КАДЕРЛЕ ЯКТЫЛЫКЛАР
Әхсән Фәтхетдинов,
Татарстанның халык рәссамы. Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты
күренми торган йә яктылык, йә караң-гылык булып кына тоелалар. Шул яктылык һәм караңгылыклар синең эчеңдә гомер буе яшиләр, томанлы шатлык-кайгылар, уйланулар тудыралар. Бәлки, шул яктылыклар. сиздермичә генә, кеше юлына нур сибәләрдер, иҗатына, яшәү рәвешенә мәгънә-.максат бирәләрдер Кадерле, бик тә кадерле ул яктылыклар! Акыл белән ачыклаганда аларның кайсылары әти- әнидән. туганнардандыр, кайсылары авыл янындагы урман-кырлардан, балачак атларыннандыр. укылган китаплардан, ниндидер сокланулардандыр дип уйлыйсың. Әле хәзер дә. кайдан гына килмәсен, кеше-ләрдәнме, күктәнме, табигатьтәнме, яктылыкларны хөрмәтлим, бәясен белом.
Сәяхәткә чыгыйм әле шул якты-лыкларның берсенә. Мәктәпкә кергәнче үк, кайда нинди язу күрсәм, шуны укый идем, ә соңрак авыздагы бөтен китапларны укып бетергәнмендер Шулар арасында -Совет әдәбияты» журналын уку истә калган Нинди әсәрләр, авторларны укыганмындыр. хәтерләмим, әле ул чакта язылганнарга зиһенем дә җитмәгәндер Шигырь- поэмалар ошагандыр миңа, ә нигәдер тәнкыйть бүлеген дә яратып укый идем Эләктергәндер үзенә ул журналлар, йоклап яткан күзәнәкләремне уяткандыр, менә шуның өчен дә балачагымның сүнмәс яктылыгы булып калганнардыр алар
Журнал белән бәйләнгән бер мизгел бөтен детальләре белән истә калган Ниндидер бер китапны укып, эчтән генә, андагы ошап бетмәгән җирләрен билгеләп үткән идем Җәйнең бер көнендә авылыбызның яраткан укытучысы Ләлә апаларга Кләүле станциясеннән кунакка килгән, миннән бер яшькә олы Марс белән чикләвек җыеп йөргәндә, аңа китап турында сөйләп, җитешсезлекләрен дә әйттем Берничә көннән соң нәкъ шу i китапны ана - лизлаган «Совет әдәбияты» кулыма эләкте Автор башка җитешсезлекләре арасында, миңа ошамаган җирләренә дә тукталып. кайбер фикерләремне раслаган булып чыкты Йөгердем Марска, мәкаләне янып-кызып әйткәннәремә туры килгән урыннарын кабат-кабат укыдым Әтәч-ләнгәнмендер. мактанганмындыр да әле Хәзер дә шаккатам, каян килгән ул. бию башың белән. Коръән дип саналган китапны тәнкыйтьләү
Үз иҗатымның иң мөһим чыганак-ларының берсе итеп үзанализны саныйм Мин—аның баласы Әллә ни сәнгать мәк тәбен үтмичә, үз-үземә каты таләпчәнлек куеп, тырышып-тырмашып, уз иҗатым белән башкаларныкын да анализлап, нәрсәгәдер ирешелде Бәлки, менә шул » Совет әдәбияты» белән очрашу мизгелләрендә. андагы тәнкыйть мәкаләләрен укудан тугандыр да ул үз-үзеңне анализлау, ә соңрак бу дөньяның ак та. кара да. акыллы да. акылсыз да икәнен аңлау
Бу табигыйдер. кеше олыгайган саен үткән-нәрне искә төшерә, са-гына. шулардан ниләр-дер эзли. Кайчак таба, кайчак, күпме генә җә-фаланса да, онытыл-ганнарның очына чыга алмый. Алар формасы, исеме билгесез, иге-чиге
Ул журналларның елларын. саннарын да белмим инде. Бары тик тештән соңгы кояшлы җәйге кон. кесәдәге чикләвекләремнең. агач башыннан егылып төшкәч, түгелүләре, аларны озак кына җыюым һәм балачак дустым Марс кына истә калганнар Иҗатлы һәм иҗатсыз елларымда, кайнар бәхәсләр эчендә, күпме генә «чикләвекләрем» түгелмәгәндер, көюләрем әрәмгә китмәгәндер, ә хәзер инде, аңыма килгәндәй. эссе кояш, кар-яңгыр астындамы, көндез-төнләме «түгелгән чикләвекләремне» җыям, югалганнарын да барлыйм төсле. Менә шулай булды хәзерге «Казан утлары»ның элгәреге «Совет әдәбияты» белән балачакта очрашуның сагышлы бер мизгеле һәм аның күңелемдә тамгалануы
