да юкка чыкты. Туздырды сәвит. туздырды тормышны
Әхмәтсафа дәшмәде. "Бохара" сүзен ишеткәч, нигәдер ямансулап, үз уйларына йотылып бара бирде Уйлары аны еракка-еракка алып киттеләр.
*♦*
Революциядән сон сугыш китергән бәла-казадан, җимерекләрдән, буталыш һәм ачлыктан тәмам хәлсезләнгән халыкмын исән калуда бердәнбер һәм соңгы өмете-Урта Азиягә барып урнашу иде. Ташкент. Бохара яклары телдән дә төшмәде ул чакта “Ташкент-икмәкле шәһәр'" Әлеге сүзләрне ин беренче кем әйткән, кайда әйткән, кайчан әйткән- анысын уйлап торыш юк. Ташкент каласы күпләрне ымсындыра, үзенә тарта иде Агылды татар ул якка, агылды. Агыла торды, күбесе, комга сеңгән су сыман, хәбәрсез югала торды. "Ачы дәвернен шәүкәтсез елларын шул якларда үткәрдем, заманага төс ингәч. кире туган-үскән якларга кайттым әле." дип сөйләнгән кешене Әхмәтсафаның ишеткәне дә булмады диярлек. Күпмесе юлда кырылган киткән халыкның, күпмесе анда юкка чыккан, күпмесе исән калып, шунда гомер кичерә-кем санап баккан аны...
Алар гына җитмәгәндер, яна хөкүмәт тә аз тырышмады: партия куша дип. татарның аңлы. фәһемле яшьләрен куды Урга Азиягә. Әхмәтсафа шундый “бәхетле"ләрнең берсе иде. Әүвәл анын кебек йөзләгән яшьләрне Бохарага җыйдылар, аннан тиешле .кәгазьләр, мандатлар, юлламалар тоттырып, төрле вилаятларга җибәрә тордылар. Бөтен эш хәрбиләр кулында, һәрнәрсә хәрбиләрчә ярым-йорты. ашыгыч эшләнгәнгә. Әхмәтсафа Бохарада үткән ике-өч көн эчендә юньләп ни шәһәрне, ни мондагы тормышны карый-күзәтә дә алмады. Шунсы сәер-Урта Азиягә сәяси-хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә җибәрелгән яшьләр төркеме белән аралашкан түрәләрнең зур күпчелеге янә дә татарлар булып чыктылар. Җирле халыктан булган түрәләр исә юк дәрәҗәсендә аз иде. Әхмәтсафада шундый гонгы уянды горле яктан җыелган, белемнәре, тормыш тәҗрибәләре төрле булган шушы килмешәк кавем үз туган җирендә кайчандыр бөек мәмләкәтләр төзегән, дөньяга мәшһүр галимнәр бүләк иткән үзбәк халкына оҗмах төзеп бирә алырмы ’ Үзбәкләр көчкә коралга каршы торып торып та баскынчылар чирүеннән котыла алмагач, барысына кул селтәп, ни майтарсагыз майтарыгыз инде, анда безнең эшебез, гамебез юк дигәндәй, читтән генә күзәтеп торалар сыман
Бохарада юлламага мөһер, тамга җыеп, чабулап йөргәндә, көтмәгәндә Заһидәгә. ТИ НО да укыган үткен чая сабакташ кызга ran булды Әхмәтсафа. Мондый чакта күзгә ак-кара күренми, тар. ярым караңгы коридорда ана бер хатын кыз заты нык кына бәрелеп үтте, әмма каршысына болай әрсез төстә килгән үтә арык, эсседә, җилдә янып кара чугырга әйләнгән хатын-кыз затына күз дә салмаган rue Ике-өч адым үткәч, үрсәләгән тавыш ишетеп, үзе дә өнсез калды:
Әхмәтсафа.’! Син түгелме сон. малайкаччаем?.. Әстәгем.
Әхмәтсафа шып туктап каады. артка әйләнеп карарга өлгермәде, кыз аның муенына килеп тә сарылды:
Син бит бу Әхмәтсафа! Син син
Кайчандыр җаныннан артык күргән кешенең таныш чалымнарын
и.
шәйләп алуга. Әхмәтсафаның тез буыннары йомшарып китте.
-Заһидә! Каян килеп чыктын?-диде ул, кипшенгән телен көч- хәл белән әйләндереп.
Кыз үз кыланмышыннан оялыпмы, егеттән читкәрәк тайпылды, балчык сылап шомарткан коридор стенасына сөялде һәм арыган тавыш белән:
—Таныдың тагын...—дип, мышкылдап елап җибәрде.
Шулкадәр газиз, тансык һәм кызганыч тоелды кыз. Егет чарасыз хәлдә. Заһидәнен җинелчә калтыранган иңсәсенә сак кына кагылып алды.
—Тынычлан, йә инде. -Үзенен дә тавышы калтыранып чыга иде.— Тау белән тау гына очрашмый диләр... Әле дә исемә килә алмыйм.-Кабат сорамыйча булдыра алмады.-Каян килеп чыктың син бу җәһәннәмгә?
—Оҗмах юллап инде, оҗмах эзләп...—диде Заһидә сулкылдавын басып -Мин. ятимә кызга кайда булсын инде оҗмах, -диде ул, әрнеп.
Әхмәтсафа ТИНОда укыганда көн дә очрашып, аралашып яшәгән сабакташының тормыш хәлләрен бөтенләй белмәвенә аптырап, кайтарып сорады:
—Ятимә? Әти-әниең юк идеме синең?..
-Мин Ташкентка киткәч, ачлыктан, тифтән үлеп беткәннәр. Беркемем дә калмады минем.-Кызнын тавышы ерактан, тау-ташлар артыннан иңрәп чыккан сыман тоелды.
-Хәлләр шулай диген...-Әхмәтсафа көтелмәгән очрашудан кузгалган дулкынлануны, хисләр өермәсен басарга теләп, үзенен монда җәйге ял чорында эшләргә, үзбәк дусларга совет хакимияте төзүдә булышлык күрсәтергә җибәрелгәнен сөйләп алды.
Заһидә сүрән генә елмайды.
-һи-и, җүләркәем. ике-өч ай каникул чорында ни кырмакчы буласың? Монда килгән һәркем шулай инде. Башта, ике айга дип җибәрәләр, аннан өч-дүрт айга калырга кыстый башлыйлар. Шулай йөри торгач, айлар, еллар үткәне дә сизелми кала. Син дә ике-өч елсыз ис- акыл җыя алмассың, үтә дә китә ул вакыт дигәнен.
Сораша торгач, егет Заһидә хакында шактый күп нәрсә белеп өлгерде. Ташкентта медсестралар хәзерли торган курсларны тәмамлап, Бохара янындагы бер вилаяттә эшләгән икән Инде ике ел. ди.
-Мондагы халыкны күрсәң, Әхмәтсафа,—диде ул, бик зур яналык әйткәндәй тавышын әкренәйтеп.-Ничек үлеп бетмиләр алар, ике ел араларында яшәп, тәки андый алмадым. Дөньясын бет баскан. Корчаңгы, бизгәк, трахома-бу намәкәйләргә шулкадәр ияләшеп беткәннәр, аларны авыру дип тә белмиләр. Туктаусыз бала табалар, исәбен-санын алучы юк, туа торалар, үлә баралар, бала җанын чебен урынына да күрмиләр. "Ходай бирде. Ходай алды" дип. бит сыпырып куялар да, вәссәләм. Исән калганы үсә инде. Алары—таш та тимер. Салкын да алмый, кызу да сукмый. Кислотага ташласаң, аннан да исән-сау чыгарлар. Вәт халык дисән дә халык!
-Табигый сайланыш хикмәте,—диде Әхмәтсафа, көлемсерәп.
-Нинди сайланыштыр, чуртым белсен,—диде Заһидә битараф тавыш белән. Хәзер инде анын килеш-килбәте ТИНОда укыган чактагыга охшап калды. Шушы ярым караңгы коридорда кызны танымыйча үтә алырына Әхмәтсафа ышанмас та иде хәтта.
-Син кая билгеләндең?-дип сорады Заһидә. күзләрен зур итеп ачып.-Башын ике булмаса, ычкын, кач син. Ни калган монда, әнә үзбәкләр үзләре төзесен үзләренә кирәк тормышны. Мин—гарык, җитәр, Казанга китәргә йөрим менә -диде көтелмәгән ныклык белән. Бу инде Заһидә. холкы бер генә мыскал да үзгәрмәгән Заһидә иде.
—Казанга? Ничек?.-Егет тәмам аптырашта калган иде —Мин Үргәнечкә китәм. Шунда билгеләндем...
-Иртәрәк килмәден бит,—дип, көлеп куйды Заһидә. Егетнең шулай
үрсәләнеп алуы ана охшап китте бугай.-Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр иде Әйтәм бит, монда килеп эләккәч, син теләгәнчә, ансат кына китү юк ул, егетем. Өермәгә килеп капкан кебек инде син. Тиз генә ычкына алмыйсын. Мине дә өч кенә айга, практикага дип җибәргәннәр иде Курсларда аз-маз укытып, укол кадарга, җәрәхәт бәйләргә өйрәттеләр дә, әнә бара торган юлын диделәр. Нинди генә авыруларны дәваларга туры килмәде Хирург та үзем, терапевт та, акушер да, балалар табибы да булырга туры килде вакыты белән.-Әхмәтсафа ул санап киткән нәрсәләрдән, дөресен әйткәндә, бернәрсә дә аңышмалы. Ана калса, ак халат киеп, хастаханәдә йөргән һәркем табиб Заһидә мактанып та алды.- Яшерен-батырын түгел, үкенмим,-диде бераз һавалы тавыш белән - Мәскәүдән. тагын әллә кайлардан килгән зур табиплар кул астында да эшләдем Алар биргән белемне мина бер институтта бирә алмас иде Барысын да җибәрәләр инде Урта Азиягә, барысының да ярдәм итәсе килә мондагы халыкка, һәммәсе бу халыкны агартырга тырыша. Үзбәкләрнең генә исләре дә китми. Ничек яшәгән, шулай яшиләр Алар үзләре безне кара халыкка, аңгыра ишәккә чутлыйлар әле. Егылып үләрсең, үзләренең ике каш арасында бетләр чабышып йөри, урамнан үткәндә безне мыскыл итеп, теләсә нәмә кычкырып калалар Шундый монда хәлләр...
Бая Әхмәтсафа әйткән сүзләр исенә килеп, егеткә акыл бирергә тотынды.
-Үргәнече дә шул, башкасы да шул. Сак йөр. теләсә кая илтеп тыкма башынны. Кышлакларда халык бик әйбәт күренә болай, тик белер-белмәс көе араларына кереп, теленә ни килсә, шуны сөйли башласаң, хәзер тукмап ташларлар. Алай гына булса Ленинны яраталар, "безнен кебек диһкан булган," дип кенә җибәрәләр Башкаларын белмиләр дә. беләселәре дә килми. Басмачылар, фәлән-фәсмәтән дип авызыңны да ачма. Алар өчен басмачылар-без, ягъни совет хакимиятенә эшләүче теләсә каян җыелган халык.-Заһидә үгет-нәсихәтем күпкә китте диптер инде, шаяра төшеп, Әхмәтсафаның җиңеннән тартып куйды.-Сүз бозау имезә. Миңа поездга өлгерергә кирәк. Әйберләрем иптәш кызымда Аларны алам да поездга йөгерәм,-дип, хушлаша башлады
Әхмәтсафа, баштагы соравына жавап ишетмәгәч, янә сүз кузгатты -Казанга дисен... Уйлап сөйлисеңме, уйнапмы? Кем көтеп тора сине анда?
Заһидә ачылып китте.
-Ә-ә...-диде сузып кына,-әйтмәдеммени соң әле Рабфакка укырга керергә гариза язып җибәргән идем. Чакыру килде. Укыр>а дисәң, монда бик карыша алмыйлар. Әйтәм бит. ярты ел җибәрүләрен соран йөрдем һич кенә хәлгә кермиләр, баш катырып тик йөрттеләр шунда Үзем дә бирешмәдем тагын. Әткәй, мәрхүм, әйтә торгание. син. кызым, ләтчә белән бер. дип. Ләтчәсе нәрсәдер, күргәнем юк. тычкан тота торган бер җәнлек бугай шунда.-Заһидә сер әйткәндәй, янә тавышын басты.-Мин бит Гайшә белән хат алышып тордым. Оренбурда1Ы хәлләрнең барысын барысын да беләм - Күзләрен елтыратып, бертын Әхмәтсафага карап горды.-Синең дә, егеткәем, кызын бар икә-ән инде Ниһаять, \зенә тиңне тапкансың. Рабига исемле, бик матур, итагатьле кыз. дип язды Гайшә. Гайшә кадәр Гайшәгә дә охшагач, безнен ише генә түгел инде Йөзенә уфтану билгеләре сибелде.-Минем булмады инде тинем. табалмалым,-диде ул кулын селтәп-Кем кирәктер мина, нәрсәгә ашкынамдыр-үзем дә белмим Тиненне табу-бәхет бит ул. Әхмәтсафа Меңнәр арасыннан үз тиненне сайлап алу җиңел түгел шул Хисләр акылны томалый да куя, каһәр Оренбурны искә төшереп, елап чыккан төннәрем аз булмады. Үткәннәрне кире кайтарып булса икән
Әхмәтсафа кызарганын тойды, маңгаена тир бәреп чыкты шикелле, ирексездән. битен кул аркасы белән сөртеп, сөйләнеп алды
-Әле кая сиңа болай сөйләшергә Япь-яшь башың белән, дим
Егетләрен күләгәдәй тагылып йөри торгандыр артыңнан.
-Синнән башка бер күләгәм булмады,-дип ярып салды Заһидә. Шулай ачыктан-ачык әйтүенә бераз кыенсынып, тотлыгып куйды.—Син... син. әй. барып чыкмады инде.-диде ул, янә кулы белән җилләнеп.- Язмагандыр, әйеме, Әхмәтсафа, малайкаччаем. -Ул сөйләшүне һаман да шаярту рәвешендә алып бармакчы иде дә, үзе дә сизми калды, күзләреннән яшь атылып чыкты.
-Такташ -дип, уйламастан, кызның йөрәк ярасына тоз салды Әхмәтсафа.
-Такташын әйтерием...-диде ачу белән Заһидә.-Тотарсын аның койрыгын. Ә шулай да мин аны Ташкентта эзләп таптым,-дип җанланып китте кыз. Заһидәнен күзләрендә очкын уйнап алуын шәйләп алды егет. Шулай сәер янып-елтырап торган күзләрне беренче мәртәбә күрүе иде егетнең, бер мәлгә мәзәксенеп куйды. Заһидә исә, поездга ашыгуын да онытып, такылдый бирә.-Яшьләр клубында чыгыш ясый дип ишеткәч, соңгы акчама чәчәкләр сатып алдым да, очтым шунда. Такташның сәхнәгә чыгып басуы булды, атылып мендем дә бирдем бер кочак чәчәкне. Үзем каушый-каушый пышылдаган булам: “Мин—Заһидә... Оренбург.. ТИНО ...”—дим. Тезәм инде шунда, болгатам. Сәхнәдән куып төшергәнче дип ашыгу Шунда, Әхмәтсафакаем, ышансаң ышан, ышанмасан юк- бөтен залга кычкырып әйтте Такташ: “Таныйм, мин сине кызый, исемдә...- ди, жанкисәкәем. Менә бу шиырьне синең өчен укыйм,—дип, “Пәри кызы" дигән шигырен укыды. Теге чакта ТИНО сәхнәсендә Гөлсемгә укыган шигырьне. Мин, бу якты дөньяда иң бәхетсез кеше, Такташның үземә багышлап шигырь укыган мәлдә нинди бәхет диңгезендә йөзгәнемне белсән Мәнге онытасым юк. Чума-чума йөздем, чумырып-чумырып эчтем бәхетне шул чакта. Шулкадәрле яшисем килде дөньяда, шулкадәрле көч алдым, кичәдән сон өч көн ач йөрдем, акча юк, таныш-белешләр дә юк җүнле-башлы Курсларга килеп эләгеп кенә ач үлемнән котылып калдым. Үзем ач йөрим, үзем көлеп-елмаеп туймыйм. Мәхәббәттән исерү дигәннәре хак икән. Бәхет шулай була икән ул, Әхмәтсафа...
Егет, исе китеп, Заһидәнен якты хатирәләрен тынлап тора иде Заһидә бер мәл шулай күктә йөзеп алды да, шапылдап җиргә төште. Бераз кыланчыкланып, тавышына ясалма кырыслык чаткылары өстәп:
-Рабиганны шундый бәхет диңгезендә йөздер, егет булсаң-диде.- Хәер. сине күргән саен үзен бәхетле тоя торгандыр ул кызый. Минем кебек күктәге торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырган тиле- миле түгел инде ул алайса. Үзен чибәр, үзен акыллы. Монда да ни җитте кешеләрне җибәрмиләр, өмет бар синдә, сиңа ышаналар, егеткәем,- дип, Әхмәтсафаны кысып кочаклап алды. Кызның тыгыз күкрәкләрен тоюдан егетнең тәннәре чымырдап куйды, сизмәстән, арткарак тайпылды Кыз аны кочагыннан ычкындыру турында уйламый да иде, көлеп сөйләнүен дәвам итте -Йә инде, оялма! Беркем дә күрмәде кочаклавымны . -Аннан кулларын җибәреп, яшьле күзләрен Әхмәтсафага текәде:
-Хуш. сабакташ, исән-имин бул, сак йөре,-дип, җавап та көтмәстән, йөгерә-атлый китеп барды.
Бу очрашу төштәгедәй тоелса да, Заһидәнен әйткәннәре артыгы белән расланды Ике-өч айга дип килгән Әхмәтсафа Урта Азиядә ике елдан артык гомер кичерде. Заһидәнен киңәшләре дә ярап куйды тагын. Ул аларны һәрчак истә тотты.
Үргәнеч аны салкын йөз белән каршы алды. Язнын сонгы ае. ихата саен бакча, агачларның шау чәчәктә чагы артта калган, алар җимешләнеп киләләр иде. Ул шәһәргә килеп төшкән көнне ком бураны котырды Заһидәнен: “Өермәгә килеп эләксән...” —дигән сүзләрен кат- кат исенә алды ул.
Партиянен өяз комитетында да аны төксе кыяфәт белән каршы алдылар. Табигатьнең кешегә тәэсир итүеме бу-һәркайда чытык йөзле, үтә житди кешеләр генә очрады беренче мәлдә Заһидә дөрес әйткән, килсән сөенүче юк. китсән елап калучы булмаячак.
Ин тәүдә кадрлар бүлеге башлыгы Ниязов хозурына керде ул Тулы гәүдәле, кара тут йөзле бүлек мөдире вәкарь кыяфәт белән җентекләп Әхмәтсафага Оренбург губкомыннан. Бохарадан биргән язуларны караштырды. ашыкмыйча гына тәмәке төтәтеп алган булды Тәмәке суырган арада күзләрен кысып, сынап-сынап каршысында утырган егеткә карап ала. төтенне исә нигәдер аска иелә төшеп, юан ботлары арасыннан конгырт япмалы өстәл астына өрә. Табигый ки. төтен өстәл астына сыеша алмый, өскә бәреп чыга; өстәл. Ниязов үзе дүрт яклап күксел төтен камалышында калган сыман Күрешкәндә үк бүлек мөдире үзен "уртак Ниязов” дип таныштырган иде Уртак-үзбәкчә иптәш дигән сүз икән. Бохарада ишеткән иде инде-совет-фирка хезмәтендәгеләргә "юлдаш" дип тә эндәшәләр, казахчалап "жолдас" диючеләр дә бар Үзбәкстан күп шивәле, күп милләтле ил булып чыкты Төшенеп өлгерле Әчмәтсафа- шушы Үргәнечтә генә дә үзбәк, казах, төрекмән, каракалпаклар яши Кая барып чыксан да татарны очратасын, аларны җирле халык нугай дип йөртә, тажиклар да аз түгел.
-Тагын бер нугай баласын эшкә өйрәтәсе икән -дип сузды Ниязов, егетнен кәгазьләрен әйләндерүдән әллә арып, әллә туеп туктагач Кесәсеннән бер бәйләм ачкыч чыгарып, ян якта боегып утырган сейфны шалтыр-шолтыр китереп ачып җибәрде, өстә яткан калын гына кенәгәне тартып чыгарды һәм һәр сүзенә бик зур мәгънә салгандай, күзен кыса төшеп, авыз эченнән сөйләнгәндәй, ләкин егеткә ачык ишетелерлек итеп берничә кәлимә сүз ыргытты -Монда сезнен якташлар аз имәс, анча-күп булдылар алар Менә бу кенәгәгә һәркайсы теркәлеп куелган, иренмичә актарып чыксан. кемнәр генә килеп, кемнәр генә китмәгән Кем килеп чыкса да кадрлар бүлеге аша үгә Эшкә өйрәтеп кенә өлгер ~ дип көрсенеп алган булды Ниязов авыр сулап, кемнәндер, нәрсәдәндер чирканган кыяфәт белән йөзен чыта төшеп, телефон трубкасына үрелде, кемгәдер Әхмәтсафа Дәүләгьяров исемле нугайның үхләренә эшкә җибәрелүен озаклап, тәфсилләп анлатып маташты, аны ниндирәк эшкә тыгарга, ниндирәк урындыкка утырту хакында кинәште Шушы сөйләшүдән соң да байтак вакыт тагын ниндидер кәгазьләр актаргалап утырды. Бүлек мөдиренең акрын кыймылдавының сәбәбе-анын шактый тулы гәүдәсе, юан корсагы иде. ахры Бодай карап кына Ниязовнын нинди милләттән икәнлеген аерып әйтү кыен булса да. үз-үзенен дәрәҗәсен белүеннән анын шушы якларда туып үскән, яки инде монда озак еллар яшәгән, мондагы хәл-әхвәлләрне биш бармагы сыман белүче кеше икәнлеге хакында сөйли иде Тагын шунысына игътибар итте Әхмәтсафа: Ниязов үзбәкчә сүзләрнен кайберсен татарчалап та кабат лап куя. әйткән сүзләре егеткә аңлаешлы булсын өчен тырышкан кебек
Ниязов янә телефонга үрелде, трубканы колагына куеп, кемгә, ни дип шылтыратырга тиешлеген онытып, җәфаланып утырган эшем иясе 1ӘЙ күзләрен кысып бер тын түшәмгә текәп торды, янә авыр сулап өстәл астына бүрек кадәрле аксыл төтен бөркеде, аннан салкын гына
-Фиркалымы?-дип сорады
Сорау урынсыз иде. егетнең юлламасына барысын да ачык итеп язып куйганнар иде Шулай да Әхмәтсафа сорауга тыныч кына җавап кайтарды
-Кандидат Егерме дүртенче елның октябреннән.-диде Шушы минутларда алдагы язмышы хәл ителгәнен тоеп, тынын кыса төшле
Массалар арасында эшләгәнен бармы ’-Әхмәтсафаның аптырабрак калуын күргәч. Ниязов сүзләренә ачыклык кертәсе итте-Михнәткә- хезмәт иясенә, кәмбәгал-ярлы халыкка, диһкан-игенчегә сәяси мәсьә ләләр хакында аңлата алырсыңмы? Ил. мәркәз, өяздәге хәлләр белән
таныштыруны йөкләсәк тарта алырсыңмы?-Сорауны бирде дә. җавап та көтмәстән, әйтеп салды.—Сине агитация-пропаганда бүлегенә билгелибез. Әлегә вазифаң—агымдагы вәзгыятькә карап, аерым йомышларны үтәү булыр, атап әйткәндә, инструктор йөген тартырсың. Үзеңне сәяси яктан ышанычлы, белемле, тырыш-үжәт итеп күрсәтә алсаң, күтәрербез. Бездә нугайлар эш башына тиз менеп утыралар.-дип тә өстәде. Ниязов, иң ахырдан, дустанә елмаеп. Әхмәтсафага кулын сузды.-Мин дә Оренбур якларыннан Ярым казах, ярым нугай булам. Ата-ананы, туган жирне. якташларны сайлап алмыйлар, ничек бар—шулай инде,—дип, Әхмәтсафага бик үк аңлашылып җитмәгән фәлсәфә дә куертып алды.
Әхмәтсафа кебек “берничә айга“ дип кенә җибәрелүче егет-кызлар өяздә унлап жыелды. Башта аларга элекке хәрби казармалардан—тулай торактан урын-җир бирделәр, аннан атна-ун көн нык кына эшкә өйрәттеләр Шәһәр эчендә корал белән йөрү мәҗбүри түгел, әмма кышлакларга чыкканда коралны алу лазем икән. Инкыйлаптан сон совет хакимияте өчен Үргәнеч, Хива якларында хәлләр артык кискен булмаса да (1920 нче елда, төбәккә кызыл гаскәрләр килеп җитүгә үк Хивада милли ихтилалчылар тарафыннан ханлыкны бәреп төшереп, советлар төзелә. Үргәнечтә-Хивадан утыз биш-кырык чакрымдагы шәһәрдә дә совет хакимияте җирле ихтилалчылар ярдәмендә урнаштырылган), монда бик үк тыныч та дип әйтеп булмый. Шуларны истә тотып булса кирәк, хакимияткә эшкә җибәрелгән яшьләрне берничә көн корал тотарга, атта йөрергә, җирле халыкның гореф-гадәтләренә өйрәттеләр. Өйрәтүчеләр кызыл гаскәриләр иде. алар кат-кат искә төшереп тордылар: хәрби хәзерлек мәсьәләсенә игътибар итмәү аркасында, беренче нәүбәттә, яңа килгән совет хезмәткәрләре күп кенә фаҗигале хәлләргә юлыкканнар. Алар да менә Әхмәтсафа, анын иштәшләре кебек, игелекле ният белән—җирле халыкны яна, матур тормышка чыгарабыз дип җилкенеп килгән булганнар, тик үзбәкләр тарафыннан аларны “ләббәйкә” дип кабул итүче генә булмаган “Ярдәм" итү нияте белән килүчеләрнең шактые ком чүлләрендә юкка чыккан. Нинди җил, өермә, сил йоткан аларны?.. Кем дә белми- чүлнен хәтере мәңгелек булса да. аның теле юк, ул эндәшми...
Урта Азиядә сәяси хәл чагыштырмача тотрыклана төшкәч, узган ел гына Олы Төрекстанны кисәкләргә таркатырга керешкәннәр—ул Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Тадҗикстан кебек республикаларга бүлгәләнгән Галәмәт зур мәйданнарны биләгән өлкә идарә итү өчен җыйнакланган. Хәзер инде урындагы хакимиятне белемле кадрлар белән тәэмин итү. халыкнын хакимияткә ышанычын арттыру, халык белән хезмәттәшлекне ныгыту бурычы тора. Әхмәтсафа шушы эшләрнең үзәгендә кайнарга тиеш иде.
Үргәнеч үзе борынгы шәһәр, ике өлештән-Яна кала һәм Иске каладан тора. Иске каладан дистә чакрымлап читтәрәк борынгы ханлык истәлеге-төрбәләр, мәчет, башка элгәрге корылмаларның җимерелгән калдыклары, анда халык изге урынга йөргән кебек табынырга йөри, Яна калада исә көндәлек тормыш ыгы-зыгысы. Халыкның ни-нәрсә белән мәшгуль булуын әйтеп бетереп булмый. Шәһәрдә мамык чистарту, мамык мае эшләп чыгара торган заводлар бар. сабын кайнаталар (хәзерге чисталык фронтында бу иң әһәмиятле участок дип аңлаттылар), тегү фабрикасы эшли Борынгылык һәркайда күзгә чалына. Урамнар-тар, тыкрык-күчәләр шактый биек һәм шыксыз, әллә балчык, әллә ком-таштан өелгән дуван- коймалар белән әйләндереп алынган, алар эчендә нинди хәлләр бар— анысын бер Ходай гына белә. Һәр мәхәлләнең үз чалымы, үз тормышы. Базарлар. НЭП сәясәте нәтиҗәседер инде, тернәкләнеп килә, монысы да яна хакимиятнең олы казанышы сыйфатында телгә алына. Базарсыз халык—беткән халык, базар бар. димәк, халык яши. Соңгы чорда халыкка жәдитче-ихтилалчыларнын йогынтысы зур булуын да искәрттеләр.
Жәдитчеләрнен ныклап сәяси мәйданга килүе Бохара белән бәйле. “Яшь бохарачылар" күп михнәтләр чигеп, Бохара әмиренә каршы көрәш
җәелдергәннәр, кызыл гаскәрләр—татар-мөселман бригадалары булышлыгы белән, әлбәттә, әмирне куып, хакимиятне кулга алганнар Аннан Рәсәй белән каршылыкка кереп, инглиз, башка чиктәш мөселман дәүләтләре белән элемтәдә, бер сүздә булып, хакимлеккә советларны үткәрмәү нияте белән, тагын көрәшкә күтәрелгәннәр. Аяусыз көрәш була бу. Куйбышев. Фрунзе. Кәрим Хәкимов кебек большевистик рухлы рәхимсез коммунистлар кулы белән җәдитчеләр җинелә. Совет хакимияте ныгып кала. Бу көрәшләр Хива. Үргәнечне читләтеп үтмәсәләр дә. төп вакыйгалар Бохаранын үзендә, кышлак-вилаятләрдә булганлыктан, монда хәл шактый тотрыклы дип исәпләнелә. Әхмәтсафа шикелле бу төбәккә яна килеп, эшкә керешүчеләр, уяулыкны югалту аркасында, еш кына четерекле хәлләргә дә тарыйлар иде. Татар-нугайларга. (алар монда шактый күп санлы булып чыктылар), совет хакимияте урнаштырган чакта күрсәткән рәхимсезлекләре нисбәтле, җирле халыкнын карашы, тышка бәреп чыкмаса да. эчкә яшеренгән үчлекле караш иде. Нугайга урыска сатылган, муенына тавык тәпие аскан нәмәкәй дип карау нык сизелә, туры килсә үчне тышка чыгарудан да тайчанып тормый үзбәк халкы. Шуларны исәпкә алып, алны-артны чамалап йөрергә туры киләчәк иде.
Җирле халык белән аралашып, аларнын уй-гамәлләрен өйрәнеп бетергәнче өч ай да үтеп китте. Инде көзгә керергә җыена табигать, җәйге каникул үтеп бара. Әхмәтсафа, документларын алып, кире Оренбурга, укуын дәвам итәргә кайтып китәргә дип килсә егетнен гозерен тынлап утырган Ниязовнын керфеге дә селкенми. Ул янә өстәл астына төтен өреп, өзек-төтек рәвештә, хәзерге вәзгыять хакында сафсата куерта башлады.
—һәй нугай баласы.-диде ул. үз итеп елмайган булып, әмма бу елмаю күбрәк мәсхәрәле, егетнен теләге белән бөтенләй санлашмый торган елмаю иде -Киләп-сарып йөрдем дә хәзер кайтып китәм дисенме? Чынлапмы бу?.. Оялмыйча, бармак башы кадәр эш күрсәтми, кайтып китмәкче буласынмы? Уйла, егет! Без сина өч ай дәвамында хезмәт хакы-айлык түләп тордык, ашханәдә тамак туклыгы иттердек, әнә чыраена бак—тазарып, матураеп, йомрыланып киттең, күз тимәсен . Корал тотарга өйрәттек, атка атланып кайларга гына иөрмәден.-Әчматсафанын нидер әйтергә теләвем сизеп, кулын күтәреп, егетнен дәшми торуын үтенгән хәрәкәт ясады.-Беләм, беләм. нугай баласы, әйбәт эшләвеңне дә беләм. кайда барсаң да кәмбәгалга гүзәл гәптәш булдың, массаларга сәясәтне дөрес ирештердең, телгә алырлык хаталарын булмады, абруен бар өяз комитетында. Синен кебек кадрларны югалту' кыен Сине Хивага, округ комитетына сорап запрос килде. Яшермим, тартышып карадым, ләкин фиркага. мәркәзгә мин каршы килә алмыйм Документларың Хивада, анда кирәк син. сине анда көтәләр юлдашлар-Ниязов урыныннан кузгалып, егет янына килде, итләч кулын егетнен сөякчел иңсәсенә салып, үгетләп-юмалап сүзен дәвам итте.-Укуын бүгенге вәзгыять өчен җитеп ашкан. Дәүләтьяров. Ничек диләр әле. укып мулла булмассың, чукып карга булмассын. диләрме9 Нугайлар төртмә телле халык, ничек әйтергә беләләр, һех-һех Ниязов көчәнеп көлеп алды -Син дә ташлап кит, башкалар да китсен, монда яна тормышны кем төзер’ Валлаһи, чүлдә янтак-үлән эзләп таралган куй сыман, таю ягын гына карый хәзерге яшьләр Булачак көрәшчеләр, имеш Кем монда хакимиятне ныгытыр? Үзбәк халкы советны кайчан үз итәр, кайчан ана йөз белән борылыр? Уйлап караганын бармы’
Әхмәтсафа эндәшмәде. Ниязовнын үгетләве кирәк түгел ана, төбәктәй халыкнын совет хөкүмәтенә карашын яхшы белә Монда ана да. башкаларга ла эш җитәрлек. Ул өч ай түгел, өч ел эшләргә дә риза. Тик аны Оренбурда Рабигасы көтә. Ул бит өч айдан кайтам дип. сүз биреп китте Вәгъдә иман Кызый әлеге сөйләшүне ишетсә, ни дияр иде икән? Ни хәл итәргә'.’
Ниязов исә үзенекен тукый
—Документларынмы карап чыктым. Кандидатлык вакытын үтеп бара. Фиркага Хивада, округ комитетында керсәң, һич тә зыян итмәс. Әле синен яшисе бар. совет хезмәтендә чарлана-чарлана үсәсең бар. Чын совет хезмәткәре булып җитешеп кенә килгәндә, “каникул бетте" дип. тот та китеп бар. Акылга сыймый. Фирка эшендә каникул юк, егет! Башланган эш—беткән эш, иелгән башны кылыч кисми, карышма, кал әле Хивада. Үзен үк рәхмәт әйтерсең. Бераз вакыт үтсен. Акча ягың да рәтләнер, өстең бөтәер. Егет кешегә кирәк ул. Ниязов юк-бар сүз такылдап утыручы түгел, минем сүзләр әле исеңә төшәр!..—дип. бүлек мөдире өстәл өстеннән алдан ук әзерләп куйган юлламаны алып, Әхмәтсафага сузды.
Икенче көнне Әхмәтсафа Хивага килеп төште...
-Анлыйм, анлыйм.-диде округ партия комитетының оештыру бүлеге мөдире Рәжәпов каршысында утырган Әхмәтсафаның һичшиксез Оренбурга кайтып, укуын тәмамларга кирәклеге хакында кайнарланып сөйләвен тыңлаганнан сон.-Миннән генә торса, ике куллап җибәрер идем, уртак Дәүләтъяров. Калган эшкә кар ява, диләр нугайлар. Дөрес сүзләрең, бик дөрес әйтәсең...-Ул кесәсеннән тәмәке чыгарып Әхмәтсафага сузды- Күп сүз бозау имезә ди, берне көйрәтеп җибәрик.
—Рәхмәт, тартмыйм,—диде Әхмәтсафа үртәлеп.—Үзегез кадрлар белән янача эшләү кирәклеге хакында гәпәрдегез, үзегез кешеләрне төрлечә алдап эшкә калдырмакчы. Дөрес юл димәс идем, уртак Рәжәпов.
Рәҗәпов көлеп җибәрде. Тәмәкесенә ут элеп тәрәзә янына килеп басты һәм нәкь Ниязов шикелле башын чөнкәйтеп тәмәкесен тирән итеп суырды да, төтенен тәрәз пәрдәсе артына өреп җибәрде. Тәрәз өлгеләренә сыеша алмый зәһәрләнеп-дулап зәнгәр төтен чабыша башлады
—Син инде ничә мәртәбә алдау, алдашу дигән сүз ычкындырдың. Яңадан әйтмә бу сүзеңне. Фиркадашларча түгеллеген искәртәм, шул гына. Монда инкыйлапны асылда нугай-татарлардан торган мөселман батальоннары ясады. Җәдитче яшь көчләр нугайлар килеп җиткәнче үк Хивада. Бохарада хакимиятне үз кулларына алырга теләп кузгалыш оештырдылар оештыруын, тик уңышка Хивада гына ирештеләр. Ул чакта мин дә җәдитчеләр сафында идем. Бохарада түгелгән кан дәрья булгандыр. Катлаулы чор иде. Хивада хакимлекне алдык, аны бит тотып торырга көч-белем кирәк. Монсын да булдырыр идек тыштан тыкшыну булмаса. Бер яктан—Рәсәй, икенче яктан —башка илләр... Кайсыдыр якка авышырга кирәк иде. шунсыз котылу юк. Без Рәсәйне сайладык. Ул дәверне сөйләп китсән.. Күрде бу яклар. Аксак Тимердән соң инкыйлапка кадәр моның ише хикмәтләр булмагандыр. Зәки Вәлиди дә үтте моннан үзенең үгет- нәсихәтләре белән. Әнвәр-патша килеп яу оештырып йөрде. Үзебезнең Фәйзуллаев, Ходжаевлар да шактый эш майтарып ташладылар Мирсәет Солтангалиевнен бергәлек идеясе якын иде күңелгә. Әмма. . әмма... Мәскәү төркиләрнең берләшүгә омтылышын җиңел генә хәл итте дә куйды. Олы Төркестанны бүлгәләп-таратып бетерде. Безнең Хива республикасы җирләре хәзер Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Каракалпак дәүләтләре эчендә. Бүлгәлә һәм хакимлек ит!.. Сәясәт аңлашыла торгандыр. Ә син алдашу дисен...
Рәжәпов янә өстәл артына килеп утырды. Әхмәтсафа әлеге сәяси агартуның үзе өчен үткәрелүен яхшы аңласа да, Рәжәповның тел төбен аңлап житкерми иде әле. Моны Рәжәпов үзе дә сизенде булса кирәк, сүзен дәвам итте.
-Мирсәет әкәнең башын ашадылар. Минем Мәскәүдә рабфакта укып йөргән чак, ул хәлләрне яхшы беләм. Күргәнеңчә, мине дә Мәскәүдә озак тотмадылар. “Үзбәкстанга жирле кадрлар кирәк,"—дип, кайтарып җибәрделәр. Кадрлар җитми, кадрлар,—диде ул ачынып.—Мәскәүдә укыган
елларда минем карашлар да шактый үзгәреш кичерде. Рәсәйгә үчләшеп, әллә-ни майтарып булмаячак. Шушы вәзгыятьне үзбәк халкына мөмкин кадәр отышлырак итеп файдаланып калу кирәк Безнен башка чара юк әлегә Әүвәлге елларда бөгелешләр күпкәрәк киткән. Җәдитчеләр. кемнен кем булуына карамастан, өерләре белән фиркага кергәннәр Аларнын күпчелеге Солтангалиев идеяләре белән сугарылган иде һәм бу омтылыш фирка тарафыннан яклау да тапкан иде Хәзер исә. киресенчә, кем Мирсәет әкәнен идеясенә ябышып ята. андыйларны Мәскәү күрсәтмәсе буенча өерләре белән фиркадан чыгарып аттык. Мин. әйткәнемчә. Мирсәет әкәне ихтирам итәм. әмма фирка линиясе тармаклы була алмый Фиркадан чыгарылганнарның күбесе үзләрен үзбәк ихтилалының әтгәләре дип санаучылар иде. биләгән урыннарын югалтуны авыр кичерделәр Тартышу озаккарак кипе шул. Эшкә аяк чалулары бер хәл. аларнын халык алдында абруйлары бар. аларга ышана халык, безгә түгел Тез астына иң нык сукканы-кешеләр житми. уртак Дәүләтьяров. кешеләр кирәк Янында ышанычлы кешеләр булмаса. бер эшне дә башкарып чыга алмыйсын Хива. Бохара кадрлар белән ярыйсы гына тәэмин ителгән анысы Кешеләрне шәһәрдә калдыру жинелрәк-шәһәр һавасы барыбер үзен сиздерә Бер якта—Караком, икенче якта Кызылком сахралары булса да. тимер юл якын, дарья. шөкер, кул сузымы гына Ә эчкәре вилаятларга кем барыр? Анда эшне кем белән, ничек оештырырга'’ Хакимлекне ничек кулда тотарга? Властьны кулдан ычкындырсан-бегтен. тагын кан коеш, суеш башланачак. Бу НЭП дигәннәре, ярый, сәүдәгә иркенлек биреп, диһканнар күзләрен бераз ачты әлегә. артык мамыкларын сата алалар Базар да тернәкләнеп килә Тик сәүдә тирәсендә болганган халык-иң ышанычсыз халык ул. Бүген болайга борыла, иртәгә тегеләйгә Сатуга күнеккән кеше акча керемен генә уйлый Әжере тиярдәй булса, барысын да сата. Хәтта хатынын да. Кызын сатып җибәрергә әзер Шундый хәлләр Менә шушы халыкны мен ел дәвамында чарланган гадәтләреннән аерып кара син'. Кадрларны табып алабыз алуын, эшкә дә өйрәтәбез, инде кул арасына керерлек кеше булды дигәндә, мәркәздән директива килеп төшә-Үзбәкстаннын башка өлкәләре-Наманган. Сәмәрканд, Фирганә якларына кешеләр сорыйлар, таләп игәләр, тыңламасан—яныйлар Җибәрми нишлисен9 Шәп егетләрне куллан ычкындырдык, шунсы жәл. Сез нугайларда өмет, уртак Дәүләтьяров, сезгә өмет баглыйбыз. Әмирлекне пыр туздырып, хакимлекне алып бирдегез, инде кулда тотарга булышыгыз. Башка чара юк. Синен кебек урысча белгән егет урамда аунап ятмый. Фиркага алырбыз, кандидатлык вакыты үткәнен көтеп тормабыз Нәкъ шундый егет кирәк безгә Миндә уртак Ниязов язган холыкнамән бар Яхшы яктан күрсәтә. Эшлик, фирка шигарендә әйтелгәнчә, чүлдән гөлбакча ясыйк'
Әхмәтсафа уртак Романовны тындый да. тыңламый да кебек Ул бит әле август башында гына Рабигага хат язып җибәргән иде “Озакламый кайтып жигәм. көт,’’-диде... Ул хат, һичшиксез, инде Рабигасы, төшләренә кереп йөдәтүче сөйкемлесе кулына эләккәндер, чөнки Рабига аны вокзалга озата төшкәч, бу җәйгә корган ниятләре белән уртаклашкан иде “Атбасарга—туган шәһәремә кайтып киләм дә. анда озак юанмам. җәйге каникулда Оренбурдагы берәр балалар йортына тәрбияче булып урнашырмын, аз булса да акча, яшәргә мая булыр -дип сөйләнгән иде кыз күптән Оренбурда инде, анын кайтуын көтә юргандыр
Рабига бер тын эчендә күңел капчыгын бушатып бетерүчеләрдән түгел. Танышып, инде егеткә ияләшкәннән сон. бер кичне урамга йөрергә чыккач, бераз чишелеп, үзенең тормыш хәлләрен лә сөйләштереп алган иде. Әхмәтсафаның белгән кадәресе шул-Атбасарга яшәүче әтисе. Мөхәммәтҗан исемле үзбәк диндар, кадими кеше кызларынын. әле анын Бибиҗамал исемле апасы да бар икән, янача яшәүгә омтылу зарын һич гә хупламый, шунын өчен әнисен-татар хатыны Хәлимә апаны бик тә рәнҗетә, кечкенә ике улын ияртеп, куып җибәрү белән яный, кыскасы.
