Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Җәйге таңда уяну
Бар тереклек арган-талган, яшәүдән туктаганмы? Теге дөньяга киткәнме, әллә соң йоклаганмы? Юк, бу—бары вакытлыча, беркадәр мәрткә китү, Бер көн алга бару өчен бер төнгә артка китү. Анда кемнәр ни кыладыр, табигать калган минсез. Мин монда телсез һәм өнсез,—куркыныч һәм күңелсез. Күктән күреп торучылар бу халәтне аңлатмас. Уянгач та үзең уйла, сизен, йөрәк, аңлат, баш! Бар гомерең йоклап узар, гамь белән уянмасаң. Бу дөньяның фанилыгын җан белән тоялмасаң... Нинди серле, нинди шатлык җәйге таңда уяну, «Әле дә шөкер яшәештә мин бар!»—диеп уйлану. Иң саф хисләр, изге эшләр шул җәйге таңда ата. Күкрәгеңдә беркемгә дә әйтелмәс серләр ята.
Баштан сыйпап талгын гына рәхәт җил исеп куя. Әнкәеңнең иркәләве исеңә төшеп куя.
Арттырмыйм да, киметмим дә, җир оҗмахы шушыдыр. Ахыры юк, бу—гомернең сабый чагы, башыдыр. «Хәерле нртә!» диләрме, асыл кошлар җыр суза, Бакчадагы гөл-чәчәкләр: «Исәнме?»—дип, кул суза. Зәңгәр томаннар аркылы Кояш нурларын коя, Җир йөзенең көләчлеге бер җаша ничек сыя?! Гомереңнең кыскалыгын искәртә бары гөлләр. Беркайчан да килмәс кебек мәңгелек «минсез төннәр»...
Илдар ЮЗЕЕВ (1933) - Татарстанның халык шагыйре, драматург, күпсанлы шигырь, пьеса к и татары авторы Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши
Идел ярларыннан карап торам
Шәһри Казаныма карап торам. Ераклардан балкый ак кала. Күпме яу килгәнне кичергәнсең. Шуңа күрәдер син—сак кала. Шатлыкларны хәсрәт алыштырган. Бул алмаган гел-гел шат кала. Узган дәверләрнең фаҗигасе Изге ташларыңда саклана.
Идел ярларыннан карап торам. Җәйге таңда күңелем сафлана. Йорәк яраларын оныттырып. Булсаң иде мәңге шат кала.
Шәһәр топольләре урамдагы Кызлар кебек ярым шәрәләр. Бу шәрәлек, ахры, туйдыргандыр. Сөенешеп яфрак яралар. Кызлар, кызлар, зинһар сакланыгыз. Очрашырга вакыт: кич җиткән. Яз шәрабе яңгыр тамчылары Аек топольне дә исерткән. Язга таба чабып барган чакта Тополь башын кисеп кем аткан? Үлеп гашыйк булган яшь кыз сыман. Шәрә тополь башын югалткан.

Кулъяулык хәтле болыт
Озатты мине еракка БОЛЫТСЫЗ көннәр яме. Яшьлектә сөйгән ярым... һәм Кулъяулык җилфердәве. Узып барса күк йөзендә Кулъяулык хәтле болыт. Күренә миңа озатып калган Ап-ак кулъяулык булып. Без идек саф сөю белән Зәңгәр күккә очынган... Икебезне ике якка Язмыш җиле очырган. Яшьлегемдә җилфердәгән Кулъяулык хәтле болыт Иң караңгы көннәремдә Яктыртты кояш булып.
Чәчләр агарды дип мактаналмыйм, Ап-ак калалмады күңел дә.
Күп хыяллар, чынга ашалмыйча. Югалдылар өмет күгемдә.
Сафлык калса әгәр бу җанымда - Саклап калды аны җыр гына. Гомеремнең соңгы тамчыларын Көйгә салган чагым тын гына...
Су буенда су эзлим...
Кулларымда ике чиләк:
Куш чиләк.
Чайкалалар, икесе дә Буш чиләк.
Йөрим Идел буйларында.
Сусадым.
Чүлдә йөргән дөяләргә Охшадым.
Табигатем, мәрхәмәтле
Булсачы,
Су буенда сулар эзлим Бер тамчы! Яна тәнем, яна җаным, Иреннәр...
Су юлын таба алмыйлар Киленнәр.
Янгынчылар, ник йоклыйсыз.
Кайдасыз?
Ярдәм сорап кычкырсам да Файдасыз.
Бирегезче бер тамчы су...
Әлсерим.
Су буенда саилчедәй
Су сорыйм.
Эзли-эзли таптым аны.
Ул—киткән,
Юлы гына калган бары— Су—кипкән.
Хәлсезләнеп, кайнар җилдә Чайкалам.
Буш чиләкне яңгыратып.
Чаң кагам:
Төшме, өнме? Өнме, төшме?
Ни соң бу?
Бу—һәлакәт өндә юктыр Дисеңме?
Әҗәл ... үлгән
(Теш)
Шатлан. бие. тантана ит! Әҗәл үлгән! Күмелгән! Мондый олы сөенечне Моңа кадәр кем күргән? Төшкә дә кермәс хыялың Инде тормышка ашты: Ниһаять, кыска гомерең Мәңгелеккә тоташты! Йөрим, имеш, җырлап-биеп. Башны Күкләргә чөеп: * Шул Әҗәлдән Газраилдән Котылдым инде!» диеп. Узам гасырлар буенча. Еллар елга бәйләнде. Яшәп аргач, сөенечем Көенечкә әйләнде. Инде тәмам картайганмын, Хәлемне беркем белми. Әҗәлне көтәм, чакырам. Ә ул килми дә килми. Тәхетне дә. бәхетне дә Явызлар басып алган.
Күпләр акылдан шашканнар. Адәмнәр шашып калган. Мин дә ялварам, кычкырам Бәхетсез еллар аша: «Китмә, китмә Җир йөзеннән. Кил. Әҗәл, үлмә, яшә! Яшә. әмма тормыш җиле Иссен тәнне иркәләп.
Килми тор, гүзәл җаннарны Алып китмә иртәрәк.
Синең алда бар да тигез: Кол. җиһангир, патша да. Җиңәлмн яу да, акча да. Үлмә, Әҗәл, кайтсана!
Салкын туфрак. Ташта язу: «Монда Әҗәл күмелгән.» Синнән башка бу дөньяга Ни буласын кем белгән? Кулда көрәк. Меңьяшәрләр Теш кайрыйлар алдымда. Чык. Әҗәлем, зинһар, безне Мәңгелеккә калдырма!