РӘШИТ РӘХМӘТИ АРАТ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
Рәшит Рәхмәти Арат (1900— 1964)—ижаты татар халкына әле кайтарылмаган күренекле шәхесләрнең, берсе. Ул—галим-тюрколог, профессор.
Күп санлы гыйльми хезмәтләре белән бер- рәттән, Р. Рәхмәти шигырьләр, хикәяләр дә иҗат иткән. Беренче әсәрләрен Кызылъярда (Петропав- ловскида) мәктәптә укыганда ук балалар өчен чыгарылган «Берлек», «Яшьлек таңы» журналларында бастырган. Харбинда яшәгәндә «Ерак Шәрекъ» дигән журналны оештыруда катнашкан.
Берлин университетында укып йөргән елла
Р. Аратның кайбер әдәби әсәрләре дөнья күргән.
Чит илгә киткәч, Г. Исхакый берничә мәртәбә татарча матбага оештырырга омтылыш ясап карый. Бу теләгенә ул бары тик 1928 елда гына ирешә. «Милли юл» мәҗмугасының беренче саны 1928 елның 23 декабрендә дөнья күрә. Бу матбага мәйданга чыкканчы, Г. Исхакыйның Аурупаның төрле бу сәләтле студент егеткә зур өметләр баглавы аңлашыла. Шулай ук бу хатта Г. Исхакыйның мәҗмуганы оештыру юлындагы эшчәнлеген күрсәткән кыйммәтле мәгълүматлар да бар. Хатта болай диелә: «Минем төрле җирләрдәге бәйләнешләрем, әлбәттә, әле катгый бер нәтиҗә биргәне юк. Ләкин өметсез түгел- Мәйданда мәҗмуга булганда аз-чук (азмы-купме) дустлык күрсәтерләр кебек тоела. Мөнәсәбәтләрне баглап йөрим. Илемезгә [мәҗмуганы] кертү мәсьәләсе шактый юлга керә. Акса шәрекъ (Ерак Шәрекъ) берлә мөнәсәбәттә тәмаслар (бәйләнешләр) хис ителә... Кечкенә нигез салдык. Монда да кечкенә-кечкенә оячыклар корамыз. Идел-Урал җөмһүриятенең харитасы бик лазем икән. Һәрбер тәмаста зур ихтыяҗ бар, шуны эшләп куя алсаңыз, шәп булыр иде. Ләкин чикләрне ныгытуда бик саран булмаңыз. Ул йирләр бит барысы да безнең ба-байларның йорты булган, көтепханәдә бәгъзе бер материаллар, әлбәттә, бардыр...
Р. S. Нарва шәһәренең музәсендә «Казанны алу» исемендә бер рәсем бар, күчертергә тиеш иде. ләкин бик зур.»
’апх арих
рында Р. Рәхмәти Арат бик күп шигырьләрен, нәсерләрен Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл» (соңыннан «Яңа милли юл») мәҗмугасында бастырган. Җитмешенче елларда Төркиядә татарлар чыгарган «Казан» журналында да
илләрендә милләттәшләрен барлап, оештырып, «Идел-Урал» комитетлары корып йөрүе билгеле. Әдип аеруча Аурупа университетларында белем алучы яшь милләттәшләренә игътибарын юнәлтә. Мәҗмуганың булачак авторларыннан берсе Рәшит Рәхмәти Арат белән ул Берлинда таныша. Шуннан соң алар хат алыша башлыйлар.
