Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ИҖАТЫННАН КӨЧ АЛЫП...


ур тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм әдәби осталыкның иң югары үрләрен яулаган могтәбәр әдипләр берәм-берәм безнең белән хушлашалар... Әмма алар ирешкән иҗади осталык серләре онытылмаска тиеш, чөнки ул хәзинә хәзерге буын әдипләр өчен менә дигән остаханә, мәктәп булып тора!
Әнә шундый уйлар безне хапкыбызның олуг әдибе Гомәр Бәширов ижади дөньясына күп мәртәбәләр алып килер әле. Ә бу юлы без язучының халык авыз иҗаты әсәрләренә булган мәхәббәтен, алардан ничек итеп үзенә илһам һәм көч алуын ачыкларга тырышыйк.
Әдәби җәмәгатьчелек алдында ясаган чыгышларында да, матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләрендә дә Гомәр Бәширов халык иҗаты турында бик еш сүз кузгатты, аның иң җитди уйлары әлеге чыганакка гел- гел әйләнеп кайтты. Мисал өчен, «Татарстан яшьләре» газетасында 1987 елнын 21 гыйнварында басылган бер язмасында ул: « .галимнәр телне фәнни яктан өйрәнәләр, ә миңа тел халыкның тормышын бирү ягыннан әһәмиятле»,— дип язды. Әнә шуна басым ясавы белән өлкән әдип телнең кайберәүләр уйлаганча һич тә үзмаксат түгел, ә яшәешне, чынбарлыкны чагылдыруның көчле бер чарасы, ысулы булуын ассызыклады. Ә инде соңрак дөнья күргән икенче бер мәкаләсендә Гомәр Бәширов үзенең фикерен тагын да ачыклый, тирәнәйтә төшә: «Яшь буын, киләчәк буын балачактан ук үз халкының кем икәнен белеп үссен иде. Укытучы-остазлар шәкертләрендә әлеге сыйфатларны халкыбызның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре аша тәрбияләсеннәр иде» («Швһри Казан». 1996 ел, I гыйнвар саны).
Үзенен әдәби иҗатында да Г. Бәширов халык авыз иҗатына, фольклор жанрларына һәм мотивларына еш мөрәҗәгать итә. Бу яктан шагыйрь Роберт Миңнуллин тарафыннан «татар халкының этнографиясен, фольклорын, йолаларын бергә туплаган энциклопедик повесть» дип («Казан утлары». 1981 ел, № 1.) бәяләнгән «Туган ягым—яшел бишек» повесте аеруча игътибарга лаек.
Биредә әдип халык яшәешенең һәм рухының әхлакый чыганакларын ачыклый, революциягә кадәрге татар авылының тормыш-көнкүрешен, анын борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, йолаларын киң яктырта Аерым алганда, татарның бәйрәме Сабан туен, аңа әзерлекне, анын барышын тасвирлау юлы белән автор халкыбызның рухи матурлыгын, күңел җорлыгын, тапкырлыгын, әдәп-әхлагын ача. Әсәрдә аксакал карт Сабан туеның мәгънәсен һәм кадерен бер җөмләгә сыйдырып менә нәрсә ди: «Сабан туена кагылу—ул халыкның жан җирен авырттыру дигән сүз» Чыннан да. Сабан туе—татар халкынын көтеп алына торган милли бәйрәме Әлеге бәйрәм күренешләрен, аның күңелле борчуларын сурәтләүгә Г Бәширов «Туган ягым—яшел бишек» повестенда тулы бер бүлекне багышлый, укучы күз алдына бәйрәмнең җанлы картинасын тудыра. Хәзерге буын өчен шунысы кызыклы: Элек авылда Сабан туена әзерлек эшләре көннәр язга авышу белән үк башланган, һәр кеше бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләгән, планнар корган, көрәш, ярышка әзерләнгән. Иртә таңнан торып, бүләк һәм күчтәнәчләр жыю, «уникешәр бала итәкле зәңгәр, яшел, алсу күлмәк кигән купшы кызлар», «кәләпүшләрен кынгыр салган мут егетләр», бәйрәмчә
З
киенгән карт һәм карчыклар, гармун тавышы, жыр-музыка—әсәрдә һәр детальне белеп, бәйрәмнең күңелле ыгы-зыгысын шул рәвешле бөртекләп тасвир итү. авыл дөньясын җанлы, образлы күз алдына китерә. Бу хәл бер үк вакытта авторның тормышны, гореф-гадәтләрне яхшы белүен, сәнгатьнең төрле алымнарыннан, фольклордан уңышлы файдалана алуын ассызыклый, ижат үзенчәлекләрен ача.
