ЯҢАЛЫКЛАР
ЮБИЛЕЙЛАР ЯКЫНЛАША
6 февральдә Мәскәүдә Казанның 1000 һәм Санкт-Петербургнын 300 еллыгын үткәрү буенча ике комиссиянен уртак утырышы булып узды Утырышны әлеге ике комиссиягә җитәкчелек игүче Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды.
—Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт- Петербургның 300 еллыгы—гомуммилли әһәмияткә ия булган вакыйгалар ул.— диде Владимир Путин. Әлеге чараларны үткәрү комиссияләре, аларны уртак үгкөрү турындагы килешүгә кул куеп, бик дөрес эшләде. РФ Президенты әлеге тантаналарга әзерлекне бергә алып барырга кирәк булуын искәртте Чөнки бу эшләр бер үк ведомстволар тарафыннан тормышка ашырыла. Кешеләр үз тормышында үзгәрешләр сизәргә тиеш, юбилейларга әзерлек программалары тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш Юбиляр шәһәрләргә, тарихи һәм мәдәни традицияләрдән файдаланып, чын мәгънәсендә төбәкләр, сәүдә башкалалары, туристлык үзәкләре булып әверелүенә ярдәм итү зарур, дип саный ил Президенты
Тантаналарга әзерлек барышында шәһәр-ләрнең тормышын тәэмин итү буенча конкрет проблемалар хәл ителә башланачак. Әйтик, казанлыларта метроның беренче чираты төзеләчәк. Кыска гына вакыт эчендә Казанны һәм Санкт-Петербургны тагын да гүзәлрәк һәм унайлырак итеп әверелдерергә ярдәм итәрлек йөздән артыграк инвестиция программасы тормышка ашыры лачак.
Казанның 1000 еллыгына әзерлекнең барышы һәм расланган программаларны тормышка ашыру турында Татарстан башкаласы җитәкчесе Камил Исхаков сөйләде
Комиссияләрнең уртак утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миннеханов. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов катнашты
ТАТАРСТАН ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНӘ 10 ЕЛ
30 гыйнварда «Казан» милли мәдәният үзәгендә республика фәнни җәмәгатьчелегенең Татарстан Фәннәр академиясенә 10 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышы булды.
Республика галимнәрен Дәүләт Советы рәисе, фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәт- шин тәбрикләде. Ул Президент Минтимер Шаймиев котлавын игълан итте. Билгеле булганча. 1991 елнын августында, анын Указы нигезендә. Татарстан Фәннәр академиясе оештырылган иде Республика җитәкчеләре Фәннәр академиясенең Татарстанның социаль-икътисади һәм рухи үсеше мөһим бурычларын хәл итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр һәм дәүләтнең киләчәктә лә фундаменталь фәннәр белән беррәттән. гамәли фәннәр үсешен дә яклаячагына һәм интеллектуаль потенциалына теләктәшлек белдерәчәгенә ышандырдылар. Ф Мөхәммәтшин Фәннәр академиясенең уңышларында анын беренче прези-денты, җыелышта доклад белән чыгыш ясаган Мансур Хәсәновның өлеше зур булуын билгеләп үтте
Докладчы академиянең 10 ел эчендә Россиянен эре фәнни үзәгенә әйләнүен, фәннең өстенлекле юнәлешләре буенча эзләнүләр һәм тикшеренүләрне координацияләүче булуын әйтеп үтте Хәзерге вакытта Фәннәр академиясе составында 35 хакыйкый әгъза. 68 әгъза-корреспоңдент һәм 10 почетлы әгъза бар Анын жиде бүлеге гуманитар, биология, авыл хуҗалыгы, социаль-нкътисал һәм хокук фәннәре, математика, механика, химия, физика, энергетика галимнәрен бер ләштерә. Узган еллар эчендә татар энцикло-педиясе. тел, әдәбият һәм сәнгать, социаль- икътисади һәм хокук фәннәре, тарих. «Прометей» эксперименталь эстетика институтлары булдырылды, информатика проблемалары институты академия карамагына күчте Президиумда һәм академия бүлекләре
каршында җәмгыять һәм табигать фәннәренең әһәмиятле мәсьәләләре буенча 38 фәнни совет эшли.
