Логотип Казан Утлары
Роман

ОҖМАХКА БЕР АДЫМ

Беренче бүлек
алимҗан Ибраһимовны «халык дошманы» дигән гаеп тагып, 1937 елның 29 сентябрендә кулга алдылар.
Бу вакытта ул Ялтада яши иде әле.
Шәһәрнең үзенә генә хас асыл сыйфатлары шактый. Әллә кайдан килгән кемсәләрне дә якты йөз белән каршылап, аларны җылы кочагына ала.
Биредә кояш нурлары да башка Күңелгә ләззәт, тәнгә сихәт, җанга тынычлык, йөрәккә ял, рухка илһам бирә торган шифалы нурлар.
Анын күге дә башка жирдәгегә караганда биегрәк кебек. Табигать, әйтерсең, тын алырга иркенрәк булсын өчен шулай эшләгән. Жир—йомшак түшәк, йолдызлар белән чигелгән Күк—бизәкле юрган. Күкнен аръягында оҗмах бар кебек.
Бу урындагы шифалылыкны «һава» дигән бер сүз белән генә дә аңлаталар, һава үзе дә дәва. Шифалылыкнын күк аръягыннан килүе турында да күп риваятьләр бар. Бу дөрестер, бәлки. Тукай әйтмешли: «Күктә ни булмас дисен, очсыз-кырыйсыз күк бит ул».
Менә шушы «һава—дәва» булган урында Галимҗан Ибраһимов 1927 елдан бирле яши инде. Казанда Газраил аның якасына килеп ябышты, урынга ук салды. Әмма Галимҗан Ибраһимов бирешмәде. Мона чаклы булган гаярьлеген, рухи вә җисмәни көчен күрсәтергә тырышты. Ана Казаннын ин мәшһүр табиблары ярдәмгә килде. Газраил бер мәлгә чигенде. Шулай да Галимҗан Ибраһимовны аякка бастырырга көчләре җитмәде Казан табибларының. Кырымга китәргә кинәш иттеләр. Анын өчен хәзер һавасы дәва булган «җир җәннәте» Ялтада яшәүдән башка чара юк.
Суфиян ПОВАРИСОВ (1924)—язучы, филология фәннәре докторы • Пәйгамбәр таңы-. -Күкнен җиденче катында-. «Язмыш корбаннары- һ. б. китаплар авторы. Уфада яши
Г
ОҖМАХКА БЕР АДЫМ
РОМАН
Ул чакта Казан җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр йөрде Бәгъзе берәүләр нык шатланды: Ялта анын авыруын ялт иттереп алып ташлаячак; икенчеләр башкачарак фараз кылды: ай-һай ла. барып җитә алырмы, бик беткән бит. тире дә сөяк кенә, юл газабы-гүр газабы, шактый ерак ара лабаса, дип кайгырышты алар.
Чыннан да, Ялта һавасынын дәва икәнлеген беренче көннәрне үк сизде Галимҗан Ибраһимов. Рәхәтләнеп, күкрәк киереп, илаһи бер мөкиббәнлек-хозурлык белән сулыш алырга мөмкин икән биредә һәр йотым һава—үзе бер зур дәва!
Әлбәттә, табигать ул—көйсез кияү белән бер. Ялтада давыл-гарасатлар да булып тора. Менә бүген иртәнге саба җиле Галимжан Ибраһимовка гомер вәгъдә итеп исте, кичке сәждә җиле исә анын яшәү өметен кисте.
Төн урталарында, эштән арыгач, утны сүндереп, инде ятарга дип торганда, кемдер ишек шакыды Өйдәгеләр гаҗизләнеп калды Кем булыр? Төн заманында бер дә ишек какканнары юк иде ләбаса. Галимжан ашыгып киемнәренә үрелде, Хәдичә ханым кабалана-кабалана ут кабызды, күлмәген кияр-кимәстә үк ишеккә атылды Шаку янә кабатланды, аннан көчле дөбердәүгә күчте, ишекне кемдер йодрык белән алагаем дөмбәсли иде Юньле хәл түгел бу Хәдичә ханым калтыранган, йомшак тавыш белән «Кем бар?«—дип сораганга: «Открой!*—дигән дорфа тутыклы тавыш яңгырады Ишекне ачуга бүлмәгә атылып хәрби кешеләр килеп керде Алар өчәү иде Кем икәнлекләрен киемнәре үк әйтеп тора—НКВДдан Берсе—колгадай озын буйлысы—эчке кесәсеннән кәгазь кисәге алып, аны Галимҗанга тоттырды Казан прокуратурасы биргән язуда Галимжан Ибраһимовнын фатирында тентү үткәрү, аннары аны кулга алу тиешлек күрсәтелгән Күз йөртеп чыккач, Галимжан аны «колга*нын үзенә кире кайтарып бирде.
Фатир ике бүлмәле иде. Алгы яктагысы—бер тәрәзәле. Уртада—бәләкәй генә өстәл. Ишектән кергәч, уң якта—шактый дөнья күргән кечкенә кәнәфи, сулда—тимер карават. Хәдичә ханым шушы якта йоклый. Эчке бүлмәнен ун ягында—китап шкафы, сул ягында—Галимжан Ибраһимовнын йокы караваты. Уртада—язу өстәле.
Чакырылмаган кунаклар башта ике бүлмәне, кухня, веранданы җентекләп карап чыктылар. Алар, әйтерсең, өлкән язучы фатирына түгел, азау ярган җинаятьче йортына килеп эләккәннәр Күзләре уттай яна, бер басасы урынга биш басып, «уф* дип тә куялар йортны пыр туздырып нидер эзлиләр, актаралар
Шулай, бераз сөмсез сыердай кыланып алгач, «колга* үз дәрәҗәсен хәтәр саклап, алгы бүлмәдәге өстәл артына килеп басты Буе анын һич тә килбәтсез түгел болай Кара-кучкыл чибәр йөзендә горурлык, масаю, үз- үзен нык ярату билгесе бар. «Мин мин микән, мин кем икән* дигәндәйрәк. кукраеп тора. Башындагы яшел кырпулы фуражкасы анын горур табигатен көчәйтә кебек. Карлыгач канатыдай куе кашлар, очкын чәчеп торган кара күзләр, беренче карашка, аны мәхәббәтле ир-егет итеп күрсәтте сыман Тукта, бу бит таныш йөз! Кайда күргән иде аны Галимҗан9 Уфада. «Галия* мәдрәсәсендә укытканда булса кирәк Әйе. әйе. бу анын шәкерте Әй, каһәрең, исеме онытылган инде Хәер, анын ни хажәте бар хәзер Мәгәр башсыз түгел иде шикелле. Галимҗан Ибраһимов оештырган әдәби кичәдә Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзада Бабич кебек шәкертләр белән булган шигърият кичәсендә чыгыш ясаганы исендә Хәзер ана кырык яшьләр булыр Шулай да төс ташламаган Ул чакта Галимҗан Ибраһимов. тагар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, киләчәктә әлеге шәкертенең әдәбият мәйданында теге яки бу дәрәҗәдә шөһрәт казаначагына ышана иле Менә терәкә. исеме дә кылт итеп искә килеп төште Мөбарәк • Кадерле*, «бәхетле*, «хөрмәтле* дигән мәгьнате исем
«Галия» мәдрәсәсендә Галимжан Ибраһимов 1915—1917 елларда укытты. Әдәби әсәр хакында шәкертләр шактый күп беләләр. Әмма шуларнын һәммәсен жентекләп-жыйнап анлатып бирү өчен әдәби, сәнгатьле тел җитешми. Татар халкының тел гәүһәрләре Казан тирәсендә тупланган. Бу—милләтнең уртак хәзинәсе. Аналарның имчәк сөте, күнел рухы, кайнар сулышы, йөрәк ялкыны, бишек жыры. хис-моны. изге тойгылар илаһилыгы, яшәү өмете, аталарның ыру-кавем-кабилә, ил-көн, ватан, балалар, оныклар бәхете, киләчәк иминлек, жир, дөнья язмышы өчен кискен, каты, аяусыз көрәшләрдә түккән кан кайнарлыгы сенгән кыйммәтле, кадерле, газиз тел ул! Мөбарәк исә мишәр малае, сөйләме зәгыйфь иде. Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабичларга ияреп шигырьләр, вак хикәяләр дә языштырганы хәтерендә Галимҗанның. Шагыйрь, язучы тел диңгезенә кат- кат чумарга, анын төбенә үк төшәргә, андагы сүз гәүһәрләрен жыеп, шулар белән укучы күңеленә рухи азык, татлы тәм. зәвык, мәгънә, фәһем, рух бирердәй әдәби әсәрләр иҗат итәргә тиеш «Галия» мәдрәсәсендә каләм тибрәтүче өметле шәкертләрдән милләт йолдызлары ясарга тырышты Галимжан. Мөбарәктә шагыйрьлек ул кадәр сизелми иде. Ә менә вак-төяк көлкеле хикәяләре әдәбият күгендә ниндидер мөмтазлык' яуларга ышандыра иде шикелле. Шәехзадә Бабич белән дуслашып китүләре дә шуннан килә иде булса кирәк. Чөнки Бабич юмористик, сатирик әсәрләрен укыганда, шәкертләр, аһ-ваһ килеп, эчләре катканчы бер көлеп алалар иде. Әмма ялкау иде Мөбарәк. Ялкау, йөрәксез, хис-тойгыларга ярлы кешенен язучы булуы мөмкин түгел. Бу—хакыйкать.
«Галия» мәдрәсәсенә мөгаллимлек итәргә килгәнче үк Галимжан Ибраһимов татар, башкорт һәм башка төрки телле халыклар арасында мәшһүр язучы, көчле тәнкыйтьче, нәфис сүз сәнгате остасы, сарыф (морфология), нәхү (синтаксис) фәннәре буенча уку-укыту әсбабы язган тел галиме, тарихчы, педагог, методист, әдәбиятчы, сөйләм сөрешенең иң нечкә серләрен житди белүче өслүбче-стилист буларак таныткан иде инде үзен.
Шәкертләрне белемле итү өчен йөрәк канын тулы килеш бирергә әзер торган Галимжан Ибраһимовнын мәдрәсәдә дә абруе тиз күтәрелде Дөнья куласа, әйләндереп китереп бер баса, дигәне шушыдыр инде Шәкерте остазы муенына «халык дошманы» дигән хурлыклы камыт кидерергә маташа менә. Мөбарәк мактанчык иде. Ялагайлану гадәте дә бар иде. Заманның яман агышына җайланып, иблислек вәсвәсәсенә бирелгән дә, остазы каршында кәпрәеп тора хәзер.
Болай уйларга анын хакы бармы сон? НКВД бүгенге көндә ил йөрәгенә әйләнде бит Ул тәртип сакларга, бозыклыкларга каршы көрәшергә, совет иле мәнфәгатен якларга тиеш Тик теләсә нинди әрсез ояламасын иде НКВДга. Хәтер бер эшләсә эшли икән. Колчак тылында разведчик булып йөргәндә дә күргән иде бит Мөбарәкне Галимжан. Күрү генә түгел, мангайга- майгай килделәр. Ул чакта Колчак армиясе офицеры иде Мөбарәк. Энгер вакыт иде. Мөбарәк исерек иде булса кирәк, алама киенгән, сакал-мыек җибәргән остазын танымады ул. Мәгәр бик дорфа кыланып, юлына килеп чыккан Галимҗанны якасыннан алып җилтерәткән иде. Телендә гел кабахәт сүз. Шундый кеше уйныймы хәзер анын язмышы белән?
Әлбәттә, кулына тимер богау салыначак кешенең егерме еллар элек үзенең остазы булганлыкны белеп килгән ул. Ә менә аны «халык дошманы» дип исәплиме? Әллә, Галимжан үзе уйлаганча, моны бер аңлашылмаучылыкка санарга да акылы җитәме?
НКВДдан килгән икенче хәрби, кыска буйлы, әмма мичкәдәй юан. урта яшьләрдәге шадра бер кеше иде. Ул, папкасыннан кәгазь-каләм алып, өстәлнең икенче бер ягындагы урындыкка—Мөбарәккә каршы урынгарак чүмәште.. Бусы, күрәсең, протокол язарга тиештер инде. Өченчесе корыган талдай какча гәүдәлесе эчке бүлмәдәге китапларны өстәл өстенә ташырга кереште. Мөбарәк китапларны саксыз актарып, караштыра да шадрага 'Мөмтаз—үзгә, юры. өстен, башкалардан аерылып торган.
нидер әйтә, тегесе анын сүзләрен кәгазьгә теркәп куя.
Бу шөгыльнең бик озакка барачагын аңлады Галимжан Ибраһимов Ни-нәрсә кылырга ана хәзер? Алар эшенә тыкшыныргамы? Юк. ярамый. Ә чир үзенекен итә: хәлсезләндерә, изә. Шулай да бирешмәскә тырышты ул Яна ак күлмәгенә килешә торган зәңгәрсу галстугын тагып маташты, күксел костюмын киде. Хәдичә ханым исә иреннән бер адым да китмәскә тырыша. Аларнын үзләрен тыныч тотулары Мөбарәкнең ачуын кабартты:
—Хазиргә сиз ытырып турыгыз, мешать итмәгез, пунимаешь,—дип, мишәрнеке белән урысныкын боламыктай болгатып берничә сүз җикерде дә, зәнки күзләрен әйләндереп. «остазы»на карап алды.
Аларнын карашлары очрашты. Тик бик аз вакытка. Мөбарәк «остазы»нын хәлсез, алжу. ике янагы эчкә баткан ябык йөзен күреп хәйран калды. «Бу инде ашын ашаган, яшен яшәгән кеше» дигән уйдан Мөбарәк, чыраен сытып куйды. Зиһенле остазы элекке шәкертенең анын хакында ниндирәк фикердәрәк торуын тиз чамалап алды Нидер әйтмәкче булды, тик теле тибрәнде—сүзе чыкмады. Хәлсезләнеп, чайкалып китте. Егылып китүдән аны Хәдичә тотып калды. Бу юлы «колга», миһербанлык күрсәтергә теләгән булып, Хәдичәгә эндәште:
—Хале биткән бит. пунимаешь, йәткер куйкысына, халь алсин
Хәдичә ирен эчке бүлмәгә алып кереп китте
Бүлмә салкынчарак иде. Ибраһимов өстен салмады. Хәдичә ханым анын мендәрен карават башынарак тартып, кабартып куйды. Таянып торган җирдән Галимжан хәлсез, чарасыз тавыш белән
—Сәфәргә әзерлән, Хәдичә жаным —диде
Ире әйтмәсә дә, Хәдичә ханым моны аңлап алган иде инде Юлга ниләр алырга? Ничек әзерләнергә? Кая алып китәләр? Ана да бергә барырга рөхсәт итәрләрме? Берьюлы мен төрле сорау игәүләде анын баш миен Шуннан ул верандага йөгереп чыкты да. аннан зур чемодан алып керде Юлга кирәк-яраклар тутыра, янәсе Әмма шадра милиционер, анын кулындагы чемоданны тартып алды да. акайган күзләре белән усал карап
— Ви жына врак народу, не смите ышту-ты дилайт'—дип җикеренде Урыс телен вата-жимерә сөйләвенә карап, анын надан бер татар икәнлеген аңлап алды ханым. Чемоданга теге зәнки үзләре белән алып китәргә тиешле китап-кәгазьләрне тутырырга кереште Жан-фәрман килеп эшлиләр мәгәр.
Хәдичәгә бик кыен иде. Ул тешләрен кысты, бар күнеле белән газап диңгезенә чумды, һм «халык дошманы хатыны», имеш. Төшме бу? Өнме? Гомер буе кеше бәхете өчен яшәгән Галимжан нишләп халык дошманы булсын, ди? «Пәйгамбәр» дип агарга мөмкиндер аны Адашканнарга юл күрсәтүче, бәхетнең кайда икәңтеген әйтүче Хозыр Ильяс бит ул' Бер казакъ акыны сөйләгән иде Хәдичәгә: «Ибраһим галәйһиссаләмне Нәмруд ләгыйнь утка ата. әмма Ибраһим пәйгамбәрнең аягы утка тимәс борын ук. ул урын (өлбакчага әверелә» Ләгыйньнәр, аш янында бүре, эш янында шүре кебекләр күбәя соңгы вакытта. Әмма үзләре казыган базга үзләре төшәчәк әле атар Моңа анын иманы камил! Анын ярсуы йөзенә чыкты Ул әле Сталинга хитапнамә язачак, янына ук барып җитәчәк. Ай-һай-һай. тапканнар шәп һөнәр. Галимҗанны болай мәсхәрә итәргә юл куймаячак ул!
«Халык дошманы» исемен күтәреп, кемнәр генә Себер китмәде, бу бәланең Галимжан башына да килере ике ятып бер төшенә дә кермәде Хәдичәнең. Илаһым! Аяз көнне күк күкрәгәндәй булды лабаса бу. Дөньяга даны таралган изге Кырым җире, шифалы Ялта, кеше ышанмастай хәлләргә шаһит булсын инде, ә?..
Галимхан Ибраһимов та шул хакта уйлап борчыла иде. Күпме фаҗига кичереп яши бу ил. Ерак тарихныкын сөйлисе дә юк. Даими булып торган канкойгыч сугыш, ачлык, ялангачлык, наданлык, караңгылык изде халыкны. Әмма югалып калмаган ата-бабаларыбыз. Авырлыкка күкрәген куйган, кайгы- хәсрәтне кайнар сулышы белән йөгәнләгән.
Ярый, үзбәк әйтмешли, хуп мәйле! Күпме генә авыр йөк салма, сынмады илнең биле, җимерелмәде халык рухы. Бөек төзелешләр санап беткесез. Халык тамагы икмәккә туйды. Башкортстан, Татарстан җирләрендә быел кырларга сыймастай булып шашып үскән игенне моңа чаклы Тарих бабайның беркайчан да күргәне булмаган әле. Шундый изге хәбәрләр алып килә иде Ибраһимовка туган як җилләре!
Социализм төзү саз уйнату, яки умарта кортларының туйга очуы гына түгел шул ул. Күпме кан түгелде, күпме гомерләр өзелде социализм төзегән елларда. Тик...
Нинди дәһшәт соң әле бу? Нигә ашыйлар кеше башын? Ник шаяралар адәм баласының якты язмышы белән? Ил гайрәтен иңендә йөртүче арысландай баһадир ирләрне генә түгел, шул ирләрне ир иткән илаһи батыр йөрәкле, тормыш чәчәге булып балкыган гүзәл-алиһә хатын-кызларны да бикли башладылар ташкапчыкка. Бу күренешкә төпле бәя бирә белмәде башта Галимҗан. Унар-унбишәр елга Себер җибәрелгәннәрне, төрмәгә дыңгычлап тутырылганнарны, чыннан да. «халык дошманы», «хаин», «ил хыянәтчесе», «нәҗеслек кылучы» дип атады ул. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигәне шушыдыр инде.
Уйлар, уйлар... Алар һаман күбәя, куера, үрчи бара. Вак уйлар дөньяви уйлар давылына барып тоташа. «Европада шәүлә йөри, коммунизм шәүләсе»,—дип, бу шәүләнең бөтен дөньяга бәхет дулкыны булып җәелүенә өмет ителде. Бәхет ерак икән, ә менә фашизм шәүләсе якында гына пәйда булды. Муссолини фашизмның зиннәтле, матур тормыш булдырачагы турында язып чыккан иде. Фашизм, аныңча, аксөяк-аристократ һәм демократлардан, шул ук вакытта кадимче вә тәрәккыятьчеләрдән тора. 1933 елда Германиядә хакимият дилбегәсе фашизмның канлы кулына күчте. Гитлер бөтен дөньяда фашизм байрагы җилфердәтү максатын алга сөрә. Аныңча, дөнья халкы алманлыларның табан астын ялап яшәргә тиеш.
«Бер акылсыз баш мең-миллион акыллы башны ашый»,—дияргәме хәзер? Мең акылсыз башны акыллы баш итүчеләр дә бар. Зыя Камали шундый шәхес иде. Аны да ун елга утыртып куйгач, Галимҗан Ибраһимов әлеге шәүләләрнең бер-берсенә керешеп китәчәк фаҗигасы турында тирәнрәк уйлана башлады. Шундыйларны халык дошманы итү—илнең коточкыч фаҗигасе ул, үз иленә генә түгел, бөтен дөнья юксылларына, кешелеклелеккә, гомумкешелеклелеккә, үз партияңә хыянәт итү. Кара инде бу «колга»ны... Киләчәктә ил дилбегәсе шундый аумакайлар кулына күчәрме? Кемнәр генә чыкмады «Галия» мәдрәсәсеннән: укытучы, инженер, язучы, шагыйрь, профессор... Ә бу шәкерт кисәге остазының өстәл башында, күзләрен майландырып, агу чәчеп утыра. Сүзләре мужикның тузган чабатасы кебек. Күпме тырышты Галимҗан мәдрәсәдә бу иске чабатадан елтыр итек ясарга. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми икән...
Хәдичә кичен, чакырылмаган кунаклар килер алдыннан гына, Галимжан бүләк иткән зәңгәрсу төстәге күлмәген киеп алган иде. Бу төсне Галимжан аеруча ярата. Туган авылы Солтанмораттагы Зәңгәр чишмә төсе ич ул. Исәнбикә болынында «күбәләксыман» дигән серле-сихри матур чәчәкләр дә үсә. Нигә шундый атама бирелүе хакында мен төрле үлән-чәчәкнен мен төрле серен белүче, Галимҗанның кендек әбисе Хәмдия абыйстай сөйләгән иде. Бәләкәй генә куак шәкелендә үсә ул. Анын төрле төстәге аерым- аерым яфраклары күбәләкне хәтерләтә. Аһ, ул төсләрнең ниндие генә юк!