Язмыш мине озак елларга (уналты еллар чамасы) «Советәдәбияты»ннан аерды. Әйе. шулай булды, шулай туры килде, кызганычка каршы. Ул чорларда рус телен белү бик кирәк иде Камышлы педучилищесына кергәч, берәү бәлки, яхшылык теләптер, татарча китапларны укымаска кушты Бернәрсә аңламасам да. русчаны укырга тотындым Махсус рәвештә сүзләрдә басымнары күрсәтелгән китапларның берсе Фадеевның «Разгромы» булды. Өч мәртәбә кычкырып укып чыктым, аңламадым, хәзер дә аның эчтәлеген белмим. Яхшы әсәр дисәләр дә аны яңадан укыйсым килми, чөнки, ул мине ана телемнән аеруның бер тамгасы булызл калды. Әйе. моңарга ул китап түгел, ә дәүләт үзе гаепле иде Соңыннан рус. украин, казакъ балаларын русча укытып, армиядә хезмәт итеп. Түбән Тагил пединститутын бетереп, шунда ук өч ел дәресләр биреп, русчага да өйрәндем Ләкин, ана телем зәгыйфьләнгән, сүз байлыгы саеккан, нечкәлекләре, матур сүзләре онытылган иде инде
1969 елны Татарстанга. Түбән Камага кайткач, ана теленең рухың өчен кирәклеген. аны сагынганлыгымны аңладым Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова. Фәридә Кудашеваларны тыңлагач. «Г&1җамал»ны. «Кара урман»ны. «Ай. былбылым»ны. «Каз канат ы»н. «Киек казлар»ны» ишеткәч, яңадан туган кебек булдым. Яңа ел башыннан «Казан утлары»на язылдым, алда әйтелгән яктылыгым белән кабат очраштың. исәнләштем һәм хәзерге көнгә кадәр аерылмадым Альбом-китап чыгару мәшәкатьләре аркасында ике ел языла аямасам да. киосклардан, редакциядән алып барыбер укыдым Беренче вакытларда абынга- ласам да. хәзер инде йөгертеп укыйм, йотам «Казан утлары» икенче мәртәбә ана теленә кайтуда укытучың булды, шул елларда журнал мине күпме роман-хикә- яләр. поэма-шигырьләр, тарихи материаллар. үзем яраткан тәнкыйть мәкаләләре, кеше язмышлары аша үткәрде.
Хатын-кыз торышы, тәртибе белән баланы эчендә чагында ук тәрбияли башлый икән, ә тугач аны имезә, киендерә, сөйләргә өйрәтә. Уз шуны берөзлексез эшли. тыныч кына кешелекне дәвам иттерә, аның өчен орден-медальләр дә сорамый Бу—табигый. «Казан утлары» да шуңа охшаган кешеләрне ана теле белән имезә, халкыбызның талантлы балаларының иҗатлары, уй- фикерләре белән таныштыра, тарихына чыгып, аны саклый. үстерә. Ул да моны шау- шусыз тыныч кына эшли, бүләкләр дә сорамый, бары тик. укысыннар гына. Бу да—нәкъ табигатьтән
«Казан утлары» н укучы рәссам буларак. тагын бер очрашуга тукталам Әле яңа гына Мәскәүдән укып кайткан татар фамилияле берәү киңәш сораган иде. янәсе милли рәссам буласы килә. Аның татар тарихын сай белгәнен үзем сизгәч, җырларын тыңларга, соңгы вакытта чыккан күп санлы яңа материалларны. «Казан утлары»н укырга кирәклеген һәм берничә еллардан соң милли рәссам булу мөмкинлеген әйткәч, ул үзенең ашыкканын. бүген үк нәтиҗәләргә ирешү теләген белдерде Соңыннан татар түбәтәеннән уза алмады шике.ие Тышкы яктан шулай ул, башка түбәтәй киелә. ләкин бит милләтнең серле эче. моңы була, аны инде тоярга кирәк Рәсем ясый алу гына мәсьәләне чишә алмый шул.