Г Бәшировнын икенче бер күләмле әсәре «Җидегән чишмә» романында исә Сабан туена фән- техника заманының карашы чагыл- дырыла. Биредә инде, теге әсәрдә күренгән бизәлгән атларга, чуклы- чаклы киемнәргә, тальян гармунга, милли гореф-гадәтләргә урын юк дәрәҗәсендә. Төп игътибар хәзерге «техника парадын» сурәтләүгә юнәлтелгән Бәйрәмне бу рәвешле тасвирлау фән- техника казанышларына мөкиббән киткән колхоз рәисе Чурмантаев образын тулырак ачу өчен кирәк. Уңышлар, казанышлар артыннан гына куучы бу җитәкчегә табигать, чишмәләр, изгелекләр һәм милли яшәеш ят бер нәрсәгә әверелгән Ул милли яшәештән, рухтан аерылган Бу хәл авторны татар дөньясынын киләчәге турында борчулы уйларга этәрә.
Ә инде кабат «Туган ягым - яшел бишек»кә әйләнеп кайтсак, анын -Кунак кызлар килде утырмага» исемле бүлегендә әдип татар халкынын тагын бер йоласына—каз өмәсен тасвирлауга зур игътибар биреп безне тагын бер мәртәбә ныклык, яшәү чыганагы белән тоташтырып, ялгап ала.
Казлар, элек-электән татар халкы өчен муллык, байлык билгесе булып исәпләнгән. Кыз алу. туй мәҗлесләре дә казсыз узмаган. Киленгә пар каз бирү, каз мамыгыннан яшьләр өчен ястык-түшәк әзерләү мәжбүри исәпләнгән. Шунлыктан көз көне яше-карты каз өмәләрен көтеп алган, ана бәйрәмгә әзерләнгән кебек әзерләнгән. Яшьләр өчен әлеге йола сынау булып та әве-релгән өмә вакытында аларнын оста лыгы, җитезлеге. чисталыгы һәм башка сыйфатлары сыналган Менә шул арны тасвирлап автор әлеге бәйрәмнәрнең гарбияви әһәмияте зур булганлыгын ача. Бер үк вакытта мондый йолаларны сурәтләгәндә автор ата-бабаларыбызнын бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтен. эчкерсезлеген, эшчәнлеген. җорлыгын һәм шаянлыгын да калку итеп гәүдә-ләндерә. Бу хәл бигрәк тә кунак кызга мөнәсәбәттә ачыла. Хачкыбызда кунак кызы килүнең дә үз вакыты, тәртибе булган икән. Алар, гадәттә, көзге эш вакытында, мисал өчен, каз өмәләре башлангач килгәннәр. Кунак кызлары килү авыл яшьләре тормышына да үзенчә бер жылылык өргән, аны җанландырып җибәргән.
Бәйрәмчә киенеп, көянтә башла-рына икешәр каз элеп чишмәгә төшү, егетләр белән сүз көрәштерү, җыр әйтешү, өлкән яшьтәге жингиләргә. карт-карчыкларга су ташу, кичен каз итеннән бергәләп бәлеш ашау, аулак өй кебек күркәм гореф-гадәтләрне сурәтләү аша автор халкыбызның рухи байлыгын, шигъри күнеллелеген дә ача. Биредә, безнең өчен тагын бер мөһим нәрсә бар Күп кенә халык авыз ижаты әсәрләре, бигрәк тә лирик җырлар, шаян такмаклар әнә шундый бәйрәмнәр вакытында иҗат ителгән. Нәкъ менә шушы хакыйкатьне күздә тотып Тукай да: «Халык зур ул. бөек ул. көчле ул. шагыйрь ул, әдип ул» дип язган Әйе. әдәп-әхлакка. хезмәткә өйрәнү, егет яки кыз сайлау, танышу һәм анлашу. ин әһәмиятлесе—дуслык һәм бердәмлек халкыбызга менә шундый өмәләрдән һәм бәйрәмнәрдән килгән.
