Логотип Казан Утлары
Поэма

Каюм коесы


I
... Шөкер, туган нигезендә бугенге көнгә кадәр Каюм Насыйриның коесы сакланган-
Якташы, мөгаллимә Гөлсинә Гайфуллина.
•Моннан соңгылар, әлбәттә.... файдаланырлар.’
Каюм Насыйри
1
Гасырларны кичеп исән калган, Исән калган Каюм коесы.
Күпме чишмә—юлын югалтканда, Адашканда—иң мул су лысы, Насыйрилар нәсел агачының Бер тылсымы булып, ядкаре, Нуры булып изге гамәлләрнең, Бер әдәбе булып, әхлагы— Исән калган кое. һәм бүген дә Тибеп тора көчле чишмәсе. Ничә килеп, күпме мәртәбәләр Сындырганнар булыр сиртмәсен...
Кискән саен үсеп чыккан кебек, Тылсым көче белән кабаттан, Изгелеккә тугры якташлары
Эльмира ШӘРИФУЛЛ И НА— шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. "Яңгыр җиле». «Гөлләр елы». -Таң чыгы» Һ.6. шигырь китаплары авторы. Казанда яши.
Сиртмә-чыгырларын яңарткан.
Яңарткан да сипләп, ипләп кенә Су алырга йөргән коедан.
Терек суы,
Гүя гыйлем суы
Агып чыга Шырдан буеннан.
2
Белем алу—кое казу, диләр, Инә белән казу—коены...
Гыйлем сөйгән Каюм бабабызның Таза булган нәсел-буыны.
Ничә гасыр яшәр гомер биреп, Казыган ул үзенең коесын: Якташлары, авыл кешеләре Шифалы су белән туенсын!
Коены да казый белеп казу, Урынын табып казу кирәктер. Гыйлем коесына корал—инә, Су коесы өчен—көрәктер.
Урынын белеп, әйе, казу кирәк. Кадере булсын дисәң коеның.
Сүз сөйләсәң, белеп сөйләү кирәк, Дөреслеген тоеп уеңның.
Ләгьнәт укып искә алмасыннар Коесының суы тәмсез, дип. Иҗатында, әйткән фикерендә Сүзе—тозсыз, уе гамьсез, дип.
Рухи кое һәм гамәли кое! Зиһене дә җиткән, көче дә. Шуңа күрә Шырдан төбәгенең Якты булгандыр, дим, киче дә!
II
•Татарларга урыс телен белу кырык беренче фарыз •
Габдерехим Утыз Имени
•Балалар укыта башлап, капка өстене вывеска куйгач, частька барып әйткәннәр Хәтта бәгъзе адә.чнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр-
Каюм Насыйри
1
ӘКИЯТТӘ әйтелмәгән сүзләр Аның йөрәгенә туплангандыр. ШУНЫҢ өчен дә ул кое казу Ниятенә, бәлки, тукталгандыр.
Килер көнгә тоташтырыр өчен Бүгенгесен,
Үткән заманнарны.
Яхшылыкны өстен итү өчен. Фаш кылырга теләп яманнарны Язган Каюм. Каршы чыгар аңа Бәндәләрнең фәкать абынганы... Балаларны тәрәккыйга илтү— Йөрәгендә дөрләп кабынганы.
Эмма шушы изге башлангычның Тәмамланган ахыры шактый моңсу. Мөгаллимлек эшен ташлатканнар. Татарга, дип, урыс теле ничу...
Укытырга урын таба алмый Бәргәләнеп йөргәч Казанында, «Куарга», дип, бәгъзе адәмнәрне Хөкем чыгаргачтын азагында, Тулысынча фәнгә кереп чумган, Язучылык булган бер шөгыле. Татарымны аңлы, тәрбияле Итү һаман барлык уй-фигыле.
Зарурлыгын телләр өйрәнүнең Аңлатмакчы булып, кылып ният— Әкиятләр хәтта әйтмәгәнне Сүз башлаган—әйтергә дип, теләп.
Коега төкермәгез! Ризыктан олы калып, Туенып сикермәгез.
Туенып сикермәгез. Ширбәт сораган чагында Ачуташ эчермәгез.
Ачуташ эчермәгез: Уеннан уймак чыгарып, Кайгылар китермәгез. Кайгылар китермәгез, һәр милләтнең үз тамыры Телемне үтермәгез!
Телемне үтермәгез. Минутлык хискә алданып, Шатлыктан исермәгез...
Шатлыктан исермәгез. Соңыннан суын эчәрсез— Коега төкермәгез!
