ХАРИС САТТАРОВ
КӨЛКЕ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ ХИКӘЯ
инем бер уңмаган энем бар. Менә шул энем, һәрбер уңмаган укучы кебек, мәктәптән мәктәпкә күчеп тенкәмне корытты бит. Башта мин аны. ничек житге шулай, авыл хужалыгы техникумына урнаштырган идем Һавасы яхшы, фәлән-төгән дип үзенең дә күңеле шунда тартты. Ләкин анда бераз гына укыган иде, энекәшем бөтенләй икенче нәрсә сөйли башлады: мин, ди, напрасно бирегә кердем. Моны бетергәч, ди. какой-нибудь несчастный агроном булып калыр хәлем юк. ди. Шуңа күрә мина рабфакка керәсе калган. Аннан берәр вузга китәр идем, вузны бетергәч, бер профессорга ассистент булыр идем, аннары доцент булыр идем, аннары инде, үзең беләсең, профессор булыр идем, ди.
Ярый, мин әйтәм, аганнын дус-ишләре булуы сиңа да ярдәм итсен, дидем, сыйнфый чыгышыбыз да зарарсыз, мин әйттем, тоттым да кыш уртасында рабфакка күчердем. Сыйнфый чыгышыбыз чыннан да адәм көлдерерлек түгел, мин дә, энем Гаптерәшит тә—икебез дә крестьян малайлары Дөресен әйткәндә инде, мина биш, Гаптерәшиткә өч яшь булган чакта гына әтиебез мулла булган. Җитмәсә ул, безнең бәхеткә каршы, бик тиз үлгән дә. Без чеп-чи крестьян кызы булган Хөббениса кулында үскәнбез.
Энемне рабфакка урнаштыргач, «менә шәп булды» гына дип тора идем, икенче елны бит энекәшем: «Мина инде, Заһир, ди (ул үзе, каһәр, мина абый дими), бу ел рабфакка керергә туры килмәс, мин үземдә педагогический способность сизәм, шуның өчен дә Шәрекъ педагогия институтына керергә кирәк булыр», ди. Билгеле, аның анда керерлек белеме юк. Шуннан сон икәү киңәшеп, килешеп, ул педтехникумга керергә булды. Анда чынлап тырышып йөрде. Көндез дә, кич тә киенә дә китә, киенә дә китә. Кичләрен бигрәк тырышып йөрде: киенә, ясана, яканың акларын алмаштыра, галстукны бик пөхтә иттереп бәйли, кайчагында минем костюмны да эләктергәли. Шулай тәмам «франтка» әйләнгәч, «мин химический кабинетка вечерний, практический... лабораторный занятиегә киттем», дип, ишектән югала. Бөтен игътибар авиохимга юнәлдерелгән бер заманда эненнен—иптәшеннен практик химиягә шулкадәр бирелүенә, әлбәттә, шатланып карыйсын. Мин дә шулай карадым. Тик байтак вакытлар үткәч кенә башкача карарга туры килде Ләкин соңга калган идем инде—бу вакытта минем энем Габдерәшитне академия ягыннан аксавы, укучылар арасындагы эшкә катнашмавы, тагын шунда ниндидер туташлар белән булган әллә нинди хәлләр өчен педтехникумнан чыгарганнар иде. Ул юньсезнен бөтен лабораторный занятиеләре кызлар белән кинодан кинога, театрдан театрга йөрүдән гыйбарәт булган икән.
М
Костюм бит никадәр яхшы булса да. кайткач, мине киеп театрга бардылар, дип сөйләми.
Шуннан сон инде энем укудан бөтенләй кул селтәп
— Миңа нинди дә булса эш табып бир,—ди башлады
Менә шул уңмаган егеткә эш эзләгәндә инде мин Харис иптәш Саттаров белән таныштым
Без Чернышевский урамында почта алдында сөйләшеп тора идек.
