ТАРИХ БИТЛӘРЕН АКТАРГАНДА...
оннан ун ел элек. 1992 елнын гыйнвар аенда Татарстан Милли китапханәсендә яна бүлек—«Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлеге оештырылган иде. Әлбәттә, ул буш урында пәйда булмады, анарчы китапханәдә эшләп килгән «Сирәк китаплар» секторы нигезендә үстерелде Яна бүлекнен оешуына китапханәгә борынгы төрки-татар һәм Шәрекъ телләрендәге кулъязма истәлекләрнең туплана башлавы этәргеч булды. Шулай ук әлеге бүлекнен хезмәт даирәсе лә кинәйде. Академик Әбрар ага Кәримуллин «.итәкчелегендә. 1917 елга кадәр нәшер ителгән татар басма китабының тулы каталогын төзү буенча фундаменталь хезмәт тә •Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан планлы рәвештә монда башланып китте
Хәзерге вакытта бүлек ике мөстәкыйль сектордан—«Татар һәм Шәрекъ әдәбияты». «Рус һәм Көнбатыш әдәбияты» секторларыннан гыйбарәт Бу мәкаләдә бүлекнең ун ел дәвамындагы киң эшчәнлеген яктыртуны максат итеп куймыйча, бары тик аның аерым бер тармагы—кулъязмачылык өлкәсенә гомуми күзәтү ясарга омтылдык
Китапханәдә оештырылган яна бүлекнен исемендә үк «Кулъязмалар • төшенчәсе бар. Бу гыйбарә, һичшиксез, «исемнең исемгә туры килүен таләп игә торган зур җаваплылык йөкли. Әле бүлек оешып кына килгән бер мәлдә төрле гыйльми даирәләрдә Татарстан Милли китапханәсенә кулъязма истәлекләр туплау эшенә карата икеләнүчән һәм шикчел, сагаюлы фикерләр нөргаләсә дә, китапханә «итәкчеле! е—ул вакыттагы директоры Разил Исмәгыйль улы Вәлиев—тәвәккәллек күрсәгге.
Әлеге тәвәккәллек үзен акладымы'1 Акласа, ни дәрәҗәдә9 Республикабызның үзәк китапханәсендәге яна бүлек тернәкләнеп киттеме.’ Аз булса да эш күрсәтә алдымы? Язмабызда әлеге сорауларга киңрәк җавап бирергә тырышырбыз 1990-1991 елларда китапханәгә берничә дистә борынгы кулъязма алынган иде һәм аларнын саны көннән-көн ишәя барды Ә 1992 елдан, яна бүлек оештырылу белән, халкыбызнын кулъязма мирасын туплау һәм өйрәнү эше Татарстан Милли китапханәсендә төп максатларның берсе итеп куелды Академик Миркасыйм ага Госманов бу мәсьәләдә бүлекнен гыйльми консультанты игеп билгеләнде. Кулъязма истәлекләрне туплау өчен китапханә идарәсе матди җәһәтне, ә бүлек хезмәткәрләре көчләрен кызганмадылар.
Кулъязма истәлекләрне туплау максатында 1992 елнын жәеннән Казан дәүләт университеты белән берләштерелгән apxeoi рафик экспедицияләр («итәкчесе—Казан университеты доценты Җәүдәт Миңнуллин) оештырыла башлады. Экспедиция ел саен дәвам итеп, узган «әйдә унынчы эш нәүбәтен башкарып кайтты. Ун ел эчендә экспедиция Түбән Новгород. Пенза. Самара. Оренбург Пермь өлкәләрендә һәм Башкортстаннын милләттәшләребез яши торган төбәкләрендә эшләде Моннан тыш. бүлек тарафыннан һәр елда 2-3 мәртәбә республикабыз районнарына, шулай ук күрше республика һәм өлкәләргә дә берәр атналык архео!рафик сәфәрләр оештырыла Шул рәвешчә, күп кенә кала һәм авылларда сакланып калган кулъязма истәлекләр Татарстан Милли китапханәсенә алып кайтылды. Казан шәһәренең үзендә дә археографии
М
эзләнүләр унышлы алып барыла. Башкалабыздагы күп кенә мәчет идарәләре, мөрәҗәгатьләребезгә җавап итеп, үхтәрендә тупланган, фәнни әһәмияткә ия борынгы язмаларны Милли китапханәгә тапшырдылар. Казандагы «Ноталар* китап кибетенең букинист бүлегеннән дә гарәп язуындагы борынгы китаплар даими төстә китапханәгә алына Матбугат, радио һәм телевидение чаралары аша халыкка мөрәҗәгать итүләр дә нәтиҗәсез калмады Күп кенә милләттәшләребез почта аша да һәм үзләре китереп тә кызыклы гына материаллар тапшырдылар һәм бу хәзер дә дәвам итә килә.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләренең ун еллык археографик эзләнүләре, кулъязма истәлекләрне сатып һәм бүләк буларак алу. алмашу кебек чаралар нәтиҗәсендә Татарстан Милли китапханәсе фондларына хәзерге вакытка барлыгы 3070 берәмлек кулъязма тупланды Елларга бүленештә караганда. 1992 елда—251. 1993 елда—366. 1994 елда—98. 1995 елда—326, 1996 елда—973, 1998 елда—194, 1999 елда—195, 2000 елда—191 һәм 2001 елда—268 берәмлек кулъязма истәлек тупланган. Шулардан 1116 төрки-татар кулъязмалары, гарәп телендәге 315, фарсы телендәге 62 (барысы 1493) берәмлек кулъязма эшкәртелеп, махсус теркәлде. Ә калган 1577 кулъязма истәлек әлегә эшкәртү һәм өйрәнү, теркәү халәтендә. Ун ел эчендә башкарылган бу хезмәт аз түгел дип беләбез.
Сан ягы шулай, ә җыелган кулъязма байлыкның сыйфат ягы нинди сон? Мәсьәләнең ул ягы ничегрәк тора?
Гомумән, һәр кулъязма китап һәм дәфтәр үзенчәлекле, кызыклы һәм кабатланмас хасиятләргә ия.
Әйтик, Кол Гали иҗат иткән мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасының кулъязма нөсхәләре археограф галимнәр тарафыннан әледән-әле табылып тора. Татарстан Милли китапханәсендә милли әдәбиятыбызның чишмә башы исәпләнгән «Кыйссаи Йосыф» әсәренең хәзерге вакытта егерме сигез нөсхә кулъязма күчермәсе бар. Бу, әлбәттә, аз сан түгел Шулардан өчесендә әсәрнең текстлары тулаем сакланган, алтысының берничә битләре генә җуелган, бишесе 10-30 кәгазьдән, калганнары берничә яки берәр битле фрагментлардан гыйбарәт Ике фрагментар кулъязма XVII йөз ахырына, берсе исә XVIII гасыр башына, өчесе XVIII йөзнең икенче яртысына, калганнары XIX гасырның башы яисә беренче яртысына нисбәтлеләр.
XVII йөз ахырында күчерелгәннәре башкаларыннан палеографик үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Алар 1993 елда Казан шәһәренең «Болгар* мәчетеннән алынган иделәр.
Китапханәбездә саклана торган «Кыйссаи Йосыф» күчермәләренең табылу географиясе дә шактый кин. Шулардан тугызы Казан шәһәрендә, янә тугызы археографик экспедицияләр вакытында Пенза, Пермь өлкәләреннән һәм Башкортстаннан; Татарстанның Апае районыннан—бер. Арча районыннан— ике. Әгерҗе районыннан—ике. Теләче районыннан—бер. Ютазы районыннан— бер, Самара өлкәсенең Диние авылыннан—бер, Уфадан—бер. Тобольск каласыннан—бер кулъязма табылган.