1928 елның 26 июлендә Финляндиядән язган хатында Г. Исхакыйның
♦ Милли юл*ның 1929 ел, 6 санында Р. Аратның «Өлешсезләре исемле нәсере басылып чыккач, Г. Исхакый 1929 елның 14 мартында Варшавадан егеткә болай яза: «Башланган эшнең дәвамына хезмәт итү барымызның да бурычы, хосусән сез яшьләрнең өстенә йөкләнгән фарыздыр. Менә сезнең шул фарызларны үти башлавыгызга сөендем. Моннан соң, әлбәттә, дәвам итәчәксез. Эшләр шактый киңәеп барганга, төрле-төрле эшләр алга басып торалар. Шул эшләрдә сезнең сызганып эшләүчеләр арасында булуыгыз лаземдер. Шул ук харита эшендә, әлбәттә, сезнең хезмәтеңез... тагы төплерәк, гыйльмирәк булачак иде. Илемезне тану, таныту' юлында сезнең казынырга имкяинарыңыз (мөмкинлек) тагын күбрәк, хәзерлегеңез тагы тулырак...♦
Р. Арат иҗат иткән нәсерләр мәҗмуганың «Әдәби язулар» рубрикасында басылып бара. Ләкин Г. Исхакый моның белән генә канәгать түгел. Ул аңа милли мәсьәләләр хакында гыйльми мәкаләләр язарга киңәшләрен бирә. 1929 елның 28 апрелендә язган хатында ул: «...мәкаләләрегездә ара-сора милли хәлләремезгә күчкәләргә кирәк иде. Мәсәлән, төрек-татар теленең байлыгы, эластичныйлыгы... хакында аурупача карап, Аурупа лисан гамәлләренә таянып, берме, берничәме мәкалә кирәк иде. Бу безнең матур телемезне бозып ята торган ахмак татар малайларына бер гыйбрәт булыр иде. Бу кирәк һәм сезнең кебек лисанчы бер кешенең каләменнән чыгарга кирәк».
Кем белә, Г. Исхакыйның хатларда да һәм әңгәмәләшкәндә дә телләр турындагы фикерләре, бәлки, яшь егетнең күңеленә оеткы салгандыр, Р. Арат Рәхмәтинең киләчәктә галим-тюрколог булып китүенә этәргеч ясагандыр.
Шул ук хатта Г. Исхакыйның Идел-Урал иле картасын ничек күз алдына китерүе дә бик кызыклы. Ул болай ди: «...Безнең киләчәк дәүләтемезнең хөдүдләренә (чикләренә) мөмкин кадәр иске тарихи җирләремез керү кирәк һәм дә дәүләтемез эчендә рус гонсырының (өлешенен) аз булуы кирәк. Шул ике нокта бер-берсенә тискәре килә лә йөдәтә. Минемчә. Казан, Әстерхан. Оренбург, Уфа вилаятьләре, тәмаман Иделнең агуы берлә барганда. Азия ягындагы Сембер, Самара, Сарытау губерналарының өязләре вә аңа Пиремнең татар өязләре керергә тиеш. Шәрекътагы (көнчыгыштагы), хөдүдемез Урал елгасы булса, шәркый-шимали дә (төньяк көнчыгышта) хөдүдемезне ничек теләсәк, шулай киңәйтергә имкян бар. Чөнки анда без үземезнең Себер татарларым ы зга таба чикләтәбез. Рус гонсыры анда үзе дә бик сыек. Идел буенда, хосусән, Самара, Сарытау губерналарында гына хәлемез авыр. Ләкин Әстерханны читтә калдырып. Каспий диңгезеннән озакта (еракта)калып, хәзерге Татарстан, Башкортстан ходүдендә калу, әлбәттә, бернигә дә ярамый. Ул диңгезгә чыкмаган мәмләкәтнең, үзенең кардәшләре берлә контакт ясый алмаган мәмләкәтнең яшәве бик авыр. Шул кулыңыздагы материалларны җыеп, мөмкин кадәр тизрәк бер этнографик харита, бер дәүләт харитасының прожәсен (проектын) хәзерләгез әле. Язга таба, дәресләр беткәч, үзем дә Берлинга барып чыгармын дип торам. Шунда мөзакәрәгә (тикшерүгә) куяр идек».
Инде 1930 ел ахырында. 14 ноябрьдә язган хатында Г. Исхакый Р. Аратка: «Харита мәсьәләсе, фәүкыльгадә (ахыр чиктә), минем бер хәлгә керде. Монда хәзер французчага, ләһчәгә бер пропаганда әсәрне тәрҗемә иттерәмез. Шуның өчен дә харита булу лазем»,—дип хәбәр итә. Бу «пропаганда әсәре»нең 1933 елда Парижда рус һәм француз телләрендә, 1934 елда япон телендә. 1938 елда поляк телендә басылып чыккан «Идел-Урал» исемле брошюра икәнлеге шик калдырмый. Димәк, Г. Исхакый бу әсәрен 1930 елда ук язып тәмамлаган булган. Кызганыч ки, бу очеркның татарча тексты сакланмаган.
«Яңа милли юл» журналында Р. Рәхмәтинең илле әсәре басылып чыккан. Шуларның унбере—шигырь, калганнары-нәсер, публицистик, тәнкыйди мәкаләләр. Журналда авторның үз исеме күренми. Ул псевдоним тәхәллүс белән яки имзасыз яза. М. X.; М. Ф.; М. X. Ф.; Гали; Iни Биктимер; Шакир Йосыф; Ш. Й. менә аның тәхәллүсләре.
Р. Рәхмәти әсәрләре эчтәлекләре белән мәҗмуганың рухына, юнәләшенә туры килә. Туган ил, милләт, бергәлек, азатлык, хөрлек, тартышу көрәш темалары өстенлек итә. Шулай ук авторның «Хан кызының алмаслары» дигән әкияти бер шигырь-балладасы да бар.
Мәҗмугада иң беренче басылган нәсере, әйткәнебезчә, «Өлешсезләр» дип атала. Идел образы бик матур сурәтләнә. «Тарихы буенча төрек-татар йорты булып килгән, берничә дәүләткә урын биргән Идел суы, шанлы тарихыбызның бик күп борылышына шаһид булып килде. Безнең берлән бергә көлде, бергә җырлады, бергә кайгырды, бергә җылады»,—ди автор. Журналда автор тарафыннан мәгълүматлары азрак булган мөһажир укучылар өчен язылган болгар тарихына, илләр тарихына, шулай ук матбугат, татарларның һиҗрәте тарихына караган материаллар да урын алган. Шулай ук, С. Максудиның төрек теленә багышланган китабына, X. Габдүшнең «Дүрт хикәя» җыентыгына рецензияләр, Казембек, И. Гаспралы, Г. Камалның, Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татарлары язучысы Мөхәммәд Ниязи бәкнең юбилейлары уңае белән язылган мәкаләләр мәгълүматка шактый бай.
Троцкийның «Истинное положение в России» дигән китабына күзәтү ясап, Р. Арат язмасын болай тәмамлый: «Сталинның җинаятьләрен тезеп язган китабында Троцкий Россиядә руслаштыру сәясәте баруын да ачык яза. Ләкин Троцкий шул милләтләрне изә торган оешмаларны үзе дә төзеп йөргән иде»,—ди.
• Бер тарихи драма» исемле мәкаләсендә Р. Арат СССР да Солтанга- лиевнең «эше» уңае белән кулга алулар турында яза. «Бу хәлләр безгә нәрсә сөйли соң? Мәскәү өчен татарның иҗтимагый хәятеннән үзенең көче һәм тәэсире берлә хөкүмәтнең урыслаштыру сәясәтенә каршы торган бер катлауны алып ташлау кирәк иде»,—ди автор. Шулай ук Г. Рәхимнең кулга алынуы турында мәкалә язып: «Аның бик матур «Идел» исемле повестен большевиклар бер җинаять итеп кабул итте».—ди. Автор берничә мәкаләсендә яшьләргә көчле оешма булдырырга кирәклеге, бөтен кешенең теләкләрен берләштергән бер программа булдыру зарурлыгы турында яза.
Рәхмәтинең Тукай турында язган мәкаләләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. «Яңа милли юл»да алар берничә, күбрәк эссе шәкелендә язылганнар. Автор Тукай язмышын милләт язмышы белән бәйләп карый. Ятим калган халыкның ятим калган улы дип атый ул Тукайны.
«Яңа милли юл» журналы унбер ел дәвамында—1939 елның октябренә кадәр чыгып килә. Мәҗмугада Р. Рәхмәтинең соңгы язмалары 1934 елга туры килә. Билгеле булганча. Арат 1933 елда Төркия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Төркиягә эшкә чакырыла.
Г. Исхакый исә Төркиягә 1939 елның ахырында килә. Бу илдә яшәгәндә дә олы әдип белән яшь галим үзара аралашып торганнар. Р. Рәхмәти архивындагы материаллардан күренгәнчә, ул Г. Исхакыйның революциягә кадәр чыккан әсәрләрен конспектлап укыган, кыска-кыска фикерләрен дә язып куйган. Галимнең архивында, шулай ук, Г. Исхакыйга кагылышлы материаллар да очрый. Мәсәлән, Г. Исхакыйның «Локман Хәким» исемле хикәясенең татарча тексты нәкъ шул архивтан табылды.