Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЕНӘ ДӘ, КӨЕНӘ ДӘ КҮҢЕЛ


ШАГЫЙРЬ КАДЫЙР СИБГАТУДЛИННЫН ТУУЫНА 60 ЕЛ
Кадыйр Сибгатуллин—сугыш елларында туган шагыйрьләрдән. Бу буын безнең шигърияткә Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхим. Рәшит Әхмәтжанов кебек кызыклы һәм үзенчәлекле шагыйрьләрне бирде. Кадыйр Сибгатуллин да шушы «обойма»га керә. Анын ижаты хакында әдәби тәнкыйтьнен олыдан кубып сүз әйткәне, әлеге санап кителгән шагыйрьләргә биргән игътибарны биргәне юк иде югын. Шулай булуга карамастан. Кадыйр Сибгатуллинны шигърият сөючеләр бу «обойма»нын ахырында йөртмиләр, кайдадыр өченче-дүртенче урында ук күрәләр шикелле. Лаек урын Шагыйрь үзе дан даулап, үзенә реклама ясап йөрүчеләрдән булмады Сабыр, саллы, тыйнак шәхес иде. Әмма анын тыйнаклыгы Туфан Миңнуллин
еш кына кисәтеп әйтә торган мокытлыкка йөз тоткан тыйнаклык түгел. Ул горур тыйнаклык. Әйе, шагыйрь үз дәрәҗәсен яхшы белеп яшәде. Казаннан, тәнкыйть күзеннән читгәрәк булса да. Кадыйр үз ижаты белән безнен шигъриятнең үзәгендә торучы шагыйрьләрнең берсе иде.
Бу кыска гына кереш сүзне мин шагыйрьнең вафатына жиде ел тулып киткәч кенә өстәп куйдым. Юкса. 1987 елда ук язылган мәкаләм булган икән...
Инде шушы керештән соң, шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятына тәкъдим иткән «Инану» исемле күләмле кулъязмасын басылып чыкканчы ук ачып укыганымны әйтеп узыйм. Мин аны рәхәтләнеп, кинәнә-кинәнә укыдым Кадыйр Сибгатуллин өчен, үзебезнең шигъриятебез өчен куанып укыдым. Бар бит безнен әйбәт шагыйрьләр! Көчле бит безнен чын асыл шигъриятебез!
Кадыйр Сибгатуллин үзенең кулъязмасын—димәк, булачак китабын— бик ныклап уйланып, җентекләп, һәр шигырьнең урынын табарга тырышып төзегән Анын кибәнче карт турында бик матур бер балладасы бар Булачак китап та менә шул кибәнче карт коеп куйган кибән кебек матур һәм камил сәнгать әсәре булып күзаллана.
Бездә еш кына шигырь җыентыклары нәкъ менә җыентык булып кына чыга Бер бәген итеп, бер композицион төзеклек белән чыгарылган шигырь китаплары сирәгрәк очрый Ә бит укучы китап көтә
Кадыйр Сибгатуллиннын «Инану»ы—укучы көткән шундый китапларның берсе.
Шагыйрьнең шигъри сулышы иркен, диапазоны киң. Ул үзе инанганны авыз тутырып, башкаларны да ышандырырлык итеп әйтә белә. Аның үзенә гена хас шигъри күзаллавы, образлар системасы, халыкчан җор үткен теле бар. Купшы матурлык, ялган ялтыр бизәкләр исә анын шигъриятендә бөтенләй күренми. Кадыйрда олы гражданлык публицистикасы белән сугарылган хисләр дә. гажәеп нечкә лирик моң да бик табигый үрелеп килә. Ул—чын мәгънәсендә лирик, шул ук вакытта эпик колачка да ия шагыйрь. Анын «Утлар». «Уел» исемле поэмаларын укып караган кеше шагыйрь күңеленең нинди тирән ассоциатив катламнарга үтеп керә алуына сокланмый кала алмый.
Кадыйр Сибгатуллин—иленә, халкына жаны-тәне белән бирелгән шагыйрь. Аңардагы ватандарлың гади татар авылындагы гади бер ишектән атлап чыга да («Шул бер ишек» шигыре), илләр-кыйтгаларны кичеп, олуг патриотизм хисе булып үсә, күтәрелә. Әмма бу һич тә коры кызыл сүзләр, абстракт патетика ярдәмендә эшләнми. Бу чын шигъри сүз белән сурәтләнә.