кызлары үчен анасыннан ала, шуны бик авыр кичерә иде Рабига. Атасының яшь хатыны да бар икән, ике дә уйламый куып чыгарыр әнине дип, тәмам аптырашта да калгалый иде ул. Инде үзе дә укуын өзеп, кайтып китә алмый, әтисе—үзбәк карты тәртипләренә күнә алмаячак ул. мәңге түзеп тормаячак. Әнисе кызганыч, шул үзәкне өзә Куып чыгарса, әни энеләрем белән кая барыр, кемгә сыеныр, дип өзгәләнгәч, сөеклесен бер мәлне Әхмәтсафа юатып та маташты:
—Кайгырма, Рабига, укып кына бетерик, барысы да җайланыр. Әниеңне—Хәлимә апайны да йолып алырбыз.
-Кемнән?-дип гажәпләнеп сорады Рабига.
—Әтиеңнән!—диде егет, инде барысы да хәл ителгән кебек.—Кыерсыта икән, моңа һаман да юл куярга ярамый.
Кыз күз яшьләрен сөртеп, елмайгандай итте:.
-Әй, Әхмәтсафа, Әхмәтсафа... Кайсы хатын-кызның гомер иткән иреннән язып, ялгыз каласы килсен. Гаиләдә өйне тотучы хатын-кыз булса да, туйдыручы—ир кеше бит. Минем әнием тегү-чигү эшенә оста, өй эшләренә бик һәвәс, йомшак күңелле, басынкы кеше. Әти исә ямчы, гомер буе юлда, диндар, каты куллы карт, өйдә аның сүзе генә сүз. Гомер бакый шундый тәртип булуын теләде. Башта Җамал апа чыкты әти сүзеннән. Ул өяздә хатын-кыз хәрәкәтен оештыручыларның иң тәүгесе иде. Аннан мен бәла белән мине озатты апам укырга. Әти ризалыгыннан башка. Әни, бичара, ул чакта әтинең талавына ничек түзгәндер... Әле бит энеләр дә бар. Гадәт буенча, апам белән мине тугач ук әти үзенең ямчы дус-аркадашларынын улларына ярәшеп куйган. Шулай итеп, без инде ярәшелгән кызлар, колаклар тешләнгән дип, хәсрәтле көлеп алган иде Рабига.
-Ярәшелгән дип...-Әхмәтсафа кызны кирегә үгетләгәндәй, сөйләнеп алды.-Ул бит инде искелек касәфәте. Моңа хәзер кем ышансын?..
-Безнең әти кадими кеше.-диде Рабига, бу юлы тагын да җитдирәк иде тавышы -Сүзеннән чыкан өчен безне кичерә алмый. “Ил-көн алдына чыгарлыгым калмады, кызларымны марҗа иттең,’’ -дип әнигә көн-төн бәйләнә, җәберли. И-и, түзсә дә түзә икән золымга татар хатыны...
Рабига башын түбән иеп, тын гына атлый бирде. Бу сөйләшү Әхмәтсафаның Бохарага китәр алдыннан булган иде. Соңгы хатында егет Рабигасын тынычландырырга тырышып, “әгәр әниең Оренбурга, синең янга килеп урнашырга теләсә, мин китәр алдыннан Гомәр абый белән сөйләшкән идем, һич аптырамасыннар, Хәлимә апай белән энекәшләрең бездә торыр. Алда ничек яшәрбез, тормыш ничек булыр,- анысын мин кайтып, укулар тәмамлангач, карарбыз . " дип тә өстәгән иде.
Бәлки язылганнарның төп асылын Рабига төшенеп тә җитмәс, ләкин егет инде үзе чамалый, аның күңеленә бу дөньяда Рабигадан башка беркем дә якын түгел; шушы җыйнак кына гәүдәле, ягымлы карашлы, тыйнак кыз җанына кереп утырды да, кузгалып та карамый, егетне иләсләндереп тик йөри. Төшкә керми калган төне юк, кайту көннәре якынлашкан саен сагыну-юксыну хисләре отыры көчәя бара иде, менә сина мә. дөя урынына ишәк дигәндәй, үзбәк дуслар аны кайтарып җибәрү турында уйлап та карамыйлар, "Килгәнсен икән, яна тормыш төзеп бетермичә китү юк!”-дип, авыз ерып тик торалар. Ана кеше итеп карау юк. үз сүзеңне тәкрарларга маташсан, фирка исеме белән авызынны томалап кына куялар. Капты егет капкынга, фирка муеныннан эләктереп алган да җибәрми генә бит, кана. Каршы килсәң, укыган жиренә, губерна комитетына холыкнамә җибәрәбез дип шүрләтәләр. Егетнең яхшы якларын санап, күрсәткән игелекләрен язып түгел инде. Гомеренең тәүге эш елларында ук начар холыкнамә җыясы килми, әлбәттә. Фиркага кергәндә: “Яна тормыш төзүчеләрнең иң алгы сафында буласым килә, фирка өчен гомерем дә жәл түгел?”-дип кат-кат әйттерделәр аннан өлкән иптәшләр. Яна тормыш төзүдә катнашасы
җирнең адресы күрсәтелмәгән иде Ул җир Үзбәкстанда булып чыкты менә, әлегә аннан гомерен бирүне таләп иткән кеше юк. Жанында каршылыклы уйлар кайнашса да, риза булды, тагын бер елга калырга килеште.
Рәҗәпов егетнен йөзендәге чарасызлык чаткыларын күрмәмешкә салышып, аңа йомшак кулын сузды
-Менә бу егетләрчә! Нугай егете сынатмас дигән идем, дөрес уйлаганмын. Аннан бая Әхмәтсафаның “тәмәке тартмыйм" дигән сүзләре исенә төшепме, аңа дустанә тавыш белән, киңәш бирәсе итте.-Тартмыйча дөрес эшләмисен, уртак Дәүләтьяров! Егет кеше икәнсең, тәмәке тарт, һич тә булмаса насбай булсын авызында. Борын астында мыек та булу шарт. Шунсыз үзбәкләр сине егет кешегә, ир-ат халкына санамас. Тәмәке тартмаган, әфьюн, насбай кулланмаган, сакал-мыексыз егетләрне хатын- кыз урынына кулланалар монда, белеп тор. Монда тәртип шулай.
Әхмәтсафа, әлеге ятышсыз сүзләргә каршы ни әйтергә белми тора иде, Рәҗәпов, үзе ачыклык керпе
-Элек ханнар, байлар хатыннары өстенә уйнаш өчен гарем-кызлар белән бергә ак тәнле малайларны да тота торган булганнар. Кызлар кебек үк файдаланганнар малайларны. Бу якта кин таралган нәрсә ул. Шуңа күрә йөзенә карау белән синең ир-ат халкы булуыңны аңлап алсыннар. Абруйга шик-мазар төшәрлек булмасын . Аңлагансыңдыр?
Әхмәтсафа, Рәҗәповны җирәнеп тыңласа да. анын сүзләре тәэсирле булды, шул ук көнне инде кесәсендә папирос, шырпы пәйда булды Ай үтмәгәндер, округ комитетының статистика-хәбәр бүлеге мөдиренен борын астында җыйнак кына мыек та үсеп чыкты. Инде хәзер һәр яктан ярарлык булды: фиркага да каршы төшмәде, абруйга зыян килерлек түгел иде. Үзенең тиз генә әйләнеп кайта алмавы хакында Рабигага язып җибәргән иде, озак та үтмәде, кыздан хат килеп төште. Кыз Әхмәтсафаның хәленә керергә тырышып язган иде, борчылмаска кушкан, көтәм дип, вәгъдә дә биреп куйган Егетнен кәефе күтәрелде, үзе килгәнче бөтенләй таркалып бетә язган бүлектә эшне тәртипкә салу өчен, җин сызганып вазыйфага кереште.
Эшенә дә. кешеләренә дә ияләшеп килгәндә генә Әхмәтсафага яна хезмәт урыны тәкъдим иттеләр: Хорезм округ комитетының жаваплы инструкторы итеп билгеләнде ул. Егет каршы килмәде һәр хезмәт урынында ул эш сөючәнлеге, акыллы булуы, тыйгысызлыгы, кешеләр белән тиз уртак тел таба белүе белән аерылып тора иде Өстәвенә, башкалар белән чагыштырганда шактый белемле икәнлеге дә ярылып ята. Аңа хормәт артты, ни дисән дә. фирка комитеты чыгарган карарларның үтәлешен тәэмин итү ана йөкләнгән, карар язу эше. аны кабул итү үзе артык күп көч сорамаса да. фирка чыгарган карарларны үтәү өчен меннәрнен көче, тир түгүе сорала. Үтәлешне тәэмин итим дисәң, ихтыяр, теләк тә, сабырлык һәм белем дә кирәк. Әхмәтсафанын эшенә ул яктан да тел-теш тидерерлек түгел иде
Эш белән онытылып, көннәрнең бер-бер артлы йотыла баруын да тоймый калды, инде 1926 елның җәе дә үтеп бара икән. Шактый бертөрлегә әйләнеп беткән көннәрен җанландырган бер вакыйганы искә ала да. Әхмәтсафа шаклар ката-бу дөнья, бер карасаң, шул кадәрле кин. зур сыман. Шушы Хива якларын гына ал Һәр ике якта дингез сыман ком сахрасы җәйрап ята Чүл барысын да йотып кына барган кебек. Аерым бер кешегә ни сан-сәфәргә кузгалган зур-зур кәрваннар да кибәнгә төшкән инә сыман гына монда. Бер офыкка кереп күмелгәч, кемнен кайда йөргәнен дә белмәле түгел. Атналар буе хәбәр көтәсен. эзсез- нисез юкка чыккан кебек алар. Мәнге табарлык түгел сыман Айлар үтә, шулай да бер жай табып, исәнлекләрен белдереп куялар тагын. Чүл чүл инде, аңлашыла да. Хәтәр юл. хәвефле як. Әхмәтсафа шуны уйлый да.
үзе яшәгән Оренбур якларын искә төшерә-күрше авылда гына яшәп яткан яхшы танышыңны, йәисә якын туганыңны дистә еллар күрми яшисең. Кайберсе белән элемтә бөтенләй өзелеп, кайда гомер сөргәнен дә оныта башлыйсын. Әхмәтсафа да Саттарның эзен югалтты менә. Аның белән Бохарада аерылышкан иде, Рабиганың хатлары буенча, дустының шактый дәрәжәле хезмәт башкаруын белә һәм шуның белән вәссәлам. Күрешкәне, очрашканы юк. Хивада елдан артык яшәп, ныклап танышып, дуслашып киткән кешесе дә юк. Барысы да үзләрен вакытлыча килгән кешегә генә саныйлар. Кайсы көзгә чаклы дип гомер үткәрә, кемдер ел башыннан каядыр китмәкче. Барысы да моннан тизрәк китү уе белән яналар. Сүз сөрешләрендә мантыйк юк түгел—монда шактый җаваплы урыннарны биләгән кешегә Урал. Идел буйларына кайтып төшсәләр, һичшиксез игътибар итми калмаслар дип. ышаналар алар Утны-суны кичеп кайткан фирка солдатлары бит алар. Бәлки кемдер Мәскәү тирәсендә дә эш таба алыр. Һәрвакыт ишетеп торалар ич- кадрларны чәчеп үстермиләр. Менә шушындый җәһәннәм түрләрендә җитешә алар ин кыйммәтле кадрлар! Вакытында күреп алулары гына кирәк, өстәгеләр сина игътибар иткәнче үк үзенне күрсәтеп өлгерсән бигрәк тә яхшы. Кыек-мыек сөйләп торасы юк. Әхмәтсафага очраган килмешәк түрәчекләрнең күбесе үзләрен кыйммәтле, белекле кадрларга саныйлар, шуна чын күңелдән ышаналар, башкаларның да үзләре хакында шулай уйлауларын телиләр иде. Күп кенә яшь хезмәткәрләр Урта Азия республикаларына килеп эләгеп, артык көч. тир түкмичә һәм. дөресен әйтик, белем дәрәҗәсен исәпкә алып та тормастан. тиз генә шактый дәрәжәле урыннар биләп алдылар. Моны алар, алдан әйтеп киткәнчә, очраклылык, язмыш бүләге дип түгел, бәлки үзләренең эшкә сәләтле, гайрәтле булулары белән аңлатырга азапланалар иде. Шул рәвешле, фирканын "җылы кулы" белән, дәрәжә яраткан, әмма чын эшкә килгәндә шактый булдыксыз һәм надан яна совет бюрократиясе туды. Мондый түрәләр янына белемле, эшне алып барырлык "йөк атлары." яки. үзләре эчтән көлеп, мыскыл итеп атаганча “совет ишәкләре” кирәк иде. Ниязов. Рәжәпов кебекләр уенча. Әхмәтсафа Дәүләтъяров та шундый “ишәк”ләрнен берсенә әверелергә тиешле егет иде. Әмма бу хакта үзе әле бик уйлап бетерми, ул яна тормыш кору идеясе белән яна. аны яшьлек романтикасы алга әйдәкли. ни кылса да бары ил өчен, халык өчен дип исәпли, якты киләчәкнең бик еракта булмавына, үзе кебек чын йөрәктән, жаны-тәне белән эшкә бирелгән миллионнарның хезмәте бушка китмәсенә инанып, рухланып яши иде. Фирка директиваларында күрсәтелгәнчә, әгәр дә Урта Азиядә совет хакимиятенең күзгә күренерлек уңышлары була икән, үзбәк-сартлар тиз арада совет ягына авышып бетәчәк. Ул чагында барлык халыклар ашкынган бәхетле киләчәккә- социализмга. аннан инде коммунизмга да ерак та калмас. Килеп җитәр ул бәхетле тормыш, һичшиксез килеп җитәр, кул кушырып көтеп кенә утырмаска кирәк, дип уйлый иде егет. Менә үзбәкләргә яна тормыш төзеп бирсеннәр дә...
Шундый уйлар белән илһамланып, янып-пешеп эшләп йөргәндә, көтмәгәндә, округ комитеты урнашкан ике катлы бина алдында Фәтхулланы очратты Әхмәтсафа. Хәер, ул ана игътибар да итмичә үтеп бара иде. Бу көнне педагогия техникумының яна уку елына хәзерлеген тикшереп матавыкланды. Кәефе шәптән түгел иде Алдагы көнне үк техникумга киләсен хәбәр иттереп куйса да. анда аяк атлап кергәч, ни мөдирнең, ни мөгаллимнәрнең берсенең дә эш урынында булмавын күреп, тәмам ярсып чыккан иде. Анысы бер хәл. әгәр эшенне шәп башкарасын икән, окружкомнан түгел, әллә каян килгән вәкилне дә санга сукма ди. монда бит икенче мәсьәлә-бина эче ташландык бер корылманы хәтерләтә иде, жәй буена адәм аягы басмаган монда. Бүген- иртәгә уку елы башлана дип йөр син менә. Техникумның яна уку елына хәзер булмавына җаны кыйналып, җилләнеп кайтып килгәндә, кемдер
артыннан куып җитеп, жиненнән тартып туктатты:
-Уртак... Әхмәтсафа, син түгелме соң. авызыңа төкерим?!
Әхмәтсафа барган жирдән кисәк туктап, аптырау катыш куанулы тавыш иясенә борылды-каршысында милиция киемле, зур гәүдәле, төскә чибәр генә кеше басып тора иде һәм ул, егеттән ниндидер күңеленә ягыш сүз ишетергә теләгәндәй, балкып-елмаеп читкәрәк тартылды-мә. күр, янәсе, таныйсыңмы абзаңны! Әхмәтсафа һушын җыеп өлгергән иде инде, каршысындагы бу бик тә мөлаем милиция вәкилен дә төсмерләп, танып та алды. Үзе дә сизмәстән:
—Фәтхулла абый!—дип, теге кешенен кочагына ташланды.
Әлеге очрашудан Фәтхулла телгә килә алмыйча азапланды. Егетне кысып кочаклап алды да, бер тын җибәрми торды, аннан гына өтә-төтә сөйләшә башлады:
-Карыйм, бер чибәр егет килеп ята. Башка күсәк белән ордылар диярсен, Әхмәтсафа бит бу. мин әйтәм. авызыңа төкерим. Үзгәргәнсең болай. нәчәлник кыяфәте кергән, шулай да таныдым...
Әхмәтсафанын авыз ачуын көтмәстән. күңеленә килгән беренче сорауны бирергә ашыкты.
-Нишләп йөрисең монда?
-Тире җыеп, күн эшлим,-дип шаяртып җавап кайтырды Әхмәтсафа.
-һи-и Каеш, монда нинди тире булсын, чүл бүреләренең тиресен генә жыймасан...-дип, шаяртуны эләктереп алды Фәтхулла.
Әхмәтсафа, артык озакка сузмыйча, үзенең инде елдан артык бу якларда эшләп йөрүен сөйләп биргәннән соң, Фәтхуллага сораулар яудырырга кереште
-Син... Фәтхулла абзый, ничек әле монда? Милиция дисәм... Кайда эшлисең димме соң? Кайчан килден Хивага?-Егет Каргалыда ук Фәтхулланың бу якларга чыгып китәргә җыенганын абзыйның үз авызыннан ишеткән иде - Менә сиңа, нинди очрашу!-дигән булды
Алар шулай ишек катында шаулашып-гөрләшеп торалар иде, кемдер, үтеп барышлый шелтәләгәндәй итеп
-Юлдашлар, болай тору яхшы имәс, кешегә үтеп китәргә юл юк, читкәрәк китеп гәпәрегез,-диде.
Әхмәтсафа, исенә килеп, Фәтхулланы үзенең бүлмәсенә алып кереп китте. Бәхеткә, бүлмәдәшләре инде төшке ялга таралып беткәннәр иде, Әхмәтсафа зур калай чәйнек тотып чыгып китте дә, тиз генә әйләнеп тә керде
-Шунысы әйбәт, кизү бүлмәсендә һәрвакыт кайнар су була, ашыкканда йөгертеп кенә алып киләбез дә бер чәйнек шаулап торган суны, эч күпкәнче яшел чәй эчәбез,-дип көлә-көлә. калай кружкага чәй салып. Фәтхуллага сузды. Ул инде хужа кыяфәтенә кереп алган иде, кунагы алдына хәлвә, аз-маз тәм-том китереп куйды. Егетнең бар байлыгы шул иде Үзе Фәтхулланың каршысына утырып, бер йотым чәй уртлап куйды, мин сөйләдем, инде чират сиңа дигәндәй, сораулы-сынаулы карашын Фәтхуллага текәде.
Моны Фәтхулла да сизде. Нигәдер кашын жыерып. кружкасын өстәл уртасына таба этәрде һәм тавышын баса төшеп.
-Аптырадыңмы?—дип сорады.
Ни дип әйтим Киемен генә.
-Ат карагы милиция булгач, аптырасаң да сүз юк,-дип көлемсерәде Фәтхулла.
Мин анысын әйтмим лә.-Лакин Әхмәтсафа нәкъ шул турында уйлап алган иде. шулай да аны авылдашына сиздермәскә тырышты.-Бу дөньяда кем башыннан ни узмас. Язмыш бәндә башыннан йөри, агач башыннан түгел
Егетнең күпне кичергән өлкәннәр кебек сөйләшүе Фәтхулланың күңеленә хуш килде бугай, ачылып китте
Шулай туганкай... Менә Хивага килеп төштем Монда күптәнге
танышлар, авылдашлар шактый иде минем. Тик дөньялар үзгәреп киткән, кирәкле дигәннәрен инде таба да алмадым. Эшкә урнашырга кирәк, хәтерлисен булыр, теге чакта ат урлау турында авыз сулары корытып сөйләсәм дә, мин ул эшне кәсеп үк итеп бетерә алмадым. Сезгә юлыккан төндә мин арадашчы гына булдым, кемнәрдер китерделәр, мин авылдан өч-дүрт чакрым ераклыкта каршы алдым, атны абзарга кертеп җибәрдем һәм... ул атнын кайда киткәнен дә, кемнәр алып киткәнен дә белмәдем. Сөйләшү шулай иде. Сез аптырадыгыз инде, әйеме, кая аткарды микән бахбайны дип. Миңа нәрсә. Китәргә акча кирәк иде. нигәдер Каргалыга кайткач, күңелем ятмады авылга. Шәмсия апаң да гел китү ягын каерды. Хәзер сагынам дип елый. Хатын-кыз шулай икән ул, энекәш. Баш әйләндерергә маһир алар, авызларына төкерим.
—Шәмсия апай?—дип, кабат кайтарып сорады Әхмәтсафа.
-Минем белән инде. Ал тәгәрмәч кай тарафка тәгәри, арткысы да шунда иярә. Ачка үлеп булмый, киттем эш эзләп. Бер танышым ОГПУ да эшли икән, аңа тап булдым, ул инде тезгенне шундук үз кулына алды. Гражданнар сугышында бергә ниләр генә күрмәдек аның белән бергә, баштан ниләр генә кичмәде, әмма бер-беребезне ташламадык ул чорда. Шушы иптәшем, авызына төкерим, мине милициягә китереп кертте. Башта курслар үттем, хәзер җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә.
—Алайса эш җитәрлектер инде?
-Дөресен әйткәндә, башка калалар белән чагыштырганда, “тфү- тфү,” әйтмәгәнем булсын, тынычлык әлегә шәһәрдә. Электән эшләүчеләрнең әйтүләренә караганда, күп кан коелган бу җирдә. Кан-яшь түгеп төзелгән хөкүмәт Хәзер инде халык ризалашкан кебек язмышына. Тотрыклы тормышта җинаятьчелек тә кими дип өйрәттеләр безне. Әгәрен ки дәүләттә тәртип юк икән, югарыдагылар үзләре “шухыр-мухыр’Та һәвәс дигән сүз. Моны борынга дәвердә яшәгән бер гыйлем иясе әйтеп калдырган. Шулай да шәһәрдән читтә, кышлак-вилаятьләрдә хәлләр четерекле. Әле яңа хөкүмәтнең буыны сыек, ныгып бетә алмый.
—Уку бушка китмәгән синең, Фәтхулла абый.
Фәтхулла егетнең шаяртуына игътибар итмәстән сөйләвен белде.
—Яна икътисадый сәясәт нәтиҗәсендә, халыкка кот кунды, базар тернәкләнеп килә. Базар тирәсендә шпана, вак-төяк караклык җитәрлек инде. Эш арта, күп вакытны шулар белән куышып үткәрәбез.—Фәтхулла, ашыгыч бер эше исенә төшкәндәй, кинәт урыныннан кубарылды.—Син кайда яшисең?-диде ул, башына йолдызлы кәпәчен киеп. Әхмәтсафа каршысында гаярь кыяфәтле хәрби киемле кеше пәйда булды кебек. Соравы да кырыс яңгырады.
-Тулай торакта ауныйбыз. “Совет хезмәткәрләре йорты”нда.
—Кит инде,—дип сузды Фәтхулла, карашында чагылган кырыслыгы, кул белән юып алгандай, юкка чыгарга да өлгерде,—Әйдә безгә, Шәмсия апаң белән дә күрешерсең. Сагынуы басылыр үз малаен күргәч,—дип дустанә елмайды.—Сезне телдән дә төшерми, үз балалары сыман сагына. Ул Бибкәйне инде әйткән дә юк. Гел бергә иделәр авылда. Киткән чакта көч-хәл белән аерылыштылар, картлар әйтмешли, йон-май түктеләр. Үзебез белән алып китик дигән идем, Гомәрхан каршы төште. Мина бер йорттан өч бүлмә бирделәр, шактый зур йорт ул, берничә милиция хезмәткәре гаиләсе белән яши. Безгә шулай кулайрак. Ни дисәң дә, беребез өйдә булмасак, икенчебез өйдә була. Корал бар, андый-мондый хәл булса дим. Дөньяңны онытып йөри торган җир түгел, ни булмас дисең...
—Мина да револьвер бирделәр.—Әхмәтсафа өстәл астыннан корал тартып чыгарды.
—Корал бирүләре әйбәт, анысы. Тик нишләп анда ята сон ул?
—Ә мин анын белән нишлим? Халык арасына чыкканда корал алып булмый. Безнең төп коралыбыз—сүз.
—Ай-Һай, егеткәй, корал биргәннәр икән, юкка түгел инде бу, авызыңа төкерим.. —дип, шелтәләгәндәй итте Фәтхулла —Бүген тыныч
булыр, иртәгә әллә нинди хикмәтләргә юлыгырсың.
Әхмәтсафа револьверны тиз генә кире өстәл тартмасына салып куйды. Уйламаганда, көтмәгәндә мактанып ала торган гадәте бар инде анын. Шушы гадәте өчен ул үзен битәрләп бетерә алмый. Менә хәзер дә Фәтхулла абзый алдында кыен хәлгә тарыды. Нигә күрсәтергә инде ана револьверын. Мактана, имеш...
-Ана калса инде... Атып та караган юк сонгы араларда , -дип, аклагандай сөйләнде.
Алар абыйлы-энеле кебек, күңелле сөйләшә-сөйләшә Фәтхулла йортына китеп барганда көн кичкә авышкан иде инде. Ике-өч көн үтмәде. Әхмәтсафа бу йортка күченеп үк килде Үги әнисе Шәмсия исә Әхмәтсафаны үз улыдай кабул илте. И дөнья! Кемнәр белән кавыштырмый, кемнәрне нинди хәлгә төшерми бу яшәү дигәннәре Дөнья кин түгел икән Бик тар ул дөнья дигәннәре Шулай булмаса. әллә кайда, шайтан олаккан җирдә, Фәтхулла абзый белән Шә.мсия апайга юлыгыр идемени ул?...
Мөселманның ял көне-җомга. Якшәмбе-урыс көне һәр мөселман баласы намазга баскан көннән башлап белә торган гап-гади нәрсә инде бу. Әлмисактан ук килгән һәм бәхәс-мазарларга бөтенләй урын булырга тиеш кебек түгел дә. Әмма шушы ял көне мәсьәләсендә дә кайбер аңлашылмаучылыклар килеп чыга башлады сонгы вакытта
Округ комитетыннан җибәрелгән циркуляр буенча, ул “үтә яшерен" дип тамгаланган иде. Хивадагы хөкүмәт карамагындагы завод-фабри кал арда ял көне итеп якшәмбе көн билгеләнгән, ә жомганын эш көне итеп үзгәртелүе хакында әйтелеп, бу хакта эшчеләр арасында ныклы аңлату. Yier-нәсихәт алып бару зарурлыгы ассызыкланган иде. Сәбәбе дә күрсәтелгән Үзбәкстан-СССР составындагы республика, үз башка кануннар белән яшәргә тиеш түгел. Бөтен Совет иле бер төрле канун белән яшәгәндә. Үзбәкстаннын. аерым утрау хәлендә, һаман шәригать кануннарына чат ябышып ятуы кискен тәнкыйть ителгән. Төп гаеп-җирле фирка оешмаларының акрын кыймылдавында диелгән иде циркулярда. Мәскәү. аңа кушылып фирканын Үзбәкстан мәркәз комитеты милли мөхтариятларда монын ише вак-төяк тайпылышларны тиз арада “төзәтергә", моңарчы бу төбәктә яшәешне көйләп торган шәригать кануннарыннан тиз арада ваз кичеп, гомумсовет кануннары белән тормыш итә башлауны таләп итә иде. "Гомуми нормаларга китерү” дип әйтүе генә ансат, хәл күпкә катлаулырак иде шул.
Мәркәздән күрсәтмә-фәрманнар агылып кына тора, аларнын дөрес яки хата булуын тикшерү урындагы фирка комитетының эше түгел Боерык бар икән, аны үтәргә кирәк. Нинди күрсәтмә бирелсә дә! Фирка шулай гына яши ала. Шуңа күрә “ял көне" мәсьәләсен хәл итүтә дә җиң сызганып кереште округ комитеты. Әлеге гаять мөһим мәсьәләне "контрольдә тоту“ Әхмәтсафа Дәүләтьяровка тапшырылды
Мәскәү ерак, юлбашчылар Үзбәкстандагы хәлләрне бөтенләй белми торгандыр дип әйтә алмый Әхмәтсафа. Белә торганнардыр. Әмма ни дәрәҗәдә белә?.. Бу сорау анын күңелендә юктан гына тумады һәм ана төгәл җавап табу мөһим булыр иде Әхмәтсафа фирканын үз эчендә эшне оештыруда зур чатаклыклар булуын сизенә башлаган иде. Шикләнергә. шөбһәләнергә сәбәпләр җитәрлек.
Әле Хивага килеп, статистика-хәбәр бүлегендә эшли башлагач ук. анын белән Рәҗәпов арасында кискен сөйләшү булып алган иде. Ул сөйләшү хакында ни Әхмәтсафа, ни Рәҗәпов бер-берсенен исләренә төшереп тормасалар да. нәкъ шуның аркасында, егетнең бүлектә эшли башлавына өч ай дигәндә, аны икенче урынга күчереп утырттылар Яна урын әүвәлгесеннән югарырак һәм үтә җаваплы булса да. егетнен
күңелендә яра булып калды бу күчеш
Әхмәтсафа статистика бүлегенә ел ахырында килгәнгә, еллык исәп- хисап ясап, бөтен мәгълүматларны мәркәзгә жибәрү дә аның өстенә өелде. Моңарчы жүнле-башлы исәп-хисап алып барылмаган бүлекнең эшен яна баштан оештыру, ел дәвамында өзек-төтек жыелган статистик хисапларны барлап чыгу, аларны чагыштыру өчен кабаттан вилаятьләрдән мәгълүматлар китертү, якынча гына булса да еллык эшне дөрес итеп күзаллауга ирешү ниятен тормышка ашыру шактый көч һәм вакыт сарыф итүне сорады. Алсыз-ялсыз эшләү авырга туры килсә дә, ахыргы нәтиҗә сөенечле булды. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар.“-ди иде әтисе мәрхүм, дөрес икән. Көне-төне шушы кәгазь боткасы белән әвәрә килеп үткәрсә үткәрде гомерен, әмма һәр тармак буенча, һәр нәрсәгә кагышлы дөрес һәм төгәл мәгълүмат туплауга иреште бит. ә! Яңа хакимият урнашканнан сон беренче мәртәбә округ җитәкчеләре өстәленә шундый төгәл, җентекләп хәстәрләнгән мәгълүматлар килеп ятсын әле! “Әфәрин, егет икәнсең, Дәүләтьяров!"-дип, үзен мактый-мактый, билгеләнгән вакытта жавап тоту өчен Рәжәпов янына юнәлде ул.
—Йә, уртак Дәүләтьяров, хәлләр ничек бүлектә? Төшендеңме эшкә? Күреп тордык. Баш күтәрми эшләдең, мәгәрәдә яткан акыл иясеннән ким кыланмадың.—дип, үсендергән шикелле кабул итте аны Рәҗәпов һәм егетнең култык астындагы калын кенәгәгә күз салып, хәйләкәр генә каш сикертеп алды.—Чуар тышлы китап ни сөйли анда? Башка округ, өлкәләр алдында ничегрәк күрсәтә микән безнең хәлләрне?..
Әхмәтсафаның әле Урта Азиягә килгәненнән бирле үз эшеннән шулай канәгать хәлдә йөргәне юк иде. Шаяртуга шаяртып җавап бирде.
—Китап нәкъ китап кушканча сөйләргә әзерләнде, уртак Рәҗәпов. Акка кара белән язылган, һәр саны мен дә бер кат тикшерелгән, һәр бите тамгаланган, мөһер сугып мәркәзгә җибәргәнне генә көтә.—Үзе әйткәнне дә көтеп тормыйча. Рәжәпов каршысына утырып, хисап тотарга әзерләнде ул. Тирән тын алып:
—Ел дәвамында округта., дип, авыз ачып, сүз әйтергә өлгермәде, аны Рәжәпов кисәк кенә бүлдереп тә куйды:
—Тү-тү-тү, уртак Дәүләтьяров. кая ашыгасын, шаулап аккан арыкка төшкән өрек кабыгы шикелле. Каударланма әле син -Рәжәповнын калын кашы җыерылган, йөзе кызарып чыккан, нигәдер тынычсызланган иде ул. Тиз генә барып бүлмә ишеген бикләп килде, аннан бераз тынычланып, акыл биргән сурәттә сөйләнә-сөйләнә кенәгәне битараф кыяфәт белән актаргалагандай итте.—Эш җаен белмәс көйгә мамык кәшәнкәсенә үрелгәч ни булганын беләсеңме? Кулсыз каласың, егеткәем' Исәп-хисап эшендә дә шулай, кулсыз гына түгел, башсыз калуын да ихтимал. Ашыгу пылау ашаганда гына әйбәт, инде эш эшләнгән, языласы язылган, сызыласы сызылган дигәндәй, тыныч кына сөйләшик әле. Мин синең хисап белән узган елгы күрсәткечләрне чагыштырып карадым. Күзгә чалынган ике- өч санга игътибар итүгә, йөрәк жу-у итеп китте, менә... Башсыз калабыз, уртак Дәүләтьяров, икәүләп башсыз калабыз болай булгач.. Бер дә дөрес эшләмәгәнсең, кенәгәне кинәшләшми-нитми тутырып та куйгансың. Карап кына тормалы инде-чиста, пөхтә, бүген үк Мәскәүнен үзенә җибәр, иеме?..-Рәжәпов чыраен сытып, урындыгыннан күгәрелде.-Әүвәл караламада гына эшләргә иде, аннан уйлашыр идек. Ашыккансың, уртак, ашыккансын...
—Монда барысы да дөрес!—дип, кайнарланып. Рәжәпов алдындагы еллык хисапны тартып алды егет. Гарьлегеннән нишләргә белмичә, жәһәт- жәһәт кенәгә битләрен актара башлады,—һәр сан үз урынында, әйтәм бит. тикшерелмәгән бер сан юк дип. һич тә борчылмагыз, уртак Рәжәпов!- Ул ашыгып тәмәкесенә ут элде.
-Фирка комитеты раславын үтми торып, бер генә сан да дөрес була алмый. Дәүләтьяров. Төшенеп бетмәгән сабый кебек син. Дөрес сүзне фәкать фирка гына әйтә, дөрес санны да фирка гына белә, фирка
гына юл күрсәтә Без ул кушканны үтәүче генә. Син уйлаган дөреслек белән, фирка фараз иткән дөреслек арасында зур аерма барлыгын исеңнән чыгарма. Хәзер үк күнелгә корт керде, менә син бу елда фәлән кадәр мамык җыелды дип күрсәтәсен..
-Мин күрсәтмим Санны тикшереп, язып кына куйдым, чөнки чыны шул...
-Вәт, вәт!.. Кем язды соң ул саннарны? Син! Шулай бит Димәк, әле бу диһканнарнын эссе кояш астында тир түгеп, кул чиләрен чыгарып үстергән уңыш күләме түгел, ә син язган коры саннар гына. Конкрет саннар исә бөтенләй башка нәрсә хакында сөйли, болаи дип әйтә алар - Анын юан бармагы өстәлдә яткан таушалып беткән кәгазь буйлап китте.- Узган ел тырыш диһканнарыбыз монын кадәр мамык уңышы җыеп алганнар. Салым-налог хисабына хөкүмәткә менә монын кадәр тапшырылган. -Рәжәпов әйткән һәр санны авыз эченә йомып бара иде -Ирекле бәядән дәүләткә фәлән кадәр сатканнар Шулай, шулай Башка күрсәткечләр ни сөйли анда?.. Каракүл тиресе шуның кадәр әзерләнгән, тәк, тәк... болары сатылган, дәүләткә тапшырылган. Ә синен кенәгә, үткән ел белән чагыштырып карасан, капма-каршысын сөйли Имеш, кайсын алма, быел нәкь ике мәртәбә ким җитештергәнбез. Барысын да! Нәрсә, ел буе ефәк күбәләге куып йөримени округ комитеты'.’.. Бер нәрсә эшләмәгән, бернәрсәгә җитәкчелек итмәгән, карамаган, күрмәгән, белмәгән дигән сүзме? Әллә собатаж ясап, советка каршы зш маташтырып ятканбызмы? Ждвап бир, уртак Дәүләтьяров. мин төшенмәдем
— Мин . . кабатлап әйтәм, уртак Рәжәпов
Рәжәпов җилләнеп урыныннан торды, аннан шап итеп янә урындыкка менеп кунаклады
-Син шул, син! Син генә монда, башка кешене күз чалымына да китермисен Көн-төн халык мәнфәгатен кайгырткан округ комитеты да. безнен гамакны туйдырган диһканнар да, безне киендергән эшчеләр дә юк? Син бар менә, иеме'.’! Каян килә ул яшьләрдә шул кадәрле эгоизм? "Без” дип сөйләшәсе урынга, һаман "мин" дип тәкрарлый бит. Өлгермәгән йөземне җилпуч белән алга китереп утырттың да, инде хәзер, “мәйлен. ашаныз, уртак Рәжәпов, дип торасыңмы? Миннән эш төште, калганын үзең кара, теләсә ни эшлә," дисенме’’ Алай булмый егеткәй Ул саннарны кенәгәгә язганчы уйлар иден, башын булса. Алдагы елда бу диһканнар ничек яшәр, совет тарафыннан аларга нинди ярдәм күрсәтелер’ Уйладыңмы бу хакта? Юк шул, кешенеке кештәктә, диһкан кайгысы юк синдә, иеме? Менә бит ул ничек. Быелгы уңышка карап диһканга яренгә ашлама алырга мөмкинлек бирелә, сугару өчен ташлама ясала, кызыксындыру чаралары карала. Уңыш юк икән, бичара диһканга да бернәрсә дә юк. шымытыр башы тотып калачак Төшенәсеңме, зирәк баш. Ә каракүл тирегә килсәк, ул~чүл алтыны, аны ким итеп күрсәтсәң, мал караучыларыбыз, чабаннар ни хәлгә төшәчәк’ Күз явын алырлык бәрән тиреләре бездә генә, чыра яндырып дөнья буйлап китсәң дә. башка андый затлы каракүл тирене таба ал масс ын. Ким итеп күрсәтсәң, малчыларга да шымытыр башы, дөньяны өстерәргә рәт калмый дигән сүз. Күрсәткечләрдән чыгып, аларга хөкүмәт ярдәм күрсәтә бит Ә ярдәмгә ин мохтаҗ кешеләребез-нәкь менә чүл алтыны-каракүл бәрәннәре тәрбияләп үстерүче фидакарьләребез. Сүзем тәмам, инде хәзер ни уйлыйсың? Син биргән саннарны җибәрсәк, ярлы-ябагайны кыен хәлгә куябыз, уртак Дәүләгьяров. төшенгәнсеңдер.’.
-Тел төбегезне анладым кебек. Тик бер генә нәрсәне төшенмим еллар буе шул рәвешле "уңыш арттырып", күрсәткечләрне купайтып килгәнсез Беренче игътибар иткән мәлдә, белдексезлек касәфате дип кенә уйлаган идем. Хикмәт гирәндәрәк икән Булмаган нәрсәне бар дип күрсәтүдән кем ота? Үзбәкстанмы, әллә, тулаем алганда, совет иленә берәр файда киләме’ Әгәр бөтен ил күләмендә шундый купайтып күрсәтү чире башланса?
Рәжәпов көлемсерәп куйды, тик дәшмәде
-Моннан диһканнарга. чабаннарга да зур өлеш чыгар сыман түгел,- дип, дәвам итте Әхмәтсафа-Мин аларга күрсәтелгән ярдәм, ташламалар хакында да берничә еллык белешмә тупладым. Ләкин үсеш-үзгәреш сизелми. Кем елгыррак, кемнен окрут комитетында таныш-белеше бар, шулар ярдәмне чумырып ала. Чыннан да, мохтаҗларга мыскаллап кына тәти совет ярдәме. Аннары дәүләткә, сәүдәгә озатылган һәр нәрсә чутсыз түгел ич. Без генә исәпләшмибез чынбарлык белән. Ялган барыбер ачылачак.
