Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЯСИ УЙЛАНУЛАР

МАРКСИЗМ тәгълиматына таянып фикер йөртсәк, тарихка «Бөек Октябрь социалистик революциясе* дип кергән олы вакыйга Россиядә булмаска тиеш иде Чөнки Маркс үзе үк «Һәрьяклап алга киткән, ө иҗтимагый мөнәсәбәтләр артта калган җәмгыятьнең үсешендәге каршылыкларны тик революция генә хәл итә ала»,—дип өйрәтә Инде Россиягә килгәндә, анда әлеге алшартларның берсе дә булмаган.
Революциядән соң төзелгән социализм—җир оҗмахы—коммунизмның беренче фазасы булырга тиеш иде. Бу җәмгыятьтә халыкның абсолют күпчелеге бәхетле, һичбер кайгы-хәсрәт күрмичә көн итәчәк, коммунизмга күчү өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылачак, дип өйрәттеләр безне
Кимендә ике сорау туа «тиеш булмаса да* ни өчен ярымфеодаль, -халыклар төрмәсе булган* Россиядә социалистик революция булган һәм җиңгән? Икенче сорау социалистик революция үз алдына куелган бурычларны үти алдымы һәм моңа ничек иреште? Бу сораулар һич тә риторик түгел.
«Хакимият элеккечә идарә итә алмый, ә халык элеккечә яши алмый һәм әнә шул вәзгыять революцион шартлауга китерә—Ленин шулай дигән. Моны безнең башка нык сеңдерделәр һәм ул фикер, нигездә, дөрестер дә.
Россиядә 1861 елда крепостное право бетерелсә дә. ил халкының 80 процентын тәшкил иткән крестьяннар һаман да бик авыр шартларда яшиләр җир аларныкы түгел алпавытлар, латмфундистлар кулында эшчеләрнең хәле дә җиңел түгел иде Менә шул чынбарлык 1905-1907 еллар революциясенә китерә дә инде. Әмма, хакимият урынында калса да. бертөрле дә уңай үзгәрешләр күренми—Россия -балчык аяклы колосс* булуын дәвам итә Табигый, халык арасында канәгатьсезлек үсә бара һәм шуның нәтиҗәсе буларак. 1917 елның февралендәге буржуаз революция бөтен илне тетрәтә. Николай II тәхетеннән ваз кичәргә мәҗбүр була Халык зур үзгәрешләр көтә. Әмма яңа хакимият—урыс
СӘЯСИ УЙЛАНУЛАР
буржуазиясе элекке сәясәтне дәвам итә—крестьяннарга җир бирелми, сугыш туктамый, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы танылмый
Озакка сузылган сугыш халыкның тормыш-көнкүрешен бик нык кыенлаштыра Һәм большевиклар бу вәзгыятьтән бик оста файдалана фронтта да, тылда да аларның лозунглары ’Халыкларга—тынычлык», «крестьяннарга—жлр», «эшчеләргә—завод-фабрикалар» 'милләтләргә—үзбилгеләнү хокукы» дигән алдавыч сүзләр була Әлбәттә, халык бу вәгъдәләргә ышана һәм большевиклар артыннан китә. Шулай итеп 1917 елның октябрендә илдә моңарчы күрелмәгән түнтәрелеш була Шунысы игътибарга лаек, вакытлы хөкүмәтне кулга алганда бер генә кеше дә һәлак булмый Мәйданы 23 миллион кв км. тәшкил иткән Россиянең бик күп почмакларында түнтәрелеш яклау таба Мәсәлән, Казанда да шул ук көнне хакимлек большевиклар кулына күчә. Халык большевиклар программасын үзенеке дип кабул итә Татарларны алсак, алар 1552 елдан соң беренче мәртәбә үзебезчө яшәү өчен шартлар туа дип куаналар
