Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАГЛЫ ЙОРТТА


АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Самарканд әмирендә
/ктамыш хан идарәсеннән канәгать булмаган төркемнең астыртын эшләре ачылу белән Идегәй мирза һәм анын тарафдарларының шактый кыен хәлдә калуын инде әйткән идек. Кызганычка күрә, бу хакта чыганакларда тулырак мәгълүматлар сакланмаган Ләкин ул төркемдә Бикеш. Бикбулат. Тордычык- Бирде. Бахшы бәкләр. Даут мирза. Иса бәкләрнең булуы телгә алына Әлбәттә, бу ыгы-зыгы вакытында аларнын барысы да качып китми, бәлки моны кирәк тә санамаганнардыр. Арадан Идегәй мирзанын гына бик тиз эз югалтуын анын шушы эшләрне оештыручы төп фигура булуын сөйләмиме? Минемчә, нәкъ шулай Ул юкка чыккач. Сарайда торып калган тарафдарларына хан алдыңда үзләрен аклар өчен бар гаепне качкан мирза өстенә аудару мөмкинлеге дә туа. Бу бит Идегәй мирзага барыбер зыян китерә алмый, чөнки ул хан кулы житә алмаслык жирлә—Самарканд әмирендә.
Шулай итеп. Идегәй мирза җиһангир хозурында яши башлый Бу хат 1389 елда була.
Бу вакытта Сәмәрканд әмире инде. Мәвараэннәһердә үз хакимиятен күптән ныгытып, алай гына да түгел. тирә-юньдәге барлык өлкә-вилаятъләрне буйсындырып бетереп, эшчәнлегенен өченче дәверенә аяк баскан була. Икенче төрле итеп әйткәндә, бу дәвердә Тимер бәк талау максаты белән үзеннән ерак урнашкан илләрне басып алуга керешә Идегәй анын хозурына менә шундый дәвердә китеп баса
Дөресен әйтергә кирәк, җиһангир аны якты чырай һәм зур хөрмәт белән кабул итә Ярдәм яки сыену урыны эзләп үз хозурына килүчеләрне ул гомере буе шулай кабул итә. Шулай ук алардан оста файдалана да белә. Бу очракта да Идегәй мирза кебек гаскәр башының дошмани мәмләкәт ханыннан качып китүе, ана килеп сыенуы аны бик нык сөендергәндер дип уйларга кирәк Әлбәттә, ул Идегәй мирзага үз тирәсендә лаеклы урын бирә.
Лаеклы урын дигәннән, тарихчылар Тимер бәк үткәргән төрле кинәшмәләр. олуг җыеннар, корылтайлар вакытында чакырылган халыкның тәхет тирәсендә урнашу тәртибенә дә игътибар иткәннәр. Бу мәгълүматларны бергә тупласаң. шундыйрак картина күз алдына килеп баса.
Ин элек идарәнен диван дип аталган кинәшү органында туплануын билгеләп үтәргә кирәк. Бу органга атаклы руханилар, сәедләр. шәехләр, галим-голяма, олуг әмирләр, ыру-кабилә һәм гаскәр башлары, вәзирләр һ б күренекле кешеләр кергән Сәркятибләр' диванда тикшерелгән мәсьәләләрне. азар буенча әйтелгән фикерләрне, тәкъдимнәрне махсус дәфтәргә теркәп бара торган булганнар Кабул ителгән карарлар. Тимер мирзанын фикерләре, тәкъдимнәре дә шунда теркәлгән
Т
Ә урнашу тәртибе түбәндәгечә булган: тәхет тирәсенә ярымай рәвешендә, дәрәҗәсенә карап. Тимер бәкнен уллары. оныклары һәм башка туганнары урнашкан Сәедләр. казыйлар, галим-голяма. дин әһелләре, атаклы шәехләр, түрәләр, эш башында торучы олуг затлар ун кулда урын алган. Гаскәр башлары, әмирләр сул кулда утырганнар. Диван башы, вәзирләр—тәхеткә каршы урнашкан, алар артыңда аерым олыс идарәчеләре урын алган.