Шагыйрьнең тематик колачын күзаллау өчен һәр бүлектән берничә шигырь исемен санап үтү дә җитә. Карагыз: «Алмалы ел». «Калай кыза», •Ялган яз». «Борчак ашы». -Кибәнче карт». «Атлар көтте авыл малайлары». •Сонгы чабатачы»—болар, әлбәттә, авыл шигырьләре. Шулай булмый хәле юк. бик күп әйбәт шагыйрьләребез кебек. Кадыйр да һәр күзәнәге белән авылныкы, авылдан үсеп чыккан шагыйрь ич. Алга таба «Иргә чыкмый калган апалар». «Инвалидлар». «Хәтер», «һәйкәлләр*. «Мәңгелек утлар». «Карт солдат». «Без сугышта һаман» кебек әсәрләрдә үткән сугыш яралары сыкрый. Кадыйр, күпләребез шикелле үк. сугыш еллары баласы. Анын бу бүлектәге әсәрләрен укыганда күзгә яшь килгән мизгелләр ешая икән—гажәп түгел: сугыш афәтен безнең илдән дә нык татыган ил булмады. . Өченче бүлектән «Кешеләрнең барын танып йөрим», «Тантаналы сагыш», «Җырга- монга мохтаҗ чагым минем». «Мәгънә киңәйгәндә». «Хискә дә бай тормыш, төскә дә бай» шикелле әсәрләрне укып, шагыйрьнең рухи дөньясын, тормыш фәлсәфәсен, яшәеше-көнкүрешен, тоткан кыйбласын ачык төсмерлисен. Болары да бик табигый: рухи дөньясыз шагыйрь—шагыйрь түгел. Тагын бер бүлек— «Декабрист хатыннары». «Син кош булып кердең минем төшкә». «Ни гомер күрмичә йөрелгән», «Югалткан, тапкан чагым», «Озату», «Мәхәббәт» һ. б. һ. б.—әйе, әлбәттә, мәхәббәт, сөю-сөелү, хатын-кызга мөнәсәбәт... Моны инде шәрехләүнең дә кирәге юктыр. Шигъриятне мәхәббәт кенә тудыра да. һәм, ниһаять, кулъязманың сонгы бүлегендәге «Киткәндә», «Граф паркы». «Фахишә». «Гөмбә сагучы карчык». «Роботлар турында гына». «Шимбә өмәсе». «Яшь шәһәрнең карт каены» кебек әсәрләрдә үзеннән-үзе шәһәр атрибутикасы. КамАЗлар җирлегендә үсеп чыккан—яна кала рухы, шул калада яшәүче кичәге авыл яшьләре—бүгенге эшчеләр тормышы...
Биредә тулы бер китапны шулай туры сызыкка гына сузып салып күрсәтергә тырышуым өчен укучы, мине гафу итәр, шәт. Кадыйрның иҗаты һич тә ул сызыкка гына сыеп бетәрдәй түгел. Ул бик күп төрле бизәкләргә, төсмерләргә, нюансларга гаять бай иҗат. Биредә, бу очракта мин аерым шигырьләрдән цитата-өзекләр. үземә ошаган матур юлларны да мисалга күрсәтеп тормаска булдым. Чөнки шагыйрь шәхесе бөтен, шигърияте бөтен Китапның кайсы битен генә ачып укысан да, ул чын шигырь булыр.
Китапны ачып җибәргән шигыре:
Шушы җирдә бик каласы килә Бер югалмый торган жыр булып—
нәкъ программ шигырь юллары болар! Жэлилчәрәк әйтелгән юллар.
Мин бу рецензия-бәяләмәне 1986 елның 4 февралендә язган булганмын. Бер елдан артык вакыт үтеп киткән—ни сәбәптәндер. Кадыйр Сибгатуллиннын
кулъязмасына нәшрият темпланында урын табылмаган. Бик аяныч хәл. Менә шулай көенеп йөргән көннәремнең берсендә—ни хикмәт!—кулыма Кадыйрнын яна кулъязмасын китереп тоттырдылар!
Укып чыктым.
Аннары, утырып, түбәндәге яна бәяләмәне яздым. Хикмәтиен нәрсәдә икәнен укучы үзе аңлар дип уйлыйм.
• Кадыйр Сибгатуллиннын «Таңнар, кичләр...» дигән яна кулъязмасын укып чыктым да берничә көн уйланып йөрдем Уйлар, әлбәттә, безнен шигьриятебез турында, шул шигърияткә тугрылыклы шагыйрьләребез ижаты турында һәм әйбәт шагыйрьләребезне күрә белмәгән, аларны һәвәскәрләрдән, мөтәшагыйрьләрдән аера-аралый алмаган тәнкыйтьчеләребез турында иде.
