ЯЗМЫШНЫ БУЛМЫЙ АЛДАП
ПЕДАГОГ ҺӘМ МУЗЫКАНТ РӘГЬДЕ ХАДИТОВКА 60 ЯШЬ
Гармун бәләкәй булса да. Әйтә ул кирәкләрен.
Татар халык жыры.
Көтелмәгән очрашу
одай өмет итмәгән «.ирләрдән бирсен»,—дип теләк тели безнең халык.
Әгерхе якларына барып чыгуым да бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Аны «Татарстанның Камчаткасы» дип шаярткалыйлар. Газетлардан, радио- телевидениедән дә анда хәтле барырга бик ашкынып тормыйлар. Озын-озакка сузмадым. Әгерхегә барып радиотапшырулар әзерләргә булдым.
Алдан ниятләгән эшләрнең очына чыккач. «Татарстан Камчаткасы» белән ныклабрак танышырга уйладым Җәяүләп кенә урамнарыннан йөрим.
Кинәт колагыма музыка тавышы килеп керде Адымнарымны акырынайтгым. Як-ягыма каранам. Кечерәк кенә бер агач өй тәрәзәләреннән агыла икән. Туктап калдым. Игътибар беләнрәк тыңлыйм Бөек Бетховенның «Аппассионата»сы түгелме сон бу? Әйе, әйе, «Аппассионата»! Фортепьянода уйныйлар. Гап-гади агач өйдә. Килеш-килбәтеннән күренеп тора: анда татарлар яши. Елмаеп куям. Музыка тавышы, кечерәк кенә агач өйгә сыешмыйча, урамга агыла.
Әгерхедә бер тыкрыкка сыенган агач өйдә кемнеңдер моңа кодрәте хиткән Кем бу? Уены да колакка ятышлы, күңелгә ятышлы. Кем бу? Кара, мин бит Татарстан радиосында эшлим, иңнәремә магнитофон асылган, кечерәк кенә агач өйдә «Аппассионата»ның серләренә төшәргә күрмичә ничек китеп барыйм?!. «Ходайнын өмет итмәгән хирдән бирүе» менә шулдыр инде.
Мөлаем генә бер апа ишекне ачты. Иңнәремә асылган магнитофон ышаныч бирдеме, ул күптәнге танышын каршы алган сыман:
—Әйдәгез, узыгыз,—диде.
—Исәнмесез!—дип әйтүемә елмаеп хибәрде. —Тавышыгыз таныш, радиодан сөйләүчеме?—дип тәгаенләде. —Әйе.
—Безнен Әгерхе якларына да килеп чыккансыз икән... Ни эшләр бетереп йөрисез?
— Менә авылларыгызны әйләнеп кайттым әле. Турыгыздан узганда музыка тавышы ишетеп сезгә дә кереп чыгарга булдым. Игътибарсыз гына узып китә алмадым Апа, фортепьянода уйнаучы кемегез ул?
—Төпчек кызым Равия, әлегә мәктәптә укый. Абыйсы, менә шуны өйрән, дип китте.
—Кем соң анын абыйсы?
152
■әнгать
батырчылык иткән кешене
яамышны ВУЛМЫЙ АЛДАП 153
—Радиода эшләгәч, беләсездер әле. Рәгьде Халитов, баянда уйнавын радиодан да биргәлиләр
-Бар, уйнавын ишеткәнем бар. күрешеп танышканыбыз гына юк.
Күптәнге танышлар кебек сөйләшә-сөйләшә керүебез фортепьянога «чумган» кызны бераз гаҗәпләндерде, ахрысы, ул уйнавыннан туктап безгә караш ташлады
-Кызым, менә Казаннан кунак килгән, синен уйнавыңны ишетеп безгә дә керәсе иткән Абыеңны да белә икән.
Фортепьянода уйнавын магнитофон тасмасына да яздырырга теләвемне белгәч, кызый бераз уңайсызланып куйды
— Юк инде. абый, мин үзем өчен генә уйныйм, күнегүләр ясыйм Рәгьде абый да ачуланыр. «Рәтләп өйрәнмәгән килеш, нигә ашыгасын0*—дияр
—Ярар, ярар, алай булгач, язмам,—дим —Шулай да уйнап күрсәтегез әле. сеңлем.
—Уйна әле. кызым, үзебезнең татар халык көйләрен.
Әле генә «Аппассионата» белән сихерләгән кыз «Туган тел»не уйнап җибәрде.
Сизелеп тора: ул әле мәктәптә генә укып йөрсә дә. үзен шактый иркен тота, бер көйдән икенчесенә шулкадәр оста күчә: халкыбызнын борынгы көйләрен Салих Сәйдәшев. Нәжип Җиһанов. Заһидулла һәм Фәрит Яруллиннар белән Европа классикасын да бер бөтен итеп бәйли Музыка дөньясы чикләрне белми Халитовларнын төпчек кызы менә шушы хикмәтне тоемлап өлгергән Җил кайсы яктан иссә, шуна иярүче өйрәнчек кенә түгел ул. Куллары- бармаклары да. күз карашы да сихри моннарнын назын гәүдәләндерә
Шик юк: Казан дәүләт педагогия институтында (хәзер университет) укытучы музыкант абыйсы «мәктәбе*нен йогынтысы туган якларын да калачына алган Татарстанның төрле якларыннан, башка республикалардан һәм өлкәләрдән җыйналган талантлы яшьләрне «ачып җибәрү* өчен жан атып йөргән педагог бертуган сенлесен күздән ычкындырмас инде
Нурдидә апа әледән-әле улын телгә ала.
— 1958 елда әтиләре вафат булгач. Рәгьде үзенең баяны белән гаиләбезнең бөтенлеген дә саклап калды—ди ул.—Өч яшеннән гармун уйный башлаган бала хикмәтсез түгелдер инде
—Өч яшьтә гармун уйный башлагач, өегездә гармун да булгандыр0—дим Нурдидә апа көлемсерәп ала.
—Алдакчы буласым килми, ул урыс гармунының безгә ничек килеп керүен хәтерләмим Гармун дисәң, хәтере калыр,-ди ул—Ничек чыгарып атмаганбыз—шунысына гажәплөнәм. Бәлки, берәр туганым онытып киткәндер Алар арасында музыка белән кызыксынучылар бар. шулайдыр, берәрсе онытып калдыргандыр Без аны бар дип тә белмәдек Өлкәннәр анда төрткән, монда төрткән шул гармунга өч яшьлек малайның күзе төшә Күзе төшеп кенә калмый, тарта-суза. колак ишетмәгән тавышлар чыгара
Өйдәгеләр игътибар беләнрәк тыңлыйлар Әнисенең җырлаганын күңеленә салып куйганмы, әллә стенадагы «тәлинкәгә* охшатыпмы-малай тавышларны үзенчә тәртипкә китерә, көй чыгарып маташа.
1945 ел Халыкка җиңү шатлыгын, өметләр алып килган ел Нәкъ менә шушы 1945 елда Рәгьде гармун уйнарга өйрәнә, үзенең моң чишмәсен ача. шуннан бирле ул ага да ага.
Тотарлыгы да калмаган гармун баталар бакчасында да уйнарга ярап куя әле. «Капиталь ремонт* үтә-үтә. ул мәктәпкә дә. клубка да барып җитә Халитовларнын гармунчы малае Әгерҗе каласында шөһрәт казана
Унъеллык «стажы* булган гармунчыга -бишенче класста укучы Рәгьаегә— беренче тапкыр яна гармун сатып алып бирәләр
Җиденче класста укыганда аккордеонга тиенделәр
Тугызынчы класста укыган Рәгьденен әтисе авырып китә, мәңгелеккә күз йомар вакыты җитүен сизенептер, хатынына соңгы әманәтен әйтә
—Си на мен мен бәхил, тугыз баламны бактын. кеше көлдермәдең,—ди - Шулай да бер үкенечем калды
Хатыны күз яшьләрен тыя алмый:
—Нинди үкенеч ул?..
—Хәтерендәдер, без бит Рәгъдегә баян алып бирергә дигән идек, минем шушы әманәтемне үти күр...
Әтиләренең кырыгын үткәргәнче үк ана иренең соңгы әманәтен үтәргә ашыга.
Баянны кулына алган Рәгьде нишләргә белми. Моны сүз белән аңлатырга да мөмкин түгелдер Бу баян, бу баян... уен коралы гына түгел Анда әтисенең йөрәк тибеше, әнисенең әманәткә хыянәт итмәве дә. Тугыз баланы өзелмәс жепләр белән бәйләү дә ул. Бу—ата-ана алдындагы бурыч та Бу баян белән начар уйнасаң, үзеңне жир йотар...
Татарстан радиосыннан Мөхтәр Әхмәдиев. Рокыя Ибраһимова, Рәис Сафиуллиннарнын уйнавын тыңлаганда күңелдә нинди хисләр генә тумый, алар буй житмәс биеклек кебек, тик куркытмый бу биеклек Рәгъдене, ә үзенә дәшә...
Бүлмәләре тар булса да, күңелләре кин.
Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, «Әгерженең беренче гармунчы»сы аптырашта кала. «Мин музыкасыз яши алмам» дип үзенчә хәл итсә дә, «музыка белән яшәүнең» ни икәнен белеп бетерми икән.
Укытучылары да, классташлары да. таныш-белешләр дә: «Синең өчен борчылмыйбыз».—дип. аңа жинел язмыш юрыйлар. Ник дисәк, Рәгьде оста гармунчы булу өстенә бик тырыш та, эш сөючән ата-ананын асыл сыйфатлары аңа да күчкән. Аның агач эшенә дә кулы ятып торуын беләләр. Кәкре-бөкре такталардан да әллә ниләр ясап куя ул.
Ә күкеле тулы шом. Укытучыларын, классташларын белеп бетерә аламы сон аны? Әле үзеңне табып үстергән әнкәңә дә бөтенесен ачып салмыйсың.
Шунысы да уйландырмыйча калмый Әгерже районы тулысы белән Удмуртия эчендә Коры жирдән Татарстанның бер авылы белән генә дә чиктәш түгел, ичмасам Кама елгасының икенче ягында—Актаныш, Минзәлә. Күрергә якын да. барырга ерак. Әгерженең булдыклы, кирәк чакта булышырдай кешеләре Ижау каласына тамыр жибәргән. Казан ерак, аның тарту көче дә әллә ни сизелми.
Рәгьде Ижауда да югалып калмас иде, яхшы гармунчылар беркайда да артык түгел, тик ул бөтен жаны-тәне белән Казанга төбәлгән. Тукайлар, Такташлар, Сәйдәшләр рухын саклаган Казанга ашкына.
Укучысының борчуларын сизенгән шикелле, жыр укытучысы Фрид Рәхмәтуллин халык арасында бик танылып киткән Рәис Сафиуллинга хат язып бирә.
—Ул минем бик яхшы таныш, кин күңелле кеше, сине дә кире борып чыгармас,—ди.
Рәгьденен күзләре очкынланып китә.
Рәис Сафиуллинны бер күрер өчен дә әллә кайларга барырга риза ул. Татар баянчылары арасында ул үзенчә аерылып тора. Күптәннән таныш көйләрне дә янача ачып бирә Нинди генә борылмаларга алып керми Шундый останың өенә әллә кайдагы Әгерже малае барып керсенме?!.
—Син уңайсызланып торма,—ди Фрид абыйсы —Миннән сәлам тапшырырсың. Мин бит теләсә кемне Рәис Сафиуллинга жибәрмим. Әйтәм бит: хатыны да үзе шикелле, кече күңелле, бик ярдәмчел.
Башында мең төрле уй Рәгьденен. Шулай да аттестатын, баянын, укытучы язган хатны «күтәреп» Казанга юл тота ул. Әлбәттә, иң беренче уе Рәис Сафиуллин белән очрашу.
...Ишек ачылды.
Бер урында таптанып торган үсмер егетне күреп, хужа кеше сорап куйды:
— Безгә килүегезме, энекәш?
—Сез Рәис Сафиуллин буласызмы?
—Нәкъ үзе. Нишләп бусага төбендә сөйләшеп торабыз әле, әйдәгез, өйгә керегез.
Бусаганы атлап кергәч, Рәгьде үз күзләренә үзе ышанмады. Шундый кеп- кечкенә бүлмәдә дә кешеләр яши микәнни?!.
Рәис Сафиуллин кеткелдәп көлеп алды
—Бүлмә кечкенә булса да. күнел иркен безнең Әйдәгез, танышыйк.
— Мин Әгерҗедән, Фрид абыйдан сезгә сәлам тапшырырга кердем
—Мөһимә, ишетәсеңме. Фрид безгә сәлам җибәргән
—Сәлам җибәрүчегә дә. әманәтне тапшыручыга да рәхмәт инде,—дип ханым сүзгә кушылды
—Үзегез кем буласыз?
—Фрид абыйның укучысы. Рәгвде Халитов. Ул сезгә хат язган иде. менә ул.
Рәис Сафиуллин тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты, аннары хатны Мөһимәсенә сузды.
— Кая укырга керергә исәп’’—дип белеште Рәис Сафиуллин.
— Мин әле эшкә урнашырмын, дим Консерваторияне әйткән дә юк. училишега керергә дә белемем сай Эшләрмен дә. музыкантлардан дәресләр дә алырмын Шулай итсәм, дөресрәк булыр, дим
—Сез инде бөтенесен дә хәл итеп бетергәнсез, сезгә ничек булышырга да белмим—дип шаяртты Рәис Сафиуллин —Шулай да уйнап күрсәтегез әле. Баяннарның теләсә кайсын сайлап алыгыз.
Радио аша тыңлаганда буй җитмәслек булып тоелган Рәис Сафиуллин бик гади кеше икән Хатыны да бик ачык
Уйный егет Көй артыннан көй Татар халкының борынгы көйләре, музыкаль драмалардан, музыкаль комедиядән өзекләр уйный
Хуҗаларның йөзендә елмаю чаткылары уйный Етмаюны начарга юрамыйлар. Алар егетнең уйнавын ошатуларын яшермәделәр дә
Рәгъде үзлегеннән өйрәнүнең бөтен баскычларын узган Укымаса. кайгыртучзн остазлар кулына эләкмәсә. ул шулай калырга да мөмкин Теләсә кайда уйный алыр, үзен яратучылар да булыр, әмма профессиональ сәнгатькә барып җитә алмас. Сәнгать юлы бик тайгак та. бик борылмалы да Үз юлынны таба алмасаң, гомер буе өйрәнчек булып каласың
Рәгьде уйный. Рәис Сафиуллин үзенчә планнар кора
—Сәләтегезгә шигем юк,—ди ул.—Ә укырга кирәк Киләсе елга кадәр вакытны әрәм игәргә ярамый Шушы кечкенә генә бүлмәбезгә атнасына ике тапкыр килерсез, һичыогында музыка училищесына керерлек итәрмен.
Айрат Арсланов. Римма Ибраһимова, \ои&ң> Ьигичев. Венера Шарипова. twede Vaiu/no* Хельсинкида концерт вакытында 1980 ел
—Сезгә артык мәшәкать тудырмыйммы сон?
—Күнел тарткан эшне эшләми калудан гына куркам мин. Димәк, ризалаштык. Атнага ике тапкыр монда киләсез.
—Сезгә ни әйтергә дә белмим инде. Рәис абый. Мөһимә апа!
—Шуны истән чыгармагыз,—ди хужа,—гармунчыларның буш вакыты юк. Безнен һәр сәгать исәптә. Вакытында килергә тырышыгыз. Бүгеннән үк «өйгә эш» биреп жибәрәм. Менә шушы нотаны өйрәнеп карагыз әле. ике көннән аңлашырбыз...
Рәгьде шактый ук шомара төшкәч. Рәис Сафиуллин тагын бер мөмкинлек барын анлаггы. Ул бит Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка житәкчесе, кичләрен спектакльләрне жанга якын аһәңнәр белән бизи —Спектакльләргә сез дә килә аласыз,—ди ул.—Мин бит сәхнә артыннан да уйныйм, шәп гармунчы булып йөри торган артистларга «булышам». Минем янда утырып сез дә уйнарсыз, шушы «эш» белән дә танышырсыз. Уйнавыгыз артистлар өчен булса, өйрәнүегез—үзегезгә.
«Сәхнә артыннан артистларга булышу» дигән сүзләр сәеррәк тоелса да, Рә1ъде чамалады: сәхнәдә «буш гармун» белән уйнаучыларның көен чыгару бу.
Егеткә күк капусы ачылгандай булды. Төзелешкә эшкә урнашты, тулай торактан урын бирделәр Рәис Сафиуллиннын укытучылык сәләте дә көчле икән Әллә нинди катлаулы нәрсәләрне дә жинел генә аңлатып бирә, үзе үк уйнап та күрсәтә. Рәгьденең бармакларына кадәр үзгәрә кебек.
Академия театры спектакльләренә йөрү үзе бер мәктәп булды.
Театрда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча куелган спектакль гөрләп бара. Композитор Хөснул Вәлиуллин да музыкасын бик килештереп язган. Әле укуын да тәмамламаган Наилә Гәрәева тамашачыларны әсир итте.
Театрда еш кына шундый хәлләр була: бер төркем театрның үзендә спектакльләр куя. икенче төркем районнарга чыгып китә. Рәис Сафиуллинга да районга китәргә туры килде. Кичен театрда спектакль. Мондый чакта нишләргә? Хәер, артык баш ватмадылар да, Рәгьде бар ич! Берсүзсез аңа ышаныч күрсәттеләр.
Тамашачылар аны күрмәде дә, исемен дә ишетмәде, әмма артистның «өздереп гармун уйнавы»на беркем дә битараф калмагандыр, ничә тапкыр гөрләтеп кул чаптылар. Бу—Рәгьде Халитовнын яңа баскычка күтәрелүе иде Булсын, ул әлегә күләгәдә калсын, әмма кояш аны да яктыртмыйча калмас.
Яз башында ук жәйге гастрольләрнең маршрутларын ачыкларга керештеләр. Берничә төркем белән төрле якка юнәлергә булдылар. «Беренче мәхәббәт» спектаклен нефть чыккан якларда көтәләр. Азнакай. Әлмәт. Бөгелмә. Лениногорск районнарыннан көн саен диярлек телефоннан шылтыраталар. «Берүк безне читтә калдыра күрмәгез!» диләр. Башкортстаннын күрше районнары да ялынып- ялварып сорыйлар. Менә бит ничек, Рәгьде көн саен күреп, сөйләшеп торган артистларны халык күтәреп алып китәргә риза. Рәгьде Халитов «кечкенә кеше», ул бу сүзләргә катнашмый да. Әлегә бит ул «күләгәдә». Күләгәдә икәнсен, телеңне дә тыясын.
«Беренче мәхәббәт» спектакле белән нефть районнарына барырга тәкъдим ясыйлар. Рәис Сафиуллин хәлне аңлатып бирә.
—Үземә ышанган кебек, сезгә дә ышанам,—ди.—Хәзер моңа сезнен көчегез житә. Сез спектакльгә язылган музыканы яттан беләсез. Үзем башка төркем белән китәрмен, сез нефть якларын күреп кайтыгыз.
—Ә төзелештән мине жибәрерләрме сон, Рәис абый?—ди егет.—Җәй көне анда да эшнең кызган чагы Ял көннәрендә дә эшләп калырга тырышалар. Рөхсәт сорарга да уңайсызланам.
—Җитәкчегез ниндирәк кеше?
—Болай ипле, жайлы гына үзе. Михаил Абрамович Соломонов.
—Димәк, акыллы кеше. Әйбәтләп аңлатсагыз, ул безнең хәлгә керми калмас Анда татар егетләре, татар кызлары күптер, үхләрен «Беренче мәхәббәт» спектакленә кунак итеп чакырырбыз. Иртәгә үк барысын да ачыклап килегез.
Рәис Сафиуллин икеле-микеле сөйләшергә урын калдырмады.
Рәгьде нәрсә дисен, Михаил Абрамович янына керергә булды.
Идарә башлыгы чыннан да зирәк кеше икән. Ике дә уйлап тормады.
—Шундый ышаныч күрсәтәләр икән, бар, Халитов!—диде.—Беләсеңме, ул бит театр, театр Без бит кирпеч, измә белән генә яшәмибез. Кая гаризан9 Ә. әле язмадыңмыни?! Алайса менә монда утыр да яз.
Михаил Абрамович гаризага кул куя да:
—Үзенә ике ай ярымга түләүсез ял бирәм. Театрга булышмыйча ярамый,— ди.—Төрле җирләрдә булырсыз, алдыңа-артына карап йөр анда...
Әйтерсең лә сүз куешканнар. Рәис Сафиуллин да идарә башлыгын куәтләгәндәй итте:
—Гастрольләр бик тиз үтеп китәр. Санаулы көннәрне кояшта кызынып, су коенып кына үткәрә күрмәгез. Кайту белән имтиханнар тапшырасын онытмагыз. Китапларыгыз яныгызда булсын. Өстәмә эшләр дә биреп жибәрәм. Шушы әсәрләрне нотага карап уйнарга өйрәнегез. Боларны җинү жинел булмас Ә җиңәргә кирәк!
Шул көнне Рәгьде әнисенә хат язып салды: «Минем өчен борчылмагыз, академия театры белән нефть районнарына китәбез. Китапларны да алам, имтиханнарга да әзерләнәчәкмен»
1960 елның җәйге айлары Рәгьде Халитовнын бик күп сорауларына җавап тапты. Яраткан бәндәсенә ходай да өмет итмәгән җирдән бирәдер Нәкъ шул елны Казан педагогия институтында музыка факультеты ачылды. Урта белеме булган, музыкаль белем нигезләрен дә шактый үзләштергән, баянда бик оста уйнаган Рәгьде Халитовка училищеда укунын кирәге калмады, яңа факультетта аның кебекләр укымыйча, кем укысын9
Рәис Сафиуллиннарның кеп-кечкенә бүлмәсендә дәресләр алу. Татар дәүләт академия театры баянчысы булып нефть чыккан якларны әйләнеп кайту институтка да юллама бирде кебек.
Кеше ничә тапкыр туа?
азан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына «җырлап узган» Рәгьде Халитов укулар башланганчы Әгерҗегә кайтып килергә булды Академия театры гастролендә шактый акча эшләгән икән, баштанаяк өр-яңадан киенде. Казан Казан инде. Әгерҗе дә. Ижау гына да түгел Монда кием икенчерәк.
һәрвакыт пөхтәлеккә, матурлыкка тартылган музыкант егет башкалардан калышсынмы? Көзге каршысына килеп баскач, үзен-үзе танымагандай гаҗәпсенеп карап торды. Киемнәре бик килешле, бик затлы. Кара, исәеп тә киткән кебек. Үзенең туган нигезенә ул инде икенче кеше булып кайтты
Рәгьде Халитов тормышында шулай итеп яна чор башланды. Балачак, үсмерчак артта калды, ул инде өлгергән егет, педагог-музыкант булырга җыена. Әле имтихан алучылар да кат-кат кисәттеләр:
—Сез башкаручы-музыкант кына түгел, педагог-музыкант, мәгърифәтче дә булырга тиеш.—диделәр.
Казан дәүләт педагогия институтында музыка факультетын ачу—Татарстан мәктәпләрендә, аннан читтә дә музыка укытуга мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш. Талантлы балалар эзсез югалмасын.
Беренче очрашуда ук укытучы-баянчы Василий Павлович Плетнев мәсьәләне кабыргасы белән куйды:
—Чын профессиональ осталыкка күтәреләсегез килсә, минем таләпләремне җиренә җиткереп үтисез Мин үземнен улым Мишага да бернинди ташлама ясамыйм, сезгә дә шулай ук булачакмын
Башта бик кырыс кеше кебек күренсә дә. кайгыртучан остаз булып чыкты ул. Берәр әсәрне уйнаганда «чыпчык очыра» башласан. кул чабып туктата да күзенә карый Түбәнсетми, йөрәгеңә кадалып калырдай сүзләр әйтми • Менә мөмкин бит».—дип үзе уйнап күрсәтә. Уйнаганда ничек тын аласың— барысын да күрә, тоя ул.
Рәгьде еш кына аны үзенең әтисе белән чагыштырып карый Охшаш яклары күп. Әтисе до бик сизгер, бик сәләтле булган, әнисенең: «Әтиегез
К
вакытларын да. көчләрен дә кызганмадылар.
Жәйге каникул вакытларында Рәгъдене танылган җырчылар гастрольләргә чакыралар Ялгызың уйнау бер хәл, ө җырчы белән сәхнәгә чыгу бөтенләй икенче Монда осталык кына җитми, син җырчы белән тамашачыны бәйләргә тиешсең.
Еллар узгач, Татарстанның халык артисты, кырык еллап Татарстан ра- диосынын музыкаль редакциясен җитәкләгән Рафаэль Ильясов шундый бәя бирер:
«Рәгъдене мин күпкырлы баянчы дип әйтер идем. Миңа, аның белән сәхнәләрдә утыз ел буе чыгыш ясаган кешегә. Рәгъде хакында шулай дип һич шикләнмичә әйтергә буладыр: чөнки бик күп тапкыр баянда аның соло уйнаганын ишеткәнем бар. Ә инде аңа кушылып җырлаганда ул инде бөтенләй икенче Рәгъдегә әйләнә, ул, сине тынлап, сиңа комачауламыйча уйный, булыша. Баянчының бу сыйфатларга ия булуы бик мөһим». («Татарстан баянчылары», 1996. 110 бит).
«Татарстан баянчылары» китабына. «Татар энциклопедик сүзлеге»нә керермен, дип Рәгъде уйламагандыр да. Моның өчен әле күп сынаулар аша узарга кирәк булган Рәгъде Халитов студент чагында ук тырышлыгы белән белгән-күргәннәрне хәйранга калдыра.
Гастрольләргә йөргәндә көндезләрен җырчылар, нәфис сүз осталары ял итә, ә ул өйдән-өйгә, авылдан-авылга йөреп, әллә кемнәр белән очрашып бетә, әнгәмәләр кора, төрле уен коралларында уйнаулары белән таныша. Монарчы беркайчан да күрмәгән музыка уен коралларына тап була. Күңелендә шундый уйлар бөтерелә: татар халкының музыка уен коралларын рәтләп белмибез икән ич. Гармун, курай, кубыз, скрипка, гөсләдән башкалар читтә «кагылып» калган Ә халык аларны онытып бетермәгән әле. Әнә нәрсәләрдә генә уйнамыйлар, камыл, сорнай, мөгез, көтүче быргысын да ничек сайраталар!
Рәгъде Халитов боларны көндәлекләренә теркәп бара: ул үзендә яңа ихтыяҗ гууын сизенә. Татар музыка уен коралларын системалы өйрәнергә, онытыла башлаганнарын да янадан тормышка кайтарырга кирәк. Татар поэзиясенең 1000 еллык тарихы бар. дип хаклы рәвештә горурланабыз, ә шигърият белән
кайтканчы шуларны эшләп куегыз»,—дип әйтүе дә җитә иде аларга.
Василий Павлович, әлбәттә, икенче кеше, ул мәшһүр баянчы-педагог.
Рәгьделәр төркеменең бәхетенәдер... үз эшләренә фидакарьләрчә бирелгән педагоглар, музыкантлар факультетның йөзен билгеләде. Полифония һәм гармония серләрен ачучы Арнольд Арнольдович Бренинг. беренче декан Лариса Филипповна Паныкина, теория белән практиканы шулкадәр оста бәйләүче Маһинур Жиһаншина
һиндстанда концерттан соң курай бүләк итү 1996 ел
музыка аерылгысыз бит ул. Безнен музыка уен коралларыбыз да бик ерактан киләдер. Әгәр өйрәнмәсен. үрнәкләрен ясамасан. онытылып калулары да ихтимал. Нишләп әле мона юл куярга?!
