ЙОЛДЫЗЛАРНЫ ТАНЫП, СӨЕНӘ БЕЛИК...
ШИГЫРЬЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА БЕР УЙ
Баш очымда инде ничә йолдыз'
Ә йолдызлар күп бит. күңел Свен'
олдызларга сокланып, димәк ки. биеклеккә, шигырьгә табынып узган яшьлектән калган бу юллар(ым) инде якты көзләремә дә туры килмәсме? Әйе, инде аксакаллар яшенә җиткән, шактый күп яшәлгән— янып көйгән, язган, укыган, сокланган, инкарь иткән, тагын сөенеп кабынган— димәк ки шигырь белән узган гомеремә, диюем?! Инде шигырь дә, шагыйрьләр турында да язылмады түгел (кем әйтмешли, «инде мин дә яшәмәдем дисәм!»), ә язасы, фикер уртаклашасы, кычкырып уйланасы, нәрсәдер әйтәсе килә—ахрысы, бу—олыгая барган кешеләрдә күнел бушатасы килү халәтедер. Гәрчә бик беләм шигырь, «Әнкәбез-Шигърият», үз каләмдәшләрен—шагыйрьләр турында язу—ул шигырьнең үзен язу-тудыруга караганда катлаулырак, четреклерәк эш бугай. Кырык елга якын язучыларның төрле җыелышларында, корылтайларында, секция утырышларында катнашкан, ниһаять, үзем дә шагыйрьләр секциясе җитәкчесе, журналда поэзия бүлеге мөдире сыйфатында озак вакыт «шагыйрьләр белән эшләгән» кеше буларак та әйтөм: шигырь турында фикер-сүз әйтү, докладлар, күзәтүләр, мәкаләләр һәрчак диярлек авыр кабул ителә, тәнкыйтькә очрый, сөйләүчене бүлдерәләр, хәтта мөнбәрдән үк куып төшерәләр Шундый эмоциональ халык инде без!
«Демократия чоры» моны тагын да «камилләштерде», гадәткә әйләндерде Төрле-төрле фикерләргә дә урын-мәйдан мул ачылды, үз сүзен әйтергә теләүчеләр дә, сәләтледер дә шактый күп булып чыкты—кыскасы, элек авторитетлы, компетентлы дигән тәнкыйтьчеләребез йә аксакалларыбыз сүзенә колак салгандай моң гына яшәгән әһле каләм инде үз хокукын яклый, даулый алу көчен дә күрсәтте. Әйе, шигырь, ахрысы, яратылышында ук субъектив, индивидуаль—ягъни хис, акыл жимеше булуы табигый. Ә тәнкыйтьне, нинди генә объектив булмасын, шундый дип кабул итәбезме сон без? Кайсыбыз «ярата» аны? Үзебезне «мактаган әйбәт язмаларны» искә алмаганда Шуңа да. тәнкыйть үсми, шигырь тәнкыйте юк, дип сөйләүләр һаман дәвам итәчәк, һәркем үзен, язганын дөрес аңлауны көтә, өмет итә, һәм бу, табигый, һаман да ерак бер хыял килеш. Укучы эзләү, әзерлекле, хуш күңеллелек белән. М Цветаева язганча, шигырьгә «соучастник» булган, ягъни иҗатташ, фикердәш, теләктәш укучы турындагы уй кебек... «Бөек укучы булганда гына бөек шагыйрьләр була», дияргә дә яратабыз бит без Бу сүзебездә бөек булырга потенциаль теләк, дәгъва, мөмкинлеккә дә «яшерен» генә ишарә ята түгелме? Хәер, кайсы чын шагыйрь үзенә шундый ышанычтан башка гына язсын икән?! Ул бит элек-электән пәйгамбәрләр белән ярышып ижат иткән Пәйгамбәребез Мөхәммәткә дә үз вакытында «оппозициядә*
Й
торган шагыйрьләр күп булган... Коръәндәге «Шагыйрьләр» сүрәсе дә юктан гына тумаган—Ходайдан вәхи алган пәйгамбәребез аларны шул ук шигырь теле белән «тәртипкә сала®.