Милләггәшләребездән шагыйрь Мөхәммәт Садри «Кыйссаи Йосыф» әсәренең XIX йөз башы, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашеванын туганнары 1841 елгы күчермәләрен китапханәгә бүләк иткәннәр иде Шулай ук поэманың 1852 елгы басмасының җуелган битләрен XIX йөз татар шагыйре Гали Чокрый үз кулы белән язып тулыландырган нөсхә дә бар
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы халык арасында шул дәрәҗәдә популярлашкан булган ки. төрле чорларда бу әсәрнен шигъри калыбы һәм үлчәмендә күп санлы бәетләр һәм җырлар да иҗат ителгән Андыйларнын кайберләре безнен китапханәдә дә саклана. Ни хикмәттер, безнең күзәтүләр буенча, аларнын күпчелеге пародия, сатира өслүбендә язылганнар. Мәсәлән, « Кыйссаи Йосыф» сюжетына пародия рәвешендә ижат ителгән бер әсәрнен XIX йөз башы кулъязма фрагментында мондый юллар бар:
Йосыф әйтер. «Ходавәндә, ходавәндә, Сәнен хөкемен көттерде бәне монда Зөләйха әйтер: «Не куручи. будет пулна! За шту кручить напрасна9*—диер имди
Шул ук әсәр үлчәмендәге. XIX гасыр уртасына караган янә бер шигъри әсәр «Миһман килсә, куенны багламагыл • дип башлана.
XIX йөз уртасында күчерелгән тагын бер кулъязма да мәшһүр әсәр калыбында язылган. Анда дала ягында көн күргән төрки кардәшләребез арасында мөселманлыкнын зәгыйфьлеге, яшәү-көнкүрешләрендәге Ислам кануннарына хилаф гамәлләр тәнкыйть ителгән
XIX йөзнен сонгы чирегендә. Габделжәббар Кандалыи шигырьләре белән бергә күчерелгән бер дәфтәрдә «Кыйссаи Йосыф» әсәре үлчәмендәге шигъри юллар белән жилбәзәк яшь кызлар тасвирлана.
Шундый ук шигъри юлларнын жинел холыклы һәм азгын яшь кызларны гаять усал рәвештә тәнкыйтьләгән варианты да бар. Ул да—XIX йөз ахыры кулъязмасы.
«Кыйссаи Авык- әсәренең дә шигъри калыбы «Кыйссаи Йосыф»ныкыча. Габделжәббар Кандалыйнын да бу шигъри калыпта еш кына үз шигырьләрен ижат иткәнлеге мәгълүм. Китапханәдә андыйлар да бар Соңрак чорда Шакир Мөхәммәдев. Мәжит Гафури. Габдулла Тукай һ.б бөек әсәрнен шигъри үлчәменә ияреп ижат иткәннәр.
XIX йөз ахыры һәм XX йөз башында «Кыйссаи Йосыф» үлчәмендә ижат ителгән төрле бәетләр дә еш очрый. Андый шигырь-бәетләр безгә тупланган язмалар арасында дистәдән артык төрдә Бәетләрдән «Күркә-әтәч бәете». «Ташаяк ярминкәсе бәете». «Ранный1 солдат бәете» һ.б. «Йосыф кыйссасы» калыбында язылганнар. Болар бар да бөек әсәрнен халык арасындагы шөһрәтен күрсәтүче дәлилләрдән
Болгар дәвере галиме Мәхмүд Болгаринын «Нәһжел-фәрадис» әсәреннән күчерелеп, аерым өзекләр теркәлгән XVIII йөз ахыры (Казаннан табылды) һәм XIX йөз башы (Теләче районының Иске Жөри авылыннан табылды) кулъязмалары да кызыклы. Соңгысында «остазым Габдессәлам бине Уразайдан ишеткән сүзләрем» дип язылган юллар да бар Монда XVIII гасырда яшәп ижат иткән татар шагыйре Габдессәлам күздә тотыла.
Татарстан Милли китапханәсендә төрки тагар әдәбияты тарихында мәгълүм башка шигъри кыйссаларның кулъязма нөсхәләре дә саклана Мәсәлән. Хисам Кятибнең -Жөмжөмә солтан- поэмасының XIX йөз урталарына нисбәтле төрле күләмдәге өч күчермәсе шундыйлардан «Авык кыйссасы»нын XVIII йөз ахыры һәм XIX йөзгә караган сигез кулъязмасы бар. Шулай ук -Кисекбаш- китабы. «Кыйссаи Салсал». Кыйссаи Әхтәм». «Таһир-Зөһрә кыйссасы» һ.б. кыйссаларның нөсхәләре тупланган.
Үзенең ижат ителү вакыты белән XIII-XV йөзләргә нисбәт ителгән «Түләк-Сусылу» дастанының моңарчы фәндә берничә кулъязмасы мәгълүм иде. Ягъни. I) Нәкый Исәнбәт архивындагы нөсхә, ижат ителү вакыты билгесез. 2) Миркасыйм Госманов тарафыннан 1969 елда Кама Тамагы районының Олы Карте авылында табылган (XIX йөзнен икенче яртысында күчерелгән) нөсхә; 3) 1985 елда Казанда Марсель Әхмәтжанов тапкан. 1877 елда күчерелгән нөсхә һәм 4) 1994 елда Әтнә районының Олы Мәнгәр авылында шул ук М Әхмәгжанов тапкан. XVIII йөзнен икенче яртысына караган фрагмент Икесенен (2 һәм 3 саннар белән күрсәтелгәннәренен) текстлары басылып чыкты (кара Госманов М. Каурый кагай эзеннән археограф язмалары. Тулыландырылган икенче басма. Казан: Татар кит нәшр, 1994 Б.225- 300, Әхмәтҗанов А/. Түләк белән Сусылу //Әдәби мирас (Дүртенче китап) Казан Татар кит нәшр . 1977 Б14-33).
1996 елның апрель аенда Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылының яшь имамы Габдулла хәзрәт Кәрим чакыруы буенча ул төбәккә археографик сәфәр оештырган идек Табылган 160 берәмлек кызыклы кулъязма истәлекләр арасында әһәмиятле фәнни хәзинә—Камышлы авылы мәчетеннән алынган «Түләк-Сусылу- дастанының яңа күчермәсе булды Бу хакта Самара өлкәсендә нәшер ителә торган -Бердәмлек» газетасында үз вакытында хәбәр ителгән иде (Мәрдан Р. Якутлар табышдыр вакыт белән .. // Бердәмлек 1996 2~8июль) Дастан XIX йөзнең беренче яртысында күчерелгән
Ранный —яралы
җыентыкның 4-14 нче кәгазьләренә теркәлгән. Җыентыкта шу лай ук «Түләк- Сусылу» дастаныннан тыш төрки телдәге шигъри бер әсәрнен ахыргы өлеше, Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәре, төрле догалар һәм дини эчтәлекле язмалар урын алган Кулъязмамын кайбер битләре дефектлы Бер биттәге язмадан бу җыентыкны Сибгатулла бине Фәхретдин исемле кеше күчергәнлеге аңлашыла. Кулъязма кәгазендә су билгесе белән 1832 ел белдерелгән. Димәк, дастанның язма тексты монарчы матбугатта басылган вариантлардан әүвәлгерәк.
Яна табылган дастан текстына килгәндә, анын язуы тәртипсезрәк, хаталы, кайбер сүзләрне ялгыш язулар, кирәксезгә кабатлаулар чагыла Әсәрнен башындагы бер бит чамасы өлеше юк. Ике-өч биттән соң тагын бер кәгазе төшеп югалган. Ахырдарак 5-6 җөмлә күчерелмичә, буш урын калдырылган. Әсәрнен ахыры кыскартылган, гадиләштерелгән вариантта.
Яна текст монарчы билгелеләре белән нигездә гәнгәл килә, зур аермалар юк. Ләкин шигъри строфаларда, сирәк булса да, үзгәлекләр күренә. Әлеге кулъязмада төшеп калган строфалар булган кебек, яңалары да бар Шулай ук, яңа кулъязмадагы кушагъларнын (жыр. такмак) ахыргы строфалары икешәр мәртәбә кабатлана һәм әсәрнен поэтик аһәңен көчәйтә вә бизи Мәсәлән:
Атын әгпче, Сусылу, Атын нәдср. Сусылу!?
•Түләк-Сусылу* дастанының яна табылган Камышлы нөсхәсен текстологик тикшереп, тирәнтен өйрәнү, әлбәттә, киләчәктәге бурычлардан.