Башкортстаннан килеп укырга кергән Нажия исемле кыз да ул белмәгән. ул күрмәгән уен коралларын әйтә. Үзе пианинода, скрипкада уйный
Карлыгачтай кара күзле, чем кара чәчле кыз белән сөйләшеп сүзләре бетми. Бу чибәр Мәләүз районының Жиргән авылыннан икән £>гисе сугышта үлгән, унике яшендә әнисе дә вафат булган, апасы белән балалар йортында үскәннәр Шулай да югалып калмаган. Уфада музыка училищесын тәмамлаган, укырга дип Казанга да килеп житкән.
Рәгьде үзе 16 яшендә әтисез калды, әле хәзер дә аны бик юксына. Ә Нажиянен язмышы тагын да катлаулырак. Егет үзенә-үэе акыл бирә: бу кызнын хисләре белән сак булырга кирәк...
Монарчы кияү-киленнәр белән аңлашып яшәгән Нурдидә апа Наҗияне дә бер күрүдә ошатты, ана «кызым!» дип ике кулын сузды
Институтта да бик яхшы укыган, баянда да бик оста уйнаган Рәгьде Халитовны төрле жирләргә эшкә чакырып карадылар. Татарстанда гына түгел, аны Башкортстанда да. Удмуртиядә дә беләләр. Тик аны институттан җибәрмәделәр Педагогия институтының музыка факультетында кадрлар житешеп бетми Бигрәк тә милли кадрлар. Рәгьде Халитов кебекләрне дә факультетка бәйләмәсән. педагог-музыкантларны, галимнәрне кем үстереп бирсен?
«Кеше ничә тапкыр туа?»—дигән сорау күңелдә кабат уянды. Югары белемле музы кант-педагог, фәнни эшләр белән дә мавыгып киткән тынгысыз жан тагын юллар чатында калды кебек Ин дөрес юлны сайлыйсы иде. соныннан үкенерлек булмасын!
Институтта калырга ризалашты, үзе укыган факультетта ассистент булып эшли башлады.
Кайсы солдат генерал булырга хыялланмый?! Югары уку йортларында үз гадәтләре. «Профессор булырга омтылмаган ассистент юктыр- диләр Моны гаепләп тә булмый. Югары уку йортларының дәрәҗәсен дә фән докторлары, профессорлар саны белән билгелиләр Профессор булу өчен үзеннен фәнни мәкгәбенне тудырырга кирәк Мона талант кына җитми, тырышлык та, батырлык га сорала.
Авыллардан үзе табып алып кайткан егетләрне-кызларны тизрәк ачу. аларны җәмгыятькә файдалы музыкант-педагоглар итеп үстерү өчен бөтен көчен биреп, әллә үзенен мәнфәгатьләрен онытып җибәрдеме—Рәгьде диссертация яклауны сузды. Ике-өч диссертациялек хәзинәсе фәнни әйләнешкә, уку әсбапларына керсә дә. «тимерне кызган чагында чүкеп бетермәде»
Бар андый талант ияләре Вакыйф Шәкүров чыгарган борчак белән заманында Татарстан дан алды, ә галим үзе «агроном—селекцияче» дигән атамадан узмады. Архиограф. библиограф Альберт Фәтхи ничәмә-ничә фән докторларына, профессорларга «җим бирде», ә үзе кандидатлык диссертациясен дә якламыйча дөньядан китте.
Рәгьде Халитовка «янаган куркыныч»ның сәбәбе тирәндәрәк булган Ул гастрольләргә-экспедицияләргә чыкканда янадан-яна табышларга юлыга Болгар заманнарыннан. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорыннан калган музыка уен коралларын өйрәнүдә нокта куярга ашыкмый Язмышны алдап булмый. Аспирантурада укып 12 ел үткәч, ул Ташкентка барып кандидатлык диссертациясен яклый Аның фәнни табышлары башка халыкларның да музыкаль тарихын ачыклауга этәргеч була.
Ходайның рәхмәте киң Рәгьде Фатыйх улы Халитовка «югалган вакыты да» кире кайта кебек Музыка фәнен үстерүдәге, музыкант-педагоглар үстерүдәге аерым казанышлары өчен агы профессор ләрәжәсе дә бирелә Музыка факультетының деканы буларак та игелекле эшләр башкарды, биредә укып чыккан музыкант укытучылар беркайда да йөзгә кызыллык китермиләр Уку йортының башка факультетларында да музыкаль-эстетик тәрбия бирүгә йөз белән борылдылар, «музыка тәрбиясе нигезләре» дигән махсус кафедра да үзенен бик вакытлы тууын раслады.
Бу тәҗрибә белән чит илләрдә дә кызыксыналар елда Казан дәүләт
педагогия университеты делегациясе Кытайда булды. Бу бит халык саны миллиардлап исәпләнгән Кытай! Шушы кадәр халкын сыйдыра, туендыра, киендерә алган Кытай. Сәнгате дә бик алга киткән, борынгысын да саклый белгән Кытай.
