Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ГАСЫР, ИСКЕ ПРОБЛЕМАЛАР...


•КАЗАН УТЛАРЫ ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕНЕҢ КИҢӘЙТЕЛГӘН УТЫРЫШЫННАН
Редакциянең матур бер традициясе бар: без даими рәвештә ‘Казан утларьГның идарә әгъзалары, актив авторлары, аксакал язучылары катнашында киңәш мәҗлесләре үткәрәбез һәм ул утырышларда әйтелгән фикерләр белән укучыларыбызны да таныштырып киләбез. Мондый киңәшмә-очрашуларда журнал хезмәтенә анализ ясау белән беррәттән. бугенге әдәби процесска, гомумән, мәдәниятның киләчәгенә кагылышлы бик куп актуаль проблемалар уртага салып ихлас сөйләшеленә, фикер алышына.
Ел ахырында уткән җыелышыбызга да. һәрвакыттагыча, абруйлы, мәртәбәле шәхесләр—язучы-шагыйрьләр, академик-галимнәр. шулай ук хөкумәт вәкилләре дә килгән иде
Сезнең игътибарга әлеге утырыш беркетмәсеннән кыскача сөземтә тәкъдим итәбез.
Равил Файзуллин, баш редактор:
Сер түгел, татар әдәбиятының киләчәге күпләрне борчый бүген Бу яна гасырда әдәбият халкыбыз тормышында нинди роль уйнаячак? Без—язучылар— нинди гамәлләр кыла алырбыз? Язганнарыбыз ни дәрәҗәдә кирәк булыр9 Замана кабул итәрме без язганнарны? Сораулар күп Журналга бәйләнешле рәвештә, әлеге сораулар тирәсендә дә сүз булырдыр бүген.
Киләсе елга журналның юбилеен—80 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз “Казан утларьГның халкыбыз тормышында тоткан урынын исәпкә алсак, бу—иҗтимагый әһәмияткә ия дата. Чишмә башын “Шура", "Аң” журналларыннан ук башласак, журнал тарихы тулы бер гасырны колачлый дияргә була. Кайбер журналлардан аермалы буларак. “Казан утлары"—берөзлексез чыгып (сугыш елларында бер иш басмалар чыгудан туктаган иде), халыкка ирешеп барган бердәнбер журнал Шуңа күрә, бу юбилейны зур бер рухи бәйрәмебез итеп уздырырга иде.
Журналны тарату—безнең төп борчу-мәшәкатьләребезнен берсе Моннан утыз-кырык еллар злек һәр гагар гаиләсендә диярлек "Казан утлары" һәм “Азат хатын" журналларын алдыру—табигый бер күренеш иде Хәзер вәзгыять бүтән. Әдәбиятны тәрбия өлгесе дип санаган буыннар китеп бара Хәзер телевизор, компьютер йогынтысында тәрбияләнгән яңа буын килде. Нәтиҗәдә, журнал укучылар кимеде. Заманында. "Казан утлары" 100000 нән артык тираж белән чыккан елларда, укучыларыбызның яртысыннан кубрәге Татарстаннан читтә яшәүчеләр булса, бүгенге көндә алар, нигездә. Татарстанда һәм Башкортсганда гына калып бара. Әллә ничә йөз мен татар яшәгән Мәскәүнең үзендә санаулы данәләр тарала.
8. .к. у.» м 2
Журнал язмышы турында уйланганда, үзеннән-үзе татар китабы турында уйланасын. Безнен җыелышта нәшриятыбызның җитәкчеләре дә утыра. Бу хакта алар да үз фикерләрен әйтерләр, дим. Шулай ук. яшь алмаш турында, яшь язучыларның ижаты турында сүз булырдыр
Кыскасы, уртага салып сөйләшерлек проблемалар җитәрлек. Безнен арабызда премьер-министр урынбасары, редколлегия әгъзасы Зилә Рәхимҗановна да бар Моны мин ни өчен ассызыклап. басым ясап әйтәм? Хәзер бездә зур мәгънәдә идеология юк. Элек идеология өлкәсендә бик күп кешеләр эшли иде Безнен хәзер төп киңәш-табыш итә торган җиребез—Республика Министрлар Кабинеты. Андагы җитәкчеләрнең берсе безнен уй-фикерләребезне. моң- зарларны белеп торуы һәр яктан файдалы булыр.