—Ул,—диде мина бер иптәшем,—Кремльдә фәлән учреждениедә, фәлән урында тора; мина ул таныш кеше,—диде,—ялкаулыкта, эшсезлектә ул синен энеңнән калышмый, ләкин анын урыны—әлегә яхшы урын Ул, һичшиксез, берәр урын табып бирер,—диде
Нәкъ менә шул минутта Америка кинофильмнарында була торган бер вакыйга сабит булды. Анда бит һәммә нәрсә алдан хәзерләп куелган кебек әзер юра. Әллә нинди сахралар. тау-таш аралары, диңгезнең текә ярлары булсын, ерткыч хайваннар белән тулы урман булсын.-ләкин анда кешесе дә. автомобиле дә. иярләп куйган аты да. тиешле кешеләрне коткарырга көймәсе дә, биек шәлаләгә таба агып барган кешене судан коткарып алырга бавы да—һәммәсе дә әзер була. Менә монда да шуның шикелле булды Нәкъ без сөйләшеп торган вакытта Наркомпрос почмагыннан Харис Саттаров үзе күренде
—Әнә үзе дә килә,—диде мина иптәшем
Без басып калдык. Харис иптәш Саттаров һәм анын янында ниндидер бер урта яшьләрендәге чандыр йөзле, зәңгәр күзлекле кеше үлек озатканда катафалк артыннан баручылар адымы кебек әкрен, ялкау алым белән узып киттеләр. Зәнгәр күзлекле кешенен портфеленең артык зурлыгын, тулылыгын исәпкә алганда, аны читтән килеп тә Казанда әле фатир таба алмыйча йөргән берәр ответработникка яки берничә айлык эшне портфель эчендә йөрткән суд башкаручысына охшатып була иде
Минем беренче тапкыр Харис Саттаров иптәш белән исәнләшуем. ана нык кына иттереп баш июем шунда булды Әлбәттә, ул мине танымый иде. Ләкин минем артык бер самими йөз белән баш июем анын кәефенә киткән булса кирәк, ул үзе дә минем кебек баш ию белән жавап кайтарды Аннан соң иптәшенә борылып нәрсәдер сөйләп кипе.
Йөрәгем сизде: ул. мөгаен, иптәшенә ни дә булса алдагандыр, бу кеше нарком нарыбыздан, яки прөфсссорларыбыздан. яки. һич булмаса. атаклы язучыларыбыздан фәлән фәләнов. минем бик якын танышым дигәндер Аннан сон минем ана никадәр ихтирам белән карагайлыгымны сөйләп, мактангандыр. Ә иптәше, зәнгәр пыялалы пенснэсен төзәгә- гөзәтә, моның сүзенең ялган икәнен белә торып, бик ышанган, гажәп- ләнгән һәм үзенең минем белән таныш булмавына үкенгән кыяфәт белән тынлап баргандыр.
Шуннан сон инде мин Харис иптәш Санаров белән ешрак очраштым һәм очрашкан саен, мөмкин кадәр, иске танышлар кебек исәнләшә башладым. Шулай да ныклап очрашу һәм ныклап танышу башка жирдә булды.
Казанда цирк программаларында Анатолий Анатольевич Дуров гастрольләре һәм ниндидер бер заграничный хатыннын ат өстендә мәтәлчек атачагы язылган көннәрнең берсе иде. Циркка бардым Чиратта кешенен күплегенә хәйран калырсын Нишләргә? Әлбәггә. шундый вакытларда кассиршаның таныш булуы белән файдаланырга тырышасын Мин г,< шул уй белән чиратсыз-нисез кассага юнәлдем Ләкин гиз туктарга туры килде—артымнан берсе җиңемнән тарта
-Син кая киттең, чиратсыз!—ди
Борылып карасам, үзенен өч-дүрт яшьлек кызын тоткан $әкия ханым басып тора Таныйм ул шомырт күзле кечкенә кыз- Зәкия ханым ага-аналарга, парлап тору «мещанлыкларына* каршы көрәш алып барган вакытларында туган кыз ул. Анын атасының кем икәнен Зәкия ханым үзе лә белми, ди.
Зәкиягә борылып кулны сузган идем, ул кулын бирмәде:
—Не культурно!—ди.
Колакка ирекле-ирексез бер тавыш ишетелде Чиратта торучы берәүнен. нәкъ Зәкия туташнын кызы яшьләрендә булыр улы
—Әти. әти. кайчан атларны күрергә керәбез инде, бүген дә теге зур, ак ат булырмы икән? Нигә аны ашатмыйлар икән, ә безнен Акбай нинди таза,—ди.