Россия Фәннәр академиясе исеменнән галимнәребезне РФАнын Казан фәнни үзәге президиумы рәисе, академик Александр Коновалов тәбрикләде Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков үз чыгышында Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде. Әзәрбайжаннын. Башкортстаннын. Чуашия- нен Фәннәр академияләре житәкчеләре. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм технология министрлыгыннан җылы котлаулар яңгырады.
Җыелышны Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева алып барды.
ХАЛЫКАРА ОПЕРА БӘЙРӘМЕ
4 февральдә Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале В Моцартнын ■•Фигароның өйләнүе» операсы белән ачылды Тамаша алдыннан Татарстан мәдәният министры И Тарханов опера сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Казакъ- станнын халык артисты Нурҗамал Үсәнбаева белән театрыбызның баш дирижеры. Украинаның халык артисты Игорь Лананич- ка Татарстанның халык артисты, опера төркеме житәкчесе Гүзәл Хәйбуллинага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирү турында Президент Указын игълан итте.
5 февральдә исә М. Мусоргскийның «Борис Годунов» спектаклендә төи партияне башкарырга Санкт-Петербургның Мария театры солисты. Русиянең халык артисты, дөньядагы ин яхшы биш бас тавышлы жырчыларнын берсе дип танылган Владимир Ванешевнын килүе опера сөючеләр өчен аеруча зур шатлык булгандыр. Дж. Вердиның «Аида» операсында шулай ук Мария театрының яшь жырчысы Младо Худолей жырлады.
8 февральдә фестивальне П Чайков- скийнын «Пиковая дама»сы дәвам итте. Герман партиясен Грузиянең халык артисты Теймураз Гугушвили башкарды. Бүтән көннәрдә Дж. Пуччининың «Богема». Дж. Вердиның «Риголетто» спектакльләре куелды.
Ф Шаляпин исемендәге XXI халыкара опера фестивале 10 көн буе дәвам итте. Бәйрәмдә катнашырга Русиянен ин зур театрларыннан, Һолландия. Австрия. Казакъ- станнан 28 жырчы. музыкант чакырылган иде.
Шаляпин исемендәге XXI халыкара фестиваль 13 февраль көнне сәхнә йолдызлары катнашындагы гала-концерт белән тәмамланды.
ГОСМАН ХӘЗРӘТ—Я НАДАН МӨФТИ
2 февральдә Казанда Татарстан мөсел-маннарының II корылтае булып үтте. Анын эшендә барлыгы 578 делегат катнашты Көн тәртибендә Диния нәзарәте эшенә хисап ясалды, нәзарәт җитәкчелеге сайланды Корылтайда катнашучылар Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. Күпчелек тавыш белән мөфти һәм Диния нәзарәте рәисе итеп яңадан Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Аның беренче урынбасары итеп кабат Вәлиулла хәзрәт Ягькуб билгеләнде. Баш казый булып Габделхак хәзрәт Саматов сайланды.
ГАЛИМНӘР БҮЛӘК АЛА
Татарстан Фәннәр академиясенең президиум утырышында исемле премия ияләре игълан ителде.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры профессор Н. Хисамов «XIII—XV гасырлар төрки- татар шигъриятендә Йосыф һәм Зөләйха сюжеты» дигән монографиясе өчен—Ш Мәржани исемендәге, ветеринария фәннәре докторлары, профессорлар X. Гафаров, А. Иванов һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы А. Равилев К. Боль исемендәге премияләргә лаек булды.
В Мосолов бүләге «Хәзерге технологияләр һәм нәтижәлелекне программа- лаштыру». «Җир ачкычы» монографияләре өчен авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы профессор А. Җнһаншинга тапшырылды.
«АК ЧӘЧӘКЛӘР» ХӘТЕРЕ
II февральдә К Тинчурин театрында татар әдәбияты классигы Г. Әпсәлэмовнын 90 еллыгына багышланган «Ак чәчәкләр» дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачып болай диде:
«Габдрахман Әпсәләмов үз әсәрләрендә Ватанга мәхәббәт җырлады, саф. намуслы, рухи яктан чиста герой-образлар тудырды. Ул әсәрләре ин күп укылучы әдип иде. шулай булып кала да».
