Логотип Казан Утлары
Парча

ПАРЧАЛАР

КҮҢЕЛ КҮЗЕ КҮРГӘНДӘ
-Бу мыскыл итү.-диде Афзал ага үпкәләп.
Чыннан да, тормышта гаять тотнаклы, әдәпле җитәкчебезгә мондый бәяләмә һич туры килми иде. Уеннын кызыгы китте. Бтрыбыз да җитдиләндек, берара сөйләшмичә бардык.
Уйнап сөйләсән дә уйлап сөйлә дигәннәре дөрес шул.
Шушы кечкенә генә истәлектән сон «Күнел күзе күргәндә» дигән язмамны башлап карыйм эте. Халыкта күнел күзе күрмәсә манган күзе ботак тишек, дигән сүз бар. Ямьсезрәк чагыштыру булса да дөреслеккә туры килә. Чөнки күргән бар нәрсә дә хәтердә калмый. Ә менә кай ягы беләндер күнелгә сеңгәне озак еллар онытылмый саклана.
Биеклек
Багана башындагы электр утларына карап утырам. Элек алар тәбәнәгрәк иде, яктысы да күп җиргә төшми иде. Монтерлар килделәр дә лампочкаларны күтәртеп куйдылар. Хәзер ишек алды якты. Биеклектә икән шул хикмәт. Кояш та бит иң биек ноктасына җиткәч, җылысын да, яктысын да мулрак бирә.
Ә кайбер кешеләргә биеклек килешми, биеклектән башы әйләнүчән була. Үзенә күрә бер чирдер инде ул. Дәрәҗәгә күтәрелсәләр мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле була алмыйлар. Андыйларның акыллары түгел, борыннары гына югары чөелә. Элек кул биреп күрешкәннәре дә баш кагып кына үтә. Йомышың төшеп янына керсәң ачык йөз белән каршы ала үзе, ә елмаюы январь кояшы кебек якты булса да салкын. Артыңнан ишек ябылуга дөньяда барлыгынны да онытачак.
Шулай да биеклекне Ходай биргән бүләк итеп түгел, олы бурыч кебек тойган кешеләр дә була дөньяда. Шундыйларның берсен, иң югары дәрәҗәле кешене студент чагымда күргән идем.
Кырыгынчы еллар. Илдә сугыш бара. Ә без—күбебез кызлар, тиздән җиңү буласына өметләнеп, ачлы-туклы көе, тырышып укып йөрибез. Лекцияләрнең барысын да университетның төп бинасында тыңласак та геология буенча лекцияне Кремль янындагы «Бегемот» дип йөртелгән бинада тыңлыйбыз. Ун-унбиш минут эчендә анда булырга кирәк. Ленин урамыннан ашыга-йөгерә барганда һәрвакыт бер кеше очрап, бик ягымлы тавыш белән, «Исәнме, кызым», дип үтеп китә. Олы яшьтәге бу кешенен эшләгән жиреннән төшке ашка кайтып йөргән чагы булгандыр дип уйлыйм. Кара драп пальтодан, шундый ук драп кепкадан йөргән урта буйлы, базык гәүдәле агайның кемлеген еллар үткәч кенә белдем. Татарстан Югары Советы председателе Гали ага Динмөхәммәтов булган икән ул. Илленче еллар ахырына хәтле, инде үзе ялга чыккач та, аны хөрмәт белән искә алуларын хәтерлим әле мин. Ә теге вакытта, безнең татар кызы да университетта белем ала, дип, сөенеп исәнләшүе булгандыр аның.
Чыннан да, дәрәҗә кешене түгел, ә кеше дәрәҗәне бизи, дигәннәре хак шул.
Байлык
Татар язучыларынын кайсыдыр бер съездында Киевтан килгән кунак язучы үзенең сүзен: «Мин барган бер җиремдә халыкнын ничек яшәвен белер өчен шәһәр базарына чыгам»,—дип башлаган иде. Шул исемдә калган. Ә мин берәр танышыма килсәм игътибарымны китап шүрлеге ала—хужанын зәвыгы ниндирәк, нинди әсәрләргә өстенлек биргән? Шунда сүзлекләр, белешмә китаплар, энциклопедия томнары, төрле кинәш җыентыклары да күрсәм танышыма ихтирамым көчәя. Матди байлыктан бигрәк рухи байлыгы сөйләп тора аның кемлеген.
