Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ПАР


өннәрдән бер көнне, алмагачлар туй күлмәге кигән кәләштәй балкып утырганда, сандугачлар һәр ботакка кунып мәхәббәт җыры җырлаганда. Минсылу исемле тузганак башлы кыз көзгегә карады. Карады да җилләрдә җилфердәп чияләнеп беткән чәчләрен тарарга тотынды. Тарап жибәргәч чәчләр болыттай кабарды. Аларның йомшак кагылуы муенны, яңакларны иркәләде. Кызга рәхәт булып китте. Ул, булгач булсын инде дигәндәй, кием шкафыннан алып, сылу тәненә сыланып торган ап-ак күлмәген киде. Аякларына яңа туфлилар дә киеп жибәргәч, Миңсылуыбыз бакчадагы алмагачка охшап китте. Мондый матурлыкны өйдә яшереп яткыру гөнаһ икәнлеген күнеле белән сизенгән кыз, чәч төпләренә тәмле хушбуй тидергәләп урамга атылды. Гажәп хәл. бүген һичкайчан булмагандай, ата казлар юаш. хулиган малайлар ягымлы, жилләр йомшак иде. Урамга чыгуга ук кызның тузган чәчләреннән жилләр сыйпады, битләреннән кояш үпте.
Туры килүен әйт әле: нәкъ шул көнне үзенең кәкре аякларын каплар өчен киң балаклы яңа чалбарын киеп юеш танаулы, йомры башлы Минтимер дә урамга чыкты. Чыгу белән күзенә алмагач кебек ак күлмәкле кыз чалынды, —һәй,—диде ул,—урамга алмагач үскән дисәм, син икәнсең. Бу сүзләрдән тузганак чәчле кызның йөзенә ялкын йөгерде.
—Мин шул,—диде ул.—Ә син кем дип белдең?
—Кунак кызыдыр дип уйлаган идем,—диде Минтимер, кояшта янган битенең кызыша башлавын сизеп.
-Нигә?
— Безнең авылда мондый чибәр нәмәрсәләр үсмидер дип йөри идем.
Кыз тузганактай чәчләрен артка җибәреп, башын чөеп куйды. Бу минутта ул үзен жирнең иң гүзәл бер заты итеп тойды. Йөрәк тибеше икеләтә- өчләтә ешайды, тамырларда кан агышы кызуланды, күңеле диңгездәй дулкынланды. Ниндидер хисләр пәрдәсе аша карагангамы, каршында басып торучы кәкре аяклы, юеш борынлы малай күршеләрендәге Минтимер булып түгел, жиде диңгез кичеп, биек-биек Каф тауларын үтеп килгән бер баһадир булып күренде. Ул зәп-зәңгәр күзләрен тутырып Минтимергә карады да;
—һы. безнең авылда да күзле кешеләр бар икән,—диде.
—Күзем әле генә ачылды,—диде Минтимер югалып калмыйча.
Кыз: «Минеке дә!»—дияргә уйлаган иде, үзенең шыксыз үрдәк бәбкәсеннән гүзәл аккошка әверелүен тоеп, әйтмичә калды.
Язның исерткеч һавасы тәэсир иттеме, алар җитәкләшеп су буена төшеп киттеләр. Яр башына басып, бөтерелеп-бөтерелеп аккан суны, бер-берләрен куышып йөгерешкән дулкыннарны карап утырдылар. Шул чагында, һич көтмәгәндә, офыклар артыннан кулъяулык кадәр генә болыт килеп чыкты да чиләкләп яңгыр яварга тотынды.
—Ай күлмәгем, ай туфлиләрем!—диде кыз бик нык хафаланып.
Минсылуның күлмәге һәм туфлиләре өчен борчылуы Минтимер күңеленә хуш килде. «Әйбер кадерен белә!»—дип беркетеп куйды ул. һәм:
—Туфлиләренне пычраттырмабыз.—диде ышанычлы итең, аннары кызны
К
күгәреп алды —Ә күлмәгеңне үтүкләрсең. Синен күлмәк кенә түгел минем дә чалбар пычрана әле монда.
Өйгә кайтып житкәнче кызны кулыннан төшермәде ул
Икенче көнне алар кабат очраштылар. Кызнын өстендә һәрвакыт киеп йөри торган чуар күлмәк, аякларында резин галошлар иде.
— Нигә ак күлмәгеңне кимәдең?—диде Минтимер —Аягында да галошлар
—Янгыр явып пычратса?