Күбәләкләрдәге төсләр дә санап беткесез бит. Бу чәчәккә әрвахлар рухы күбәләк булып куна, имеш Авылның изге күнелле икенче бер әбисе җәйге монсу-матур көннәрнен берсендә сокланып карап торган-торган да: «И. күбәләкләр сыман бит чәчкәкәйләре!»—дип куйган «Күбаләксыман» дигән атама халык арасына әнә шуннан таралып киткән
Галимжан Зәнгәр чишмә төсен хәтерләткән зәңгәрсу күбәләк-чәчәкне ярата иде. Боларнын барысын да белә Хәдичә ханым. Буген Галимжаннын хәле көне буе яхшы булды. Ул. бәлки, табигать кәефе белән дә бәйледер Әле җәйнең соңгы көннәре. Кырым һавасынын ин шифалы чагы Эссе дә. салкын да түгел. Таманча гына. Монда яшәгән борынгы төрки-татарлар бу чорны «Пәйгамбәр чәчәге мизгеле» дип атаган. Пәйгамбәр чәчәге—шифалы чәчәк. Ул. имеш, җитмеш жиде төрле авыруга дәва. Халыкка аны изге күнелле пәйгамбәр бүләк иткән Шуна күрә ана шундый атама бирелгән. Кырым татарлары Галимҗанга шулайрак сөйләгән иде
Пәйгамбәр чәчәге кырларда жәй буе кояшның эссе нурын үзенә сеңдереп үсә. Иртән аны саба, кичен сәҗдә җилләре назлап исә Ә инде усал сырт- кырач җилләре исә икән, ул аларга һич тә бирешми, ә бәлки һаман ныгый гына бара. Көзге һава ана яңа дәвалар өсти. Әнә шул мизгелдә аны ашыга- ашыга жыеп калырга кирәк. Соңладың—отгырдын Көзге шашкын җилләр котырынып, шашынып, аның дәвасын туздырып бетерә. Эчтәге чиргә аны кайнатып эчмәсән дә. яфракларын ниндидер ярага япмасан да. чөйлә бәйләмен шул килеш кенә тотсаң да. кыш буе авыру кара канатын җәя алмый, имеш Пәйгамбәр чәчәге кешене гөнаһтан да. чирдән дә саклый икән
Моны Хәдичә ханымга Кырым татарларының хатын-кызлары сөйләде Хәзерге иләс-миләс яшьләрнен күбесе андыйларга артык игътибар да итмидер Урыслар исә бу мизгелне «бархатный сезон» дип атый
Бүген шушы «Пәйгамбәр чәчәге мизгеле» дә уңай тәэсир итте шикелле Галимжаннын сәламәтлегенә Хәдичә белән ул озак кына йөрде тышта Кергәч:
—Их. Хәдичә, зәнгәр күбәләк, син минем гомеремне озайттын. иллегә җиткердең, тагы ла бер ун ел яшәп булса Синен хакта роман да язачакмын бит әле, исеме «Пәйгамбәр чәчәге» булыр кебек
—Нигә алай?
—Хәдичә—Мөхәммәт пәйгамбәр хатыны исеме
—Анын мина ни мөнәсәбәте бар'1
Галимҗан чөйдә эленеп торган пәйгамбәр чәчкәсе бәйләменә күз ташлады:
—Күпме сөйли бу чәчәк бәйләме. Анда синен эчке дөньян
Башкасын төпченеп тормады Хәдичә ханым Ир тарафыннан мондый җылы сүз теләсә нинди хатынга тәтемидер әле ул Шуны уйлап, Галимжан утырып торган арада, ана сиздермәскә тырышып, беленер-беленмәслек кенә итеп, битенә кершән-иннек сөртте, ирененә алсулык йөгертеп, кашын сөрмәләп алды. Аннан әлеге зәңгәрсу күлмәген киде дә ире алдына барып басты. Галимҗан, матур чәчәккә озак сокланып карап торган кыз баладай, шактый вакыт хозуранә карап торды хәләл җефетенә
—Тфү. күз тимәсен, зәнгәр чәчкә генә түгел. Зәңгәр чишмә сандугачы син!—диде аннары
Әмма шундый матур көннен ахыры хәерсез бетте Зәңгәрсу күлмәге өстеннән кара итәк. Казакъстаннан ук үзе бәйләп алып килгән күгелҗем- кызгылт төстәге кофтасын киеп алды да. «кунакларга» анда-санда күз ташлаштыргалап, ире янында утыра бирде
Галимжан хатынынын ни өчен юл киемендә икәнлеген тиз анлады Хәер, юл-сәфәргә әзерләнергә кирәклек турында үзе үк әйткән иде ич Алып китәчәкләр, әлбәттә. Бу инде—көн кебек ачык Ә менә бу фаҗигагә хәләл җефетен ничек әзерләргә'’ Ул бит. әгәр иренә нидер була калса, кабергә бергә төшеп ятарга ант иткән хатын Хәзер ул бернинди уземнән дә курыкмаячак. «Мин анын белән» «Мине дә утыртыгыз». -Аннан аерылачак түгелмен» кебек сүзләрне әйтә-әйтә чат ябышачак ул ана Зөләйханың
Йосыфка булган илаһи олы мәхәббәтеме сон бу'.’ Яшь мәхәббәт узгынчы жил. карт мәхәббәт таш яра, дигәне шушымы әллә? Гөлсеме ташлап киткәч, Казакъстан далаларыннан Хәдичә килеп төште Чын мәхәббәтнең асылын мөкатдәс кешелеклелеге белән анлата белде ул. Йөрәгенә Зәңгәр чишмә сандугачы булып керде.
...Үзе өчен артык кайгырмый Хәдичә. Ул—сәламәт. Ул—жегәрле. Ул— рухи яктан көчле. Рухи ныклык Галимҗанда да җитәрлек. Аныкына карганда мең өлеш артыктыр әле, бәлки. Хәер, шул рухи көч бөеклеге яшәтә дә аны. Жисмәни көче һаман йомшара, зәгыйфьләнә, сүнә бара. Төен бер кул белән генә нык бәйләнмәгән кебек, рухи көч кенә дә озак яшәтмидер адәм баласын. Иренең ни кичергәнен, нинди уйлар диңгезендә йөзгәнлеген, ни өчен борчылганын яхшы белә ул. Галимҗанның йомшаклыкка бирелмәвен, күз яшьләре яратмаганлыгын, һәр авырлыкта сабырлык күрсәтергә тырышуын аңлый Хәдичә ханым. Шулай да аны иркәләргә, чәчләреннән сыйпап алырга онытмый Ире исә, әгәр аерылышырга чыннан да туры килсә, иң соңгы сүзне дә әйтергә мәҗбүр булды:
—Хәдичә, зәңгәр күбәләгем, мин синен фәкать бер нәрсәгә ышануыңны үтенәм. Мин «халык дошманы» түгел, халык, партия, ил алдында бер гаебем дә юк!..
—Мин аны аңлыйм ла ул, Галимҗан, әмма тегеләр...—диде дә Хәдичә ханым, югарыга төртеп күрсәтте.
* * *
«Кунакларның» шөгыле таңга кадәр барды. Аларның ихлас күңелдән, мөкиббән, горуранә нык кылануларына игътибар белән баккач, илне менә шушындыйрак иҗгиһадлы ир-егетләр иңсәсе күтәрсә, һичшөбһәсез, илебез мәнге какшамас чуен багана кебек булыр иде, дип уйларсың. Барлык китаплар алгы бүлмәдәге өстәл өстенә, караватка, кәнәфигә, аларга сыймаганнары идәнгә таратып ташланды. Кул яссуы зурлыктагы кечкенә кәгазь кисәге дә, калын китаплар да дикъкать белән тикшерелде. Моңа чаклы беркем игътибар итмәгән тишек-тошык урыннарга, иске-москы киемнәрнең тишек-ертык төшләренә бармак тыгып, итек табанына салган олтырак асларын актарып карадылар хәтта. Хәдичә ханым, үзен бу мәшәкатькә артык исе китмәгәндәй тотса да, күз кырые белән генә гаепләүче карашы ташлап, биниһая рәнҗү тойгысы белдереп йөрде. Вакыт-вакыт тамагына ачы төер килеп утыргандай тоела. Үзен-үзе ерткалап ташлар чиккә житә. Әмма эчтәге утны тышка чыгармый. Бу утны тегеләр өстенә өрәсе килә аның. Әмма ярамый. Галимҗанга да сиздермәскә иде дә...
Галимҗан да төсен әллә ни үзгәртми. Кичерешләрен белдермәскә тырыша. Хатынының үрсәләнүен күреп:
—Борчылма, Хәдичә акыллым, аларның эше шул бит,—дип кенә куя. Иренең тыныч халәте аңа күчә. Чыннан да, төклетурадай пырылдауның бер хаҗәте дә юк хәзер. «Сабыр бирсәнә, Алла!», «Шәфәгать кыл, Рәсуллаһ!»ларны әйтүдән башка чара юк.
Галимҗанның мондый җәбер-золым белән тәүге очрашуы түгел. Киевта да аны ташкапчыкка утыртып куйдылар. «Ташкапчык» дигәнне ул бәләкәй чакта ук ишетеп йөрде. Халыкның төрмәне шулай атаганлыгын андый иде ул. Әмма ул ике төрле икән. Егермешәр-утызар кешелек бүлмәләр һич тә капчыкны хәтерләтми. Ә менә Киевта Галимҗанның берүзен бер тар таш бүлмәгә ябып куйдылар. Тәрәзәсе юк. һавасы юк. Борылып та булмый. Менә бу чын-чыннан ташкапчык иде. Киев университетындагы студентлар хәрәкәте башлыгы булган өчен шундый «хөрмәт-гыйззәт» күрсәтелде аңа. Утыртканчы ул вакытта да фатирында озак-озак тентү булды. Эндәшмә, авызыңны да ачма, мулла песие кебек акыллы гына булып тик утыр. Алтыннан мең өлеш кыйммәт ин кадерле әйтерлэренне алганнар икән, йөз суыңны түгеп ялына-ялына сорасан да кире кайтарып бирмиләр. Кыскасы, эт авызыннан сөякне тартып алып булмаган кебек бу. Киевта, язылып
беткән ^«Казакъ кызы» романын алдылар. Әлбәттә, кире кайтарып бирү шарты белән. Көтте Галимхан, и көтте, анасынын жылы-назлы кочагын сагынып көткән баладай тилмереп көтте Әмма кире кайтарылмады роман.
Монда күп нәрсә китә. «Безнен көннәр» романы трилогия итеп эшләнгән иде. Шунын икенче кисәген матбугатка әзерләп куюга шактый вакыт үтте.
—Төгәлләнгән эшне бикләп тоту зур гөнаһ. Галимхан, нигә Казанга нәшриятка хибәрмисен’—дип. йөз мәртәбә сорагандыр Хәдичә.
—Ятсын әле. ашарга сорамый бит. тагын бер кат укып чыгасым килә, нидер житми кебек, әнә шул «нидер» искә генә төшми бит. каһәр,— диде язучы.
«Яшь йөрәкләр» романы да яңабаштан эшләнде Анысын да җибәрергә кушкан иде Хәдичә Җибәрмәде киребеткән нәмәстәкәй. Ул да хәзер—эт авызындагы сөяк. Башкалары да..
Кеше акылы хисапсыз йолдызга бизәлгән күк кебек кин ләбаса ул. Бу кинлекне үзебез тарайтабыз түгелме? Бер роман эченә мен-мен кеше акылы туплана Төннәр буе уйлана-уйлана язасын Күңелен сызлана. Йөрәген әрни Үзенчә, кешеләргә тормышның алар күреп, бәяләп җиткермәгән гәүһәрләрен бүләк итәргә тырышасын. Акыл түгелмени бу? Акыл. 1914 елда «Безнен көннәр» романын басылып яткан чакта туктаткач, патша хөкүмәтенең гаделсезлеге өчен сызланган иде Галимҗан Бүген килеп, «Безнен көннәр»нен икенче кисәген тартып алалар Хәзер совет хөкүмәтенә рәнҗеш белдерергәме? Ничек сон бу'.’ Кемгә ышанырга хәзер? Теге ике шәүләнен килеп кушылуы яна фаҗига тудырамы'’ Тфү. тфү. уйлавы куркыныч хәтта.
Сонгы вакытта Ленин-Сталин партиясенә карата күнелдә шикләнү шөбһәсе барлыкка килгән икән, ул да. бер көнлек күбәләк гомередәй, бик тиз югала, иртән—бар. кичен—юк. Аңа заманында милли мәсьәлә буенча Ленин белән җитди әңгәмәләшергә туры килде. Бу аның шәхси ихтыяҗы мәҗбүрияте генә түгел бит Бу—ил-халыкны олы бәхетле итү өчен канда кайнап аркылган теләк-хосусиятлар җыелмасы. Анын бу изге мәсләген Сталин ныклап хәл итә. Асыл нәтиҗәсе шул: Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов—Милли эшләр буенча Үзәк мөселман комиссарияты рәисе Мулланур Вахитовнын ярдәмчесе.
Сталин исән. Әгәр янына барса, ул аны кочаклап алачак. Онытмагандыр. Анын күзе—бөркетнеке, колагы—сандугачныкы Тик. каһәрен, сонгы көннәрдә Газраил галиҗәнаплэренен шашынуы гына саруны кайната. Ана да сүз юк: Казанда чакта 1927 елда ук аяктан екса да. янадан кулдан тартып торгызып, янә ун ел яшәтте ләбаса. Шан-шөһрәт ана! Хәзер инде үпкәләр чут юк. Сарык каргышы бүрегә төшми
Янә шунысы мәгълүм, мондый тикшеренү бәласе бер аның башына гына төшмәгән. Ул хәзер бөтен ил буенча бара НКВД уяу НКВД йокламый НКВД һәркемне энә күзеннән үткәрә Энә күзеннән үткәндә капкорсаклар нәзегәеп кала. Галимҗан кебек коры сөякләрне анда тыгунын аслан кирәге юктыр. Ахыр чиктә ул барыбер судан пакь, сөттән ак булып калачак. Чөнки Тәңре шаһит ил алдында да, халкы каршында да черки күзе кадәр дә гаебе юк. Янә шунысы кануни хакыйкать, хаста түшәгеннән кешене кулга алырга, төрмәгә ябарга берәүнен дә хакы юк
Судта үзен аклый алыр иде. бәлки Әмма гомерен ана кадәр суза алмас, бәлки. Төрмә газабын күтәрерлек хәле бармыни анын’ Әле 1915 елда ук. ягъни 28 яшьлек чагында болай дип язган иде ул • Без иске фанатизм бишегендә туган. Гакылыбыз, фикеребез иске әкиятләр белән томаланып үскән Егерме яшьләргә кадәр гакыллары бөтен ислам дөньясын каплаган тун вә кара тәгассеп астына ябылып, фикерләре саләф1 сүзләре белән богауланып яткан сонра азат кылынган вә шул азат кылыну юлында бик авыр истираблар кичергән . ••
'Сәләф әүвәлгеләр, борынгылар
Истираб -борчылу, тынычсызлану
Ә инде 1927 елда болай дип язган иде ул: «Без бит ижтимагый-әдәби көрәш эчендә гомерне үткәрдек...
Бөтен үткән хәятым, яшьтән каты эшләп, бөтен 10-15 ел уку һәм яшь язучы заманнарын ачлык, ялангач һәм көрәш белән үткәрүләр мине мәҗбүри рәвештә коммунист-активист булырга хәзерләп китерделәр».
Болар—чынбарлык. Аларны шәрехләү урынсыз. Кеше өчен бары да кирәк: матур киенү, яхшы ашау, гаилә бәхете, фидакяр хезмәт, сәламәтлек... Әмма иң мөһиме—дөреслек. Хакыйкать. Иманга тугрылыклы булу.
Аны кулга алу турындагы кара хәбәр тиздән бөтен ил буенча канатын җәячәк. Бу кара канат, кара еланга әверелеп, ыслап йөриячәк, туган- тумача, кардәш-ыруларын чагып, аларның киләчәгенә агу сибәчәк. «Халык дошманы»ның кардәш-ыруларына гомер буе якты көн булмаячак...
Китапларны теге бүлмәгә ташучы тал кайрысы корты шикелле НКВД бөҗәге берара аңа акаеп карады да:
—Халкына шулкадәр хезмәт иткәч, нигә аның белән дошманлашырга,— дип куйды.
Акайган күздә акыл булмаганны белә Галимҗан. Шул хакта әйтәсе килеп тә куйды. Ләкин аңгырага акыл сату—үзе бер ахмаклык. Мөбарәк тә, әллә озак утырудан ялкып, аның янына бер мизгелгә кереп чыкты. Аның бер күзе мәгъриптә, икенчесе мәшрикъта иде шикелле. Әллә теге ике шәүлә галәмәтеме бу? Шулайдыр, бәлки. Чөнки ике күз карашы, нәкъ ике шәүлә кушылгандай, берләшеп аңа төбәлде. Шулай да күп сүз әйтмәде «шәкерте»:
—Ялгышасыз, «остазым», хәлегез хөрти,—диде дә аңа йотардай итеп карап алды.
Галимҗан Ибраһимов бер сүз дә әйтмәскә булган иде. Шулай да бер нәрсәне сорамый калмады:
—Сез Казан прокуратурасыннанмы? Мине Казанга алып кайтасызмы?
— Биз «халык дошманы» сыравына не отвечаем,—диде дә, кыр кәҗәседәй тык-тык басып, алгы бүлмәгә чыкты.
—Тыткынны хазер алгы бүлмәгә чугарыгыз!
Мөбәрәкнең түлле тавышы яңгырады.
Галимҗан тормакчы булып, кирәкми, кагылма, дигән ишарә ясады хатынына. Ләкин булдыра алмады. Торып баскач, караватына гөрселдәп яңадан ауды. Хәдичә, йөгереп барып, аңа ярдәм итмәкче иде. үзенең генә көче җитмәде. Алгы якка аны ике НКВД кешесе култыклап алып чыкты. Мөбәрәк алып китәчәк әйберләр исемлеген укып, аңа Галимҗан Ибраһи- мовнын кул куярга тиешлеге турында әйтте.
Исемлек шактый озын иде. Ике киндер капчык дыңгычлап тутырылган. Галимҗан, кулы белән ишарә ясап, исемлекне укып торуның кирәк түгеллеген аңлатты. Болай гына кул куйды ул.
Бу эшләр бетүгә яктыра башлаган иде. Чыгарга боергач, Хәдичә ханым Галимҗанга җиләнен кидерде. Тотак, китим диюгә, кискән агачтай чайкалып, хатынының кулына ауды. Аны караватка сузып салдылар.
—Юри кылана, сабакы,—дип, үртәлде шадра.
—Язучы, имеш, әрәм тамак,—диде икенчесе.
—Ун ел буе Ялтада совет байлыгын имеп яту җитмәгәндер шул, кабәхәт.
—Тик кенә сыйланып кына ятса дин син аны.
—Ил саталар бит сволочьлар.
—Фашист ялчылары...
Аларның сүзен Мөбарәк бүлде:
—Йә җетге сизгә, бир минут срок, носилка табыгыз! Живо!
Тегеләр чыгып йөгергәч, сүз куермады. Хәдичә ханым иренә дару эчерде. Аның күнеле тәмам каткан иде инде. Шуңа күрә нидер әйтергә
телен тибрәтмәде Анын файдасы тун жиргә борчак чәчү кебек кенә хәзер.
Тегеләр носилка алып килделәр. Идәнгә куйдылар һәм Галимханны шунда салдылар Жинел гәүдәне икенче каттан алып төшү, храмга чыгаруның әллә ни авырлыгы булмады.
Бу вакытта тәмам яктырып беткән иде инде Тик «халык дошманын» алып китәчәк «кара козгын» (НКВД машинасын халык шулай дип атаган иде) гына юк. Шунысы гажәп: мондый эшне ни өчен төнлә башкаралар, ә? Халыктан яшерергә теләпме? Тавыш-гауга кубудан куркыпмы? Безне капчыкта саклап булмаганны аңламыйлармы алар9
Галимҗан Ибраһимов фатирында төне буе ут янгач, күрше-күлән монын юньлегә түгеллеген анлап алган иле инде Янә нык авырып киткәндер, дип уйлады кайберәүләр. Әмма соңлап ятучылар—Кырым һавасының кичке дәвасын күбрәк алып йокларга теләүчеләр—урамда танга кадәр йөриләр иде әле. Алар язучы-галим фатирында тыйгысызлыкның төп сәбәбенә тиз төшенделәр, чөнки «кара козгын»нан төшкән өч НКВД кешесенең Галимҗан Ибраһимов торган йортка кереп китүләрен күреп калучылар булды Шуңа күрә язучыны носилкага салып урамга алып чыккач хәл-әхвәл белергә килүче күренмәде һәркемгә үз жаны кадерле шул.
«Кара козгын» озак көттермәде. Килеп туктау белән Галимхан Ибраһимовны җилтерәтеп күтәреп машина эченә кертеп тә салдылар Хәдичә ире артыннан машинага сикереп менмәкче иде. әмма аны аннан алып кына ыргыттылар Әллә кая тәкмәрләп барып төште ул. «Кара козгын», эченә Мөбарәк тә кереп утыргач, кузгала башлады Хәдичә ханым, ялт сикереп торып, машина алдына барып басты, аларнын юлларын бүлде:
—•Чыкмаган жаны гына калган бит. юлда ук үләчәк. Алыгыз мине дә аның белән бергә. Казанга хәтле озатачакмын, төрмәдә икәү бергә утырачакбыз., —дип. өзек-өзек сүзләр белән ачыргаланып кычкырып жибәрде Бу мәлдә аны акылдан шашкан хатын дип уйларга да мөмкин иде «Кара козгын» артка чигенде, хатынны урап китмәкче булды. Ләкин Хәдичә ханым кисәк тәгәрмәч алдына сузылып ятты Шадра, сикереп төшеп, аны юлдан алып ыргытты һәм селәүсен елгырлыгы белән машинага кереп утырды.
Бу юлы хатын каты барып төште шикелле. Әллә башы бәрелдеме? Еландай бөгәрләнеп ятты Шулай да бу халәте озакка бармады—янадан сикереп торды. Тик «Кара козгын» китеп барган иде инде Хәдичә машина артыннан йөгерде...