Хәзер дә шулай бит һәр яңалык, яна вәзгыятьләр чорында әүвәл шатыирь мәйданга чыга, көрәшә, кирәктә үлә дә белә. Әллә инде бу яшәү дигәнебез дә шигырьдән аерылгысыз микән? Борынгыдан ук шагыйрьләр казаны, милли өмегләр. шигъри дау вә шау-шулар ватаны булган шәһре Казаныбызда хәзер дә шагыйрьләр бихисап: «үрчедек». Нажар Нәҗми әйтмешли. Күп язабыз. сөйлибез, газета-журналларда тулып басылабыз, китап чыгарабыз, жыр булып радиодан яңгырыйбыз, мәйданнарга чыгабыз—һәм бу матди яктан иң авыр бер вакытта! Кайда монда мантыйк'.’ Нигә хәзер бик күпләр, хәтта башка жанрда язучылар шигырьне якын итә. шигырь китаплары чыгара? Депутатларыбыз җанында да—шигырь жене, шигырь теле. Туфан Миннуллинга ни житмәгән. даны аз идеме? Ә ул менә дигән робагыйлар диваны бастырып чыгарды (үземнең дә шул көннәрдә робагыйлар китабым дөнья күргәнгә, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау өчен жай булды. Тәнкыйть мәкаләләре дә булды). Гариф ата Ахунов—мәрхүм дустыбыз да шигырь-жырдан аерылмыйча яшәде ләбаса Җырчы Г. Ибушев—менә дигән шагыйрь. Хәмит Латыйпов атлы милләттәшебез әнә шундый шагыйрь-рәссам. һәр яна талантлы әсәр йә китапны күргәч, жаны түзми ташый торган Айдар Хәлим аның шигырь китабы турында мәкалә дә язып чыгарды. (Ирекле шигырь һәм Кави Латыйп зволюииясе iурында да язлы ул. Рифкать Закиров ижаты турында да. яшьләрдән Луиза Янсуар китабы хакында да җитди эссе чыгарды. Һәм күптән түгел—инде барыбызга да сабак өчен булса кирәк. «Милли шигырьләр» исеме белән, үзенең сайланмасын да мәйданга куйды Башка жанрларда үзенчәлекле, вакыйга булырдай китаплары басылып та. татарча шигырь сайланмасы юк иде әле Айдарның. Мәрхәбә!—диик моңа. Бу—сүз җаеннан гына Югыйсә, соңгы өч ел эчендә шактый шигырь китаплары басылды—алга таба телгә алырбыз аларны.) Ләкин бер нәрсә нәкъ элеккечә калды, басылып чыккан китапларны күрү, уку, алар турында язу, яңалыгын билгеләү юк дәрәҗәсендә, һаман шул: бер-береңне уку, игътибар, ихтирам юк. Туфанлы. Хәкимле чор сагындыра хәзер—«пир» саналырдай аксакаллар юк. Булган байлыкны, чын шагыйрьләребезне пропагандалау да аз. Кыскасы, үз йолдызларыбызны үзебез үк танымыйбыз кебек. Тәнкыйтьтә «егерменче гасыр ахырында Тукайлар чорындагы кебек якты исемнәр булмады» дигән фикерләр дә күренде Янәсе, гасыр ахырындагы галантлы шагыйрьләр—яңа гасыр башы йолдызлары өчен җирлек, зәмин генә булды Монсы да әйбәт! Ә Тукай бит: «Яктырак йолдыз янадыр төн кара булган саен » дип язган. Бүгенге заман нәкъ шундый, бәлки? «Тукайдан— Зөлг|)әткәчә чор* дип атадым үзем дә егерменче гасыр тагар шигырен. Ә күпме исемнәр, зур шагыйрьләр яшәде бу чорда!.. 2000 елда Тукай премиясе Зөлфәткә бирелсә. 2001 дә аңа Роберт Әхмәтҗан лаек булды. Димәк, узган гасыр арсеналы әле тулысымча яңасына күчә. Анда—халык шагыйрьләребез дә. Тукай премиясе лауреатлары да шактый. Шуларнынмы аерым җылы сүзгә «хаккы юк»? Ай-Һай! Дистәдән артык бит якты йолдыпарыбыз. яна алар, яна!