Флүс Латыйфи, баш редактор урынбасары:
Сүзне ин элек ел дәвамында журналда басылып чыккан әсәрләрдән, аерым алганда, ин күләмле жанрдан—прозадан башлыйк әле. Прозабыз эзләнү юлында “Тирән тамырлар”. “Матур туганда" кимәлендәге романнар инде бүгенге көн таләпләренә җавап бирми һәм аларны укучы да юк. Чөнки, соңгы елларда, куәтле ташкын булып дөнья әдәбияты килеп керде. Бүген һәркем диярлек урыс телендә дөнья әдәбияты белән танышып бара һәм әгәр дә без татар прозасын шул дәрәҗәгә күгәрә алмасак. укучыларыбызны югалтачакбыз.
Эхләнү юлындагы әйберләр бар. ләкин алар әле мул ташкын булып журналга үтеп кермәгән Аларнын берничәсен инде без анализлаган идек. Шундыйлар исәбенә мин Галимҗан Гыйльмановнын “Албастылар" хыялый кыйссасын. Факил Сафинның “Саташып аткан таң”. Зиннур Хөсниярның “Терсәк сугышы ' романнарын кергәм. Эзләнү юлындагы тагын бер әсәр— Тәүфикъ Әйдинен "Венада очрашу" исемле повесте. Күпләр производстводан, авыл хуҗалыгы темасыннан чыга алмый йөргән мәлдә Тәүфикъ Әйди эмигрантлар дөньясына барып керде һәм аларнын язмышларын тасвирлый алды. Мәдинә Маликованын “Алтын ятьмә” повесте турында да әйтеп китми мөмкин түгел. Автор бүгенге татар хатын-кызлары, аларнын җигелеп тормыш арбасын тартулары хакында бик тә гыйбрәтле әсәр иҗат итә алган.
Иске стильдә язылып та. укучыларыбыз тарафыннан яратып укылган әсәрләр бар Болар—Якуб Зәнкиевнең “Өтелгән мәхәббәт". Фоат Садриевнын
Сулдан уңга. Ф Галимуллин. Г Рахим. М Хмибуллин. М Махмутов, Н Хисамов.
3 Валиева, Р Файзуллин.
"Бәхетсезләр бәхете” романнары һ. б. Соңгысын елның ин уңышлы әсәрләреннән дип саныйм Биредә коммунизм чорындагы татар авылындагы вакыйгалар сурәтләнә. Коммунизм идеяләре начар түгел иде бит. Әмма аларны урындагы коммунистларның ни рәвешле бозып, диктатурага әйләндерүе һәм ничек кеше язмышларын ботарлап сындыруы хакында Фоат Садриев бик житди һәм кызыклы әсәр иҗат итә алган
Ел дәвамында журнал битләрендә 5 роман. 7 повесть. 14 хикәя басылган. Бу инде татар язучыларынын шактый нәтижәле эшләвен дәлилләүче күренеш
Мине бик борчыган ике кониептуаль мәсьәләгә тукталасым килә Моннан әле ун еллар элек кенә татар китаплары иллешәр мен данә тираж белән чыга иде. Чыккан китаплар, беркем пропагандалап йөрмәсә дә. бик тиз таралып бетә иде Чөнки ул вакытта һәр район үзәгендә китап кибетләре эшләде. Зуррак авылларда һәр кибеттә китап бүлекләре бар иде Менә без хәзер авылларга чыгабыз, ни кызганыч, район үзәкләрендә китап кибетләре юк. Дөрес, кайбер урыннарда китап бүлекләре бар. ләкин анда Мәскәүдә чыккан ялтыравыклы детектив, эротик әдәбиятны гына очратырга мөмкин, татар китаплары юк. Безгә яңадан авылларга үтеп керергә кирәк, республикабызның һәр төбәгендә китап сәүдәсе мәҗбүри рәвештә оештырылырга тиеш, һәр мәктәптә кечкенә генә китап киоскысы булырга тиеш Бу эш хөкүмәт югарылыгында эшләнсә генә нәтижәле булачак. Миңа калса. Министрлар Кабинетымы. Дәүләт Советымы, бу мәсьәләне тикшереп, авыл җирендә китап сәүдәсенең торышы һәм аны яхшырту юллары турында ниндидер бер карар кабул игәргә һәм шул карар нигезендә эшләргә тиеш. Бүген китапны авылга без илтмәсәк. авыл үзе килеп алмаячак. Хәзер безнең проза китаплары күп дигәндә 3 мен данә белән чыга. Көлке бит бу. Шигырь китапларын әйткән дә юк—арада 500 данә белән басылганнары бар.