Менә шушы шартларда большевикларның халыкка «җир оҗмахы» вәгъдә итүе бик күпләрне «йокыдан уятты», бер сафка бастырды Әмма, ни кызганыч, бу очракта да халыкның өмете бик тиз өзелде Большевиклар үзләрен патша заманнарына караганда да, шовинистрак итеп күрсәттеләр Сүз уңаенда гына әйтеп узыйк: Европа. Азия илләрендә «буржуаз», «буржуаз-демократик революция» дигән төшенчәләрне күпертеп сөйләмиләр Хәер, «буржуа» сүзе «бург—шәһәр» дигәннән алынган -Капиталист- сүзе дә әллә нәрсә түгел, капитал—байлык дигәнгә кайтып кала
Хаклык шунда: илдә байлар күбрәк булган саен, халыкның тормышы җиңеләя төшә. Татар байлары—Апанаевлар, Юнысовлар һ. б күпләр мәдрәсәләр ачкан, мәчетләр төзегән. Кызганыч, бүген андый меценатлар күренеп тормый. Җыеп кына әйткәндә, «социалистик революция» башында торган большевиклар үзләренең вәгъдәләрен үтәү турында уйламый да, «вак халыкларның беркатлылыгыннан» кычкырып көләләр генә Сталин Ленинга язган бер хатында милли коммунистларның (мәсәлән, Мирсәет Солтангалиевның) «большевистик сәясәтнең нәрсә икәнен белмәвенә» гаҗәпләнә (Соңыннан Сталин фәрманы белән, М Солтангалиевны башта 1922 елда ук кулга алып тинтерәтәләр, ә 1940 елда атып үтерәләр.) Шулай да, иҗтимагый хәрәкәтләрнең асылына төшенү өчен. Европада булган кайбер революцияләр һәм аларның нәтиҗәләре турында кыска гына мәгълүматлар белән танышыйк әле
Европада беренче зур революция XVII гасыр уртасында Англиядә була. Халык аңа бик теләп катнаша, чөнки илдәге бөтен җирләр латифундистлар кулында була, алар эшчеләрне бик нык кыерсыталар Бу революция ярты юлда тукталып кала Корольнең башын кисәләр дә. яңа король итеп Голландиядән Эразм Роттердамский дигән күренекле зат чакырыла Революция башлыгы Оливер Кромвельнең сөякләрен кабереннән казып алып асып куялар Яңа корольнең хакимлеге күбрәк сүздә генә була, чын хакимият парламент һәм хөкүмәт кулына күчә Бу хәзер дә ШуЛай—Елизавета II дәүләт эшләренә тыкшынмый Елына бер мәртәбә хөкүмәт әзерләгән мөрәҗәгате белән парламентта чыгыш ясый, үзенә күрә хөкүмәтнең эшчөнлегенө йомгак ясый, яңа елга бурычлар куя.
Иң мөһиме шул: закон алдында монархларның да, башка кешеләрнең дө җаваплылыгы бер дәрәҗәдә
Без урта мәктәптә тарих дөресләрендә «бөек француз буржуаз революциясе» дип өйрәнгән вакыйга 1789 елга туры килә. Корольләр хакимиятенең символы булган Бастилияне (сәяси тоткыннар ябыла торган төрмә) алу һәр елны Франциядә зур милли бәйрәм буларак билгеләп үтелә Конституция буенча Франциядә президентның да. гади французның да хокуклары бертигез Халык үзенең теләгенә—демократиягә ирешкән Бу илдә, гомумән, законнан өстен булу мөмкин түгел. Ә Россиядә хакимият башында кемнәр торуга карамастан законнарны үтәргә уйлаучы да юк Бу бигрәк тә хакимияткә большевиклар килгәч ачык чагылды ■Совет Конституциясе» дөнья конституцияләре стандартына туры китереп эшләнгән булса да, аның мөһим маддәләре бөтенләй үтәлми килде
Илдә дүрт елга сузылган гражданнар сугышы барды. Чөнки большевиклар хакимиятне беркем белән дә бүлешергә, коалицион хөкүмәт төзергә теләмәделәр. -Завод-фабрикалар—эшчеләргә!- шигаре дә буш вәгъдә генә булып калды. Аларның хуҗасы. димәк, предприятиеләрнең табышы—тулысы белән дәүләтнеке иде.