КҮҢЕЛ КҮЗЕ КҮРГӘНДӘ
Үсентеләр
Халыкнын бер катлавында ваемсызлык белән бергә чарасыхтык күренешләре сизелә башлады. Бүген көн үтсә алдагысын ишәк кайгыртсын, дип яшәүчеләр бар. Арган-талган. киләчәккә ышанычын югалткан андый кешеләрне эче куыш хәлдә дә яфрак ярып, төптән үсентеләр җибәреп азапланган карт агачка охшатам. Ләкин бу үсентеләр бик зәгыйфь, үз- үзләрен саклау көче аларга бирелмәгән, җәмгыятьтәге чирләргә каршы тора алмыйлар. Эчүчелек, наркомания, караклык, бандитлык шундый яшьләрне бөтереп ала да инде. Изге урын буш тормый шул. Корый барган карт агачлар аларны саклый да алмый, көч бирерлек тә хәлләре юк. Таза, нык үсентеләр сәламәт агач тамырыннан гына үсеп чыга.
Чык тамчысы
Чыклы иртәдәге сафлык, яктылык, күкрәкне тутырып суларлык хуш исле һава йөрәккә дәрт, кулга көч бирә, күңелдә гөнаһлы уйларга әз генә дә урын юк Бу бәхетле мизгелләрне мин бишектәге яшь баланын ике бөртек тешен җемелдәтеп, ялтаеп яткан чагына охшатам
Ләкин алда эшле, мәшәкатьле көн бар бит әле. Чык тамчысы кояш нурына бер елмаеп ала да үлән тамырына төшеп ята. Тик шунысы бар: үләндә чык булганда гына көн якты, бәрәкәтле, күңел тыныч була. Чык тамчысына сөенә белгән кешенең дә күңелендә изгелек тулып ята.
Чаткы
Бүген төшемдә шигырь чыгардым Уянып китүгә язып та куйдым.
Син анда ялгызын Ут йотып яшисен, Ә үзен күрешкәч Берни дә дәшмисен Шулмыни хисләрнең Ялкынлап януы. Мәхәббәт утынын Йөрәккә кабуы
Язып куйдым да инде аптырап утырам. Каян килеп керә андый төшләр. Шушы яшькә җиткәч. Нәрсә соң инде бу, яшьлектә сарыф ителеп бетмәгән хисләрнең уянуымы, назга сусаган сөеп, сөелеп туймаган еллар авазымы? Алмадай чакларын сугыш уты көйдергән кызның җан газабымы, уг эченнән кайтмый калган ярны сагынумы? Күңел картаймый дигәннәре шулдыр күрәсең.
Кайчагында сүнеп, суынып беткән учакта да көл астыннан елтырап бер чаткы җемелдәп куя. Ни үкенеч, «чаткыдан ялкын кабыныр» чаклар үткән шул инде. _
Бүләк
Бала-чага таптамаган, кеше аяк басмаган бер кишәрлек җир бар безнең ишек алдында. Бигрәк тә яз башында соклангыч матур була ул Ямь- яшел үлән өстендә сап-сары тузганак чәчәкләр җемелдәп утыра Аларнын вакыты үтүгә бирегә сары ромашкалар, казаяк чәчәкләре хуҗа була Яшел белән сары төс бер-беренә шул хәтле килешә, бер-берсен шундый да тулыландырып, карап туймаслык гармония кашы итә Күзгә ташланып, чекрәеп тә тормый бу матурлык. Сабыр, тыйнак гүзәллек үзеннән-үзе игътибарны ала. Табигать матурлыкны кирәк урында, кирәк кадәр генә бирә белгән. п _
Кешеләргә карыйсын, төсе-бите белән аерылып та тормый берәү.
әллә кай ягы белән күңелгә кереп утыра да күргән саен күрәсе килә үзен. Нәкъ менә җырдагыча.
Күрер күзгә берни түгел,
Сөйкемлеге сөйдерә.
Сөйкемлелек—үзе бер бәхет.