—Әйе шул. Менә мин дә иске чалбардан чыктым. Теге көнне балаклары пычранып беткән иде. Чистартып жаным чыкты Үтүкләп сандыкка салып куйдым әле.
—Дөрес эшләгәнсең. Нигә әйберне кадерсехзәргә9
Кесәдәге акча кебек көннәр бер-бер артлы юкка чыга торды Минсылу белән Минтимернен аралары якынайганнан якынайды
—Торган саен ныграк ошый барасын син мина,—диде егет көннәрдән бер көнне
—Син дә.—дип пышылдады кочактагы кыз.
— Минем кай жирем ошый сиңа?—диде егет бу сүхләрдән эреп.
—Саранлыгын.
—Саранлыгым?
—Әйе, каруным минем.
—Мина да бит нәкъ менә синең карунлыгын ошый,—диде егет
—Ә бәлки мин саран түгелдер,—дигән булды Минсылу канәгать калып
—Ак күлмәктән, яна туфлиләрдән чыккан көнне янгыр ява башлагач куркудан жанын уч төбенә төшеп китә язганны онытма
—Үзен сон. үзен. Телогрейкаңның бер төймәсен югалткач, капка төбендәге бүрәнәләрне пыран-заран таратып ике көн эзләден.
—Барыбер таптым
—Таптын шул! Нигә төймә кадәр төймәне әрәм итәргә9 Нәкъ менә шунын өчен яратам да мин сине.—Кыз үз сүзләренең ихласлыгын расларга теләпме. Минтимернен сакчыллыгына сөенепме—тын кичне яңгыратып көлеп жибәрде
— Бигрәк матур келәсен инде, алгыным,—диде егет сөйгәненә сокланып.—Син көлгәндә авызыңа янчык тотып торсан—көмеш тәңкәләр белән тулыр иде
Мондый мактаудан Минсылуның башы әйләнеп китте
—Хәзинәләр чүлмәгем минем,—диде ул егеткә кысыла төшеп—Без ул көмешләрне чүлмәккә тутырып барырбыз
— Чүлмәкне урласалар?
—Урлатмабыз Без аны жиде кат жир астына күмәрбез
— Молодец! Нәкъ мин уйлаганча уйлыйсын Әллә сон. матурым өйләнешеп жибәрәбезме? Көмеш тәңкәләреңне читкә сибеп йөргәнче, бөтенесе үзебездә калыр.
—Дөрес сөйлисең, батырым Байлыкны саклап тотарга кирәк Нигә буш урамга көлеп, көмеш тәңкә сибәргә9’
Алар шулай вәгъдә бирештеләр Вәгъдә бирешү шатлыгыннан күптәнге вакыйгаларны искә төшерә-төшерә урам урадылар.
—Хәтереңдәме көмеш тәңкәм.-дип башлап кипе Минтимер.—бервакыт без урманга чикләвеккә барган идек. Юлыбыз уңды, тубалларыбыз тулды Әмма кайтканда инеш аркылы чыгарга туры килде дә шунда агымсуга синен кулыңдагы ике чикләвегең төшеп китте Син тубалыңны минем кулга тоттырып, су өстеннән йөзеп барган чикләвекләренә ташландың Су агымы сине бөтереп а.гды. бата башладың. Мин дә сиңа ярдәм итә алмадым, чөнки ике кулымда икебез көне буе жыйган чикләвекләр Әгәр шунда көтүче Әхмәт абый очрамаган булса, бүген без синен белән сайрашып утыра алмас идек көмеш тәңкәм
Минсылу бу вакыйганы үзе дә онытмаган икән. Минтимер сөйләгеннән сон ул тирән итеп көрсенеп куйды
—Әйе. шул чикләвекләрне тәки тота алмадым бит. әрәмгә агып киттеләр
-Әрәм булган нәрсәләрне саный китсән бик күп инде алар -диде Минтимер,—минем дә жанны һаман бер нәрсә кимерә
— Нәрсә ул?
—Сина сөйләгән идем бугай инде Аш исен әйтүем Пешергән саен әрәм
12. .к У.» м а
булып һавага тарала бит. Әгәр шуны җыеп ала торган берәр нәмәкәй уйлап тапсан. мәйтәм.
—Табарсың әле, жаныем. Синен башын йомры. Ә бәлки бергә тора башлагач икәүләп уйларбыз.
— Карале Минсылу, менә хәзер генә башыма бер уй килде.
—Нинди уй?