Үзе әтисенә ышырыла Шундый әйбәт әтисе булганга шатланган күзләр белән югары карый—әтисенең күхпәрен очратасы килә Минем башта тагын фикер туа һәм күзләрем Зәкия ханым кулындагы атасыз туган балага юнәләләр.
—Менә бу кызчык кемгә шулай -әти. әни» дигән сүзләрне әйтер Нигәдер ул кечкенә кызчык кызганыч тоела.
Зәкия ханымга билет алырга дип акча алганда, минем янымда инде икенче иптәш тә басып тора иде. Карасам. Харис иптәш Саттаров икән.
—Син мина да алты гына билет ал инде,—ди.
—Нигә ул чаклы күп?—дигән идем, ул чиратның койрыгына борылып карады.
Сиздем: анда ике нарком (төшкәннәреме, хәзергеләреме, булачакла- рымы—анысы бик үк әһәмиятле түгел) цирк билеты алырга чиратта торалар иде. Беләм мин аларны. театр кассасы тирәсендә күргәнем юк үзләрен, ләкин кинода Гарри Пильне карарга билет алып биргәнем бар үзләренә.
Барлыгы мина тугыз билет алырга туры килде. Кассирша алдында чиратсыз шул чаклы билет алуым өчен гаять түбәнләндем. Ләкин башкалар алдында, бигрәк тә Харис Саттаров алдында күтәрелүемнең чиге юк иде. Ул дүрт билетны чиксез зур «уелуга- күрсәткән фасон белән нарком иптәшләргә илтеп бирде дә киредән минем яныма килде. Ул миңа шунда беренче мәртәбә
— Карагыз әле, без үзебез якын танышлар, ләкин мин сезнең фамилиягезне оныттым бит,—диде.
Алдады, хәерсез, белгән нәрсәне генә онытып була бит Ә анын минем фамилиямне гомерендә дә белгәне, ишеткәне юк
—Заһир Әүхәдиев,—дидем.
Без Саттаров белән партерның ун ягына киттек. Нарком иптәшләр дә. хурлык баганасы яныннан ычкынган кешеләр кебек, ашыгыч рәвештә чираттан чыгып, партерның сул ягына кереп утырдылар
Менә минем Харис иптәш Саттаров белән ныклап танышуым шунда булды Шунда инде мин анын кем икәнлеген белдем, ул да минем кем икәнлегемне белде.
Ул бер заман бөтенебезне ачлыкка туйдырып торган мәшһүр «•КАПО-да—Казан потребитель җәмгыятендә дә эшләгән икән. Аннан Татсоюзга күчкән, аннан сон. Коммунхозда эшләгән, аннары инде менә мина кирәкле учреждениегә килеп урнашкан икән. Ул иренеп кенә үзенен егерме беренче елгы чистка вакытында ай ярымлап тиф белән авыру сәбәпле партиядән механический төшеп калуы турысында да сөйләде. Восстановить итәргә йөргән идем, әле менә конкретный жавап алганым юк. ди.
— Нервларым да бозылып бетте инде, иптәш Әүхәдиев,—ди
Ә мин анын өреп тутырган кебек тулы, кызыл битләреннән ботинка башына кан таммаса ярар иде. дип аякларымны үземә табарак җыештырам.
—Әйе. гомумән, гасабиланып. кибеп бетәбез, йөзләребездә кан әсәре калмый,—дим.
Ул да озын гына сулап куя да:
—Әйе,—ди.
Озакламыйча мин Харис иптәш Саттаровнын хатыны Наилә ханым белән дә таныштым. Минем уемча, Наилә ханым—чибәр генә холыклы
ханымнарның берсе Дөрес, ул бераз артыграк басынкырак. Шулай да мин аны ошаттым. Ул—сабыр, ашка-суга юмарт бер хатын. Тик анарда ничек тә тормышыннан ниндидер ризасыхпык сыман нәрсә сизелә. Ул еш кына әллә нинди уйларга бата. Була шундый вакытлар: син ана нәрсәдер сөйлисен, ул синен алдында аңлаган кеше кебек басып яки утырып тора. Соныннан инде син үз сүхзәренә жавап көткәндә, ул гаҗәпләнгән һәм аптырап калган кыяфәт белән күзләрен тутыртш ача да, мишәрчәрәк итеп:
—Янадан сүләгез әле, мин ишетмичә калдым, нәрсәдер мечтать итәдер идем,—ди.