—Әй, Ходай бәндәсе,—диде ачынып Рәжәпов.—Аларын кем санап- жыеп бетерсен, ди. Син болай язып җибәрәсен, Бохарада тегеләй төзәтәләр, Ташкентта алай, әле Мәскәүдә дә тере үзбәкне күрмәгән бер бәндә. Үзбәкстандагы хәлләр хакында жавап биреп утырадыр. Анын да диһкан әзерләп тапшырган мамыкка "кул тыгасы” килә торгандыр. А как же, жаваплы түрә бит ул! Ул да үзенчә төзәтеп утыра торгандыр һәммәсенә эш күрсәтү кирәк бит. Бәлки безнең "күрсәткечләр” әллә кайчан хәзерләнеп беткәндер, уртак Сталинның, йәисә Бухаринның өстәле өстендә әллә кайчан ятадыр инде. Безгә эш тә калмагандыр.
—Алайса нигә баш катырып утырабыз?
-Кызма, уртак Дәүләтьяров. Өлгермәгән йөзем ашап, эче киткән сабый кызганыч та, көлке дә. Шундый хәлдә калмыйк. Без Мәскәү өчен дә эшләмибез, башкасы өчен дә тире жыртмыйбыз. Үзебез өчен кирәк ул Күсәткечләрнен һәркайсысы узган елгыга караганда ун-унбиш процентка артык булырга тиеш. Округ комитеты шуны таләп итә. Дөресен белүчеләр бармак белән генә санарлык: син беләсең, мин, тагын Мөхәммәтәмин дигәндәй. .
Әхмәтсафаның бирешәсе килмәде.
—Чынлыкта күрсәткечләр, сонгы ике елда, нәкь сез әйткән кадәрле кими барган, еллык исәп-хисапта артым күрсәтелгән. Бу алдауның кайчан да булса “исе” чыгачак бит.
-Нәкь өстенә бастың! Кайчан да булса.. Иртәгә өчен ишәк кайгырган, уртак Дәүләтьяров. Без. конкрет алганда, бүген эшлибез, иртәгәге көн хакында да онытмыйбыз. Без күрсәткән саннар алар- алдагы көннәр өчен ният-план булып торалар, изге ният ул. Төшендеңме? Без шул күрсәткечләргә йөз тотып эшләргә, диһканнарны, михнәткәшләрне-хезмәт ияләрен шуңа әйдәкләргә тиешбез. Башка округ, өяз, өлкәләр алдында йөзебезне җиргә орырга да тиеш түгелбез. Алардан ким эшләмибез, буй-сыннарыбыз да, акыл-фигыльләребез дә башкаларныкыннан ким түгел. Димәк, исәп-хисапны үзгәртеп, икенче кенәгә тутырырга туры килер. Менә сиңа үткән елгы саннар, күрсәткечләр, ә монсын мина бир, өйрәнеп чыгыйм, кем әйтмешли, белми белмәүгә караганда, белеп белмәү яхшырак. Ә синең алдашу, дип, денен каткан.. Алдашу түгел, эш тәртибе бу, илнең яшәү рәвеше . Ил матур ниятләр белән, алга карап яши безнең. Халыкны шулай гына алга әйдәкләп була, беләсең килсә. Аң бул, уртак Дәүләтьяров, синең кулда көчле корал- каләм бар. Каләм үгез тарта алмаган йөкне дә тарта, белеп кенә куллану кирәк...
Үзгәртеп эшләнгән еллык исәп-хисапны округ комитетында зур күтәренкелек белән расладылар. Әхмәтсафа җир тишегенә кереп китәрдәй булып утырды. Бигрәк тә чыгыш ясаучы жаваплы хезмәткәрләрнең бер- берсенен күзенә туры карап, ялган саннар китерә-китерә нотык тотуларын авыр кичерде ул. Барысы да һәммәсен белеп торалар, саннарнын "түшәмнән" алынганына һәммәсе хәбәрдар, әмма алдашалар, берсеннән- берсе уздырып күзгә төтен жибәрәләр Анын күз алдына әле өстәл астына көлтә-көлтә төтен җибәреп утыручы тук кыяфәтле Ниязов, әле тәрәз пәрдәсе артына зәңгәр төтен бөркүдән ниндидер сәер ләззәт кичерүче вәкарь Рәжәпов килеп басты.
Рәжәпов бу мәжелестә шундый кәнагать рәвештә утыра иде.
әйтерсең, ниндидер кодрәт беләк чүл өстенә ике көннен берендә шаулатып яңгыр явып торган да. моңарчы ком бураны уйнап торган сахралар гөлбакчага әйләнгән дә куйган. Сәер халык, сәер ил. сәер дөнья.
Мәжлестән алган авыр тәэсирләрдән арынып бетерә алмый, эш бүлмәсендә уйланып, кул астындагы кәгазьләр белән әвәрә килеп утыра иде. коридорда ниндидер җанлылык, ашыгып сөйләшкән тавышлар ишетелеп алды, ул арада Жәмигь мәчетенен имамы-Хиванын абруйлы хәзрәте, анын белән ике-өч дин әһеле килеп керделәр
Имамнар керә-керешкә гозерләрен сөйли башламакчы иде. Әхмәтсафаны күргәч, бөтенләй күңелсезләнеп калдылар шикелле
-Шушы япь-яшь нугай баласы белән ни генә гәпәрербез икән инде, ә жәмәгать?-Моны алдан кергән баш имам әйтте. Башкалар авыр сулап аны җөпләгән булдылар.
-Болар кулына динебез язмышын тапшырсаң ..—диде галәмәт олы чалмалы имам.—Читтән килгән байгыш башыңа кунса, сәмруг кош булыр. Килмешәк этне җиде мәхәлләдән куалар, аларга иркенлек бирсән. ни буласын бүгенге хәлемездән чамала инде
-Гыйлем-болак, акыл-чырак. Чеп-чи надан нугай имәстер күк
-Наданның шунсы куркыныч-ул һәр нәрсәне беләм. ни эшкә тотынсам, шуны булдырып чыгам дип уйлый, бахыр. Җиде йортның телеп бел, җитмеш төрле белем бел. дигән гыйлем ияләре. Каян табасын хәзер андый белекле затларны'.’ Бәс. дин-шәригать эшләренә казыйлык итүне шушы балага тапшырганнар икән, акыл казаны бөтенләй үк буш имәстер, берни эшләр хәл юк. гәпәрергә туры килер инде.-диде баш имам. Ул бу сүзләрне ничарадан бичара гына әйтте кебек.
Әхмәтсафа, ишек катында торган имамнарның үзенә юллап атылган утлы сүзләренә артык игътибар итмәгән сурәттә, урыныннан кузгалып, һәркайсы белән ике куллап күреште, аларга урын тәкъдим итте, бергәләп озаклап дога кылдылар, һәр хәлдә үзенә төбәп әйтелгән сүзләр анын мин-минлегенә нык кына кагылып үткән иде. ләкин вазифа дигән нәрсә дә бар бит әле. кем дә булса тыңларга тиеш имамнарны Юкны бушка аударып йөрүчеләр түгел алар
Нугай егетенең үзләре белән үк бөтен шартын китереп дога кылуын күргәч, баш имам яктыра төште һәм округ комитетына килү сәбәбен тәфсирләп бирде:
-Балам, мөселманнар кимсенә бит Изге җомга көнендә хөкүмәт эшенә килергә куша икән сәвит. Бу ни хәл. каян чыккан, кем чыгарган мондый канунны? Нинди иблис котырта мөселман әһеленә каршы сезләрне?-Имам күзен чепиләндереп. зәһәр генә Әхмәтсафага карап куйды.-Син үзең мөселманмы, әллә урысларга сатылып, шайтан аздыруы аркасында юлыннан язган бер нәмәрсәме?..
Әхмәтсафа, имамның сүзләрен килештермәгән кебек, маңгаен җыерып куйса да. җитди итеп җавап бирде:
-Мөселман, хәзрәт, мөселман булам мин Сез керер алдыннан гына динебезгә кагылышлы бер кәгазь укып утыра илем әле. Менә Татарстаннан бер документ бар.
Имам, башкаларга аңлаткандай итте-
-"Татарстан" дигәне нугай иле була инде
Калган икесе шаулашып алды.
-Аларга бер ышаныч та юк. Урысларга сатылып беткән адәмнәре -Аларнын мөселманлыгын әйтерием инде
-Алай димәгез, мөхтәрәм имамнар.-диде Әхмәтсафа, бәхәскә керергә тайчанмыйча.-Татарстанда. милли республика буларак үз йөген саклап калу, беренче чиратта, шәригать кануннары буенча яшәргә омтылу көчле Менә бу документта да. РСФСР конституциясе белән шәригать кануннары чагыштырылып күрсәтелә, һәм. асылда, .шар бер-берсенә каршы килмиләр икән. Сүз шул хакта бара. “Мөселманнар башка хздыклар белән каршылыкка кермичә, үз тормышлары белән, шәригать кануннарына
таянып яши алалар,”—дип, раслыйлар әлеге документны хәзерләгән галимнәр Шушы фикерне ныгыту максатыннан шактый күп мисаллар китерелә. Мәскәү моңа каршы килер сыман түгел, башка мөселман республикаларына да шундый яшәеш өлгесе тәкъдим ителә. Мәскәү хуплавы белән, әлбәттә. Димәк, хәлләр бөтенләй өметсез түгел, сез әйткәнчә. Совет хөкүмәте бу хакта уйлана...
-Бәрәкалла, бәрәкалла, бирсен Ходай,—диде имамнарның берсе.-.Аны кем язган, кем чыгарган сон. Ленин тамгасы салынганмы, мөһере бармы?
—Турысын әйтим, бу документ ике-өч ел элек килгән округ комитетына. Нигәдер аңа тиешле игътибар бирүче булмаган сыман. Югыйсә, документны өйрәнеп, тәкъдимнәрне Мәскәүгә җибәрергә тиеш булганнар. Төгәл әйтә алмыйм, тик белгәнемчә ул тикшерелмәгән, фикерләр Мәскәүгә дә җибәрелмәгән, ахры. Урындагы юлдашлар шулай диделәр. Ленин вафатыннан соң, анын васыятьләренә туры китереп эшләнгән ул. Шәхсән үзем, мөселманнарны пошындырган җомга көн мәсьәләсе хәл иткәндә шушы документка таяначакмын.
Асылда хәл житди икәнен яхшы белә иде Әхмәтсафа. Хивада урыслар аз санда булсалар да, алар округ комитетында булсын, башка өлкәдә эшләүчеләрме-һәркайсы мөһим урын биләп торалар. Сонгы вакытта: "Ял көне җомга булырга тиеш түгел, совет илендәгечә—ял көне якшәмбе булсын!”—дип гауга чыгаручылар, җомга көнне эшкә килгән булып, якшәмбе көнне исә, ял итәбез дигән сылтау белән эшкә килмичә, хезмәт урыннарында ыгы- зыгы тудыручылар күренә башлады. Сәере —аларга башка милләт кешеләре, шул исәптән татар коммунистлары да кушылып, бер карауга, әһәмиятсез дип күренгән хәрәкәт, шактый тамырлана бара иде. Бу шаукымнан хатын-кызлар да читтә калмый, әле күптән түгел генә окружкомга мәркәз вәкиле
«КАЗАН УТЛАРЫ»НА 80 ЕЛ
«QAZAN UTLARI»NA 80 YIL
Нәзиф Мириханов,
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле
САЛЛЫ СҮЗ МӨНБӘРЕ
«Казан утлары- журналы минем тормышымда. бигрәк тә совет заманында, бөтен ил халкы өчен "Роман- газета- биләгән урынла булды. Журналыбызның абруе бүген дә зур. Сонгы вакытта
барыбызда информация ташкынына кереп баттык Әдәбият та саеккан сыман тоела, язучыларыбыз исә конъюнктурага бирелеп, күбрәк детектив, азгын мәхәббәт, жинаятьчелек турында яза башладылар. Әдәби журналдан тормышнын мәгънәсе, кешенен бу дөньядагы урыны турында фәлсәфи әсәрләр укыйсы килә.
Үземә килгәндә, сонгы елларда нигезлә тарихи әсәрләр, тюркология һәм этнология белән мавыга башладым. Бу темаларга язмаларны "Казан утлары-нда да еш очратам Афәрин! Татарча латин графикасында язылган шигырьләрне дә ин беренче журналда укый башладым
Гомумән. "Казан утлары- заман катаклизмнарына карамастан, кайбер басмалар шикелле унга-сулга авышмыйча, бер чиктән икенче чиккә ташланмыйча, тоткан кыйбласына, мәсләгенә, халыкка хезмәт итү юлына тугры калды. Әдәпле әдәби журнал булып яши бирә
80 еллык юбилее уңае белән "Казан утлары-на татар халкын саклап калу юлларын яктырту эшендә зур унышлар. саллы сүз мөнбәре булып калуын телим, редакция хезмәткәрләренә исә сәламәтлек, бәхетле тормыш юлдаш булсын!
&
булып Жамал исемле бер яшь кенә чая хатын килеп, зур җыелыш үткәреп китте. Үзе Коканд өлкә комитетында эшли икән. Бик ялкынланып, үтемле итеп сөйли. Аны тынлаганда әлеге япь-яшь хатыннын кыюлыгына, тапкырлыгына хәйраннар калып утырды Әхмәтсафа.
-Җитте! Башны күтәрергә вакыт!-дип сөрән салды Жамал чыгыш ясаганда.-Мин Казахстан баласы. Атбасар-Акмулла якларында беренчеләр- дән булып пәрәнжәне йолкып атып ялан баш йөри башладым' Монда үзбәк хатыннарын, кызларын бәладән йолу өчен килдем Салыгыз хатыннар пәрәнҗәләрегезне! Кызлар, якты кояш астына чыгыгыз! Күрсеннәр мөселман хатыннарының нурлы күзләрен, күрсеннәр гүзәл кыхтарыбызнын йөзләрен Шәригать безне күп изде инде, бетсен-изү! Көчләү хурлыгы төрмә хурлыгыннан да яман. Безне мен еллар дәвамында шәригать исеме белән көчләделәр. Жаныбыз корыды, бәгырьләр кипте Без шәригатькә түгел, шәригать кешелеккә хезмәт итсен! Шигарь шул булырга тиеш. Беренче адым-ял көнен якшәмбегә күчереп, жомга көнен-эш көне дип игълан итик. Якшәмбе-хезмәт ияләренен хезмәт бәйрәме булсын!-Яшь хатын күкрәк киереп, иләмсез тавыш белән.-ташлагыз пәрәнҗәне. Хива хатыннары!-дип кычкырганда, зур залда ялт-йолт яшен уйнап торган сыман тоелды. Бу кадәр тәвәккәллектән, кыюлыктан хәтта таш диварлар шаккатып калды, бина үзе чүгеп куйгандай булды.
Жамал Сарымсакованы шәһәр буйлап Әхмәтсафа озатып йөрде Сарымсакова дигән саен, күнеленә анын Рабигасы килеп баса, ул да Сарымсакова фамилияле, ул да Атбасар ягыннан бит Әмма бу янып торган карашлы, тыелгысыз рәвештә алга омтылган, ашкынулы адымлы хатын белән тыйнак, сабыр табигатьле, оялчан Рабига арасында нинди дә булса уртаклык күрмәде ул Чибәрлек ягына килгәндә, әйе. Жамал төскә Рабигадан калышмый, бер тутырып карасан. күзне алып булмый үзеннән, каһәр. Әхмәтсафа, тәвәккәлләп. Рабига хакында Жамалнын үзенә сүз катмакчы иде. анын янып торган күзләренә карап алгач, кире уйлады, юк, анын Рабигасы әлеге мәркәз вәкиле белән беркайчан да туган була алмыйдыр. Холык башка, гамәл башка боларнын
Моңарчы да шәһәрдә хатын-кызлар хәрәкәте оештырганнар иде Аны оештыручылар, билгеле, читтән ярдәмгә җибәрелгән коммунистлар, ир-ат халкы булды. ■Ана" җәмгыятен дә ирләр оештырып, дилбегәне хатын-кызлар кулына тапшырдылар. Тик. өмет иткәнчә. Хивада бу хәрәкәтләр дөрләп кабынып китмәде Бүген сүнәм. иртәгә сүнәм дип. пыскып кына азапланган хатын-кызлар хәрәкәтенә. Жамал килеп киткәч, май сиптеләрмени, шәһәрдә пәрәнҗәгә каршы төркемнәр төзелеп, инде урамда пәрәнҗәгә ябынмаган мөселман хатын-кызлары да күзгә ташлана башлады. Онытырлык түгел иде аны.
Имамнар исә. Әхмәтсафаның сүзләреннән җилкенеп киттеләр, һаман гәп куерталар.
-Барлык милләтләр дә ил-көн алдында тигез булырга, үзе теләгәнчә көн итәргә тиеш! Ленин шуны гәпәрде. Без моны аңлыйбыз Ә менә нигә дип мөселманга каныга бу урыс, һич төшенмибез, нугай баласы ничек уйлыйсын, ә? Инде әмирдән яздык, халыкны зар елатып, хәкәрә кигереп, дәүләтебезне таркаттылар, мәчетләребез изге гамәл садака-зәкәт алудан мәхрүм калып баралар, һәр нәрсәдә тикшерү, һәр тиенгә ун тиен арттырып салым салына, кая бара бу дөнья.’ Әнә урыс теләсә нишләсен чиркәвендә, носариларда безнен эшебез юк Аларнын якшәмбесе ял. безнең газиз җомгабыз—ял булсын. Аннан ял көне дип. мөселман беркайчан да кул кушырып утырмады, җомга көнендә фарыз гамәлләрне кылгач, иҗтиһат игәргә готына ул. Носарилар дуңгыз урынына эчеп ауный ул көнне. Сез. балам, мөселманны шушы носарилар хөкеменә төшермәкче буласызмы? Бер динне күтәреп, икенчесен юкка чыгарырга маташкан дәүләттән риза имәс без Акылыгызга килегез, алар коткысына ияреп кагылмагыз мәчеткә, хатын-кызларыбызны хурламагыз йөзләрен ачтырып
Нәмәхрәм эшкә өндәмәгез.. Урыслар мәжбүр итми бит безне бу эшләргә, үзләрен мөселман дип санаучы, асылда, көфергә сатылган адәмнәр мәжбүр итәләр. Әйт әле. нугай баласы, коммунистның мөселманы, носарие, динсез-имансыз иблисе буламы?
Әхмәтсафа аптырап калды.
Имам моны сизеп, “һөҗүмгә" күчте:
—Син үзен мөселманмы, балакай?
-Мөселман дидем шикелле.
-Фиркалыдамы?
-Фирка әгъзасы...
—Димәк ки, син мөселман коммунисты?
-Шулай булып чыга. Үземне денсез-имансыз кешегә санамыйм.
-Мәчеткә йөрмисен, намазга басмыйсың, фарызларны үтәмисең, нинди иман турында сүз алып барасың, төшенмим...—Имамның тавышы ачулы иде.
-Без, коммунистлар, иман калебтә дип саныйбыз, ә мәчеткә бару, намазга басу мәсьәләсенә килгәндә, дөрес, коммунист буларак, бу эшләрне фарызга санамыйм.
—Урыс коммунисты чиркәүгә барамы?
-Дингә барлык коммунистларның да карашы бер төрле. Мин уйлаганча...
-Юк. балам, син уйлаганча уйламый ул носари коммунисты. Үзенең сүзе дөрес, синеке хак түгел дип уйлый ул. Син иблис-шайтан коткысына бирелеп, башыңны урыс куенына тыккансың. Ходай сине зиһеннән аерган. Әгәр урыс дәүләтенең кануннары шәригать кануннары белән яраша икән, кемнән куркып ятасың, ник мәчеткә йөрмисен?..
—Бу хакта әйттем инде...
-Телең шәп сөйли дә, күңелең каралыгын каплый алмый шул. Тагын бер кат уйла әле, менә син фирка тыя дип, җомга көн ял итмисен, димәк тәмам динсезгә әйләнеп беткән мөселман коммунисты буласың әйеме. Носари коммунисты исә, үз дине өндәгәнчә, якшәмбе көнне, ягъни воскресенье көнендә, Гайсә пәйгамбәрнең кабат терелгән көне дип ял алып, тыштан күрсәтмәсә дә, эчтән, калебе кушканча, диндәшләре белән бәйрәм итә. Хәзер инде шуңа башка диндәге кешеләрне дә өнди, көчли, мәжбүр итә. Димәк ки, шул рәвешле мөселман калебенә дө носарилык иңә, ул шул канунга буйсынып яши башлый дигән сүз. Хаклыкмы бу? Ленин юлы шулмы?
-Уйлашырбыз, уйлашырбыз... мөхтәрәм имамнар,-дип кенә жавап кайтара алды Әхмәтсафа.
-Ай-Һай,—диде көрсенеп баш имам, урыныннан кузгалган көйгә.- Сиңа. нугай баласы, уйларга калдырдылар микән инде носари-коммунист- лары. Чегән арбасына таккан дегет чиләге шикелле, ияреп кенә йөрүчеләр түгел микән сез, балакайлар... Адашуыгызны үзегездә төшенмисез, ахры...
Әхмәтсафа кулына төшкән документны тотып шактый йөрде. Тик аның сүзләренә колак салучы булмады. Барысы да округ комитеты циркулярына буйсынып эш итүне хуп күрделәр. Ял көне итеп якшәмбе көн игълан ителде. Ә РСФСР конституциясен шәригать кануннары белән туры килүен раслап Казанда хәзерләнгән документка килсәк, Мәскәү аннан күптәннән ваз кичкән иде инде-Денин вафатыннан сон ук. Моны, әлбәттә, Әхмәтсафа белми иде әле...
Мондый рәхәт, җайлы тормышта яшәүне Әхмәтсафа онытып бара иде инде. Бирәм дисәң колыңа, чыгарып куяр юлына. Шәмсиягә нәкъ Каргалыда дәшкәнчә, “инәй” дип дәшә ул. Үги әнисенең күңеленә хуш килә торган сүз булып чыкты ул әнкәй, инәй дигән сүзләр. Инәй сүзен ишеткән саен яктыра, канатланып, очынып китә. Хатынындагы әлеге
үзгәрешне Фәтхулла да сизә һәм Әхмәтсафаны үзләренә яшәргә алып кайгуына сөенеп бетә алмый. Ул гомерен эштә үткәрә, өйгә кайтып ризык жыеп китә алса хуш. каичакта кайтып керергә өлгерми, артыннан килеп тә җитәләр Әхмәтсафа исә төшке ашка да өйгә ашыга, үги инәи хәстәрләгән ризыкларны авыз итеп, хәл алып китәргә гадәтләнде Кич. эшләре сон гына тәмамланган чаклар да, якындагы тулай торакка кереп кунарга мөмкинлеге булса да. шәһәрнең аулак почмагындагы Фәтхулла фатирына кунарга кайта. Бу хәлгә Шәмсия бигрәк сөенә—Фәтхулла өйдә булмаган төннәрне үткәрү кыен ана. Куркып, шомланып чыга төнне Әхмәтсафа бер дигән иптәш—басынкы, тыйнак холыклы. Андый-мондый көтелмәгән хәл килеп чыкса, Шәмсия күреп калды—егетнең мендәре астында револьверы бар. бер дә җебеп төшәргә ошамаган. Шәмсияне дә. үзен дә яклый алыр, боерган булса.
Шәмсия, ни хәл итсен. Ходай бәби алып кайтудан мәхрүм иткән хатын, гел Мостафа агайнын балаларын—үзенен үги улларын, теп-тере зәнгәр күзле Бибкәйне сөйләп, истәлекләр белән юанып гомер үткәрә монда. Ике сүзнен берендә Каргалыны. анда үткән тормышын сагынып телгә ала. Югыйсә, сагынырлык тормыш кичердеме ул анда, жә?.. Туып- үскән яклар сагындыра икән шул. Анда күргән авырлыклар онытыла, тигәнәге гөл булып күренә башлый
Ефәк тә генә билбау чите ука. Чишәсем лә килми билемнән. Туып-үскән илләр алтын бишек. Никләр генә киттем илемнән9
Ялгыз калса, күрше-күләнгә ишетелмәс итеп, гел шушы җырны суза ул.
Әхмәтсафаның Хивага килеп, истә-уста юкта үзләрендә яши башлавына сөенде ул. Мостафа вафатыннан бирле, хатыннын күнелендә авыр таш ята. Мостафаның үз-үзенә кул салуында хатын үзен гаепле санап яши. шул чаклар исенә төшә дә үзен каһәрли, битәрли башлый, күпме генә акланырлык сәбәпләр эзләсә дә, андый сәбәпләр юк. була да алмый: ул, никахлы, ире Мостафага хыянәт итте, шул хыянәт аркасында Мостафа балаларын калдырып, элмәккә менде Белгәндер, сизгәндер хыянәтен. Мостафаның күңеле бик нечкә, үтә сизгер кеше rue ул Урыны җәннәттә булсын дип тә тынычлана торган гына түгел, китап мордар киткән кешене яратмый бит. Аңлашырга дисә, эч серен кемгә сөйли ала. кемгә нәрсә дип аклана ала сон ул? Ялгыз калган чакларда бу хакта еш уйлана Шәмсия. Кабат үткәннәргә әйләнеп кайта
Фәтхулланың үлү хәбәрен алгач, бәгырьләре өзелеп төшкән сыман булды, хәсрәтен таратмак булып, белгән догаларын укып көннәр үткәрде Кайгысы таралмады. Ятим-җилпеләргә хәерләр өләште. Хәсрәт уты һаман күкрәген яндырды. Ялгызлык бәгырен телгәли иде. кан-яшь түкте, газапланды, тик үзенә юаныч таба алмады Шәмсиянен жанын саташтырган нәрсә тагын шул иде-көн-тан атса турларында Вәлкәй хаҗи чуала башлады. Кара-каршы очрашкан чаклары да булды. Вәлкәй хаҗинын әйткән һәр сүзендә ниндидер киная ята. һич кенә дә ихлас кайгыру, яшь хатыннын хәсрәтен догалар белән җиңеләйтү түгел, киресенчә, бу дөньяда ялгыз гомер итүнең авырлыгын сөйләп күңелгә вәсвәсә артыннан вәсвәсә салды, гол хатынга ирсез яшәүнен харам икәнен, бу хәлне китапның бер дә мактамавын тезепме-тезә торды Үзенен күзләре очкынланып китә, хатынга күтәрелеп караган саен хаҗинын авызына сулар килә Вәлкәйнен майлы карашын сизгән саен. Шәмсия үзен төпсез упкынга очкан сыман хис итә Әйе, бу зур дөньяда ул япа-ялгыз, ни яклаучы, ни хәлкәз1ләрен анлаучы булмаячак иде анын Ә яшәргә кирәк Ул әле япь-яшь хатын, кулы белмәгән һөнәр юк. кем белер кадеренне
дә, кемнәр сине юатыр, иркәләр?.. Эчтән хәсрәт кимерә. Башнын зиһенсез чагы. Дөнья гаме калмады, алар Фәтхулланың үлү хәбәре белән очып- тузгып юкка чыгып беттеләр. Вәлкәй хажи, әрсезләнеп, өйгә үк кереп йөри башлады. Аны уйлаган ниятеннән тотып торырлык бер көч тә югын чамалый иде инде хажи. Хатын зиһене уянып, яшь түгә-түгә менә шулар хакында уйлады. Вәлкәй хажи анын саен нәфсесен яшь хатынга сузды, жай чыккан саен, тол бичә янына кагылып, анын күңелен жәрәхәтләп чыга торган булды, һаман ялгыз яшәүнен кыенлыгын, тол яшәүнен читенлеген тәкьрарлый, бу хәлне дошманына да күрсәтмәсен дип. дымлы иреннәрен ялмап куя. Ялгыз хатыннарга шайтан ияләшә икән, җитмәсә. Тол хатын, үзе дә сизмәстән, куенына иблис ияләштереп, яңадан ир-ат дигән сүзне ишетәсе дә килми башлый икән. Һи-и, жүләркәй, иблис-шайтан тол бичәләрне эзләп кенә йөри, тол хатын булса, аларга бернәрсә дә кирәкми. Шулар белән женләнеп тик ята ул андый хатын. Дөнья гамен оныта, сүзенен тәме бетә. Монысы инде Шәмсиянең Вәлкәй хаҗига ачылып китеп дәшмәвенә, сый хөрмәт күрсәтмәвенә ишара иде Вәлкәй, берзаман, авызларын чыпылдата-чыпылдата Шәмсияне үзенә яшь хатынлыкка димли башлады, өрмәгән жиргә дә утыртмаска вәгъдәләр яудыра, балда-майда гына йөздерермен, дип ант эчә иде. Шәмсиянен. беренче мәлдә, башы әйләнеп китеп, чарасызлыктан ни хәлләр кылырга белми йөрсә дә, аңына килеп, Вәлкәйнен азгынланып, тәненә үрелүенә хурланып, әрнүле-каргышлы җаваплар кайтара башлады. Берсендә, аны табагач белән төрткәләп үк өеннән куып чыгарды. Үзенә йөз тотып, табагач күтәреп, ажгырып килүче хатынны күреп, эшнең җитди икәнен аңлаган Вәлкәй. хәзер үк чыгып китмәсә, бу таза, мул күкрәкле хатын кулындагы табагачтан жан тәслим кыласын сизеп, ишеккә атылды. Бу мәлдә аны башына ураган җыйнак чалмасы гына коткарып кала алмавы көн кебк ачык иде. Ж.ил капкадан чыгып югалганчы Вәлкәй һаман бер сүзне тукыды: "Иблис коткысы, шайтан кергән моның куенына. Беткән бу хатын, тәмамсы эздән чыккан. Ходаем үзен сакла!“ Вәлкәй хаҗиның болаи йөрүе, туктаусыз иблис, шайтан, коткы дип сөйләнүләре хатынның тынычлыгын алган иде инде. Эш белән көн үтә. кич җитеп, җиргә караңгылык инә. йончып бетеп йокларга ята. салкын түшәгенә баш төртүенә, колагына ят тавышлар керә башлый: җил әле тәрәз капкачына кагылып китә, әле түбә камышлары белән шаярып ала, әле урам капкасы белән әвәрә килә. Колак төбендә-Вәлкәйнен җанга вәсвәсә, шом салып өлгергән иблис, шайтан дигән сүзләре... Ихатада кемдер йөргән кебек, болдырда нәрсәдер кыштырдагандай тоела. Шулай ята-ята ул хыялланыр дәрәҗәгә җитә, болай ялгыз башы яшәп булмавын ачыкган-ачык тоя Нидер эшләргә кирәк. Башын бу бәладән ничекләр итеп коткарырга кирәклеген уйлап, көч-хәл белән төнне үткәрә. Таң сызылгач кына черем итеп ала, яктыра башлауга инде аяк өстендә. Тол хатынга дөньяны алып бару өчен икеләтә көч сарыф итәргә кирәк шул...
Вәлкәй берничә көн тынычлыкта калдырса да уй-ниятеннән кайтмаган иде. көн саен диярлек Шәмсия бусагасын яучы карчык таптый башлады. Бу эшкә шомарып беткән карчык Шәмсиянен башын шундый әйләндереп ташлады, яшь хатынлыкка китмәс өчен бер чара да калмагандай тоела иде инде ана. Вәлкәйгә чыгар дәрәҗәгә өлгереп килгәндә, урамда Мостафаны күреп, әлеге күз буулардан айнып китте сыман Хатыны вафатыннан сон бөтенләй басынкыланып, төсен ташлап йөри иде ир. Ходай шушы мәлдә анын юлына тикмәгә каршы төшермәгәндер Мостафаны. Ирнең дә үзе кебек үк ялгыз җәфа чигүен уйларга гына өлгерде ул. һәм... иләсләнгән зиһене уйнап алды, башында көтелмәгән ният туды.
Нигә сон әле ул шул Вәлкәйнен эзәрлекләвенә түзеп, дәшми- тынмый елан авызына кереп бара ул? Вәлкәйдән ул ун өлеш артык кеше-Мостафа ана күз салмаслыкмы?!. Яшь аермасы дип тә ут йотасы юк, Вәлкәй Мостафага караганда өлкәнрәк яшькә, гәүдәгә аннан
мәртәбәлерәк булса да, төскә-биткә Мостафа янында бер сасы кәжә тәкәсе сыман гына бит, ачуым да бер килмәгәе Ялгыз ирнен тормышы җитеш, балалары үсеп килә. Шәмсияне афәттән йомып калырдай бердәнбер чара—үзенә Мостафадан яучы җибәртергә ирешү. Тик ничек итеп. Ярты көн шул уйны бөтерчәләп йөри торгач, әмәлен тапты— Тайфә түти!.. Менә кем аны анлар. менә кем ана булышыр.
...Тик Мостафа нигәдер ана күнелен сала алмады. Болай караганда бар да хатын теләгәнчә булды: яучы да җибәрде, йолага туры китереп өйләренә алып та кайтты. Әмма ирнен басынкы, боек табигате үзгәрмәде. Нәрсәдәндер тартына идеме, әллә беренче, вафат булган хатынын оныта алмадымы, була бит җырдагыча, гомерлеккә бердәнбер ярга гашыйк булып, нинди генә хәлләргә тарса да шуны мәнге оныта алмыйча яшәүче изге жаннар Мостафаның үзенә карата читенсенүле самими мөнәсәбәтен яшь хатын шулай гына анлата ала иде. Югыйсә, балаларны да үз итте. Бибкәине бөтенләй үз кызы сыман якын күреп, куеныннан да чыгармады Йорт эшләренә чат кулы ябышып тора, өйгә нур инде Шәмсия бусаганы атлап кергәч, әмма икесе дә көткән жан җылылыгы, бер-берсен үз итү була алмады.
Бу хәлне Шәмсиягә караганда. Мостафа авыррак кичерде сыман. Хатын сизеп тора, ир үзе дә әлеге салкынлыкның сәбәпләрен эзли Бәргәләнә, үз-үзен эчтән ашый иде. Өзгәләнүен сиздерергә теләмичә, жүнләп өйгә кайтып кермәве дә шул сәбәптән иде булса кирәк Жаны •тартмаган хатын яшәгән йортка кайсы ирнен кайтып керәсе килсен9 Ул мен хәйлә, сәбәп таба, өйдән чыгып китү җаен гына карый иде. Олы уллары Госманны Оренбурга, Гомәр абыйсына кибет-сәүдә эшләренә өйрәтергә бирде. Гомәрханны үзе белән казах далаларына тире-яры җыярга алып чыгып китә Шәмсия исә өч бала-Әхмәтсафа, Әхмәтхан. Бибкәй белән айлар буе Мостафаның кайтуын көтеп, хуҗалыкны алып барырга тырыша. Әхмәтсафа бөтен күнелен укуга салган малай, итагатьле, ярдәмчел булса да. күп вакыты сабакка китә, йорт эшләрендә булышырга вакыты юк диярлек-көне буе мәктәптә, кич кайтса, дәрес хәзерләргә тотына. Сабактан туймас бала булса да булыр икән. Бикләгән-ятлаган шигырьләр, бәетләр укып. Шәмсиянең күңелен күреп тә ала. әмма ялгыхтыктан төксегән күңелгә бу гына җитми шул. Әхмәтхан белән Бибкәи кечкенәләр Аларга тамак тук булсын да. уйнарга булсын Кич эшләр беткәч, балалар кече өйдә йокларга яталар. Шәмсия ак өйдә берүзе, салкын түшәк кочаклап ята.
Бер кайтуында. Шәмсия Мостафага зарларын түгә. Йорт эшләре күп. аның өстенә мал-туарны карап өлгер—ялгыз башын ничек житешмәк кирәк?.. Хатынының елар дәрәҗәгә җитеп чәпчегәнен тынлап торды торды да. дәшми-тынмый чыгып китте Мостафа. Өйлә намазына дип мәчеткә киткән җирдән, үзе белән яшь егет ияртеп кайтты. Ул Тайфә түтинен улы-житкән егет Хәлфи иде Шул көннән йортта хезмәтче булып эшли башлады егет.
Мостафа тагын сәфәргә чыгып китте Ни эшләсә дә үз-үзенә зарланып йөрүдән туймаган бу чибәр һәм көче ташып торган егет белән Шәмсиянең аралары, көтмәгәнчә, якынаеп китте Бөтен эшне диярлек бергә башкарганлыктан, егеткә тиз ияләнде Шәмсия Көннәр буе икесе бергә, ике яшь жан бер-берсенә тартылды, бер-берсен ярты сүздән анлый башладылар. Еш кына карашлар очраша, очрашкан мизгел арасында күзләр бер-берсенә ин матур, ин ягымлы хисләр озатып өлгерәләр, кыскасы, яшь аермасы өч-дүрт елдан артмаган бу ике мәхлукның йөрәкләрендә чынлап мәхәббәт уты кабынып өлгерде Гыйшык мыйшык уеннары уйнап өлгерделәрме, юкмы. Шәмсия сизми дә калды, эшләр инде “кыйшык’та иде Фәтхулласына бәби алып кайта алмады хатын. Мостафадан да балага узмады, күпме чуалып. Хәлфетдиннән дә йөкле булмады Әмма ире өстенә хыянәт итеп яшәп булмавын анлап. Шәмсия аерылу хакында уйлап йөри башлаган иде Хәлфетдин. үзе дә күтт ирләргә
хас булганча, көймә комга терәлгәнче, ягъни, кеше теленә кереп хур булганчы, авылдан чыгып олагу хакында уйга кергән иде. нәкъ шул чагында Шәмсия куркып калды кебек, эшне тиз генә хәл итә алмый азапланды. Ул арада дөньясы болганып китте. Егет үзенчә котылу чарасын тапты—кызылларга ияреп китмәкче булды. Шактый тәвәккәлли алмыйча йөрде. Акларга иярергә күңеле тартмады, кызылларның командиры Хәйбри усал иде шул. юлында очраган егет-җиләнне эләктереп ала да, “дезертир" дип, таш келәткә ябып куя. Каршы сүз әйтүче булса, Сакмар буена чыгарып солдатларына аттыра. Аннан Усманов дигән ягымлы комиссар пәйда булды. Ул килгәч, Хәлфине Шәмсия үзе үк кызылларга кушылырга күндерергә дип, егет яшеренеп яткан төшкә—сәндерәгә китте. Ал арның өстенә шунда килеп чыкты инде Әхмәтсафа... Аңынчы да Госман белән бәрелеш булып алган икән, бу хакта ана өстән-өстән генә әйтеп өлгерде Хәлфи. Бүтән чара юк иде, ике егет бергә Усмановка ияреп китеп бардылар. Менә бит тормыш ничек ул. Госман да кайтмады, Хәлфетдиннән дә хәбәр килмәде. Имеш, кайсыдыр якта аклар белән бәрелештә һәлак булган диделәр диюен. Тик Фәтхулла белән булган хәлдән соң андый сүзләргә ышанмый иде инде.
Шул көннән сон Шәмсия Әхмәтсафаның күзенә туры карый алмыйча йөрде. Болай озак яшәп булмый, Мостафа белән аерылышу хакында ныклы карарга килгән иде ул. Ләкин сүз башларга һич җай чыгара алмый интекте. Шулай бәргәләнеп, җаны кибеп көннәр үтә торды. Тора-бара, Әхмәтсафаның авызыннан бер сер дә чыкмавына ышаныпмы, Шәмсия тынычлана төште, үз хәленә күнекте, аерылу хакында сирәк уйлый башлады. Аңа барыбер инде, яшәүнең яме киткән иде. Хәлфетдингә дә күңеле суына башлаган кебек булды. Җитмәсә, киткәннән бирле хәбәр бирми, жүнсез.
Көннәрнең берендә... Фәтхулла кайтып төште. Җен арбасы. Ничә еллар тилмереп көтте аны Шәмсия, ул бер хәбәр салмады. Үлде хәбәрен ишеткәч, анын рухына күпме дога кылынды, бер шәкерткә мул гына акча биреп, Фәтхулла солдат рухына Коръән чыгарды хәтта. Ә ул исән- имин, әллә кайларда совет власте урнаштырып йөргән, имеш.
Ирнен кайтуын ишетү белән, ничек шулай булгандыр, алдын-артын уйламыйча, Шәмсия анын янына йөгерде. Елый-елый үзенең нинди хәлгә төшкәнен сөйләп бирде. Соңыннан Фәтхулланың “үлемен” Вәлкәй хажи оештырганлыгы билгеле булды. Фәтхулла бу хәлләрдән аптырап, алга табан ничек яшәргә дип уйланып, хыялланып йөргәндә Мостафа үлеп китте. Фәтхулла бер авыр сүз әйтмәде, хатынның яралы бәгыренә тоз сипмәде, Шәмсияне кире өенә алып кайтты, никах яңартып яши башладылар. Шул ук вакытта Мостафаның балаларына да каты кагылмады. Бибкәйне үз кызыдай яратты ул, Әхмәтсафа белән Әхмәтханны да какмады. Әгәр ачлык елны Фәтхулла булмаса, бу сабыйлар исән кала алган булырлар идеме икән, Шәмсия ачык кына жавап бирә алмый... Миһербанлы, игелекле, шул ук вакытта курку белмәс кеше шул Фәтхулла.
Шулай да хатын Мостафаның үлемен авыр кичерде. Шушы көнгә кадәр ирексездән, үзен гаепле сизеп, күңелендә каты төер йөртә...
...Әхмәтсафа да әтисенең үлемендә үзен гаепле итеп яши. Яшьлек жүләрлеге дип атаргамы аны, олылар әйтмешли, әткәсенең башына ашкынуы микән. Гает көннәрендә узынып алдылар шул ул елны. Кич яшьләр уены үткәрделәр. Яшь-җилкенчәккә нәрсә, кайда янадык, кайда кызык—алар шунда. Ул кичне каравыл өе яшьләр белән тулы иде. Шәһәрнең якынлыгы, анда кайнаган мәдәни тормышның сулышы Карга- лыга да килеп ирешә, яшьләрне җилкендереп, үзенә тартып тора иде. Халык мондый үзгәрешләрдән бөтенләй үк бихәбәр түгел иде. комсомолларның кыланышына артык чәүчәләкләп йөрүче дә булмады кебек. Волкомнан килгән вәкил кайнарланып яшьләрне Гаеткә бармаска үгетләде, егетләр риза булып, соң гына өйләренә таралыштылар.