Икенче борчыган мәсьәлә—Татарстан китап нәшриятындагы каләмхак гүләү. Соңгы бер-ике ел эчендә газета-журналлардагы каләмхак түләү бераз артты, ә менә китап нәшрияты әлеге агымнан читтә калды.
Мансур Вәлиев, бүлек редакторы:
Быел журналда байтак кына тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрде Әдәбиятның сыйфатын яхшырту өчен төрле формаларны кулланабыз: ел дәвамында дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, төрле бәйгеләр уздырыла. Ин яхшы рецензияләргә, иң кызыклы тәнкыйть мәкаләләренә быел да конкурс үткәрелде
Биредә язучылар җыелган Форсаттан файдаланып, үземне борчыган бер мәсьәлә хакында әйтеп узасым килә Язучыларның узган корылтаенда Президентыбыз Минтимер Шаймиев язучыларның ижат йортын булдырырбыз дип вәгъдә биргән иде. Әлегә кадәр бу вәгъдә сүздә генә кала бирә.
Равил Фәйзуллин: Кызганыч, чын мәгънәсендәге әдәби тәнкыйть безлә юк дәрәҗәсендә. Ә халыкка, укучыларга әдәби әсәрләр, әдәби процесс турында объектив бәя биреп бару-тәнкыйть бүлегенең төп бурычы саналырга тиеш.
Камил Кәримов, бүлек редакторы:
“Казан утлары*'н язып тутырырга була, журналны вакытында чыгарырга да була, ләкин аны укучыларга житкерү-бүгенге көндә ин зур проблема Бу—ике-өч сүз белән генә әйтеп китә торган мәсьәлә түгел. Ләкин шунысын искәртәсе килә—сонгы елларда бу өлкәгә хөкүмәтнең дә. язучылар идарәсенең дә игътибары кимеде Язучылар берлегендә эшләп киткән кеше буларак, мин “теге" заманнарны бик яхшы хәтерлим һәрбер идарә әгъзасына районнар бүленеп бирелә иле Һәм подписка чорында ике-өч утырыш газета-журналларны тарату) а багышлана иде һәркем үз районында нәрсә эшләве хакында басып отчет бирә иле Хәзер бешен районнардагы бер-ике ышанычлы кешедән башка таяныр жиребез юк Әлеге бер-ике кеше дә кул селтәсә, бу эш 8*
бөтенләй үз агымына калачак. Кайбыч, Апае яклары бүгенге көндә нибары 20—30 данә журнал алдыра! Коточкыч хәл бит бу! Шуна да. бүгенге көндә пропаганда беренче урында торырга тиешле мәсьәлә Пропаганда дигәннән, Зилә Рәхимжановна. андый бүлек Министрлар Кабинетында бармы ул?
Зилә Вәлиева, ТР премьер-министры урынбасары:
Без бүген яңачарак формада эшләргә тиешбез. Пропаганда бүлеге оештырып кына проблема хәл ителмәячәк, бу—ямау салу, ягъни, проблеманы вакытлыча хәл итү генә булачак. Шуна күрә пропаганданың ниндидер яна юлларын эзләргә кирәк...
Туфан Миңнуллин, драматург, Татарстан халык депутаты:
Камил Кәримовка белешмә: Министрлар Кабинетында шушындый эшләрне башкарырга тиешле мәдәният бүлеге оешты. Алар бүгенге көндә ТАИСны ябарга йөриләр Беренче эш итеп язучыларга азмы-күпме акча эшләргә мөмкинчелек биргән оешмага тотындылар.
Зилә Вәлиева: Мин бу өлкәдә төзәтмә кертергә тиешмен ТАИСны ябу турында сүз бармый. ТАИСның төзелеше иске кануннарга корылган. Анын җитәкчесенә яна кануннарны нигез итеп алып, килешүләрне янача төзеп, оешмасын яна формага китерергә генә кирәк. Бүген коммерция заманы Коммерция оешмалары ансат кына акчаларын чыгарып салырга җыенмый Шуңа күрә. ТАИСка документларын тәртипкә китерергә, тоткан юнәлешен дөрес юлга салырга кирәк.
Равил Фәйзуллин: "Казан утлары" редколлегиясендә язучыларны борчый торган төрле мәсьәләләр күтәрелү табигый.