Яуларда зур гайрәт күрсәткән баһадирлар һәм кыюлыгы, батырлыгы белән танылган яугирләр тәхет артында ун кулда, ә җиңел гаскәр башлары сул кулда урнашкан Маңгай чирү башы да (авангард) шулай ук тәхет каршында урын алган, ә сарай саклаучылар башы чатырның ишек төбендә торган.
Моннан тыш кинәшмә яисә корылтай вакытында берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр яисә дөрес хөкем чыгаруны сораучылар тәхетнең як-ягына урнаша торган булганнар.
Махсус билгеләнгән дүрт кеше җыен барышында тәртипне күзәткән.
Чакырылучылар урнашып беткәннән сон төрледән-төрле сыттлардан 1000 табагы халыкка. 1000 табагы диван әгъзаларына. 500 табагы Тимер мирза исеменнән ыру һәм урда тоткан әмирләргә, гаскәр башларына җибәрелгән. Сыйларны тапшырганда хөрмәт йөзеннән һәрберсенең исеме кычкырып әйтелә торган булган
Төркиләр белән монголларда хөкем сөргән мондый гадәгләргә XIX йөз тарихчысы, генерал М И Иванин да игътибар иткән. Нәгижә рәвешендә ул менә нинди сүзләр әйтә: подобный же церемониал наблюдался при курултаях, приеме посольств и
других торжественных случаях и был обшии во всех ханствах, управлявшихся потомками Чингиз хана. А от ханов Золотой Орды некоторые придворные обычаи перешли и ко двору московских князей» (М. И. Иванин О военном искусстве и завоеваниях монголо-татар и среднеазиатских народов при Чингиз хане и Тамерлане—СПб..— 1875.-С 129—237).
Әйе. Сарай каласында да шундый ук йола, тәртипләр хөкем сөргән. Елдан-ел матурая, төзекләнә барган Тимер бәк мәмләкәте башкаласы Сәмәркандта да аларны тиешенчә үтәргә, дәүләтнең данын-шөһрәтен күтәрергә тырышканнар. Гомумән. Тимер бәк заманында калалар торгызуга, зиннәтле биналар салуга, җимеш бакчалары утыртуга, сугару каналлары төзүгә зур игътибар бирелгән. Ә инде унышлы яулар китергән табыш һәм хәзиналәр. бер яктан, гаскәрне зурайту', тагын да яхшырак коралландыруга тотылса, икенче яктан, калаларны төзекләндерү, зиннәтле биналар, сарайлар төзүгә, кала диварларын ныгытуга киткән. Әлбәттә, яуларда галап алынган байлыкларнын төп өлеше Тимер бәк сарае урнашкан Сәмәрканд шәһәренә алып каитылган Бу кала, җиһангир уенча, дөньяда беренче кала дәрәжәсенә күтәрелергә тиеш булган Шушы ниятен тормышка ашыру җәһәтеннән Тимер бәк башкала тирәсенә мөселман илләрендәге төп шәһәрләрнең исемен йөрткән бистәләр салдыра башлый—шулай Сәмәрканд тирәсендә Багдад. Димәшкъ. Мисыр. Шираз. Солтания кебек авыл-бистәләр үсеп чыга Ә җиһангир сарае урнашкан гүзәл бакча, хужа үзе яуларда чакта, халыкнын күңел ачу урынына әверелә.
Тимер бәкнен дин әһелләренә карата булган мөнәсәбәте үзе бер кызыклы мәсьәлә. Анын заманында яшәгән тарихчылар жиһангирнын дин әһелләрен, галим-голяманы. сәедләрне. шәехләрне бик хөрмәт итүен күрсәтеп үтәләр. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә ул гел акыл ияләренең фикерен сорый торган булган. Ә инде кыен хәлдә калганда, гел Коръән Кәримне ачтырган, берәр карар кабул иткәндә килеп чыккан аятьнен мәгънәсенә колак салырга яраткан Анын Автобиографиясендә дә без моны еш очратабыз Гомумән. Тимер бәк сәясәт мәйданына чыккан көннәреннән үк сәедләр. дин әһелләре белән тыгыз элемтә урнаштырырга тырыша. Атасы Тарагай бәк үлгәннән сон мәрхүмгә якын булган шәех Шәмсетдин Күләл анын да якын киңәшчесенә әверелә, күп хаталардан саклап кала.