— Бигрәк, мәйтәм, кешеләр акча тота белмиләр инде. Теге кыланчык Кирамнар машина алганнар. Беркөн кукраешып хатыны белән районга бараларые
—Ә-әйе, ишеткәнием,—диде Минсылу— Аларнын кесәсенә акча керсә тавык булып кытакларга гына тора шул.
— Машинага бензины, мае гына күпме кирәк...
—Ватылса, төзәтергә никадәр расхут чыга...
— Барасы жиренә рәхәтләнеп автобус белән барып булганда, ни пычагыма ул машина?!
—Әйтсәм әйтим инде, батырым, мин әле автобусларына да күпвакыт түләми йөрим Яшьрәк шоферлар булса күз кыскалап алам да урындыкка посам.
—Анысы әйбәт,—диде Минтимер бераз көнләшеп,—буш йөрүеңне хуплыйм. Әмма-ләкин яшь шоферларга күз кыскалавын.
—Әллә көнләшәсен инде?
— Көнләшәм дип... Ни бит, көнләшүдән түгел...
—Ярый, ярый, чуен чүлмәгем, яңадан күз кыскаламам. Буш йөрүнең бүтән юлын табармын
—Менә ичмасам, акыллы авыздан акыллы сүз.
Егет чупылдатып мәгъшукасының иреннәреннән үбеп алды. Аралар тагын да якынайды.
Теләкләр дә, йөрәкләр дә бер икәне беленгәч кавышуны озакка сузмаска булдылар.
—Туйга кемнәрне чакырабыз?—диде егет
—Безнен яктан. —Кыз бармакларын бөга-бөгә туган-тумачаларын саный башлады Жэмгысы егерме бер кеше булды.
—Хәзер мин саныйм,—диде Минтимер. Ул да нәкъ үзенең жанкисәккәе кебек авыз эченнән бер исем әйткән саен берәр бармагын бөгә барды. Унҗидегә җиткәч саналасы кешеләр бетте—Икебезнекен бергә кушсак утыз сигез, шулар янына үзебезне дә өстәгәч кырык кешегә җыелабыз икән,—диде Минтимер һәм бу кадәр саннан куркып калды. Миңсылунын күңелен дә: «Кырык кешене сыйларга күпме сый кирәк!»—дигән уй чәнчеп үтте.
—Юк,—диде ул кискен итеп,—нигә моның кадәр кеше җыярга?! Ин-ин якын кешеләрне генә чакырырга кирәк.
Янадан санарга тотындылар. Бу юлы икесенеке бергә егерме өч чыкты.
—Егерме өч тә күп,—диде Минтимер.
—Әйе,—дип килеште аның белән Минсылу.
—Әти-әниләрне генә чакырыйк,—диде кияү.
—Бик дөрес,—дип килеште аның белән кәләш.
—Туй да итеп тормабыз, никах кына укытырбыз, шуның белән вәссәлам,— диде кияү
—Никах ашына бер тавык суярбыз,—диде кәләш.
—Анысы шулаен шулай,—дип башын кашып алды егет—Ни бит, ни . Төптәнрәк уйлап карасаң. тавык ул сыер бәясенә төшә икән
-Ничек?
— Ничекме? Менә, мәсәлән, чутлап карыйк. Бер тавык елына 300 ләп күкәй сала. ди. Өч йөз күкәйдән өч йөз чебеш чыга. Алар үсеп җиткәч үзләре күкәй сала башлый. Ә өч йөз тавыкнын күкәеннән!—Минтимернең тыны кысылып куйды.
—И-и башлыкаем минем,—дип, Минсылу мәхәббәт тулы күзләрен Минтимергә төбәде-Бик дөрес сукалыйсын Ничек күрә торып өч йөз тавыкны бер туйга әрәм итәсең Барыбер ашап бетерә алмыйлар бит аны. Әнә Гөлчәчәк белән Галимҗаннар туйдан калган ризыкларын этләренә ашатканнарые, этләре ай буе маемлап йөрде Чак үлми калды Хәзер итле, майлы ризыкларга якын да килми, ди.
—Шулай булмыйча! Туй дип үгез хәтле үгез суй әле. Бигрәк артыгын кыландылар бит Район ашханәсеннән әллә нинди тортлар, чәкчәкләр пешертеп кайтарттылар Ул хәтле ризыкны өстәлләре ничек күтәргәндер
—Кыланышлары кырга сыймады инде.—дип ялгап алып китте сөйгәне Минсылу.—Галимхан Гөлчәчәгенә жирдән өстерәлерлек күлмәк дтган Итәген арттан ике бала тотып бармаса, абынып адәм көлкесенә калачак иде инде Ни хажәтемә ул бер киеп салыр өчен шундый кыйммәтле күлмәк?'
