Рәшит Рәхмәти Арат
Ил көче
илләтләр тарихында сәяси алмашынулар бик зур роль уйныйлар Буын нан-буынга күчеп килгән халык ганганәләренә (сүзнең кешедән кешегә күчүе) яна бәһаләр куела, яна карашлар чыга, яна идеаллар туа Халык дулкыны мәйданга яна кешеләр ташлый Йөрәк сагышын, күнел ялкынын калыпка салучы сүз даһие-шагыйрь туа. Тормышны яна юлларга
М
боручы, яна нигезләр салучы көрәшче эшчеләр калка. Халыкның жан аткан, тик ачык билгеләнмәгән, аерым бер формага кермәгән теләген фәлсәфә ягыннан яктырткан, бөтен, тотып карарлык итеп куйган белем ияләре күтәреләләр. Яңа сүлләр, яна моңнар тормыш күген тутыралар. Өмет күңелләргә сыймый, таша. Халыкта эш тойгысы, ярату көче уяна. Чын даһиның кузгалган халыкнын киләчәге өчен сызган юлы йөрәк очкыны берлә сүнмәслек булып яктыртыла. Зур революциядән, халыкнын бөтен катлавын кайнаткан тормыш дулкыныннан шул көтелә. Шундый бетми торган, буыннан-буынга калырлык, күнел тудырган мәгънәви куәт өчен матди байлыкны югалту да берни түгел Ут упкынында күккә очкан жир байлыгы да кызганыч түгел. Алар урынына мәнгелек тормыш өчен рух. жан биргән яна көч туа. Бу көч. иртәгә үк, ул югалганнарны артыгы берлә тагы кайтарачак. Батар алмашыну үз юлы берлә барганда, халыкнын ярату иркенә киртә булып торган бөтен нәрсәләр алынып ташланганда, тормыш юлдашы булган күнел сагышы богавыннан котылганда булалар. Сәяси, ижтимагый алмашынуның төп сере дә шул табигый барышны буып торган көчләрне юл өстеннән алып ташлауда гына. Рус революциясе булды. Февраль октябрь берлә алмашынды 3-4 йөздән сон терелгән, калыккан кебек булган татар иле жиде еллык бәйрәмен итте. Тәбрикләдек Яшь гомернен эшләрен санадык. Шул кыска тормыш өчен искиткеч алга китү таптык. Кайбер бүлемнәрдәге аксауларны да капладык. Киләчәкнең туктаусыз эшен дә, аларнын бик тиз барлыкка чыгуын уйлап, бар булган кебек итеп карадык. Болар бу көнге күренеш булудан бигрәк киләчәктә булуын теләүдән туган бер шәүлә иде. Сон бу күренеш тормышта ничек? Шул дөньяны селкеткән дулкын безгә ни бирде? Дөньяда торырга хак даулаган бер халыкның иркен сакларга бик күп сакчы, тормышының нигезен ныгытырга, көндәлек тормышын бер калыпка салырга бик күп оешма кирәк Батарнын гөп нигезе бөтен халыкның һәм халык берлә бергә һәрбер аерым уйлаучы башнын тормышын тутырган, ана бер эчке мәгънә биргән, өметен канатландырган нәрсә—халыкның тормыш идеалы. Аерым кешеләр генә түгел, бөтен ижтимагый тормыш бер идеалсыз бара алмый, һәрбер чыккан сулыш, һәрбер әйтелгән сүз, һәрбер кыймылдаган кул шул бер нәрсә өчен, бер мон өчен булырга тиеш. Дәүләт, үзенең бөтен оешмалары берлә, шул бер юлга баручы халыкнын көтүчесе, аның киредәге эшләрен тикшереп торучы, машинаның бөтен чарыклары тигез эшләвен күзәтүче оста гына