Бердәмлек
Безнен йорт янында зур гына күл бар. Шәһәр уртасындагы биек таш пулатлар арасында ничек сакланып калгандыр да яз саен әйләнеп кайткан кыр үрдәкләре ничек эзләп табадыр бу күлне.
Яз башында артык зур хәрәкәт булмый әле күл өстендә. Яшькелт-зәңгәр башларын горур тотып, күкрәкләрен киереп, ата үрдәкләр генә йөзеп йөри. Камышлар арасында ояда утырган парларның тынычлыгын саклавы инде бу кошларның. Менә бер көнне күл өсте кинәт җанланып китә. Ана һәм ата үрдәкләр, йодрык хәтле генә бәбкәләрен ияртеп, оя-оя йөзеп йөриләр. Алар янына Идел акчарлаклары очып төшә Читтән караганда малайларның кәгазьдән ясап суга җибәргән «кораблары» кебек күренгән бу кошлар үзләре бер матурлык өстиләр. Оныкларын җитәкләгән әбиләр дә су буенда ешрак күренә. Сабышлар кошларны җим белән сыйлыйлар, күмәч кисәкләренә ашыга-ашыга йөзеп килгән үрдәкләргә шатланалар.
Ә бер чыгуымда күз яшьләре белән елап торган нәни кызны күреп: -Кем тиде бу матур кызга?-дип сорадым.
-Күлдән үрдәкләр киткән, шуңар кәефе бозылды,—диде әбисе, оныгының күз яшен сөртеп.
Игътибар итмәгәнмен икән, ул иртәдә су өстендә бер генә үрдәк тә юк иде. Шулай каядыр очып барып кайткалыйлар иде алар. Исәя барган бәбкәләрен очарга өйрәтүләре, канат ныгытулары күрәсең. Шулай булмыйни, сиздермичә генә көз якынлаша бит. Ерак сәфәргә җыеныр вакытлар да җитә. Безнең күлгә башка җирләрдән дә үрдәкләр очып төшә башлады. Бер иртәне утызлап пар үрдәк санадым. Алар шулай юлга чыгар алдыннан җыелып, үзләренчә киңәш-табыш итәләрдер кебек.
Элегрәк елларда адәм балалары да бердәмлектә көч, таяныч тапканнар. Хәзер җәмгыятьтә, кешеләр дә, туганнар да бер-берләреннән аерылып беттеләр. Берәүләр меннәр өчен, меңнәр берәү өчен дигәнне «кеше кайгысы төштән соң» алыштырды. Башыңа бәла төшкәндә кычкырып еласаң да, кул сузучы аз булыр Борынгыларның бүленгәнне бүре ашар, дигән сүзләре хак. Шундый чакта кошлардан көнләшерлек, билләһи.
Алдашу
Тагын төш күрдем Мәскәүнең балалар әдәбияты нәшриятында милли әдәбиятлар бүлеге мөдире булган Галия ханым Кәримовага хикәя укыйм икән Ә ул тынлап та бетермәде, Илдар Юзеев сюжетын алгансың, диде Эчем пошып китте. Хикәям алдашу турында иде бит. Болай булгач, үзем дә алдакчы булып калам түгелме сон? Ә хикәянең ахыры болай тәмамлана иде •• Бу җирләргә каны тамган кешеләрнең каберләренә чәчәкләр куярга кирәклеген әйткән идек аларга. Яныбыздан урап узарга тырышуларын күрсәк тә, кулларында чәчәкләр булгач, тынычланган идек. Ләкин ул чәчәкләр кәгазьдән ясалган, төссез чәчәкләр икән. Атлаган саен кыштыр-кыштыр киләләр.»
Төштә генә түгел, өндә дә шулай ясалма чәчәкләр кебек буш сүзләргә, ялган вәгъдәләргә алданып күпме кешеләрнең өметләре киселә, бәгырьләре ката, яхшылыкка ышанычлары югала. Оҗмахтан куылган шайтан ару гына кешеләрнең күңеленә килеп керсә, «Алдала, алдала, алдала» дип
котыртып тора. Югыйсә Хода бәндәләре бер-берсенә тау хәтле яхшылыклар эшли ала бит. к
Ут белән су
Үзгәртеп кору чире башлангач, сыйнфый көрәшне юкка чыгарырга маташучылар күбәйде: бай да әйбәт, ярлы да әйбәт. Хәтта «Килешү көне» дигән нәрсә дә уйлап маташтылар. Килешүчеләр генә күренми һәркем үз бәхетен, үз рәхәтен үзе табарга тиеш дигән караш хөкем сөргәндә бу каршылык көчәя генә төште. Ә бит сыйнфый көрәш сәясәтчеләр уйлап тапкан нәрсә түгел. Ул бик борынгыдан. Чынгыз хан вакытыннан ук (ә бәлки аннан да әлегерәктер) билгеле булган.
