Логотип Казан Утлары
Истәлек-хикәя

МЕҢЪЕЛЛЫКЛАР АРАСЫНДА

Орал таулары Гыйсъян күкрәгеннән орылып чыгып. Сез, гүя утлы ат яулары. Уралдыгыз халык бәгьренә, «Урал*1 булып, аһ, Орал таулары, Ырылып ырылган Орал таулары! Атларның ак аузын Ак Диңгезгә Орып, зәңгәр сулар эчердек. Бозлар белән уйнап, су кердек тә. Кызлар урлап, мәмлүккә әйләнеп. Кайнар Африкага сикердек, Без, татарлар!.. Без ул Орал-тауга Дуга итеп җәйнур* тараттык. Кыйтгаларны җөйләп ялгар өчен Түшебездә тимер кайнаттык. Без ул алтын Азия түтәйне Европага тартын атлатып, Күкрәктә кайнаган тимер белән Ябештердек җирне чатнатып. Айда р Хәлим МЕҢЪЕЛЛЫКЛАР АРАСЫНДА Уйлый идек ул чак: Безне язмыш Үлемсезләр итеп ташлады. Бүген исә иртәгәсе үлем Колакларда шаулый башлады... Кайда безнең илләр? Гөлләр? Маллар? Ник песнәккә калды карчыга? Без уйнаган курайга ком тулды. КамАЗда ят җеннәр кәрт суга... Без аңладык: бердәмлек тукымасын Үзеңә тартсаң итеп күлмәклек. Күлмәклекләр кәфенгә әйләнә. Элмәк була икән күмәклек. Соңгы тапкыр: уян, татар углан! Карынына алтын тутырган Оралларны башкаларга илтеп. Аркабызга оры утырган. Соңгы тапкыр: уян. татар углан! Безме түгел болгар баласы?! Орал белән Идел арасында Янасы да безгә, янасы!.. ...Күктә ак Ай. Элек якты төшкән Төштә хәзер никтер караңгы. Өебез тирәсе өргән чит этләрнең Кылыч теле белән камаулы... Ахангаран-Ащнжан юлы. Яңа ел чыршылары (Переделкино элегиясе) Бәйрәм үткәч чыгарып ташланган. Кар астыннан сыртын яшәртеп. Яткан чыршыларны аз гына да Булмыймы озаграк яшәтеп? .Алар гүя ишек алларына Шуышып кайтып җиткән солдатлар,— Җылы өйгә кертүләрен көтеп Плащпалатка ябынып яталар... Өйдә һаман ата-инәсез мәҗлес. Шәраблардан сыгыла өстәлләр. Өстәл шатлансын дип, урман кырып Япь-яшь чыршылар да кискәннәр... Урал -орал. ору. орылу эчтан ырылып һәм орылып, кайнап чыгу, тетрәнү, кыйнау, кыйналу, сөрү, сөрелү, сөргеч сука, сабан төшенчәләрен эченә алган гомумтөрки «орал» сүзеннән алынган дип уйланыла. Урысларнын «Перекуем мечи на орала» дигән тә1ъбирен искә төшерегез Жә й н у р жәигорнын әдәби формасы. Салават күпере (Автор искәрмәләре) Йөрәк әрни... Карларыннан көрәп. Чыршылардан сорыйм: «Кемнәр сез?» —Мин—Габдулла. Волхов фронтыннан. Ярый, күрдем. Исән икәнсез... —Мин Фәтхетдин. Сталинградтан. Белмим, хәзер ничек яшәргә? Хатын—вафат. Балаларны тапмыйм. Авылым күчеп киткән шәһәргә... Ята алар гүя военкомнан Боерык көтеп. Болай—кем кертә? Плащпалатка сырларыннан җилләр Буран җепселләрен йөгертә... ... Бәйрәм үткәч чыгарып ташланган. Кар астыннан сыртын яшәртеп Яткан чыршыларны, саргайтмыйча. Урманнарда гына яшәтеп Булмый микән? Караңгылыкка мәдхия Караңгы тон. Рәхәт! Яхшыртам, дип. Яктыртып—Җир-күкие бозмыйлар. Ай-йолдызлар көчәнеп янмыйлар. Үзләрен-үзләре узмыйлар. Төн. һәркемнең күзе ябылган чак: Кешедә дә гөлләр кануны. Караңгыда капшап, өзәм гөлне. Кайнатам кан, сөям җанымны... Мәңге уяу патшаларның хәтта Караңгыда күзе йомыла. Кораблардан ләгггәр' төшерелә. Упкыннарга юллар убыла... Әле менә караңгыда, аерып Мең бөҗәктән бер кырмысканы,— Көндезләрен мәңге күрә алмаган Ике күзен күрдем мин аның!.. Кинәт кемдер безгә якты орды. Бар җиһан мәгънәсез буталды. Кырмыска дигәнем фил әйләде. Фил кырмыска булып кот алды. Якты нурлар ыгы-зыгысында Сукырайтып, нсәнгерәтеп. Бөек Алдау бара—юл куймагыз!