Авыл хуждлыгын алсак та. шул ук хәл. Ленин исән чакта, НЭП сәясәте вакытында, авыл хуҗалыгы зур уңышларга ирешә, чит илләргә икмәк һ. б. чыгару мөмкинлеге туа. Ләкин Ленин үлгәч, Сталин НЭПны юкка чыгара. -Шәһәрләрне, промышленностьны икмәк, чимал белән шәхси хуждлыклар гына тәэмин итә алмый» дигән сылтау белән күмәк хуҗалыклар—колхозлар төзелә ә иң эшчән авыл кешеләрен, «кулак» мөһере сугып. Себергө. тундрага озаталар. Шуннан соң авыл хуҗалыгы азыкларын әзерләү нык кими. Әмма иң аянычы шунда авыл кешесе бушка эшләргә мәҗбүр ителә. Колхоз соңгы бөртегенә кадәр икмәкне дәүләткә бушлай тапшыра башлый. Колхозчының хәле крепостной крестьянныкыннан да начарлана, чөнки патша заманында крестьянга мал тоту чикләнмәгән була. Ә колхозчыга бер сыер, ике сарыктан башка мал тотарга рөхсәт юк иде. Моның өчен ул дәүләткә бушлай 50 кг ит. 400500 литр сөт, 100 йомырка, ике тире тапшырырга, салым түләргә, заемга язылырга тиеш иде. Сталин, гомумән, авылны кан дошманы итеп күрде, авыл -вак буржуаны—кулакларны- үстерә дип карады Шулай итеп, авыл халкын җирдән тәмам биздереп бетерделәр.
Милли сәясәткә килгәндә исә. большевиклар үзләрен чын-чынлап урыс шовинистлары итеп күрсәттеләр «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» дигән сүзләрне искә төшерүчеләрнең урыны зинданда иде. Күпләрен шундук юк иттеләр. Мисал өчен еракка китми, татар халкының язмышын гына алыйк Татар халкы социалистик революцияне үзенеке дип кабул итте, аның җиңүе өчен күп кан түкте. Урта Азиядә «басмачылар хәрәкәте» дип аталган халык баш күтәрүен, никадәр үкенечле тоелмасын, татар егетләре, ике татар бригадасы бастырды, алар чын күңелдән -интернациональ бурычны үтәдек- дип ышанды Моның өчен үзбәкләр безгә бүген дә нык үпкәлиләр һәм, нигездә, алар хаклы. Чөнки урыс большевиклары -басмачы» дип атаган кешеләр беркем җирен дә басып алмаган, үзләренең азатлыгы өчен генә көрәшкән иделәр. Мөселман халыкларын, төрки халыкларны бер-беренә каршы сугышырга җибәрү һич тә очраклы хәл түгел, ул йөз еллар буе дәвам иткән сәясәт
Әгәр 1917 елда булган февраль революциясе үз бурычын ахырына кадәр үтәсә, мөгаен, татар халкының да язмышы бөтенләй башка булыр иде Мәгънәсе болай: Февраль революциясеннән соң, киң хокукларга ия булган автономия—-Идел Урал штаты» төзү мәсьәләсе көн тәртибенә куелган иде инде «Штат» төзелү хакында рәсми белдерү Казанның бүгенге Ирек мәйданында ясалырга тиеш булса да, аның җитәкчеләрен төнлә кулга алалар Алар арасында Мирсәет Солтангалиев та була Мөскөү болай ди штат- статусы ул буржуаз илләр өчен генә хас Без исә Татар-Башкорт республикасы төзиячәкбез»,—ди. Әмма монысы да гадәттәгечә чеп-чи ялган булып чыга. Өстәп, тагын шуны гына әйтәсе кала: Татарстан Республикасы төзелгәндә кимендә ике миллион татар чит төбәкләрдә торып калды. Бу махсус рәвештә шулай эшләнде, икенче төрле әйткәндә бу адым шовинистик сәясәтнең классик үрнәге булып тора. Хәер, моны һәркем дә белә -Татарстан АССР» дип аталган
ясалма республиканың бер генә хокукы да юк иде. Бер-ике мисал китерик Татарстан җиреннән Үзәк ел саен бушлай 102 миллион тоннага кадәр нефть суыртыл ала килде, ә үзебезнең нефть эшкәртү заводыбыз да төзелмәде Ярты республика җирләрендә газ, айлар-еллар буе янып, һаваны җылытып торса да, бер генә авылга да газ кертелмәде. Татарстанда җыела торган салымнар барысы да тиененә кадәр Үзәкке китә иде Хәлбуки, моңа охшашлы мисалларны тагын да күпләп китерергә булыр иде.