Тимучиннын (Чыңгыз хан) бала вакытыннан бергә уйнап үскән Жәмуха исемле дусты булган. Үсеп буйга җиткәч. бергә яу чапканнар, ыругларының язмышын яклап, иңгә-ин куеп сугышканнар. Тора-бара аларнын юллары аерылган. Жәмуха гади халыкнын бер вәкиле буларак, аларнын ихтыяҗын өстен күргән, ә Тимучин байлар (атлы кешеләр) ягында булган Элекке дуслар арасындагы каршылык нык кискенләшкән. Тимучин Жәмуханы дошман күрә башлаган Инде алар бер булып түгел, бер-беренә каршы корал күтәргәннәр.
Матди байлыкка хуҗа булган кешеләр беркайчан да үзләренә хезмәт итүчеләр белән дуслаша алмыйлар. Хуҗалар һәм хезмәтчеләр ут белән су кебек. Мәңге бергә, мәңге аерым
Өлеш
Әнием казанга аш салганда берничә чүмеч суны:
-Монысы үзебез өчен.-дип сала
Тагын берне өстәп:
-Монысы парга әйләнү өчен.-дип куя.
Иң ахырдан тагын бер чүмеч салып:
-Монысы килгән кеше өлеше.—ди.
Ул моны күңеленнән генә уйлап та, йә өйрәнелгән гадәте белән дә эшләгән булыр иде. Белеп торам, минем колагыма керсен, мин өйрәнә торсын дип әйтә ул аларны. Безнең өйдә бер пешкән ашны ике утырып ашау да. ризыкны исраф итү дә юк. Шуна күрә әниемнең чама белән эшләвенә исем китми. Ә менә аның килмәгән, киләсе дә билгеле булмаган кеше өчен өлеш салуы гажәбрәк.
Кешеләр, чыннан да. күп килә иде үзе. Йомыш белән дә. йомышсыз да кереп утыралар. Әтием белән әниемнең ерак юлдан килеп төшкән танышлары да була. Барысының да урыны түрдән. Татарның килгән кешене өстәл янына чакыра торган гадәтен бәләкәйдән күреп, өйрәнеп
Наҗар Нәҗминең вафатын ишетү авыр булды. Әледән әле күрешеп, хатлар алышып, китаплар бүләк итешеп яшәгән еллар искә төште Хатларын яңадан алып укыдым. Һәр сүзеннән, җөмләсеннән анын тавышы килгән кебек. Күнелдә анын җыры, анын моны Ягымлы баритон тавыш киң күкрәктән чыккан иркен сулыш, сагышлы мон. Беренче тапкыр
үстем.
Шул турыда сүз чыккач. Шәрәфнең (сүз Ләбибә Ихсанованын тормыш иптәше-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис хакында бара. ред.искЛ сөйләгәне истә калган. Германиянең Штеттен шәһәрендә ул яшәгән фатир хуҗалары ашап-эчеп утыралар икән Күршеләре килеп кергән
—Сез ашадыгызмы әле?—дип сораган хуҗа
-Өлгермәдек әле.
— Без дә яңарак кына утырдык,—булган шуңар каршы җавап
һәр халыкнын йоласы, үз гадәте. Гаеп итеш юк. Ә безнен гатар күрше хакы алла хакы, дип яши һәм бик дөрес эшли. Мин шуның белән горурланам. ..
Күңелдәге жыр
мин аны Агыйдел буенда ишеткән идем. Бу жыр мине студент чакларымда йөргән Урал тауларына алып менде дә янадан гөнаһлы жир өстенә кайтарып куйды.