1370 елда, әмир Хөсәен белән барган көрәшнен ин кызган чатында. Тимер бәк янына ерак Мәккә шәһәреннән Бәрәкә исемле бер сәед килә. Бу әле Бәлх каласын басып алганчы ук була. Сәед ана хакимият билгесе саналган барабан белән байрак тапшыра һәм алдагы тормышында бөек казанышлар вәгьдә итә. Шул көннән сәед Бәрәкә анын якын киңәшчесенә әверелә, гомере буе анын белән була. Сонрак Тимер бәк ана Андхой каласын бүләк итә. Алар хәтта үлгәч тә бер-берсеннән ie-рылмыйлар— икесе дә Тимер бәк өчен махсус төзелгән Гүр әмир төрбәсендә күмелә. Дөрес булса, хәтта йөзләре дә бер-берсенә каратылган, имеш.
Хакимиятне үз кулына алганнан сон дөньяда Тимер бәк куркырлык бер генә кеше
дә калмаган. диләр. Тик бер зат барыбер калган икән—ул Зәйнетдин Абу-Бәкер Тайавади исемле дәрвиш булган, ди. Бервакьп Тимер бәк шушы дәрвиш яшәгән якларга килеп чыккан да анык белән очрашырга теләвен тегенә тапшырырга кушкан Алла бәндәсенең мона бер дә исе китмәгән. «Минем ана эшем төшкәне юк. кирәк булса үзе килсен-.—дип кенә җавап биргән.
Нишләмәк кирәк, изге загнын башын кистереп адәм хурына калып булмый. Тимер бәк үзе теге изге яшә!ән тау куышына килергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул үзе тарихчы Хафизи Абруга сөйләгән, анын аша хикәя безгә килеп ирешкән «Дәрвишләр белән очрашканда, мин аларнын күзендә гел курку күрә идем Ә бу юлы дәрвиш түгел, үзем шундый бер хис кичердем».—дип сөйләгән Тимер бәк. Зәйнетдин Абу- Бәкер Тайавадины ул тормышына йогынты ясаган, яуларында ярдәм иткән өч изге затнын берсе дип атаган. Калган икесенен Шәмсетдин Кутал белән сәед Бәрәкә булганын инде әйткән идек.
Шулай итеп, Тимер бәк гомере буе дин әһелләре белән тату мөнәсәбәттә яшәгән Мондый дуслыкта сәясәт тә күздә тотылганга охшый.
Дөньяви фәннәрдән Тимер бәк барыннан да бигрәк тарихны яраткан. Үзе укый- яза белмәсә дә, ул гаять мәгълүматлы кеше булган, янында махсус китап укучылар тоткан һәм буш вакытларында туларны тыңларга яраткан Шулай шактый зур бетемгә ирешкән. Атаклы гарәп тарихчысы һәм философы Ибне Халдун, мәсәлән. Тимер бәк белән очрашып сөйләшкәннән сон анын кин карашлы, мәгълүматлы кеше булуын күреп хәтта гажәпкә дә кала.
Тимер бәкнен икенче яраткан шөгыле—шахмат уены була. Ә сәнгать әткәсендә— архитектура яисә мимарлык. Шуңа күрә ул шәһәрләрне төзекләндерүгә, биналар бизәүгә зур игътибар биргән, бу традиция анын варислары заманында да дәвам итгерелгән.
Ләкин ана карап кына без бу тарихи шәхесне һич тә идеаллаштырырга тиеш түгелбез Шик юк, Тимер бәк үз ватаны Мәвараэннәһер өчен зур эшләр башкарган, феодал низагларны туктаткан, илнен берләшүен тәэмин иткән, тынычлык урнаштырган Ләкин ул төзегән дәүләг даими рәвештә күрше халыкларны талау, яулау, аларнын матди байлыгын тартып алу белән шөгыльләнгән. Башкалардан тартып алынган ул хәзинәләр Мәвараэннәһер калаларына агылып торган һәм харам мал хисабына гүзәл биналар үсеп чыккан.