Нигә сон без: «Шигырьнең бәясе төште...»—дип сөйләнәбез? Чын шигырьнең, талантлы ижатның бәясе бер вакытта да төшми. Тукайнын. Такташның. Туфаннын бәясе төшә аламы? Нигә сон без чын шигырьне сонгы елларда басып баручы халтурадан, графоманлык чүпләреннән аерып ала белмибез? Аерып алып, укучыларга: «Менә шигърият!»—дип күрсәтә белмибез Нигә бездә әйбәт шагыйрьләр ижаты турында бик аз языла? Нигә «соры тычканнар»га—халтурага да. чын шигырьгә дә бер төслерәк карыйбыз'' Каян килеп керде бу кыркып тигезләү, русчалап әйтсәк, уравниловка'' Шул куркыныч күренеш әйбәт шагыйрьләрнең исемнәрен кысрыклый бара
Ул «соры тычканнар»дан арынырга нәшриятның үзенен генә көче житми Ни Язучылар берлеге идарәсеннән, ни шагыйрьләр секциясеннән, ни әдәби тәнкыйтьтән конкрет ярдәм юк. Ник без бодай сал кын-битараф9 Кайла безнен әдәби бәябез-чамабыз, зәвыгыбыз9
Менә шундый күнелсез сораулар ..
Кабатлап әйтәм: моннан бер еллар элек Кадыйр Сибгатуллиннын бер кулъязмасына эчке рецензия язган илем инде. Ун-унбер табак күләмендәге ул кулъязма «Инану» дип атала иде. Бик әйбәт итеп, үзенә зур таләпләр куеп туплаган иде Кадыйр Сибгатуллин ул кулъязмасын.Чын шагыйрьнең ихлас әйбәт шигырьләреннән-поэмаларыннан тупланган югары зәвыклы, укучыларны сөендерерлек китап булырга тиешле иде ул. Аяныч — тем планда ана урын табылмаган. Аның өлешен әлеге дә баягы «соры тычканнар» ашаган
Шагыйрь, китабым темпланга кермәде дип. шикаятьләр язып, төрле инстанцияләргә йөрмәгән.- Бер ел эчендә әллә никадәр яна әсәрләр—әйбәт әсәрләр!-язган. «Туфан белән сөйләшү* дигән зур поэма төгәлләгән. Алдагы
( v.ifloH уңга Р Лотфултн. V Хвсну.иин. К Сибгату чин һам В Иаамоа
кулъязмасына карата әйтелгән фикерләрне искә алып, монысын яңадан игътибар белән карап чыккан Яна әйберләрен дә өстәп, яна композицион төзелеш табып, кулъязмасын өр-янадан иренмичә эшләгән.
Әйе. Кадыйр байтак кына яна әсәрләр өстәгән. Шулар арасыннан иң беренче чиратта «Чишмәләр ага тора», «Тарала картлар жомгадан», «Тора дөнья». «Яшәсәм дә күпме» кебек әсәрләргә игътибар игәргә кирәк Болар бик әйбәт әйберләр Тыгыз язылганнар, уйланып, дөньяның гамьнәрен кичереп язылганнар.
«Туфан белән сөйләшү»... Бу поэма Кадыйр Сибгатуллиннын йөрәгеннән өзелеп төшкән әсәр. Ул нәкъ менә бүген әйтелергә тиешле әрнүләрне әйтеп биргән. Поэма анын күңеленнән ташыган да чыккан. Әмма ул һич тә шәхси кичерешләр, шәхси мәнфәгатьләр тирәсендә генә калмаган.
Сөйләшәсе килә
Мөлдерәмә тулып тора күңел нигәдер. Минем генә түгел.
башканың да
бүген ачыласы киләдер,—
дип бик гади генә, ихластан гына башлап китә шагыйрь поэмасын. Һәм Туфан белән сөйләшү аша заман турында, ил язмышы—халык язмышы турында зур фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Поэмада без Хәсән ага Туфан образында иле өчен иманыннан язмас, сынмас-сыгылмас зур шәхесне күрәбез.
Дөреслекне дөрес әйтер өчен
Туфаннардай булыр чак безнең,—
ди шагыйрь һәм ана ышанасын. Әйе, нәкъ менә хәзерге өлкәнәеп килүче буыннан һәм яшьләрдән ил-халык хакыйкать сүзен әйтүне көтә, эш көтә, тәвәкәллек көтә
Иманыбыз исән-саумы, дисәк.
