Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


АЗАТ ВЕРГАЗОВКА 70 ЯШЬ
Азат Фатих улы Вергазов 1932 елнын мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган 1937 елда алар гаиләләре белән Татарстанга Яшел Үзән районының Зур Караужа авылына күчеп киләләр.
Азат Вергазов. Зур Караужа урта мәктәбен тәмамлап. 1949 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач Зур Караужа мәктәбендә тарих һәм география укытучысы. Зур Жаке мәктәбе директоры булып эшли. 1970 елда А Вергазов Яшел Үзән шәһәренә күчә. Казандагы 36 номерлы һөнәр училищесында укыта. 1974 елның көзеннән ул Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли Сонгы елларда Азат Вергазов Яшел Үзән шәһәрендәге 1 нче тагар гимназиясендә укыта.
Азат Вергазов гомеренең ин зур өлешен яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаган кеше Әдәбиятка да ул мәктәп дөньясыннан килеп керде, язган әсәрләре дә яшьләр гурында. Анын шигырьләре, хикәяләре вакытлы матбугат битләрендә һәм аерым җыентыклар булып та басылып чыкты Язучынын һөнәр училищесы кызлары тормышын чагылдырган «Дулкыннар ни сөйли’* (1976). колхозлашу чорының драматик вакыйгаларын тасвирлаган «Ташу* (1979). яшүсмерләр тормышын сурәтләгән «Уяну» (1984). -Йөрәк жыр сорый-. -Без—сезнен балалар* (1996) повестьлары дөнья күрде Бу әсәрләрдә яшь буынга гаиләдә, уку йортларында һәм көнкүрештә дөрес әхлакый тәрбия бирү, кешелеклелек, саф мәхәббәт һәм ата-аналардан килгән күркәм традицияләрне дәвам иттерү мәсьәләләре дә күтәрелгән. «Без—сезнен балалар» исемле повестьта автор үзен аеруча борчыган проблема—яшүсмерләрне тәрбияли белмәүнең нинди зур рухи югалтулар, фаҗигаләргә китерүенә янадан әйләнеп кайта Азат Вергазов үз геройларының кичереш- халәтләрен, характерларын, вакыйгаларны тәфсилләп, җентекләп, төгәл сурәтләргә ярата
Азат Вергазов сонгы елларда Яшел Үзәндә әдәби «Аҗаган* журналын чыгарып килде. «Ажаган» нәшриятына нигез салды
Азат Вергазов—1984 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.