Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙТЫП КИЛӘМ


Болгарым бар
Идел белән диңгез кавышкан ил. Ак кораблар йөзеп үткәли.
Тарих ташлап киткән изге җирләр Кемгә рәнҗи, кемгә үпкәли?
Идел белән хыял тоташкан ил! Ничек карыйм синең күзеңә? Чиркәү нигезендә ташлар елый. Җаннар иңри, йөрәк өзелә.
Чал тарихның күптер ятимнәре. Үксезе дә бардыр, толы да. Олыласа халык үз үткәнен. Тарихы да мең кат олылар.
Идел белән тарих тоташкан ил. Диңгез белән хыял кавышкан. Башын янә күккә чөйсен халкым «Болгарың бар!» дигән тавыштан. «Болгарым бар!»—дигән тавыштан!
Сайлау туйда
Сайлау туе булды, сабан туе. Мәйданнарда бәйге гөрләде. Нинди генә ярыш төрләрендә Сынашмады илнең ирләре.
Сабан туйда төрле хәлләр була. Күңелле дә, кайчак хәтәр дә. Минем менә соңгы сабан туйның Бер мизгеле чыкмый хәтердән:
Бил алышты егет. Ак сөлгедә Маңгай тире калды. Дан булып.
Көрәш дәрте янган яшь батырга Олы агай чыкты. Сан булып.
Өстән казый бармак янап торгач Егет бераз каушап сыгылды. Шуны гына көткән олы агай Аяк чалды. Егет егылды.
Шау-гөр килде халык. Сайлау туйда Каян килә шундый адәмнәр? Бер ходаем, сакла егылудан. Бер ходаем, сакла хәрамнән!
Сезнең якта
Сезнең якта алсу шәфәкъ күрсәм. Әллә ниләр уйлап сискәнәм.
Яна, яна. яна. яна төсле.
Минем йөрәк кебек бар галәм.
Сезнең якта күксел томан булса, Моңланасын, димәк, сизенәм. Сызлый, сыкрый, өзгәләнә күңел: Онытып булмый икән тиз генә!
Сезнең якта давыл, кара болыт.
Яшен кисә, кисә йөрәкне.
/\һ, мәхәббәт! Ай-Һай. ялгыз яну
Озеп карый икән үзәкне.
Биреп карый икән кирәкне!
Сезнең якта алсу шәфәкь күрсәм. Әллә ниләр уйлап сискәнәм.
Яна, яна. яна, яна төсле
Минем йөрәк кебек бар галәм...
Син Сөю бугай
Яңа өйгә күчкәч
Догасыздыр бу йорт.
Гөлләр корый!
Күзгә күренеп шиңә
Яңасы.
Тозлы учта
Тыпырчына кебек
Ташлап киткән өйнең
Ярасы.
Монда да бит
Тәрәзәмә сарыла
Манарадан Корьән сүзләре
Нигә шиңә гөлләр?
Иске өйнең
Ябылгандай моңсу күзләре.
Күп катлы ой.
Гөлләр үсми хәтта.
Күңелләр дә авыр берегә.
Җитми инде
Үзең төзегән йортта Тагу гына гомер сөрүгә.
Карашларың бигрәк серле. Син үзең Сөю бугай!
Синнән көнләшәдер хәтта Күк йөзендә тулган Ай.
Табигать тә сине көткән. Каеннар Сине дәшә!
Яз белән янәшә шул Син. Сөю белән янәшә.
Сине сагынып -җырлый бугай Болында дәртле тургай. Карашларын бигрәк серле. Син үзең Сөю бугай...