Әйе. ул шулай мечтать итәргә ярата. Ул моннан бер-ике ел элек Яна бистәдә татар мәктәпләренең берсендә укытучы да булган Анда сыйныфта дәрес барганда да мечтать иткәләгән, хәтта күп мечтать иткән. Кайвакытта «Уян инде. Наилә апа» дип анын кабыргасына да төрткәләгәннәр Ул әкрен генә борылган да тагын шул сүзне кабатлаган:
—Нәрсә турындадыр мечтать итәдер идем әле.
Шулай да ул үзенен мәктәптән чыгарылуының сәбәбен монардан күрми. Мине укучылар яраталар иде. тик мәктәп мөдире белән Наркомпрос инструкторы Сәйфуллин миңа каршы булдылар, ди - Мечтать» иткәләгән өчен дә. дәрестән калгалаган өчен дә артык нәрсә булмаган, тик аны бер кечкенә генә вакыйга харап иткән. Вакыйга менә бодай булган: алар берничә укытучы беренче дәрестән сон тәнәфес вакытында коридорның бер башына тәрәзә төбенә җыелганнар да үзара фикер алышырга тотынганнар. Наилә ханым үзенең ачыкканлыгын, иргә белән тик бер кечкенә генә кисәк алма пирогы гына ашаганлыгын сөйләгән. Ана каршы икенче бер укытучы Хәлимә ханым үзенен бик һәйбәт иттереп кәбестә пирогы пешерергә өйрәнгәнлеген һәм анын алма пирогыннан туклыклырак икәнлеген әйткән. Шуннан инде төрле пирогларны бер-берсенә бәйләп комплекс методы буенча тикшерү башланган Тикшерү озак дәвам иткән, кыңгырау да булган Укучылар да сыйныфка кереп тулганнар. Ләкин тәрәзә төбе укытучы ханымнар белән һаман тулы булган Менә шул нәрсә мәктәп мөдире Гыйниятулла Хисаметдинов иптәшкә, аннары Сәйфуллинга ирешкән Моннан элек тә Наилә ханым кул астында шундый бер тикшерү эшләнгән булган; улысында алар алган чагында алсу төстә булган тар тирәле фетр эшләпәне кия-кия ничә төрле төскә буярга мөмкинлек турында сөйләшкән булганнар.
Мин ул скандалларга чыдамадым, тоттым да мәктәпне үзем ташлап чыктым,—ди Наилә ханым.
Шуннан сон ул, бер җирдә дә эшләмичә, өй хужасы булып калуны артык күргән. Харис иптәш тә моңа каршы килмәгән. Тота белсәң, мин тапкан да җитәр, дигән Берәр эшче хатын яки коммунистка-комсомолка булса, «мин акча табар өчен генә эшләмим бит. фәлән » дип фәлсәфә сатар иде. Ләкин Наилә ханым алай җаваплашып маташмаган.
Наилә ханым үзе—чыннан да яхшы өй хужасы. Анын өе тын була, җыйган була, нинди вакытта булса да ашарга берәр төрле азыгы була Ул вак кына нәрсәне дә зур җитдият белән эшли Вак кына нәрсә турында да җитди пафос белән сөйли Ул мине кайчан телефон аркылы пәрәмәч ашарга чакыра, шундый җитди иттереп чакыра ки. Совнарком утырышына чакыралар дип белерсең. Тегендә телефон станциясендәге бичара телефонистка Наилә ханымның пәрәмәч турында шулчаклы җитди сөйләвен тынлап торса, көлә-көлә эче кагар иде Кайчакта мин дә көләргә тотынам Ә ул:
Иә. сина көлке, минем анда пәрәмәчләрем кирәгеннән артык кызаралардыр.-дип телефон трубкасын калдырып кухнясына китә Трубканы Харис иптәш үзе ала.
Ну. нихәл, шәп тордынмы. беркөн башың авыртмадымы, мин икенче көнне көн буе миңгерәп Йөрдем. Катнаш нәрсә шулай була ул ди
Кайсы көннәрдә гадәттән тыш ачу килә. Синен тирә-юнеңне эш белән килгән кешеләр чолгап алган булалар, сәгать унбер була, ә Харис иптәш һаман өйдән телефон шалтырата.