Шулай да сорау туа. Бөек Октябрь революциясенең уңай яклары бар идеме Һичшиксез, бар иде Мәсәлән, җир шарындагы башка илләрнең халыклары өчен урыс революциясе зур сабак булды: җитәкче даирә-
лер «Әгәр халыкны соң дәрәҗәгә җиткерсәң, изсәң, аның Россиядәге кебек революция ясау ихтималы бар. Ә бу исә миллионнарча гаепсезләрнең һәлак булуына китерер иде»—дигән нәтиҗә ясадылар Гади халык та ■социалистик революциянең* нинди бәла-казаларга бәйле икәнен аңлый башлады.
Совет чорында СССР дип аталган урыс империясе көчле хәрби дәүләткә әверелде Сәнәгать бик нык үсте. Ул, үз чиратында, инженер- техник хезмәткәрләрне күпләп әзерләү ихтыяҗын тудырды. Күпсанлы урта мәктәпләр, техникумнар, вузлар ачылды. Әдәбият, сәнгать (янәсе, «эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли*) үсте. Эшсезлек юкка чыкты Болар—уңай күренешләр Әмма алар, һәммәсен бергә җыеп исәпләгәндә дә. канлы большевистик режим кылган явызлыкларны аклый алмыйлар иде Шул уңайдан, сүзне А Н. Яковлевка бирик (КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы аны сәяси репрессия корбаннары эшләрен тикшерү комиссиясе рәисе итеп тәгаенләгән кеше). Ул әле дә шул вазифасын үти. Ул болай ди: «Гаделлек, туганлык, тигезлек- дигән матур җырлар белән фашистик-большевистик идеологияле диктатура урнаштырылды Кешеләр каны һәм сөяге белән тулган «җир астына- адымлап төшкән саен элекке романтика, җилдәге төтендәй, очып юкка чыга Наданлыкны бөтерү, галәмгә очу кебек күп кенә казанышларның берсе дә кешене шундый рәхимсез явызлык белән һәм физик, һәм рухи рәвештә юк итүне аклый алмый» (тәрҗемә безнеке. М Ә.) Мөгаен, ул чор турында моннан да яхшы әйтеп булмыйдыр
Террорчылык һәм аның сәбәпләре
2001 ЕЛНЫҢ 11 сентябрендә. АКШның иң зур шәһәре Нью-Йоркта, иртәнге 8 сәгать 45 минутта халык эшкә ашыкканда, бөтенләй көтмәгәндә ике «Боинг» самолеты 110 катлы ике бина манарага (аларда Халыкара сәүдә үзәге урнашкан иде) бәреп керде Самолетларда йөзәр тонна ягулык булган, шуңа күрә әлеге биналарны күз ачып йомганчы ут камап алды Шунда бер гаепсез 6 меңгә якын кеше һәлак булды Ярый әле, барлык хезмәткәрләр дә эшкә килеп өлгермәгән булалар, югыйсә үлүчеләрнең саны 50 меңгә кадәр җитәр иде Шундый ук бер самолет шул ук вакытта АКШның башкаласы Вашингтонда урнашкан Пентагон бинасы өстене (анда оборона министрлыгы урнашкан) барып төште, 100дөн артык гаепсез кеше һәлак булды Самолетлардагы йөзләрчә пассажирлар да гаепсез килеш харап булдылар
Көтмәгәндә ясалган мондый һөҗүмнәр террорлык акты дип атала Аны аерым кешеләр дә. дәүләт күләмендә дә башкарырга мөмкин -Террор- ул латин сүзе һәм нык куркыту, котны алу дигәнне аңлата. Латин теле бик борынгы, үле тел Димәк, террорчылыкның башы борынгы заманнарга барып тоташа икән Кайчак террор алдан сөйләшенеп оештырылган мәкер рәвешендә дө була Мәсәлән. Рим империясенең аеруча атаклы императоры Гай Юлий Цезарьны үз даирәсендәге кешеләре үтерә Мондый мисалларны Европа илләре. Россия монархлары тормышыннан да китереп булыр иде XIX гасыр урталарында -народоволецлар* дип аталган революционерлар патшаларны, аларның якыннарын террор юлы белән юк итеп, хакимиятне алмаштырмакчы булалар Шуларның берсе Ленинның абыйсы—Александр Ульяновны террорга катнашкан өчен асып үтерәләр