Менә мин Ренат Харисның "Казан утлары" турында фикерләрен ишетергә теләр идем. Бездә эшләп киткән кеше буларак та. депутат буларак та...
Ренат Харис, шагыйрь, Татарстан халык депутаты:
Сүзне пропагандадан башлыйсым килә. Зилә Рәхимжановна дөрес әйтте—хөкүмәт югарылыгында бүген андый бүлек була алмый, аның кирәге дә юк. Ул—антипропаганда булып кына кабул ителәчәк. Мина калса, безнен пропаганда үзәкләре бар һәм алар бик күп Болар: “Казан утлары", "Идел". "Сөембикә", "Татарстан" журналлары, радио, телевидение һ. б. Нигә "Казан утлары” үзенен битләрендә татар әдәбиятын тиешенчә пропагандаламый? һәр язылган әсәр—татар халкын игелеккә тарта торган әсәр. Аны пропаганда дип исәпләргә кирәк. Шул ук китапларга килсәк, яхшы тышлы начар китаплар чыга, начар тышлы бик яхшы китаплар да басыла. Шуларны аерып, халыкка тәкъдим итә белергә кирәк. Менә бу—пропаганда булачак.
Быелгы журналларга күз салсак, ун санда әдәби тәнкыйть дигән рубрика астында унбишләп мәкалә басылган, шуларнын яртысы—истәлекләр, яртысына якыны әдәбият тарихына карый торган фәнни язмалар, бары биш проценты гына чын тәнкыйть мәкаләләре. Менә шундый чын тәнкыйть мәкаләләре күбрәк булса, бу—“Казан утларьГның үзе өчен менә диген пропаганда булыр иде. Жанр буларак, ижтимагыи фикер формасы буларак, әдәби тәнкыйть үлем хәлендә. Моны торгызырга кирәк һәм бу юнәлештә без барыбыз да эшләргә тиеш.
Туфан Миннуллин: Журналның яртысы әдәби тәнкыйтьтән торса да, язылмаячаклар!.
Ренат Харис: Үзегез үк әйтеп торасыз—татар авылларында, районнарда китаплар сатылмый, дип Каян белсен ди Буа районынын
карангы бер авылында яшәүче фәлән абзый “Мәгариф" нәшриятының нинди китаплар чыгарганын? Белми ул аны! Белмәгәч, сатып та алмый. Әгәр дә безнең әдәби тәнкыйтебез пропаганда үзенчәлекләрен дә алып эшләнгән әдәби тәнкыйть булса, “йоттырып жибәрә торган", бераз гына күзәтү рәвешендәге тәнкыйть булса, ана игътибар итәрләр иде. Безгә янача эшләргә кирәк! Әдәби тәнкыйтьне реклама ысуллары белән укмаштырырга кирәк! Шунда гына алга ниндидер бер адым ясалачак.
Ә ТАИСка килгәндә, бүген без ТАИСны сакламасак, ул яңадан Мәскәүгә китәчәк. Кирәкмәгән налог оешмаларын, меңәрләгән кеше эшләүче казначействоларны кыскартасы урында, нибары ун-унбиш кешелек ТАИСка ябырылуны мин берничек аңламыйм.
һәм, әйтәсе сүземнең иң соңгысы—журналдагы рубрикалар ни дәрәжәдә исеменә туры килүенә тиешенчә игътибар итегез әле Рубрикалар буталмаска тиеш. Әдәбиятыбызны системага салу—бу безнең язучының аңын да ижтимагый система алымнары белән баету дигән сүз.
Равил Файзуллин: Килешәм. Ә инде тәнкыйть мәсьәләсенә килгәндә, бу өлкәдә профессиональ тәнкыйтьчеләрнең юк дәрәжәсендә булуын да истән чыгармыйк. Фоат Галимуллин,
Татарстан халык депутаты:
Биредә Камил Кәримов башлаган сүз бәхәс уятты. Минем аңлавымча, Камил пропаганда бүлеге бармы соң, дигәндә, әдәбият-сәнгать эшен оештыру буенча, безнең хөкүмәт структурасында нинди дә булса үзәк бармы, дигән мәгънәне күздә тотты. Бүгенге көндә андый оешма бар. Министрлар Кабинетында әдәбият-мәдәният мәсьәләләре буенча бүлек эшли Аның мөдире—Марсель Таишев. Һәм менә мин Язучылар берлеге рәисе буларак, һәрчак бу бүлекнең ярдәмен тоям. Әйтик, байтак еллардан бирле Муса Җәлил исемендәге бүләк бирелми килде. Бу мәсьәләне без быел күтәрдек һәм 2002 елда әлеге бүләкне бирү яңартылачак.
