Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Егерме ике ел стажлы тел укытучысы буларак, мин ирексездән кешеләрнең сөйләменә, язуына игътибар итәм. Күпме хата сөйләмебездә һәм язуыбызда! Моның сәбәбе без куллана торган кириллица графикасының камил булмавына барып тоташа. Йә, әйтегез, каләм, сәлам, гадәт, кадәр дип язу дөресме инде? Сөйләмдә, нәкъ менә латин графикасында язылганча: qalam, salam, gadat, qadar дип әйтәбез бит. Көн саен кулланыла торган сәгать сүзен генә алыйк. Бу сүзне язарга өйрәнү (ә укытучыга өйрәтү) үзе бер газап: г авазын калынайту өчен а хәрефе язабыз, ә аннары ижекне нечкәртү өчен ь хәрефе өстибез. Ә сүз латин графикасында бик гади языла: sagat, ягъни нәкъ әйтелгәнчә. Гомумән, ь һәм ъ билгеләрен сүзләрдә урта мәктәп тәмамлаучыларның күпмесе генә дөрес куллана икән? Без хәзер куллана торган урыс графикасы сөйләмебезне гарипләндерә, язуыбызны хаталы итә, ямьсезли. Латин алфавитында уку һәм язу күпкә уңайрак һәм жиңелрәк. Чөнки бу алфавитта һәр авазга туры килә торган хәреф бар. Мәсәлән, ваза һәм вакыт сүзләрендә беренче авазны белдерү өчен бер үк хәреф куллану һич дөрес түгел бит Шулай итеп, әгәр без камил, дөрес сөйләшергә һәм грамоталы язарга теләсәк, һичшиксез, язуыбызны латин графикасына күчерергә тиешбез. Билгеле, яңалыкны кабул итү һәрвакыт авыр. Латин графикасын өйрәнү дә жинел булмаячак, бигрәк тә өлкән һәм урта буын кешеләренә. Еш кына: “Нәрсәгә кирәк ул? Без аны барыбер өйрәнә алмыйбыз” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Урыс графикасына шулкадәр күнеккәнбез, шуңа күрә аның кимчелекләрен күрмибез дә. Латинга күчү дәвамлы процесс. Матбугатта, “Казан утлары” журналындагы кебек, текстлар биреп барылса, гади халык яна графикага ияләнәчәк, әкренләп өйрәнәчәк. Ә мәктәп укучылары өчен латин графикасын өйрәнү бөтенләй авыр түгел. Менә икенче ел инде мин мәктәптә балалар белән “Латин графикасына нигезләнгән татар язуын өйрәнү” түгәрәге алып барам. Укучылар латин язуын бик теләп һәм жинел үзләштерәләр. Дәресләрне күбрәк уен формасында уздырабыз. Узган уку елында зур әзерлек белән "Йолдыз сәгате” исемле уен-шоу уздырдык, һәр дәрестә, бөтен кагыйдәләренә туры китереп (барабан да ясадык), “Могҗизалар кыры” уйныйбыз. Укучылар текстларны инде жинел укыйлар, шигырьләрне дә сәнгатьле укырга өйрәнәбез. Латин графикасына нигезләнеп, иншалар язабыз, ин яхшы иншага конкурслар уздырабыз. Дәресләрдә "Казан утларьГнда басылган шигырьләрдән, язмалардан файдаланабыз. Сезгә үрнәк текстлар биреп баруыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да бу эшне дәвам итүегезне телибез. Тәкъдимебез-балалар өчен хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр күбрәк бастырсагыз иде.
Мин латин графикасы турындагы фикерләремне, барлык журнал укучылар да укый алсын өчен, кириллицада яздым. Барлык журнал укучыларга яна алфавитны үзләштерүдә уңышлар телим һәм балаларга укыр өчен түгәрәккә йөрүче укучымның үзе иҗат иткән һәм латин графикасында язган әкиятен тәкъдим итәм.
Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА,
Саба районы, Ю юат авылы.