Террорны аерым кешеләр генә башкара икән дип уйлау дөрес булмас иде «СССР тарихы»н өйрәнгәндә, без совет хакимиятенең «ак террорга каршы кызыл террор игълан итүен» һәм шуны «тимер куллар- бөлен тормышка ашыруын беле идек Ул күренеш -тимер Феликс* Джержинский вакытында киң колач алып совет чорында даими дәвам итте Рәсми мәгълүматларга караганда, большевистик тоталитар система 66.7 миллион кешенең башына җиткән Ә 2001 елның ноябрь аенда Мөскөүнең НТВ телевидениесе оештырган бәхәстә катнашкан Ирина Хакамада (Дәүләт думасының вице-спикеры). большевиклар 95 миллион кешене үтергәннәр дигән белдерү ясады Мөгаен ул атылган. ГУЛАГта
черетелгәннәрнең гаиләләрен дә истә тотып әйткәндер Һәрхәлдә, шул ук дискуссиядә катнашкан Россия коммунистлары җитәкчесе Г Зюганов Хакамадага өзеп җавап бирә алмады
Инде Нью-Йоркта һәм Вашингтонда булган террор вакыйгаларына килгәндә, нинди генә уй-ният белән эшләнмәсеннәр, аларны һич кенә дө аклап-яклап булмый. Шунсы гына гаҗәпләндерә, яхшылап тикшермичә, төрле фаразларга таянып кына, аларны мөселман динендәге гарәп кешеләре оештырган, башында миллиардер Уссөмө бән Ләдин тора, дип АКШ президенты Джорж Буш игълан итте Нәтиҗә бик күңелсез: Америкада яшәүче гарәпләргә һөҗүмнәр оештыру, мәчетләр яндыру кебек вандализм күренешләре булып алды. Бу хәлне көтмәгән президент Буш. акылына килепме, мәчетләрдә булып, халыкны исламга дошманлык кылмаска чакырды
Ислам һәм христиан диннәре арасындагы аңлашылмаучылыклар күптән килә Христианнар күп мәртәбәләр Якын Көнчыгышка тәре походлары оештыра Әле дә христиан миссионерлары исламның көчәюенә борчылуларын яшермиләр Чөнки моннан 150 еллар элек ислам динен тотучыларның саны 300 миллионнан артмаса, бүген бу сан миллиард ярымга җитте (Христианнар да шул чамада 3 миллиард буддачылар бар Яһүд динен тотучылар күп түгел). Һәм исламның үсү мөмкинлеге шактый көчле Дөресен генә әйткәндә, ислам бервакытта да башка диннәргә каршы көрәшмәде Тарихка күз салсак та. шуны күрербез, ислам динендәгеләр бервакытта да чиркәүләргә, синагогаларга, будда храмнарына тимәгәннәр Бу аңлашыла да: ислам үзенә кадәр булган барлык пәйгамбәрләрне, мәсәлән, Ибраһим, Муса. Гайсаны, аларның китапларын таный Ә алар нигезләгән диннәр бөтенләй башка юлдан бара. Казан губернасында гына да, христиан дине әһелләренең әмере белән йөзләрчә мәчетләр җимерелгән, яндырылган. Көчләп чукындыру гадәти күренеш булган. Ә ислам беркемне дә көчләп үз кочагына алмый, ислам диненә көчләп кертү—зур гөнаһ итеп санала. Димәк, террорчыларны ислам динендәге кешеләр генә дип расларга тырышу- сәяси алым гына! Инде кемдер үзен ислам әһеле дип атап, террор ясый икән, ул асылда бу дин вәкиле түгел!