Иртән шул билгеле булды-ниндидер бәндәләр мәчет ишекләрен
аркылы такталар белән кадаклап чыкканнар Югыйсә, барысы да белеп торалар, гаеткә каршы төндә мәхәлләнен ин диндар картлары мәчеттә төн уздыра.lap. тәһлил әйтәләр, китап кушкан йолаларны үгиләр. Әлеге көферлекне яшьләргә. аларны оештырган Саттар, Әхмәтсафа. Рәхимгә сылтадылар Яшьләр үзләре аптырашта иде, бу эшне кем маташтырганын бик беләселәре килде килүен, тик очына чыга алмадылар. Артык зурга җибәрмәскә тырышып, эзләп-шаулап йөрүдән авыл түрәләре үзләре үк тыйды яшьләрне. Зариф абзый аны. “провакация“. кешеләрне советка каршы кую өчен махсус оештырылган эш дип атады Тик бу эшләрнен барысы өчен дә дин кардәшләре алдында нигәдер Мостафага-Әхмәт- сафанын әткәсенә җавап тотарга туры килде. Вәлкәй хаҗи аны каргый- каргый мәчеттән куып чыгарды, бичара әтисе, икенче мәхәллә мәчетенә барып Гает намазы укып кайтты. Әле шушы хәлдә дә Әхмәтсафага күтәре леп бәрелмәде. Улына каты-каты карап алуыннан, бүген булмаса. иртәгә, әмма нык кына сөйләшү булачагын анлап алган иде егет. Эчке киеренкелек белән шул сөйләшүне көтеп йөргән чакта, үлем килде алар өенә. Моны егет авыр кичерде, чөнки Вәлкәй хаҗи, ачыктан-ачык. халык алдында: Мостафаны коммун малае харап итте,“-дип кычкырып йөрде.
Әйе. уртак кайгылар, уртак кичерешләр һәм хәтта... уртак серләр берләштерә иле Шәмсия белән Әхмәтсафаны Әхмәтсафа үзләрендә яши башлау белән үы әнисе сендесе Бибкәйне дә үз яннарына алдыру хакында сүз кузгатты. Моны Фәтхулла күтәреп алды
-Хивада кызлар мәктәбе бар. Аны тәмамлагач, кызлар гына укый торган педагогия училешесына бирербез.-һәм инде хәл ителгәнгә санап, кистереп әйтте - Баланы жай чыгу белән алып киләбез. Йөрмәсен ятим булып, кангырап...
Жай чыгарга тора-Әхмәтсафа инде ел ярымнан артык ялсыз эшли иде. ана отпуск бирергә булдылар. "Отпуск" дигән сүзне беренче мәртәбә ишетүе булганга, башта Әхмәтсафа аптырабрак торган иде. вакытлыча гына килгән кешегә дә мондый ял биреләме, янәсе, ана тиз төшендерделәр, сине монда вакытлыча килгән кешегә берәү дә чутламый. Син инде зур кеше, округта фирка җитәкчеләренең берсе, басылып кына эшләргә вакыт сина. канса ла канис! Вакытлыча түгел дип саныйлар икән, анысы аларнын эше. әмма Әхмәтсафаның күнеле Каргалыда—туганнары һәм. әлбәттә. Оренбурда калган кара күзле сөеклесе Рабига янында Ул монда мәңгелеккә килмәде, үзе дә сагынудан кибә башлады, аны да сагынып көтеп торучы кеше бар. анын җаны шунда ашкына, күнеле шунда талпына иде
Ә Бибкәйне алып килергә кирәк Фатхулла абзый дөрес әйтә Укытырга, кеше итәргә кирәк бердәнбер сенелләрен
Каргалыга кайтып килгәч, Әхмәтсафа шактый вакыт кадерле истәлекләр хисләр эчендә йөзде. Шунысы әйбәт—ул август ахырларында гына кайтып җиткән.гектән. Рабига белән очрашып, сөйләшеп, вәгъдәләрне янә бер мәртәбә ныгытырга өлгерде. Чөнки Бибкәйне алып китәргә кирәк, шуңа Каргадыда озак юана алмый иде ул. Бибкәйгә укый башларга вакыт, болан да яна ил. яна иптәшләр, яна вәзгыятькә өйрәнү кыенга килер. Әгәр укуга сонга калып, иптәшләреннән артта калса, тагын да авыр булачак. _ _
Рабига Әхмәтсафаның ашыгуын дөрес кабул итте. Тик егет шуны тойды егерме яшькә җигеп килгән, бүген-иртәгә педагогия техникумын тәмамларга Йөргән сылу кыз. билгеле, әллә кайда, үзбәк дусларга совет хакимияте ныгытуда ярдәм итеп йөргән егетне көтеп ятмас, әгәр алдагы елга кайтып, кызны эләктереп калу, үзенеке итү мәсьәләсендә тәвәккәллек
күрсәтмәсә, көт тә тор, Рабигадан коры калачак Әхмәтсафа. Рабига тирәсендә чуалырга маташкан шактый абруйлы егетләр барын ишеттереп өлгерделәр инде. Кызның оялчан гына үзенә карап, күз сирпеп алуларында да бу хакта ачык ишарә сизде ул.
Дус-ишләре инде шактый үзгәргәннәр, алар Әхмәтсафаны хитди егеткә саныйлар. Санарсын да. Элекке мутлыклар кимегән, сүзен үлчәп кенә сөйли, һәр вакыттагыча, һәр нәрсәгә үз карашы, үз бәясе бар, түрә булырга да өйрәнеп килә, ахрысы. Шулай да үзенекен генә тукып тормый, башкаларны тыңлый белә, аннан соң гына сүз әйтеп куярга ярата. Иптәшләренең үзенә карата хөрмәт белән карауларын тоеп, ул бераз кыенсына да иде. Дуслары да төшеп калган түгел ич: Муса Җәлил губернада күренекле шагыйрь, яшьләр җитәкчесе, аны белмәгән, чыгышларын тыңламаган кеше юктыр якын-тирә төбәкләрдә. Муса һәрвакыт уку, үсү хакында сөйли. Гайшә Мөхәммәдова Мусага шактый ачуланып хат язган, ул шуңа бераз үпкәләп тә йөри бугай. Аңлашыла сыман да. Муса Казанда чакта Гайшәне үз янына чакырган: “Кил, укуыңны монда дәвам ит, бергә-бергә күңелле булыр, мин инде Казанда танылган шагыйрь, абруй бар, исем бар,”-дип кызның башын әйләндереп бетергән. Гайшә ТИНОны тәмамлау белән, ике дә уйламый, Казанга чыгып киткән. Муса исә, юллама буенча, Оренбур губкомы карамагына кайтып төшкән. Хәер, ике- өч ел туган якларында эшләп, авыл хуҗалыгын өйрәнергә ниятләве хакында ул Гайшәгә язып торды, башкалар да белә иде. Тик нигәдер Гайшә белән юллары аерылды да куйды шул. Муса Әхмәтсафага туп-турысын әйтте: Казанда белем алырга, укырга була, әмма эш ягына килсәң... Аны юкка гына Такташ: "Казан—фәхиш шәһәр,"—дип язмаган инде.
Казан—көнчелек, бер-берсен күрә алмау, ин якын дуслары дип йөргән кешеләрне сату оясы. Төркемчелек бик көчле. Төркемнәр үзара дөмбәсләшә, бер төркемдәгеләр дә бер-берсенә ышанып бетмиләр. “Казанда авыр атмосфера, авыр,"—дип көрсенеп кабатларга ярата яшь шагыйрь. Саттар Ишбулдин Үзбәкстанда икән, аның белән дә күрешеп өлгерде Әхмәтсафа. Саттар мәркәздә эшли. Дәрәҗәсен белеп сөйләшә һәм эшеннән бик канәгать иде, ахрысы, алдагы ният-хыяллары хакында ләм-мим, гел үзенең эше, иптәшләре турында сөйли, тиздән өйләнеп тә жибәрү икән исәбе.
Рабиганың үз кайгысы. Әтисе, дуамалланып, әнкәсе белән энесен өеннән куып чыгарган. Кызларының уку йортларында белем алуларына һич риза түгел, ата-баба йоласын, гореф-гадәтләрне аяк астына салып таптауларына әнисен-Хәлимә абыстайны гаепли икән. Быел җәйге ялы ял булмаган Рабиганың, йортсыз-жирсез калган әнисен юатып, жан асрарлык куыш табып, аз-маз кул эшләре белән утырып, теккән-чиккән, аларны базарда сатып акча эшләгән, әниләренә ярдәм итеп, булышып килгән. Инде алар өчен борчыла, алар өчен кайгыра. Әхмәтсафа кызның сыктауларын артык тынлап тормады, үз сүзен өзеп әйтте:
-Әнкәңне, иң элек Каргалыга китерик, Гомәрхан белән сөйләштем, торырга куыш булыр, абый кешенең өе иркен, эше дә табылыр, һәрхәлдә, тамаклары ач. өсләре ялангач булмас. Калганын мин кайткач хәл кылырбыз,—диде.
Рабига егетнен сүзләренә куанып, беренче мәртәбә анын күкрәгенә сыенды.
-Нишләргә белми аптырап беткән идем шул,—диде ул, күз яшьләрен егеткә күрсәтүдән кыенсынып йөзен читкә борды.-Киңәшим дисәм, апам Җамал Урта Азиядә... Безнең янга кайчан кайтасын үзе дә белми.
“Җамал" исемен ишеткәч, Әхмәтсафа Хивага килеп киткән мут, чая хатынны искә төшерде. Рабигадан сорамакчы иде. Нәкъ Хивадагы кебек үк күңеленнән Җамал белән Рабиганы чагыштырып карады да, ачкан авызын кире япты. Ничек барысын да сөйләп торасын инде. Рабига әллә ни уйлар тагын. Җамал ачыктан-ачык егет белән кызыксынды бит Форсат чыккан саен хатынның үзенә утлы караш ташлап алуын,
егетне астыртын эзәрлекләвең хәтерендә янартты да. юк. Рабига белән Жамал һич кенә дә апалы-сене.тле. бертуганнар була алмый, дигән нәтижәгә килде. Шулай булгач, хатын-кыз хакында сөйләп, кызнын күнеленә вәсвәсә салунын кемгә хаҗәте бар’ Мондый эшкә Муса һәвәс, ул сөйләргә ярата хатын-кыз хакында Рабиганын исә күнеле болай да китек, хәле уеннан үткән. Яшерен-батырын түгел. Муса Рабигага күз атып, сүз кушып караган каравын, әмма кыз кырт кискән "Әхмәтсафага әйтәм, һаман-һаман тирәмдә тулгануыңнан туктамасан. үзенә үпкәлә!"- дип. тегене бераз шүрләтеп тә куйган Муса. Әхмәтсафа исемен ишеткәч, сүзне шунда ук сәяси яссылыкка күчергән, имеш, аны кыз аңлап җиткермәгән, сүз бит яшьләрне губком тирәсенә туплау, актив комсомолкалар белән элемтәләр урнаштыру хакында гына бара, ул Рабига, мондый эшләрдән чилтә тормаска тиеш, активлашырга, үзен күрсәтергә тиеш Киләчәк өчен мөһим нәрсә ул. Әхмәтсафа әле рәхмәт кенә әйтер. Рабиганын шундый кызыклы, актив тормыш белән яшәвенә Кыскасы, боларны Рабига көлә-көлә сөйләде, әмма егетнен йөрәгенә уг капты Муса-хәйләкәр, күңеленә ятышлы кыз очраса, кармак салып карамый үтми инде, моңа Ченәкәй өйрәтте аны "Кызлар алар күлдәге балык, кармак салмый үтмә,-ди иде ул мәхәббәт турында гәп куерта башласалар - Эләксә-икеләнеп тормый, тартып чыгар, эләкмәсә-жебеп утырма, кармакларыңны ал да. икенче күлгә кит Бер дә борчылма. Бер күлдә эләкмәсә, икенчесендә эләгер. Ниятенә кергәч, “балык" тотмый кайткан “балыкчьГны очратканым юк. һәрхәлдә, кайсы күлдә балык булуы хакында хәбәрдар йөри ул шәп “балыкчы", кармак салырга жай гына көтә.“- дип, шырык-шырык көлә иде
Рабига-күлдәге балык, кемнәр генә кармак ташлап карамас, озакка сузмаска кирәк. Әхмәтсафа менә кыз күнеленә шик-шөбһә салмыйм дип. уйлап кына сөйләгән була, ә кыз исә. киресенчә. Мусанын үзе тирәсендә бөтерелүен әйтеп, егетне бөтенләй аяктан екты Аһ. усал кыз' Карап торуга оялчан гына, тартынып кына сөйләшә. Кирәк чагында үтә кыю да була белә икән, турысын әйтеп, сиздереп куйды: “Чит ят җирләрдә күп йөрсән, колак кагып калуын да бар миннән. Азамат егет булсан кыю бул, сирәк-мирәк килгән хатларыңдагы мәхәббәт сүзләренә эреп, вәгъдә янартып утыру озакка сузылмаска да мөмкин Кыз кеше-очар кош. вакыты җиткәч, оча да китә. Ходай шулай яраткан безне Киләсе елга ни дә булса хәл кыл. тилмертмә яшь йөрәкне’"
Әхмәтсафа кызнын тел төбен яхшы анлады. Хивага да җилкенеп, очынып, изге ният белән кайтып китте: киләсе елнын языннан ла калмыйча Каргалыга әйләнеп кайтырга, укырга керүне хәл итәргә һәм Рабиганың билгесезлек утында януына чик куярга!
...Бу юлы да ул уйлаганча гына барып чыкмады. Кыш та үтте, яз да үле. Әхмәтсафа инде Рәжәпов янына ун гына кергәндер тик аны эштән җибәрү хакында гына һич кенә дә уйламый тегесе Бәхетенә. Рабигадан хат килеп төште. Кыз үзләре белән ТИНОда укыган берничә кешенең быел көздән Казанда. Татар коммунистик университетында укый башлаячаклары хакында әйтеп язган иде. Ходай биргән зирәклеге кушканмы, хат белән әлеге уку йортының адресын җибәргән иле Әхмәтсафа күп уйламый. ТКУ җитәкчесе исеменә укырга теләге барлыгын, мөмкин булса чакыру җибәрүләрен сорап хат юллады Округ комитетында эшләп, мондый нечкәлекләргә өйрәнә башлаган иде инде ул Июль башларын и чакыру килде, инде, билгеләнгән тәртип буенча, аны укырга китүдән беркем дә тыя алмый иде.
Моны Рәжәпов та яхшы анлый иде Ул Әхмәтсафага бертуктаусыг эш өя. шелтәләп алырга да күп сорамый, аны хәтта ялкау пакта, эшне белмәүдә гаепләүдән дә тартынмый, кыскасы, ничек тә егетнен укуга карата күңелен суытырга тырыша. Тисә тияккә, гимәсә ботакка ш бит Ике сүзнен берендә “Сине Казанда көтеп торучы кеше юк. фиркага
жүнле-башлы файдасы тимәгән кешенен Казанга да кирәге юк. Йөрмә, барма. Казанда сине укырга алмаячаклар."—дип, егетнсн күңелен төшереп азаплана иде. Әхмәтсафа боларнын үзенә басым ясах икәнлеген яхшы андый иде, үзенен хак юлда икәнлегенә ышанычын какшашады, укырга китү ниятеннән ваз кичү башына да кереп чыкмады, сабыр итте, түзде, чөнки белә, үзенен вазифалары ул яхшы башкара, мәркәзгә җибәрә торган кәгазьләрне фәкать ул гына җиренә җиткереп яза. әле анын кулы аша үткән, бер генә документ, язу өчен дә мәркәздән шелтә-мазар алганнары юк. Рәҗәпов нәкъ менә шунын өчен дә Әхмәтсафаны җибәрәсе килми. Егеткә талпан сыман кадалды. Кемдер әйткән бит. акылың булса, яхшы эшләвең өчен мактау, рәхмәт сүзләре көтмә. Зирәклегең, белеп эшләвең үз башына тимер чөй генә ул. Яхшы эшләүче чүлдә гөлбакча үстергән диһкан кебек-тир түгә, гөлбакча үстерә, аны көннәрдән бер көнне сарык көтүе таптый да чыга. Кемне гаеплиләр дисенме’ Көтүчене түгел, әлбәттә, диһканны сүгәчәкләр, җүнле-башлы сакламадың, дип.
Инде Рәжәпов. Әхмәтсафа Дәүләтьяровны тотып булмасын анлал. бераз йомшарган булды.
-Ярый, мәйлен, Казан икән, Казан булсын.-диде ул бер көнне егетне үз янына чакырып.-Без сине тотарга хакыбыз юк. Укуга теләгең көчле икәнлегеңне расладың, җитди кеше син, бушка вакыт үгкәрмәссең Укырсын, белем тупларсың, бәлки әле кире әйләнеп кайгырсын. Өйрәнгән яу сугышмага яхшы. Көтәбез, кайт. Син бездә җитлеккән кадр.
-Әлбәттә, әлбәттә, уртак Рәҗәпов,-диде Әхмәтсафа куанып Юкка ызгышып, җаны телгәләнүен бер дә өнәми ул.
-Менә килештек тә.-диде Рәжәпов елмаеп.-Әйбәт кешеләр белән эшләве дә күнелле.—Ул бераз тын торгач, тәрәз янына килеп басты, гадәтенчә, авызына папирос кабып, ут элде, тирән итеп эчкә суырды һәм тәмәке төтенен, нәкъ Ниязовча, пәрдә артына өреп җибәрде һәм көйле генә сүзен дәвам итте.-Бер эш килеп чыкты әле. Сиңа сонгы үтенеч тә дип анла, фирка фәрманы дисәң дә була. Дүрткүл вилаятенә, Каштау кышлагына барып кайтырга кирәк. Яна икътисади сәясәт диһканнарга зур мөмкинлекләр ача. Алар дәүләт алып барган сәясәткә ышанып карыйлар хәзер. Безгә шул мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Диһканнарны аерым яшәүдән йолып алырга кирәк, кооперативлар төзү мәсьәләсен кабыргасы белән кую лазем. Дәүләт хуҗалыклары- совхозлар төзү буенча да әйбәт эшлибез дип әйтә алмыйм Диһканнын зиһененә барып җитәрлек итеп сөйли, үгетли алмыйбыз. Фирка карарларын синнән дә оста аңлатучы булмас дип уйлыйм. Бер кышлакта эш башласаң, калганнарын “и”гә китерү җинел булыр. Куранын берсенә генә ут элеп җибәр, башкаларына тиз үрли ул.
-Мона диһканнар ничек карый сон? Алар телиләрме мондый берләшүне? Совхозларга ышаныч юк диләр бит алар. Җирдән аерыласы килми диһканның.
-Фирка тели, фирканың ихтыяры бар.-диде Рәжәпов мәсьәлә хәл ителгәндәй.—Башка өяз, округларда хәлләрне ишетеп белсендер. Инде совхозлар оешканга биш былтыр, колхозларга берләшү бара. Ә Хорезм аксый. Ике аякка да аксый. Диһканнар белән эшләү ташка үлчим, хатын-кызлар һаман искегә ябышып яталар. Кирәк булса, мисал бар: бер яшь кенә бичә иренә икенче хатын алып кайтырга рөхсәт сорап, тупсаны төшермәде. Бер хатын белән генә яшәү, анын ире өчен хурлык булса, хатыны өчен ин зур кимсетелү икән. Менә аларнын совет кануннарын анлау дәрәҗәсе. Без яңа тормыш төзү хакында лаф орабыз... Уйлап бак, уртак Дәүләтьяров. Казанда, сабакташларына нәрсә дип сөйләрсең. Урта Азиягә ничек килдем, шулай киттем, бер үзгәреш тә булмады, үзем дә булышлык күрсәтә алмадым, дипме ’
-Үзгәрешләр шактый, уртак Рәҗәпов. Күрә белергә кирәк, ин мөһиме, халык тынычланып килә, хезмәткә кайта. Советка шактый ышанып карый, әмма ордым-бәрдем кыланып, бу ышанычны бик тиз
какшатырга мөмкин. Арттан берәү дә кумый, без коммунистик җәмгыятьне мен е.ыар өчен төзибез. Уйлап, һәр адымны саклык белән атларга кирәктер Юкса, бер кулыбыз белән төзегәнне, икенче кулыбыз белән җимерергә дә мөмкин ич.
-Сакланып дисен инде син. Саклану—куркаклык билгесе ул.
-Чынлап уйласан. бернәрсәдән дә курыкмаган кеше үзе куркыныч ул.. Андый кешенен җаны үз ихтыярында түгелдер кебек
-Юкны сөйләп торма инде. Дәүләтьяров. Акыл сатарга оста икәнлегеңне беләм. Шуны анла. мондый акыл фиркага бер тиенгә дә кирәкми. Киресенчә булса, ул аны синен ише акыл ияләреннән потлап сатып алыр иде. Алмый бит. димәк, кирәге юк. Демогогия—бар эшне харап иткән ин явыз, мәкерле дошман! Мен еллар буе сенгән диһкан күңеленә милекчелек, шуны мен ел буе куып чыгарыйкмы инде? Мен ел гүгел. йөз ел эчендә дә әллә нәрсәләр булып бетә бу дөньяда. Тимерне кызуында сугу кирәк. Төшендеңме?
—Сезнен тел төбен төшендем Тик мантыйкка сыймый, башлаган зур эшебез! ә—яңа тормыш кору эшенең мәңгелек икәнлегенә ышанмыйча, ничек яшәргә кирәк, ди?
Рәжәповнын йөзендә нәфрәт дулкыны уйнап алганын күреп. Әхмәтсафа бәхәскә нокта куйды. Анын сонгы көннәрдә генә бу адәм белән ныклап ачуланышасы килми иде.
-Кайчан китәргә тиеш мин Каштауга? Кемнәр белән юлга чыгам? - Округ комитеты хезмәткәрләренә вилаятләргә ялгыз чыгу тыела иде. Әхмәтсафа шушы хакта Рәжәповка искәртте
Рәжәпов бераз уйланып торды
-Башкарма комитеттан уртак Хужаев ике сакчы белән барырга тиеш. Әмма ул ниндидер эшләр белән тоткарлана. Сина. күрәссн. үзенә барыр!а туры килер Дүрткүл белән сөйләштем. Каштауда диһканнар комитеты көчле дип ышандырдылар Комитет рәисе Зәйнетдин әкә. Күргәнен дә бардыр, диһканнар мәҗлесләрендә бик төпле чыгышлар ясый торган адәм Ышанычлы кеше Заманында Әнвәр-пашага каршы кулына корал тотып көрәшкән кызыл яугир
Әхмәтсафа күп сүз куертмыйча, фатирга кайтып, сәфәргә жыена башлады.
Шәмсия. Әхмәтсафаның бер ялгызы жәһәннәм артындагы кышлакка җыенуын белгәч, чак елап җибәрмәде
-Кая барганыңны чамалыйсынмы, жүләркәй? Ялгызынны кем җибәрә? Кемнен нинди үче бар синдә.’ Аяк та атлама. Фәтхулла абыең кайтсын, ул бер җаен тапмый калмас.-дип. өтәләнде сөмсере коелган үги әнисе.
-Бармыйча ярамый, инәй.-Әхмәтсафа. Шәмсияне тынычландыру өчен күтәренке савыш белән сөйләште.-Өч көннән мәркәзгә хисап тотарга тиешбез, һавадан алып язып булмый, барырга, керергә кирәк Сонгы вакытларда вилаят-кышлакларга чыкмадым диярлек, гел өстәл артында кәгазь язып вакыт үткәрдем. Юлдан кайтып кермәгән кешеләр дә бар. алардан кыен...
-Белмим, бел мим.-диде хафаланып Шәмсия-Өйләдән сон кем юлга чыксын, ди?..
-Минем өчен шулай булуы әйбәт тә Атым яхшы, монда килгәннән бирле бер ат. Холкы әйбәт.' ияләнеп беттек бер-беребезгә Әллә нинди хәлләрдә дә юл саташтырмый торган зиһенле җан Затлы мал Ь\!ен Дүрт күлдә кунам, вилаягтәге эшләр белән танышырмын, аннан иртүк Каш гауга кузгалам. Ирәвәнләми генә барып җитәргә кирәк Минем бурыч-Каштауда җыен үткәрү, диһканнар белән сөйләшү халыкның халәтен белү Шу i гына, эш син уйлаганча катлаулы түгел, инәй Иртәгә башка иптәшләр дә килеп җитәргә тиеш, бергә кайтырбыз
Сәфәр исә ул уйлаганга караганда да унай башланды һлкылдап торган туры атка, байтактан ерак сәфәргә чыкмавына рәнҗеп аранда
гомер үткәргән яшь айгырга шул гына кирәк иде, юлга чыгып Дүрткүл ягына борылуга, такыр юлдан алга томырылды. Ике сәгать вакыт үтсә үткәндер. Әхмәтсафа инде вилаяттә. үзен көтеп торган Зәйнетдин әкә белән иртәгә булачак жыен хакында гәпәреп утыра иде.
...Һәр якнын үз матурлыгы. Каштауга атларны кызулатмый гына барган чакта. Әхмәтсафа, бәлки Хива якларына килгәч, беренче мәртәбәдер, игътибар белән тирә-юньгә күз ташлап, хозуранә хисләр кичерде. Ара-тирә битләрне жиләс һава уйнаклавын тоясын. Бу якта сирәк бәхет—йөзне фирүзә жил иркәләп үтә. Бу—төш түгел, өн; бу-Аму- дарья сулышы. Җиһанга ямь биреп, яшәүне ләззәтле иткән ике генә нәрсә бар—берсе кояш, берсе—су. Һәрхәлдә, чүлдә гомер кичергән кавемнәр шулай уйлый. Тик чүлдә кояшы хәттин ашкан, суга исә мәңгелек кытлык. Ходайга бәндәләрен болай тилмертү, сынау нигә кирәк булгандыр, үзе генә белә. Хәер, кай якка барып чыкма, шул хәлдер: бер җирдә халык суыктан интегә, кар-бураннардан жәфа чигә, икенче жирдә туктаусыз жил-зилзилә, су басулар, өченче жирдә халык сусызлыктан әлсери, кояшнын рәхимсез нурлары астында тилмерә. Яшәү дигәннәре тоташ бәйрәмгә әйләнмәсен дип тырыша торгандыр инде Ходай. Гомер кичү тоташ бәйрәм түгел шул. Ел фасылы алышынып торган кебек, кичергән хисләр дә бертөрле генә түгел. Кеше күңелендә мәңгелек шатлык булмаган кебек, гел хәсрәт-ут йотып кына да яшәми адәм баласы. Чиктән ашып сөенмә, чиктән ашып көенмә. Яшәү кануны урталыкны сайларга куша. Менә Рәжәпов үзенчә Әхмәтсафага бер этлек эшләп алды, бүген- иртәгә туган ягына кайтып китәсе кешене ерак сәфәргә чыгарып җибәрде. Мондый хәлдә нишләргә тиеш ул? Акылы сәламәт бәндә борчылырга, чәпчергә тиеш инде. Тик, егет үзен тынычландырды: әгәр юлга чыкмаган булса, шушы хозурлыкны күрер идеме ул? Юк. Анын өчен Хива яклары матур яктан ачылмый калыр иде. Димәк, Рәжәповка төшәсе рәнжү хисен сөенеч, канәгатьләнү хисе алыштырырга тиеш.
Иртүк юлга кузгалсалар да, кояш алардан өлгеррәк булып чыкты, бераз күтәрелеп, тирә-юньгә күз ташлады да, галәмдә үзенә тиң таба алмавына галәмәт үртәлгән кебек, җирне рәхимсез кыздыра башлады. Баш өстендә—кучкыллы зәңгәр күк. Җирдәге һәр жан иясенә, һәр нәрсәгә битараф һәм гамьсез карый ул. Баягы куанычлар чигә төште. Әхмәтсафаның тойганы булмаган икән—башын күтәреп, күк түрләрен карашы белән айкап алган иде, хәйран калды-югарыдан аңа өметсез бушлык текәлгән. Җанны ут ялмап алды кинәт. Табигатьнең бу халәте адәм балаларының бер-берсенә мөнәсәбәтенә охшаш иде. Кайбер адәмнәр югарыга менгән саен түбәндәгеләрне оныталар бит. Түбәндәгеләрнең эш-гамәлләренә, сөенеч-шатлыкларына, кайгы-хәсрәтләренә тома битараф була башлыйлар.
Гомумән, Әхмәтсафа яшьтәшләренә караганда иртәрәк өлгерде сыман. Әле ТИНОда укыганда ук, өлкәнрәк яшьтәге сыйныфташлары акыллы сүз. күнелгә ятышлы кинәш өмет итеп ана киләләр иде. Кинәшкә бару—ата-бабадан калган йола. Әмма киңәш-табыш итәрлек кешеләр сирәк була. Авылда, әйтик, андый бер-ике кеше табылса табыла. Кинәшкә барырлык олпат заты булмаган авыл үз йөзен югалта, ул саланын кешеләренә сан булмый, авыл халкында бердәмлек югала, таркаулыктан иза чигә. Киңәш-табыш итүче сүз йөртми, гайбәт-ваклыклардан өстен була. Ул кабаланмый, кешене тыңлый белә, каударланып, ашыгып нәтижә чыгармый, бөтенне өлешкә дөрес итеп тарката белгән кебек, өлешләрдән бөтенне дә оста оештыра. Шундый затка гына киләләр кинәшкә һәм сабакташлары Әхмәтсафаны шундый ышанычлы кешегә саныйлар, ул әйткәнне кире кагарга ашыкмыйлар, сүзенә колак салалар иде Хорезм округ комитетында да шундый ук ышаныч яулады егет. Ана үз яшеннән чыгып түгел, хезмәт вазифасын төгәл башкаруы, акылына карап бәя бирделәр Әхмәтсафа, гадәтенчә, ир уртасы булган адәмнәр белән дә тигез сөйләште. Үзен башкалар алдында кечерәйтеп азапланмаган кебек,
эшләмәгәнне эшләдем дип күрсәтү, булмаганны бар дип шапырыну анын өчен ят иде. Бәлки нәкъ шушы сыйфатлары аркасында аны хөрмәт иткәннәрдер дә. Хивада үткән еллар эзсез калмады, һәркем күз алдында ул ун-унбиш яшькә өлкәнәеп китте. Тагын шунысы бар. ана сер сыя Дөнья булгач төрле хәлләргә тарый адәм баласы, ана үз итеп кенә нидер сөйләп ташлыйлар икән, белеп торалар, сер инде йозак астында. Әхмәтсафа бу хакта төпченеп, кабат исләренә төшермәячәк. Кыскасы, жиргә күммәс, жилгә сипмәс Жиргә күмсә—кайчан да булса шытып, жилгә сипсә—ил- көнгә таралып, кемнәрнен генә башлары хур булып бетмәс иле Әхмәтсафа иптәшләре алдында үзе дә бераз серле, ниндидер илаһи көчкә ия кеше сыман күренә башлады.
...Уйланып бара торгач, тиз агышлы елгага җиттеләр. Елганың ике яры чаукалык. яшь таллар сырып алган. Эчтә эрерәк агачлар да күзгә ташлана. Монысы Сакмарнын урманга күмелгән сул як ярын хәтерләтә Чаукалыкта кошлар сайрый, ишеткәне бар. имеш жәй уртасы үткәч, кошлар сайраудан туктыйлар икән Туктый ди сина. бер генә тын торыгыз әле. нинди генә кошлар сайрамый да. нинди генә авазлар ишетелми монда Хәер әлеге гүзәллеккә тап булсан. үзен үк сайрый башларсың Әхмәтсафаның күнелен ашкынулы хисләр биләп алды Төбе әкәмәт тигез итеп ташлар белән түшәлгән шушы елга буенда, толымнарын алкын суга салып, рәхәтлеккә оеп утырган яшь таллар арасында качыша-качыша уйныйсы иде Кем белән дисезме, әлбәттә, сөйгәне. Рабигасы белән инде. Хыялдан шәп нәрсә юк. баш миенен ин серле гамәле дә хыялдыр. Әхмәтсафа мизгел эчендә хыялы белән Рабиганы үз янына алып килде, бергәләп ат өстендә йөрделәр, елганын боздай салкын суында битләрен юдылар, арган тәннәренә дәрман алдылар, су чәчрәтеп уйнадылар, озаклап чаукалыкта уйнап-шаярып. сабый балалардай чыр-чу килештеләр Рабиганы күр син. оялчанлыгын, кыюсызлыгын шушы елга суына агызып жибәрде. ахры, бөтенләй тартынусыз Әхмәтсафага килеп сыена, егетнен чәчләреннән сыйпый, иркәли Ә үзе конгырт матур күзләрен каядыр биеккә, күккә төби. Әхмәтсафа исә. моны килештермәгән кебек, бераз көйсезләнеп "Мина гына кара, күзләреңне миннән алма, бәгърем."-дип үрсәләнә. Егетнен зәңгәр күзләреннән сагыш, шөбһә түгелә. Күңеленә хуш килмәгән битараф, төпсез күккә каратасы килми ул аны. Ниндидер гамьсез өермә уйнап алыр да. Рабигасын кулыннан йолкып алып, әллә кайларга илтеп ташлар кебек. Шуның өчен китердеме ул аны шушы гүзәл елга буена ' Рабига исә аны ирештереп: “Нигә карамыйм, ди. тиле егет!-дип чыркылдап көлеп жибәрә -Җир безнеке, күкләр дә безнеке Җиһан, галәм безнеке! Ә менә син-минеке. минеке генә!"-дип. егетнен муенына сарылып, кысып кочаклап ала. Әхмәтсафа ашкынып: "Ә син-минеке!"—дип. кызны күкрәгенә кыса..
Шундый ләззәтле уйлар эчендә йөзгәндә, аны Зәйнетдин әкәнен кычкырып әйткән сүзләре айнытып жибәрде
-Алдагы таулыкка күтәрелеп төшкәч, безнен кышлак инде, уртак Дәүләтьяров. Ходай ун кылгач, менә килеп тә җитәбез
Татлы уйларыннан аерганы өчен Зәйнетдин әкәне рәхәтләнеп бер тиргәргә иде дә. “уртак Дәүләтьяров" дигәнне ишетеп. Әхмәтсафа елмаеп куйды Уртак Дәүләтья ровный нинди хыяллар эчендә гизгәнен белсә, ике дә уйламый. "И сабый, сабый, син карый булып җиткәнче., "-дияр иде әкә..
Каштау диһканнарына алдан әйтеп куйганнар булса кирәк, зур гына амбар сыман жиргә шактый кеше җыелган иде Каштауга килеп җиткәч, озак юанмадылар. Зәйнетдин әкә комитетның берничә актив әгъзасына ниндидер әмер биреп каядыр озаткач. Әхмәтсафага кышлак хәлләрен сөйләде. Болай тыныч кына яшәп ятучы кышлак икән ул Өч- дүрт еллар элек хәлләр мөшкел булган Диһканнар авырлыклар кичергәннәр Озын жәй буе тир түгеп үстергән мамыкны дәүләт галап
диярлек алган. Бәяләр арзан; мамыкны бирми, көтеп торырга уйлаган диһканнын өенә гаскәриләр кергән . Алар инде буш кул белән чыкмаганнар. Игенне дә талап алу гадәткә кергән. Шушы хәл диһканнарны яна хөкүмәткә каршы куйган. Күпчелеге элекке әмирлек чорын сагына башлаган. "Гөнаһысына керергә кирәкми, әмир диһканга яшәргә мөмкинлек бирә иде.дип уфтанып куйды Зәйнетдин әкә Шөкер, сонгы елларда мондый талау сәясәте йомшара төшкән, халык белән кинәшләшеп. килешеп эшләргә өстенлек бирелә башлаган Шулай да диһканнар комитеты һәр нәрсәне үзенчә хәл итә алмый икән әле
-Электән үк кышлакта үз сүзен сөйләтә, үз җыруын җырлата торган адәмнәр бар иде. Хәзер дә бар алар, халыкны хакимияткә каршы котырталар.—диде Зәйнетдин әкә Әхмәтсафаның чокырына чәй коеп.
-Ниндирәк дәлилләр белән коралланган сон алар?
-’ Советлар, алдап, төрле хәйлә кулланып үзбәкләрне басым астында тотмакчы булалар, денсезлеккә өндиләр.'*—дип сафсата саталар. Имеш тә ки. советка хезмәткә керүчеләр ата-баба йоласын жиргә салып таптыйлар, гореф-гадәтләрне санга сукмыйлар. Моннан берничә ел элек кышлакка бер мулла килеп төпләнгән иде. Зәһәр нәрсә, сүзен бирмәс өчен әллә ни кылырга да әзер. Гыйлемлеге дә бар. инкаръ итеп булмый. Нугай адәме. Халык әүвәлге елларда анын авызына гына карап торды,- дип. дәвам итте Зәйнетдин әкә.-Урысча да шәп белә. Телендә нугай, казах сүзләре күп. Бик үжәт кеше, диндар болай карап торуга. Эчтән ничектер, анысын Ходай белә. Чи итне чыгарды ул безнен. Диһканнар комитеты башлаган һәр эшкә аркылы төшә, кем әйтмешли, авызыңны ачып торсан. чылтырап агып яткан арык юлын бикли дә куя.
—Каян килеп чыкты сон ул?—дип кызыксынды Әхмәтсафа.—Шулай тиз генә кышлакны үз кулына ничек ала алды ?
-Кызыл нугайлар безнен муллабызны-ишан хәзрәтне атып киттеләр. Әнвәр паша кешеләре белән элемтә дә булып, советларга каршы эш алып барган дип Озак та үтмәде, сәүдә белән киткән кешеләребез чалма-чапанлы. үткен бер адәмне ияртеп кайттылар. "Шушы кеше муллабыз булыр!"-диделәр. Кем каршы төшсен? Мулласыз, шәригатьсез яшәп булмый.
Зәйнетдин әкәнен алдан сөйләп куюы мәжлес-җыен вакытында ярады тагын. Әхмәтсафа чәйханә алдына җыелган халыкка үзенен килү сәбәбен аңлатып, алга табан ничегрәк тормыш итү хакында округ комитетының уй-ниятләрен бәян итеп, шулар хакында диһканнар белән кинәш сурәтендә әнгәмә кора башлаган иде. арадан берсе алгарак чыгып, бу хакта артык җәелергә бирмәде:
-Хивадан килгән кунак мөһим эш белән йөри, үзе дә каршы имәстер, дип уйлыйм, мондый зур сөйләшү-гәп не. әүвәл Коръән-кәрим аятьләре белән башласак яхшы булыр,—диде.—Ходайдан узып кылган гамәлдән хикмәт чыкмас. Бисмилласыз башланган сүз зиһенгә барып җитми, аны шайтан эләктереп ала да. анда буталыш тудыра. Бераз гына сабыр кылыйк, муллабыз килеп житсен. мәжлесне башларга фәтва бирсен. Хивадан килгән вәкилне ул да тыңласын. Кунакның тел төбен аңладык, диһканнарны берләштерергә, җирләрне бергәләп эшкәртергә, арыклардан күмәкләп файдаланырга өнди. Инде безне тынласын. Бу әле сүзгә керешү түгел, болай гына.. Уйларга җирлек бар. әйтик. Фәйзулланың җире кештәктә. Насретдинныкы гарештә. Бикмәтнеке мәгьрибтә. Алимныкы мәшриктә. Мөмкинлеге булганнар, үз җирләрен үзләре хәл кыла. Катлаулы, четерекле мәсьәлә бу. Бер җыенда гына хәл кылып булырмы9 Муллабызга безнен исемнән сөйләргә вәкаләт бирик. Без анлап җитмәгән нәрсәләрне ул төшендерер. Сәвит кешеләре белән сөйләшүләр алып барырга булышлык күрсәтсә, начар имәс. Безнен файдага гәп кылды моңарчы. Ходай ана савапларын бирсен.