Мин кайчак Мәскәү һәм Петербург сәнгать мәктәпләрен милли рәссамнарны үстермәүдә, адаштыруда гаеплим (кайбе- рәүләргә кагылмаса да), чөнки алар татар рухи дөньясын оныттыралар Техник яктан көчле булсалар да (у. t да бик кирәк), кайбер матур фикергә чыксалар да алар татар менталитетыннан ерагаялар Мин анда укучы татар балаларына, башка чаралар арасында, «Казан утлары»н мәҗбүри укуны программага кертергә
тәкъдим итәр идем, ләкин бу хыял гына шул. Кайберәүләрдә сорау да туарга мөмкин—кирәкме соң ул милли сәнгать һәм әдәбият ? Дөнья—төрлелеге белән матур ул. Мини сәнгать һәм әдәбият бөтендөнья сәнгате һәм әдәбиятының бер төре, бер кирпече. үгзенә генә хас бу. зган бер бизәге Лаи бик кирәклесе Төрлелек-яшәешнең бик мөһим бер этәргече Бөтендөнья сәнгате һәм әдәбияты—нәкъ менә шул төрлелек-ләрнең суммасы була да инде. у. i at/ә кайда, еракта түгел, ә үзебезнең эчебездә һәм
якын яныбызда яши. Әллә «Казан утла- ры»нда чыккан асарлар арасында бөтендөнья өчен кирак.1е.1аре юктырмы ? Аларны күрә һәм таба белергә генә кирәк. Димәк, татарлык—тарлык түгел ул. ә бары тик уз эчендә генә калырга түге.1, ә тирә- якны, ерактагыларын да. бөтен дөньяны белергә кирәк. Шулчакта гына үз-үзецне, халкыңны. моңыңны ихтирам итә аласың. Менә шулайдыр ул Зур Иҗатның тууы, милли сәнгать һәм әдәбиятның да чәчәк атуы.
Бер генә мисал. Мең еллардан артык сакланган татар Сабантуе тарлык эчендә калмыйча, татарга гына хас булган эле- мент-бизәкләре. эчтәлекләре белән кереп, башка халыкларның да бәйрәменә әйләнә. Без барыбыз да—бүгенге көннәрдә шуның тере шаһитлары Мәҗүсилек чорыннан бирле үзен саклый алган Шүрәленең дә язмышы шул айрак Димәк татар сәнгате һәм әдәбияты да шулай була ала.'
Хәзерге көннәрдә татарны бүлгәләргә теләгән, теленә, алфавитына бәйләнгән, аның башын катырган чорда. «Казан утларымның роле тагын да артырга тиеш—моны табигать үзе, дөньяның матурлыгы булган төрлелек тә, яшәргә хакы булган татарлык та таләп итә. Бу урында журналның киләчәк язмышы турында тагын бер мәртәбә уйлап. язучы- шагыйрьләрнең язмышына чыгам Хәреф, сүз. җөмләләрне, хикәя-романнарны, нинди генә мәгънәле. эчтәлек /е. фикерле булсалар да. базарларда сатып булмый Ул рухи байлыкның урыннары базалар бакчасында, мәктәпләрдә, уку йортларында, гаилә һәм китапханә киштәләрендә булырга тиеш Азмы-күпме материаль яктан ярдәм итәрлек акчалы кешеләр, җитәкчеләр арасында сәнгать һәм әдәбиятны төпле һәм тирән аңлаучылар бик аз шул. Бу инде начар гына түге/, ә ничектер куркыныч та.