Әдәби мирасыбызның энҗе бөртегенә тин кыйммәтле хәзинәләреннән— Казан ханлыгы дәвере әдибе, шагыйрь Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасының бер күчермәсе дә бар китапханәбездә. Ул Кукмара районының Уразай авылында Ибраһимов Имаметдин агаларда сакланган 1999 елда аны китапханәгә студент кыз Гөлназ Гарипова тапшырды. Кулъязма шактый ук дефектлы, күп кенә битләренең аскы итәкләре тетелгән һәм җуелган. Күп урыннарда язу карасы кәгазьне бозып, тишкәләгән. Кәгазенең су билгеләре анын 1701-1710 елларда һолландиядә эшләнгәнлеген күрсәтә Димәк, поэма XVIII йөздә күчерелгән Кулъязмада «Нуры содур» поэмасының баш өлеше сакланмаган, төп өлеше һәм ахыры бар Текст кулъязма жыентыкнын 12-28 кәгазьләрендә урнашкан һәм бер биттә 16 юл булып язылган. «Нуры содур» поэмасының монарчы фәнгә җиде күчермәсе билгеле иде. Татарстан Милли китапханәсендәге яңа табыш сигезенчесе булды
Борынгылык жәһәтенә килгәндә, китапханәдәге иң әүвәлге кулъязма XIV йөзгә карый Җыентыкта ислам дине кануннары, фикъһ. астрономия буенча һ б язмалар белән беррәттән, гарәп тарихчысы Табарриның хезмәтеннән дә өзек бар Кулъязманы күчерүченең исеме дә сакланган, ул—Дауд бине Мөхәммәд бине Хирыс (?) бине Мөхәммәд бине Җәгъфәр. Бу кулъязма истәлек китапханәбез өчен үзенен борынгы булуы белән һәм эчтәлеге ягыннан да әһәмиятле.
Төркия җирлегендә XVII йөз ахыры—XVIII йөз башында күчерелгән тел гыйлеме, дини эчтәлекле язмалар һәм 1558 елда Мәхмүд бине Мостафа әл-Хәнәфи кулы белән күчереп язылган гарәп телендәге шигъри әсәр бергә тегелгәннәр.
Борынгы булуы белән дә, оригинальлеге белән дә әһәмиятле кулъязма истәлекләрнең берсе—төрек әдибе Зәгыйфи әсәрләре. Зәгыйфинен тулы исеме—Пир Мөхәммәд бине Әүрәнус бине Нуретдин бине Фарис. «Көллияте Зәгыйфи» исеме белән аталган кулъязма җыентыкта әдипнең биш әсәре туплап бирелгән Беренчесе—«Китабе сәргезәшт» (15-32кәгазьләр), әдипнен үз гәрҗемәи хәле һәм тормышын тасвирлаган төрки телдәге шигъри әсәр Икенчесе—«Китабе сабрел-мәсаиб» (33-37 кәгазьләр), төрки телдәге чәчмә әсәр Өченчесе—«Китабе рисаләи жәүһәрия»—кыйммәтле ташлар: алмаз, йакут, энже. фирүзә, мәржан һ.б. турындагы «Жэүһәрнамә» исемле әсәрнен төрки телгә сайланма рәвештәге тәрҗемәсе; шунда ук авторның солтанга һәм башка шәхесләр исеменә язган хатларының текстлары теркәлгән. Дүртенчесе—
•Китабе рисаләи имтихания» (58-68 кәгазьләр) исемле гарәп телендәге әсәр Бишенчесе—«Диване Зәгыйфи» (69-123 кәгазьләр) исемле төрки телдәге шигъри әсәрләр тупламы.
Кулъязма жыентыкнын аеруча әһәмиятле ягы шунда ки, анын текстлары тулаем авторнын үз кулы белән каллиграфик нәфис итеп язылганнар, һәр әсәрнен ахырында автор үз исемен күрсәтеп, бу кулъязманың үз кулы белән язылуын белдергән. Жыентыкнын сонгы сәхифәләре һижри 964 елнын 7 рабигыль-әүвәлендә (милади 1557 елнын 8 гыйнварына туры килә) Константиния (Истанбул) шәһәрендә күчерелеп тәмам-лануы белдерелгән Кәгазьдәге су билгеләре дә бу датаны раслый, чөнки текст язылган кәгазьләр 1545-1554 елларда Европада эшләнгәннәр.
XVI йөзлә Константиния шәһәрендә язылган әлеге автографик жыен- тык төрле кешеләр кулыннан күчеп (моны тышлыгындагы күпсанлы язмалар дәлилли), безнен якларга килеп житкән Хужаларынын сонгы язмаларына караганда. Зәгыйфи жыентыгы 1970 елда Кушлавыч авылы имамы Касыйм Мөхәммәдгали улы китапханәсеннән Казанда яшәүче Габдулла Фәйзрахман улына алынуы беленә
Васфи Маһир Кужатүркнен «Төрек әдәбияты тарихы» (Анкара. 1970) китабында язылганнар буенча Зәгыйфи ләкабле ике төрек әдибе мәгълүм Аларнын берсе XV йөзнең икенче яртысында яшәгән. «Солтан Морад хан» исемле бер әсәр язган Икенчесенең 1552 елда вафат булуы билгеле, әсәрләре турында әйтелмәгән. Бу ике Зәгыйфи дә яшәгән дәверләре буенча безнен кулдагы «Көллияте Зәгыйфи» авторы булырга охшамаганнар Шул ук Кужатүрк хезмәтендә XVI йөздә яшәгән Пир Мөхәммәд исемле (ләкабе күрсәтелмәгән) әдип турында языла, басылмаган әсәрләре бар диелә Арадан Солтан Сөләйман Кануни дәверендә ижат иткән «Шәфәгатьнамә» («Әрвахнамә») әсәренен исеме әйтелә. Яшәү һәм ижат итү дәверенә караганда, соңгысы «Көллияте Зәгыйфи» китабының авторы белән бер үк кеше булуы ихтимал Ләкин моны тәгаен тәфсыйлләп тикшерү таләп ителә
Борынгы кулъязмалардан бездә шулай ук 1553. 1660. 1690. 1707. 1717. 1719 һ.б. елларга караган, күчерелү даталары тәгаен күрсәтелгән кулъязмалар бар. XV11I йөз һәм аннан соңгылары шактый Кулъязма истәлекләр арасында күренекле шәхесләр һәм әдипләрдән Габдеррәхим Утыз Имәни. Шиһабетдин Мәржани. Хөсәен Фәезханов. Мирза Казембек. Ризаэддин Фәхреддин. Гали Мокрый. Шәһид Әхмәдиен. Гариф Атаманов. Гадел Кутуй һ.б үз куллары белән язылган хезмәтләре һәм әсәрләре дә булу—китапханәнең горурлыгы Шулай ук укымышлы затлардан Ш Мәржани. Габдулла Апанай. Р Фәхреддин. Таиб һәм Гыйльман Яхиннар. Үзбәк Байчура, сәүдәгәрләрдән Үтәмешенләр. Госмановлар кебек танылган милләггәшләребезнен шәхси китапханәләрендә булган кулъязма китаплар фондларыбызда урын алды.
Борынгы әдәби гәржемә ядкярләреннән «Калилә вә Димнә» исеме белән танылган хикәяләр тупламының китапханәбездә өч кулъязмасы бар Икесе—1660-1670 еллар, ә берсе—XVIII йөз башы күчермәсе
Халкыбызның әдәби мирасы хәзинәлегендә һәмдәми исемле авторнын фарсы шагыйре Фәридеддин Гаттар поэмасына нәзыйрә сыйфатында ижат ителгән «Нәсыйхәтнамә» исемле әсәре билгеле Дөрес, бу әсәр алегә аз өйрәнелгән Әдәбият галиме Фәрит Яхин хәбәр итүенчә, әлеге әсәрнен
9. .к у . мз
•Диване Зәгыйфи^ китабының бер бите 1557 ел
моңарчы ике кулъязмасы фәнгә мәгълүм иде Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан һәмдәми поэмасының тагын ике күчермәсе табылды. Берсе—Тәтеш районының Келәш авылында сакланган. Баштагы һәм ахырындагы битләре җуелган бу күчермә безнең көннәргәчә 18 кәгазьдә килеп ирешкән. Су билгеләренә караганда, текст 1659--1660 елларда Европада эшләнгән кәгазьгә язылган. Икенчесе 1844 елда Эстәрлетамакта Мөхәммәдшәриф Хәлил улы кулы белән күчерелгән. Тексты 15 кәгазьдә, башлангыч өлеше юк. ахыры бар.
