Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫШЛАРНЫҢ СУЫГЫН ҖЫЛЫТЫП

Итек
Сталинның итекләрен Иртәгә ке.ч кияр?
Зөлфәт
Сталинның итегеме, Әлләме ул башка? һаман да шул кара итек Баса безнең башка.
Әз генә турайса муен. Куя хәзер бөгеп.
Өндәү билгесен сорауга Әйләндергән кебек.
Без! дип кенә әйтеп кара. Шундук сорау: кем сез? Без! була ала димени Безсез мәскәүләрсез?!
Сезнең читекләр-нтекләр Бездә инде күптән.
Татар гынамы, братлар. Ул итекне үпкән?
Бигрәк хикмәтле итек бу Тузмый торган бер дә. Салдырдың исә берсеннән Икенчесе кия. Да-а, көннән-көн «канат җәя Демократия»...
Гасырлар чигендә
Артта—синле гасыр. Алда—
Синсез гасыр.
Булырмы ул җаһил, Булырмы ул асыл,— Ул минеке түгел. (Кичер. Яңа гасыр!) Калды минем күңел Синле гасырымда. Хисем асылында...
Язмыш
Китмә, дип, китмә, дип ялвардым—
Син киттең бернигә карамый.
Мин беләм: Син—минем язмышым. Язмышка рәнҗергә ярамый.
Китмә, дип, китмә, дип инәлдем Гомерең кыл өсте торганда.
Нишлисең, бу безнең язмыштыр— Мин монда каласы,
Син—анда.
Китмә, дип.
китмә, дип, өзелдем Син күчкәч күкләрнең катына. Аңладым:
бу- язган язмышлар, Мин түзәм шул Язмыш хакына.
Китмә, дип, китмә, дип, өзелеп Кулыма сарылыр балам бар. Кышларның суыгын җылытып, Кызара ап-ачы баланнар.
Таулар
Үпкәләсәм—үпкәләргә хаклы Хакым бардыр хәтта каргарга. Алар сине алдап ашкындырды, Син мөкиббән идең тауларга.
Алар сине миннән аерып алды, Алар мине синсез калдырды.
Үпкәләсәм—үпкәләргә хаклы: Күккә ашырдылар җаныңны.
һәм минем дә ярты жаным китте. Синең белән бергә... күкләргә. Бу халәтем үземә дә сәер. Аңлашылмый булыр күпләргә.
Тик мин аңлап калдым Син киткәндә...
Туктаталмый...
Тау, дип, жан аттың.
Сине өзелеп сөйгән йөрәгемне Кыяларга бәреп канаттым.
Үпкәләсәм-үпкәләргә хаклы, Хакым бардыр хәтта каргарга. Ничек каргыйм?
Мин үзем дә гашыйк Син яраткан серле тауларга.
г
Синсез яши алмам кебек... куркам.
Китмә, китмә, китмә син озакка.
Киткән саен шулай Йөрәгемнең
Утлы кылын өзеп озатам.
Теткәләнә бара, өзелә йөрәк.
Боз булмаммы әверелеп уттан?!
Берни тоймый башлармын күк бер кон.
Синсез яши алуымнан куркам.
е
Әйләнә дә килә синсез кышлар.
Синең эзләр төшмәс карлар ява
Сокландыргыч аклык!
... сокландырмый
Кышлар аклыгы да миңа яра.
Әйләнә дә үтә синсез еллар.
Гомрем сыза синсез.
Җаным яна.
Бер шатлыксыз түгел юкса гомер.
Шатльиы да аның миңа яра.