Шулай ук Тимер бәк яуларында күрсәтелгән вәхшилек, кансызлык үрнәкләрен дә искә төшерик. Яктылыкның икенче—күләгәле ягы да бар икән ләбаса! Анысына да күз салыйк. Гыйбрәт өчен'
Әйтик. 1387 елла Исфахан халкы анын гаскәренә каршы баш күгәрә Фетнәне бастырганнан сон җиһангир 70 мен кешенен башын кистерә, бу башларны казаннарда кайнатырга куша, итеннән чистартыл, ялтырап торган баш сөякләреннән манаралар төзетә 70 мен баш сөягеннән манара! Мондый вәхшилек нигә кирәк булды икән'*
Әйтик. Әфганстандагы Исфизар каласын алган чакта анын әмере белән 2 мен кеше кирпеч һәм балчык белән аралаштырып аркылы-торкылы салына ла алардан башнялар төзелә. Чыннан да. Тимер бак төзелеш эшләрен бик яраткан булса кирәк
Әйтик, Кече Азиядәге Сивас каласын алганнан сон. 4 мен кеше тере килеш кабергә күмелә
Әйтик, Һиндстанлагы Дәһли солтанатына каршы һөҗүм башлар алдыннан Тимер бәк мона хәтле әсирлеккә төшкән 100 мен кейгене үтерергә боера Ни өчен дисезме’ Теге бичараларның йөзендә басып алучыларга карата нәфрәг чаткылары күренгән өчен!
Тимер бәкнен бөеклеге ничек кенә күкләргә чөеп сөйләнмәсен. анын эшчәнлегендәге бу хурлыклы вакыйгалар, вәхшилекләр ы кеше гек хәтерендә саклана килә Әйе ул бөек җиһангир һәм тәүләт эшлеклесе булган Моны берәү дә инкяр итәргә җыенмый Тик эшчәнлегенсн кара ягына да күз йомып калу мөмкин түгел «Гении белән явызлык бергә сыеша алмый» дип язды Пушкин Ай-Һай. алай микән’ Алай ук кистереп әйтү дөрес булырмы'’ Гарих еш кына моның капма каршысын ла күрсәгкаги ләбаса Егерменче гасыр да моны шактый күрсәтте Гитлер. Сталин. Псш-пот ' Идегәй мирза менә шундый мохитка барып керә Дөрес, ул Сәмәркандка качып килгәндә Гимер бәк әле тышкы яулар дәверен башлап кына яга Бу вакытта жиһанг ир әле тарихка кереп калачак гайрәтлекләрен дә. күп явызлыкларын да кылмаган була Шулагт та. алда әйтелгәннәрдән чыгып, укучы инде Идегәй мирзаның нинди шартларда нинди шәхес белән аралашырга тиешлеген, максатына ирешү өчен нинди вәзгыятьтә
эш башлап җибәрергә тиеш булуын күзалдына китергәндер
Әлбәттә, тар хокуклы килмешәк булып яшәү ана жинел булмагандыр. Тик шуны онытмыйк. Идегәй мирза—гаҗәеп зирәк, сәләтле, булдыклы, кеше белән аралашырга оста, кирәк чакта йогынты да ясый белүче шәхес. Шуна күрә Тимер бәк белән Идегәй арасында якын мөнәсәбәтләр урнаша һәм ул максатын тормышка ашыру өчен эш башлап җибәрә
Ә максаты нидән гыйбарәт сон? Әлбәттә, кан дошманы Туктамыш ханнан үч алу, мөмкин булса, гомумән, аны тәхеттән бәреп төшерү һәм кабат Сарайга әйләнеп кайту Тәхеткә Тимер Котлыкны утырту, шулай -Алтын Урдага хужа булу
Бу максатка ничек ирешергә мөмкин? Әлбәттә, Тимер бәк ярдәме белән Башка юл юк. Туктамыш ханны тәхеттән очыру өчен зур көч кирәк, гаскәр кирәк, ә гаскәр-көч Тимер бәктә генә. Димәк, аны Сарайга, гомумән. Алтын Урдага яу йөрергә күндерергә, ничек тә шушы авантюрага тартырга кирәк. Монын өчен, дәлилләр китерә-китерә, бу фикерне анын колагына гел тукып тору, тәмам ышандыру кирәк.