Ф Яхин «Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология» дигән хезмәтендә (Казан: ТДГИ нәшр . 2000.—Б.224—239) «Нәсыйхәтнамә* әсәренең авторын һәм ижат ителү вакытын билгеләгән Фәрит Яхин бу әсәрнең авторын Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» хезмәтендә телгә алынган Хужамшөкер бине Гаваз-баига нисбәт игеп, поэманың язылу елы 1703 ел дип белдерә. Ләкин «Нәсыйхәтнамә»нен Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган XVII йөз күчермәсе бу версиянең хаклыгын шик астына ала. Чөнки 1703 елда ижат ителгән әсәрнең 1659-1660 еллардагы кәгазьгә языла алу ихтималы бик шикле.
Милли китапханәдәге археографик табышлар арасында чын ачыш буларак бәяләнгәннәре дә бар Мәсәлән. XVII йөз татар әдибе Мәүла Колыйның моңарчы әдәбият тарихында бөтенләй билгеле булмаган ике әсәре—«Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфкъә эстәгәннәр сыйфаты» («Хәләл ризык теләүчеләр сыйфаты») поэмалары фондта саклана. 1754 елда күчерелгән бу яңа табыш турында элегрәк язылган иде («Казан утлары*.— 1996.— № 10.—Б. 159-171). Шунда ук поэмаларның текстлары да дөнья күрде Поэма текстларының табылу мөһимлеге шунда ки. моңарчы аерым хикмәт- шигырьләр авторы буларак билгеле булган Мәүла Колыйның поэма жанрында да ижат иткәнлеге ачыкланды.
Күренекле татар шагыйре һәм фикер иясе Габдеррәхим Утыз Имәни әсәрләренең күчермәләре дә китапханәбездә шактый тупланган. Арада ин кыйммәтлесе—1804 елгы кулъязма китапның баштагы һәм ахыргы битләренә Габдеррәхим Утыз Имәнинең үз кулы белән язылган әсәрләре. Берсе— әдипнең «Гаварифез-заман» поэмасының «Фасл дәр табакате голяма» бүлеге Текстның ахырында «тәммә галә йадил-мүәллиф мулла Габдеррәхим бине Госман әл-Болгари» дип язып, шигъри юлларның автор кулы белән теркәлгәнлеге белдерелгән. Икенчесе—«Нәзмы Габдеррәхим әл-Болгари» исеме астында «Анчә бидгать лязем...» дип башлана торган фарсыча дүрт юллы шигырь һәм аның татарчага сигезьюллык тәрҗемәсе («Ул нә бидгать лязем улды...») Монысы да автор кулы белән язылган. Г.Утыз Имәнинең «Горбәтнамә» поэмасы мона кадәр XIX йөзгә караган 5 күчермәдә мәгълүм иде. Бездә исә аның шактый элгәреге. 1786 елга караган нөсхәсе бар.
Г Утыз Имәнинең «Мөһиммәтез-заман» поэмасының монарчы биш кулъязмасы һәм басылып чыккан нөсхәсе дә билгеле иде. Милли китапханәдә аның тагын өч күчермәсе бар. Берсе—XIX йөз уртасында, икенчесе—1859 елда, өченчесе—XIX йөзнең ахырында күчерелгәннәр Моңарчы өч кулъязмасы билгеле булган «Мәрсияи Хәмидә зәүжәте Габдеррәхим Болгари» һәм бер кулъязмасы билгеле булган «Мәрсияи Габденнасыйр вәләде Габдеррәхим» шигырьләренең безнен китапханәдә XIX йөз башына караган берәр күчермәләре саклана. Ике мәрсия дә бер кулъязмада теркәлгәннәр. Фәндә бер кулъязмасы мәгълүм «Нәзмы чәй вә каймак» шигыренең XIX йөз уртасына нисбәтле бездәге яңа бер кулъязмасы шулай ук шагыйрь мирасын баета.
Габдеррәхим Утыз Имәнинең «Мөнәжәт» («Иляһи. эстәрем синнән..») шигыренең XIX йөзнең беренче яртысыннан алып. 1905 елга кадәр төрле еллардагы 11 күчермәсе фондларыбызда урын алды. Г.Утыз Имәнинең соңгы җыентыгын басмага әзерләгән әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов хәбәренчә. моңарчы бу шигырьнең фәнгә өч күчермәсе билгеле булган. Татарстан Милли китапханәсендә ГУтыз Имәнинен шәригать буенча татар телендә язылган бер хезмәтенең XIX гасыр уртасында күчерелгән нөсхәсе дә саклана.
Татар иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган мәшһүр мөселман фикер иясе Габденнасыйр Курсавиның (1776-1812) дини-фәлсәфи хезмәтләре
фәнгә мәгълүм Әмма анын шигъри әсәрләр ижат иткәнлеге билгесез иле. Истанбулда авыруга дучар булган Габденнасыир Курсави тарафыннан ижат ителгән дип күрсәтелгән шигъри юллар теркәлгән кулъязма да бар китапханәбездә. XIX йөзнен беренче яртысына карый торган бу кулъязма китапханәбезгә Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән галим-педагог Шәриф ага Сайкиннан 1994 елда алынган иде. Әлеге шигъри юллар, кулъязмада күрсәтелгәнчә, чынлап та Габденнасыйр Курсавинын үз каләменнән чыккан, яисә башка берәү тарафыннан язылып. Курсавига нисбәт ителгән булырга да бик мөмкин Шуны да әйтеп үгәргә кирәк, китапханәдә Габденнасыйр Курсавинын гарәп телендәге «Шәрхе гакаиден-Нәсәфи» әсәренен күчермәләре дә бар
Кулъязмалар арасында Русиядә патша хөкүмәте дәверендәге рәхимсез тәртипләргә кискен ризасызлык белдергән эчтәлектәге шигъри әсәр дә бар Ул Саба районындагы Ак Биганәй авылыннан 1996 елда табып алынган иле Бу кулъязма XVIII йөз ахырына караган кечкенә форматтагы дәфтәрдән гыйбарәт Дәфтәрнең күп битләре жуелган һәм язуы да начар таныла Дәфтәрнең сакланган өлешеннән күренгәнчә, бу шигъри әсәрнен күләмле булганлыгы күренә. Авторы мәгълүм түгел.