Ничек кенә үкенечле булмасын, -форсаттан файдаланып», Россия җитәкчеләренең дә кайберләре ваһабчыларны сылтау итеп, «ислам фунда- менталистлары- -ислам экстремистлары- турында сөйләнә башладылар Инде ил күләменә килгәндә Россиядә төп ике конфессия вәкилләре- христианнар һәм мөселманнар яши Һәм. тыкшынучылар булмаса. тыныч яши.
Террорчылыкны барлык илләр дә нигездә гаепләп чыга, куркып та. гаҗәпсенеп тә. аны бетерү юллары турында баш вата. Мәсәлән, Европа парламентлары ассамблеясе рәисе лорд Россел Джонстон «Общая газета-га биргән интервьюсында (2001 ел. ноябрь. № 44). Россиянең Чечняда алып барган террор хәрәкәтләрен гаепләп чыкты, тыныч халыкны кыруны туктатырга чакырды
Татар-башкорт мөнәсәбәтләренең «анатомиясе»
БУ ЯЗМАГА исемне француз язучысы Эрве Базенның -Бер аерылышуның анатомиясе» исемле китабына ияреп бирдем. Мәгънәсе мантыйк буенча фикер йөрткәндә, татар белән башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр ал да гөл булырга тиеш иде. чөнки гадел караганда, бу ике халыкны аера торган бер генә сәбәп тә юк. ә берләштерә торганнары—бихисап Һәм сүзне өнә шул юнәлештә алып бару һәрьяклап отышлы булачак.
Башкортстан көньяк Уралга—дөньядагы иң матур җирләрнең берсенә урнашкан Мәйданы—144 мең кв км. (Татарстанның—68 мең кв км.), халкы 4 миллион чамасы (Татарстанда 3 миллион 800 мең чамасы) Башкортстанда елгалар күлләр бик күп Мәсәлән, Агыйдел, Караидел. Дим. Ык, Сим, Әй, Йөрүзән. Сөн, Сакмар кебек елгалар әллә күлме җырларда
мактала. Табигать, чыннан да искиткеч матур һөм бай Бигрәк тә Уфадан Чиләбе ягына киткәч, бихисап тайга урманнары аланлыклар болыннар сузыла Бу гүзәллекне күргән кешеләр: -Башкортстан Европаның иң матур урыны саналган Швейцариядән күпкә матуррак» —дип әйтергә ярата
Туганлык ягына килгәндә, телләребез бик якын Бер-беребезне аңлау өчен тылмач кирәкми Дөньяда башка мондый халыклар юк диярлек Мордовия республикасын гына алыйк Паспортларына «мордва дип язсалар да. бу халык бер-беренең телен аңламый торган эрьзя һәм мукшылардан тора Мариларда да шундый үзенчәлек бар Ә башкорт белән татар бөтенләй башка. Шул уңайдан Баязит Бикбайның «Карлыгач» драмасындагы бер җырын ике телдә китерәм
Түңәрөк күл матур була.
Һыу менән тулһа гына: Кыд бала тыуһын дөньяга. Бәхетле булһа гына
Татарча болай:
Түгәрәк күл матур була.