Бу титуллар. әлбәттә. Франция академиясе «үлемсез»ләре—аның 40 әгъзасы кебек үк. мәшелеккә дәгъва итмидер дә (Ә бит бу бәхетлеләр арасына Бальзак та. Дюма да «сыймаган»!), шулай да жанр өчен горурлык зур: йолдызларыбыз бар. алар яна. яначак! Әле танылмаганнары да. яңалары, яшьләре дә бардыр. . Әйе. язганнарыбыз басыла тора. «Казан уттары»нда. -Идел»дә. - Мәдәни җомга»да. башка газеталарда Китаплар да. аллата шөкер, дөнья күрә. Бу җәһәттән яна «Рухият» нәшрияты эше бәрәкәтле булды: соңгы 2-3 ел эчендә бик затлы, шәп басмада шагыйрьләребезгә юл ачты ул. Мәрхүм зур шат ыйрьләрсбез С. Сөләйманова. Рәш Әхмәтҗан томнары өчен сөенеп өлгермәдек, мәйданга исәннәр—Г Афзал. Ф Яруллин кебек халык шат ыйрьләребезнен тансык китаплары. К. Булатова, Зөлфәт. Ф Гыйззәтуллина. Н Әхмәдиен.. соңгы арада тына М Әгъләм. Роб Әхмәтҗаннарның саллы томнары килде Рәхмәт бу нәшрият хуҗаларына, редактор, тары на ихластан тәбрик булсын адарга! Дәвам итсен бу эш. сүрелмәсен
Кайбер «жан агып, борчылып, сөеп язучылар» әйтүенчә, янәсе, сонгы
чорда «60 елларда ирешелгән зур укышларыннан ерагая барган» безнен буын шагыйрьләренең дә яна китаплары басылмады түгел: Р Фәйзуллиннын чираттагы 4. 5 томнары чыкты; Ренат Харисның бер-бер артлы яна җыентыклары дөнья күрде. Үземнең дә юбилеем уңае белән «Гамь шәрабе» исемле лирика китабым, «Газәлләр» диваным чыгу шатлыгы белән уртаклашсам, гаеп булмастыр Гәрәй Рәхимнең дә шигырь китабы—«Замандашларына хат»ы басылды, томнары әзерләнә. Бу китапларга да бәяне бирми калмаслар дип ышанам. Әле юбилейлары мөнәсәбәте белән дә матбугатта яшьтәшләрем хакында шактый күп. әтрафлы мәкаләләр булды Н Измайлова, Ф Зыятдинова, Акъегет, Ш Җиһангировалар иҗаты турында ла язмалар чыкты Матбугатта еш басылган шагыйрьләребез ижаты да сөендерә килде (яңа китаплары чыкмаганнардан): Ш. Галиев, И. Юзеев. Ә Баян, Ш Маннап, Ә. Рәшит. Р Миңнуллин, X. Әюп, 3. Мансуров, Л. Шагыйрьжан. Р Закиров. К. Латыйп, Р Низами, Б Рәхимова. Н Сафина, Р Рахман. Л. Янсуар һ. б.нын публикацияләре еш һәм хәтердә калырлык булды. Яна исемнәр дә күренә тора..
Сонгы елларда Г. Морат «Түбә»се өчен түбәбез күккә тиеп шатландык Бик матур бәйләмнәре белән шатландыра килгән Н Гамбәр дә яңа китабы белән үзенә лаек күркәм урын яулады дия алабыз: уйлы, оригинал сурәт- фикерле. җитди шагыйрь булуын күрсәтте ул. Әдәби мохиттә—Казаннан читтә яшәүчеләргә игътибар артты, үзләре дә активлашты бугай: Г. Мөхәммәтшин, И Гыйләжев. Ә. Исхаков. М Мирза һәм В Фатыйховлар турында әйтүем Язганнары саллы, ышанычлы яңгырый, үзләре дә ихтирамга лаек затлар Шагыйрьлек белән «ялтырап», богемачылыкта Ходай биргән талантны исраф итүчеләр чоры түгел хәзер. Андый «бунтарьлык»—жимешле дә түгел Ерак илләрдән шигырь өчен жан атып яшәргә Казанга кайткан С. Мулла Гали якынрак безгә алардан, билләһи! Читтә дигәннән. Уфа—Башкортстандагы Р Идиятуллин, X. Мөдәррисовалар ижаты да кадерле безгә. Кырымда яшәүче Ә Синугыл да янача ачылып, төрки дөнья рухына якын жанрларда яза башлады...