— Нихәл, син кичә өйдә идеңме?—ди һәм үзенең кайда да булса төн буе лото, карта, пиво янында утырганлыгын сөйли.
Мин анын пошымсызлыгына, ялкаулыгына, ашыкмаслытына гаҗәп- ләнәм, шуңар карап эчем поша:
—Син. иптәш Саттаров, татар Обломовы булмакчы буласынмы әллә?—дидем.
Ул үзенен симез иреннәрен кузгатырга иренеп борын аркылы көлә —Син Гончаров була алсан, мин Обломов булырга риза.—ди.—Юк. түгел, мин Обломовка бер генә тамчы да охшамаган. Ул бит гомер буе караватта ятып уйлап үткәргән. Ә мин бөтенләй киресенчә—мин Наилә уйлаганда да эчем поша.—ди.
Соңыннан мин үзем дә үз сүземнен ялгыш икәнлегенә тиз төшендем Юаштан юан чыга, дигәндәй, бердән, анын мина «Син Гончаров була алсан» дигән сүзе агулы тоела, икенчедән, шул ук вакытта Обломов белән Саттаров арасындагы аермалар күз алдына баса. Обломов бит ул русның әдәбиятын, шигырен, музыкасын анлаган; ул заманына күрә «кешелек» дигән нәрсәне дә үзенчә бик нечкә рәвештә анлаган. Ә бу— «сыер бит бу». дип уйлап куям. Тукайча. Обломов бит. чиновник булып торганда. Астраханьга җибәрергә тиешле бер рәсми кәгазьне үзенен ялгыш Архангельскига җибәрүен зур җинаять санап отставкага чыккан. Ә Саттаров инде меннәрчә шундый кәгазьләр җибәргәндер, меңнәрчә ялгыш кәгазь җибәреп, меңнәрчә кешенең башын әйләндергәндер, ләкин алай да отставкага чыгарга җыенмый, хәтта, юл булса, югарырак үрләргә дә исәбе юк түгел.
Мин хәзергә чаклы Саттаров иптәшнен дөньяга карашын, тормышны ничек аңлавын, киләчәккә нинди планнар коруын белә алмадым. Бу турыда ул бөтенләй сөйләми иде. Кайчагында гына ул үзенен партиядән механически чыгуы белән бәйләп:
—Әйе, партия белән минем мөнәсәбәт мәсьәләсендә әнә шундый аңлашылмау булды.—ди торган иде.
Ләкин ничек айларга? Ул, бәлки, башкача аңлагандыр. Ләкин мин. Саттаров иптәш белән ныклап танышкач, анын бу сүзләрен һәрвакыт бертөрле аңладым:
—Әйе, аңлашылмау булган: синең егерме беренче елга чаклы партиядә тору мәсьәләң аңлашылмау булган...
Үзенә мин мондый фикерне туры әйтә алмадым. Тик кайбер сүз уңае белән генә:
—Син. иптәш Саттаров, хәзер обывательләрчә бөтен нәрсәгә пассив карыйсын. Совет эшенә булган бөтен мөнәсәбәтең биш-алты сәгать учреждениедә утыру белән бетә. Сина бит «татар чиновнигы, аппарат балласты» дип караулары мөмкин,—ди торган идем. Ул:
—Ярый. ярый, артык активлашып киттең, эч әле. эч әле, эч. Кыярның «үрнәк» магазиннан алганын кап. Мин ул турыда үзем дә берәр вакыт ныклап уйланырга йөрим әле. Тик менә бушап кына булмый!— дия торган иде.
Мине гаҗәпләндергән нәрсәләрнең берсе—Харис иптәш Саттаров- нын үз вакытында учреждениегә эшкә йөри алуы иде. Ләкин ул кичен төн буе кайда да булса утыра . Ә иртә белән узышлый янына кергәндә инде ул учреждениедә очрый. Кайвакытта мин анын үзен күрәм. кайвакытта ул портфелен өстәл өстендә калдырып каядыр киткән була. Гаҗәп кеше ул. портфелен калдыра да үзе каядыр югала.. Тик сәгать унберләрдә генә үзенен каядыр мөһим бер җыелышта булганлыгын яки хосусый эш белән киткәнлеген әйтеп, сөйләнә-сөйләнә кайтып килә.