— Безне хуртактага терәтеп!.. Аһ. снн. җаһил! Прожекторың белән Уйнавыңны туктат, куй аны! Көчли-көчлн яктыртып, талама. Мактап үтермә син дөньяны... 'ЛвНГвр (борынгы тагар)—якорь Гасырлар чатында Фаузия Бәйрәмовага Азагымы, башымы гасырның Без ук башы берүк учманың. Көн итәбез туры почмагында Туфан белән Шамил Усманның.' Аһ, бу урам чаты—иҗат хакы!.. Җиз торбада гүли учагы. Үзе күренмичә, кем гөл суза? Кем кулының сынган гөл сабы? Синең кул бу. Гасырлар чатында Гөлне алучы юк хәзергә. Шамил Усман—ГУЛАГта атылган. Туфан—ГУЛАГ тан соң—кабердә. Гасыр юк. Вакыт бар. Вакыт ага. Яңа. егерме беренче гасырда Кеше шул ук, тормыш шул ук калыр. ГУЛАГ лар төтенләр кансырап. Гасырлар тик ярадан торса да, Алар шома, җөйсез тоташыр. Татар кырмыскасы Евразия Чиге аша һаман йөк ташыр... Яшәү яралгач та, Социалистик Герой булып алган бу Айның һәр көнендә милләт кытыкларга Чыгар Шүрәлесе Тукайның... Без кытыктан үлемсез чыгарбыз Сын катырмый, булмый дивана; Шунысы хак: мөкатдәс максатны Хәтәр чатта, хәтәр юлда да Онытмыйбыз, Әнә, шәмдәл булып Синең кулларыңда гөл яна... Железноводск. Венерага Бер-беребезне ничек яратсак та, Илаһилаштырсак та, ничектер. Син күпертмә минем сыйфатларны. Мактауларың чүктер, кичектер. Чаллының Хәсән Туфан проспекты һәм Шамил Усманов урамы кисешкән тәңгәл күз уңында тотыла. (Автор.) Мин күпертмим синең сыйфатларны. Син дигәндә җаным кузгала. Әле дә Ходай юлдан язлыктырмый Сине насыйп иткән. Кыз Бала!.. Сагышларга салып яшьлегемдә. Син сихәтле иттең барыбер. Сөю уты шундый: йә—бар. йә—юк: Йә кит; йә кайт; йә син янып үл. Яндырдын. Үлмәдем. Сине сөеп Мин яшенташ сыман карайдым. Бәла кебек—аяк асларымнан!— Син тел биргән шигырь сайрады!.. Бала йолдыз сайрауларын сагынып. Мин яңадан кердем ялкынга, һәм син—рәхмәт!—тарих балконына Байрак элеп чыктың салкынга... Чәчкә касәсенә тулышкан чык Тошен җиткән сыман тамырга. Без дә тиеш Сабыр йолдызында Мәхәббәткә тугры калырга... Син әле дә салкында торасың, Җан кузгатып уза поездлар. Бергә килгән кебек теге язлар. Аерым килмәс кебек бу язлар... 1999 ел язы кыраулары Шомыртлар, алмагачларга Кон дә төшә кыраулар: Чәчкәләргә йомарланып. Чәчкә атмый торалар. Кар тулса да йомарламның Чәчкә касәләренә. Өшеми алар, бирешми Кар вәсвәсәләренә. Ике мең булгач та бу ел Оч меңгә чыкмас «берьсез. Егерме беренче гасыр Таңын аталмас безсез. Касыкларына төрткәндәй. Тын алалмаган килеш. Гүя Мең Еллык үткәннән Көткәндәй гадел өлеш. Яртылаш карап артына. Яртылаш карап алга. Мең еллыклар арасында Бөреләр катып калган...