XIX йөзнең күренекле татар шагыйре Габлелжәббар Кандалый әсәрләре дә кулъязмалар туплаганда очрап тора Китапханәдә әдипнең «Мәгьшукнамә» поэмасының ике күчермәсе (берсе тулы диярлек, икенчесе аерым өзек). «Сахибжәмал» поэмасының 1841 елгы язма фрагменты. «Рисаләи-л-иршад» поэмасының аерым өлешләреннән күчермәләр, шулай ук төрле шигырьләре теркәлгән дәфтәрләр бар
Китапханәбездә язма мирас жәүһәрләреннән әдәби, бигрәк гә шигъри әсәрләр күп тупланган Гомумән. Шәрекъ әдәбияты классиклары, төрки шигърияте жәүһәрләре һәм татар әдипләреннән Хафиз. Зөһәйер. Сәгъди. Руми. Мирза Бедил. Жами. Фирдәүси. Нәсими. Нәваи. Фөзули Мәшрәб. Яссәви. Гаттар. Аллаһыяр Суфый. Бакырганый. Кол Гали. Кол Гобәйли. Кол Шәриф. Өмми Кәмал, һәмдәми. Мәүла Колый. Габдеррәхим Утыз Имәни. Рәхимкол Әбүбәкер угылы. Әбелмәних Каргалый. Һибәтулла Каргалый. Габлелжәббар Кандалый. Акмулла. Гали Чокрый һ.б аерым шигъри жыентыклары яисә әсәрләре теркәлгән кулъязмалар әнә шундыйлардан
Тарихка бәйле кулъязмалардан Пугачев хәрәкәте турында мәгълүмат теркәлгән XVIII йөз ахыры язмасы да әһәмияткә ия. Бу хакта «Гасырлар авазы» журналында (1998-Nt 3/4 —Б.220-224) хәбәр басылган rue инде
Тарихи әсәрләрдән Хисамеддин Мөслиминен «Тәварихы Болгария» кулъязмасының алты күчермәсе Татарстан Милли китапханәсендә саклануы ла куанычлы күренеш Арада 1853 ел күчермәсе тулы текстны тәшкил итә Шулай ук Тажеддин Ялчыголның «Тарихнамәи Болгар» («Тәварихы Болгария») хезмәтенең дә XVIII-XIX йөзләргә нисбәтле өч күчермәсе бар Бу ике авторның тарихны тасвирлаудагы примитив алымнары һәм күпсанлы ялгыш- хагалары соңгырак дәвер татар тарихчылары тарафыннан тәнкыйтьләнсапәр дә. үз чорына күрә Мөслими һәм Ялчыгол китапларының халык арасында таралыш табуы—татар халкында тарихка карата кызыксыну булганлыгын күрсәзүче бер дәлил икәнлеген инкяр итә алмыйбыз
«Дәфтәри Чынгызнамә» исеме белән мәгълүм дастаннар жыентыгыннан китапханәбездә «Аксак Тимер аастаны-нын ике кулъязмасы. «Гайсә угылы Амәт» дастанының бер битле күчермәсе. «Дастани фиг-гарих-нын дүрт кулъязмасы саклануы да мәгълүм булсын Алар барысы да XVIII йөз ахыры- XIX йөз башында күчерелгәннәр
Фәндә татар сәяхәтнамәләре жанрындагы мәгълүм язма истәлекләрдән • Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе» белән «Мөхәммәтәмин сәяхәтнамәсе» —ин мәшһүрләрдән Беренчесенең XIX йөзгә нисбәтле бер. ә икенчесенең ике кулъязмасы фондларыбызда урын алды Шулай ук игътибарга лаеклы башка сәяхәтнамәләр лә бар Мәсәлән, хәрби хезмәттәге татар кешесе тарафыннан 1756 елда теркәлгән кулъязма шулар рәтеннән Язмада хәрби поход, мишәр гаскәре, казаклар. Дон казаклары һ.б турында тарихи мәгълүмат бире iу белән бергә, автормын башкача кызыклы шәхси күзәтүләре лә сәяхәтнамә жанрына хас стильдә чагылган Соңгырак дәвер сәяхәтнамәләреннән Кукмара
районы Теркәш авылының Гобәйдулла Рәхмәтулла улынын 1938 елда Кырымга сәяхәте игътибарга лаек. 70 яшьлек автор сәяхәтнамә жанрындагыча. төгәллек белән күргән-белгәннәрен, анда яшәгән кырым татарлары, караимнар, немецлар, болгарлар, греклар, яһүдләр һ.б. турында язып калдырган. Ул чордагы кырымтатар авыллары турында! ы мәгълүматлар кызыклы. Кырымтагар халкының ачы язмышы һәммәбезгә мәгълүм. Сәяхәтнамәдә телгә алынган Солтансарай. Булгак. Азамат. Салтыбай, Орчык. Мәүлет. Тайган. Кортлык. Җимерек, Сәй һ.б. авылларның хәзерге вакытта күпчелегенең урыннары гына түгел, исемнәре дә жир йөзеннән юкка чыккандыр.
Мәшһүр татар тарихчысы һәм дини эшлекле Шиһабеддин Мәржани шәхси китапханәсенең язмышы шактый катлаулы һәм буталчык. Галимнең вафатыннан соң бу бай китапханәнең бер өлеше юкка чыккан, варислары кулында сакланган өлешенең беркадәресе гыйльми оешмаларга—Казан университетының фәнни китапханәсенә. Татарстан Фәннәр академиясенең Мирасханәсенә сакланышка тапшырылган Тик шулай да Мәржаниләр нәселен дәвам итүче варисларында Шиһабеддин хәзрәт китапханәсендә булган кыйммәтле язмалар әле дә сакланып килә.
Шиһабеддин Мәржанинен улы Борһанеддиннең оныгы Даниял абый Әмирханов (Казанда яши) 1998 елда Татарстан Милли китапханәсенә үзләренең гаилә архивларында сакланган кыйммәтле кулъязмалар тапшырды. Моңарчы фән даирәсенә билгесез булган язма материаллар арасында Шиһабеддин Мәржанинен үз кулъязмалары, ана адресланган хатлар һ.б. бар. Арада аеруча игътибарга лаеклысы—Мәржани китапханәсенең китаплар исемлеге теркәлгән дәфтәр. Анда китапханәдә булган 430 нөсхә кулъязма һәм басма китап теркәлгән Әлбәттә, бу бай китапханәнең бер өлеше генә. Бу табышлар турында безнен тарафтан «Гасырлар авазы» журналының 2000 елгы 3/4 санында хәбәр бирелгән иде. Ләкин анда Д.Әмирхановлар тапшырган янә бер дәфтәр турында әйтелмәгән иде.
Ул дәфтәр исә. чын-чынлап. милли тарихыбыз өчен гажәеп мөһим табыш һәм ачыш дип бәяләнергә хаклы.
1866 елда яшьли дөнья белән хушлашкан шәкерте Хөсәеннең гыйльми язмаларын Ш.Мәржани соратып алдырганлыгы фәндә мәгълүм. Фәезхановнын гыйльми мирасыннан ике кулъязманы «Рисалә» һәм -Ислахе мәдарис» хезмәтләрен Мәржани оныкларыннан Нажия ханым Ильясова һәм Даниял әфәнде Әмирханов 1986 елда тарихчы*
галим Миркасыйм Госмановка тапшыралар Сонгы еллардагы эзләнүләр нәтижәсендә. шул ук Д. Әмирхановлардан X. Фәезханов- ның тагын бер автографик кулъязмасы табылды.
Утыз кәгазьдән торган (60 битле). 18x22 см зурлыгындагы гадәти генә дәфтәргә Хөсәен Фәезханов кулы белән «Касимский ханлыгы» (1а-8б кәгазьләрдә). «Казан ханлыгы» (9а-20а кәгазьләрдә) хезмәтләре һәм Болгар дәвере кабер ташлары текстларын тасвирлаган язмалар (2 !а~30а кәгазьләрдә) теркәлгән. Төзәтмәләр һәм өстәмәләр, текстларның бөтен булмавы ишарә итүенчә, бу язмалар галим тарафын-нан ниятләнгән зур һәм гаять җитди хезмәтләрнең караламалары булуы аңлашы-ла. Бер урында исә Фәезханов Болгар дәүләте турында да хезмәт язганлыгын белдереп үтә. Хезмәтләрнең теле Ш Мәр-жани китаплары белән чагыштырганда күпкә жинел. Әлеге тарихи хезмәтләрендә галим тарихи чыганакларның төрләренә һәм әһәмиятләренә кин тукталган Аерым
Хөсәен Фәезхановның •Касимский ханлыгы» хезмәтеннән бер сәхифә
алганда. Казан тарихы буенча ятма чыганаклар уңаеннан Х.Фәезханов Фаразан, анлый тарих бер вакыт язылган булса да. ул заманда басма санагате булмаганнан, нөсхәләре таралмый калып. Казан мәмләкәтенең башына килгән бәлаләр вә бүлеклекләр арасында югалган булса кирәк. Русиялеләр үз тарихларын язганда Казан әхвален вә әхбарен дә язгалаганнар. Әмма ...бусы да бар: рус халкы ул заманда жаһил булганнар вә язган хәбәрләрен инсаф белән вә гыйльме тарих өчен язмаганнар, вә тәфтиш вә гәхкыик итмәй {тикшермичә—РМ). гавам авызыннан ишеткәнчә вә үз политикаларына килешкәнчә язганнар . Бу сәбәптән рус тарихларына һәм тәмам ышанып житеп булмаидыр. Шулай булса, ата-бабаларынын әхвален вә Казан ханнарынын тарихын белергә сусаган ватандашларымыз вә газиз мөселман карендәшләремезне кандырырдай бер дә чишмә юкмы вә бу хосуста өмид өзеп, карап тораекмы?»— дип, бу мәсьәләне мөселман һәм рус чыганаклары нигезеңдә өйрәнүгә керешүен белдерә.