Ерактан карап торучылар да булган икән Акрынлап җыела башлады Халык фикере икегә бүленде
Ну. хатыны, ире өчен утта янарга әзер бил. ә минем кәнтәй, авызын ерып, суга батканда иха-хай-һай карап торыр иде әле,—диде алтмыш яшьләр чамалы юан гына симез ир
Бер кипкән йөзле чәрелдек хатын үзенчә борчак чәчте:
—Нигә әле син. «халык дошманы»н карап яткан бер пумала башка исең китте?
Фикер давылы өчен шушы сүзләр җитә калды
—Телегез корысын! Галимҗан Ибраһимов бит ул! Нишләп «халык дошманы» булсын ди ул. —дип йөрәген тотты кара-кучкыл йөзле карт кына Кырым татары
Халык, арлык бәхәскә керешми, тарала башлады
Икенче бүлек
өнья бер алдын, бер артын күрсәтә.
Хәер, аның шулай икәнлеген Галимхан Ибраһимов үз язмышы белән дә раслый ала. 1927 елның апрель аенда аны. Ялтага озату
Д
өчен, Казанның бер шифаханәсеннән носилкага салып алып чыкканнар иде. Ялтада ул биш-алты ай чамасы дәваланырга тиеш. Анын белән бергә җәмәгате Гөлсем ханым һәм уллары Рөстәм дә барачак. Юлда күз колак булырга, анын язмышы өчен гаярь солдаттай сакта торырга бер шәфкатьле табиб та тәгаенләнде. Кем әйтмешли, өф-өф итеп, яшь баладай кадерләп, биниһая хөрмәт итеп кенә китереп җиткерделәр әдипне Ялтага. Ун ел буе шифалы табигать, Кырым табиблары ана фани дөнья белән хушлашырга ирек бирмәделәр. Өченче сакчысы—хезмәт иде. Хезмәт аны гүр иясе булудан саклап яшәтте. Туган иленә, кин күнелле халкына да рәхмәтле иде бөек әдип. Мондый каһарман халыкка, сүнеп барган язмышка яшәү уты бирүче илгә соңгы тамчы каныңны сарыф итсәң дә аз булыр кебек. Дөнья аның өчен шәфкатьле кояш, мәрхәмәтле ана, каты куллы ата була белде.
Ничек кенә булмасын, күпме генә коточкыч чирләр кичермәсен, боларнын һәммәсе—Галимхан Ибраһимов өчен дөньяның алгы ягы, яки аңа карата елмаеп торган йөзе Бу йөзгә ул кара якмады.
Ун елдан сон. Казанга кире алып кайтканда, фатирыннан юлга носилка белән алып чыгу—дөньяның аргын күрсәтүе. Ул инде елмаймый. Кызганмый. Назланмый. Симферопольгә кадәр «кара козгын»да дөмбер-шатыр китереп алып бардылар да. пассажирлар поезды эшелонына дегет чиләге урынына тагылган бер шыксыз кара вагон эченә кертеп ыргыттылар Анда башка тоткыннар да бар иде. Бара-бара тоткыннар шактыйга җыелды. Хәзер инде алар, гүя, мичкә эчендә тынкычланган балыклар. Син берүзен генә түгел. Уртак язмыш, уртак кайгы... Беренче карашка, аларны бүлгәләсән. өлеш һәркемгә азрак та тияргә мөмкин кебек.
Вагон эче караңгы. Вакыт-вакыт көн белән төнне дә аерыр хәл юк. Көненә бер мәртәбә барысы өчен дә бәләкәй генә чиләк белән су бирелә. Ләмгә катып беткән тутык калай кружка. Өләшә башлагач, ул күпләргә җитми кала. Бер йотым су өчен тилмерә халык. Аннан бер кисәк тозлы балык, шырпы кабы зурлык кына кара ипи кисәге бирелә Кыскасы, жан сакларлык чама бар. Анысын да күпләр алалмый кала. Галимжан Ибраһимов. бер почмакка сыенып, тавыш чыгармый ята бирде. Икмәккә үрелергә дә, су сорарга да аның көче юк. Бер тәүлек эчендә ул тәмам изрәде, көчен югалтты. Икенче тәүлек башланганда, эсседә миңгерәгән каз бәбкәседәй, һуштан язды. Сасы искә һич чыдар әмәл юк. Ялтада хөкемгә яки судка кадәр рухи көч җыйнау хакында хыялланган иде Ибраһимов. Хәзер бу өмете дә челпәрәмә килде.
Тоткыннар арасында төрле милләт кешеләре бар. Кемнең кем икәнлеге йөзләреннән, яисә телләреннән беленеп тора. Ач, ялангач булсалар да, ниндидер тема буенча бәхәс башланса, тел тегермәннәре дәррәү эшкә җигелә. Сүзләр ялкыны куба. Ялкын ахыр чиктә ил эчендә, чит мәмләкәтләрдә барган сәяси хәлләрне, икътисади күренешләрне ялман ала. Бик җитди, мәгънәле, зыялы фикер йөртүчеләр бар. Кемнәр алар? Өлкә комитеты секретаре, район комитеты секретаре, галим, укытучы, инженер, —тагы да әллә кемнәр. Галимҗан Ибраһимовның сүзгә катышасы килеп китә, сүз- фикер әйтер иде—хәле юк.
Кайбер тукталышларда кемнәрнедер төшереп тә калдыралар. Вагон ишеге, әллә нинди тутык тавышлар чыгарып, ыңгырашып ачыла. Бу вакытта тыштан аз гына һава кереп кала. Аны йотлыгып сулап аласын. Бу әлеге шырпы кабы зурлыгындагы кара икмәк һәм черегән тозлы балык башы бәрабәрендә кадерле Аста, җирдә конвойлар йөгерешә. Тукталышларда Мөбарәк—«Колга», «Шадра». «Тал чыбыгы» да вагонга сикереп менәләр. Почмакта әлсерәп изрәп яткан Галимҗанны күргәч, шатланып: «Әһә, катмаган, жаны чыкмаган хәзергә»,—дип тә сөйләнеп алалар. Казанга исән-аман алып кайтып тапшыралар, янәсе. Алар күрше вагоннарда кайтадыр, күрәсен.
Ни гажәп, тукталышта Хәдичәнең ачыргаланып, «Галимжан! Мин монда!» дип кычкырган тавышы яңгырады. Өнме'’ Төшме? Хәдичәнен киләчәк язмышы хакында уйланып, аны төрле кыяфәттә, төрле хәлгә тарыган итеп күз алдына китереп, гасабиланып ятканга, хыялында ишетеләме тавышы?
«Әү, Хәдичә, мин дә монда!» дип кычкырмакчы булды ул. Ләкин касмакланып каткан тамак төбеннән бер тавыш та чыкмады Ул газапланып, тыңлана башлады. Хәдичәнен тавышы янадан ишетелмәде. Татлы саташу гына булды, ахры...
Хәдичә чыннан да Казанга бара иде. Шушы ук поезда, тик башка вагонда. Һәр тукталышта мәхбүсләр вагоны ягына йөгерә Вагон ачылмаса, поезд кузгала башлагач, үз вагонына ташлана. Ачылса: «Галимхан» дип кычкырырга җай эзли. Ләкин форсат һич тә туры килми Чөнки сакчылар вагонга якын җибәрми. Берсендә аны Мөбарәк-»Колга» күреп алды да
—Мин сине—«халык дошманы* катыны—хазир милициягә ыздавайт итәм,—дип, ана якын ук килә башлады
Бәхеткә, «Колга»ны икенче бер НКВД кешесе чакырып алды, кичектергесез йомышы бар иде бугай. Ул чакта качып өлгерде Хәдичә ханым. Ә берсендә, кара-кучкыл киемлеләр күрмәгәндә:
—Галимҗан! Мин монда!—дип әйтә алды. Сакчылар аны күреп алсалар да, хатын тоттырмады, кәлтә еланыдай, халык арасына кереп, качып өлгерде.
Казанга җитәрәк бер тукталышта янә берничә мәхбүсне керттеләр. Шулар арасыннан берсе—шактый борчулы күренгәне—Галимҗан янына килеп утырды. Ибраһимов аны танып алды—Колчакка каршы көрәшкән Көнчыгыш фронтның бишенче армиясеннән батальон командиры Каюм Йосыпов иде ул. Анын әле берәүдә дә эше юк. Башын түбән иеп, үз кайгы-хәсрәтләренә бирелгән хәлдә, тыныч кына утыра бирә. Янындагы бөгәрләнеп яткан кешенен ынгырашуына игътибар итте Бәй, бәй, чынмы бу? Әллә күзләре алдыймы— Колчак тылында разведчик булып йөргән язучы ич бу?'
—Галимҗан ага?.. Бу сез түгелме сон?!
—Мин идем лә...
—Нинди язмышлар белән?.
Язучы, сүзләрне өзеп-өзеп, бик авыр сөйләште:
—Яз... мыш. . ур так тыр инде ул, ту... ганкай!.
— Мин Каюм Йосыпов булам, Галимҗан абый, сезне Колчак тылына разведкага озатучыларның берсе Таныйсызмы?
Галимжан ждвап кайтармады Чөнки анын сөйләшерлек хәл-чамасы юк иде инде Әмма егет артык үзгәрмәгән. Уртачадан озынрак буй, ныклы гәүдә Түгәрәк йөз. Калын иреннәр. Нигәдер Галимжан аны танымаганга сабышты.
-Юк...
Каюм мондый сорау бирүенә үкенеп тә куйды. Кеше әнә нинди чиккә җиткән, ә ул танышлык турында гәп сата. Каюм шактый кыю, тере, хәрәкәтчән кеше иде. Суны үзенә дә, Галимжан өчен дә алып өлгерде Су эчкәч, иркенрәк тын ала башлады Галимжан Ибраһимов. Каюм өстендә искергән солдат бушлаты иде. Ничек саклый алгандыр—анысы үзенә генә мәгълүм. Эчке кесәсеннән бер сынык икмәк тә алып бирде ул. Капкалагач. әдипнең хәле янә берникадәр арта төште. Элекке разведчикны Казанга җиткәнче үлемнән сакларга тырышты Каюм. Ә инде Казан вокзалында, тоткыннарны вагоннан төшергәч, Хәдичәнен янә
—Галимжан!.. Галимжан' Мин монда!, —дигән ярсулы тавышы яңгырады.
Бу юлы аны Галимжан үзе дә күреп калды. Әмма Хәдичә ханымны Мөбарәк-»Колга» эләктереп алды да. янәшәсендәге милиционернын кулына тапшырды.
Казан шәһәрендәге Пләтән төрмәсен «Кыямәт казаны» дип атады халык. Бу атаманын серен теләсә кем аңламаска да мөмкин Кыямәт көнендә барлык әрвахларны җыялар, имеш Алар казанда кайнаган бәрәңге урынына кайнашып торалар икән. Шунда аларнын фанилыкта ак һәм кара яклары акылы, кальбе. вөҗданы, намусы, кешелеклелек сыйфаты тикшерелә, ди
Аннан кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперен үтәләр. Берәүләргә— оҗмах, икенчеләргә—тәмуг.
Пләтән төрмәсе дә шуны хәтерләтә. Әй, жыялар, әй. җыялар, әй, җыялар халыкны. Хәзер, элекке кебек, кемнең кем булуына игътибар итү юк Әмма күбрәк ил дилбегәсен тотучы түрәләр, кем әйтмешли, беренче сорт кешеләр утыра. Монда урта буын җитәкчеләр, гади кешеләр дә җитәрлек. Сонгы вакытта баскыч әйләндереп куелды. Тукай әйтмешли, «без югарыда», дип масайганнар түбән төште, түбәндәгеләр өскә-югарыга менде.
Казанга 1909 елда ук зур өметләр белән килгән иде Галимхан Ибра- һимов. Максатына иреште Казан аның яшьлек хыялларына канат куйды. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин һәм башка каләм осталары белән әдәбият, милли тәрәккыять, асыл мәдәният өчен көрәшеп, фикер көрәштереп яшәде. Хәзер аларны сагынырга гына кала.
Аны башта Пләтән төрмәсенең тоткыннар хастаханәсенә урнаштырдылар. Җавап алу өчен аның чыгар-чыкмас торган җанына ин әүвәл яшәү рухы бирергә кирәк иде Ике табиб аны ике яктан култыклап, салам тутырылган матраска кертеп салдылар. Бер атна чамасы үткәч Галимҗан тикшерү эшләре үтәүче янына чакырылды. Анда да аны Каюм Йосыпов култыклап алып барды.
Тикшерүче тәрәзәсе шактый биек булган тар гына бүлмәдә утыра иде. Сакчы тимер ишекне ачкач. Галимҗан егылып китмәс өчен таягына ике кулы белән ябышып, эчкә үтте, исәнләшеп, башын селкеп алды һәм тикшерүче кушкан урынга барып утырды.
Тикшерүчесе кырык яшьләр чамасындагы юантык кына кеше икән. Таралмаган чәче яшь чагында, бәлки, бөдрә булгандыр. Хәзер чәче төерләнеп, укмашкан. Йөзе аксыл-кара. Ачулы. Шулай да «халык дошманы» алдында ул үзен әдәпле, игътибарлы, итагатьле тотарга тырышты. Башта, гадәт буенча, үз фамилиясен әйтте ул. Ләкин Галимҗан Ибраһимов аны ишетми калды Чөнки сүзе анын теш арасыннан кысылып, сытылып, имгәнеп кенә чыкты. Кыскасы, авыз эчендә боламык пешерүчегә охшаган ул. «Боламык», нишләптер, башта телсез кеше кебегрәк тотты үзен. Күзләрен майландырып, Галимҗанга карап тора. Аннан башындагы төерләнгән «сарык йонын» тырнап куя. Колак тишекләрен дә кашып ала. Әллә тәҗрибәсе юк, әллә артык сынап маташа, әллә психологик атака ясарга тели? Елан бит корбанын төсе, шәкеле буенча түгел, хәрәкәтенә карап та тоя. Әллә бу шундый ысулны сайладымы? Әллә аны Галимҗанның эчкә баткан хәлсез күзләре, как сөяк булып калкып чыккан яңаклары, көл төсле йөзе, карга күтәреп алып китәрлек дәрәҗәгә җиткән ябык гәүдәсе куркытамы? Егылып китеп, жавап алалмый калуыннан шөллиме? Шуларны уйлап булса кирәк, тикшерүче сорауларны ашыкмый, йомшак кына тавыш белән бирә башлады. Исемен, фамилиясен, туган елын, кайда эшләвен сораштырды. Боларны, билгеле, ул яхшы белә. Алар ана протокол өчен генә түгел, сүз башлап җибәрү җәһәтеннән дә кирәк иде.
Вак-төяк сораулар беткәч, төп мәсьәләгә якынайды тикшерүче. Анын мулла малае булуын, эсерлар партиясендә торуын әйтте дә, Колчак тылында нинди максатлар белән разведчик булып йөрүе, акларгамы, кызылларгамы хезмәт итүе турында сорады.
Бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирү кыен иде Галимҗан Ибраһимовка. Ул—бик катлаулы, четерекле мәсьәлә Аны ачыклау өчен күп вакыт кирәк. Андагы мәсьәләне ташка анлатып булса да, бу «боламык»ның миенә җиткерә алмас барыбер. Шуна күрә аны кыскача гына әйтергә булды.
—Мин үземне ул вакытта «революция солдаты» дип йөрттем. Максатым ачыклангандыр, шәт.
—Конкрет әйтергә кирәк. Революция зур төшенчә. Акларга хезмәт иттегезме, кызылларгамы?
—Кызылларга.
—Димәк, совет власте яклы булгансыз?
—Шулай килеп чыга.
—Алдашу кирәкми.
—Мин дөресен әйттем.
—Ә менә сезнен язмаларыгыз киресен сөйли
—Анын булуы мөмкин түгел
—Алайса, укып күрсәтәм - Оһ. күрә алмыйм мин бу коммунистларны, динсез дәһриләрне, кыл койрыкларны, таш йөрәкләрне, шайтан коткысына бирелеп, илне кара канга манчучыларны .» Мондый язмаларыгыз бик күп Мин әле шуларнын йөздән берсен генә укып күрсәттем Безгә сезнен фашизм ялчысы булуыгыз мәгълүм. Димәк, монын өчен хәзерлек яшь вакытыгызда ук башланган. Йә. ни әйтәсез: дөресме9
—Ялган.
—Ә бу язман?
—Ул булачак әсәр өчен язылган. Аны совет властена теше-тырнагы белән каршы торган бер карт әйтә
—Кабатлап әйтәм: фашизм ялчысы булуыгыз турында башка кешеләр язган материаллар да җитәрлек бездә Шуларнын дөреслеген раслап. протоколга кул куярга тиешсез. Безне тынлап, кылган гөнаһларыгыз турында ачыктан- ачык сөйләп бирсәгез, авыру икәнлегегезне дә. зур язучы булуыгызны да искә алып, коткарырлар сезне. Себер җибәрмәсләр, яки атмаслар
Мин фашизм ялчысы түгел. Андый протоколыгызга кул куймаячакмын.
Тикшерүче анын язмышы өчен борчылучы буларак сөйләүгә күчте:
—Сезнең зур эшләр башкарганны без яхшы беләбез. Совет хөкүмәте ун ел яшәтте сезне Ялтада. Рәхмәтегез шулмы?
-Рәхмәтем бик зур...
—Безгә күз буяу кирәкми. Бала-чага уены түгел бу Колчак тылында кызылларга хезмәт иткән булып, аклар тегермәненә су коюыгыз, совет властена каршы булуыгыз, инде килеп, фашизм коткысына бирелүегез мәгълүм...
Сөйләшү шактый озынга сузылды Күп вакыт китте Галимхан чайкала башлады Нык ачуын китерде бу тикшерүченең. Чыгырыннан чыкты ул хәтта. Үз-үзен югалту дәрәжәсенә җиткәч:
—Сакчы!..—дип кычкырды.
Галимҗан Ибраһимовнын торып китәр хәле юк иде Сакчыга аны авыру тоткыннар янына култыклап илтеп куярга туры килде. Ә тикшерүче, катып беткән кульяулыгы белән маңгай тирен сөртеп
—Сволочь!.. Менә нинди фашист ялчылары ут төртә совет властена,— дип ярсыды да. алагаем бер төчкереп куйды.
Төрмә хастаханәсендә төрле чирдән аһ-ваһ килүчеләр бар: берсе бавыры белән бөгәрләнеп сызлана, икенчесен йөрәге тота, өченчесенең ашказаны бозык, дүртенчесе бөердән иза чигә, күбесен кыйнап, имгәтеп бетергәннәр Галимҗан Ибраһимовта—үпкә чиренең ин алама төре
Янә һәммәсе өчен уртак авыру бар. ул да булса—рухи яктан кимсенү Кайсы авыруның яманрак икәнлеген бизмәнгә салып та булмый Әмма, салсаң, соңгысы авыррак тартыр иде. Берәү дә үзен гаепле санамый. Совет властена, коммунистлар партиясенә һичкем тел тидерми Чөнки алар шул рухта тәрбияләнгән Атар нахакка утырунын сәбәбен ачыкларга тели Шул гына..
Тоткыннар арасында әллә нинди һөнәр ияләре бар: язучы Садри Хәләл. Беренче укчы татар полкының политругы Зариф Идрисов, батальон командиры Каюм Йосыпов. райком секретаре Габделхак Батталов —тагы да әллә кемнәр Барысы да Галимхан Ибраһимовны беләләр, хөрмәт итәләр Үлем хәлендә төрмәгә китереп ябуны күпләр тетрәнеп кабул итте Чыннан да улмы, әллә ана охшаш башка бер-бер затмы, ту ганы-фәләнеме' Моңа кадәр аны үз күзләре белән күрмәгәннәр язган әсәрләре, фәнни хезмәтләре.
фоторәсеме буенча беләләр иде. Әлбәттә, ул чактагы рәсеменә һич тә охшамый инде ул... Шулай да кипкән йөздә горурлык, гәүдә тотышында да ныклык чаткылары сүнмәгән иде әле. Үзе сүнгәннән сон да һаман әле Җиргә таба килгән ерак йолдыз нуры кебек иде күз карашы.
Сакчылар Галимхан Ибраһимовны сәкедәге анын өчен тәгаенләгән салам түшәккә китереп салгач, тоткыннар аның янына бармаска тырыштылар һәркемнең уен бер үк сорау борчыды, сәбәбе ни моның? Галимхан Ибраһимов кебек зур шәхес тә килеп эләккәч... Илдә барысы да ал да гөл түгел болай булгач. Әдипкә төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар. Берсе су китереп бирә, икенчесе үз ризыгыннан өлеш чыгару ягын карый. Ничек тә аякка басуын телиләр иде.
Садри Җәләл анын яныннан китмәде дә диярлек. Ул һаман бернәрсәне— бөтен ил буенча барган бу буталышның сәбәп-тамырын белергә тели.
—Синен кебек пәйгамбәр дәрәхәсенә күтәрелгән кешене дә утыртып куйгач, бу ил черек тамырдан үсеп киткәнме әллә; бәс, шулай икән, анын киләчәк тәрәккыяте, яшәү дәрәхәсе бик куркыныч бит. шулай түгелме, Галимхан абый? Йә, әйт әле, миңа шуны тәфсилләп бир, син бит башлы, фикерле кеше, ә?—диде ул бер сөйләшкәндә.
—Пәйгамбәрләр дә утырган бит, Садри туган, Йосыф пәйгамбәрнең зинданда күпме иза чиккәнен беләсең. Бу—кеше бәхете өчен!
Садри Җәләл анын белән ризалашмады:
—Димәк, безнең башлар киләчәк буыннар өчен төрмәдә черергә тиеш, шулаймы?
—Алай ук түгел.
—Ә ничек?
—Мәсьәләгә башкачарак карарга кирәк.
—Марксизм күзлегеннәнме? Йх, Галимхан абый! Ташла син шул марксизм чукмары белән кизәнүеңне. Үз башыңа төште бит ул чукмар.
—Болгатма әле син, Садретдин энем!