2002 елда Язучылар берлегенең чираттагы съезды булачак. Бу өлкәдә безнең тарафтан зур әзерлек бара. Гомумән, барлык юнәлешләр буенча, өч ел эчендә эшләгән эшләребез буенча йомгак ясарбыз дип уйлыйбыз. Шул уңайдан, “Казан утларьГнда да "съездны каршылап" кебегрәк рубрикалар күренсә әйбәт булыр иде.
Л/ггы рөтто сулдан уңга: 3. Хөснияр. Р. Харис. X. Миңнегу.юв. Ф Галимуллин
Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Нурмөхәммәт Хисамов, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры:
“Казан утлары"—безнен бердәнбер, тотрыклы, үзенен йөзен саклаучы академик журналыбыз. Әдәби процессны, республикадагы ижтимагый гамьне мөмкин кадәр сизгер чагылдырып баручы, зыялыларны борчый торган мәсьәләләрне игътибарыннан читкә калдырмый торган журналыбыз. Хәзерге әдәби процессның, аеруча, проза өлкәсендәге ачышларына шундый сусау сизәм ки, минем өчен журнал бу өлкәдә ике ачыш ясады. Беренчесе- Рафаэль Сибат. Кайчандыр рус әдәбиятында халык ябырылып укый торган Астафьевлар. Распутиннар булган кебек, Рафаэльның әсәрләре дә шулай Икенчесе—Фоат Садриев.
Тәнкыйть мәсьәләсенә килгәндә, хәтерегездә микән, Сибгат Хәкимнең елга әллә ничә тапкыр дигәндәй, поэзия, әдәби процесс турында зур. житдп чыгышлары була торган иде. Ягъни, язучылар, шагыйрьләр үзләре дә тәнкыйть мәкаләләрен ешрак язарга тиеш дип саныйм мин.
“Казан утларьГның тагын бер бик изге вазифасын әйтәсем килә. Латинга күчү мәсьәләсендә, жәй көне Фәннәр Академиясе кысаларында зур- зур төркем зыялылар катнашында житди сөйләшүләр булды. Мондый сөйләшүләрнең һәммәсендә Флүс Латыйфи катнашып, бик принципиаль рәвештә журнал линиясен үткәрде, һәм журналның һәр санында аз булса да латин имласында язмалар, әдәби әсәрләр дөнья күрә.
Туфан Миңнуллин: Без әдәби тәнкыйть юлы белән генә журналны тарата алабыз дигән сүз миңа бигүк ошап бетмәде. Бөтенләй башка буын, башка вәзгыять бүген. Шуңа күрә бу мәсьәлә дәүләт тарафыннан идарә ителергә тиеш. Язучылар үз хәлен үзе карасын, реклама, фәлән-төгән дип кенә эш алып барып булмый. Идарә итүнең тарихта мисалы бар Исландия дигән илдә язучыларны махсус хезмәт хакы түләтеп торалар. Чөнки, бары тик язучыларның әсәрләре аша гына илнең тарихы языла.
Элек райкомга чакыртып алалар да: “Правда"га языласың!"—дип боерык бирәләр иде "Казан утларьГның укучылары — өлкән буын. Хакимият, гадәттә, бәйрәмнәрдә өлкән буынга пакет тарата. Анын эчендә бер шешә аракы, бер пачка чәй була. Ә нигә шунда бер журналга яздыру хакында әбүнә квитанциясе кыстырмаска?! Бәясе бик аз—бер шешә аракы бәясе бит' Ә нигә бер китап куймаска? Ярый, бабай укымый да ди. Ә бит анын янында оныгы йөри. Шул китапны күрә, шул журналны күрә ул. кызыксынып сорый.. Биредә Зилә Рәхимжановна булудан файдаланып, шуны әйтәсем килә: без бу турыда инде ничә еллар сөйлибез, бәргәләнәбез, әмма безнен зарны тынлаучы юк. Матур әдәбиятны тарату һичшиксез дәүләт кулында булырга тиеш!
Әйтик, без Пен-клубта татар язучыларының хикәяләрен инглиз телендә чыгардык. Инглиз язучыларының әсәрләрен өйрәнгәнче, нигә инглиз теле дәресләрендә шушылардан файдаланмаска9 Ике яклап файда булыр иде ләбаса!