Шагыйрәләребезгә аерым бер игътибар, мәхәббәт белән тукталсам кирәк. Сонгы елларда күзгә күренеп үзгәрде, үсте алар. Клара Булатова беренче чиратта шундыйлардан саналырга лаектыр: әлеге «Рухият» чыгарган «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» исемле китабы һичшиксез уңышлы басма. Сабыр, тыенкы бер холык белән хатын-кызнын тирән яшерелгән хис һәм ләрт-көчен чагылдыра ул. Инде күпне күргән, кичергән, үз фәлсәфәсе, обрахлар дөньясы белән тормышчанлык һәм мәнгелек Наз сөйли кебек анда. Безнен заман хатын-кызы язмышының көзгесе дип тә әйтергә буладыр... Ф Гыйззәтуллина. Б. Рәхимова, Ф Зыятдинова, И. Иксанова, Ф Мөслимоваларнын китаплары да шулай кабул ителде—алар турында шактый әтрафлы күзәтүләр, мәкаләләр булды. Хатын-кызларның шигырьдә шулай җанлы, матур эшләве яшьләр өчен дә үрнәк, мөгаен сонгы елларда мәйданга чыккан Л. Янсуар, Г. Вәлиева кебек яшь шагыйрәләрдә С. Сөләйманова һ. б. мәктәбен тоеп була. Әлбәттә, дөнья шигъриятен дә. шәрекъ бөекләрен дә, тоташ агым—мен еллык төрки-татар шигырен дә, Г Сәмитованы да. Ахматова, Цветаеваларны да өйрәнә бүгенге яшьләр..
Шигырь тәнкыйтьчеләре бик хаклы әйткәнчә, бүгенге язганнарыбызда стиль-алымнарда бертөрлелек, бигрәк тә гомум сәясилек, ялангач публицистика, прозаизм, хәтта примитизм көчәйде. Бу нидән? Мөгаен, шигырь теле, стиле, индивидуаль алымнарның бертөслелеге, ярлылыгы күренешедер. Тенденция рәвешен алды шикелле бу хәл: йә. танылган йәки атаклы бер шагыйрь почеркын башлап язучыныкыннан аерыла дип әйтеп буламы9 Шул ук коры информатика, прозаик «быт». һәркемгә таныш-гомум акыл-фикерләр «интернет»ы түгелме? Артык дөрес милли чынлык, маңгайга бәреп әйткән, бердәнбер дип уйланган хакыйкать, шигырьнең үз үсешеннән, эчке сер-көрөш логикасыннан килеп чыкмаган нәтижәләр Бер шагыйрьне икенчесеннән ничек аерырга хәзер? Хәтта жанрларда да, үлчәү, формада да игезәктәй охшашлык китте түгелме9 Менә шундый чакта хәтта төрле эпатажлары, үзенчәлекле эзләнүләре, стиль атрибутлары белән ялтырап алсын икән берәрсе! Яна штгыйрь килде дип, һәркем таныр, күрер иде аны. Шагыйрьнең барыннан да бигрәк
•нәфасәт багында сакчы» булырга тиешлеген дә онытабыз. Ә бу кинәшне. Дәрдмәнд уйлаганча, бик үк «тотмаган» Тукаебызның да бөеклеге—публицистиканы якын иткән шигырендә генә түгел, ә бәлки, тинсез тел-сурәт остасы булып, төрки бөекләрнең рухын дәвам итеп, гадилектән илаһи югарылыкка күтәрелә алуындадыр. Бу—бик сирәкләргә генә бирелгән халыкчанлык. Бүген без юкка гына Г Афзал. Ф Яруллин. М. Әгъләм кебек шагыйрьләрнең көчен танымыйбыз бит алар—нәкъ менә элгәрләрнең юлын дәвам итә бу бабта.
Роберт Миннуллин да халыкчанлыгы белән яраттыра. Зөлфәтнең «Былбыл сулышы»нда да шушы югарылыкны, шагыйрь узе язганча. «Ходай сулышы» кебек иркенлекне, кинлекне тоеп, тетрәнәсен. Рөстәм Мингалимнен даулы, көрәшле тормышчан бәйләмнәре дә жанга якын. Гәрәйнеке дә...