Кешеләрне җырлаткан да. елаткан да шушы газиз жир бит. Шагыйрь шул жирне саклап утка керде, шул җирне яклап җырлады. Туган жйренен сөекле улы булып яшәде. Менә инде ул җылы жир куенында мәнгелеккә күзен йомды. Әмма аның җырлары калды. Моны, сагышы, янып-көеп әйткән сүзләре, шатлыктан эчкерсез шаркылдап көлүе калды.
Шагыйрь гомере яшәгән еллар белән түгел, калдырган хезмәте белән санала.
Ап-ак мендәрдә йоклап яткан сабыйны искә төшерә иде ул-ак кар өстенә яшел итәген җәеп тын гына утырган нәни чыршы. Яныннан чабып үткән кыска койрык-озын колакка да исе китмәде, шакылдавык саесканга да селкенмәде. Янындагы карт чыршы яман күзләрдән саклап тора иде аны. Тик саклап кына бетерә алмады.
Салкын корычнын үткен йөзе йомшак тәненә батып кергәч, яшь чыршы сискәнеп китте. Берара аңышмыйча торды һәм әкрен генә җиргә ауды. Балта йөзенә анын күз яше сыланып калды.
Жылы, матур бүлмәгә алып керделәр аны. Ялтыравык тәтиләр, аллы- гөлле утлар белән бизәделәр. Күңелен ачарга теләп, җырладылар, биеделәр, бәллүр бокаллар чыңлаттылар. Нәни чыршы туган урманын сагынып, почмакта боегып утырды. Матур бизәкләр аның күңелен ача алмады, көннән-көн саргаеп, кибеп бетте.
Шуннан сон бу чыршыны салкын кар өстенә чыгарып ташладылар. Хәзер инде ул мәсхәрәләнгән яшь кызны хәтерләтә иде. Үсеп кенә килгәндә туганнарыннан аерып алдылар да күңелләре булганчы уйнадылар. Туйгач, аяк эзләреннән каралып беткәнпычрак кар өстенә чыгарып аттылар, оныттылар.
Үкенү
Мондый да мәшәкатьле дөньяда үкенүләр күп була анысы. Вакытында йөрәкне чеметеп алгандай итә дә онытыла тагын. Бер борчу икенчесен баса. Шулай да гомерең буена җаныңны борчып торганы да була икән анын. Яшәгән саен ачысы көчәеп, тирәнәеп, төзәтеп булмаслыгын белгән саен әрнетеп торганы үзең белән бергә китәдер бу дөньядан. Күп кешеләрнең шулай әкрен генә сызлап торган төзәлмәс ярасы бардыр ул.
Әтиемнең вафатыннан сон парын югалткан ялгыз аккош сыман сагышлап йөрде-йөрде дә әниебез, мәрхүмнең ел ашын үткәрүгә, урын өстенә ятты. Безнең башка авыр көннәр тагын килде. Газизебезнең тормыш жебе өзелер чакны кан калтырап сизеп торабыз. Ул үзе инде барлык вөжүде белән әтиебез янында бугай. Салкын сулы савыттагы дәү кулларының вакыт-вакыт калтырап куюыннан гына дөнья белән хушлашырга өлгермәвен анлыйбыз. Суны алыштырыгыз, дигән ишарәсе була ул анын. Ут янган учларының салкын суда гына бераз тынычланганын белгәнгә тизрәк анын теләген үтәргә ашыгабыз.
Зәңгәр тамырлары бүртеп, как сөяккә калган кулларны әкрен генә сөлге өстенә куям да, сулы савытны алып ванна бүлмәсенә керәм. Ниндидер кодрәт белән тыелып торган яшьләремә шунда ирек бирәм. Ике битемне яндырып тәгәриләр дә тәгәриләр.