синдә иде анын бизмәне.
«Хәлең ничек, энем?»—дия идеи,
«Хәлем авыр минем»,—димәдең.
Яки:
Үз йөрәгең—үзеңнеке, чыдар.
бәйлисе бар халык йөрәген...
Мондый юлларны күпләп китерергә булыр иде. Болар барысы да— Туфан, аның олпатлыгы, зурлыгы хакында йөрәк түреннән чыккан сүзләр Хәсән Туфан турында күп яздылар, ярыша-ярыша яздылар, алда да язарлар. Кайберләре «мин һәм Туфан» дип язды, кайберләре «Туфан лидерлыкны безгә калдырды, без—Туфандашлар» диюдән дә тартынмады Туфанны бүлешәсе юк. Ул—халыкныкы. «Халык кайда—Туфан анда ул»,—дип Кадыйр Сибгатуллин бик дөрес әйтә «Туфаннан сон—мин!»—дип күкрәк кагасы да юк. «Мин»енне онытып торып, фанилыкны туфанилыктан өстен куймыйча, тир түгеп эшләргә кирәк, гражданин булырга кирәк. Халык үзе әйтер: Туфаннан сон—кем'’
Кадыйр Сибгатуллин әнә шул шәхси ваклыклардан өстен була алган, ул чын мәгънәсендә ил улы булып сөйләшә (дөрес, шәхси мотивлар, биографик күренешләр дә поэмада бөтенләй үк юк түгел, ансыз була да алмый). Авторны «Туфаннан соң—кем?» соравы түгел, башка олы гамь борчый.
«Чын остазлар. Алар урынын бүтән алалмый. Аксакаллар иртә китеп бара, калганнарның сакал агармый. Низагларга урын артып китте, Зур мәҗлестә житми мәртәбә. Сез кабызган шәмнәр яна бүген. Нинди утлар янар иртәгә?»
Болар—барыбызны да бик нык борчый торган мәсьәләләр. Автор белән бергә без дә:
Туфан булыр өчен яшәү кирәк заманадан бераз зур булып,—
дигән нәтижәне ясыйк. Сүз биредә шагыйрь Туфан хакында гына бармаганы, ил улы—гражданин булу хакында барганлыгы ачык аңлашылса кирәк.
Йомгаклап әйтәм: Кадыйр Сибгатуллиннын «Таңнар, кичләр...» исемле китабы нәкъ бүген укучылар кулында булырга тиешле китап. Ул бүгенге социаль үзгәрешләр, социаль гаделлек өчен көрәшә торган китап.»
Кадыйр Сибгатуллин арабыздан иртәрәк китеп барды (июнь, 1994 ел), аңа әле нибары илле ике генә яшь иде. Әле язасы да язасы, иркенләп ижат итәсе иде юкса. Хәтерлим: Татарстан язучыларынын чираттагы съезды (корылтае) көннәре. Кадыйр белән очраштык, озак кына сөйләшеп йөрдек. Ул, куанып: «Менә, бер бәйләм өр-яңа шигырьләремне күтәреп килдем әле! Съездыбызга бүләк...—дип, көлемсерәбрәк әйтеп тә куйды —«Казан утлары»на калдырып китәм. Анда үзебезнең шагыйрьләр утыра бит—шигырьне ватып- сындырып бетермиләр, бәйләм-бәйләм килеш тулы итеп бастыралар,—диде — һи, хәзер цензура-тыюлар юк бит!»—дип, кин итеп елмаеп ж.ибәрде.
Ике көннән без Кадыйр Сибгатуллиннын вафатын ишеттек... Жан әрни... Вакытында тиешле бәясен ала алмыйча китте бугай талантлы каләмдәшебе з.
Без Кадыйр Сибгатуллинны, аның шигъриятен онытмаска тиешбез. Бар булган ижатын жыеп, томлыкларын нәшер итәсе иде аның...

Кадыйр Сибгат
БАСЫЛМАГАН ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН
Бурыч
Гаҗәпләнеп шуны уйлап йөрим, (яңа килде уйга—томана!), тик бер генә сүзне хәтерләп тә яшәп була икән дөньяда. «Бурыч» дигән матур сүз бар икән, матур итеп әгәр куллансаң. Күзләреңне җүнләп ачып йөрсәң, төшеп калган бәндә булмасаң. Кеше бурычларын кеше белмн, кешенекен кеше түләми, һәркем үзе билгеләргә тиеш бирер бурычлары күләмен.