Ул да булмады, ишектә чалма-чапанлы дүрт-биш адәм пәйда булды. Халык арасында:
—Мулла килде, юл бирегез, үткәрегез.-дигән сүзләр ишетелде
Җыйнак гәүдәле, зур чапанлы кешенен мулла булуында шик юк иде. Беркемгә дә күз салмый, гаять иркен рәвештә халык арасыннан алга табан үтүе, үзе өчен махсус җәелгән киезгә илтифатсыз кыяфәттә аякларын бөкләп утыруы (кунаклавы дисән дә дөрес булыр, чөнки ул моны бик тә жәһәт һәм гадәти башкарды), халыкнын Хива вәкилен дә онытып, ана күз текәп, тын калуы мулланын чыннан да абруе зур икәнен сөйли иде. Үзбәкләр мулла дип. дин әһелен генә түгел, абруйлы һәм белекле, күп нәрсәләрдән хәбәрдар, белгәннәрен уныш белән гамәлдә кулланучыларны да атап йөрткәнгә, Әхмәтсафа кызыксынып каршысында утырган кешегә күз салган иде, күкләр ишелдемени, җир чайкалып, беразга башы әйләнеп, зиһенен җыя алмый торды, анын каршында бәбәкләрен аска текәп, иманга оеган төстә утырган адәм—кайчандыр Каргалыдан эзсез-нисез юкка чыккан Вәлкәи хаҗи иде
Ул чорда илдә дин әһелләрен, шул исәптән мулла-хәзрәтләрне эзәрлекләү башланган иде. Вәлкәй хажинен кисәк кенә юкка чыгуына хафаланган кеше дә булмады бугай. Шулай да ниндидер хәбәрләр килеп иреште тагын Кемдер азанчы хәзрәт Төркия ягына чыгып сызган дип сөйләде, кемдер хаҗиның Зәки Вәлиди янына, Стәрлетамак якларына китеп эзен чуалтуы хакында хәбәр ирештерде Әмма ул чактагы болганчык дәвердә бу сүзләргә берәүнен дә исе китмәде. Әхмәтсафа. 1арнын ул көннәрдә бигрәк тә борчулы көннәре иде. Әтисе Мостафаның аянычлы үлеме һушсыз иткән иде. хаҗи кайгысы булмады анда. Вәлкәи исә нәкъ менә әтисе үлгән көнне юкка чыкты бит
Әхмәтсафа үзен кулга алырга тырышып, Зәйнетдин әкәгә:
—Әйдәгез, әкә, дәвам итик.-дип дәшкән иде. Зәйнетдин ашыкма дигәнне белдереп. Әхмәтсафаның беләгенә сак кына кагылып алды
Егет үзен табага куырырга салган ясмыктай хис итте Ин кыены- кечкенә өстәл артыннан җәһәт кенә сикереп торып. Вәлкәи хаҗинын Каргалының карагруһ, миһербансыз кешесе, авылда чакта мөәзинлектән үгә алмаган, шуның өчен мәчет тирәсендә ел саен тавыш чыгарып мәш килүче үчлекле бер адәме, үз сүзен сүз итү өчен теләсә нинди нәҗеслеккә бара торган затсыз бәндә икәнен дә әйтә алмый Вәлкәи хаҗи мондагы халыкнын гадәтләрен, холык-халәтен яхшы өйрәнгән. Әхмәтсафаның бер сүзенә, ун сүз белән җавап кайтарачак, җитмәсә, борын-борыинан диһканнарнын үгә нык дини рухта булуыннан файдаланып, һәр сүзен Корьән аятьләре, хәдисләр белән ныгытып барачак. Әхмәтсафаның бу мәсьәләдә, сүз дә юк. белеме дә. тәҗрибәсе дә бәләкәй Ул күбрәк фирка сүзе сөйләп чарланды. Җәдәлләшергә оста иде Вәлкәи хаҗи. һай. оста иде Каргалыдагы һәр төрле ызгышнын үзәгендә-ул. мәхәллә имамнары арасында бакый барган каршылыклардан оста файдаланып, дин-мәчет эшләрендә үз сүзен үткәрүгә ирешмәктә иде Күрәсен. әлеге сыйфатлары Каштауда ана ифрат файда китергән, халык әнә ничек табынып, интизар булып, хәзрәт белән бергәләп озаклап дога кыла Әхмәтсафа да башкалардан калышмаска тырышып, шартына җиткереп дога кылды, әмма Вәлкәй хаҗи һәммәсеннән да озаграк укыды Хәзрәт эргәсендәгеләр берничә мәртәбә хәзрәтнен тартылып куюын күреп, бит сыпырырга ният дип аклап, кушырылган кулларын йөзенә якын китерделәр Әмма хаҗи ашыкмады, бирелеп дога укыгандагы сыман иреннәрен кыймалдата бирде Вәлкәй хаҗинын астыртын көлемсерәп, иреннәрен чалыш-молыш китертеп утыруыннан анлап алды егет—хаҗи халык белен, шул исәптән каршында утырган Хива вәкиле белән дә мәчеле-тыч канлы уйнаган шикелле итә иде.
Шунысын да тотып алды Әхмәтсафа. Вәлкәй хаҗи догага оеп кына утырмый инде, вәкил булып килгән егеткә куз ташлаган у нанга нигәдер кисәк алга тартылып куйды, янә берничә мәртәбә егеткә сынап сынап карады, йөзе күм-күмгәк булып чыкты, аннан үзен иманга оерга мәҗбүр итте шикелле, бераз дога укын утыргач, тынычлана төштеме.
авыз читендә сәер елмаю хасил булды. Шактый тулыланган битеннән дога укылып беткәнче китмәде ул елмаю.
Догадан сон. Вәлкәй хажи. Зәйнетдин әкәгә баш кагып, җыенны дәвам итәргә рөхсәт бирде.
Зәйнетдин әкә озаклап кышлак хәлләре. Дүрткүлдә ишеткән- күргәннәре хакында ялыктыргыч нотык сөйләргә тотынды. Вәлкәй хажи исә. бер тын алга иелә төшеп, уйлагандай итеп утырды да. янәшесендәге табак битле чалмалы адәмнен колагына нидер пышылдарга, бер караганда ашыга төшеп, икенче караганда тыенкы һәм тәфсилле рәвештә ана нәрсә хакындадыр аңлатырга, төшендерергә тотынды. Теге адәм башта тутырып Әхмәтсафага агулы караш ташлады, аннан Вәлкәй хаҗиның сүзләреннән үтә сөенгәдәй. бөтен йөзе белән елмайгандай итте Әмма әлеге елмаю зәһәр һәм шулкадәр нәфрәтле иде. Әхмәтсафаның, ирексез, йөрәге кагып алды. Икеләнерлек урын юк. Вәлкәй хажи үзенең каршысында утырган егетнен авылдашы Мостафа малае икәнен танып алган иде.
Соңгы елларда ул Мостафа агайга, аның балаларына шулкадәр үчлекле булды, хәтта эзәрлекләргә үк тотынды дисән дә ярый вафат булыры алдыннан әтисен шушы Вәлкәй хажи котыртуы буенча куштаннар ничек кенә мәсхәрә кылмадылар да. ничек кенә рәнҗетмәделәр. Гажәбе шул. кай якларга килеп чыкса да Вәлкәй ишеләр үзләренә куштан табалар икән, башларында туктаусыз бөтерелгән мәкерле ниятләрен алар аша тормышка ашыралар. Менә хәзер дә. иманы камил. Вәлкәй хажи үзенен куштаннарына Әхмәтсафа хакында яман нәрсә сөйләп, аларны егеткә каршы өстереп, котыртып утырадыр. Вәлкәй хажине яхшы белгәнгә, башкача булуы мөмкин түгеллеген шулай ук тиз төшенеп алды Әхмәтсафа.
Башында уйлар чабыша иде егетнен Вәлкәй хажи ни эшләргә җыена? Әхмәтсафага сөйләргә ирек бирерме анын куштаннары, юкмы? Сөйләгәндә каршы төшеп, бүлдереп, фикерен бутап бетерсәләр? Ничек хәлдән чыгарга?.. Мантыйк буенча китсән. күрәсең, ул Хивадан килгән вәкилне, кем булуына карамастан, тыңларга тиеш. Чөнки округка кайтуга ук. советка каршы үгет-нәсихәт алып баручы Каштау мулласы хакында сүз кузгатачак, вәкилгә каршы килү—Зәйнетдин әкәнең кылган эшләренә астыртын аяк чалып, халыкка коткы таратып яту гына түгел, тиз эзенә төшәчәкләр. Бүгенге жыенда ул ачыктан ачык каршы сүз сөйләмәс, ә менә Әхмәтсафага каршы ниндидер астыртын гамәл кылмый, ай-һай. җибәрер микән'’ Җыен бетүгә Әхмәтсафаның исәбе—Каштауда озак юанмау иде. Дүрткүлгә. атны артык куаламыйча да. өч сәгать чамасында барып элгәшә ул. Бүген Дүрткүлдә кунып, иртәгәсен. бик каударланмыйча гына Хивага кайтып керәчәк Төштән соң шушы сәфәре хакында хисап язып тапшырырга да. шунын белән вәссәләм. эшне тапшырып, атна-ун көннән Каргалыга карап юл чыгарга булыр кебек. Насыйп булса, август урталарында ул инде Каргалыда. тагын берничә көннән сон Казанга кузгалыр. Кулында укырга чакыру кәгазе булган хәлдә. Хивада аны берәү дә көчләп тота алмый. Үзбәкстанда совет хакимиятен үзбәк дуслар үзләре, җаннары теләгәнчә урнаштырсыннар. Әхмәтсафа булдыра алганча тырышты, кем әитмешли. һаман да карусыз малай хәлендә йөрүне күз алдына да китерә алмын Ярый әле. үҗәтлек күрсәтеп. Казанга язып җибәрде, юаш булсан- басарлар. баш бирмәсән-асарлар. дисәләр дә. бу дөньяда үзен өчен көрәшмәсән дә булмый икән. Әхмәтсафа шуны төшенде, фирка исеме белән теләсә нинди әшәкелекләр эшләргә мөмкин хәзерге вәзгыятытә. Җитәкчелеккә дә зирәклеге, эшкә сәләте буенча түгел, уйнаш кыларга яратучылар җыела бара. Егетнен бөтен күнеле әлеге хәл белән килешми, болаи булмаска тиеш дип уйлый, әмма шушы сәясәткә каршы чыгу юлларын да белми. Эчтән көеп йөрүдән башка чарасы юк иде.
Зәйнетдин әкә сөйләгәндә Вәлкәй хаҗидан башланган уй. аны бөтенләй ерак алып кереп китте, ул онытыла язган икән-алга күз ташласа, егылып китә язды, анда инде Вәлкәй хажи юк иде. Ике куштаны белән.
әллә тагын, жир убылып, аска төшеп киткәннәр, эзләре суынып өлгергән бугай инде. Халык бер дә исе китмәгән сыман, һаман Зәйнетдин әкәне тынлый. мулла килеп бер авыз сүз әйтмәсә дә. шушы дәшмәве, кинәт урыныннан торып, мәжлесне ташлап китеп баруы белән үк нинен ни икәнен төшендереп куйды инде, хәзер ни сөйләсәгез. шуны тыңлыйбыз, диләр микән? Вәлкәй хажинын җыенда калган теге табак битле куштаны гына һаман егеттән күзен алмый, балкып утыра иде. Егет хәлнен бик үк гади булмавын төшенгән иде. Эчен янә нидер яндырып үтте
Әхмәтсафага сүз бирелгәч, ул тез буыннары калтыравын басарга омтылып, бар осталыгын җыеп. сүзен башлады
—Диһканнар!— диде ул. тыныч булырга тырышып,—сүз дә юк. бүген сөйләштек тә. барысы да хәл ителде дип булмый Куп өлкәләрдә, вилаятләрдә колхозлар төзелә, совхопар тернәкләнеп килә. Хәбәрләргә караганда, халык мәнфәгатен искә алып эшләгәндә, диһканнар хуплыйлар мондый үзгәрешне Яна тормыш төзибез дибез икән, искечә яшәп булмый инде, һәрьяклап үзгәрергә тиеш булабыз. Дөньясы үзгәрде, дәвер башка. Уртак Ленин бу хакта бер генә мәртәбә әйтмәгәндер, бердәм булсак кына, дөрес юлдан тайпылмасак кына хәерчелектән котылырбыз, мул тормышта яши башларбыз, ди ул. Инде сез совет хөкүмәтенең диһканнар өчен кайбер яхшылыклар эшләгәнен күрдегез. Сонгы елларда яна икътисадый сәясәт үткәрелеп, мамыкны, каракүлне ирекле бәяләр белән сатарга хокук алдыгыз.
-Халык тәмам бөлеп, эштән чыккач.-дип. нәфрәтле сүз ыргытты арадан берәү:
-Кызганычка каршы, сез хак әйтәсез. Хәзер хәлне тиъзәтү өчен чаралар күрелә. Дөрес юлга тизрәк бассак иде
-Дөрес юл кайда сон ул?—диде теге табак чырайлы адәм - Кая алып барып чыгармакчы буласыз халыкны?
-Нәкъ бая әйтелгәнчә.-дип. тавышын күтәрә төште Әхмәтсафа.- диһканнарны бөлдерә торган сәясәт ялгыш, аларнын тормышын яхшы якка үзгәртә торган сәясәтне дөрес юл дип табам Ин элек, үзегез уйлашыгыз, сезнең өчен кайсы юл әйбәт, һаман шулай аерым-аерым чыкмакчы буласызмы бөлгенлектән, әллә бергәләшеп чыгарга ният кылсагыз, отарсызмы? Илдә берләшү шәкеле өскә чыкты Мәркәз күмәк тормыш корып эшләүчеләргә ярдәм кулы сузарга хәзер Аерым тормыш алып барган диһканнарга инде уйларга туры килер, бар кешегә дә ярләм итеп бетереп булмас...
-Ленин бит алай димәгән!-дип. калкына төште тәү башлап сүзгә кушылган диһкан.-Барлык кешеләрне тигез күрәбез, һәммәсе дус. туган, дигән. Ә сез ни сөйлисез? Берләшсәгез, ярдәм итәрбез, аерым калсагыз, мәйлен, үзегезне үзегез карагыз, димәктә сүз алып барасыз Дөресме бу? Юк. дөрес имәс'
-Мин сезгә бу мәсьәләгә карата мәркәз сәясәтен җиткердем.- диде Әхмәтсафа.
Сүз көрәштерүнең үз файдасына түгелен белә иде инде ул. Бу хакта чыгыш ясый башласа, һәммә җирдә шундый бәхәс куба Сорауларга бер төрле генә җавапны бирү һич мөмкин түгел. Мәжбүриләп халыкны оҗмахка өстерәп кертмәкче була фирка Тик һәр кылган гамәле халыкка каршы килеп чыга Моны мәркәздәгеләр дә сизә, башкалар да жүләр түгел, шуна күрә туры сорауларга туры жавап бирә башлаган, җавабыңда үзен үк бутала башларга мөмкин Жыенга килгән кешеләр арасында күпчелек сонгы еллардагы тәртипсез талау сәясәтеннән зур зыяннар күргән диһканнар. инде бу кадәр хәерчелектән, бөлгенлектән аерым аерым чыга алуларына ышанычын югалтып бетереп баралар. Әхмәтсафа ашыкмый гына берләшү файдасына дәлилләр китерә башлады, аларны мисаллар белән оста итеп ныгытып та куя
Халык тынычлана төште, арада аның сүзләрен хуплаучылар да табылды кебек, ахырда, мәсьәләне өйрәнеп, алдын-артын исәпкә алып.
•к. у.
күмәкләшү эшен башларга дигән карар чыгарып, мәжлесне тараттылар. Зәйнетдин әкә, озакка сузмый, якын көннәрдә эшкә тотынырбыз дип вәгъдә дә бирде халык алдында. Җыен таралып беткәндә, табак битле адәм. Әхмәтсафа янына килеп, анын белән ачылып сөйләшә башлады. Хива хәлләрен төпченеп маташты. Урамга кадәр ана тагылып чыкты. Сүз унаенда гына:
-Юлдаш Дәүләтьяров, шундый зур җирдән вәкил килүенә без бик шатбыз Сөйләшәсе, кинәшәсе сүзләр күп җыелган. Бүген сезнең ниятләр ничек?-дип, егетнең күзенә карап тора башлады.-Бәлки, кычкырып янә гәпәреп алырбыз.
-Ай-Һай, вакыт табып булыр микән?..
Әхмәтсафа инде үзен кулга алган, салкын акыл белән эш итә башлаган иде Бу сорау юкка гына бирелмәгәнен дә белә, берни булмагандай. Зәйнетдин әкәгә төбәлде:
-Бераз кышлакта ял итеп алам да,-диде ул, чын күнелдән сөйләгән кыяфәт белән -Кичкә табан менә Зәйнетдин әкә белән күрше кышлакка барып кайтырга исәп. Кышлакның исеме онытылды, аты коргыры...- дип. Каштау артында ерактагы офык артында шәйләнгән каралтылар ягына күрсәтте,—Хивадан килеп, бер генә кышлакта булу килешеп бетмәс. Кайткач ни дип хисап бирермен?—диде ул, көлемсерәп һәм исе китмәгәндәй тәмәке чыгарып, авызына капты. Зәйнетдин әкә вәкилнең әле тагын бер кышлакка барырга ниятләвен белеп алгач, аны ашыктыра- кабаландыра чәйханәдә генә калдырмыйча, үзләренә чәй уртларга алып китте Вәкилнен күрше кышлакка барасы килүен алдан әйтеп куймавына кәефе кырылса да, үзенә сиздермәскә тырышты.
Юлга чыкканчы, дөрестән дә бераз ял итеп алырга кирәк шул, бу ашыктыруны һәркем, шул исәптән табак битле адәм дә анлый иде. Өч сәгатьләп ял иткәч, юлга кузгалачакларын да белгәч, кош тоткандай китте вәкил белән Зәйнетдин әкә яныннан.
Кызыл комлы тар урамнан барганда да, балчык дувал-койма белән әйләндереп алынган ихатага килеп кергәч тә, җәйге йортта чәй эчкәндә дә Әхмәтсафа үзенең уй-нияте белән хуҗаны таныштырырга ашыкмады. Тыштан сабыр булырга тырыша-тырышуын, ләкин йөрәге урыныннан купкан, ана кышлакта бер генә сәгатькә дә калырга ярамаганлыгы көн кебек ачык. Әле ул кечкенә чакта Оренбурга, Гомәр абзыйларга кунакка барганнар иле. Әткәсе белән сөйләшеп утырганда абзый малай һич төшенә алмаган, әмма бик көлке сүзләр әйтеп ташлаган иде. Шул хәтереннән чыкмый, менә тагын исенә килеп төште. Әткәсенең алып килгән тире- ярыларын икенче көнне иртән генә тире-күн заводына тапшырырга ниятләвен белгәч. Гомәр абзый күтәрелми-бәрелми генә: ’’Төн чыкканчы, җон чыккан, Мостафа туган, без бу йөкне бүген үк урнаштырыйк,"—диде. Сүз җебен әткәсе эләктереп алып, көлемсери төшеп: "Анда кич-кырын безне кем көтеп торыр микән сон? Исәп-хисап ясаучы табылырмы? Нашатырь да сип, җон да чыксын,“-дип, абзыйга каршы килде. Әлеге җаваптан җитди кыяфәтле Гомәр абзый ихлас рәвештә көлеп җибәргән иде “Шулай дисенме, туганкай, йә, ярый алайсам, Ходайдан узып, эш булмас, иртәнге эш хәерле булыр, йөкне ишек алдына кертеп куйыйк,”- диде һәм җил-жил атлап өйдән чыгып киткән иде. Бу вакыйга ни өчендер Әхмәтсафаның күнелендә кадерле хатирә булып саклана, ике өлкән кешенен сүз әйтешкән чичәннәр кебек, бер-берсен йөремсәк мәзәкләрдән йолкып алынган мәкаль-әйтемнәр белән сыйлавы малайның хәтер түренә үк үтеп кергән иде Гомәр абзый әйткән "төн чыкканчы, җон чыккан" дигән сүзләрен бүген бик урынлы кулланып булыр иде. Ашыгырга кирәк. Әйе, Вәлкәй хаҗи юкка гына мәжлесне ташлап китмәгәндер. Табак битле куштаны да вәкилнен уй-ниятләре белән тикмәгә кызыксынмады. Вәлкәй хаҗи егетне тануын белдереп, керфек тә кагып азапланмады, әмма Әхмәтсафа сизеп торды авылдашы аны таныды... Тик Вәлкәй хаҗи хакында \л Зәйнетдин әкәгә бер сүз дә дәшмәүне хуп күрде. Иң яхшысы, Дүрткүлгә
кайткач, андагы жаваплы кешеләр белән кинәш-табыш итәргә кирәк. Каян килеп чыккан ул монда, ни өчен Зәйнетдин әкә, инде үтенә тиеп бетсә дә, түзеп тора ана? Куштаннары кемнәр’ Кыскасы, сораулар күп иде Зәйнетдин әкәгә әйтсә, сүз иярә сүз чыгып, ул бу хакта тагын кемгәдер ычкындырса. Вәлкәй хаҗи эзен тиз югалтыр. Әхмәтсафаны ул танып алды, ә менә егет аны таныды микән? Бу чакта Вәлкәй анык белеп бетерми, "таныдымы-юкмы?" дип. баш ватадыр Шиксез, куштаны алып килгән хәбәр җирлегендә нәрсә дә булса эш кылмакчы була торгандыр. Әхмәтсафага карата берәр явызлык кылмаса. Вәлкәй хаҗи була ди ул. тот капчыгынны. кем әйтмешли
Чәй эчеп бетергәч, дога кылып. Әхмәтсафа аты бәйләп куелган киртә янына килде, атнын муеннарын сыйпап, аны юмалап алды. Ат ашаган, эчкән, ял иткән иде Әлегә эшләр ул уйлаганча бара, артык яшереп азапланасы юк. телгә килде Әхмәтсафа.
-Рәхмәт яусын. Зәйнетдин әкә. Мондагы хәл-әхвәлне белдем, диһканнарнын холык-халәте һич тә берләшүгә каршы түгел икән Кайбер оештыру чаралары күрәсе, анлату эшләрен юлга саласы бар. Болармы белү мина да. фирканын округ комитетына да бик мөһим иде Кайтышлай Дүрткүлгә дә кереп, фикерләрне җиткереп чыгармын
Вәкилнең болай. кисәк кенә, саубуллашкан сыман сөйләнүенә Зәйнетдин әкә аптырап калды
-Чәй уртлагач, уртак Дәүләтьяров. ял итеп алыйк, әле кояшнын рәхимсез чагы. Аннан күрше кышлакка озатып куярмын, боерган булса.
—Хәзер үк юлга чыгам.-диде Әхмәтсафа чужаны шаккатырып - Озатып мәшәкатьләнмәгез, юлны беләм Мина тоткарланырга һич тә ярамый,—дип. атынын тезгенен чишеп, аны капка ягына әйдәкләде - Бахбайны да әйбәтләп ял иттергәнсез. Рәхмәтләр яусын үзегезгә, үз игелегегез үзегезгә кайтсын.. -Якын итеп. Зәйнетдин әкәгә саубуллашырга ике кулын сузды.
—һай. уртак Дәүләтьяров. яхшы имәс, яхшы имәс.—дип икеләнә төшеп кенә кулын бирде Зәйнетдин әкә—Бер сүз гәпәреп. икенчесен эшлиләрме инде? Булмаганны, -диде ул һаман ризалашмый -Күршеләргә икәүләп барабыз диден ич
-Без шундый заманда яшибез шул. Зәйнетдин әкә. Иртән әйткән, кичкә ярамый “Төн чыкканчы, жон чыга" дип тә өстәмәкче иде. шаяртуның урынсыз икәнен айлап. тыелып калды
-Мәйлен инде, уртак Дәүләтьяров Юлда унга-сулга карап барыгыз Сезнен сыман ялгыз юлчыга кем очрамас та. кем ни кылмас.-дип. борчылган кыяфәттә. Зәйнетдин әкә Әхмәтсафаны озатып калды
Кышлакны чыккач та егет атын күрше кышлак ягына түгел, кире якка, ягъни килгән юлга борлы Юл дисән. хәтерен калыр, бу якларнын холык-фигыле ШУЛ. әле ике-өч сәгать элек үткән эзне ком күмә дә китә Бәхеткә каршы. Каштаудан Дүрткүлгә алып кайтучы юл шактый өметле икән, эзләр дә сакланган, аннан бу якларда йөреп өйрәнгән атларнын табигате шундый, алар кайту ягын искәреп алсалар, юнәлешне тиз тотып алалар, эз булмаса да. юлны саташтырмый, җайдакны исән-имин алып кайтып җиткерәләр Әхмәтсафа шуна исәп тота да инде
Егет атын мөмкин кадәр куарга тырышты Әмма чаманы да югалтмаска кирәк, атын янып эштән чыкса, үлем белән бер Юлда кое фәлән очрамады, көмештәй елтырап яткан елгага кадәр дә ерак Анын уйлавынча. Вәлкәй хаҗиның ниятендә егеткә каршы яманлык кылу булса, ул аны. һичшиксез, күрше кышлакка барганда, яки аннан кайткан чакта кызарта хәзерләнәдер Әгәр кышлакта куна калса, аннан исән-имин чыгу икеле иде Ваз кәй хаҗиныкылар Әхмәтсафа га яманлык кылып кына юнмаслар. Зәйнетдин әкәнен ишле гаиләсе дә каза күрүе бар Һич булмаса. атына зыян салачаклар иде алар. Вәлкәй хаҗиның ат караклары белән бәйләнештә торуы хакында сөйлиләр иде авылда. Ышанганы ышанды, ышанмаганы юк. әмма әткәсе Мостафа. Валкай хажи турында суз чыкса, теш арасыннан гына: “Ат
буры!"-дип ычкындыргалый иде. Димәк. Әхмәтсафа Каштауда төн үткәрә алмый, юлга чыгуы һәр яктан аклана. Чүл буйлап дулап чапкан атынын муенына ята төшеп егет шуларны уйлап алды. Ярты сәгать чамасы вакыт үтте, артта шикле нәрсә күрмәде, тоймады ул. Курыкканга куш. икесе бергә биш. юкка шыр җибәрде бугай ла...
Атын тыя төште, тәмам тынычланып килгәндә, артка борылып караган иде. йөрәге ‘‘жу“ итеп китте, үзен куып томырылып чабып килүче ике җайдакны шәйләп алды. Ат өстендә кемнәр икәнен чамалавы кыен, әмма аларның Хивадан килгән вәкилне куа чыгучылар икәнлегенә дә шик юк. Аңлашыла. Шулай булмаса, эссе кояш астында шулкадәрле ашыгырлык ни эш бар? Әхмәтсафаның аты да төшеп калган түгел, шактый элдереп өлгерде кышлактан чыккач. Димәк аны куалар. Егет үзенен ялгышмавын аңлап, атының касыгына үкчәсе белән нык кына төртеп алды. Туры айгыр алга омтылды... Арттан куучы җайдакларның (инде алар аермачык күренә башлады) атлары шәбрәк, елдамрак иде, ахрысы, ара торган саен якыная бара. Әхмәтсафа, өйдә онытылып калган револьверын исенә төшереп, ачынып, сызланып ыңгырашкандай итте. “Их!..” дигән әрнүле тавыштан хәтта ат та тигезлеген югалтып, бер мәл чабу эзенә төшә алмый азапланды кебек. Аны коткарса бер генә нәрсә коткара ала—калкулыкка менеп, сөзәк араны үткәч, тау төшәсе, аннан елгага килеп чыгасын, теге ярда исә чаукалык. агачлар, таллар, чытырманлык Шунда качып калса гына инде. Аермачык ишетелә, җайдаклар әллә һавага, әллә үзенә төбәп шарт-шорт мылтыктан ата башладылар. Ара ерак калмый, димәк. Әмма артка борылып карарга форсат юк. Куркудан бөтен тәне калтыраган шикелле тоела, ул үз-үзен белештерми, атына кычкыра, аны куалый башлады.
Калкулыкка менеп, бераз чапкач, еракта елтырап яткан елга күренде Егетнен күңелендә өмет канат җәя. аты да аны андый кебек, тагын да ашкынып җилдерә башлады. “Әйдә, бахбай, әйдә!” Егет күңеленнән генә дәшкән сыман булса да. шактый кычкырып әйтә иде бугай сүзләрне, ат соңгы көченә житеп чаба иде инде елгага табан. Артгагыларга борылып та карамый Әхмәтсафа, ике-өч пуля колак яныннан гына сыздырып үтте. “Әйе, каптын, егет, Вәлкәй хажиның кара тозагына!”-дип. ачынып уйлап кына алды. Күрше кышлак хакында сөйләнгән булып, эзне саташтырып, үзенә күрә тапкырлык күрсәтеп маташмаса, эш ни белән беткән булыр иде? Кем кемне0! Сизенүе дөрес булган, әгәр Зәйнетдин әкәдә чәйләп тормаса, бәлки бу тозакка эләгеп тә азапланмас иде. Эш узгач кына акыллы булып кыланасын шул. Терсәк якын да... Хәер, кая монда терсәк кайгысы!
Елгага килеп тә җиттеләр Аты суга очып кына килеп төште кебек. Ат аяклары астында су кайный сыман, егетнен өстенә су тамчылары бөркелә, тагын дүрт-биш ыргым, һәм ул инде агачлар арасына кереп китә ала. Баш очында зәһәр чиелдап пулялар оча. “Әйдә, бахбай. әйдә!"-дип, шашынып пышылдый Әхмәтсафа. Көтмәгәндә, аты нәрсәгәдер абынды, кисәк башын суга чумдырып алган сыман итте. Су эчәргә маташа түгелме сон бу хәерсез. Шундый мизгелдә, инде котылдым дигәндә атның шулай баш бирми маташуына җен ачуы чыгып, атынын касыгына типте. Кара туры тагын бер ыргым ясады, аннан тизлеген югалтып, сәер урхылдап, башын янә суга чумдырды. Егет кычкыра, атын һаман куалый, ат исә хуҗасын ишетмәгән дә кебек, бөтенләй туктап калды, буыннары йомшарып, шаулап аккан суга гөрс итеп чүкте дә. агым уртасына сузылып ук ятты. Әхмәтсафа тезгенен ычкындырмаган килеш, суга барып төшкән мәлдә, аяк өсләренә басып, атын тарткалап маташканда, атнын сырты буйлап ургылып-ургылып аккан канны күреп, үрсәләнеп кычкырып җибәрде:
-Бәдбәхетләр, атка ... атка төзәп аттылар бит!..
Куа килүчеләр дә елгага атылып килеп керделәр. Әхмәтсафа нишләгәнен белмичә, атының муенына ташланды, җаны чыгып бетмәгән малкайны кысып кочаклады да күзен йомды. Тозактан ычкынып булмасын анлаган иде инде ул.
...Егетнең баш өстендә пулялар янгыры.. Ниндидер могжиза аркасында ана әлегә бер ук та тими. Тереләй алмакчылар, күрәсен... Куып килгән җайдаклар килеп җитеп, анын эшен бетерер вакыт үтте, һаман ату, ниндидер сәер тавышлар. ‘Шашыналар, бәдбәхетләр, бәйрәм итәләр „үзләренчә. Вәлкәй өскә чыкты, сөенерлеге бар. Их револьвер булса... Шулай уйлап бетермәде, баш очында гына янгыраган тавышка сискәнеп, ирексездән, аяк өстенә басты. Тавыш исә таныш, һич тә ачулы түгел иде:
-Әхмәтсафа, син исәнме?
Билдән суда килеш шәлперәеп торган егет, ат өстендәге җайдакка күтәрелеп карагач, имәнеп китте, үз итеп, шул ук вакытта җитди дә тавыш белән хәлен сорашучы кеше—Фәтхулла иде Егетнен исән-имин икәнлегнә инанып, бары тик әлеге мәхшәрдән һушын җыя алмый торганын абайлап, Фәтхулла ике уйлап тормый суга, Әхмәтсафа янына ук сикереп төште.
-Ярый әле өлгердек, беткән идең, парин.-диде ул һәм егетне тизрәк һушка китерергә тырышып, җилкәсенә үз итеп кулын салды.— Тәки өлгердек . .
-Атны үтерделәр...
Әхмәтсафа һаман Фәтхулладан башка кешене күрми, үзен кемнәр куып килгәнен белергә теләп, артка борылып карарга да җөрьәт итми
Яннарына су чәчрәтә-чәчрәтә янә бер җайдак чаптырып килде
-Берсе яраланган, берсен дөмектердек, уртак Галиев.-Фәтхуллага дәшүе иде анын
-Яралысына беренче ярдәм күрсәтегез, ничек тә исән-имин сакларга тырышыгыз анысын. Кайбер нәрсәләр хакында сорашасым бар. хәзер килеп җитәм
-Каштауда Вәлкәй хаҗине күрдем. Мина һөҗүмне ул оештырды булса кирәк.-диде Әхмәтсафа, ниһаять ис җыеп.-Сизенгән идем, үзенә күрә хәйлә дә корып маташтым, барыбер арттан куып тоттылар.
-Кышлактан чыгасын калмаган Килеп җитә идек бит
-Кем белгән бит ..-диде Әхмәтсафа. Суда яткан туры айгырнын үле гәүдәсенә карап, үкенгән тавыш белән өстәп куйды -Аттан яздым менә. Кызганыч, малкай.
—Үзен исән калгансың, шуна сөен. Шулай итеп. Вәлкәй хаҗине күрдем дисен инде Каштауда. Ялгышмадыңмы? Сөйләштегезме?. Ниләр сайрый, чалмалы кош?
—Анда, мине күргәч, сайрау кайгысы булмады бугай. Танымаган сыман кыланды. Сизми калдым, җыен барган жирдән чыгып киткән. Шулай сәер генә юкка чыккач, күрше кышлакка, бөтенләй кире якка барам дип, үземчә эзне саташтырып. Дүрткүлгә киттем кайтып. Күрәсен. алар мине башта кышлакка бару юлында көтеп торганнар инде Аннан хәбәр килеп, арттан куып, эзгә бастылар. Ә сез ничек? Моңда каян килеп чыктыгыз сон әле?—дип, каударланып Фәтхулладан сораша башлады.-Йомышыгыз төштеме бу якларда? Хәер, эшегез булмаса...
-Кичә төнлә, кизүдән кайтып керсәм. Шәмсия әнкән елардай булып утыра. “Күнелем сизә, бер-бер \әл булмасын Әхмәтсафага Черем итеп алганыем, әллә нинди төшләр күреп бетердем."-ди Кыскасы, мина йокы бирмәде, үземне дә эчтән корт кимерә, коралсыз-нисез чыгып киткәнеңне белгәч, тынгы тәмам бетте, иртүк егетләрне алдым да. каршына киттем. Хатын-кыз күңеле сизә бит ул. Тап өстенә баскан Гажәп инде, чирек чакрым юл үтәрлек вакыт сокта калсак, ни булыр иде. ә. егет’!
-Ни булсын, “чүкеп" китәрләр иде инде. Атар сөйләшә-сөйләшә яралы эзбасар янына килделәр Яр.кны чирәм ocien.io ah-vh килен шыңшып яткан табак битле таныш йөзне күреп. Әхмәтсафаның шыбыр су аркасына кайнар тир бәреп чыкты. Табак битле адәм ярасы авыртуын онытып, ачу белән Әхмәтсафага карап торды да
-Исән икәнсен, нугай баласы Газраилен без имәс, без-кушканны
үтәүче генә, -диде һәм, авыртуга түзә алмыйча, ынгырашып, күзләрен йомды.
..Фәтхулла Хивага ике көннән сон гына кайтып керде. Арып- талчыккан йөзенә карап, ниндидер мөһим эш башкарып чыкканын аңлап алдылар өйдәгеләр. Хәер, ашап-эчкәч. йорт хуҗасы үзе дә ялындырып тормады, шушы ике көндә күргәннәрен сөйләп бирде. Башка вакытта үзенен эше хакында өйдәгеләргә ләм-мим дәшми йөргән Фәтхулланың кинәт сүзчәнләнеп китүенә Шәмсия исе китеп утырды.
Каштауга Фәтхулла төркеме кергәндә, Вәлкәй хаҗиның эзе әллә кайчан суынган булган инде. Әмма яралы эзбасардан хажинын һәм яраннарының алдан әзерләнгән яшерен урыннарын әйттерә алганнар. Әйтмәсә. ярдәмсез- нисез үләсен белгәч, барысын да сөйләп биргән ул. “Иске кое" дигән жирдә, чабаннардан калган куышта тотып алганнар Вәлкәй хаҗины. Өсләренә милиция килер дип башларына да китермә-гәннәр, Әхмәтсафаның җанын коярга киткән ике эзбасарны көтеп ятулары икән. Коралсыз-нисез бер малайны юк итүне эшкә дә санамаганнар инде алар. И өтәләнгән Вәлкәй хаҗи килеп эләккәч, и өзгәләнгән. Гөнаһсыз сабый сыман, әүлия шикелле тоткан үзен кулга алгач. Тикшерү-чегә барысы да билгеле икәнен аңлагач, хөкемгә тартылудан котыла алмаячагын төшенгәч, чөнки Әнвәр паша оештырган гаскәрләр сафында сугышып йөрергә дә өлгергән икән, ул чакта кылган явызлыклары да фаш ителгәч, Фәтхулла белән очраштыруларын үтенгән.
—Тикшерүче янында очраштык.-диде уйчан гына Фәтхулла абзый.- Бер нәрсәне дә онытмыйм, төшереп калдырмыйм дигәндәй, Вәлкәй хаҗи ашыгып-кабаланып сөйләп бирде. Сиңа, Шәмсия, китергән золымнарын да әйтте, иң аянычлысы шул, моны Әхмәтсафага әйтәсе дә килми, белсә яхшырак булыр, әткәсе Мостафаны, үч алу нияте белән. Вәлкәй хаҗи үтерткән икән. Каргалы очындагы Абдулла белән бер шәкертен котыркан... Иртән лапаска килеп керүгә, “эһ“ тә итә алмый калган, элмәк салынган муенына... Синең исән калуыңны белгәч, әшәке итеп сүгенде, ис-акылларым китте, гомере буе дин дип авыз суын корыткан адәм, Ходайга яман сүз тигерде. Ышан син ана...
Бу хәбәрдән Әхмәтсафа өнсез калган иде. Ярый. Вәлкәй хаҗи үчләшеп, шундый явызлык эшләсен дә, ди. Соң бит Абдулла абзый ачык белә, үзе дә. улы Кәрим дә янгын чыккан көнне фәкать әтисе Мостафаның яклавы аркасында гына исән калдылар. Әле дә күз алдында Әхмәтсафаның котырынган ирләр икесен дә эләктереп альт, башта малае Кәримне, аннан абзыйның үзен утка атабыз дип, гайрәт чәчкәндә, әткәсе ирләр арасына кереп, үзенә төшкән йодрыкларга, каргыш-каһәрләүләргә игътибар итмәстән, ике мәхлукны ярсыган ирләр хөкемен-нән йолып калган иде. Ул чакта әткәсенә Саттарның әтисе нык каршы килеп, берара дошманлашып та йөрделәр хәтта. Шул Апуш үзен яклап калган изге жанга кул салсын инде. Адәм әйтсә, адәм ышанмас. Акчага сатылган дисәң генә инде. Аңламассың бу дөньяны, аңламассың Игелек эшләсәң, җәзасы соңламас диюләре хак икән...
...Берничә көннән Әхмәтсафа округ комитетында эшен тапшырып, Каргалыга юл тотты. Хивадан аны якын кешеләре—Фәтхулла абзый. Шәмсия әнкәсе һәм сеңлесе Бибкәй озатып калдылар. Хивада үткән гомерен ул файдасыз, әрәмгә үтте дип әйтә алмый. Шулай да күңелендә авыр истәлекләр генә калдырды бу яклар. Әткәсе язмышы хакында уйлап, ул бер нәрсә төшенде, кешегә игелек күрсәтеп, аннан рәхмәт өмет итү, аянычка каршы, бу дөньяда иң зур тилелек бугай..
IV
инзәләгә кичке караңгылык иңгәч, сон гына килеп керделәр Бетен шәһәрне кар күмеп киткән кебек. Тәрәзәләрдән төшкән сүрән ут яктысында оеп кына утырган шәһәр. Әхмәтсафа сонга калуларына пошынып, шулай да шаяра төшеп, ямчы агайдан
-Мине кайда бушатасыз инде? -дип сораган булды. Атайнын күнел
М
кылларын чиртеп, үзенең алдагы тормышын бераз күз алдына китерергә омтылуы иде. Тулай торакта яшәргә тиешме, фатир-мазар әзерләп куйганнармы ’ Көтеп торучы бармы аны, әллә төнне һәр кантон үзәгендә булган крестьян йортын'да үткәрерме? Әхмәтсафа яна урынына, монарчы ят булган кешеләргә авыр ияләшә. Бер ияләшсә, аерылып китә алмый җәфалана Була бит кайберәүләр—бүген монда, иртәгә Кәжә авылында— исе дә китми, бүген Гыйзди белән кочаклашып йөри, иртәгә Иван белән үбешә—“минем душа киң бит ул, дингезләргә тин бит ул!“ дип, үз-үзеннән дә, кылган гамәленнән дә канәгать булып яши бирә. Әхмәтсафа исә алай булдыра алмый. Билгеле, анын да җилкәсен нужа каешы аз кисмәде. Шөкер, яшь кенә гомерендә күп нәрсә күреп өлгерде. Кыенлыкларны ашап-ашап та сыгылмаган кешегә аерым бер караш яши. Андыйларны “тормыш тәҗрибәсе туплаган" дип. аерым хөрмәт белән караучылар да бар, әлбәттә. Тик сирәкләр генә шулай уйлый. Берәүләр ышаныч күрсәтсә, икенчеләре андый кешене әрсез алабайга чутлый, өченчеләре үзе өчен генә яшәүче хәйләкәр, шома бер затка санап сүз йөртә. Сындырып-сындырып та сынмаганны өнәмәүчеләр күбрәк. Тагын да сәеррәге-ышаналар, әмма һәр кылган гамәлен шик астына алалар. Андый кешегә иң авыр, җаваплы эшләрне тапшыралар, теге бичара, начар эшли белмәү сәбәпле, көн-төн чабып, ал-ял белми эшне ждйга сала, шуңа куанып, тагын да дәртләнебрәк уй-ниятләр кора, эш күзгә күренеп алга китә. Менә шунда аны туктаталар инде. Бу эшкә бөтенләй катнашы юк сыман карый башлыйлар ана, үзен читкә этәрәләр, карышып азапланса, гөрләп барган эшне туздыру чарасына керешә хәсрәт түрәләр. Түрәне кыздырып, котыртып торучы хөсет жанлы бәндәләр табыла. Эшенең күзгә күренеп тарала башлавын күреп, ниһаять, түрәләрнең үзенә булган мәсхәрәле карашын чамалап, эшне саклап калу хакына, анда тир түгүче эшләүче—хезмәткәрләр мәнфәгатен яклау бәрабәренә эштән китәргә мәжбүр була теге бичара фидакарь Китмәсә, үзенә үпкәли.. Аның урынына, дөнья буйлап юри эзләп тапкан шикелле, бер затсыз, белексез кешене утыртып та куялар. Җайга салынган эш ярты ел чамасы таралмаска теләп жан тартыша әле. Әмма бирешә төзек машина, чыгымчылый башлый. Эшнең көе китүен кемнән күрәләр, кемне гаеплиләр дисезме? Киткән җитәкчедән, әлбәтгә. Барысы өчен дә ул гаепле... Совет илендә кеше язмышына, кеше хезмәтенә шундый караш шәкелләшеп килә. Бәндә түрәлек баскычыннан югарырак менгән саен акыллыга “әйләнә”. Ул хаталардан хали зат. Һәрвакыт аныкы дөрес, ул ялгышмый, гаеп эш булса, сәбәпчесен тиз табалар. Һәм ул гаепле адәми затны һәрвакыт түбәннән табып алалар, эштән башканы белмәүче мәхлук була инде ул Моны Әхмәтсафа күңеленең кайсыдыр чите белән тойган кебек, ләкин аңлаудан ерак әле. Вакытлы күренеш, ил тотрыклы хәрәкәткә килсә, вак-төяк җитешсезлекләр тиз гөзәтелер сыман иде Надан түрәләр арткан саен югарыда уйнаш кылу, фәхешлек арта Бу нәҗеслек һәр гамәлдә, һәр адымында сизелеп тора Әхмәтсафаның кешеләргә ышанычы зур Алар белән сөйләшкәндә ачык, үзеннән ихласлык, жегәр, хәтта чаялык га бөркелеп тора. Әмма болар барысы да тиз яраланучан җанын, холкындагы гадилекне, җанында актарылган мең дә бер төрле уйларны башкаларга сиздермәс өчен бөркәлгән япма хезмәтен үтиләр, кайгы- хәсрәтен, шик-шөбһәләләрен. әрнүләрен ул яшерә ала. ә менә шатлык- сөенеч булса, монда инде бернәрсә дә ярдәм итми, хәзер йөзенә бәреп чыга, хәер, йөзләре генә түгел, буй-сыны дөньяга ямь. жылы тарата башлый, күзләреннән нур чәчелә. Шатлыкны кемнән һәм ни өчен яшерәсең, ди?! Шуның өчен дә иптәшләре аны вафасыз, уенчак табигатьле, хәсрәт-борчулардан азат бер затка саныйлар Үзләре башкарган эш һәрвакыт авыр һәм җаваплы тоела, Әхмәтсафаның эше җиңелдер сыман- ул алар кебек үк интекми, көчәнми, ни кылса да үзеннән-үзе генә килеп чыккан кебек. Хәтта ки егетнең бер катнашы да юктыр шикелле
Ямчы агай, байтак барды өлкәдән килгән вәкилгә жавап кайтармый.