III
•_ Гарәптән татарга әйләнцдә— Насыйри бездә беренче кискен революционер булды-
Галимжан Ибраһимов
Без—татарлар Телебез—татар теле!--
Каюм Насыйри
1
«Без татарлар, телебез—татар теле, Бүтән телдән бер дә ким түгел!» — Кискен булган галим. Кайчак, юкса К үзледә дә сукыр ул күңел.
«Яратмыйлар мине, милләтемне— Татар милләте, дип атасам...» (Мыскыл итеп, сүгеп җибәргәннәр Бер-бер җирдә чыгыш ясаса.)
«Урам теле, имеш, ломовойлар— Әдәбият, фәнгә сәләтсез...» — Шундыйларга каршы чыккан ечен Насыйрига ярлык—«әдәпсез».
Әдәп саклап, ай-һай. күп яшәдек. Телдән чак-чак колак какмадык. Беркемнән дә гаеп эзләмәдек. Беркемгә дә яла якмадык.
Хәтер калдырудан курыктыкмы. Куштанлану булды микән соң? Миңгерәтер өчен татар башын Акыл саттылармы төштән соң?..
Ни булса да булган, телгә каршы Әшәке бер көрәш барганда Исән калган телем—Каюм кебек Фидаилар сөрән салганга.
Исән калган.
«Телебез—татар теле. Мөстәкыйль һәм төзек, камил тел!» II без, татар, үзебез утырганга, Утыртканга балта чаптык гел...
2
... Туган тел бер генә була, Ул минем бөек телем!
Үзем белән бергә шыткан Иң асыл, шиңмәс гөлем.
Минем өчен шиңдермичә Саклаган Каюмнары.
Махсус кое казыгандыр Сугарырга ул аны!..
IV
■Береңнең дә. бу хәтле кңп җырлар һәм мәкальләр тапшырганы юк иде Насыйров әфәнде тарафыннан тапшырылган бу материаллар аның халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итәләр •
Николай Катанов
■Татар теленә хезмәтче булыйм дип. утыз биш ел уздырдым- Никадәр тырышсам, шул кадәр җәфа чиктем _•
Каюм Насыйри
1
Тамырлары - Болгар дәверендә.
Укымышлы ата баласы...
Габделкаюм Әл Болгари, диеп.
Санап киткән җиде бабасын.
Нәселен дә,
Тарихын да белгән, Мирас җыйган эзләп, бөртекләп. Туган ягы Зөя өязенең Шәҗәрәсен сызган җентекләп.
Гореф-гадәт, йола-кануннарның Туган төбәктәге төрләрен
Теркәп куйган, туар яшь буыннар Төшенерлек итеп серләрен.
«Кырык вәзир», «Әбугалиснна» — Зур кыйммәткә ия эшләрне Тәрҗемәләп милләтенә биргән, Шәрехләгән кирәк төшләрен.
Иҗатының нинди тармагы юк: Җәгьрәфия дисәң... тәрбия.1 Татарның ул—Ломоносовы, дип, Чит милләтләр хәтта баш ия!
Матбугаты, һич хәбәре булмый Яшәгән һәм торган заманда. Чирек гасыр өстәл календаре Чыгаручы—Каюм һаман да!
Туган телем—«Татар телебезнең Аңлатмалы сүзлек» китабын, Иң беренче булып кем төзегән?— Таудай хезмәт ләса ул тагын
... Санап кына бетерерлек түгел Каюм бабабызның хезмәте.
Без белгәне—диңгездән бер тамчы, Бер тамчының меңдер хикмәте!
2
Әй, минем газиз халкым син, Әй, минем моңлы илем!
Сине зурлыйм, олылыйм, дип, Яшәлде һәрбер көнем.
Әй, минем газиз милләтем, Әй, минем шанлы җирем. Батырлыгыңны сөйлим дип, Шул җиргә тамды тирем.
Әй. минем газиз якларым. Сыйлы сагышлы түрем. Даһилыгыңны дауладым. Мәһәргә—ләхет-гүрем.
Әй, минем газиз кавемем— Югары Шырдан буе. һәйкәл булсын эшләремә,— Калдырам сезгә кое!
'«Китап әт-тәрбия» күздә тотыла. Автор.
v
• Лллаһы Тәгалә бик куп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркаюсы адәмнәрдер _ ул пәйгамбәрләр кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә әндәмешләрдер-
Гыйбадәт Исламия
•Ят хәбәр юк Ләкин халык бик ябык Зарлан.чаган кеше юк-
Каюм Насыйри
1
Сабыйларны сөендермәк эштән
Сәгадәтле, садә, җанына
Ләззәт илә ял. ямь алгандыр ул.
Дәрман йөгергәндер канына.