Галим үз хезмәтендә Казан атамасы. Казан шәһәренең нигезләнүе, ханлыкның оешуы, халкы һәм сәясәте, әдәбияты, ташъязма истәлекләре һ.б турында бәян итә Шулай ук Хисамеддин Мөслиминен «Тәварихы Болгария» хезмәте яртысыннан күп өлеше хаталар белән тулы булуын белдерә. Казан арты һәм Тау ягы авылларының атамалары турындагы фикерләре белән уртаклаша. Тау ягы авылларында Иван Грозный тарафыннан бирелгән грамоталар саклануын да искәртә Бу хакта анын үз вакытында Ш Мәржанигә дә хәбәр биргәнлеге билгеле Болгар дәверендә мөселман булып, руслар кулына төшкәч чуашлыкларына (мәжүсилеккә) кайгкан һәм соңрак христианга әверелгән чуашлар һ.б турында да яза
Хезмәтләренең эпиграфикага багышланган өлешендә Тау ягындагы Әтрәч. Аксу. Байтирәк. Олы Яльчик авылларындагы Болгар чоры кабер ташлары текстлары тәфсыйлләп тасвирланган. Фәезханов мондый ташларның ел саен бетә баруларын искәртә Ул Әтрәч авылы янындагы зиратта сакланган 21 борыш ы ташның текстларын күчереп алган Шунда ук Әтрәч зиратындагы башка 20-30 ташнын соңгы дәвердә генә алып кителеп, чиркәү нигезенә түшәлүләрен әрнеп язган Хөсәен Фәезхановнын эпиграфика буенча язмасы, тәгаен күрсәтелмәсә дә. 1862 елда теркәлгәнлеге аңлашыча
Хөсәен Фәезханов гыйльми мирасынын саллы бер өлешен тәшкил иткән бу табышларны галимнең башка хезмәтләре белән бергә туплап нәшер итү—нәүбәттәге бурычларыбызнын берсе
Даниял Әмирхановлардан Фәезханов дәфтәрләре белән бергә алынган тагын бер кызыклы дәфтәр турында әйтергә кирәк Монысы Фәезханов кулы белән язылмаган. Үзендә авторы да күрсәтелмәгән Язу-почеркы Каюм Насыйринын бертуган энесе Габделганинең кулына бик га охшаш, шулай ук К.НасыЙриның бертуган агасы Габделәхәт кулына да охшаган Әлбәттә, киләчәктә бу ачыкланыр. Ләкин Каюм Насыйринын агасы да. энесе дә мондый яки мона охшаш эчтәлектәге хезмәт азганлыклары мәгълүм түгел Алар кемнеңдер хезмәтен күчереп алган булулары бик мөмкин. Эчтәлеге исә кыскача тагар тарихын бәян итә. Хезмәтнең башында автор «ата-бабаларымнын йорты—Казан мәмләкәтенең» үткән хәлләре турында кыскача булса да бер гарих китабы булмаганлыкган «үртәлеп. Казан татарлары телендә тәварих язмага тәвәккәл кылдым» дип белдергән. Уртача зурлыктагы дәфтәрнең 14 кәгазендә якынча I860 елларда теркәлгән бу «тәварих»та. нигезлә, рус чыганакларына таянып. Болгар. Алтын Урда һәм Казан ханнары дәверендәге тарихи вакыйгалар турында кыскача мәгълүмат бирелә Ахыргы битләре сакланмагайлыктан бу тарихи кулъязма Хәлил хан дәверен (1462-1467 елларны) хикәя иткән урынында өзелеп калган.
Фондларыбызга тарихи-документаль. хроникаль язмалардан төрле мәсьәләләргә караган хосусый актлар, сату-алу кәгазьләре, метрнкәләр кебек материаллар да тупланып килә Андыйлардан сәүдә эшләре буенча 1765-1767 елларда теркәлгән хосусый актлар. Ижевск шәһәре мәчетендә язып барылган метрика дәфтәрләре һ.б бар
Төбәк һәм авыл тарихлары. шәжәрәләре. аерым нәсел шәжәраләре дә китапханәгә уңышлы гына жыйнала Аерым алганда. Саба районының
Мамалай Арча районының Оры (Ясаклы Оры). Кукмара районының Теркәш һәм Әсән-Езга. Чирмешән районының Югары Чагадай һәм Туймәт. Ютазы районының Бәйрәкә. Киров өлкәсенең Тан авылы. Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Камышлы. Иске Ярмәк. Иске Госман. Похвистнево районының Гали авылы тарихлары буенча материаллар һәм шәжәрәләр бар. Болардан тыш. тарихыбызда мәгълүм шәхесләрдән Шиһабеддин Мәржани. Казаковлар һ.б. мәшһүр нәселләрнең шәҗәрәләре саклана. Аерым кулъязма җыентыкларны күчерүчеләр үзләренең унар буынга кадәр ата-бабаларынын исемнәрен дә күрсәтеп язганнар. Болар да шәҗәрәләр исәбенә керергә лаеклы.
Шәжәрә рәвешендәге силсилә-династияләр теркәлгән кулъязма истәлек-ләрнең кайберләре Адәм галәйһиссәламнән башланып, мөселман дөньясындагы суфилар һәм татар ишаннарын санап. 1950 еллардагы безнең җирлеккә килеп тоташа. Берсендә исә борынгы чордан алып гарәп һәм госманлы хөкемдарлары, солтаннарының династиясе сызылган, шәхесләргә карата тарихи хронологик искәрмәләр дә бирелгән.
Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә бәйле берничә кулъязма да бар фондларыбызда. Аның берсе—Ризаэддин Фәхреддин Шәлчәле (Чыршылы) мәдрәсәсендә шәкерт вакытында күчереп язган кулъязма жыентык. Җыентыкта 1874-1880 елларда анын кулы белән язылган -ишаннар силсиләсе». тәҗвид дәресләре, хәдисләр, гарәп телендәге шигъри әсәрләр. Бу кыйммәтле кулъязма Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында 1996 елнын язында табып алынды Икенчесен—шул ук Чыршылы мәдрәсәсендә 1887-1888 елларда язылган кулъязманы—китапханәгә Әбрар ага Кәримуллин 1995 елда тапшырган иде Ана исә китапны Иске Шөгер авылы укытучысы Сәгыйть Хәбиров биргән булган.
Мөхәммәдсадыйк Иманколын (1870-1932)—XX йөз башы татар иҗтимагый тормышында мәгълүм исемнәрдән. Дөрес, аның тормыш юлы һәм әдәби иҗаты әлегәчә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бу шәхескә махсус мәкалә багышлаган әдәбият галиме Мәсгуть ага Гайнетдинов та моны искәрткән иде (Юл чатында асылташ //Мәдәни жрмга —2000 —22 сентябрь) Мөхәммәдсадыйк хәзрәт—XIX йөз ахырында Бохарада белем алып. Казанга кайтып имам булган, дини һәм шигъри әсәрләр дә ижат иткән каләм әһеле Китапханәбездә М. Иманколыйның Бохарада белем алган вакытында үз кулы белән язган шигъри мәжмугасе саклана. Бу җыентык 1891-1892 елларда язылган. Кулъязмасына һәм үзе ясаган бизәк-нәкышьләргә караганда. М.Иманколый гаҗәеп матур язучы оста каллиграф- хатгат һәм рәссам да булган. Җыентыкта анын тарафыннан ясалган Мәккә. Мәдинә күренешләре. Нух пәйгамбәр көймәсе, планеталар хәрәкәтен тасвирлаган (астрономия буенча) рәсемнәр, үз кулы белән сызылган һәм төсле буяулар белән буялган Азия кыйтгасының картасы һ. б. бар.