шуннан сон гына, исе китмәгән төслерәк жавап кайтарды:
-Минзәләгә кадәр исән-имин китереп җиткергәч. бушатыр урынын табарбыз анысы. Монау (Монау —менә жирле сөйләшү.). килеп тә життек, кем, вәкил иптәш,—дип. чаттан борылып, шактый яктырып утырган ике катлы бина алдына китереп туктатты атын,—Башлыклар, хужалар, түрәләр- барысы да шушында җыелып ята инде. Төне буе йокламыйлар, көне буе тынгылык юк-кая карама алар, әле җыелыш, әле таралыш Ничек чыдый торганнардыр. Бер нәрсәне авыхтарына алсалар, чәйниләр дә чәйниләр, ачуым килмәгәе, чүбек чәйнәп май чыкмый диләр, болар чыгара, туган, әллә нәрсәләр чыгара Син. вәкил иптәш, аякларыңны яза тор. мин кизүгә кереп. "иөк”не исән-имин алып кайтканга язу алып чыгыйм, аннан, боерган булса, кәнүшнигә атны туарырбыз да, җәяүләп Иркәнәшкә теркелдәрбез, әйе бит, бахбай,—дип сөйләнә-сөйләнә кантком бинасына кереп китте.
Озак тә үтмәде, ишектән йөгерә-атлап чыгып килүче милиция киемендәге кеше күренде. Ул чыга-чыгышка Әхмәтсафага эндәште:
-Иптәш Дәүләтьяровмы? .
Күшеккән иреннәрен җиңелчәрәк кыймылдатырга тырышып, жавап кайтарды:
-Үзе булам. Казаннан.
Милиционер күп сүз куертып тору кирәкмәс дигәндәй, юлчыны ашыктыра башлады:
—Иптәш Филиппов белән иптәш Солтанов волком җитәкчеләре белән кинәшмә үткәрәләр, сезне иптәш Мусин бүлмәсенә керә торырга куштылар.
Югарыда телгә алынган баштагы ике кешенен кантонда фирканең җаваплы сәркәтибе һәм башкарма комитет рәисе, Мусинның-агитация- пропаганда бүлеге мөдире икәнен Әхмәтсафа белә иде инде.
Мусин—эре сөякле, талчыккан йөзле кеше, Әхмәтсафа килеп керүгә, түрдәге өстәл артыннан авыр гына күтәрелеп, ана каршы чыкты, күрешергә кулларын сузды:
— Иптәш Дәүләтьяров'* Юлга чыгып китүегез турында хәбәр иткәннәр иде инде Егермебишменче, значиться? Ноябрь пленумы карарларын безнен белән бергәләп тормышка ашырабыз дисез инде?
-Шулай булып чыга, ахры Чанада Чаллыдан биреп җибәргән китаплар, плакаты-башкасы бар, бушатасы иде бит.
—Шәп, шәп. Безгә китапны олавы белән ташысан да, артык булмас- Мусин зарланган сыман, өстәп куйды -Карангы яклар бит, иптәш Дәүләтьяров. Бүлектә ике-өч кеше элекке бөтен бер өязне агартып яткан булабыз Ничек өлгермәк кирәк? Шуна күрә Казаннан “егермебишменче" килә диюгә, җитмәсә ТКУда белем җыйган кеше, Филипповка ультиматум куйдым: "Мина бирәсез!"—дидем Мин бит ике сөйләшмим, дәвер шулай куша. Иптәш Филиппов янына башка бүлекләрдән дә кереп чыш-пыш килеп йөрүчеләр булды, ну минем холыкны беләләр, күп сөйләшкән кешенен муенына уч кырые белән генә тартам Кылычтан ким түгел. Хе-хе Кәк же. гражданнар сугышында илне кылыч белән аркылыга- буйга айкап чыккан кеше бит мин! Әле кичәге кинәшмәдә, Филиппов: “Вәкил юлга чыккан"—дип әйтүгә, боргалана башлаганнар иде, урындыкка кадаклап кына куйды теге кыбырсыкларны. Филиппов күзен алартып бер карады да: "Мусин, синен бүлеккә килә яна иптәш.“—дип ярып салды Менә шулай, значиться, иптәш Дәүләтьяров. Кадрлар җитми, халык арасында агарту эшен тиешле югарылыкка куясы бар. Менә хәбәрләр йөри, имеш Чаллыны шәһәр итеп, үз башка аерып чыгарасы икәннәр. Ишетмәденме андый хәбәр?—Әхмәтсафа юк дигәнне белдереп, башын чайкап куйды.—Итсеннәр, сүзем юк,—диде Мусин вәкарь генә,—ичмасам файдасы булмасмы бераз.
Минзәләгә китәр алдыннан үзе сыман “егермебишменче“ләрне Разумов өлкә комитетына чакырып, озак кына коллективлаштырунын
әһәмияте, коллектив хуҗалыклар төзүгә аяк чалучы корткыч-лошманнар турында сөйләгән иде. Залда утырган районнарга китәргә тиешле дүрт йөз "егермебишменче’нен һәркайсынын аңына сеңдерерлек итеп әйтте:
—Авылларда колхоз төзү эшенә аяк чалучы бер генә кулак та. аларнын ялчылары да калырга тиеш түгел. Аларны шау-шусыз тиз арада җыеп алырга, тиешле урыннарга озатырга. Бүгенге көндә совет хөкүмәтенә каршы нәсихәт үзәгенә әверелгән мәчетләрне ябарга, бу эшкә каршы муллаларны, аеруча диндар мәчет картларын барлап, колхозга өндәргә. “и“гә килмәсәләр. шулай ук ГПУ кулына тапшырырга. Церемониться не будем! Яна 1930 елнын язгы чәчүен йөз процент коллектив хуҗалык булып каршы алырга тиеш авыл. Бу—партия куйган таләп һәм без аны. ышанам, сезнен ярдәм белән һичшиксез үтәп чыгарбыз!
Әхмәтсафаның мондый зур түрә белән беренче мәртәбә очрашуы булмаса да. үзендә ниндидер гайре җаваплылык сизеп, анын һәр сүзен хәтеренә сеңдерергә тырышты Аннан Разумов өлкә комитетында. Казанда зыялылар арасында булып алган ун һәм сул тайпылышлар, түрәләр арасында төркемчелекнең һич тә тамырдан ук бетерелмәве, мондый чатаклыклар юк-юк та үзен сиздереп куюы, аеруча кантоннарда төркемчелек вируслары оста яшеренеп, сакланып калуы хакында нотык тотты.
—Солтангалиев сабагын тиз онытты татарлар!—дип. сөрән салды ул, залдагыларнын аркалары чымырдарлык ачы тавыш белән.-Солтангалиев. анын гарип идеяләрен юк-юк та күтәреп чыгучылар табыла. Уйлап кына карагыз, утызынчы елга кереп барабыз, һаман бер балык башы чәйнибез. Никадәр тирән кереп калган солтангалиевчелек кайбер тинтәк башларга. —Разумов, көтмәгәндә. Татар коммунистик университетына ябышты -Мин аеруча ТКУ дан килгән иптәшләргә мөрәҗәгать итәм: "Житте!-дим. ТКУ ректоры Вольфовичнын үзенә, студентларына соңгы кисәтү! Партия канаты астына сыенып инде ничә еллар Бухарин чәчкән зарарлы орлыкларны үстереп, җыеп, таратып маташалар. Оят юк. намус юк! Моңарчы партия үзәк комитеты, иптәш Сталин шәхси үзе дә Бухарин. Томский. Рыков кебек партиягә кереп оялаган фәхишләргә түзеп тордылар Төзәлмәсләрме, аңнарына килмәсләрме дип уйлау бар иде Хәзер андый икеләнүләргә нокта куелды Ноябрь пленумы аларнын чын йөзен тулысынча ачты. Чигенү юк. Бухарин теше-тырнагы белән каршы булган авыл хуҗалыгын тоташ коллективлаштыру мәсьәләсе—хәлиткеч бурыч Партия куйган барлык сроклар да үтәлергә тиеш Тир түгеп үтәрбез, кирәк булса-кан да түгелер Тик чигенмәбез ТКУ дан бухаринчылар эзе суынырга тиеш, бу уку йорты шайтан оясы булудан кайчан туктый.’ Партиянең күрсәтмәсе ни өчен өтеренә кадәр үтәлми.’ Бухаринчыларнын астыртын, мәкерле идеяләре шундый татлы ки. заманында үзем дә аз буталып йөрмәдем алар арасында Вольфовичка бер генә юл-тиз арала ГКУ да зшне янача оештырып корырга! Бүген без “егермебишменче" сафына ТКУ студентларын алганбыз икән, бер теләк белән эшләнде бу эш: студентлар тормыш белән якыннан танышсыннар. Бухарин алларына ятып сәҗдә кылган кулакның кем икәнен үз күзләре белән күрсеннәр һәм. ахыр чиктә, миләренә сенгән черек идеяләрне сыгып чыгарсыннар!—Разумов бер тын дәшми торып, сүзләренең тыңлаучыларга ни дәрәҗәдә барып җитүен күзәтте. Әйбәт, йотып куйдылар бу өлешен" дигән уйдан битенә алсулык җәелде Ул тагар зыялыларына әйләнеп кайтты-Интеллигенция, зыялылар, гомумән, кызык халык Ленин юкка гына аларны милләтнең тизәге дип атамаган Бу кавемгә тәмам ышанычын югалткач әйткән Татарлар белән эш тагын да катлаулырак. Болай караганда һәммәсе ярыйсы гына кеше инде менә Акыллы, белемле, тәрбияле кебек Һич тартынусыз, теләсә нинди катлаулы мәсьәлә хакында сөйләшеп утырырга ярып ү мэре белән Ну шуннан ары юк. чукынып кит. Тотыналар бер-берсе өстенә пычрак өяргә. Әләк, гайбәт-колаклар кызарып чыга. Кем сораган алардан моны, кемгә кирәк, һич анлашылмый Үзләре генә чиста, алар гына дөрес, алар гына туры
Татар интеллигенты үз шәхесе белән генә мавыга. Башка кешене тыңламыйлар, ишетмиләр. Эч пошыр-гыч. Татар-тәкәббер. татар-куштан, татар-хөсет. Чак кына акылыгызга килегез инде. Алла коллары, ташлагыз бу яман гадәтләрне, мин моны коммунист буларак, сезнең арада яшәүче бер иптәш буларак әйтәм -Ул авыр сулап, урынына утырды. Татарлар хакында әйтелгән әлеге сүзләрне тынлап утыруы авыр иде Әхмәтсафага Артык күпертә Разумов, татарга кырын каравын үзенчә акларга маташа дип, эчтән генә уйлап та куйды.
“Егермебишмеңче“ләр алдында Татарстан АССР халык комиссарлары советы рәисе Кәримулла Исмаев, ноябрь пленумыннан сон җир эшләре халык комиссары итеп сайланган Габдрахман Искәндәров һәм ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе Байчурин чыгыш ясады.
Гомәр Байчурин чыгышын Әхмәтсафа аеруча игътибар белән тынлады. Байчурин берничә ел Минзәлә кантонында эшләгән Андагы ун тайпылышларга каршы оештырган көрәше хакында озаклап сөйләде Бигрәк тә, егерменче елларда Минзәлә кантонында эшләп киткән Мингә-рәй Сагыйдуллинга каты эләкте. Ул чәчеп калдырган солтангалиевчелек орлыклары, милләтчелек тәгълиматы белән көрәшүнең никадәр авыр һәм мәшәкатьле булуы, шулай да кантонда сагидуллинчылыкнын бер генә шөребе, винтигы да калмавын искәртеп, инде Минзәләдә тамырланган “бухаринчылык"ны бетерү кирәклегенә басым ясады. Болар турыдан-туры Әхмәтсафа Дәүләтьяровка төбәп әйтелгән сыман яңгырады ул чакта. Менә хәзер ул Минзәләдә, Разумов әйткәнчә, үз-үзенә галәмәт ышанган тәкәббер татар түрәсе каршында тора.
Мусин бүлмәсендә салкынча иде. Әхмәтсафа кергән уңайга кызуланып, өстендәге озын шинелен салып куйган иде, ул аның Саескан базарында берничә айлык стипендия акчасына сатып алган иде, кире иңбашына элде һәм, әңгәмәдәшенең аңа урын тәкъдим иткәнен дә көтмәстән, күн аркалы урындыкка утырды. Арылган, берничә көн юлда булу тәмам йончыткан иде.
—Хәзер инде озаклап сөйләшергә вакыт та юк,—диде Мусин урыныннан күтәрелә башлап -Киңәшмәгә кереп тормассыз, мин иптәш Филипповка тиешенчә җиткерермен.—Ул елмая төшеп Әхмәтсафага өлкә комитетыннан биргән юлламаны кулында әйләндерде.—Юлламаны алып калам, хәзер сине кизү бүлегеннән берәр милиционер фатирга илтеп куяр. Иртән иртүк килеп җитегез. Безнең монда төн-көн юк. Ноябрь пленумы карарларын үтәү, ай-һай, җиңел бирелми. Инде нигездә бөтен волостьлар колхоз төзү турында рапорт бирәләр. Әмма кулаклар аяк чала-а!..—дип сузды ул әрнү белән.-Һич акылга китереп булмый үзләрен. Бүгенге көндә авылларны кулаклардан чистарту бара. Мулла-мәзиннәрне җыябыз. Мәчет картлары белән Минзәлә төрмәсе тулды. Ә күпме авылга кул да тимәгән әле?!. Иртәгә сине ерактагы авылларның берсенә-Әмәкәйгә жибәрәм. Зур авыл, базарлы-ярминкәле авыл. Үҗәт халык яши. Борынгыдан волость үзәге булгач, теләсә нинди килмешәк килеп тулган Сәүдәгәрләрен, кулак, муллаларын җыеп алып кайтабыз. Син вәкил булып барасын. Борчылма, Әмәкәйдә ышанычлы иптәшләр эшли, әллә кайчан исемлек төзеп куйганнар. “Кайчан җыеп, алып китәсез!”—дип, бәгырьгә төштеләр инде. ГПУ дан кешеләр бара. Олаулар белән авыл үзе тәэмин итә. Анысы да хәл ителгән дип хәбәр итәләр. Утызлап кешене төрмәгә китереп ябасы була. Аларны исән-имин китереп җиткерү- синең жаваплылыкта!
Әхмәтсафаның йөзе бозылды. Моны Мусин да күреп алды, вәкил иптәшне тынычландырырга ашыкты:
—Анлыйм, анлыйм иптәш Дәүләтьяров. Күнелле эш түгел. Ләкин башкача мөмкинлек юк. Авылларны кулаклардан, башка корткыч элементлардан чистартмый торып, без колхозлар төзи алмыйбыз. Төзеп карадык инде-бер генә хәлле кеше дә колхозга аяк басмый Жыен
хәерче, җирсез, суыгаяклар кереп тулды менә. Алар белән нишләп булсын.’ Кулак сөенә, эчтән генә көлеп йөри. Ана колхоз нигә? Атлары шәп, җирләре әйбәт, көч бар, кирәк булса яллап та эшләтә. Әнә хәбәрләр килеп тора: бер хәерче байгыш колхозга кергән, үзе кулакка ялланып ашлык суга икән. “Ул күмхужнын нәмәсе бар сон? Менә мин эшләгән фәлән абзый кебек ныгысын башта, аннан килермен күмхужга эшләргә,“-ди икән. Менә йөр син аны колхоз әгъзасы дип. Дөрестән дә, кеше түгел, әгъза гына инде ул. Бер генә юл кала— кулаклардан ашлыкны, машинаны, каралтыны тартып алып, колхоз милке итәргә.
-Ә үзләре ни эшли инде ?
-Кемнәр9—дип сорады, Мусин аптырый төшеп.
-Хәлле крестьяннар диюем. Алардан башка күмәк хужалык төзү көлке бит. Кем эшләр колхозда?
- Бухари нчы!-диде зәһәрләнеп Мусин.-Син генә җитмәгән иден монда! Энекәш, андый уй белән килсәң, дүрт ягын кыйбла, юлларына ак җәймә. Синнән башка да баш буталып беткән. Колхозда кем эшләр, дисен Әле аны башта чынлап төзергә кирәк Эшләүчеләр табылыр. Татар хатыны ике елга өч бала таба. Җиде яшьтән кулына урак тота башлый татар баласы, утауга чыга. Беренче адымны ясау кыен, аннан майлаган коймак булачак эшләр. Кулакларны гына себереп түгик менә. Күрерсең, иптәш Дәүләтьяров, партия сүзе өскә чыгачак!
Әхмәтсафа саксыз сүз ычкындырып. Мусинны кыздырып җибәрүен аңлап, телен тешләгән иде инде. Чак кына онытылып китте егет. ТКУ да күнегелгәнчә, бәхәс урыны түгел бу. Чыннан да. әгәр анын фикерен эләктереп алып, күпертеп-купайтып, Казанга җиткерсәләр, икеләнмичә, үзен дә төркемчелектә гаепли башлаячаклар, ул инде өлгереп җиткән кеше, гаиләсе бар. саграк кыланса да ярыйдыр. Рабигасы белән кавышып, ин матур көннәрен кичергән чор, һич кенә әллә нинди хикмәтләргә буталып кереп китәсе килми иде.
-Мин болай гына -диде Әхмәтсафа Мусиннын сүрелә төшүен күреп -Сезнен фикерне белергә теләгән идем. Ин мөһиме-әнгәмәдәшнен нинди мәсләктә торуын ачыклау бит. сынап карау димме. Килешәм, кулакка күмәк хуҗалык кирәкми Партия тулысынча коллективлаштыру бурычын куйган икән, ул үтәлергә тиеш, ничек булса да үтәлергә тиеш...- Ул Разумовнын “тир түгеп, кан белән" дигән сүзләрен исенә төшерде Бу эшнең никадәр авыр һәм каршылыклы булуын аңлап бетерә микән фирка җитәкчесе үзе?. "Дөнья хәлен белеп булмый, үз башына төшмәсә," диләр, инде үзенә турыдан-туры шушы анлаешсыз көрәшкә кушылып китәргә язган икән Китаптан укыган бернәрсә, ә гамәл икенче нәрсә шул Шулай да, бераз аңлатып, сөйләп-күрсәтеп җибәрерсез инде. Болай гына чыгып китеп
-Сөйләрбез дә. күрсәтербез дә, иптәш Дәүләтьяров Моннан сон иптәшләрне сынап җәфаланма, без барыбыз да кат-кат сыналган. Бусы дусларча кинәш. Утлар-сулар кичкән иптәшләр ТКУ да укымасак та. "Минзәлә мәктәбе" диләр моны, бу мәктәпне үткән иптәшләрне Казан үзенә җыя тора. Сагыйдуллины да алды Казан. Байчуринны да, башкаларны да...
—Сагыйдуллинга төрлечә карыйлар Казанда
Мусин көчәнеп көлеп җибәрде. Инде саксыз сүзне ул ычкындырган иде. ~ ,
-Бусы сине сынау өчен, дускай. Сагыйдуллин турында болай гына сүз кузгаттым Үҗәт кеше ул. арты белән киртә җимерер!ә маһир Әйдә, киенә тор. хәзер үк кизү милиционерны чакыртам, озатып куяр фатирына., -дип. Мусин ишектән башын тыгып, үтеп баручы адәмгә кычкырды. г ,
-Кизүне җибәр әле монда. Хәбибуллин. Эш бар.
Юл йөрүгә күнегеп киләме, сәфәргә Әхмәтсафа авырыксынмый кузгалды. Алда нинди эшләр торганын да чамалап бетерми. Мусин белән булган кичәге сөйләшүдән мәгънә тапмады әллә-ни Яна көн туарга азгермәде, ул инде кантон бинасында иде. Башкарма комитет рәисе Солтанов ГПУ дан әлеге эшкә жаваплы итеп билгеләнгән Шәмтиев дигән кешегә җентекләп Әмәкәйгә ничек барырга икәнлеген, ин беренче кемгә мөрәҗәгать итү, җыелган халыкны ничегрәк тынычландыру, кулак-муллаларын алдап- йолдап чанага төяп, авылдан чыгып таю серләрен анлатуын тынлап утырды. Шунда гына ниндирәк эшкә килеп капканын чынлап аңлады. Филиппов бүлмәсендә дә булып чыкты, ана чыннан да Мусин кул астында эшләргә туры киләчәк. Агитация-пропаганда бүлегендә исә кулына культпроп мөдире итеп билгеләнүе хакында язу тоттырдылар.
Ат менгән гаскәриләр-ГПУ кешеләре озатуында ике кашовка, Минзәләдән чыгып, “Әби-патша күпере" дип аталган дугалы тимер күперне үтеп, катын урманга килеп керделәр. Алдагы кашовкада Шәмтиев белән башкарма комитеттан кулга алынган кешеләрнең йорт-малларын конфискацияләргә тиешле хезмәткәр бара. Әхмәтсафа янына хәрби комиссариаттан ниндидер йомыш белән юл өстендәге бер авылда төшеп калырга тиешле Шәйхенур исемле утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет утырды Кашовкалар да ГПУдан булып, кучерлары аркаларына винтовка аскан гаскәриләр иде.
-Ул винтовкаларыңны салып, рәхәтләнеп барсан ни була инде9-дип сүз башлаган иде Шәйхенур, гаскәри кырыс кына жавап кайтарды:
—Утыруыңны бел, синнән сорамыйлар!
Шәйхенур тыйнак егет булып чыкты, юкка-барга кысылып баруына кыенсынган сыман, шактый дәшми барды. Бары Минзәлә күперен чыкканда гына телгә килде:
-“Әби-патша күпере" дип йөртәләр моны,—диде ул, толыпка (шулай ук ГПУ милке дип бирделәр) төренеп утырган Әхмәтсафага табан борылып,- кем әйткәндер бу сүзне, әле моннан егерме еллар элек кенә, бәләкәй чак минем, әткәй Минзәләгә алып барган иде, ярминкәгә, пыр тузып шушы күперне төзеп яталар иде. Ис-акыллар китеп карап торганым хәтердә. Бакчи, кем уйлап чыгарган диген, “Әби-патша күпере,” имеш. Хан заманындагы әби-патша каян килеп чыксын, ди эт олаккан җиргә? Кызык инде, уйласан.
-Әби-патша-Екатерина икенче чыннан да бу яклардан үткән,- Әхмәтсафа, юлдашына тарихтан хәбәрдар икәнлеген сиздереп алды.
-Кит әле9—диде Шәйхенур, көтмәгәнчә, гаҗәпләнеп.-Ни калган ана монда9 Пайтәхетендә генә утырса ни булган инде, чыдамый адәм баласы рәхәткә. Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә, хак сүз. Мин үзем герман сугышында яралангач, пайтәхеттә госпитальдә яттым. Инкыйлаб көннәрендә урамнарында йөрдем, Ленинның чыгышын тыңладым. Питер- зур шәһәр, Минзәләне шәһәр дип йөргән булалар, Ходаем Питер янында адәм көлкесе генә бит ул. Ә шулай да Әби-патша ник килгән соң монда?
—Себертә барышлый үтеп киткән Ул чакта осталар үзләренчә матурлап- сырлап агачтан төзеп куйганнар Минзәлә елгасы аша күперне. Әби-патша күз дә салып тормаган диләр осталар айлар буе тырышып корган күпергә.
-Салган, ди! Патшага нәмәгә синен күперен9 Питердә күпер күрмәгәнмени ул? Аңдагы бер-бер күпергә ике урамы белән безнең Чүплек авылы кереп кенә утыра.
-Чүплек? Шундый исемле авыл бармы?
-Беренче мәртәбә ишеткән кешеләр шулай аптырыйлар инде,-диде Шәйхенур бу сорау биреләсен алдан белгән шикелле.-Авыл исеме инде. Ык буенда, бик матур урында ул безнен Чүплек авылы Бабайлар авылга исем эзләп озак баш ватканнар, нигез корган жирдә Чүплек елгасы ага икән, шуннан тотканнар да авылга шул исемне чәпеп куйганнар. Әткәй
минем бә-әк укымышлы кеше, чүп—үлән дигән сүз, ди ул, димәк, үлән каплап алган елга дигәнне аңлаткан Чүплек елгасы.
-Чүп сүзе казакъларда да үлән дигәнне аңлата бит. Ишеткәнем бар казакъ авасында йөргәндә
—Йөрмәгән жирен калмаган икән. Казакъча булса да шаклар катасы юк. безнен якта үзенә башка халык яши. Кыска буйлы, нык бәдәнле, кәкре аяклы. Шул якка тартымрак. Көчле кешеләр. Мин үзем дә күп йөрдем татар-мөселман арасында. Бездә башкарак халык, икенче төрлерәк
Әхмәтсафа төпченүен дәвам итте.
—Еракмы сон әле авылыгыз?
-Аюны чыккач. Кәжә авылы. Сез шунда ял итәргә, атларны ашатып алырга туктыйсыз Мин җәяүләп кенә Ык өсләтеп Чүплеккә элдерәм Күп калмый-дүрт-биш чакрым гына.
-Безгә бит Матвеевка авылына җитмичә. ялга туктау юк дигәннәр иде...
-Шул Кәжә авылы инде ул. Матвеевка дип йөртәләр урыслар.
-Монын да тарихы бардыр инде.
-Тарих дип... Әткәйдән ишеткәннәрдән чыгып әйтсәм генә. Бу якларда борынгыдан татар ыру-ыру оешып утырган авыл төзеп. Аю ыруы. Кәжә ыруы. Бурсык ыруы, Әгәс, Куян, Колын, Елан ырулары... Безнен як халкы бер дә тынгы белмәгән бит. Патшага каршы чыгып, яу чаба торган булганнар Тикмәгә түгел инде, патша боларнын жир-суларын тартып алып, үзләрен чукындырырга маташканга. Чукынмаса-күтәрә алмаслык салым Патша гаскәр белән килеп авылларны тамыры-ние белән яндырып китә, тагын тернәкләнә халык, лагын баш күтәрә. Нинди генә яугирлар булмаган безнен якларда!- Шәйхенурнын үзенен дә каны уйнап алды булса кирәк, урынында тыныч кына утыра алмыйча, кыбырсый башлады, карга күмелеп, тын гына оеп утырган агачларга карап, монсу тавыш белән өстәп куйды -Һи-и, бу урман йоткан һәммә серне дөньяга чыгарсаң... Батырша дигән каһарман. Теләкәй. Алдар, Күчем, Акай. Килмәк батырлар. Булган безнен курку белмәс бабайлар!.. Барысы да шушы якларда яу корып йөргәннәр Шуннан сон урыслар мөселманнарны җирләреннән кубарып. Ык аръягына куып чыгарганнар Исән калган авыл йортларына урыслар кереп утырган. Менә шулай Кәжә ыруы үзенең авылын югалткан. Матвеев исемле урыска, патша кешесенә бүлеп биргәннәр Кәжә авылы жирләрен. Менә сиңа тарих... Синең Әмәкәйдә дә булганын юктыр инде?
-Әйтәм ич, бу якларны беренче күрүем..
-Инкыйлап чорында аклар белән сугышлар булган тирәләр инде Бәете дә бар иде. Хәтердән чыкмаса, әйтеп бирәм-Шәйхенур бәетне исенә төшерергә азапланып булса кирәк, тын калды Озак үтмәде, бер җайга көйләбрәк бәет әйтә башлады
Тарих мең дә тугыз йөз дә Унсигезенче елларда.
Акларга каршы бардык без Совет властен якларга. Киткән чакта, сау бул, диде. Ятим карчык-әнекәй дә Бомба белән бәреп ектык Теләнчинне Әмәкәйдә.
Әмәкәйне алганнан сон. Барып кердек Бакалыга. Бездән һич тә тынычлык юк Андагы ак якалыга..
Шәйхенур, нигәдер көрсенеп, бәет укуыннан туктап, сүзгә кереште —Озын бәет инде. Туган туганның канын койды ул чакта Син яшьрәк булгансыңдыр, исендә бар микән'.’
-Булмыйча! Безнен Оренбур якларында да булды инде чалләр
-Шундыйрак авыл инде ул Әмәкәй. Кызыллык көчле булды нигәдер... Бәете дә ' Кызыл көрәшчеләр бәете" дип атала.
. Матвеевкада ял итеп алганнан сон. тагын юлга кузгалдылар. Шәйхенур җәяүләп үз авылларына китеп барды. Юлдашыннан аерылып, ялгыз, сөйләшми баруның бер ягы яхшы булды—иркенләп үз уйларында йөзәргә жай чыга. Ык елгасын кичеп, атлар Әтрәкле дигән авылга йөз тотып юырта башлагач. Әхмәтсафа уйлар дингезенә чумды.
..Хивадан кайтып, Каргалыда озак тормады ул. Рабига белән очрашкан- кавышкан татлы минутларны искә алмаганда, хәтердә янартыр-лык тагын ни булды икән? Әйе, Рабиганын башка чарасы калмаган, әнисе белән энесен, качырып диярлек, үзе белән алып килгән иде. Алдан хат язып, килешкәнчә, Атбасар качаклары вакытлыча Каргалыда, Әхмәтсафаларның өенә урнаштылар. Әнисе, кечкенә буйлы, бөтерчек кебек Хәлимә апай белән танышып, бер-берсен бик тә үз иттеләр. Эре сөякле үсмер Шираз- Рабиганын энесе белән дә тиз дуслаштылар алар. Шираз һәр нәрсәдән кызык табып, кәмит ясарга һәвәс икән, аеруча кеше булып кыланырга ярата. Әхмәтсафа ана "әртист" дигән кушамат та тагып куйган иде, Ширазга гына ошап җитмәде:
—Артист булмыйм ла мин...-диде ул уенны чынга алып.
-Кем буласын килә?-дип сорады Әхмәтсафа, үсмернең кинәт җитдиләнеп китүен күреп.
-Кавалерист!—диде горур рәвештә күкрәген алга чыгарып Шираз- Буденный кебек ат өстендә, кылыч белән менә шулай, менә болай акларны кырасын гына...-дип, ат өстендәге кызыл жайдак кыяфәтенә кереп, ишек алдында килештереп сугыш уены да күрсәтеп алды.
Малайның минут эчендә шундый үзгәреш кичерә алуына сокланып, Әхмәтсафа кулын Ширазнын шактый нык җилкәсенә салды:
—Кылыч селтәп чабардай кавалеристлар күп булыр ул, кайнеш. Ә менә артист һөнәре алсаң...
Рабига, бер читтән аларнын сөйләшкәннәрен тынлап тора иде. “кайнеш" дигән сүзне ишеткәч, комачтай кызарып, тизрәк өй ягына атылды. Әле һаман, бер-берсен сөйсәләр дә, вәгъдәләр бирешүдән узмый мөнәсәбәтләре. Әхмәтсафа янә Казанга укырга китәргә җыена. Рабига исә, ТИ НО ны тәмамлап, быел көздән Каргалыда укыта башлый. Казанда ни булып бетәр, Әхмәтсафа юлына кемнәр очрар, егетнен берәр чибәркәйне күреп, башы әйләнеп китмәсме.’. Уйлый башласаң... Кызнын күнеле тулы шөбһә. Ул Әхмәтсафага бик тә ышана. Шулай да... Инде яше дә бара бит. Егерме яшьтән үткән кызларны “сазаган" дип үртәргә дә күп сорамыйлар аны.
Хәлимә апайнын исә үз хәсрәте, үз борчуы. Карты Мөхәммәтҗан кызларының сәвит яклы булып китүен, гореф-гадәтне бозарга җөрьәт итүләрен күгәрә алмады. Сырхауга сабышты башта. Исенә килгәч, Хәлимәне җәберли башлады, түзәр әмәл калмады, ул да булмады, ир кеше яшь бичә алып кайтты. Әле бусына түзәргә буласы икән. Көндәш белән яшәү бер Хәлимәдән генә калмаган. Мөхәммәтжан торган саен холыксызлана бара. Бигрәк тә Ждмалнын ялан баш йөрүенә үчекте. Кызнын ирдәүкәләнеп йөрүен, бары тик хатыннан гына күреп, Хәлимәне төпчек улы Шираз белән өеннән үк куып чыгаргач, дөньялар җимерелеп төшкән кебек булды. Кешедән кешегә йөреп, тамак ялына йорт эшләрендә булышып, кайда туры килсә, шунда кунып йөргәндә, бәхетенә, Рабига кызы кайтып төште. Өйдән куып чыгарса да, Хәлимә моны аерылышу дип уйламый, ире бер акылына килеп, өйләренә кайтарып кертер дип өметләнә иде Рабига катылык күрсәтте, икенче көнне үк. ай-ваена карамыйча. Каргалыга алып китте үзләрен Әүвәл Оренбурда, Рабига янында тулай торакта көн күреп азапландылар. Әхмәтсафага рәхмәт, һич тә авырыксынмый өйләренә алып кайтты, Гомәрхан абыйсы белән сөйләшеп, аларны өйдәш итеп урнаштырды. Гомәрханы да ипле булды. Алар киләсе елны Оренбурда тракторчылар мәктәбендә укып, авылга беренче тракторны алып кайткан ир-егет ул! Инде яздан бирле Зариф белән колхоз
төзибез дип җенләнеп йөриләр икән. Күмәкләшеп язгы чәчү үткәргәннәр менә. Игеннәре матур булып өлгереп, башаклары тулышып килә. Гомәрхан сабантуенда өйләнеп жибәрде, хәзер үз тормышы, һаман-һаман кеше өстеңдә торуы кыен бит Бу хакта сүз кузгаткан иде, Әхмәтсафа килештереп бетермәде
Хәлимә апай,—диде ул, кулын йөрәге турысына куеп.—Мин бит сезгә чит-ят кеше түгел. Рабига минем булачак кәләшем, казанга барып урнашыйм, бераз унны-сулны карарга кирәк, аннан инде Рабигага эш белешермен. Бер дә борчылмагыз, мин сезне үзем белән алып китәм Казанга Хәлимә апайның күзләренә яшь тыгылды. Бердән, шулай бөтенләй чарасыз хәлдә, кешегә мәшәкать тудыру өчен өзгәләнсә, икенчедән. Әхмәтсафаның миһербанлы, игелекле булып, алар өчен борчылуын күреп, күңеле йомшарып китте.
Күзеңнән яшь килмәс ди. Казан дигән шәһәр хакында күпме ишетте ул, ә менә үзе дә шунда барып, көн итәчәге төшенә дә кермәде. Казанга китү дигәнне ишетсә, йөрәге әллә нишли, бик ымсындырса да. күнеле борчыла, һич кенә дә аягы тартмый иде шунда. Ерак, ят шәһәр, күз күргән җирләр түгел. Үзе гомер кичергән Атбасарын сагынып яши. хәтта холыксыз, дуамал ире Мөхәммәтҗанга да бер ачуы да юк сыман Исенә төшсә, үзәкләре өзелә-үз сүзле картына Каргал ы га килеп җиткәч тә хәбәр салганнар иде, жавап җибәргәне юк. Шулай аралары тәмам өзелер, килеп хәлләрен дә белмәс микәнни?.. Ни дип әйтәсең, яшь бичәсе белән чөкердәшеп тик ята торгандыр инде, Хәлимәдә, балаларда кайгысы юк. Казан дигәндә. Шунысы бар бит әле, Хәлимәнен бабалары шушы яктан, казан татарлары, күптән инде Атбасар якларына килеп чыгып, төпләнеп калганнар. Казанга бару түгел, Казанга кайту булып чыгар иде. Әхмәтсафаның нияте барып чыкса...
Казанга сентябрь ахырларында килеп төште Әхмәтсафа. Казан-Оренбур түгел, Хива—Бохараларны телгә дә аласы юк, Европа шәһәренә гартым
Тагар коммунистик университете!ында инде укулар башланган Тиеште эшләрне үтәп, кәгазьләрне тәртипкә китереп, тулай торакка урнашканчы октябрь ае да җитте
Оренбурда озак тоткарлануының сәбәбе-әйтсән-әйтмәсән дә Мусага, аның яшьлек дустына барып тоташа иде. Муса июль аенда ук Мәскәүгә китеп барган. Әхмәтсафа аның белән сирәк булса да хат алыша иде, соңгы хатында Муса: “Мин Оренбурда август ахырына кадәр булам мина кагылмыйча калма, Казанга бергә китәрбез,”-дип язган иде. Ул инде Казанда рабфакта укып, язучы-шагыйрьләр белән аралашып чарланырга өлгергән Сүз иясез, имеш-мимешләргә караганда. Казанда әллә өйләнергә ниятләп йөргән, әллә өйләнеп тә караганмы, һәрхәлдә, танышлары әйтүе буенча, мәхәббәт мәсьәләсендә Мусанын күнеле киң, йөрәгенә атна саен бер гүзәл кереп утырырга мөмкин, ди, бәлки шул сүзләр раска чыгып, гөнаһлары" артып ашкан да, егет Казанга бару уеннан кире кайтканмы, әллә ү генә хас булганча, “асылынсаң асылын—агачның асылына" дипме. ул Мәскәү университетына укырга керергә ниятләп китеп барган булып чыкты Әлете хәбәрне ишеткәч, Әхмәтсафага кыен булып китте. Муса дустына ышанып, ярык тагарак янында утырып кала язуы дөрес Каргалыга кайтып кергәч тә. озаграк юанды, шундук Мусаны эзләп калага юл чыгасы калган да Артык ышанды шул. Хәзер инде таныш булмаган шәһәргә ялгызы чыгып ки тәртә туры киләчәк. Хәер, артык катлаулы эш булмас анысы, егет илләр тизен кайткан кеше бит. Муса булса, аны Оренбурда тоткарлап маташмаслар inc шул гына.
Губкомда Әхмәтсафаны күктән ингән бәхет дип кабу т итте тәр Комсомолның губком секретаре. Әхмәтсафаның Казанга укырга китәртә җыенып, документлар хәстәрләп йөрүен белгәч, сө.мсере коелып, кырт кисте.
-Бернинди Казан юк. иптәш Дәүләтьяров. һәркайсыгыз жә Каин.
җә Мәскәү дип хыяллана. Губернада кем эшләр? Мәнди анасымы?- Әхмәтсафанын ана каршы төшәргә маташуын күргәч, бөтенләй кызып китте - Юк булгач, юк! Рөхсәт итә алмыйм? Әнә Муса урыны буш. хәзер үк вазифаңны кабул итеп ал да. эшкә тотын. Сине Казанда беркем дә көтеп тормый, беркемгә кирәген дә юк. Барыгыз да интеллигент булмакчы Беләсеңме. Совет иле сезнең ише интеллигентиклардан гарык инде, аларны корабтарга төяп, чит мәмләкәтләргә юкка гына озатмыйбыз! Кирәге юк аларнын. Безгә башы юк-бар акыл белән тулып, диңкеп. сөрсеп бетмәгән, кыю эшче-крестьян яшьләре кирәк. Хезмәт урыннарында тормыш университетын үткән, коммунистик аңга ия булган бер кешене институт тәмамлап, диплом алган ун белгеч тә алыштыра алмый. Аңлашылдымы, иптәш Дәүләтьяров? Анлашыла. әмма төшенеп җитмисен. Сина бер генә юл—губком үзенә эшкә чакырып торганда, сөенә-сөенә кил. сузып йөрсән. мондый урыннан бөтенләй колак кагып куюын да мөмкин.—Губком секретаре сүзен тәмамлап, мәсьәлә хәл ителгән чамасында егетне бүлмәсеннән чыгарып җибәрде Ишекне япканда анын:-Кадрлар бүлеге уңнан өченче ишек, гариза яз да... -дигән сүзләре генә ишетелеп калды.
Губком бинасыннан чыккач. Әхмәтсафа исәнгерәгән кыяфәттә шактый басып торды. Кесәсендә инде жәй башында ук килгән чакыру кәгазе Ирексездән. шул язуны капшап карады, фирка билеты белән ни эш кылырга'.’ Исәпкә басмый ярамый. Фирка дисциплинасы катгый. Исәпкә бассан да харап, кире исәптән төшеп йөргәнче ярты ел үтәчәк. Ярый, исәпкә басып тормадын. ди. Анысын Казанда хәл итәр ул. Тагын бер кыенлык бар- анын эш кәгазьләренә: "Әхмәтсафа Дәүләтьяров Оренбур губерна комитеты карамагына җибәрелә."-дип язылган. Моны Рәҗәпов-Хорезмдагы түрә белеп эшләгәнме, әллә чыннан да тәртип буенча, кеше юллама белән кайдан килгән, шунда кайтарып җибәрелергә тиешме, егет уйлап-нитеп тормаган иде ул чакта. Шунын аркасында тоткарлык та була язды менә Кат-кат сызланды егет: их Муса булса-а! Монын ише хәлләргә төшеп, айдан артык вакытын сарыф итмәс иде лә ул... Йөреп-йөреп тә губкомнан кирәкле язу ала алмый, юлга чыгып китте.
