Логотип Казан Утлары
Публицистика

22- ХАҖ (ХАҖ) СҮРӘСЕ


Хаж сүрәсе 78 аятьтән тора. Мәдинәдә. Мәккәдә иңгән.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әй. сез. кешеләр! Раббыгыз (каршында гонаһ кылу>дан куркыгыз. Чөнки ул Сәгатьтә (Кыямәт көнендә)ге тетрәү бик тә дәһшәтле булыр.
(« Ton нөсхәдә» әл-сәгать» сүзе Кыямәт көне мәгънәсендә кулланыла. Сәгатебез суккан, ягъни Кыямәт җиткәч, галәмдәге тәртип бозыла. Кояш Көнбатыштан чыгачак, җир тетрәүләр, коточкыч гарасат башланачак».
Хәсән Чантай тәфсиреннән)
2. Ул Көнне күргәч, сабыен имезеп утыручы хатын сабыен онытыр, йөкле хатыннын (куркудан) баласы төшәр. Кешеләр аек булсалар да. исерек шикелле анкы-минке кебек күренер. Аллаһның жәзасы шулай каты булачак.
3. Инсаннар арасында надан килеш Аллаһ хакында бәхәсләшергә һәвәс кешеләр бар Алар—азгын шайтанга ияргән кешеләр. (4) Шайтан хакында болай язып куелган: аны юлдаш иткән кеше белеп торсын, (шайтан) аны юлдан яздырачак вә ялкынлы утка (җәһәннәмгә) алып керәчәк.
5. Әй, халыклар' Яңадан терелүгә шикләнсәгез, шуны белеп торыгыз: сезне туфрактан, соңра шәһвәттән. аннан соң галяктан (кан күзәнәгеннән), аннан соң күзәнәкләре беленер-беленмәс жанлы ит кисәгеннән (яралгы итеп) яралттык Кодрәтебезне сезгә белдерер өчен Һәм мәгълүм бер вакыткача (яралгының кем булачагын билгеләгән хәлдә) ана карынында тотабыз. Соңыннан сезне бер бәбәй рәвешендә дөньяга чыгарабыз. Аннан сон акылга, көчкә ия булсын, дип үстерәбез. Кайсыларыгыз (яшьли) вафат була, кайберләрегез картаеп, хәлдән тайганчыга чаклы яши. никадәр генә гыйлемле булса да. картлык көнендә барысын да онытып бетерә. Син коп-коры (үле-җансыз) Жир йөзенә карап торасың, әмма Без өстенә янгыр яудыргач, ул терелә, бүртә башлый һәм төрле (токымнан булган) үсемлекләр үстерә.
("Аналыкта яралган яралгының үсеш дәверен күрсәткән бу аятьтәге сүзләрне төрлечә тәрҗемә итәләр. X. Чантайда: токымын кеше суыннан, соңра оешкан каннан, аннан соң (составы) күзәнәкләре беленер-беленмәс бер ит кисәгеннән ярсыттык X. Караманда: туфрактан, соңра шәһвәттән. соңра күзәнәкләре беленер-беленмәс җанлы ит кисәгеннән яралттык Ш. Ногманида: балчыктан халык кылдык, соңра нәселегезне үрчетер өчен бер тамчы мәни суыннан, соңра ул суны оешкан кан кылдык, соңра канлы ит кисәге кылдык, кирәк—ул сурәтләнгән булсын, кирәк—сурәтләнмәгән булсын, аның кем булачагын билгелибез М. Чагрыҗыда: «Галяка» сүзенең төрле мәгънәләре бар: бәйләнеш, аралашу, элемтә, мөнәсәбәт багланышлары, оешкан кан. Оеган кан түгел, оешкан кан Составта оешкан, катлаулы составы булган кан. Кешенең яралуында катнаша торган матдәләр менә болай аңлатыла: хатынның һәм ирнең күкәйлекләре эшләп чыгарган ике орлык кушылып, аралашып, катнашып аналыкка кереп урнашкан яралгы да «галяка» дип атала Шушы катлаулы эшне башкара алган Аллаһка үлеләрне терелтү кебек эш һич тә авыр түгел» )
6. Чөнки Аллаһ ул—Хакыйкатьнең үзе. Аллаһ үлене терелтер. Аллаһ бар нәрсәне дә булдыра ала торган кодрәт иясе.
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
7. Хактыр ки, ул Сәгать (Кыямәт) сугар. Аллаһ каберләрдәге барча кешеләрне терелтеп кубарыр.
8. Кешеләрнең кайберләре, белемсез көе, тугры юл күрсәтүчесе, зиһеннәрен яктыртучы китабы булмаса ла. Аллаһ турында фәлсәфә куерта (9) Тәкәббер рәвештә (күкрәк киереп) кешеләрне Аллаһ юлыннан яздырырга телиләр. Алар өчен фани лөньяла хурлык әзерләнгән. Кыямәт көнендә исә аларга яндырып-көйдерүче газаплар булыр
10. (Гөнаһлыларга әйтелер)
— Бу—үзен (кулларың илә кылган гөнаһларыңа күрә) әзерләгән газапларыңдыр. Шик юк ки, Аллаһ бәндәләренә гаделсез булмас
11. Бар шундый кешеләр, кайсыларыдыр ки, Аллаһка ышаныр-ышанмас кына (денсезлек белән иман эргәсендә) гыйбадәт кылалар, эшләрендә уңыш килсә, бик нык шатланалар, кыенлыклар килсә, чырайлары үзгәрә (бу диннән ваэ кичеп, Аллаһтан) йөз чөерәләр Аклыйлар дөньялыгын да, Ахирәтгәгеләрен дә югалталар. Менә шушы булыр ап-ачык мәхрүм калу.
12. Аллаһны инкарь итеп, үзләренә файда да. зыян да эшләргә көчләреннән килмәгән нәрсәләрне ярдәмгә чакыручылар (аларның исеме белән гыйбадәт кылучылар) бар Бу—кире чыкмаслык бер адашу-саташу. (13) Файдасына караганда зарары күбрәк булган ул нәмәрсәләргә табыналар Ул (потлар, ташлар)—шикле ярдәмче, ышанычсыз дуслар.
14. Хактыр ки, Аллаһ иман китергән һәм игелек кылган кешеләрне арыкларыннан чишмәләр агып торучы жәннәтләргә кабул итәр. Шик юктыр ки. Аллаһ ихтыяр иткәнен гамәлгә ашыра торган чиксез кодрәт иясе
15. —Бу дөньяда да. Ахирәттә дә Аллаһ (Пәйгамбәренә) ярдәм итмәсен иде,—дип уйлаган кеше Күк гөмбәзенә бау таксын да, (аякларын) җирдән аерсын (шул бау буйлый өскә менсен). (Аллаһның Мөхәммәд Пәйгамбәргә) ярдәм жибәрә торган вәхий юлын киссен. Анын бу хәйләсе ачуын китергәнне (Аллаһның ярдәмен) юкка чьи арырмы икән? (Кяфер кешесе ниләр генә кыланса да, Аллаһның Мөхәммәдкә булган ярдәмен кисә алмас')
16. Менә шулай итеп. Без аны (Коръәнне) ачык аятьләр хәлендә иңдердек. Хактыр ки, Аллаһ ихтыяр иткән һәр кешесен тугры юлга күндерә ала.
17. Мөселманнар, яһүдләр. сабийләр. христианнар, мәжүсиләр вә мөшрикләр: Аллаһтан башка тәңреләр дә бар. дип табынучылар! а килгәндә, хактыр ки. Кыямәт көнендә Аллаһ боларнын һәрберсен аерым-аерым хөкем итәр Аллаһ барысын да белеп торучы
18. Күрмисезмени. Күктәгеләр дә. Жирдәгеләр дә. Кояш та. Ай да, йолдызлар, таулар, агачлар, хайваннар вә инсаннарның күбесе Аллаһка сәҗдә итә. җәзага тарганнары да байтак. Аллаһ кемне дә булса хурлыкка төшерә икән, аны коткарырлык башка берәү дә юк. АндыЙга Аллаһ янында хөрмәт вә абруй булмас. Хактыр ки. Аллаһ теләгәнен жиренә җиткезә.
19. Раббы турында низаглашкан ике төркем бар (Мөселманнар белән кяферлар) Инкарь игүчеләргә уттан тегелгән күлмәк булыр. Аларнын башына шау кайнар су түгеләчәк (20) Шулай игеп, .шарның бөтен әгъзалары, тиреләре янып-пешәчәк (21) Алар өчен анда тимер чыбыктан үрелгән камчылар булыр. (22) Бу әрнүләрдән котылырга теләрләр. Аларны кире утка атачаклар һәм
—Бу үзәк өзгеч ут газапларын татыгыз,—дип әйтелер.
23. Хактыр ки. иман китереп игелек кылганнары арыкларыннан чишмәләр агып ятучы жәннәтләргә кабул итәр. Алар анда алтын беләзекләр киеп, энҗеләр тагарлар Киемнәре исә ефәктән тегелгән булыр (24) Алар ин татлы-гүзәл сүзгә ирешер, мактауга лаек Аллаһның юлына күндерелгәннәр шулар булыр.
25. Хактыр ки, кяферләр инсаннарны Аллаһ юлыннан. Мәсҗед-и Харамга керүдән тыялар. Без аны гыйбадәт кылыр өчен кордырдык, анда торучыга (җирле халыкка) да, читтән килгән юлчыларга да тигез хокуклар бирдек. Берәрсе ул мәчеттә нәҗеслек кылса. Без аны әрнетүле газап белән җәзалаячакбыз.
26. Бервакыт Без Ибраһимга Бәйгулла (Кәгъбәтулла) булачак урынны күрсәттек һәм әйттек:
—һичбер кемне, һичбер нәрсәне мина тиңдәш кылма, таваф итүчеләр (изге йортны әйләнеп йөрүчеләр), аягөсте гыйбадәт кылучылар, рөкүгь вә сәҗдәгә киткәннәр өчен йортымны пакь тот,—дидек.
27. Кешеләр арасында Хаҗга баруның кирәклеге турында хәбәр тарат; алар җәяүләп тә, озын юл йөреп арыган дөяләргә атланып та килер. (28) (Алар Хаҗ сәфәрендә кешеләр белән аралашып, мәгыүмат җыеп, пакьләнеп, Хаҗның файдасын күрсеннәр), махсус билгеләнгән көннәрдә үзләренә ризык өчен бирелгән корбанлык хайваннар чалып, Аллаһны зикер итсеннәр (шуның өчен Хаҗга килсеннәр). Шул корбан итләрен һәм үзегез ашагыз, һәм дә юксылларга, фәкыйрьләргә дә ашатыгыз.
29. Аннан сон керләрдән (сакал-мыек, чәчле-төклеурыннарын, тырнакларын китәрсеннәр) арынсыннар Нәзерләрен үтәсеннәр вә Борынгы Изге Йортымны (Кәгъбәтулланы) таваф итсеннәр.
30. Менә (Хаҗ сәфәрендә) шундый хәлләр. Аллаһнын әмерен хөрмәт белән үтәп, тыелганнарны кылмаган һәркемгә Раббы катында бик тә хәерле эш булыр Харам дип игълан ителгән хайваннардан тыш (хайваннар) сезгә хәләл ителде Шуңа күрә, нәҗестән, (Аллаһка тиң күрелгән) потларга табынудан сакланыгыз. Ялган сөйләүдән куркыгыз.
31. Аллаһтан башканы илаһ итмәенчә, аның Хәнифләре (ягъни, Аллаһның берлеген танучы мөэминнәр) булыгыз. Аллаһ янына тагын бер илаһ китереп кушкан кеше Күктән егылып төшкән, (үләксә козгыннары тарафыннан) ботарланган (мәет) кебек булыр яки давыл өермәсе әллә кайларга илтеп ташлаган үләксәгә тиң булыр. (32) Эшләр менә шулай тора. Шөбһә юктыр, Аллаһнын хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенен күнеле тәкъвалыктадыр.
33. Аларда (корбанлык хайваннарда яки Хаҗ гамәлләрендә) сезнен өчен, мәгълүм бер вакытка кадәр, файдалар бардыр Аннан сон аларнын барачак җире Борынгы Йорт (Кәгъбәтулла) булыр.
34. Без һәр өммә! өчен корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны (чалганда) Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Менә, сезнен Тәңрегез—Ул бердәнбер—Аллаһ. Шулай булгач. Ана тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күнеллеләрне һәм тыйнак итагатьчеләрне сөендер.
35. Аллаһ исемен ишетүгә үк аларнын йөрәкләре хөрмәт илә тетрәр. Башларына төшкән авыр сынауларны алар сабырлык белән уздыра. Алар намазны дөрес укый. Үзләренә бирелгән ризыклардан (Аллаһ юлында) башкаларга да өлеш чыгаралар.
36. Без дөяләрне дә сезнен өчен Аллаһнын (дини) ишарәләреннән (корбанлык) кылдык. Аларда сезнең өчен файда бар. Алар аяклары өстендә торганда да. Аллаһнын исемен әйтегез. Янбашларына төшкәндә (чалганнансоң җан биргәндә дә Аллаһның исемен әйтегез). Аларнын итен үзегез дә ашагыз һәм дә сораган мохтаҗларга да өлеш чыгарыгыз. Менә шул хайваннарны Без. шөкранә кылырсыз, дип сезнен файдага бирдек. (37) Аларнын (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите. ни каны Аллаһка түгел. Аңа фәкать сезнен тәкъвалыгыгыз гына барып ирешә. Сезне тугры юлга бастыручы Аллаһнын бөеклеген танырсыз, (Аңа тәкбир әйтегез) дип бу хайваннарны шулай итеп сезнен файдагызга бирдек. (Ий, Мөхәммәд) игелек кылганнарны сөендер.
38. Аллаһ яманлыларны саклар Шунысы да хактыр ки, Аллаһ хаин вә
КОРЪӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ 141 кяфер һәр кешене мәхәббәтеннән мәхрүм итәр. (39) Үзләренә гаделсез һөҗүм иткән очракта, җәберләнгән мөселманнарга сугышырга рөхсәт ителде. Шуна күрә, аларга ярдәм итү—Аллаһнын кодрәтеннән килә торган эш.
40. Алар бары тик:
—Раббыбыз—бер Аллаһ.—дигәннәре өчен генә гаделсезлек илә өйләреннән куылган кавем. Аллаһ бер төрле кешеләрнең яманлыгын икенчеләренен көче илә бастырмаган булса, ул чагында, һичшиксез, эчләрендә Аллаһнын исеме еш-еш искә алынган чиркәүләр, синагогалар («Һүдләрнең гыйбадәт йорты), монастырьлар вә мәчетләр җимерелгән булыр иде Аллаһ (үз диненә) ярдәм иткәннәргә, әлбәттә, ярдәм итә. Һич шөбһәсез. Аллаһ көчле һәм җиңүче
41. Җир йөзендә тормыш итәр өчен бер урын бирсәк, алар (мөэминнәр) намаз укыр, зәкят бирер, игелек кылыр вә яманлыклардан баш тартыр. Соныннан аларнын эшләре Аллаһ хозурында булыр
42. (Ий. Мөхәммәд) сине ялганчы дисәләр (аптырап калма). мона чаклы да Нух кавеме. Гад белән Сәмуд кавемнәре лә (үзпәйгамбәрләрен) ялганчыга чыгарды, алдакчы дип хурладылар (43) Ибраһимны да. Лугны да. (44) Мәдьян халкы (Шөгаебне дә). Мусаны да үз кавеме ялганчы дип атады Мин аларга форсат бирдем (бәлки тәүбә итәрләр дип), соныннан (тәүбә итмәгәч) ал арны якалап, җәзага тарттым Ризасыхлыгыма күрә. ай. хәтәр дә җәза бирдем мин аларга. (Нигъмәтләрен кистем, тормышларын пыран-заран китердем, үзләрен һәлак иттем, йортларын җимереп бетердем.) (45) Гаделсез кыланган бик күп шәһәрләрнең халыкларын Без һәлак иттек. Хәзерендә ул җирләрдәге шәһәр диварлары җимерек килеш саклана Сусыз калган коелар вә күпме ташландык кальгалар тырпаеп тора
46. Әллә сон алар Җир йөзе буйлап сәяхәт итеп йөрмиләрме? Йөргән булсалар, башларына уй төшкән булыр иде. Колаклары ишеткән булыр иде. Хактыр ки, аларнын (маңгай) күзләре сукыр түгел, фәкать күнел күзләре сукыр
47. (Ий. Мөхәммәд) алар хәзер үк җәза килгәнен күрергә тели. Ләкин Аллаһ вәгъдәсен бозмас. Хактыр ки. Раббы янындагы бер көн сезнең (вакыт илә) мен елга торыр.
48. Гаделсез хөкем иткән никадәр залим халыкларга Мин (бәлки, тәүбә итәрләр, дип) форсат бирдем. Соңыннан Мин аларны җәзага тоттым. Кайтарылыш бары тик Аллаһка гынадыр.
49. Әйт.
—Әй. кешеләр, мин бары тик сезне (Аллаһның җәзасы белән) кисәтүче, куркытучы гына.—диген (50) Иман китереп, игелек кылганнарга ярлыкау вә мул ризык булыр. (51) Бер-берсен уздыра-уздыра. аятьләребезне зәгыйфьләтмәк өчен ярышканнар җәһәннәмнеке булыр.
52. Без синнән алда килгән бер генә илчене дә. бер генә пәйгамбәрне дә (җенси ләззәткә. дәрәҗәгә, абруйга омтылу) теләкләреннән азат итеп җибәрмәдек. Шайтан исә ул теләкләргә котырту кергә иде Ләкин Аллаһ шайтанның ул коткыларын юкка чыгара килде Аллаһ аятьләрен пакь килеш саклый. Аллаһ белеп хөкем итүче чиксез кодрәт иясе
53. Эчләрендә хасталык булганнарга, (усаллык һәм денсезлектән) күңелләре катканнарга шайтан вәсвәсәсе сынау булсын Залимнәр. һич шөбһәсез, үгет кермәс рохимсехтекләре белән гадел кешеләрдән бик нык аерылып тора. (54) Гыйлемле кешеләр аның (Коръәннең), чыннан да. Раббы тарафыннан иңдерелгәнен белсеннәр һәм шуңа инансыннар, аларнын күңеле ышанычка ирешсен өчен Шик юк ки. Аллаһ иманлыларны тугры юлга юнәлтер
55. Аллаһка ышанмаганнар кинәт килеп. Сәгать сукканчыга кадәр яки (Кыямәт) көненең газабы килгәнчегә чаклы (Коръәнгә) шик белән багачаклар (56) Ул Көнне бар нәрсәгә Аллаһ кына хуҗа Ул гына кешеләр арасында хөкем йөртер Иман китереп, игелек кылганнар Нәгыйм җәннәтләре эчендә
булыр. (57) Инкарь итеп, аятьләребезне ялганга чыгарырга маташканнар эчен әрнетүле жәзалар булыр.
58. Атлаһ юлында һижрәт итеп, үтерелгәннәре, үлгәннәре, һичшиксез. Аллаһ татлы ризыклар белән сыйлар. Шик юк ки. Аллаһ ризык биргәннәрнен ин юмарты. (59) Аллаһ аларны канәгать калачак бер урынга (җәннәткә) куячак Аллаһ барысын да белә. Ул—миһербанлы хикмәт иясе.
60. Менә шулай булыр эшләр. (Нахак) зыян күргән кеше зыян күргәне кадәр зыян китергәннән үч алса һәм янә дә зыян күрсә, һичшиксез. Аллаһ ана ярдәм итәр. Аллаһ ярлыкаучы, мәрхәмәтле гафу итүче. (61) Бусы ла шулай булыр Аллаһ—төнне көнгә, көнне төнгә алыштыручы Аллаһ һәр нәрсәнең асылын ишетә, асылын күрә (62) Нәкъ шулап. Аллаһ—Хакыйкатьнең үзе Аннан башка илаһ дип табына торган нәрсәләр ялганнын үзе. Хакыйкать— Аллаһ. Әлбәттә. Ул—бөек. 63. Күрмисезмени. Аллаһ Күктән яңгыр яудыра. Җир өсте яшеллек белән каплана. Чыннан да. .Аллаһ мәрхәмәтле. Ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар. (64) Күкләрдәге. Җирдәге бөтен нәрсә дә Аныкы. Хакыйкатән. Аллаһ бер ялгызы Ул (һичкемгә, һичнәрсәгә мохтаҗ түгел) гаять бай, мактауга лаек.
65. Күрмисезмени. Аллаһ Җирдәге нәрсәләрне вә әмере буенча диңгездә йөзүче көймәләрне сезнен файдага яралтты Күкне дә Җиргә иңүдән Ул тотып тора. Анын рөхсәтеннән башка Күк Җиргә иңмәс. Аллаһ кешеләргә бик тә шәфкатьле вә миһербанлы.
66. Сезгә тормыш (җан) биргән, сонра сезне жансыз итүче, аннан сон тагын терелтүче Ул Дөресе шул. адәми зат бик тә шөкерсез холыклы бит. (67) Без һәр өммәткә үзләренә кулай булганча гыйбадәт тәртипләдек. Шулай булгач, алар (Китап әһелләре) бу мәсьәләдә синен белән чәкәләшмәсеннәр Син аларны Раббын тарафына чакыр. Чөнки син. чыннан да. тугры юлдагы кеше. (68) Синең белән тарткалашып торсалар, әйт:
—Сезнең ни кылганыгызны Аллаһ яхшы белеп тора,—диген (69) Арагыздагы гаугалар сәбәпчесе булган нәрсәләрне Аллаһ Кыямәт көнендә ачыклап бирер (70)—Шуны да белмисезмени. Аллаһ Җирдә. Күктә ни булса—барысын да белеп тора Боларнын барысы да Китапка (Ләухел Мәхфузгә) язып куелган Боларны белү Аллаһка бик тә ансат
71. Алар Аллаһны инкарь итеп, тәңрелеккә һичбер дәлил китерә алмаган, үзләре белмәгән нәрсәләргә ябышып-табынып яталар. Гаделсез залимнәрнен һичбер ярдәмчесе булмас.
72. Ап-ачык итеп аятьләребезне укыганда тынлап утыручы кяферләрнен чырайларына бак. ризасызлык күрерсең. Азар аять укучыларны ботарлап ташлардай булып утыра. Әйт син:
— Моннан да хәтәррәге турында сезгә ирештеримме? Җәһәннәм! Аллаһ аны (сезнең кебек) кяферләргә вәгъдә итте Коточкыч бер урын ул—жәһәннәм,—диген
73. Әй. инсаннар, бер мисал бирелде. Хәзер шуны тыңлагыз Аллаһны инкарь итеп, табына торганнарыгыз бергә җыелышып тырышса да, хәтта бер чебен дә яралта алмаган булырлар иде. Әгәр дә чебен аларнын берәр нәрсәсен чәлдерсә, азар аны кире кайтарып ала азмаслар иде (Шундый мәгънәсез нәрсәләргә) табынганнар да бичара, шул табынган нәрсәләре дә бичара. (74) Атар Аглаһнын кодрәтен белеп бетермиләр, һич шөбһәсез. Аллаһ чиксез кодрәтле, барысыннан да өстен.
75. Аллаһ фәрештәләрне дә. кешеләрне дә илче итеп җибәрә. Шик юк ки. Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора (76) Атарның алда ни күрәчәген дә. узганда ни күргәннәрен дә Аллаһ белеп тора. Барча гамәлләр дә Аллаһка кайтарылачак.
77. Әй. иман китергән кешеләр, рөкүгька китегез, сәҗдәгә егылыгыз. Раббыга гыйбадәт кылыгыз, игелек кылсагыз—котылырсыз. (78) Аллаһ юлында Ул канәгать калырлык Җиһад кылыгыз. Ул сезне сайлады, дин юлында сезнен
өскә Ул бернинди дә авырлык йөкләмәде. Атагыз Ибраһим тоткан диндә дә шулай иде. Пәйгамбәрләр сезнен эшләргә шаһит булсын, сез дә кешеләргә шаһит булырсыз дип. алда иңдерелгән китапларда да. монысында (Коръәндә дә) сезгә мөселман исеме бирелде Шулай булгач, намаз укыгыз, зәкят бирегез. Аллаһка сыеныгыз. Ул сезнен Раббыгыздыр Нинди яхшы Раббы, нинди игелекле ярдәмче ул—Аллаһ Тәгалә!
23- МӨЭМИНУН (МӨЭМИННӘР) СҮРӘСЕ
Мөэминнәр сүрәсе 118 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Һичшиксез, мөэминнәр Сәгадәткә ирешәчәк (2) Чөнки алар намаз- гыибадәтләрендә итагать илә сәждә итә. (3) Алар файдасыз, буш сүз сөйләми (4) Зәкят бирүчеләр. (5) Сафлыкларын саклыйлар (җенси азгынлыктан тыйзыгалар) (6) Хатыннары вә жарияләре (белән булган назик эшләр) бу хисапка керми һәм болар (хатыннары, җарияләр белән булган гамәлләре) өчен жәза бирелмәс
7. (Шушы ике тирле хатыннардан) башкаларын ( җенси ләззәт очезз кулланырга) теләгән кеше, һичшиксез, хәттин ашкан (азгын) булыр.
8. Алар (моэминнәр) әманәтләрне саклаучылар һәм антка тугры калучылар.
9. Алар—намазларын калдырмыйча, үз вакытында укып баручылар (10) Алар, һичшиксез, (оҗмах) варислар(ы) булачак (II) Шулар гына Фирдәвес җәннәтенең варислары булыр Алар анда мәңгегә яшәп калачак.
12. Хактыр ки. Без инсанны галәйһиссәләмне) сафландырылган балчыктан ясадык.
(III. Ногманида: саф балчыктан яралттык Х. Караманда: созелеп чыгарылган базчыкның үзлесеннән яралттык Крачковскийда создали человека из эссенции глины. Т Кочигиттә: базчыкның сафыннан яралттык Йомгаклан шуны әйтергә була җирдә туфракта, дымлы, үзле балчыкта кеше бәдәне очен кирәкле бопзсзз злементлар да бар Шул рәвешчә, боек галим—Аллаһ Тәгалә махсус әзерләнгән химик -биологик .матдәләр бе. зән беренче адәми затны барлыкка китерә Аннан соң шул адәми зат уз органи змыннан үрчзз башлый М. Алидә: сотворение человека выводится здесь из земли, ибо -малая жизненная капля, то есть сперма, происходит из пиши, которая так или иначе берется из земли )
13. Соңыннан аны ышанычлы бер урынга тамчы итеп урнаштырдык (Адәм (галәйһиссәлләм)нең нәсел орлыгын хатынының аналыгына урнаштырдык)
(X. Чантаида: соңыннан аны (Адәмнең токы-мын. кеше яралгысын) катлау,зы һәм чыдам, яшәүчән итеп, тамчы (шәһвәт. мәни) рәвешендә (ышанычлы) ояга (ана карынына) урнаштырдык 111. Ногманида: соңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кыздык X. Караманда: соңра аны ышанычлы бер урынга шәһвәт хәленә китердек
14. Аннан сон шул шәһвәт тамчысын күзәнәк оешкан кан (яразгы) хәленә китердек; канны жепселжепсел ит иттек; аны сөяккә (солдәгә. скелетка) әверелдердек, шул сөякләрне ит белән каплаттык Соңра аны башка рәвешкә (кешесурәтенә) кигереп, хасил иттек (җан эрдек) Ижат белән шөгыльләнүчеләрнең ин бөеге, ин данлысы—Аллаһ Тәгаләдер
15. Соңыннан, һичшиксез, барыгыз да үләчәксез (16) Ахырда сез Кыямәт көнендә, әлбәттә, терелтеләчәксез. (17) Хактыр ки. Без сезнең өстегездә жиде юл яралттык. Яралтканнарыбызны без һәрвакыт күзәтеп торабыз, аларга Бе.г битараф түгел
(-Җиде юл -җиде кат Күк. фәрештәзәр иврзз торган кызар. дип аңлаталар. зәкин бәгъзе зпәфсирчеләр ул җззде юлны кешенең җиде сәләте, дип аңлыйлар: күрү,
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән
ишетү, тәм тату, ис сизү. тире белән тоеп сизү, акыз сәләте. вәхийны сиземләү—Күңел сизгерлеге, инстинкт, диләр»
•Здесь говорится о семи путях, под которыми несомненно имеются в виду орбиты семи планет Солнечной системы, не считая Земли—это явствует из слов «над вами» Мөхәммәд Aiu тәфсиреннән.)