Равил Фәйзуллиннын шигъри үзенчәлеге—бөтенләй башка, мөгаен. Безнен күзәтүебезчә, бу—шагыйрьнен үз шәхесе, дөньяга карашы, кешеләр белән мөнәсәбәте, мәхәббәте, нәфрәтенең нык калку бирелешендә. Әйе. дөнья. Жир Кояш тирәли йә Ходай ирке белән түгел, гүяки шагыйрь тирәли, анын көче-ихтыяры белән әйләнә, яши. ана буйсына кебек. Шагыйрь— барыннан да бигрәк хөкемдар, хакимлек итүче... Бу лирик герой, «мин» характеры белән бәхәсләшергә, хәтта кабул итмәскә мөмкин, әмма аның көчен танымыйча булмый. Шагыйрь «Сайланма әсәрләр»енең әлеге 4. 5 нче томнарында инде аксакалларча—ил гаме, халык язмышы турында уйланулар, борчылулар тулы сәхифәләрдә әдәби-мәдәни дөнья уртасында янып яшәүче шагыйрь күзаллана.
Поэма жанрында иң актив эшләүчеләр, әлбәттә. И. Юзеев. Р Харис. Ә. Рәшит. Ф Гыйззәтуллиналар... Сүз дә юк. һәммәсенең инде берничә дистә поэма язу тәжрибәсе бар. жанрны яхшы белеп эш итәләр—укыла, бәхәсләр. төрле фикерләр уята алар Бу көндә озын поэмаларга ихтыяҗ бармы, резонансы, перспективасы нинди—бусы икенче мәсьәлә. Шагыйрьләребез һаман яза. шәхси тәжрибәләрме бу. милли, рухи нәтиҗәләрме? Вакыт хат итәр...
Марс Шабаевнын «Ярты төн бәхете» поэмасы. Сугыш чорында ирсез калган кызлар., бүген дә исән толлар язмышы, саф сөю турында ул. Бу әсәр хәтта дәүләт, жәмәгать эшлеклеләренә дә ирешеп, хатын-кызларыбыз тормышын матурлау-яхшырту уйларына да этәрде, диделәр Амин!—диик.
Шигырьдә һаман да яшь булып кала алган, профессионал югарылыкта ижат итүче тагын бер җитди шагыйребез—әлбәттә. Әхсән Баян. Заман белән, дөнья белән иркен сөйләшә ул: кайчак элегия теле белән, моңсурак, ә кайчакта—усал, кискен сурәтләрдә. . Дөнья әдәбиятында иркен йөзә, шуның сулышы бар. Мондый киңлек белән татар шигьри дөньясын, сурәтләр байлыгын яңарту Зиннур Мансуровка да хас. Ул да үзенә—югары накаллы. уйлы-фикерле. милли рухлы шигырьгә тугры. Ә Айдар Хәлим, Газинур Моратларда бу тагын да кискенрәк, көн үзгәрешләренә карата катгый бәя. нәтиҗәләр белән ныгытылып, заманга, кешеләргә, хәтта халык-илгә шагыйрь карары төсен ала
Соңгы 2-3 елда минем күзгә ташланып, хәтердә калганнардан бер күзәтү-сәхифәмдер бу. Ул һич гә тулылыкка, яки объективлыкка да дәгъва итми, юк, һич андый уем юк Шагыйрьләребез күп. публикацияләр, хәтта китаплар да санап бетергесез.. Яңа журналлар, газеталар да чыга, үз тирәсенә туплый. Әйтик. «Мәйдан»да әллә нинди яна шагыйрьләр килеп чыгар, бәлки Чаллы шигърияте генә булмас ул, зур әдәбиятка коячак саф чишмәләр булыр, иншалла! Ә яңа исемнәр, яна галантлар килүен—һәм мәбез дә көтә Туган телебезнең, олуг мирасның дәвамы булачак бит алар, яна йолдызлар
Ә инде яңа XXI гасырга килгән—зур мирас һәм шигъри мәктәпләр белән сыналган, төрле стильләрдә үскән һәм якты йолдызларын күктә балкыткан татар шигыренең бүгенгесе дә зарланырлык түгел Булганны яратырга өйрәнсәк иде Әйе. йолдызлар бар. алар яна—күрә, сөенә белик дип әйтәсем килә минем. Мәңгегә шигьрият гашыйклары, лугры рыиарьләре булып калыйк әле!