Казанга килгәч, бәласен аз татымады. "Оренбур губкомыннан рөхсәт язуың юк. -дип. тулай торактан урын бирми азапладылар. Бәхеткә каршы. ГКУ директоры, үзе дә күптән түгел генә Мәскәүдән җибәрелгән илле яшьләр тирәсендәге хәрәкәтчән яһүд адәме-Алексей Абрамович Вольфович егетнең каңгырып йөрүен күреп алып, тулай торакка урнаштырып ук куйды.
Яшьләр булган һәр җирдәге кебек үк университет та гөрләп тора Әхмәтсафа монда үзенен элекке сабакташы Фатыйх Сәгыйтовны очратты. Ул инде сүзгә, фаразларга, коткы салырга оста. Әхмәтсафаның ТКУга керүен белеп алгач, астыртын гына чеметеп тә өлгерде:
-Оренбур сәүдәгәрләре Казанга җыелып бетә болай булгач...
-Мин сәүдәгәр түгел.-диде Әхмәтсафа, каты итеп Әлеге сүзнең үзенен башына бәла булып төшәчәген сизенгән сыман-Үз тамагын үзе туйдырган крестьян баласы булам мин! Әйләндермә юкка кеше башын.
-Алайса тыныч бул. Нигә сон бу тиклем өректен'’ -дип. көлгән булды Фатыйх—Мин бит болай гына, электән үк белгән кеше буларак кына -Бөтенләй көтмәгәндә сорау бирде:-Үзен кайсы якта сон син? Кем тарафдары?
Әхмәтсафа сәерсенеп китте.
-Ничек кайсы якта? Белүемчә, без барыбыз да бер якта—совет ягында, совет тарафдарлары.
—һә-һә.. —Фатыйх, мыскыл иткәндәй чыркылдап алды.—Ялгышасын егет Бу бит Казан! Казан ул бер генә минут та кайнамый тормый. Самовар сыман пар бөрки, әче төтен тузгыта-тузгыта кайный ул Казан "Ун" нар да бар. сул лар да җитәрлек. Солтангалиевчеләр үз якларына тарталар. Троикиичылар үз якларына, инде Хатаевич. өлкә комитеты секретаре: Туйдым бу татарларлык бер-берсен чәйнәүләреннән, китәм. минем урынга башка кеше табыгыз!”—дип. Сталиннын үзенә үк барып җиткән, ди.
—Син тамчы да үзгәрмәгәнсең, һаман элекке Фатыйх. Белмәгәнен юк. -Дөнья өйрәтә ул.-диде Фатыйх, мактанган сыман. Ачылып китеп, акыл да сатып алды.—Белсән-белмәсән барысына кысылган бул. сүз әйтеп кал. бу кешенен үз фикере бар. дип уйласыннар. Шулай булмаса. ни пычагыма сон ул уку дигәннәре? Кесәдә кәгазь йөртү өченме'’ Хәзердән үк үзеңне күрсәтергә өйрән, күрсеннәр, исләрендә калдырсыннар Укуны тәмамлагач, эшкә биш куллап кабул итәрләр. Минем караш шулай Бәхәстә— хаклык!
-Белсән-белмәсән кычкырып, нинди хаклыкка ирешмәкче буласын?
—Ә син белеп кычкыр. Мин үземчә барам
Әхмәтсафа бәхәсне күпертеп җибәрмәскә тырышып. Фатыйхтан Оренбурда укыган танышлары хакында сораша башлады. Фатыйх һәр сабакташын атаганда ничектер борынын жыерып ала. Саный башлады:
-Муса инде зур кеше булып маташа. Ул. имеш, шагыйрь, Һи-и. монда анын ише шагыйрьләр буа буарлык. Мыж килеп тора. Аны чәйнәп кенә төкерәләр мондагы шагыйрьләр. Шуна Мәскәүгә качты ул -Фатыйх кисәк кенә Әхмәтсафага төртеп куйды -Гайшәнең башын әйләндереп йөргән иде. коры калды кыздан. Хәзер Гайшә медицина институтында укый. Профессорларга күз кысып йөри инде ул анда, белмәгән Гайшә түгел. ТИ НО да гел мөгаллимнәр тирәсендә әйләнде. Беркөн очраган илем, жүнләп сөйләшмәгән була, хар-рап инде... Мусаның монда әллә ничә “Гайшә“се булган ди. дөрес булса, берсенә бәби “бүләк" итеп киткән бугай Шулай булгач, чамала. Муса тиз генә Казанга аяк баса алмый ул. "Гайшә".тәре чәченә ябышыр дип тә курка. Фатыйх Исхаков та Мәскәүдә Нургали ага Надиев-гыйльми үзәктә. Мина салкын карый ул кеше, мин ана нәрсә эшләгән? Зиннәт. Саттарларны, үзен беләсең, Каин шулпасын чөмерәләр- һәркайсы белем алабыз дип. тилмереп йөри Ин кызыгы-Кәрим, шул Каргалы борчасы да Казанга килеп, каядыр укырга кергән, дип ишеттем Күзгә-башка күренми. Ул-астыртын егет, чәчрәп чыкмый, безнен сыман жүләр түгел.
Кәрим исемен ишеткәч. Әхмәтсафаның кәефе төште. ВәлкәЙ хаҗиның сүзләрен әле ул Гомәрханга да әйтми торган иде. Тел сөяксез, ни сөйләмәс, үзем ныклап эзенә төшәрмен дип уйлап га йөргән иде. Каргатыла шуны белде. Абдулла гаиләсен алып авылдан китеп тә барган икән Ждек шәһәре тирәсенә дигән сүзләр генә ишетә алды. Кәримне күреп, белешсен, начар булмас иде...
Инде, китәм дигәндә, Фатыйх, янә Әхмәтсафаның касыгына төртеп алды-Карале, беркөнне Заһидәне күрдем. Хәтерлисеңме. ТИНОда артыннан чабып маташкан идеи Ул сине Бохарада очратканын сөйләп бирде Шәп кыз. башкалар кебек борынын өскә чөйми. Теге вакыттагы саташулары беткән, җитди кызга әйләнгән. Хәзер медицина институтында укый икән “Такташ белән хыялланасынмы?"—дигән идем. көлә, "жүләр чаклар үтте инде“ ди Шәп кыз, күзен төшеп йөри илен, боткагыз пешмәде, ахрысы Хәзер ничек сон, яңабаштан гыйшык-мыйшык уенына керешмисенме?
-Минем ярәшкән кызым бар -Йөрәге кысылып куюын сиздермәскә тырышкандай, йөзен читкә борды. Заһидәгә исемен ишетү түгел, искә генә килеп китсә дә, битараф кала алмый ул. Күз алдына килә дә баса Югыйсә, инде күңеленнән сызып атканга биш былтыр кебек, искә төшсә, үзәге өзелә куя. каһәр. Кызнын Казанда икәнлеген белә Әхмәтсафа Очрамаса гына ярар иде... Рабигасы бар анын. Кинәт ике ут арасында калгандай хис итте үзен
Фатыйхның йөзендә көнләшү галәмәте чагылды
— Ну. парин. кая ашыгасың син? Бөтен көймәнен койрыгын берьюлы тотмакчы буласын. Ярәшеп, вәгъдә бирешеп йөрмәсән. кызлар беткәнме Казанда?
...Укулар башлангач, Әхмәтсафа башаягы белән дәреслекләргә чумды.
Анын тырыш, укуга сәләтле икәнен Александр Айхенвальд-политэкономия укытучысы кү-реп алды һәм егетне студентлар түгәрәгенә тартты. Ул \зе Мәскәүдә Кызыл профессорлар институтын тәмамлаган. Бухаринны якыннан күреп белгән, анын идеяләре белән янып, илһамланып яшәүче галим иде.
Фирка җитәкчеләре арасында фикер аерымлыклары барлыгын Әхмәтсафа анлый. Айхенвальд түгәрәгендә бу хакта еш кына бәхәсләр дә килеп чыга, остазы кебек үк, бәхәстә табылган хакыйкатьне генә хакыйкатькә саный, тыныч тормыш төзүтә йөз тоткан илдә бәхәс-тартыш-даулардан битәр, ил үсешен тизләтүче мөһим бер чара. Бәхәстә иң кирәклесе- башкаларны да тынлый белү. Менә монысы җитми тек җитми инде студентларга. Яшь әтәчләрдән ким кыланмыйлар. Айхенвальдка аларны тынычландыру өчен шактый тир түгәргә туры килә. Әхмәтсафа Татпрофсовет каршында пролетстуд бюросында эшләгәнлектән. Мәскәүдәге фирка җитәкчелегенең фикер көрәшен игътибар белән күзәтеп бара иде. “Уңнар" юлбашчысы Бухарин яклы про<|х:оюз башлыгы Томский карашлары да ана якын иде. Күреп тора, “сул” Троцкий белән Бухарин яклыларның бәхәсе, тора-бара чикләрне үтеп, ярсулы тартышуга әйләнеп бара, бусын егет өнәп бетерми, гел үзеңнекен генә хак дип раслау, башкаларның фикеренә колак салмау куркыныч юлга да алып кереп китәргә мөмкин бит. Сталин исә бәхәсләргә бик катышмый, ара-тирә кызган табага май салган кебек, каршы якның әле берсен куатләп. әле икенчесен үсендереп, тартышны тагын да кискенләштереп кенә жибәргән кебек. ТКУның үзендә дә тыныч түгел. Вольфович белән Айхенвальд арасында ачыктан-ачык бәхәс купты. Акылы, йөрәге белән Айхенвальд яклы иде егет. Вольфович —тарихчы, Татарстанда фажданнар сугышы тарихын өйрәнә. Күрәсең, Татарстанда яшәгән кыска гына арада шактый мәгълүмат туплап өлгергән, кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли. Татарстан Республикасы төзелү чорында “уңнар"—Мохтаров, Шамил Усманов кебекләрнең Казанга Солтангалиевне кайтарырга омтылышын кискен гаепләп чыга. “Сулларның" Сәхипгәрәй Саидгалиевне яклап тартышуларын, ахыр чиктә, Сталин фикеренә таянып. Үзәк “сулларны" алга чыгаруын. Тат. Республика башына Саидгалиев куелуын дөрес гамәлгә санап, бу хәлне хакыйкатьнең җиңүе итеп, мисал рәвешендә китерә иде. Әйе, кызык дәвәрләр булган. Әхмәтсафа бераз гына соңрак туган шул, әлеге дауда катнаша алмавына офтанып та куя. Вольфович егетне хыялланып утыруыннан җиргә төшерә, ул инде Грасис, Шәмгунов кебек коммунистларның тетмәсен тетүгә керешкән. Болар, гомумән, милли республикалар төзүгә каршы төшкән ахмаклар, милли сәясәттә чеп-чи наданнар Вольфович белән килешми булмый, дөрес әйтә, милли мәсьәләдә сай йөзгән бәндәнең сәясәттә эзе булмаска тиеш!
Бу кешеләр арасында Әхмәтсафага азмы-күпме таныш ике кеше бар. Беренчесе-комиссар Шамил Усманов булса, икенчесе-Оренбур большевигы Гали Шәмгунов иде.
Шамил Усмановны солтангалиевче буларак, 1920 елда ук Казаннан җибәргәннәр икән. Ул Урта Азиядә Көнчыгыш фронт карамагында була, аннан янә Мәскәүгә килеп төпләнмәкче була. Тынгысыз татар комиссарының мәркәздә яшәвен өнәмәгән фирка җитәкчеләре Усмановны тагын Казанга озату чарасына керешкәннәр дигән хәбәрләр йөри. Студентлар арасында легендар комиссарның абруе зур, күпләрнең, шул исәптән Әхмәтсафанын да комиссар белән күрешәсе, сөйләшәсе килә.
Гали Шәмгуновнын исеме Оренбурда инкыйлапның җиңеп чыгуы белән аерылгысыз. 1918 елдагы хәлләр дә тарихка кереп калган. Февраль аеннан апрель башларына кадәр Оренбур төрмәсендә яткан Зәки Вәлидине "ликвидировать" итәргә рөхсәт сорап Үзәккә мөрәҗәгать иткән үҗәт бер коммунист ул Шәмгунов, килешмәүчән большевик. Сталин бу мәсьәләгә сак карап. Шәмгуновка ашыкмаска киңәш бирә, чаманы онытып җибәргән коммунистны шелтәләп, арт белән киртә җимерүен хупламавын белдерә. Зәки Вәлидидә үҗәтлек җитәрлек. Ул "өченче юл“ тарафдары. Шигаре-
“Без большевиклар да түгел, .меньшевиклар да түгел, без-башкортлар!" Андагы көч. дәрткә сокланып карый иде Әхмәтсафа. Тәки барлык каршылыкларны үтеп, Рәсәйдә беренче милли республика—Башкортсган төзүгә ирешә, аның беренче илбашы була. Шәмгунов тырнагыннан исән калдырганы өченме, Зәки Вәлиди Сталинны милли проблемаларны иң яхшы белүче дип саный, ана ышанып, кызыллар ятына чыга. Әмма соныннан бу гамәленә үкенә дә. Кызыллар ягына күчкән чакта коралсыз башкортларга күрсәткән жәбер-золымны мәнге онытырлык түгел шул. Сталиннын ике йөзле жан булуына тәмам инанып, бу кешедән өмете киселеп, ел ярымнан сон, 1920 елның июнендә Бакуга. аннан Урта Азиягә китә Зәки. Әхмәтсафа Хивада эшләгәндә әле үзбәкләр арасында Вәлидигә хөрмәт зур иде. Вәлиди хакында андагы укымышлы кешеләр авызыннан күп тапкырлар ишеткәне булды. Аның Ленинга атап язган хатындагы: “Сак булыгыз! Милли сәясәтнен барлык ялгышлары башында Сез үзегез торасыз булса кирәк.”—дигән сүзләрен хәтеренә салып куйган иде. Вәлидиләр буыны нык холыклы, иманлы буын булган шул. дип уфтанып куя кайчак Әхмәтсафа. Хәзер аумакайлык, ярарга тырышу тамырланып килә яшьләр арасында. Вәлиди әнә үзен Сталиннын кат-кат Мәскәүгә чакыруын да санламый. 1923 елда ук Советлар иленнән киткән кеше буларак, аны ил. милли сәясәткә хыянәт иткән кеше буларак телгә алалар. Әхмәтсафа да акламый анын кыланышларын, әмма хөрмәткә лаек бу шәхес, монысы анын өчен бәхәссез иде.
Боларны искә алу да шуның өчен, әгәр Татарстан Республикасы төзелгәндә Шамил Усманов кебек якташлары жан атып, тартышып йөргән икән, ана да Казан бөтенләй үк чит-ят түгел, димәк. Казан—бөтен татарның мәркәзе, бөтен татарны жыеп торучы шәһәр. Шушы уй анын күңелен җылытып жибәрә. укуга дәртен тагын да арттыра иде.
...Утсыз төтен чыкмый, диләр. Каршы килер сүзләр түгел икән. Озак га үтмәде Казанга күченеп кайткан Шамил Усманов үзе ТКУга килеп керде, студентлар алдында чыгыш ясап китте. Студентлар клубында булды әлеге очрашу. Берничә укытучы озатуында (алар арасыннан Гомәр Шаһиәхмәтовны, ягъни Толымбай тәхәллүсле мөгаллим-язучыны гына белә Әхмәтсафа) җил-жил атлап килүче нык. ыспай гәүдәле коңгырт чәчле яшь кешене тамашачылар кул чабып каршы алдылар. Комиссар Усмановнын яшьләр арасында абруе зур иде һәм моңа сәбәпләр дә бар. Ул-гражданнар сугышының башыннан ахырына кадәр кичеп чыккан гаярь комиссар. Казанда әле 1922 елларда ук радио мәсьәләсе буенча чыгышлар ясап йөргән кеше, 1924 елда бөтен шәһәр халкы катнашында диярлек, исәпсез-сансыз гаскәрләр белән гажәеп тамашалар үткәреп, Казанның дүрт көнгә йокысын алган шәхес. Китаплары чыта, сәхнәдә аның спектакльләре уйнала. Инде менә тамаша предприятиеләре идарәсе һәм ерак дулкында тапшырулар алып баручы радиостанция төзелеше җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бөтен Казанны дер селкеткән могҗиза-жиденче ноябрь көнне беренче мәртәбә Татарстан башкаласында радиотапшырулар да оештырып жибәргән кеше ул. Күп кенә студентлар анын аэродинамика клубын оештыру өчен жилкенен йөрүләрен дә онытмаганнр икән. Кыскасы. Шамил Усманов барысына да якын, һәркемгә таныш, билгеле шәхес, шуна студентлар аны котырып кул чабып каршы алдылар да инде
Усмановны күреп алган уңайга Әхмәтсафаның йөрәге кысылып куйды Бер карасаң, һич тә үзгәрмәгән сыман комиссар, икенче карасан. тагын да җитдиләнгән, олпатланган.
Очрашуны Гомәр Толымбай ачты. Усманов, үзенә сүз бирелүгә, җәһәт кенә трибуна артына килеп басты һәм өстенә кигән өр-яна костюмына җай гына ишарә ясап, көлецеврап, сүз башлады
-Ун елдан артык хәрби киемнән йөрергә туры килде. Гади кәчтүмгә һич ияләшеп булмый. Сүз сөйләргә чыксаң, нәрсәдер җитми, тотып торыр көч юк шикелле
Зал күнелле генә гөжләп алды.
Усманов, мона артык игътибар итмәгәндәй кыланып, күзен бер мәл түшәмгә төбәп торды, ул морадына ирешкән иде инде-тамашачылар белән үзе арасында элемтә урнашуын тоеп, төп сүзгә күчте.
-Соңгы айларда булып үткән вакыйгалардан тетрәнгән күңелем һаман үз урынына утыра алмый әле,—диде ул, дәһшәтле хисләр кичергән тавыш белән. Анын чыгышын Әхмәтсафа Каргалыда ук ишеткәне бар. Аерма бар иде бу ике чыгыш арасында. Ул чакта артык көчле булмаган тавышы ныгыган хәзер, һәр сүзе күнел түренә үтеп керә. Анда кабалану юк, хәтта тыңлаучыларны шул беренче жөмләдән үк авызына карата алуына ниндидер канәгать хисләре дә кичерә сыман.-Август ахырларында Нью-Йоркта Сакко белән Ванцетгинын үтерелүе турында хәбәр килеп иреште. Жаным елады ул көннәрне. Радио. Траур маршы. Күз алдыма үзем кичкән гражданнар сугышы еллары килде. Утлы, давыллы еллар. Революция өчен һәлак булган көрәштәшләр. Ком бураны, күз карашын, сулышны буа торган ком бураны... Өермә. Пәри туе. Яктылыкны капларга тырыша, күзне томаларга азаплана бу өермә Аннан ком бураны тына, көн яктыра, тирә-юньдә тынлык, өермә-мәхшәр булмаган да кебек Барысын да онытасы килә шушы минутларда Юк, онытырга ярамый. Нью-Йоркта булган хәлләр якын киләчәктә капитал белән бәрелешнең неизбежностьлыгын күрсәтә. Сез, татар студентлары, сәясәт мәйданы сулышын, җилнең кайсы тарафка исүен, кайсы агачнын кайсы яфрагы нәрсә дип кыштырдавын ачык белергә, анлап торырга тиешсез. Әле партиядә дискуссия бетте дип тынычланырга иртә. Тормышның һәр почмагында восстановительный процесс-төзү пульсының көчле тибүе сизелә. Татарстанда группалар тынмыйлар, кайчандыр мин араларында йөргән “уң“нар хәзер көннән-көн физиономия-чырайларын ача барып, татар буржуазиясенең төп яклаучысына әйләнгәнлеген күрсәтәләр. Сезнен кебек үк мина да политэкономия, сыйныфлар көрәше тарихы фәннәрен тирәнтен өйрәнергә туры килә. Алар миң күп нәрсәне танырга ярдәм итте, күземне ачты.
Зал тын да алмый Усмановны тыңлый, Гомәр Толымбай янәшәсендә утырган икенче бер кунакның колагына нидер пышылдап, тыенкы гына көлеп куйды. Тегесе ризасызлык белдереп, җилкәсен сикертеп алды. Моны Усманов сизеп алды һәм аптыраулы күзләрен тутырып Толымбайга караш ташлады. Гомәр Толымбай үзе дә сизмәстән урындыкка сеңә төште. Уңайсызланып, башын түбән иде. Усмановның әлеге хәлдән кәефе килепме, күтәренке тавыш белән сүзен дәвам итте:
-Әйе. революция вакыйгалары искә төшә дә, ирексездән хәтирәләр өермәсе чолганышында каласын. Хәтирәләр белән генә юанып яшәргә иртәрәк әле безгә. Көрәш туктап тормый, иптәшләр. Хәзер төп көрәш- латинга күчү мәсьәсәсе тирәсендә бара. Череп беткән искелек тарафдары Гимад Нугайбәк, анын иярченнәре тарих тегермәненә таяк тыгып, вакыт агышын акрынайтмакчы булалар. Иске язуны сипләштереп кенә татарны яна тормышка өстерәп алып кереп булмый ул! Барып чыкмас! Гыйльми Үзәктә Галимҗан Ибраһимов яңалифкә күчүне ашыктырмый. Анын тарафдарлары—Ждмал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф кебек шәкерт-агайлар гәрәп хәрефе койрыгына ябышып, социализмга килеп чыкмакчы булалар...
Шул чагында залда Фатыйх Сәгыйтов, ут капкан кебек, урыныннан сикереп торды һәм ярсулы тавыш белән:
-Куарга аларны Казаннан!-дип кычкырды.-Эзләре булмасын! Газетага мөрәҗәгать белән чыгыйк. Җитте татарның башын бутарга!-диде дә, ничек чәчрәп торса, шулай ук шып туктап, урынына чүкте.
Усмановның битенә кызыллык йөгерде. Ул сүз җебен чуалткандай, бераз тын торды да, сүзен әкрен генә дәвам итте
—Куып кына мәсьәлә хәл ителми, иптәшләр. Без һәр кешене, фикер аерымлыгына карап, илдән куа башласак... Андыйларга иң көчле удар— массаларның жавабы. Әгәр масса, ягъни татар халкы тулаем яналифне яклый икән, моңарчы су болгатып яткан күгәргән мәдрәсә хәлфәләренә
ни кала’ Әйе, тончыгачаклар алар үз күлләрендә. Безгә менә шушы юлдан бару кирәк. Ин мөһиме—безне яшьләр якласын Газеталарда минем чыгышларны укый торгансыздыр. Шәрәф Борһан. Сәләх Атнагулов иптәшләр тырышлыгын да искә алырга кирәк—барысы да яңалифне яклыйлар. Тагын шунсы да бар—латинчага күчү мәсьәләсенә урыслар да битараф түгел Кириллица, әйтүләре буенча, аларны да канәгатьләндерми икән. Луначарский. Яковлев кебек галимнәрнең фикерен ишеткән, укыганыгыз бардыр инде Урыслар безгә караганда да өлгеррәк булып чыктылар, аларнын ныклап хәзерләнгән өч проекты бар латинчага күчү буенча. Шулай итеп, киләчәк— латин файдасына хәл ителәсе көн кебек ачык
Әхмәтсафа өчен бусы яналык иде. Димәк, латин мәсьәләсе, уйлаганга караганда да тамырлырак булып чыга, болай булгач
Усманов кызып сүзен дәвам итте:
-Яналиф-көн таләбе. Гарәпчә язу дигән булып, балаларнын телен бозудан туктарга вакыт. Мин гарәпчәләп язунын хилаф яклары хакында йөзләгән мисаллар китереп, чыгышлар ясадым. Кабатлап тормыйм. Шунсы кызганыч, әлегәчә өлкә комитеты шул хәлфәләрне яклап маташа -Усманов бераз гына дәшми торды.
Әхмәтсафаның күз алдына "чулак” кушаматлы Хатаевич-аткә комитеты секретаре килеп басты. Яңалиф хакында бәхәсләрнең кызган чагы Алардан студентлар да читтә кала алмый Инде яналифка күгүнен унаи якларын тукый-тукый күпме чыгышлар ясалгандыр сонгы айларда. Исен китәр. Хатаевич ашыкмый, шушы ук фикерне ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Хаҗи Габидуллин да яклый
Усманов, залда утырган студентларга түгел, нәкь менә шушы җитәкчеләргә төбәп, бәхәсләшкән сыман, кайнарланып дәвам итте
-Күпме көтәргә була? Инде гасыр башында ук әзәрбайжаннар күгәреп чыкты бу мәсьәләне. Ишеткәнегез бардыр. Мирза Ахундов ничә еллар элек милләтне саклау хакына, гарәп язуыннан ваз кичәргә чакырып чыкты Әзәрбәйжаннарның әдәбият башында торган кеше ул. Ни сөйләгәнен, ни язганын яхшы белә. Язу—ул милләт сакчысы, халыкнын рухын саклый Казанда латинчылар хәрәкәте егерменче еллар башыннан ук яшәп килә. Моннан өч еллар элек үк. 1924 елнын октябрендә латин хакында доклад ясап, беренче латинчылар ячейкасы төзелгән иде Ул инде шактый күп эшләр башкарып өлгерде Мөһиме-халыкта фикер туды "Кирәк! "-ди. акыллы татар. Үзегез уйлап карагыз. Кабатлап әйтәм, иптәш Луначарский хәтта урыс алфавитын латинчага күчерүне күгәреп, бу эшне дәлилләп чыкты Әрмәннәр белән грузиннар дә бу мәсьәләне өйрәнәләр Ин алда, барыбызга да үрнәк булып, әлбәттә, әзәрбайжаннар бара. Хәзәриләр чорыннан калган тәвәккәллек, яңага омтылу һич сүрелми бу халыкта. Атарнын Атамалы Оглы дигән галимнәре бар Әзәрбәйжан үзәк башкарма комитеты рәисе, дәүләт җитәкчесе ул. Әле егерменче елтар башында ук иптәш Ленин ана "Латинизация-Көнчыгыш өчен Октябрь ул!“-дип белдергән Безнең өчен дә канат түгелмени бу сүзләр? Канат, әлбәттә!
Толымбай кул чаба башлады. Ана башкалар кушылды Усманов, рәхмәт дигәнне белдереп. Толымбайга баш иеп алгандай итте
-Ә Ибраһимов белән Шәрәф нишлиләр’-дип. залга сораулы караш ташлады ул. Үзе үк җавап та бирде.—Гарәп алфавитына үзгәртүләр кертеп, аны ямаулы ыштан хәленә китереп, халыкка такмакчы булалар Ул гына да түгел, шушы сөрсегән карашны яклап РКП(б) үзәк комитеты секретариаты алдында чыгыш ясыйлар. Хәтга язу машинкасы өлгесен дә эшләп маташканнар Әйтерсең, алар 1926 елда Бакуда. тюркологларның оеренче съездында яңалифкә күчү хакында карарга килүне бөтенләй белмиләр Быел Бакуда бөтен төрек-гатарлар өчен уртак алфавит кабул ителде. Бөек адым! Менә кайда ул бәйрәм!.. Ә Татарстан һаман ашыкмый 1926 елла Мәскәүдә РСФСР Халык комиссарлары совет рәисе урынбасары Рыску лов Хаҗи Габдуллинны пыр туздырып ташлады “Казан яналифне кертүдә акрын
кыймылдый,“-дип, кистереп әйтте. Сегә дөресен әйтергә кирәк, монын сәяси-идеологик ягы да бар. Латинга каршылык дингә каршы көрәшне тоткарлый, муллалар тегермәненә су коя...
Усманов дин мәсьәләсенә килеп кагылгач, залда утыруын онытып, шактый уйланып утырды Әхмәтсафа.
Димәк, әлифба мәсьәләсе, ин беренче чиратта, дингә каршы юнәлдерелгән чара булып чыга түгелме сон? Халыкнын нинди хәреф белән язуы сәяси гамәлгә әйләнә икән бит. Язу-аерым бер сәяси вәзгыятьтә халыкнын анын, фикер юнәлешен билгели булып чыга. Мондый эштә уйламый адым ясау төзәлмәс хаталарга китермәсме? Күрәсең, Галимхан Ибраһимов моны анлап эш йөртә. “Хата ясап, аны төзәтүгә караганда, аны алдан күрү хәерле,"-ди иде Оренбурда Гомәр агасы. Гел сакланып, ул-бу булмасын дип, алны-артны карап кына яшәп тә булмый ич! Иске белән көрәшми, аны тәмам тар-мар итми торып яңага ирешеп булмаячак икәнен дә яхшы анлый ул. Усмановка ышана ул, яңалифкә каршы килүне урынсыз дип саный. Әхмәтсафаның яшьлеге инкыйлапка туры килде, аның хәзер өлгереп килгән чагы, ан-зиһене, дөньяга карашы революция җилләре алып килгән өермәле яңгыр астында бөреләнде, чәчәк атты, инде менә җимеш бирер вакытлар җитеп килә, һәр нәрсәгә аның үз карашы булырга тиешле чор бу, үзе дөрес дип тапкан фикер- мәсләккә икеләнмичә кушылырга тиеш дип саный, шул мәсләк өчен көрәшергә дә туры килүе мөмкин. Бу яктан Усмановка сокланып карый ул, менә кеше ичмаса, һәр нәрсәдә эше бар аның, һәр нәрсәгә үз фикере өлгереп җиткән, үз юлының дөреслеген раслап, ал-ялны белми көрәшкә дә ташланаган әнә. . Менә шундый көрәшчеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк тормышта. Әхмәтсафа уйларыннан айнып, чыгыш ясаучыга текәлде.
Усманов исә, күкнен җиденче катында талпына. Яңалифкә күчүне дөнья пролетариаты башлап җибәргән революцион көрәштә тәүге адымнарнын берсенә санап, шушы күчеш белән генә тукталып калмыйча, һаман алга табан баруның зарурлыгын исбатларга кереште. Киләчәктә тагын бер кирәкле адым ясау мөһим булачак—ул да булса эсперантога күчү. Бөтен дөнья күләмендә. Усманов ялкынланып эсперанто турында нотык тота башлады. Көтмәгәндә, тамашачыларга карап:
-Чу ви пороляс эсперантэ?—диде. Аның күзеннән шаян чаткылар чәчелде.
Әхмәтсафа моны анламаса да, эсперантода ниндидер сорау бирелгәнен аңлый иде, янәшәдә утырган кемдер:
-Нэ, ми нэ пароляс эспирантэ,—дип, җавап та кайтарырга өлгерде.
Усманов чын күңелдән көлеп җибрде.
-Аңлагансыз бит. Мин: “Сез эсперантода сөйләшә беләсезме?"—дип сорадым. ”Юк, без эсперантода сөйләшә белмибез,"—дигән җавап ишеттем ~ Аннан ул янә җитдиләнде.—Белергә кирәк. Үзлегемнән немецча өйрәндем, эсперанто буенча дәреслек язып бастырдым. Тора-бара җир шарындагы барлык халыклар эсперантода сөйләшә башлаячаклар. Шунсыз бөтендөнья халкы арасында нинди туганлык, үзара аңлашып яшәү булсын ди. Бөтендөнья пролетариаты—эсперантога!
Студентлар гөрләтеп кул чаптылар.
Усманов, кулын күтәрә төшеп, гөжли башлаган залны тынычланырга чакырды:
-Минем килү яңалифне мактау өчен генә түгел иде. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә дип аңларга кирәк. Вакытны сузуга эч пошып кына сөйлим. Күңелне тырнал торган бернәрсә бар—гарәпчелекне яклаучылар, берләшеп, үзәк комитетка, иптәш Сталинга хат язганнар. Төркем актив эшли, хәзер галимнәр, язучылар, студентлардан имза җыю бара. Ан булыгыз, әгәр шундый кешеләргә тап булсагыз, провокацияләргә бирелмәгез, имза куймаска чакырам.
-Б... пумала белән куып чыгарабыз,-дип әтәчләнде Фатыйх Сәгыйтов.
Ул арада студентлар Усмановка сораулар яудырырга тотындылар. Сүз нигәдер, яналифне урап үгеп, әдәбият тирәсендә куерды.
“Соңгы вакытта нинди әсәрләр яздыгыз?—дип сорады бер кыз. —“Памирдан радио...”—диде, мәгънәле итеп кенә Усманов.
Әлеге әсәрне студентлар да яхшы белә иделәр бугай, кул чаптылар.
-Әкият бит ул...—дип, мыгырданганы ишетелде Фатыйх Сәгыйтовнын- Әкиятнен чын әдәбиятка ни катнашы бар9
Әле генә үзен яклап, күтәрелеп бәрелгән егетнең кинәт үзенә үк каршы төшүенә аптырап, Фатыйхка сынаулы караш төшереп алганнан сон. Усманов әдәбият хакындагы уйлары белән уртаклаша башлады
-Әдәбият мәйданы-көрәш ул. Тиңсез көрәш ул. Мине татар әдәбиятында бердәнбер пролетариат язучысы дип әйтергә дә ярый торгандыр. Моңа Гомәр иптәш Толымбай да каршы килмәс дип уйлыйм.-Ул нигәдер муенын боргалап алган Толымбайга дустанә карап алды.-Ләкин мондый 'беренчелек" мине шатландырмый. Артка борылып карыйм да. кашларымны жыерам. Юк. арттан ияреп килүче яшь көчләр күренми. Ачмаш күрмим. Шул борчый мине. Син. яшь иптәш, әкият дисен Бәлки сәламәтлегем түзеп мин алдагы көрәшләргә җитәрмен, тагын да гамьле, тагын да жанлы вакыйгалар кичерермен. Бәлки күз алдымда җиңгән пролетариат Европасын күреп, коммунизм төзүдә катнашырмын... Ни булса булыр, әмма ул еллар, бүгенге көрәш сафлары, беренче ашкынулар тәкърарланмаачар. Аларны күздән югалтмас өчен эшкә тотындым, язам да язам Каләм житкән кадәр ул минутлардан күзгә чагылган, күңелдә калганнарын суырып алып, яшь буынга укытыр өчен мәйданга чыгарам. Киләчәк буын унҗиденче ел коммунистларының тормышын белсен, дим...
Бу сүзләрдән сон нигәдер моңсу булып китте Әхмәтсафа үзе дә сизмәстән, урыннан сикереп торды.
-Шамил абый!.-Олы язучыга, сугыш батырына шулай үз итеп эндәшүеннән кыенсынып, төртелеп калды. Үзен кулга алып -Иптәш Усманов,—дип, рәсмирәк тонга күчте.-Сез мине оныткансыздыр инде. Унтугызынчы елда Хәйбри дигән командир Каргалы авылында дуамал кылана башлагач, мин Оренбурга, сезнең штабка килеп хәбәр иткән идем
Усманов, гаҗәпләнә төшеп, алдагы рәттә басып торган Әхмәтсафага бераз карап торды да. елмаеп, ана каршы килде, нык кына итеп, кулын кысып, җилкәсеннән кочаклаган хәлдә, йөзе белән тамашачыларга борылды
-Исемә төште. Бу егет элемтәче булды ул көнне.-диде.-Әгәр вакытында килеп җитә алмаса. Каргалыда хәлләр була иде Хәйбри дуамал иде шул Шул дуамаллыгы аркасында Тозтүбә тирәсендәге сугышларда башын салды да. Сагынам мин аны... Ул елларны сагынам... Рәхмәт, егет, искә төшерүең өчен рәхмәт. Әйе. ул еллар онытылмый, истән чыкмый. Йөрәккә уелган хәлләр бар..
-Безне сөендереп, күңелләргә үгеп керерлек итеп, яна әсәрчәр языгыз,- диде Әхмәтсафа, халык алдында басып торуын яна гына абайлап алгандай - Соңгы елларда Урта Азиядә булып, әдәбият яңалыкларын нан артта калдым. Куып җитәрмен дип ышандырам...
-Әйе..-диде. Усманов трибуна артына кире барып баскан иде инде һәм сүзен дәвам итте -Язарга кирәк, язучы бит ул кулы кычытканга язмый, кирәк булганга, тиеш булганга яза Мин әдәбиятны матурлык сөйгәнлектән сөймим, әгәр дә әдәбият революциягә корач була алмаслык булса, мин аңарга тотынмаган булыр идем кебек Мин художникмы, әллә мастермы’ Художникның элекке мәгънәсе белән алганда, матурлык өчен рухланып язучыга санаганда, мин—түгел. Мин аерым тойгылар, мәхәббәт, башка сыйфатлар белән генә хисаплашып, аларны тикшерергә уйлыйм Мина инсаният, коллектив дигәннең тәкъдире кирәк Анын кайгысы, шатлыгы, тойгылары мина азык. Ш ударны язарга уйлыйм
Очрашу бетеп, кул чабулар тынып бетмәс борын. Усманов янә Әхмәтсафа янына килеп басты
-Исемеңне онытканмын, энекәш...-диде ул, үзен гаепле хис иткәндәй.—һич хәтергә төшми.
-Әхмәтсафа мин, Дәүләтьяров булам.
-Таныш фамилия. Дәүләтьяровларны Оренбурда укымышлы кешеләр дип беләм. Шулар нәселеннәндер бит.
-Гомәр агай безгә туган тиешле.
-Шулайдыр, шулайдыр. Менә бит, тау белән тау гына очрашмый. Кайларда йөреп, жирләр-илләр кичеп Казанга килеп чыккансың, бу очрашуга чынлап сөенәм мин.
Усмановны башка студентлар да урап алган иде, ул ашыга төшеп, Әхмәтсафага кулын сузды.
-Югалма күздән. Концертларга йөрисенме? Асия Измайлова концертларын калдырма. Искиткеч жырчы!—дип, чыгу ягына кузгалды. Ишек төбенә кадәр студентлар камалышында барды ул.
-Ну, егет, моменттан файдалана беләсең!—Фатыйх Сәгыйтовнын күгәрек тавышы Әхмәтсафаны сискәндереп җибәрде. Фатыйхның төртмәле сүзләренә жавап кайтарып тормастан, сыйныфташ егетләре янына атлады. Сүз дә юк, анын абруе бу минутларда иптәшләре каршында, чыннан да, кисәк үсеп киткән иде.
-Кеше яхшысын да, яманын да тиз онытучан. Хәтер дигән нәрсә хикмәтле нәстәкәй инде ул. Хәтерсезлектән мескенлеккә—бер адым. Оныту- баш миенен ин әһәмиятле һәм мөһим үзенчәлеге. Әгәр күргән- белгәннәребез хәтергә теркәлеп бармаса һәм кайсыдыр вәзгыять кысасында кирәкле хәбәр хәтердә терелеп, кабат искә килеп төшми икән—кеше өчен фаҗигагә тин тормыш башлана. Тиз онытабыз, хәтерне эшкә җигәргә яратмыйбыз. Шулай әйбәт була дип уйлыйбыз, искегә тисәң-исең китәр дип, кайбер вакыйгаларга кагылмыйча, булганны юк дип яшибез. Чын тарихчы болай эшләргә тиеш түгел.-Айхенвальд политэкономия буенча гыйльми түгәрәккә килүчеләргә каш астыннан сөзеп карап алды. Карашы Әхмәтсафага төртелде.-Беренче итеп, үземне борчыган нәрсәләр хакында сөйләшеп аласы килә. Әйтегез әле, һич анлый алмыйм, әгәр политэкономия дигән фән бар икән, социализмда анын асылын тәшкил иткән акча- товар-акча дигән нәрсә барлыгын кире какмыйбыз икән, без төзи торган җәмгыять нинди юл белән үсәргә тиеш сон? Дәүләтьяров, сез инде дөнья күргән кеше, бу хакта ни уйлыйсыз?
Дәүләтьяров урыныннан күтәрелә башлаган иде, Айхенвальд, үзе дә әле чагыштырмача яшь кеше, аны кире утырырга мәҗбүр итте.
-Утырган килеш кенә жавап бирегез. Аяк өсте хаклыкны яклап булмый диләр бит...
Кемдер тел шомартып алды:
—Утырырга өлгерербез әле, иптәш Айхенвальд. Утырган хәлдә якларга туры килмәсен хаклыкны.
Айхенвальд, шаяртуны аңламаганга сабышып, җилкәсен җыерып куйды.
-Ну-у, сөйләшүне андый яссылыкка күчермик инде. Дәүләтьяровны тыңлыйбыз.
-Хуҗалык эшчәнлеге белән ныклап гһөгыльләнгәнем юк,—диде Әхмәтсафа, башында бөтерелгән фикерләрне тәртипкә китерергә тырышып—Урта Азиядә чагында шуңа игътибар иттем, әгәр икътисад өлкәсендәге сәясәт халыкка аңлаешлы икән, аңа диһкан каршы килми Житеиггергән продукциясен тиешле күләмдә дәүләткә тапшыра, салымнарны түләп бетергәч, продукциянең арткан өлешен хуҗалыгына файда китерерлек итеп сатып жибәрә. Сәүдә итә алса—анын хуҗалыгы бара, әгәр үстергән мамыгын мәҗбүр итеп дәүләткә тапшырталар икән, җитмәсә, анын өчен
бернинди түләү дә булмаса. диһканга афәт килә-ачлык-ялангачлыктан иза чигә башлый, хужалык таркала, хәерчелек янында, белгәнегезчә, үлем йөри. Андый хәлләр булды Хивада. Фәкать яна икътисадый сәясәт нәтиҗәсендә генә диһканнар бераз хуҗалыкларын ныгыта алдылар Югыйсә, эшләр мөшкел иде. Ә болай дөрес кебек, товар—акча—товар формуласы яна жәмгьгтъкә батмый. Өстәмә табышка юл ачылмый икән, җәмгыять икътисадый үсә алмый
—Димәк, сезненчә. хакимият икътисадый сәясәтне ордым-бәрдем түгел, ә крестьян хуҗалыгының мөмкинлекләрен исәпкә алып үткәрергә тиеш Дөрес аңладыммы?