Җыентыкның эчтәлегенә килгәндә, ул нигездә фарсы, гарәп һәм төрки телләрдәге Мирза Бедил. Җами. Сәгъди. Хафиз. Нәваи. Фирдәүси. Фөзули һ.б Шәрекъ әдәбияты классикларының шигъри әсәрләре, робагыйлары белән тулы. Сүз һәм каләм осталарының бөек шигърият мирасы тәэсирендә ижат иткән Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның үз шигъри әсәрләре дә шул ук җыентыкта теркәлгән. Иҗатына өстән генә күз ташлаганда да. М Иманколыйның шигъри мирасы борынгы классик Шәрекъ мәктәбен дәвам итүе белән әһәмиятле. Гомумән, бу җыентык әдипнең мирасын өйрәнү өчен менә дигән материал булып тора.
Игътибарга лаеклы кулъязмалардан билгесез автор тарафыннан 1845 елда ижат ителгән, фәлсәфи трактат характерындагы «Мәгарифе кальбият» исемле күләмле шигъри әсәр күчермәсе дә бар. Моңа хәтле бу әсәрнен Петербургта саклана торган бердәнбер кулъязмасы билгеле иде 1856-1960 еллар тирәсендә күчерелгән нөсхәсен Милли китапханәгә 1994 елла Казан университеты доценты Җәүдәт әфәнде Сөләйманов тапшырган иде.
Кулъязма хәзинәләр арасында борынгы жыр текстлары теркәлгәннәре дә бар Мәсәлән. XVII йөзнең икенче яртысында язылган бер җыентыкта кызыклы гына бер жыр тексты сакланган. Аерым алганда анда мондый юллар бар:
. Ханнарның ханы, жаннарнын жаны.
Галим йегегләр солтаны, бакча-сарайлар;
. Ушалдыр хәлем, корбандыр жаным.
Мәмләкәт-малым бакча-сарайда.
Барырым кырга, шонкарым кулда, Чөярем кызга бакча-сарайда
Сөләйман Бакырганый хикмәтләре. «Кәлилә вә Димнә» хикәятләре һ.б. язылган бу кызыклы кулъязма 1996 елда Балтач раионынын Түнтәр авылында табылган иде
Борынгы жырлардан «Хан кызы» жырынын да берничә күчермәсе барлыгын әйтеп китәргә кирәк.
Кулъязмаларда фольклор әсәрләре күп очрый Борынгы дәвергә нисбәтле, әле өйрәнәсе-тикшерәсе кызыклы әкият текстлары да бар
Китапханәбездә төрле төбәкләрдән (бигрәк тә Татарстанның Тау ягы һәм Казан арты төбәкләреннән) тупланган шәкерт дәфтәрләрендәге бәетләрнен репертуары үзенен киңлеге белән таң калдырырлык Ул дәфтәрләрдә язылган бәетләрнен исәбе-саны юк Аерым дәфтәрләрдә теркәлгән бәетләрнен саны кайвакытта 20-25 тән артып китә, хәтта 34 төрле бәет теркәлгән дәфтәр дә бар «Сак-Сок», «Нәүрүз», «Шәһри Болгар» «Сөембикә манарасы», сугыш бәетләре (төрек, япон, герман). «Солдат». «Шамил», «Перепись». «Шәкерт», «Ташаяк ярминкәсе» «Урыска сатып кияүгә бирелгән кыз-. «Фәлше акча сугучылар». «Башмак». «Самавыр». «Тавык» бәетләре, шәхси фажига бәетләре һ.б. һ.б. 1917-1919 еллардагы милли рух күтәрелеше дәверендә ижат ителгән шигырьләр һәм жырлар. милли гаскәр маршлары теркәлгән дәфтәрләр дә күп кенә.
Кулъязма истәлекләр арасында хатлар да күп очрый Тарихи шәхесләргә бәйле хатлар да бар Мәсәлән. Шиһабеддин Мәржанигө Сәлимгәрәй мөфтидән, энесе Садреддиннән. башка шәхесләрдән юлланган хатлар игътибарга лаеклы. Мәржанинен «Мөсгәфадел-әхбар - хезмәтендә телгә алынган Хәсән бине Хәмил исеменә язылган дистәләгән хатлар, татар хажилары һәм сәүдәгәрләре, күп санлы имамнар, шәкертләр һ б хатлары гаять кызыклы Казакъ балаларын укытучы шәкерт улына әтисенең үгет-нәсихәт биреп язган 1877 ел хаты кебек хатлар да бар
Дини эчтәлекле хезмәтләр һәм әсәрләр китапханәдә тупланган кулъязма мираснын зур бер өлешен тәшкил итә Анлыйлар арасында традицион китаплар булу белән беррәгтән сирәк хезмәтләр дә очрый Мәсәлән, ислам- христиан. жәдитчелек мәсьәләләренә багышланганнардан «Миссионер Саблуковның Манзарател жаваб исемендә Коръәнгә игътиразына рөддия». «Инжил» һәм Гайсә өйрәтмәләре турындагы Мөхәммәд Габдөһ карашларын бәян иткән кулъязмалар. Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкертенең төрле дәресләрне язып барган конспектлары һ.б
Дәвачылык һәм халык медицинасына караган кызыклы кулъязмалар әледән-әле табылып тора. Китапханәдә дистәдән артык тыйбби эчтәлекле кулъягмалар бар Алар арасында Әбүгадисинанын «Канун фит-тыйбб» хезмәтеннән күчермәләр һәм «Гаййәтил-бәйан фи гәдбири бәдәнил-инсан» исемле (1758 елда күчерелгән) китаплар ла бар
Табышларга юлыгуда да гажәп кызыклы мисаллар булгалый Мәсәлән, 1999 елгы археографик экспедиция вакытында Оренбург өлкәсендә табылган кулъязманың төшеп жуелган битләре 2000 елгы экспедициядә Пермь өлкәсендә табылды Бу—ышанмаслык кебек тоелса да. факт' Әлеге кулъязма—нәфис нәкышьле. XIX йөздә фарсы һәм гарәп телләрендә каллиграфик язылган Иран миниатюрасы Аны хажга баручы милләттәшләребез татар жирлегенә алып кайткан булса кирәк. Ә бер кулъязманың икегә аерылып, ике төбәктә табылуына килгәндә, бу гайре табигый хәл түгел Китаплар да. халкыбыз кебек үк. элек-электән хәрәкәттә булган, кулдан-кулга күчеп Йөргәннәр М Госмановнын «Каурый каләм эзеннән» исемле хезмәтендә андый сәяхәтче 'Ушал—шушы. шулай
китапларга махсус бүлек багышланган. Кулъязма миниатюралар дигәннән, XX йөз башында Казанда «Исмәгыйль доктор» дип танылган күренекле табибның кызы Зөлфә ханым Госманова 1995 елда китапханәбезгә гаҗәеп бер кулъязма Коръән бүләк иткән иде. Зурлыгы нибары 7x9 см булган 428 кәгазьле миниатюр Коръән китабы нәфис итеп язылган, сүрә исемнәре һәм һәр битендәге рамкалар алтын кара белән эшләнгән, һәр битендә текст 3x5 мәйданда урнашкан бу хикмәтле китап XVII йөздә Шәрекъ илләренең берсендә язылган.
1964 нче елда ук Казан университеты китапханәсенә «Мәрҗани» мәчетеннән алынган кулъязма истәлекләр арасында белорус татарлары тарафыннан язылган дини эчтәлекле китап булуы мәгълүм. Университет китапханәсендә аңарчы да гарәп язулы белорус телендәге ике кулъязма сакланган. Галим А К.Антоновичның белорус телендә гарәп язулы истәлекләрне өйрәнүгә багышланган махсус хезмәте бар (Антонович А.К. Белорусские тексты, написанные арабским письмом, и их графико-орфографическая система.—Вильнюс, 1968).
1996 елның мартында «Мәржани» мәчетеннән Татарстан Милли китапханәсенә алдырылган борынгы язмалар арасында гарәп хәрефләре белән татарча һәм, нигездә, белорусча XIX йөз урталарында язылган китапның бер өлеше (43 кәгазьдә) табылды. Эчтәлеге буенча анда намаз тәртипләре һәм төрле догалар күчерелгән. Баштарак 1964 елда университет китапханәсенә алынган белорус телендәге кулъязманың бер өлеше түгелме дигән шигебез булса да, тикшереп карагач, мөстәкыйль кулъязма икәнлеге ачыкланды.