Без шул биргән корбаннар, югалткан байлык, күргән авырлыкларга каршы нәрсә алдык? Хәзерге дәүләт корылышы безне нинди теләккә алып бара? Бу сорауларга каршы бер генә жавап бар Ул, дошманнын безне бетерү юлында тоткан сәясәтенең бер өлешен генә күрсәткән, ике төрле аңларга урын калдырмаслык итеп кыска һәм ачык әйтелгән Мәскәү сүзе «эчке мәгънә безнеке, тышкы форма сезнеке! Безнен теләгебезне, безнен фикеребезне, безнең, милләт һәм дәүләт уларак тоткан максатыбызны сез үз тормышыгызга кертегез, үзегезнең бөтен мәгънәви барлыгынызны, гомерегез буенча күңелегездә саклап үстергән идеалыгызны ташлагыз, татарча сөйләшә торган урыс булыгыз!» дигән сүз Бөтен тормышыңны, бөтен идеалларыңны чыгарып ташлап, аның урынына бөтенләй ят булган, һичбер тарихи барышын берлә, бөтен тормышын берлә сиңа аңлашылуы мөмкин булмаган бер бушлык калгач, бу көнге күңелнең нинди сагыш берлә узганын күз алдына китерүе авыр түгел Казан алынгач, мәдәни учаклар жимерелгөч. ил терәге булган ирләрнең урманга, караңгылык дөньясына таралып, белемнәреннән файл&тана алмый ятканда нинди ачы тойгы тойган булсалар, бу көндә илнең үсүе, бөтенәюе юлыңда эшләүчеләр шундый авыр бер тойгы эчендә яшиләр. Бөтен халык шул ике ут арасында күңел тудырган идеал берлә, дошман кушкан, анын өчен аңлашылмаган бушлык арасында азаплана. Шул тыелган күнел монына хезмәт итәр өчен төрле юллар берлә, бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп килүче бөтен ил уллары, иң зур авырлыкны күтәреп килүче көрәшче батырлар, халык эшчеләре.
Тормыш корылышыбызда шул төп сызык булмаганга, көндатек эш шул ике тыныш арасында йөрү мәжбүрияте берлә тулганга, хәзерге дәүләт үзенең бөтен аппараты берлә халык монына киртә салганга күрә, халык үз теләген
бер формага куя алмый Илен коручы, идеалын тудыручы оешмалар ярата алмый Мон һаман шул борынгы килеш, эчтә сүзсез сызлануында дәвам итә Тормыш корылышы, сәяси, иҗтимагый оешмаларыбыз бөтенләй яна бер нигезгә куелмый торып, халык үз теләген барлыкка чыгара алмаячак Моны сонгы елларнын тәҗрибәсе бөтен ачысы берлә татытгы. Яна нигездә, үзенен тормыш идеалы нигезенә корылган оешманы ялгыз үз язмышын үз кулына алган, үз киләчәген үзе билгели алырга хаклы булган ирекле халык кына тудыра ала. Үзенең киләчәген ирекле итеп күрүне, үз идеалы өчен яшәүне изге теләге итеп алган һәрбер кеше алдында бер бурыч бар Ул—илнең иреге юлында көрәшкән бөтен ил улларын берләштереп, берләшкән көч берлә, шул көткән көнгә, якты тормышка юлга чыгу бурычы, һәрбер аерым янган иөрәкнен утыннан, һәрбер аерым сызланган күңелнең сагышыннан туып берләшкән, бөтен илмен үзенеке булып калыккан көч ямьле киләчәгебезнең ин нык нигез ташы булачак.
М. X. Ф
(Берлин, «Милли юл», 1929, 8сан. 5-66.)
Галиәсгар Камал
ӘДӘБИЯТЫМЫЗГА УТЫЗ ЕЛЛЫК ХЕЗМӘТЕ УҢАЕ БЕРЛӘ 1899 1929
20 апрельдә татар дөньясы үзенен зур язучыларыннан берсе булган Г Камалның 30 еллык әдәби хезмәт бәйрәмен итте Г Камал 1878 нең 23 декабрендә Казанда туган 1901 елга чаклы Казан мәдрәсәләрендә укыган Анын каләм көчен сынавы мәдрәсә тормышында ук башлана Беренче вә мәшһүр әсәрләреннән булган «Бәхетсез егет»нен басылуына 1899 нчы елны рөхсәт алына вә 1901 елда басылып чыга. Шул көннән алып Г. Камал кирәк әдәбиятта, кирәк матбугатта туктаусыз эшләп килә.