Мондый сөйләшү шактый озынга сузыла. Авылыңнан башланган юлның соңгы очын табу кыен булган кебек, бу буталышларның кайдан килеп чыгышын, кая барып төртелешен ачыклау да бик авыр. Галимхан азрак торып утыра, бераз йөрештерә дә башлагач, анын янына күпләр килеп сырыштылар да бу мәсьәләгә үз бәясен бирүен үтенделәр.
Галимхан, язучы буларак, аңлату хинелгәрәк төшсен өчен, төрле чагыштырулар куллана-куллана сөйләргә тырышты Тик ул үзен зурга куеп маташмады.
—Минем дә хаталануым бар бит, агай-эне, әүлия дә, пәйгамбәр дә түгелмен, әмма ләкин сез үтенеп сорагач, бер кәлимә сүз әйтми булмас,— дип сөйләп китте ул.—Менә сез уйлап карагыз әле, гап-гади бер мисал китерәм: әйтик, берәү—моңа чаклы балта да тотмаган кеше—берүзе өй салырга дәртләнде. Димәк, ул бик гайрәтле, йөрәкле, гаярь зат. Шулай булмаса— тотынмас иде. Салды да бу йортны. Мәгәр үзе теләгәнчә, бигүк килешле, матур килеп чыкмады йорт. Бу—табигый хәл. Чөнки беренче тотынуы гына. Ә икенчесе инде, иманым камил, күз явынны алырдай гүзәл булачак. Без, бөтен дөньяда беренче буларак, социализм төзедек. Шуңа күрә анын килмәгән, килешсез яклары булу, шуларны аңлап бетермәү дә табигый күренеш. Сезгә мәгълүм: Спартак колларны көрәшкә күтәрә. Әмма хинеләләр. Дәхи дә бер мисал: Парих коммунасы бөтен дөньяны шаулатты, озак яшәмәде бит. Мәгълүм инде: феодализм—капитализмга, капитализм—социализмга каршы, һәр үзгәреш революцион юл белән яулап алына...
Шунда анын сүзен бүлделәр. Төрле сорау китте:
—Сез, Ибраһимов иптәш, бер йорт яхшы төзелмәсә, икенчесе шәбрәк салыначак турында әйттегез; әгәр бу социализм ошамаса, анысын җимереп, икенчесен төзергә кирәк дип әйтмәк буласызмы?
—Сез һаман революция кирәк булу турында сафсата сатмыйсызмы?
—Без бит илебезнең төрмәгә әверелә башлау сәбәпләрен ачыклавыгызны үтенгән идек.
Галимхан Ибраһимов бу юлы кыскача гына әйтте:
— Киләчәк күрсәтер. Ләкин кемнедер гаепләргә ашыкмыйк. Ил башлыклары бар Партия бар. Шуларга ышаныйк'
Уй дилбегәсен Галимжан Ибраһимов Гражданнар сугышынын кайнап торган казанына таба какты. Колчак гаскәренен көчле ташкын булып. Иделгә таба янә шашынган чагы иде Бер үк ил балалары бер-берсен кыра. Хәтта бер үк ата-ана балалары бер-берсен үтерә Колчак явы барысын да сытып узар кебек иде. Бу ташкын-яуга каршы икенче бер яу корыч күкрәген куйды. Көнчыгыш фронт күкрәге аеруча ныклы иде. Анын бишенче армиясе сугышка үзләре теләп килүче татар-башкорт егетләреннән аерым-аерым батальоннар төзи башлады Анын оештыручысы Галимжан Ибраһимовнын якташы, электән үк нык таныш кеше Мәхмүт Шаһиәхмәтов икән.
Әлеге хәбәр Галимжан Ибраһимовнын канын кайнатты Ул да яуга омтылды Кем булып барырга анда? Берәр командирмы*7 Яки гади солдатмы** Тик...ата да белми ич әле ул.
Шул хис-тойгыларын түкми-чәчми сөйләп бирде ул Мәхмүт Шаһиәх- мәтовка. Батальоннар оештыручы, аны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый торган иде Ә инде максатын сөйләп биргәч, әллә ялгыш ишетәмме. дигәндәй, колак артын кашып алды Галимжаннын шаярта торган гадәте барлыгын белә Мәхмүт. Бу шунын бер галәмәтедер, ниндидер башка йомыш белән килгәндер, дип уйлады. Мондый уйлар өчен нигез яки җирлек баштан ашкан. Беренчедән, ул инде хәзер татарлар арасында гына түгел, башка төрки халыклар дөньясында да мәшһүр язучы буларак танылган зат. Анын •Яшь йөрәкләр» романы. -Яз башы-. «Диңгездә». «Табигать балалары». «Сөю-сәгадәт» кебек хикәяләре күпме укучыларга рухи ләззәт, мәгънәви шифа, хәяти мәгълүмат бирде. «Безнен көннәр» романы бәхет өчен ничек көрәшергә, инкыйлабый утларга ташланудан курыкмаска, ил язмышын Йөрәгенә ала белергә, дошманнарга каршы рәхимсез булырга өйрәтте Утыз яшен яна тутырган язучы күпме асыл әсәрләр ижат итәчәк бит әле. Милләт көзгесенә, ил көзгесенә әверелгән шәхес. Халыкка хезмәт итүнең ин ләззәтле вә гыйззәтле мизгелләрен кичергән вакыты Язучы—гасырның йөзек кашы Тот та шул кешене сугыш утына тык. Ахмаклык булачак бу Шулар хакында сөйләп бирде дә:
—Ялгышасыз. Галимжан абый, сугыш белән үлем-игезәкләр, сез әдәбият өчен кирәк,—диде.
Галимжан үз туксанын туглады:
—Әдәбият «женем» ач минем. Мәхмүт туган, әнә шуны туйдырырга барам сугышка
- Аңламыйм Гадирәк итеп сөйлә әле. Галимжан абый'
Мина «Безнен көннәр» романының дәвамын язарга кирәк.
Аны болай да булдырасыз Сезнен каләм очыннан ак кәгазьгә нинди гәүһәр түгелгәнлекне беләм лә мин
Анысы бизәк өчендер, бәлки Ә мина мәгънә гәүһәре кирәк хәзер. -Яшь йөрәкләр». «Безнен көннәр» романнарының прототиплары бар. Бу бер Икенчесе шул: алардагы вакыйгалар үз йөрәгем аша үтте Чөнки ул вакыйгалар казанында үзем кайнадым
Соң. Галимжан абый, сез бит Үзәк мөселман комиссариатында Мулланур Вахитовнын урынбасары. Халык Комиссарлары Советының рәисе Владимир Ильич Ленин. Милләт эшләре буенча чадык комиссары Иосиф Виссарионович Сталин белән бергә эшләгән кеше, әллә күпме роман язарлык материалларыгыз бар лабаса
—Анысы анын. туганкай, тормышны тәрәзә аша гына күзәтү була. • Безнен көннәр» романынын икенче кисәге гражданнар сугышын да үз эченә атачак Вакыйгаларны бармак очыннан суырып язарга яратмыйм мин Атар йөрәк аша үтәргә тиеш Утмы ул. сумы, давылмы, гарасатмы
минем өчен барыбер. Алар мине куркытмый. Ил ертыгын ир ямарга тиеш, ди торган иде әти мәрхүм.
—Әтиен Гыйрфан абзыйны күреп беләм лә инде мин, Галимҗан абый, каһарман йөрәкле, усал, шул ук вакытта акыллы, мәгънәле кеше иде ул. Ә сез аны да узып киттегез.
Алар көлешеп алды. Аз гына вакыт тын тордылар. Тынлыкны Мәхмүт бозды:
—Безнен яктан сезнең кебек шундый зур кеше чыгуга ифрат шатбыз, Галимҗан абый! Горурланабыз!
—Урынсызга мактау хурлауга караганда да яман. Мәхмүт туган! Тәгаен менә шушы минутта син миннән күпкә өстен. Син—батальоннар башлыгы Ә мин—гади солдатын...
Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелде Мәхмүт Шаһиәхмәтов. Әлеге авыл йолкышлары, чабаталы, киндер ыштанлы, кара борынлы, яргаланып беткән яланаяклы малайлар белән туфракта аунап, бер дуслашып, бер чукмарлашып, кара хезмәтнең кадерен белеп, корычтай чыныгып үскән ир-егет ул.
—Безнең яклар синен белән дә нык горурлана, Мәхмүт энем, ходай үзенә хәрби талантны мул биргән,—диде —Акылың да башыңнан ашкан. Ә акыл—бер коралдыр.
—Акыл белән түгел, мылтык белән эш итәбез шул күп чакта. Кан коеп...
—Революция кансыз булмый, энем.
—Бөтенесе дә бер үк ил кешеләре бит. Нигә атышабыз?.. Чөнки акыл җитми.
—Без фәлсәфә сазлыгына кереп батмыйбызмы?
—Сезнең белән бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер, Галимҗан абый! Әллә күпме фәһем алам. Моны сезгә элек тә әйткәнем бар иде...
—Кешене күз алдында мактау—янә бер акылсызлык. Без минем мәсләктән читләштек. Шуны хәл итик тә...
Мәхмүт Шаһиәхмәтов сәгатенә карап алды:
—Сез әйткән мәсьәләне чишү өчен дә тирән акыл кирәк, моны ач карын белән генә хәл итеп булмастыр: без, булмаса, тамак ялгап алыйк, Галимҗан абый! Ә менә ашау өчен акыл әллә ни кирәкми.
Алар янә көлешеп алды.
... Ишегалдында солдатлар кайнаша иде. Алар арасында әле шинель киеп өлгермәгән кылка киемле, чабаталы егетләр дә шактый. Галимҗан Ибраһимов аларга сокланып, мөкиббәнә, ниндидер бер эчке хис-тойгы, кызыксыну, дулкынлану белән карап торды. Шул җыртык бишмәтләргә, киндер күлмәкләргә, тузган чабаталарга авылнын ачы әрем исе, туган туфрак исе. болын чәчкәләре исе, балан исе, кыскасы, бөтен авылның үз исе сенеп килгән бит. Ә үзләре, кара, нинди фырт йөри! Баш югары. Күкрәк алга таба киерелгән. Йөзләрдә—анлатып бирү кыен булган ниндидер шатлык билгесе. Иллә мәгәр ярлы тәкәбберлек галәмәтен килештерәләр дә сон! Кем белә: анын тирә-якга дан тоткан туган авылы Солтанмораттан да барлардыр әле монда. Бардыр! Булмый калмас!
Галимжан Ибраһимовның нидер кичергәнен сизде Шаһиәхмәтов. Тик анын сәбәбен генә аңлый алмады. «Шушы малайлар белән бергә сугышып йөрергә?»—дип уйлыймы? Әллә башка хис-тойгы давылына чумдымы? Нигә әле ул шулкадәр шаккатып карап тора аларга? Мәхмүт анын уйларына нокта куярга булды:
—Жә, Галимжан абый, карап туйдыгыз шикелле инде...Киттек!
Ашханә ерак түгел икән. Ике катлы йортнын теге ягында гына булып чыкты. Әле төшке аш вакыты җитмәгән. Шуңадыр, бәлки, ике кешедән башка җан иясе юк иде залда. Мәхмүт Шаһиәхмәтов эчке бүлмәгә үтте Галимжан да калмады аннан. Бәләкәй генә бүлмә. Бер-берсенә ике өстәл терәп үк куелган. Тирә-якта—утыргычлар. Монын түрәләр өчен икәнлеген анлау кыен түгел иде.
Алар капма-каршы утырдылар. Баягы сүзнен чылбыры өзелгән иде инде Башта янасын әллә табарга тырышмадылар, әллә ул кирәк саналмады. Тиздән аш китерделәр.
Галимхан Ибраһимовнын Ленин. Сталин белән бергә эшләвен Русия мөселманнары белә иде инде. Ә менә аннан китү сәбәбе теләсә кемгә мәгълүм түгел. Ул әле Мәхмүт Шаһиәхмәтов өчен дә карангы. Милли мәсьәлә—бик зур төшенчә. Ул—артык бәхәсле, четерекле, катлаулы. Шул бәхәсләр давылына барып кергән Галимжаннын абруе милләт көзгесе, ил көзгесе булу дәрәҗәсенә житеп күтәрелде. Ана бит теләсә кем баш тыга алмый Анда эшләү өчен әле генә телгә алган югары ан-акыл. галәми рух. батырлык, каһарманлык, тел сәнгатен белү кирәк. Теләсә нинди шартларда милли мәсьәлә белән шөгыльләнү ялкыны сүнмәскә тиеш Нигә ил башлыклары канаты астында эшләүне хуп күрмәгән Галимхан Ибраһимов? Ул инде, туган авылы Солтанмораттан киткәч. Оренбург каласының Вәли мулла мәдрәсәсендә какланган. Кавказда—нугай. Казакъстанда—казакъ балаларына белем энҗеләре биргән. Урал буйларындагы Миас җиз эретү заводында зимагурлар белән бергә кара эшче булган, аннан сон Казан каласында кайнаган. Киевта татар балаларына сабак биреп, университет студентлары тарафыннан оештырылган түгәрәккә җитәкчелек иткән өчен таш капчыкта утырып чыккан. Петербург. Мәскәү калаларын кыдырып йөргән кеше. Ә менә, пайтәхеттәге эшен ташлап, тота да туган якларына— башкорт җиренә кайта. Нигә шулай? Сагыну хисе көчлеме? Шул хакта сорады Мәхмүт Шаһиәхмәтов.
Галимҗан көлемсерәп куйды да:
—Кайда күбрәк кирәксен, шунда кайнашу яхшырак бит. Мәхмүт энем.
Сагыну бар инде ул анысы.
Хәзергә кайда күбрәк кирәк булу хасияте дә шуна бәйләнгәндер, бәлки. Ул уй-хисләр дә кәрәзләнгәндер. «Галия» мәдрәсәсендә укыганда татар-башкорт шәкертләре «Парлак». Кавказ егетләре «Ләгу*. казакълар «Садак» дигән кулъязма журнал чыгара иделәр. Матбугат тезгене Галимхан кулында булды. Инкыйлаб ялкыннары дөньяны тетрәндереп, шәһәр- авылларын дер селкетеп, кешеләр йөрәген төрлечә кайнатып-шашындырып җибәрде. Ак-кара, хис-акыл, җәбер-золым кебек дөньяви төшенчәләр буталып бетте Нинди иманны кыйбла итеп алырга? Бәхет. Ирек. Азатлык кирәк адәм баласына. Бу төшенчәләр дә кәрәзләнгән бер-берсе белән Атарны аерып карау шактый кыен Уфада «Ирек» дигән газета чыгара башлау шуларга бәйләнгән. Әлбәттә, баш мөхәррире—Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов Урынбасары—Мәжит Гафури Сәркәтибе—Фатих Сәйфи- Казанлы
Янә «Авыл халкы». «Солдат теләге» кебек газеталар да чыгып килә иде Әлбәттә, максат бер яна тормыш төзү, искелеккә кабер казу, ярлы- яба гайны бәхетле итү Шулай да. кояш нурларының төсе күп. шифасы торле булган кебек, гәрчә мәсләкләр уртак булса да. юл тоткан кыйблага баруда тайпылмышлар да сизелгәли. Аннан өч газета чыгаруга көч тә күп сарыф ителә, акча да җиткереп булмый, басмаханәләр дә табу кыен. Шуна күрә оч почмактан бер маяк ясамак булдылар Яки өч газетаны бер итгезәр дә аны «Безнен юл» дип атадылар Баш мөхәррире—Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов «Безнен юл» Шаһит Ходайбирдин. Шәриф Сүнчәләй. Гомәр Әлмөхәммәтов. Газыйм Касыймов кебек ихлас күнелле. мәсьәләнең мөгезеннән тотып ала белә торган, ялкынлы йөрәкле, үткен каләмле журналистлар белән данланды.
Менә учредительное собраниегә сайлау көннәре килеп житте Петроградка җибәрү өчен Уфа вилаятеннән яки губернасыннан бер вәкил кирәк Хинүче булып чыгучы—Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов
Петроградта ул, башка вәкилләр кебек. «Астория» кунакханәсенә урнашкан иде. Икенче көнне үк ул Милли эшләр буенча халык комиссариаты Сталин-Джугашвилидан чакыру кәгазе алды. Анда фәлән-фәлән көннең фәлән сәгатендә Сталин янында булырга тиешлеге әйтелгән иде. Аның белән бер бәйләнеше дә юк лабаса? Тәгаен бер үзен генә чакырамы9 Башкалар белән бергәме? Бу фараз итү дә чынбарлыкка туры килмәде. Күрсәтелгән сәгать-минутта Смольныйга Сталин кабинетына барса, ул берүзе генә булып чыкты. Сталин янына да берүзе генә керде.
Сталин аны аяк өсте килеш каршы алды. Ул бик тыныч кыяфәттә тора иде. Йөзендә—сабырлык. Гәүдәсендә—хәрәкәтсезлек. Кулында—аз гына төтене чыгып торган трубка. Бу сыйфатта ул пошмас кешене дә хәтерләтеп куя. Әйтерсең, дөнья давылланмый. Гарасат юк. Кан коелмый. Ачлык- хәерчелек борчымый аны. Тышта салкын буран котырынганда, жил куш йодрыклары белән шашынып-шашынып тәрәзә какканда, бәгъзе бер авыл мужигы җылы мич алдында рәхәтләнеп-рәхәтләнеп тәмәке пыскытып утыра. Башка бернидә гаме юк анын. Бу да шулайрак тоелды Галимжан Ибраһимовка. Ул әле һаман эндәшми. Күз карашлары каты, билгеле. Тикшереп карый. Хет, жыгылып кит. Ләкин жыгылмый Галимжан. Нык тора. Күп каты карашлар алдында мәмрәп төтмәгәнлеген, ут-давылларда чыныкканлыгын исбат итмәк була.
Сталин, үзен һаман шулай тыныч тоткан хәлдә, сүнгән трубкасын өстәлгә куеп сорау бирде:
—Сез ни өчен учредилканы ташлап чыгып киттегез, нинди максатлар белән?
Учредилканы ташлап чыгып китүче бер Ибраһимов кына түгел иде Алар күпләр. Ә нишләп шул күпләр арасыннан аны гына күргән ул?
Учредительное собрание Таврида сараенда булырга тиеш иде. Уфадан килеп төшү белән Ибраһимов шунда китте Сарайда депутатлар төркемнәргә бүленеп утырганнар. Килеп кергәч. Галимжан Ибраһимов иң әүвәл, кайсыгызның күңел даирәсе минекенә тәңгәл дигәндәй, төркем-төркем булып утырган депутатларга күз йөртеп чыкты. Уртага центристлар җайлашкан. Ун якта—меньшевиклар, кадетлар. Сулда—сул социал-демократлар. большевиклар. Галимжан Ибраһимов сул социал-револиционерлар янына барып утырды
Утырыш озакка сузылды. Төнге сәгать икеләрдә бер төркем аны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды. Чөнки, уннар һәм центристлар (уртадагылар) күпчелекне тәшкил иткәнлектән, тикшерелергә тиешле күп мәсьәләләрнең дилбегәсе алар кулына күчте. Аларнын хәтта советларның икенче Бөтенроссия съездында кабул ителгән декретларны да тәсдыйк итмәве—акны карага буярга тырышулары, революция казанышларын сүз томаны белән капларга маташулары, халык мәнфәгатьләрен мужикның иске чабатасы урынына да күрмәүләрен раслады. Мәҗлесне ташлап чыгып китүчеләр арасындагы сул эсер Ибраһимовка Сталин аеруча игътибар иткән иде шул. Үзенен шәхсән фикерен кыска гына анлатты Ибраһимов:
—Центристларның һәм уннарның революция казанышларына көл сибәргә тырышуларын анладым мин Җирнен крестьянга бирелергә тиешлек декретны расламаулары аларнын халык хыянәтчесе икәнлекләрен күрсәтте Андый әхлаксызлыкны күтәрә алмыйм мин. Шуңа күрә ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдым.
Боларны әйткәч тә әле, Сталин һаман шул каты карашы белән Ибраһимовны капшап торуын дәвам итте. Аны корыч караш дип әйтергә дә мөмкиндер. Хәзер инде бу корыч караш уклары Галимҗанның йөзенә, күзләренә генә кадалып калмады, анын ми күзәнәкләренә, күнел күгенә, йөрәк түренә үк үтеп керде. Ибраһимов корыч карашны корыч характеры белән кабул итте Корыч баганадай басып торды анын алдында. Бу торышны яратты Сталин. Уратмый-чуратмый, кыска гына берничә җөмлә белән үз
эчке дөньясын ачып салуын, шактый катлаулы сәяси вакыйгаларны, икътисади мәсьәләләрне анлый белүен, партия-фракцияләргә объектив бәя бирүен дә ошатты.
Учредилкага «вак» милләтләрдән мөселманнар гына вәкил җибәргән. Хәзер аларның үз фракцияләре дә бар. Мәгәр шул мөселманнар арасыннан нибары Галимхан Ибраһимов кына ташлап чыгып киткән учредилканы. Сталиннын корыч карашы, әнә. ни өчен ялмап алган икән Галимҗанны Хәзер инде ул корыч караш Ибраһимов йөзенә сынау уклары атмый Киресенчә, карашта миһербанлык чаткылары, янә икенче төрлерәк әйтсәк, йомшару мизгеле сизелә башлады. Дустанә сөйләшүгә күчте Сталин Ул гына да түгел. Ибраһимовны өстенрәк куйгандай, теге яки бу вакыйга буенча аннан фикер сорый башлады. Милли эшләр буенча халык комиссариаты төзүдә Сталин күрсәткән тырышлык күпләргә мәгълүм Ә менә Ленин янә тагы да «Үзәк мөселман комиссариаты» төзүне мәгькүль күрә икән. Шул хакта, анын максаты турында кыскача гына сөйләде дә Сталин
—Сез ничек карыйсыз мона. Галимҗан Гыирфанович?—дип сорап куйды.
Ибраһимов сораунын асылын аңлап бетермәде. Бу искиткеч мөһим, кирәкле, галижәнаб мәсьәлә ләбаса! Ә нигә аның кирәк булу-булмау кадәресен аннан сорый?