Татарлыкны бетерү Мәскәүдән килә дибез, бу шулайдыр, әллә милләт эчендәге байтак кына, күпмедер дәрәҗәдә татар язмышын чишә алырлык кешеләрнең, чын сәнгать һәм әдәбияттан, рухи, әхлакый дөньядан ерагаюы аларның интеллектуаль дәрәҗәсенең сай булуы, баеп-череп яту-лары. үзебезне-үзебез ашап бетерүгә китермәс микән ? Тарихны четереклән бетермәсәм дә уйлыйм кайчак, татар дәүләтенең бетүенә күп еллар элек, шушылар ук сәбәп булмады микән ? Дөрес, аерым шәхесләр аркасында, соңгы елларда татар менталитеты интеллектуаль көченең зурлыгын күрсәтте, әмма бит аның әле уйланырлык киләчәге дә бар Табигатькә генә ышаныч кала, ир-ат белән хатын- кызны чамасы белән бер ук санда яраткан кебек, талантларны да ул тудырачак, ләкин алар реаль тормышка чыгып югалмаслармы, чәчәк атарлармы, бөртек ләнерләрме. башка акчалы шөгыльләргә күчмәсләрме. Киләчәктә. әле бүгенге көндә дә. «Казан утлары»нда энҗе-мәрҗәннәрнең булуы алардан тора бит
Тагын бер нәрсә мине борчый Үзем яши торган, халкы 200меңнән артык (яртысы татарлар) Түбән Камада журналны берничә кеше генә ала. Моның сәбәбен аңла - ту үзе бер зур язма булыр иде. ләкин бу юл ы аңарга тукталмыйм, ә бары тик күңелсез фактны әйтеп кенә үтәм.
1999 елның 6 нчы санында минем турында Равил Фәйзуллинның «Нарасый Хәким» дигән күләмле мәкаләсе. тышлы гында «Сугыш елларының атлары», тагын бер тышлыкта «Тыкрык иясе» дигән әсәрләрем басылган иде—болар барысы да минем шатлыгым һәм горурлыгым. Моның өчен журналга бик рәхмәтлемен.
Юбилей көннәрендә журналның баш мөхәррире, иҗатларыбыз тоташкан шагыйрь Равил Файзуллин турында да әйтәсем килә. Ул йөкне тарта белүче. эшне ахырына кадәр җиткерүче, журналның реаль хәлен тирән аңлаучы дип әйтер идем Шулай ук барлык мөхәррирләрне, гамәли хезмәткәрләрне дә юбилей белән котлыйм, эшләрендә уңышлар телим.
Рәссам буларак, язучы-шагыйрьләрдэн ак көнләшәм дә. чөнки аларның иҗатлары «Казан утлары»нда тикшерелә, өйрәнелә тәнкыйтьләнә, һәрчак игътибар эчендә яши. ә инде безнең уз журналыбыз булмагач, тирән анализлар бик эләкми шул
Миңа калса, рәссам буларак, күп еллар укылган журналлар, барлык материаллары белән бергә кушылып айлы-кояшлы, куп- йолдызлы галәм—тап/ар дөньясы булып күренә һәм бер зур калын «Казан утлары» дигән китапка әверелә Галәмдәге йолдызларга карыйсың да. кайсылары кайчандыр укылган матур бер җөмлә, шигъри юшар
булып күренә, автор—әсәрләрне искә төшерә дә. серле генә сискәндереп куя. Жир өстендә шундый зур татар дөньясының барлыгын тоеп, якты өмет эчендә каласың Аны тою. аерым итеп ярату, бөтендөньяны аңлауга да киртә булып тора алмый бит Әлегә « Казан утлары» укыйм Барысы белән дә ул—минем журналым Хәзерге көндә киштә, өстәлләремдә өелеп ятканнарыныкы белән балачактагы яктылыклар бергә тоташалар, татар моңы булып яңгырыйлар эчемдә. А/ap серле дә. изге дә. иҗатым өчен файдалы да.