Татарнын мәдәни тормышында бик зур урын тоткан, тик бу көнгә чаклы кирәгенчә яктыртылып бетмәгән бер хәрәкәт бар. Ул—татар дөньясының бөтен почмакларын тутырган, гомуми тормышка катышкан бөтен көчләрне бергә җыюда бик күп ярдәм иткән «драма түгәрәкләре», тирән тарихи сәбәпләр аркылы йөз еллар буенча гаилә эченә качып яшәргә мәҗбүр булып килгән теләкне берләштереп, гомум каршына куйган бу кирәкле оешмаларның һәр тармакта ачык күренеп тора торган эзләре бар. Мәдәни үсүебезнең тарихы өчен бу түгәрәкләр, бигрәк тә аларның эше булган театр әсәрләре, бик күп материал бирәчәкләр. Моны, әлбәттә, татар театрының 20 еллыгында җыелган материаллар гына дип уйларга ярамый Шул оешмаларны мәйданга чыгаруда һәм аларнын көрәшләрендә кирәк булган коралларны бирүдә ин күрекле урын тотучыларның берсе, шиксез. Г Камал булды. Әсәрләренең чын татар тормышыннан алынып язылуы, теленең сафлыгы, каһарманнарының бөтенлеге, караучыларга якын, аңлар өчен уңай булганга, алар һаман сөелеп уйналган, теләп каралган нәрсәләр булып киләләр Г. Камалнын бөтен тулы эшләнгән әсәрләренең әдәби кыйммәтен билгеләү бу урында безнен бурычыбыз түгел. Татар әдәбияты, бигрәк тә театр әдәбияты тарихы моңар вакыты берлә тиешле урынны бирер. Тик без бу уңай берлә укучыларыбызның карашларын бер тынышка туктатып үтәргә телибез. Татар сәхнәсе безнен үз дөньябызда уз кирәгебез өчен туды. Без анда, халык тормышының көзгесендә, үзебезне үз күңелебез аркылы күрә идек Сәхнә әсәрләренең кимчелеге булып каралырга тиешле булган, каһарманнарның күбесенең кимчелек ягыннан гына эшләнүләре, күчү дәверенен тартышлары берлә билгеләнгән иде. Тик бу вакытлы иде. Соңгы вакытлар бу юлда яхшы ук уңышлы күренешләр дә яраткан иде. Тик бу көн театрда булган алга китү, театр техникумнары, хәзерлекле уйнаучылар булган бер көндә, үзенен сыеклыгы берлә күзгә ташланган нәрсә, сәхнә әсәрләренең ясалу вә мөндәриҗә ягыннан буш. тормыш берлә нык бәйләнеше булмавы Бу күренеш карт, уңышлы язучыбызның бәйрәмен иткәндә тагын да ныграк күзгә бәрелә, һәрбер фикер эшчесенең табигый булган бер теләге бар. Ул—үз урынында үз эшенең алга китүен тәэмин итәрлек яна яшь
көчләрне күрергә теләве. Татар дөньясының бу юлда сүзләре булган оешмалар, карт язучының картлык тынычлыгын тәэмин итәргә сүз биргәндә анын күңелен шатландырырлык «мәгънәви балаларының» үсүенә дә тиешле игътибарны бирергә кирәк. Югыйсә тарих, зур имкяннарны кулларында тотып та. мөндәриҗә ягыннан һаман тоткынлыкта калырга һәм калдырырга теләгән улларын мактарга ярарлык сүз таба алмас
М. X.
(Берлин. «Милли юл». 1929. 12 сан. 96.)
Искә алганда
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ҮЛҮЕНӘ 20 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕРЛӘ
Тирән, әллә нинди зарлы бер мон. Милли татар моны күп тарихларны агызган Идел агымына кушылып ага Урал тау итәкләренә тарала
Ишетте, хәйран булып тыңлап торды бу моңны бөек Кушлавыч ятиме.
Тыңлап торды-торды да, үзенең сынык, ятим күңелендә шул монны яндырып, безнең өч йөз ел буенча ничек изелүебезне әйтеп бирде
Зур-кечкенәләребез, яшь-картларыбызнын барысы да аңлардай садә, ләкин искиткеч оста бер телдә аңлатып бирде Халкыбызның җыры, мәкаль һәм табышмаклары кебек бер ишетү берлә хәтердән чыкмый торган сүзләр—шигырьләр белән телебезнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтте.
Тукай шигырьләрендә беренче кат туган телебезнең матур музыкасы янгырады, шунлыктан йортган-йортка. кулдан-кулга күчеп йөргән авыл малае, кечкенә бер Апуш булып кына калмады—татар халкының онытылмас җырчысы Габдулла Мөхәммәдгарнф угылы «зуп-зур Тукай» булды
X. ГАБДҮШ. ‘ Татар шагыйре» Харбин. 1932.
агыйрь—халык баласы Ул күңеленең бөтен тамырлары берлә халыкның тормышына бәйләнгән. Халык шатлыгы—шагыйрь шатлыгы. Халык кайгысы—шагыйрь кайгысы Бу сүз башкаларга караганда да тирәнрәк мәгънә берлә, безнең шагыйребез Тукай турында әйтелә ала. Чөнки ул тарихының соңгы елларында ятим калган милләтенең ятимлектә үскән баласы
Тукай язмышы—халык язмышы. Анын күңелендә ут яна иде Халык күңелендә дә шул ук ут гөрли иде. Ул татар халкының үз тарихында үстереп дөнья мәдәниятенә бирә килгән төрек милләтенең бер батасы иде
Без узган көннәребезнен караңгы булганын беләбез Без бу көнге тормышыбызның да ачы булганын яшермибез. Шуна күрә дә без киләчәгебезне— халкыбызның язмышын якты һәм ямьле итеп күрергә телибез Шунын өчен без халкыбызның үзлеген саклый торган һәм бөтен авырлыкларга каршы нык итеп тота торган бөтен юлларны һәм бәген терәкләрне эхтибез
Бу юлның ин кирәклесе халкыбызның күңеле Бу терәкнең ин ныгы — халкыбызның теләге. Тукай—безнен халкыбызнын һәм шунын берлә бергә бөтен төрек милләтенең күңелен һәм теләген ачкан һәм шуны ачарга тырышкан өчен—безнен җырчыбыз
Халык язмышы—Тукай язмышы
Көннәрнең суыклыгы, төннәрнең караңгылыгы шагыйрьгә анын тормыш эзен яктыртырлык, анын учагын җылытырлык бер очкын бирә алмады Ул яшьлекне татырга да өлгермәстән. үлем тырнагына эләкте Ашкынган йөрәкнең көчсез канаты сынды Тик бу сынуда күңелләр берлә бергә безнең дә- иленең дә гөнаһы юк түгел иде Анын йөрәген кем җылытты? Анын күңелен кем җуатгы? Шагыйрь үлде. Үпкәне кимергән үлем корты анын тормышка бәйләнгән сонгы тамырын өзде
Тик монын берлә генә безнен шагыйребез каршында булган бурычыбыз беттеме'’ Бетмәде.
Бу бурыч бетмәде Бу бурыч артты Ул бер кешегә, бер шагыйрьгә.
Ш
бер Тукайга булган бурычтан чыгып, халыкка, милләткә һәм кешелек дөньясына булган бурычка әйләнде Ул Тукай исеме берлә халык өчен булган бурычка әверелде.
Тукайны кимергән үлем корты бүген халыкны кимерә
Илебез соңгы елларда бик күп төрле күренешләр кичерде. Ил йөз елларча көткән теләгенең барлыкка чыга башлавын күрергә ө.пер.мәде. язмыш аны тагын борынгы тартыш сафына чакырды Алсу-кызыллыктан яна бер таннын яктылыгын көткән ил икенче бер янгын алдында калды Аның бик зур авырлыклар берлә генә саклап килә алган бөтен барлыгы да бу янгында янды, көл булды.
Халык язмышы—шагыйрь язмышы.
Халык берлә бергә шагыйрьнең теләге дә. аның эше дә. аның көче дә бергә янды Шул янгынны ерактан карап торучы, илдәге зарны-монны читтән ишетеп торучы халык уллары—алар нишләделәр"’ Алар нишләргә телиләр0
Бер халыкның барлыгы һәм шул барлыкның киләчәге өчен кирәк булган билгеле төп нигехтәр бар Шул нигехтәр булмыйча торып, бер халык яши алмый Шул нигезе булмаган, йә шул нигезне югалткан халыклар бетәргә—югалырга мәжбүрләр Бөтен нигезләрнең барсы да—халык күңел тормышының үз булып калуы, куркынычын-кайгысын үзенчә сөйләве һәм үзенчә көйләве Бер халык тинсез тартыш эчендә ярлылана ала. Ул үзенен бөтен мадди барлыгын югалта ала—болар бары да вакытлы нәрсәләр. Ә халыкның күңеле, халыкның күнел көрәше—бу меңнәрчә еллардан бирле җыелып килгән Анын ярату көчен ясаучы нәрсә—ул халыкның язмышы. Ул халыкның үзе.
Бу күренеш бер безнең өчен генә түгел, бүген бөтен төрек милләте үзенен барлыгының, киләчәгенең нигезен бер калыпка суга. Анын бу көнге эше—төрек милләтенең киләчәк төсен һәм аның ярату көченең киләчәктәге чиген бйлгеләячәк. Милләтнең бу көнге тартышы анын мәдәнияте һәм мәдәниятенең чикләре өчен бара.
Милләтне—илне саклау юлында бирелгән корбаннар, милләтнең сәяси истикъляле (бәйсезлеге) өчен бирелгән корбаннар—алар бары да бер нәрсәнең— милли мәдәниятнең саклануы һәм шул мәдәниятнең үсүенә каршы куелган киртәләрне җимерер өчен бирелгән корбаннар.
Бу төп нигезне саклау һәм шуны ныгыту юлында эшләнгән эшнен зурысы-кечкенәсе юк. Ул бер үк төстә зур: ул бер үк изгелекнең юлына бирелгән ярдәм.
Бу тарихи көннәрдә халкыбыз кичергән авыр һәм караңгы төннәрендә халыкның—илнен төп нигезен саклау өчен безгә тагын Тукай ярдәмгә килә Шул нигезне кору юлында үсеп җиткәнче егылган, чәчәк атканчы шиңгән шагыйрь үзенен көчле тойгысы берлә жир астыннан калкып чыгып безгә тагын ярдәмгә килә.
Ул үзенен рухы берлә безнең баш өстебездән очып, безне уйларга, сөйләргә һәм сөйләгәнне эшләргә чакыра!
Үлеп, егерме ел кара-салкын туфрак астында ятса да, ул үзенең янган- көйгән куанычы-кайгысы берлә тагын безгә килеп, «татар халкы ниләр сизгәнен» өзелеп-өзелеп әйтеп бирә. Ул үлгәч тә безне шул турыда уйларга һәм шул уйны үзебез өчен кирәкле һәм файдалы юлда барлыкка чыгарырга чакыра.
Ул безнең бөтенебезгә карап, өстебездә торган шул изге эшне, шул мөкатдәс бурычны үтәүдә дә барыбызның да бер үк ан берлә эшкә башлавыбызны көтә.
Ул безнең бөтен әрвахларыбыз өчен, халкыбызның сансыз корбаннары өчен анын туктаусыз аккан күз яше безнең әле торган, яшәгән, сулыш алган илдәшләренен-милләттәшләренен тойгыда, сүздә, эштә берләшүләрен көтә.