Җавапны тиз һәм аз сүз белән бирергә кирәк иде.
— Мин мона бик нык унай карыйм!—диде дә. гәүдәсен һаман шулай ныклы баганадай тотып, бу юлы үзе үк Сталинга корыч караш бүләк итте
Сталин канәгать иде анын җавабыннан Ул янә шундый сорау бирде: —Әгәр бу эшне оештыруны сезгә тапшырсак9
Бу кадәресен көтмәгән иде Ибраһимов. Димәк, турыдан-туры Сталин кул астында, Ленин җитәкчелегендә эшләргә, алар янында кайнашырга кирәк. Йә Уфада, йә Казанда яшәү юлына киртә куелачакмы? Атарга анын фикер рухы югарыдан гына төшеп торачакмы9 Секунд мизгелендә ярып үгте анын ми күзәнәкләрен бу уйлар Аны җилем урынына сузарга форсат-фәлән юк иде. Ике сүз белән генә бирде җавапны
— Мин риза!
Озакламый Петроградка Казаннан Мулланур Вахитов. Оренбургтан Шәриф Манатов килеп җитте. Алар белән таныш иде Галимҗан Ибраһимов Смольныйнын тышкы ишек төбендә очраштылар. Ләкин эчкә үтмәделәр. Чөнки Ибраһимов, ашыга-ашыга, алар юкта булган вакыйга, бу хакта Сталин белән киңәшләшү, мәсьәләнең үтә җитдилеге хакында кыскача гына әйтеп, фикер алышу өчен «Астория» кунакханәсенә чакырды Баргач, ин әүвәл боларнын икесенә бер бүлмә алып бирде. Әнә шунда алыштылар фикерне. Гәрчә эшне үзе башлап җибәрсә дә. Русия мөселманнары комиссариаты рәислегенә Мулланур Вахитовны тәкъдим итте Галимҗан Ибраһимов Нигә икәнлеген исбатлау өчен ул Мулланур Вахитовка кыскача гына бәяләмә дә биреп алды. Анын рус һәм татар телләрендә матур, мәгънәле, эшеме сөйләве, фикер йөртү офыкларының кинлеге. халык арасында зур абруй казануы, ялкынлы йөрәкле, профессиональ революционер булуы хакында әйтте
Кем дә кем Мулланур Вахитов галижәнабләре рәислеккә үтә ди, шулар кул күтәрә,—диде. Үзе ике кулын югары чөйде хәтта Шәриф Манатов та шуны эшләде.
Шуннан Галимҗан Ибраһимов аларны И В Сталин янына алып барды
Сталин бу юлы да берүзе генә иде Өч кеше килеп кергәч, ул аптырабрак калды Өчесенә дә утырырга кушты Ә үзе басып торды Яна килгән вәкилләрне Сталин белми икән Ибраһимов башта Мулланур Вахитовны тәкъдим итте Кем икәнлеге турында кыскача гына бәян кылгач, аны Русия мөселманнары комиссариатының рәисе итеп куярга килешүләре хакында әйтте.
Вахитовнын Сталинны тәүге күрүе иде Сынау күперен үткәрү өчен сорауны да ул кыскача гына бирде
—Сез бу эшкә ризамы, Вахитов иптәш?
Мулланур, артык чишелеп китмәскә тырышып, үзе хакында кыскача гына сөйләп бирде. Җавапны;
—Мин Санкт-Петербургның Психоневрология институтында укыганда ук сәяси түгәрәкләргә йөрдем. Революция мәнфәгатенә җаным-тәнем белән бирелгәнмен. Тапшырылган эшне югары дәрәҗәдә башкаруга бөтен көчемне бирәчәкмен!
—Менә бу чын большевикларча!—дип, саран гына елмаеп куйды Сталин.
Аннан соң Галимхан Ибраһимов Сталинны Шәриф Манатов белән таныштырды.
Сталин Үзәк мөселман комиссариатының эш кыйбласы нәрсәдә икәнлекне, алда торган максатларның юнәлешен сөйләп тормады. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов белән фикер алышу булганлыкны әйтте дә. барысын да аннан сорарга кушып:
—Сорауларыгыз юкмы?—диде.
Сорауны Галимҗан Ибраһимов бирде:
—Үзегезгә мәгълүм: «Ярлы халык» дигән газета чыгып килә. Вакытында ул үз вазифасын начар үтәмәде. Ә хәзер аның колачы тараеп калды. Безгә башка, бүгенге көн таләпләренә туры килердәй яна газета чыгара башларга кирәк. Мин анын исемен дә уйлап куйдым инде—«Чулпан». Мөмкин булырмы безгә шундый газета чыгарырга'’
—Мөмкин!—диде Сталин.—Ихтыярыгыз—үз кулыгызда. Бүгеннән үк эш башлагыз. Бу хакта җитди сөйләшү өчен хәзер Владимир Ильич Ленин янына керәбез.
Яна дәүләт дилбегәсен ике куллап тотучы Владимир Ильич Ульянов- Ленин бүлмәсе Смольныйнын өченче катында иде. Ленинны якыннан бер күрү анын якты идеаллары иманына ышанганнар өчен зур бәхет санала иде ул елларда.
Алар килеп кергәндә, Халык комиссарлары советы рәисе эш өстәле артында язып утыра иде. Аларны көләч йөз белән каршы алды. Алар бер- берсенә карашып калдылар. Сынаучан, җитди, шул ук вакытта ягымлы караш ул. Бүлмә әллә ни зур түгел. Артык бернәрсә дә юк анда.
Сталинның алдан шылтыратуы буенча, Ленин сөйләшергә тиешле мәсьәләнең асылын белә иде инде. Шуна күрә, аны әйтеп тормастан, Сталинга карады да:
—Тынлыйм сезне, Йосиф Виссарионович,—диде.
Сталин да, юлбашчының төзеләчәк комиссариат максатын белгәнлеген анлап, сүзне ул хакта түгел, ә бәлки депутатлар белән таныштырудан башлады. Ин башта, кыскача, Уфа губернасы вәкиле Галимҗан Ибраһимов турында аз гына сөйләп алды. Ленин Галимҗанга сорау бирде:
— Мөселманнар өчен генә махсус комиссариат төзү максатка ярашлымы?
Ибраһимовның җавабы әзер иде.
—Йлебездә күптөрле милләтләр яши. Сәяси һәм икътисадый максатларыбыз бер. Әмма һәр халыкнын үз мәдәнияте, үз гореф-гадәте бар. Без боларга нык игътибар итәргә тиеш. Шул да мәгълүм булсын; патша заманында безне «инородецлар» дип йөрттеләр. Без кимсенеп яшәдек. Хәзер, яна чорда, бернинди дә җәбер-золымга юл куелырга тиеш түгел Мөселманнарның күбесе әле урыс телен белми. Яңа газета чыгарып, яна җәмгыять төзү максатын халыкка аларның үз телендә аңлатып бирергә кирәк. Бу вазифа безгә йөкләтелә.
Ленин: «дөрес әйтәсен», «шулай кирәк* дигәнне анлатып, ым кагып куйды.
Аннан соң Сталин:
— Бу депутат Казан губернасыннан килгән,—дип. кыскама гына. Мулланур Вахитов турында сөйләп бирде
— Иптәш Ибраһимов фикерләрен раслыйсызмы сез?—дип сорады Ленин.
Мулланур Вахитов Галимхан Ибраһимовнын фикерләре дөрес булу, аларны кабатлап торунын файдасы юклыкны әйтте дә
—Безгә бүген үк эш башларга рөхсәт итегез,—диде
Оренбург губернасы вәкиле Шәриф Манатов Галимхан Ибраһимов, Мулланур Вахитов сөйләгәннәрнең дөреслеген раслап, алар әйтмәгән бер фикерне куәтләде. Әгәр Төркестан. Кавказ якларыннан да вәкилләр килсә, комиссариатның аталышын үзгәртергә кирәк булачакны әйтте ул
Владимир Ильич Ленин өч депутатка да зур ышаныч белдерде дә хәзергә дүрт бүлек: хезмәт бүлеге, мәдәният-мәгърифәт бүлеге, хәрби бүлек, крестьяннар белән эшләү бүлеге ачарга кушып, шунын белән сүзен тәмамлады
Эш искиткеч хитди. коточкыч авыр, вакыт-вакыт баш җитмәс дәрәхәдә буталчык иде. Бер дулкын китереп бәрә дә өскә чөя. Икенче дулкын үзенә тартып алып, иләмсез рәвештә, аска батыра Өченче дулкын янә тартып чыгара. Партияләр дулкыны да көчәя. Кайсыберсе карала, болганчыклана, аннан зәгыйфьләнә, йә бөтенләй юкка чыга. Ул торган сул эсерлар партиясе шулай булып чыкты. Контрреволюция фетнәчеләренә кушылып, советка каршы һөҗүм оештырды. Ибраһимов бу хакта башта Сталин белән киңәшләште. Бу партиядән баш тартуы, анда тормаячагы турында әйтте. Сталин аны сүзсез генә тыңлады, бу хакта төпле фикерен Ленинга да әйтергә кушты.
Башта Галимхан ил башлыгына телефон аша шалтыратты, үзен генә кабул итүен үтенде Кабул итте аны Ленин Ибраһимовка Сталинга сөйләгәннәрне түкми-чәчми кабатлап чыгарга туры килде.
1918 елның азакларында Галимхан Ибраһимов авырып аяктан егылды. Эштән китәргә гариза язды ул. Ләкин рөхсәт итмәделәр. Дәвалану өчен тагы да бер ай вакыт кына бирделәр Ак чехларнын кара дулкыны Казан. Самара һәм башка күп кенә калаларга ябырылды. Төн йокылары качты Галимханның. Кичерешен ул Мулланур Вахитовка ярып салды, кулына мылтык алып, шул давыл эченә томырылачагын әйтте
Әмма Мулланур Вахитов Галимханга утка ташланырга рөхсәт итми. Сталин белән сөйләшеп. Казанга үзе китә. Сталин Вахитов урынына Ибраһимовны куя...
Бераз савыккач, максатына иреште Ибраһимов. Лениннан рөхсәт алып, туган ягына юл тотты, һәм менә Көнчыгыш фронты өчен батальоннар оештыручы башлыгы, якташы Мәхмүт Шәһиәхмәтов янына килеп җитте
... Шуларны артык кабатланмыйча, сүз тәмен җибәрмәслек итеп сөйләп бирде дә Галимхан Ибраһимов
— Берәр батальонына куй мине. Мәхмүт энем, тик арбага таккан дегет чиләге итеп түгел, ә бәлки...
Галимханның фикер хебе өзелде. Аны Мәхмүт ялгап җибәрде
—Аерым батальон кырач җиледәй шашкын күнеленә тар булачак. Галимхан абый, мин сезне бөтен Урал буйларын. Себерне индәп-буйлап. аркылы-торкылы кыдырып йөри торган эшкә җибәрәм. бер түгел, ун роман язарлык хикмәтләр табарсын анда. Аклар ягына разведчик булып китәсең
— Разведчикмы, шымчы яки шпион булыпмы’’
- Барысы да уптым-илаһи.
—Шәп идея! Тик булдыра алырмынмы?
—Сез, үзегез әйткәнчә. Ленин-Сталин катылыгында тәрбияләнгән кеше!
—Минем төп вазифам?..
—Серләр дөньясына чуму. Колчак армиясенең төп көчләре, халыкның ничегрәк сулыш алуы, акларга, кызылларга мөнәсәбәте... Кыскасы, сезне өйрәтеп торасы түгел инде, Галимхан абый. Килештекме?
—Килештек!
—Тик бу матур, озын чәчегез, киемегез белән «бәхилләшергә» туры киләчәк.
—Сүзгә бик остарып киткәнсең, Мәхмүт энекәш!
—Чөнки мин бәләкәй чактан ук Сезнең кебек тел сәнгате осталары белән аралашып үстем.
—Конкрет сөйлә әле.
—Чәченне кырып ыргытабыз. Өстенә ямаулы бишмәт киясен. Шыгырдап торган арбага бурлы алаша җигелгән булыр. Әле генә дегет чиләге турында сафсата саттык. Арбаңа дегет чиләге такмый булмый инде, хөрмәтле Галимҗан абзыкай?
Галимҗан түземсехзәнә башлады:
—Әкият сөйлисең, Мәхмүт энем, нигә кирәк бу лыгырдауларың?
—Арбаңа урактыр, чүкечтер, чалгы ише крәстиән өчен кирәкле нәмәстәкәйләр төярсең. Кыскасы, сез—кырык тартмачы карт кебегрәк. Иягенә сакалның ни төслесен ябыштырыйк икән: карасын, сарысын, җирәнен?..
Галимҗан көлеп җибәрде:
—Кара сакал арттан калмый ул. Шунысын сылыйк.
Шуларнын һәммәсен эшләгәч, Галимҗан карачкыга куярлык бер карт сыйфатына керде. Әлеге вәгъдә иткән бурлы алашаны арбага җиктеләр дә, кулына чыбыркы тоттырдылар. Яз аенын яңгырлы караңгы бер төнендә бишенче армиянең уңган солдатлары Галимҗан Ибраһимовны яшерен юллар белән фронт сызыгыннан үткәреп җибәрделәр.
Өченче бүлек
еше авырлыкта сынала», дигән әйтем дөрес икән.
Пеләтән төрмәсендә дә төрлесе бар. Берәү бәдрәфтә асылынды. Икенчесе зәһәр еландай бөгәрләнеп үлде. Өченчесе иртән җенләнеп торды да, әллә нинди ямьсез, ачы тавышлар белән такылдарга кереште:
—Мин Аллага ышанмадым, муллаларны эт урынына типкәләп. себер җибәреп бетердем, егерме халык дошманының исемлеген бирдем НКВДга, сигез авылнын мәчет манарасын кисеп аудардым, яңалыкка агу булып торучы дин тамырын корытучы да мин. Дингә ышанмадым. Минем иманым— совет власте, коммунистлар партиясе иде. Бу иман мине төрмәгә япты. Мине каторга, йә атылу көтә. Нәләт коммунистлар партиясенә! Совет хөкүмәтенә нәләт. Ленинга нәләт. Сталинга нәләт!.. Ләгънәт...
Бу вакытта яктырып килә иде инде. Күпләр уяу. Иләс-миләс йокы белән ятканнар да ачты күзләрен. Бу кеше үзен сөттән ак, судан пакь итеп күрсәтергә, мактанырга, шапырынырга, башкалар күзенә көл сибәргә ярата иде.
Башта партиягә тел тидерүчеләргә йодрык күрсәтә иде. Хәзер аны эткә әйтмәс сүзләр белән сүгә.
Иблистәй акырып-бакырып уянган бу кешене белә Галимҗан Ибраһи- мов. Исеме анын—Габи. Фамилиясе—Нифаков. Габи—гарәп сүзе. «Ангыра» дигән мәгънәдә. Нифак—тыштан ялтырап, эчтән әшәкелек кылучы, ике йөзле, монафикъ, күз буяучы, алдакчы.
Галимҗан Ибраһимов Татарстан җөмһүрияте Фәннәр Академиясе үзәге рәисе итеп сайлангач, Габи Нифаков шунда инспектор кебегрәк вазифа башкарып йөргән иде. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, вакыт-вакыт фәнгә мөкиббән бирелеп китә ул. Уку-укыту эшләре турында вак-төяк мәкаләләр дә язгалаштыра. Революциядән соң анын бу таланты
К
канат жәеп җибәрә. Галимжан Ибраһимов аларны укыштыра һәм егетләренең фәнгә атлыгып килүләренә шатлана да иде Казандагы Фәннәр Академиясе үзәгенә эш сорап килгәч. Галимжан Ибраһимов анын теләген кире какмады
Ул вакытта Академик Галимжан Ибраһимовнын нотыгын анлады булса кирәк Габи Нифаков. Дәртләнеп, ялкынланып, ихлас күңелдән хезмәт итеп йөрде. Кирәк чакта утырган каздай сеңеп эшли дә ала. йомыш кушсаң, яшен ташыдай атылып чыгып йөгерә, бер басасы урынга биш басып тору галәмәтен дә килештерә. Тиз кызып, озак сүрелә торган гадәте дә бар Аннары кешеләр гәпләшкәндәге чыш-пыш. имеш-мимешләрне. былдыр- былдыр сөйләшүләрне колагына кертеп куя Нинди дә булса бер форсаттан файдаланып, аны остазы Галимжан Ибраһимовка житкерә. «Сезне фәлән кеше фәлән дип әйтте» дип. куштан хатыннарча авызын бишкә бөреп, сүз ләззәтен югалтмаска тырышкандай, сөйләргә керешә. Галимжан Ибраһимовнын кырыс табигате боларны кабул итә алмый, билгеле, сул кулын селтәп куя, йә «куй әле*, «гайбәт җыйма», «килешми ир кешегә» кебек сүзләр әйтә.
Дөрес. Галимжан Ибраһимовны Ялтага озатканда шактый егетлек тә күрсәтте ул. Остазы яткан носилканы ике кеше күтәрде. Шунын берсе Габи Нифаков иде
Галимжан Ибраһимов Ялтага киткәч, язышуын ул дәвам итте Монда да ике койрыкны эләктереп ала. Берсе—карьера койрыгы Ана шөһрәтле, дан китерә торган югары урын кирәк. Икенчесе, «намусына* тигән кешеләр итәгенә ут төртү, өсләренә пычрак чәчү Монын өчен, ин кулае—НКВДга яшерен хат җибәрү. Сонгы елларда вакыты да бик шәп туры килде Репрессияләр китте, һәр хаты белән бер кеше башын ашый торган «мәшһүр» коммунистка әверелә ул. Кешегә кабер казысаң тирәнрәк казы, үзен дә сыярлык булсын, диләр бит. Бервакыт ул үзе дә фани дөнья газраиле кармагына килеп эләгә...
Тоткыннарның кайсыберсе—артык авыру булмаганнары—дәррәү сикереп торып. Габи Нифаков янына барды. Аны төрлечә сүктеләр
— Ни үзен йокламыйсын, ни безгә йокы мазасы бирмисең. Хәшәрәт -Муенына пычак салган чучка урынына чыелдый, кабахәт —Чирле түгел, врачларны алдарга маташа.
Габи һаман чәбәләнде. Берсенен битенә төкерде. Шуннан аны кемдер сугып җибәрде. Әллә кая тәкмәчләп барып төште Габи. Йөрәкләрендә нәфрәт ачуы кайнаган тоткыннар аны типкәләргә кереште
Галимҗан Ибраһимовнын хәле мөшкел иде. Шулай да. авырлык белән булса да торып, алар янына барды да:
— Кирәкми, туганнар, сукмагыз, алай ярамый, адәм баласы бит ул...— диде.
Галимжан Ибраһимовны тыңладылар. Иллә мәгәр ачы сүз һаман Габи өстенә яуды:
—Эткә эт үлеме...
—Тагын бер шыңшыса, буам да ташлыйм
— Вәт син аны сасыган кәжә тәкәсе
Бу сүзләр бензинга ут ташлаган кебек булды Габи өчен Ул. үгездәй үкереп, янә катырак елап җибәрде.
Галимҗан аны юатырга тырышты
— Нигә болай йомшыйсың әле син. Нифаков. кулга ал үзенне. кешеләр алдында оят бит
Нифаковнын ашка таш атуы барысын да нык гаҗәпләндерде
Мин халык дошманы түгел, син ул халык дошманы. Галимжан абзыкай. син, син, син. Ун ел буе Ялтада совет калачы ашап ятып фашизмга хезмәт иттең. Фашист син. фашист, фашист -дип. яраланган ерткычтан ким кыланмады ул.
Кемдер аны янә сугып җибәрде. Янә шашкан йодрыклар хәрәкәткә килде
Ибраһимов исә һаман яклады аны
— Кирәкми, сукмагыз, туктагыз Минем өчен булса, тырнак белән дә чиртмәгез. Ул бит анында түгел. Саташа. Мин үземнен саф икәнлегемне беләм. Шул җиткән мина...
« * *
Иртәнге аштан сон Габине допроска чакырдылар. Ике сәгать чамасы торды ул анда. Ул чыккач. Галимхан Ибраһимовка дәштеләр. Яткан җиреннән торып, атлап китим дисә, анын аяклары карышты; аларга, әйтерсең, гер ташы такканнар. Егылып китүеннән куркып, ике ир-егет ике ягыннан култыклап, тикшерүче бүлмәсе ишеге янына китереп куйдылар. Ул кереп киткәндә:
— Галимҗан абый, берүк борчылмагыз, үзегезне сакларга тырышыгыз, сезгә барыбер бернәрсә дә булмаячак, коткарачаклар, менә күрерсез,—дип калды алар.
Ләкин бу егетләрнең фараз итүе һич кенә дә чынбарлыкка туры килер кебек түгел. Тикшерүче йә мәңгелек каторга, йә атылу белән куркыта; әгәр инде аның теләкләрен үтәсә, котылу вәгъдә итә. Тик ул теләкләр Галимҗан Ибраһимовнын корыч характерын йомшартырлык түгел икән шул. Чөнки анын өстенә һаман әле янадан-яна пычрак өелә бара. Аннан алда гына кергән Габи Нифаков күп итеп нахак бәлаләр язган да имзасын куйган. Тикшерүче аны үзе укып күрсәтте. Галимҗан Ибраһимов Академик үзәктә рәис булып торганда аны Германиягә укырга барырга, анда фашистлар белән элемтәгә керергә, аларнын эш ысулларын өйрәнергә кушкан, янәсе. Шуна охшаш тагын әллә күпме нәрсәләр язып бетергән. Ахырдан «фашист ул Галимхан Ибраһимов» дип тә куйган.
Ярый, Габи Нифаков шулай кылансын да, ди. Икенче берәүнең, инде шактый танылган талантлы язучының шулай кылануын бернинди әхлак бизмәненә салып үлчәү мөмкин түгел. Ул драма әсәрләре дә. шигырьләр дә яза, фән белән дә шөгыльләнә. «Галимҗан Ибраһимов кебек фашист ялчысы нишләп һаман кулга алынмый» дип борчыла ул. Аны да укып күрсәтте тикшерүче. Әлеге шагыйрь-драматург аннан үч алгандыр инде, кайчандыр Ибраһимов аны Академ үзәккә эшкә алмаган иде...