-Шулай, җитештергән продукция хуҗалыкны ныгыту өчен эшләми икән, алдагы елларда, хәтта крестьян үзе теләсә дә. ул инде хуҗалыгын тарта алмаячак. Салым сәясәте хезмәт кешесен бөлдерүгә юназергә тиеш түгел дип саныйм Товар җитештергән хужалык-илнен тоткасы ул Без социализмны эшче-крестьян кулы белән төзибез, революция идеясен алар тормышка ашыра. Маркс сүзләрен хәтердән чыгармаска иде идеяне тормышка ашыручы мәнфәгатьләрен санга сукмыйбыз икән, ул идея беркайчан да чынга ашмас.
Айхенвальд җаваптан канәгать калып, аудитория алдында ике кулын артка кушырып әрле-бирле йөри башлады
-Болар бит шундый гади нәрсәләр. Монын өчен югары уку йортларын да тәмамлау кирәк түгелдер. Хәер, без хәзер массаларны укытуга нык әһәмият бирәбез Укыйбыз, ачышлар ясыйбыз, ә хуҗалыкны һич кенә дә кирәгенчә алып бара алмыйбыз. Уйлап куям, барыбызда да югары белем бар, ә башлангыч белем юк. Башлангыч белем—нигез Менә нәрсә җитми. Крестьян-эшчедә булган гади тормыш зирәклеге юк бездә Атарда бар ул башлангыч белем дигәнең... Әле генә Вольфович белән бәхәскә кереп алдым. Бер төркем галим жин сызганып Татарстанда революция, гражданнар сугышы тарихын язалар. Хәзерге пролетариат диктатурасы чорындаТатарстандагы хәлләрне ал да гөл итеп тасвирлаганнар Әитерсен. һәм иктисадта. һәм сәясәттә ялгышлардан хали без һәм аларны төзәтергә дә кирәкми. Куркыныч юл. Ялгышларны исәпкә алмасан. бик тә гыйбрәтле үзенчәлеге бар-алар кабатлана. Без әлегә беркатлы сәясәт алып барабыз— массаларның аңында борылыш ясарга кирәк дип лаф орабыз, үзебез исә хужалык итүдә бертуктаусыз ялгышлар җибәрәбез Ин үкенечлесе-алар кабатлана тора. Шулай булгач, масса аңында үзгәреш буламы? Юк. булмый Адәм баласы ялгышлардан сабак алырга тиеш Борынгы Кытай фәлсәфәчесе акыллы кеше башкаларның ялгышыннан гыйбрәт ала. ахмаклар үз ялгышларыннан сабак ала.-дип язып калдырган Ә без ни башкаларның хаталарын өйрәнмибез, ни үзебез ясап ташлаган хаталардан сабак атмыйбыз Аптыраш, нинди җәмгыять төзибез, кая бармакчы булабыз*
Аудиториядә авыр тынлык урнашты Айхенвальд йөрүеннән туктап, уйлана төшеп сөйләнүен дәвам итте
-Әле яңа дәрескә материаллар эзләп утырганда, үзем өчен коточкыч яңалык ачтым bv хакта уйлана идем, сәбәпләре дә билгеле иде кебек, әмма кулда конкрет дәлиләр юк иле -Айхенвальд өстәл өстендә чәчелеп яткан кәгазьләр арасыннан тиз-тиз үзенә кирәклесен эзләп тапты Маңгаена күзлек менеп кунаклады, әрнүле тавыш белән тезеп китте
—Егерменче еллар башында Идел-Урал якларындагы ачлык хакында уйланганыгыз бармы?
-Бар .-диде Абдулла Юсупов.-Туганнарым ачлык елны кырылып беттеләр минем. Коточкыч вакыт иде
-Сәбәп нәрсәдә дип уйлыйсыз'.’
-Корылык инде Ике ел рәттән корылык булды
-Корылык-игенченен баш өстендә мен еллар буенча асылынып торган ялангач кылыч ул. Ачлыктан котылунын бер генә чарасы бар игенче һәрчак алдагы елларга мая калдырып килгән. Ин авыр чакларда да
кагылмаган ул ана. Мая-киләчәк, мая-яшәү дигән сүз. Ә егерменче елда, игенче өстенә ач үлем ябырылып килгәндә хөкүмәт нишли?-Айхенвальд соравына җавап та бирде-1920 елда Урга Идел төбәкләреннән кырык миллион пот ашлык хәзерләнә... Яшермичә әйтсәк, крестьяннан гартып, талап алынган ашлык. Тарих икән тарих булсын, ачыктан ачык язарга кирәк. Алдагы еллар өчен сабак булыр. Илгә, нәкъ шул төбәктә яшәгән халык өстенә ябырылып ачлык килгән көннәрдә Татарстанга ун миллион йөз егерме мең пот продразверстка житкерелә. Сахибгәрәй Саидгалиев моны унбиш миллион дүр йөз мең потка җиткереп үги. Инде көз көне үк республика ишегенә ачлык шакый башлый. Җитәкчеләр һаман продразверстка “үтәп” мәш киләләр. Кашаф Мохтаров-Халык комиссарлары советы рәисе дөнья революциясе хакында лаф ора. Губчека рәисе Денисов халыктан мәҗбүри рәвештә, талап жылы киемнәр жыю хакында фәрман бирә Республикада мен биш йөз вәкил халыкның соңгы икмәген талап жыю белән шөгыльләнә, берничә ревтрибунал эшләп тора, һәр авылга разверстка планы житкерелә һәм планның үтәлеше өчен авыл коллектив рәвештә жавап бирә, план үтәлмәгән очракта авылга продотряд, халык телендәгечә “обжор команда” кертелә. Халык каршы килә, әмма мондый чуалышларны хәрби частьлар ярдәме белән рәхимсез бастырыла. Вольфович бу фактларны читләтеп үтмәкче була...
-Ни өчен?—дип үзе дә сизмәстән сорап куйды Әхмәтсафа.-Чирен яшергән -үлгән. Жан өшетерлек нәрсәләр ич болар.
-Мине дә шушы сорау борчый—ни өчен яшереп маташырга? 1920 елнын 30 сентябрендә Халык комиссарлары советының беренче утырышында “продразверстка үтәү хакында Татреспублика халкына мөрәҗәгать" кабул итү мәсьәләсе күтәрелә,-дип, үзендә булган мәгълүматларны тыңлаучыларга "түгә" бирде Айхенвальд. “Үз халкымны талыйсым юк,"-дип мөрәҗәгатькә Шамил Усманов кул куймый. Җир эшләре буенча халык комиссары Юныс Вәлиди “Мәскәү куштаннары, милләтне сатучылар” белән хезмәттәшлек итәргә җыенмавын белдерә. 1921 елнын кыш айларында ук ачлыктан меңәрләп кырыла халык. Адәм ашау фактлары күзәтелә, мәче, эт, кумак ашау инде беркемне дә гаҗәпләндерми.
—Республикага күрә торып ачлык китергән җитәкчеләр жавап тоткандыр бит Мәскәү каршысында?—диде Абдулла Юсупов. Ул инде ачлык хәлләрен үз башында кичергән кеше, монда сөйләнгән һәр нәрсәне йөрәге аша үткәреп, әрнеп утыра иде.
-Җитәкчеләргә ни булсын? Алар судан коры чыгалар. Саидгалиевне азык-төлек хәзерләүдәге “уңышлары" өчен Мәскәү алтын сәгать белән бүләкли һәм ачлык котырынган 1921 елда ул Казаннан чыгып ычкына Мәскәүдән килгән азык-төлек халык комиссары Алексей Изюмов та 1921 елда республикадан сыза—банк-сәүдә хезмәткәре булып Мәскәүдә эшли башлый. Фәкать 1921 елнын җәй айларында гына, халык авыллап-авыллап кырыла башлагач кына совет хөкүмәте Татарстанга аз-маз ярдәм күрсәтә башлый.
-Әгәр чит илләр ярдәм итмәсә беткән идек инде,-дип куйды Абдулла.-Җәл, иртәрәк булмады ул ярдәм.
-Әйе, бәхеткә каршы чит илләрдән ярдәм шактый сизелерлек була. Шунсыз бүтенге Татреспубликада ниләр булып бетәр иде-билгесез,-дип, сүзен тәмамлады Айхенвальд
Түгәрәк әгъзалары үткән дәвердәге авырлыкларны җаннары аша кичереп утырганда. Фатыйх Сәгыйтовнын шыксыз тавышы тынлыкны бозды
-Иптәш Айхенвальд, сез дөрес юлдан бармыйсыз!—диде ул урыныннан сикереп торып-1920 елгы ачлык-ил өстенә төшкән авыр сынау, афәт иде. Корылык булмаса, ачлык та булмас иде Бөтен гаепне Татарстаннын партия, совет җитәкчелегенә өеп калдырмакчы буласыз. Ә бу сарык бәрәннәре сез сөйләгәннәрдән зур ачыш ясап утыралар менә. Шундый
җитәкчеләр булмаса, ачлыктын котылып калган булыр илек, дип уйлап утыралар инде үзләренчә. Сезнен максат—Татарстан җитәкчеләренә яла ягу һәм мондый сарыклар өере алдында максатыгызга ирешәсез дә! Чынын әйткәндә. Татарстанның яңа тарихын язуда үзегезне катнаштырмаган галимнәрдән үч алмакчы буласыз. Дөрес эшләгәннәр!-дип. дуамалланып аудиториядән чыгып китте.
-Сәгыйтов үз сүзен әйткән унайга хаклыкка ирештем дип уйлый Минем фикер белән килешмәве өчен аны гаепли алмыйм, әмма бүтәннәрне тыңларга теләмәвен һич төшенмим.-диде Айхенвальд шулай ук яшьләрчә җилкенеп -Полемикадан качмыйбыз, безнен Вольфович белән бәхәсләргә дә шаһит сез. әмма бәхәстә каршы якны мыскыл итү. анын дәлилләрен тыңламау, яки төгәл әйткән фикерне кире ягы белән әйләндереп, аны имгәтү, гарипләндерү һич дөрес түгел Кызганычка каршы. Сәгыйтов шул юлдан бара. Аны күзәтеп торам да. хәйран калам. ТКУ күләмендә нинди бәхәс кабынса, ул шунда, һәрнәрсәдә үзен белгеч дип хис итә һәм ахыргы хакыйкатьне ул гына әйтергә тиеш дип уйлый. Илгә яна кадрлар, янача фикер йөртә алырлык гыйлем ияләре әзерлибез дип мактанабыз Асылда, еш кына. Сәгыйтов ишеләрне әвәләп бирәбез. Алар киләчәктә ни кылырлар, ни күрсәтерләр-уйлавы да куркыныч Бәхәс турында фән бар-эриэстика дип атала. Моназара кылу сәнгате. Бәхәстә күгәргән тавыш белән түгел, акыл, зиһен һәм белем белән жинәргә кирәк
-Акыллы егет ул Сәгыйтов.-диде Абдулла, нигәдер Фатыйхны яклыйсы килеп-Кызып китәргә һәвәслеге дә булмаса
-Кемдер әйткән: акыллы булу белемле булу дигән сүз түгел әле Бүгенге вәзгыятьтә наданлык һәр жирдә чабудан килеп тота -Айхенвальд Мәскәүдә кызыл профессорлар институтында укыганда еш кузгалган бәхәскә килеп тукталды.-Ил белән революционерлар идарә итәргә тиешме, әллә дилбегәне белемле, хужалык эшләрендә тәҗрибә туплаган кешеләр кулына тапшыру кирәкме?-диде ул һәм. башкаларга сорау барып җиткәнче, жавап та биреп өлгерде.-Әлбәттә, революцион романтизм чоры үтә дә китә, ә идарә итү. хужалык эшләре-мәңгелек. Белемле кешегә кимсетеп карау, ышанмаучылык Рәсәйнен гомерлек чире Бу чир революцион романтикларга, һәр төрле энтузиазмга да хас Әлеге авыру бик тиз совет җәмгыятенә дә үтеп керде. Белемнен кирәк икәнлеген исбат итүгә киткән көч-исрафка сарыф ителгән жегәр. энергия ул. Шунсы кызганыч Белексезлек, ягъни компетентсызлык харап итәчәк безне - Айхенвальд Сәгыйтов ярым ачык калдырган ишекне барып япты Сүзен дәвам итте - Мин сезгә Татреспубликадагы ачлык һәм анын сәбәпләре хакында сөйлим икән, анда уйлап чыгарылган бер генә нәрсә дә юк Сез-булачак җитәкчеләр, ил белән идарә итү. әлбәттә, киләчәктә сезнен кулда булачак Әгәр совет җәмгыяте төзелешендәге кайбер хаталарны, ә бу очракта сүз сабак алу мәжбүри булган хәл-миллионлаган совет гражданнарын теге дөньяга алып киткән ачлык сәбәпләрен ачыклау хакында барды, искә алмыйбыз, санга сукмыйбыз икән-киләчәк аяныч булачак. Тарих кабатлана диләр Мондый тарих исә кабатланырга тиеш түгел.
Кайнарланып үткән түгәрәк утырышларына тиздән нокта куелыр дип беркем дә уйламый иде Сүз иреге, фикер хөрлеге яшәгән Айхенвальд түгәрәге үтәсе көнне Әхмәтсафа аерым бер җилкенү белән көтеп ала Монда үз сүзенне ишеттерергә мөмкин, кирәк икән бәхәс куертып та җибәрергә була Яшьләрнең очынуы Айхенвальака да охшый, ул аларны кыздырып җибәрергә жай гына эзли Бер кызып китсәләр, студентларның авызын тиз генә томалармын димә
Менә бүген дә бәхәс куерып килә
Фатыйх Сәгыйтов теге көнне ишекне шапылдатып ябып чыгып
китүен онытып, бүгенге утырышка беренчеләрдән булып килде. Совет хакимиятенең икътисадый нигезләрен барлаганда, көтмәгәндә, яна икътисад сәясәтенең хужалык итәргә кулай булмавын расларга тотынды.
-НЭП елларында совет хуҗалыгы тәмам йончыды, эздән чыкты,- дип сөйли башлады ул үзенә хас катгыйлык белән.—Уйлап кына карагыз, тигезлек, жир, ирек шигарьләре белән революция ясаган илдә, биш-алты ел үтмәде, крестьян ни хәлдә калды9 Күтәрәмгә калдырды илне НЭП' Тигезләндек тә кебек, ирек тә алдык, жир күпме кирәк бездә, ә иктисадый бөтенлек юк. НЭП касәфәте инде.
-Яна икътисад сәясәте аркасында гына авылга жан иңде.-дип ана каршы төште Әхмәтсафа. Үткән елгы түгәрәкләрдә Сәгыйтов чәчрәп чыгып НЭПнын бүгенге авыл өчен никадәр әһәмиятле һәм вакытлы чара булуы турында нотыклар сөйләгән иде. Моны Фатыйхның үзенә дә искәртәсе итте ул.-Бу хакта син үзен дә яхшы беләсең һәм НЭПны яклый да идең, һич аңлашылмый, ни өчен болай тиз үзгәрде фикерең?
Фатыйх сабакташының сүз башлавын көтеп кенә торган диярсең, тагын да дәртләнеп китте.
-Син. Дәүләтьяров. өстәл артында Бухаринның эткә ташласаң эт иснәмәс китапка охшаган нәмәләренә борынын белән кадалып утырганда, мин бераз гына башны күтәреп, әйләнә-тирәгә күз салдым. Илдә барган үзгәрешләрне анлау өчен монда, ТКУ да диюем, хөкүмәт икмәген черетеп яту кирәкми, болай да күренеп тора, монарчы Бухарин калыплаган идеяләрнең көле күккә очты Партиянең унбишенче съезды карарларын өйрәнсән зыян итмәс иде. Син һаман Хива-Бохара якларыннан эләктереп кайткан диһкан акылы белән яшәргә маташасын. Крестьяннарның иреген кысма имеш. Салым сәясәте дә фәлән-фәсмәтән имеш, крестьян сәүдәгә тартылсын имеш Хәер, сәүдәгәр малаеннан ни көтмәк кирәк?
Аудитория беразга тынып калды. Соңгы чорда кайбер студентларны “сәүдәгәр, мулла малае“ дип гаепләүләр ешайды. Бу—гаеп ташланган яшьләргә алга табан совет уку йортларында белем алунын мөмкин булмаганлыгын аңлатучы “дәлил” иде. Шушындый гаепләү белән соңгы вакытта шактый студентны укудан чыгарып жибәрделәр. Аларнын кан- яшь түгеп, кире укуга кайтырга тырышып йөрүләренә Әхмәтсафа үз дә шаһит. Сәгыйтовнын дәлилсез-нисез аны сәүдәгәр малае дип атавы астында нинди мәкер ятканын яхшы аңлый. Оренбурда. әле ТИНОда укыган чагында да ишетте ул сүзне аннан. Көнләшү галәмәте генә дисән. ТКУда Фатыйхның һәрнәрсәдә беренче буласы килә. Башкалар аның авызына гына карап торырга тиеш. Ул шулай уйлый. Әмма дорфалыгы, тәкәбберлеге аркасында зиһен һәм зирәклектән бөтенләй үк мәхрүм булмаган егеттән күп кеше аңлы рәвештә читләшә. Үч саклый торган егет, шуңа күрә аның белән бәхәскә кермәскә тырышалар. Бәхәскә керүдән тайчанмый торган бердәнбер үжәт булып Әхмәтсафа калып бара иде. Әле кичә кич сон гына тулай торакка кайтып: “Яшьләр клубында Хәсән Туфан белән Гадел Кутуйнын иҗат кичәсен ясап маташканнар иде. Бетләрен туздырдым! "Без-шагыйрь!“-дип, борыннарын күтәреп йөрмәсеннәр. Пролетариат белән крестьянга нинди шигырьләр кирәк икәнлеген сөйләп бирдем үзләренә, ул шагыйрь кисәкләрен янадан сәхнәгә менмәслек иттем!"—дип әтәчләнеп йөргән Фатыйхка, бүген тагын кемдер каршы килеп маташсын инде, жә?! Җитмәсә, укытучылар алдында. Үжәт Дәүләтьяровка ни житми? Үжәтлек чикне үтсә, чиргә әйләнә, дөрес инде. Моңа ничек түзсен дә Сәгыйтов, нервысы ничек чыдасын?..
—Шулай, сәүдәгәр малае дигәч, тиз шиңде Дәүләтьяров,—дип һаваланды Сәгыйтов, бәхәскә нокта куйгандай.-Бу сина кеше талап мал жыю түгел, без икътисадның какшамас социалистик кануннары хакында сөйлибез, ә син кем тегермәненә су коеп маташасын9 Икътисад иҗтимагый җитештерүнең обьектив кануннарына буйсына, НЭПнын кесә канунына түгел.
Надир Әбдершин. Әхмәтсафаның күптәнге дусты һәм авылдашы, түзмәде урыныннан сикереп торды
—Әхмәтсафа сәүдәгәр малае түгел!—диде кайнарланып.-Ул ятим үсте, үзенен тырышлыгы. зирәклеге аркасында гына алга юл ярып бара Әтисе Мостафа агай авылның ин ярлы игенчеләреннән иде Гаиләсен туйдыра алмаганга, балаларын байларга көнлекме итеп бирде, үзе айлар буе өенә кайтып керми, казакъ арасында тире-яры белән эш итеп йөрде Хәтәр эш ул. куркыныч, авыр хезмәт. Алай да мантый алмады, яшь балаларын үги әни кулына калдырып, үлеп китте. Әхмәтсафа ятим үсте,—дип кабатлады Надир —Нинди сәүдәгәр нәселе булсын, ди. Әкият сатма инде. Фатыйх, үзен дә яхшы беләсен...
Фатыйх бу сүзләргә керфеген дә селкетмәде.
—Үзен үк әйтеп торасын тагын. Тире-яры белән эш иткән кеше сәүдәгәр булмый, кем булсын инде?-дип. авызын жырды ул.-Вак сәүдәгәр, байлар белән эш йөрткән кеше, нигә яклап маташасын^’
-Байлар белән эш йөртмәгән кеше юк иде ул чакта.-диде Надир. Фатыйхнын белә торып Әхмәтсафага яла ягуына рәнҗеп.-Ана калса, син үзен дә мулла малае.
Фатыйхны жен алыштырдымыни! Ул. атылып урыныннан торды. Надир янына килеп басты, анын якасыннан эләктереп алып төкерекләрен чәчә башлады:
-Тагын бер мәртәбә кабатласан. теленне тартып өзәм! Мин инде әллә кайчан мулла атайдан баш тартуым хакында хәбәр иттем Моны бөтен кеше белә. Ә син... син.. бетле күркә, күрәләтә алдашу юлы белән, съезд тарафыннан ныгытылган фикерләремнән ваз кичтермәкче буласынмы' Минем юлым—партия юлы. мәсләгем—партия мәсләге. Синен ише сәүдәгәр, кулак кебекләр белән уртаклыгым юк!-Фатыйхнын иреннәреннән ак күбек ургылып чыкты Ул калтыранып, урынына килеп утырды, үзе һаман тынычлана алмый.-Сәүдәгәр, кулак калдыклары кереп тулган, авыз ачып сүз әйтергә дә бирмиләр, паразитлар, идән асты кыргаяклары.-дип зәһәрен чәчә иде
Әхмәтсафа түзмәде, урыныннан күтәрелде
-Сәгыйтовнын төкерек чәчүеннән шыр жибәреп утырыр чаклар үтте,-диде ул. тыныч, әмма беренче сүзләреннән үк башкаларны жәлеп итәрлек нык тавыш белән -Мин анын кебек сәяси флюгер була алмыйм Партия карарларын ничек теләсәм шулай, бозып анлата да алмыйм. Әйе. соңгы чорда партиядә бәхәсләр берьяклырак була башлады Бухаринчылар дигән сүз кирәгеннән артык куертыла. Ә бит иптәш Сталин Бухаринны "социализм төзелешенең прорабы” дип атады Әле үткән елларда гына фикер аерымлыгы да сизелми иде Партия сафларынын ныклыгына сокланып яши идек.
-Сәяси сукыр!-дип жикеренде Сәгыйтов Надан сүз сөйләп, тавык көлдермә, ичмаса. Партиядә бернинди бәхәс, аерымлану да юк Сүз-тиз арада коллективлаштыруны төгәлләү, промышленность үсешен тиешле дәрәҗәгә җиткерү хакында бара. Солтангалиевче икәнлегеңне беләбез, кирегә сукалап торма, яме
-Солтангалиев мәсьәләсенә килгәндә, кызганычка каршы, мин анын белән таныш түгел, карашларын да ныклап белеп бетермим, аны партия гафу иткән иде инде...
-Бүре баласын бүрегә салсан да. урманга карый. Дәүләтьяров Үзен кебек инде Сезнең ишеләргә тел белән анлатып була торганмы' Солтангалиевне дә күпме иркәләделәр, башыннан сыйпап кына йөрттеләр Нәтиҗәсе Солтангалиев йөрде-йөрде дә. һаман шул милләтчелек сазлыгына керен чумды. Анын иярченнәре Мидхәт Борындыков белән Мәхмүт Бөдәйлине бик дөрес кулга аллылар. Аларны таш ваттырып кына акылга утыртып була. , ...
-Газеталарда “Утызтугызнын хаты басылып чыкты Житди сүзләр
бар анда. Солтангалиевне аклауны сорыйлар безнен зыялыларыбыз.-дип. бәхәскә кушыласы итге Абдулла Юсупов. Ул мондый бәхәсләрдән читгәрәк торырга ярата, шулай да бәхәсне кыздырып җибәрергә ана куш. каян чамалап ала. инде сүз көрәштерү басыла башлый дигәндә, ике-өч сүз ыргытырга өлгерә, сүз янә куерып китә.
-һе. надан,—диде, ачы тавыш белән Сәгыйтов. Ул “утызтугыз” дигәнен ничәгә калгандыр. Хатка кул куйган сәяси куштаннар инде үзләре үк бу эшләреннән баш тарталар—комиссар Шамил Усманов беренче булып Солтангалиевеннән ваз кичте. Башкалары да озакламас...
Айхенвальд. сүзнең аерым шәхесләр тирәсендә әйләнә башлавын күреп, түзмәде, шәкертләре чуалтып бетергән жеп очын эләктереп алмак булды:
-Ну, егетләр, гайбәт сатарга гына булсын сезгә. Бу сүзләр бит. ачуыгыз килмәсен, гайбәт югарылыгында гына. Башта бер-берегезне пычратып азапландыгыз, хәзер милли зыялыларыгызга ябыштыгыз. Сезнен өчен абруй да, табынган кешеләрегез дә юк. Сүзгә керешсәгез, барысын рәттән буярга кирәк. Каян өйрәндегез бу һөнәргә?
-Табынган кешебез-иптәш Сталин, анын сүзе ин дөресе “Большевиклар ала алмаган крепостьлар юк!” Мин үземне большевик дип саныйм, шуңа күрә вак буржуаз тәгълиматка, метанлыкка, һәр төрле аумакайлыкка рәхимсез сугыш ачам?—дип җилкенде Сәгыйтов.
—Ярый, шулай да булсын, без иптәш Дәүләтьяровны тыңлыйк әле Карап-карап торам да, тагын бер карап алам дигәндәй, бу мәсьәлә белән ике кеше—ул һәм Сәгыйтов кына кызыксына кебек.
Бу сүзләргә Сәгыйтовның үтә дә кәефе килеп, түшләрен киереп, як-ягына масаюлы караш ташлап алды.
Әхмәтсафа, алдыңда яткан конспектка күз дә салмый сүзен дәвам итте:
—Ачыклап китим, 1927 елнын декабрендә үткән унбишенче съезд коллективизацияне бердәнбер һәм ин дөрес юл дип тапмады бит. Барлык төр кооперацияләрне дә хуплаган карар кабул итте. Аннан сон елдан артык вакыт үтте, дөресен әйтәм, мин үзем дә коллективлаштырунын мөһимлеген таныйм. Яна техника үсешендә могҗиза булган электрофикация аша коллективлаштыруга йөз тоту—төп юлларның берсе шул. Шунсын да таныйм, аерым бер кооперация төренә өстенлек бирелмәде. Съезд Бухарин. Рыков иптәшләр алга сөргән һәм нәкъ сонгы чорда зур бәхәс куптарган нәрсә—индустриализация белән авыл хуҗалыгы үсешенә финанс өлеше кертүнен дөрес бүленешен яклады. Мона иптәш Сталин үзе дә каршы килмәде. Җитмәсә, 1927 елда барлык крестьяннарның өчтән бере инде кооперацияләргә берләшкән иде. Димәк, авылда бердәмләшеп эшләүгә, яшәүгә каршы түгел халык. Халык шушы юлга тартыла икән, санлашмый булмый.
Сәгыйтов тагын түзмәде.
-Ташла инде халыкны изгеләштереп, аннан әүлия ясаудан! Халык бүген болай, иртәгә тегеләй. Аңа дөрес установка бирү кирәк һәм вәссәләм.
Айхенвальд килешмәгәнен белдереп, башын чайкап куйды.
-Беркөнне Дәүләтьяров Марксның акыллы сүзләрен хәтердә янарны. Кабатлау зыян итмәс, әгәр без идеяне тормышка ашыручыларның мәнфәгатьләрен санга сукмыйбыз икән, ул идея беркайчан да чынга ашмаячак.
Әхмәтсафа алдында яткан кәгазьләренә күз салып алган булды. Студентларның аны ышанып, бирелеп тыңлауларын чамалап алган иде инде ул. Тынлаучыларнын барысы да диярлек авыл балалары, авылга кагылышлы һәр сүз аларнын жаннары аша үтә, Әхмәтсафаның сүзләре йөрәкләренә сары май булып ята.
-Авылда куллану кооперациясе үсеш юлында иде, кустарь- промышленность кооперациясе дә җанланып килә. Һәркайсыбызнын күз
алдында, авыл белән шәһәр арасында бәйләнеш ныгый бара. Шхна күрә мин иптәш Бухариннын "Индустриализацияне гамәлгә ашырганда крестьяннарның мәнфәгатьләрен һәрдаим истә тотарга кирәк"—дигән сүлләрен яклап киләм Бу һич тә сәяси сукырлык, йәки кирелек түгел
Син сәяси күрә караучыга әйләнеп барасын!—дип. аны бүлдерде Сәгыйтов.-Мен тугыз йөз егерме җиденче-егерме сигезенче елларда икмәк хәзерләү кампаниясе нинди хәлгә төште? Авыл үз мәнфәгатен кайгыртып, шәһәрне ачлык ягасына китереп терәде. Ә син. бәйләнеш ныгый дип. кеше башын катырасын!
Сәгыйтовка җавап кайтарып торуны кирәк санамады Әхмәтсафа.
—Ә кулакларга мөнәсәбәтегез?—дип сораган булды Айхенвальз чыгыш ясаучыдан.
-Кырып себерергә!-диде Сәгыйтов.
-Монда эш катлаулырак.-диде Әхмәтсафа, нигәдер тавышын баса төшеп.-Унбишенче съезд карарларында ачыктан-ачык күренә-анда сүз кулакны физик юк итү турында бармый. Икътисадый ысуллар кулланып, аларнын эксплуататорлык мөмкинлекләрен чикләүне тормышка ашыру күз унында тотылды. Кулакны талап, хәерче хәленә төшерү аяныч нәтиҗәгә китерә .
-Син. димәк, иптәш Молотов кул куйган 1928 елның беренче март хатын вакытсызрак дип табасын9 Анда бит сүз нәкъ менә кулакны тамырдан юк итү хакында бара.
-Партия җитәкчелегенә каршы килә алмыйм...
-Килеп кара!
Моны Сәгыйтов әйтте.
—Иптәш Молотовнын "Урындагы партия оешмаларында чәчүлек җирләрен арттыру һәм крестьян хуҗалыкларын коллекти алаштыруны тизләтү" турындагы хатында:' “партия, совет органнарының лие коллективлаштыру нәтиҗәләре нигезендә бәяләнә" диелгән Бу съем карарларына каршы килә, минем фикерем шундый
—Әт-тә-тә, акыллы баш табылды!-Сәгыйтов янә урыныннан кузгалды.-Ни өчен мондый каршылык килеп чыга дип уйламадыңмы, миеңне самауыр күгәреге баскан нәстәкәй?! Синдә булган кәгазыгәр миндә дә бар ул!-диде ул эре генә -Менә тынлап кара. Син яклап маташкан кулакларның "тырышлыгы" белән үткән елда икмәк хәзерләү кампаниясе өзелде Ил ачлык куркынычы алдында басып калды. Син. Дәүләтьяров. иптәш Сталинның: "Бездә эчке дошманнар бар. бездә тышкы дошманнар бар. Бу хакта бер генә минутка да онытмаска кирәк! дигән даһи сүзләрен санга сукмыйсын.
-Бу бит конкрет сөйләшү түгел..
-Нәрсә’ Юлбашчының сүзләре конкрет түгелме?-дип, күзләрен акайтты Сәгыйтов.
-Иптәш Сталин бик дөрес күрсәтә. Яңа җәмгыять төзегәндә, ана каршы көчләр табыла. Куелган сорауга конкрет ждвап бирмәден дип кенә әйтәсем килде.—Әхмәтсафа үзен сәяси сукырлыкта гаепләүләрен теләми иде. Әмма, моңарчы илдә хөкем сөргән, соңгы чорда “бухаринчылык дип мөһер сугылган карашларыннан тиз генә ваз да кичә алмый Анын инануынча, ул идеяләр дөрес иде Сонгы чорда ниндидер аңлашылмаучылык булды, партия сәясәте үзгәреп, үткән чорда көч. акыл сарыф итми анга сеңдерелгән идеяләрне, бер селтәнүдә кире кага башлау аңлашылып җитми иде, ягъни бу гамәлдән үзе утырган ботакка балта чабу шике.1лерәк бер нәрсә килеп чыккан иде. Икмәк хәзерләүдә ел саен бер кыенлык килеп чыга тора. Шулай да егерме беренче елдагы ачлык сәбәпләрен искә алып эш итү нәтиҗәсендә, фаҗига кабатланмады. Узган ел авыл икмәкне башка елларга караганда аз җыйнап алды. Хәлле крестьян шушы хәлдән файдаланып калырга маташты. Илдә икмәк аз булган саен, ана бәя арга бара. Кулакның исәбе пщи иде. Илне ачлык чигенә җиткереп, шуннан
байтак керем алырга җыенган кулакның гамәлен мин дә хупламыйм.
-Техник культуралар яхшы уныш бирде,-дип сүз кыстырып алды Айхенвальд.
-Әйе. икмәге булганнар хөкүмәтнең сатып алу бәяләрен арттырганын көтеп, сатуны кичектерә килделәр. Техник культура хисабына яшәргә була иде бераз. Хәлсез хуҗалыклар исә, икмәкләрен көз көне үк хөкүмәткә арзан бәягә сатып бетерде һәм яз көне өч бәя артык түләп чәчүлек орлыгы сатып алырга мәҗбүр булды.
-Терлекчелек артуга йөз тотты. Еллык артым биш процент.-дип Айхенвальд шәкертенең дәлилләрен раславын сиздереп куйды.
-Дөрес әйтәсез, терлекләргә дә азык кирәк. Ләкин хөкүмәт шушы хәлдә дә индустриализация темпларын киметү ягын карамады. Бөтен авырлык авыл өстенә ишелде, ягъни, үзе дә ярым ач хәлдә, ул зур төзелеш мәйданына әверелгән илне тартып барырга мәҗбүр булды. Нишләргә кала? Бер генә юл—крестьяннардан икмәкне тартып ала башладылар. Мәхкәмәгә эш артты. РСФСР җинаять кодексының 58-10 статьясы, ягъни контреволюцион агитацияләүдә гаепләп кулга алулар ешайды. НЭП ка. фактик яктан килгәндә, нокта куелды.
-Синең үзеңә 58-10 статьясын кулланырга кирәк,—дип ысылдады Сәгыйтов.-Жанын-тәнен белән ун аппортунистларны яклыйсын. Тирең жыртылып чыкмаса ярар иде дип куркып утырам менә.
—Бүгенге вәзгыять хакында фикер йөртеп, Ленинның социализм һәм кооперация төзү планыннан тайпылышлар булуын гына күрсәттем.
Айхенвальд янә сүзгә кушылып алды.
-Дәүләтьяров үз фикерен иптәш Бухаринның “Икътыйсади язмаларьГна нигезләп шәрехләде. Дөрес эшләде дип уйлыйм. Чынбарлыкка дөрес бәя бирелде. Синең шикелле Сәгыйтов. кемнәрнеңдер ниндидер гаепләрен санап утырып кына социализм төзеп булмый.
—Киләчәктә сугылачак кирпечләр белән бүген үк фабрика төзи башлап булмый. Әүвәл кирпечне сугып, төзелеш мәйданына китерергә кирәк, аннан гына төзи башларга була. Беренче бишьеллык планын тормышка ашырганда мондый кимчелекләр исәпкә алынса иде дигән исәптән генә чыгып сөйлим.-Әхмәтсафа сүзе беткәнгә санап, урынына утырмакчы булды.
-Елап та җибәр инде, ышанырлар.-диде Сәгыйтов, яшерен тантана белән.-Статья дип сүз кузгаткач, Дәүләтьяров ничек шиңде! Аферист Бухарин астыртын ният белән “Правда” газетасында "Сәяси васыять” дигән нәмәрсә бастырган әнә. Ленин үзе язган имеш. Бөтен газетаны пычратып бетергән. Бик телен кычыткач, шуны да яттан сөйләп чык инде, алай булгач. Декламация сөйләргә оста бит син.
-Илнең җитәкчеләре арасындагы каршылыкларга кысыласым килми. Минем эшем түгел бу. Фикеремне кабатлап кына әйтәм-авылда дөрес сәясәт үгкәрелмәсә, хәлләр аяныч булырга мөмкин...
Әлеге бәхәс түгәрәкнең соңгы утырышы булды. Вольфовичка кемдер әләкләгәнме, әллә үзе шундый фикергә килгәнме, инде ВКП(б) тарафыннан тар-мар ителгән Бухарин идеяләре нигезендә Айхенвальднын һаман бәхәсләр оештырып ятуын өнәмичә, ул түгәрәк эшен тыйды...
Әхмәтсафа уйларыннан айнып, әрнү катыш көлемсерәп куйды. Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса ди, инде хәзер үзе авылда совет тәртипләре урнаштып йөри менә. Һәрхәлдә, шушы эшне йөкләде ана кантком. Үзе яклаган хәлле крестьян хуҗалыгын туздырырга бара. Йорт хуҗасын кулга алгач, ул нигездән ни каласы билгеле инде. Әтисе вафатыннан сон үхтәренен нигезе бөтенләй юкка чыга язды. Ярый әле Гомәрхан исән-имин кайтты сугыштан Хәлле крестьяннарга кантком ике генә гамәл белә: кулга алырга, мөлкәтен туздырырга. Кая монда крестьян мәнфәгате, кая монда Бухарин идеяләре. Юлга чыгып китәр алдыннан
Филиппов кулакларны физик юк итү хакында мен тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй аенда җирле партия оешмаларына җибәрелгән Молотов хатын кат-кат исләренә төшереп алды
—Сез авыллардан җыеп китерәчәк кулаклар өч төркемгә, ягъни категориягә бүленә.-диде ул белдекле кыяфәт белән. Сүзнен мөһимлеген искәрткәндәй, маңгаена бәреп чыккан тирне кул аркасы белән сөртеп алды. Сонгы вакытларда җүнле-башлы йокы күрмәгәнгә, анын йөзе агарып, сулып калган иде. Тан алдыннан гына канком утырышы бетүгә карамастан, иртүк, Әмәкәй авылына китүче төркемне озатырга килеп җиткән, аларга инструкция биреп, өйрәтеп җибәрүне үзенен бурычы итеп санаган иде - Беренче категория—контрреволюцион актив, советка, колхозга каршы чыгышлар оештырган, йәки турыдан-туры катнашкан кулаклар һәм аларнын куштаннары. Соңгы вакытта күреп-ишетеп беләсез, Әлмәт, Буа кантоннарында кулаклар коткысы белән кораллы бәрелешләр булып алды Кулакларны җир йөзеннән себереп түкмичә торып, “коллективлаштыруны- йөз процент!” дигән социалистик йөкләмәбезне үги. иптәш Сталинның "Бөек борылышлар елы” дигән мәкаләсенә лаеклы жавап бирә алмаячакбыз Иптәш Сталинның шушы мәкаләсенә жавап итү йөзеннән генә дә мин бөтен кулакларны җир йөзеннән себереп түгәр идем. Тамырлары корырга тиеш аларнын! Тә-әк... Беренче категория-гаиләләре белән Себергә сөреләчәк,-дип, мәгънәле караш ташлады Филиппов Шәмтиев ягына.- Иптәш Шәмтиев, аңлашылдымы!
—Сөрәчәкбез, иптәш Филиппов, этләре-песиләре лә калмас, нигезләрен туздырачакбыз.
—Дөрес әйтмәдең, Шәмтиев. Бернәрсәне дә туздырмагыз. Әйберләрен конфисковать итеп, колхозга тапшырырга. Йортларын совет учреждениеләре итәргә, ярлы колхозчыларга бүлеп бирергә. Аңлашылдымы?
—Ялгышлык китте, иптәш Филиппов, ялгыш ычкындырдым Сез әйткәнчә эшләрбез... Туздырмабыз, башкаларга өләшербез
Филиппов җаваптан канәгатьләнеп, аңлатуын дәвам итте
-Эре кулакларны, күмәкләшүне өнәмәүчеләрне, эшкә аяк чалучыларны кулга алып, гаиләләре белән ерак районнарга сөрү каралган. Болары икенче категориягә керәләр. Тә-әк. Өченче категория дигәннәре- вак кулак, кулак тегермәненә су коючылар була инде Шушы өч төркемгә кергән контрреволюцион элементларны кулга алып Минзалә төрмәсенә китереп ябу эше йөкләнә сезгә. Авыл активистларына да эш җитәрлек ОГПУ ярдәме белән кулак гаиләләрен өч көн вакыт эчендә авылдан сөреп, әйберләренә кадәр конфисковать итәргә Җаваплы-Шәмтиев
-Эшләрбез, иптәш Филиппов, инә-төймәләренә кадәр конфисковать итәрбез. Үзләрен кулга алып.
-Җитте. Шәмтиев, кайткач сөйләрсең. Хәзер юлга! Сак булыгыз, каршылык очраса, ике дә уйлап тормый, корал кулланыгыз.
Сүзгә ОГПУ башлыгы да кушылды:
—Кулга алынганнар нидер сизенеп, тавыш-мазар күтәрергә тиеш түгел. Минзәләгә барып, бер кәгазьгә кул куеп кына кайтасыз дияргә кирәк булыр. Әмәкәй зур авыл, ярминкәле, базарлы авыл Төрле яктан җыелган әтрәк-әләм күп булыр. Тирә-як авылларга хәбәр салып өлгермәсеннәр...
...Кайчан гына Матвеевкада җылынып чыкканнар иде Аякларга суык үрмәли башлады. Бигрәк тә ат өстендәге җайдакларга кыен Шүна күрәдерме, төркем башлыгы Әтрәкле дигән авылга җиткәч тукталыш ясарга боерды. ~ ..
Әтрәкледән караңгы төшә башлагач кына кузгалып. Әмәкәй дигән ерак авылга төн уртасында гына килеп керделәр. Колакта исә Филипповнын каты тавышы: ж _
-Контроль саннар... Үтәлергә тиеш. Арттырып үтәрбез
Ахыры киләсе санда