Авылына кайтып, сабан туе
Ясаган бит бала-чагага.
Көч сынаткан, аркан тартыштырган, Алып чыгып иркен далага.
Тезеп бастырган да яшь буенча
Аннан йөгерергә боерган.
Юмарт бабалары тирәсенә
Бала-чага ел да җыелган.
Алдан килгәннәргә бүләк биргән.
Арттагы да нәүмиз калмаган.
Кызыл билле тәмле прәникне Бала калмагандыр алмаган.
Бәгьзеләргә. сәер тоелгандыр,
Көлке тоелгандыр кылганы.
Сабан туе ясап, балаларга. Өләшкән ич бөтен булганын.
Кубыз чирткән, курай уйнаган ул. Еллар ябык диеп тормаган.
Сабыйларның күңел кылларына Йомгак-йомгак гыйлем чорнаган.
Балаларның шат авазы сеңгән
Шырдан буендагы аланга.
Тирбәткән ул барча кыз-угылны «Эт-тәрбня» дигән таганда.
2
һөнәрле бул. углан,
һөнәр үзе—
Чикләнмәгән дәүләт, дигәндер.
Нәфесеңне тыю. сабыр итү.
Шөкер кылу кыйммәт, дигәндер.
Тән пакьле! е. җан сафлыгы өчен
Хәрәкәт һәм гакыл кирәктер.
Башы уйсыз, җаны сыйсыз бәндә
Кеше түгел, шәүлә, өрәктер...
■Әллә ниләр курер иде халык Чорлар шундый кара чагында. Кулларыннан алып яктылыкка Сөйрәмәсә -сукыр- Каюмнар.-
Зөлфәт.
•Урыс укучысын татар хикәяләре.
. шуларга бәйләнештә туган ырымнары. . . гореф-гадәтләре белән таныштырырга телим--
Каюм Насыйри.
1
Кое, кое.
Серле, сихри кое, Чишмәсенә бер күз салыгыз. Кое төпләренә җиткәч. Каюм
Хәбәр биргән: «Тартып алыгыз!»
Сиртмә бавын төшерегез, әйдә, Байлыгымны сезгә озатам.
Якты дөнья күрсен хезмәтләрем— Кылган эшем белән мин кайтам...
... Ишетмәгән гүя адәми зат Кое эченнән килгән аһәңне.
Олылардан узып, күкрәк сугып. Бәхәсләшмә җиңмәк дәрт белән. Кунак җыйсаң—ашлы табак китер, Туйдырма сүз, коры гәп белән.
Үкенә бел ялгышларың өчен.
Усал белән тапма, бүлешмә. Дус-туганны бик еш борчыма да, Онытырлык сирәк күрешмә.
... Әй угланым.
Күп нәсыйхәт бирх Әйткәнемне сеңдер Сәламәт уй, дөрес Кеше булып өлгер
3
Балаларның балалыгы йогып, Сабыйлыгы йогып, сафлыгы— Үз сыеңда, үз көчеңдә үткән Юмарт бабабызның картлыгы.
Телдән телгә йөргән хатирәләр Халык күңелендә саклана. Милләтеңә ихлас хезмәт итү— Гасырларны үтеп хаклана.
Хәер-фатнхалы сүзкәйләрнең Ел тузаны җуймый егәрен.
VI
|ем, буеңа.
гамәл кылыр туеңа!
Дәверләрне кире кайтардык та Үзебезгә алдык кирәген.
Ерагайган саен якыная Насыйриның олуг кыйммәте. Булгандыр ул, бәлки, бер варисы. Соңгы пәйгамбәрнең өммәте.
Мәгърифәтче Каюм коесыннан Тустаганлап алам уй-фикер. Иманлы сүз кайтты тәрбиягә, «Эт тәрбия» кайтты, мең шөкер!
Сиртмә бавын кисеп ыргытканнар— Күтәрмичә тор. дип. бәһаңне...
Киссәләр дә. какса-типсәләр дә Чигенмәгән Каюм, нык торган. Туган телем яшәп калсын өчен Яратылган гали зат булган!
2
Тормыш серле... Галим—гали затлар Күз нурларын түгә, тир түгә.
Зыялыга күп чак зиндан тия. Талантлыга бик тиз көн сүнә.
Чын талантлар, никтер, сәер була, Артык нечкә була күңеле.
Гайбәт өчен һәрчак җирлек туа.
Эше. сүзе кала күмелеп.
Бүген белән бетми әмма тормыш.
Җир әйләнә, дөнья—куласа.
Күп нәрсәне аңлый алмас идек. Көчле җаннар җиргә тумаса.
Нәкъ шундыйлар милләт дәрәҗәсен. Милләт данын өскә күтәргән.