«Колга»-Мөбәрәкнен дә шикаятьнамәсе бар. «Галия» мәдрәсәсендә укытканда. Галимхан Ибраһимов; «Американын гади эшчесе дә безнең илнең бурхуеннан яхшырак яши»— дигән шәкертләргә. Тагы да әллә ниләр, әллә нәрсәләр НКВД да эшләгәч, элек аның шәкерте икәнлекне белеп, Мөбарәктән дә допрос алганнар, күрәсең. Болганчык заманда зур шәхесләргә нахак бәла атып, үзен афәттән саклап калырга маташканлыгын Ялтада чакта ук аңлаган иде инде анын «остазы».
Колчак тылында йөргәндә Галимҗан Ибраһимов акларга хезмәт иткән, имеш Моны да Мөбәрәк язган.
Шуларны раслап, кул куярга тиеш Ибраһимов. Галимҗан дөрес булмаганнарын кире какты. Ул Академик үзәк рәисе булып эшләгән елларда Германиядә фашизм булмый диярлек әле. Тикшерүчене ул шуны да белмәгәне өчен гаепләде. Теге галим булырга җан атып йөргән язучы шикаятьнамәсен көнләшү чире дип атады. Ә инде теге вакытта Американың гади эшчесе дә безнен илнең бурхуеннан яхшырак яшәве турында әйткән сүзләреннән танмады. Бу—туган илне гаепләү түгел. Бу—Русиянен ярлылыгы өчен ачыну.
Сулыш алуы авыр булса да, күнелдә барын әйтми калмады Ибраһимов. Мәгәр үтәмәде тикшерүченең кайнар теләген. Кул куймавы беркетмәгә.
—Ярый, тиешле хәзанны алырсың,—дип калды тикшерүче анын артыннан.
Котылу чарасы юклыкны ачык анлады хәзер Ибраһимов...
Галимхан Ибраһимовны бу юлы сакчы белән Фатыйма ханым ике яктан култыклап китереп куйды. Анын бәхетенә икесе дә миһырбанлы
кеше булып чыкты. Сакчы анын колагына:
—Галимҗан абый! Мин сезне яхшы беләм. «Безнен коннар» дигән романыгызны укып чыккан идем. Сезне коткарачаклар Шхндыи кешенен «халык дошманы» булуы мөмкин түгел.
Фатыйма ханым—табибә. Тоткыннар арасындагы авыруларны дәвалаучы. Ул да бер жае туры килгәндә беркөн анын «Яшь йөрәкләр» романын яратып укуын әйтте. Дөрес, сакчы кебек артык ачылып та китми ул Ярамыйдыр чөнки. Ни дисәң дә врач. Ул яшь әле. 28-30 тирәләредер. Зифа буй Нечкә бил. Ак йөз. Ачык чырай. Карашында мәрхәмәтлелек чаткылары сирпелеп тора. Даими рәвештә елмаеп йөрергә 1ырыша. Моның сере н иләдер—тәгаен генә әйтү кыен Табибә булган өченме? Әллә үз гадәте, самимилеге. садәлеге, рухи халәте шулаймы? Барысы да бардыр Эче дә, тышы да матурдыр. Галимҗанга ул аеруча мөкиббәнә карый. Ниндидер серле хис-тойгы белән. «Яшь йөрәкләр» романы өченме? Әллә кызганыпмы'.’ Ничек кенә булмасын, анын һәр карашында наз. шәфкатьлелек нуры бар
Шулай да мәсьәләнең бер китек ягы күнелне берникадәр шомландырып та куя: нишләп бу аккош мондый кара дөнья дулкынында йөзеп йөри сон әле? Беткәнмени калада ул нур балкытып эшләрдәй якты шифаханәләр’’ Бу уйларынын дөрес түгеллеген шундук аңлап. Ибраһимов үзен-үзе сүгеп тә куя. Кем белә: диплом алгач, аны шушында эшкә тәгаенләгәннәрдер.
Галимжан Ибраһимовны кертеп яткыргач, сакчы чыгып китте. Фатыйма ханым да озак тормады. Авыруларны бераз караштырып, үз бүлмәсенә ашыкты. Врач кешенең шул инде: анын карамагына килеп эләккән икән хаста кеше,—җинаятьчеме, провокатормы, шпионмы ул,—аларны карарга, дәваларга тиеш. Шул изге вазифаны үтәп йөри Фатыйма ханым
Тик ул чыгып китеп ун-унбиш минут торгач, янә тавыш купты. Габине тагын тәпәләргә тотындылар. Ул. допростан чыккач. Галимҗан Ибраһимовнын—бөек шәхеснең «йөзен фаш итүе» белән мактанган икән. Әле дә: «Галимжан Ибраһимов фашист ул» дип мыгырданып яткан Нәтиҗәсе шул: хәзер янә йодрык сыеннан авыз итә
Тоткыннар Галимҗан Ибраһимовка карата йөрәктә олы мәхәббәт саклый. Сәяси-икътисалый мәсьәләләр буенча аек карашлы булганы өчен генә түгел, әлбәттә. Гәрчә үзе авыр хәл кичерсә дә. аларнын рухын күтәреп тора әле ул. Йомшамаска, нык булырга, начар уйларга бирелмәскә күша. Аның һәр сүзе зур мәгънәләргә ия Дөрес, бүген бик борчылып чыкты ул сорау алучыдан. Габи белән Мөбарәкнең әләкләре изде анын йөрәген. Кызгана ул аларны. Репрессияләр заманында үз мәнфәгате, үз корсагы, үз ипи шүрлеге өчен жан атып, башкалар бакчасына таш агулары, кешелеклелек сыйфатларын югалтулары өчен кызгана.
Фатыйма ханымнын нахты. эчкерсез, җылы карашы, сакчы егет күңеленең матурлыгы, янә шуларга охшаш күркәм сыйфатлар яшәтәдер дә әле аны. Тик теге Габине тагы да дөмбәсләргә керешүләре генә әллә ничек. Үтермәскә кирәк аны Суд эскәмиясенә утыргач әйтсен иде Ленинны. Сталинны, совет хөкүмәтен күрә аямаганлыгын. Белсеннәр иде шундыйларның кем икәнлеген. Теләсә кемнен маңгаена «халык дошманы» дигән кара мөһер чәпәмәсеннәр, гаделлекне гаделсезлектән аера белсеннәр иде. Авырлык белән торып утырса да. калкытып китә алмады Ибраһимов Яңадан салам «түшәгенә» ауды Шуларнын берсе.—гаҗәп үзенчәлеклесе. кеше йөрәген анларга ярдәм итә торганы, начарлыктан яхшылык эзләргә кызыксындыр-ганы,- тәсбих төймәләренең ин зурысы
Ул—болай. 1899 елда, ана 12 яшь чакта. Ырынбур мәдрәсәсенә укырга барырга җыенган вакытта. Хөрмәтулла исемле бер зимагорны ат койрыгына тагып йөреттеләр-йөреттеләр дә. Нәҗметдин байның салкын келәтенә кертеп ыргытып, бозау зурлыгы йозак белән бикләделәр дә куйдылар Ул. имеш. Мөбахис мәзиннең кара сарыгын урлаган. Авылда Хөрмәтулланың «ат карагы» дигән даны бар Төшендә ул бервакыт ат урлый. Шуны халыкка чын итеп сөйлән йөри Шуңа сылтанып, югалган мал бәласен ана тага башлыйлар Мөбахис мәзиннең кара сарыгы югалгач та шулай була Галимжан һәм
аның яшьтәшләре моның нахак икәнлеген аңлый Шуна күрә, ачкыч яратып, келәтне ачалар да (сакчы төнлә кайтып киткән була), эчкә кереп. Хөрмәтулланы коткармак булалар. Ләкин ризалашмый «ат карагы» «Ярамый, малайлар, мине сез качырганлыкны барыбер белми калмаслар, үзегезгә сүз килер бит, минем аркада авырлык күрерсез»,—ди Сарык табыла Башка бәлаләр тагып, Хөрмәтулланы барыбер тереләй кабергә күмәләр. Ишле балалары, хатыны ятим кала.
Галимҗан бу вакыйганы бик авыр кичерә. Әмма Хөрмәтулланың олы йөрәген анлау аның—мулла малаеның—гади халыкка булган мәхәббәтен янә арттырып җибәрә. Инде килеп, менә бу кыска гына буйлы, мөлаем карашлы егетнең йөрәген ярып бирергә, шулкадәр зур авыр эшне үз җилкәсенә алырга әзер торуы кешеләр хакында янә җитдирәк уйланырга мәҗбүр итте аны. Әсәрләрендә Кеше йөрәгендәге асылташның кыйммәтен сурәтли алдымы сон ул? Әсәр каһарманнарын ак һәм карага бүлү белән генә шөгыльләнмәдеме? Бу яшь егетнең олы мәхәббәте әдәбиятка булган олы мәхәббәт белән бәйләнде. Әдәбият зур ул! Әдәбият бөек ул! Әдәбият илаһилык ул! Әдәбият рухлар югарылыгы ул! Әдәбият кешеләр күнеле байлыгы ул! Кешеләр күңеле байлыгын караңгы зинданга ябу—зур җинаять! Дөнья җинаяте бу! Алла алдында кылынган җинаять! Алла андыйларны гафу итми! Андый илне Алла ора! Шашынган Помпей шулай булмадымыни9
Күз йому белән генә төн катмый. Бүген аның төне Колчак гаскәрләре тылында разведкада йөргән чагындагы китап сәхифәләрен актарып үтте.
Дүрт ай сәяхәт итте ул анда. Һәр көнне баштан кичергәннәрне бәйнә- бәйнә тасвирлап язсаң, үзе зур китап булырлык. Дүрт ай эчендә, мен төрле газап чигә-чигә, әллә күпме авыллар, Курган, Красноуфимск, Төмән. Екатеринбург, Ишим кебек шәһәрләр аша үтте ул.
Колчак тылында Галимҗан Ибраһимов берүзе генә түгел. Төрле урыннарда партизаннар отрядлары да төзелде. Алар акгвардеецларнын әле ун як, әле сул як сыртларына китереп сугалар, корал складларын яндырып, хәрби көчләрен дә киметәләр, поездлары да төзелде. Алар акгвардеецларнын әле уң як, әле сул як сыртларына китереп сугалар, корал складларын яндырып, хәрби көчләрен дә киметәләр, поезд эшелоннарын чәнчелдереп, әллә күпме зыян салалар. Баштарак халык кемне тыңларга да белми аптырый иде. Бер авылнын бишәр мәртәбә кулдан-кулга күчкән чаклары була. Кызыллар җир оҗмахы вәгъдә итә. Акларның да өмете дөнья йөзенә шәфкать нуры өрү. имеш. Ике якнын да сүз очы бөек Русия мәмләкәтен зурлау тойгысына килеп терәлә. Бәй, баксаң, бу тигезләр. Ул вакытта әйтерләр прәме: «Патшасының башы зур, иленең ашы зур»,—диярләр. Вәт Тигезләндеме? Ләкин дә бит хәзергә: «Патшасының күнеле күктән, халкынын төсе киткән»,—дип әйтергә мөмкин әле.
Мужикның йөрәк төпкелендә асылташ кына түгел, анын кулында акыл бизмәне дә бар. Әнә шул бизмәнгә салып үлчи ул теге яки бу четрекле, каршылыклы мәсьәләләрне. «Дөреслек бизмәне» дип аталды бу Бизмәннең бер ягына кызыллар акылын, икенче ягына акларныкын салдылар Кызыллар акылы авыррак тартты. Ни өчен? Чүтеки алар гаскәри йөгәннен авызлыгын тора-бара нык тешләп алып, әдәп тәртәсе арасына вакытында керә белделәр. Ватан дилбегәсе алар кулында калачакка иманнары камил булды шикелле. Дөреслек солдатка да нык кирәк. Эшнен хакыйкатен ихлас күнеле, аң-акылы, йөрәк хисе белән аңласа, Ватан өчен солдат канатлы тулпар булырга әзер тора, дөреслеккә ялган ямау сала башласалар, солдат ишәктәй кире бер җан иясенә әверелә. Ишәкнең арт ягына ут төртеп кусаң да, тулпарга әйләнми инде ул, җан кисәккәйләрем!
Боларнын барысын да ишетеп, әллә нинди фаҗигаләрне, кан дәрьяларын күреп йөрде Галимҗан Ибраһимов. Әллә алга бара, әллә артка, әллә уңга, әллә сулга—вакыт-вакыт ул бу кадәресен дә чамалый алмады
хәтта Кызыллар казанында да кайнашты, аклар аланында да айкалып чайкалды. Бер авылдагы канлы фаҗигане ишеткәч, кешеләрдән юл сорашып, бурлы алашасын шул якка борды ул. Иртән көн матур гына башланды Монаеп кына июль кояшы чыкты Дилбегә буе чамасы күтәрелгәч, анын моны утка әверелә башлады Төш вакытында бу ут мине кайнатыр дәрәжәдә шашынды. Ашарына да, эчәренә дә беткән иде Галимжаннын. Бер йотым су хәзер анын өчен алтын бәрабәрендә Ләкин юк су. Башка вакытта йә чишмә, йә бәләкәй генә булса да бер елга очрый торган иде. Әмма бүген алар да юк. Юк. юк, юк. Шөкер, кичкә таба күк йөзендә бияләй зурлык кына болытлар күренгәли башлады. Бияләйләр бер-берсенә акрынлап сырышырга керештеләр дә тора-бара мендәргә, ястыкка әверелделәр. Ястыклар бергә кушылгач, алар инде биек-биек күксел-кара хасил иттеләр Кояш шулар артына яшеренде. Рәхәт хәзер. Җиләс жил исә. Җилгә каршы авыз ачсаң, тамак төбендәге касмак га ярчаланып беткәндәй тоела. И-и-х! Иртәрәк шатланган икән Галимжан. Бервакыт, тау-таш җимерелгән тавышлар чыгарып, күк күкрәде; яшен утлары, зәһәр-агулы еландай кыланып, кара- кучкыл болытларны телгәләргә кереште Болытлар һаман калыная бара Яшен аларны һаман телгәли дә телгәли. Күк күкрәве хәзер мен иблис улаган тавышлар чыгара. Янгыр башта сибәләп кенә үтте. Бераздан кыза төште. Тора-бара чиләкләп коярга тотынды. Барачак авылны илле чакрым чамасы дигәннәр иде. Эсседә Галимжан алашаны ул кадәр нык кумады, бер атлатып, бер юырттырып барды Бәгъзе бер вакыт үз иркенә куйды. Хәзер инде чаптыртудан башка хәл юк. Яңгыр һаман чиләкләп коя. Хәзер инде Галимжаннын энә белән төртерлек тә коры җире калмады Шуна күрә ул алашаны кыздыра бирде. Алай-болай киреләнсә, каеш чыбыркысын яшен утыннан ким уйнатмады
Алны, артны, унны, сулны шәйләмәде Галимжан Алашасын каеш чыбыркысы белән сыйлавын белде, барачак авылына җилкенде Алаша да хуҗасының хәлен аңлады бугай, колакларын торгызып чаптыруын белде Ләкин хужа да. алаша да зур хата җибәрде. Тип-тигез юлдан чаптырып килгәндә юл. капыл сулга таба борылып, шактый озынга сузылган чокырга таба китә икән Алаша моны сизмәгәндер дә. бәлки Әмма әлеге каеш чыбыркы аны тәмам ярсытты Чабып килгән җирдән аяклары гаеп китте дә әллә кая барып төште Арба кендегеннән чыгып капланды Галимжан нәрсәгәдер бәрелеп, һушын югалтты
Артык эсселектән сон килгән янгыр шашынып-шашынып ява. Ләкин озакка бармый Бүген дә шулай булды. Болытлар да таралды. Кояш Җир балаларына кызгылт, моңсу, йомшак нурларын калдырып китте Ул нурлар озак кына әле яңгырдан сон сизелер-сизелмәс кенә күтәрелгән ефәктәй йомшак җир парларын, күлдәвекләрне, үлән. гөл. чәчәкләрне назлап торды Акрын гына, хәзер менә һәммәгезне сөеп назлап йоклатам дигәндәй, эңгерме нгер зәңгәрсу-сыек пәрдәсен тартты. Җир тыныч йокыга талгач, табигать анын өстенә кара-кучкыл юрган япты Күк йөзендә бер-бер артлы йолдызлар калыкты һава саф. Тәмле Күмәч белән катыштырып ашарлык Җәйге төн бер тотам. Тиз үтте. Кызарып кояш чыкты Галимжан кояш шактый күтәрелгәч кенә анына килде. Зәнгәр күккә күз бакты Анда сабан тургае сайрый. Бернинди тавыш юк Торыйм дисә, гәүдә бөтенләй селкенми Әйтерсең, аны җиргә кадак белән беркетеп кагып куйганнар Менә анын янына ике юлчы килеп туктады. Акрын гына чыш-пыш сөйләшәләр Әмма сүзләрен аңлар хәл юк. Менә анын берсе Галимжаннын колак төбенә үк иелеп пышылдады:
— И... апзый, син тереме, үлеме, нишләп ятасын пынта. палчыкка пуялып петкәнсен пит. мескен, ай-яй-яй Нишләтәпес кәзер пуны, Кәсрлезаман тукан, ә?
Сөйләшүе буенча Галимжан бу кешенен чуваш затыннан икәнлеген аңлап алды Бу якларда да бар микәнни чувашлар дип гаҗәпләнде Тик җавап кайтарырлык көче юк иде анын
Юлчыларның икенчесе телгә килде:
—Кем булыр был бисара әзәм, ә? Карасы быны, Питрәй туган, гүпси эштән сыккан бит, и бисара. бисара, үзе суска урынына бысранып бөткән, вәйт кәһәрен...
Бусыныкының теле башкорт халкыныкына охшаган Димәк, башкортлар да яши бу тирәдә. Әмма сүз кайтарырга һаман көче җитмәде
Менә бервакыт алар Галимҗанны икәүләп торгызып утырттылар. Башта чуваш сөйләде:
—Пу пит, парень, Султанмураттагы Кирпан муллага укшаган, пәйт син аны, суй кан да каплаган...
Сүзне башкорт дәвам итте:
—Мин дә шул хакта уйлый инем әле, башкорт әйтмешләй, ике тамсы һыу кеүек окшаган бит прәме...
Галимхан ике генә сүз әйтә алды:
—Сез кемнәр?..
Тегеләр җавап бирергә дә өлгермәде—янә ауды Галимҗан. Юлчыларга анын фаҗигасен аңлау кыен түгел иде хәзер. Ул килгән җирдә—тигезлек. Менә монда юл кырт кына сул якка борыла. Аннан озын чокыр-сыза яки коры үзән китә. Ул бер чакрым чамасы дәвам итә. Җигелгән ат аунап ята мескен Арба капланган. Тирә-якка чалгы, чүкеч, игәү, балта, пычкы, арба кендеге, чиләк, чүмеч, кашык, пычак, савыт-саба, төенчек...—тагы да әллә ниләр чәчелгән. Ни галәмәт икән? Ничек исән калган бу кеше? Шуны уйлап аптырады тегеләр. Ә әҗәлгә бер адым гына калган. Ун якка таба үзән эчендәге тирән чокыр китә. Болар шунда таба тәгәрәгән. Нибары бер адым чамасы җир калган текә чокырга. Шул ара үтелсә, ат та, кеше дә харап була иде бит. Арбасы инде аның чәнчелеп китсен. Янаны ясадың куйдың. Ә менә кешене янартып булмый бит. Ат та жәл. Әмма ләкин кеше түгел бит әле ул
— Кодай Тәкалә үзе куткарган пыларны, Кәерлезаман туган, үзе ыспасайт иткән, тәмукка. үлемгә тип әйтүем... смерткә. пары тик пер адым гына калган пит, пер адым гына...—дип өзгәләнде чуваш.
Башкорт та сызланып сөйләнде:
—Дөрес әйтәһең, Питрәй кәрзәш, пропал була язган бит, әйе, Ходай һаклаган, гүмерзәре бетмәгәндер инде.
—Нишләйбез кәзер, Кәерлезаман, син шуны йәт, парень.
—Бараһы ергә бармый калабызмы әллә. Питрәй, ә?
— Пармайпыс, Кәерлезаман, пармайпыс и свю... Әҗәле йиткән кешене ташлап китеп пулмый пит инде...
—Нишләтәбез һун уны?
— Пелмәйем, парень, пелмәйем.
—Ыза сигеп ятмаһын был...
—Мин дә шуны уйлыйм пит...
Галимхан Ибраһимов аларнын сүзен ишетеп ятты. «Әжәле җиткән кеше» диләр бит. Соңгысы бигрәк коточкыч. Әжәле җиткән, имеш. Кабер казымакчы булалармы әллә? «Иза җигеп ятмасын» диләр ләбаса. Бусы да шикле сүз. Димәк, үлем җәһәннәменә җитмәгән әле ул.
Галимҗан бармаклар хәрәкәте белән су сорады.
—Бәй, Питрәшкә, тау астында һалкын шишмә бар бит, һыпыр шунда, ана бизрәһе аунап ята, алып кил тултырып, бегом...—диде башкорт.
Чуваш су алып килгәнче, башкорт чәчелеп яткан әйберләрне, күчәре шартлап сынган арбаны, буылып яткан атны караштырып йөрде. Ә инде чуваш килгәч, башкорт Галимҗан янә торгызып утыртты да кружка белән ана ипләп кенә су эчерде. Үзе гел генә такылдап торды:
—Эс, агай, эс, башкорт әйтмешләй, һыйлаганда һыу эс; һыу, һауа ин шәп дарыу ул белгең килһә; их, беззен Солтанморат ауылынын һауаһы. Зәңгәр шишмә, Кондызлы күл һыузары, һагынып һөйләргә генә калды.
