Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗБӘК АБЫЙ ҮЗ ИДЕ...


збәк Саттаров, язучы булудан бигрәк, иң әүвәл Татарстан нефть хуҗалыгының зур бер җитәкчесе, оештыручысы булып хәтергә килә. Ул озак еллар «Татнефть» берләшмәсенең генераль директор урынбасары булып эшләде. Ул елларда нефть эше башында үзебезнең җирлектә туып үскән зур җитәкче кадрлар аз иде әле. Күбесе килгән, дөресрәге, китерелгән кешеләр иде. Алар, гадәттә, күпмедер эшләгәч, дан-дәрәҗәләр алгач, җиңел килгән кебек җиңел генә китеп тә баралар иде...
Үзбәк Газиз улы - Әлмәт кешесе, нәсел-нәсәбәсе белән шушы җирнеке Заманында Казан химия-технология институтында укыган. Ватан сугышында катнашкан, нефтьче һөнәренең бөтен нечкәлекләрен үзләштергән, зур һәм катлаулы тормыш юлы үткән кеше иде. Халыкта «башлы кеше» дигән сүз бар. Үзбәк абый чыннан да бик башлы һәм зыялы зат иде. Югары квалификацияле белгеч-инженер, уйлап табучы, техник фәннәр кандидаты, нефть һәм газ эшкәртү буенча күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы. Нефтьне товар рәвешенә кертү өчен беренчел эшкәртү ысулларын эшләүгә зур өлеш керткән кеше дип саный аны белгечләр. Ул биләгән постның рәсми исеме дә «нефтьне эшкәртү буенча генераль директор урынбасары» дип тикмәгә аталмый иде шул.
Югарыда әйтелгәннәр Үзбәк Саттаровның мәшһүр технарь икәнен расласа, якыннан аралашып йөргән кешеләр аның нечкә күңелгә, үткен телгә, образлы күзаллауга, әдәби куәгә ия шәхес итеп тә белә. Ул әдәбият-сәнгатьне үлеп ярата иде. Татарның зур талант ияләрен шәхсән белә, аралаша, хәл кадәри татар рухын күтәрүгә булышлык итәргә тырышты. Хәтердә, Әлмәткә Г Бәширов, X. Туфан, Ә Еники. С Хәким кебек зур язучылар, шагыйрьләр килсә, алар Үзбәк Газизович белән очрашмый калмыйлар иде. Ә атаклы җырчылар, музыкантлар, артистлар.. Андый очрашу-күрешүләр, дустанә мәҗлесләр бихисап булды. Гариф абый Ахунов белән дә дуслыклары көчле иде Гариф абый аны тыңлый, киңәшләрен тота, кеше буларак бик хөрмәтли иде. Ялгышмасам, Үзбәк Саттаров турында бер әсәр дә яза башлаган иде. Әлмәттә биш елга якын яшәү дәверендә миңа да Үзбәк абый белән еш аралашырга туры килде. Әлмәт язучыларының җитәкчесе идем ул чакларда. Эш дәверендә аның ярдәмен күп тойдым. Яшь кеше өчен вакытында таяныч- терәк бик кирәк икән ул! Еш очрашылды Кабинет өстәлләре арасында да. сәхрәләргә чыгып, табын корып утырулар да булды. Сүз иярә сүз чыгып, көндәлек вак-төяге дә, сәяси хәлләр дә сөйләнелә иде. Әлбәттә, җир мае - нефть турында сүз чыкмый калмый иде. Кая китә бу байлык? Бик үк ачылып бетмәсә дә, тоела, сизелә иде. үз байлыгыбызга үзебез хуҗа булмаганга эчтән сызлана, офтана иде. Минем турыдан төбәбрәк биргән сорауларга, акланырга тырышыпмы яки бүтән максаттанмы, «бүтәнчә була алмый ул!» дөньяда ике төрле системаның көрәше бара, сыйнфый каршылыклар көчәя һ. б. дип әйтеп ала иде. Чынлап, инанып сөйләве булгандырмы, әллә шул чор саклыгымы? Әллә мине тынычландырып үз-үзен юатуы булдымы?
Хәзер нефть якларында беркадәр вәзгыять үзгәрде. Тамчылап булса да, байлыгыбызны үз җиребездә калдырып, әҗерен күрә алдык. Җирле халыктан хуҗа тойгысы булган җитәкчеләр үсеп чыкты. Халыкка кирәк байтак йорт-биналар, сарай-корылмалар төзелде. Язу-сызу өлкәсендәге кешеләргә дә кояш елмаеп алды: «Рухият» дигән фонд ачылды. Бу фонд ярдәме белән менә дигән китаплар чыкты. Бу якның асыл затлары—Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, Һади Атласыйлар рухы янәдән күңелләргә керә башлады Болар Үзбәк Саттаров хыяллангандагы кайбер гамәлләр инде. Гөл чәчәкләрен үзләре күрә алмасалар да, шытымнарын алар—Үзбәк абый кебек ир-егетләр чәчеп калдырды.
Үзбәк абый зур язучы булырга өлгерми вафат булды. Ә теләге көчле, мөмкинлекләре зур иде. 1980 елда аның балалар өчен «Алма биргәч ни дияргә?» дигән китабы дөнья күрде. 1982 елда СССР Язучылар союзына кабул ителде. Бу китап турында «Совет Татарстаны язучылары» исемле биобиблиографик белешмәдә мондый сүзләр бар: «Нәниләр дөньясының сафлыгын, самимилеген, ышанучан, садә беркатлылыгын тормышчан ситуацияләр, оста тотып алынган детальләр аша сурәтләгән бу хикәяләр үзләренең
Ү
җыйнаклыгы һәм образлы теле белән аерылып торалар •• Бу бәяләмәгә әлләни эстисе килми, ризалашып баш кына кагасың.
Үткән ел бер төркем язучылар Әлмәткә баргач, татар гимназиясендә очрашу вакытында китаплар бүләк иттеләр Алар арасында Үзбәк Саттаровнын -«Молекулалар дөньясына сәяхәт» дигән бик шәп китабы да бар иде Кызыкты фәнни-популяр бу басма мәктәп укучылары, студентлар, гомумән, табигать байлыклары белән кызыксынган һәр кеше өчен менә дигән кулланма! Китапны Үзбәк абыйнын шәкертләре М Газизов. Р. Фәхретдиновләр төзеп, әзерләп чыгарган Кеше китә, жыры кала, диләр Әйе. кешеләр китә, ә сирәгенең генә җыры кала Бу дөньяда җырын калсын өчен ин әүвәл кеше булуың кирәк, изге гамәл-хезмәтләрен кирәк, дәвамчыларын булуы кирәк'