—Үзен көмеш, сүзләрен алтын, кадерлем Шаккатам мин. бераз гына алгарак карап яши белмиләр. Алгач-алгач күлмәкнең көн саен киярлеген азырга кирәк
—Анысын әйтәсен әле син.—дип эләктереп алды Минсылу-Кочак-кочак чәчәкләр ни пычагыма диген. Жэй көне булса бер хәл. болыннан жыйдын. кайттың.
—Ул розаларның бервакыт бәясен күреп уштан язган идем.—диде Минтимер.
—Аннары видакка төшереп күпме акча түккәннәр
—Ул фотокарточкаларын әйт тагын. Атлаган саен чарт та чырт
—Әкәмәт инде, әкәмәт.
—Балдакларына күз салдынмы? Адәм күтәрмәслек иде бит
—Әйе, әйе. Әле дә күз алдымда: ярты бармакларын алып тора иде Син каршы килмәсән, мин туй балдакларын тимерчедән генә ясатып алмакчы булып торам. Урамнан бакыр тәңкәләр дә табып кергән идем. Син каршы түгелсеңдер бит, көмешем’’
—Каршы, бик каршы,—диде Минсылу
Минтимер аптырап үзенен мәгъшукасына карады Минсылу беренче мәртәбә әле ана каршы төшә иле.
—А-алайса,—дип чигенә башлады Минтимер.—бик теләсән. Тимерчедән ясатырга риза булмасан...
Минтимернең: «Кибеттән алтын балдаклар алырбыз»,—дияргә теле әйләнмәде. Ул ык-мык килгән арада Минсылу:
—Туй ясамагач балдак ни пычагыма?—дип куйды—Йә тимерче шуны ясаган өчен бер ярты сорый башлар.
—Ә-ә. әйе шул,—диде Минтимер кәләшенен зирәклегенә сокланып.— Яртының бәясе дә ай-яй-яй бит хәзер. Шаккатам мин бәйрәм дип. туй дип тиктомалдан шампаннар, әллә нинди аракылар алган кешеләргә. Аерткан сөтнең катыгыннан әйрән ясап эчсәң корсакка ук рәхәт.
Сайлаган киявенең тирән акылына торып-торып хәйран калды Минсылу. «Мондый кеше белән тормыш итәргә була Бу тапканны югалта торганнардан түгел».—дигән сөенечле уйлар үтте аның башыннан һәм үзенен дә төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтәсе килеп
—Әллә никах та укытып маташмыйбызмы.’—диде
—Дө-дөрес сукалыйсың бит син, кәләшем.—диде Минтимер мәгъшукасының фикерен эләктереп алып —Никах укытсаң муллага хәер бирергә кирәк була. Иң яхшысы, сине җитәклим дә өйгә алып кереп куям.
—Әйбәт, әйбәт,—диде акыллы кәләш-Юкса мин ат яллап, авыл урап йөрүләр, бала-чагаларга көмеш тәңкә сибүләр күпмегә төшәр икән дип утыра идем Җитәкләп кенә алып керсән бөтен мәшәкатьтән берьюлы котылабыз бит.
— Расхутларыннан да,—диде Минтимер.
—Әйе. расхутларыннан да
Мондый сүзләрдән хисләре йөрәгеннән тулып түгелә башлаган кияү ямаулы куфайкасы белән кадерлесен төрде. Алар күңелләре белән бер-берләренә якынайганнан-якыная бардылар.
-Ничек мин сине элегрәк күрмәгәнмен ’-диде егет
— Мин дә шул сорауга жавап таба алмыйча аптырап утырам әле,—диде кыз —Бер өй аркылы гына яшәп, шундый сукырлыгыбызга шаккатам
—Синен теге ак күлмәк ачты минем күзләремне Шуны киеп чыкмаган булсан..
-Алгач ике ел кимичә жәлләп сандыкта яткырганыем инде мин аны
-Ызначит көне килеп җитмәгән булган Мина яна чалбар алганнарын көткәнсең
—Шулайдыр инде.