Бүгенге көн биеклегеннән торып фикер йөрткән укучы «Шәхси үчен кайтару өчен үз ватаны Идел-Йортка дошман алып килмәкчеме?»—дип сорау да куярга мөмкин Бу очракта без: «Әйе, ул фәкать шуна керешкән, анын өчен шәхси мотивлар кайчакта зуррак әһәмияткә ия булган»,—дип әйтә алабыз. Урта гасырларда яшәгән ул затларнын психологиясенә ватанпәрвәрлек хисе ят булган, күрәсең. Гомумән, без шәхеснең тарихтагы ролен киметеп күрсәтәбез шикелле. Ә бит күп вакыйгаларның үзәген фәкать шәхси мәнфәгатьләр тәшкил иткән. шуның аркасында үсеш теге яки бу юнәлештән киткән.
Идегәй мирзанын бу эшләре замандаш тарихчылар игътибарыннан да читтә калмаган. Димәк, Идегәй мирза үгетләүне чышын-пышын гына түгел, ә ачыктан- ачык алып барган. Бәлки әле зур җыеннарда да сүз алып бу хакта сөйләгәндер Мәсәлән, Ибне Гарәбшаһ бу хакта менә нәрсә яза (русча чыганактан китерелә): «Он, Идику, не переставал подстрекать его к этому, возбуждать да окутывать Тимура».
Әйе, бу яунын һәр яктан отышлы һәм файдалы булачагын исбатлап. Идегәй мирза күп дәлилләр китерә, Самарканд Шулай итеп. Идегәй мирза максатына якынаю өчен зур адым ясыЙ-Тимер бәкне Дәшти Кыпчакка яу йөрергә күндерә
Икенчелән, мин журналны укучы гына түгел, анла минем кайбер хезмәтләрем лә лөнья күрле. Берсе аеруча хәтерлә каллы һәм ул. Казаныбызның 1000 еллыгын каршы алыр аллыннан. бер истәлекле факт буларак та игътибарга лаек дип исәплим Сүз 'Казан утлары нын 1977елгы 8 нче санындагы Тасырлар аша карап дигән мәкалә турында бара Анын кечкенә генә сере хикмәте лә бар Нәкъ моннан чирек гасыр элек. 1977 елның февраленлә мина һәм кайбер галимнәргә Казаннын кайчан тууы хакында Мэскэүдэ фәнни доклад ясарга туры килде Мин докладны болай башлалым Казанга мен ел чамасы, ләкин без рус е.тъязмадарына таянабыз, шуна күрә 800 еллыкны бәхәссез дип саныйм " Азагын исә болгар-татар чыганакларына таянып, болай Казан монголларга кадәр күп элгәре үк тозелгән" дип тәмамладым Сонрак бу доклад журнал битләрендә саллы мәкаләгә әверелде. Мин мона бик рәхмәтле
Өченчедән. "Казан утлары- журналы чын. асыл татар матбагасы буларак, милләтебезнең төрле кыйтгаларга таралган төркемнәрен берләштерә, аларга хәл кадәри игътибар юнәлтергә омтыла. Мин үзем, мәсәлән, керәшен татары буларак замандаш әдипләребез Гурий Тавлин. Егор Уткин. Гәрәй Рәхим. Ямаш Игәнэй кебек әдиплэребезнен әсәрләре белән ин әүвәл «Казан утлары- аша таныштым Олуг мәгърифәтчебез Яков Емельяновның юбилеен да журнал зурдан билгеләп үтте Киләчәктә дә яраткан журналыбыз милләтебезне берботен килеш саклап катуда эшен дәвам итәр дип ышанам
Дүртенчедән, журналның баш мөхәррирләре гел зур шәхесләр булдылар Гэлимжан Ибраһимов. Галимҗан Нигъмәт. Кави Нажми. Зәки Нури. Гзриф Ахунов. Ренат Харис. Равил Фәйзуллин Алар күренекле язучылар гына түгел милләт горурлыгы анын асыл вәкилләре дә бит Олпат журналыбыз киләчәктә дә рухи терәгебез булып калсын иде