Татар халкы эшчән, мәгърифәтле. Зур халык дип фикер үткәргән.
Талантлар күп татар милләтендә. Данга төреп өскә чөярлек.
Тик бер нәрсә юлны яба безнең: Җитми, кайчак дуслык, бердәмлек...
Кара еллар аркылыга сөргән.
Буйга ярган халык хәтерен.
Югалтканнар.
Махсус югалтканнар Бөекләрнең эзен... каберен.
Югалтканнар: шулай кирәк булган. Кулай булган шулай кемгәдер. Татардагы iазап—тоташ сыктау. Милләт «базары»нда кимгәдер...
Түбәнсетер өчен «гаепъләр күп: Сукыр әнә Насыйр Каюмы. Нинди гыйлем, имеш, бирә алсын. Безнең кебек туны каюлы...
Каян килеп даһи шәхес бирсен Кен-кечкенә Шырдан авылы?..
һәрчак шулай каз кадәрле булып. Күренә тик күрше тавыгы.
3
Пәйгамбәрлек йөген тартыр шәхесләре Туа торган татар халкының.
Кадер күрми яшәп үлә торган— «Төштән сон» ич татар акылы...
Үтертелгән Әҗәл-киллер белән, Үз милләте башын ашаган...
Бушбугазга дөнья иркенәйгән, Талантсызга урын бушаган.
Шулай булган элек, хәзер шулай, Тагын нинди газап татырмын?..
Тик, кабаттан гомер бирсә Ходай, Татар булып Җиргә кайтырмын!
VII
•К. Насыйриның тормыш авырлыгын гәүдәләндергән. акыл һәм әхлак темасына багышланган кайбер хикәяләре генә укучыга тәкъдим ителде әле. Бу исә. диңгездән бер тамчы...*
Якташы, галиме Резеда Ганиева
•Ни өчен башка йорт халкына ялынабыз? Ни өчен башка йорттан килгән даруларга мохтаҗ булабыз? Кайчан ки, үз җиребездә дәвага яраклы үсемлекләрнең һәммәсе бардыр *
Каюм Насыйри
1
Әллә инде Рәсәй кечерәйгән, Әллә биегәйгән Шырдан тавы? Колакларда изге дастан кебек, Кое чишмәсенец сулкылдавы.
Кайтавазлар сеңгән тирәнлекнең Саф суына серләр манчылган күк. Чирткән Каюм кое ниргәсенә— Хакыйкатькә юллар ачылган күк.
Әкиятләр хәтта әйтмәгәнне Әйткән галим туар баласына. Кое төпләреннән күтәрелеп Чыгып баскан белем даласына.
Җиде юл чатында житмеш һөнәр— Әле уңга, әле сулга илтер.
Каюм бабабызның салган эзе Мәгърифәткә—фәкать нурга илтер, Иң якты юл гыйлем тарафына— Су эчкәндәй белем эчәрсең, ди. Мәгънәсен тойсаң хак фикернең Тәрбияле булып үсәрсең, ди.
Бер юл китәр урман арасына: Балта тотсаң, оста итәрмен, ди. Кубыз-курай ясау серләренә Өйрәтмәккә сине көтәрмен, ди.
Бер юл китәр тугай-болыннарга Үләннәрнең серен чишәрмен, ди. Мине җыеп, белеп куллансагыз. Шифа булып сезгә күчәрмен, ди.
Тик йөрмәгез кеше тупсасында. Хәер эстәү матур шөгыль түгел. Туган Җирен сөеп сихәтләнсен, һәм хушлану алсын һәрбер күңел!
2
Алдап булмый икән Табигатьне. Үзенекен итә Җир-Җиһан.
Без генә ул, ялган белән бизәп, Кызыл сүздән көттек җыр-нлһам.
Ә Табигать гадел! Юк кодасы. Кодагые, килен-кияве...
Даһиларны үзе сайлап ала. һәм бәяли биреп тиярен. Гыйбрәт алсын, гыйбадәтен кылсын. Шифалы су белән туенсын. Диеп гүя. ике гасыр буе Яшәтә ул Каюм коесын.
Яшәтә ул, җыры үлмәсен дип. Җире иңмәсен, дип. татарның. Исбатлый күк Каюмнары белән Бөеклеген илнең. Ватанның!
Урау юллар, гасырга тиң еллар Кайтавазлар булып эндәшә. Инә белән казылса тик. кое—
Каюм коесына тиңләшә.
... Су бирегез, кирәк бер йотым су... Кайчагында җитә оер тамчы.
И Туган җир! Каюм коесында Шул' бер тамчы саф су булсаммы!
1997