Рус теленен йогынтысы татар кулъязмаларында да ара-тирә чагылыш тапкан. Алдарак «Кыйссаи Йосыф» поэмасына пародия рәвешендә язылган бер әсәрнең өзеге китерелгән иде. XIX йөз башына караган ул кулъязмада Зөләйха, ни гаҗәп, «не куручи...» дип русча сөйләшә. Рус сүзләрен, бигрәк тә, татарча документларда, төрле хосусый актларда һәм фольклор әсәрләрендә күп кулланганнар. Татар телендәге гарәп язулы кулъязмалар өчен ятрак булган рус сүзләре беренче карашка аптырашта да калдыра. Чөнки рус сүзләре шактый ук үзгәреш кичереп, татарча янгыраш алганнар. Әйтик. XIX йөз урталарына караган бер дәфтәрдә «Иртәсен дә, кичен дә Зәйнәп ашый бәлинҗә.» диелгән такмактагы «бәлинҗә» сүзе «варенье»ны белдерә. Ә инде XIX йөзнен ахыры һәм XX йөз башындагы татар шәкерт дәфтәрләрендә гарәп хәрефләре белән теркәлгән русча шигырьләр һәм җырлар күбрәк очрый. Ул чорда рус телен өйрәнгән татар шәкертләре язып куйган «Петушок». «Коровушка». «Зайчик» һ.б. шигырьләр инде алай ук сәер тоелмый.
Бүлеккә татар әдипләренең һәм галимнәренең шәхси архивлары да туплана. Хәзерге вакытта Шиһабеддин Мәржани, Гаяз Исхакый, Вафа Бәхтияров, Үзбәк Байчура, Шиһаб Рамазанов, Гыйбад Алпаров, Хәсән Туфан, Бәян Гыйззәт, Шәриф Сайкин. Рашат Гайнанов, Альберт. Фәтхи, Әбрар Кәримуллин архив материалларының аерым өлешләре монда саклана. Фотоматериаллар коллекциясе дә яхшы гына тупланып килә. Фондта Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан. Гаяз Исхакый, Камил Мотыйгый, Заһидә Бурнашева, Хәсән Туфан һ.б. күренекле затларның төп нөсхә фоторәсемнәре бар.
Совет дәвере золымнарын. 1920 һәм 1930 елларның кара сәхифәләрен чагылдырган мемуар һәм шигъри әсәрләр, документаль материаллар да аз түгел. 1921 елда сәнәкчеләр күтәрелешендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган һәм большевиклар лагеренда җәфа чиккән Мөхәммәдгали Шәриповнын башыннан кичкәннәрен теркәп барган көндәлеге «Мирас» журналында 1996 елда дөнья күргән иде Шулай ук 1931 елда кулак дип гаиләсе белән Магнитогорскига сөрелгән Сабирҗан Шаһи мэрда но в бәет-мөнәжәтенең текстын да матбугатка әзерләп бастырган идек (Әдәби мирас. Икенче китап.—Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.—Б. 69- 74).
Мөһаҗирлектәге милли тарихыбызның бер истәлеге—1934-1936 елларда Шанхай төрки-татар җәмгыяте идарәсе җыелышларының язмалары теркәлгән дәфтәр дә китапханәбездәге кадерле истәлекләрдән. Аны 1993 елда китапханәгә АКШнын Калифорния штаты Татар җәмгыяте президенты Равил Салиәхмәт тапшырган иде.
Китапханәнең «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлеге татар китабы
ТАРИХ БИТЛӘРЕН АКТАРГАНДА...137 мирасын пропагандалау эшен дә алып бара. Мәсәлән, беренче татар басма китабының 270 еллыгы уңаеннан Казанда 1992 елның 21-22 декабрендә Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан «Татар китабының үткәне һәм бүгенгесе» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылды. Шулай ук. 1995 елнын декабрендә Татарстан Милли китапханәсенә 130 ел тулуга багышланган «Кулъязма һәм борынгы басма китапларны туплау, саклау һәм әйрәнү мәсьәләләре» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Бу ике зур конференцияне һәм махсус бай күргәзмәләрне оештыруның төп үзәге китапханәнең «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлеге булды Әлеге күргәзмәләрдә Казан университеты Фәнни китапханәсе Татарстан Дәүләт музее. Г.Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты «Мирасханәсе» хәзинәләре дә күрсәтелде Болардан тыш. китапханәдә кулъязма истәлекләрдән төзелгән тематик күргәзмәләр дә әзерләнеп һәм оештырылып килә Мисалга, күптән түгел. 2001 елнын август-сентябрь айларында. Россия Милли китапханәсе (С.-Петербург) белән бергә оештырылган. Милли китапханәдә куелган «Татар халкынын әдәби мирасы» исемле күргәзмә җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды.
Матбугат чараларында даими рәвештә экспедицияләр һәм археографик сәфәр табышлары турында мәгълүмат биреп барыла Конференцияләрдә дә. матбугаттагы чыгышларда да кулъязма истәлекләрне барлау саклау һәм өйрәнү буенча китапханә чикләрендәге һәм гомуми масштабтагы хәл ителәсе мәсьәләләр, проблемалар да искәртелә килә. Бигрәк тә борчыганы—кулъязма чыганаклар һәм архив материаллары белән тиешле дәрәҗәдә эшләрлек әзерлекле белгечләрнең җитешмәве. Югыйсә, кулъязмалар туплауны актив рәвештә дәвам итәргә дә. аларны эшкәртеп өйрәнергә дә. яхшы сакланышларын тәэмин итәргә дә. гыйльми тасвирламаларын хәзерләргә дә кирәк. Тупланган кыйммәтле материалларның сакланышы һәм аларны консерванияләү- реставрацияләү мәсьәләсенә мәкаләбездә киңәеп тукталмадык Бу бик җитди һәм комплекслы чаралар таләп итә. Аларнын да уңай хәл ителәчәгенә шигебез юк Чөнки Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Р. И Вәлиев һәм китапханә директоры Н Ә, Камбеев борынгы мирасыбызны туплау һәм саклау юнәлешендә монарчы алып барылган актив эшчәнлекнен дәвамын тәэмин итәчәкләрен белдерәләр
Мәкаләбез башында берничә сорау куелган иде. Татарстан Милли китапханәсе «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлегенен ун еллык эшчәнлегенә күзәтү рәвешендәге бу мәкаләдә ул сорауларга җавап бирергә тырыштык. Әйе. 1992 елда Татарстан Милли китапханәсендә бу яна бүлекне оештыру үзен, һичшиксез, аклады һәм бүлек берникадәр эш күрсәтүгә иреште дип бәяләү хакыйкатькә хилаф булмас. Киләчәктә исә загын күбрәк һәм зуррак эшләр, ә алар белән бергә уңышлар көтә дип өметләнәбез
Китапханәбездәге «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар» бүлегендә кулъязма мирасны туплау һәм өйрәнү өлкәсендә монарчы актив катнашкан яшь бел1ечләребезнен исемнәрен дә әйтеп китәргә кирәк Ирек һадиев (хәзер китапханәнең директор урынбасары). Айрат Заһидуллин (хәзер Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире). Ильяс Мөстәкыймев. Рафаэль Яруллин һәм Алсу Нәҗипова халкыбызның кулъязма мирасын саклап калуда үътәренен лаеклы өлешләрен керттеләр. Алар белән берлектә язма мирасыбызның энҗе бөртекләрен эзләп йөхтәгән авыллар йөрелде, шәһәрләрдә эш алып барылды, меңләгән капка-ишекләр ачылып, күпме милләттәшләребез белән танышып, әңгәмәләр корылды. Сүзебез ахырында тарихыбыз өчен гыйльми әһәмияткә ия булган тиңдәшсез кыйммәтле кулъязма истәлекләрне саклап. Татарстан Милли китапханәсенә тапшырган барлык милләттәшләребезгә дә ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз.