Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ИСЛАМ СӘНГАТЕ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ
9 гыйнварда Татарстан Республикасының Милли мәдәни үзәгендә «Ислам сәнгате» күргәзмәсе ачылды Аны Россиянен •Эрмитаж» Дәүләт музее һәм Татарстан Милли музее бергәләп оештырдылар.
Эрмитаж фондларыннан алынып күргәзмәгә куелган 140тан артык экспонат— борынгы һәм хәзерге заман Ислам сәнгатенең истәлекләре.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев. Эрмитаж музее директоры Михаил Пиотровский. Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов. Казан мэры Камил Исхаков. Россиянең төрле регионнарыннан килгән музей директорлары һ. б. катнашты.
• Кубрат хан хәзинәсе» һәм «Алтын Урда хәзинәләре» күргәзмәләреннән сон • Ислам сәнгате» Санкт-Петербургтан килгән өченче күргәзмә булды. М Пиотровский аны «Россия күләмендәге мәдәни вакыйга» дип атады. Ул. шулай ук, Эрмитаж белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең М Шәймиевнен Санкт-Петербургка барып. Эрмитажны зиярәт кылуыннан соң башлануын билгеләп үтге Пиотровский расла-вынча. Казанда бик кыйммәтле экспонатларны Лондон. Париж һәм Амстердам дәрәжәсендә кабул итә һәм саклый беләләр.
Президент Минтимер Шаймиев Михаил Пиотровскийны Казан Кремлендә кабул итте Очрашуда Дәүләт Эрмитажы белән җөмһүриятебез музейлары арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алышулар булды.
Бу сөйләшүләр вакытында Казанда Эрмитаж үзәге булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде Бу идеяне тормышка ашыру ниятеннән 10 гыйнварда ТР милли музеенда Дәүләт Эрмитажы. ТР мәдәният министрлыгы. Казан шәһәре хакимияте һәм ТР Фәннәр академиясенең тарих институты арасында «Казанда Эрмитаж үзәге» дигән фәнни, мәдәни-агарту һәм мәгариф программасын әзерләү, аны тормышка ашыру шартлары турында ниятләүләр беркетмәсенә кул куелды
ЖУРНАЛИСТЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан журналистлары Россия матбугаты көнен билгеләп үтге
Бу уңайдан Журналистлар йортында кабул итү мәжлесе оештырылды Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов һәм башка кунаклар катнашты. Журналистлар берлеге президиумы исеменнән аның рәисе Римма Ратникова кунакларны һәм каләмдәшләрен сәламләп: «Фикерләр һәм милек формаларының төрле булуына да карамастан, берлек таркалмады, ул—берләшә, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә».—дип билгеләп үтте.
Ф Мөхәммәтшин Президентыбыз һәм парламент исеменнән журналистларны бәйрәм белән котлады. Матбугат көне уңаеннан үтүче тантаналар матур гадәткә әверелүен искәртте. «Матбугат битләрендә, телеэкраннарда төрле фикер булырга тиеш, бу хакимияткә дә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Журналистлар көндәшлек нәтиҗәләрен дә сизде кебек: матбугатка язылу кампаниясе йомгакларына караганда, тиражларның кимүе, ә федераль басмаларның 12 процентка күтәрелүе сизелә»,— диде ул һәм татар матбугатының 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшен башларга, аны Казаннын 1000 еллыгына туры китерергә тәкъдим итте.
КИНОЕЛЪЯЗМАЧЫЛАР ЮБИЛЕЕ
Казан кинохроника студиясе үзенен 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Студиянен тарихы 1961 елдан башлана. Бүген ул Россиянең иң көчле документаль киностудияләренең берсе. Сонгы ике елда гына да аның эшләре төрле фестивальләрдә күрсәтелде, диплом һәм бүләкләргә лаек булды.
Студияне Россиянен кинематографистлар берлеге рәисе урынбасары Клим Лаврентьев. Россия Мәдәният министрлыгының кине-матография үсеше департаменты житәкчесе урынбасары Юрий Дорожкин. Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, анын урынбасары Зөфәр Бохараев. Казан хакимиятенең мәдәният идарәсе житәкчесе Әлфия Тутаева. шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты вәкилләре. Россиянен документаль киностудияләре директорлары, республи- канын иҗади берлекләре вәкилләре котлады.
ПЕН-ҮЗӘК ТӘКЪДИМЕ
Татар ПЕН-үзәге делегаты. Үзәкнен Мәскәүдәге даими вәкиле, танылган юрист һәм гаммәви мәгълүмат чаралары мәсьәләләре буенча белгеч Борис Пантелеев Лондоннан Бөтендөнья язучыларынын чираттагы конгрессыннан кайтты. Ул конг-
рессга Казанда «Халык хокуклары һәм сәяси әдәплелек» дигән темага халыкара конференция үткәрү идеясен тәкъдим итте
Билгеле будзанча Татар ПЕН үзәге инглиз телендә нәшер итәр ечен юлап әзерләде Бөтендөнья язучылар конгрессы делегатлары анын проекты белән дә таныштылар. Китап авторларынын—ягъни, татар язучыларынын позициясен һәм «Халык хокуклары һәм сәяси әдәплелек» мәсьәләсен Казандагы конференциядә тикшерү идеясен ЮНЕСКО вәкиле булган Финляндия. Норвегия. Квебек ПЕН-үзәкләре делегатлары да хуплады
Конгресста Б Пантелеев шулай ук татар язуын латин графикасына күчерү мәсьәләсен дә күгәрде Бу мәсьәлә киләсе елда Македониядә үтәчәк Бөтендөнья язучылар конгрессының көн тәртибенә кертеләчәк
«ХӘТЕР.НЕҢ ЯҢА ТОМЫ
«Сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабы»нын дүртенче томы дөнья күрде
Анда 58 нче сәяси малдә белән кулга алынган, Татарстанда туган яисә яшәгән, соныннан тоткынлыкта үлгән «Г» һәм «Д» хәрефләренә башланган 3385 фамилия бар. Аларнын ЗбОы атылган. 745 кеше тоткынлыкта үлгән Мен ярым тираж белән чыккан китап сәяси репрессия корбаннарының гаиләләренә, музейларга, ижтимагый оешмаларга, уку йортларына бушлай таратылачак Андагы мәгълүматлар бөтендөнья интернет челтәрендәге «Мемориал» Халыкара хәйрия жәмгыятенен махсус битенә дә кертелде
ТУКАЙ ЗАМАНДАШЫ
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә атаклы татар галиме һәм ижтимагый-сәяси эшлеклесе Йосыф Акчураның 125 еллыгы уңаеннан «Йосыф Акчура һәм Россия империясе татарлары (XIX гасыр ахыры—XX гасыр башы)» дигән фәнни конференция узды
Й. Акчура «Итгифак әл-мөслнмин» фиркасен оештыручы һәм анын әйдәп бару чыларыннан берсе санала Конференцияне татар һәм башка Идел буе халыклары тарихын, мәдәниятен тирәнгсн өйрәнү белән шөгыльләнүче студентларның • Эзләнү» фәнни тикшеренү төркеме оештырды
КЛАССИК ӘДИПКӘ БАГЫШЛАП II декабрьдә Казан дәүләт универ ситетынын гыйльми китапханәсендә СССРнын дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗмине» тууына 100 ел тулуга багыш лантан фәнни конференция үткәрелде Конференциядә галимнәр X Миннегулов. 11 Бәширова. Р Рахман. Р Сверигин. •Татарстан» журналының баш мөхәррире Р Фәгтахов. әдипнен улы Тансык Нажмет лннов К Нәжмн хакында тәфсилле һәм уйландыра торган чыгышлар ясадылар
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин әдипнен ижаты турында сөй ләле. анын татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләп: «Заманында 26 телдә дөнья күргән. Сталин бүләгенә .лаек булган •Язгы җилләр» романы әле бүген дә үзенен кыйммәтен югалтмады».—диде
Шул ук көнне кичен К. Тинчурин театрында классик язучы ижатына багышланган «Якты сукмак» дигән әдәби-музыкаль кичә дә булды Кичә К. Нәҗминен бөтен торхгышын күз алдына китереп бастырды А. Арсланов язучының әсәреннән өзек укыды Д. Нурлы белән И. Баһман репрессия елларында С Әдһәмова белән К_ Нәҗми арасында йөргән хатларны «терелттеләр» К. Хәйретдинова, М Галиев. Казандагы 106 нчы мәктәп укучылары башкаруында язучы шигырьләренә язылган җырлар янгырады Г Камал театры артистлары •Язгы жилләр»дән аерым өзекләр күрсәтте
ХАЛЫК ШАГЫЙРЕН ИСКӘ АЛУ
Шагыйрь Сибгат Хәкимнен тууына 90 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичаләренен берсе 21 декабрьдә башкалабызның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт затында булып узды. Анда шагыйрьнең ижаты турындагы кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин чыгыш ясады