Үзенең образлы фикерләвендә Г Бәширов мәкаль-әйтемнәргә дә еш мөрәҗәгать итә. Ул аларнын күп мәгъ- нәлелеген. укучыга тәэсир итү көчен яхшы аңлый. Мәкаль һәм әйтемнәрдә халыкның тирән акылы гына чагылып качмый, образлы сөйләм теле дә ачыла бит Автор тарафыннан киң кулланылган әлеге рухи ачкыч образларны ачуда да уңышлы файдаланыла. Мәсәлән. «Намус» романында Мәүлиха түти Нәфисә турында: «Кеше булган кешедә мен кешенен эше бар. кеше булмаган кешедә кешенен ни эше бар!» дип, анын төп сыйфатын төгәл итеп бер жөмләдә ачып бирә Килене Нәфисә турында төрле гайбәт сүзләр йөри башлагач, каенанасы ана шикләнеп карый һәм -Кеше күңеле—караңгы төн икән шул» дигән халык әйтемен искә төшерә. Әсәрнең башка образларын (мисалга. Хәсби, Зиннәт һ. б.) тудырганда да автор мәкаль һәм әйтемнәрне еш куллана. яктан читенлекләрдә яшәүләренә күңелем әрни. Татарстаныбызда иҗат шәхесләренә игътибар җитмәгәнгә. аларнын иҗатларына карата «Жидегән чишмә» романының тискәре персонажы Ризван Чурмантаен образын ачуда да мәкальләр булыша Ана карата халык -Синең бит. кискән дә кырыккан». «Утырган ботагына балта чаба*. «Буш башакнын башы югары» кебек мәкальләрне куллана Биредә әйтергә теләгән фикер ачык һәм төгәл. Ризван Чурмантаев үзе дә мәкаль һәм әйтемнәр белән сөйләшергә ярата. Мондый очракларда афористик жанр ике төрле эш башкара, бердән. Чурмантаев рухи яктан үзе дә ачыла, икенчедән, теге яки бу вакыйгага, геройга аның тарафыннан бәя бирелә Мисал өчен. Минһаж картка булган тискәре мөнәсәбәтен ул түбәндәгечә ача: «Ул картның туны тузган, заманы узган инде». Яисә, икенче бер очракта, чишмәләрне саклау турындагы сөйләшүне өзеп, ул менә нәрсә ди: «Чүбек чәйнәп, май чыкмый-.
Үзенең табигатькә булган саксыз мөнәсәбәтен аклап Чурмантаев: «Урман кискәндә йомычка чәчрәми булмый» мәкален искә төшерә. Шушы ук мәкаль •Туган ягым—яшел бишек» повестенда революцион вакыйгаларны сурәтләү барышында да кулланыла Ягъни, инкыйлабнын корбансыз гына була алмауы. Әлеге повестьта геройларның эчке кичерешләрен, яшәешкә карашла-рын ачыклаган мәкаль-әйтемнәр дә очрый Мисалга, сөйгән кызының башка кешегә кияүгә бирелүен бик авыр кичергән Әхәтне автор: -Аңа хәзер ике чабата—бер кием, ике дөнья бер тиен* дип характерлый
Мәкаль һәм әйтемнәрнең кай-берләре бердәмлеккә, күмәклеккә омтылу идеясен ача Күмәк көчнең өстенлеген күрсәтергә алынганда автор «Ил төкерсә, күл була». «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». •Бары бергә—югы уртак» кебек мәкальләргә мөрәҗәгать итә.
Рифмага салынган афористик җөмләләрдә дә халыкның шигъри җанлы булуы күренә
•Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер». «Борынгыга колак сал. зиһененә кертеп кал». «Бүген бертуган, иртәгә әче суган, берсекөнгә эттән туган» һ. б.