Мәктәп китапханәләрендә бүген китап юк. Авыл китапханәләре комплектацияләнми. Аларда бу эш каядыр 90 елларда туктап калган Үзәкләштерелгән китап тарату соңгы ун ел эчендә бөтенләй булмаган. Халыкта акча юк дигән сүз дөрес түгел. Хәйдәр Бигичевка. Илһам Шакировка безнең татар халкы йөрмәде, ә жыен шырдый-бырдый концертларга 300 сумга билет алып бара. Бу—жә.мгыятьтәге тотрыксызлык галәмәте. Хөкүмәтнен халыкны әдәбиятка тарту өлкәсендә сәясәте юк. Бу сер түгел. Бу хакта без гел кычкырып торабыз.
Башкортлар моны методик рәвештә эшли—чит өлкәләргә бушка китап тарата Пермь, Оренбург өлкәсендәге бөтен татарлар башкорт китабы белән тәэмин ителгән, ә татар китаплары юк...
Шушы өлкәдә, безнен хөкүмәт тарафыннан катгый сәясәт булдырылырга күпме акча кирәклеге исәпләнергә тиеш. Шушыларны белгәннән сон, бу
әйбер ничә миллионга төшкәнен дәүләт алдына куярга кирәк. Ул вакытта сөйләшергә була. Ул вакытта Язучылар берлегеннән, язучылардан таләп итәргә була.
Бүген мин “Казан утлары”нын районнарда таралышы хакындагы мәгълүматларны алдым—иртәгә үк аны хакимият башлыкларына күрсәтәчәкмен. Нәрсә, Апае районының йөз журнал яздырырга хәленнән килмиме? Көлке бит бу! Аларнын бер колхоз бәйрәме генә миллион сумга төшә! Акча бар, игътибар җитми.. Мина калса, Министрлар Кабинетында шундый бүлек булдырылган икән, әлеге эш белән ул да шөгыльләнергә тиеш.
Миркасыйм Госманов, язучы, галим, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзасы:
Бүген сүз пропаганда тирәсендә китте Хикмәт шунда, базар мөнәсәбәтләренә кергәч без монарчы булган бөтен кануннарны ташлап, стихияле эш итүгә күчтек. Ә безнен халык идарә итүгә, җитәкләп йөртүгә күнеккән. Бу, бер яктан, әйбәт кебек тоелса, икенче яктан, манкортлык галәмәте. Халыкта инициатива юк. Ә әдәбиятны һәм мәдәниятне стихиялелеккә бирү бигүк дөрес булмас иде. Шунлыктан, бүген администрация башлыкларына да, колхоз рәисләренә дә әйтеп-күрсәтеп торырга кирәк
Хәзер өлкә комитеты юк, ләкин Министрлар Кабинеты бар Менә шунда бер хезмәт булдырырга кирәк, һәм. мөмкин кадәр, пенсиядәге карт чиновникларны утыртып түгел, бу урынга инициативалы яшь кешеләрне билгеләп, аның алдына конкрет бурыч куярга кирәк. Бәген эш культураны кайгыртуга юнәлдерелергә тиеш, һәм бу акыл өйрәтүгә генә кайтып калмыйча, конкрет гамәлдә күренергә тиеш
Минем бер тәкъдимем бар: киләчәктә мондый сөйләшүләргә милли китапханәдән һәм берничә зур китапханәләрдән дә вәкилләр чакырырга кирәк Чөнки китапханәләрнең трагик хәлен алар бездән яхшырак белә.
Икенче. Китаплар күп чыга. Ләкин мин дә күп китапларны белмим Журналда “яна китаплар" дигән бүлек булып, анда кыска-кыска репликалар белән генә ул китапларга бәяләмәләр, информация бирелсен иде.
Гәрәй Рәхим, шагыйрь, Татарстан халык депутаты:
“Казан утлары”—ул әле безнең яңа басылган әсәрләребезне халыкка җиткерүче генә түгел, бүгенге әдәбиятның нинди юлдан баруын күрсәтүче көзге дә. Әдәбиятыбызны ниндидер яна юлларга алып кереп китүдә ул инде үзе үк зур роль уйный.
Бүгенге сөйләшүдә журналны халыкка нинди юллар белән тарату хакында күптөрле фикерләр булды. Минем дә бер тәкъдимем бар Дәүләт структурасында бүгенге көндә бу эш белән шөгыльләнүче ике бүлек бар. Берсе-бая әйтеп үтелгән мәдәният бүлеге, икенчесе-газета-журналлар белән эшләү бүлеге. Без теләсә кайсы вакытта аларга мөрәҗәгать итә алабыз Болар—яңа бүлекләр, болар эшне башлады гына әле Элегрәк без матур әдәбиятны пропагандаларга Язучылар берлегеннән районнарга чыгып китә идек Хәзер Язучылар берлегенең дә, "Казан утларьГнын да мондый бригадалар төзеп, районнарга җибәрерлек акчалары юк Шуның өчен. Министрлар Кабинетындагы әлеге ике бүлек белән бергәләп, шушы бригадаларны төзеп, кайсы районнарга кайчан бару планын билгеләп, барасы районның хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк Бу мөрәҗәгать ким дигәндә премьер- министрның имзасы белән китәргә тиеш Районда моңа гына акча бар Алар сезне үзләре килеп алып, очрашуларны оештырачак. Теләсә кайсы район моны эшли ала.
Розалина Шаһиена, сәнгать белгече:
Журнал тарату турында сүз чыккач, гел районнар, авыллар зурында гына сөйләштек Ә бит әле безнен мәдәниятле Казаныбыз бар' Әдәбият
беренче чиратта монда чәчәк атарга, китапчылык монда үсәргә тиеш. Төркиядә. мәсәлән, төрки халыкларның әдәбияты буенча ел саен фестивальләр үткәрелә. Ә нигә аларны бездә дә уздырмаска'’ Нигә зур итеп татар шигыре конкурслары уздырмаска?
Равил Фәйзуллин: Биредә дәреслекләр төзүдә тәжрибәсе булган галимнәребез катнашудан файдаланып, бер мәсьәлә хакында сөйләшеп үтик әле. “Казан утлары" журналын бер-ике генә сәгать булса да мәктәп программасына кертү мөмкинме? Реаль әйберме бу?
Фоат Галимуллин: Безнен хәзерге мәктәп программасында үз төбәкләрендә яшәүче язучылар ижатын өйрәнү мөмкинлекләре арттырылган һәм шушы мөмкинлекләрне инде күп жирдә файдаланалар Мәсәлән. Кукмара районында махсус программа нигезендә берничә сәгать жирле язучы- шагыйрьләрнең ижатын өйрәнү мөмкинлеге булдырылды. Хәзерге жанлы әдәби пропессны өйрәнү өчен дә ике-өч сәгать вакыт бирелде
Зилә Вә лиева: Минем мәктәпне тәмамлаганыма байтак еллар үтте. Алай да исемдә, һич тә совет программаларыннан тайпылмыйча барганда да. әдәбият укытучысы ике сәгатьне берләштереп, мөмкинлек табып, шигырь уку оештыра иде. Димәк, укытучы да күп нәрсә эшли ала дигән сүз бу.
Хатыйп Мицнегулов, филология
булдырырга—менә шушы эшләрне Без таләп итмәсәк. моны Нижгар Инде журнал эшчәнле- генә күчик. Мин узган елгы һәм быелгы саннарны чагыштырып утырдым Күз тимәсен, быелгы журналыбыз, кайбер кимчелекләре булуга карамастан. шактый бай. Яратып укырлык әйберләр байтак. Ләкин, аерым язмаларга карата бәхәс тә бар. Мәсәлән. Вил Ганиевның елъязмасы. Әйбәт материал, жыйнама рәвештә егерменче йөз башы әдәбиятын тасвирлаган. Ләкин, мина калса, болар—һәммәсе билгеле әйберләр. Мин. мәсәлән, моннан үземә бер янадык та алмадым Әйтик, үзебезнең арадагы берәрсенә шушындый әйберне язарга бирсәләр, моннан тирәнрәк итеп тә эшли алган булыр иде.
Икенче. Мирас буенча
фәннәре докторы:
Зилә ханымның сүзләрен куәтләп шуны әйтәсем килә, укытучыларда китапка. “Казан утларьГна мәхәббәтне мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан ук тәрбияләргә кирәк Университетта укыганда журналны алдырган, укыган кеше, гомере буе "Казан утларьГн онытмаячак.
Аннан соң. татар бит Татарстанда гына яшәми. Әйтик, бөтен Идел буе округында милләттәшләребез бар. Рәсми рәвештә, шушы округтагы татар мәктәпләре өчен, татар авыллары өчен ничек итеп журналларны, китапларны житкерергә. ничек итеп татар телендә радио-телевидение тапшыруларын
хөкүмәт югарылыгында оештырырга иде өлкәсе яки Пенза кузгатмаячак.
Сулдан уңга (алгы рәттә) М Госманов, Т Миңнуллин. М Шабаен; арткы рәттә Р Шаһиена. Ф Сафин, М Вми. С Маннапов.
бездә материаллар бирелеп барыла. Гаяз Исхакыйнын Тукай турындагы язмасын алыйк. Әлбәттә, икесе дә бөек зат. Аларнын үзара мөнәсәбәтен белү безгә бик кызыклы. Ләкин. Исхакыйнын мәкаләсен биргән вакытта текстологик яктан, сүзләрне аңлату ягыннан шактый кимчелекләр киткән. Әгәр дә авторнын жегәре җитми икән, әгәр дә редакциядә эшләүчеләр арасында да мона теше үтәрлекләре юк икән, бу очракта галимнәргә бирергә иде Мондый хаталар журналда китәргә тиеш түгел
Дөнья классикасыннан ин әйбәт әсәрләрне бирү традициясе башланган иде Мопассан. Байрон нар дөнья күрде Шушы рубриканы югалтмыйсы иде Чын мәгънәсендә классик әсәрләр татар телендә укучыларыбызга ирешеп барсын Гомумән алганда, мин үзем журнал эшчәнлегеннән канәгать, хлга таба минем теләкләремне искә алып, тагын да камилләшер дип уйлыйм. Чөнки журналнын хезмәткәрләре тәҗрибәле, жаваплы кешеләр.
Зилә Вәлиева: "Казан утлары’’—бүгенге көндә гадәти журнал булып кына калырга тиеш түгел. Ул бүгенге сәясәткә үз фикерен белдерүче, актив позицияле кешеләрне туплый торган бер үзәк булырга тиеш Тормышта нинди үзгәрешләр бара, алдагы көндә без нишләргә тиешбез, шушы глобаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшерлек бер жаваплы оешма булырга тиеш ул. Аның тарихы, бүгенгесе шуны таләп итә. Монда ин зыялы шәхесләребез жыелган, галимнәр, язучылар, мөхәррирләр . Аларны тагын кайда шушылай җыярга мөмкин? Мин редколлегиянең тагын да активрак эшләвен теләр идем. Чөнки, заманалар башка. Болганчык вакыт Күпләр жәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча бәргәләнә Кемгә карарга?.. Нәрсә укырга9. Кем сүзенә ышанырга'.’. Әлбәттә, бу очракта язучы сүзе, халык хөрмәт иткән абруйлы әдипнең сүзе аерым бер дәрәҗәгә ия һәм халык тормышын, халык язмышын кайгыртырга тиешле кешеләр—язучылар—бу очракта читтә кала алмый.
Татар китабының язмышы бүгенге көндә бик мөһим мәсьәлә Без аны Дәүләт советы утырышларында дәреслекләр турында сөйләшкәндә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнә башлаган идек инде. Бу мәсьәләне аерым өйрәнербез Бездә бит социаль яклау оешмалары кайбер сирәк даруларны махсус даруханәләрдә сата, бәлки китап белән дә шундый эксперимент үткәреп караргадыр? Бәлки, книготорги! район, авыл җирләре белән эшләүче махсус оешма булдырыргадыр.’ Безнең халык укырга омтыла торган халык. Менә бер мисал. Күптән түгел генә кунакка София Гобәйдуллина кайтып төште Ул яшь вакытында Милли китапханәнең уку залында еш булган. Хәзер дә, "беренче чиратта шунда барыр идем",—ди. Барып кайтты. Икенче көнне очрашабыз, күзе дүрт булган "Бардым. Бөтен нәрсә таныш, кадерле, тик ишекне ача алмыйм".— ди. "Нигә?"—лимен. "Анда китап укырга чират.—ди,—Кеше күп. Чит илдә, шул ук Алманиялә андый чиратлар юк Китап укуга ул кадәрле әһәмият бирмиләр "
Димәк, безнең халыкта китапка сусау, әдәбиятка сусау бар әле
Равил Файзуллин: Утырышыбызда катнашкан милләтебезнең асыл егетләре-кызлары на чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәм Алга таба да бергә-бергә эшләргә насыйп булсын