Кичәдә күренекле сүз осталары һәм артистлар Айрат Арсланов. Илдус Әхмәтҗан, Хәлим Җәләлов. Фәнис Җиһанша һ б шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, ә жыр-чыларыбыз Айдар Фәйзрахманов. Рафаэль Сәхәбисв. Резеда Галимова һ 6 Сибгат Хәким шигырьләренә язган җырларны башкарды
•Жыр язмышы» дигән бу кичәдә шагыйрьнең улы—сәясәтче. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе. ТФАнен Тарих институты директоры Рафа эль Хәкимов истәлекләр белән уртаклашты
ОНЫТЫЛМАС ДРАМАТУРГ
Декабрь башында Әгерже районының Кичкетан авылынын мәдәният сараенда күренекле драматург Юныс Әмнновнын тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә уздырылды Әдипне искә алу кичәсендә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. драматург Туфан Миннуллин. шагыйрь Ренат Харис, тәнкыйтьче Мансур Вәлиен әдипнен тормыш иптәше Фәимә ханым һәм балалары. Әгерже район хакимияте башлыгы Рафис Сәстов. әгержелсләрнен Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Раиф Гыйззәту л лин. Әлмәт драма театры вәкилләре һәм Чаллыдан килгән кунаклар бар иде
•АЛТМЫШЫНЧЫЛАР АЛТМЫШТА
Камал театрында Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гәрәй Рәхимиен 60 е.ллык юбилеена багышланган иждт кичәсе үтте Шагыйрьне Татарстан Дәүләт Советы исеменнән (юбиляр үзе дә Дәүләт Советында өлкән референт булып эшли) рәис урынбасары Р Миннуллин тәбрикләде Кичә барышында Г Рәхимне каләмдәшләре—Т Миннуллин. И Юзисв.
Ш Галиев, Р Файзуллин. Ф Галимуллин. Р Гатауллиннар котлады, юбилярның шәхесе һәм ижаты турында жылы сүзләр әйттеләр. Сәхнәдән Татарстанның күренекле җырчылары. нәфис сүз осталары башкаруында Г Рәхимнең шигырьләре, анын сүзләренә язылган җырлар яңгырады Юбилярны ижат бәйрәме белән котларга туган ягы—Лениногорскидан һәм Баш- кортстаннан да кунаклар килгән иде
КОМПОЗИТОР ИСТӘЛЕГЕНӘ
Россия һәм Татарстанның халык артисты. мәшһүр композитор Фасил Әхмәт истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта кую тантанасы булып узды. Тантананы кереш сүз белән Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Калимуллин ачып җибәрде Соңыннан Фасил Әхмә- товнын якын дусты, композитор Ринат Ени- кеев үзенең истәлекләре белән уртаклашты
Мемориаль такта кую җыенында Фасил Әхмәтовнын туганнары, дуслары, сәнгать әһелләре катнашты Чыгыш ясаучылар композитор әсәрләрен яна җыентык итеп бастыру кирәклеге турында да әйттеләр.
•АЛТЫНЧӘЧ»—АЛТЫН ФОНДТА
Нәжип Җиһановнын туган көне уңаеннан С Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында үткән кониерт-кичә «Алтынчәч» операсының беренче куелышына 60 ел тулуга багышланды
Кичәгә төрле елларда баш партияләрне башкарган опера сәхнәсе ветераннары— Татарстаннын халык артистлары Усман Әлмиев. Галина Ластовка. Рөстәм Маликов, Россиянен һәм Татарстанның халык артисткалары Мөнирә Булатова, Зилә Сөнга- туллина килгән иле Азар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар Кунаклар арасында музыка белгече Зәйнәп Хайруллина да бар иде Ул күп еллар Н Җи- һанов белән Татарстан Композиторлар берлегендә эшләгән Концертта баш партияләрне беренче башкаручы артистларның язмалары яңгырады
ШУРАДА ЯҢА ИДАРӘ
17 январьда Казан милли мәдәният үзәгендә Аксакаллар Шурасы корылтае узды. Утырышта 50 лән артык делегат катнашты Корылтайның төп эш нәтиҗәсе—яңа идарә сайлау булды. Идарәгә 9 кеше—Вахт Хаков. Мәхмүт Әхмәтжанов. Әхмәт Галиев. Рәмзи Ногмани. Мәхмүт Нигьмәтжанов. Илдус Садыйков, Фәрит Хәбибуллин. Гаел Морта- зин һәм Евгений Бусыгин сайланды Аксакаллар Шурасы рәисе итеп техник фәннәр докторы Әхмәт Галиев сайланды.
МОРЗА НӘСЕЛЛӘРЕ ТУРЫНДА
Татарстан Республикасының Милли архивы тарафыннан әзерләнгән—«Казан морзалары 1785-1917 еллар» дип аталган генеолопгк сүзлек дөнья күрде
Басманың максаты—Казан губернасының морзалар нәселе китабын фәнни әйләнешкә кертү Анарда 1558 нәселнең шәҗәрәсе тупланган Шулай ук сүзлектә дәүләт хезмәтендә тиешле еллар эшләгәне өчен морзалар нәселе китабына кертелгән тугыз татар морзасы нәселе дә урын алган. Азар—Азкиннар. Атиев. Вәгыйзов. Ярмөхәм- мәтов. Сәинов. Моратов, Хәлфин. Юнысов һәм Әлморзин.
КОРЪӘН КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ
Иранда IX Халыкара Коръән күргәзмәсе үз эшен төгәлләде.
Анда шәмаилләр. 20 дән артык илнең, шул исәптән Россиянен каллиграфия үрнәкләре тәкъдим ителгән иде Күргәзмә эшеңдә Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, каллиграф-галим Нәжип Нәкъ- каш та катнашты.
Россия павильонында Изге Коръәннең татар, рус һәм казакъ телләренә тәрҗемәләре урын алган иде Төрек тәрҗемәсе нигезендә язучы Рабит Батулла тарафыннан эшләнгән Коръәннең татарчасы да куелган иде
ЯШЬЛЕК БИЕКЛЕКЛӘР ЯУЛЫЙ
Яшь шагыйрә Альбина Әпсәләмова (Габдрахман Әпсәлөмов оныгы) Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде һәм берлекнең ин яшь әгъзасы булды.
Финанс-икътисад институтында белем алучы Альбинаның «Осколки снов» (1998) һәм «Я люблю писать курсивом» (2001) дигән шигырь җыентыклары дөнья күрде инде Ул шигърият һәм авторлык җырлары шәһәр конкурсында 2 тапкыр бүләк алды һәм. ниһаять. 2001 ел ахырында әдәбиятта һәм сәнгатьтә югары казанышлары өчен ел саен бирелә торган Бөтенроссия «Триумф» премиясе лауреаты булды
КИТАПХАНӘ МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле язучыларыбыз!
Республикабыз Казаннын 1000 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә Борынгы шәһәребез үзгәрә, яшәрә, башкалабыз тарихы белән кызыксынучы яшьләребез көннән- көн арта.
Китап фонды әлегә тулы булмау сәбәпле. Республика яшүсмерләр китапханәсенең милли мәдәният һәм туган якны өйрәнү бүлеге бүгенге көндә яшьләрнең ихтыяҗларына тулы җавап бирә алмый Шуны истә тотып, шәхси китапханәгездәге Казан һәм аңа бәйле вакыйгаларны чагылдырган китапларыгыз белән бүлешсәгез иде Сезнен китапларыгыз, аеруча элекке елларда нәшер ителгәннәре, безгә бәя биреп бетергесез ярдәм итәр, ә яшьләребезгә туган ягыбыз турында белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирер
Без татар һәм рус телләрендә әдәби әсәрләр белән беррәтгән. элекке елларда чыккан журналлар. Татарстан икътисады, фән һәм сәнәгате тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм спорт тормышына багышланган китаплар кабул итәбез
Безнең адрес 420044. Казан шәһәре. Ибраһимов проспекты, S3 «б- Татарстан Республикасы яшүсмерләр китапханәсе Тел 4379-57