Әнә шулай итеп, образларны, вакыйгаларны җанлы, аңлаешлы итеп күз алдына бастыруда язучыга афористик жанрлар ярдәмгә килә, үткәрергә саклап килүче азучыларыбыз «Ка зан утлары» теләгән идеяләр белән алар табигый үрелеп барып, әсәрнең әһәмиятен, тәэсир итү көчен арттыра, телгә мәхәббәт тәрбияли, укучының тапкырлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Бу нисбәттән язучы фольклорның башка жанрлары— легенда, табышмак, җырларны да уңышлы куллана.
Г Тукай үз вакытында: «Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган ин кадерле вә бәһале мирастыр... Халык җырлары—халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер», дип язган иде. Г. Бәширов та җырларны «Халыкның музыкаль талантының мәңгелек шәһитләре, онытылмас ядкарьләре» дип атый (Г. Бәширов «Бүген дә. иртәгә дә». Казан, Тат. кит. нәшр. 1974 ел), бу юнәлештә зур гына хезмәт тә калдыра, ул 1939 елда А. Шамов белән берлектә «Халык җырлары» исемле җыентык төзеп бастыра.
Үз иҗатында халык җырларын әдип төрле максатларда файдалана. Мәсәлән. «Җидегән чишмә»дә әлеге мирас геройларның күңел дөньясын, м Тук-тук тукран.
Тукылдатып утырам Тизрәк яучы жибәрмәсән Ябышып чытам, чукынган
Кичке уен барышында, аулак өйләрендә җырланган җырлар тәрбияви яктан да әһәмиятле булганнар Чөнки, кешесенә карап, мактау, көлү, чеметеп алу рухында башкарылган җырлар әхлак, хезмәт һ. б яктан тәрбияләү бурычын да үтәгәннәр.
Гомумән, җырлар Г. Бәширов әсәрләренең теленә музыкаль янгыраш бирә, моңсулык яки шаян рух өсти.
Әлбәттә, халкыбызның туи мәҗлесләре җырсыз гына узмый Үзара макташу җыры, кыз елату, кыз озату, кызнын чәчен үрү. кызга чишмә юлын күрсәтү кебек махсус җырлар, аерым йолаларны сурәтләү аша автор аларны мәңгеләштерү өчен дә зур эш башкарган.
Җырлар турында сөйләгән вакытта «-Җидегән чишмә- романының үзәген тәшкил иткән -Җидегән чишмә» җырына аерым тукталмый мөмкин түгел. -Чишмә моны ничек җыр булды ’- мәкаләсендә (-Азат хатын-. 1980.5 сан) автор әлеге шигыре турында түбәндәгечә язган иде -Минем уемча, бу жырда халыкның чишмәләргә, шулар аша табигатькә булган кайнар мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә. тирән мәгьнәле дә. монлы да булып янгырарга тиеш иде». Автор үз теләгенә иреште. Сара Садыйкова тарафыннан көй язылгач әлеге әсәр халык җырлары белән бер дәрәҗәгә күтәрелде
Жилеган чишмәләрдә жиле улак, җиле улак.
Чылтыр-чылтыр ага көмеш су Көмеш сулар ага. кошлар сайрый Шул чакларда бигрәк ямансу
«Якты талант- дигән мәкаләсендә халык шагыйре Фәнис Яруллин меңләгән кешеләрнең фикерен чагылдырып -бу талантка халык кайта-кайта. рәхмәт әйтер әле мең кабат», дип язган иде (-Якты талант».-Соң. Татарстан» 1991. 18 гыйнвар) Чыннан да, ул хаклы. Чөнки Г Бәширов һәм халык аерылгысыз. Авторның әсәрләре һәм халык иҗаты бер-берсен тулыландырып та яши Фольклор әсәрләре автор иҗатына үзенчәлекле төс, халыкчанлык бирсә, әдипнең әсәрләре халык авыз иҗатын, анын гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга ярдәм итә. Халык мирасын иҗади файдалану ахыр чиктә Г Башировны тел остасы һәм талантлы язучы итеп таныткан факторларның берсенә әверелә. Бүгенге яшь әдипләр өчен бу олуг иҗат чын мәктәп, якты үрнәк булып тора.