Бурычлы мин, диеп йөри кеше, бурычлы, ди, анам-атама. Ул бурычлы икән кешеләргә, ул бурычлы Илгә, Ватанга.
Фикер туа: бу—намуслы кеше, тыйнак кеше, уйлы-хәтерле: җәмгыятькә безнең әнә шундый аңлый торган кеше кадерле. Ялгышы да күптер— тормыш бит ул. Эшләр һаман булмый уңышлы. Ул үзе дә һаман әйтә тора: бурычлы бит егет, бурычлы...
♦ Бурычлы мин», диләр гомер буе. ♦зур бурычлы мин»,—дип яшиләр. Бурычларны түләр вакыт җиткәч бурычлылар бер сүз дәшмиләр.
1987
V
Бәхет алып киләләр дә сиңа... бәхетеңне алып китәләр.
Хәсрәт төяп киләләр дә сиңа, бер бәхетле бәндә итәләр.
Бөтенесе әйбәт...
Бөтенесе...
Үкенече килми азактан.
Газапларга салучылар булгач, алучы да кирәк газаптан.
1985
Ф
Хыялларда туа бөек эшләр— кодрәт җитә торган.
Йөз елдан соң килеп карасалар, исең китә торган.
Моңа кадәр беркем табалмаган мәхәббәтләр туа. Дөрли-дөрли илһам учагында кабат яшәп була.
Нәфрәт туа. Гомереңдә тик бер була икән андый.
Горур башың белән яуга чыксаң, дошман исән калмый.
Ташланабыз гайрәт-йөрәк белән— ныклап тотынабыз.
... Картаялар уйлар хыялларда— бик тиз онытылабыз.
Кызганмаган, нәзек күмел биргән, биргән сизгер йөрәк.
Кемнәрнедер тояр, назлар өчен йомшак кул да кирәк.
Тотар өчен үзеңне-үзең шәбрәк кирәк каты кул да.
Яшим дисәң. тыңла хыялыңны— калма ярты юлда!
Калма ярты юлда!
/986
V
Бер кеше дә ике тапкыр тумый. Ике тапкыр килми үлем дә.
Килә кеше
фани дөньяларны бер күз ачын кына күрергә.
Лның бүтән китәр урыны юк. Шушы Җирдә генә каласы. Нигә кирәк булды икән тагын уйлан табу үлем җәзасын?
/989
Бердәнберең
Хаста булыр үзе.
Ә белгертмәс.
Исән-сау мин. дияр хатында.
Кайт! дип язмас.
Үлемнәре сөйләр озак аныруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң сыендырыр.
Кеше итәр сине— сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр— беркайчан да: туйдым, кит! димәс.
Бурычларың булса, н. зимагур, соңгы шәлен сатар түләргә. Синең туган минутыңнан башлап синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
.Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма— хөкем итәр.
ләкин кар)амас!
Аның өчен син һәрвакыт кеше. Мәңге шулай булып кала ул. Аңлый алсаң, бердәнберең синең тик бер генә кеше— ана ул!
1991
Кая таба...
Белмисең дә: каян килеп баса? Бәгыреңә таштай каплана. Качасылар килә сикереп менеп болыннарда калган атларга. Нинди хәсрәт? Нинди афәт килә? Шатлыкларны кемнәр урлады? Кая безнең балкып торган күңел? Күзебезнең кая нурлары?
Көннәр эссе, ә кешеләр салкын. Бу салкынлык кайсы тарафтан? Ходай Җирдә адәм балаларын җылы җанлы итеп яраткан. Кояшның да нуры сүрелмәгән. Кешеләрдә генә җылы юк. Җилләр исә. шаулый урман, сулар...
Табигатьнең моңы-җыры юк. Моңнары да безгә килеп җитми. Җырлары да безгә ирешми. Җылы сүздән курка кеше бүген. Елмаю да безгә килешми. Калырмы ул шулай? Терелерме?
Ташка әйләнеп тәмам бетәрме? ...Кеше җаны таулар күтәрә алмас ул ташларны шактый күтәрде. Күтәрә алмас кебек инде бүтән. Менә шулар борчый, куркыта.
Кая баккан бүген Кеше җаны? Кая таба Кеше юл тота? Йә. илаһи.
дучар итә күрмә— таш замана, ахры, башлана. ...Җылы эзлим. Битләремне куям кояш нуры сеңгән ташларга.
1992