Кичәдә язучылар В Нуруллин. М Хәбибуллин. нәфис сүз остасы А. Арсланов һ. б. язучы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Халык артистлары И Әхмәтҗанов. И. Баһманов Г Әпсәләмов
әсәрләреннән өзекләр башкардылар. Кичәдә, шулай ук, 3. Сөнгәтуллина. М. Галиев. Ф Селәйманова. М. Сөнгатуллиннар үзләренең жыр сәнгате белән катнаштылар Бу тантанада Габдрахман Әпсәләмовнын оныкчасы. яшь шагыйрә Альбина Әпсәләмовага язучылар таныклыгы тапшыру үзе бер символик мәгънәгә ия булды.
ШИШКИН КӨННӘРЕ
Алабугада күренекле рус рәссамы Иван Шишкинның тууына 170 ел тулу унаеннан юбилей чаралары булып үпе. Ул 24 гыйнвар көнне шәһәрнен «Космос» сәламәтләндерү базасында «Йөрәккә якын туган як» исемле региональ конкурс белән башланып китте Анда Чаллы. Түбән Кама. Мамадыш. Менделеевск һәм Алабуга шәһәрләрендә рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче яшь пейзаж ясау осталары катнашты. Юбилей кунакларын И Шишкинның йорт-музее. һәйкәле һәм Алабуганың башка тарихи урыннары белән таныштыргач, конкурска йомгак ясалды, жинүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Мәскәүдән. Санкт-Петербургтан. Казаннан. Калининград өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар И Шишкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар, региональ конкурста катнашкан яшь пейзаж осталарының һәм жирлс рәссамнарның иҗат эшләре белән таныштылар. Ахырдан шәһәр мәдәният сараенда И Шишкин юбилее хөрмәтенә тантаналы кичә үтте Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин. республика Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин. РФ Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Николай Соломин, бөек рәссамнын нәсел дәвамчысы Николай Ридингер һ. б катнаштылар.
ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
Г. Тукай музеенда язучы Мирсәй Әмирнең 95 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте. Аны музей директоры Мөжип Низамиен алып барды Язучылар Мәгьсум Хужин. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Мөдәррис Әгъләм. Рафаэль Мосгафин, Зәки Зайнуллин истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичәнең икенче өлешендә танылган артист Равил Шәрәфиен әдипнең «Газизҗан» хикәясеннән өзек укыды Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле жырчысы Рәшит Сөләйманен М Әмирнен «Тормыш жыры» спектакленнән жырлар башкарды. Соңыннан Химиклар мәдәният сарае каршындагы гармунчылар төркеме чыгыш ясады
Музей залында М Әмир китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде
ЧУ.АШ ШАГЫЙРЕ МУЗЕЕ
Әлки районының Хузангай авылында зур тантана булып узды. Монда, чуаш халкының күренекле шагыйре Педер Хузангайның туган төбәгендә яна музей ачылды. Музейны ачу тантанасына Чуаш- станнан. Мари-Иленнән һәм Татарстаннан күпсанлы кунаклар—дәүләт эшлеклеләре. әдәбият-сәнгать вәкилләре, шагыйрьнен туганнары килгән иде. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чуашстан Дәүләт Советы Рәисе Михаил Михайловский катнашты
БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРЫЛДЫ
15 гыйнварда күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган ягы Мамадыш районы Тулбай авылында Хәтер кичәсе үтте. Анда Казан һәм Чаллы калаларыннан бер төркем шагыйрьләр, язучылар килде
Әдип исемендәге бүләк быел Казан компрессорлар заводынын элекке директоры. 20 ел элек язучы истәлегенә чуеннан һәйкәл койдырткан техник фәннәр докторы Әхмәт Галневкә бирелде Әлеге бүләккә «Уйларымны бүләк итем» дигән шигырьләр җыентыгы өчен унөч яшьлек Алсу Мннгалимова. шулай ук хезмәт алдынгыларыннан Әлфия Гыйльфвнова. Мөбил Хәбибуллин. Назилә Хисмәтова лаек булды
НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ
Мәдәният министрлыгы һәм халык иҗаты үзәге халык арасындагы сәнгатьле укучыларны барлау, аларның профессиональ осталыкларын үстерү максаты белән нәфис сүз осталары бәйгесе оештыра Аның 1 туры районнарда узса, II туры 26 апрельдә Г Тукай музеенда үтәчәк
Чыгыш ясаучыларның башкару осталыгына. сәхнә культурасына игътибар игсләчәк Теләүчеләр 92-46-37 телефонына мөрөжәгать ите алалар.