Без, жир шарында жиде миллион татар яши дип. бик хаклы рәвештә горурланабыз. Ә арифметикага гына таянсаң, безгә Кытайлар алдында авыз ачарлыкмы сон? Әмма халык күңелендәге моң дәрьясының үлчәме юк.
Делегациядә күренекле галим-педагоглар. тик Рәгьде Халитовны жиңелрәк аңлыйлар. Кытайлар татар аһәңнәреннән сихерләнеп калалар. Татарның музыка уен кораллары утыздан артык, аларнын күбесенә Рәгьде Халитов яңа сулыш өрде.
1996 елда Татарстанның күренекле җырчылары Рафаэль Ильясов, Гөлзада Сафиуллина һәм галим-педагог, музыкант Рәгьде Халитовнын Һиндстанга баруы да татар дөньясының офыкларын киңәйтеп җибәрде. Күңел тибрәнешләре жырларда-моннарда чагыла, гаҗәеп һиндстан җирендә дә татарның монлы балалары халкыбызның йөз аклыгы булды.
Финляндиядәге Тукай җәмгыяте чакыруы белән барулары әле дә хәтердән чыкмый. Археологлар җир катламнарын актарып хакыйкать эзли, ә галим- музыкант. педагог Рәгьде Халитов халыкның күңел катламнарын ача. кайсы юлдан барсан да хакыйкать бер генә. Жир катламнарыннан берәмтекләп җыйган хәзинәләр-дәлилләр белән хакыйкать кайта, һәм казанышлар да бәхәссез
Ерак илләрдән кайткач, язмышын хакында да кат-кат уйланасың. Аларда— алай, бездә—болай. Нигә алай, нигә болай? Җавап табулары да авыр.
Әмма беркайчан да шик-шөбһә уятмаслык хакыйкатьләр дә бар. Монысы— тормышта үз юлыңны табу, үз-үзеңне табу Хатынын, балаларың белән уртак тел табу да бәясе төшмәслек, төсе китмәслек хәзинә. Рәгьде Халитов язмышына һич кенә дә үпкәләми. Хатыны Наҗия белән ярты сүздән бер-берсен аңлашалар, Казан педагогия училищесында 30 ел укыткан Наҗия Халитова—педагогия фәннәре кандидаты. Кызлары Гөлнаранын да тырышлыгына хәйран калырлык. Башта консерваториянең фортепьяно классын тәмамлады. Аннары вокал буенча да диплом алды, инде конкурсларда җиңеп чыккан җырчы ул хәзер.
Тагын көтелмәгән ачыш Гөлнара көйләр чыгару белән дә мавыгып китте. «Дәү әби» дигән җыр тудыруы да тикмәгә түгелдер. Энесе Салават та бик хуплады аны. Әле бүген дә Әгерҗедә төп нигез җылысын, ире Фатыйхның рухын саклап торучы Нурдидә апа ул Дәү әби. Оныкларының балалары да кайта анын янына «Сагындык сине. Дәү әби!»—дип кайталар, һәм менә алар жыр булып та кайтты.
Шушы төп нигездә «Аппассионата»ны, «Туган тел»не уйнап музыка дөньясына кергән Равия «Чаллы шәһәренең иң яхшы музыка укытучысы» дигән исемгә лаек булды. Монысы да Халитовларча.
• Кеше ничә тапкыр туа?» Кырык елдан артык гомерен Казан дәүләт педагогия университеты белән бәйләгән, студенттан профессор дәрәҗәсенә барып җиткән, татар музыка уен коралларын өйрәнүдә һәм аларны тормышка кайтаруда яна юллар ярган Рәгьде Фатыйх улы Халитов үзенен «яңадан тууын», рухи яңарышын әледән-әле кичерәдер, шуннан көч һәм илһам аладыр
Алтмыш яшьлек гомеренең һәр мизгеле уч төбендә кебек. Өч яшеннән кулына гармун алган, монга-көйгә йөз тоткан малайның тормыш юлы гел табышлар белән генә бизәлмәгәндер. Әмма нинди сынаулар кичерсә дә, барысы да үзенеке, язмышны булмый алдап...
Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, галим-педагог, музыкант Рәгьде Фатыйх улы Халитовнын фәнни-педагогик эшчәнлеге, баянда өздереп уйнаулары педагогия университеты аудиторияләренә, концерт залларына гына сыймый, алар халык уен кораллары ансамбльләренә, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмнәренә, конкурсларга, бәйгеләргә әверелә, яна талантларны мәйданга дәшә. Әнә. факультетның «Хыял* вокаль ансамбле хәтта Италия белән Австрия тамашачыларын да тан калдырып кайтты