Әниебезнең эштән бушый белмәгән куллары гомере буе туңуны белмәде. Январь суыкларында да кулына кимәде ул. Инешкә төшеп, бәкедәге агым суда кер чайкавын дер калтырап карап торганым бар. Бу кулларнын күпме балаларның башыннан сыйпап сөеп үткәнен дә күргәнем бар. Кырык елдан артык балалар укыткан әнием кичләрен дәфтәрләренә билге куйганда укучыларының язмышы турында ниләр уйлаганын үзе генә белгәндер мөгаен. Эшен төгәлләп ял итәргә утырганда да анын
кулында йә чигү, йә челтәр бәйләү энәсе булыр иде. Ул бәйләгән челтәрле мендәр тышлары, сөлге башлары, карават кашагалары күбрәк сеңлем белән минем өчен дигән бирнәгә салып куела иде Без кечкенә чакта тегеп кигерткән матур күлмәк өлгеләрен, энеләремнең якасы чигүде күлмәк үрнәкләрен кемнәр генә күчереп алмагандыр безнен авылда
Хәзер менә шул кулларның кыймылдарлык та хәле юк. Минем аларны учларыма аласым, битләремә куеп торасым, бармакларын берәм-берәм үбеп чыгасым килә. Ләкин кыюлыгым җитми, моны эшләргә нидер комачаулый, хисләремне богаулап, тыеп тора
Хәзер уйлап утырам, үскән чагыбызда әниебезнең кулларына бераз ял бирик дигән уй башыбызга килдеме икән? Әни. утырып тор. үзебез эшләрбез, дип әйтә белдекме икән? Әллә кушканны гына эшләп йөрдекме'.’ Әйтә белмәгәнбездер мөгаен. Үсмер чак—ваемсыз чак шул. Менә хәзер йөрәкне шунысы әрнетә, шунысы үкендерә. Әти-әниебезгә бурычлы булып калу намусны борчый
Чәчәкләр
Грузиннарда матур гадәт бар дип әйтәләр Хужанын берәр әйберен бик яратып, чын күнелдән мактасаң, ул аны сина бүләк итә ди Бу кытлык заманда андый гадәт сакланамы, юкмы-белмим Әмма бер көнне үземнең шундый хәлгә калганым булды.
Дачадагы күршем чәчәкләр үстерергә ярата. Иргә яздан кара көзгә хәтле гөл бакчасыннан күзеңне алырлык түгел Андагы примулаларга, пионнарга, флоксларга, глодиол уел арга, кашкарыйларга сокланып туя алмыйм Бер көнне дөньямны онытып карап торуымны күргән дә күршем, кичкә таба чәчәкләр күтәреп кергән.
-Көзен тамырларын алып бирермен, әлегә чәчәкләрен рәхим ит.— диде.
Шатлыгымнан ни әйтергә дә белмәдем. Үземнең дә шундый гөлләр үстерәсем килеп йөри иде. Күршемнән сорарга гына кыюлыгым җитми торды. Тамырларын бирермен дигән вәгъдәсе чәчәкләрдән дә битәр сөендерде.
Ә кызымнын башы күккә тигәндәй булды Төрле-төрле букетлар ясап кич буе мәш килде. Иртәгесен ике ак. бер кызыл глодиолусны эшенә алып китте.
-Бүген Мәрьям апаның туган көне, килүенә өстәленә куям әле,- диде.
Мәрьям апалары минем кызым кебек бик күпләрне эшкә өйрәткән, инде пенсиягә җыенып йөргән игелекле җан өстәлдәге чәчәкләрне күргәч
-Инде күптән мина шундый чәчәкләр бүләк итүче юк иде.-дигән
—Беләсеңме, әнием, анын күзләре яшьләнде шул чагында.-диде кызым
Ләкин бу кадерле бүләкне вена кайтарып ыпкера алмаган ул Тыны бетеп, артыннан бер яшь егет куып җиткән дә
-Әйтегез әле. ханым, бу чәчәкләрне кайдан аллыгы з’-дигән
-Бу мина бүләк.-дигән Мәрьям ханым, горурланып, һәм егетнен күңелсезләнүен күргәч.-Сезгә бик кирәк идемени?-дип сораган
-Кәләшем янына бара идем, чәчәкләр таба алмадым -дигән eier
-Алыгыз сон бу чәчәкләрне.-дигән ханым.-алыгыз, ал Чәчәксез барырга ярамый сезгә.
Кызым шуларны сөйләгәч:
-Менә күрәсеңме. Наҗия апаң ничә кешене сөендерде.-дип әйтмичә 1Ү1Гр«иннардагыча гына булып чыкмады бит але бу Бакча күршем мине генә түгел, кызымны да. Мәрьям ханымны да. кәләше янына ашыккан кияү егетен дә бәхетле итте.
-Бер алманы бишкә бүләек.-дип җырлыйсы гына калды