18. Җитәрлек микъдарда Без Күктән яңгырлар яудырабыз. Җирне су белән туендырабыз. Хактыр ки. Без аны корыта да алабыз (19) Шулай итеп. (Жиргә сеңгән дым аркасында) хөрмә бакчалары һәм йөзем баглары үстерәбез Аларда сезнен өчен мул җимешләр бар, сез аларны (рәхәтләнеп, шөкер итә-итә) ашагыз. (20) Синай тавында (сезнең өчен) бер (зәйтүн) агач(ы) үстердем. Бу агач май да бирә, башка ризыкка катыштырып ашый торганы (җимеше дә) бар. (21) Хайваннарда да сезнен өчен файдалы гыйбрәтләр бар. Аларның эчендә яралтылганнары (сөтне) сезгә эчертәбез. Алардан сез бик күп файдалар күрәсез Итен дә ашыйсыз (22) Аларга атланып йөрисез һәм көймәләрдә дә йөзәсез.
23. Хактыр ки. Нухны кавеменә күндердек, ул:
—Әй, халкым. Аллаһка гыйбадәт кылыгыз Сезнен өчен Аннан башка һичбер тәңре юктыр. (Башка ясалма илаһларга табынасыз, гөнаһлы булудан) Аллаһнын җәзасыннан курыкмыйсызмыни соң?—диде.
24. Кавеменең инкарьчы җитәкчеләре (халыкка) әйтте:
—Бу бары тик сезнен кебек бер бәндә генә Ул сездән өстен хаким булырга тели. Атлаһ безгә пәйгамбәр күндерергә теләсә, һичшиксез, фәрештәләрен җибәргән булыр иде. Бездән элек яшәп киткән ата-бабаларыбыздан бу турыда һичбер нәрсә ишетмәдек,—диделәр. (25)—Бу бары тик акылыннан язган бәндә булырга тиеш Шулай булгач, аның тилелек шаукымы узып киткәнен сабыр итеп көтик.
26. Нух әйтте:
—Йа. Раббым. мине ялганчыга чыгарганнарга каршы (көрәшергә) ярдәм ит, зинһар,—диде.
27. Шуннан соң Без ана вәхий юлладык:
—Күзәтүебез астында, кушканыбызча көймә яса. Әмеребез килеп, кайнап, сулар арта башлагач, һәр җенестән берәр пар жанлылар ал; үзләренә хөкем чыгарылганнардан тыш. гаиләңне ал Көфер итүчеләр өчен Миңа ялварма. Аларның барысы да батып үләчәк.
(Күп кенә тәфсирләрдә ниндидер мичнең кайнавы, суларның арта башлавы турында языла Ләкин кайбер язучылар мич турында һичбер суз әйтми Бары тик суларның ташуы турында гына язалар Т Кочигиттә: әмеребез килеп, сулар кайный башлагач, диелгән X. Караманда: әмеребез килеп, сулар артып ташый башлагач, диелгән. И. Крачковскийда: придет Наше повеление и закипит печь. X. Чантайда: әмеребез килеп тә мич кайный башлагач, диелгән Ш. Ногманида: мичтә су кайнаса, диелгән.)
28. Якыннарын белән көймәгә яхшылап урнашканнан соң әйтерсең:
—Аллага шөкер, безне залимнәрдән коткарган Аллаһ Тәгаләгә мактаулар булсын!—диярсен (29) Аннан сон тагын әйт:
— Раббым, мине (көймәдән) бәрәкәтле бер җиргә төшерсәнә. Син урнаштыручыларның иң хәерлесе,—диген.
30. Шик юктыр ки, монда (Нух вакыйгасында) беркадәр гыйбрәтләр бар. Хакыйкатен, Без шулай сынап багабыз. (31) Соңыннан алар урынына башка бер кавемне (Гад белән Сәмуд халыкларын) китердек (32) Аларнын үз араларыннан сайланган берәүне (Һудны) пәйгамбәр итеп күндердек; ул (үз халкына):
—Атлаһка буйсынып, гыйбадәт кылыгыз. Сезнен Аннан башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәңре булырдай һичберкемегез юк. Әле һаман Аллаһтан (җәзасыннан) курыкмыйсызмы?—диде— Нигә сакланмыйсыз?
33. Анын халкы арасындагы кяферләрнең түрәләре дөнья тормышында мул нигъмәт эчендә яшәсәләр дә, Ахирәтне инкарь итүчеләр иде Алар әйтте:
—Бу безнең кебек үк бер бәндәдер. Без ашаганны ашый, без эчкәннәрне эчә,—диделәр. (34)—Әгәр дә сез үзегез кебек үк гап-гади кешегә иярсәгез, бәхетсез булачаксыз. (35) Ул сезгә үлеп, туфрак булганыгыздан соң, черек сөяк өеменә әверелеп беткәчтен дә. һичшиксез, терелеп (кабердән) кубарылачагыгызны
вәгъдә итә. (36) Ул вәгъдә итә торган нәрсәләр бик ерак әле (булырдай эш түгел ул). (37) Тормышта яшәү бары тик шушы дөньяда гына Яшибез дә үләчәкбез Берәү дә яңадан терелмәячәк. (38) Алласы турында ул шыр ялган гына сөйләп йөри торган бәндә Без ана ышанмыйбыз
39. Пәйгамбәр:
—Раббым,—диде—Мине ялганчыга чыгарганнарга каршы (көрәшергә) ярдәм ит, зинһар (40) Аллаһ әмер итте:
—Озакламый алар пошаманга төшәчәк,—диде
41. Чынлап та, куркыныч, әмма гадел бер аваз аларны качып котыла алмаслык каты итеп тотты, һәм Без аларны. коры чүп үләне кебек, өермә белән алып киттек. Залимнәрнен җаннары жәһәннәмгә олаксын. (42) Соныннан алар урынына башка кавемнәрне бар иттек (43) һичбер өммәт (үзенә Аиаһ тарафыннан билгеләнгән) вакытын (әҗәлен) ашыктыра алмаган кеби. аны кичектерә дә алмас (44) Без бер-бер артлы пәйгамбәрләр күндердек Пәйгамбәрләр килгән саен, алар (мөшрикләр.кяфер.зәр) пәйгамбәрләрне ялганчыга чыгара бардылар Без дә аларны (инкарьчыларны) берсе артыннан икенчесен юк итә бардык һәм. (башкаларга) гыйбрәт булсын дип. аларны хикәятләребезгә керттек Иман китермәгәннәрнең җаны—җәһәннәмдә
45. Аннан сон аятьләребез вә ап-ачык фәрманнарыбыз илә Муса һәм анын кардәше Һарунны Фиргәвенгә вә аның яраннарына күндердек. (46) Ләкин алар (Фиргәвен кавеме) тәкәббер һәм масайган халык булып чыкты (47) Атар әйтте:
—Безгә буйсынган халык арасыннан чыккан, безнен кебек үк шушы ике бәндәгә иярергә тиешме без?
48. Шулай итеп, аларны ялганчыга чыгардылар, һәм шунын аркасында һәлак булдылар да (49) Дөресе шул, бәлки, алар игә килер дип, Мусага Китап бирдек
50. Мәрьямнең углы (Гайсәне), анын анасын (кодрәтебезилә) аятьтә үрнәк кылдык. Аларны уңайлы урынга, чишмәле калкулыкка урнаштырдык
51. Әй, пәйгамбәрләрем! Пакь-хәләл ризыклар гына ашагыз Игелек кылыгыз. Сез кылганнарның барысын да Мин дөресе белән белеп торамын
52. Шик юктыр ки. сезнең динегез—бердәнбер хак дин. Мин сезнең Раббыгыз буламын. Бәс. Минем жәзамнан куркыгыз. (53) Аяныч ки. кешеләр үзара бозылышып, (дин) эшләрен аерым-аерым фиркаларга бүлгәләп бетерделәр һәр фирка үз (Лҗ/ен мактап, аны гына хак (дин), дип лаф ора. (54) Хәзер инде син мәгълүм бер вакытка чаклы аларны адашкан хәлдә, үз юлларында калдырып кит. (55, 56) Үзләренә муллык һәм күп угыллар биргәч, алар fAuah) безгә яхшылык эшләргә ашкынып тора икән, дип уйлыйлар, ахрысы Юк шул! Алар (эшнең асылын) анлап бетерми (Бу нигъмәтләр һәм угыллар аларны сынар өчен генә бирелә).
57. Хактыр ки. Раббыны бөек күреп, (гөнаһ кылудан) куркып, гыйбадәт кылучылар менә кемнәр: (58) Раббынын аятьләренә ныклы иман китергәннәр. (59) Раббыга тин. дип башка затларга табынмаганнар. (60) Раббы янына кайтарылачакларын белеп, куркып, бирәчәкләрен (бурыч-әҗәт. хәер, садәка. зәкятне) ихлас күңелдән кайтарганнар. (61) ярыша-ярыша (бер-берсен уздырырга тырышып) игелек кылучылар (Әҗер-савап азганда) алар иң алгы сафта булыр
62. Без һичбер кемгә көче җитмәслек эш йөкләмибез. Яныбызда дөреслекне бәян кылучы бер китап (Ләүхел Мәхфуз) бар. Алар хаксызга рәнҗетелмәс (63) Хәер, алар (инкарьчылар, наданлыклары аркасында) болар турында хәбәрдар түгел һәм моннан башка да алар кылган гөнаһлар байтак Әле кыласылары күпме! 64. Байлык-муллык эчендә яшәүчеләрен жәзага тотсак, алар шундук ярдәм сорап кычкыра башлый (65) Азарга
—Зарланмагыз, сезнен аһ-зарыгыз файда бирмәс!—дип әйтербез (66, 67)—Каршыгызда аятьләребезне укыган чакта, сез борыныгызны чөеп, арка куеп китә идегез Җыелышып, кичләр буе (Коръәнне) мыскыл итеп лаф ора
10. .к у • м з
идегез. (68) Хак сүз (Коръән) турында яхшылап уйлап бакмадылар Әллә сон аларнын ата-бабаларына килмәгән берәр нәрсә (китап, яки пәйгамбәр, яки Амаһның газабыннан котылу) иңгәнме' (69) Яки үт пәйгамбәрләрен башта ук (яхшы кеше, гүзәл әхлаклы. бер тапкыр да ялган сөйләмәгәнен) белмиләр идемени ’ (Беләләр иде.) Шулай да аны (Аыаһның илчесе икәнен) инкарь иттеләр (70) Алар Рәсүлемне гәрчә ул Хакыйкатьне (Коръәнне) китерсә дә; уч женләнгән. диделәр Ләкин ул Хакыйкать күбесенең күңеленә хуш килмәде (71) Әгәр дә (Аиаһ тарафыннан күндерелгән) Хакыйкать аларнын күңеленә хуш килә торган булса, күкләрдә. Җирдә (булган төзеклек бозылыр). һичшиксез, гарасат башланган булыр иде. Без аларга (Коръән сыйфатында) бары тик шан-шәрәфләр китердек, ләкин алар шуннан ваз кичте
72. (Ий. Мөхәммәд) әллә син алардан берәр бүләк өмет итәсеңме? Раббың бирәчәк бүләк аннан да хәерлерәк булачак Раббың бүләкләүчеләрнең иң юмарты (73) Хактыр ки. син аларны тугры юлга чакырасың. (74) Ахирәт көненең киләчәгенә инанмаганнар тугры юлдан язганнар булыр.
75. Аларны кызганып, өсләренә килгән бәлаләрне алсак, алар күзләре күрмәс дәрәжәгә житеп. барыбер элеккеге азгынлыкларын дәвам иткән булырлар иде (76) Хактыр ки. Без аларны (ачлык белән) жәзаладык. шуннан соң да алар Раббыга буйсынмады, (ярлыкау сорап) Аңа ялвармадылар. (77) Җәзалар белән тулы һәм дәһшәтле бер капканы ачканнан сон. аларнын ничек шашып, өметсезлеккә төшкәннәрен күрсәң иде.
78. Аллаһ сезгә колаклар, күзләр, күңел тойгылары бирде. Ләкин, ни өчендер, сез аз шөкер итәсез.
79. Сезне яралткан да, Җир өстенә тараткан да—Аллаһ. Соңра Аның хозурында тупланачаксыз (80) Җан биргән дә—Ул. жан алган да—Ул. Төн белән көнне алмаштыру эше дә Анын хөкемендә. Шуны анлар өчен (аңлагач, иман китерер өчен әле һаман) акылыгызны җикмисезмени? (81) Шуңа да карамастан, алар борынгылар сөйләгәнне кабатлый. (82) Алар:
—Үлеп, туфрак булгач, сөяк өеменә әверелгәч, чыннан да. без янадан терелербезме? (Без моңа ышанмыйбыз).—диләр. (83) Чыннан да. безгә борынгы ата-бабаларыбызга да шуны (үлгәннән соң терелүне) вәгъдә иткәннәр иле инде Ләкин (берсенең дә терелгәне юк) бу (вәгъдәләр) искедән калган әкиятләр генә Башка түгел.
84—Күтт белсәгез, әйтегез: бу дөньяга һәм андагы барча нәрсәгә кем хужа9—дип сора син алардан. (85) Алар, һичшиксез:
—Аллаһ!—дип әйтәчәк.
-Шулай булгач, нигә уйлап карамыйсыз (нигә иман китермисез)?-аиген. (86)—Җиде кат күкләрнең һәм бөек Гарешнен Раббысы кем9—дип сора син алардан (87)
—Аллаһ!—дип әйтерләр.
- Шулай булгач, сез Аллаһның жәзасыннан нигә курыкмыйсыз? (гөнаһлардан сакланмыйсыз?)—диген. (88)—Алай бик күп белсәгез, әйтегез: барлык мөлкәтне кем үз ихтыярында тота’ һәр нәрсәне саклап-коткаручы, әмма Үзе мона мохтаж булмаган ул кем.'—дип сора син алардан (89)
—Аллаһ!—дип әйтерләр.
—Алайса, нишләп сез (хисләрегезне тыймыйча, нәфесегезне авызлыкламыйча) вәсвәсәгә биреләсез?—диген.
90. Без аларга Хакыйкать иңдердек, алар аны ялганга чыгарды. 91. Аллаһ бернинди дә баланын атасы булмады Ана тин башка бер илаһ та юк Әгәр булса, һәр илаһ үзе яралткан малны һәм идарәне үз кулына алырга тырышыр иде һәм. мотлак, алар бер-берсен жиңәргә тырышып, сугышырлар иде Аллаһ алар (мөшрикләр) табынганнардан өстен. 92. Аллаһ яшерелгәнне дә. ачыгын да белүче. Ул мөшрикләр уйлап чыгарганнардан (ясалма илаһлардан) бөек 93. (Ии. Мөхәммәд) әйт син:
— Йа. Раббым. аларга вәгъдә иткән газапларыңны миңа да күрсәтсәң иде.
(94) Раббым. зинһар, мине залимнәр арасына куйма,—диген 95. Әлбәттә. Без
аларга вәгъдә иткәннәребезне сина да күрсәтә алабыз. (96) Син (алар кылган) яманлыклардан яхшы гамәлләрең белән саклан Без аларнын (сиңа) ни сылтаганнарын бик яхшы белеп торабыз. (97) Әйт син.
— Раббым. шайтаннарның вәсвәсәсеннән Сина сыенамын,—диген—(98) Алар яныма килә башласа да. Сина сыенамын,—диген (99) Ниһаять, аларнын берәрсен әҗәл тотса, әйтер:
-Раббым. мине дөньяга кире кайтар; (100) эшли алмый калган игелекләрне башкарачакмын.—дип кабат-кабат ялварыр. Юк! Бу анын авызыннан чыккан буш сүз генә. Кыямәткә чаклы аларны терелтмичә тота торган бәрзах (комачау) бар.
101. Сур быргысына өрелгәч (Кыямәт килеп җиткәч), алар арасында туганлык җепләре калмас, (ярдәм итәр өчен) сораштыра-сораштыра бер-берсен эзләмәсләр (102) (Савап) бизмәне авыр тарткан кеше Сәгадәткә ирешкән булыр. (103) (Гөнаһ) бизмәне авыр баскан кеше үзенә котчыккыч зыян эшләгән кеше булыр, алар мәңгегә җәһәннәмдә калачак (104) Аларнын чырайларын ялкын чорнар, аларнын йөзе имәнгеч (тешләре ыржайган, авыллары чалшайган) булыр 105. Аятьләребезне укыганда, сез аларны ялганга чыгармадыгызмы'.’
106. Әйтерләр:
—Раббыгыз. (нәфесебезне тыя алмыйча) бәдбәхетлегебез өскә чыкты, без юлдан язганнар өеренә әверелдек,—диярләр.
107. —Раббыбыз. безне моннан чыгар Әгәр без тагын (кылган әшәкелек- ләребезне) дәвам итсәк, менә шунда инде без. чыннан да. залимнар булырбыз.
108. Аларга әйтелер ки.
-Рисваи килеш шунда кала бирегез Минем белән сөйләшергә җөрьәт итмәгез.
109. Бәндәләрем арасында шундыйлары да бар иде
- Раббыбыз. без иман китердек; шулай булгач. Син безне гафу ит. безне кызган Син мәрхәмәтлеләрнен дә мәрхәмәтлесе.—диделәр
110. Менә сез аларны мәсхәрә иттегез; (шул мәсхәрәләүләрегез белән артык мавыгып, сел) Мине оныттыгыз, сез аларны мыскыллап көлә идегез. (111) Бүген Мин аларны (шулмыскылларга түзеп торган) сабырлыкларына күрә, бүләклим дә. Шик юк ки. алар—морадларына ирешкән бәхетле кешеләрдер
112. (Аллаһ инкарьчылардан).
-Җирдә сез ничә ел тордыгыз?—дип сорар
113. Алар:
— Бер көн яки көннең берничә сәгатен тордык Санап барганнардан (фәрештәләрдән) сора,—дип әйтер.
114. (Аллаһ аларга) әйтер.
— Бик аз тордыгыз. (Җәһәннәмдә мәңгегә калачагыгызны) белсә идегез!
115. —Болай гына, эше булмаганнан эш булсын, лип кенә безне яралтты һәм. чынлап та. ул безне үз хозурына кайтармас,—дип өметләнәсезме'’
116. Мотлак хаким булган Хак Тәгалә—бөек. Аннан башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәңре булырдай һичберкем юк Ул—бөек Гарешнен хуҗасы.
117. Кем дә кем. һичбер исбаты булмаган көенчә. Аллаһкз тин башка берәр (уйдырма) илаһка табынса, аның хисабы (җәзасы) бары тик Аллаһ ихтыярындадыр Хакыйкать шулдыр ки. кяферләр Сәгадәткә ирешә алмас (курыкканнарыннан котылмаслар, өмет иткәннәренә ирешмәсләр)
118. (Ий. Мөхәммәд) әйткел:
-Йа. Раббым. (мөселманнарны) ярлыка, аларга мәрхәмәтле бул Миһербанлыларнын ин хәерлесе—Син,—диген
24— НУР (НУР) СҮРӘСЕ
Нур сүрәсе 64 аятьтән тора. Мәдинә-и Мөнәүвәрәдә иңгән. 35 нче аятьтә күкләрне. Жлр йөзен яктыртучы Аллаһның нуры турында сөйләнгәнгә күрә, сүрәнен исеме дә Нур дип атала.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. (Бусүрәне) иңдердек һәм фарыз иттек—бу шундый сүрә. Анда ап-ачык аятьләрне иңдердек. Бәлки, уйлый торгач, гыйбрәт алырсыз!
2. Зина кылган хатын белән иргә йөзәр таяк сугыгыз. Әгәр Аллаһка вә Ахирәт көненә инанган булсагыз, (Аллаһның дине кушканнарны үтәүче булсагыз) аларны кызганмагыз Аларны җәзалаганда (берничә) мөэминнең шаһит булып торуы шарт
("Ибне Габбас (разый Аллаһү ганһү)гә күрә, бу шаһитләр дүрт кешедән алып, кырыкка чаклы булырга мөмкин Зина—хәттин ашу. Аллаһ тарафыннан куелган чикләрне (хәтне) бозу иң зур гөнаһлардан санаш. Аятьтәге җәза никахлы булмаган. өйләнмәгән егет белән кызга бирелә Әгәр дә никахлы булып та. башкалар белән зина кылганнарга рәҗем җәзасы бирелә. Ягъни, таш белән атып үтерү».
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
3. Зиначы ир зиначы хатынга яки мөшрик булган хатынга гына өйләнергә хаклы. Зиначы хатын да зиначы яки мөшрик ирдән башкага кияүгә бармас Мөэминнәрнең зиначылар белән (өйләнүе, җенси) мөнәсәбәтләргә керүе харам саналыр. (4) Намуслы һәм хөр хатыннарга (зина кылды дип) нахак сүз әйткән кешеләр дүрт шаһит китерә алмаса. һәрберсе сиксән тапкыр таяк белән сугылыр. Алга таба алардан беркайчан да шаһитлек соралмас. Алар фасикъларнын да фасигы—бозык адәмнәрдер. (5) Мәгәр соңыннан (гайбәт сөйләгәннәренә үкенеп) тәүбә итсәләр, төзәлсәләр: Аллаһ—ярлыкаучы һәм бик тә миһербанлы (6) Кем дә кем үз хатынына нахак яла яга икән, үзеннән башка шаһитләре булмаса. сөйләгән сүзләренең дөрес икәнлегенә Аллаһ исеме белән дүрт тапкыр ант итсә, шаһитлеге кабул ителер. (7) Бишенче тапкыр ант иткәндә ул:
—Әгәр дә мин ялганласам, валлаһи. Аллаһ мине рәхимсез җәзалар,—дип үзенә ләгънәт чакырыр. (8) Әгәр дә хатын дүрт тапкыр Аллаһ исеме белән
-Валлаһи, ирем ялганлый.-дип ант итсә, җәзадан котылыр. (9) Бишенче тапкырында ул:
—Ирем хак сөйләсә, мине Аллаһның ләгънәте суксын.—дип үзенә ләгънәт чакырыр.
10. Әгәр дә Аллаһның рәхмәте кин булмаса. үкенүләрне, тәүбәләрне кабул итүче бердәнбер хөкемче һәм хикмәтләр иясе Аллаһ булмаса... (хәлкәйләрегез бик тә мөшкел булыр иде) (II) Ул уйдырма хәбәрне (нахак сүзне) сөйләгәннәр арагыздан бер төркем кеше иде. Аны (ялган сүзне) сез күңелегезгә якын алмагыз Киресенчә, ул сезнең өчен файдага гына булыр. Аларнын һәрберсенә кирәгенчә (гөнаһына күрә җәза) бар. Аларнын иң гөнаһлысы иң хәтәр җәза алыр.
(«Бер яу сәфәрендә Хәзрәти Мөхәммәдиең хатыны хәзрәти Гайшә дә катнаша Сугыштан кире кайтканда хәзрәти Гайшә ыстанда булмый Ул мәшгуль булган бер җирдә кыйммәтле муенсасын төшереп калдыра, ул шуны эзләп киткән була. Ләкин сугыштан кайтучылар хәзрәти Гайшәне дөя өстенә корылган, өсте каплаулы ханәкә эчендә утырадыр, дип кузгалып китәләр. Гаскәр артыннан күзәтүче вазифасы булган берәү ялгыз калган Гайшәне алып, гаскәрне куып җитә. Гаскәрдәге Гзбдулла бине Убәй исемле бер монафикъның сүзләренә ышанып, берничә кеше Гайшә турында ялган хәбәр тарата; имештер, ул хатын иренә хыянәт итәр өчен аерылып калган».
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.)
12. Бу яланы ишеткәннән сон сез. (Аллаһка) инанган ирләр, мөслимә хатын-кызлар, ни өчен күңелегездә яхшы уй асрамадыгыз һәм ни өчен сез:
—Юк. бу ап-ачык бер нахак яла,—дип кычкырмадыгыз'’ (13) Нишләп алардан сез дүрт шаһит китерүләрен таләп итмәдегез9 Шаһит китерә алмасалар.
алар Аллаһ каршысында ялганчыга калган булыр иде (14) Әгәр дә дөньяда һәм Ахирәттә Аллаһнын сезгә карата мәрхәмәте кин булмаса иде. гайбәт сазлыгына кереп батып һичшиксез, хәтәр газаплар эчендә калган булыр идегез (15) Чөнки сез бу гайбәтне телдән төшермичә, бер-берегезгә сөйлисез. (Үз күзегез белән күрмәгән) белмәгән нәрсәләрне (өзлексез) кабатлыйсыз һәм бу эшне шулай кирәк (гадәти бер хәл. аның гөнаһысы юк) дип уйлыйсыз. Гәрчә, Аллаһ катында ул бик зур гөнаһ санала. (16) Нигә сон аны (гайбәтне) ишеткәч тә сез:
— Болай (нахак сүз) сөйләү килешә торган эш түгел. Әстәгьфирулла! Җитте! Бу бик әшәке гайбәт бит,—дип әйтмисез! (17) Әгәр дә сез иман китергән кешеләр икәнсез, беркайчан да монын ише эшләрне кабатламасыннар дип. Аллаһ сезне кисәтә (нахак сүз сөйләүне харам эш итә). (18) Аллаһ аятьләрен шулай ачык итеп аңлата. Аллаһ— (барысын да) белүче, хөкем вә хикмәт иясе. (19) Иманлы кешеләр арасында чирканыч гайбәт таратудан ләззәт ала торганнар дөньяда да. Ахирәттә дә хәтәр җәзага мәхкүм булачак. Аллаһ белгәннәрне сез белмисез
20. Аллаһ сезгә рәхимле вә мәрхәмәтле булмаса, Аллаһ сезгә бик тә рәхмәтле вә ярлыкаучы булмаса (сезнең хәлкәйләрегез бик тә мөшкел булыр иде)
21. Әй. иман китергән кешеләр, шайтанга иярмәгез. Шайтан үзенә ияргән кешегә, һичшиксез, ярамаган гамәлләр һәм яманлык эшләргә котырта Аллаһ сезгә рәхимле вә мәрхәмәтле булмаса. сезнен берегез дә мәнге дә пакьлеккә ирешә алмаган булыр иде Бары тик Аллаһ кына Үзе ихтыяр иткән кешесен пакьлеккә чыгарыр Аллаһ барысын да ишетеп, белеп торучы
22 Муллыкта яшәүче, саф мөселман кешесе туганнарына, юксылларга, Аллаһ юлында һижрәт иткәннәргә ярдәмен киметмәсен, (хаталарын) гафу итсен, кичерсен (моннан түбән мин аңа ярдәм итмим дип) ант итмәсен Үзегез дә Аллаһ ярлыкавын бик телисез бит Чыннан да, Аллаһ—ярлыкаучы һәм бик тә мәрхәмәтле
(«Хәзрәт и Гайшә зина кылды, дип гайбәт таратучылар арасында хәзрәтиӘбү Бәкернең тәрбиясендәге Мыстах исемле бер кеше дә бар иде Хәзрәти Әбү Бәкер аның гайбәтче икәнен ишеткәч, Мыстахка моннан ары аңа ярдәм итмәячәкмен, дип ант итте Аять шуңа юнәлтелгән»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән )
23. Зина кебек эшләрдән пакь, әшәкелектән хәбәре булмаган, намуслы Мөэминәләргә (гайбәт) нахак яла ягучылар дөньяда да. Ахирәттә дә ләгънәтләнер. Аларга бик тә хәтәр газаплар әзерләнгән. (24) Ул Көнне аларнын үз телләре, үз куллары, үз аяклары үзләренә каршы чыгып, аларнын (дөньяда) ни кылганнары турында шаһитлек итәчәк. (25) Ул Көнне Аллаһ аларга шешле җәзаларын тулысы белән бирер һәм менә шунда инде алар. Аллаһ—Хакыйкатьнең үзе икәнен, ниһаять, аңлаячак.
26. Яман хатыннар—яман ирләргә Әшәке ирләр—әшәке хатыннарга. Яхшы хатыннар—яхшы ирләргә Саф ирләр саф хатыннарга таеш. Алар гайбәтләрдән өстен затлар. Аларга ярлыкау һәм (җәннәттә) татлы ризыклар әзерләнгән
27. Әй. иманлы бәндәләр, үз өегездән башка кеше өйләренә, килгәнегезне искәртеп, рөхсәт белән генә керегез. Өйдәгеләргә сәлам бирмичә кермәгез. Бу үзегез өчен хәерле гамәлдер һәрхәлдә бу турыда уйлап гыйбрәт алырсыз (28) Өйдә кеше булмаса. рөхсәт бирелгәнче кермәгез. Әгәр сезгә
-Китегез.—диелсә, шундук китегез. Бу сезнен өчен бик тә мөһим әдәп тәргибе Аллаһ кылмышларыгызны белеп тора. (29) Ташландык өйгә кереп, кирәгегезне аласыз икән, монда сез гаепле гүгел Аллаһ сезнен яшермичә кылганнарыгызны да. яшергәннәрегезне дә белеп тора
30. (Ий. Мохәммәд) мөэмин ирләргә (харамга) күз атарга ярамаганны. (җенси вәсвәсәгә. азгынлыкка бирелмичә) намус пакьлеген сакларга кирәклеге турында СӨЙлө. Шулай эшләү аларнын үзләре өчен әдәпле бер гамәл булыр Шик юк ки. Аллаһ алар кылганнарның барысыннан да хәбәрдар
31. Мөэминә хатын кызларга да сөйлә, (ярамаганнарга караудан) тыйдык
сыннар; намус һәм гыйффәтләрен сакласыннар. Күрсәтергә яраганнардан (йөз белән куллардан) башка зиннәтләрен күрсәтмәсеннәр.
(•Зиннәт» дигән сүзнең эчендә күп мәгънәләр ята. Бизәнү әйбер ләре дә. сөрмә тарту, тырнакларга кына сөртү дә. муен да. күкрәкләр дә. бармак лардан югары беләкләр дә. итәкләрдән югары балтыр лар да һәм. әлбәттә, хатын-кызның табигый гүзәллеге дә—зиннәт. Бо ларның барысы да ирләрнең дәртен, җенси теләген котырта Шуңа күрә, хатын-кыз үзенең матурлыгын, зиннәтен ачмаска, ирләрне вәсвәсәгә салмаска тиели».
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.)
Баш яулыклары муеннарын, якаларын, күкрәкләрен каплап торсын. Зиннәт урыннарын үз ирләреннән, үз аталарыннан, үз ирләренең аталарыннан, үз угылларыннан, үз ирләренең (башка хатыныннан туган) угылларыннан, үз ир туганнарыннан, үз туганнарының угылларыннан, кыз кардәшләренең угылларыннан, үзенен (хезмәтче) асрауларыннан, үзләренең колларыннан, женси ихтыяҗы булмаган ир хезмәтчеләрдән, хатыннарның яшерен җирләренә дикъкате булмаган балалардан башка кешеләргә хатын-кыз зиннәтле урыннарын күрсәтмәскә, ачмаска тиеш Яшерелгән зиннәтләре беленсен, күренсен дип, (ирләрнеңигътибарын тартырдай итеп) каты басмасыннар. Әй. мөэминәләр, барыгыз да Аллаһ алдында тәүбә итегез. Куркынычлардан котылып, морадыгызга (җәннәткә) ирешерсез.
32. Буйдакларны, колдарыгыздан, жарияләрегездән булганнарны өйләндере-гез. кияүгә бирегез Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре илә баетыр, иншаэаллаһ. Нигъмәтләре мул булган һәм бар нәрсәне дә белеп торучы—Ул— Аллаһ
33. Өйләнергә мөмкинлекләре булмаганнар исә Аллаһнын нигъмәтен көтеп, (җенси бозыклыклар кылмыйча) сабыр итсен. Кул астындагы колларыгыз һәм жарияләрегез азатлык язуы сораса, бирегез; әгәр дә аларнын итагатьле, намуслы икәненә ышансагыз. Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрдән аларга да өлеш чыгарыгыз. Дөнья рәхәтеннән колак какмыйм әле дип, намусын саклап калырга теләгән җарияләрегезне бозык эш кылырга ирексезләмәгез. Кем дә кем көчләнсә, (хатын-кыз бу зинасы өчен) Аллаһ тарафыннан ярлыканыр һәм Аллаһнын мәрхәмәтенә ирешер.
34. Хактыр ки. Без сезләргә ап-ачык аңлаешлы аятьләребезне (кисәтү- ләребезне) иңдердек. Сездән элек яшәп киткән халыклардан гыйбрәтләр, үрнәкләр китердек, шулардан үгет алып, (гонаһ кылудан һәм Аллаһның җәзасыннан куркып) саф мөселман булсыннар, дип.
35. Аллаһ—күкләрнен һәм Жирнен нурыдыр. Эчендә чыраг (шәм) яндырылган бер йорт кебек якты нурдыр Ул Чыраг (шәм) исә бер кандил (шэмдәл)гә куелган. Ул шәмдәл алмаз кебек балкучы йолдыз кебек җемелди. Ул Кояш чыгышында да, Кояш батышында да тиңе булмаган мөбарәк бер агачтан, зәйтүннән (алган май) белән балкый. Аның (янаторган) мае үзенә ут төртмәсәләр дә. үзеннән-үзе нур чәчә. Бу яктылык нур өстенә нур булып яна. Аллаһ ихтыяр иткән бәндәсен шул нурга ирештерә. Инсаннар өчен Аллаһ (гыйбрәтле) кыйссалар китерә. Аллаһ һәрнәрсәнең асылын белеп тора.
36. Бу нурлы кандил байтак кына өйләрнең эчен яктырта. Шундый өйләрнең абруе артсын дип вә анда Үзенең исемен зикер итсеннәр өчен (Аллаһ) рөхсәт бирде. Ул өйләрдә иртә-кич Ана тәсбих әйтәләр (Аллаһка мәдех укышлар). (37) Бар шундый кешеләр, аларны сәүдә һәм алыш-биреш эшләре дә Аллаһны зикер итүдән, (вакытында) намаз укудан, зәкят бирүдән аера алмый. Алар дәһшәтле Көн килеп, йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләрне шакмакландыра торган Көннән куркалар (38) (Алар Аллаһның кисәтүләреннән читкә тайпылмыйча яши) кылган игелекләренә күрә әжер алыр өчен вә Аллаһ тарафыннан артыгы белән нигъмәт алыр өчен Аллаһ ихтыяр иткән кешесенә чиксез нигъмәтләр бирер.
39. Кяферләр белән эш болайрак тора: «шарның гамәлләре тап-такыр һәм чиксез чүлдәге мираж кебек, сусаган кеше су күрдем дип уйлый Ниһаять, килеп житәрәк алдавыч су юкка чыга. Ул урынла (юлчы) бары тик Аллаһны табар. Ул ана тулысы белән тиешлесен (җәзасын) бирер Аллаһ бик тиз исәп-
КОРЪӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ 151 хисап өзүчедер (40) (Кяферләрнең гамәле) тирән-куркыныч давыллы караңгы дингездәге коточкыч дулкын кебидер. ул дулкын өстенә тагын икенчесе менә шулар өстендә кара болытлар куера, тагын кара дулкыннар берсе өстенә берсе өелә. Шул мохитка баткан берәр кеше кулларын сузса (ярдәм сораса, тавышы да ишетелмәс. хатта ул) үз кулларын үзе дә күрмәс Аллаһ нур бирмәсә. кешенең нуры булмас
41. Күкләрдә һәм Җирдә яшәгәннәр белән очар кошларның, канат кага- кага Аллаһны мактап сайраганнарын ишетмисенмени, күрмисенмени’’ һәрберсе үз догасын һәм тәсбихен яхшы өйрәнгән Аллаһ аларнын ни кылганнарын белеп тора. (42) Күкләрнең һәм Җирнең хужасы—Аллаһтыр. (Кыямәт көнендә) кайтарылыш та Ана гына булачак. (43) Син шул хакыйкатьне дә күрмисенмени. Аллаһ болытларны (теләгән җиренә) куа. соңыннан ал арны куша, бер-берсе белән катнаштырып, (зуркара) болытка әверелдерә. Шуннан янгыр ява башлый, күрәсеңме Ул Күктән эче тулы боз булган тау кадәр болытлар иңдерә, һәм кемне хәвефле итәргә теләсә, шуның өстенә яудыра. Ихтыяр итсә, ул теләгән кешесен бәладән коткара Анын яшен чаткысы сукырайтыр дәрәҗәдә күзләрне камаштыра
44. Аллаһ төн белән көнне алмаштырып тора Күрер күзле булганнар өчен, монда, шөбһәсез, гыйбрәтләр бар (45) Аллаһ һәр җанлыны судан (шәһвәт тамчысыннан) яралтты Аларнын бәгыеләре корсагы өстендә шуышып йөри, кайберләре исә ике аякта хәрәкәт итә. кайсылары дүрт аякта тора Аллаһ ни теләсә, шуны яралтыр. Аллаһнын бар нәрсәгә кодрәте җитә. (46) Хактыр ки. Без ачык аятьләр иңдердек Аллаһ ихтыяр итсә, теләсә кемне тугры юлга бастыра ала (47) (Монафикълар)
—Аллаһка да, анын Пәйгамбәрләренә дә иман китердек, итагать иттек, диләр. Соңыннан аларнын байтагы йөз чөерә. Болар мөселман түгел (Чөнки алар телләре белән сөйләгәннең киресен лшли.) (48) (Араларындагы гауганы) хөкем и гәр өчен Аллаһка яки Пәйгамбәр янына чакырылсалар, бер төркеме аркасына борылып, качып китәчәк (менә күреп торырсың) (49) Әгәр дә алар хаклы икән, итагать итеп, йөгерә-йөгерә килгән булырлар иде (50) Эчләрендә бер-бер чир бармы сон, әллә анын хак Пәйгамбәр икәнлегенә шикләнәләрме? Яки Аллаһ һәм илчесе аларны хаксызга рәнҗетер, дип куркалармы алар? Юкса, алар үзләре залим.
51. Мөэминнәр исә үзара бәхәсләрне хөкем итәргә Аллаһ яки анын илчесе янына чакырылса
—Тыңладык, итагать иттек.—диләр Менә шулар морадларына ирешкән булыр. (52) Кем Аллаһка. анын илчесенә итагать итә. Аллаһны сөя һәм Анын каршысынла (гөнаһ кылудан) курка, менә шулар инде Сәгадәткә ирешер
53. Әгәр дә син әмер бирсәң. (шундук сугышка китәчәкләре турында) ип алы ант белән ант итәрләр. Әйт:
—Файдасызга (олы исем белән) ант итмәгез,—диген—Бары тик сез телегез белән генә итагать итәсез бит Шик юк ки. Аллаһ сезнең ни кылганыгызны (уйлаганыгызны) белеп тора.
54. Әйт:
—Аллаһка итагать итегез. Пәйгамбәргә итагать итегез, -диген. Әгәр тагын йөз чөереп китсәләр, илченең вазифасы бары тик Аллаһнын хөкемнәрен аларта ирештерү генә, аларнын бурычы исә илче әйткәннәргә иярү Шулай гамәл кылсагыз, тугры юлны табачаксыз Пәйгамбәргә (Аиаһныңәмерләрен) ирештерүдән башка вазифа йөкләтелмәгән
55. Әүвәл яшәгән (мөслимнәрне! ничек итеп җиргә варис һәм хаким иткән шикелле. Аллаһ иман китереп, игелек кылганнарны, һичшиксез, шул җиргә варис һәм хаким итәргә, азарга үзләре ошаткан динне (Исламны) тәгаенләп, сакларга, аларнын куркыныч мохитен иминлеккә алмаштырырга нәгьдә итте. Бәлки, алар Мина инаныр, гыйбадәт кылыр Мина бернинди лә тиң тотмаслар, дип. Кем дә кем моннан соң да көферлек кылса, шул кеше нәҗеслекнең узе булыр.
152 ___________________________________________ КОРЪӘН ТЛТАР твдкңде
56. Шуна күрә, намаз укыгыз, зәкят бирегез. Пәйгамбәргә иярегез; һәм сез Аллаһнын рәхмәте илә кавышырсыз
57. Инкарь итүчеләр аны (Аллаһнын Жир йөзендәге гамәлләрен) бичара хәлдә калдырачаклар. дип башыгызга да китермәгез. Аларның барачак урыннары— жәһәннәм. Аһ-һай, хәтәр урындыр ул.
58. Әй, иман китергән кешеләр! һәм арагыздагы балигълыкка ирешмәгәннәр! Әмерегездәге (колиһәләр. җарияләр) менә шушы өч вакытта: иртәнге намаздан алда, өйлә эссесендә чишенгәч, ястү намазыннан сон, ихтыяж булганда (сезнең ятагыгызга керергә) рөхсәт сорарга тиеш. Бу өч вакыт сезнен өчен (хатыннарыгыз быэн аулакта ялангач килеш) күрешү форсаты. Моннан сон да бер-берегезне теләсәгез, хатынга да, иргә дә гаеп саналмас Бер-берегезнең янына кереп чыга аласыз. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай ачыклый. Аллаһ бар нәрсәнең асылын белеп тора, Ул—хөкем вә хикмәт иясе.
59. Сезнең балаларыгыз балигълыкка ирешкәч, бая телгә алынганнар керергә рөхсәт сораган кебек, алар да рөхсәт сорасын. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай ачыклап бирә. Аллаһ бар нәрсәнең дә дөресен белеп тора. Ул—галим һәм хакимдер.
60. Кияүгә чыгарга өмете киселгән, бала табудан мәхрүм калган олы яшьтәге хатыннар, зиннәтләрен күрсәтмичә генә, кайбер өске киемнәрен салсалар да гаеп саналмас Әдәплерәк булсалар, үзләре өчен тагын да яхшырак булыр. Аллаһ ишетеп, күреп тора.
61. Сукырга да. аксакка да, авыру кешегә (көчләре җитмәгән эшләрне эшли аямасалар) жаваплылык юк. Вә дәхи үзегезгә дә үз өегездә, атагыз йортында яки анагыз өендә, ир туганнарыгыз өендә, кыз туганнарыгыз каралтысында, ата ягыннан булган агаларыгыз табынында, ата ягыннан булган туталарыгыз ризыгын, ана ягыннан булган абзыйларыгыз дәстарханында, ана ягыннан булган түтиләрегез өендә яки ачкычы сезгә ышанып тапшырылган өйдә, дустыгызның өендә ашау гаеп саналмас. Бөтенегез бергә яки аерым ашауда да гөнаһ юк. Өйгә кергәндә Аллаһ тарафыннан килгән мөбарәк сүз белән яхшы яшәү, иминлек теләп сәлам бирегез. Менә, уйлый-уйлый аңласыннар дип, Аллаһ сезгә аятьләрен шулай ачып сала.
(•Гарәпләр элек сукыр, гарип кешеләр белән бер табын янында ашамаган. Аятьнең икенче яртысы исә. чакырылмаган килеш тә якын кардәшләр өенә кунакка килергә рөхсәт итә.»
Мөхәммәд Али тәфсиреннән.)
62. Бары тик Аллаһка һәм анын Рәсүленә инанганнар гына мөэмин була ала. Алар Пәйгамбәр илә уртак эш башкарганда, аннан рөхсәт сорамыйча, эш ташлап китмиләр. (Ий. Мөхәммәд) әнә шул рөхсәт сораганнар, хакыйкатен, Аллаһка вә анын Рәсүленә инанганнар булыр. Шулай булгач, алар кайбер эшләрне эшләргә теләсә, син аларга рөхсәтең бир Алар өчен Аллаһтан ярлыкау телә. Гафу итүче, тугры юлга бастыручы миһербанлы Аллаһтыр.
63. Бер-берегезне чакырган кебек. Пәйгамбәрне дә шулай чакырмагыз (исеме белән дәшмәгез, итагать һәм йомшак тавыш белән: йа, Нәбиулла, йа. Рәсулулла, дип эндәшегез). Арагыздан бәгьзеләрегез юкны сылтау итеп, мыштым гына (рөхсәтсез) качып киткәннәрне Аллаһ белә. Аң булыгыз, Анын әмереннән качып китеп (бу дөньяда) үзегезгә фетнә-бәла чакыра күрмәгез яки (Ахирәттә) андыйларга бик хәтәр жәза китереп сугуы бар.
64. Аң булыгыз: күкләрдәгеләр дә, Жирдәгеләр дә, хакыйкатен, Аллаһ Тәгаләнекедер (Аиаһ яралтканмилек. Аллаһның коллары) Ул сезнен кем (мөэминме, монафикъмы) икәнегезне белеп тора. Үз хозурына кайчан кайтарылачагыгызны да төгәл белүче—Аллаһтыр. Ул көнне аларга ни кылганнары турында хәбәр бирәчәк. Аллаһ бөтен нәрсәнең асылын белүче.