Су белән тулса гына;
Кыз бала тусын дөньяга.
Бәхетле булса гына
Башкорт дәүләт академия театры. Башкорт яшьләр театры Казанда спектакльләр куйганда заллар тамашачы белән тула Һәм бу тикмәгә генә түгел Дин, бик күп әхлак кануннары уртак Тарихи охшашлыклар да җитәрлек Катнаш никахларның исәбе хисабы юк Ике республиканың да җир өсте һәм җир асты байлыклары күпләрне кызыктырырлык Җыеп кына әйткәндә, татарлар белән башкортларга үзара ямьсезләнер эшләр кылу өчен бер генә сәбәп тө юк Әмма ни кызганыч, бу ике халык милләт арасында аңлашылмаучылык бар һәм аны яшерүдән беркемгә дә файда юк Бу хәлнең сәбәпләрен белү өчен бераз гына булса да, тарихка мөрәҗәгать итик.
1917 елда февраль революциясе җиңгәч, татар-башкорт халкының күптәнге хыялын—Россия составында киң хокукларга ия булган автономия төзү теләген тормышка ашыру өчен уңай шартлар туа. -ИделУрал штаты»н төзү чынга ашардай төс ала Мөгаен, бәхетебез булмагандыр большевиклар хакимияткә килгәч, бу омтылышны челпәрәмә китерәләр, халыкны алдыйлар: янәсе -штат- идеясе буржуаз илләргә хас күренеш, шуңа күрә аның урынына Татар-Башкорт республикасы төзеләчәк
Урыс хакимияте гомер-гомергә татар белән башкортның берләшүеннән, үзара якынаюыннан уттан курыккандай курка килгән Әби патша—Анна Иоановна башкорт кызларын татар егетләренә ярәшүне тыя торган фәрман чыгара. Мәскәү әле бүген дә Уфа белән Казан арасына чөй кагу сәясәтен дәвам иттерә
Югыйсә, татар халкы башкорт халкын бик якын күрә, аңа бер генә начар сүз әйткәне дә юк. Ни кызганыч Уфада хәлләр бөтенләй башкача. Башкортстан массакүлөм мәгълүмат чаралары, кайбер язучылар, галимнәр ачыктаначык итеп татарларны хурлый торган чыгышлар ясыйлар Моның белән, мәсәлән. -Башкортстан- газетасы, башкорт телендәге яшьләр газетлары шөгыльләнә.
Айдар Хәлимнең «Книга печали китабын (ул аны Литваның башкаласы Вильнюста бастырды) күпләр хәтерлидер Анда сүз татар мәктәпләрен башкорт телендә укытуга көчләп күчерүләр турында да бара Мондый хәл СССРның башка бер төбәгендә дә булмады Ә Уфа Мөскәүнөң татарларга карата нинди сәясәт алып баруын белә торып, үзе дә шуны кабатлау юлына басты Уфада яшәүче татарларның саны һич тө Казандагыдан ким түгел Казанда татар мәктәпләренең саны хәзер илле икегә җитсә, Уфада татар мәктәпләре бөтенләй юк. Балалар бакчалары белән дә хәлләр шулайрак тора Мәскәү өнә шундый астыртын уен уйный, башкортлар шуңа кул чабып тора
«Татарларның чынлыкта кем икәнлекләрен ачыклау белән- кайбер
башкорт язучылары, галимнәре дә шөгыльләнә. Үз вакытында шуларның берсе—Әкрәм Бейешнең -Башкорт халкының тарихы һәм азатлык көрәше- дигән китабы турында язылган иде инде Уфада 30 мең тираж белән «Китап* нәшриятында басылган 13 табаклы бу «фәнни хезмәттә- кеше ышанмаслык кына түгел, гомумән, дөреслеккә аз гына да якын килмәгән «фактлар* бәян ителгән Филолог галим, оят тезгенен бөтенләй бушатып, татар халкы адресына пычрак арты пычрак ата. Һәм әлеге «фактларның- берсе дә документларга нигезләнмәгән