Беркөнне мин Харис иптәш Саттаров янына занятиедән кайтышлый кергән илем, гаять бәхетсез бер вакытка туры килдем. Учреждениедә
киемнәр элә торган җиргә бөтен учреждение халкы диярлек җыелган. Алар алдына шунда ун елдан бирле эшләп килгән сторож карт баскан Анын бөтен кыяфәте нәрсәдәндер чиксез курыкканлыгын күрсәтеп тора Башы түбән иелгән, чырае киткән. Ана каршы учреждениенең эш башкаручысы Иван Сергеевич Лапин басып тора. Ул өстенә кигән, ә башы яланбаш.
— Ни булган?—дидем.
Бөтен халык, тәртипсез тезелгән солдатларга кинәт команда бирелгән кебек, миңа карады.
Харис иптәш бик мөһим нәрсә сөйләгән кебек мәсьәләне аңлатты:
— Менә Иван Сергеевичның каракүл бүреген алып киткәннәр. Әле өченчекөн генә жиде сум биреп төзәттергән булган.—диде
Үзе, минем бүрегем башымдамы икән, дигәндәй, башын тотып куйды, ул гына түгел, башкалар да кулларын башларына суздылар
Хикәядә актык вакыйга иттереп сөйләргә теләгән нәрсә—менә шушы бүрек югалтканның нәкъ иртәгесе көнне булды.
Наилә ханымның кулыннан зур эш көтәргә мөмкин булмавы сезгә билгеле инде. Сон, азмыни шундый кулыннан эш килмәслек хатыннар Аларнын барысын да сөйләп тә бетереп булмас. Кайсылары турында, иренә ярагач, безгә нәрсә, дип тә карап куясын. Әнә Наилә ханым инде Саттаров иптәшкә чынлап та ярый иде. Байтак вакыт мин алар белән таныш булып тордым. Соңгы вакытларда Саттаров иптәш әлеге учреждени едән чыгып—чыгарылып, тәмам Казаннан күчеп киткәнчегә хәтле аларнын хәлләрен белеп тордым. Хәтта аны Тәтештә дә тоз баржасына заведующий итеп билгеләгәннән сон да күргәләдем. Ләкин шул озак вакытта мин Саттаров иптәш белән Наилә ханым арасында һич гаилә кычкырышы очратмадым. Хәтта вакыт-вакыт пар күгәрченнәр кебек сайрашып торалар иде. Мондый вакытта Саттаров иптәш:
—Наиләчек.—дип тә жибәрә иде.
Ләкин мондый неп-нечкә сүз Саттаров иптәшнен яртышар кадаклы ирене белән чолганып алынган туп-тупас авызыннан әллә ничек килешсез чыга торган иде.
Наилә ханым белән анын ире арасында әнә шундый мөнәсәбәт иле. Гомумән, Наилә ханым йомшак табигатьле, һичбер кешегә зарар итү ихтималы булмаган бер хатын иде. Кулдан зур эш килмәүне җинаять иттереп аңлап булмый инде аны. Тик шулай да мин әнә шул бүрек вакыйгасының иртәгесе көнне Наилә ханымны җинаятьчеләргә генә хас хәлдә очраттым аны мин конвой белән бара торган арестантка хәлендә күрдем.
Милиционерның бер кулында портфель, икенче кулын ул наган кабурасына терәгән, нәкъ арестовать изелгән кеше яныннан барганча бара. Ни булган? Наилә ханым нинди җинаять эшләгән? Һичбер җавап бирә алмадым. Бездә элекке елларда Гайнетдин урынына Котбетдинне өч-дүрт көн генә яткырып, аннан соң. ялгышлык булган, гафу итегез, дип чыгарып җибәрүләр булгалый иде. Әллә хәзер дә шул хәлме? Кайсы көннәрдә төнлә төрле җинаятьләр белән тотылган ханым һәм -туташ-зарны иртә белән җинаятьләрне эзләү бүлегенә алып киләләр иде Әллә Наилә ханым да ниндидер явыз язмыш, хәтта бөтенләйгә үтерелгән тәкъдир аркасында шулар арасына эләккәнме? Ул әллә шулар арасыннан качканда тотылганмы’’ Тфү... Нинди саф бер ханым турында нинди әшәке уйлар'
Бу очрашу нәкъ Кремль капкасы төбендә булды. Мин эчкә керә идем, ә Наилә ханым белән милиционер чыгып баралар иде. Наилә ханым мине күрдеме, юкмы, мин аны уңайсыз хәлдә калдырмау өчен ана күренмәскә тырышып бер почмакка борылдым Күзләрем Кремльнең ишелгәннән сон төзәткән, ләкин буярга өлгермәгән ала-кола стеналары буйлап Казан монастыреның симез һәм ялтыравыклы куполына юнәлделәр, күңелем Наилә ханым кайгысы белән тулды Бераздан мин борылып караганда, алар Ивановский монастырь буйлап тар тыкрыктан Сорочий 8*
базарына таба төшеп баралар иде. Нишләргә? Артларыннан китсәң, тегендә эш көтә, китмәсән, күңел борчыла. Артларыннан киттем. Алар уртача гына адым белән Сорочий базарының вак-вак кибетләре арасыннан борылып-борылып беренче район милициясенә таба киттеләр. Ничек бу болай9 Алар анда туктамадылар. Мин дә туктамадым. Тик Проломный буенча барып, «Тум» магазины тыкрыгыннан борылып, Саттаровның квартир ишегенә житкәч кенә барыбыз да туктадык. Ишегалдында мин аларны куалап җиттем. Күзләрем Наилә ханымга юнәлделәр: аның күзендә яшь бөртекләре күренә, йөзе дә хурлану билгеләре белән тулган иде. Каршыбызга Саттаров үзе чыкты. Аның шешенгән кабаклары, кызарган күзләре «кичә без эчтек» дип туп-туры кычкырып торалар иде.
Наилә ханым һич тә аңарда булуы көтелмәгән бер гайрәт белән еларга, ярсырга тотынды:
—Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе! Син мине бөтен Казан алдында хур иттең! Бөтен Проломный буенча җир тишегенә керерлек булып бардым... Имеш, аның башы авырта, имеш, ул бераздан үзе барачак. Өстәл өстендә портфель булгач, шуның белән эш бетә, имеш. Бетте менә, хәтта бөтенләйгә бетәр... Иртәгә үк бөтен Кремль синең гайбәтең белән тулачак бит...
Вакыйганың серенә көчкә төшендем. Харис Саттаров моннан элек тә байтак вакыт портфелен алдан жибәреп үзе соңыннан баргалаган. Ләкин бүген, Наилә ханым бәхетсезлегенә каршы, эш башкача барып чыккан. Наилә ханым Харис утыра торган бүлмәгә портфель күтәреп кергәндә, анда инде эш вакытыннан алда килеп, берничә кеше эшкә тотынган булганнар. Ят бер ханым килеп керү белән алар аңа караганнар. Наилә ханым да аларга караган. Шуннан инде нишләргә белмичә, портфельне күтәреп кире чыкканда, көтелмәгән зур скандалга очраган Кичәге бүрек вакыйгасыннан сон тәмам аптырап, кемгә бәйләнергә белмәгән, бүрек урлаучыны тапса, Әбүжөһел хатыны хәзрәте Хәмзәне өзгәләгән кебек тешләре белән өзгәләргә җитешкән карт сторож, ниндидер бер чит хатынның, кеше күрмәсә ярар иде, дип чыгып баруын күрү белән:
—Син кем, занятие башланмас борын биредә нишләп йөрисен?— дигән.
Иремнең портфелен өстәл өстендә калдырырга килдем, дияр хәл юк бит.
Наилә ханым да алай димәгән; башка жавап та таба алмаган—«ык- мык» иткән дә чыкмакчы булган. Шуннан соң инде сторож да, үзенең карт гәүдәсен ашыгыч рәвештә Наилә ханым янына ташлап, Наилә ханымның куркынган күзләренә карап, мәсьәләне бөтенләй кабыргасы белән куйган:
—А...а... попалась, шлюха, скажи, где шапка, вчера шапка, сегодня порт-фель...—дигән.
Шул арада Саттаров иптәш бүлмәсендә эшләүче машинистка да. занятиегә килеп, портфель урлаучы хатынга боргаланып-сыргаланып караган да:
—Хулиганка, как не стыдно!..—дип эчкә кереп киткән.