Чуваш та үзенекен тәтелдәде:
—Син Кәерлезаман парень, Султанмурат та, Султанмурат дип тешен төшә: анлаем мин: һәр пака үз сазлыгын мактап пакылдый пит ул, әллә песнен Юламанда юкмы салкын шишмә, ә? Пар ул, парень, пар... нәкәнис.
Менә кызык. Галимжан Ибраһимовнын туган авылы Солтанморатта башкортлар, мишәрләр, типтәрләр, алатыр татарлары яши. Нык авыл. Күркәм авыл. Халкынын эшчәнлеге, жегәрлеге белән тирә-якта шөһрәт казанган Башкортлар үзләре бер урам тота. Ул урам төньякка калын-кара урман итәгеннәнрәк сузылып киткән.
Башкортлар белән аралашырга аеруча яратты ул. Ана ярдәмгә килгәне әткәсе Гыйрфан мулланын дусты котлызаманнын улы Хәерлезаман иде. Менә бу Питрәй дигәне күрше чуваш авылы Юламандагы Әптерәй дәдәй белән Кәтринә түтәй улы булып чыга. Аларнын Әләксәй дигән уллары бер елны Алмачуар белән чабышка барган иде. Иң алдан килде елгыр малай. Данын күтәрде Гыйрфан мулланың. Тик ул—Әләксәй шуннан сон авырып китте. Аннан Әптерәй дусты белән кинәшләшеп. чабышка Гыйрфан мулла аның икенче улы Питрәйне әзерли башлады. Ул да алды беренчелекне. Чувашлар белән булган олы дуслык шуннан да килә.
Хәерлезаман башкорт, Питрәй чуваш, Галимханны бөтенләй чишендереп ташлап, алмашлап су ташып, башта үзен юдылар, аннан, киемнәрен тәртипкә китерделәр. Егетләрнең юл капчыкларында икмәк, кыздырылган ит кисәге, пешкән бәрәңге бар икән. Шулар белән сыйланып, бераз су эчеп алгач, ана көч кереп киткәндәй булды, тегеләр ярдәмендә башта торып утырса, аннан, авырлык белән булса да, аякка басты, яңа тәпи йөрергә өйрәнгән баладай, курка-курка гына атлап та китте.
Егетләр камытына буылып яткан алашаны да коткардылар. Мен бәла белән, әлбәттә. Бәхеткә жаны чыгарга өлгермәгән иде әле анын. Аркалыгын, чөелдерек бавын чишеп, камытыннан азат иткәч, мәхлук алаша иркен тын алып җибәрде. Бераздан аны аякка бастырып, су да эчергәч, ул да яшәргә өмет бар икәнлекне сиздерде. Тик алашанын алгы ун аягы сынган булып чыкты. Арбанын арткы күчәре шартлап сынган. Димәк, ат та, арба да гамәлдән чыккан дигән сүз.
Хәл кергәч, Галимҗан:
—Рәхмәт, егетләр!—дип кенә әйтә алды.
Инде хәзер ныклап танышырга кирәк иде. сүзне башкорт башлады: —Агай, башкорт әйтмешләй, ашаганда телһез, эшләгәндә өнһез булыу хәйерле. Телһез зә, өнһез зә булдык. Инде хәзер телде эшкә егер вакыт етге Кем булыһыгыз һез үзегез? Ни эш кырып йөрөйһөгез? Кайза бара инегез?
Галимҗан тиз генә җавап бирмәде. Ни дип әйтергә? Революция солдаты? Шпион? Шымчы9 Разведчик? Мосафир? Дәрвиш? Чынын әйтсән, аңларлармы? Кирәкме ул? башта үзләренең ни-нәрсә майтарып йөрүләрен белү хәерледер Тик алар биргән сорауны коры калдыру килешмәс Шулай да серне ачарга ашыкмаска кирәк. Ул шаяртмак булды:
— Мин Хозыр Ильяс булам, егетләр!
Башкорт күзләрен чекерәйтте:
—Алдашасың, агай!
Галимжан үзе сорау бирде:
— Нигә алай уйлыйсың әле?
—Сөнки Хозыр Ильяс ап-ак кейемле, ап-ак һакаллы мөләйем карт була...
Сүзгә Питрәй кушылды:
—Әйе, правильны әйтте Кәерлезаман. ул пит. Кызыр-Ильяс.. мәңгелек... пер касан да үл мәй торган пигәмбәр... Кемнен кем икәнлеген әйтеп пирә тургай пигәмбәр... Кыр пигәмбәре вәйт
— Кем әйтте аны сезгә?
— Кирпан мулла шул Султанмураттагы инте. Кәерлезаман пелән икәү тыңлаган итек малай чакта...
Галимҗан бирешмәде:
— Мин дә әйтеп бирә алам кемнен кем икәнлеген.
Башкорт кабынып китте:
—Әйт улайһа кем булам мин9
—Синме9 Син Солтанмораттагы гаярь башкорт Котлызаман абзый
белән чибәр Көнсылу түтинең улы Хәерлезаман буласын.
Егетләрнең күзләре тоздай булды. Алар бер-берсенә карашып каттылар. Озак тынлыктан сон сүзне чуваш башлады:
—Ә мин кем пына9 Кем мин? Кайдан? Кайсы авылдан? Кем паласы пулам мин? Пик улай Кыдыр-Ильяс икәнсен, минекен дә әйтеп пир, пәйт... Ә-ә-ә... пелмәйсенме? Тутылдынмы?
—Хәзер әйтәм. Син... Син... Юламан авылы уңган чуваш Әптерәй белән матур күңелле Кәринә түти улы Питрәй буласың.
—Пәй, пәй. пә-ә-й, рас әйтә пит пу, рас әйтә.—дип гаҗәпләнде Питрәй. Аннан башкортка үпкә сүзе яңгырады:—Пына син. Кәзерлазаман парень, кел генә мине мыскыл итәсең, күләсен миннән, ана ничек зурлады атайвмны Кыдыр-Ильяс. «уңган» тиде, найымды «матур күңелле» тиде, шулай пулгас. мин дә. аларнын уллары Питрәй дә, якшы чуваш пулып чыгам, пәйт. мыннан сун чамалап сүләш, парень, минең пелән...
Башкорт көрәктәй куллары белән чуваш дустын биленнән эләктереп алды да, аны туптай чөеп, яңадан җиргә бастырып куйды.
Шаярышу әллә ни озакка бармады. Башкорт сорау бирде:
—Әгәр һин Хозыр-Ильяс икәнһен. башкорт әйтмешләй, кәнкритнәһен генә сатнатып ярып һал әле безгә: дөреслек кем ягында, кызылдарзамы. актарзамы? Пунимаешь...
Аның соравын Питрәй куәтләп җибәрде.
Мондый сүхләрне күп ишетте Галимҗан
—Сез егетләр сугыштан качып йөрисез бит. Кызыллар җиңәчәк, хакыйкать бу. Менә шул, иманыгыз кызыллар ягына каерсын,—диде Галимҗан.
Башкорт сорау бирде:
—һин. абзый кеше, Хозыр-Ильяс булгас әйт әле безгә: Лилин, Ысталин янында беззең Солтанморат ауылы Гирфан мулла малайы Гәлимйән Ибраһимов эшләй икән. Шул дөресмө?
—Дөрес Авылдашыгыз әнә кая үрмәләгән, ә сез качып йөрисез, оятсызлык бу. Хәзер кая бармак буласыз?
Башта, тупас кына итеп, башкорт җавап бирде:
—Этем белһенме уны, ауызын корт саккыры.
Чуваш та сүгенеп куйды:
—Пөтенесе дә алдай, кипенимәйтери, сапакылар...
Галимҗан Ибраһимов елмаеп куйды. Катлаулы сәяси вакыйгаларны, тарихи хәлләрне аларга гадиләштереп аңлатып бирергә туры килде.
Бу егетләрнең шактый шомарган таш икәнлекләрен аңлады. Мәгәр яшьләрен сорамады. Егермеләр чамасы икәнлеге йөзләреннән, фикер йөртүләреннән, балалык шаукымы чыгып бетмәү кыяфәтләреннән үк сизелеп тора. Нинди язмыш ялына ябышып йөрүләрен янә тирәнрәк белү өчен:
—Зимагорлыкта чакта, заводта, шахталарда эшләгәндә ниләр кыйрата алдыгыз сон сез, егетләр?—дип сорады.
Җавапны башкорт бирде:
—Казынган карга кар астыннан калья таба, ә без, шахтала казынып, калья түгел, кумта'ла таба алманык, вәт, сабакы...
Сүзгә чуваш кушылды:
—Син, Кәерлезаман, тотасын да сүкенәсең, алай ярамый пит, парень, бигрәк тә олы кеше алдынта. Песнен чувашта пер мәкал пар: «Ир акылы— пер алтын, ил акылы—мен алтын». Кем гаепле синен казынып-казынып калья табалмаганына? Ә?! Әллә аз казындыкмы? Ә? Ә калья? Шиш, брат. Ил акылына бәйләнгән бу... пына шулай...
♦ * *
Сөйләшә торгач, башкорт белән чувашның тәрҗемәи хәлен бәйнә- бәйнә аңлап алды ул. Ундүрт яшьтә чыгып киткәннәр бәхет эзләп. Чал 'Кумта— буш савыт.
Урал буйларын кыдырап йөргәннәр Үзләре әйткәнчә, алтын приискасы. күмер шахтасы, күн заводы —бересе дә калмаган. Уналтышар сәгать эштә этләнү, ач-ялангач яшәү, штраф түләү, салкын баракта тору...—шуларга охшаш мен төрле газап, кимсетелү, кешелеклелек сыйфатларыңны пычрату ошамаган батарга. «Әтәч үз чүплегендә патша-.—дип. хужаны эттән алып эткә салып үзләренчә генә сүккәннәр дә, әйткәндәй, койрыкларын сыртка салып, бәхет табуга һаман әле ышанган хәлдә, икенче урынга китеп барганнар Тик яна әтәч тан белән кычкырып эшкә куу. үз чүбендә патша булудан башканы белми Язмыш жилләре аларны тагын да кайларга җилтерәтеп алып китәр иде дә бер колынлык, бер бәләкәй өйлек акчалы итәр иде—бусы бер Ходайнын үзенә генә мәгълүм—1914 елда беренче империалистик сугыш угы дөрләп кабына, аларны патша хезмәтенә алалар. Гражданнар сугышы вакытында Ватанны саклау өчен патшага биргән антка тугрылыклы булалар әле. Аклар ягында сугышалар Тора-бара буталып бетәләр
Галимҗан Ибраһимовнын мәсләге—фәкать алга бару. Тик нишли ала инде ул хәзер9 Ат җигәргә яраксыз Арба челперәмә килгән. Әйберләр үләттән калган нәстәкәйләргә охшап, тирә-якта таралып ята. Ә тәне аю тукмаган кешенекедәй, үтереп авырта. Вакыт-вакыт күз аллары карангыланып куя. Сөйләшә башласа, теле тотлыга. Ике як кабырганы кемдер без белән төрткәләгәндәй тоела.
Егетләр алдында хәзер ул бакча карачкысына охшап тора бакчага куйсаң, мен карга коты очып качачак Башкорт та. чуваш та ана ниндидер бер гаҗизанә аптырау белән карый, һм Хозыр-Ильяс, имеш Алдый бу бакча карачкысы. Әллә нинди ышпиундыр әле Хәерсез нәмә. Дилбегә тота белсә, болай адәм мәсхәрәсенә калмас иде Жебегән буш көпшә. Ә хәзер нишләтергә аны? Ташлап китәргә ярамый Кешелексезлек була. Вәт хөрәсән Ни пычагыма бүлде ул аларнын юлын? Хәчтрүш.
Сизде Галимҗан аларнын кичерешен
Юл кешесенең юлда булуы хәерле, егетләр, барыгыз, китегез, мина кызганып карамагыз. Хозыр-Ильяс ана мохтаҗ түгел, бәхет телим сезгә.— диде ул.
Башкорт кызды да китте
— һәй. сукынып катһана шул бәхетен менән. кәкрәкмәй ул безгә, тәтемәй. суска урынына һимергән түрәләр кинәнһен әйзә..
Чувашка ошамады башкортның сүгенүе:
—Син. парень, пырылдама әле. ана песнен ярдәм кирәк, шул хакта уйла.
Нәмә уйлайым? Нинә киреләнеп магаша ул? Нинә беззе китергә куша? Сер бирмәй. йәнәһе.
Сүз көрәштерү шактый озакка сузылды. Галимҗан, хәле бетеп, гәүдәсен тота алмаган исерек кешедәй, гөрселдәп җиргә ауды.
-Петте бу мескен, үлде.-дип үрсәләнде чуваш Башкортның мона ачуы килде
—һин, Питрүшкә. илайһын да йөрөйһөн. Бөтә нәмәне яманлык сокорона бораһын Улай ярамай тип мен кат әйткәнмендер.
—Ә нишләйбез сун? Ә?! Әйт! Әйт! Әйт! Ә-ә-ә. үзен дә пелмәйсен. парень...
Хәерлезаман ике кулы белән ике чигәсен тотты үз башы белән үзе киңәшләшә, янәсе-бу минутта ана һичкем мешать итмәсен Әһә. тапты юлын Чыпчык га үтәлмәслек кара-калын урманнарны кыдырап йөргән, завуч, шахты, фабрик хуҗалары белән якалашкан ата зимәгүр кеше язмышы хәл ителгәндә, әлтәк-мәлтәк. әвеш-тәвеш уйларга бирелеп, әбәү иттәй' мәмрәп калырга тиешме’ Юк Аслан юк Ярамый Хәзер кире авылга китәргә Ул моннан ике чакрым чамасы гына Анда мулла бар «Мулла «мә» дигәнне генә ишетә, «бир» дигәнне ишетми*.—дисәләр дә, бармаклар 'Әбәү ит -кайбер сөйләшләрдә туңып жебегән ит
да тигез булмаган кебек, аларның да намус орылыгы бер үк зурлыкта түгел Шәп мулла бу! Ачык күңелле. Эчкерсез. Самый главные шул: ач күз түгел- саран түгел. Чуваш белән икесе бергә ай буе мунча ясадылар, ай буе балда- майда йөздерде. Тамак аермады. Вәт покрайнимир мулла! Акчасын да өмет иткәннән икеләтә артык бирде
Бу Хозыр-Ильясны шул муллага алып барып куймый булмас. Ыңгырашмас, тар күңеллелек күрсәтмәс. Ачык йөз белән каршы алыр. Хатыны чибәр себер татаркасына чәй әзерләргә кушар. Алар салган яна мунчасын яктырыр. Тик бу аксак алашаны, ватык арбаны, чәчелеп яткан нәстәкәйләрне кая куярга? Үзе белән киңәшләшми булмас Хозырнын.
Янына барса, башына чыпчык күзе зурлык кына булса да кайгы төшмәгән гамьсез алабармандай, зәңгәр күккә карап тик ята Хозыр. Аны торгызып утыртты да әле генә уй казанында кайнатканнарының барын да сөйләп бирде Хәерлезаман. Ләкин Галимхан ризалашмады мона.
—Юк, егетләр, кеше мәшәкатьләп йөрисем килми, Хозыр-Ильяска килешми ул, ярамый; ә сез барыгыз, китегез, минем аркада тоткарланып ятмагыз,—диде.
Кызды да китте Хәерлезаман:
—һун, агай, әллә белмәһеңме, ишеткәнен юкмы: юлда яткан бахырзы башкорт ташлап китә алмай, был яктан унын канында бер генә тамчы бозоклок та юк. Вәт. Пәнимәйт нады
Баядан бирле тын гына торган Питрәй дә әйтеп куйды:
— Песнен чуваш калкы да шулай: һәр егылган мескенгә кул бирергә әзер тура.
—Башкорт халкының да, чуваш халкының да изге күнелле икәнлекләрен беләм мин. егетләр,—диде Галимхан,—сез шул изгеләрдән дә изгерәксез, әмма ләкин мин бахыр да түгелмен, мескен дә түгелмен, кызганмагыз мине, түбәнсетмәгез...
Сүз көрәшенә Хәерлезаман йомгак ясады:
—Ярай, башкорт әйтмешләй, озон сүз—тозһоз, кыска һүз—монсыз һез калаһыз казакланып, мин китәмен канатланып. Килермен мулланың атын егеп, һез ултырмагыз бында ебеп. Вәт. Пәнимәйт нала...
Аюныкыдай тупас гәүдәсен уйнаклата-уйнаклата, хир күкрәгеннән ут чыгарырга теләгәндәй каты баса-баса, китеп тә барды Хәерлезаман.
Шуннан Галимхан үз янына чакырды чувашны.
—Синең чын исемең Петр буладыр инде?
—Кәнишне.
Галимхан көлеп хибәрде.
—Никә күләсен?
—Рәхәт синең белән, Петр туган, күңелле!
—Син тур, тур, аякка пас! Тәнеңне яз, һүрүштереп ал. Татар әйтмешләй, йөрөгән таш шомара. Шомар. Пәйт. Пир әле кулынны.
Галимхан кулын биргәч, чуваш аны ипләп кенә, хайлап кына аягына бастырды. Галимхан башта беренче мәртәбә тәпи атларга йөрәксенгән, әмма тәүге адымны ясарга куркыбрак торган сабый бала кебегрәк тотты үзен. Аннан, аякларын бер-бер артлы җирдән аерып, акрын гына атлап китте. Чуваш аның артыннан барды. Алай-болай чайкала башласа, тотып ала, егылырга ирек бирми, янәсе, бераз баргач, туктап калды ул:
—Менә нәрсә, Петр дус, мин сине хәзер доктор итәм.
—Ничек?
—Чишмәдән бер бидрә1 су алып кил дә кояшка хылытырга куй Каланын үзен күрерсең.
—Момент.
—Петр киткәч, Галимхан янадан чишенеп ташлады. Анадан-тума килеш калып, тәнен язарга кереште. Чуваш килгәч тә дәвам итте әле ул аны. Һәр әгъзасын кул бармаклары белән йомшак кына итеп баскалады
'Бу як татарлары «чиләкне» «бидрә» диләр.
Аяк бармакларыннан башлады ул аны. Акрынлап тезгә таба хәрәкәт итте Янә өскәрәк үрмәләде. Билен, күкрәген, муенын сыпырыштырды Ә аркасын тырмаштырырга чуваш дустына кушты.
—Ә-ә-ә... пеләм мин поны.. Массаж диләр. Шахтада да картлар шулай итә иде. Кайтасын эштән: эт кебек әлсерәп. Тән агачтай ката прәме. Аны аракы пелән дә йумшарталар. Тик унын өчен акча кирәк. Акчан юк икән, давай массаж. Песнен ише яшь кеше ничауа әле ул. Ә пына картларга авыр Алар тәннәрен менә шулай йумшарталар иде
Шулай сөйләнә-сөйләнә ясады массажны чуваш. Ә инде су җылынгач, кыйммәтле бер дару белән оста эш иткән табибтай, аны бидрәдән азлап- азлап учлап алып, тәнен юарга кереште Галимҗан Сабын да булса, шифасы күбрәк тияр иде. әлбәттә. Ләкин каян аласың аны? Бар тәнен су сибә-сибә кат-кат ышкып чыккач, арка өлешен Петрга тапшырды Ибраһимов. Зур ләззәт вә илаһилык белән кереште чуваш бу эшкә. Үзе һаман сөйләнде
—Шахта Ычтапан дәдәй дә шулай иттерер иде. каткан аркасын миннән ышкытыр иде.
Галимжан тагын да кычкырып көлеп җибәрде.
Хәерлезаман ат җигеп килеп җиткәндә, кояш кичкә авышкан иде инде Аты шәп мәгәр. Дәртле урыс маржасы кебек. Бер басасы урынга биш басып, биеп тора. Бәй. тукта! Алмачуар ич бу! Хәерлезаман әтисе Котлызаман Галимҗанның әтисе Гыйрфан муллага бүләк иткән Алмачуар' Валлаһи шул? Суйган да каплаган. Ике тамчы су кебек охшашлар Ни галәмәт? Әтисе Гыйрфан Алмачуарның бер-бер колынын теге вакытта шушы якка сатып җибәргәнме? Шул токым дәвам итәме? Булыр да. Себер татарлары белән безнең як татарларының алыш-биреш итешүе, сәүдә кылышуы. Тукай әйтмешли, тел-лөгать алмашып яшәве, бер-берсе белән сәдакәтле яки якын мөнәсәбәтле булуы элек-электән. Болгар чорыннан ук килә. Болгар осталары теккән сафьян итек-читекләрне себер татарлары мактый-мактый кигән. Яшь кызларның аякларын ул итек-читекләр аеруча чибәрли торган булган. Казан сөлгеләренең бәгъзе берсендә себер татарлары кызларының йөрәк җылысын, күз нурын, самими-садә хисләрен аллы-гөлле җепләргә катыштырып чиккән бизәкле нәкыш-чәмчәләр бар. Галимжан боларнын барысын, һәммәсен яхшы белә. Ә менә себер татарлары җирендә Алмачуар белән күзгә-күз килешүе—газаплы юлда очраган бер бәхетсезлекнен икенче бер бәхетле ягы. Кичә аты-арбасы чәнчелеп барып төшеп кырылмаса. бүген авылдашы, якташы белән күрешеп сөйләшү бәхетенә ирешмәс иде Чит җирдә, бигрәк тә дошман тылында, сагыш утларында янып йөргәндә, бер чишмәнең суын эчеп үскән җирдәшләрен белән очрашу бәхет түгелмени'.’ Җитмәсә, алар үлемнән коткарды бит әле аны Алмачуар белән күзгә-күз очрашу бу җылы тойгыларны янә кайнарлатып җибәрде. Бак син: нәкъ аларның Алмачуары! Тарантасы да аларныкына охшаган хәтта.
Галимжан атка якын ук килде. Алмачуарның күзләре моңсу, сагышлы, ямансу иде Галимжан башта Алмачуарның маңгаеннан, күъләреннән сөйде, аннан муеннан кочаклап алды, биш бармагы белән ефәктәй кабарып торган ялларын тарады, сыртларын иркәләп сыйпаштырды Аннан ат исе генә түгел. Солтанморат һавасы исе килгәндәй тоелды.