Авторның татарларга нәфрәте шул кадәр көчле ки, ул, -гомумән, татар дигән милләт юк, монголларга ияреп килгән килмешәкләр урыс халкы арасында эреп беткән; татарларда бервакытта да дәүләтчелек хисләре булмаган, автономияне дә аларга башкортлар гына юллап алып биргән; килмешәк татарлар башкорт җирләренә килеп утырганнар гына түгел, бик күп җирләрне урысларга сатканнар- дип яза. Әкрәм Бейешкә ышансак, башкорт ханнарын татарлар кырып бетереп торган. Әмма гади генә сорау туа: революциягә кадәр бервакытта да башкорт ханлыгы булмаган—монысы тарихтан билгеле. Соң, шулай булгач, нинди ханнар турында сүз булырга мөмкин? Автор ахыр чиктә мондый -ачыш та- ясый: татар дөньяга бары тик бер максат белән—башкортны юк итү теләге белән туган, ул аны кайда күрсә, шунда— урамда, урманда, мунчада, ишек алдында, юлда һ. б. урыннарда үтерә килгән Шуңа күрә генә башкортлар аз санлы булып калганнар, имеш
Әгәр татарлар турында «тузга язмаганны» язучы бер Бейеш кенә булса, сүз дә кузгатып тормас идек...
Тагын бер нәрсәне искә төшерик әле: 2001 елның җәендә Баш- кортстан Республикасының премьер-министры Р Байдөүләтов Казанда булды Аны иң югары дәрәҗәдә каршы алдылар Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе тәкъдиме белән, Татарстан үзенең нефтен Уфа нефть эшкәртү заводына озатачак, моның өчен Татарстан билгеле күләмдә ягулык алачак һәм. үз чиратында. Башкортстан өчен кирәкле булган күп нәрсәләрне ут күршеләргә сатачак дип килешенде Җавап төсендә Татарстанның премьер министры Р Миңнеханов Уфада булып, шул мәсьәлә буенча өстәмә сөйләшүләр дә алып барды Ә бераздан Татарстан президенты М Шөймиев белән Башкортстан президенты М Рәхимов Актанышта очраштылар, үзара икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтү турында сүз куештылар
Шушы сөйләшүләрне гамәлгә ашыру нияте белән. Татарстан хөкүмәтенең вице-премьеры Когогин җитәкчелегендәге бер төркем белгечләр Уфага юл тотты Әмма -Башнефть-нең хуҗасы Урап Рәхимов (БР президенты Мортаза Рәхимовның улы), безнең делегация белән сөйләшеп тә тормыйча, аны кире борып кайтарды Хәтта: «Татарстан нефтьчеләренең квалификациясе түбән»,—дип әйтүдән дә тартынмады Бу бит чеп-чи ялган: Татарстан нефтьчеләре Себер киңлекләрендә эшли. Гыйрак. Иран, Ливия һ б илләрдә дә нефть чыгару өлкәсендә ярдәм итә
Минем фаразым болай Уфа. нефть эшкәртү буенча Казан белән сөйләшкәндә үк. моның ни белән бетөсен яхшы белгән. Ә «спектакль- исә Мәскәү өчен куелган, аны «өркетү өчен- эшләнгән. Янәсе, «сез Уфаның кадерен белмөсөгез, Рәхимовка өченче срокка сайланырга рөхсәт итмөсәгез. без татарлар белән берләшәчәкбез- Ә Мәскәү, чыннан да. мондый киләчәктән курка, чөнки көчле сәнәгате булган бу ике төбәк берләшсә Үзәк белән аяк терәп сөйләшә башлаулары да мөмкин «Татар-башкорт мөнәсәбәтләренең анатомиясе» әнә шуңа барып тоташа
РЕДАКЦИЯДӘН: Февраль аенда галим һәм язучы-публицист Мәхмүт ага Әхмәтҗанга 75 яшь тула Аны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез