Логотип Казан Утлары
Публицистика

2002 елда булачак Бөтенрусия халык санын алу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар халкына мөрәҗәгате


Без, күпмилләтле Татарстан Республикасы халкы тарафыннан сайланган депутатлар, 2002 елда Бөтенрусия халык санын алуны үткәрү өчен әзерләнгән документлар проектлары белән танышканнан соң, бөтен халыкларның язмышы, шул исәптән, татар милләтенең киләчәге өчен борчылып, татар халкына мөрәжәгать итәбез.
Русия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасында «Бөтенрусия халык санын алу турында» федераль закон проекты каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы халык санын алганда файдалану өчен Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты тарафыннан әзерләнгән «2002 елда Бөтенрусия халык санын алу материалларын эшкәртү өчен милләтләр исемлеге» һәм «Милләтләр һәм телләрнең систематик сүзлеге» дигән документлар проектлары Татарстан Республикасы халык депутатларында һәм җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудыра.
Бу документлар проектлары бердәм татар милләтен бернинди фәнни ни-гезләүләрсез, ясалма рәвештә берничә аерым милләткә ваклауны күздә тота. Шулай итеп, әлеге документ авторлары күп гасырлар дәвамында бер халык булып оешкан татар милләтен примитив кабиләчелек чорына кайтарырга маташалар.
Әлеге документлар тормышка ашырыла калса, бай әдәби телен, үзенчәлекле мәгариф системасын, кабатланмас мәдәниятен, сәнгатен һәм әдәбиятын булдырган татар халкы киләчәктә милли үзенчәлекләрен үстерү мөмкинлеген югалта барачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, вакыйгаларның мондый рәвеш алуы татар халкына гына түгел, ә Русия җәмгыятендәге һәм дәүләтендәге милләтара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгына да куркыныч яный, чөнки бу вәзгыять илдә этник конфликтлар учаклары кабынуга шартлар тудырачак, дип искәртә.
Без, Татарстан Республикасы халык депутатлары, югарыда әйтелгән документлар кирәгеннән артык сәясиләштерелгән, халык санын алганда аларны файдалану татар милләтенең саны турында ялган мәгълүмат туплауга китерәчәк, татар халкының бу өлкәдә хокуклары тупас бозылачак, дип саныйбыз.
Әлеге документлар Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган очракта үз бердәмлеген саклап калу юлында татар милләтен авыр сынаулар көтә, бүгенге көндә сан ягыннан Русиядә икенче урындагы татар халкына юкка чыгу куркынычы яный. Бу тарихи сынау көннәрендә һәркем тирән уйлансын, үз милләтенең бөтенлеге өчен жаваплылыгын онытмасын иде. Төрле жәмәгать оешмалары вәкилләре, язучылар, галимнәр, дин әһелләре һәм дәүләт эшлеклеләре халык алдында, киләчәк буыннар алдында үзләренең жаваплылыкларын тоеп, милләтне ваклау сәясәтенә каршы төпле сүзләрен әйтерләр, ватандашларына татар халкының бердәмлеген ныгыту турында чакыру белән мөрәҗәгать итәрләр, дип уйлыйбыз.
Ата-бабаларын, тарихи тамырларын оныткан халыкның киләчәге юк. Язмыш кушуы буенча татарлар, бөтен дөньяга таралып, БДБ илләрендә һәм Русия Федерациясе төбәкләрендә яшиләр. Татар халкы бердәм булганда гына милләтенең көчен, бай мәдәниятен саклап кала алачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, татар халкы уяу булыр, тарихи бердәм милләт икәнен һәрвакыт истә тотар, 2002 елда халык санын алу нәтиҗәсендә дә үзенең бүленмәслеген һәм бердәмлеген раслар, дип ышана
/ 7 гыйнвар 2002 ел.