Алмачуарны сөеп туйгач. Галимжан әллә ни ерак булмаган урында басып торган бурлы алашасына күз ташлады. Кара инде син аны муенын сузып, күзләрен мөлдерәтеп карап тора бит бу якка Әллә көнләшәме? Булыр да Аерылышу мизгелен авыр кичерәме әллә? Булыр да. Ат аңлый ул. Ат акыллы ул. Барын да сизә Белә Йөрәге белән кичерә Тик хис- гойгысын сөйләргә теле генә юк. Янына барсаң, кайнар мәхәббәтен, яратуын йә матур, моңлы кешнәве белән, йә башын муенына салып, йә аякларын тыпырчындырып аңлата. Ә без—Алла биргән җан ияләре арасында иң бөек акыл йөрткән кешеләр—шул изге мәхлукны чыбыркылыйбыз гына бит
Йөрәге ярылып үләр чиккә җиткәнче чаба, мескен ат. арый. Алҗый Манма тиргә бата. Ул, бәлки, эченнән генә әйтәдер: «Менә моннан сон, абзыйкаем, бу ерткычлыгыңны мәнге онытмам, синең ише канэчкечкә хезмәт итмәячәкмен, качам, олагам, җигәргә дип яныма килсән, тибәм дә очырам»,—дидер. Әмма ат ачу саклый белми Икенче көнне үк, хуҗасы йөгәнен ике кулы белән аерып ачып килсә, зур башын шунда тыкканлыгын сизми дә кала.
Галимҗан, аксаклап-туксаклап, алашасы янына китте дә, аны да иркәләп-сөеп, ялыннан тотып, болар янына алып килде.
Хәерлезаман түземсезләнә башлады:
— Мулла абзыйга мин бөтәһен дә һөйләп бирдем, был хәлде ул белә, аты ла, әйберзәре лә калһын, үзегезне генә ултыртып алып килергә кушты
Монын белән килешмәде Галимҗан:
—Юк. туганкайларым, бурлы алашамны калдыра алмыйм, ул инде минем жан дустыма әверелде. Ташлап китсәм, гөнаһ булыр, нык рәнҗер миңа.
Шуннан болар җәһәт кыланырга тырышты. Алаша тарантас артына тагылды. Эйлерләрен дә тегендә-монда тутырып бетерделәр. Кучер вазифасын үз кулына алды Хәерлезаман. Галимҗан белән Питрәй тарантаска җайлашкач, үзе күчер урынына менеп утырды.
Алмачуарны акрын гына атлатты Хәерлезаман. Алаша, аксаклый- аксаклый бара бирде.
«Жәһәннәм юлы» тип әйтәләр икән был юлды»,—диде берара башкорт Ибраһимов эндәшмәде.
Шактый зур, матур, күркәм авыл. Галимҗан аны ерактан, тау сыртыннан үткән «жәһәннәм» юлыннан барганда ук күзәтеп килгән иде. Авыл яшеллеккә күмелеп утыра. Озын тирәкләр күренә. Көн искиткеч матур, һава саф. Зәнгәр күк йөзендә бияләй зурлык та болыт юк. Тыныч. Жил дә кайдадыр ял итә. ахры. Авыл өстендә—сыекча зәнгәрсу өрфия рәшә.
Көн ягында—тигезлек. Тукта, анын тияге Солтанморатны хәтерләтә ләбаса бу авыл. Тизрәк барып җитәсе, аның эченә керәсе, шул өрфия белән ләззәтләнгән горур әтәчләрнең ара-тирә моңсу гына кычкыруын, этләрнен анда-санда ялкау гына өреп алуларын ишетәсе килде. Авыл кырыеннан киң генә елга да ага икән. Бусы да Солтанмораттагыча. Эреле- ваклы өйләре дә Солтанморатны хәтерләтә.
Алар сарыга буялган бер капка алдына килеп туктадылар. Капка матур бизәкле. Түбәле. Ян капкадан аксак мулла килеп чыкты. Чыкты да Галимҗанга карап катты. Килеп кочаклады:
—Остазым!.. Нинди җилләр китереп ташлады?..
—Замана җилләре йөртә, Сәрвәретдин шәкертем!.
Сәрвәретдин капканы ачты. Алар эчкә—ишегалдына үттеләр. Аксак мулла остазына, тарантастан төшәргә ярдәм итте. Төшкәч, өйнен тышкы күренешен, ихатаны күздән кичерде остаз. Ихата—иркен генә. Ун якта— бакча. Арткы өлештә—абзар-кура. Сул ягында—яңа гына салынган мунча Өй—уртача зурлыкта. Түбәсе калай белән ябылган. Тышкы күтәрмә дә сарыга буялган. Күгәрмә төбендә- бер пар аяк савыты. Ул күтәрмәгә кешеләрне пычрак аяк белән бастырмас өчен сакта тора кебек.
—Болай һәйбәт яшисен икән, шәкертем,—диде Галимжан, барына да күз йөртеп чыккач.
Сәрвәретдин егетләргә әмер бирде:
—Сез, егетләр, атны тугарыгыз, алмачуарны да, бу бурлы алашаны да яхшылап карагыз, ашатыгыз, эчерегез,—диде дә остазны өйгә чакырды.
Галимжан бер аягына, бер кылка киемле өстенә карап аптырады. Өеннен нурын алмаммы, котын җибәрмәмме бу алама кием белән, дигәнне анлата иде анын кыланышы. Шәкерте сизде моны. Остазын юатырга кереште
ул:
—Мин хәлегезне аңлыйм. Галимҗан абый. Хәерлезаман җентекләп сүләп пиргән ите. уңайсызланмагыз, әйлә. кериек әле Монта пер куркыныч та юк.—Ул. тирә-якка карап алып, аз гына тын торды да. ни өчендер, себер татарлары теле белән сөйләүгә күчте:—Минем әүүәл аксымланган күренешләрем инте йыуашытылар'. пер нейдән дә курыкман..
Галимҗан Ибраһимов җавапны алар теле белән бирергә булды:
—Ярый, шәкертем, тун цырай мән карышламанын. юлы пуылганты коткарыптын. айгырын үргә цаватын, кыран каруы кәсле. Әйдә, керик- — диде дә итеген салып, янында гына торган шәкертенең беләгеннән тотты. Чөнки анын ярдәменнән башка шактый биек күтәрмәдән күтәрелә алмый иде ул.
Өйдә аларны хужәбикә каршы алды. Менә тагы: бу бит. бу бит...— казакъ кызы Карлыгачсылу. Шул! Нәкъ үзе! Суйган да каплаган Казакълар арасында 1908 елнын җәендә булган иде Галимҗан Казакъ балаларын укытты. Карлыгач исемле бер кыз бар иде анда. Унбиш яшьләрдә иде булса кирәк.
Казакъ кызларына хас булган бөтен гүзәллек гәүһәре бар иде Карлыгачта. Бу гүзәллек «Казакъ кызы» дигән роман язарга мәжбүр итте аны. Әсәрнең төп героинясы—Карлыгач Тик болаи әйтү генә канәгатьләндермәде Галимжан Ибраһимовны Ана «сылу» сыйфатын да өстәде. Шулай итеп. «Карлыгачсылу» булды ул
Менә шул Карлыгачсылу басып тора анын алдында.
Ә инде ире:
—Исеме—Карлыгач—дигәч. Галимжаннын күңеле йомшап, тәне тетрәнеп куйды. —Бу мин мен кат сүләгән арзаклы Галимжан остабыз була инде. Карлыгач жанаем, көтмәгәндә ана ниндәй бәхетле очрашыу...—диде Сәрвәретдин.
—Безнең халык: «Тегенкәле йөп, енә, уймак кәрәк. көңел күтәргәле аш, йыр. кунак кәрәк’»,—тип сүләшә.
Сәрвәретдин елмаеп куйды да бичәсенә китәргә тиешлекне аңлатып ым какты.
Ул аш бүлмәсенә кереп китте. Ишектән сул якта иде ул. Аннан сон Сәрвәретдин өч бүлмәсен күрсәтеп чыкты Бүлмәләр алай зур түгел. Әмма бик зиннәтле. Тәрәзә кашагаларында нәфис итеп чиккән сөлгеләр, гагын ниндидер затлы әйберләр асылынып тора Ике чөйдә—ике намазлык һәр бүлмәдә берәр тимер карават. Кәнәфи. Тәрәзә төбендә—гөлләр. Идәннәргә келәм җәелгән Кыскасы, татар дөньясы исе аңкып тора монда. Ләкин Казан татарлары тормышыннан аермалы яклары да бар. Бер бүлмәдә идәннән алып түшәмгә диярлек юрган өелгән.
Аш бүлмәсеннән Карлыгачның
—Цәй иңмәк3 4 кил гел ә,—дигән тавышы ишетелде
Аш бүлмәсе зур гына икән Өстәл өстендә—зур корсаклы ак самовар, икмәк, чәкчәк, кыздырылган ит. башка төрле ашамлыклар, сөт. чынаяклар
Хужабикә. ризыкларының тәннәренә сихәт булып баруын теләп, мунча ягачагын әйтеп чыгып киткәч, хуҗа Галимҗанга түрдән урын күрсәтте Шулай да утырырга ашыкмады «кунак»
Минем башта усал булган күршеләрем хәзер юашландылар иңде
;Караңгы чырай белән каршыламадың, авыр хәлдән коткардың, пычагын майда йөзсен, карыным нык ачты, әйдә керик.
'Тегәргә жеп. энә. уймак кирәк, күңел күтәрергә аш. жир. кунак кирәк.
4Цәй иңмәк—чәй эчәргә.
—Егетләрне дә чакырыйк,—диде.
Сәрвәретдин:
—Остаз колакны киртә, тыңламасаң сикертә,—дип такмаклый- такмактый чыгып китте.
Галимхан, аксаклый-аксаклый, хужа кушкан урынга барып утырды. Бер кайгының—бер шатлыгы, бер бәхетлелекнен—бер бәхетсезлеге турында янә уйланды ул.
Сәрвәретдин үзе генә килеп керде:
—Тыңламыйлар, остазым! Кыенсыналар.
Галимхан чигенмәслек итеп әйтте:
—Мин сине Миасс заводында да, «Галия» мәдрәсәсендә дә тыңларга өйрәткән идем, шәкертем!
Сәрвәретдин, хилкәсен кашып, аксаклый-туксаклый, янә чыгып китте дә бераздан тегеләрнең икесен дә хитәкләп алып керде. Тегендә бу кыю, ярсу егетләр патша сараен алырга әзерләнгән солдатларга охшап торалар иде. Кыенсыну, оялу, хисенә чумганнар.
—Әйдәгез әле, егетләр, нигә болай кыенсынасыз, утырышыгыз, бергә бергә чәйләп алыйк,—диде Галимхан, аларны авыр хәлдән коткарып.
Чәй эчкәндә Сәрвәретдин Галимхан Ибраһимовның Мулланур Вахитов, Шәриф Манатов белән бергә Ленин, Сталин хитәкчелегендә зур эш алып баруын белүен әйтеп, нигә болай йөрүе турында сорашты.
—Син шулкадәресен дә беләсең?—дип аптырады остазы.
Сәрвәретдиннең моңа ачуы килде:
— Караңгы бер урында, тайга урманнарында яшәп, бернәрсә дә ишетмибездер шул...
Галимханның аны рәнхетәсе килмәде:
—Ярый, шәкертем!—дип, бар булган кадәресен бик озынга сузмый, Сәрвәретдингә сөйләп бирде. Үз чиратында себер татарлары арасына ничегрәк килеп чыгуын сораштырды.
«Галия» мәдрәсәсеннән Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич кебек талантлы каләм осталары чыкты. Кайберләре инженер, укытучы һөнәрен сайлады. Мулла булып китүчеләр дә хәтсез. Сәрвәретдингә Ходай Тәгалә бәлеш төбе тәкъдим итте. Уфада бер себер татары баеның арбасына утырды да китте. Бай бер дигән өй һәм карап туйгысыз кызын бирде. Үзе моннан утыз чакрым ераклыкта яши икән.
Башта күбрәк үзе тәтелдәсә, оста барда тел тыярга кирәклекне искә алып, сүз иреген остазы ихтыярына тапшырырга тырышты Сәрвәретдин. Сонгы вакытта себер татарлары тарихы белән нык кызыксына иде ул. Нинди халык? Нинди кавем, ыру-кабиләләрдән килеп чыккан алар? Остазы «Галия» мәдрәсәсендә бервакыт төрки-татарлар тамыры булып исәпләнгән скиф, һун, алан, сармат, кыпчак, болгар, хазарлар кебек көчле кавем- кабиләләр турында сөйләгән иде. Алар юк инде хәзер. Мен-миллион еллар буе давылланган гаярь диңгезләрне дә корытырга көче хиткән кебек, Тарих бабай ул кавемнәрнең дә кайнар ханнарын изге җирләре куенына акрынлап- акрынлап хайлаштырып бетергән.
Шулай да алар бөтенләй үк юк булмаган. Көзен коелган орлыктан язын башка чәчәкләр үсеп чыккан кебек, алар рухы нигезендә башка кавем-ыруг-кабиләләр барлыкка килә. Тарих бабай аларны икенче бер кабилиятле, башкачарак холыклы, бүтәнчәрәк сыйфатлы итеп ясый Болар башта төрки-татар дип атала әле. Аннан «татар» сүзе яңа атамалар белән бөтенәя: Казан татары, Кырым татары. Әстерхан татары, Әзербайхан татары, Төрекмән татары, Нугай татары, Кумык татары...—алар бик күп.
Бервакыт «татар» сүзен күпләр алып ыргыта. Шуннан Казан татарлары,
Кырым татарлары. Әстерхан татарлары. Себер татарлары гына кала.
Кемнәр сон алар Себер татарлары? Галимхан Ибраһимов «Гатия» мәдрәсәсендә укытканда 1916 елда ук «Телләре төрле булса да. күңелләре бер» дигән хезмәт язган иде Себер татарлары тарихы белән шунда ныклап кызыксынды ул. Ләкин ул вакытта, кем әйтмешли, анын төбен-тамырын ачыклап бетерә алмады әле. Шулай да, җае туры килгән саен, бу тамырнын ерак очын эзләү белән шөгыльләнүеннән туктамады. Монын өчен, билгеле, томнар актарырга, зур галимнәр фикеренә таянып эш итәргә туры килә Хәзер, авызларын ачып, «Кыйссаи Йосыф»ны хисләнеп тынларга утырган кешеләргә охшап торган табындашларына шул галимнәрнен фикерен әйтә башлады. Монда хис-тойгыга караганда ан-акыл өстенлек аладыр. Бәлки, икесе дә бардыр. Чөнки Галимхан Ибраһимов аларның тарихын хис-тойгылар давылына күмелеп тә өйрәнде. Тик фән кешеләре, галим-голәмә күп вакыт фараз беләнрәк сөйләүчән: «бәлки», «шулай түгелме икән», «фәлән кеше әйткәнчә» кебек сүзләр белән жөпләүчән үз фикерен. Монда да мәсьәлә шулайрак тора.
Ул—болай.
Әйтик, көнчыгыш халыклар тарихын өйрәнүче күренекле галим Н А. Аристов Көнбатыш Себер киңлекләрендә яшәүче татарларның килеп чыгышын казакъ һәм нугай кавем-кабиләләренен бер бөтен булып оешу- кәрәзләнү нәтижәсе дип фараз кыла. Себер тарихчысы Г Ф Миллер да шушы фаразга мөһер сугып куя. Дөнья китабы сәхифәләренә андый күренешләр бихисап язылган. Тик шулай да казакъ һәм нугайларны бүгенге Көнбатыш Себер татарларының ата-бабасы дип карау ике каеннын бер имәнгә әверелүе ихтималы кебек кенә Хәлбуки, мондый хәлнен булуы мөмкин түгел Борынгы алтай төркиләре «И, күк Тәнресе1 Ул зәңгәрлектә ниләр бар?»; «И, газиз Жир! Каралыгында ниләр бар?!»—дип. Табигать илаһилыгына кайнар хис. бөек акыл белән эндәшә торган булганнар. Алар, бәлки. Адәмнең Жир һәм Күк сөешүе нәтижәсендә барлыкка килү серен белергә теләгәннәрдер. Бусына бер Алла шаһит! Әмма ике каеннан бер имән, казакъ белән нугайдан татар барлыкка килми Башка галимнәр бу хыялый фаразны шик астына ала. Ә менә академик В В Радлов хәзрәтләре Көнбатыш Себер татарларының килеп чыгышын шушы урында яшәгән борынгы төрки кабиләләре, алар янына килгән Идел буе татарлары, бохаралылар кушылмасы белән бәйли
Менә бу чынлыкны дөнья китабы сәхифәсенә Тарих бабай дөресрәк язган кебек. Көнбатыш Себер татарларын шул зур китапнын бер сәхифәсе итеп карарга мөмкин. Чынында ул—борынгы төрки кавем-кабиләләр оясы Дүртенче гасыр башларында ук әле Алтай җирләрен ташлап киткән борынгы төрки кабиләләр Иртеш. Тубыл, Ишем елгалары буйларында йөреп-йөреп килеп чыгалар бу урыннарга Ул борынгы төрки ыруг-кавемнәрнен атамалары Төмән, Омск тирәләрендәге кайбер авылларга күчкән Омск өлкәсенең Тевриз районындагы Югары Әй. Түбән Әй—татар авыллары
Тар районындагы Олы Туралы. Кече Туралы. Ишем районындагы Курта, Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тукуз авыллары шулай ук борынгы төрки кавемнәре Туралы. Куржак. Тукуз атамаларын йөртәләр
Әлбәттә, Көнбатыш Себер татарлары каны шушында килеп утырган кыпчак, Идел буе татарлары, Бохара үзбәкләре. Урал башкортлары, казакълар каны белән дә катыш Ул канга янә монголлар, ханты-мансилар каны да килеп өстәлә. Әмма Казан татарлары каны өстенлек ала Унтугызынчы гасыр азагында инде Тубылда гына да 7797 казан татарлары яши Төмән. Ялутор. Тар өлкәләрендәге Казан татарлары каны елгасы башкаларныкына караганда көчлерәк ургылып ага Икенче төрле әйтсәк, зур елга әллә күпме бәләкәй елгалар кушылу нәтиҗәсендә һаман кинән барган кебек, бик күп башка кабиләләр белән аралашкан татарлар биредә өстенлекне ала Татарча сөйләшү башлана. Себер татарлары әнә шулай барлыкка килә. Ләкин кушылган башка кавемнәрнең рухияте дә. кабилияте дә. теле дә һаман саклана әле Менә ни өчен Казан татарлары теленнән шактый үзгә ул
Әмма киләчәктә монда да татар әдәби теле канат җилпиячәк.
Шуларны сөйләп бетергәч:
—Димәк, барысы да үзебезнен сөяк—казакъ та. нугай да. үзбәк тә, кыргыз да...—дип куйды Галимҗан.—Болар бик катлаулы, әлбәттә, җиде кат күк, җиде кат җир кебегрәк...
Сәрвәретдин, түземсезләнеп, сорау бирде:
—Бу скиф патшаларыныкы дип саналган изге кылычның Атилла кулына күчүе кебек буламыни инде?
Галимҗан, гаҗәпләнеп, сорауга каршы сорау ташлады:
—Нәрсә, нәрсә? Нинди изге кылыч ул?
—Александр Македонский яки Цезарь кебек халыклар пәйгамбәре булган Атилла кулында ялтыраган кылычнын скиф бабакайлардан калуы турында сүз бара, остазым!
—Син шуларны беләсең хәтта?
Сәрвәретдин җирән мыегын, кыска җирән сакалын сыпырып куйды.
—Сез, остазым, һаман әле мине элекке кебек надан шәкерткә исәплисез кебек...
Мәгънәсез соравы өчен Галимҗан үзе дә үкенеп куйды:
—Юк, шәкертем, алай түгел, үпкәләмә, мин синең күпне укуына, күпне белүеңә шатланып бирдем ул сорауны. Скифлар кулындагы кылычнын Атилла кулына күчүе хакында сүз йөртәсең; әле менә ул тарихи кылыч, гүя, синең көчле кулында ялт-йолт итә.
—Мин ул кылычның тутыгуыннан куркам, остазым!
—Тел төбеңне аңлыйм, шәкертем: сине бүгенге болганчык, кылычлы көннәр, кара вакыйгалар борчый; аларнын барысы да вакытлыча, безнен кылыч ялтырар әле ул, ялтырар, барлык вәхшилекнең тамырын кисәр, алардан икенче сыйфатлы үсентеләр барлыкка килер; Себер татарлары җирендә яна мәктәпләр ачылыр, Казан татарларының тел гәүһәрләре матурлыгы дулкын булып агылыр бирегә; шулар өчен көрәшәбез түгелме?
—Ул көрәшкә минем дә йөрәк җилкенә лә ул, остазым, әмма, кем әйтмешли, дәрт—бар, дәрман—юк. Аксак аяк белән кая барасың...
—Ә менә мине яңа, гыйбрәтле көрәш көтә.
—Нинди көрәш ул, остазым? Сер булмаса—әйтер идегез?
—Сер түгел. Мин хәзер Омскига юл тотмак булам. Колчак белән очрашырга.
—Колчак белән очрашырга?!
—Әйе. Нигә күзеңне чекерәйттең?
—Бу бик куркыныч. Сез—киләчәк зур әдәбиятка кирәк кеше!
Алар беразга тынып калды.
Башкорт белән чуваш тын алырга да куркып утырдылар хәтта. Хәзер инде алар бу Сакалбайның Хозыр-Ильяс түгел. Солтанмораттагы Гыйрфан мулла малае икәнлегенә ныклап ышандылар. Шул үзе—Ленин, Сталин белән бергә эшләгән Галимҗан Ибраһимов!
Егетләрнен нидер кичерүен аңлады Галимҗан. Әллә сынар өчен, әллә күңелләрен күтәрим дип, сорап куйды:
—Ну, егетләр, барасызмы минем белән Колчакны капкынга эләктерергә, ә?—диде.
Ахыры киләсе санда