—Беләсенме, көмеш тәңкәм, өйләнешеп җиффәргәч синең ул ак күлмәгеңне минем киң балаклы чалбар белән сандыкка салып куярбыз. Ятарлар шунда яшьлек истәлеге булып. Яшьлекне сагынганда. «Әй жүләр чаклар булган бит. шушындый кыйбатлы күлмәкләр киеп акча туздырып йөргәнбез»,—дип үз- үзебездән көләрбез
—Әйе шул.
Бөтен сүзләр сөйләнеп беткәч юнылмаган бүрәнә өстендә тын гына утырдылар. Бераздан кызның күңеленә бер уй килеп, иңендәге куфайкасын салып атты.
—Беләсенме нәрсә, йомрыбашым?—диде бик зур ачыш ясагандай.—Без бер нәрсәне уйлап җиткермәгәнбез бит
—Нәрсәне, көмеш тәңкәм0
—Син мине үзегезгә житәкләп алып чыгам диден бит
—Әйе, шулай дидем.
—Житәкләп алып чыккач ул барыбер өйләнешү була түгелме сон?
— Без өйләнешергә җыенабыз ләбаса
—Җыенуын жыенабыз,—диде кәләш сүзенең ибен таба алмыйча —Ни бит. йомрыбашым, житәкләп алып кергәч, ирекле рәвештә, ягъни үз аякларым белән сезгә барып кергән булам бит мин.
—Соң, болай да...
—Тукта, тукта, йомрыбашым, мин сүземне әйтеп бетермәдем әле
—Әйтеп бетер алайса.
—Сүзем шул: үз иркем белән сезгә килен булып төшкәч бирнәсе, бүләге кирәк булачак. Ин яхшысы, син мине урла гына.
—Урларга?
—Ә нигә? Элек кызларны урлаганнар бит.
—О-о. акыл чүлмәгем минем Менә шәп! Куфайка бар. Шуна төреп, чалбар каешы белән бәйлим дә өйгә апкайтып куям. Иртәгә әниләреңә безнекеләр кереп әйтер. Кирәк тапсалар, үзләре коймак пешереп самавыр куярлар әле.
Әйтелгән сүз—атылган ук. Егет үзенең чалбар каешы белән сөеклесен ныклап бәйләде дә өйләренә алып кайтып ташлады.
—Бу сезнен киленегез, минем хатыным булыр,—диде ул аптыраган ата- анага.
һәм. алар татулыклары белән авылны сокландырып яшәп киттеләр Кулларына акча керсә, алар аны чүлмәккә салып, чүлмәкнең авызын таба белән томаладылар да кара төндә бәрәнге бакчасындагы өянкеләр ышыгына тирән итеп чокыр казып жиргә күмә бардылар Мондый минутларда аларнын һәр икесенең йөзләрендә нур балкый, йөрәкләре шатлыктан шашардай булып тибә иде Күмелгән чүлмәкләр күбәйгән саен уртак сөенечләре дә арта барды. Алар бик-бик бәхетле иде Бәхет өчен күп кирәкмени?! Кемнәрдер үз байлыгын ташпулатлар итеп күккә күтәрә икән—күтәрсен Андыйлар шыр дурак. Ә менә йомрыбаш Минтимер белән тузгакчәч Минсылу бөтен байлыкларын жиргә күмү белән бәхетле Алар хәтта үзләренең бәхетле икәнлекләрен дә чит-ят күзләрдән яшерергә тырышалар. Акча туздырып машинадыр-чутгыр алучылардан, бәйрәм дип өстәл тутырып кырык төрле сый әзерләүчеләрдән, кеше ишетмәсен өчен базга төшеп көләләр дә. көлеп эчләрен бушаткач кыяфәтләренә юләрлек билгеләре чыгарып, үз эшләренә керешәләр.
Бәлки сез минем бу сүзләремә ышанмыйсыздыр. Ышанмасагыз, әнә. Шыттырдым авылына барып Минтимерләрнен бәрәңге бакчалары артында үсеп утыручы өянкеләрнең төбен казып карагыз. Шунда чүлмәк-чүлмәк акча табарсыз. Дөрес, ул акчалар йөрүдән туктаган, кыйммәтләрен җуйган булыр. Тик анысы өчен аптырамагыз. Аларныкы гына түгел, хөкүмәт банкына салган кешеләрнен дә акчасы юкка чыгып тора Ин мөһиме, байлыгынны кассага салудан яки жиргә күмүдән сөенеч табу Ә калганы пүчтәк. Вәт шулай, дуслар Сөенеп яшик.