Шулай, Наилә ханым чыдаган, милиционер алып килгәч тә чыдаган, квартирга җиткәнче чыдаган. Тик анда кайткач кына ул чыдамады. Сүгүенең соңгы сүзе итеп:
—Оятсыз син!—диде дә үзе алдында эчке күлмәктән торган Сатгаровнын ачык изүендә күренеп торган йонлач күкрәгенә төкерде — Тфү,—диде.
Наилә ханымның шундый урында булса да ире өстенә гайрәтләнә белүенә шатландым.
Ә бу вакытта минем теге энем, Саттаров реконмендациясе белән урнашып, госмагазиннарның берсендә сату итеп судка эләгергә дә өлгергән иде инде.
ИСКӘРМӘ
Каймакта, элекке буыннар әдипләребез әсәрләрен укыгач яки мәгълүматлы кешеләрнең сүзен тыңлагач, наданлыгыңа исең китә дә:
—Нәрсә генә беләм соң мин...—дип балаларча беркатлылык белән, ихластан әйтеп куясың.
«Казан утлары» журналының «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегенә әсәрләр әзерләгәндә, миңа әлеге сүзләрне еш, хәтта моңарчы һәр очракта диярлек әйтергә туры килә. Мәҗбүриен! Гомәр Галинең хикәяләре, очерклары, әдәбият гыйлеме мәкаләләре белән җентекләбрәк танышкач, югарыдагы мәгълүм гыйбарәне тагын кабатладым. Г. Галинең кыска күләмле әдәби әсәрләре, күп санлы тәнкыйть мәкаләләре узган гасырның егерменче һәм утызынчы елларында аның татар әдәбияты казанышларын ишәйтү өчен таланты көчен кызганмыйча иҗат итүен исбатлыйлар.
Гомәр Гали (Гомәр Билал улы Галиев) 1900 елда Буа районының Иске Тинчәле авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, ул Донбасс шахталарында эшли, Кызыл Армиядә үзе теләп хезмәт итә, гражданнар сугышында катнаша. Татар коммунистик университетында тырышып белемен баета, аны тәмамлаган елда ук—егерме биш яшендә «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакторы була, аннары ун ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторын җитәкли, Татарстан Язучылар берлеген оештыруга күп көчен сала.
Аның ишле үк булмаган хикәяләре университетта укыган елларында языла. Аннары ул, нигездә, әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә. Г. Гали хикәяләрендә дә, башка күп кенә әдипләрнең шул чордагы әсәрләрендәге кебек, иске белән яңа арасындагы көрәш чагыла, тормыштагы тискәре күренешләрнең сәбәбен ачарга тырышу сизелә. Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителгән югарыдагы хикәядә дә эшлексезләр, эш кешесе җилкәсендә утыручылар фаш ителә. «Харис Саттаров» исемле бу хикәянең язылу елы күрсәтелмәгән, ул язучының «Г. Гали хикәяләре» (1931 ел) дигән китабына кертелгән. Журналда бастыруга әдипнең «Сайланма әсәрләр»еннән (Татарстан китап нәшрияты, 1958 ел) алынды.
Әдәбиятта үз урынын тапкан Гомәр Гали репрессиягә эләгә. Ватан сугышыннан соң иреккә дә чыгарыла, һәм иҗат эшенә ныклап бирелә. Тик аны тагын кулга алалар, ул 1954 елда вафат була.
... Гомәр абый Галине, аның иреккә чыгарылган вакытында, миңа күреп калырга насыйп булды. Матбугат йортының өченче катында. Язучылар берлеге бүлмәсе каршында, тәрәзә төбенә сул терсәге белән таянып, ялгызы басып тора иде ул. Аны миңа, хәтерем ялгышмаса, Зыя Мансур күрсәткән иде. Әмма без Гомәр абый янына барырга базмадык. Күрәсең, Зыя Мансур да аның белән таныш булмагандыр. Шәриктәшем Зыя абый белән мин университетның беренче курсында гына укый идек әле... Шулай да бер нәрсә күңелдә уелып калган.
Матбугат йортының бу тар, әмма урамга караган якты коридорында, ялгызы басып торучы Гомәр Галинең узган-киткәнгә игътибар итмәгән кыяфәтендә, горурлыгы җәелгән-бөркелгән киң йөзендә, үткен һәм тирән уйчан карашында болай дип язылган кебек иде:
—Нәрсә беләсез соң сез...
Аның шушы халәте һич тә онытылмый.